Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫЛ АЛДЫННАН

Ленин маршруты буйлап сзяхзт елның июнь аенда Владимир Ильин әнисе һәм апасы белән Надежда Константиновна янына Уфага бара. Юл уңаенда ул Нижний Новгородка туктала, анда социал-демократларның киңәшмәсен үткәрә, газета чыгаруда алариың катнашуы турында килешә. Нижний Нозгородтан юлын Идел, Кама, Агый- дел буйлап пароходка утырып дәвам итә». Юлбашчы биографиясеннән бу юлларны укыганнан сон. мин Ленинның сәяхәте белән кызыксынып киттем. Чыннан дз. Ильич Уфага барган чакта Татарстанны буеннэн-буена күреп узган бит. Идел, Кама, Агыйдел буйларында ниләр күрде икән ул?! Нинди уйлар уйлап узды икән?! Шул сорауларга җаваплар эзләп, Ленинның бу сәяхәте турында язылганнарның барысын да укып чыктым, архивларда казындым, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр белән сөйләштем, һәм, ниһаять, үзем дә шушы маршрут буйлап сәяхәткә чыгарга уйладым. Июнь ае. Кояшлы көн. Каршыга искән йомшак җил битне иркәли. Утыз яшьлек Ильич үзеннән-үзе күз алдыма килеп баса, аның ул вакыттагы рухи халәтен тойгандай Минем сәяхәтем Горький шәһәреннән башланды. Нижний Новгород Минин, Добролюбов, Горький шәһәре! Шәһәрнең истәлекле урыннары белән тарихчы К. Н. Хамов таныштырып йөрде. Элек елларда Илья Николаевич эшләгән иоләр гимназиясе бинасында Ульяновларның мемориаль квартира-музеен оештырырга тырышып йөргән көннәре икән аның. Илья Николаевич һәм Мария Александровна турында шул кадәр тәфсилләп сөйләде К Н. Хамов, алаоның биредәге тормышы һәм зшчәнлеге безнең күз алдында үткәндәй булды. Менә мин хәзер теплоход палубасында басып торам Гаҗәеп мөлаем йөзле, олы яшьтәге ханымның борынгы Кремль тирәсендә Идел яры буйлап акрын гына йөрүе күз алдыма килә. Аның бер ягында — улы, и»енче ягында — кызы. Мария Александровна, мөгаен, балаларына ничек итеп биредә, бу шәһәрдә Илья Николаевич белә1 тормыш корып җибәрүләрен сөйли торгандыр, ә, бәлки, кечкенә Анютаның яисә Сашаның шуклыкларын искә төшерәдер... Соңгы вакытларда тикшеренүчеләр, архив документлары нигезендә, Илья Николаевич Ульяновның әтисе Нижний Новгород губернасы крестьяны булганлыгын ачыкОЧЕРКЛАР ладылар Илья Николаевич, мегаен, бу турыда Мари» Александровнага да әйткән булгандыр. Ә Владимир Ильич белдеме икән) Әгәр белгән булса, әлбәттә, бу тирәләр аның күңеленә тагын да якынрак булгандыр.. Шу пари ы уйлый торгач. Чабаксарга килеп Җиткәнебезне дә сизми калганмын. Чувашстан башкаласы) Бу республика да Ульяновларга бәйле уйларга алып кереп китә. Илья Николаевич чуваш халкын а'ар'у ечен күл эш эшләгән. Билгесеэ бер художникның картинасын искә тешерәм. Уң кулына акбур тоткан Илья Николаевич каоа такта янында чуваш балаларына нәрсәдер анлатып тора. Уйларым зирәк карашлы, мелеем йезле кеше — Советлар Союзы ф космонавты Андриян Николаев белән очрашуга килеп җитә дә, күрсә икән Илья = Николаевич чуваш халкының бүгенге казанышларын дип куям. Владимир Ильичның әтисе истәлеген чуваш халкы рәхмәт хисе белән хәтерендә = саклый. Чувашстан университеты аның исемен йертә, университет студентлары һәм укытучылары аның музеен оештырганнар < Илья Николаевич чувашларга гына түгел, татарларга, мордваларга да ярдәм ит- е; кән. Чүпрәле, Буа, Тәтеш районнарында ул ачкан мәктәпләр әле дә бар Тәтеш £ янындагы Илья Николаевич ачкан Кошки-Тимбай авылы мәктәбе узган ел 100 еллык 5 юбилеен үткәрде... ж Чувашлар яши торгдн бу урыннардан узган Мария Александровна, Анна Ильинич- _ на һәм Владимир Ильичның исләречә, мегаен, якын танышлары Николай Охотников О тешкәйдер — Синең Коля Охотников дигән дустың шушы тирәдән түгелме) — дип тә сора- •, геннардыр әле анасы яки апасы Владимир Ильичтан. — Юк, ул Чистой еязеннән иде.— дип җавап биргәндер Ильич—Тик шунысы 2 кызганыч: кыенлыкта, ач-ялангач яшәп, сәламәтлеген югалтты, бик яшьли үлеп китте “ Югары белем алырга, Яковлевның мәгърифәтчелек эшен дәвам иттерергә бик тә u хыялланган иде ул.„ л Каһәр тешкәй самодержавие строе күпме яхшы кешенең гомерен кисте) 8лад• тирәләр икәнен танып та булмый. Чистай тирәләре булса кирәк. Яр буйларының ма- ? турлыгы да күзгә күренми, җәһәннәмдәге кебек салкын». = Менә Алабуга. Борынгы шәһәр. Ул — кавалерист кыз, язучы Надежда Дурова һем рәссам Иван Иванович Шишкин белән атаклы. Патша «әкүмәтеннәи Иске Мултан диген удмурт авылы крестьяннарының күпме җвфз күрү вакыйгалары искә тәшэ. Шул сәяхәттән дүрт-биш ел элек кенә булып үткән суд процессы бетон Россиягә шаугз-зн. Танылган язучы В Г. Короленко аларны янлап мокаләгәр язып чыга 1895 елдан 1897 елга кадәр барган бу процесс нәтиҗәсендә удмурт крестьяннарының гаепсезлеге ачыклана. Удмурт халкына пычрак оту һем җирләрен басып алу ниято белән полицейскийлар һәм карагруһчылар еларга яла яккан булып чыга. Әйе, Идел — Кама буйлары Ульяновларга патша хеиүмәтенең вак милләтләргә кыргыйларча мәнәсәбәте турында күл нәрсә сейләгендер Шулай булмый мемкин дә түгел, бу һәркемгә күренеп тора: вне Алабуга еязендә күбесенчә татарлар яши, в ул Вятка губернасына корый Чебоксар, Царевоиокшайск еяэләре исә. чуваш һәм мари халыклары җирлсро булса до, Казан губернасы составына кертелгән Бу махсус рәвештә, милләтләрнең бердәмлеген бетерү эчен эшгәнгән бит.. В И Ленин 1920 елда Татарстан автономияле республикасы оештыру турында'»* декретка кул куйганда, мегаен, бу тирәләрне хәтеренә тешер'эндвр Бу якларның килечеген күз алдына китергәндер Әнә алар, Ленин идеяләренең җимешләре; тиз йерешлә теплоходлар нефть вышкалары, югары вольтлы электр үткәргеч мачталары, яңа шәһәрләр, булачак автогигант корылмалары! Каманың һәр икә як оры да яңара, яшәрә! Ирекле кешеләрнең чиксез ихтыяр кече, киң колачлы омтылышы әкиятне чынга әверелдерә! Кама автомобиль заводы Бу гигант завод корылмалары ике миллион ярым квадрат метр җирне били Тезелешнең масштабы һәм тнэ'эе буенча юзер е кадәр әле деньадо моның тиңе булганы юк. Ө автозавод швһерә тиздән зурлыгы буенча Татарстанда икенче шәһәр булачак Аида ы биналар, андагы йортлар квартиралар хәзерге заманның барлык таләпләренә җавап бирерлек. Килечек шәһәре, коммунизм шәһәре! Химиклар шәһәре Түбән Кама, ГЭС тезелешә Чаллы яныннан үтләнде, мин шулерны уйлап горурландым. Минем уйларымны гармун тавышы бүлдерде. Гармун ф ДАВЫЛ АЛДЫННАН тавышын ишеткәч, ашыга-ашыга палубага чыктым. Яшь кенә кыз кулындагы тальхн гармун Кама буйлары турында сөйли. Аның янына утырышкан шундый ук яшь кызлар, яшь егетләр, гармунга кушылып, җырлап җибәрделәр: Акчарлаклар оча уйнал Агым су өсләрендә. Снн җылы бирдең, туган як. Иң якты хисләремә. Кама буе — туган як. Гөлләр үсә торган як. Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як. Җыр тавышы тын елга өстеннән еракларга, яр буендагы урманнарга тарала Җыр яңа хисләр, яңа уйлар уята. Уйларым шул ук бер нәрсәгә — бу якларның үткәне һәм хәзерге көненә кайтып кала. Уң кулда — Минзәлә районы җирләре. Күптән түгел мин газета заданиесе белән бу район колхозларында йөргән идем. Түбән Тәкермән авылында җитмеш яшьлек Салихҗан ага Ризваноа миңа менә нәрсәләр сөйләде: — Кигән киемебез киндер тукымадан өйдә тегелгән күлмәк-ыштан иде,— диде уп.— Кичен, эштән арып кайтып, өс киемебезне дә салмыйча, урынга ава идек. Бердәнбер бәйрәмдә — сабан туенда гына күңел ача идек. Яшьләр өчен мунчадан башка җыелып күңел ачу урыны юк иде. Иртәдән үк карап йөри торган идек —бүген кем мунча яккан. Мунчага җыелышып, чыра яктысында карта уйный, әкиятләр сөйләшә идек. Үзебезнен авылдан һәм якын-тирәдәге авыллардан тыш башка дөнья барлыгын да белми идек без. Хәер, авылда бер кеше—Бәдретдин агай — газет алдыра иде- Дөнья хәбәрләрен авыл халкы бары тик Бәдретдин агайдан гына сорашып белә ала иде— Ә хәзер... Хәзер Минзәлә дәүләт театры, йөзләрчә үзешчән коллективлар авыл кешеләречә культура хезмәте күрсәтә, һәр авылда — культура йортлары, китапханәләр. . Колхоз авылы кешеләренең культура ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен аларда бөтен мөмкинлек бар. Менә бу шат күңелле кызлар белән егетләр Минзәләгә ел саен үткәрелә торган традицион музыкаль фестивальгә баралар икән... Теплоход, Каманы сулда калдырып, яшел тугайлар, болыннар, тирәкләр уртасында талгын гына аккан Агыйделгә борылды Җырларда җырланган матур Агыйдел буйлары. Минем бала чагым биредә үтте. Сабый чагымның онытылмас истәлекләре шушы гүзәл елга белән бәйле Әти белән печән чабулар яңа гына чабыл алынган хуш ислә печәнгә күмелеп, шалаш эчендә йоклаулар, кичке учак янында олыларның, бигрәк тә маякчы агайның, сөйләгән тылсымлы хикәятләре. Без, балалар, йокыдан соң тора идек. Кояш инде шактый күтәрелгән була иде Әтиләр инде эшләп арыган. Чәй эчә-эчә ял игәләр. Беэ аннан-моннан гына капкалый- быз да болынга йөгерәбез, җиләк җыябыз. Аннары көймәдә йөрибез. Менә борылышта пароход күренә. Пассажирларга кул болгыйбыз, пароход узып киткәч, ул калдырган дулкыннарда тирбәләбез... Зур тарихи вакыйгаларның, онытылмас истәлекләрнең шаһите ул Агыйдел сулары! Атаклы сәяхәтчеләр, Пугачев һәм Салават Юлаеа каһарманнары, гражданнар сугышы батырлары, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Салих Сәйдәшев... Ләкин бу тирәләрдән Ленин узган булуын бала чакта башыма да китермәгән идем. Минем бабаларым — әни ягыннан да, әти ягыннан да — Агыйдел буенда гомер иткәннәр. Берсе ишкәкче, икенчесе балыкчы булган. Аларның кайсы да булса, әлбәттә, Ульяновлар семьясы утырган пароходны күргәндер, карашы белән озатып кал* гаидыр- Владимир Ильич Уфада ике мәртәбә булган. 1900 елның февралендә Ленин Шушенскоедан серген срогын тутырыл кайта. Себердән кайтышлый үтелгән зур шәһәрләрнең иң беренчесе Уфа була Биредә ул ике кән тора Россиянең үзәктәге шәһәрләренә кайтырга рәхсәте булмаган Надежда Константиновкамы урнаштыра ул бирегә. Социал-демократлар белән очрашырга да вакыт таба «Тәрәзәләрне ачыл җибәргәч, беркү бүлмәгә кояш нурлары уйнап торган, хәл керткеч ;аф hasa беркепеп тулгандай булды»,— дип искә алалар В И Ленинның беренче килүен Уфа большевиклары Менә ул июнь аенда тагын Уфада Б<редә Владимир Ильич социал-демократлар белән берничә киңәшмә үткәрә. Уфада истәлекле урыннар бик күл Әмма мин һәр кәйне иртән тору белән ямьле Агыйдел буйларына юнәләм. Биек яр буйлал сузылган бакчада йәрим. Еракта калган июнь кәннәрен күз алдыма китерәм Бу сукмаклар буйлап кайчандыр утыз яшьлек Ленин йәргән. дим. Кайсы урын аеруча ошады икән аңаГ. Уфада озак еллардан бирле яшәүчеләр Владимир Ильичның тау башындагы бакчага — губернатор бакчасына килгәләве турында сэйлиләр Ул. әлбәттә, борынгы крепость башнялары торган калкулыкка да менгәндер Хәзер Салават Юлаев һәйкәле торган биеклектән ул. дуслары һәм туганнары белән бергә, табигать күренешләре белән хозурланган, дип сәйлиләр Шулай яр буйлап йери торгач, бу тирәләр миңа ничектер таныш кебек тоелды. Минем бу күренешләр турында кайдадыр укыганым бар бит Әйе бар Лениннан укыганым бар Аның 1902 елда чыккан китабында түбәндәге сүзләо язылган: «Без, күмәкләшеп, кулга-кул тотынышып, текә Һәм кыен юлдан атлыйбыз Безне һәрьяклап дошманнар чолгап алган һәм безгә, һәрвакыт диярлек, аларның уты астында барырга туры килә». Әйе. бу гомумиләштерелгәи революцион керәш картинасының реаль күренеше Уфада булып чыкты. Социал-демократлар белән очрашулар, киңәшүләр, патша шымчыларыннан качып. Агыйдел буенда үткәрелгән. Ә алар. Ульяновның биредә нинди эш белән шогыльләнергә тиешлеген яхшы белеп аны бии нык эзәрлекләгәннәр шымчылардан текә сукмаклар буйлап, кулга-кул тотынышып качар'в туры килгән . Владимир Ильич Уфа^а ике атнадан артык тора Аннары поездга утырып. По- дольекнга кайта. 16 июльдә шуннан чит илтә китә. 1900 елның декабрендә Лейтхцигта Ленин «Искраясыиың беренче саны чыга