Логотип Казан Утлары
Публицистика

•БЕЗНЕҢ ЮЛ.- «КАЗАН УТЛАРЫ»

Уйлап утырам... Беренче әйберем («Озын көй тыңлаганда» дигән нәсер иде ул) «Безнең юл»да басылып чыкканда миңа унҗиде яшь булган икән. Ә хәзер . Хәзергесен әйтеп тормаганда да була. Кыскасы, шул заманнан бирле кырык алты ел узып та киткән. Журналга исә менә илле яшь тулды. Димәк, без бергә картайганбыз?! Хәер, журнал картаямыни ул?.. Журнал яши дә яши, буыннардан буыннарга күчә-күчә яши. тик без генә олаябыз, китәбез, алышынып торабыз. .. һәм шулай булырга тиеш тә ул! Егерменче елларның икенче яртысында мин «Безнең юлвда берничә хикәя һәм вак-төяк нәсер чыгарып өлгердем. Заманның барлык исемле язучылары катнашкан Җитди журналда басылырлык булгач, ул әйберләр шул чактагы таләпләргә азмы- күпме җавап биргәннәрдер инде, әмма хәзерге таләпләрдән чыгыл караганда, алар бик зәгыйфь нәрсәләр, шуңа күрә мин аларны искә төшерергә яратмыйм да. Утызынчы елларның башында булса кирәк, журнал исемен үзгәртте: ул «Атака»-а әйләнде. Исеменә ияреп, эчтәлеге дә бик нык үзгәрде. Мин үзем «Атакайга катнаша алмадым — ул елларда инде әдәбияттан читкә киткән идем. У Линары журнал исемен тагын алыштырды — «Совет әдәбияты» булып чыга башлады. Аның бу исеме озын гомеоле булды, һем минем дә яңадан әкренләп әдәбиятка кайтуым аның шушы чсоына туры килә. Дәрес, сугышка чаклы мин аңардан һаман читгә идем әле, тик фронттан яза башлагач кына, ниһаять, ачың бусагасыннан атлап кердем дия алам. Сугышның бу җәһәттән файдасы тиде, ул безне җыйды, туплады, берләштерде. Соңгы егерме биш ел дәвамында инде мин журналның даими авторларыннан берсе булып танылдым дип әйтсәм, бу, шәт, мактанудан саналмас, һәрхәлдә, барлык повестьларым һәм хикәяләремнең күп элеше, шулай ук очерк-мәквләләрем аның битләрендә басылып чыктылар Билгеле, мин аңа бик ияләштем, тәп иҗат йортым итеп карарга ейрәндем. Ләкин бу әле безнең арадагы мвнәсәбәт һәрвакытта тату-шома гына барды дигән суз түгел. Нык кына тартышкан, бәхәсләшкән чаклар да куп булды. Әдәбият бик нечкә, бик четерекле нәрсә ул, бәхәс-гартышсыз җиңел генә «үткәреп» булмый аны... Хәер, бу кадәресе инде аның язучысына карап та билгеләнә торгандыр. Мин үзем җитлеккән әдәбият һәр җәһәттән дә бик тврле булырга тиеш дигән карашта торам. Һәр язучы, һәр шагыйрьнең үз дәньясы. үз иәзе булса гына талантлы һем кызыклы әсәрләр туарга мемкии. Менә безнең хермәтле "Казан утларыйбыз, бай традицияле җитди журнал буларак, әнә шул герлелекне идея бердәмлеге нигезендә куәтли һәм чагылдыра алса, ул киләчәктә дә әдәбиятыбызның чын кеэгесе булып калыр дип ышанасы киле... Бик озын гомер телим мин аңа*