Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Сабан туе

Иске уңыш искерде, Яңа уңыш китерде. Яңа уңыш шатлыгы Өйгә кунак китерде, Илгә бәйрәм китерде. Каршы чыгып ал икән, Өйдә ачы бал икән, Кунак килә, кунак китә; Үзең өйдә кал икән, Өең тулы мал икән. Дуслар сөйләр бер төрлә, Дуслар сүзе җанга үз, Дошман сөйләр бер төрле, Дошман сүзе — канга тоз, Дуслар сүзе әйбәттер. Дошман сүзе гайбәттер. Типсәң тимер өзәсең, Тимер чыңы үзеңдә. Бассаң бакыр өзәсең, Бакыр төсе йөзеңдә. Балкып торган илеңдә Җәен таңнар ал икән, Кышын юллар кар икән... Илен ташлап киткәннәр Бер кайтырга зар икән. Җирдә бәхет бар икән. Безгә бәхет бар икән. Илле бул да, җирле бул. Җире юкның аты юк. Атлы бул да, затлы бул, Аты юкның заты юк, Көче юкның хакы юк. Җил җилләтеп килгәндә Җилфердәсен тасмалар. Җитенефәк үләндә Тупырдашсын кашкалар. Көч сынашсын башкалар. Дәрәҗәң зур, »шең зур Нефть чыккан якларда, Алышларда Алыптай Билең бирмә ятларга. Серең бирмә ятларга. Колгаларда сөлгеләр, Сөлгеләрнең аклыгы! Киленнәрнең күз нуры, Күңелләрнең сафлыгы, Җиңүләрнең шатлыгы. Улың булса илгә бир, Илең белән иш булсын, Улың — имән тамыры. Кызың булса иргә бир, Ире белән иш булсын. Кызың — бодай камыры. Җирән атың ефәк ял, Әкрен басып күл ала. Яшь үләндә биен кал. Бәйрәм үткәч моң кала, Киң аланнар тын кала. Аяз күкләр зәңгәрдер, Күк зәңгәре күзләрдә, Аяз таңнар алсудыр, Таң алсуы йөзләрдә, Рәхмәт инде сезләргә! Без кадаган байраклар Җилфердәсен җилләрдә! Нефть чыккан бу яклар Куәт бирсен илләргә Тыныч, якты көннәргә! Кояшка гимн Ана кулы сөеп үстергән дә, Киткән кеше тормыш юлыннан. Бар гаделлек ана сөтеннән дә, Бар яхшылык кояш нурыннан. Хаоста бер тәртип булсын диеп, Куркытып һәм алдап торсын диел, Уйлап чыгарганнар алланы; Ә аллалар бик күп алдады да, Ышанырлык алла калмады. Ә син, Кояш, бөекләрдән бөек, Алдаламый торган алла син, Без зурлыйбыз сине башлар иеп, Безнең җанда, безнең канда син. Тереклеккә син сөйкемле ата, Шәфкатең тиң газиз анага. Карашыңнан гөлләр чәчәк ата, Көлүеңнән җаннар ярала. Синең алда Галәм — зәңгәр алан, Күңеле киң күге биекнең. Арыслан да синең газиз балаң, Амеба да синең сөеклең. һәр күзәнәк хәлен хәләл аңлап, һәр яралгы җанын тыңлыйсың. Хәйлә корып. Адвокатлар яллап, Үз-үзеңне мактаттырмыйсың. Ә син, Кояш, бөекләрдән бөек, Алдаламый торган алла син. Без зурлыйбыз сине башлар иеп, Безнең җанда, безнең канда син, һәр вакытта безнең алда син. Үзем булып калдым Гувернантлар карап үстермәде, Француз телен ейрәтмәделәр. Дугаларга кыңгыраулар тагып, Ярминкәгә ияртмәделәр. Бәхет юктыр диеп торган чакта, Ярминкәдән кайткан җирән атта Прәнникләр кайтты бер кесә,— Бәхетләр бар икән югыйсә. Хыял булып төшләремә керде Кепка белән ялтыр кун итек. Тәти чалбар өмет иткән җир-е Киндер ыштан белән хур иттек. Чабатага салам ол ырак салып, Арыш урып йөргән басулар Күңел түрләрендә калды янып, Ә таңнары нинди алсулар! Даһи уйлар килмәделәр агып Күнегү һәм үсу юлында. Ярты гомер үтте хыялланып Бәрәңге һәм или турында. Ватан миңа йолдыз юрамады, Тугрылык һәм бурыч хакында Стенага терәп сорамады; Күп эшләргә кушты вакытында. Урап-урап Уралларда йөрдем, Ерак калды инде Ураллар. Гомер буе күз алдында күрдем, Гомер буе уйларымда йөоде Малай чагымдагы хыяллар, Үсмер чагымдагы хыяллар. Җәлү чаптым, элдертмәдем атта, Гайрәт эчкә сыймый йөрмәдем, Штраф та түләмәдем хәтта. Суд ишеген ачыл кермәдем. Көйдермәде җәйнең эсселәре, Өшетмәде кышның салкыны; Офыгымда кыйблам коч өстсде, Баш очымда йолды? балкыды. Кызыл нурга манып шәфәкъ янды, Сары диңгез булды басулар. Ак тастымал булып юлым калды, Ә таңнары нинди алсулар! Болгар төне Мин Болгарга килеп учак яктым, Балык тоттым Идел суларыннан Яшь чирәмгә сузылып чалкан нттым, Чал гасырлар узды уйларымнан. Тимер дага беләк илне таптап Кемнәр үтте моннан, дала җиле! Йолдызларга кара болыт каплап, Ни сөйлисең миңа, Болгар төне? Кара күктән кара болыт ага, Болыт арасында көмеш тоткын. Ярсый-ярсый Идел ярга кага, Гөрс, гөрс итеп ярга бәрә дулкын. Камышлар пышылдый яр читеннән, Кипкән әрем кыштыркыштыр итә. Иксез-чиксез каберләр өстеннән җилләр исә. Вавилон да калган комга чумып, Карфаген да үлгән кан-яшь елап. Заман җилләренә сыртын куеп, Җиргә сеңеп үкси Карапулат. Изге ташлар ауный уңда-сулда, Шәһәр булган җирдә буш далада Бөкре карчык булып басып тора Сыңар бармак кебек бер манара. Вәйран булып ята үткән гомер — Ничек бара моңа адәм кулы! Нәрсә кирәк сиңа, Булат-Тимер, Ни җитмәде сиңа, Чынгыз улы! Бүреләрне канлы туйга дәшеп, Барлык тере җанга ләгънәт укып, Кылычларын, сөякләрен чәчеп, Баскынчылар үткән агу йотып. Ташлар арасыннан бер өн килде: — Кадерләгез һәрбер гөлчәчәкне. Үткәннәрне таптадылар инде, Таптатмагыз асыл киләчәкне! Юл буйлап Юл буе, болыттай тузаннар. Тузанда кырыклап өй тора. — Ни дигән авыл бу, оланнар? — Колчура бу, абый, Колчура. Басулар читендә урманнар Тирбәлә офыкта күгәреп. — Ни дигән ааыл бу, туганнар? — Колшәрип бу, энем, Колшәрип. Бормалы су буйлап үтә юл, Су буйлап утырган зур авыл. — Ни дигән авыл бу, бабакай? — Каракол бу, улым, Каракол. баш иеп, бил бөгеп, бик тирен. Татарга кол кереп утырган... Бу якты көннәргә китергән Тарихның юллары чытырман. Шигырь Син — йөрәктән янып чыккан очкын Гимн булып илгә атылдың, Син дөньяга дога булып чыктың. Утка кердең, Яуга чакырдың. Син — йолдызлы кич һәм серле иртә, Таң җилләре сине иркәләр; Чын шагыйрьләр сине байрак итә, Кәсепчеләр ыштыр итәләр. Кичке этюд Көн сурелде. Яшькелт һава җиләс, Иренеп кенә эңгер таралыр, Тупыл башларына тияр-тимәс Күк болытлар ага каядыр. Яфрак шавын сөйләп тирә-якка Төн буена җилләр йөрерләр. Тәрәзәне кага шундый чакта Киткән дуслар. Үткән гомерләр. Бер-берсенә теләп үлем, газап, Тозак-аулар ясал, «Кеше» дигән хәшәрәтләр яши Берсен-берсе ашал. Кулы белән күккә йолдыз чөеп, Пәйгамбәрдән бөек, Кеше дигән гали затлар яши Берсен-берсе сөеп. Тынлык Уйный-көлә. күңел ача яшьләр ямьле чаклар кебек. Көтмәгәндә ярыл яшен яшьнәр, дөнья чатнар кебек. Таң җиленә уҗым дулкыннары гөжли, кайный кебек, Күңел сизә дөнья сулкылдавын, тынлык алдый кебек, Туктама — Алга бар. Кыю бар, Кызу бар! — диләр,— Бик сүлпән киләсең син йоклап. — Иптәшләр,— димен,— мин машина түгел бит. Тын гына алыйммы бер туктап! Әйтәләр иптәшләр:—Туктасак пост кала, Бу сафта урының буш кала. Көрәштән туктаган — көрәшче түгел ул. Туктама! Туктама! Туктама! Эч пошканда үзтәнкыйть Үз җанымны тентеп, теге-бусын Карап чыктым шырпы яндырып; Ник бер генә юньле фикер булсын Каләм белән чукып алырлык! Күңел ята тук сыердай пошмас, Кибәк-фәлән иснәп пошкыра. Ми сырына кысылып, төшәр-төшмас, «Ахмак» дигән бөек сүз тора. Ерак карап, Упкын чите буйлап Барасың син, юллар ярасың да. Халкыңа бер эш эшләргә уйлап. Кыя белән упкын арасында. Курку бетә анда, Хәвеф үлә, Йөрәктә дәрт-дәрман табасың да, Күкрәк киереп бер җырлыйсы килә Әҗәл белән тормыш арасында. Матур залда Шигырь сөйләгәндә Шатлыгыңны меңнәр бүләдер; Ачы җилләр искән шомлы төндә Йолдыз булсаң иде кемгәдер. Аяз күкле гомер бакчасында Күбәләктәй көннәр көләдер; Убылганда. Упкын якасында Терәк булсаң иде кемгәдер.