Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЭНҖЕ ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР

Айсыз төннәрдә Фарасан ' ярлары тирәсендә диңгез өстенә тонык бер яктылык иңә. Таң алдыннан мондый яктылык югала, диңгез әкрен генә шәмәхә төскә керә башлый. Зөннүн йокыдан уянганда, шәмәхә төс сыекланып, күксел фирәзә төсенә әйләнә башлаган иде инде. Урыныннан торгач, Зөннүн таң кызара башлаган төшне эзләп тапты да көннең ничек булачагын чамалады. Таңның алсулануында җил кузгалыр алдыннан була торган тоныклык сизелә иде. Зөннүн озак итеп киерелде. Авызын кулы белән каплап, иснәнеп алды: «Лә хәүлә вала куввәте...» Төнге дымнан сакланыр өчен башына урап яткан чүпрәкне таш астына яшереп куйгач, ялан аяк салкынча комга басып, су читенә таба китте. Дулкын ялап шомарткан җирдә ике диңгез кысласы ком өстендә йөгерешеп йөри иде. Аяк тавышы ишеткәч, алар тизрәк ояларына керен постылар. Зөннүн кыслалар яшеренгән җирне урабрак үтте. Яр кырыена җиткәч, туктап, бер тын диңгезгә карап торды да сакланып кына суга керде. Су комга караганда җылырак иде. Зөннүн учы белән диңгездән су алып авызын чайкады. Учында калган суны сибеп битен чы патты. Тозлы су тигәч, бармагының җәрәхәтләнгән җире әрни башлады. Зөннүн аяк-кулларын әйбәтләп юды. Ашыкмый гына тәһарәт алды. Судан чыкканда Зөннүннең тәне җиңеләеп, әгъзаларына көч кереп киткән иде. Диңгез суы тәнгә сеңеп калган йокыны юып төшерде. Зөннүннең кулдашы — егерме ике яшьлек Гыймран — кыя уенчыгына түшәгән суүсемнәре өстендә йоклап ята иде. Ул аяк-кулларын як якка җәеп җибәргән. Йөзе сабый балаларныкы шикелле җитди һәм тыныч.

Кояш чыкканчы иртәнге ашны әзерләп өлгертергә кирәк иде. Зөннүн ком өстенә өеп куйган такта кисәкләренә ут төртеп җибәрде. Төн чыкканчы утыннар дым тарткан иде. Учак пыскый башлагач, төтен өскә күтәрелмичә ком өстенә таралды. Төтеннең җир өстенә җәелүе дә көннең бозыласын белдереп тора иде. Төтен, тарала-тарала, Гыймран яткан төшкә барып җитте. Гыймран төчкереп куйды. Күзен ачмыйча гына иснәнде. Төтен диңгез ягына кител таралганда, узган көннәрдә җыйган кабырчыкларның бозылуыннан чыккан авыр ис аңкып китә иде. Гыймран баш астына түшәгән суүсемнәренә капланып ятты. Суүсемнәреннән чыккан йод исенә кушылып, астан ниндидер әчкелтем ис күтәрелә иде. Әлегә аллага шөкер, Гыймранның бары тик колак пәрдәләре генә ертылган иде. Су басымы колак пәрдәсен генә ертып калмый, буыннарны катыра, бәвел куыгын эштән чыгара. Энҗе эзләүче йоклаган җирдән шушы әчкелтем ис килә башлагач, кабер якасына якынлашырга да күп калмый инде. Гыймран дустының шушы чиккә килеп җиткәнлеген белми иде әле. Энҗе эзләүчеләр арасында картайганчы яшәгән кеше сирәк очрыйдыр. Тәкъдир акуладан саклап йөрткәндә дә аларның күбесе утызлар тирәсендә үк дөнья белән бәхилләшә. Ләкин энҗе эзләүчеләрнең берсе дә үзе теләп һөнәрен алыштырмый. Уйлап карасаң, алар тапкан кыйммәтле энҗене тагып, гомер буе рәхәттә генә яшәгән кешеләр дә мәңге тормыйлар бит. Гыймран урыныннан торгач, салкынча кыя ташына аркасын терәп, бераз офыкка карап утырды. Көн туганда офыкның яңадан- яңа төсләргә кереп, үзгәреп торуы Гыймранны һәрвакыт хәйран калдыра иде. Кояш атауның кызгылт кыялары артыннан калкып чыга башлагач. Зөннүн йөзен кыйблага юнәлдереп намаз укырга кереште. Намазга һәвәслеге булмаса да. дустының күңелен күрер өчен, Гыймран да иптәшенә кушылды. Фатиханы бергәләп укып бетереп, дога кылдылар. Намаздан торганда, учактагы көлчәләрдән атауга тәмле көйгән ис тарала башлаган иде. Энҗе эзләүчеләр учак янына утырып тамак ялгадылар. Амин тоткач, Зөннүн дулкын кагып чыгарган тактаны алып көлгә күмеп куйды. Гыймран кыя уентыгына яшергән чуму коралларын барлап алды. Ишкәкләрне көймәгә илтеп салды. Агачтан чокып ясалган сай көймәне икәүләп суга төшерделәр. Ишкәкне комга терәп этеһ җибәргәч, көймә, артыннан аксыл эз калдырып, ачык диңгезгә таба шуышты. Гыймран, аякларын көймә төбендәге тактага терәп, каерып каерып ишә иде. Зөннүн чуму коралларын тикшерергә кереште. Агач саплы авыр гарпунны алырга уңайлырак итеп көймә читенә урнаштырды. Чуму ташына таккан озын бауны әйбәтләп төреп, көймә борынына салды. Утыргыч астындагы су чүлмәгенә юеш чүпрәк каплады. Чүлмәк янында пыяла төпле агач тартма ята иде. Зөннүн тартманың төбен чайкап чистартты. Пыяла өстендәге кипкән тоз юылып беткәч, тартманы су төбенә утыртты. Гади агач тартма кинәт могҗизалы тәрәзәгә әйләнеп китте. Диңгез төбендә аклы-кызыллы мәрҗән урманы үсеп утыра иде. Ак куаклар эчендә тутый кошларга охшашлы матур-матур балыклар очып йөри. Сәхрәдә үскән чәчәкләргә охшашлы алсу-зәңгәр актинияләр селкенеп утыра. Актиния чәчәкләре эчендә гөлдән-гөл- гә кунып йөргән күбәләкләрне хәтерләтеп, вак балыклар уйный. Канатларын кыймылдатып, су төбеннән диңгез йолдызы күтәрелә башлады. Мәрҗән ботаклары арасыннан диңгез шайтаны карап тора иде. Бу тартма шәрык әкиятләрендәге тылсымлы балдак шикелле ясир йөзендә булмаган могҗизаларны күрсәтми иде. Агач кыса кояш нурларын күләгәләп, пыяла төп су өстен тигезләгәнгә күрә, диңгез эче шулай аермачык күренә иде. Диңгез төбен дулкынланып торган карасу-яшькелт пәрдә каплады. Җимгә бай урын эзләп йөргән балык көтүе көймә астыннан ♦ узып китте. х Ниһаять, көймә кабырчыклар чәчелгән алан җиргә килеп чык- В ты. Диңгез төбендә уч төбе зурлыгы яшькелт-корән энҗе кабырчык- - лары күренә. Ара-тирә капкачлары арасыннан лайлалы телләрен 5 чыгарып, су агымы алып килгән планктонны суыручы гигант кабыр- S чыклар — тридакналар очраштыргалый. Энҗе кабырчыкларның куерак җиренә җиткәч. Зөннүн кулын- “ дагы тартманы утыргыч астына яшерде. Гыймран ишүдән туктады, ? ишкәкләрен көймә эченә салды. Энҗе эзләүчеләр чумарга хәзерләнә башладылар. Аларның кыяфәтләре җитдиләнде, хәрәкәтләре әкре- ♦ нәеп калды. « Зөннүн белән Гыймран йокыдан уянганнан бирле бер-берсекә f авыз ачып сүз әйтеп карамадылар. Алар көчләренең бер мыскалын □ да бушка исраф итмәскә тырыштылар. Эсселек һәм мәкерле су ба- ~ сымы белән көрәшү өчен көчнең һәр тамчысын саклап тотарга ки- ~ рәк иде. х Иптәшенең күзәтү тартмасын утыргыч астына яшергәнен күргәч, Гыймран чумарга хәзерләнә башлады. Уң аягының баш бярмагыка * пальма җепселеннән бәйләгән җәтмә беркетте. Уң кулына чуму та- * шып алды. Сул кулы белән билендәге пычакның сабын кысып 2 тоткач, соңгы мәртәбә тирән итеп сулады да, иелә төшеп, диңгезгә ' ташланды. Бисмиллаһи... Көймә тирәсендә уралып йөогән вак балыклар куркышып як- якка атылдылар. Гыймранның гәүдәсе бер тамчы су чәчрәтмичә диярлек диңгез өл тен ертып керде дә, тукталып тормыйча, сузылып аска төшеп китте. Зөннүн иптәшенең чумганын күзәтеп, аның һәр хәрәкәтенә бәя биреп тора иде. Кулдашының тыныч, ышанычлы эшләве аның күңелендә горурлык уятты. Моннан өч ел элек бергә эшләүче хәбәшне акула ботарлап ташлаганнан соң, Зөннүн, яраклы кеше таба алмыйча, айдан артык берүзе эшләде. Су астында ялгыз эшләү бик хәтәр иде. Хорафатка ышанучан фврасанлылар, фаҗигале вакыйгадан соң, Зөннуннең көймәсенә утырырга куркалар иде. Хиҗаз энҗечеләренең борынгы йоласы чит кабиләдән килгән кеше белән аралашмаска куша. Шуңа күрә Зөннүн башта Гыймранны кулдашлыкка алмыйча, борып җибәрде. Күңеленә ошарлык башка кеше табылмагач, соңгы чиктә генә егетне диңгезгә алып чыгарга мәҗбүр булды. Гыймран гадел һәм зирәк егет булып чыкты. Кулдашы аны бик тиз яратты. Егет бик сәләтле иде шул. Бер айдан ул иптәшеннән калышмый эшли башлады. Хәзер инде Гыймран шикелле оста чумучылар Фарасанда гына түгел. Дяһлак 3 атаулары тирәсендәге атаклы энҗечеләр арасында да күп очрамый. Шуңа карамастан, фанатиклар өчен бу егет бары тик пәйгамбәрләр җиренә килеп эләккән килмешәк кенә нде әле. Гыймранның әтисе сугыш вакытында немецләргә әсир төшкән Идел буе татары иде. Ул ватанына кайткан әсирләрне гомерлеккә •Трндякяа— а ур чыгы 1,8 метрга җнто. ■ Д аһла к атаулары Кызыл диңгезнең коньяк конбатыш елошендо. сөргенгә җибәрәләр икән дигән коткыга ышанып, сугыш беткәч, Бельгиядә калды. Кулыннан эш килгән тырыш кеше кайда да ачка үлми. Гыймранның әтисе ачялангач йөрмәде. Ләкин Европаның фани тормышы көчеңнең соңгы тамчысына кадәр сыгып биреп торуыңны сорый иде. Никадәр тырышып та мондый тормышка яраша алмагач, шәрык ягы туган илгә охшаш булмасмы дип, ул Хиҗаз җиренә күчеп килде. Бәхетсезлеккә каршы, монда да тел — башка, җир — ят, гадәтләр ят иде. Монда да туган илне сагыну, җирсенүе басылмады. Гыймранның әтисе көннән-көн сызды, көннән-көн катырак сагына башлады. Үләр алдыннан әтисе малаена әйтте: «Әсир төшүдә минем бер бөртек гаебем юк. Безне Власов атлы генерал армиябез белән немецләргә сатты. Сагынуыма чыдый алмыйча үләм. Туган җир туфрагы җиде буынга кадәр тарта диләр. Чит ил сине дә җирсетер. Син дә минем шикелле үк мантый алмассың дип куркам. Җай чыкса, минем туган авылыма кайтырга тырыш. Ул авыл Идел исемле данлыклы елга буенда. Анда минем туганнарым калды. Безнең ата- бабаларыбызның сөякләре шул җирдә ята. Анда кайткач, минем ничек әсир төшкәнлегемне сөйләп аңлатырсың...» Бу турыда Гыймран беркемгә дә сөйләмәде. Пәйгамбәрләр илендә яшәү- Гыймранга бернинди куаныч китермәде. Ул фашист концлагеренда туып, Бельгия җирендә үсте. Биш яшендә әнисез калды. Гыймран яшәгән җирләрнең берсе дә аңа ватан түгел иде. Ватан дигән изге җир әлегә егетнең хыялында гына яши иде. Әтисе үлгәннән соң ялгызлык тойгысы бер генә минутка да Гыймранның күңеленнән чыкмады. Шат күңелле булырга тырышса да, ул бик боега, ямансылый иде. Соңгы вакытта шушы тойгыга эчке бер киеренкелек килеп кушылды. Диңгез төбенә төшкән чакларда су өстенә күтәрелеп өлгерә алмам дип курку егетнең күңеленә шом салып тора иде. Гыймран, ташны кысып кочаклаган килеш, аска таба очуын дәвам итте. Таш аны туктаусыз аска сөйрәде. Энҗе эзләүчедән курыккан балыклар, артларыннан ялтыравыклы эз калдырып, зәңгәрсу киңлеккә атылалар. Чуар бизәкле попугай балыклар әрсезләнеп Гыймран тирәсендә әйләнә башладылар. Кыя тишегенә поскан куркак лангуст, антеннага охшашлы мыекларын тырпайтып, энҗе эзләүчегә карап калды. Терсәге ләмгә тию белән Гыймран кулындагы ташны ычкындырып җибәрде. Җәтмәне аягыннан алып муенына асты. Кыя ташка ябышкан кабырчыкларны куптарып җәтмәсенә тутырырга кереште. Кыя тишегеннән агулы елан-балык — мурена карап тора иде. Ерткыч балыкка әһәмият биреп торырга энҗе җыючының вакыты булмады. Муренаның исә бу ят җан иясенә ташланырга кыюлыгы җитеп бетмәде. Унбиш-уналты секунд эчендә Гыймран якын-тирәдәге кабырчыкларны җыеп бетерде. Хәзер бер генә секундка да соңга калырга ярамый иде. Соңгы кабырчык җәтмәгә эләгү белән ул очып өскә менеп китте. Гыймран вакытны чамалый алмады. Ниндидер эчке сизгерлек кенә секундларны санап, һәр мизгелдә аңа нәрсә эшләргә кирәклекне төгәл әйтеп тора иде. Тырышлык һәм тәҗрибә нәтиҗәсендә туган бу халәт һәр мизгелдә ярдәмгә килә иде. Ул кулдашының гаделлегенә, кирәк чакта һич икеләнмичә ярдәмгә ташлануына да ышана иде. Башы су өстенә калкып чыгу белән Гыймран комсызланып сулыш алып җибәрде. Тирә-якка ыңгырашуга охшашлы көчле тавыш яңгырады. Зөннүн иптәшен көймә эченә сөйрәп менгерде. Гыймран җыйган кабырчыкларын көймәгә бушатып, буш җәтмәне кулдашына сузды. Зөннүн җәтмәне аяк бармагына эләктерде, кулына таш алды. Борын ♦ тишеген уң кулының ике бармагы белән кысып тотты да, бисмилла- а. сын әйтеп, диңгезгә чумды. Хәзер Гыймран иптәшенең аска төшкәнен күзәтеп, һәр минутта - аңа ярдәмгә ташланырга хәзерләнеп торырга тиеш иде. Кулдашы S төпкә төшеп җиткәч, ул чуму ташын бавыннан сөйрәп көймәгә кү- И тәрде. Диңгез төбенә төшеп җитәр өчен егерме секунд чамасы вакыт кирәк иде. Әгәр ерткыч балык Зөннүнгә ташланса, Гыймран бары- = бер аны коткара алмаячак. Шуңа карамастан энҗе эзләүчеләрнең буыннан-буынга күчеп килгән гадәтләре буенча су астындагы кеше- * не зур гаделлек белән саклап торырга кирәк иде. Көймәдә калган « кешенең ярдәменә ышану су астында эшләүчегә көч кертә, фаҗига- ~ ле минутларда кыюлык бирә. Кулдашының өскә күтәрелә башлаганын күргәч, Гыймран ашы- ” га-ашыга сулыш алырга тотынды. Су астында озаграк тору өчен кан- “ ны алдан ук кислородка баету кирәк иде. Зөннүн иптәшенең кулына ябышып көймәгә күтәрелде. Гыймран ” тагын су астына төшеп китте. u Шулай итеп, алар төш җиткәнче эшләделәр. Кояш югары күтәрелгәч, диңгез өсте эрегән кургаш төсле булып < ялтырый башлады. Дымлы кайнар һава сулыш алганда тынга каплана. Тәндә калган соңгы көчне тир агызып алып чыга иде. Һава кызып, бөркүлек соңгы чиккә җиткәч, энҗе эзләүчеләрнең хәрәкәтләре сүлпәнләнде. Өстә йөргән балыклар да кояшның зәһәр нурларыннан качып тирәнгә төшеп киттеләр. Ялкау медузаларга кадәр каядыр китеп югалдылар. Эсселектән качып, күләгә җир эзләүче ялгыз акчарлак, ярдәм сорагандай, кычкыра-кычкыра, энҗе эзләүчеләрнең баш өстеннән очкалап узды. Эрегән металлга охшашлы ялтыравыклы соргылт су өстендә чумып бәхет эзләүче ике адәм баласы гына калды. Эсселектән тәмам әлсерәгән чакларда Гыймранның күңеленә хыял иткән күренешләр матур мираж кебек булып килә башлый иде: ...Яшел үлән үскән ярлар арасыннан, әнә, мул сулы киң елга ага. Салкынча җил су кырыендагы бөдрә талларның яфракларын селкетә. Һава рәхәт, җиләс. Ташлар арасыннан чаптырып чыккан салкын чишмәдән ятып су эчсәң, сусавың шундук басылачак... Кайвакыт шушы мираж сыман күренешләр чынбарлыкка әйләнеп киткән кебек тоела башлый. Әйтерсең кайчандыр елга яры буенда яшәгән кешенең кичерешләре күңел түреннән калкып чыгалар. Мул сулы киң елга, аның ярларындагы яшел болыннарны Гыймран әтисеннән ишетеп белә иде. Әллә туган якның табигате безгә кан аша ата-бабадан тапшырыламы? Бер дә күрмәгән-белмәгән җирне ничек шулай ачык итеп күз алдына китерер идең? Көймә төбендәге кабырчыклар әкренләп ачыла башладылар. Соңгы мәртәбә судан чыккач, Зөннүн: — Аллага шөкер, Гыймран, күп җыелды,— диде,— Аллаһ тәгалә насыйп иткән булса, эзләгәнебез шушы кабырчыклар эчендәдер, бәлки. Нәфеснең чиге юк аның. Биргәненә шөкер итик тә туктыйк инде. — Соңгы төшүемдә бик ышанычлы кабырчыклар күргән идем. Шуларны алып чыгыйм инде,— диде Гыймран. Зөннүн сукранып куйды: — Аллаһ тәгаләнең кабырчыклары күп. Аларның барысын да альт бетерә алмассың. Чыннан да соңгы пакытта Гыймранның нәфескә бирелә башлавы сизелгәли иде. Әллә аны иблис котырта, әллә берәр төрле яшерен мохтаҗлыгы бар. Җиддәгә барып кайтканнан бирле Гыймран үзен әллә ничек тота башлады. Узган җомгада алар Җиддә базарына энҗе сатарга бардылар. Кергән акчага азык-төлек алып, хаҗ кылучыларны йөртә торган иске пароходка утырып, кайту юлына чыктылар. Җиддә лоцманы, пароходны хәтәр урыннан үткәреп җибәргәч, чират көтеп торучы океан корабына күчте. Зур кораб белән чагыштырганда иске пароход бигрәк тә кечкенә, бигрәк тә зәгыйфь күренә иде. Пароход палубасында, эсселектән әлсерәп, хаҗ кылып кайтучылар аунап яталар. Ә океан лайнерының өске палубасында ике яшь егет теннис уйныйлар. Өлкән генә яшьтәге бер диңгезче койрыкта кармак салып утыра. Лайнерның корылмасыннан музыка тавышы агыла. Корабның исеме ниндидер ят хәрефләр белән язылган иде. Ераклаша төшкәч. Гыймран күперчек өстендәге латин хәрефләре белән язылган исемне күреп алды. Дулкынланудан ул Зөннүннең җилкәсенә ябышты: — Зөннүн, кайсы ил корабы бу?! Зөннүн хаҗдан кайтучы ямәнледән Кәгъбә хәлләре турында сораштырып тора иде: — Әләме төрекләрнеке төсле кызыл,— диде ул гамьсез генә.— Юк. бу төрекләрнеке түгел. Корабның исеме Гыймранга бала чактан ук таныш иде. Идел елгасы, туган авылы, күршеләре турында сөйләп бетергәч, Гыймранның әтисе туган иленең мәшһүр кешеләре турында сөйли торган иде. Шулар арасында Муса Җәлил дигән кешенең исеме һәрвакыт беренче урында була. Шушы исемне әйткәндә әтисенең күзендә күптән сүнгән өмет чаткылары кабынып киткән кебек була иде. Гыймран кораб исемен кат-кат укып чыкты. Юк. ул ялгышмый иде. Корабка әтисе чиксез ихтирам иткән ил батырының исемен кушканнар. Бәлки, ул кеше ватанына кайта алгандыр? Бәлки, анда кайткан кешеләрне, әтисе уйлаганча, сөргенгә җибәрмәгәннәрдер? Сөрген киткән кешенең исемен океан лайнерына бирмәсләр иде... Иске пароход калтырана-калтырана алга таба сөйрәлә. Ара һаман ерагая бара. Хәзер инде сикереп суга төшеп, йөзеп китсәң дә корабка барып җитә алмассың. Барып җитсәң дә корабның эченә кертмәячәкләр. Төрле илләрдә яшәүче кешеләрне бер-береннән аерып торучы шәфкатьсез законнар турында Гыймран яхшы белә иде. Гыймран чыгыр артындагы аулак урынга барып утырды да уйга чумды. Икенче көнне энҗе эзләүчеләрне Фарасан атавына илтергә ялланган көймәдә оча торган балыкларны күзәтеп утырганда Гыймранның планы тәмам ачыкланып беткән иде инде. Ул башта ничек кенә булса да кыйммәтле энҗе табарга тиеш. Шул энҗене сатып, юлга акча әзерләргә кирәк. Юлга җитәрлек акча юнәтү белән, бер минут тормыйча, Идел буендагы авылга китәргә тиеш. Билгеле, Зөннүн белән аерылышу авыр булыр. Ләкин әтисенең васыятен үтәми торып ул гомергә бәхетле була алмаячак. Гыймрандагы үзгәрешне Зөннүн ачык күрсә дә, аның сәбәбен белми идс. Шуңа күрә ул дустын нәсихәт белән сабырлыкка, канәгатьлеккә өндәп, бу гадәттән арындыруына ышанды. Авыр ташны кысып кочаклап, Гыймран суга чумды. Анын диңгезгә төшеп киткән җирендә көлтәләнеп су чәчрәп калды. Хәрәкәтләренең төгәллеге инде югалган иде. күрәсең. Көймә дә агымга ияреп урыныннан күчкән иде. Гыймран соңгы чумуында күреп чык- * кан кабырчыкларны таба алмады. Аның төшәсе җирен мәрҗән куак- ь лары каплаган иде. Куаклык эчендәге энҗеләрне җыюы бик уңайсыз. Тәҗрибәле эзләүчеләр куаклык эченә кермәскә тырышалар. г Гыймран бер төшкәч кабырчыксыз менәргә теләмәде. № Беренче мизгелдә егет нәрсә булганлыгын аңлап өлгермәде. * Башта ниндидер шомлы көч Гыймранны диңгез төбенә беркетеп ; куйгандай булды. Икенче мизгелдә сул аягының тубык сөяге шарт- . лап сытыла башлады... Гигант кабырчыкның капкачлары чатырдап ябылды. Коточкыч “ авырту Гыймранның сөякләренә кадәр үтеп керде. Ул әле һаман һәлакәтнең якынлашканлыгын белми иде. Егетнек 2 йөрәге тонык тавыш белән калган секундларны саный. Үпкәдәге х һаваның соңгы тамчылары канга таралып килә. Аяк авыртуы ми х эченә саркып кереп һушны ала башлады... Кулдашының бер урында катып калганын күрү белән, Зөннүн < фаҗига барлыгын сизеп алды. Гыймранның аяк астында су кызара - башлаганын күргәч, ул диңгезгә сикерде. Иптәше төшеп җиткәндә, Гыймран, тозакка эләккән җәнлек s шикелле, акылдан шашып йолкына иде. Зөннүн дустының аяк астындагы гигант кабырчык — тридакнага ташланды. Вилендәге пычакны тартып алды. Капкачлар арасына кысылган аяк сеңерләрен кисте дә. Гыймранны кочаклап, өскә менеп китте. Ашыгырга кирәк иде. Зөннүн ашыкты. Ләкин соң иде инде. Күтәрелеп җитәргә берничә аршын калганда, Гыймран сулыш алып җибәрде. Аның үпкәсенә ургылып тозлы су керде. Зөннүн кулдашын көймә төбендәге кабырчыклар өстенә сузып салды. Аяк өзелгән җирдән туктаусыз кан ага иде. Зөннүн дустының балтырын бау белән кысып бәйләде. Аяк күгәреп юаная башлады. Кан туктамады. Билендәге чүпрәкне чишеп алып җәрәхәткә урады. Кан чүпрәк «ша саркырга тотынды. — И раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама! Диңгез өстендәге эссе пар аша атау яньчек булып күренә иде. Атауны уңдарак калдырып. Зөннүн материк ягына таба ишәргә тотынды. Туктамыйча, тәмам хәлдән тайганчы ишсәң дә. ярга чыгу өчен тәүлек ярым вакыт кирәк булачак. Кан исен сизеп, көймә тирәсенә акулалар җыела башлады Алар- ның берсе, арка йөзгече белән су өстен ертып, көймәне урап узды. Сүәеш каналы ачык вакыт булса ла! Канал эшләгән чакта моннан минут саен кораблар узып тора иде. Яһүд гаскәрләре каналны җимергәч, пароход юлы бөтенләй бушап калды. Шуңа күрә бу тирәдән үтәчәк корабны туктатып, аның табибына Гыймранны күрсәтү турында өметләнеп бушка вакыт уздырасы да юк иде. Тукта! Кояш баеганда атау яныннан Сабиягә кайтучы балыкчыларның моторлы көймәләре уза. Кичкә кадәр көтсәң. Гыймранны балыкчыларга салып ярга алып чыгып булачак. Зөннүн көймәсен атау ягына борды. — Су-у! Су эчәсем килә! — Гыймран чатный башлаган иреннәрен ялап алды. Зөннүн утыргыч астындагы чүлмәкне алып, дустының авызына су коярга тотынды. Су эчкәндә Гыймран күзен ачып иптәшенә карады. Аның бу карашында коточкыч тетрәнү, өмет, курку тойгысы җуелмаслык булып сурәтләнеп калган иде. — Түз, Гыймран. Түз, яме! Кич белән безнең яннан Сабия балыкчылары үтәчәк. Мин сине шуларның көймәләренә салып, ярга алып чыгармын. Түзәргә тырыш, күп калмады. Гыймран җавап бирмәде. Күзен йомып бер тын ятты да елмаеп куйды. «Иншалла, су эчкәч, хәл керде. Хәле арулана башлаганга сөенеп елмая торгандыр инде. Раббым, аңа түземлек бир». Дустының хәле арулануга Зөннүн чын күңелдән сөенә иде. Күзен йому белән Гыймран бушлыкка очып төшә башлады. Кызгылт караңгылык эченнән бик озак баргач, тирә-ягында яшел сәхрә җәелеп ятканын күрде. Бу күренеш аңа гаҗәп таныш иде... Менә ул йомшак үләнгә басып мул сулы киң елгага таба бара. Яр буен куе яфраклы бөдрә таллар каплаган. Еракта елга буена тезелеп утырган зәңгәр тәрәзәле йортлар күренә... Бу, билгеле, Гыймран әтисенең авылы. Тирә-якта моңлы итеп кошлар сайрый. Елга ягыннан әкрен генә салкынча җил исә. Әнә ташлар арасыннан чаптырып чыккан таныш чишмә... «Күрергә насыйп булган икән,— диде Гыймран сөенеп.— Мәрхүмкәй үзе генә күрә алмады...». Гыймран саташып кем белендер сөйләшә, ара-тирә елмаеп ала иде. Зөннүн аны атауга алып чыкты. Кыя уентыгына түшәлгән суүсемнәрен йомшартып кабартты. Хәзер бу урынга күләгә төшә башлаган иде. Иптәшен йомшак урынга китереп яткыргач, кипкән актиния ботагы белән Гыймранның аягына кунган чебеннәрне куып тора башлады. ♦ Йоклады мескен. Балыкчылар соңга калмасалар гына ярар иде. Төн урталарында Сабиягә барып җитеп булса, табиб аны коткарачак. Кешеләрне терелтә торган хикмәтне белсәң иде аны.— Ул хикмәтне түгел. Зөннүн бу очракта укыла торган доганы да белми иде. Аның гомере суга чумып энҗе эзләп үтте. Башкалар шикелле мәдрәсәгә йөреп дога ятларга вакыты булмады.— Ясинның файдасы тимәсме икән соң? Бәлки тияр? — Зөннүн ясинның яттан белгән өлешен пышылдап укырга кереште: ...Вә әйтерләр: «Сүзегез хак улса. вәгъдәгез кайчан үтәлер? Бәхәсләшкәндә пәйда булган ялгыз аваздан тыш алар бернинди тавыш ишетә алмаслар. Вә васыять калдыра алмаслар, вә кайтып гаиләләрен күрә алмаслар...» Жир астында яткан барлык мөселманнарны соңгы юлга озаткан борынгы серле сүзләрнең тантаналы яңгыравын тыңлап утыра торгач, ул йокымсырап китте... Күзен ачып җибәргәндә, Гыймранның битенә чебен җыелган иде. Зөннүн шул чебеннәрне куарга үрелгән килеш тукталып калды. Егетнең йөзе балавыз төсле булып катып калган. Әрсез чебеннәр аның борын эченә кереп йөриләр. Дустының күкрәгенә ятып Зөннүн йөрәк тибүен тыңлап карады. Гыймранның йөрәге тибүдән туктаган иде. Зөннүн сикереп урыныннан торды. Йөгереп барып көймәдәге чүлмәкне алып килде. Чүлмәктәге суны дустының битенә, күкрәгенә сибеп карады. Гыймран уянмады. Дустының җилкәсенә ябышып, Зөннүн җансыз гәүдәне җирдән күтәрде. Гыймранның башы артка таба каерылып төште. Куллары асылынып калды. — Гыймран, син мине ташлап китәсеңмени?! Шушы егет белән бергә иң кадерле нәрсә — кыйммәтле энҗе табу өмете, хыялда йөргән бәхет китәчәк бит. Зөннүн башын комга бәрә-бәрә ялварырга тотынды. — И раббым, нигә Гыймранның күзен ачтырмыйсың? Нигә аны алып китәсең? Алма, раббым, калдыр! Гомерем буена бер гөнаһ эшләмәдем. гомерем буе сиңа гамәл кылдым — калдыр Гыймранны? Кояш диңгезгә төшеп килә иде. Диңгез өсте кан сипкән төсле булып кызарган. Биеклектә ике козгын очып йөри иде. Зөннүн як-ягына карап алды. Руб-әл-Хали чүле ягыннан исә башлаган кайнар җил. диңгез өстен җыерчыкландырып, дулкын куарга тотынган иде. Зөннүн яр буена барып көймәсен өскәрәк сөйрәп менгерде. Моннан өч ел элек акулага юлыгып һәлак булган кулдашын ул кыя артындагы калкулыкка күмгән иде. Гыймранны да шунда җирләргә кирәк. Җиргә күмелгәч, аның соңгы карашы, бәлки, күз алдыннан югалыр. Кыя артыннан чыгып, Зөннүн калку жирне эзләп тапты. Пычагын алып, кабырчык ватыклары һәм мәрҗән валчыклары белән аралашкан кайнар комны казырга кереште. Бер аршин чамасы казыгач, пычак каты җиргә төртелде. Ком астына бер аршин казып төшкәннән соң тоташ мәрҗән катламы башлана иде. Туктап бераз ял иткәч, Зөннүн чокыр төбен тазартырга кереште. Кояш инде диңгезгә күмелә башлаган иде. Зөннүн чокырдан чыгып, мәет янына килде. Кулын аның күкрәгенә куеп, тагын бер мәртәбә йөрәк тибүен тыңлап карады. Егетнең йөрәге мәңгегә тынып калган иде инде. Гыймранның авыр гәүдәсен көчкә сөйрәп, казыган кабер янына алып килде. Мәрхүмне кабергә төшереп яткыргач, күмәр алдыннан аның йөзенә күл салды. Хәтере чуалганлыктан, Зөннүн дустының муенындагы җәтмәне чишеп алырга оныткан иде. Җәтмәне чишеп плгач, челтәр эчендәге кара нәрсәне кулы белән капшап карады. Җәтмә төбендә бердәнбер энҗе кабырчыгы онытылып калган иде. • Соңгы төшүендә тапкан кабырчыктыр инде бу. Мәрхүмкәй, аягы кысылуга карамастан, тапкан кабырчыгын җәтмәгә салып куйган»,— дип уйлады Зөннүн. Инстинктка буйсынып, кабырчык эчендәге лайлалы итне бармагы белән каерып чыгарды. Аннан күгәрчен йомыркасы зурлыгы түгәрәк нәрсә тәгәрәп чыгып кабер эченә төште. Сүнеп килгән шәфәкъ яктысында энҗе тирәли яшькелт нур боҗрасы балкып тора иде. Зөннүн үз күзенә ышанмады, энҗене учына салып, кабаткабат тәгәрәтеп карады. Сирәк табыла торган эур, кыйммәтле энҗе иде бу. Мондый энҗене диңгез гасырга бер мәртәбә генә бирә торгандыр. Кулына шушындый энҗе кергән ярлы кеше байый, хыялы тормышка аша. Ләкин моңа кадәр кыйммәтле энҗе тапкан кешеләрнең берсе дә бәхетле була алмаган иде әле. Энҗе белән бергә Зөннүннең күңеленә шомлы тынгысызлык кереп урнашты. Курку тойгысы аның йөрәген тырнарга тотынды. Тирә якта ниндидер тонык шәүләләр кыймылдап йөриләр кебек. Аларның килеп ябышуларын сизми калырсың шикелле иде... Зөннүн энҗене учына кысты. Шәүләләргә әһәмият итмәскә тырышып. каберне күмәргә тотынды. Кинәт диңгез ягыннан бала слагай тавыш ишетелгәндәй булды. Комга басып килгән аяк тавышы һаман якынлаша сыман иде... Зөннүн түзмәде, учын ачып энҗегә карады. Аның учында Гыймранның күзе акаеп Зөннүнгә карап тора кебек иде... Зөннүн кычкырып җибәрде. Энҗе кабер эченә тәгәрәп төште. Энҗе эзләүче абынасөртөнә йөгереп барды да көймәсенә капланды. Җил тәмам көчәеп җиткән, диңгез үкереп елый башлаган иде инде...