Логотип Казан Утлары
Публицистика

«УЗСЫН ГОМЕР САГЫНЫП СӨЙЛӘРЛЕК...»

Җиде ел буе солдат лямкасы тартканнан соң, кемнең-берәүнең студент чакларына кире кайтасы килмәс. Уку бик тә тансык, сагынылган була. Җитмәсә, Мәскәү ВУЗы, илдәге бердәнбер әдәбият институты— Ләкин ике елдан соң язмыш миңа аркасы белән борылды. Сәламәтлегем начарлану сәбәпле, институтны вакытлыча калдырырга мәҗбүр булдым. Барлык хыялларым, тартылган кыл шикелле, чыңлап өзелделәр. «Табигать кочагына, урманга китегез,— диделәр врачлар,— нервларыгыз ял итсен. Хәтта урманчы булып эшкә керсәгез дэ ярый...» Урманчы булу өчен дә бит белем алырга кирәк. Ә минем хат укырлык та җаем юк. Язулы кәгазьне күрү белән күз алларым караңгылана башлый Хәзер каа барып сугылырга? 1951 елның җәендә мин шундый авыр уйлар белән Казанга кайтып төштем. Дөресрәге, «сугыласы» гына булдым, чемоданым Мәскәү — Свердловск поезды белән Урал ягына китте. Татарстан язучылар союзы мине укырга җибәрде, башкала культурасы белән аралашсын, диде. Хәзер нинди киңәш бирер? Минем күз алдыма, ни өчендер, беренче булып шагыйрь Гали Хуҗи килеп басты. Атаклы «Россия» поэмасы һәм тагын берничә поэманың, Салих Сәйдәшев музыка язган «Халисә» җырының авторы, утлзр-сулар кичкән солдат, яшьләрне үз итүче бик кече күңелле кеше. Хәтеремә ул шулай карап калган. Икенче көнне, батырлыгымны җыеп, «Яшь Сталинчы» газетасы редакциясенә юнәлдем. Шагыйрь Гали Хуҗиның редактор чегы иде. Аның кабинетына секретариат бүлмәсе аша үтәргә кирәк. — Редактор гранкалар укый,— диде бер яшь иптәш, миңа сабыр итәргә кушты. Шуны әйтүгә, ябылып җитмәгән ишектән Гали абыйның көлемсерәгән йөзе күренде. — Кер, кер, Әдип1 — диде ул күтәренке тавыш белән. Ул мәһабәт гәүдәсен турайтып, өстәл арасыннан чыкты, гаҗәеп бер җылылык белән көлә-көлә исәнләште: — Ялга кайттыңмы? Әйдә, утыр әле. — Мөгаен, бөтенләйгә булыр,—дидем мин,—«табигать кочагында» яшәргә киңәш итәләр... Тавышымда өметсезлек билгесе сизеп булса кирәк, Гали абый тынып калды. Ул өстәл янына килде дә, күэлорен чекерәйтеп, юеш гранкалар өстенә иелде Ниләрдер Җ тезәткәләп, газетага кул куйгач, миннән сорады — Әйберләрең, чемоданың мондамы? Безгә кайтырбыз.. — Поездда китте, туган ягыма,— дигән җавапны ишетүгә, Гали Хуҗи каядыр почмакка сәер генә карал, мондый суз әйтте — Шаяртасың?! — Юк, шаяртмыйм, Гали абый, чемоданымны сары чәчле бер кызга биреп җибәрдем. Редактор естәлдәге балкып торган графикадан бер йотым су салып эчте, папиросын кабызды. Аның ачык, молаем йөзе кырыслана, уйчанлана барды. — Кайтасыңмы ишеткән идем,— диде ул һәм кинәт сорал куйды: Өйдә кемнәрең бар? «Кемнәрең" сузен мин «таяныр кемең» мәгънәсендә аңладым һәм сорауга ачыктан-ачык җавап бирдем; — Әти карт белән әни карчык. Яннарында мәктәпкә йери торган алты малай һәм тагын ике бәләкәй кыз... — Син җиденче «малай» буласың,— диде Гали абый, күзлек пыяласын сертә- сәртә,— карәле, алай ярамый бит инде Уйлашыйк әле.. Гали Хуҗиның кеше язмышы турында борчылып хәсрәткә тешкән, кара кайгыга калган чагын күрү мине хәтта тетрәндереп җибәрде Ил язмышы белән яшәгән кеше, күрәсең, аерым шәхесләргә карата да битараф кала алмый Бераз уйланганнан соң, ул миңа шундый тәкъдим ясады. — Ике урында хәбәрчеләр кусты оештырабыз. Бегелмәдә, Минзәләдә— Мәсьәлә обкомда хәл ителгән. Кайсын сайлыйсың? Мин борчуга тештем. Маңгаемнан бәрчек-берчек тир бәрел чыкты Бу хәлемдә хәтта бер юллык хәбәр дә яза алмаячагым турында әйтергәме, юкмы? Әйтмәсәң — алдау була. Түкми-чәчми барсын да сойләп бирдем Сүземне йомгаклап, болай дидем: — Редакция сотрудниклары җилкәсендә яшәп булмас, Гали абый Бигрәк тә сезге аркаланып. Куандыра алмам... Шуны ишетүгә, ул кабинет тәрәзәсен иңенә ачып җибәрде, «хәзер менә тәрәзәдән ыргытам үзеңне», дигән сыман кискен хәрәкәт ясады: — Ташласана! Ул кабинет буйлап йеренеп алды. Үзен бераз тынычландыргач, әйтте: — Кәнфитләнү безгә килешми. Без солдатлар. Гали абый аннары, кәлемсерел, аягымдагы ак киндер туфлиләремә күз тешерде, иң гади материалдан тегелгән пиджагымның якасына күзен терел, костюмымны мактаган булды: — Ничево бу, малай, әйләнергә була . Я, нишлибез соң? Гали Хуҗи Минзәлә якларын, ямьле Ык буйларын мактарга тотынды. Ахыр чикте ул мине шунда «табигать кочагына» китәргә ризалаштырды Үзе аннары, хәзер керәм, дил каядыр чыгып китте Киемнәреме игътибар итте Әдәбият институтына япон галифиеннәи, каты кирза итектән китүемне хәтереннән чыгармаган, күрәсең. Гали Хуҗи ул ча*ында Буада яши, •Кызыл Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли иде. Ул Казанга килгәндә, без аның белән аакыт-вакыт очрзшкалыи идек Гали абый ниндидер кәгазьләр тотып кереп тә җитте. Җитди, зшлекле кыяфәт белән сүз башлады — Безнең егетләр сине нефть чирәменә иодаламакчы,— диде ул. бераз инеломе тешеп,— де рос сейли алар Ул яктан безгә материал тамчылап кына ииле. Булачак редакторым кулындагы кәгазен авырлыгын үлчәгән сыман, бераз селкет- кәлап торганнан соң, кискен карарга килде ГАЛИ ХУҖИНЫҢ ӘДӘВИ МИРАСЫ — Ярый, бая уиnarawa килештек. Элмэт шәһәре туып җитнөя те сине шунда күчерербез Менә сине эшкә алу турында приказ. Монысы шәһәр Советыне, квартира мәсьәләсендә.. Борчылма барысын да рәтләрбез. Ул минем беләгемнән кысып, үзенә генә хас якты, эчкерсез бер елмаю белән елмаеп куйды: — Чемоданыңны куып җитәрсең инде Сары чәчле кызга бездән сәлам әйт Башта сөйләшкәннәр ике арада гына калсын Ничево рәтләнер, малай, дөнья ул... Шагыйрь Гали Хуҗи кешеләргә нык ышанучан төрле ясалма формальностьлвр колы булудан ерак тора иде. Минзәләгә килеп урнашкач, беренче атналарда мин борчуга калып, аптырабрак йврдем Редакциядән звонок кж та юк. Башта ул безиек ничек урнашуыбыз, хәләхвәлләребезне телефоннан сорашып белеште дә шуннан барысы да тынды. Берәр бүлеккә шалтыратсам «Үзебез дәшербез». дип кенә куялар Соңрак моның сере ачылды- редактор мине кирәккә-кирәкмәскә борчымагыз дигән икән Районнар белән -аныша торсын, дигән. Иң курыкканым да шул иде хезмәт хакы алып эшсез иөру Каләмдәш иптәшләрең алдында ни йөзең белән күренерсең?! Ярын, алга таба һәммәсе үз җаена төште Иң кыен чакларда мораль таяныч табу, тормыш урынын, яшәү рәвешен үзгәртү һәм ямьле Ык буе табигате — барысы берг», күрәсең, үзенекен иткән Тора-бара редакциягә кирәгем ешрак була һәм бер-бер артлы мәкаләләрем дә куренә башлады. Гали Хуҗи яшьрәк авторлардан бер миңа гына шулай игътибарлыдыр дип уйласам, бик нык ялгышкан булыр идем Шагыйрьнең дуслары күп. яшьләр аны өлкән туганы шикелле күреп, якын итеп йөриләр иде Ул өметле күренгән һәрбер яшь язучыга ярдәм кулын сузарга әзер торды. Гали Хуҗи — комсомолда тәрбияләнгән һәм яшьлеген комсомолга багышлагач шагыйрь Бәлки шуңадыр, ул тормышының соңгы көннәренә кадәр яшьләр белән бергә булды, алар шатлыгы, алар борчуы белән барды. Хәбәрче юлларында минем Әлмәт тормышым башлэнды Гали Хуҗи бу яахытт» Татарстан язучылар союзы каршындагы консультация бюросында эшли иде ахры. Шагыйрь Әлмәткә килеп чыкты. — Әсәрләрегездә бүгенге көн сулышы җитми. иптәшләр.— диде ул, әдәбият түгәрәгендә ясаган бер чыгышында,— хикәя, шигырь туганын гына көтел йәрсөн, кысыр калуың да мамкин Мәкалә, зарисовкаләрдан башлагыз. Шулар сезгә тормыш пульсен тоярга ярдәм итәр. Фронт газеталарында зур мәктәп узган, сугыштан соң республикабызның яшьләр газетасын яңадан аякка бастырышкан өлкән язучы, «азаулы» журналистның бу хак сүзләренә без колак салмыйча булдыра алмадык, әлбәттә — Язмасагыз—җилкәгездән төшмәм, егетләр,— ди ул бер ваныт, үз итеп кәнә,— мин әЯтте диярсез. һөм сүзендә торды. Тавыш-тыныбыз чыкмый башласа, безне, Әлмәттәгө әдәбият түгәрәге членнарын, камчылап хатлар язды, телефоннан шалтыратты, очерк таләп ияеп, хәтта телеграммалар биргән чаклары да булды Менә истәлекле бер хат. Ул ■. 1958 елның январенда язылган. «ЛТи» туган! Яцв ал котлавыңны һәм хатыңны алдым Игътибарың өчен \чр рәхмәт. Дипломны (сүз Мгнжятдәге эдәбпят институтын читтән торып тәмамлавым турында бара — Ә М.) уңышлы яклавың белән чын күңелдән котлый» *Гсү юлы»н < Юность» форматында 'па 3—4 тапкыр чыгарырга уйлыйбыз Очерк бик кирәк иде бит. Бу тирыда Гариф беляк Фазылга да телеграмма биргән идек. Белеш әле, алар берәр нәрсә язалармы rtmf Ахыр чиктә Шамилне күр. Ул төзүчеләр турында берәр очерк бирә алмасмы? Таш ярып булса да. 15—20 январьга кадәр бер очерк жибәрегез Кабатлап ч.зая. - түгәрәктә уйлашыгыз әле, быея альманахка кем нәрсә һәм кайчан бирә ала Җавап көтәм. Сагынып — Гали абыегыз » Шагыйрь Гали Хуҗи нефть якларында яшәүче әдәбиятчыларның иҗатлары белен гел кызыксынып торды, алэрның уңышларына куанды, язмый башласак — борчылды. «Поэмаңмы кәйчан тәмамларга уйлыйсың?» оЯшьлер газеталары конкурсына катнашасы ^де. Әлмәт сынатмаска тиеш!» «Шамил, ни эчендер, һаман кулъязмасын җибәрмәгән якаи оле. Тоткарлык нидә?» Мондый искә тәшерүләр аның һәр хаты саен диярлек була иде Ленин шагыйрь сетларын үгетнәсихәт эчен язмады Хатлар аша ул, янәшәңдә утыргач шикелле уз ктеп сейлешә. киңәш-табыш итешә, хисләрен, тойгыларын уртаклаша идс Ә бәйрәм ♦ һәм яңа ол котлаулары һәрвакыт шигырь белән язылган булыр. 1964 елны каршылаганда җибәргән котлау хаты: Ни диеек те гомер китәр үтеп. Киртәләр дә очрар юлларда. Йерәклорне сүнмәс факел итеп, Бергә атлыйк яңа елларга. Заман безне, ә без аны әйдәп, Узсын гомер сагынып сәйләрпек Булсын яшьләр безнең үрнәк белән Янып яшәп, соелерсоярпек! Гайшә, Гали. 28. XII—63». Әлмәткя адреслап гИсән-имин кайтып җиттем.-, дил язган соңгы хаты юлда калдь газеталардагы кара каймалы некрологы безгә алданрак килеп җитте Гали Хуҗи -Зәй* колхозы хеэмәтчәннәро турында күләмле поэма язган иде. Шуны тагын да җанландыру «кешече итү» эчен дил. 1966 елның Октябренда Әлметкэ Командировкага килде Нефтяник» гостиницасында тукталды Күңеле аның бераз тошенке, кәефе юк чагы иде Каяндыр табып, аягына искә кирза итек ки’эн Ябыккач, йәэе агарынган. — Зур җыентыгымны тоголподем,— диде ул. Аннары «Зәй» турында сүз чыгарды — Икәү барыйк әле. малай, син де бераз җилләнеп кайтырсың Поэманы бу килеш кенә бастырасы килми иде бит Ләкин «Зәй»дан бәз кеткәй машина күренмәде. Гали абый икенче кенне сәламәтлегеннән зарлана башлады — Гостиница артында тәне буе бер эт улап чыкты йоны-мазер бирмәде — Диде улШагыйрь -Казанны сагындым» дигән сылтау белән кайтырга җыпиа башлады Күңеле алдан сизенгән, күрәсең -Таксига утырып аэропортка барганда, ул нефть яклары пейзажыннан күзләрен алмады Ерактан күрмәсә до. чечереег карарга тырыша. Ләм-мим дәшми, уйгә чумган. Лениногорск чатына җиткәндә Гали абый телгә килде; — Шамилгә әйт, ялкауланмасын Донья күргәч малай ул... • Ул моны олкәнләк хокукы буенча әйтте, яратып, якын күреп. Аның бу еүэләре һем мәбеэге да кагыла иде иЯзы'ыэ. ялкауланмагыз». Ягъни -ормыш тәҗрибәсе, соле- то булган язучы бүгенге чынбарлыкка битараф капмаска тиеш. Име моторлы самолет, кез>е кон шикелле моңсу, арыган юлчыны гәпсез биеклеккә. зәңгәр күк катына алып менеп китте Бу безчең соңгы саубуллашуыбыз булгач. Җирдо моңсу тынлык калды Колакта мотор тавышы һем шагыйрьнең кайчандыр Әйткән еүэләре калды «Узсын гомер сагынып сәйләрлек» Тормыш юлын кирза итекләрдән ерып үткәй искиткеч кеше җанлы шундый шагыйрьне сагынмаска мемкин до түгел.

 

ЙӨРӘК КАНЫ БЕЛӘН, ЙӨРӘК УТЫ БЕЛӘН Моннан берничә ел элек матбугатта шагыйрь Хисам Камалов иҗаты турын- ф да уз фикерләремне әйткән идем. Бу мәкаләдә аларның кайберләре кабатланса, укучылар мине гафу итәрләр. Чөнки бер үк иптәшнең әсәрләре турында сүз бара бит. Безнең арабызда Юлиус Фучккның сайланма әсәрләрен укымаган кешеләр аздыр. Чех культурасы турындагы хезмәтендә ул, һәртөрле бөек сәнгать көрәштән үсеп чыга, ди. Иң бөек сәнгать — җиңелү ачысын татыганнар сәнгате икәнлеген, чөнки аларның әсәрләре йөрәк каны белән, көрәштә алган яралардан ага торган кан белән язылуын әйтә Әйе, чын сәнгать әсәрләре һәрвакыт ихлас күңелдән, йөрәк каны белән, йөрәк уты белән языла. Моны шагыйрь Хисам Камалов иҗатына карата да әйтергә мөмкин. Әле мыек та чыгып өлгергәнче сугыш кырында канын койган һәм фронттан гомерлек авыр яра белән кайткан бу иптәш безнең поэзиябезгә кырыс тормыш мәктәбе үтеп килде. Шагыйрьнең бетен иҗатында моның тирән йогынтысы сизелеп тора. Хәтеремдә әле, педагогия институтында укыганда Хисам Камалов яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәбият түгәрәгенә йөри, аның эшендә актив катнаша иде. Аның беренче шигырьләре дә безнең яшьләр газетасында басылдылар. Сугышта каты ф яралангач, «көрәш сукмагыннан ыргытылып, бетеп калуым шушыдыр» дип әрнегән яшь кеше яңадан сафка кайта. Хисам йөрәгенә төшкән яра сызлауларын җиңел эшкә тотына: Тормыш белән атлыйм, Юк, сөймимен Мин кемнең дә булса аявын. Ә көчсезләр әйдә еласыннар. Оптимизм минем байрагым,— Ди. каеннар текла шам шикелле—») Хисам Камалов минем борничә җыентыгымның редакторы булды. Аның белән әле дә еш очрашырга, аралашырга туры килә Без. аның каләмдәш дуслары, бу киң күңелле иптәшне иҗатта, хезмәттә, үзара мөнәсәбәтләрдә таләпчән һәм гадел булуы, авырлыкларга сыкранмаьы. башкаларга яхшылык эшләргә һәрвакыт әзер торуы өчен яратабыз һәм ихтирам итәбез. Күп санлы әсәрләреннән күренгәнчә. Хисам Камалов үзенең туган ягына күңел тамырлары белән тоташкан. Әллә ничек бигрәк томло була > Җирдән күтәрелгән язгы пар. Гүя анда минем тормышымның, Яшәвемнең җылы тыны бар. Авторның туган як, туган >л турындагы шигырьләре тормышчан поэтик детальләо- ге, эмоциональ көчкә бай. Аның күңелемә туган җирнең гөлләре, имәннәре, каеннары тамырланып үскән. Ул. туган илдән меңгә аерылмас өчен, аның салкын чишмәсе булып агарга, таулары, күлләре булып, басуларны эссе җилден саклый торган имана булып әверелергә озер. Хисам Камаловның иҗади үсеше, поэзиянең олы юлына чыга баруы нәрсәдә чагыла соң! Табигый ки, яшь һәм фронтта авыр фаҗигагә очраган шагыйрьнең беренчо шигырьлорен туплаган «Яңадан сафка» һәм «Чияле тау« җыентыкларында авторның шәхси кичерешләре, туган авылы, анасының үлеме ечеи әрнү мотивлары рамкаларында беркадәр чикләнгәнлек сизелә иде ГАЛИ ХУҖИНЫҢ ӘДӘБН МИРАСЫ Соңрак X Камаловның «Лирик шигырьләрве дөньяга чыкты Аларда инде автор кешенең тормыштагы урыны, яшәү мәгънәсе турында төплерәк һәм тирәнрәк уйлана. Мәсәлән, аның «Партиягә гариза» шигыре олы гражданлык тойгылары белән тулы: Ачык сезгә минем эчем, тышым. Беләсез һәм минем үткәнне. Мин үтенәм: мине жәлләмичә Авыр эшләр миңа йөкләүне! Кыен еллар кичергәндә илем, Бер кабым да аерым капмадым. Россия каршысында минем Иөзем-битем сеттәй пакь капды. Кешеләргә файдам тисен иде. Сезнең белән телим атларга... Шагыйрь кешеләрнең рухи дөньяларына һаман тирәнрәк үтел керергә, үз вс»р- ләрендә кешеләр язмышын җырларга омтыла. Бу яктан аның «Бер сагыну турында шигырьләрве гыйбрәтле Аларда автор үткән сугышта үзенең гомер дустын югалткач бер ханымның ел пар буе көтеп зарыгуларын, аның фаҗигале үлемен күңел тетрәтерлек итеп тасвирлый. Каберенә килдем беркөн Ландышның мин. Тишелеп үскән анда ике зәңгәр чәчәк: Гүя Ландыш күзләре бу, шундый охшаш! Моңсу гына карап тора нурын чәчеп... Карап тора гүя тере... әх, шул, телсез, һаман нидер көтә төсле бу ике күз! Дөнья тыныч түгел. Сугыш чукмарлары яңадан башларын калкыталар. Нишләргә соң! Алар сагыш татымаган. Япь-яшь килеш салкын җиргә күмелмәгән. Янып, көеп кайнар күз яше коймаган! Шуңа алар белми җирдә яшәү ханын, Кеше хакын, сөю хакын, яну хакын!.. Үткән ел «Литературная газета» битләрендә поэма жанры турында фикер алышулар булды. Мин бу бәхәсне башыннан ахырына кадәр кызыксынып күзәтеп бардым һәм моңарчы да билгеле булган бер хакыйкатьне үзем өчен тагын да ныграк ачыкладым. Проза һәм драматургия әсәрләрендәге кебек үк, поэмада тормышчан конфликт, тарихи һәм социаль шартларда алынган характерлар бәрелеше булу зарури. Әнә шундый тормыш материалыннан әдәби әсәр тудыру (аның сюжетын һәм композициясен төзү үзенчәлекле тасвирлау чаралары табу, геройларның рухи дөньяларын ачып бирү, поэтик гомумиләштерүләр ясау) шагыйрьнең бу кыен бурычларны ни дәрәҗәдә оста хәл итә алуына бәйләнгән Әмма бер нәрсә ачык: нинди генә жанрда һәм нинди генә алым белән язылса да, һәрбер әдәби әсәрнең бурычы — заман вәкилләре була алырлык, истә калырлык образлар тудыру. Соңгы елларда Хисам Немалое берничә поэма иҗат итте. «Мәхәббәт хакы» әсәрендә Әлмәттәге төзүче яшьләрнең эшләре һәм рухи дөньялары, Зилә белән Инсафның мәхәббәте, алар арасында урынсыз килеп туган аңлашылмау һәм аны хәл итүд» коллективный ярдәме сурәтләнә. ч Безнеңчә, бу — Хисам Камаловның хисләргә һәм поэтик фикерләргә иң бай, иң әйбәт әсәрләреннән берсе. Поэманың төп геройлары, бигрәк тә Зилә образы, иСт» калырлык итеп тасвирланган. Шагыйрьнең «Зәй буенда» (Девон җыры) исемле поэмасын шулай ук кызыксынып укыйсың, яңа геройлар белән очрашасың, әсәрнең азагына кадәр алар белей якынаеп, дуслашып өлгерәсең. Шагыйрь үз характерлары, үз омтылышлары, үз ким- чалеиләро булган тормышчан образлар тудырган (мәсәлен, Зөбә-* Динә, Гриша) Әсәргә күңел күзе белән караган кеше моны күрмичә һич тә үтә алмый. Авторның кимчелеге шунда: ул, урыны-урыны белән, производство детальләрем кирәгеннән артык җентекләп тасвирлауга бирелеп киткән. Мәсәлән, яшьләр кичәсеннән кайтканда Зөбәйноң Динә белән сөйләшүендә, буровойдагы аварияче бетерү процессын тасвирла-аида бу хәл үзен шактый нык сиздерә иде Ә «Туган җирдә» исемле поэмасында инде автор алдагы әсәренең җитешсезлегеч кабатламаган; беренче планга кешеләр язмышын куйган, аларның хезмәтен, теләк һәм омтылышларын шактый тулы сурәтләүгә ирешкән. Әсәрдә теп конфликт итеп тормыштагы, кешеләр аңындагы искелек калдыклары белән яңаның көрәше алынган. Иске тип работник Гафаров һәм үзенең исәбен күздә тотып, хисләрен теләсә кайсы якка бора белгән, иеэендо ясалма нурлар балкыгач Лира белән яңа буын вәкилләре Миннияр һәм Сөмбелләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә бу ачык күренә. Шагыйрьнең яңа әсәре дә үзенең туган ягы Әлмәт кешеләре мисалында. Әлмәт җирләрендә язылган. Автор үзенең туган шәһәре, аның кешеләре, аларның эшләре һәм тормышлары белән танышып йөри. Шушы гади генә сәяхәт әсәрнең сюжет корылмасын тәшкил иткән безнеңчә, поэмадагы иң катлаулы, иң кызыклы характерның берсе — Харис. Яшьлөк дустына үзәнең тормышын, эшен, гадәтләрен сөйли дә, ул болаи ди. Хет яманла мине, начар дмгеи. Күңелем акка көнем ак минем. Туган җирнең һәр нәрсәсен жәллим, бар ла шундый начар як минем!. Кул бире ул тагын, бармаклары Чәерләнгән, янган чырае. Бу тормышны Җилкәсендә илтә Тик шкндыилар гына, мөгаен!.. Поэмадагы Сөмбел. Илсур һәм сыңар куллы агай образлары да исто мала Чөнки әсәр поэтик яктан көчле һем төгәл итеп эшләнгән Автор үзенең әсәре өчен сайлангач тормый! материалы болен таныш. Ул күп кенә тормышчан детальләр оригиналь охшатулар, поэтик бизәкләр тапкан. Мәсәлән Үткән яшьлән тарта исне Өлмәткә, Хәзергесе тарта — Яңага. Яңө белен иске тартышалар Аркан тартышкандай мәйданда. Сугыш уты башка үрәнгәч, герлесе тәрле якка ташланган иптәш малайларын жртерлеп. шагыйрь туган шәһәренә «ут алыр'а» кайтуын болей дип аңлата Шулар рухы әллә тарта, Әлмет, Әллә гарта туган туфрагым. Сиңа намтам. бәхетем киреләнеп. Сүрелгәндә тормыш учагым... .Диңгезләрдә йөзгән пароходка Моплюскапар ябыша, шулердан Чистарттыру өчен һәр судноны Кертәләр бит тече суларга. Шүпай мин дә ябышкакларымнан Арынам бары сииәң суыңда.. Шагыйрьнең бу поэмасы Һем «Рәхмәт сиңа, «өше* исемле яңа җыентыгы шулай ук, аның иҗади үсеше, поэтик тавышының ныгый баруы, торган саен тулырак һәм ГАЛИ ХУҖИНЫҢ ЭДӘОН МИРАСЫ күтәренкерәк сулыш алуы турында сөйлиләр. Аларда Хисам Камалов иҗатының »л сыйфаты, төп үзенчәлеге — әсәрләренең чын күңелдән язылган булуы тагын да тулырак ачыла. Шагыйрьнең рухи халәтен чагылдырган күпчелек әсәрләре оптимистик моң, гражданлык пафосы, романтик һәм героик тойгылар белән сугарылган. «Рәхмәт сиңа, кеше» җыентыгында да төп урынны автор эамандашларыбызиың эшләрен, теләк һәм омтылышларын, мәхәббәт, иптәшлек һәм дуслык мөнәсәбәтләрем тасвирлауга биргән. Аларда поэзия өчен иң мөһиме — укучы йөрәгенә һәм акылына тәэсир итәрлек фикерләр һәм хисләр бар. Болар — шагыйрьнең туктаусыз эзләнүе, әдәби осталыгының үсә баруы нәтиҗәләре. Менә берничә мисал; Артык миьләй кул астына кердек, Кызлар билен түгел, Сабан билен күбрәк кочтык без. Еллар ачылыгын алабута Ипие белән бергә йоттык без. (^Камы егете») ...Мин ук булсам, син каты җәя бул, Теләгемә илтеп ирештер. Тиргәшсәм мин дөнья, дуслар белән, Барсы белән мине килештер. (ы> тяфик II ияр — II тдяр Әхсәиоә Медәррн Мяззррнс НЛраЬим' • Шамп: Шаынт 1»».ч* p>iu К >.ря I. «ра Н ’«това »нже .»н..,е Мажни.аа Сан ндә Свжндо Со-1чпыаноә4 — Оо.тар Лагы, и 1957 елда Әлмәттә яшәүче яшь язучылар, Зәим — Зеьи Нтри шагыЯрь. Рафак — Рефен Тимерга лии журналист Газиз әӨы* - Гази» Идел .те. аэүчЫ. Татарстан язучылар союзында озак evtap адаби нт-ис» тьтаит о. лып эшләде. Сания Саинд Мостафнна «Татнефть» берләшмәсендә инженер.