Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬКӘ ТӘНКЫЙТЬ УТЫ

Советлар Союзы коммунистлар партиясенең XXIV съезды, илнең экономии, социаль һәм фәнни үсеше өчен яңа перспективалар ачу белән бергә, әдәбият, сәнгатьнең чәчәк атуы эчен дә киң мемкинлекләр тудырды. Партия съездында каралган теоретик һәм практик мәсьәләләр һәммә кешегә, шу* исәптән язучыларга да, турыдан-туры кагыла. Анда, иң меһим бурычларның берсе тесендә, коммунистик аңга ия булган яңа кеше тәрбияләү мәсьәләсе дә куелды. Бу мәсьәләне уңышлы хәл итүдә әдәбият һәм сәнгать әһелләренә ифрат җаваплы эш йекләна. Бүгенге заман һәм иҗтимагый үсешнең хәзерге торышы язучылар, аерым алганда, тәнкыйтьчеләр алдына зур, яңа бурычлар куя. Леонид Ильич Брежневның отчет докладында әдәби тәнкыйтькә карата каты, әмма гадел сүзләр әйтелде. «Шик к>< ки,— диде ул,— әгәр әдәбият-сәнгать тәнкыйте партия линиясен тагын да активрак үткәрсә, таләпчәнлекне такт белән, художество кыйммәтләрен иҗат итүчеләргә игътибарлы мөнәсәбәт белән бергә бәйләп, зуррак принципиальлек белән чыгыш ясаса, совет әдәбиятының һәм сәнгатенең уңышлары тагын да зуррак булыр, ә кимчелекләре ’изрәк бетәрләр иде». Күрәсез, съезд безнең алга таләпчәнлекне такт белен, әдәби байлык иҗат итүчеләргә принципиаль карашны игътибарлы мөнәсәбәт белән бәйләү бурычын куя. Бүгенге татар тәнкыйте үзенең шул вазифаларын ничек үти соң? Бүгенге тагар әдәбиятында кызыклы үсеш процессы бара, әдипләребез яңа иҗат уңышлары яулыйлар. Ул уңышларда әдәби тәнкыйтьнең дә күпмедер өлеше бар, билгеле Бездә әдәби процессның төрле тармакларында эшләүче сәләтле тәнкыйтьчеләр отряды оешты, бүгенге әдәби процесста сизелерлек роль уйнаган тәнкыйть хезмәтләре язылды. Мисал рәвешендә, X. Госман, Г Халит, И. Нуруллин, Й. Нигъ- мәтуллинз, Н Юзиев, Т. Галиуллиннарның монографияләрен һәм проблемалы мәкаләләрен телгә алып узарга мөмкин. Ләкин тәнкыйтьчеләрнең эшен алар язып бастырган мәкаләләр, алар чыгарган китаплар саны белән генә үлчәргә ярамый. Здәби тәнкыйть нигездә әдәбияттагы әхлакый климатны билгели. Бәләкәй генә рецензияләр, кечкенә күләмле полемик С «мсаммр һәрвакыт мастәкыйль әһәмияткә паек та булмасыннар да ди, әмма алар »д»бият кырындагы чүп үлемне утарга, туфракны йомшартырга булышалар. Җитлекми, камыл үсешкә ирешкән тәнкыйтьтән башка камил әдәбият була алмый. ГЛенә ни әчем партиябез әдәби тәнкыйтьнең ролен һем иҗтимагый авторитетын күтәрүгә шундый зур игътибар бире. Дәресен әйтергә кирәк, әдәби тормышыбызның әхлакый атмосферасында да мәгълүм бер үсеш, үзгәреш сизелә Хәзер безнең тәнкыйтьтә язучыга герле ямьсез ~ исемнәр тагу, аның язганнарын дәлилсез һәм тулае тәстә юкка чы ару очраклар» j «урәими диярлек, тәнкыйть вульгар социологизм авыруыннан да терелеп килә. Безнең х гвикыйть яшь талантларга, әдәбияттагы һәм тормыштагы уңай тенденцияләргә торган смн игътибарлырак була бара, перспективасы булмаган ялгыш агымнарга каршы | кыюрак рәхимсезрәк тәстә керәшә. Бу — барлык кимчелекләр бетерелгән бетен 2 мәсьәләләр уңай хәл ителгән дигән сүз түгел, билгеле Мин ахыргача чишелеп, хәл ш ителеп бетелмәгән шул мәсьәләләрнең кайборләренә укучы ларның игътибарың юнәлт- G мәкчә булам. ~ танкыить нигә дәшми> •Хәзер нәшрият ел саен бик күп китап чыгара Шулариың бик азы гына тәнкыйть = фикере ишетеп бара». Безнең адреска карата иң еш әйтелә торган гаепләү сүзләре •# әнә шулар. Нихәтле гадел бу гаеп? “ " ’ ч Татарстан китап нәшрияты ел саен 300— 350 исемдә яңа китап чыгара, һәр оч китапның берсе — матур әдәбият китабы. 1970 елда, мәсәлән, яшьләр һәм бәлаләр эчен чыгарылган әсәрләрне дә кертеп, 120 исемдәге китап басылган Шулариың q йәзләбе татар телендә «Газета-журнал мәкаләләре елъязмасы» буенча санап кара- ° дым, шул ук елда яңа чыккан матур әдәбият әсәрләреме 61 рецензия басылган (Кайбер китапларга 2—3 рецензия язылуын исәпкә алсак, нәшрият чыпар ан яңа < китапларның яртысы рецензиясез калып килә, дип санарга була.) 1971 елда да зшләр “■ Шул чамадарак. Татарстан кмтап палатасы мәгълүматларына караганда әле берничә ел злак кенә бездәге һәр дүрт яки биш китапның нибары берсе матбугат сүзе ишетеп барган булган Күрәсез, хәзер күпмәдер алга китеш бар Әмма барлык әдәби продукциянең яртысы рецензия күрми кала икән, бу шулай ук ейбәг түгел. Мин, нинди китаплар рецензияләнми кала имен, дип кызыксынып карадым Иң начар рецензияләнеп барганы — бәлаләр һәм яшьләр ечен чыгарылган китаплар икән Бездә балалар әдәбиятына караган мәсьәләләр белән махсус шегыльләнә. бу олкедеге яңалыкларны даими күзәтеп бара торган тәнкыйтьчеләр »« диярлек Иң шәп дигәндә, балалар ечен язылган әсәрләрнең аеруча күренеклеләре әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда телгә алынып узыла Ә күпчелек китаплар бернинди фикер ишетми кала. Тәнкыйтьче кадрлар мәсьәласен хәл нтмн торып, бу >шне юлга салу кыен булыр, күрәсең. Дәшми калу ягыннан икенче урынны тәрҗемәләр һем кабат басылган есәрлео үрта. Билгеле, кабат басылган һәр әсәр махсус рецензиягә мохтаҗ булмаска мамкин Әмма еш кына яңа басма әлеге әсәргә башкарак, үзгәрен караштан чыгып күз ташлау, кайбер злекке бәя Һәм карашларны яңадан карау есернең яшәүчанлек һем тормышчанлык кечен ачыклау ечен менә дигән сылтау була ала. Аннан соң әсәрләрне кабат басып чыгару политикасы үзе үк тәнкыйтьнең игътибарына МОХТАҖ. Кабат чыгару ечен һәрвакыт иң яхшы есерлер генә сайлап «лынамы! Чыннан да кирәк әйберләр «кәгазь җитми» сылтавы белән чыкмый калмыйлармы!- Менә бер генә мисал. Казанның һәм республиканың бетен яиоскалары X. Сарьянның «Әткәем һенере» (русча исеме — «Память отца«) исемле китабы белен тулган Болан ул начар асар түгел Ләкин аны 100 000 да-е тираж болан кабат чыгару никадәр дере булды икеиП. Кузгаткан мәсьәләләре сәнгатьчә эшләнешә дереҗеае белен дә әсәр андык үк җаваплыпыкны ау тере алмый. Тәрҗемәләр хакында да шул ук фикерне әйтергә мөмкин. Рус теленә тәравд* итү өчен иң лаеклы әсәрләр сайланамы? Шулай бер вакыт бер рус язучысы белән бүгенге татар әдәбияты турында сөйләшеп киттек. Безнең әдәбият турында шактый түбән фикердә тора бу. Ахырдан ачыкланды, бүгенге татар әдәбияты хакында ул М. Хәсәновның «Юллар, юллар...» романыннан чыгып хөкем йөртә икән. «Юллар, юллар...» исә шактый йомшак, җиңел кулдан, ияреп язылган әсәр. Заманында ул, җитди кимчелекләре өчен, тәнкыйть тә ителгән иде. Нинди ниятләрдән чыгып нәшрият аны рус телендә бастырды икән? Тагы шунысы да кызыклы. Тәрҗемә иткәндә егерме табаклы бу роман биш-алты табак күләмендәге повестька әйләнгән. Калганы, җилге тоткан җим кебек, кибәккә очып беткән. Менә дигән шәп әсәрләр була торып, йомшак яки урта кул әсәрләрне тартыл-сузыл рус теленә тәрҗемә итү һич аңлашыл* мый. һәм, ниһаять, башкалар белән чагыштырганда, күбрәк яшь һәм башлап язучы авторларның китаплары рецензияләнми кала. Тәнкыйтьнең яшьләр иҗатына аерата игътибарлы булырга тиешлеге турында сөйләп тормыйм, ул кадәресе һәркемгә мәгълүм» Безнең тәнкыйть әдәбият кырындагы шушы ак тапларны бетерергә сәләтлеме? Татарстан язучылар союзы каршындагы тәнкыйть секциясендә утыздан артьҗ кеше исәпләнә. Шуларның яртысы — Язучылар союзы членнары. Әгәр тәнкыйть секциясенең һәр члены елга 3—4 рецензия генә язса да, яңа китапларга бәя бирел бару эше тулысынча хәл ителә, дигән сүз. Өстәвенә, рецензияләрне язучылар үзләре, журналистлар, әдәбият укытучылары һәм гади укучылар да яза бит әле. Бер караганда, бик гади кебек: яңа чыккан китапларны үзара бүлешергә дә һәр китапка рецензия биреп барырга, Безнең тәнкыйтьчеләргә мондый тәкъдимнәр бер генә мәртәбә ясалмады. Моны практик яктан тормышка ашырып карарга тырышучылар да булды. Хәлбуки, әлегә аларның берсе дә әллә ни уңышка китергәне юк. Беренче карашка гади тоелса да, мәсьәлә алай җиңел хәл ителә алмый. Иң элек, яңа китапларны вакытында рецензияләп бару эше, тәнкыйтьчеләрдән дә бигрәк, матбугат органнарына бәйле. Кызганычка каршы, безнең газета-журналлар тәнкыйть фикеренең әһәмиятен һәм ролен бөтен тирәнлеге белән аңлап җиткермиләр кебек. Бу эш күпчелек очракта үз агымына куела. Китап басылып чыгып тәнкыйтьче кулына эләккәнче шактый вакыт уза. Ә бит нәшриятның планнары ким дигәндә бер ел алдан билгеле була. Шуннан чыгып, рецензияләрне дә алдан планлаштырырга, китаплар белән басылган вакытта ук таныша торырга булыр иде. Кыскасы, оештыру эшләрен юлга салганда, тәнкыйтьнең колач киңлеге дә, оперативлык дәрәҗәсе дә шактый арта төшәр иде. Объектив сәбәпләрдән тыш, субъектив характердагылары да бар. Ә-әр без тәнкыйтьне әдәби иҗатның бер төре дип таныйбыз икән, шуны истән чыгармаска тиешбез: прозаик яки шагыйрьнең үзен аеруча дулкынландырган, уй- хисләрен ныграк кузгаткан нәрсәләр хакында язарга хакы булган кебек, тәнкыйтьче дә ни кушсалар шуны гына эшләп йөри алмый, аның да сайларга, кирәк икән дәшми калырга да хакы бар. Бер мисал китереп узыйм. Күптән түгел яшь прозаик Мәгъсүм Хәбибуллинның «Кискеч җыры» исемле китабын кулга алдым. Иң изге ниятләр белән, нинди дә булса фикер әйтү нияте белән укый башладым. Әмма кечкенә генә китапны көч-хәл белән, үз-үземне мәҗбүр итеп кенә укып чыктым. Нәрсә язасың аның турында?.. Автор актуаль темага тотынган, әсәр бүгенге эшчеләр тормышына багышланган (сүз уңаенда әйткәндә, шуның аркасында гыча ул дөн^я күргән дә, күрәсең). Әмма сәнгатьчә эшләнеш ягыннан ул зәгыйфь, йомшак, схематик һәм сүлпән әсәр Шушы фикерне әйтү өчен генә тәнкыйть мәкаләсе язып тору кирәкме икән?..VII VII Хәер М. Хәбибуллинның китабына рецензия шулай да чыкты («Социалистик Татарстан» газетасы. 1971 ел. 1 декабрь саны). Рецензент Д. Зөбәерова газета хезмәткәренең әдәби әсәр язу эшенә алынуын уңай факт буларак билгеләп үтә, повестьның темасын, күтәргән мәсьәләләрен мактый. Рецензиянең күп өлеше әсәрдәге кимчелекләрне санауга (ышандыру көче җитмәү, схематизм, иллюстрациячелек һ. б) багышланган. Мин. чын күңелдән тырышып, әсәрнең уңышлы якларын, яшь авторның үзенчәлекле сыйфатларын эзләп карадым. Әмма тапмадым. Шул ук вакытта аның повесте кычкырып торган халтура, кемгәдер сукырларча иярү дә түгел. Автор иң естә яткан сюжет алымнарын файдалана, аның иҗади хыялы тапталып беткән гадәти эздән бара, һвм шул аның повестен йөзләрчә башка әсәрләр белән бер төсле итә (ихтимал, автор ул китапларның байтагын бөтенләй укымагандыр да). Повесть тәнкыйть фикере ♦ уятырлык материал бирми. Ул. безнең әдәби процесс факты булудан бигрәк, автор- £ иың шәхси биографиясендәге бер вакыйга булып калган Үз тәҗрибәм буенча беләм, әсәр нәрсәсе белендер сине кузгатыл җибәрсә генә, синдә соклану яки, киресенчә, ачу хисе уята алса гына, әгәр ул автор белән нәрсә g хакында да булса бәхәсләшү, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышу те- | ләге уятса гына—яхшы рецензия языла. Башка жанрларда эшләүчеләрдән аермалы о буларак, тәнкыйтьченең төп материалы чынбарлык үзе түгел, аның әдип хыялында 3 эретелгән, язучы аңы аша узган образлы күренешләре генә. Шуңа күрә тәнкыйтьче g язган рецензиянең тирәнлеге һәм яңгырашы күл кеиә дәрәҗәдә тикшерү объекты х итеп алынган китапның идея-сәигатьчә көченә дә бәйле Шуңа күрә тәнкыйтьчедән дөньяга чыккан һәр китапка рецензия таләп итү талымсызлыкка гына китерергә мөмкин. Хәтта иң усал рецензияләр дә китапка ~ укучының игътибарын көчәйтә (күл кенә очракларда шома, уңай рецензияләрдән дә = ныграк), ә бит һәр китап та андый гомуми игътибарга лаек булмый. Безнең матбугат битләрендә берничә ел буе Н. Фәттах, Ә. Баянов. А. Гыйләҗе» < кебек урта буын прозаикларның повееть-ромаииары турында бәхәс барды. Алар о адресына күпме усал сүз, күпме тәнкыйть фикере әйтелде. Ул кадәр сүзне кайбер о талантсыз язучы гомер буена да ишетмәскә мөмкин. Әмма, минем уемча, бу нәти- < җәле тәнкыйть булды, хәтта әлеге авторлар өчен, кайбер урта кул китапларга карата J чыккан берни дә бирмәслек рецензияләргә караганда, мактаулы тәнкыйть булды Чөнки бу прозаиклар иҗатында бәхәсләшерлек, суз алып барырлык әйбер бар иде. < Үэеннән-үзе шундый нәтиҗә сорала: әгәр тәнкыйть теге яки бу әсәр хакында ® дәшми кала икән, моның өчен тәнкыйтьчеләрне генә гаепләргә ашыкмаска кирәк. д. ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРГӘ РЕКЛАМА КИРӘКМЕ1 Берьяктан, яңа чыккан китапларны мөмкин хәтле тулы иңләргә кирәк, икенче яктан, тәнкыйтьче үзе теләгән әсәрне сайларга, хәтта дәшми калырга да хаклы, дибез Бер-берсе белән сыеша алмаслык бу принципларны ничек бергә бәйләргә СОңТ Миңа калса, моннан чыгу юлы бар һәм ул күптән билгеле: яңа китапларны аннотацияләү эшен яхшыртырга кирәк. Бор генә матбугат органының да барлык китапларга рецензия урнаштырып барырга хәленнән килми, күпчелек очракларда аннотация белой канәгатьләнергә мәҗбүр була, һәм ул практикада шулай эшләнеп киленә дә. Әйткәнемчә. 1970 елда барлыгы 61 рецензия басылган. Тикшерә башлагач, шулерның 23 е аннотация булудан артмаган «Казан утлары» журналының 1971 елгы унико санында эреле-ваклы 49 рецензия басылган Ныклап тикшерә башласаң, шулерның кимендә 35 е аннотация булудан узмый. «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлегенә «.Бәләкәй рецензияләрне нигә имзасыз чыгарасыз!» — дип күп тапкырлар әйтелде Чыннан да. укучы эчен рецензиянең эчтәлеге генә җитми, аның кем тарафыннан язылуы да бик мөһим Кешесенә карап, фикернең кыйммәте һәм бөясе төрлечә була Әмма. библиографик тасвирламаның бер тере буларак аннотация имэа күрсәтүгә мохтаҗ түгел, аның тел бурымы — яңа чыккай китап турында хәбәр итү, әсәрнең эчтәлеге һәм иң мөһим үзенчәлекләре белән таныштыру Бездә алар ош кына буталып йөртелә. Аннотация белән рецензия никадәр генә якын күренмәсеннәр, алар арасында күлем ягыннан гына түгел (гадәттә, аннотация бик кыска була), сыйфат ягыннан да аерма зур Рецензия (һем әдәби тәнкыйть үзе) теге яки бу әдәби күренешне аңлау, аны бәяләү өстенлек алган төстә башлана Сүз примитив формадагы бәя турында 'түгеп, » киңрәк мәгънәдәге бәя, идея-эстетик бәя хакында бара, билгеле, Сәнгать әсәрен В. Г. Белинский аңлаткан мәгънәдә бәяләү ул аңа тиешле балл кую, әсәриең аерым уңышларын һәм кимчелекле якларын билгеләү һәм мактауның теге яки бу дәрәҗәсен («талантлы», «күренекле», «гениаль» һ. б.) куллану гына түгел. Барыннан да бигрәк, бу сәнгать әсәрен аның идея һәм образлар берлегендә тикшерү, аның әдәбиятка нинди яңалык алып килүен, социаль тормышның нинди якларын яктыртуын ачыклау һәм, шул рәвешчә, аның гомуми әдәби процесстагы урынын билгеләү дигән сүз. Нәкъ менә шушы нәрсә икесе ике жанрга гына түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, икесе ике өлкәгә берсе — библиографиягә, икенчесе әдәби тәнкыйтькә караган аннотация белән рецензия арасында чик булып тора да. Мин һич кенә дә аннотациянең ролен һәм әһәмиятен киметергә теләмим. Ул — бик мбһим һәм кирәкле жанр. Әгәр танылган язучылар яки тәнкыйтьчеләр аннотация язарга алына икән, монда гарьләнерлек берни дә юк. Башка һәр жанрныкы кебек, аның да үз кыенлыклары һәм серле яклары бар Алай гына да түгел, мин, дөньяга чыккан бер генә китап та аннотациясез калмаска тиеш, дигән карашта торам. Шунда, ниһаять, безнең тәнкыйтьчеләрне гаепләргә урын калмас, ә иң ме- һиме укучы яңа чыккан һәр китап турында вакытында информация ала барыр, иксез-чиксез китап диңгезендә җиңелрәк «йөзә» һәм үзенә ошаган, үз зәвыгына туры Килгән китапны ансатрак таба алыр иде. Бәла газета-журнал битләрендә бәләкәй рецензия дигән баш астында гадәти (яки аз-маз лирика кушылган) аннотацияләр чыгып килүдә генә гүгел, ә жанрларның буталуында Ә бу еш кына шуңа китерә, болай да бәләкәй язмасының 2—3 абзацында аннотация язучы китапка (еш кына бөтен бер романга) соңгы хөкемне чыгарырга маташа. Әмма, конкрет анализ белән ныгытылмаганга күрә, ул хөкем һавада зленеп кала. Мактау сүзләре дежур комплимент булып, ә тәнкыйть сүзләре дәлилсез һәм тупас сүгенү булып яңгырый, һәм, киресенчә, рецензия исеме астында басылган ейберләрнең күбесе, тикшерә башлагач, гадәти аннотация булып чыга. Шулай бер вакыт, яңа китабына матбугатта рецензия чыккач, бер язучы белән сөйләшеп тордык. Рецензия төссез, кызыксыз, шаблон тел белән язылган иде, Башта эчтәлек сөйләп чыгыла, аннан әсәрдәге проблемалар турында берничә сүз әйтелә, бер-ике вак кимчелеге күрсәтелә дә. рецензия һәрвакытгагыча «шуңа да карамастан» дигән омтимистик сүзләр белән тәмамлана Шулай да язучы канәгать иде: Беренчедән, рецензия «уңай» характерда ә матбугат сүзенең җәмәгатьчелек фикере тудыру һәм китапның киләчәк язмышы өчен нихәтле мөһим булуын язучы үз тәҗрибәсе буенча яхшы белә. Беркемгә дә сер түгел, кайбер нәшрият әһелләре, үз зәвыкларына караганда, матбугат сүзенә ныграк ышаналар. Икенчедән, рецензия, аныңча, ахыр чиктә укучыларда кызыксыну уятачак, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәчәк, үзенә күрә реклама ролен үтәячәк. Миңа калса, биредә без күп кенә рецензияләрнең сүлпән, аз канлы булуын китереп чыгарган тагын бер сәбәпкә — рекламага йөз тотуга якынлашабыз. Матур әдәбият әсәрләренә реклама кирәкме’ Әгәр алар шуңа лаек икән, кинофильмнарга, концертларга, спектакльләргә кирәк булган кебек үк, һичшиксез, кирәк. Әмма шул ук сакытга, минем уемча, реклама һич кенә дә әдәби тәнкыйтьнең бурычына керми. Рекламаның иң яхшы формасы — үз вакыгында ясалган обьектив информация. Нәкъ менә аннотация тиешле информация бирергә, укучының игътибарын җәлеп итәргә, аны кызыксындырырга тиеш Сүз дә юк, акыллы Һәм тирән язылган рецензия (ул хәтта тискәре характерда булсэ дә) үзенә күрә реклама ролен ути, ләкин бу рецензентның төп максаты түгел. НӘРСӘ УЛ «КОмПЛИМЕНТАРЛЫК»! Безнең рецензияләрнең аннотация характерында булуы һәм, тәләпме-геләмичәме, рекламага йәз тоту әдәби тәнкыйтьтә тагын бөр авыру китереп чыгарды. Исеме — комплиментарлык. Кайчандыр, кем тарафыннандыр әйтелгән шушы сүз бик тиз таралып китте һәм ул тәнкыйтьнең бүгенге хәленә карата ифрат туры киле. Сүз та- ?•₽ тәнкыйте хакында гына бармый Бу бетен тәикыйкьнә хас кимчелек. 1971 елгы 61 рецензия арасында мин бер гене тискәре рецензия дә очратмадым. «Казан утлары-» Журналының 1971 елгы саннарында басылганнар арасында да тискәреләре очрамой диярлек. Аларга карап, безнең әдәбиятта тулы иминлек һем тәртип хехем сера, бе- ганесе җитеш, бер генә кимчелек та юк икән, дип уйларга мемкин. Ләкин чынлыкта мәсьәлә ул кадәр үк шәп тугел. Фикеребезне бер-ике мисал белән беркетик. Кайчандыр Сафа Сабироеиың яра - үз темасы бар иде, ул елгачылар, аларның тормышы Һәм хезмәте турында языл килде. Бу теманы ул белә һем ярата иде. ченки үзе озак еллар елга пароходларында йәэгән кеше. Аның беренче хикәя һәм очерклары үзләренең яңалыклары, тормышчанлык кече һәм детальләр тәгәллеге белән аерылып торалар иде. Әмма, тәнкыйтьнең йомшаклыгыннан файдаланыл, автор бер-бер артлы китап чыгару кәсебенә кереште. Бу үз чиратында язучының иҗади яктан бер урында таптануына тына түгел, хәтта артка китүенә китерде Шуңа да карамастан, С. Сабиров чын мәгънәсендә Принципиаль, таләпчән тәнкыйть сүзе ишетмәде. Киресенчә, тәнкыйть күФесенч» аның башыннан гына сыйпап килде. Кайвакытта башкача да була. Тәнкыйтьчеләр әсәрне тетел ташлый, Сьәзд хәтле съезд трибунасыннан язучының талымсыз һәм сәләтсез булуы турында свйләнә. Шуңа да карамастан, әлеге язучыбыз китап арты китап чыгарып тора. К. Фәсехов белән, мәсәлән, шундыйрак хәл килеп чыкты. Шагыйрьләр поззия секциясенең К. Фәсәхов иҗатын тикшерүгә багышланган утырышын яхшы хәтерлиләрдер. Ул чегында усал һәм туры, мин әйтер идем, чын мәгънәсендә принципиаль сттйләшү булды. Чыгыш ясаучылер турыдан-туры «Фәсәхоя әсәрләре чын поззиядеи ерак" тора, аларде галантсызлык примитив мещанлык белен чикләнә», дип әйттеләр Бу сәер хәл бик җиңел аңлашыла Әлбәттә, автор зур урында утырмвса (ул чатында К. Фәсахоә нәшриятта баш редакторның урынбасары булып зшли иде), аның есергәренең байтагы дәнъя күрә алмаган булыр иде. Тәнкыйтьнең йомшаклыгыннан файдалану шул дәрәҗәгә җитте, кайбер тәҗрибәле язучылар сүз сыярдай рецензентны үзләре зэләп табалар һәм кипапхпарын-т фикер әйтүне үзләре теләгән рухта оештыралар Ә соңыинан матбугат ашв бер әйтелгән фикерне үзгәртү ярыйсы ук кыен була. Шулай да гаделлек эчен әйтергә кирәк бәздә тегә яки бу әсәр уңае бетлән Ябылган кискен, принципиаль тәнкыйть мәкаләләре бетенләй булмады түгел. Ләкин Әидыйлар шул хәтлә аз. ул мәкаләләрнең һәркайсы, гадәттән тыш вакыйга буларак, хәтердә калган. Мин И. Нуруллин, М. Меһдиев. А Яхин. Ф Хәсипләрнең усал, үткгн мәкаләләрен күздә тотам. Әгер уңай рецензиянең теләсә ниндие, хәтта иң йомшагы} иң гарип язылганы да күбесенчә шома узса, тискәре рецензия, кагыйдә буларак, әв- тбрның үзенә дә, аны чыгарган матбугвг органына да күл мәшәкатьләр алып кил*. Шуңа да редакцияләр тискәре рецензияләрне теләмичә басалар, баскан очракта да бик нык шомартып, матурлап, аа орның үзе белән алдан килешеп чьгарляар. Андый рецензия деньяга чыккач аптырап каласың: автор яхшы китапның еәрьәм кимчелекләре турында язамы, әллә начар әсәрнең кайбер уңышлы якларын күрсәтәме? Һич аңларлык булмый. I 8 Г. Белинский «Әдәби хыяллар» исемле мәкаләсендә болай язган иде «һәммәсе дә тыныч-имин генә булса, һәр җнрао итагатьлек һем мактау сүзләре генә яңгыраса, ул чагында намуссыэлыкка, шарлатанлыкка, кабахәтлеккә никадәр Киң мәйдан ачыла ченки фаш игүче, кырыс ханлык сүзен әйтүче юк!« Кызганычка каршы, боз тәнкыйтьчеләр күбрәк тыныч яшәргә тырышабыз әллә автор белән монесәбәтләрне бозасы килми инде, әллә башка сәбәпләре бар. Әйе авторны аңларга була. Үз әсәре естеидо зшлеүгә ул ничә еллар гомерен биргән күпмә йокысыз тоннар уздырган Зур кем куел зшләген хезмәтең турында тискәре фикер ишетү авыр билгеле Үз тәҗрибәм буенча белем, тискәре рецензиягә караганда. мактап язу күп тапкыр күңеллерәк. Әмма әдәбиятның үсүен чыннан да телибез икон, моны усал принципиаль, таләпчең тәнкыйтьтән башка »шпи елмаячак- быз Билгеле, тәнкыйть итү белен кирәгеннән тыш мавыгу, артык тупаслык, юри күпертү до ярамый Партия безне сәнгать байлыклары тудыручыларга карета мгътибарч лы булырга чакыра. 1ик кимчелекләргә күз йоммый-а, объективлыкка «ыяног итмкРАФАЭЛЬ КОС1АФИИ ф JQIJKlJlITbKO — ТЭИКЫИТЬ мо гене. М. Горький, әдәбият өлкәсенә таза нервлы кешелар килергә тиеш, дитви. Ак куллы кешеләргә әдәбият тирәсендә эш юк. , Шундый хәлне күз алдына китерик. Характеры йомшак булгангамы, әллә автор белән мөнәсәбәтен бозарга теләмичәме, тәнкыйтьче күренеп торган йомшак әсәрне мактап чыкты, ди. Моның белән ул дус язучысының күңелен күреп кенә калмый, о күп меңләрчә укучыларны да аптырашта калдыра. Телисеңме-юкмы, алар нәкъ шулай язарга кирәк икән дип, бу әсәрдән үрнәк алырга мөмкин икән дип уйлаячаклар. Бу шулай ук яшь һәм башлап язучы авторларны ялгыш юлга кертәчәк. Тәнкыйтьне хаклы рәвештә давыллы китап диңгезендәге лоцманга тиңләгән нәшрият, газета-журнал кешеләре дә әнә шундыйрак язмаларга юнәлеш тота башлыйлар, башкаларын, әлеге калыпка туры килмәстәйләрен, хәтта талантлы язылган булсалар да, уздырмыйлар Хәтта әсәренең йомшак якларын әйбәт белүенә карамастан, автор үзе дә, болай язсан да ярый икән, дигән фикер белән килешә башлый. Билгеле, мин буяуларны куертыбрак җибәрдем. Бер рецензия, бер тәнкыйтьченең ялгышы гына мондый ук куркынып тудыра алмый алуын. Әмма бөтен тәнкыйть бергә тотынса, моны эшләргә мөмкин Менә ни өчен без тәнкыйтьнең ролен күтәрү, аның әдәбият һәм җәмгыять каршында җаваплылыгын үстерү турында кайгырытабыз да. Әгәр соңгы ике-өч ел эчендә матбугатта чыккан рецензияләрне рәттән укы> : башласаң, критерийларның анык булмавы, фикерләрнең бер төрлелеге күзгә аеручг нык ташлана, һәр китапта, аның иң талантлы язылганында да. аерым кимчелекләр i табарга мөмкин, һәм, киресенчә, начар, алама эшләнгән китапта да теләгәндә нин- ; дидер уңышлы якларны табарга була. Әгәр рецензент этикет саклау, автор белә» : әйбәт мөнәсәбәтләрне саклау турында гына кайгырта икән, ул чагында начар китаг i белән яхшы китап арасындагы чикләр бөтенләй югалачак. Билгеле, бөтенесен дә бер чыбыктан сөрергә ярамый. Бездә әдәбиятның үзенчәлеген аңларлык, һәр яңа әсәрнең әдәбиятка нинди яңалык алып килүен дөрес чамаларлык, шуны аңлатып бирерлек. укучьҢга авторның катлаулы образлар системасын аңларга ярдәм итәрлек сәләтле тәнкыйтьчеләр дә бар. Узган 1971 елда басылып чыккан рецензияләр арасыннан минем үземә М. Мәһдиевнең - Чишелеш нульгә бетми» (-Казан утлары» журналы. 1971 ел. 7 сан.) исемле рецензиясе аеруча ошады. Акыллы объектив, гадел һәм таләпчән язылган рецензия. Рецензент А. Ганиев иҗатының көчле якларын да. кимчелекләрен дә дөрес күрсәтә, аның иҗаты хакында дөрес булмаган караш әйтүче кешеләр белән дә урынлы бәхәсләшә. Ф. Миннуллии- ның яшь прозаиклардан М. Маликова, Р. Кәрамиеө иҗатларына багышланган рецензияләре үзләренең пафослары, логикалы фикерләре һәм эстетик тыгызлыклары белән аерылып торалар. Ш. Әхмәдуллинның Р. Харисов һәм Э. Мөэминоваларның шигъри җыентыкларына карата язылган рецензияләрендә дә авторның үз йөзе, аның әдәбиятка керткән өлеше турында конкрет, төпле фикер әйтелә. Шундый рецензияләрдән башка әдәби организмның нормаль яшәвен һөм үсүен күз алдына китерүе дә кыен. ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ СӘНГАТЬЧӘ ЭЗЛӘНҮ Узган ел мин Балтик буе тәнкыйтьчеләренең Ригада уздырылган региональ киңәшмәсендә катнаштым. Анда, башка күп мәсьәләләр белән бергә, тәнкыйтьнең сәнгатьчә эзләнү процессында катнашуы хакында да сүз булды. Соңгы елларда Балтик буе әдәбиятларында эчке монологка корылган роман формасы зур үсеш алган. Киңәшмәдә катнашучылар бу жанрның үсеш мөмкинлекләре һәм бу өлкәдәге аерым кимчелекләр турында сөйләделәр. Байтак тәнкыйтьчеләрнең чыгышы әдәбияттагы интеллектуализм мәсьәләләренә багышланган иде. Шул чыгышларны тыңлаганда, мин үзебезнең татар әдәбияты турында уйланып утырдым. Без алардан шактый артта барабыз икән. Безнең роман, повестьларны эстон, бигрәк тә литва язучыларының әсәрләре белән чагыштыра башласаң, безнең романнарның күп сүзле, озын булуын тагын да ачыграк сизәсең, безнең язучыларның пөхтә һәм динамик композиция төзи белмәүләре, сәнгатьчә сурәтләү чараларының Ярлилыгы тагын да ныграк күзгә ташлана А. Гыйләҗевның «Урамнар артында «шел болын» романын, мәсәлән. Микогас Слуцкисның «Ашкыну» («Жажда») исемле рома-ы белән янәшә куеп карау кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирер иде. һәр ике роман бүгенге заманга багышланган, икесенең дә төп геройлары — журналистлар. Тематик уртаклык та бар. Ләкин Слуцкие романы бөтенсоюз күләмендә яңырыи алды. А. Гыйләҗев әсәре исә шундый ук киң яңгыраш ала алмады. Моның сере нәрсәдә? Безгә, тәнкыйтьчеләргә, уйлап, чагыштырып карау өчен бии җитди һәм “ гыйбрәтле мәсьәлә бу Кызганычка каршы, безнең тәнкыйть язучыларның яңалык эзләү өлкәсендәге 5 адымнарын тиешенчә хупламый, ирешелгәннәр белән килешү канәгатьләнү ягьндзрак д тора. Хәлбуки, даими һәм киеренке тсетә иҗади эзләнүләрдән башка әдәбият үсә алмый. Әдәби иҗат эше агымга каршы йөзү белән бер. аз гына тукталдыңмы. 3 ул сине артка, түбәнгә алып китәчәк. Партиянең XXIV съездында Л И Брежчлз — партия безнең художникларның социалистик реализм методына таянып алып бар- ± ган эзләнүләрен хуплый, ул форма һәм стиль төрлелегенә зур әһәмият бирә, f диде. т Бу яктан безноң поэзиянең эшләре әйбәтрәк хэпдә Минем уемча, безнең шз- . гыйрьләр, аеруча яшьләр, прозаикларга караганда, яңа алымнарны актиярак эзлиләр. уйлау рәвешләре буенча эаманчарак, үзенчәлеклерәк һәм интеллектуал»рәк 2 күренәләр Берничә еллар элек поэзиядәге традиция һәм новатоолык мәсьәләләре А турында кайнар бәхәсләр булып алды Үкенечкә каршы, сүз күбрәк бер мәсьәлә < тирәсендә барды татар поэзиясендә ак яки ирекле шигырь яшәргә хаклымы, юкмы? “ Берәүләр яңача язарга омтылыш ясаган һәр шагыйрьне үтерел мактадылар. Икен- О челере исә, киресенчә, аларны бөтенләй кире кактылар. Хәзер бәхәс сүрелда һәм 7 бик гади хакыйкать а»ыклаиды; эш формада түгел, ә эчтәлектә икән Үтә заманча -° стильдә дә баналь һәм тупас шигырьләр яззрга, традицион калып белән дә үлемсез әсәрләр тудырырга мөмкин. < Шушы уңайдан минем тагын бер нәрсәгә — бездәге бәхәс алып бару культуре- сы турындагы мәсьәләгә тукталасым килә Дәресен әйтик, без әле чын мәгънәсен- о. дә фәнни, матур итеп бәхәсләшә белмибез. Безнең бәхәс я чукраклар талашын хәтерләтә һәркем үзенекен генә тәкрарлый, башкалар сүзен ишетми дә. колак та салмый. (Поэзиядә Тукай һәм Җәлил традицияләре турындагы бәхәс, мәсәлән, шу- лайрак барды.) Яки ничек булса да оппонентның шәхесен кимсетергә, аны мыскылларга тотына. Я булмаса. безнең бәхәсләр, утынсыз яндырылган учак кебек, кабыныр- кабынмас сүнеп калалар. («Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә драматургиягә багышланган бәхәс шулай сүнде.) Күрәсең, әдәби бәхәсләр нәтиҗәле үтсен өчен, беренчедән, бәхәснең тол мәсьәләсен һәм темасын дерос сайларга, икенчедән, оригиналь фикер йөртерлек катнашучылар тартырга, өченчедән, фикер алышуның борышын оста оештыра белергә кирәктер. Яңа форма һем алымнар эзләү тәнкыйтьчеләрнең үзләренә до карый. Яшермик, безнең тәнкыйть (сүз бер татар тәнкыйте турында гына бармый, билгеле) жанр һәм стиль төрлелеге белән мактана алмый. Ниндидер шаблон, төссез-йөэсеэ рецензия калыбы формалашты: башта китапның уңай яклары саналып чыгыла, аннан кимчелекләре күрсәтелә, ахырдан омтимистик рухтагы гомуми нәтиҗә ясала Бездәге күп рецензияләр, ахырларында терле имзалар торуга карамастан, бер кул белән, шактый коры һәм артык сак, әллә ни кызыклы булмаган бер үк кеше тарафыннан язылган төслерәк тәэсир калдыралар Еш кына тәнкыйтьчене нәрсә борчый һәм дулкынландыра икәнен аның нәрсәгә йөрәге әрнүен чамалап булмый. Безнең күп кенә рецензия һем тәнкыйть мәкаләләренә социаль яңгыраш публицистик пафос, фикер ачыклыгы һәм форма төгәллеге җитми Ө б»т салкын акыл, тупас тел белен язылган тәнкыйть мәкаләләренең ышандыру куәте дә тәэсир кече дә әллә ни зуо булмый. Ирекле формада, укылган әсәр турында уйлану тесенде язылган рецензияләр. рецензия-фельетоннар (соңгысы 30 нчы елларда шактый актив булган), полемик рецензияләр, әдәби портрет рәвешендә язылган рецензияләр бәтеилей очрамый диярлек Күрәсең, безгә үзебезнең тәнкыйть арсеналын төрлеләндерү һем баа-ү турында җитдирәк уйланырга киректар. Бүгенге татар тәнкыйтендәге иң кЫен мәсьәләләрнең берсе — методологи» мәсьәләсе. Билгеле булганча, марксистик-ленинчыл тәнкыйтьнең иң кечле коралы — социаль-эстетик анализ. Без исә бу корал белән һаман тиешенчә эш итә белмибез. Әдәби әсәр еш кына эчтәлеге һәм анда күтәрелгән социаль мәсьәләләр ягыннан гына, я форма җәһәтеннән генә анализлана. Иң яхшы дигән очракта да безнең тәнкыйть әдәби күренешләргә бәя бирергә мөмкин, ләкин ул тормышка үтә кыюсыз керә, чынбарлыкны аның революцион үсешендә тикшерергә омтылыш ясамый. Әйтик, һ. Мәхмүтовның «Казан утлары» журналының 1971 елгы 2 санында басылган «Сәет Шәкүров драмалары» исемле мәкаләсе беренче карашка шактый тирән һәм төпле язылган төсле. Ләкин автор драматургия материалы белән генә чикләнә, бу драмаларда чагылган чынбарлыкның үзенә мөрәҗәгать итми. Ә шундый янәшә куеп карауларның мәкалә авторына файдасы тими калмас иде, ул Шәкүров пьесаларындагы аерым ситуацияләрнең уйлап чыгарылган булуын, кайбер образ һәм положениеләрнең әсәрдән-әсәргә күчеп йөрүләрен күрер иде. Безнең тәнкыйтьтә язучыларның иҗат портретлары бөтенләй югалды диярлек. Алар урынын төче телле юбилей мәкаләләре ала бара {шунысын әйтергә кирәч, чын тәнкыйть мәкаләләреннән аермалы буларак, юбилеи материаллары «Казан утларымның һәр санында басыла, кайбер саннарда хәтта берьюлы 3—4 юбилей мәкаләсе чыга). Проблемалы мәкаләләр урынын артык тирән булмаган, еллык күзәтү характерында язылган докладлар ала бара. Н. Дәүлинең 1970 елгы поэзиягә багышланган «Бизәк өчен түгел, кирәк өчен» исемле мәкаләсе, мәсәлән, шуның бер үрнәге. Болай мәкалә пафос, сугышчан рух белән язылган, 1970 ел поэзиясен шактый киң.иңли. Ләкин мәкаләгә тирәнлек һәм дәлил көче җитми. Кызганычка каршы, бездә, анализлы тәнкыйтькә караганда, билге, бәя куя торган тәнкыйть өстенлек итә. Бу исә тәнкыйтьнең йогынты ясау колачын тарайта, аның хәрәкәт көче язучылар, әдәби даирәләр белән чикләнә. ЯЗУЧЫ ТӘНКЫЙТЬЧЕ РОЛЕНДӘ Шушы мәкаләне язарга җыенганда мин байтак язучылардан: «Соңгы еллардагы нинди тәнкыйть мәкаләсе һәм. рецензияләр исегездә калган? Кай ягы белән исегездә калгон?» — дип сорадым. Җаваплар төрлечә булды. Шулай да мин сөйләшкән кешеләрнең күбесе танылган прозаик Фатих Хөсни исемен атады, Аның «Социалистик Татарстан» газетасында басылган «Талантлар һәм ияреп йөрүчеләр», «Шунда, тын елга буенда» исемле мәкаләләре, моннан берничә еллар элек «Казан утлары» журналында чыккан «Кайда сез, олы язмышлар?» дигән мәкаләсе күпләрнең хәтеренә уелып калган. Ф Хөснинең мәкалә һәм рецензияләре кайнар рух, күтәргән идеяләре, гаҗәеп шәп, җырлап торган теле белән аерылып торалар. Аларны хәтта безне, тәнкыйтьчеләрне, гаепләү өчен үрнәк итеп тә китерәләр: янәсе, үзе тәнкыйтьче дә1 , түгел, ә кайбер тәнкыйтьчеләргә караганда шәбрәк яза. Андый кешеләргә мин болайрак дип җавап бирер идем: әгәр тәнкыйтьче шигырь, пьеса яки роман яза икән, аның язганнары хакында тәнкыйтьче итеп карап түгел, ә шагыйрь, драматург яки прозаикка куела торган таләпләрдән чыгып хөкем йөртергә кирәк. Тәнкыйть мәкаләсе язарга алынган шагыйрь яки прозаик турында да шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин. Әйтик, Сибгать Хәким, шигырьләре кебек үк, гаять эмоциональ, үткен-һәм шигьри яңгырашлы мәкаләләр язып килә. Әмма алар, барыннан дэ бигрәк, тәнкыйть мәкаләләре, алар бездәге тәнкыйть фикерен үстерәләр. Күптән вүгел китап кибетләренә М. Әмирнең «Чзебеэ турында» исемле әдәби-тәнкынть мәкаләләре җыентыгы чыкты. Аларны рәттән укыганда безнең күз алдыннан соңгы ун ел эчендәге-әдәби хәрәкәт уза. Аерыммәсьәләләр буенча М. Әмир белән килешмәскә. ниндидер мәсьәләләр хакында бәхәсләшергә мөмкин, әмма бер нәрсә бәхәссез: күренекле прозаик. Мирсәй Әмир^соңсы елларда әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив һәм нәтиҗәле эшләгән, әдәбияттагы сәламәт һәм тормышчан башлангычларны үстерү, социалистик реализм' принципларының-сафлыгы һәм ныклыгы өчен көрәшкән. Шагыйрь Равил Фәйзуплнииың Гамил Афзал иҗаты турымдагы мәкаләсе дә күплорнең хәтерендә. Күп кенә юбилей мәкаләләреннән аермалы буларак, автор ш> гыйронен кабатланмас иҗат йөзен, Г. Афзал шигырьләренең аерылып торган сыйфатларын ачар: а тырыша. Шәйхи Маннурның бүгенге поэзия мәсьәләләренә багыш* лаиган мәкаләсен шулай ук мактап телгә алалар Әдәби тәнкыйть мәкаләсе чыгарган һәр язучы тәнкыйтьче буларак чыгыш ясый шуңа күрә «Ул бнт профессиональ ♦ тәнкыйтьче түгел, аннан нәрсә көтәсең»,— дип сөйләнүләр урынсыз. Ә бездә виды» - хәлләр булгалап тора. Берничә ел элек «Казан утлары» журналы «Шагыйрь турында — шагыйрь* х исемле яңа рубрика керткем иде Иң изге имятләр белән әлбәттә Шагыйр* үз иптә- -. шеиең китабын, теләсә кемгә караганда да нечкәрәк яхшырак бәяли, аның иҗат лабораториясенә керә ала, яңа поэтик күренеш турымда укучыларга әйбәтрәк аңлата о ала Узган ел. мәсәлән, бу рубрика астында М Садриның ике чыгышы басылган. j Беренчесе күлне вәгъдә игәрлек эур исем белән чыккан «Нури Арсланов портретына - берничә сызма» («Казан утлары» журналы 1971 ел. 3 сан) Әмма кызганычка каршы, 5 автор Нури Арсланов иҗатына хас тол үзен гәлакләрие түгел, хәтта аның әсәрле- * ренең, һич югы, кайбер үзенчәлекләрен генә дә ача алмаган Бу кызыклы шагыйрь " әсәрләрен күзәтел баручылар ышанырлар соңгы елларда Н Арсланов үз иҗатым ф да кителмәгән сикереш исады Ул электән үч югары культуралы, әдәби телгә сизгер = аның белән сак эш итә белүче шагыйрь иде Әмма аның ши-ырьләренә чын кам- - нарлык, колач киңлеге һәм рух күтәренкелеге җитенкерәми иде Соңгы елларда Ә иҗаг иткән шигырьләре Нури Ар-.лановны татар оэзиясенек беренче сафына чы- и гарды. Аның бүгенге шигырьләре югары гражданлык пафосы, фикер һәм хис ти- рәнлегө, ниндидер эчке херлек һәм иркенлек белән аерылып торалар Җыйнап кына 2 әйткәндә, соңгы елларда Н. Арсланов шигъриятенә шәрык акылы өстәлде М Садри _ мәкаләсендә әнә шул яңалыкны, сыйфат сикерешен, соңгы елларда шаыирь и җот ы — нинди үтемчелекләр белән баюын ачарга хәтта омтылыш та юк Шагыйрьнең иҗат * иеэе турында ул. мәсәлән, моидынрак җөмләләр белән сейпи «Берничә ел буена күп кеч салып шагыйрь «Егет яуда сыналыр» дигән эпик әсәр < ЯЗДЫ Ул иҗатында искиткеч активлык күрсәтә.. Шагыйрьнең тәрҗемә елкәсеидә - де күп хшләвен әйтергә кирәк Угыз ел буона дәүләт эшендә эшләп утыз ел буена иҗатыңны актив дәвам иттерү—бу үзе бер батырлык» һ. б Ләкин бит чын шигъриятнең кыйммәте шагыйрьнең күлме әсәр язуы, теге яки бу әсәр естемдо күпмә эшләве белем бил вләнми Биредә, башка теләсә кайсы елкогә карагайда да, сыйфат, практик нәтиҗә меһим Шулай да була, шагыйрь бөтенләй кеч куймый аңа әсәр яза. аның шул әсәре милли поэзиянең атый фоидынз керергә мемкии. һәм киресенчә дә була, берәр чакрымнан тир исе аңкып торган озын поэмалар әдәбиятны берни белен дә баетмыйлар олай гына да түгел, аңа зыян китерелер Мәсьәләгә бу рәвешме якын килү бер М Садриго гына түгел, безнең күбебезгә хас Каймакта талант дәрәҗәсе буенча бик ургача, әмма күл вза торгач шагыйрь кител арты китап чыгара Башта тәнкыйть аңа игътибар итми, ченки тегенең тиргәр җире дә. моктэр урыны да юк. Еллар уэа тора, моның юбилее килеп җитә Язучылар союзы идарәсе түгәрәк даганы билгеләп узарга була, редакцияләргә тиешле кәгазьләр җибәрелә Менә шул чак шагыйрьме «әдәбиятта күп эшләгәне- фәлән мең юл шигырь язганы Ә'<ен мактый башлыйбыз... М Садриның икенче мәкаләсе Әдип Меликов иҗатына багышланган Ул «Көчле ихтыяр җырчысы» дип атала («Каэаи утлары» журналы 1971 ел. 7 сан) Бетенләи башка пландагы бетенләи бүген характердагы бу шагыйрь хакында да ул шул ук сүзләрне кабатлый диярлек Икенче бер елкән язучы белән булган әңгәмә хәтергә төшә Мин аңардан .Нигә СмңГы вакытларда тәнкыйть мәкаләләре һәм рецеихиаләр вэмыйСызТ».— дип сорадым «Беләсезме. диде ул,— яшьлектә бәз Һеммәбеэ де бер-беробезмең әсәрләренә мека ла |,ам рецензияләр яэа идек. Ул чагында тәнкыйтьчеләр аз «де еларның безнең х.хкти язганнарын кәгеп тора алмадык Ошаганын мактадык, ошамаганым кайнарланып сүктек Хәзер исе хәлләр үэтәрдо Тәнкыйтьчеләр буа буарлык. Барысы де диярлек кандидатлар, я докторлар. Тәнкыйтьнең методологиясе үсте, аның эстетм арсеналы баеды Мондый шартларда — Дип тәмамлады ул сүзен — мин вшь чактагы кебек җиңеллек белей тәнкыйть жанрына югынырга җеръет итмим» Минемчә, тәнкыйть мәкаләләре белән әдәби хәрәкәткә катнашудан баш тартыл, ул дәрес эшләми. Ләкин аның сүзләрендә дөреслек тә бар Күрәсең, биредә таләп ике яклы булырга тиеш: тәнкыйть мәкаләләре язарга алынган шагыйрь яки прозаиктан без фәнни тирәнлек һәм тәфсилле анализ таләп итәргә хаклы, алар, үз чиратында, тәнкыйтьчеләрдән тел һәм стиль төзеклеге һәм мавыктыргыч итеп яза белү таләп итәргә тиешләр. Шул таләпләрнең бергә кушылуында, синтезында мин әдәби тәнкыйть фикеренең уңышлы үсә алу юлын күрәм. ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ НӘШРИЯТ Укучылар белән очрашу вакытында миңа шундый сорау бирделәр: — Нәшриятта яки журналда нинди дә булса яңа әсәр басыла Ахырдан берәр тәнкыйтьче тота да шуны пыран-заран китерә. Ничек аңларга моны? Башкача эшләп булмыймыни? Әйтик, алдан ук әсәрне әлеге тәнкыйтьченең үзенә яки башка берәүгә биреп укытырга, кимчелекләрен бергәләп төзәтергә. Шул чагында укучыларга да яхшырак булыр, тәнкыйтьчеләргә дә мәшәкатьләнәсе калмас иде... Күпмедер дәрәҗәдә укучы, һичшиксез, хаклы: бездә, чыннан да, төссез, йомшак әсәрләр шактый күп чыга әле. Өлкән язучылар: «Утызынчы елларда яңа әсәр тәмамлаган кеше иң элек аны каләмдәш дуслары янына күтәреп килә иде»,— дип сөйлиләр Яңа әсәр секция утырышларында гына тикшерелеп калмаган, идарә утырышларына да куелган. Хәзер секция утырышларында, кагыйдә буларак, яшь һәм башлап язучыларның гына әсәрләре тикшерелә, анда да нәшриятның тематик планына кертү өчен кирәк булганда гына. Идарә утырышларына турыдан-туры иҗат эшенә карамаган мәсьәләләр шул тикле күп куела, анда яңа кулъязма уку түгел, укылган әйбер турысында сөйләшергә дә вакыт калмый. Нәшриятта кулъязмаларга эчке рецензия язу эше әле һаман тиешле югарылыкка куелмаган. Берничә ел элек А. Яхинның «Начар кигап ничек дөнья күрә7» исемле мәкаләсе чыккан иде Анда ул нәшриятта чыга торган китапларга язылган рецензияләрнең түбән сыйфатлы булуларын бик дәлилле итеп ачкан иде. Аннан бирле хәлләр әллә ни үзгәрмәде. Күптән түгел тәнкыйть секциясендә без яшь тәнкыйтьче Т. Галиуллинның кулъязма җыентыгын тикшердек. Тикшерү барышында шул нәрсә ачыкланды: нәшрият аның җыентыгын эчке рецензия өчен тәнкыйтьченең кулъязмадагы мәкаләләрендә исеме бөтенләй телгә алынмаган шагыйрьгә биргән, ә соңгы нәтиҗә ясау өчен, кулъязманы тәнкыйтьченең мәкаләләрендә сүгелә торган редакторга биргән. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, эчке рецензент та, редактор да кулъязмага беравыздан тискәре бәя бирәләр. Секция катнашканнан соң гына мәсьәлә уңай якка хәл ителде кебек. Әлегә хәтле эчке рецензентның кемлеге кешегә белдерелми, сер булып кала иде. Билгеле, бу да мәгълүм бер роль уйнагандыр. Кызык кына килеп чыга: һәр яңа китапта аның редакторы, корректоры, хәтта художество редакторы күрсәтелә, ә эчке рецензентларының, китапка яшел урам ачкан кешеләрнең исемнәре билгесезлек томаны эчендә кала Әгәр китапта аңа эчке рецензия язган кешенең дә исем-фами- лиясе күрсәтелсә, бу эчке рецензия эшенә җаваплырак карарга өйрәтер иде. Бу катлаулы эш түгел Киләчәктә нәшрият бу мәсьәләне юлга салачак икән диләр. Кабатлап әйтәм, бездән үз хуҗалыгыбызны тәртипкә салуны таләп итүе белән укучы хаклы. Шуның белән бергә, әлеге укучының сүзләрендә әдәби тәнкыйтьнең бурычларын аңлап бетермәү дә сизелә. Тәнкыйтьче «ярый*, ярамый» дип печать сугып утыручы контролер түгел. Хәтта нәшрият соравы буенча теге яки бу кулъязмага бәя бирергә алынганда да ул инде тәнкыйтьче түгел, эчке рецензент кына. Эчке рецензия тар даирә кешеләр, ягъни автор һәм нәшриятның 2—3 кешесе өчен языла. Тәнкыйть мәкаләсе исә, язучыны күздән төшермәстән, барыннан да бигрәк киң катлау укучылар өчен языла Шуңа күрә дә чын мәгънәсендәге тәнкыйть китап дөньяга чыкканнан соң, әлеге әсәрне башкалар белән янәшә куеп карау теләге тугач, китапның уңышлы һәм уңышсыз якларын бәяләү, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча уйлану фикер алышу ихтыяҗы тугач языла, Тәнкыйтьче судья түгел, ул әдәбиятның өстендә тормый, ә аның эчендә яши Әдәби тәнкыйтьче башкалар язганны гына бәяләп калмый үзе дә фәлсәфи, эстетик байлык тудыра. Белинский, Чернышевский Добролюбов. Ф. Әмирхан, Г Ибрэһимов Г. Нигьмәти шундый иҗатчылар булганнар. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, фәнни кыйммәте зур булган тәнкыйть хезмәтләре соңгы елларда байтак язылды Ләкин безнең китап нәшриятында тәнкыйть китаплары чыгаруга карагайда, деяие энә күзе аша үткәрү җиңелрәк 1972 елгы тематик планга күз салыйк. Аида йөздән артык әдәби китап бар Шулерның нибары икесе әдәби тәнкыйтькә һәм әдәбият белеменә карый Ике процент та туры килми бит Тәнкыйть секциясе нәшрият белән тыгызрак элемтә урнаштырырга тырышып карады. 1970 елда секция утырышларының берсендә без нәшриятның җаваплы җитәк челәре белән очраштык Сүз эчке рецензияләр, алариың сыйфатын күтәрү, бу эшкә әзерлеклерәк кешеләрне тарту кирәклеге һәм башка мәсьәләләр тирәсендә барды Секция утырышында халык өчен, культурабыз өчен кирәкле кулъязмалар телгә алын ды. Алар арасында Исмәгыйл ага Рәмиевнен энциклопедик характердагы әдәби сүзлеге дә бар иде. Кызганычка каршы, ул сүзләрнең күбесе нәтиҗәсез калды. Партиябезнең тәнкыйтьне үстерүгә кайгыртучаи карашы безне шатландыра Ләкин тәнкыйтьне үстерү ул. барыннан да элек, булган байлыкның кадерен белү аны дөньяга чыгару дигән сүз. Сүз аңа ташлама ясау түбәнрәк таләпләр кую турында түгел, марксистик-ленинчыл тәнкыйтьнең, социалистик реализм әдәбиятының аерылмас бер кисеге булган тәнкыйтьнең тормыштагы законлы урынын яклау турында бара