Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Бар да таныш... Бар да таныш. Инде әйтеләсе Беткән, дисең, күптән әйтелеп. Шулай! Раслагандай моны, күктән карый Мәңге җансыз, гамьсез ай келеп. Бар да таныш. Инде суынылган. Хисләр ярым-йорты, томанлы. Көше, ахры, тормыш таный-таный Суыныр, сүнәр өчен тугандыр. Бар да таныш. Фәлсәфәләр инде Бакыр акча кебек шомарган. Тормыш сәхнәсендә син — үзешчән, Юанырга кала шуңардан. Бар да таныш. Ләкин кинәт менә Гел юк кына таныш нәрсәгә Яңа күргән кебөк, исең китеп Карыйсың да... Челпәрәмә килә фәлсәфәң! Бөтерелә башлый уй давылы, Күкрәгеңә сыймый хисләрең. Син яшәрдең, син гел яңа кеше, Син янасың, әллә нишләдең. Бар да таныш? Булмый торсын әле1 Мин кычкырам бөтен дөньяга: — Җиргә күпме кеше килә-китә. Тормыш барыбер кала өр-яңа! Мин яңадан янам, куанам... Чорлар хакында Булган Җирнең, булган Таш гасыры, Бронза чоры булган, Тимере, һәрбер чо-рның сугышлары булган, Кем әйтмешли, Муены асларына кмлгере! Безгә туры килде Атом чоры, Күрдек Хиросима шәүләсен. Җир, бу синең соңгы җырың әллә, Ахырзаманмы бу әллә соң? Юк, ышанмыйм! Әкиятләрдә шешәсеннән чыккан Гыйфритләрне җиңә алучы, Ә тормышта Атом атлы җенгә, Авызлыклап, йөгән салучы Гали зат — ул гади Кешедер. Атом чорын Җирдә Алтын чорга Әйләндерү — аның эшедер. Таш гасырда кулына таш алуы Бары шуның, шуның өчендер. Мин ышанам! Тургайлар Кайда барма, җыр да җыр монда. Мин уяндым тургай җырына. Тургай җыры... Кайдан инде бу? Төзелеш шавы, чыңы... Әллә соңгы, Әллә соңгы тургай инде бу? Төн уртасы иде. Арып-талып, Мин йокларга яттым бик соңлап. Ә күршедә кирпеч бушаттылар, Дөнья торды чынлап чыңчыңлап. Төзелеш шавы, төзелеш чыңы белән Изрәгәнмен икән мин— бәндә! Йоклаганмын, Тургай кебек кызлар Төн буена эшләп йөргәндә. Тургай җыры уяттымы диеп, Кояш белән торсам, ашкынып — Тургай җырларыннан аһәңлерәк Кызлар җырын тыңлый ак болыт! Тургай ялгыз, тургай биек була. Кайда икән, дисәм, ул тургай? — Ак болытка ашкан зур кранда Таң җырларын җырлап утыра, эй! Кайда барма, җыр да җыр монда. Мин уяндым тургай җырына. Меңнәр арасыннан табышырга Юкса инде кем кушкан бәзгә? Юл читендә зәгыйфь учак күрел. Тик очраклы очрашканбыз да — Күзләр ял сораган. Туктаганбыз һәм әйткәнбез: Дөнья, бар, йөгер. Без калабыз эле. Икәү булгач. Бер мизгелең бәзгә бер гомер. Дөнья агышында кинәт шулай Туры килгән безнең тукталыш. Кирәк булган безгә Күздэн-күзгә Сүнмәс-сүрелмәслек ут салыш. Сүнмәссүрелмәслөк уртак учак. Уртак табын... Ләкин мин белом: Дөнья өчен мизгел бер гомердә Күзләреңнән туеп өлгермәм. Бер-беребезгә салган ике уттан Өченче ут инде кабынган. Өченче ут... Ул яңаны көтә... Кузгалырбыз, ахры, табыннан. Башка мизгел. Башка күзләр өчем. Ә бө.ч дөньө әйләнешендә Яңа юлга инде җыенабыз... Ут калдырып алар өчен дә. Кабырчыклар жыям, кабырчыклар — Диңгезләрдән түгел, инештән. Бала чаклар — энҗе табар чаклар... Ни кылансаң, бар да килешкән. — Агымсуда энҗе буламыни? Ул диңгездә үсә, тирәндә. Дулкын шавы, дулкын бәллүендә...— Зурлар миңа шулай дигәннәр. Күпне таптым, күпне югалттым мин Агымсудай еллар эчендә. Хыялдагы җем-җем энҗе хәзер Чагыла инде, чагыла чәчемдә. Тик барыбер кабырчыклар җыям, Диңгезләрдән түгел, инештән. Хыялдагы бөртек энҗе өчен Баш тартам мең алтын-көмештән. Минем энҗем — урман күлләрендә, Үзебезнең агымсуларда. Дөнья бәяләре җитми аңа, Эзлим һаман, эзлим шуңарга.