Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНУЛАР

Мин Совет әдәбияты» журналының моннан утыз биш еллар элек чыккан саргылт битләрен актарып утырам. Бераз моңсу, бераз сагындыра, юксындыра. Яшь вакытлар бит... Миңа менә шушы журнал хакында мәкалә язарга кирәк. Язмасаң, яхшы түгел. Мин бит журналда җаваплы секретарь булып та, вакытлы редактор һәм җаваплы редактор булып та, сугышка кадәр дә, аннан соң да берничә мәртәбә эшләгән кеше. Аннан да бигрәк, мине матур әдәбиятка алып кергәч иң беренче сукмак шушы журналда башлана. Хикәяләрем һәм «Сиваш» повесте иң беренче шушы журналда басылды. Ләкин нинди мәкалә язарга? Кайсы еллар турында? Менә шулар хакында картларча озын, озак итеп уйланып йөргәндә, элек бер бүлмәдә, бер союзда, бер партия оешмасында эшләгән өлкән иптәшләр, бере артыннан бере, күз алдыма килә башлады. Кыюсыз гына тамак кыргалап, үзеннән кечеләр янына да, хәтта бүлмә эче шаугөр килеп торганда да ишек шакымыйча керми торган әдәпле Шәриф абзый Камал. Калын кара портфелен култык астына кыстырган хәлдә, матбугат йортының ыгы-зыгылы озын коридорларыннан бераз бөкерәя төшеп, беркемне дә күрмичә, ашыгыч адымнар белән атлыййөгерә узып китүче, кырысрак кыяфәтле журнал редакторы Гомәр Гали. Озынча буйлы, саңгыраурак тавышлы, басынкырак холыклы профессор Галимҗан Нигъмәти... Ләкин бу күренешләр мәкаләгә сыймыйлар бит... Шунда мин икеләнә башладым. Бәлки, миңа мәкалә язмаскадыр? Ул елларда нинди әсәрләр басылган, әдәбиятта нинди карашлар, нинди көрәшләр булган? Кайсы агым җиңеп чыккан да, кайсысы җиңелеп калган? Ул хакта галимнәр язар, бусы — аларның «икмәге». Ә мин әдәбияттагы ул агымнарга бер вакытта да артык игътибар итмичә, гомер буена талантлы әсәрләрнең үзләренә, совет чынбарлыгын олы итеп сурәтли белгән язучыларына сокланып яшәгән кеше. Әдәбиятта узган кырык ел гомер мине бер нәрсәгә өйрәтте: әдәбиятта төрле юнәлешләрнең һәммәсен дә бел, әмма үзеңчә яз. Галимҗанны да, Хемингуэйне дә өйрән, ләкин барыбер үзеңчә яз! Беркайчан да көчәнмә, күңелең ни тели, шуны яз1 Фәкать шул вакытта гына яхшы әсәр чыгарга мөмкин. Нәрсә бу? Очеркмы? Истәлекме? Нәрсә язылса, шул булыр. 1936 елның көзендә бер көнне иртән, шактый ук дулкынланып, матбугат йортының бишечче катына менеп киттем. Гаҗәп кызык уеннар уйный бу язмыш. Моннан дүрт-биш ел элек халык тикшерүчесе һәм халык хакиме булып эшләгәндә кем башыча китерә алгач бу хәлне? Бала чактан ук матур әдәбиятка, аны иҗат итүче әдипләргә гашыйк булып яшәгән бер кеше менә хәзер «Совет әдәбиятыяның җаваплы секретаре булып менеп бара. Бу бит әдәбиятның нәкъ үзәгенә, кайнап торган казанына барып керү дигән сүз. * ПО М Минем каршымда журнал редакциясенең дәрәҗәсе һәртөрле парламентлардан да, мәһабәт сарайлардан да югарырак иде Дулкынланудан мин шундый ихтирамга лаек оешмага ни сәбәпледер шушы биш катлы мәһабәт йортның йөз сиксән биш бүлмәсе арасыннан, юньлерәк урыныннан киңрәк бүлмә табылмавына да. аның бишенче каттагы иң кечкенә бүлмәгә сыеп калуына да артык игътибар итмәдем. Кайбер «аучыларның безнең бүлмәне пкарлыгач оясы» дип атаулары да шаярту булып кына ф ишетелде Редакциядә эшли башлаган көннәрдә минем күңелемне һәрвакыт бер а. сәаль бимазалап торды: ниндидер гали затлар дип, бүтәннәр буе җитмәслек ниндидер е; беек идеаллар белән рухланып яшәүчеләр итеп күз алдыңа китергән әдиб һәм — шагыйрьләр тормышның үзендә дә шулаймы? Гадәтемчә, мин аларны артык күпертеп, — идеаллаштырып җибәрмәдемме икән? Минем матур хыялларым тетен булып очмас ® микән? Дерес, мондагы шартлар күңелдәге хыялны шактый ук шиңдерде Редакциянең бүлмәсе фәкать берәү генә. Дүртебез дә — Гомәр. Гали, Хәсән Туфан, Абдулла Гомәр ® һем мин — бергә җыелганда эшләве бик кыен, бетен игътибарны кулъязмага туплап д. булмый, килгән кешеләр белән иркенләп сейләшергә дә мемкинлек юк иде. Дөрес, тиздән үк шул бүлмә эченә, редакторның махсус үзе өчен генә, пыяла = белән фанердан тагын бер бүлмә әмәлләдек. Тик аңа көн яктысы керми, йомыш и белән киптән кеше генә кереп чыгарлык бик тар иде. Эшләнеп бетү белән үк ул бүлмәгә «Гомәр Гали кетәге» дип шаян исем дә тактылар. га Кыскасы, мондагы шартлар хыялдагы күтәренкелеккә бик үк муафикъ түгел иде. Тик мин, күрәсең, әдәбиятның язмышы шулайдыр инде дигән фикергә килдем Бөтен u дөньяга мәгърифәт нуры тараткан борынгы китапларның күбесе салкын мәгарәдә язылган, Габдулла Тукайның бөтен чорны яктырткан шигъри зиҗеләре бер тәрәзәле кечкенә бүлмәдә барлыкка килгән. Әмма мине иң мавыктырганы — бу кечкенә бүлмәдәге кешеләрнең зур ваем белән яшәүләре булды. Алар һәр ^ышлы әсәргә генә түгел, истә калырдай һәр яңа образга куанып, әдәбиятның якты киләчәге белән рухланып яшиләр, үзләрен тормышның вак-теягеннән өстә тоталар иде. Шушы ук рух күтәренкелеге озакламыйча миңа да йокты, мин дә һәртөрле уңайсызлык белән зшнең кыенлыгына игътибар итмәс булдым. Кешеләре белән дө, алариың алга куйган якты максатлары белән дә күңелләргә тирән булып уелып калган гаҗәп дәрәҗәдә катлаулы да, четерекле дә бер чор иде ул Европа өстене фашизмның дәһшәтле карачкысы булып дар агачлары күтәрелгән, моңарчы мәдәниятнең алдынгы сафы дип саналган илләрдән яндырылган китапларның көек исе килә башлаган чак. М. Горькийның -Кем белән сез, культура остазлары?» дип бетон дөньяга ташлаган нидасы меңнәрчә зыялыны тирән уйга салган заман иде Болар һәммәсе дә күңелләргә шом сала, уйландыра, борчый, сугыш куркынычының якын тирәдә генә йөрүе дә сизелми түгел иде инде Шулай да без өле ул вакытта шул көтелгән сугышның прелюдиясе һәм үзе ил өстене шундый афәт булып ябырылачагын, миллионнарча корбан сораячагын һич тә ул кадәр итеп күз алдына да китерә алмый идек. Язучылар союзы оешканга өле кул тә үтмәгән. 1934 елда булып узган беремчә съездда матур әдәбиятның киләчәгенә якты ишекләр ачылганнан соң язучыларның һәрберсе үзен тулы хокуклы иҗат кешесе итеп хис кыла идә. Кыскасы, тормышның, көнкүрешнең төрле кыенлыклары чыгып торса да. без якты идеаллар белән яши идек. Шулай да Шәриф абзыйның 1936 елдагы бер тенбиһен соңыннан гыйбрәтле бер хәл итеп күп мәртәбәләр хәтергә алга лады м Шулай, һәрвәкыттагыча. әдепле генә килеп керде дә, сәламәтлек сорашып, озак кына күзлеген сөртеп, тамагын кыргалал алганнан соң «Гомәр Гали игттөш»нең кайдалыгын сорашты. Ул булмагач, миңа мөрәҗәгать итте Журналда кайбер зат алмашлыклары зур хәрефтән көткән икән да Шәриф абыйга шул ошамаган икән, — Сез беләсеэдер, Гомер иптәш, секретарь булгач, тел гыйльменде андый кагыйдә юк бит. — Әйе, белем, Шериф абзый- — Шулайдыр, элек, мәсәлән. динчеләр аллачы гына шулай зур хорефтән язалар ид«. Ходай тәгаләне генә . Анда да һәммә диндә дә түгел. Бу миңа бик ганздл rot*, ды. Нигә хәзер дә шул искелекне кулланасыз икән? Ул журналның типографиядә миңа кадәр үк җыелуын әйтергә, акланырга мамкин иде. Ләкин мин акланырга уңайсызландым Аның мәгънәсе дә юк иде. Чөнки уз елларда аерым кешеләрне күкләргә чею, аларга мәдхия уку гадәте зат алмашлыкларын дәрес язу белән генә тукталачак түгел иде Әмма Шәриф абзыйның әдәбиятта булсын, тормышта булсын, гомумән, мактау, мактануны җене сейми, шунлыктай аның киңәшен игътибарсыз калдыру да мамкин түгел иде Мин аңа киләчәктә мондый хатаны берничек тә җибәрмәскә вәгъдә иттем, Әмма үзем бу сүзләремнең гамэлг» ашачагына бик үк ышанмый идем. Шәриф абзый, журналда үз әсәрләрен бастырудан тыш, Казандагы иң олиәч һәм иң зур стажлы коммунист язучылардан, мөхтәрәм әдипләрдән берсе буларак (ул вакытта Галимҗан Ибраһимов Ялтада яши иде), редакция эшенә киңәшләре, рецензияләре белән дә якыннан катнашып килде Редакция утырышына ул үзенең кайсыдыр юбилеенда бүләк ителгән әйбәт ак фетрын киеп галстуклар тагып, гомумән, чакырылган мәҗлесчә бәргандагыдай, пөхтә киенеп, нәкъ вакытында килеп җитә дә бик әдәп белән тыңлап кына утыра иде Әмма әгәр дә әдәби кыйммәте шикле булгяи берәр әсәрне журналга кертергә тәкъдим итүче булса, ул шунда ук кискен теляе тәнкыйтьчегә әверелеп китә Шәриф абзый кемнең дә булса хәтерен саклау диген әйлән о ш юлларны белми, ул гаделлек һәм чын хакыйкать кешесе иде. Ул елларда журналны һәм, гомумән, татар совет әдәбиятын әйдәп баручылар журналның җаваплы редакторы Гомәр Гали, редколлегия членнары Галимҗан Нигъмәти, Гумир Толымбай (кайберәүләр язганча, Гомәр түгел), Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Шәриф Камал булдылар. Кәрим абзый Тинчурин барлык көчен, дәртен һәм зур иҗат талантын Татар академия театрына, үз әсәрләрен язуга сарыф иткәнлектән, пьесаларны укудач башкага вакыт таба алмый иде Әмма бүтән жанрдагы әсәрләрнең язмышын хәл кылган вакытларда да Кәрим абзый беркайчан битараф калмады. Әсәрнең журналда басылырга тиешлегенә тәмам ышанып җиткәннән соң гына ул үзенең «мәслихәтен» әйтеп куяр иде. Редактордан кала, минем аеруча игътибарымны җәлеп итүчеләрдән тагын берсе— профессор Галимҗан Нигъмәти булды. Бу хөрмәтле кешене мин редакциягә килгөиче үк беркадәр белә идем инде Чөнки «Сиваш» повестен язган вакытта без аның белән Васильево ял йортында бергә булдык. Повестьның аерым бүлекләрен, бик дулкынланып, дөресен генә әйткәндә, шактый ук шүрләп һәм каушап, язучылардан иң беренче мин аңа укыдым. Үз көчеңә ышанып җитмәс борын әсәреңне әдәбият профессоры хөкеменә китереп салу һич тә уен эш түгел ул. Дөрес, профессор, үзеиан холкына хас рәвештә, минем әсәремне күккә чөеп мактамады Әмма мин аның күз карашыннан, кайбер урыннарны укыганда, нәрсәнедер язып алырга омтылгандай, өстәлгә үрелеп куюыннан, бигрәк тә мәзәк ченә итеп иңнәрен җыергалап алуыннан әсәрне ошатуын сиздем Ул вакытта монысы дә бик зур шатлык иде Ә инде кич белән наратлар арасындагы тар сукмакта сөйләшеп йөргәндә профессор миңа дөньяда иң яхшы күңелле, иң галим, иң изге кеше булып күрен» башлады. Чөнки уп минем әсәремне гражданнар сугышы турында язылган башка кайбер китаплар белән чагыштырып, берничә җылы сүз әйтте Яшь язучыны шуннан да зуррак тагын нинди бүләк көтәргә мөмкин? Аңа кадәр Галимҗан Нигъмәти безгә, бер төркем язучыларга, марксиэм-пеииниз» институтында укыган елларда, кичләрен әдәбияттан лекцияләр укып китүе белән дә бик истә калган иде Шулай ук аның әдәбият мәсьәләләрен яктырткан мәкалә һәм китапларын заманында кем генә укымый калды икән? Редакциядә эшли башлагач, минем Г. Нигъмәтигә ихтирамым тагын да артты. Журнал эшенә әсәрләре һәм киңәшләре белән иң актив катнашучылардан тагын берсе Толымбай булды. Зур, таза бәдәнле, төрпә телле бу кеше, күбесенчә ирония белән сөйләшеп, һәрвакыт нәрсәдәндер, кемнәндер көләр иде. Ифрат эшлекле, хәрәкәтчән кеше Толымбай, Бер үк вакытта ул авыл тормышыннан хикәяләр дә, вдобият Цмихыинаи мәкаләләр до, ГЫЙЛЬМИ хезмәтләр рецеиэиялор до яз», җыелышларда җаваплы докладлар белом чыгарга да, халык иҗатын җыярга да лом аны матбугатта чыгарырга да елгеро, гомумән, ул тик торумы белми, аның кече һәм иҗат дооте ташып тора иде Толымбай мине яш«ләй үк катлаулы тормыш юлы узуы бигрәк то «ы ГОНОР БӘШНРОВ ф УЙЛАНУЛАР ф 145 Ул елларда хчкэялер повестьлар бик вз языла идо Журналның килечек саннарында басарга хикәя булмау сәбәпле. башка язучылардан үтенгән кебек, Ф Сейф». Казанлыгв да мөрәҗәгать итәргә тиеш идем. Матбугат йортында берничә мәртеб» очраткаласам да. башта мин аңа үтенечемне әйтергә кыенсыныбрак йердем. Моныд сәбәбе шул, берәр ел чамасы элек аның «Корби илтеш- дигәч повесте тикшерелсә», дә. кызулык белән фикеремне тупасрак, кискенрәк итеп әйтеп ташлавымны сизел калган идем. Җыелышка жигәкчвпек итүче Г. Толымбай нинди усал телле, турыдм яра торган кеше инде Бу чыгышымны хәтта ул да ошатмады. Эш шунда иде м», Ф Сәйфи-Казанлынын элегрәк язган хикәяләреннән «Крушниклар» дигәнем аеруча яратып укыганлыктан, аның авторына ихтирамым бик зур иде. Грузчиклар эшенең ' кыенлыгын, аның нечкәлекләрен шул кадәр тирәнтеи белеп, шундый тетрәткеч итеп .язарга кирәк бит! Миндә хәтта ул кайчандыр үзе дә грузчик булып эшләмәде микеч дигән фикер дә туган иде. Шуның естенә хикәянең минем якташларым — Арча ягындагы Кәче егетләре тормышыннан алып язылган булуы да мине бик дулкынландырган иде Менә шундый талантлы әсәрчең авторы, минемчә, «Корби иптәш» дигән оаын х «көясендә үаенә-үзе хыянәт иткән кебек тоелды. Минем карашымча, бу әсәрен язганда ул бөтен иҗат кечен файдаланмаган, күзгә бәрелеп торырдай -тупас кимчелекләр җибәргән кебек иде. Әмма соңыннан шушы кискенлегем өчен мин үземне байтак вакытлар шелтәләп йөрдем. Бу чыгышым күңелемдә җиңел холыклы кешеләргә хас бер дорфалык булып уелып калды Чыннан да үкенерлек бар иде шул. Ф Сәйфи-Казаилы революциягә кадәр үк теоретик мәсьәләләр язып чыгучы, югары уку йортларында дәрес бирүче күренекле тарихчы, әдәбиятчы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе булып танылган илле яшьләрдәге мөхтәрәм бер кеше иде Ә мии кем? Әле моңарчы әдәбиятка бер җитди әсәр дә бирмәгән, әдәбият дөньясында үзен бер яктан да чынлап торып таиыт- магаи кечерәк кенә бер язучы кисәге .. Көтә торгач. Фатих абзый бер көнне кичкә таба редакциягә үэе килеп керде. Калын тавышы белән бөтен бүлмәне тутырып: — Уф. редакцияне тагын да берничә кат өскерәк күтәрә алмадыгызмы сон’ — диде. — Әле Һаман да тиешле югарылыкка менеп җитмәгәнмени? — дидем. Әйбәт пальтосын ишек янындагы урындыкка салып элде дә ап-ак күлмәк якасын һәм шәп галстугын бүлмә пыяласына карап төзәтеп алды — Яңа сәркатипмени? Бик хуп,— диде, исәнләште д= Г. Галинең күрше бүлмәдек керүен көтеп, түргә барып утырды. Журналчың җәйге саннарында аның «Зөбәрҗәт» исемле яңа драмасы басылган иде, шуңа бәйләнешле хатлар юкмы дип сорады. Ул үзе сүз башлагач, мине борчыган әлеге мәсьәләгә киная ясаргамы, юкмы дип беш ватарга туры килмәде Чөнки бу мегътәбәр язучының кайчандыр, кемдер таоа- фыннан эшләнгән очраклы бер дорфалык өчен кинә тотучы оак кеше түгеллеген шунда ук аңладым Чыраеның әледән-әле караң-ыланып китүенә, тынгысызлануына караганда, аны нидер борчый, ул редактор янына да нинди дә булса җитди бер мәсьәлә хакында сөйләшергә яки бәхәсләшергә килгән иде булса кирәк Ф Сейфи-Квзаилы бәхәсләшмичә генә үз фикереннән кайта торган кеше түгел иде Минем үтенечемне ул хуплап каршы алды — Бар минем, бар журналга бирәсе әсәрләрем Ләкин тәмамларга вакыт җитми. Векыт кисә муенны.— диде. Тик шул вакыт бүлмәгә бернинди талант әсәре булмаса да терпе астыртын һем әшәкелек сукмаклары белән әдәбиятка борынын тыгарга йөрүче бер җәнҗалчы килеп керде Аның Фатих абзый әсәрләрендә дә казынганы бар, соңгы айларда җыелышларда да тел тидергәли башлаган иде. Фатих абзый кинәт торып басты да ишеккә таба китте. Теге кешегә карамыйча гына, шактый ук кырыс тонда: — Гомәр кайтса әйтегез, мич союзде булырмын1—диде, пальтосын иңенә салып чыгып та китте. Әмма вәгъдә иткән әсәрен төмамлеп бирә алмый калды Редакциягә бүтән килгәне булмады Аннан соң күп вакытлар үтте инде — угыз биш ел! Яшь чакларым яңадай күз алдыма килүгә дулкынланып, мин саргайган журнал битләрен актарам. Заманында татар совет әдәбиятын топко җигелеп сейрагән. шәхси мәнфәгатьләрен әдәбият кеменә фида кылган, һар талантлы есәр ечен куанып, әдәбияттагы һәр кимчелек ечен борчылып яшәгән ул фидакарь затлар күбесе юк инде Бераз моңсу, юксындыра, салындыра. Әмма шул ук вакытта күңелдә горурлык хисе дә уяна Алар белән эшләвем бәхет булган икән Минем бала чак хыялым ялгышмаган булып чыкты. Шунча еллар үте", тормышның шундый рәхимсез сынауларын узганнан соң да алар һаман да халык б»хв’в, тугач ил, коммунистик идеаллар ечен иерәшуче фидакарь көрәшчеләр, чын коммунистлар булып калдылар. Гадел тарих алариы яңадан үз урыннарына кайтарды. Әгәр мин үз гомеремдә әдәбиятка нидер бирә алган булсам, минем хезмәтләремдә бу затларның да элеше бар Уйлана-уйлана журнал битләрен актарам... Шул саргайган битләр аша каршыма үрә басып торган каты кара чәчле, каратут йеэле, келәч күзле, хәрәкәтчән Фатих Кәрим килеп баса. 1936 елның соңгы саны чыар алдыннан атнасына ничә мер-әбэ генә кереп чыкмады икән ул! «Аникин» исемле поэмасының басылып чыгуын ул балаларча түземсезлек һәм шатлык белән көтеп алды. — Журнал кайчан чыга? Ничегрәк чыга? Журналда поэма ничә бит булды икән’- Поэманың иң соңгы юлларын ул болаи тәмамлаган иде. Мин үзем дә батырларның юлын Хыялымнан бик еш үткерем, Алар биргән тоигы-ялкыннарын Факел итеп ескә күтәрәм. Шагыйрьнең пәйгамбәрлеге, бервакыт килеп, хакыйкетьке әверелде Шул Факелмы бетен и жаты буенча балкытып алып барды да, ниһаять, ул аны халыклар азатлыгы ечен барган изге сугыш мәйданында, мәңге сүнместаи итеп, немец җирәндә кабындырып калдырды. Күзләрем журналда, е күңелем ерактагы шул юллардай безнең заманга сузылган тагын шундый иҗат җепләрен эзли. Журналның 1937 елгы 11 санында яшь шагыйрь Сибгат Хәкимнән зур әдәбият дөньясына аяк баскянда иҗат ителгән «Йәрекке язылган исем» дигән лирик шигыре бар Алмагачлар чечен атты инде. Яшел кием киде төеельлер. Сәлмак иына җилпеп канатлерыи Кыр казлары җырлап үттепер...— ди ул анда Күптен түгел шагыйрьгә алтмыш тулды, аның күирегачде хеэер Леиии ордены балкый. Киек казлардан да өскерәк күтәрелеп, хәзер бетен ил еетенде яңгырый торган иркен сулышлы, киң канатлы шигьри аһәңе аның да башта журнал бнтга- рениен күтәрелеп киткән идо бит Шул ук елда яшь язучы Габдрахман Әпсәләмовның журналда «Маһинур» дигән беренче хикәясе басылды Хәтер ул 6—7 ромеи авторы, бете и Советлар Союзына танылган мәшһүр язучы. Нинди сикереш! Нинди адымнар! Әгер хәзер едебият дөньясында берсеннен-берсе яхшы есерләр пеида була «<•-. егар безнең әдәбиятыбыз тагын да югарырак баскычка күтәрелгән имен, бу күтерә- пеште журналның да өлеше зур «Казан утларылм безнең әдәби *серперебез«ең беренче бишеге дип атарга мөмкин Чөнки нигезсез йорт, баганасыз кепке буле алмый. Орлык чәчелмәгән мысь р туфрактан берни дә тишелми. Халыкның һәм аның әдәбиятының тарихын, аның кереш юльж михәдәр яхшырак белсәң, алга таба шул кадер ышаныбрак атлыйсың. «Казан утлары* татар әдәбиятының йөзләрчә еллар элек үк башланып киткән гуманистлык, халыкчанлык кебек яхшы сыйфатларын әзлексез дәвам иттерде, апарны хтафета рәаешенде буыинан-буы-га тапшырып килде. Журналның килечеге тагын д» мв’уррак. барыр юлы вктырек адымнары тв*ын да үрчемлерәк һәм кыюрак булсын!