Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Зөлфәт Ерактагы гудок Тын көймәдә төнем янды минем, Бертукталмый акты агымсу, Бертуктамый төнге ярга түгел — Йөрәгемә какты агымсу. Поезд гудоклары офыкларның Аръягыннан һаман ишетелде: Поезд түгел, ә чор, гудок биреп, Л\ине читләп узды шикелле. Узды поезд, бер вагонда исә Минем урын китте — буш инде, Алда торган җәйләр — минсез җәйләр, Ап-ак кышлар — минсез кыш инде. Буш урыным... Шуңа янәшәдә Сөйгән ярым китте ялгызы. ...Тын көймәдә — монда мин берүзем Шыопы сызып челем кабыздым. Китте поезд, мин эшлисе эшләр, Мин йөрисе юллар киттеләр. Мин карыйсы күзләр, күрешкәндә Мин кысасы куллар киттеләр. Соң күперне чыкты поезд. Кире Кайтмас өчен күпер сүтелде: Минем гомер шаулы поезд булып Мине ташлап китте шикелле. Көне җиткәч китәр... Вагондагы Минем урын чыннан буш булыр. Тик мин сөйгән җәйләр кабатланыр! Мин сөйгәнчә ап-ак кыш булыр! Китсәм җирдән җаным сөйгән җирдән Яшәгәннән соң да мең гомер. Тормыш үзен шулай сөйгән өчен Гудок бирер, момсу гудок бирер Югалтканын әйтеп кемнедер... Очабыз Әрнү үтте, инде мин тыныч, Тик бу тынлык шундый куркыныч! Япа-ялгыз калган төннәрдә Мөмкин түгел аны җиңәргә! Өзгәләнә тынлык, сызлана: Соңгы сүзең җанда кузгала. Хәлең ничек? Бәлки, синең дә Япа-ялгыз калган төчеңдә Кубарылып хәтер төбеннән, Әзер килеш хәтта үлемгә. Ишетелер минем соңгы сүз?.. Әрнү үтте... Хәтер тынгысыз. Син әрнүдән качма, ялварам. Тыныч төннән, тыныч таңнардан Саклана күр, юкса, мин — тыныч, Тынлык әрнүдән дә куркыныч! Без очабыз шундый биектә һич әрнүсез, тыныч киңлектә! Без очабыз гүя парлашып... Ачылмаган ләкин Парашют. Нигә? ...Ә сехнәдә аккош һәлак булды. Караңгыда синең күзләрең Бер сорауга һаман, бер сорауга, Бер сорауга җавап эзләде. — Нигә? — дидең, мин дәшмәдем сиңа,.. Ничә еллар инде мин һаман Шул сорауга һаман, шул сорауга Җавап эзлим шушы дөньядан. Хәлдән таеп, кайнар таш өстендә Юл капчыгын салып иңемнән, Зур тауларга сорау биргәнем бар, Ә тауларның холкын мин беләм: Соравымны нәкъ шул килеш алар Кайтардылар кире үземә: — Нигә-ә-ә? — диде кыя, — Нигә? — диеп, Зәңгәр күлләр бакты күземә. Тузган палас сыман иске юллар, Тузаннарын җилләр кактылар. — Нигә?—диде юллар, — Нигә? — диеп, Җилләр исте, сулар актылар. Нигә синең гади күзләреңдә Ал болытлар йөзеп узалар? Нигә минем күкрәгемдә — эчтэ Үткер кылыч гүя кузгала? Вакыт Нигә яман төшләр күрә һәм сискәнеп һаман уяна? Ник үткәннәр һәр чак аңлаешлы, Ә киләчәк һаман томанда? — Нигә? — диеп, бөркет очты күктә, — Нигә? — диеп, былбыл сайрады. ...Без үзебез, бәлки, табигатьнең Үз-үзенә биргән соравы? Ә сәхнәдә аккош һәлак булды, Карашында шундый таныш моң! — Юк, син түгел, синең күзләр белән Карый гүя миңа язмышым... Әхмәт Рашитов Күңел бөреләре Каңгылдаша казлар, каңгылдаша. Каңгылдашыр чагы казларның; Иркә бәбкә булып сабый казлар Тәпи басты тагын язларын. Яшәү әле, димәк, дәвам итә, Урап килеп әллә кайдан да; Кышкы сагышларны ташлап иңнән, Атылам мин кабат мәйданга. Күкрәгемдә — ташкын. Бәйгеләрне Сагынып кеткән чагы йерәкнең; Аңа давыл, зилзиләләр кирәк. Яну кирәк. Тынлык кирәкми, һун атлары сыман җилеп кенә Эһ дигәнче узып китә бит! — Яз яз инде — Эшне кызу тота; Егет булсаң—елгер, Куып җит. Язны мактап казлар каңгылдаша — Яшәү, димәк, яңа ярларда; Уяналар күңел бөреләре, Ил ирләрен чакырып яуларга. Шыта хисләр, яңа бәхет яулап. Шыта орлык, кояш, дым даулап; Вәгъдә итә бәрәкәтле туфрак, Көшелләрен аның тау-таулап. Яшәү мәңге дәвам итсен өчен Көйли дөнья, көйли моң-сазын; Язлар килә җиргә. Ә һәрбер яз Якынайта илнең зур язын. Эрнесто Че Гевара истәлегенә КПССның XXIV съезды делегатлары соңгы биш ел эчендә вафат булган революцион эшлеклеләрне бер минут тын торып искә алдылар. (Газеталардан) Тирән хәсрәт белән искә алыйк үлгәннәрне — Югалтулар ачысын татысын һәр йерәк; Тирән хөрмәт белән искә алыйк үлгәннәрне — Бу — үлгәннәргә түгел, тереләргә кирәк. Бер минут тынлык эчендә Съездлар сарае — Күпме багыр киткән көрәшчеләр сафыннан; Сьерра-Маэстрода җиңгән барбудослардан Гевараның да ялкынлы авазы тынган. Эрнесто, Эрнесто, океаннар кичеп ерактан Килгән идең син Казанга, теләктәшләр янына; Очраштык синең белән бөтенләй башка залда — Җәлил өендә... «Шүрәле»не тыңлаганда. Сокланган идең син күгебез аязлыгына, Каһарман кешеләрнең Эшенә... Ялына... ...һәм менә исемең синең Азатлык мәркәзендә Бүген кайгы-сагыш белән телгә алына. Туктагыз каннар коюдан, юлбасар янкилар, Социализмның дөньяга әйтер сүзе бар; Кызыл байрак тотып ул яңа офыклар яулый, Богауларын ыргыта Көнбатыш ярымшар. Корриданы хәтерләтә көрәш мәйданнары, Безнең канга манчылган алсу әләмнәргә Капитал үгезе ничек кенә ташланмасын — Җиңү барыбер җирне гөл итәр адәмнәргә. Күтәрелә, әнә, Чили... Перу — трибунада... һәм кичәге колларны алкышлыйлар бар да. Ә Данко йерәгөн тотып, туар таңнарга таба ҮлелАсез үлгәннәр атлый тыгыз сафларда. Фәннур Сафин Замандаш сүзләре Иңнәремә авыр нужа салып, яуга каршы китте әтиләр. Салкын җилләр бәреп күкрәкләргә* — Алар кайтмас...— диеп әйттеләр. Кайтуларын, бәлки, күрербез, дип. каеннарга мендек сарылып. ...Яшь хыяллар ташка бәрелгәндә кулыбыздан тотты сабырлык... Тәндә КанкайI каны уйнаганга ярсып чыктык озын юлларга. Юл күмелгән, көмеш җәя төсле. яңа айдан яуган нурларга. Без, мөгаен, айлы юллар буйлап ал таңнарга кадәр барырбыз... Кала төзергәме? Илме? Җирме^ — Кайнап торган ярсу чагыбыз! Әнкәй!.. Бер клнд»лект9ч Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй! Үз телем бар, рәхмәт, әнкәй! Дөньяларда ямьнәр табып, дулкынланып, ярсып-янып, яшәү шундый рәхәт, әнкәй,— барысы өчен рәхмәт, әнке.й! I Канкаях —Е. Пугач*» б*л*н 6«ш «>т*рг*н татарларның башлыгы Ризык биргән, гомереннән өзеп биргән шул ук әнкәй... Ләкин бөтен рәхмәтләрне ничек әйтик?.. Син юк, әнкәй... Кеше Кем өчендер, бәлки, бәхет, ә кемгәдер кайгымын. Кем беләндер кавышырмын, кемнәрдәндер калырмын. Җир шарында басып торам кеше булып, зур булып. Шул ук җиргә ята алам кем өчендер юл булып. Мин кемнеңдер ышанычы һәм кемнеңдер дәвамы. Утлы таулар тотып киләм Уятырга даланы. Сагынам Таҗ-тәхетсез падишадай булам читтә ялгыз калгач чагымда. Кояшларга карап елмаям мин, сары айга карап сагынам... Тентүләрдә туздырылган йорттай тәртипсез уй түгел башымда,— ераклардан җәһәт кенә килеп, син торасың кебек каршымда! Мин каладан авылыма таба сузылып киткән юлга күз атам. Тәрәзәмне ачып, уйларымны Туган якларыма озатам... Ак күгәрчен булып оча хыял Иң бәхетле узган чагыма... Кояшларга карап елмаям мин, сары айга карап сагынам... Өметне тиз өзә торган түгел без. Егет ялгыз калса ләкин — күңелсез. Ак күлмәкле кызлар керә төшләргә. Ничек төштән өнгә сикереп төшәргә?! Гел кояшлы язлар гына күңелдә. Ничек көздән язга сикереп керергә?! Авырганда Яңгыр, яңгыр ява, яңгыр! Туган як яңгырлары! Агып китәр урамымның чүп-чары, кайгылары!.. Бер чынаяк яңгыр җыеп алып кердең, бер генәм! Тулды яңгыр исе белән бәләкәй генә бүлмәм... Күрәсеңме, «кая карыйм?» дигән кебек җилләрдә сары калфаклы көнбагыш кояш эзләп тирбәлә... Шул көнбагыш шикелле мин, ометем югалтканда, бөр чынаяк шатлык бирдең, кояш бирдең, кыз бала! Күрәсеңме, мин елмаям, күрәсеңме, мин келәм! Телисеңме, урамнардан яңгыр булып йөгерәм! Нишләттең Туган якның арыш басулары, киң болыннар шундый кадерле!. Иделемә карыйм, күзләремне алалмыйча таңга кадәрле... Йөрәгемне нидер чәнчеп ала, алтын көннәремне сагынам... Керфектәге утлар аша багам алсуланган офык ягына... —Тыныч кына гомер киччән чакта шатлык-кайгыларны ишәйттең; күкрәгемдә йөрәк барын тоям!..— Мәхәббәт, син мине нишләттең?!.