Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Р. МОСТАФИН. По следам поэта-героя Рус телендә. Мәскәү. 1971 ел. Европа илләренең бик күп шәһәрләрендә сугышта үлгән билгесез солдат истәлегенә, фашизм һәм империализм корбаннары истәлегенә мәңгелек ут яна... Икенче бәтеидөнья сугышы миллионнарча кеше гомерен кисте, миллионлаган кешеләрнең фаҗигале һәм героик язмышлары әле һаман да безгә билгесез булып кала бирә. Аларның көрәштәшләре сөйләгәннәрдән, шул чордан калган документ, хатлардан гына без күп нәрсә белә алмыйбыз... Икенче бөтен дөнья сугышында, фашистлар лагеренда, үлем камерасында һәлак булган кешенең язмышын белү никадәр авыр эш икәнлеген мондый эшкә алынган кеше үзе генә белә торгандыр. Фашист җинаятьчеләре, җинаятьләре өчен җавап бирүдән куркып, эзләрен бик нык яшерергә тырышканнар. Сугыш беткәннән соң да геройларның язмышын ачыкларга керешкәнче байтак еллар үтте. Вакыт дигән нәрсә үз эшем эшләп өлгергән: шаһитләр vn- гәи, документлар югалган, хәтердәгеләр онытыла башлаган... «Герой шагыйрь эзеннән» исемле китабында Рафаэль Мостафин безне фашизм тоткынлыгында һәлак булган татар шагыйре Муса Җәлилнең язмышын ачыклау эшенә алып кереп китә, геройның язмышы белән кызыксынучы кешеләр ярдәмендә берничә ел буена җыеп, туплап килгән эзләнү нәтиҗәләрен бирә. Мин үзем дә, герой шагыйрьнең язмышын ачыклау эшенә катнашучы кеше буларак, бу китапны эчке бер дулкынлану белән укып чыктым, бигрәк тә китапта Муса Җәлилнең язмышын ачыклау күп кешеләрнең уртак эше итеп күрсәтелүен, бу эшкә катнашучы бик күп кешеләрнең (Советлар Союзында һәм башка илләрдә яшәүчеләрнең дә) хезмәтенә тиешле бәя бирелүен басым ясап әйтеп үтәсе килә. Шуның белән бергә, китаптагы төгәл ачыкланган фактлар (алар байтак!) айсбергның судан калкып торган өлеше кебек күренсә, су астындагы өлешен исә күп тырышлык куеп та ачылмый калган нәрсәләр тәшкил итәдер кебек. Теге яки бу фактны ничек тапканлыгын, ачыклаганлыгын күрсәтү авторның төп бурычы түгел. Бу алым — ялкынлы патриот һәм интернационалист Муса Җәлилнең образын мөмкин кадәр документаль һәм ышандыргыч итеп тудыру чарасы гына. Р. Мостафин, чын күңеленнән яратып, сокланып, укучыга Җәлилнең көрәштәш дусларын да күрсәтә. Рафаэль Мостафин гади репортер гына түгел, бу эзләнүләргә ул актив катнашучы кеше. Шушы хәл авторның, беркадәр мавыгып китеп, кайбер нәрсәләргә артыграк урын бирүенә дә сәбәп булган, күрәсең. Мәсәлән, шагыйрьнең Моабит дәфтәрен коткарып калган Андре Тиммерманска, Ре- ниеро Ланфредини белән чагыштырганда, китапта урын шактый аз бирелгән кебек Минемчә. Ланфредини язмаларын тарихчылар яңадан бер карап чыгарга, кайбер нәрсәләрне ачыклый төшәргә тиеш шикелле. Болар, әлбәттә, кечкенә кимчелекләр. Авторнын төп уңышы — фашизмга каршы көрәшкән герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында яшьләр өчен дулкынланып укырлык китап язуында Яшьләргә мондый китаплар бик кирәк Совет пионерларының һәм яшьләр клубларының, мине хәтта Берлиннан эзлән, дистәләгән хатлар җибәрүләре дә шул хакта сөйли. Алар туктаусыз эзләнәләр, кызыксыналар, Муса Җәлил турында яңа материаллар җибәрүемне сорыйлар. Әлеге китапның тиражы шактый зур. укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерер дип уйлыйм.