Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Таныш моңнар Яңа иртә туып килә җирдә, Тәрәзләрдән якты бөркелә. Казан бугай, ахры, концерт бирә, Безнең якның яңа көненә. Бу — Шопен да, Бетховен да түгел, Ә шулерның асыл кардәше. Бу — татарның. Олы, тере илнең Кабатланмас Салих Сәйдәше. Бу көйләрдә Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел, Үз аһәңе шушы якларның. Бу моңнарда мин тарихын таныйм. Кан тибешен таныйм татарның. Туган якның табигатен таныйм Шунда туган Сәйдәш моңыннан. Кыйгачлатып, әнә, киек кошлар Күтәрелә Кандыр буеннан. Туган якның болыннарын тсныйм; Шул көйләрдә җанга тирбәләп. Яшь егетләр анда печән чаба, Изүләрен чишеп җибәреп. Туган якның үткәннәрен таныйм: Иске авыл алга килә дә, Җырлый-җырлый кызлар киндер талкый, Ак тулалар баса өмәдә... Мин халкымның үткәннәрен таныйм, Көрәшләрдә алган җиңүен, «Без кабызган утлар» яктысының Бу көннәргә балкып килүен. Бу көйләрдә бөтен тулылыгы, Матурлыгы безнең якларның. Бу — Шопен да. Бетховен да түгел. Бу — Сәйдәше безнең татарның. Гөрләвекләр шаулап төште ярга. Тын чоңгыллар кайнап болганыр. Яраларын җирнең бальзамларга Шундый кирәк иде бу яңгыр. Урсал суы ташып кинәт артты. Шул муллыкка җаным куанып, Басуларны иңләп йөреп кайттым, Яңгыр суларында чыланып. Дәррәү килгән яңгыр тынды тагын, Көяз таллар, назлы юкәләр Яңгырларда юган яулыкларын Киптерергә кояш көтәләр... Яз көткәндә кабат көзгә кереп Ничә тапкыр сынды бу күңел... Алданудан ачы яшьләр түгеп Көн елады бүген, мин түгел. Яз яктырып китәр төсле кинәт, Көн елмайса яше аралаш. Күкләр шаһит, һәрчак бу табигать — Минем җаным белән аваздаш. Дымсу гына тыныч апрель киче, Су шауламый, тора җыелып. Су тынлыгын гүя саклар өчен Таллар ята ярга сыенып. Шул талларның итәгенә тиеп, Үз җаена гына ага су. Ерактагы казлар җыры кебек Үзе матур, үзе ямансу. Лена Шакирҗанова IIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIINIIIIIIIIin Синең күңел Җилләр төсле җитез була алам... Ләкин сине куып җитә алмам. Җилдән җитез синең күңелең... Аккош кебек оста йөзә беләм, Әмма куркам, Синең күңел тирән һәммә күлдән... Хисләреңнән мәрҗән тезәр идем, Түшләремне бизәр идем. Мөмкин түгел, Ефәк җептән нечкә синең күңел... Синең күңел гөлләр бакчасы ул... Әллә яшереп гөлләр өзимме? Юк, кирәкми, Шул бакчада шытып. Бөреләнсәм иде үзем мин, Чәчәк атсам иде үзем мин!.. Учаклар ягасым килә... Кызлар җыры Кояш безгә, без кояшка Карыйбыз да көләбез. Ник икәнен сорамагыз. Тик үзебез беләбез... Бик моңсу зәңгәр кичләрдә Тын суларга киләбез: lit Чит учаклар тирәсендә Күп җылындым. Мин әле Учаклар яндырыр идем Җылытырлык җилләрне... Учаклар ягасым килә Очкынланып үрләрлек, Йолдызларга тоташырлык, Балкытырлык үрләрне— Ягасым килә учаклар, һәр юлчыны дәшәрлек... Сүнәргә түгел. гомергә Ялкынланып яшәрлек!.. Бер суга, бер айга карап, Елыйбыз да көләбез... Ник икәнен сорамагыз, Тик узебез беләбез... Кышкы этюд I Арып беткәч, урамнарда Парлап биеп көнозын, Тирбәтеп ак тирәкләрдә, Йоклата ул кар кызын... Ә син җырдан сора Ямьсез дисең, дөнья, Алсу төсләр Тик җырларда гына, ахрысы... Ә син менә уян кояш белән, Күрер өчен ал таң яктысын... Таһир-Зөһрә кебек сөешүләр — Хыял гына, дисең, ул бар да. Ә син җырдан сора, ул күп белә, Халык сала серен җырларга... Кайнар чишмә Син гейзерларга — Кайнар чишмәләргә гашыйк. Минем хисләрем дә Шулар кебек, Вакыт-вакыт Ургылалар тышка, Кайнап, ташып... Син бит Кайнар чишмәләргә гашыйк!.. Шук та соң бу җил. кар кызын Эләктереп ала да, Кочып нечкә билләреннән, Вальс бии һавада, Беренче кар... Кыймый гына басам. Яп-яңа кар... Бик таныш та, Ләкин Онытылган, Сагынылган... Санап кына салам эзләремне, Саклыгымнан.., Беренче кар Салкыныннан түгел, Оялып Аклыгыннан... Яп-яңа кар, назлы, йомшак, Ипләп кенә Кулларыма алам. Алларыма Тамчы-тамчы Көмеш тама...