ТЕАТР ҺӘМ ДРАМАТУРГ
Драматурглар киңәшмәсеннән репортаж еатр. Аны яше дә, карты да ярата. Театрга барган көн — бәйрәм. Без ул көнне сабан туена чыккандай әзерләнәбез. Театрдан без рухи баеп, чистарып чыгабыз. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Кайчандыр кино сәнгате театрны бетерә дип борчылганнар иде. Әмма театр бетмәде. Аннары өйләргә телевизор кереп утырды. Менә инде телевизор театрны күмә дип күрәзәчелек итә башладылар. Анысы дә акланмады. Халык театрга күбрәк омтыла, күбрәк йөри башлады. Соңгы елларда республикабыз театрларын елына ике миллион чамасы кеше карый. Аның өстенә. күпмә халык театры, күпме культура йорты эшли, елның елында халыкка күпме яңа спектакль күрсәтелә. Татар театрының абруе көннән-көн үсә. Театрларыбызның гастроль маршрутлары да чиксез киңәйде. Аларны хәзер бездә генә түгел, илебезнең теләсә кайсы почмагында көтеп алалар. Әле соңгы елларда гына академия театрының Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрендәге, Минзөлә театрының Урта Азия республикаларындагы гастрольләре — моның ачык мисалы. Партиябезнең XXIV съезды Директиваларында болай дип язылган: «Бишьеллыкның төп бурычы социалистик җитештерүне кызу темплар белән үстерү, аның нәтиҗә- лелеген күтәрү, фән-техника прогрессы һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тизләтү нигезендә халыкның материаль тормыш һәм культура дәрәҗәсен шактый күтәрүне тәэмин «Итүдән гыйбарәт». Материал байлык тудыру ягыннан ‘караганда, теа'р җитештерү чыганагы түгел. Әмма идеология эшечдә. хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә театр — партиянең ныклы ярдәмчесе. Бу зур һәм мактаулы бурычны ничек үтәп чыгарга? Барыннан да элек, мәсьәлә драматургиягә кагыла. Театрның рухи эчтәлеген нәкъ менә драматургия билгели. Камил эшләнгән сәхнә әсәре юк икән, бер генә иҗат коллективы да тирән эчтәлекле, зур фикерле спектакль куя алмаячак. Бугенге татар драматургиясендә, татар театрында эшләр ничек? 1971 елның октябрь ахырында Әлмәттә уздырылган бик җитди һәм һәр як өчен дә (театрлар өчен дә, драматурглар өчен дә. шулай булгач, тамашачы өчен дә) файдалы сөйләшү әнә шул мәсьәләгә багышланган иде. Монда драматурглар, театр эшлеклелә- ре, артистлар, тәнкыйтьчеләр катнашу, мәсьәләне һич тартынмыйча уртага куеп сөйләшү киңәшмәне җанлы һәм бәхәсле — Безнең драматургиябез ни хәлдә? Ул әяе илебезнең зур тормышын гәүдәләндерә алдымы? Тормышыбызны әйдәп баручы көчне — эшче образын тулы итеп, барлык интеллектуаль куәте белән күрсәтә алдымы? Республикабызның йөзен билгеләүче нефть кешесен, химикны, төзүчене, фәндә яңа сукмаклар салып баручы галимне гәүдәләндерү юлында осталыгыбыз җитәрлекме? Татарстан язучылар союзы председателенең урынбасары, театр тәнкыйтьчесе Гази Кашшаф киңәшмәне ачкан чакта, алдагы сөйләшүләрнең төп юнәлешен билгеләп, әнә шундый сораулар куйды, һәм бу со Т рауларга бераз гына ачыклык кертеп, ул болай дип дәвам итте: — Хикмәт сорауларны киңәйтүдә дә, драматургиянең тематик мәйданын билгеләүдә дә түгел. Эш — осталыкта, сәнгать югарылыгына күтәрелүдә, чорыбызга тиң геройны һәркем кабул итәрлек, һәркем дулкынланырлык итеп бирә белүдә. Бүгенге драматургиядә кызыклы процесс бара. Психологик әсәрләр тудыруга игътибар көчәю — күңелле күренеш. Хәзерге әсәрләрдә әхлакый-этик проблемалар, шәхси бәхет һәм иҗтимагый бурыч, тарих һем иеше кебек проблемалар яктыртыла. Ләкин, нинди генә проблема күтәрелмәсен, ул көрәшсез, конфликтсыз гәүдәләнә алмый. Шуңа күрә драматургның идея позициясе мөһим роль уйный. Драматург көрәш объектын дөрес билгеләсә, әсәр үткен һәм мавыктыргыч була. Киңәшмәде Язучылар союзының драма секциясе җитәкчесе Аяз Гыйләҗея драматургиябезнең, театрларыбызның бүгенге хәленә багышлап, үткен, хетта, әйтергә мәмкин, усал доклад ясады. Аның белен килешүчеләр һәм килешмәүчелөр булды Доклад зур гына бәхәс кузгатты. Ә дөреслек кем ягында? Иң злек докладтагы дәлилләргә күз салыйк. Ни эчен драматургиябез моннан берничә ел элек тамашачыны канәгатьләндермәде? Аяз Гыйлаҗе» әйткәнчә, бүгенге драматургиянең чын йөзе аның сугышчан характерда булуында. Дөньякүләм капма-каршы ике идеология бәрелешендә, кичә һәм бүген бара торган каты көрәш бездән ачык фикерле, чорыбыз, бүгенге совет кешеләре таләп ите торган югары зәвыклы, тиран эчтәлекле әсәрләр сорый. Бары шундый әсәрләр генә режиссерларны, рәссамнарны. актерларны, гомумән, театрның бетен звеноларын кузгата ала. аларда иҗади яну уята, бары шундый эсерлар генә килечек коммунизм кешесен тәрбияли ала. Тормыш барышына актив катнаша ала торгам кечле рухлы, коммунистик һәм гуманистик идеалларга тугры геройлар, сугышчан характерлы актив образлар гына тамашачы күңеленә тәэсир ясый, аның күңеленә үтеп керә, мәңгегә урын ала. А. Гыйлаҗе» фикеренче. элекке елларда кайбер драматурглар кечкенә масштаблар белен уйлый торган геройларны, аләр- ның вак интересларын, бер көй эчендә, артык көч куймыйча хәл ителә торган проблемалар күтәргәннәр. Хәй Вахит иҗатын докладчы әнә шундый характерда дип бәяләде. Нигезлеме бу сүзләр? Әйе, бер караганда, нигезле. Кызыклы ситуацияләр, образлар таба белгәч, сәхнә законнарын, «тамашачы күңеленә өйрәнеп алган җор телле драматург пьесаларга кытлык чакта сәхнәне туендырып килде. Тамашачыны театрда тотты. Әмма аның йөгерек каләменнән бер-бер артлы чыккан комедияләр соңга таба гел бербер- сенә охшаш конфликтларга корылулары, юктан мәзәк ясап, тамашачыны көлдерергә тырышулары белән тамашачы зә»ыгын боза башладылар. Аларда тамашачы бүгенге героик чорыбызны, зур тормышыбызны, уйландыра алырдай олы язмышларны күрмәде. Ул хакта үз вакытында язучылар җыелышында да. матбугат битләрендә дә, тамашачылар конференцияләрендә дә әйтелә килде. Ләкин Хәй Вахит аңа карамады, яза торды, театр ул язганны куя торды. Хикмәт нәрсәдә соң алай булгач? Аяз Гыйләҗев әйткәнче, гел җиңел пьесалар гына язгач, ник театр бу драматург белен саубуллашмаган да. ник тамашачы аннан йөз чөермәгән? Иҗатындагы кимчелекләре булуга карамастан, дистәләгән пьеса язган (алар журналда басылды, аерым китаплар булып чыкты, үзешчәннәр тарафыннан куелды) авторны алай ук битәрләргә хаклымы соң без? Беренчедән, әле алариың барысын да бер калыпка салып булмый «Беренче мәхәббәт» республикабызның Г. Тукай премиясен алды, «Кук капусы ачылса.. » тәнкыйтьчеләр тарафыннан да шактый югары бәяләнде. Бануда һәм башка театрларда куелды. Икенчедән, еллар буе уз сәхнәсендә бу ««торга урын биргән академия театрының барлык зшеи, артистлар, режиссерлар иҗатын сызып ташлау булып чыкмыймы бу? Минем монда хөрмәтле драматургыбыз Мирсәй Әмир сүзләрен китерәсем киле. — Мин Хәй Вахитны күп тенкыйтъ өткән кеше,— диде Мирсәй ага —Ләкин аның барлык иҗатын гаепләп чыгу дерес түге*. Ул драматургиягә гомерен багышлады. Әлбәттә, аның кимчелекләре шактый, әмма үзе генә гәелләме икән ул монда? Чынлап та. кайда булган соң ул чорда бешка драматурглар? Ник шәбрәк әсәрләр тудырмаганнар да ник сәхнәләрне яулап алмаганнар? Безнеңчә, моннан берничә елгы уңышсыэлыкларыбыз өчен бер драматург Хәй Вахитны гына гаепләү һәм аның йөзендә татар драматургиясенә тулаем бәя бирү бик үк дөрес булмастыр, өстәвенә, Хәй Вахитның соңгы еллар татар комедиясенә яңа төсмерләр, ысуллар өстәүдә керткән өлешен дә оныту ярамас. Дөрес, докладта бар гаеп авторларга гына ташланды дип әйтеп булмый. Театрлар бүгенге авторларның әсәрләре белән генә яшәмәделәр, дип дәвам итте Аяз Гыйләҗев. Дөнья әдәбияты, рус һәм татар классикасы, тугандаш халыкларның иң әйбәт әсәрләре татар сәхнәсендә уйналып килә. Әмма театрның чын йөзен, аның иҗат юлын дөнья әдәбияты үрнәкләре белән берлектә, шуларга тиң булырлык иҗат ителгән милли әсәрләр генә билгели. Театр үзенең төп принципларын милли әсәрләр югарылыгында гына чишә ала. Театр белән драматургия бер-берсенә ярдәм итеп, берберсенең үсеш дәрәҗәләрен билгеләп, бер биеклектә баралар. Бер театрның да үз драматургиясеннән аерылып китеп, беренчесенең алдарак барып, икенчесенең артта калу очрагы юк. Шул уңайдан кайбер театр җитәкчеләренең үз репертуарларын бары тик тәрҗемә әсәрләрдән генә тупларга яратуларын, милли репертуарга бармак аша карауларын, нәтиҗәдә бер адым артка атлауларын аерым басым ясап әйтергә кирәк. Докладчының бу фикерен башка иптәшләр дәлилләр белән ныгыттылар. Сәнгать фәннәре кандидаты И. Илялова һәм драматург Т. Миңнуллин анализлаганча, соңгы елларда Әлмәт һәм Республика күчмә театрларының репертуарында шактый зур процентны тәрҗемә әсәрләре алып тора. Әлбәттә, теге яки бу театрны илебездә иң яхшы театрлардан саныйбыз икән, тамашачы аның спектакльләрен карау өчен чират тора, аннан рухи баеп чыга, шуның өчен ул һәркайда яратып каршы алына икән, без бу театр репертуарында дөнья һәм рус классикларының әсәрләрен дә, тугандаш халыклар һәм үз драматургиясенең дә үрнәкләрен күрәбез. Әмма һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк. Театрның чын йөзен иң элек милли драматургия билгели. Тәрҗемәгә әсәрләр сайлаганда да без еш кына талымсызлык күрсәтәбез. Әйтик, Татар дәүләт академия театрында кыргыз язучысы Ч. Айтматов повесте буенча эшләнгән «Гүзәлөм Әсәл» спектакле республикабызның Г. Тукай премиясенә лаек булган икән, СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилоз башкаруындагы Король Лир образы һаман да безнең күз алдыннан китми тора икән, Әлмәт театрының «Анам кыры», «Юлдан язган» спектакльләре тамашачылар өчен зур фикер, олы хис алып килгән икән, бу эшләрне без иҗат коллективларының зур уңышы, үз тарихында якты бер хатирә булып калачак сәхифә дип исәплибез. Ләкин тәрҗемә ителгән әсәрләрнең барысы да тиешле идеяхудо- жество югарылыгында булмый. РСФСР Культура министрлыгы тараткан әсәрләр арасында да, үзәк нәшриятларда басылганнарында да, яхшылары белән беррәттән, идеяхудожество ягыннан бик үк югары дәрәҗәдә булмаганнары да җитәрлек. Ни өчендер еш кына театр җитәкчеләре һәм режиссерлар әнә шундыйларга игътибар итәләр. Моны бары тик таләпчәнлекнең һәм иҗади принципиальлекнең җитмәве белән генә аңлатып була. Әгәр шулай бул- маса, Әлмәт театрында «Вәгъдә каены». Республика күчмә театрында «Онытма мине, кояш» кебек җитлекмәгән әсәрләр куелмас иде. Тормышта һәрвакыт үзгәрешләр булып торган кебек, сәнгать тә бер урында гына таптанып тора алмый. Театрга яңа буын кешеләре, яңа эшлеклеләр килә. Яңа тамашачылар үсә. режиссерлар туа. яңа актерлар ялтырап үтә. Драматурглар да шушы үсеш югарылыгында, аның үзәгендә булырга бурычлылар. Югары талант белән сугышчан характерлы әсәрләр язарга булдыклы драматурглар гына бүгенге көрәшнең алгы сызыгында торалар, дип дәвам итте Аяз Гыйләҗев. Тамашачы, театр, драматург. Бу өч буынның берәве генә артта калса да, сәнгать үсүдән туктый. Болар — бер-берсенең үсешен билгеләп, тыгыз контактта яшәргә тиешле буыннар. Режиссерлар һәм артистлар бер яктан, таләпчән тамашачы икенче яктан язучыны чын киеренкелектә тотканда гына, язучы, чын тормыш эчендә кайнап, якты киләчәгебез өчен көрәш мотивлары белән рухланып яшәгәндә генә бүгенге көн сәхнәсен бизәрлек әсәрләр туа. Соңгы елларда театрлар тормышында үзгәреш байтак. Яңа режиссерлар, яңа авторлар тормыш тирәнлегенә аңлы рәвештә, максатлы рәвештә үтеп керә башладылар. Алар тормышның олы һәм кече вакыйгалары аша зур проблемаларны, чо- рыбызның алдынгы фикерләрен чишәргә тырышалар. Ниһаять, хәзерге заман татар драматургиясенә җитди уйлану, фәлсәфи гомумиләштерү хас. Элегрәк мондый юнәлештәге әсәрләр бер-ике авторда күренеп- күренеп кенә китсәләр, хәзерге заман драматургиясенең йезен билгеләүче Ш. Хе- сәеиот, Т. Миңнуллин, Ю. Әмииовларга шул уңай сыйфатлар хас. Бу авторлар, тер- ле жанрларда эш күрсәтеп, мәгълүм дәрәҗәдә уңышка ирештеләр, театрлар тормышында яңарыш тудырдылар дип авыз тутырыл әйтә алабыз. Театрларга иҗади йеэләре төрле-терле булган, әмма иҗат принциплары уртак драматурглар килде. Аларның әсәрләре денья. рус классикасы, тугандаш халыкларның иң әйбәт пьесалары белән берлектә, алар белән янәшә торып, театрларыбыэның каиберләренә сизелерлек үсеш, яхшы исем китерделәр. Бу очракта докладчы белән килешмәү мәмкин түгел. Чыннан да, «Профессор кияве», - Зөбәйдә— адәм баласы», -Әни килде», «Миләүшәнең туган кене», «Ир- егетләр», «Язылмага законнар». «Тамырлар», «Умырзаялар» кебек әсәрләр иҗат иткән бу өч автор бүгенге татар драматургиясе үсешенә шактый уңай йогынты ясадылар. Ләкин бу драматурглар каләме астыннан чыккан әсәрләр тел-теш тидермәслек, инде татар драматургиясе үз югарылыгына күтәрелде, чәчәк ату чорын кичерә. дип «авыз тутырып» әйтү бик үк дәресме? Әллә Мирсәй Әмирнең, егетләр тынычланырга ашыкмыйк әле, дигән сүзләренә колак салу урынлыракмы? Болай дип үз-үэебезне тынычландыру нигә кирәк, ди ул. Күзгә күренеп торган уңышларыбыз булган хәлдә дә драматургиябезнең һаман да артта икәнлеге берәүгә дә сер түгел бит. Бармы соң безнең әсәрләр буенча союз күләмендәге сәхнәгә күтәрелгән спектакльләр? Бу мәсьәләдә казакъ, кыргыз, әзәрбәйҗан, башкорт һәм башка тугандаш халыклардан калышабыз түгепме? Филология фәннәре кандидаты Азат Әхмәдуллинның: кая соң бүгенге Миңлекамаллар. дип борчылуы бу фикерләрне тагын да куәтли тешә. Чынлап та, егерме ел зчеидә республикабыз илебезгә бер миллиард тоннадан артык нефть бирде. Нефть ташкыны республикабызның тышкы йезен генә үзгәртеп калмады, кешеләрне, аларның рухи йезен баетты. Европада иң зур булган Зәй ГРЭСы тезелде. Казанда, Түбән Камадә гигант химия комбинатлары сафка басты, хәзер Чаллыда, зур кыенлыкларга карамастан, дистәләрчә мең кеше автозавод сала, алар арасында үз республикабыз тезүчеләре дә күп, инде хәзерге колхозчыларны, аларның дөньяга карашларын, рухи халәтләрен дә без элекке еллар белән һич чагыштыра алмыйбыз. Күпме бездә геройлар. хезмәт алдынгылары! Ә бүгенге сәхнәбездә күрәбезме без алар- иы? Күбрәк игътибарны сәхнәдә исерекләрне, җилкуарларны тәрбияләүгә юнәлтмибезме? Туфан Миңиуллинның: «Тискәре геройның зур булуы кирәк, ул зур булса, аның белән керәшүче уңай герой табыла-, дигән фикере сәхнәбездә дә тамыр җәя башлады түгелме? Азат Әхмәдуллин аңа каршы чыкты: «Мәсьәләне болай кую драматургиянең иҗат юнәлешен буташтырырга мәмкин».— диде ул. Киресенчә. уңай геройны тиешенчә күрсәтә алганда гына аның кылган зшләре бетен матурлыгында күренер, аның корәше тулы ачылыр, ул көрәшкән тискәре герой да тиешенчә гомуми ләштерелгән буларак сурәтләнер. Ә ни эчен әле уңай герой үзе шикелле үк зрелешторелгән тискәре герой белән бә- релеш-ә генә тулы ачыла дип аңларга? Миңлекамалларга каршы керәшкән Кылый Хәлимнәр, Мәймүнәләр ул кадәр үк эре жуликлар түгел ич! Ләкин шуңа да карамастан, Миңлекамал үз чорындагы иң уңышлы тасвирланган зре характер булудан туктамый. Югарыда, уңай геройлар якты киләчәк эчен керәштә туа, диген идек, ә кереш булган һәр урында конфликт бар. Димәк, геройчың тормыш авырлыклары белән, производство кыенлыклары белән керәшен сурәтләү аша да геройны тулы ител ачарга мәмкин. Шулай булгач, сәхнәбездә әле эре геройлар — тамашачыны тирән дулкынландырырлык, аны үз артыннан ияртерлек, зур имрәшкә ендәрлек образлар җитенкерәп бетмәгәч, тынычланырга урын юк, җиң сызганып зшләргә дә эшләргә кирәк Бу фикерне киңәшмәдә тамашачылар исеменнән чыгыш ясаган атаклы нефтьче, ВЛКСМ Үзәк Комитеты члены Ш Тайпов та раслады. Ул «Әлмәтиефть» промыселлар идарәсенең гаять зур эшләре һәм батыр йе- рәкле кешеләре турында конкрет мисаллар белән сейләп бирде. Әйткәнебезчә, яхшы спектакль бары тик яхшы драма әсәре нигезендә генә туа ала. Ләкин бу әле театр драматург яхшы әсәр китергәнне метел торырга тиеш дигән сүз түгел. Югары худсжестео- лы әсәр театр белән иҗади дуслыкта гына 12. «К. У,» М 3. Т77 туа. Моннан инде театрның, режиссерның драматург белән бәйләнеше мәсьәләсе ки- Яеп чыга. Г. Камал, К. Тинчурин, Ш. Камал, Ф. Бур- наш, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, М. Әмир, Р. Ишморат һәм башка талантлы драматургларның иң яхшы әсәрләре театр белән якын бәйләнештә, режиссерлар, актерлар ярдәмендә барлыкка килгәннәр, дибез икән, бу хәл хәзерге театрларыбызга һәм драматургларыбызга да матур үрнәк булып тора. Театрларыбыз драматургларыбыз белән ничек эшли соң? Докладка һәм чыгышларга колак салсак, бездә дә бу күркәм традицияләр дәвам иттерелә һәм ул ярыйсы гына нәтиҗәләр бирә икән. Барыбызга да мәгълүм: Юныс Әминев үзенең беренче әсәре булган «Язылмаган законнариын Минзәлә театры, аның баш режиссеры С. Өметбаев ярдәмендә сәхнәгә менгерде, аннан соң язылган тагын берничә әсәре дә шушы коллектив фатихасын алды, драматург буларак ул шушы театрда канат җәйде, үсте. 3. Шаһиморатов, С. Шакуров күп еллардан бирле шушы коллектив белән иҗади бәйләнештә яши, шундый дуслык нигезендә театр сәхнәсендә Ә. Бая- новның «һәйкәл» спектакле туды. Әлмәт, Республика күчмә театрлары җирлегендә дә мондый мисалларны шактый китерергә була. Академия теагры сәхнәсендә күрсәтелгән «Намус хекеме» спектакле дә — театрның баш режиссеры М. Сөлимҗанов- ның яшь драматург Д. Вәлиев белән армый-талмый эшләве нәтиҗәсе. Монда, бәлкем, өлкән драматургыбыз Риза Ишморат сүзләренә дә берникадәр колак салу зыян итмәстер. Драматург, бер әсәр язып аны тамашачыга җиткерим, сәхнәгә куйдырыйм, дип уйлый икән, диде ул, ул, һичшиксез, баштан ук бер театр белән иҗади бәйләнешкә кереп эш итәргә тиеш. Темасы, куйган проблемасы, образлары белән театрны кызыксындырамы ул әсәр, юкмы? Әгәр кызыксындырмый икән, аны язып тору да кирәкми. Бу һәр ике як өчен дө вакыт әрәм итү генә булачак. Сәхнә әсәрләре билгеле бер план, конкрет задание белән ярашып барлыкка килергә тиешләр. Шигырь иҗат итүне, поэма тудыруны, хикәя, повесть, роман язуны үз агымына куярга мөмкин (әлбәттә, моның белән бик үк килешеп бетеп булмый), диде Риза Ишморат, ләкин драматургка андый хокук бирелмәгән. Театрда көн саен спектакль күрсәтелә. Ул елына берничә премьера чыгарырга тиеш, моның өчен әсәр кирәк. Шунда ук өлкән драматург үз тәкъдимен дә кертә: инде үзләрен сәләтле драматург дип таныткан иптәшләрне (үз теләкләрен, иҗат мөмкинлекләрен искә алып, әлбәттә) конкрет бер театрга, бер режиссерга беркетеп, конкрет задание биреп яздырырга кирәк, ди ул. Әлбәттә, бу — бик четерекле эш. Иҗат эшендә алай конкрет күрсәтмә бирү авыр. Пьеса түгел, хәтта кечкенә генә шигырь язарга бирелгән заказның да илһамны кузгата алмавы бар. Ләкин Риза Ишморат фикерендәге түбәндәге икенче бер нәрсә белән килешми мөмкин түгел. Чын художник илһамны күктән көтеп ята алмый, халык һәм җәмгыятебез алдындагы гражданлык бурычын аңлау аны илһамландыра, иҗатка этәрә. Монда тагын игътибардан читкә калмаска тиешле бер момент бар. Әгәр театр үз драматургларын булдырган икән, әгәр ул алар белән иҗади бәйләнешне юлга салган икән, әмма үз драматургы булган өчен генә театр әлеге авторның иҗатына ташлама ясамаска тиеш. Ә хәзер, чынлап караганда, андый ташламалар ясала. Мисалны республикабызның һәр театрыннан китерергә була. Киңәшмә вакытында күрсәтелгән спектакль булгач, Әлмәт театры сәхнәләштергән «Сөенеч һәм көенеч»не (С. Кальметов) генә алыйк. Бу очракта режиссер Гали Хөсәечов авторга «аю» хезмәте күрсәткән кебек булган. Сәхнәгә җитлекмәгән әсәр куелган. Гази Квшшаф сүзләре белән әйткәндә, өстән караганда, монда көрәш мәйданы да бар шикелле, бәхәс кухня эчендә түгел, иҗтимагый күләмдә алына. Ләкин ул барыбер ир белән хатын арасындагы конфликтка әверелеп кала. Инженер проекттан баш тарткач, аның хатыны бу эшкә керешә һәм шул нигездә семьяның череклеге, мещанлыгы фаш була, семья таркала. Кешенең интеллектуаль үсеше, аның производство интереслары өчен тырышып йөрүе ясалма бер фонга әйләнеп кала. Әлбәттә, семья арасындагы низаглар, ир белән хатын арасындагы фикер каршылыклары турында пьеса язарга ярамый, дип берәү дә әйтми. К. Треневның «Любовь Яроваяпсын искә төшерик. Анда да семья таркала, анда да ир белән хатын арасындагы конфликт өскә калкып чыга. Әмма бу конфликт «табагач атып талашуга» гына түгел, иҗтимагый әһәмият дерәжссглә күтәрел», авгср ике сыйныф бәрелешен чагылдыра. 3/р драм'гуртларның үз эегрлчре* һичбер иренмичә, кат-кат эшләүләрен беләбез. Бу очракта дэ театр Сәат Кэльме- тоатач шуны таләп итәргә тиеш иде. Инде театр тәнкыйтенә .укталыйч. Бездә тәнкыйтьчеләр юк түгел. Тәнкыйть мәкаләләре әледән-эле газета-журнал битләрендә күрелеп тора, спектакльләргә рецензия басыла. Ләкин иелерлекме елар, үткенме, файда китерә торганмы? Дәресен әйткәндә, эль бездә зур фэл.әфч уйланулар белән тирән анализ ясаган, олы фикерләр әйткән мәкаләләр, хезмәтләр юк дөрәңәсиндә Те е яки бу спектакль турында язылган рецензияләрдә принципиаль анализ ясалмый, теге яки бу кешенең хәтерен калдырмас очан тәнкыйтьче мәсьәләмен үзәгенә төшеп тормый, читләтел кенә үтеп китә. Шул кемгә кадәр академия театрының үткәне, бүгенгесе турында тәпле бер хезмәт юк Моннан унбиш еллтр элек талантлы артистларның монографияләре чь *арылган иде. Инде елармы күптән табып булмый, ә яңалары күренми. Дәрес, тәнкь.йтьче-галимнәоебэз тарафыннан татар театры тарихы язылган, ләкин анын дп әле кулга кергәне юк. Шунысын да әйтергә кирок, драматургларыбыз. режиссерларыбыз, актерларыбыз арасында тәнкыйтьне әнәп бетермәүчеләр до бар Мирсәй Әмир әйгмешли, үзен тәнкыйть иткән ечен берәүнең до әле бер тәнкыйтьчегә рәхмәт әйтеп кулын кысканын күрмәссең. Ләкин тәнкыйть вак интереслар өчен түгел, бүгенге драматургиябезне үстерү ечен кирәк. Шуңа күрә, тәнкыйтьчеләрдән принципиаль булу, заман таләплоро нигезендә тирән уйлана белү таләп ителә. «Шик юк ки,—диде Л. И. Брежнев КПССның XXIV съездымда сөйләген отчет докладында,— егәр дә безнең әдәбият, художество тәнкыйте партия линиясен тагын да актиярак үткәрсә, таләпчонлекне такт белән, художество кыйммәтләрен ижат итүчеләргә игътибарлы монэсәбәт белом бергә бейлөл, зуррак принципиальлек белән чыгыш ясаса, совет әдәбиятының һом сәнгатенең уңышлары тагын да зуррак булыр, е кимчелекләр тизрек бетерелер иде». Бу сүзләр һәр тәнкыйтьчене уйландырырга, кирәкле нО'ижелер ясарга мәҗбүр ит ә ore тиеш. Профессиональ театрлардан башка респубгичабызде дистәләгән халык театр завы. йөэ."Э"әи ) зэшчен драма коллективлары да бар бит'әле. Лрофеесиоилль тсатрл-ога куйган таләпләрне без агарга да куебыз. Ә кем кайгырта соң алерның оепертутоы турында? Рестүбгикзда халык иҗаты йорты. үзешчән сәнгать йорты, агэриың репертуар бү-екләре бар. Ләкин кайсы эуэ дрзматуог үэечең иң яхшы әсәрен тО‘ып иң башта бу йортларга барды’ Бу йорт- ларга килгәч азтоолар я театрларда кабул ителмәгән, з ег.е ;з гомеремдә берен г гепкыр кулына каләм тотып чиле-пешле ӘСӘР язган кешеләр була. Ә тамашачы бер үк. Шултй булгач, аларга. профессиональ театр күрсәтәме, әллә хелык театрымы, барыбер — яхшы әсәр кирәк. Югары сыйфатлы I оесалар җитешмәү аркасында ха- гык театрлары сохнәсендә яЧишмә җыэы» (Чаллы халыч театры, М. Кашапов әсәра), иУяиуя ?3елечодольскхалык театры. Д. Гомеров әсәре) кебек түбән зәвыклы спектакльләр күрсәтелә. Киңәшмә һәркемдә тирәм фикерләр, М. Әмир сүзе белән әйтсәк, язась килү теләге тудырды. Аның Казанда түгел, нәкъ менә Әлмәттә үткәрелүе еллар буе театр тәнкыйте һәм кәмегатьчелеи фикере ишетмичә читтәрек калып килгән Республика күчмә теагоы, Әлмәт, Минэәлә театрлары кебек гел «тәгәрмәчләр өстендә яшәүче« театрлар өчен бигрәк тә файдзлы булды. Киңәшмәдә Әлмәт театрының баш режиссеры Гали Хесәенов, Республика күчмә теа'рыиын баш режиссеры Равил Тумашее. Минэәлә театрының баш режиссеры Мулланур Мостафии, Г. Камал исемемдәге Татар академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов. драматурглар Габдрахман Минский. Юныс Әми- иеә, Диас Вәлиеә, Татарстан культура министры Булат Гыйээәтуллин чыгыш ясап, тагар драматургиясе, татар театры турындагы уй- фикерлере белом уртаклаштылар, бәхәстә катнаштылар. Момчан мке ел элек Әлмәттө «Татар әдәбиятында хезмәт кешесе образыя дигән темага зур киңәшмә үткәрелгән «дә. -Казан утларыяма һем Татарстан китап нәшриятыча эшчеләр тормышыннан язылган күлемле әсәрләрнең килүе apt я төште, аләрның "ыйфаты да яхшырды Драматурглар киңәшмәсе да эзсез калмас. Озак кәтмеслер. драматурглярыбыз чорыбызга лаем әсәрләрме күбрәк «к"' итәрләр дип ышанасы кило.