Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӨҺИММӘТ ЭЗ-ЗАМАН» КЕМ ӘСӘРЕ?

Әгәр әдәбиятыбызның бай тарихы, бигрәк тә аның борынгырак чорлары белән якыннан кызыксына башласак, без тормыш һәм иҗат юллары ныклап өйрәнелмәгән әдипләрне, шулай ук авторлары төгәл аныкланмаган әдәби әсәрләрне шактый очратырбыз. Халыкны әдәп, әхлак кагыйдәләренә өйрәтү максаты белән язылган «Мөһиммәт әз-заман» шундый әсәрләр рәтенә керсә кирәк. Безнец әдәбият фәнендә ул XVIII йөз шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни гә нисбәт итеп йөртелә. Мондый нәтиҗә нинди дәлилләргә нигезләнеп ясалган соң? Иң элек шуларны ачыклап үтик. 1889 елда Казанда «Мөһиммәт эз-заман* исемле бер шигырь китабы басылып чыга . 24 битле ул китапның титул битендә шундый аңлатма да була: «Габдерәхим әл-Утыз Имәнн хәзрәтләренең иҗат иткән хезмәтедер. Сәүдәгәр Мөхәммәтҗан бине Минһаҗетдин әл-Кәрими акчасына Казан шәһәрендә Вячеслав типографиясендә һиҗри белән 1309 елда (хәзерге ел исәбе белән 1889 елга туры килә — Ә. Ш.) бастырып чыгаруга әмер бирелеп, заманыбызның зур галиме әл-Мәрҗани хәзрәтләре шәкерте Кашшафетдин бине Шаһимәрдан әлМннзәләви әс-Сөлүкинең редакцияләве белән Казанда мәдрәсәбездә карап чыгылды* 1898 елда китапның икенче басмасы чыга. 1889 елгы басмадан аермасы шунда гына: әгәр беренче мәртәбә китап сәүдәгәр Мөхәммәтҗан акчасына басылса, бусы аның туганы Шәрифҗан әл-Кәрими акчасы белән Чирков типографиясендә басыла. Әсәр китап булып чыга, ләкин әдәбият тарихы буенча хезмәтләрдә 1889 елга кадәр дә. аннан соң да «Мөһиммәт эз-заман» турында бернинди мәгълүмат китерелми. Шулай еллар уза. Бары революциядән соң гына ул яңадай телгә алына. «Мәгариф» журналының 1927 елгы 12 санында Г. Толымбаискийның •Татар әдәбияты тарихына яңа материал* исемле бер мәкаләсе урнаштырыла. Мәкалә авторы Утыз Имәни иҗатының бөтенләй өйрәнелми ятуына ачына һәм «Мөһиммәт эззаман* әсәренең әдәбият тарихында үзенә тиешле урынны ала алмыйча, читтә калуы турында борчылып, болай яза: «...Без иске язма әйберләрне эзләргә генә бирелеп, менә шушы «Мөһиммәт эз-заман» кебек басылып чыгып, борып төбендә яткан әһәмиятле әйберләргә күз салмый торгалыйбыз. Бу нәрсә, әлбәттә, зур җитешсезлек». 1 «Татар поэзиясе антологиясе*ндә (1956 ел) бу җыентык беренче тапкыр 1870 елда басылып чыга дип күрсәтелә (75 бит). Ләкин без, кызганычка каршы, китапханәләрдә әсәрнең бу нөсхәсен таба алмадык. ’ Текст хәзерге телгә тәрҗемә итеп бирелде. Ә Г. Толымбайский журнал укучыларын жыентыккыи гомуми эчтәлеге белән таныштыра һәм әсәрдән аерым өзекләр китерә. Әлеге мәкаләдән сон «Мөһиммәт аз-заман» әсәренә игътибар арта. Әсәрнец гади, аңлаешлы тел белән язылуын асхә алып булса кирәк, аны мәктәп укучыларына да тәкъдим итә башлыйлар. Берепче тапкыр ул 8 иче класс ечен чыгарылган әдәбият дәреслегенең 1938 елгы басмасында телгә алына. Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр «Мөһим- ♦ мат зз-заман» мәктәпләрдә Утыз Имәни әсәре буларак укытылып килә. Габдерәхим Утыз Имәни ижатын тикшерүгә багышланган борынгы мате- < риалларны өйрәнгәндә без бер кызыклы детальгә игътибар иттек: танылган әдә- < бинт галимнәре һәм тарихчыларыбызның Утыз Имәни турында язылган мәкалә- аәрендә язучының «Мөһиммәт эз-замаи2 3 исемле шигъри әсәре беркайчан да телгә алынмый. Мәсәлән, К. Насыйрн «Казан калевдаре«ның 1877 елгы санында ур- g наштырылган мәкаләсендә Утыз Имәни нжат иткән 13 әсәрнең исемен китерә һам аларның ничек башланып китүләрен дә теркәп куя. Ләкин алар арасында 2 «Мөһиммәт эз-замап* әсәре юк’. Ш. Мәрҗани-, Р. Фәхретдинен . М. Рәмзи* хвз- © ■этләрендә дә шундый ук хәл. Бу урында тагын шуны яскәртеп үтәсе килә: кайбер әдәбият белгечләре «Мө- Һиммәт эз-аамап* белән «Рисаләи Мөһиммә*яең якессн бер үк әсәр дип исәп лиләр. Һәм үзләренең бу фикерләрен раслар өчен К. Насыйрнньш «Казан календа- “ рс«ндагы мәкаләсенә таяналар. Каюм Насыйрн исә болай яза (хәзерге телгә сүз- — гә-сүз тәрҗемә итен бирелә): «һәм тагын халык кулында кулланыла торган = «Рисаләи Мөһиммә* дигән бер рисалә бар, ул — Габдерәхим мулланың халык ~ өчен иман, әхлак турында үгет-нәсыйхәт рәвешендә рифмалы чәчмә сүз һәм g яәзен белән иҗат иткән гаҗәп бер игелекле китабыдыр. Бу риеаләне, башына ниндидер бер зур каза төшеп, төрмәдә тоткын булган хәлдә иҗат иткәне билге- © ледер*. (К. Насыйрн. Казан календаре. 1877 нче елга. 45 бит.) Безнеңчә, «Рисаләи Моһиммә»нең «Мөһиммәт эз-заман« белән бернинди бәй- © Ләнеше юк. Аларның икесе ике әсәр. «Мөһиммәт м-заман.нан аермалы буларак. «Рисаләи Мөһиммә* рифмалы проза (сәҗгъ) белән язылган һәм беренче тапкыр 1840 елда Казан өязе Яңа Кишет иленең сәүдәгәре Рәхмәтулла Әмирхан улы тарафыннан Казан университеты типографиясендә чыгарылган Кызык кына хәл килеп чыга: бер яктан, П1. Мәрҗани шәкерте Кашшафетдин бине Шаһимәрдан 1889 елда «Мөһиммәт эә-замаи«ны Утыз Имәни әсәре дип бастырып чыгара. Әдәбйят белгече Г. Толымбайскийның мәкаләсеннән соң бу караш фәнни әйләнешкә кереп китә һәм бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез яшәп килә. Икенче яктан, Ш. Мәрҗани, К. Насыйрн кебек күренекле галимнәр Утыз Имәпннсц ул әсәрен белмәгәннәр, яки белгән очракта да аиы телгә алмаганнар. Моны ничек аңларга соң? Мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән без «Мөһиммәт М-заман*ның кулъязма нөсхәләренә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Әсәрнең өч кулъязмасы табылды. Аларның нкесө Казан университеты каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең Көнчыгыш кулъязмалары бүлегендә, берсе СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивында саклана. Әсәрнең кулъязма вариантларын ’ И. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапхаиәпек Көнчыгыш кттьяхма- лары бүлегендә бу мәкаләнең К. Насыйрииын үэ кулы балан язган каралмасы да саклана. Анда «Казан календаре»ндагы мәкаләгә кермәгән кайбер өстәмә мәгълүматлар да бар Ләкин «Мөһиммәт әз заман* исемле асар телгә алынмый » Ш Мәрҗанн Мосгифад зл ахбар П кисәк Казан 1900 ел 239—241 бвтлар; Вафият пл-оелаф» VI кисәк. 182 а - 184 6 битләр; VII кисәк 181-183 битләр э Р фохретдиноа Асар. 6 кисәк. Оренбург. 1904 ел 300—316 битләр. 3 М. Рәмзи. Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлкыйх әл-асар фи вакаигы Казан М Болгар во молүкө өт^гатар. II кисәк. Оренбург. 1908 ел 434 бит " .Моһ и м м »т в а-э а м а и» беренче тапкыр 1870 елда чыккан дип исәп логондо дә, «Рисаләи Мөһиммә. вки.к 30 ел элегрәк басылган булып чыга 1889 елгы китеп нөсхәсе 1 белән чагыштыра башлагач, төрле нөсхәләрдә күз»*- нәриен төрлечә булуы һәм кайбер башка характердагы аерымлыклар булуы ачыкланды. Шуңа күрә кыскама гына шул аермаларга тукталып китик. Китап нөсхәсендә әсәр кереш влеше белая башлана, шуннан 24 бәя» (шигъри бүлек — Ә. Ш.) кило. Беренчесе — «Хәлил кәсеп итмәк бәяны», соңгысы «Инсаф улмакяыя бәяны» исемле. Ахыргы баяннан сон 28 шигырь юлыяваа торган «Мөнаҗат» килә. Китап барлыгы 934 шигырь юлыннан тора. 1358 т. номерлы кулъязма торле шигырьләр һәм проза әсәрләре язылган җыентыктан гыйбарәт. «Мөһнммәт эз-заман» ту нык 58 6—75 а битләре, вә күчерелгән. Әсәрнең тексты, бәяннар исеме һәм аларнын урнашу тиртябе китап нөсхәсендәгечә. Ләкин текстнын күләме китап носхәсениәя 222 юлга ар. тыгратс (барлыгы 1156 юл). Билгеле булганча, китап вариантында «Инсаф ул- макиык бәяны» иц сонгы бүлек иде. Кулъязмада аннан соц тагын еч бәян кила («Рня улмакяыя бәяны», «Хәзәр нтмәкиен бәяны» һәм «Нәсыйхәт әйләмәк бәяны». Өчесе бергә 210 шигырь юлы). Ләкин биредә китап яесхәсепдәге «Мөнаҗат» юк. Әсәр баштан ахырга кадәр бер кеше кулы белән күчерелгән. Күчерүчесе һәм датасы күрсәтелмәгән. Университет китапханәсенә ул И. Хесәенов архивыннан кергән Инвентарь китапта, ннндн мәгълүматларга таяныптыр, бу җыентыкны* Сәйфулла (Сәйфетдин?) бине Халид әл Фмрсәви тарафыннан күчереп язылганлыгы әйтелгән. 654 т. номерлы кулъязма (элекке номеры 3928) 18 кәтазьаа кулъязма дәфтәрдәй гыйбарәт. «Мөһнммәт эз заман* 1 а — 18 б битләргә күчә- релгәв. Дәфтәр тулы түгел. Баштан ике кәгазе теткән, туна күрә әсәр икенче бәяинан гына башланып китә. 4 һәм 5 битләр арасында тагын ике кәгазь (барлыгы 102 шигырь юлы) югалган . Әмма әсәрнөи ахыры тулы. Монда да кятая нөсхәсендә булмаган өч бәян бар һәм алариың күләме дә нәкъ 1358 т. номерлы кулъязмадагыча. Китап нөсхәсендәге «Мөнаҗат» монда да юк. Әсәр барлыгы 918 шигырь юлыннан тора Кулъязманын үзендә күчерүчесе һәм язылу вакыты күрсәтелмәгән Әдәбият тарихы белгече Мөхәммәт Гали бу кулъязма турында түбәндәгечә яза: «Бу әсәр 1820 елла язылган һәм шул ук елда остазы мулла Камалетдин Габдессәлам улы кушуы буенча Гыйззәтулла дигән шәкерт тарафыннан күчерелеп язылган. Шул нөсхә Казан университеты кулъязмалар бүлегендә 3928 шифрында саклана. Кулъязманың башы, ахыры юк. 1898 елда Казанда басылган» М. Гали кулъязманы күчерүчепеи исемен каян алгандыр, ул кадәресе безгә билгесез Ә менә «кулъяаманын ахыры юк» дип, ул дөрес күрсәтми Әеәрнөи ахыры бар, ләкин анык язуы кыршылган һәм авыр таныла. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарях институты архивындагы кулъязма — кечкенә күләмдә, барлыгы 30 кәгазьдән торган жыеитык. Текст тулы түгел. Баштай һәм ахырдан битләре төшкән. Кереш белән башлана һәм «Рия улмакнын бәяны»нда өзелеп кала. Барлыгы 883 юл. Ләкин шунысы игътибарга лаек, биредә дә 24 иче баянная сон «Мөнаҗат» түгел, ә алдагы кулъязма текстлардагы кебек. «Рия улмакнын бәяны» килә. Текстнын кайчан һәм кем тарафыннан күчерелүе билгесез. Төрле нөсхәләрне үзара чагыштырып караганнан сон шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: «Мөһнммәт эз-заман»нын нигез тексты булып исәпләнеп йөртелгән китап нөсхәсе тулы түтел, әсәрнең тулы тексты 1358 т. һәм 654 т. номерлы кулъязмаларда сакланып калган икән. «Мөһнммәт эз-заман» 24 баяннан түтел, ә 27 баянная торгяп булган. Тагын шунысы бар: китап нөсхәсендәге «Мөнаҗат» кулъязма нөсхәләрнең берсендә дә очрамый. Димәк, аның китапка өстәлеп кенә куелган бу4 5 6 4 1889 һәм 1898 елгы басма нөсхәләр арасында берямндн дә аерма булмау сәбәпле, без аларны «китап нөсхәсе» дип кенә йөртәбез. | Кульлеме 536 т номеры белен саклана. » Саба рейоаыадагы Швяше авылы елнгрэк Баварлы П1ааш« дип атаеып Ле> телгои 0 күчерүче турында б— әд»г» башка материал таба азмадык. » О л л и я — кулдан « Оһл» моаароу—вафат буяган нешелор. > Ба-гыйбарее — адлатмасы» гмив. дуй бжк яетгввв. Ниһаять. бары иу.гьжзма наечздзрд» гев» сякла яг.тп уддудя '•пн- гы еч баянда әсәрвеи үзе һәм евыя авторы турывд* вид мәгълүматлар квтерел- г»в. Мосолов, 1358 т. воиерлы кулъязмада шагыйрь үве турында бодай ава. Сабыр ггдем, агадяв вәгъдә көтдем, Кәлүп кырык снкез ашямә жятдез^ » 654 т. вомерзы кулъпвмада исә: Кален кырык тупы в вшемгэ йжүлүм.— лиап юллдр бар. < Кулъазмаларгодя һәр якегеядэ әсэриен язылган елы да жүрсатедо: Таряж м*я дя снкез йаздэ екерие, g Язылды маһе мәүлүд вакыты кек*, г Иеаплтп карыйк: 1820 елда 48 «ч 49 яшенә жаткәв кеш* 1771—ITT2 а» £ дарда гугав булып чыга. By еаяяар Г. Уты* Имәняго туры кпдчи Әдәбият тара* г хыяла Утыз Имлиянея 1754 елда тугая булуы билгеле. Димәк, осорв* икенче бер кеше аяган дигән нәтижә ясарга мөмкин. Инде игътибар беләир-->к утый башла- * сак, күрәбез: шагыйрь үаенем исемен дә китерә икән ләбаса. 1858 т. һәм 654 т э номерлы иулъяамаларныц икесе дә түбәндәге юллар белән тәмамлана a Гаделтаһяын сүзеядни әйдәсәк нут. Тоелмасмы берәрсе күклек» хуш. Эзләнүне донам иттерәбез Университет кятапхаяәсенев Кенчыгыш кульдә- Маляры бүлегендәге каталогтан авторы Гадел шаһ булган кулъяамалар еалибел. э һәм, чыннан да, акын монда «Нәсыйхәтләми» исемле бер исәре бәр икән ' Алып и укып карыйбыз һәм ул шул ук «Мөһиммәт эз әамая» әсәре булып чыга. Шигъри текст 24 кәгазьле кулъязма жыентыкиыц 3 б — 22 б битләренә язылган. Бәян исемнәре, аларнын урнашу тәртибе һәм шигъри теистның үзе дә сүая. Сүаго «Меһиммәт ээ-заман»кыц китап нөсхәсе белән туры килә. Биредә дә шигъри текст, башка куя-ьявмалардегы кебек үк, китап нөсхәсеннән еч бәаяга артыграк — барлыгы 27 баянная торв Пима шулай да бу кулъязмаяын 1358 т һәм 851 т. номерлы кулъязмаларыннан аермасы бар Аерма шунда: биредә ия егигы баян («Нәсыйхәт әйләмәк бәяиы») алдагы кулъязма текстлардан 118 шигырь юлына кимрәк (1358 т. һәм 854 т номерлы кулъязмалардагы бу бәяи 158 шигырь юлыннан тора). »Иәсыйхәтнвмә»дә «мина 48 яшь» һәм «1820 елда язылды» днтэи урыннары юк Ләкин шулай да текст .Гаделшаһпың сүиендия әйтэеек нуш • дм- гая сүзләр белән тәмамлана Кулъивмаиын күчерүчесе һәм язылу датасы да күро»- телгән Шигъри текст ахырына гарәпче (биредә тәржемеееи бирэбеа); «Бу ки талны күчерүче Баварлы Шәкгпеяеи атам имамы Хәбибрахман бине мелла Габдал- иетыйф, 1884 ел, 21 январь». — днп язылган ’ Димок. «Мөһнммәт валимая» асәр* 1884 елда «Насыйжетааяв» кееме безли д» йортелгәв икән. Алай гына да түгел кулъязма поехвлардә берничә урында бу исемгә ишарә да бар икән бит. Менә аларнын кайберләре: Нэгыйжәтаамә калсуи птимдп боидии, Будыр килгәй телдпи. шәйлә елдай ’ (яИвсмйиг гй'гчн Лгячы») Ал ун гыйбрәт, күрүп аһла мәяврәт', Иләм сәиа нәсыйхәт ба-гыйбарет *. (я^һлв ttttaptr Аванме’ Нәсыйхәтдүр сүз имдн белсәңез сез, Гата калсуя 1 нәсәбкә шимдн бу сүз. Күрәсез, «Мөһнммәт эз-заман» әсәренең кулъязмалары аның Гаделшаһ всем» шагыйрь тарафыннан язылган булуы турында сөйлиләр. Ә 1889 һәм 1891 елгы китап нөсхәләрендә исә «Мөһнммәт эз-заман» Утыз Имәни әсәре дип күрсә телә. Боларның кайсысы дөрес, кайсысы хакыйкатькә туры килә? Моның өче безгә иң элек Гаделшаһпың кем булуын белергә кярәк. Чыннан да, кем ул Га дслшаһ? Әдәбият тарихында аның турында нинди дә булса мәгълүмат билгелеме'; Аның башка әсәрләре булганмы? Әлеге сорауларга җавап эзләп, әдәбият тарих: буенча язылган фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать нтик. Р. Фәхретднновның «Асар» ында Гаделшаһ исемле берничә кеше телгә алына. Әмма күп мәгълүмат бирелми: я аларның исемнәре генә әйтеп кителә, яки үзе турында бераз сөйләнсә дә, бер сенең дә туган, үлгән еллары китерелми, шигырь язарга һәвәслеге турында әи телми. Шуңа күрә без әлегә Гаделшаһлар арасында без эзли торган шагыйрьнең булу-булмавын һәм, булган очракта да, аларның кайсысы икәнен әйтә алмыйбыз. Шулай да Казан университетының фәнни китапханәсендәге кулъязмалар арасында кызыклы гына ике җыентык табылды. Аларның берсе — Төхфәтулла бине, Га- делшаһ исемле кешенең кулъязма җыентыгы (№ 664 т.). Шунысы әһәмиятле, бу кеше дә шигырьләр язган икән. 664 т. номерлы кулъязмада аның «Панд вә нәсыйхәт» (60 шигырь юлы) һәм «Тәхрир мулла әл-мәрхүм Төхфәтулла» (14 шигырь юлы) исемле ике шигъри әсәре күчерелгән. Язылу датасы — 1835 ел. Күчерүчесе күрсәтелмәгән, кулъязма автограф булса кирәк. «Пәнд вә нәсыйхәт» әсәреп автор үзенең хатынына багышлап язган. Биредә шагыйрь аны шәригать кушканча яшәргә, ят кешегә күз салмаска, әдәпле булырга үгетли. Шул кадәресе аеруча кызыклы, бу әсәрнең стиле «Мөһнммәт эз-заман» стиленә якын. Чагыштырып карыйк: Гәр салурсән, ят кешнгә күзеңии, Сапма адәм соңра сән үз-үзеңни. (гПәнд вә нәсыйхәт») Үзең кайда, җәмәгать шунда дорсыи, Күзүн бакуп караса, сәнн күрсен. (сМеһиммзт эз-заман») Икенчесе — Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан Болгари кулы белән кү-черелгәи фарсыча әсәрләр җыентыгы (№ 422 т.). Әсәрләр арасында, буш калган 3 б кәгазьдә, башка бер кеше кулы белән болай язылган: «1837 елда Казан губернасының Спас өязенең Төгәлбай иленең ил ямамы , мелла Мңп Еяпяэтиии Гяблуллв угылы бер «Кыйссаи Йосыф» — алтын берлә чите тарткан, вә кәнә 5 бер шәл, вә кәнә (?) ... ошбуларны мәҗмугысы ’ йөз сумга вирдем Оренбург ^убернасынын Тимәш авылының Әхмәтҗан Габдерәхим угылына Гаделшаһлар хозурында-... бән указной имам мелла Мир Галаэтдин разый улып, кулым куйдым*. Димәк, 1837 елда Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан ниндидер бер Гаделшаһ исемле кеше белән бер йортта утырдаш булган. Бу. безнең карашыбызча, очраклы хәл булмаска кирәк. Әлеге деталь Утыз Имәни белән Гаделшаһ арасында ниндидер мөнәсәбәт булганлыгына ишарә ясый кебек. Инде хәзер мәсьәләнең икенче ягына игътибар нтик: без «Мөһнммәт эз-заман» әсәренең язылу стилен Утыз Имәнинең башка әсәрләренең (инде ышанычлы рәвештә Утыз Имәнинеке дип әйтергә мөмкин булган әсәрләр, мәсәлән «Гавариф 1 Г ат а калсун — бүләк калсын. 2 «Асар»—Р. Фәхретднновның X—XIX гасырларда яшәгән төрки-татар әдипләре, укымышлыларының тәрҗемәи хәлләре турында язылган хезмәте. Барлыгы 15 кисәктән тора. * Кәнә — янә, тагын. 4 Мәҗмугысы — бөтенесе, барлыгы. 5 Хозурында — алдында, яинында. М^аман*. «Тәнзиһ эл-әфкяр фи нәсаих эл-әхъяр». «Манзум» һәм башкаларның) язылу стиле белән чагыштырыл карадык. Ләкин бу да безгә «Мөһиммәт эз-за- ман»ны нәкъ менә шушы шагыйрь язган дип кистереп әйтер өчен житәрлек материал бирмәде. Чөнки стильләр арасында охшашлык та бар. аерымлык та жи- тврлек . «Мөһиммәт эз-заман» әсәрендәге кайбер тәгъбир, сүз тезмәләрен без Утыз Имәнннең башка әсәрләрендә дә очратабыз. Мәсәлән, «Мөһиммәт эз-заман» әеәреиди «Егет улмакныц бәяны» түбәндәгечә башлана Егет ул сак, егетлек күргәз илгә, Мәхәббәтлек пу-асын багла билгә. Утыз Имәнинең дә «Манзум» исемле шигырендә: Сәгаять футасыни багла билгә, Безнең дик кыйл татбикъ нөсхәләргә дигән сүзләр бар Шул ук вакытта «Мөһиммәт эз-заман»иьш теле Утыз Имәнм әсәрләренең теленнән аерыла да кебек. Мәсәлән, ^Гаварнф эз-заман» белән «Тәнзиһ эл-әфкяр» әсәрләре күбрәк гарәп, фарсы сүзләрен катнаштырыл, борынгы катлаулы телдә язылган булсалар, «Мөһиммәт эз-заман» исә татар халкынын сөйләшенә якын телдә, гади татар сүзләрен кулланып ижат ителгән. «Тәнзиһ эл-әфкяр» һәм «Мө- һиммәт эз-заман» әсәрләренең аерым юлларын чагыштырып карыйк: Фәсахәтдин кемә кем тиксә бәһрә, Нәсаих ойләгәй әһле диярә '. (гТанзиһ м гфкяр») Малым вар дип фәкыйрьне күрмәгел хур. Сүзем кадер лед үр дип улма мәгърур. (<Мвһиммэт 93-замаи» ) Әдәбият тарихында бу аермага элегрәк тә игътибар иткәннәр. Мәсәлән, югарыда искә алынган мәкаләсендә шул ук Г. Толымбайский болай яза: «Утыз Имәнм турында кайбер тикшерүчеләр яки тикшерми сөйләүчеләр: «Аның теле бик әшәке — бик фарсыча», диләр. Бу әсәренә караганда (сүз «Мөһиммәт эз-заман» турында бара — Ә. Ш.). һич булмаганда, әнә шундый карашларның дөрес булып җнтмәнеи әйтергә була». Безнең бу күзәтүләребез әлегә «Мөһиммәт эз-заман» кем әсәре? дигән сорауга нигезле җавап бирә алмыйлар. Аның өчен яңадан яңа тикшеренүләр, эзләнүләр кирәк. Киләчәктә «Мөһиммәт ээ-ааман»иың чын авторы, һичшиксез, ачыкланыр дип ышанасы килә. Без исә мәсьәләне көн тәртибенә кую һәм галимнәрс- беэнец игътибарын әлеге кызыклы фактка юнәлтү белән чикләнә