Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ

Җирда иеш» торса торсым. Эзе калсын тирән булып; Үзе улсо. эше калсын Мең яшәрлек имән булып. М Җамы. 1958 ел. юль урталары. Әрәмәдә чалгы кайраган тавышка колын кешнәүләре кушыла Кызлар башлаган җырны кошлар күтәреп ала Агачлар шавын арбалар шыгырдавы күмеп китә. Кызлар, сузылып яткан печән покосларын, идәнгә җәелгән келәмне җыйган кебек, бетереп җыеп баралар. Тырмалары чәч тарагы урынына шомарган. Егетләр печән күбәләрен, кашык белән ботка чумырып алгандай, җиңел күтәрәләр. Атлар, көчле кырмыскалар төсле, үзләреннән берничә тапкыр зур йөкне сөйрәп эскертка ашыгалар. Кояш түбәнәйгән саен эскертләр биегәя бара. Эскерт башындагы картларның шәүләләре озынайганнан-озыная. Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына . Беркемнең дә туктарга исәбе юк иде, тик үзеннән зур сумка күтәреп килгән почтальон кызны күргәч, кайберәүләр сәнәкләрен җиргә кадый башладылар. Гөлсәйдә түти дә, яна гына сынып чыккан тырма с i ык куаклыкка ыргытып, почтальон тирәсенәрәк елышты. Ул кипкән тама гын кырып: — Кызым, мина хат-фәлән юкмы? —дип, берничә кат эндәшеп карады да, җавап бирүче булмагач, алъяпкычындагы кып кызыл җиләк* лэрсн яулык почмагына авыштырып төйнәп куйды. * Хат ташучы, өләшәсе почтасын өләшеп бетергәч, Гөлсәйдә түтигә сәер һәм кызганулы караш ташлады һәм ак алъяпкыч кесәсенә кулын тыгып, бер читтәрәк басып торучы Фәүрия янына килде. Фәүрия авылда китапханәче булып эшли. Ләкин печән һәм урак өсләрендә шулай гадәткә кергән инде: кем генә булма, син болында яки басуда булырга тиеш. Хәтта почтаны да колхозчыларның эшләгән җирләренә китереп тараталар. Болай эшләү агитаторларга да бик кулай, чөнки тозлы су сибеп тә бер урынга җыеп булмаган халык, почтальонның сумка күтәреп килүен күрү белән, тупырдашып шул төбәккә агыла башлый. Кулга газета килеп кергәч, үзеннән-үзе әңгәмә куерып китә. Агитаторларга бары тик моны тиешле юнәлешкә борып җибәрергә генә кала. Бүген дә укытучы Кәүсәрия, уңайлы чакны туры китерүдән куанып, халыкара хәл турында фикер алышу башлап җибәрде. Башка вакытларда мондый әңгәмәләрдә бик теләп катнаша торган почтальон кыз Линуза буш кулы белән Фәүрияне култыклап бераз читкәрәк алып китте. — Әйдәле, Фәүрия парин,— диде ул пошынулы тавыш белән. Бу авылда бер чоргы кызлар үзара шулай «парин» дип эндәшәләр, ә төчерәк теллеләре «паринкаем» дип үк җибәрә,—Менә миндә Гөлсәйдәт- тәйгә телеграмм барые бит. Хат юкмы дип килеп сорагач та, йөрәккәем «жу» иттереп куйды. Бирергәме, юкмы?.. — Кая әле. кая? Әллә Фәниярныкымы? — диде Фәүрия кабаланып. Фәнияр — Гөлсәйдә түтинең улы. Моннан бер ел элек армиягә алынган иде. Киткәнче Фәүрия белән дуслыклары барын һәм атна саен Фәниярдан Фәүриягә адресланган хатлар килеп торуын яхшы белгән почтальон кыз Гөлсәйдә түтигә килгән телеграмманың моңа да кагылышы барын сизә иде шул. Айдан артык инде егеттән хәбәр-хәтер булмаганлыктан, өтәләнеп авыл Советын әллә ничә тапкыр ураучы, ләкин «миңа хат юкмы?» дип сорарга горурлыгын җиңә алмаучы Фәүрия ул көннәрдә Линузага көлке тоела иде. Телеграммада Фәниярның бик авыр хәлдә ятуын хәбәр иткәннәр иде. Шомлы хәбәр язылган кәгазь кисәген кулына алгач, Фәүрия кинәт җиргә чүкте. Болай да кечкенә буйлы кыз тагын да кечерәеп калган кебек булды. Куллары калтыранды, күзләре дымланды. Телеграмманы алъяпкыч кесәсенә салырга теләде, ләкин кәгазь җанлы нәрсә шикелле карышты, кесә төбенә һич кенә дә кереп ятарга теләмәде. Кыз үз янына килеп баскан ананы сизмәде дә. — Әллә малайдан хат бармы? — дигән сүзгә сискәнеп, башын, күтәрде. Шунда гына ул калтыранган куллары белән үзенә таба үре- ’ лүче Гөлсәйдә түтине күрде. Фәүрия җавап бирергә теләп авызын ачты, сүзләре чыкмады. Берничә тапкыр тамак кырганнан соң гына: — Юк. Гөлсәйдә түти, хат түгел...— дип әйтә алды. Ул арада кыз кулындагы кәгазь кисәге анага күчте. Гөлсәйдә түти укырга дип телеграмманы күзләренә якынрак китерде, беренче юлны уку белән күзләрен яшь томалавын сизеп яулык читенә үрелде. Шулвакыт яулык почмагына төйнәлгән эре, кып-кызыл җиләкләр яңа гына печәне чабып алынган такыр җиргә коелды. Бу җиләкләр Фәүриягә ананың җиргә тамган күз яшьләре сыман тоелды. Гөлсәйдә түти җиләкләрне улына дип җыйган иде бит. Эшләп йөргәндә җиләклерәк алан күрде исә, тал башына берәр учма печән бәй- I ләп китәр дә, кешеләр төшке ялга туктагач, ипләп кенә барып җыяр. Кайткач, җиләкләрне чыпчык чүпләмәсен өчен, иләк астына таратып кояшта киптерер. «Мичтә киптергән җиләкнең тәме бетә»,— ди торган иде улы Фәнияр. Инде быелгы җиләкләре генә дә өч оек кунычы булды. Бөтенесен бергә җыеп малаена җибәрергә кирәк иде дә бит, өйдә ир ат булмагач, посылка әрҗәсе кадаклар кеше дә юк шул. Әрҗә ясатырга дип әзерләп куйган фанерлары да бар, югыйсә... Кайгысыннан һәйкәл кебек катып калган Гөлсәйдә түтине Фәүрия юатырга тырышты: — Бик бетеренмә әле, Гөлсәйдә түти, кеше башына чир килми тормый, терелер. Фәнияр андый-мондый авыруга гына бирешә торган егет түгел. — Ие шул, ие,— диде ана һәм кызны гомерендә беренче тапкыр күргән шикелле йөзенә текәлде. Бу минутта ана Фәүрия үтә якын, үтә ягымлы күренде. Кеше кайгысын үз кайгысы кебек кабул иткән һәм ф бөтен йөрәге белән шул кайгының авырлыгын уртаклашырга әзер торган кадерле җан иясенең үз янәшәсендә булуы сөендерде ананы. Ул тынычлана төште. Гомумән, Гөлсәйдә түти шатлык килсә дә, кайгы килсә дә күтәрелеп бәрелә торганнардан түгел. Бөтенесен эченә генә салып куя да кешеләргә сиздермичә үзалдына яши бирә. Кырык икенче елны, иренен үлү хәбәрен алгач та, ул агарып киткән чәчләрен кешеләр күрмәсен дип, кара шәлен кысып бәйләде дә сабыр гына, борсаланмыйча гына эшли бирде. Балалар әтиләренең үлемен озак вакыт үткәч кенә белделәр. Анда да әнисенең сырма кесәсе тузып тишелгәч һәм әлеге хатның почмагы кесә тишегеннән карап йөри башлагач кына өлкән кызы Вәсимә күреп алды. Яман хәбәр китергән язуны, укый белә торганнары укып, белмәгәннәре тотып карап, өй эчләре белән елашып утырганда, Гөлсәйдә түти кайтып керде дә: «Нигә җылашасыз, балалар? Әткәгез бит хәзер генә үлмәгән. Әллә кайчан килгәнне бу хат. Әллә кайчангы өчен жылап тормыйлар»,—диде. Әнкәләренең бу сүзе балаларны гарьләндереп җибәрде. Алар сулкылдауларын тыяр өчен иреннәрен тешләделәр. II Улының авыруын белдергән телеграмманы алган кичне үк Гөлсәйдә түти юлга әзерләнә башлады Чормадан кипкән җиләкләрен алып төшеп, бер капчыкка тутырды. Карлыган кагын, миләш вареньесын, каклаган казын салды. Камырын күкәйгә генә изеп төш пешерде. Бар нәрсә тәртипкә китерелеп төйнәлде. Капчыклар һәм олы сумкалар, походка юнәлергә торган солдатлар шикелле билләрен буып, тезелешеп ишек төбенә килеп бастылар. Гөлсәйдә түти юлга Мамадышта шоферлыкка укып ятучы өлкән улы белән чыгарга уйлаган иде. Телеграмма суктырып чакыртып җибәрде, инде менә-менә кайтып төшүен көтеп тора. Ләкин чәчрәнләп Фәүрия килеп керде һәм, берәүнең дә ай-ваена карамыйча, Гөлсәйдә түти белән барачагын белдерде. Гөлсәйдә түти моңарчы аны җиңелрәк холыклы, егет-җилкәннәр белән чытлыкланырга яратучы бер кызга санап йөри иде. Малае белән чуалуларын да озын колаклар аркылы ишетеп белә, тик моны яшь, алгысучан кызның чибәр егет каршында үзен күрсәтергә теләп бөтерелүе генәдер дип уйлый иде. Аннары, Фәүрия читтән килгән кеше булганлыктан, кызның ата-анасы нинди кешеләр икәнен дә белми Ә авылда бит ата апаларына карап балалары хакында хөкем йөртү бар. Гөлсәйдә түти үзе рәтләп белмәгән кыз турында җинелчэ уйлавы әчеп оялып куйды. Бу тәүфыйклы баланың чит-ят кеше өчен өзгәләнеп. Себер тикле Себергә барырга әзер торуы улы хәсрәтеннән катып калган ана күңелен йомшартып җибәрде. Шул ук вакытта Фәүриянең кыюлыгына да сокланды ул. Ни әйтсәң дә авыл кызлары мондый эшне булдыра алмаслар иде. Янып, авызларыннан ялкын бөркелсә дә, эч серләрен аккан суга гына сөйләрләр дә йөрәкләрен уып кайтып китәрләр. Ә Фәүрия уйлаганын һичкемнән ку рыкмый-оялмый эшли торган кыз икән... Фәүрия — гаҗәп тиз кабыну чан, тиз сүрелүчән кеше. Ярсыган вантларында аның кулына нинди генә эш тоттырма, умыртып эшләр. Ф ә Н И С Я Р У Л Л И Н ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ Таулар күчерер — арымас, көннәр буе йөгерер — ялыкмас. Коры печән чүмәләсен ялкынга чорнарга бер очкын җиткән кебек, Фәүриянең күңелен җилкендерергә бер җылы сүз җитә. Бары тик ул сүз чын йөрәктән әйтелгән генә булсын. Менә әле дә Гөлсәйдә түтинең: — Бу хәтле дә миһербанлы бала булырсың икән, бәхетләрең арта төшкере,— дигән сүзләреннән очынып, үсеп китте. Гөлсәйдә түтинең кулындагы табагачын алып, янган мич каршына үзе килеп басты. Кичке чәйне бергәләп эчтеләр. Ә иртәгесен колхоз машинасының кысан кабинасында Фәүрия белән Гөлсәйдә түти Урыссу станциясенә киттеләр. Купега билетлар беткән иде, Фәүрия: — Гөлсәйдә түти, купега билет юк икән, общийга булса да алыйммы? — диде. — Купе дигәне тизрәк барамыни, кызым? — диде Гөлсәйдә түти. — Юк, купеда да дүрт тәүлек барырга анысы, тик анда үз өеңдәге кебек тыныч. Ишеге ябылган, урыны җәелгән. — Барыбер, шулай булгач, упшыйга гына ал, алайса. Юлда булуың әйбәт,— диде Гөлсәйдә түти.— Урыны җәелсә дә, йокы алдырып булмас. Инша алла, аяк өсте дә барып җитәрбез. Кешеләр белән арурак булмасмы. Ишеге ябулы җирләргә бер дә кереп бикләнәсе килми. Вагон шактый тыгын һәм Сэркү булып чыкты. Бер солдат ачык тәрәзә янындагы үз урынын бирмәгән булса, Гөлсәйдә түтигә авырга килер иде. «Кая барсаң да тәүфыйклы бәндәләр очрап тора тагын. Юлның башы хәерле башланып китте, ахыры да матур булыр әле, алла бирсә»,— дип уйлады Гөлсәйдә түти, аяклары арасына төенчекләрен кыстырып, тәрәзә янына әйбәтләп урнашкач. Беренче көнне сиздермәскә тырышып чыдап барса да, иртәгесен Гөлсәйдә түтинең йөзендә йончу билгеләре күренә башлады. Ул утырган җирендә әз генә йокымсырый да «дерт» итеп уянып китә. Уянып китә дә тәрәзәгә карый. Вагон тәрәзәсеннән артка йөгереп узган телеграф баганалары, кечкенә станциялар чагыла. Җирләрнең бу кадәр дә зур, илнең иркен булуына хәйран калып барды Гөлсәйдә түти. Кая карама — урман. Әллә соң чуен юлларны юри шулай урман арасыннан салалар микән? «И, хикмәт.— дип уйлады ул.— Җирнең байлыклары бер дә тигез урнашмаган шул. Безнең якта утынга бармак юанлыгы тал кисеп җәфаланалар. Ә монда бихисап утыннар пычкы көтеп тора. Наратлар нинди эре, гуәрдин кебек кукраеп утыралар. Аудар да өй сал». Красноярскига дүрт тәүлек бардылар. Юлда үткән бу көннәр Гөлсәйдә түтинең илле биш яшьлек гомерендә иң озын, иң ялыктыргыч көннәр булгандыр. Янында бөтергечтәй бөтерелеп йөрүче Фәүрия бул- маса, аңа тагын да кыенрак булыр иде. «Гөлсәйдә түти, газлы су эчмисеңме? Мороженое ашап җибәрсәң тәнеңне бераз салкын алыр»,— дин, кыз станция саен ни дә булса алып менде. Борчулы ананың хәсрәттән тамагына аш үтмәс булса да, кызны рәнҗетәсе килмәде: алып менгән суын йоткалады, конфетларын суыргалады. Моның аңа бөтенләй хәлсезләнмәскә ярдәме тиде. Поезддан төшкәндә аякларын көчкә-көчкә сөйрәп чыккан ананың госпитальгә якынлашкан саен адымнары шәбәйде. Ул ниндидер эчке сизенү белән улы яткан шифаханәнең юлын тапты. Аяк юллык та русча белмәгән, гомерендә Бөгелмәдән ерак чыкмаган авыл хатыны Красноярскиның зур-зур ташпулатлары арасында адашмыйча бара бирде. Аның артыннан калышмас өчен, Фәүриягә шактый кызуларга туры килде. Фәнияр яткан госпиталь өч катлы, килешсез итеп салынган бер йорттан гыйбарәт икән. Арудан, дулкынланудан һәм каушаудан дерелдәгән аякларын көчкә-көчкә өстерәп, икенче катка урнашкан хирургия бүлегенә күтәрелделәр. Госпитальдә төшке аш вакыты иде. шуңа күрә Фәүрия белән Гөлсәйдә түтигә бераз көтәргә кушылды. Тизрәк улын күрергә теләп ашкынудан тәмам үзен-үзе тота алмаслык хәлгә килгән ана коридордагы йомшак диванда тыныч кына утыра алмады. Үзләренә халатлар чыга- ф рып биргән сестраның каядыр китеп барганлыгын күрү белән, күләгә шикелле тавышсыз-тынсыз. Фәнияр яткан палатага шуды Палатада алты карават тора. Караватларның икесе буш Ишектән кергәч тә ананың күзе тәрәзә янындагы урынга төште. Улының йөзен ■ >ле рәтләп күрмәсә лә, нәкъ менә шушы тәрәзә янындагы карават аныкы булырга тиеш. Фәнияр яктылык, кояш ярата торган бала. Яктылык! Син кешеләргә һава кебек кирәк. Бала чакта янып торган учакка кызыгып кайнар күмерләрне тотасың, төнге яшен синен күзләреңне камаштыра. Кеше йокысыннан кояшлы иртәне, алсу таңны сагынып уяна. Төнлә куркыныч, шомлы булып күренгән нәрсәләр иртән ачыклана. Яктылыкта кешене шатландыра, тынычландыра торган көч бар, күрәсең. Кечкенәдән үк Фәнияр гел яктыга омтылучан бала булып үсте. Хәтта бервакыт өйдәге тәрәзәләрне бүлешкәннәр иде. Алты балага дүрт тәрәзә житмәгэнлектән, Фәнияр белән төпчек кыз тәрәзәсез калган Фәнияр монарга бик җәберсенеп елый башлаган. Абыйсы аны үртәп: «Елама, сиңа мунча тәрәзәсе булыр»,—дигәч тә тынычлана алмаган Аңарга шул бәрәңге бакчасына караган мунча тәрәзәсе түгел, ә өянкеләргә, сыерчык ояларына караган тәрәзә кирәк. Сыерчыкларның жим ташуын, бала очырганын көннәр буе күзәтеп утырырга әзер иде. Ул, шуңа күрә тәрәзәсез калуга риза булмыйча, үзенә тиешле өч көнлек ипиен җыеп, апасы белән тәрәзәгә алмашкан. Балалы өйдә бур ятмый, дигәндәй, бу эш икенче көнне үк Гөлсәйдә түтигә мәгълүм булды... Ананың сизенүе дөрескә чыкты. Фәнияр тәрәзә янындагы караватта ята, Гөлсәйдә түти килеп кергән чакта олырак яшьтәге бер няня аның авызына кашыклап аш салып тора иде. Фәниярның кул-аяклары яшел одеял белән ябылган. Одеял асты буш кебек ту гел. димәк, аяк- кулы өзелмәгән булырга тиеш. Иөзе дә матур гына күренә. «Болай булгач. аллага шөкер икән әле»,— дип уйлады ана. Чөнки ул малаен тере килеш очратудан өметен өзә башлаган иде инде. Юлда килгәндә поездның пош-пош итеп пошкыруы үлем түшәгендәге кешенең авыр сулыш алуы кебек, тәгәрмәчләрнең тык-тык тыкылдавы ярсып типкән йөрәк шикелле тоелып, ананың тәмам котын алып, саташыр дәрәжәгә җиткерде бит. Әнисен күргәч, Фәнияр сизелер-сизелмәс кенә елмайды. Ананың. «Исәнме, улым'» дип, күрешергә cyst ait кулы, каршы кул үрелмәгән* лектән, әкрен-әкрен түбәнгә төште. Ана, сыгылып төшкән кулларын артына яшереп, улына иелде, аның маңгаена кипкән иришәрев тидерде. , Сүз озак кына ялганып китә алмады. Шул вакыт Гөлсәйдә түти: — II балам, онытып та җибәргәнмен, минем белән Фәүрия дә килде бит,— диде. Аннары палатадан жәһәт кенә чыгып китте дә Фәүрияне ияртеп керле. Кызны күргәч, Фәниярның күзләре очкынланып китте. Караңгы төш ә яктылык сибеп җемелдә! ән йолдызлар шикелле, сгег күзендәге бу очкыннар Фәүрия күңелен нурландырып җибәрде. Илының җанланып китүенә ана да сөенде: «Ярый әле, Фәүрияне алып килдем»,— дип уйлады ул. Фәүрия егетнең әнисе шикелле гартынучанлык күрсәтмәде. Палатада! ы берничә кешенең кызыксынып карап торуына да, сабыр ананың сүзсез генә карават ннынарак елышырга теләвенә дә нгътнба; итмәс ФӘНИС Я Р У Л Л И Н ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘ!* ЕККАЧ тән, Фәниярның иреннәреннән суырып үпте. Одеялын ачып кулларын кысты. Ләкин егетнең куллары моңа җавап бирмәделәр. Бөтен палатаны берьюлы кочаклап алырга җыенган кебек, хисләренә ирек биргән кыз ананы малаеннан читкәрәк кысрыклады. Гөлсәйдә түти, чигенә торгач, улының аяк очына ук барып җитте. Яшьләрне оялтмас өчен аларга карамаска тырышты, әмма улының аксыл, газиз йөзеннән күзләрен ала алмады. Аннары, одеял почмагын сак кына күтәрә төшеп, улының аяк бармакларын тотып карады: салкынаймаганнармы? Тырнаклары үсәме? Бармаклары җылы иде. Тырнаклары да җиткән, өметле күренәләр. Ләкин нигә соң бер җирен дә кымшатмый ята бу бала? Табан астына юри дә кагылыр хәл юк — кытыкны китерәсең дип, буылып көләргә тотыныр иде, хәзер үзенә тигәнгә, хәбәр-хәтере булмагандай, селкенмичә ята бирә. Кулларын кыймылдатканы да күренми. Битенә чәчләре төшкән, сыпырып артка җибәрергә кирәк иде, күзләренә керүе бар. Әһә. Фәүрия чамалады, тарак алып чәчләрен тарый башлады. Мондый селкенми ята торган авыруны күргәне юк иде ананың. Карап торуга бөтен әгъзалары исән кебек. Кул-аяклары да имгәнгәнгә охшамый. Тизрәк сорарга, белешергә иде дә бит... Улының шатланып Фәүрия белән сөйләшкәнен күргән ана алып килгән күчтәнәчләрен палатадагы авыруларга өләшеп йөрде. Сестраның кесәсенә дә куш учлап кипкән җиләк салды. Гөлсәйдә русча, тегеләре татарча белмәсәләр дә, үзара тылмачсыз аңлаштылар. Бар да җайга төшеп, күрешү ыгы-зыгысы басылгач, Гөлсәйдә түти Фәүрия белән янәшә утырды һәм телеграмма килгән көннән бирле үзен туктаусыз борчып, йөрәген тәмам алҗытып бетергән сорауны бирде: — Ни булды, балакаем? Нилектән? Бу сорау Фәүриянең дә теленнән ычкынып китәргә тора иде, шуңа күрә җавап көтеп икәүләп Фәниярга текәлделәр. Фәнияр, суга чумарга җыенган кеше кебек, тирән итеп сулап куйды. Иреннәрендә газаплы елмаю барлыкка килде. Үзе эшләгән берәр гаеп турында сөйләгәндә аның шулай юмор беләнрәк сөйләү гадәте бар. Ләкин бу юлы елмаю барып чыкмады. - — Шул «тагын бер» дигән нәрсә харап итте мине,— диде Фәнияр. — Анысы нинди явыз соң? —диде ана, берни аңламыйча. — Анысымы? Анысы минем комсызлыгым. Гөлсәйдә түти дә, Фәүрия дә берни аңламадылар. Фәниярга сөйләп бирергә туры килде. ...Фәнияр бервакыт үзләренең өй артларына турник ясады. Моңарчы инде ул мәктәп турнигында уйнап беләкләрен шактый гына калынайткан малай иде. Үзендә көч сизгән саен канатланыбрак уйный башлады ул. Өй артында үз турнигың булгач, теләгән кадәр уйнарга була. «Бу күнегүләргә тотынырга иртәрәк әле сезгә»,— дип, чабуыңнан тартып торучы укытучылар юк. Бөтенесе үз иркендә. Озак тартышулардан соң ул сальто ясарга өйрәнде. Сальтоны мәктәптәге бер укучының да ясый алганы юк иде әле. Шунлыктан иртәгесе көнне һәммә малайны шаккатырасы килде. Үзенең ярыйсы гына арыганлыгын сизсә дә, бу күнегүне кабат-кабат эшләп карады. «Тагын бер генә тапкыр әйләнәм дә туктыйм, тагыа бер кат...» — дия торгач, ул көнне Фәнияр кулын тайдырып туктады. Ә икенче бер вакытны су коенганда шундыйрак хәлгә төште. Әллә пн киң булмаган Ык елгасының әле бер ягына, әле икенче ягына туктаусыз йөзде дә йөзде. Шулай ике як ярны дүртме, бишме тапкыр урады. Хәлсезләнде, ләкин туктыйсы килмәде. Арыганлыкны ниндидер үзсүзлелек белән җиңәргә уйлады. «Хәл беткәннән соң тагын бер мәртәбә теге якка чыгып булырмы?» Шуны сынап карыйсы килде. Ярга кулларын тидере алды да кабат йөзеп китте. Елга уртасына җи- тәрәк бөтенләй хәлсезләнде, бата-калка башлады. Ә инде арып-талып каршы як ярдагы талларга килеп тотынгач, ул, искиткеч бер зур җиңү яулаган кебек, үзүзеннән канәгать булып калды. Ләкин кайвакыт үзенә артык ышану, башкалардан өскәрәк чыгарга тырышу кешене харап итеп тә ташлый. Үз көчеңне бәяләп бетермәү саксызлыкка китерә. Фәнияр бу фаҗигасенә дә бердәнбер гаепле кеше итеп үзен санады... Укчы-радистлар мәктәбендәге спортчылар «Н»чы хәрби часть белән ярышка хәзерләнәләр иде. Спортчыларны бер атнага эштән азат иттеләр. Штангистлар көн саен мунчага йөреп, «артык» авырлыкларыннан арындылар, йөгерүчеләргә подъемга кадәр үк торырга рөхсәт бирелде. Гимнастлар, спортзалдан чыкмыйча, катлаулы күнегүләр ясадылар. Тренерларның кычкырудан тамаклары карлыгып бетте. Укчы радистлар мәктәбенең иң зур горурлыгы гимнастлар булганлыктан, өметне аларга багладылар. Ашау-эчү белгечләр төзегән меню белән генә бирелде. Тренер Фәниярга да ышаныч белән карый иде. Фәнияр әле икенче разрядлы гимнаст кына, шулай да ул беренче разрядлар өчен генә рөхсәт ителә торган күнегү-ләрне дә эшләштергәлн ♦ иде. Спортчылар телендә «кояш» дип аталган катлаулы, бик авыр бер = күнегү бар. Соңгы вакытларда Фәнияр бөтен көчен куеп «кояш» ясарга омтылды. Бу эшне ул тренер юк чактарак башкарырга тырышты, «чөнки тренер бик педант нәрсә: һәркем үзенә кушылганнан артыгын * эшләмәскә тиеш дип карый. Әмма Фәниярның бер генә дә тренер куш- £ кан белән тукталасы килмәде. Спортзалның буш чагын туры китерде о исә үзенең «кояш»ы белән мәшгуль булды. Бердән, ул тренерына s сюрприз ясарга теләсә, икенчедән, ел б>е икенче разряд белән утыру ~ туйдырган иде. ө Тырыша торгач «кояш» ясалды. Фәнияр, шатлыктан нишләргә белмичә, сөялләнеп беткән учларына төкереп, кулларын угалады. Бу минутта спортзалда беркемнең дә булмавы гына аның сөенечен бераз киметте. Күрсеннәр, соклансыннар иде барысы да. Фәнияр бу күнегү белән озак мавыкты. Бер тапкыр да, ике тапкыр да әйләнде, һәр уңышы аңарда ышаныч, хәтта бераз һавалану хисе тудырды Баштарак турникка кулларын бәйләп, сакланып кына менсә. соңыннан бәйләмичә эшли башлады. Куллардагы саклык өчен бәйләнгән каеш хәрәкәтләнергә комачаулый кебек тоелды. «Тагын бер генә әйләнәм дә туктыйм», дип, арыганнан соң да турникка күтәрелде, һәм шунда соңгы тапкыр «кояш» ясаганда кинәт куллары ычкынып китте... Иптәшләре аны аңын югалткан хәлдә спортзалдан барып таптылар. Аннары одеялга салын санчастька китерделәр. Фәнияр төнлә генә аңына килде һәм. нәрсә булганлыгын аңламыйча, янында утыручы няняга карады. Икенче көнне аны самолет белән Красноярскндагы хәрби госпитальгә озаттылар. Менә шуларны сөйләп бирде Фәнияр. Фәүрия егетнең «башсызлы- гы» өчен шелтә белдерде. Ә Гөлсәйдә түти нәрсә әйтергә белмичә озак кына торганнан сон — Ничек соң, балам, бик сызланмыйсыңмы? Тамагыңа каба аласыңмы?— дип сорады. — Сызланулар кимеп бара инде, әнкәй,— диде Фәнияр.— Баштарак бер дә түзә алырмын кебек түгел идем. Операциядән соң рәтләнә башладым шикелле. Авыртулар басылды. — Операцияләре бик авыр булгандыр инде. Алдапрак кәбәр иттермәгәнсең бит. Кнлерием. көне-төне яныша булырыем. Бер үзең пычак асларына ничек курыкмый керергә кирәк... — Әле дә мин телеграмма сугарга кушмаган идем, врач үз белдеге ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ф белән генә эшләгән аны Терелгәч рәтләп үзем язган булыр идем ничек тә,— диде Фәнияр. — Егылганыңа күп үттеме соң? — дип сорады Фәүрия. Үзенә килгән соңгы хат исәбенчә, ай ярым чамасы вакыт булырга тиеш иде. — Ике ай тула,— диде Фәнияр. — Ике ай буе анага хәбәр иттермә инде,— диде Гөлсәйдә, рәнҗеп.— Ана күңеле балада, бала күңеле далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әллә кайда җәһәннәм астында икән армияң дә. Кешеләр Казанда гына да йөреп кайталар. — Минем хезмәт урыным моннан өч йөз чакрымнар ары әле. Анда хәрби госпиталь булмаганга Красноярскига китерделәр. — Врачлар нәрсә әйтә соң? Терелерсең диләрме? — Ул хакта сорашканым юк, әнкәй. Чөнки терелмәм дигән уйның башыма килеп караганы юк. Менә муенның авыртуы бетәр дә торып китәрмен төсле. — Чыкмаган җанда өмет бар,— диде ана, нык ышанып Гөлсәйдә түти тиз генә өмет өзә торганнардан түгел. Аның иң зур, иң нык таянычы — ышаныч! Ил өстенә дошман ябырылып килгән чакта да, еллар авыр чакта да, ялан болай булмас, рәтләнер әле бер, дип үз- үзен юатты. Менә балаларым үсәрләр дә үземә таяныч булырлар, дип көне-төне эшләде. Балалары үсте, ана җилкәсенә өелгән йөкне үз иңнәренә күчереп сала башладылар. Ана яңадан турайды. Ул далада үсеп утырган ялгыз каен шикелле: давыллар аның ботакларын да сындыра, салкын кыраулар яфракларын да саргайта, ләкин зил-зиләләр үтү белән яңадан элекке хәленә кайта каен. Яшенле яңгыр аның тузаннарын юып төшереп каенны ап-ак итә, пакьләндерә. — Терелерсең, балам, терелерсең,— диде ана, палатадан чыгып киткәндә — Өметеңне генә өзмә. Әнкәсе белән Фәүриянең килүе Фәнияргә бик зур куаныч булды. Әйтерсең кыш буе буш торган ояга язын сыерчыклар әйләнеп кайтты да бөтен оя эчен гөрләтеп җибәрделәр. Кеше йөрәге — оя. Буш торуны яратмый. Бушап калдымы — суына, туза, җимерелә. Ill Фәүрия белән Фәниярның танышуларына ел ярым чамасы гына әле. Кызның ике еллык китапханәчеләр курсы бетереп, Фәниярлар авылына килгән чагы. Фәниярдан ике яшь чамасы олырак булса да, гәүдәгә кечкенәлектәнме, чәчләрен үсмер кызлар кебек тасмалап үреп йөргәнгәме — чырайга бик яшь күренә. Авылга килеп, эшли башлаган көнне үк очратты аны Фәнияр. Элекке китапханәче Тәслимә апа аңарга районнан «Анна Каренина» дигән китапны алып кайтырга вәгъдә иткән иде. Шул сәбәпле ишектән керәкерүгә үк: «Тәслимә апа, «Анна Каренина»ны алып кайттыңмы?» — дин кычкырды ул. Тәслимә апа урынына чәчен ике толымлап үргән, тиен күзе шикелле хәрәкәтчән күзле чибәр генә кызны күргәч. «Менә сиңа Анна Каренина». дяп куйды Кыз аның сүзләреннән буш залны яңгыратып көлеп җибәрде — Тәслима апа эстафетаны яшь кадрга тапшырган икән,— диде Фәнияр, югапып калмыйча.— Яшь кадрның исеме ничек соң? — Яшь кадрны Анна Каренина дип атамыйлар,— диде кыз. — Анна Каренина дип атасалар бик җилле булыр иде. — Ни өчен? — Менә бүген өемә алып кайтыр идем дә рәхәтләнеп укыр идем. — «Анна Каренина» бик калын ул, укып чыгарга түземең җитәр микән? — диде кыз. Фәниярның сүз тыңлаучанлыгы аңа ярап куйды, үзе яратып бетер ♦ мәгән, эч пошыргыч дип санаган эшләрен егеткә куша башлады. Өстә = венә, Фәниярның башка эшләргә дә осталыгы бар икән: китапханәгә ’ менә дигән иттереп лозунглар язып элде. е; Күп вакыт шаярышып сөйләшсәләр дә. аларның бер-берен белергә > теләүләре көчәя барды. к Фәүрия беркөнне Фәниярдан болай дип сорады. и — Син, Фәнияр, китапларны бик яратасын, нигә үзең монда эшләр- = гә кермәдең? ( ® — Эш минем теләктә генә түгел шул, Фәүрия. Хәзер бит. үзең белә- ө соң, укымышлылар заманы Безнең ише укыр-укымас көе мәктәпне ташлаган авыл малае эш рәтен беләмени? — Син үзеңне артык кимсетеп җибәрмә әле,— диде Фәүрия. — Беләсеңме. Фәүрия,— дип дәвам итте Фәнияр,— мин әллә нинди тотрыксыз, хыялый кеше. Бер көйне бер һөнәр, икенче көнне икенчесе ошый. Әле мин бәләкәй чакта ук авылга электр кертергә бермәлне монтерлар килде Чын-чынлап учларында ут биетә торган егетләр иде алар. Ни арада баганаларын утырттылар да ни арада чыбыгын суздылар. Берәүләре ап-ак чәйнекләрне багана башына менгереп боралар, икенчеләре өнгә шнур кадаклый, лампа элә. Карап торулары шундый кызык! Без — малайлар — аларның артларыннан бер тотам ла калмыйча өйлән өйгә йөрибез, чыбык тартышабыз Шулчак күзем төште: берсенең сумкасы тулы лампалар. «Шуларның бөтенесен берьюлы яндырып куйсаң, кояш яктылыгы булыр иде микән?» дип. күзләремне сумкадан ала алмын торам. Монтер абын минем кызыгып карап торуымны күргәч. берсен алып җиңе белән әйбәтләп сөртте һәм минем кулга тоттырды «Бу, энекәш, гади лампалар түгел. Ильич лампалары». — диде ул Бу сүзләр мине әллә нишләтеп җибәрде Монтер абый ничектер якынаеп, үз булып китте Аны бөтен кешеләргә яктылык өләшүче юмарт, кайгыртучан кеше итеп күз алдына китерә башладым. Бу бәхетле кешеләрнең һәрбер хәрәкәтенә сокланып, исем китеп карап йөрдем Тизрәк үсәсем, җилкәләремә «тырнаклар» асып, авыл урамнарыннан үтәсем, ак чыбыкларны зәңгәр һавага сузып өйләрне өйләргә тоташтырасым килде. Фәнияр, малай чагына кире кайткандай, мавыгып, тәэсирләнеп сөйләде. Фәүрия аны бүлдермичә тыңлады. Тик соңыннан гына — Гел шуны сорармын дип йөрим, син кем булып эшлисең соң, Фәнияр? — диде. — Минем түземем Толстойның бөтен китапларыннан да калынрак,— диде егет, шаяртып. Алар шулай таныштылар. Фәниярның күп китаплор укыган булуы, һәр укыган әсәренә карата үзенчә фикер йөртүе Фәүриягә бик ошады. Берничә көннән кыз шунысын да белеп алды: Фәнияр бик әйбәт китап төпләүче икән Таралып, һәр бите кесәдәге кулъяулык урынына таушалып беткән «Кигәвен»не өр-яна китап иттереп китергән бит. Әйтерсен тылсымлы сүрә укып өргән. — Менә монысы шәп булган,— дип мактады ул егетне. — Булдырабыз инде анысын гына,— дигән булды Фәнияр, ләкин үзе китапханәченең мактавыннан кызарып китте, һәм «һу, сездә бөрку икән», дип кепкасы белән жилләнеп алды. Фәүрия үзе китап төпләп мәшәкатьләнергә яратмый. Артык вак эш дип карый. Аңарга тотынган эше минут эчендә эш булсын, юкса түземе житми. Башка кызлар кебек тегү-чигү, бәйләү бәйләүгә дә әвәслеге юк. «Хәзер машина заманы, тавык сыман казынып утыру модада түгел».— дип кенә жибәрә. Калынрак әсәр укый башласа да. ахыры нәрсә белән бетәр икән дип, тизрәк соңгы битен караштырырга тотына ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ф Егет, хыял дөньясыннан аерыласы килмәгәндәй, тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Кулындагы китабына бармагы белән чирткәләп торды. Аннары: — Мин монтер булып эшлим,— диде. — Алайса теләгеңә ирешкәнсең икән. — Юк, теләккә ирешеп булмады, Фәүрия. Электромонтер түгел, элемтәче генә мин. Унсигез тулмаганнарны электромонтерлыкка алмыйлар иде. Уналтыда районга эш эзләп киттем. Монтерлар әзерли торган курслар районда юк иде. йөри торгач элемтә конторасына юлыктым. Монда ике егетне армиягә озатканнар икән, шулар урынына кеше кирәк, диделәр. «Багана чокыры казырга ярарсың әле», дип, документларны кадрлар бүлегенә тапшырырга куштылар. Башта чокырын казыдым, аннары өскә менә башладым. Инде разрядым да бар, тик күңел канәгать түгел. Эшем шундый кирәксез, вак нәрсә кебек тоела. Мин телефон куеп чыгып киткән кешеләр теге вакыт безгә электр керткәндәге кебек шатланмыйлар. Киресенчә, идән таптап йөрисең шунда, дигән сыман, син чыгып киткәнче үк эзләреңне сөртә башлыйлар... Әйе, Фәнияр үз теләген тормышка ашты дип әйтә алмый. Ул һаман саен каядыр ашкына. Бер көнне тракторга утырып җирләр актарасы килсә, икенче көнне күкне ярып үткән самолетка кызыга. Иң кимендә берәр машина уйлап табарга иде аның исәбе. Җилгә канатлар ясап коедан су чыгара торган җайланма да корып куйды инде ул. Тик бу бик аз шул. Күңелне баса алмый. Болардан башка үзеннән дә яшереп йөри торган тагын бер хыялы бар әле Фәниярның. Ул — язучы булу. Аның инде куен дәфтәрендә яза башлап ташлаган әллә никадәр шигырьләре йөри. Күңеленә матуррак сүз килгән саен Фәнияр аларны кенәгәсенә «төртеп» куя. Әмма берәр вакыт шул «үземнеке» дигән сүзне күптән язылган китапта очрата да кәефе кырыла. Бер көнне ул үзенең бик әйбәт дип санаган шигырьләрен акка күчереп язды да Фәүриягә күрсәтеп карарга булды. «Фәүрия укыган кыз, нәрсә дияр икән?» Әмма чишмәләр җырын, өянкеләр моңын тыңламаган, таңнар атканын, офыклар алланганын күзләре арыганчы күзәтмәгән шәһәр кызы Фәниярның шигырьләреннән көлде генә. — Наивность,— диде ул.— Болар кемгә кирәк? Талларның шаулаганын, чишмәләрнең чылтыраганын син язмасаң да беләләр. Күп шагыйрьләр әйткән ул турыда. Фәүрия егеткә катырак кагылуын аңлады, ахры, сүзләрен йомшартырга теләп: — Телисеңме, Фәнияр, мин сиңа бер әкият сөйлим,— диде. — Я, сөйләп кара,— диде Фәнияр, хәтере калуын сиздермәскә теләп. Фәүрия чәчләрен төзәткәләп. тамакларын кыргалап куйды. Сәхнәгә чыгып баскандай бераз поза белән сөйләп китте: — Борын-борын заманда, матур яшел аланда, җәйнең аяз көнендә, шәп куаклык төбендә бер чебеш дөньяга килгән. Чыккан да ул йомырканың кабыгын ватып, караган ди бар дөньяга исе китеп, шаклар катып. Бпк күп икән иркә урман тавыклары, тиеннәре, куяннары, аюлары һәм урманның бүтән халыклары. Пип-пип, дигән чебеш. Аның тавышын карурман көчәйтеп җибәргән, җилләр еракка илткән. Үз тавышын беренче кат ишеткәнлектән гаҗәп матур, гаҗәп яңгыравык булып тоелган чебешкә. Ул тагын да катырак итеп кычкырган. Яшел урман, син нинди киң, нинди иркен. Бу дөньяга килүемә нибарысы әле бер көн. Ә шулай да яраттым мин сине мәңге. Аланнарың шундый ямьле, җиләкләрең шундый тәмле. Үләннәрен йомшак синең келәмнәрдән, чык суларың — энҗе-мәрҗән... Хыялый чебешнең бу сүзләрен ишеткән дә бер тилгән очып якынрак килгән һәм чебешкә болай дигән: — Дөнья күргәнең юк синен, мескен чебеш. Чык сулары — энже- мәрҗән, куаклыклар, чытырманлык матур, имеш. Синен, чебеш, очканың, киңлекләрне кочканың юк. Канат җилпеп күккә менсәң, гүзәллекне өстән күрсәң әйтер идең: кояшны зур алтын диеп, офыкларны ялкын диеп. Без алмаз йолдызлар белән туенабыз, ак болытка сузылып ятып кызынабыз, ут уйнатып яңгыр яуса — коенабыз. Мин сине, чебешкәем, бер очыртып карар идем, менә шунда матурлыкны анлар идеи. — Юк, сөйләмә, җитәр,— дигән аңа чебеш,— син мине һавага күтәр, күрим әле бөтенесен, гомерем дә жәл түгел гүзәллекне күрер өчен. Тилгән аны төшеп алган. Күтәргән ди зәңгәр күккә, бик биеккә. Чебешкәйнең болытларга башы тигән. Чынлап та күк ай-яй матур, зәңгәр икән. Офыклар киң, сулышлар киң, тынга иркен. Кошларның бик күп төрлесе оча икән төркем-төркем. Болытлар да ефәк шәлен болгыйлар, ди, кошлар аргач болытларга утырып җил тавышын тыңлыйлар, ди. Бу зурлыкка, хозурлыкка хәйран калып, күкрәгенә бик күп итеп сулыш алып, очып китмәкче булган, ди, чебеш үзе. Канаты югын онытып бер талпынган, бер кагынган. Тилгән аны шулчак ялгыш ычкындырган. Чебеш мескен бик әз генә очып барган. Шуннан түбәнгә тәгәрәп башын ярган. — Әкиятең бик матур, хикмәтле синең, Фәүрия,—диде Фәнияр — Шушы чебеш кебек канат чыгармаган килеш очарга кызыкма, диюеңдер инде. Тик синең әкиятеннән соң минем, киресенчә, шул чебеш шикелле буласым килә башлады. Ул, ичмасам, гомере бәрабәрен > булса да теләгенә ирешкән. Күккә күтәрелгән, очу ләззәтен татыган Җиргә төшеп башын яруы да шәп, чөнки бер очып караганнан соң тирестә актарынып яшисе килмәс иде. Фәүрия үзе сөйләгән әкиятнең бөтенләй башкача тәэсир итүен күреп куанырга да, ачуланырга да белмәде. Бу егетне аңлап бетерә алмый ул. һәрнәрсәгә тилеләрчә ышану, сабыйларча беркатлылык һәм үлсә дә үзенекен эшләргә әзер тору көче бар Фәниярда. Комсомолга керергә барганда да чак үлми калган ул. Алтынчы класста укыганда ике кыз, ике малай комсомолга керер өчен районга китәләр. Тышта апрель Юллар бозылган. Мәктәпнең кара айгыры юл пычрак дип тормый, шактый җитез элдерә. Бу җилкенчәк йөрәкләргә башлык итеп быел гына пионервожатый һәм физкультура укытучысы булып эшли башлаган Кәрамны җибәрәләр. Район Фәниярлар авылыннан егерме өч-егерме биш чакрымда. Юлның яртысын үткәч. Дим елгасын аркылы чыгарга кирәк. Җырлый- җырлый елга янына килеп җитәләр Карыйлар: күпер юк. Бозлар алып китмәсен дип сүтеп ташлаганнар. Ә елга кузгалган. Теге якка чыгу турында уйларлык та түгел. Кәрам елгага карап тора да: «Киттек, балалар», ди. Үзе балалыктан чыгып җитмәсә дә, шулай бераз эрерәк сөйләшергә, үзенеи укытучы икәнен күрсәтергә ярата ул. Берсенең дә комсомолга кермичә кайтып китәсе килми. Шулвакыт мәктәптә куркаклыгы белән даны чыккан Һәдия: — Әйдәгез атны берәрсендә калдырып, боз өстеннән чыгабыз,— дп. Дилүсә дигән кыз Һәдиянең сүзләреннән кычкырып көлә башлый. — Идән астыннан башын чыгарып карап торган тычканны күрсәк дә котың алына бит синең. Елгага керү турында сөйләп торган була тагын,—ли. Һәдиянең сүзе Фәниярга да кыюлык кертеп җибәрә.—Чынлап та,— Ф Ә Н И С Я Р У Л Л Н Н Ф ҖИЛКӘННЕ /ДИЛЛӘР ЕККАЧ ди.— монда чаклы килгәч кире борылмабыз бит инде, комсомолга керә алмый кайтсак класска ничек күренербез? Монарчы сүзгә катнашмаган Гайса: — Елга гаепле, без түгел.— дип әйтеп куя. . Фикерләр икегә аерыла Фәнияр белән Һәдия — бару ягында, Гайса белән Дилүсә — кайту ягында. Башлык буларак. Кәрам бер сүз дә әйтми. Ләкин ул кыюларны ярата торган кеше. Балалар язмышы өчен борчылса да, елганы кичеп чыгу теләге дә зур үзендә. Укучылары алдында батырлык күрсәтергә уйлап: — Болай итәбез,— ди ул,— иң башлап мин кичеп карыйм, чыгарлык булса берәм-берәм тәвәккәлләрбез. Ул җирдән бер казык ала да өелеп торган бозлар өстенә атлый. Боздан бозга сикерә торгач шактый ара китеп өлгерә. Түземе беткән Фәнияр Кәрамның теге якка чыгып җиткәнен көтә алмый, бозга сикерә. Аңарга Һәдия дә иярә. Фәнияр белән Һәдия елга уртасына якынлашуга шарт-шорт итеп бозлар кузгала башлый Һәдиянең аягы таеп, ике боз арасына егыла. Моны күргән Фәнияр ярдәмгә ашыга: тегенең якасыннан эләктереп үзе артыннан өстери. Ләкин үзе бушлыкка чума. Бу юлы Һәдия аны сөйрәп чыгара. Ярның теге ягына чыгып җиткәндә алар манма су булалар. Ләкин яшь чакта моның кебек чылануларга әһәмият бирәсеңмени?! Киемең чыланса, өстә тизрәк кибә, дип салып тормыйсың, тәнең тырналса, ямавы үзендә, дип бәйләп маташмыйсың. Каршылыкларны җиңү шатлыгы үзе генә ни тора! Әгәр алар күңелендә бу минутта туган горур куанычны йолдыз итеп күккә чөйсәң — иң якты йолдыз кабыныр, чәчәкләр итеп җиргә сипсәң — иң матур гөлләр үсәр иде. Яшьлекнең бөтен гүзәллеге — кыюлыкта. Фәнияр белән Һәдия ул көнне комсомолга кереп кайталар. Кәрамга башсызлыгы өчен шелтәнең майлысын чәпиләр чәпәвен, ләкин кешеләрне сөендергән өчен тиргәлү хурлыкмыни ул?! IV Укырга, зур кеше булырга теләге бар иде Фәниярның, әмма тормыш үз шартларын китереп куйды. Абыйсын армиягә алдылар. Апалары бер-бер артлы кияүгә чыгып бетте. Сигез классны тәмамлап, тугызга барырга торганда Фәниярга эшкә керергә туры килде. Әнисенең сәламәтлеге үзе кадәр генә, ә ачык авыз аш сорый. Эшләми хәлең юк. Кичке мәктәптә укуын дәвам итәргә — авылда урта мәктәп һаман ача алмыйлар. Хәер, хәзер мәктәп ачсалар да укып йөрергә туры килмәс, озакламый армиягә китәчәк. Рәтлерәк урынга эләксә, бәлки армиядә укый алыр әле. Фәниярның бәхете бар икән, армиядә аны авиация мәктәбенә алдылар. Ерак Себернең Канск дип аталган кечкенә һәм тузанлы бер шәһәренә һава укчы радистлары хәзерли торган хәрби мәктәпкә эләкте ул. Малай чагыннан ук спорт белән шөгыльләнүе монда аңарга бик ярап куйды. Башкалар үз гәүдәләрен турникта иякләренә кадәр дә күтәрә алмый азапланганда, ул ботактан ботакка сикерүче тиен тизлегендә менеп китә иде. Командирлар аның бу өлгерлеген тиз күреп алдылар, һәм аңа физик хәзерлекләре начар булган унлап курсантны беркегтеләр. Бу егетләр арасында Ризван исемлесе педагогия училищесы тәмамлаган икән, рус телеп яхшы белә. Ә менә Фәниярның ул яктан бер дэ мактанырлыгы юк. Килү белән укытучылар. «Кем дә кем һава укчы-радистлар мәктәбен отличнога бетерә, аны очучылар училищесына җибәрәбез».— дип әйтеп куйганнар иде. Фәниярның очучы буласы бик килә, әмма әлеге дә баягы рус телен начар белүе мәктәптә үтелә торган фәннәрне яхшы үзләштерергә комачаулый. Менә Ризван ярдәм итсә генә инде. — Ризван,— диде Фәнияр беркөнне,— синеа очучы буласын киләме? — һи, тиле, кемнен очучы буласы килми инде,—диде тегесе. — Алайса, әйдә болай эшлибез: син мине русчага өйрәтәсен, ә мин синнән менә дигән спортсмен ясыйм, килештекме? — Килештек, малай. Ризван белән Фәнияр тиз дуслашып киттеләр. Икесенең дә бер максатка омтылулары якынайттымы, хыялыйлыкларымы — әйтүе кыен. Әмма алар уй теләкләрен бер-берсеннән яшермәс булдылар. Ризванның хыялы Фәниярныкына караганда да зуррак икән. Фәнияр моны соңрак белде. 1957 елнын 4 октябрендә җирнен беренче ясалма иярчене орбитага чыгарылуы хакында хәбәр иткәч, Фәниярлар укый торган укчы-радист- лар мәктәбендә шатлыклы шау-шу булып алды. Бу хәбәр үзенең шаккатыргыч яңалыгы белән күңелләрне кузгатты Укуларына вакыт үткәрү дип кенә карап, койрыкта сөйрәлүчеләрдә дә хыял-өмет чаткысы кабынды. Болай булгач тиздән космоска кешеләр дә оча башлар Галәмгә очарлык яхшы хәзерлекле кешеләр кирәк булыр илгә. Теләк барында үтәп булмаслык эш юк. Өметсез — шайтан, дигәннәр. Бу кеше дигәнең нәрсәгә генә омтылмый да ниләр турында гына хыялланмый! һәр эшнең башы — хыял. Кеше күк йөзенә сибелгән алмаз бөртекләредәй ялтыраган йолдызларга сокланып карый-карый да очу турында хыяллана. Серле галәм аның бөтен уйларын били, бнлге- ссзлеге үзенә тарта. Әле самолетка да утырып карамаган, аэродромда бары төнге каравылда гына йөргән курсантлар, йокыларын онытып, космоска очу турында әсәрләнеп йөри башладылар. Әсәрләнгәнгә карап, эчләреннән генә тынсалар бер хәл иде, чарасына да керештеләр. Әлеге дә баягы ике хыялый — Ризван белән Фанияр —бер көнне спорт залында сөйләшеп киттеләр. Сүз бер хаттан башланды. Ризван ботларын күтәреп турникта селкенеп маташканда кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп төште. Ул, әйбер урлап тотылган кеше кебек, кызарынып кәгазьне кулына алды. — Нәрсә, әллә берәр асыл ярдан килгән хатмы, битләреңә ут капты,— диде Фәнияр. Тегесе ык-мык итте. Шуның белән Фәниярның шиген арттырып җибәрде. — Болай булгач укып күрсәтми котыла алмассың, малай Мин синең старшнең. Ә армиядә, үзен беләсең, старшийның сүзе — приказ,— диде Фәнияр, шаяртып. Ризван, кемгә сөйләргә белмичә эче ачытып йөргәнгә, хатның нәрсә турында икәнлеген Фәниярга сөйләргә булды. — Дус кеше,— диде ул,— бу хатның әле адресы юк. Язуын яздым, кая җибәрергә белмичә аптырап йөрим — Авылга, бабайга, Константин Макаровичка, дип яз,— днде Фәнияр — Снн шаярма, бу бик җитди хат,— диде Ризван, тирләп чыккан маңгаен майка итәге белән сөртеп. Алар хатны бергәләп укыдылар. — Хөрмәтле галимнәр? — дип башланган иде ул.— Жирнен тарту көчен җнңеп космоска чыккан спутник мине бик куандырды. Шатлыгымнан әллә ничә көн йоклый алмый йөрдем. Киләчәктәге очышлар «чей бәлки сезгә кешеләр кирәк булыр Андый очракта аптырап калмагыз, туры мина хәбәр итегез. Космоска очарга, яңа ракеталар сынарга мин һәрвакыт хәзер. Әлеге мин һава укчы-радистлар мәктәбендә генә укыйм ФӘНИС ЯРУЛЛИН ♦ ҖНЛКӘННВ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ф Бөтен предметлардан да отличнога өлгереп барам, тик менә физик хәзерлегем генә шәптән түгел. Әмма бер дә шикләнмәгез, монда да сынатмам. Иң алдынгы курсантларны куып җитәрмен. Радистлар мәктәбен бетергәч, очучылар училищесына китәм. Бу — хәл ителгән инде. Очучы булып чыкканчы чират ала торыйм дип сезгә хат язарга булдым. Берүк мине оныта күрмәгез инде, спутник ясаучы иптәш галимнәр. Космоска кеше жибәрергә уйласагыз, кораблегезнең иң бәләкәй радиосына булса да мине радист итеп утырта күрегез. Морзе әлифбасын шәп беләм. Тиздән парашют белән сикерүләр башлана, анда да сынатмам дип уйлыйм. Ихтирам белән, булачак радист, хәзергә курсант — Мифтахетдинов Ризван». Дустының бу хатын укыгач, Фәнияр әллә нишләп китте. Әйтерсең Ризван ин~с космоска очкан. «Камырбатыр» дигән булып, мыскыл итеп йөр инде аны моннан сон. Борынына чиертте бит Фәниярның. Ярый әле: хатын жибәрергә адресын белмәгән, юкса космоска очарга Фәниярдан алдан чират алып куяр иде. Ә хәзер Фәнияр да йоклап калмас. Ризван хәтле генә яза белер. — Ах син, Мыштымбай,— диде Фәнияр, хәтере калып.— Дус дигән буласың, якташ дип йөрисең, ә үзең миннән качып космоска очарга маташасың. Юк инде, барып чыкмас. Син очканда «исән бул» дип кул селтәп торырга без дә төшеп калганнардан түгел. Хәзер үк хатыңны ертып ташла. Икәүләп язабыз. Шунсыз бәхиллегем юк. Ризван дусты әйткәнчә эшләде дә. Хәрефен хәрефкә җиткереп, өте- ренноктасын тикшереп, бик һәйбәтләп кәгазьнең шомасына гына хат яздылар. Инде кая, кем исеменә җибәрү мәсьәләсен генә хәл итәсе калды. Бу хакта бик күпне белүче, бераз сакаурак Чепановтан сорарга уйлаганнар иде дә, әллә кая бездән алдан аны язып куймагайлары дип, бу исәпләреннән кире кайттылар. Үзара киңәш-табыш кылышканнан соң, хатны СССР Фәннәр Академиясенә адресларга кирәк дигән фикергә килделәр. Икәүләшеп, сырлый-сырлый, имзаларын куйдылар. Конвертны ябыштырып почтага илттеләр. Аннары, бик олы эш майтарган кешеләр кебек, башка курсантларга өстәнрәк карап, мыек асларыннан гына көлеп йөри башладылар. Озакламый парашют белән сикерү көне килеп житте. һәр курсант үзенчә дулкынланып, үзенчә җилкенеп көтте бу көнне, һавада башкалар идарә иткән самолетка утырып, кырык-илле минут җир белән элемтә тотып йөрүнең әллә нәрсәсе юк иде. Артык батырлык та, кыюлык та таләп итми бу эш. Радиостанцияңне бүтән дулкынга көйләсәң, инструкторың яныңда гына — хәзер әйтеп җибәрә. Морзянкаңны ялгышсаң — аңлашылмады, кабатлагыз, дигән сигналлар килә. Ә менә парашют белән сикергәндә ялгышырга да, куркып калырга да ярамый. Монда дөнья океаны — зәңгәр күк белән икәүдәникәү каласың. Язмышың үз кулыңда. Саперлар гомердә бер генә ялгышалар, диләр бит, парашютчылар да шулай. Фәнияр очып киткән чакта бер дә өркеп калырмын дип уйламаган иде. Әмма самолет тиешле биеклеккә күтәрелеп, «Хәзерләнергә!» дигән команда ишетелгәч, ашкыну каядыр юкка чыккандай булды. Әллә самолет гүләвеннән, әллә яңа хис кичерүдән, әллә куркудан бөтен тәндә калтырану барлыкка килде. Маңгайдан тир бәреп чыкты, аяклар авырайды. Мотор тавышымы, йөрәкме — дөп-дөп типте. Аякларны шудырсаң түбән очасың. Ләкин беленербеленмәс бусаганы атлап чыгарга көч җитми. Бусага! Кеше үз гомерендә ничәмә-ничә бусага атлап уза. Башта туган йортының бусагасын атлап ерак җирләргә юл тота. Авыр була. Күнегелгән, һәр нәрсәсе күңелгә якын һәм кадерле булган җылы өйгә кереп китәсе килә. Ләкин юлларда йөрисе, дөньялар күрәсе килү хисе бөтенесен жиңэ. Кеше иңнәренә асылган юл капчыгын рәтли дә артына карамаска тырышып алга атлый. Фәнияр да кыюлыгын тупларга теләп бусагада басып тора. Менә ул ишек яңакларына куллары белән тотынып түбән карады Ә аста жир ямь-яшел. Шушы яшел чирәм бик тә йомшак, бик тә якын ♦ тоелды ана. Җирне шулай якында тойгач, кечкенәдән үк аунап үскән яшел чирәмнәрне күргәч, Фәнияр тынычланып китте. Куркуы каядыр юкка чыкты. Аяклары үзләреннән-үзләре бушлыкка атлады. Шартлап парашют ачылып китте, култык астыннан алдырып бәйләгән каешлар тәнне авырттырып тартылып куйдылар. Фәнияр ап-ак парашютында чайкалып, зәңгәр күктә ялгызы калды. Үзен канатлы итеп тою шатлыгыннан ул сул аягының итеге салынып, үзеннән алда жнргә төшеп киткәнен дә, аяк чолгавы сүтелеп жил белән еракка очканын да сизмәде. Гомердә булмаганча рәхәт иде аңа. Шунда ул үзенең бары тик очар өчен генә яратылуын, моңарчы яшәгән егерме еллык гомеренең шушы очыш өчен хәзерлек икәнлеген аңлады. Үзеңне тапкан көн — кеше гомерендә иң бәхетле көннәрнең берседер ул. Казармага кайтуга аны Фәүриядән килгән хат көтеп тора иде. Дөрес, кызның беренче хаты гына түгел бу. Кайчакта көненә икешәрне дә сызгалап жибәргәли иде Фәүрия. Әмма бүгенге хат бүтәннәренә бөтенләй охшамаган булып чыкты. Элек Фәүрия бераз шаян тонда үзенең нәрсә эшләгәнен, кайсы егет озата барганын, егетнең нәрсәләр дигәнен, үзенең ничек жавап биргәнен бәйнә-бәйнә язып тутыра иде. Бүген кызны алыштырганнар диярсең. Хаты уч төбе хәтле генә, ә һәр сүзе шундый мәгънәле, шигырь итеп күңелдән ятларлык. Әйе, кызның хаты егет йөрәгенә сарымаи булып ята торган мәхәббәт турында иде. Фәүрия аны яратуын, сагынуын язган, синнән башка яшәү күңелсез, дигән. Фәниярның төшендә еш кына очканы бар. Кулларын канат итеп як-якка җәя дә салмак кына, көчәнмичә генә биеккә-бнеккә күтәрелә. Бу очу шул хәтле ләззәт, рәхәтлек, канәгатьләнү китерә, хәтта уянгач та ул шактый вакыт күзләрен ачмыйча ята. Шул хозурлыктан аерыласы килми. Фәүриянен наз һәм иркә тулы хатын укыгач та шуңа ошашлырак хис кичерде. Бөтен тамырлары буйлап рәхәт дулкын агып үтте. Шушы дулкын аны ниндидер бер илаһи тылсым көчедәй сиздермичә һавага күтәрде. Шау-шулы казарма тормышы түбәндә, еракта калды. Бөтен дөнья зәңгәр хыял томанына уралды. Беренче мәртәбә парашют белән сикерү, беренче мәртәбә «сөям» дигән сүз ишетү егетнең болан да шашкын күңелен бөтенләй тилертеп җибәрде. Кеше гомерендә күп тә соң бу «беренче мәртәбә>ләр. Беренче мәртәбә «сөям» сүзен әйтә, беренче мәртәбә хыянәт ачысын татый. Беренче мәртәбә шатлыгыннан елый, беренче мәртәбә кайгысы күкрәгенә сыймый. Фәниярны әйтерсең алыштырдылар. Укулары да әйбәт бара башлады. Китапларны йотылып укын торган булды. Дуслары аның бу хәлен сизеп шаяргкалый иделәр. — Сине, Фәнияр, сикергәндә һавада әллә пәриләр алыштырды инде. Күзләрең пәринеке төсле карый,— диде арадан берсе. — Пәри күзләрен күргәнең бармыни синең? —диде Фәнияр да, шаяртып. — Китапны уку гына түгел, читләрен дә кимерә ул хәзер,— диде икенчесе. — Китап дисез әле сез,— диде өченче берәү.— Спортзалда үзенә кәләш тапкан әле ул Беркөн шулай онытылып калган каешымны алырга дип керсәм, шаккаттым, егетләр. Нәрсәгә дисезме? Менә безнең 17ФЭН11С ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ кияү егете Фәнияр инде, залдагы теге «кәжә тәкәсен» кочаклаган да чултчулт үбеп маташа. Үбешә-үбешә иреннәре канап беткән мескенкәйнең. Вәт тек мәхәббәт! Курсантлар бар да көлделәр. Аларга кушылып Фәнияр да шаркылдады. Әйе, беркөнне «кәжә тәкәсе» аша сикергәндә егылып иренен канаткан иде шул. Тегеләр шуннан көлә. Әйдә үртәсеннәр, шаярсыннар. Үртәшмәгәч, шаярмагач — тел нәрсәгә бирелгән. Фәнияр үзе дә ул якка кимен куймый. Сәбәп кенә булсын. Солдат тормышы шулай кызыклары һәм кыенлыклары белән үтә торды. Фәниярның һава укчы радистлар мәктәбендә укый башлавына ун ай булды. Тиздән имтиханнар житә. Ә аннары курсантларга сержант дәрәҗәсе биреп частьларга таратачаклар Бәхетлеләргә хәрби очучылар училищесына китәргә туры килер бәлки. Кем белә, мондый бәхет Фәниярга тиюе дә бар. Укулары соңгы вакытта бик яхшырды. Үзенә беркетелгән курсантларны әйбәт хәзерләгән өчен командование рәхмәт белдерде. Инде сынауларда гына сынатмаска кирәк. V Ләкин Фәниярга радистлар мәктәбен бетереп имтиханнар тапшырырга туры килмәде. Тормыш аңа башка төрле сынаулар әзерләгән булып чыкты. ...Ул күзләрен түшәмгә текәп больницада ята. Элек бер урында һич кенә дә тик басып тора алмаган аяклары чуеннан коелган шикелле авыраеп хәрәкәтсез катканнар. Авыррак нәрсә күтәргән саен тыгызлана барган беләк мускуллары чүпрәктәй ләшперәеп төшкән. Чибәррәк кызлар күргәндә йөз сиксән градуска әйләнергә әзер торган муен— янында утырган әнкәсенә борылып карарга да ирек бирми. Әйтерсең лә тәндәге һәрбер күзәнәкне җансыз матдә белән алыштырганнар. Бөтен төш хәрәкәтсез, бар нәрсә сүлпәнләнгән. Йөрәк кенә элеккедән катырак тибә. Фәниярның янында әнкәсе белән Фәүрия утыра. Аларның госпитальгә килгәннәренә инде дүртенче көн. Сөйләшер сүзләр сөйләшенгән. Ананың йөзендә арганлык билгеләре. Фәүриянең күзләрендә дә килгәндәге кебек дәрт, ярсу юк. Бөтен өмете, бөтен хыялы, көчле яңгыр утны сүндергән шикелле, врач бүлмәсендә сүнеп чыкты аның. Врач Николай Сергеевич — оста куллы, үз эшен бик нечкә белә торган нейрохирург. Кандидатлык диссертациясе язып ята Шуңа күрәме, ул авыруларны ике категориягә бүлеп карый. Бер төрлеләре аның өчен «кызыклы», икенче төрлеләре «кызыксыз» авырулар. Әгәр диссертация темасына туры килсә һәм авыру өметле булса, Николай Сергеевич бөтен көчен куя. Төннәрен дә госпитальдән китми Ашавын һәм йокысын оныта. Операция ясаган кешесенә үз җанын күчереп куярдай булып хафаланып, борчылып йөри. Ә инде авыр\, аның кара- шынча, өметсез икән, Николай Сергеевичның ачуы чыга Дөрес, операцияне бик нечкәләп ясый, терелтер өчен вакытын, осталыгын кызганмый. Алай да алга китеш сизелмәсә, Николай Сергеевич үз пациентына чын-чынлап үпкәли. Фәнияр — Николай Сергеевич каршында «кызыксыз» авыру Шуңа күрә ул Фәниярлар палатасына сирәк керергә тырыша. Егет тегенди-мондый сораулар бирә башласа, тизрәк чыгып китү ягын карый. Фәүрияне дә врач салкын каршылады. Әмма кыз андый вак-төяккә игътибар итә торган кешемени?! Үзенекен ярып саллы. Мин дөреслекне белергә телим, диде. Врач, Фәүрияне тыңлаганнан соң, егетнең авыру тарихы язылган кәгазьләрне өстәлгә ташлады. — Менә укып карагыз, кызыксынсагыз сннмоклар да бар,— диде. Фәүрия врач телен аңлап бетермәсә дә, авыру тарихын укып чыкканнан соң Фәниярның гомере буена сузылачак бәлагә тарыганын төшенде, шулай да әле аның бу жансыз кәгазьләргә ышанасы килмәде. Николай Сергеевичның үз авызыннан ишетергә теләп сораулар яудыра башлады. — Аңлатып бирегезче, зинһар,— диде ул, өзгәләнеп,— нишләп шундый хәрәкәтчән, шундый тиктормас кеше бармакларын да селкетә алмаслык хәлгә килгән? Кешеләрнең куллары сына, сөякләре чәрдәкләнә — тереләләр бит. Муенда да шундый ук сөяк түгелмени’ — Эш монда, сеңелкәй, сөяк сынуда гына түгел,— диде Николай Сергеевич.— Мин аңа үзем операция ясадым. Сөяк кенә сынса, ялгап булыр иде. Хирургия йөрәккә үтеп керә хәзер. Әмма өзелгән нервлармы ялгый алучы кеше барын ишеткәнем юк әле минем. Фәүриягә аның тавышы баздан ишетелгәндәй тонык һәм ямьсез булып тоелды. — Врач та, вакыт та, авыруның рухи ныклыгы да төзәтә алмасмыни?— дип сорады Фәүрия. — Әйе. Вакыт күбрәк үткән саен терелергә өмет азая. Әгәр арка миендәге өзеклек бул м аса. ике-өч елга кадәр өметне өзмәскә, төрле чаралар белән дәвалап карарга мөмкин булыр иде әле, әмма . Николай Сергеевич сүзен әйтеп бетермичә туктап калды Үзенең көчсезлегенә, хәлне берничек тә төзәтм алмавына ачуы чыкты. Фәниярга операция ясаган көннән башлап кәефенә килә алмый йөри инде ул. Фәниярның үзе түгел, авыруы ошамый аңар. Фәнияр — молодец егет. Операцияне дә гомуми наркоздан башка ясатты. Кычкырмаска тырышып ята торгач ике тешен сындырып чыгарган, хәле җиңеләя төшкәч кенә сызлаган тешләрен суыртырга врач чакыртты Николай Сергеевич мондый авыруларга ихтирам белән караса да, дөреслекне Фәүриядән яшерергә кирәк тапмады. Үзенең көчсезлеге өчен кыздан үч алгандай сүзләрен кисеп-кисеп, төрле ракурста төшерелгән снимок- ларны күрсәтә-күрсәто сөйләде. Ул: — Сез, сеңелкәй, Гатауллиннын кәләше булсагыз кирәк, әмма сезгә аның хатыны булырга туры килмәс,— дип сүзен тәмамлады. Фәүрияне әйтерсең бик авыр әйбер белән бастырып куйдылар: кузгала да, сөйләшә дә алмас хәлгә килде. Кайвакыт куркыныч кинофильмнар караганнан соң шулай саташулы төш күреп интегә иде ул. Юрганына җәһәннәмнең бөтен жен-пәриләре менеп утыргандай авырая. кычкырырга тели — өне чыкмый, кузгалмакчы була — көче җитми. Төшендә саташсаң — иртән аның төш кенә икәнен белеп сөенәсең, ә монда . Фәүрия хирургның: «Су эчеп җибәрегез»,— дигәнен ишеткәч кенә аңына килде һәм стаканлы кулны бар көченә читкә этеп, врач бүлмәсеннән чыгып йөгерде. Бар да бетте. Бөтенесе җимерелде. Кемгә үпкәләргә, кемнән үч алырга, кемнән ярдәм сорарга? Мең төрле сораулар миен кимерә. Хакыйкать кытыршы теле белән авырттырып-авырттырып йөрәкне ялын. Сулыш урынына үпкәләргә ялкын керә. Кан урынына тамырлардан эрегән кургаш ага. Әллә күктән, әллә күзләрдән аякларга тып-тып каннар тамчы тама. Ах. тормышның беренче кайгылары. Бигрәк авыр, бигрәк өшәнгсч икән. Кызның кеп-ксчкенә гәүдәсенә шул кадәрле нәрсә өяргә соң? Калын китап укып чыгарга да түземе җитмәгән кешенең сабырлыгын, ныклыгын шул чаклы рәхимсез итеп сыныйлармы’ Нигә соң бу тормыш һәркемгә \зе күтәрерлеген генә бирми? Нигә яңа кабынып килә торган мәхәббәт утын рәхимсез җилләр өреп сүндерә? Нигә? Нигә?.. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ * VI Фәниярның әнисе Гөлсәйдә түти Фәүрия белгәннәрне белми әле. Аның үз шөгыле шөгыль. Ул Фәниярны үзләре белән алып кайтырга, ничек тә авылга якынрак больницага салырга тели. — Кызым,—ди ул,— син сөйләшергә оста кеше. Урысчасын да шәп беләсең, берүк хирурлары белән кереп сөйләш инде. Малайны үзебезнең больниска кайтарырга кирәк, диң. Монда ни, тегендә ни авыру кешене барыбер дәвалыйлар, диң. Ичмасам, үзебезгә якын булса, көн дә килеп йөрербез, диң. _ Фәүрия Гөлсәйдә түтинең сүзләрен врачка җиткерде. Врач тегеләй* болай каршы килеп маташмады. Фәниярны район больницасына күчерергә ризалыгын белдерде. «Тиешле операциясе ясалган, сынган урын ялганган. Калганын вакыт үзе эшләр. Анасы, туганнары янында чирле кешегә начар булмас. Мондыйларны минут саен карап-тәрбияләп торырга кирәк»,— дип уйлады ул. Язу-сызу эшләре озакка бармады. Бер көндә һәммәсен әзерләп, җыясын җыеп, төйнәсен төйнәп куйдылар да икенче көнне юлга чыктылар. Озатырга бер медсестра барды. Вагонда шакы-шокы кайту Фәниярга шактый газап, авырту китерсә дә, аның күңеле шат иде. Ике ай буена беркая да чыкмыйча ап-ак түшәмгә генә карап яткан күзләр өчен горизонт киңәйде. Урманлырак урынга килеп җитә башласалар: — Сестра, башны бераз калкыт әле,— дип, Фәнияр үзен югарырак күтәртә торган булды. Поезд җиленнән чайкалып калган каеннар да, юлның буеннан-буена сузылган тимер чыбыклар да, еракка-еракка җәелгән зәңгәр офык та шундый сагындырган. Ак каеннарны якын дус итеп кочасы, кара урманнарга кереп көчле тавыш белән кычкырасы, бәбкә үләннәре өстенә ятып ауныйсы килә. Поезд шундый тиз бара,’ юл буендагы бөтен нәрсә чуар бер тукыма булып күзгә чалына. Их, бераз әкренәйтеп, табигатьнең шул матурлыгын туйганчы карарга иде! Кеше гомере буена ялан аяк таптап йөргән чирәмнәрен, үзе чапкан печәннәрнең хуш исен онытмый. Таулар — биеклекләре белән горурлык уята. Йөгерек елгалар — йөрәкләргә омтылыш бирә. Карурманнар — дөнья серен пышылдый. Фәнияр җирдәге һәр нәрсәгә сокланып туймый иде. Госпитальдә яту дәверендә бу тойгы тагын да нечкәргән булып чыкты. Күзләре яшьләнеп китте. Аның Фәүрия белән икәүдән-икәү каласы, табигать хозурлыгына бергәләп шатланасы килә. Ләкин кызга нидер булган. Башына әллә нинди таушалган яулык бөркәнгән. Күзләре талчыккан, кызарган. Гел егеткә карамаска тырыша. Бер дә болай итми иде бит. Берәр нәрсәгә үпкәләсә, минем үпкәләвемне күр, дигән шикелле иреннәрен турсайтып тырт-пырт йөрер иде. Бөтен эшне сыдырып эшләр, тырышлык күрсәтер иде. Бүген янда бөтенләй башка Фәүрия утыра. Бөрешкән. бетерешкән. Дөньядан суынган. Ниһаять. Гөлсәйдә түти белән сестра купедан чыгып киттеләр. — Фәүрия, яныма утыр әле.— диде егет.— Кулларым исән чакта мин сине кочаклый да алмый калдым. Яратышуыбызны да мин армиягә киткәч кенә белдек бит. Ну, ничево. Фәүрия. Тазарырмын да, кабыргаларың шытырдаганчы кочаклармын әле үзеңне. Кайда гына булмый, ниләр күрми Ир егеткәй белән ат башы,— ' дип җырлыйлар бит башкортлар. Кыз мышкылдап елап җибәрде. Нинди чиргә тарыганын белми шул Фәнияр. Фәнияр кеше юата белми иде, кызның елаганын күреп аптырап калды. Янына утырып, иңнәреннән алыр иде — куллар тыңламый. Чәченнән сыйпар, бер дә булмаса муенын кытыклар иде. Фәүрия шулай кәефсезләнгән чакта үлән белән муенын кытыклый (Ашласаң, һич түзә алмый шаркылдый башлый. Фәнияр аны, яңадан турсаймам, дигәнче көлдерә иде. Ә хәзер: Уф димәс, уфтанмас идем. Ялкынланып янмасам,— дип җырларга гына кала. Фәнияр теләгән сөйләшү барып чыкмады. Поезд Уфага якынлашып килә иде. Фәниярларга Уфада төшеп, башка поездга утырырга кирәк булганга, купеда җыену ыгы-зыгысы башланды. Әйберләр тутырылган чемоданнар кабат-кабат тотып каралды. Уфа вокзалын Фәнияр күрә лә алмый калды Килеп туктау белән ике санитар кереп егетне икенче поездга күчереп тә куйдылар. Поезд Уфада озак тормады. «Тизрәк, тизрәк!» дигән төсле, кыска-кыска гудоклар биреп китеп тә барды Поезд кузгалгач кына үзләре арасында Фәүриянең юклыгы беленде. Барсыннан да бигрәк Фәнияр пошынды: — Әнкәй, сестра! Фәүрия утыра алмый калган бит,—диде ул. ачыргаланып.— Әллә проводникка әйтеп поездны туктатыргамы? Нишләп соң берегез дә җавап бирмисез? Ашыгырга кирәк ләбаса — Балам, без нишләск соң? — диде ана.— Пуездның киткәнен абайламагандыр. Сабыррак бул, сабыррак. Бүтән вагонга утыруы да бар. Менәтерә күрми дә калырсың, куып та җитәр әле. — Ай, әнкәй, башка поездга утырып адашып йөрмәсә генә ярар иде Юл йөргән кешемени ул! Апа улын төрлечә юатырга теләде. Сүзләрнең иң йомшагын, иң үтемлесен сайларга тырышты. Әмма улыннан да ким хафаланмаган ана теленә кирәкле сүзләр килмәде. Ул ана сизгерлеге белән Фәүриянең поезддан болай гына төшеп калмавын сизенә иде. Госпитальгә килгәннең өченче көнендә үк кызның канатлары салынды. Ул янган урман өстеннән очканда канатларына ут капкан кош шикелле бәргәләнде, ачыргаланды. Дөрләгән ялкынны кызулык белән сүндереп ташларга теләде, тпк кабаланган саен утка ныграк чорнала барды. Менә хәзер инде аның очарга көче җитмичә җиргә килеп төшүе бик ихтимал. Моның шулай пкәплеген сестра гына белде, чөнки киткән чакта Фәүрия сестрага ачыктан-ачык сөйләде. Сез Фәниярга үзегез җайлап әйтерсез, аның өчен мин башка берни дә эшли алмыйм, лиле. Күзләренә карарга батырчылыгым җитми, чәчләреннән сыйпарга кулларым күтәрелми, сөйләшергә телем әйләнми, диде. Сестра, үзе дә бала анасы, үзе дә кайчандыр якын кешесен югалту ачысын татыган хатын булганлыктан, Фәниярга да, әнисенә дә хакыйкатьне ачып сала алмады. Әйдә, өметләнсеннәр, көтсеннәр. Килер диеп ышансыннар. Өметләнү алар файдасына. Әллә ничә тәүлек рәтләп йокы күрмәгән ана һәм бала болай ла йончыганнар. Болай да әрнегән күңелне әрнетү кирәкмәс. Сестраның бит әле авыруны исән-имин килеш район больницасына кайтарып тапшырасы да бар. VII Фәнияр Фәүриянең бөтенләй ташлап китүенә бик озак ышанмый яшәде Поездда барганда һәр тукталыш саен, менә-менә утырыр, дип көтте Ләкин кыз күренмәде Поезд ажгырып алга барды Фәүрия төшеп калган шәһәр томаннарга, поезд төтеннәренә уралып, торган саен ФӘН ИС Я РУ Л л НН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ераклашты, артта калды. Фәнияр соныннан гына ишетте: Фәүрия документларын алырга да авылга кайтып тормаган, почта белән генә соратып җибәргән. Район больницасында егет өчен иң авыр, иң газаплы көннәр башланды >Ашауның тәме, яшәүнең яме бетте. Больницадагы сестралар, врачларадиндидер шәүләләр шикелле күренде аңа. Ул шәүләләр вакыт- вакыт аның янына килделәр, авызына кайнар аш салдылар. Йотасыңмы, чәйютсеңме—анысын тикшереп тормадылар. Ашаттылар, әйләндереп яткырдылар, яшәтергә теләделәр. Егет ябыкты, суырылды. Әйтерсең лә‘- әкияттәге убырлы карчык һәр көн килеп аның канын эчте. Түгәрәк гәүдәсе үсмер малайларныкы кебек кечерәйде, чандырланды. Элегрәк урыннарын алыштырып җәйгәндә ике санитарка аны көчкә күтәрә иде, хәзер карт нянялар ялгыз килеш тә бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Ваннага алып барырга да, перевязка ясарга да җиңеллек^туды. Озак, бик озак ятты егет тормыштан суынып. Башка вакытта кешеләрнең исемен бер ишетүдә отып кала торган Фәнияр, район больницасында бер еллап ятуга карамастан, һичкемнең диярлек исемен белмәде. Авызына салмасалар — ашамады, дару бирмәсәләр — йокламады. Монда аның иң беренче ачылып сөйләшкән кешесе Хәтерсез Нәсимә булды. Яна гына медучилище бетереп килгән яшь, ямьсезрәк бер кыз иде Нәсимә. Ак яулыгын маңгаена чаклы төшереп бәйләр, яулык астыннан бер генә чәч бөртеге дә күренмәс. Ябык булгангамы, җилкәләре кал- кыбрак торыр. Йөзе озынча, аксыл. Әмма шунсы әйбәт — куллары искиткеч йомшак. Массаж ясый башласа, тырпаеп торган сөякләрең эреп юкка чыккандай була. Бөрешкән тәннәрең языла, авырткан төшең басыла, оешкан каннарың тарала. Мондый матур, мондый йомшак куллар тагын кемдә генә бар икән?! Гадәттә, кайбер кызлар үзләренең чибәрлекләрен күрсәтергә тырышалар. Елмаюлары сөйкемле икән — ешрак елмаерга, гәүдәләре сылу икән — басыбрак торырга карыйлар. Ә Нәсимә, ямьсез кешегә мондый матур куллар бирелгәнгә оялгандай, аларны күп вакыт халат кесәсенә яшереп йөртә. Бик хәтерсез иде шул Нәсимә. Массаж ясаганда талькасын берәр палатада онытып калдыра да менә эзли аннары. Кайвакыт Фәниярга иртән массаж ясап китә дә смена бетәр алдыннан тагын кереп ясарга тотына. Егет: «Миңа иртән ясаган идең бит», дисә, Нәсимә кызарып, оялып аска карый. «И, онытып җибәргәнмен икән, бер башлагач ташламыйм инде»,— дип ахырга хәтле эшли. Яки берәр авыру янына кереп утыра да тегенең хәл-әхвәлләрен сорашып, төшке ашын да ашарга оныта. Башка сестралар аның бу хәленнән көләләр. Шуңа күрә кызга Хәтерсез кушаматын тагып өлгергәннәр. Көлсәләр дә хәтере калмый үзенең, башкаларга кушылып бер көлә дә бетә. Беркөнне Нәсимә Фәниярлар палатасына халатсыз-нисез атылып керде. Битләре кышкы суыктан кызарган. Маңгаена төшеп торган чәчләренә бәс кунган. Үзе еш-еш сулый. Әйтерсең кемдер артыннан куа килгән. — И шул хәтерсезлекләрем аркасында бөтенләй онытып җибәрә язганмын бит,— диде ул. — Нәрсәне? —дип сорады Фәнияр —Бүген синең эш көнең түгел иде бугай. — Эш көне түгел, анысын беләм. Синең туган көнең бит бүген. Фәнияр. Котлыйм үзеңне! Фәнияр әллә нишләп китте. Тамагына кайнар төер утырды. Ә Нәсимә кечкенә сумкасыннан үзенең бите кебек кызыл алмалар чыгарып куйды. Фәнияр күчтәнәчләргә карата ризасызлык белдергәч: ■ — Үзебезнең бакчаныкы алар, сатып алмадым,— дип акланырга кереште. Палатадагы авыруларга конфетлар өләште. Палата бәйрәм төсен алды: шаулаштылар, көлештеләр, һәркемнең тумбочкасыннан нинди дә булса тәмле әйбер чыкты Иң ахырдан Нәсимә, бармактан чак кына зуррак итеп ясалган бронза бюст алып: — Ә менә моны таныйсынмы, Фәнияр? — дип, бюстны егетнең күк- ♦ рәгенә куйды. — Ничек инде танымаска! Бу Николай Островский бюсты бит! — дип кычкырып жибәрде Фәнияр.— Кара инде, мин мондый кечкенә итеп эшләнгән бюстлар күргәнем юк иде. һәйкәлләрне зур итеп урамнарга гына куялардыр дип белә идем. Рәхмәт, Нәсимә' Фәнияр күзләрен тутырып кызга карады Нәсимә аның карашыннан уңайсызланып түшендәге төймәләренә үрелде. Ш\нда гына ул үзе йен халатсыз икәнен анлады. — И ходаем, халат кияргә дә онытканмын икән, врач килеп керсә кирәкне бирер. Тизрәк халат алып керим әле. — Кирәкми, Нәсимә. Халат кимә, хәзер, үзең беләсең, врачлар йөри торган вакыт түгел. Ә синең мондый чагыңны күргәнем юк иде минем. Бүген әллә нишләгәнсең, матурайгансың. Чәчләреңне дә күргәнем юк иде, карлыгач канатларыдай кара икән. Нигә син аларны гел яшереп йөрисең? Толымһарынны чыгарып сал. — Мин эштә бит,— диде кыз, уңайсызланып. Шулай да ул яңадан маңгай чәчләренең беразын яулык астыннан чыгарып калдыра торган булды. Нәсимә китергән бюст Фәнияр тумбочкасы өстенә озакка менеп кунаклады. Николай Островскийнын «Корыч ничек чыныкты»сын укып, Павка Корчагинның батырлыкларына сокланып үскән малай бит ул Павка кебек кыю булырга, буржуйларны кырырга ашкынып йөргән чаклар артта калды. Ә хәзер Фәниярны Павка түгел, китап авторы үзе ныграк кызыксындырды. Островскийнын: «Кешенен иң кадерле нәрсәсе— гомере. Гомер аңа бары бер генә мәртәбә бирелә, һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын»,—дигән сүзләре колак төбендә яңгырагандай булды. Мәктәптә ирекле сочинение язган вакытта да Фәнияр шул теманы сайлаган иде бит. Ул бу китапны тагын соратып алды. Кечкенәдән таныш геройларың белән очрашу, алар тормышына яңача карау, башкалар язмышын үзеңнеке белән чагыштыру — гыйбрәтле хәл икән. Әмма Островский белән мавыгу озакка бармады . — Шома гына килеп чыкты шикелле. Җитмәсә, нәкъ өстенә басылды: хирургия бүлегенең мөдире Талип Таһировичның эчүдән кызарып, бүртенеп йөрүен кем белми?.. Санитарка Хафиза апага берәр куплет чыгарсаң, шәп булыр иде. Бик йокы ярата торган бәндә. Төнге дежур вакытында йокламыйча калганы бар микән? Басса — баскан килеш, утырса — утырган килеш, ятса — яткан килеш йоклый. Дөрестерме, түгелдерме — бер заман төнге сменадан кайтканда йоклап киткән дә авылның икенче башына барып чыккан, имеш. Аяк астындагы тышаулы кәжәгә абынып уянма- са, һаман барасы икән, лнләр. Сүзләрне солдатлардай тезеп күңеленнән үткәрә торгач, Хафизага карата да бер куплет нәрсә оешты: Хафизага йоклар әчеп Кирәк түгел түшәк тә. Поклап ашый, йоклап кайта, Поклап йерн эшләп тә. Уйланылган такмакларын кәкре-бөкре хәрефләр белән дәфтәргә теркәп куйгач, янә бер кат куанды Фәнияр. Болай булгач эшләр бара бит. . Больницадагы бөгеп кешегә карата шундый шигырьләр чыгара торгач, Фәниярның калын дәфтәре тулып китте. Хәзер аның шигырь ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф җилкәг ошап китте аңа. язуын авырулар да белә. Дәфтәр кулдан кулга йөри. Укыйлар, көләләр. Фәниярны шаярып шагыйрь дип атыйлар. Нинди шагыйрь инде ул? Белеме күпме дә тормышта күргәне күпме?! Кеше исеменә кушып чыгарган такмаклар белән генә шагыйрь булып буламыни? Их, менә үзеңнең хыялларыңны, омтылышларыңны, Шатлыкларыңны, борчуларыңны шигырь юлларына сыйдырып булсын иде. Юк шул, кулдан килми. Яза башлаганда шундый шәп, шундый тәэсирле әйбер чыгар төсле тоела да, язганнарыңны укып карасаң, беренче класс укучысына да таныш гап-гади фикер була. Тирләп-пешеп язган нәрсәңне кешегә күрсәтергә оялып, тизрәк ертып ташларга ашыгасың. Матур-матур уйлар башка килә, әйтеп бирергә тел җитми. Гаҗәп икән бу тел дигән нәрсә. Элек Фәниярның андый хәлне сизгәне юк иде. Ни сөйләргә тотынсаң да сүзе табыла, сүз җитмәгән җирләрдә куллар хәрәкәтләнә, алар гына да аз тоелса, авыз, йөз, күз карашы ярдәмгә килә иде. Шигырьдә кулларыңны селтәп тә. авызыңны турсайтып та, кашларыңны сикертеп тә күрсәтә алмыйсың. Барысын да сүз белән аңлатырга кирәк. Боларның һәммәсенә сүзне каян табарга икән? Фәнияр китаплар дөньясына чумды. Беркөнне аңа Муса Җәлилнең өч томлыгы килеп эләкте. Фәниярның бу зур шагыйрьне элек тә укыганы бар иде. Әмма кабат укып бөтенләй яңа хисләр, яна тойгылар кичерде. Моабит төрмәсендә язылган әсәрләр аның тын күңелендә бомбадай шартладылар. Менә ул кичерешләр, омтылышлар кайда! Менә ул йөрәкнең кимсетелүләргә түзә алмыйча чаң кагуы! Менә көрәшергә, җиңәргә, бирешмәскә өндәгән авазлар! Сүзләр никадәр көчле, никадәр дәһшәтле була ала икән! Язган әсәрләре генә түгел, Җәлилнең тормышы, дошман өнендә алып барган тиңсез көрәше дә сокландырды егегне. Ул Муса Җәлил язмышында үзенең язмышы белән ниндидер уртаклык күрде. Җәлилне, кул-аякларын богаулап, караңгы зинданга ташлаганнар, җәзалаганнар. Ә Фәниярның кулаякларын чир богаулаган. Җәлил тәнендә кыйналу эзләре булса, Фәниярныкында пычак һәм инә эзләре. Ничәмә тапкыр операциягә генә керде, инде тамырларында үз каны да калмагандыр. Яткан урының ап-ак җәймә булса да, үз организмыңа үзең хуҗа була алмагач, барыбер хокуклардан мәхрүм ителгән тоткын хәлендә син. Җәлил барлык кимсетелүләрне җиңеп чыккан, дошманы алдында тез чүкмәгән. Фәнияр үзен урынга кадаклаган авырудан өстен була алырмы? Бөтенесен җиңәрлек көчне каян табарга? Вакыт дигәнең үтә дә үтә. Вакыт агышын күреп булмый, диләр. Дөрес түгел. Вакыт үзе узган җирдә ташпулатлар, гөл бакчалары, яңа калалар калдырып китә. Вакыт — яңа язылган әсәрләр, яңа ачылган йолдызлар булып күз алдына килеп баса. Түшәк өстендә ятып, Фәнияр өченче язын каршылый инде. Көче кими, ә көрәшә башлаганы юк әле. Куллары башта эшләп китәрдәй- рәк күренгән иде, тик әллә нәрсә майтарырлык йөри алмадылар. Бармаклары, хәрәкәтләнергә кирәклекне гел оныткандай, матурлык өчен генә тагылган әйбер шикелле тик торалар. Шулай пошынып ятканда беркөнне алар палатасына бер көтү сестра һәм нянялар ияртеп Талип Таһирович килеп керде. Кыяфәте махмырга аракы таба алмаган кешенеке төсле. Халат җиңнәрен сызганган, түшләре ачык. Күкрәгендәге йоннары кабарып тора. Аның артына яшеренеп Хафиза апа кергән, йокысы ачылган күренә. Исәнлек-саулык та сорашып тормыйча, туры Фәнияр янына үттеләр. Шул чак Талип Таһировичның кулында Фәнияр үзенең шигырьләр дәфтәрен күрде. Врач аның таушалып беткән дәфтәрен борын төбенә үк китереп болгыйболгьш; — Нәрсә бу? — дип акырып җибәрде. Бәләкәй генә гәүдәдән шул хәтле тавыш каян чыга диген?! — Нәрсә нкәнен күрмисезмени? Дәфтәр бит,— диде Фәнияр. — Ни язып тутырдың, син монда? Бәлки, без ялгышабыздыр, яле үзен укып күрсәт, акыллы баш. Башкаларны этә-төртә. Хафиза апа алгарак чыкты Фәниярның ф күкрәге өстенә үк килеп төшкән дәфтәрне алды да үзе турында язылган битне бик тиз табып укып җибәрде — Адәм көлкесенә калдырган бит, Талип Таһирович. Йоклар өчен түшәк тә кирәкми, эштә йоклый дигән. Аш белән атканга таш белән ату шушы буладыр инде. Хафиза апа. сүзләре үтемлерәк чыксын дипме, елап ук җибәрде Еш-еш сөртүдән күз һәм борын кызарып та киткәч, кызганыч кыяфәткә керде Фәнияр аны үзе дә кызганып куйды. Хафиза апаның елап бетерүен дә көтмичә, нәзек тавышлы слесарь чәрелдәп җибәрде: — Та-лип Таһ-рыч, мин-нем турда ул мен-нә нәмәстә дигән. Бата- рейгә пар килми, мон-ның өчен слесарьның үзен тотып парласы бар дигән. Вәт җүнсез, вәт әкәмәт. Слесарь тагын нидер әйтмәкче иде бугай, ләкин палатада шау-шу купты Кемнәрдер Фәниярны яклап сөйләде, тик төрле тавышлар арасыннан кемнең аклаганын, кемнең таплаганын белерлек түгел иде. Фәнияр өчен бар да бетте. Дөнья караңгыланды. Әйтерсең кемдер алама бишмәт белән кояшны каплап төште. Күзне ачып карыйсы, авызны ачып сөйләшәсе килмәде. Палатадан кешеләр чыгып беткәч. Фәнияр баш очындагы бер блокнотын алды. Ул блокнотның тышы бумажник кебек итеп эшләнгән, төрле әйберләр салып куярга җайлы иде. Фәниярның шунда яшерен склады бар. Даруларын җыеп бара ул анда. Төннәрен начар йоклагач, аңа люминал, барбамель ише йокы дарулары бирә башлаганнар иде. Ничектер бервакыт шаярган булып Фәнияр сестрага әйтеп куйды: — Эчүен эчәм инде мин бу йоклаткыч нәрсәләрне, бөтенләйгә үк йоклап китмәмме соң? — И,— диде сестра,—кешене бөтенләй йоклатыр өчен илле таблетка кирәк. Илле таблетка сүзе аның күңеленә кереп утырды гына бит. Бигрәк тә кәефе начар, дөньядан туйган көннәрдә бу сүз хәтергә еш килә башлады. һәм Фәнияр үзенә төнгелеккә биргән даруларны кешегә сиздерми генә блокнотының яшерен кесәсенә җыярга кереште Кай көннәрне сестралар таблетканы үзләре эчерәләр, ә кай көннәрне кулына салып чыгып китәләр. Шул кадәр таблетканы җыяр өчен күп көн кирәк. Ә инде шигырьләр белән мавыгып яши башлагач, бу эшне бөтенләй туктаткан иде. Ярый әле, җыелганнарын юләрләнеп кире биреп чыгармаган. Фәниярның исәбенчә, барлыгы утызлап таблетка булырга тиеш. Аның кебек күләгәгә шунысы да бик җиткән инде Покларга! Мәңгегә күзләрне йомарга! Тәрәзәләргә кагылып, тормыш матурлыгы турында пышылдаган чаган агачлары, хушыгыз. Таң җилләренә кушылып никадәр пышылдасагыз да. Фәниярны уята алмассыз. Әй. болытлар, бер генә минутка кояшны каплама! ыз. Соңгы мәртәбә күздән яшь чыкканчы кояшка карасын. Җилләр! Палатага кырлардан арыш исе алып килегез. Хуш. тормыш! Газапларыңны Фәниярның иңнәренә ныграк өй, үзе белән бөтенесен алып китсен. Ул даруларын җәймә өстенә бушатып салды. Алар борчак шикелле ап-аклар. Кечкенә накытта куырган борчакны бнк ярача торган иде Фәнияр. Табадан алу белән кесәгә тутырасың ла урамга атыласың. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ Кесәдәге кайнар борчаклар ботны пешерә. Суынып өлгергәнче бер көтү малай кесәне бушатып та куя. Таблеткалар каннар түгел, әмма алар да Фәниярның кулын пешерә. Ул аларны берәм-берәм авызына сала һәм салган берен шытырдатып чәйни. Боларны бу кадәр дә ачыдыр дип белми иде ул. Әйтерсең кайгылы кешенең күз яшеннән ясаганнар. Телне, аңкауны өтеп ала. Сусыз берсен дә йотып булмый. Су кирәк, су! Больницада көндезге йокы вакыты, шуңа күрә палатадагы авырулар һәммәсе йоклый. Сестралар һәм нянялар да кереп комачауламый. Иң уңайлы чак. Ә тумбочкада графин белән су тора. Фәнияр калтыранган куллары белән графинга үрелде. Моңа кадәр бер тәлинкә ашны да түшеннән алып куя алмаган кеше, ни хикмәттер, графинны шактый җиңел күтәрде. Шулай да чәч төпләренең юешләнүен сизде. Дөньядан аерылу җиңел түгел икән. Бөтен тәне дер-дер калтырый. Тагын бер генә минут булса да якты дөньяда яшәп каласы килә. Әмма вакытны сузарга ярамый: китәргә булгач китәргә! Егет карават читенә утырткан графинга үрелде, әмма бу юлы кулы кинәт кенә хәлсезләнде. Әйтерсең тамырларыннан ниндидер кайнар агым үтеп китте. Бармаклар үзләреннән-үзләре язылдылар, һәм сулы графин паркет идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Фәнияр үзе дә аңын югалтып башы белән караватка барып бәрелде. Тавышка йоклап ятучы авырулар уянды. Сестра алып керергә чыгып чаптылар. Сестра белән яңарак эшли башлаган врач Зарипов килеп керде. Ул авыруның пульсын тыңлап карады. Аннары сестраларга ашыгыч рәвештә күрсәтмәләр бирә башлады. Сестра укол ясар өчен Фәниярның одеалын ачып җибәрде. Шулвакыт борчактай ап-ак дарулар идәнгә сибелделәр. — Бу нәрсә? — дип сорады Зарипов. — Белмим,— диде сестра.— Безнең авырулар кулына бервакытта да дару биргәнебез юк. Каян алгандыр... — Хәзер үк идәннән җыеп алыгыз. Нәрсә икәнен ачыкларга кирәк. Озакламый Фәнияр аңына килде. Ул нервлары артык киеренке хәлгә килүдән һушын җуйган иде. — Нәрсә эчтең? — дип сорады аңардан врач. — йокы даруы,— диде Фәнияр, көчкә генә тынын алып.— Сез борчылмагыз, мин аны эчеп өлгерә алмадым. Сусыз андый нәрсәләрне йота алмыйм мин. — Кем бирде сиңа аларны? — Беркем дә бирмәде, үзем таптым. Зариповның бик нык ачуы килсә дә, Фәниярның хәле авыр булганга, тиргәргә теле бармады. — Ярар, бу турыда соңыннан сөйләшербез,— дип чыгып китте. VIII Икенче көнне врачларның һәм сестраларның «пятиминутка» дип атала торган иртәнге җыелышлары шактый озакка сузылды. Сүз Фәнияр турында барды. Талип Таһирович кызып: — Без аны карыйбыз, дәвалыйбыз. Ә ул үләргә маташа, понимаешь. Кайтарып җибәрергә кирәк үзен өенә. И вәссәлам. Барыбер аякка бастыра алмыйбыз бит без аны,— диде. Врач Зарипов аңа каршы: — Әйе, аякка бастыра алмыйбыз,— диде,— әмма аны ул килеш ничек өенә озатасың? Ята-ята аркасы, янбашлары тишелеп беткән. Көн саен перевязкаларын алыштырырга кирәк. Ә бит үзегез беләсез, пере- вязкаларны стерилизовать иткән нәрсәләр белән генә ясыйлар. Гади крестьян йортыңда аны карарлык шартлар юк. — һәр авылда фельдшер бар, перевязкаларны фельдшер да ясый ала,— диде Талип Таһирович. — Рөхсәт итсәгез, өйләренә мин барып йөрермен,— диде Нәсимә. Үзе кыюланып китүеннән оялып аска карады.— Анарга массаж да кирәк. — Без сиңа анда барып йөргән өчен аерым эш хакы түли алмыйбыз. кызый.— диде Талип Таһирович. Нәсимәнең аның сүзләренә хәтере калды. — Эш акчадамыни! Шул вакыт бер няня кереп; — Гатауллиннын әнисе килгән, кертергәме? — дип сорады. — Монда алып кер әле син аны,—диделәр врачлар. Гөлсәйдә түти кыенсынып кына боларның бүлмәсенә узды. Керү белән аңа өлкән сестра урындык тәкъдим итте. Талип Таһирович бераз арлы-бирле йөргәннән соң: — Апа, сезгә сүз бар иде,— диде. — Нинди сүз? — диде Гөлсәйдә түти сагаеп. — Улыгыз турында инде. Аны без дәваламадык түгел, дәваладык. Яшереп маташу кирәкмәс, үзегез дә күреп торасыз, рәтләнү ягына бармый бит. Әллә өегезгә алып китеп карыйсызмы? Карт кешегә район тикле җиргә килеп йөрүе дә кыендыр. Гөлсәйдә түти ни әйтергә белмәде. Фәниярны өйгә алып кайтып, каен себеркеләре белән чаба-чаба парлы мунчаларда юындырасы, яраларына пешкән юкә яфраклары ябып карыйсы, кыскасы, үзенчә дәвалыйсы бик килә иде аның. Ләкин карый алуына гына шикләнә. Ни әйтсәң дә, тоткан-ниткән эш түгел бит. — Өйдә тагын да начарланып китмәс микән соң? — диде Гөлсәйдә түти — Кара эшләрен мин башкарып та чыгармын ди. Ә бит... Ананың ни әйтергә теләгәнен бар да аңладылар. — Анысы әчеп борчылмагыз, менә Нәсимә үзем барам дип тора. Карар, бөтен кирәген эшләр,— диде врач.— Кирәкле материалларың да биреп җибәрербез.—Талип Таһирович теге вакытта Фәниярга катырак кагылганы өчен бераз үкенә иде бугай, шунлыктан әнисе белән йомшаграк булырга тырышты. — Әле мин капыл гына бер нәрсә ■ дә әйтә алмаем,— диде Гөлсәйдә түти.— Балалар белән дә, Фәниярның үзе белән дә киңәш-табыш итешик. Көчебез җитәрдәй күренсә, баланы больниста тилмертеп яткырмабыз. Гөлсәйдә түти врачлар бүлмәсеннән чыккач Фәнияр янына керде. Улы аны һәрвакыттагыча ачык чырай белән каршылады. Бераз сөйләшеп утырганнан сон, Гөлсәйдә түти: — Больниста ята-ята да туйгансыңдыр инде,— дип сүз башлады.— Өйгә кайтасың килмиме? — И әнкәй,— диде Фәнияр көрсенеп,— бездә бит сынган сарык сыйрагын бәйләрлек тә кеше юк. Анда мине кем карасын? — Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Карарга үрәнербез әле. Мунчасына-ниенә абыең күтәреп алып барыр, бүтән йомышларыңны мин йомышлармын. Гөлсәйдә түти врачлар белән булган сүз турында әйтмәде. Авыру кеше шикчелгә әйләнә, миннән җайлы гына котылырга, больницадан озатырга уйлыйлар икән, диюе бар. Дөрес, Фәниярның үзенең дә өйгә кайтасы килә, ләкин туганнарына уңайсызлык китерүдән курка иде. Аннары, абыйсы өйләнергә исәпли, әгәр Фәнияр авылга кайтса, туйлары өзелеп куймасмы? Авылда йортлар әллә ничә бүлмәле түгел, һәммәсенә бергә яшәргә туры киләчәк. Авырулы йортка беркемнең дә килен булып төшәсе килмәс. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ Ана, үзе дә бу хакта уйланганлыктан, башта улы Заһид белән сөйләшергә булды. Заһид механизаторлар мәктәбен бетереп, авылда тракторда эшли иде. Әнисе ул көнне аның кайтуын көтеп алды. Ә кайтып кергәч: — Улым,— диде йомшак кына.— Фәниярны өйгә апкайтсак, карый алырбыз микән? Таба ашлары ашатырыек үзенә... — Бик әйбәт булыр,— диде Заһид.— Алып кайтыйк. Карарбыз. Кирәк җирдә үзем күтәреп йөрермен. — Анысы син карамассың дип әйтмим, тик ни бит... Гөлсәйдә түти улының өйләнәсе барлыгын әйтмәкче иде, әмма ничек итеп әйтергә белмәде. Сүз эзләп шактый җәфалангач кына: — Синең башлы-күзле буласың бар, чирле кешесе бар йортка килен килерме диюем. — һи, әнкәй, юкка аптырама, яратса төшәр. Яратмаса — бүтәннәрен табарбыз. Синең малаең төшеп калганнардан түгел бит әле. Сынатмабыз, Фәниярны да алып кайтырбыз, киленен дә төшерербез. Туйга энекәшне алып кайтырга үземнең дә исәп бар иде. Шәп була бу, әнкәй. Фәниярның әзрәк күңеле күтәрелер. Кыерсытмабыз.. Ананың өстеннән тау төште диярсең, җиңеләеп, тынычланып калды. Ә бераздан алар Фәниярны алып кайтырга хәзерләнә башладылар. Гөлсәйдә түти бик тырышып мичен акшарлады, Фәниярның армиягә киткәнче киеп йөргән күлмәкләрен, чалбарларын сандыктан чыгарып җилләтергә элде. Таушалганракларын юып үтүкләде. Кияүдәге кызлары үзләренең балачагалары белән килеп, өйнең стеналарын, идән- түшәмнәрен сап-сары итеп кырып юдылар. Бәйрәмнәрдә генә эленә торган кашагалар, чигүле чыбылдыклар эленде. Фәниярлар барлыгы алты бала үстеләр. Дүртесе кыз. икесе малай. Кызлар инде барчасы үз ояларын кордылар. Шулай да, Фәниярны алып кайтасы булгач, бөтенесе, сүз куешкандай, җыйналып төп йортка килделәр. Гөлсәйдә түтинең олы кызы Вәсимә: — Беләсезме, туганнар,— диде.— Фәнияр кайтуга берәр бүләк әзерләргә иде безгә. — Нәрсә бүләк итәргә соң аңарга? — диештеләр башкалар. — Телевизор алсак шәп булыр, минемчә,— диде Заһид. Барысы да Заһидка борылдылар. Мондый зур әйберлек акча берсендә дә юк иде. — Акча дисезме? — диде Заһид.— Акча бар ул. — Кайда? Кемдә? — Соң мин бит өйләнергә җыенып йөрим түгелме? Шулай булгач, туйлык акча бар. Телевизорга җитәр дип уйлыйм. — Ә туй? —диде Гөлсәйдә түти. — Соң, әнкәй, анысын бераз соңлатып та була бит инде. Әзрәк баш-күз алгач, мая туплагачрак өйләнермен. — Фәнияр үзенә мондый корбан бирүне белсә, беребезне дә кичермәс,— диде уртанчы кыз.— Ул бик горур кеше. Иң яхшысы — без бо- лай итик: бөтенебез җыйнаулашып алыйк. Биш семьядан бер телевизорлык кына байлык табылмый калмас. Туй да кичектерелмәс, Фәнияр да шатланыр. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигәннәр бит картлар. Туганнары тәки бер телевизорлык акча җыйдылар, хәтта бурычка да кермәделәр. Фәнияр кайтканда өй курчак өедәй җыештырылган, ә почмакта «Енисей» дигән телевизор тора иде. Фәнияр моңарга барыннан да ныграк сөенде. Район больницасында аның ише нәрсә булмаганлыктан. дөньясы киңәеп киткәндәй булды. Гомумән, аның әле телевизорны беренче күрүе иде. Армиягә киткәндә авылда, күрсәтә торган радиолар бар икән хәзер, дип сөйләнәләр генә иде. Телевизорны ул «хикмәтле тәрәзә» дип атады. Тапшырулар башланыр вакыт җитте исә: «Әнкәй, теге хикмәтле тәрәзәне ачып жибәр әле»,— дип әйтә торган булды Бу тәрәзәдән ишегалдын, урамны гына түгел, бөтен дөньяны күрәсең. Мәскәү урамнары буйлап сәяхәт итәсең, Африка джунглиларына барып чыгасың, диңгез дулкыннарының ярларны кыйнавын күзәтәсең. ...Фәнияр кайтып озак та үтмәде, Заһид абыйсы өйләнеп жибәрде. Киленне озата килүче кызлар Фәниярлар өендәге бөтен әйберләрне алып үзләренекен элделәр. Иң матур чәчәкле чыбылдык белән Фәнияр караватын әйләндереп алдылар. Туйлар күңелле үтте. Җиңги тиешле кеше киң күңелле пәм тыныч табигатьле кеше иде. Беренче көннән үк кирәк очракта Фәниярны караудан тартынып тормады. Әмма Фәнияр үзе генә җиңгәсенә эш кушарга ояла иде. IX Фәнияр өйдә карый алмаслар дип курыккан иде. Яраларын бәйләргә Нәсимә килеп йөри йөрүен. Ләкин кеше дигәнең никадәр авыр ятмасын, һичнинди хәрәкәтсез тора алмый: кыймшана, селкенгәли Шул кыймшанган арада Нәсимәнең яңа гына ябыштырып киткән марлялары да кубып төшкәли Аның өчен генә авылның икенче очындагы фельдшерга бармассың бит. Тота да ана үзе бәйли. Баштарак Гөлсәйдә түтн мондый очракларда аптырабрак кала иде. Ләкин тормыш батырайтты аны. Тегендә — больницада чакта врачлар, сестралар, «инфекция эләкмәсен* дип, ярага яба торган салфеткаларны пинцет белән генә тотып маташалар иде. Гөлсәйдә түтн авыл хатыннарына гына хас беркатлылык белән: «Судан да чиста нәмәстә юк», дип. кулын сабынлап юып җибәрә дә рәхәтләнеп тотып ябыштыра да куя. Мунчага алып барсалар, ләүкәгә яткырып, йомшак итеп пешерелгән каен себеркесе белән бөтен җирен бик каты чаба. «Тирең чыксын, тирең белән чирен дә чыгар»,—ди ул. Фәниярның янбашындагы яралары кайвакыт канап чыга. Монда да ана аптырап калмый: «Бозык каның акса, тизрәк савыгырсың»,— ди. Фәнияр көзән җыерулардан бик нык җәфалана иде. Кискенрәк хәрәкәт ясаса да, көчәнебрәк әйбер күтәрсә дә, кинәт бөтен тәнен куырып алгандай итеп көзән җыера башлый. Кайвакыг өстенә ябынган юрганы шуып төшә дә, шуны тартып алыйм дип кыймшанды исә, куырыла да ката. Врачлар телендә моны «спастика» диләр. Больницада ятканда тартышуларны басар өчен Фәниярга еш кына дару бирәләр иде. Ләкин алар да вакытлыча гына тынычландыра. Өйдә Гөлсәйдә түти моңа каршы үзенчә эшләп карарга ниятләде. Көннең иң озын вакытларында ул һәр елны дару үләннәре җыеп, чормада киптерә иде. Шул үләннәрне кайнар суда парландырып, Фәниярны көн аралаш суга кертә башлады Моның өчен Заһид агачтан улак ясап б11рде. Фәнияр әнкәсенең бу мәшәкатьләнеп йөрүләренә каршы. — Юкка маташасын, әнкәй, мин аның ише ырымнарга ышанмыйм,— диде. — Сине анаң ырымларга да, сихерләргә дә җыенмый, үлән белән борынборыннан дәвалаганнар,— диде Голсәйдә түти ачуланып, һәм авылда фәлән кешенең шулардан файда күрүен, хәзер җен кебек эшләп йөрүен сөйләп алды. Фәниярның мондый эшләргә күңеле ятмаса да. җанын бирергә йөргән әнкәсен рәнҗетәсе килмәде. Сыкрап-сыктан ризалашты Гөлсәйдә туги үз белде!е беләнме. кешеләрдән ишетепме, улын күбрәк акбаш суына кертте Ананың мәшәкатьләре бушка китмәде: Фәниярның көзән җыерулары кимеде Ни хикмәттер, янбаштагы өч ел чиләнеп интектергән яралары да бетә төште. Гөлсәйдә түтн улы ваннадан чыгу белән яраларына бал сөртеп куя торган булды. Больницада Вишневский мазы дип аталган начар нсле бер дару сөртеп бәйлиләр ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ф иде. Озак вакыт анын исен иснәү Фәниярны шул тикле туйдырды, исе борынына керсә дә, күңелен болгата башлады. Аннары аның исе бөтен өйгә тарала, яныңа кергән кешеләрнең борыннарын тотып утырулары кемнең кәефен кырмасын?! Балның, ичмасам, исе тәмле. Чәчәкләр арасында яткандай тоясың үзеңне. Еш әйләндереп яткырулар файда иткәндерме, әнкәсенең мунчала- рыүләннәредерме, әллә балмы — Фәниярның яралары төзәлде. Яра урыннарында, пешкән төш шикелле, шома кызыллык кына калды. Егетнең яралары беткәч, Нәсимә хәтта күңелсезләнгәндәй күренде. — Хәзер миңа эш тә калмады инде,— диде ул, төшенке генә. — Эшләргә генә димәгән, син кунакка кил, Нәсимә,— диде Гөлсәйдә түти, кызның аркасыннан сөеп. — Әйе,— дип өстәде Фәнияр да,— кунакка кил. Ә беркөнне боларга врач Зарипов килеп керде. Аңа Нәсимә Фәниярның яралары ябылуын әйткән икән. Врач шулар белән кызыксынды. — Нәрсәләр кулландыгыз? Ничә көн саен перевязка ясадыгыз? Кыен булмаса, барсын да сөйләгез әле,— диде ул Гөлсәйдә түтигә.— Дөресен әйтим, мин шундый яраларның ябылуына ышанмаган идем. Врач Фәниярны баштанаяк карап чыкты. Гөлсәйдә түти эшкә оста булса да, сөйләргә дигәч, авызын яулык чите белән каплап сүзсез калды. — Аны кем сәгатьләп-көнләп караган инде,— диде ул бераз торгач.— Акбаш белән бергә әреме, кычытканы да кереп киткәндер. Бәйлә- вен дә көнләп түгел, купкан саен ябыштыра тордык. Шуларның кайсысы шифалы булгандыр, алла белсен. Врач үзе белән бераз дарулар һәм башка кирәк-яраклар алып килгән икән, аларны калдырды. Саубуллашканда: — Хәзер бик нык саклагыз инде, тәннәре яңадан тишелмәсен. Ә син, Фәнияр, күбрәк кырын яки йөзтүбән ятарга тырыш,— диде. ...Яз житеп, тәрәзәдән жилләр өрми башлагач, Фәнияр үзенең элекке яраткан тәрәзәсе янына ятты. Моннан өянкедәге сыерчык оясы да, бакча да яхшы күренә. Күзләрең талганчы карарга, арыганчы сыерчык сайравын тыңларга мөмкин. Хәзер барлык кошларның да оя корып, тормышларын көйләргә җан-фәрман тырышып йөргән чаклары. Тышта апрель. Шатлыктан чыккан күз яшьләре кебек, түбәдән көмеш тамчылар тама. Ерактан тонык кына ишетелгән музыка тавышын хәтерләтеп, кар астыннан чылтырап сулар агып ята. Ачылмый утырган агач бөреләрен кошлар чукып ача, таулар изүләрен чишеп жибәргән- нәр: күкләр, ана күңеленнән тукылган тукыма кебек, саф һәм пакь. Әллә яз, әллә бала чактан якын урыннарны яңадан күрү Фәниярның күңелен кузгатып жибәрде. Әле салкын булса да, тәрәзәләрне ачып жибәрергә кушты ул. Тыштан төрле тавышлар ургылып керде. Язның исерткеч музыкасын тыңлап туйганнан соң, ул үзенең кечкенә транзисторын ачып жибәрде. Эфирда Левитаннын тантаналы, дулкынландыргыч көр тавышы яңгырый иде. Тукта, чү!.. Космоска кеше очырганнар! Дөньяда беренче тапкыр космоска кеше җибәргәннәр, ул батыр— безнең совет кешесе! Искиткеч, шаклар каткыч вакыйга бу! Шушындый дөнья шаулаткыч яңалыкларны ишетер өчен генә дә яшәрсең. Андый вакыйгаларның шаһиты булу өчен генә дә әллә ни бирерсең. Фәниярның күңелен галәмгә очкан батыр белән горурлану хисләре биләп алды. Бөтен дөньяның исен китәрерлек мондый тиңдәшсез батырлык турында ишеткәч, үзенең уңышсызлыклары, борчылулары бик кечкенә тоелды аңа. Космоска очкан геройның исемен ишеткәнче, армиядәге дусты Ризван түгелме дип, өметләнебрәк торган иде, ул булып чыкмады. Беренче тапкыр очмаса, икенчесендә очар. Ризван — телә- гәнен булдыра торган егет. Хәзер инде очучылар мәктәбенә укырга кергәндер. Ни әйтсәң дә, безнея заман кешесе өчен өч ел вакыт бик күп бит ул. Көн саен дөньяны таң калдырган яна ачышлар, яңа уңышлар турында радиолар сөйләп, газеталар язып тора. Бу көнне Фәниярга тагын бер сөенечле хәбәр китерделәр. Бусын ’ радиодан да сөйләмәделәр, телеграмма белән дә җибәрмәделәр. Ж,иңү булса да, бу Фәнияр өчен генә җиңү иде. Фәниярга шатлык алып килүче— Нәсимә булды Аның инде Фәниярларга килмәгәгеиә бер-ике атналап бар иде. Кыз бик дулкынланган, шатланган. Шатлыгын никадәр яшерергә тырышса да, иреннәре үзләреннән-үзләре елмая иде. — Космоска очканнарын ишеткәнсеңдер киде, Фәнияр. Башта сине шул зур җиңү белән котлыйм,— диде ул һәм егетнең кулын кысты. — Рәхмәт,— диде егет. Кызның үзен дә тәбрикләде. Нәсимәнең тагын нидер әйтергә теләве кояш төшкән тамчыдан ялтыраган күзләреннән ук күренеп тора нде. — Бусын,— диде ул,— биесәң генә әйтәм. Шунсыз котыла алмассың. — Бии ала башлау белән, иң беренче сиңа биеп күрсәтермен, Нәсимә. — Алайса, җырла, мин анысына да риза. — Уйнама әле, Нәсимә, җырлый-җырлый шатланырлык нинди шатлыгым булсын соң минем?!. — Бар икән шул менә... Фәниярның сабырсызлана башлавын күреп, Нәсимә урындыкка куйган сумкасыннан бер газета чыгарды. Бу — районда чыга торган «Байрак» газетасы иде. — Менә укы, шатлан. Синең шигырьләреңне басканнар. Фәнияр, кабаланып, сузылган газетаны алды. Куллары калтырады, күзләре томаланды. Шулай да күзенә иң беренче чалынган нәрсә — үзенең шигырьләре булды. Чынлап бит, Фәнияр Гатауллин шигырьләре, дигәннәр. Башка кеше белән бутау мөмкин түгел. Фәниярның авыру егет икәнлеген, язмышына буйсынмыйча, Островский кебек язарга керешүен әйткәннәр. Шуннан соң Фәниярның ике шигыре бирелгән. Каян алганнар? Бу шигырьләр язылган дәфтәрен беркемнең дә күргәне юк иде бит. Ул больницада матрац астында калган иде. Кайткан вакытта исендә булса да, Фәнияр ул дәфтәрен алдырмады, нигә кирәге бар дип уйлады. Ә менә бүген озак уйланулар, күп тырышулар аркасында туган, шундый якын, шундый үз булып, һәр сүзе хәтергә сеңгән таныш шигырьләрен газетадан укыгач, егетнең күзләреннән яшь атылып чыкты. Янында Нәсимә утырганлыгын да, кулында газета барлыгын да онытып, шатлыктан мөлдерәгән яшьләренә ирек бирде. Күңеле моңа кадәр кичермәгән әллә нинди татлы, газаплы хисләр кичерде. Җиңү! Кечкенә генә җиңү! Үз-үзен югалта башлаган, көченә ышанычы кимегән, сабырсызлыктан гасабиланып тормыштан туеп барган кешенең беренче җиңүе. Менә нинди ләззәтле син. Ширбәттәй башны әйләндерәсең, йөрәкне җилкендерәсең. Сусаган кеше иреннәрен чишмәдән аера алмаган күк, җиңү куанычыннан аерыласы килми Аның бервакытта да мондый татлы күз яшьләрен татыганы юк иде. Үзен бераз кулга алгач, дулкынлануы басыла төшкәч, Фәнияр Нәсимә барын хәтерләде, йомшап китүеннән оялып: — Нәсимә, син көлмә инде, минем күңел әллә нишләгән: бер карыйсың — таштай катып китә, икенче карыйсың — тулып түгелә.— диде.— йөрәк дигән нәрсәнең кайсы якта икәнен дә белми идем, ул да. йомырка кабыгын тишеп чыгарга азапланган чебидәй, тибенеп тора башлады. Нәсимә аңа якынрак килеп утырды. Бу коңгырт күзле, озак ятуга карамастан бер дә төс куймаган чибәр егетне никтер беренче көннән 3. «к. у.» дл з. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ ф 33 үк якын итте ул. Шуңарга нинди дә булса бер яхшылык эшлисе килеп кенә тора. Фәниярның матрац астындагы дәфтәрен дә ул табып алды. Тапты да, кешегә-нигә сөйләп тормыйча, редакциягә китте. Моңа кадәр газета белән алыш-биреше булмаса да, редакторын табып, бөтенесен сөйләп бирде. Менә, диде, бездә шундый-шундый егет ятты. Кулларына рәтләп каләм дә тота алмаган килеш язарга өйрәнде, матур-матур шигырьләрен больницадагы авырулар ятлап йөриләр хәзер, диде. — Карале. Нәсимә,— диде Фәнияр,— минем бу шигырьләрне редакциягә кем жибәргән дә, авыру икәнлегемне каян белгәннәр? Нәсимә бер сүз дә әйтмәде, башын аска иде. Әгәр Фәнияр кызга төбәп караган булса, аның йөзендәге үзгәрешне күреп, бу эштә Нәсимәнең катнашы барлыгын аңлар иде. Ләкин Фәниярның уйлары еракта, хыяллары биектә иде шул, ул кат-кат төпченеп маташмады. Кем җибәрсә дә барыбер түгелмени? X Шигырьләре газетада басылып берничә көн үткәч, Фәниярга хатлар килә башлады. Күбесен кызлар яза. Кызлар күңеле кылдан нечкә, кылычтан үткен шул: ни кирәген хәзер тоеп ала. Юатырга ашыга. Егетнең батырлыгына соклана. Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар. Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзен ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул. Берәүләрне тормыш гомергә бер тапкыр сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыеп килгән бөтен гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганны батыр диләр. Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау-шусыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама-тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы ай-яй озак тамасы бар. Ничә язлар көтәсе бар. ничә кышлар үтәсе бар. Фәнияр әле ташны тишә алдымы соң? Моны батырлык дип атап буламы? Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә әйтелгән рәхмәт кенә икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч белән караучыларның ышанычын акларга кирәк. Ул кечкенәдән үк төрле мәзәк уйлап чыгарырга оста иде. Берьюлы ике шигыре басылып чыккач, егетнең хыяллары уйнап китте. Дөньясын онытып, тагын әллә ничә шигырь язып ташлады. Шигырьләрнең күпчелеге балалар өчен язылган иде. Үзенә ошаган байтак әсәрен аерым дәфтәргә туплап, балалар газетасына җибәрде. Фәнияр газетадан җавап болай тиз килер дип уйламаган иде. Атна-ун көн үткәндер- ме-юкмы, тышына пионер значогы һәм кызыл галстуклы балалар сурәте төшкән зур конвертта озын итеп язылган хат килде. Хатны Илдус Гаделшин дигән кеше язган. Бу кешенең шигырьләрен Фәниярның газета-журналларда укыганы бар иде. Республика газеталарының берсендә эшләүче, шигырьләрен калын журналларда бастыручы шагыйрьнең хатын тыныч кына укый алмады Фәнияр. Шагыйрь кешедән алган беренче хат иде бу. Күз алдыннан үткән көннәр чагылып узды Фәнияр кечкенә чакта су буенда комга бармагы белән сызып рәсем ясарга ярата иде: чабып барган куяннар, үрмәләү* че ташбакалар, шар сугучы малайлар. Хыялына нәрсә килсә — шуны ясый. Дөрес, аның рәсемнәрендәге куяннар кәжә бәтиенә, ташбакалар кырмыска түмгәгенә охшашлы булып чыгалар. Әмма зыян юк, үзе та- ♦ ный ич ул аларны. Барыбер ул рәсемнәрне дулкын юып китә. Матуррак чыкканнарын кайвакыт озаграк саклыйсы, бүтән малайларга күрсәтәсе килә. Тик рәхимсез дулкын әллә каян гына тәгәрәп чыга да комны тигезли дә ташлый. Фәнияр елгага йодрык яный, үзсүзләнеп тагын рәсемне ясамакчы була, ләкин яңадан ясаганда элеккесе кебек шәп чыкмый. Фәниярның язган шигырьләре дә, кечкенә вакытта комга ясаган рәсемнәре төсле үзенә генә аңлаешлы булмасмы? Дулкыннар бик тиз юып китмәсме? Шагыйрь кеше аның әсәрләренә карата ни дигән? Әллә ничә мәртәбә укыгач кына, шигырьләреңнең берничәсен ошаттык, бер-ике атнадан басылып чыгар, газеталарны караштырып бар, дигән сүзләрне укый алды Фәнияр. Илдус Гаделшин хатының ахырында Фәниярның кем булуы, укучы булса ничәнче класста укуы турында сорашкан. Фәнияр аңа үзенең авыру кеше икәнен, шигырьләр язарга бик яратуын, әмма шигырьләренең бер дә шәп чыкмавын әйтеп язды. Илдус Гаделшин Фәнияр язмышына битараф калырга теләмәде. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, ләкин берничә хаты аша шактый якын булып өлгергән Фәнияр йоклаганда да аның уеннан чыкмады. Ниндирәк кеше икән? Акыл утырган картмы, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкенчәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк! Илдус Гаделшин редакциядән өч көнлек командировка алып Фәнияр яшәгән якка юл тотты. Фәниярның туган авылы Кызыл Кыяга килү кыен булмады. Бөгелмәгә хәтле самолет белән очты, аннары тип- гигез асфальт юлдан йөрүче автобус өч-дүрт сәгать эчендә китереп тә җиткерде. Үзе балалар яраткан кеше булгангамы, кая гына барса да Илдус Гаделшинга кызыклы бала-чага очрап тора. Кызыл Кыя авылына килеп кергәч гә, үзенә юл күрсәтүче итеп бер малайны сайлады. Малай авылы белән горурлангандай: — Беднең авыл бик дур, абый. Гатауллиннар да күп, сиңа кайсысы кирәктер? — диде. — Миңа шагыйрь Фәнияр Гатауллин кирәк,—диде Илдус. — Син, абдый, шутник икәнсең, беднең авылда нинди шагыйрь булсын, ди. Малай шулай «з» урынына «д» әйтеп сөйләшә Илдуска үзенең туган ягы Минзәләдәге малайларны хәтерләтте ул. Әллә кечкенәдән таныш сөйләм ишеткәнгә, әллә ут борчасыдай тере малайны ошатканга, ныклабрак сорашырга тотынды — Син ничәнчедә укыйсың, дус кеше? — Мина дус кеше дияргә, бед синең белән бодау көтмәдек бит әле,—диде малай. Күренеп тора: сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел.— Бедней укытучы апа әйтә олы кеше сораганда җавап бирергә кирәк, ди. Әйтәем инде дус кешең булмасам да, дүртенчедә укыем — Исемен дә бардыр инде синең? — днде Илдус. — Барыс, сине күргәч истән чыкты әле. Бу абдыйның исеме ничек микән дип бармдырыем үдем дә. Ф ОН ИС ЯРУ Л ЛИ И ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ВККАЧ — Мин Илдус булам. — Ә мин —Шәвәли. Шәүкәт Галиев абдый ядган Шәвәли түгел түлке. Аның беднең авылга килеп караганы да юк әле. — Син шагыйрь Фәнияр Гатауллинны белмисең, алайса? Классыгыз белән янына барганыгыз да юкмыни? — Булмаган шагыйрь янына ничек барасың инде, абдый? Шәвәлинең бу сүзләреннән соң артык сорашып маташуның кирәге юк иде. Ул: — Авырып ятучы Фәниярларны беләсеңме соң? — дип сорады. — Анысын беләм, абдый,— диде Шәвәли.— Алар теге баштук, типтәрдүк торалар. Шушы урам белән бар да бар. — Әйдә, мине шуларга чаклы илтеш әле,— диде Илдус. — И абдый, баргач кайтасы була бит. Беднең авылда әлегә трамвайлар жөрми. Мин аларның өйләрен сиңа болай да үрәтә алам. Шулай бар-бар да, бара торгач, түбәсе салам белән ябылган бер өй күрерсең. Салам башлы өй авылда шул гына. Ул өйнең ишегалдында бик җилле бура булыр. Вәт шул өйдән соң бер шифер түбә үтәсең, шифердан соң өч түл түбә рәттән китә. Уртадагысына керсәң, Фәнияр абдый- ларныкы булыр. Илдус Гаделшин Шәвәлинең өйрәтүе буенча килеп, Фәниярларның өен җайлы тапты. Шәвәли бик күзәтүчән малай икән: һәммәсен дөрес тасвирлаган. Илдус килеп кергәндә, Фәнияр укып ята иде. Ят кешене күргәч, китабын караватка куйды. Ике таныш түгел кеше бик кыска гына вакыт эчендә берберләренең күзләренә карашып алдылар. Фәниярның күзләре искиткеч тере, әйтерсең бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ябык кулларын күрмәсәң, Фәниярны ял итәргә генә яткандыр дип уйларга мөмкин. Фәнияр, үзе янына Казан тикле җирдән шагыйрь килүенә ышанып җитмәгәндәй, күзләрен Илдус Гаделшиннан алмады. Илдус Гаделшин бик гади. Сөйләшүе дә мәзәгрәк: «р» авазын әйтеп бетерә алмый. Яшькә Фәниярдан биш яшькә генә зур икән. Шулай булса да чәчләре шактый сирәкләнгән, чалара башлаган урыннары да күренгәли. Күрәсең, шигырь язу бик җиңел түгелдер. Чәчләренә чал керсә дә, ачык чырайлы булгангамы — йөзгә яшь. Алар, бер-берләрен күптән белгән кешеләр кебек, «син» дип сөйләштеләр. Илдусның кулында шома папка. Сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашулар беткәч, шул папкасындагы кәгазьләр арасыннан «Яшь ленинчы» газетасын табып алды. — Көткән кешегә озак тоелгандыр, бер-ике атнадан шигырьләреңне басарбыз дигән идек. Менә ташка басылгач ничегрәк булган, укып кара,— дип, газетаны Фәниярга бирде.— Мин элегрәк тә килергә уйлаган идем, шигырьләрең басылсын инде дидем. Коры кул белән киләсе килмәде. — Ә мин. Илдус абый, син безгә килерсең дип башыма да кертеп карамадым. Язучы кешеләрне бөтенләй башка төслеләрдер дип уйлый идем. Илдус аның сүзләренә каршы: — Язучылар да безнең кебек кешеләр, ләкин мин үземне хәзергә язучы дип саный алмыйм әле. Бик зур исем ул, туганкай... Илдусның Казан каласыннан үзенең улы янына килгән олы кунак икәнен белгәч, Гөлсәйдә түти дә бик куанды. Кабаланып өстәл әзерләргә кереште. Ул арада Фәниярның абыйсы Заһид кибеткә барып кайткан икән: күкәйләп кыздырылган балык янына ак түбәтәйле, нәз- кәй билле шешә килеп кунаклады. Илдус чишенеп өстәл янына килеп утыргач: — Сез, агай-энеләр, минем өчен генә булса моны ачып маташмагыз, андый нәрсәләр белән дуслыгым юк,— дип, шешәне ачтырмады. — Син юлдан килгән кеше бит, җылынырсың, әз-мәз генә мишәйт итмәс,— дип кыстасалар да, Гаделшин нык торды. Кыстаулар күпкә китә башлагач, ул тамак астындагы бизләрен тотып: — Минем ангина бизләре бар, әчкелтем нәрсәләрне бер дә яратмыйлар,— диде.— Ә җылын) ягына килгәндә, ачык йөзегезне күрүгә үк өшүләрем онытылды. Шуннан сон аны кыстаучы булмады. Чәй яныннан кузгалгач, Илдус Гаделшин Фәниярның шигырь дәфтәрләрен сорап алды. Ул бик туры сүзле кеше икән, начар язылган шигырьләрне күрсә, синең дәфтәрендә ята бирсеннәр, аларны кешеләр укымаганнан һични югалтмаслар дип, ул битләрне тизрәк актарып үтәргә тырышты. Ә инде матур әйтелгән ике генә юл очратса да. түш кесәсендәге бармак буе карандашын чыгарып, шул юлларның астына калын итеп сызды. «Менә монысы шәп, ичмасам, Фәниярча әйтелгән», дин, ул сүзләрне үзе уйлап тапканнан ким куанмады. Күңеленә ошаган шигырьләрне Илдус Гаделшин күчереп ала барды. «Кайткач өлкәнрәк агайларга күрсәтеп карармын, әлегә вәгъдә бирә алмыйм,— диде ул.— Син бик өметләнеп ятма. Казаннан корреспондент килде дә, хәзер ни язсам, шул басылыр дип. Зур эшкә тотынгансың икән, барысына да түзәргә кирәк Мин сиңа турысын әйтәм: яза аласың, сәләтең бары күренеп тора. Әмма шигырь язар өчен ул гына җитми: тырышлык, белем, үз өстеңдә туктаусыз эшләү, кимчелекләрне күрә белү һәм тагын әллә нәрсәләр. Яза-яза үзең дә төшенерсең әле. Ә хәзергә сипа иң кирәге — системалы белем. Шунысыз син ерак китә алмассың. Яшьлегең турында, сөйгән ярларың турында берничә дистә бер беренә охшаган әйберләр язарсың да туктарсың. Аннары учагында күмер сүнәр». Илдус Гаделшин шагыйрь булуның бик җаваплы эш икәнлеге турында сөйләде. Ул Фәниярга үгет-нәсихәт тә укымады, менә болайрак яз, тегеләйрәк эшлә дип күрсәтмәләр дә бирмәде. Язарына темалар да сайлашмады. Аның сөйләгән сүзләре бер Фәнияр өчен генә түгел, ә үзе өчен дә иде. «Без хәзер бер тәртәгә җигелгән атлар» дип, Фәниярны үзе белән тиңләштерде. Антын яңартучы солдат кебек тойды ул үзен яшь шагыйрь янында. XI Илдус Гаделшин, кнлдем-кнттем. эшем бетте, дия торган кеше булып чыкмады. «Мәктәптә минем бераз йомышым бар иде»,—дип чыгып китте. Мәктәптә дирекция һәм укытучылар белән егетне шефка алу хакында сөйләште. Фәниярны укыт\ турында сүз кузгаткан иде. әмма Кызыл Кыя авылында урта мәктәп киләсе елларда гына ачылырга тиешлеген әйттеләр. Илдус укытучылар белән сөйләшкәннән соң: — Әгәр мөмкин булса, мин укучыларга берничә сүз әйтер идем,— Диде. — Бик әйбәт,— диде директор.—Озын тәнәфес вакытында җыярбыз үзләрен. Тәнәфестә укучыларны коридорга җыйдылар. Директор сүз алып: — Менә Казаннан килгән корреспондент иптәш сезгә сүзем бар, ди Шауламыйча гына тыңлагыз,— дип, балаларны кисәтеп куйды. Илдус теге папкасыннан пионерлар газетасы чыгарып: — Бу газетаны беләсездер инде, кайсыларыгыз ала? —диде. Берничә тавышның: мнн алам, мин язылдым, дигәне ишетелде. — Бүгенге санда сезнең авыл шагыйре Фәнияр Гатауллиннын шигырьләре басылган. Бу газе:а сезгә килеп җитмәгәндер әле. Мин ул шигырьләрне сезгә укып күрсәтәм. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ Балалар шым булдылар. Илдус ашыкмыйча гына укыды. Шигырьләр кызыклы иде, көлешкән тавышлар ишетелә башлады. Укып туктагач, Илдус, балаларга карап: — Авылыгызда шагыйрь барын белә идегезме? — дип сорады. Беркем дә җавап бирмәде. Кайберәүләр аның шигырьләрен район газетасыннан укыган булсалар да, газетадан килгән кеше алдында батырланасылары килмәде. Әллә нинди сорау биреп, төп башына утыртып куяр я. Дәшмәүдән шәбе юк. Илдус иелгән башларга карап: — Ә бит аның турында район газетасында «Районыбызның Островские» дип язып чыкканнар. Берничә тапкыр шигырьләре _ басылган. Ә сез авылыгызда шундый кеше яшәвен дә белмисез. Әйбәт түгел, дуслар. Укучыларның башлары тагын да түбәнрәк иелде. Гаделшин Фәнияр турында озак сөйләде. Каләмне бик авырлык белән тстуы, уйлаган әсәрләрен кәгазьгә күчерү өчен әллә ни чаклы көч түгүен әйтте. — Без аның янына барып йөрербез, абый,— диештеләр балалар чын күңелдән.— Шигырьләрен дә күчереп язарбыз. Газетадан килгән кеше алдында укытучыларга да шактый кызарырга туры килде. Бигрәк тә түгәрәк йөзле, тәбәнәк буйлы яшь пионервожатый кыз үзе таккан галстугы шикелле булды. — И, Илдус абый,— диде ул, балаларча галстук очын кабып,— моннан болай барырбыз, моңынчы кайда идегез дип куып чыгармаса. — Кумас. Фәнияр — кешеләрне бик ярата торган егет.—Илдус: — Менә синең кебекләр ана бигрәк тә ошар,— димәкче булган иде, болай да кабынып китәргә торган кызны оялтасы килмәде. Мәктәптә эшне бетергәч. Гаделшин комсомол райкомына китте. Фәнияр Гатауллинның өч ел инде бернинди оешмага теркәлмәвен, хәтта взнос алырга да янына кешеләр килмәвен сөйләп бирде. Секретарь хатаны төзәтергә, иртәгәдән үк егетнең янына үзе барырга сүз биреп калды. Комсомол оешмалары һәм мәктәпләр белән сөйләшеп, кайбер кузгалырга исәбе юкларны үзенең «каләм очына» алып, кабат Фәнияр янына кайтты Илдус. Ә Казанга киткәндә янә бер кат: — Син, Фәнияр туган, бу кеше газетада эшләгәч, бөтенесен булдырыр дип уйлама,— диде.— Бернигә карамыйча яз, каләмеңне шомарта тор. Кыенлыклар очраган саен йокы дарулары җыя башлама. Безнең эштә зур түземлелек кирәк. Ә синең өчен бу икеләтә шулай. Зур вәгъдәләр биреп китмәгәч, Фәнияр бу абый китәр дә онытыр дип уйлаган иде. Әмма атна-ун көн уздымы икән,— яшьләр газетасында да, балалар газетасында да Гаделшинның мәкаләләре басылып чыкты. Ул мәкаләләр Фәниярның язмышы, киләчәге өчен чын-чынлап борчылып һәм кешеләрне үз тирәсендәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игътибарлырак булырга чакырып язылган. Шунда ук Фәниярның фотосын һәм шигырьләрен биргәннәр иде. Фәнияр өчен бөтенләй яңа, шау-шулы тормыш башланды. Моңарчы Фәниярга бары авыру дип кенә караучылар, Казаннан килгән корреспондентның сүзләреннән соң, Фәнияр янына агыла башладылар. Ялгызлыктан иза чигеп, иркенләп сөйләшергә сусаган, язган шигырьләрен кемгә укып күрсәтергә белмичә йөдәгән егет бер генә сәгатькә дә кешесез калмады. Я балалайкаларын күтәреп пионерлар килә, я стена газетасына берәр шигырь әмәлләп бирмәссеңме дип, авыл яшьләре кереп тула иде. Фәнияр озак вакытлар караңгыда торып, кинәт яктыга чыккан кешедәй хис итте үзен. Карады — тирә- юнендәге кешеләрне аермады, тыңлады — сүзләрен аңламады. Язган бер шигырен иң элек өйләрендәге ала мәчегә укып күрсәтә торган иде, Фәнияр тирәсендә ят кешеләр кайнаша башлагач, ала мәче мич башы- нарак күченде һәм: "Ярар, мин дә кирәк булырмын әле». дигәндәй, ерактан гмна сүзләрен елтыратып ята башлады Егетнең 6} уңышлардан башы да әйләнеп алды. Ул язган әйберләренә карата таләпчәнлеген югалтты. Төрле редакцияләргә чиле-пешле шигырьләр җибәреп, басылып чыгуларын көтте. Редакциядән әсәрләренең кимчелеген күрсәткән хатлар килсә — турсайды. Ачуы килде Газета-журналларда йомшаграк шигырьләр укыса, болар да минекеннән артык түгел, аларныкын басканнар, дип үпкәләп ятты. Үзе йөрн алып, әсәрләрен үз куллары белән илтеп бирсә, һичшиксез, басарлар шикелле тоелды Кайчак кешегә бераз ташламалар да ясап була бит инде, дип уйлады. Бу чир, бәлки, озакчарак та сузылган булыр иде. Илдус Гадслшин каты гына итеп Фәниярга хат язып жибәрде. Ул әдәбиятта беркемгә дә ташлама ясалмагын, яшьме яки картмы, тазамы яки чирлеме — анысы укучы өчен әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карап фикер йөртүен, үзен авыру булсаң да, «сәламәт» әсәрләр язарга кирәклеген төшендергән иде. Башкаларга бик тиз хәтере калса да, Илдуска үпкәләмәде Фәнияр. Фәниярның һәр уңышлы сүзе өчен чын-чынлап шатланучы бу эчкерсез абыйга ничек ышанмаска кирәк? Әле бчт һаман да Фәнияр турында кайгыртудан тук-амый. Сине Казан больницаларының берсенә алдыру турында да Язучылар союзындагы өлкән агайлар белән сөйләшеп, исләренә тагын бер кат төшердем, дигән. Бәлки, шушы көннәрдә синең белән Казанда очрашырбыз, дигән. Казан больницаларының берсендә дәвалану, зуррак профессорларга күренеп карау Фәниярның күптәнге хыялы иде. Районда ятканда әллә ничә мәртәбә әйтеп карады Фәнияр Талип Таһировичка. Тыңлар га да теләмәде тегесе. Бездә бөтен больницаларда да бер ук метод белән дәвалыйлар, диде. Ә инде үзе турындагы шигырьләрне укыгач, бу турыла авыз ачын карарга да мөмкин булмады. Ләкин Фәниярның өмете киселеп бетмәгән иде әле. Өмег дигәнең жиргә күмелгән орлык шикелле бит ул: уңайлы вакытны көтеп кенә ята. Фәнияр дз өч ел ятуга карамастан, терелүдән өметен өзгәне юк. Аңа калса бик белдекле, бик оста врач кулына гына эләгергә кирәк Кабат операциясен дә ясар, тиешле даруларын да табар. Нәп-нәзек нервларны ялгау нәрсә ул! Заманасы нинди бит, заманасы! Өмеглән- мәслекменн? Космоска очалар, тавыш тизлегеннән дә җитезрәк оча торган самолетлар уйлап табалар, элек еллар буе бораулап та төшеп җитә алмаган девон катламнарына ун көндә торба сузалар. Шундый заманда ничек инде өметеңне өзәсең! Ә көннәрдән бер көйне Фәниярга телеграмма китереп тоттырдылар. Анда, шушы араларда Фәниярны Казан больницасына алып китәр өчен самолет җибәрәчәкләрен әйтеп, хәзер булып торырга кушылган иде. Фәнияр бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ничек инде бер кеше өчен самолет тикле самолет җибәрсеннәр?! Әзерләнергә кушылгач, берни эшләр хәлен юк, ышанмасан да юл капчыгыңны төйнәп куярга туры килә. Гөлсәйдә түти аналарга гына хас өл. кайта, университетка контроль эшләр илтә. Машинкада басарга да £ әкренләп өйрәнеп маташа. Шулай үзеннән-үзе Фәниярның секретарен» u әйләнеп китте ул. Соңгы вакытларда Фәнияр! а хатлар да күп килә баш - лады. Кайсы үзенең шигырьләрен җибәрә, кимчелекләрен күрсәтүне s сорый, кайсы киңәш-табыш итешә, кайсы — кирәк очракта ярдәм кулы £ сузарга әзер икәнен белгертә. Барысына да җавапны Фәнияр үзе язып өлгертә алмый Илсөягә нәрсә язарга икәнен әйтеп торасы юк, үзе белә. Беркөнне, һич уйламаганда, Фәүриядән хат килеп төште Хат шактый калын, озак йөреп конверты таушала башлаган Чөнки Фәүрия Фәниярнын адресын белмәгәнлектән, аны Язучылар союзына җибәргән. Бераз Союзда аунап ятканнан соң гына Фәнняр кулына килеп керде ул. «Фәнияр, мин бу хатны бик күп уйланулардан соң язарга булдым,— дип башланып китә хат — Бервакыт районнан яңа кнтап-журналлар алып кайттым Казанда чыга торган журналның яңа санын ачып карасам, синең рәсемеңне күреп исем китте. Шигырьләреңне һәм синең турыда язылган очеркны тын да алмыйча укып чыктым. Аннары журналга капландым да үксеп еларга тотындым. Күңел әллә нинди үкенүле, әрнүле хисләр кичерде. Мин бит синең хыялларыңны, омтылышларыңны вакытлы бер юләрлеккә санап йөрдем. Турникта «кояш» ясарга теләп егылып төшкәч, кайчандыр сиңа сөйләгән әкиятемдәге «хыялый чебеш» кебек булып күрендең. Ә бит син үзеңнең «кояш»ынны барыбер ясагансың. Фәнияр. Син егылып түбәнгә төшмәгәнсең, югарыга күтәрелгәнсең» Фәүрия үзенең тормышы турында озын итеп һәм тәфсилләп язган. Иргә чыгуын, иптәшенең укытучы булуын һәм бик семья җанлы кеше икәнлеген әйткән. Үзе башкорт авылларының берсендә китапханәче булып эшли икән. Хатын ул болай тәмамлаган «Мин үземне бәхетле днп тә. бәхетсез днп тә саный алмыйм. Бер караганда бөтенесе дә бар төсле: семья, бала, эшем. Ләкин миндә ашкыну юк: өйдә булсам, эшкә днп атлыгып тормыйм, эштә икәнмен —өйгә тиз ген.- кайтасым килми. Бөтен нәрсә эчпошыргыч. Күрәсең, матур нтеп хыяллана, .инкына иелү сирәк кешеләргә генә бирелә торган талант шнкеллерәк нәрсәдер Хәзерге вакытта синен янәшәңдә булсам да. таянычына, көч бирүчеңә әйләнә алмас идем Шигырьләреңә караганда, енн үзенә тиң кешене ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ҖККАЧ тапкансың бугай. Кавышмаган булсагыз, кавышып, бәхетле яшәвегезне телим. Син бәхеткә лаек кеше, Фәнияр. Сәлам белән Фәүрия». Илсөягә Фәниярның. Фәүрия турында сөйләгәне бар иде. Хатны бергәләшеп укыдылар. Бу хатны укыгач, сүз үзеннән-үзе мәхәббәт хакында башланды. Фәнияр уңай чак туры килүгәме — кыюланып китте һәм әллә кайчаннан бирле үзен тынычсызлаган сорауны бирде: — Илсөя, синнән шуны күптәннән сорарга җыенам. Син мине кызганып кына килеп йөрисенме, әллә...— Фәнияр сүзен төгәлли алмады, Илсөя ана шундый итеп карады, егет ачылган авызын ябарга онытты. — Кызганыч кешеләрне вообще мин яратмыйм,— диде Илсөя.— Кызганыч кеше янында яшь түгәләр, ах-ух килеп утыралар. Ә синең өйдә тормыш кайный. Больницаларга йөргәндә синен палатага керергә чиратка баса идек. Әллә син үзеңне кызганудан шулай булгандыр дип уйлыйсыңмы? Мескеннәр больницада азмыни? Берсенә дә үз туганнарыннан башкалар килми. Мин хәтта синең яныңда озак утыручылардан көнләшә идем. Эчкә үтәргә ак халат эләктерсәм, әллә нинди байлык тапкандай куана идем... Илсөя шулай кызып сөйләп китүенә кыенсынып туктап калды. Ләкин әле ул күбесен әйтми калды. Фәнияр янына керергә уңай булсын өчен ак халат тектерүен, сәламәтлек хакында язылган барлык газета- журналларны укып баруын, зур профессорларга консультацияләргә йөрүен, Мәскәүләргә хат язуын сөйләп тормады. Медицинага кагылышлы китаплар укып, профессорлар белән киңәшеп йөри торгач, үзе медикка әйләнеп бара инде. Фәниярның нинди бәлага тарыганын да яхшы белә ул хәзер. Кызып-кызып үзен яклавын күргәч, Фәнияр сөенеп куйды. — Алайса, Илсөя, син мине башка кешеләрдән кимгә санамыйсың? — дип сорады ул. — Сәламәт кешеләрнең дә бик әзләре генә эшли торган эш эшләүче, шуның өстәвенә, иң зур вузларның берсендә укып ятучы кешенең кай жире ким булыр икән? — диде Илсөя. — Тормыш бит әле эштән генә тормый, Илсөя, һәркемнең эчке дөньясы, семья бәхете булырга тиеш. Әгәр мин берәрсенә: икебез бер тәртәгә җигелеп, тормыш йөген парлап тартыйк дисәм, ул кеше кимсенмәсме? Менә бит тормышның кай яклары бар. Мин әзгә генә риза түгел, Илсөя. Корбан теләмим, үзем кебек көчле яратуларын телим. Минем белән яшәгән кешегә икеләтә авыр булачак. Кешеләр төрле-төрлз бит. Гайбәт ишеттерүләре мөмкин, нахак сүзләр дә. «Их, мескенкәем, башка кеше тапмадыңмыни, әллә берәр гөнаһың бар идеме?» диючеләр дә очрамый калмас. — Минемчә.— диде Илсөя,— тормыш корырга ризалык биргән кеше аларына түзәргә тиештер. Бу әңгәмәнең юкка гына башланмавын белә Илсөя. Үзенең дә ул хакта күп тапкырлар уйлап караганы бар. Җавап кына таба алганы юк. — Әгәр, Илсөя, мин сиңа, гомерлеккә яныма кил дисәм, нәрсә әйтер идең? Иң зур сүз телдән ычкынгач, Фәнияр тын да алмый туктап калды, йөрәге бөтен өйгә ишетелерлек булып типте. Күзләр өмет, ялвару, ышаныч, икеләнү белән Илсөягә текәлде. Бу минутта ул соңгы шырпысын сызган юлчыга охшаш иде. Илсөянең җавабын түземсезләнеп көтте Фәнияр. — Эш миндә генә түгел бит, Фәнияр,—диде Илсөя, ниһаять. Кыз ни дияргә үзе дә белми. Фәнияр аңа якын, ягымлы. Аның янына килмәгән көннәрне үткәреп җибәреп булмый: озын, күңелсез. Эштә әз генә уңышы булса да Фәниярга тизрәк сөйләргә ашыга. Борчуларында яшерми Илсөя Мондый чакта Фәнияр үзенең я берәр шигырен үкып җибәрә, я тормыштагы шуңа охшашлы вакыйганы сөйл^д ала. Юату сүзләре әйтмичә, үзеннән-узе тынычландырып куя. Илсөя беркем янында да болай ачылып сөйләшә алмый. Бәлки, ярату шулдыр^ Яраткан кешеңнең кимчелекләрен күрмисең, диләр. Фәнияр Илсөя өчен барлык таза кешеләрдән тазарак, барлык көчлеләрдән көчлерәк. Илсөя Фәнияр белән яши алыр кебек. Гомер буе икеләнеп, кайсы агачка арка сөяргә ф белмичә йөри алмас. Әнисе дә күптән: үзем дөнья куйганчы сине башлы- күзле итәргә иде, дип тукый. Төзелештә эшләүче яшь инженер Котдус та артыннан калмый йөдәтә. Инде әллә ничә тапкыр Илсөяләрнең өйләренә килде. Әнисенә Котдус бик охшый. Илсөя эштән кайтып керде исә: «Кызым, өс-башынны алышыбрак куй, кешекара килүе бар. Син гел чыгыл югаласың, әзрәк өйдә торырга иде»,— дип, кызының коласына киртеп куя. Ә Илсөя әнисе әзерләгән ризыкларны аннанмоннан капкалый да чыгып китә. Әнисе, туганнары Фәниярга чыгуга риза булмаслар. билгеле Ләкин аларга әйтми эшләп булмый. Ана фатихасы белән яшәү жиңелрәк. Үзеңне тудырып үстергән кешене рәнҗетәсе, кайгыга саласы килми. Ә беркөнне әнисе тормышка чыгарга вакыт чкәненә ишарәләгәч, Илсөя үзенең дә моны уйлавын, әнисенә әйтергә генә кыймавын белдерде. — И кызым,— диде әнисе,— оят эш түгел инде ул. Егерме өч белаы барасың. Ялгыз кыз —даладагы каз, диләр. Ана кешенең күз алдында тотканы инженер Котдус булганлыктан, егетне мактый ук башлады. — Бик әдәпле, бик игелекле бала күренә, бәхетсез булмассың. Саран бәндәгә дә охшамаган. Килгән саен күчтәнәчен-ниен кыстырып алып килә. — Кемне әйтәсең син, әни? — диде Илсөя, аңламаган сыман. — һи, кемне дип сорап торган буласың. Үзегез белән эшләүче инженер Котдусны әйтәм. Шул бит инде ике сүзнең берендә Илсөя дип тора. Үзегез сөйләшкәндерсез инде, миннән генә яшереп маташуындыр. Илсөя әнисенең хәтерен калдырмаслык сүзләр эзләде. Кызының Фәнияр янына больницага барып йөрүен белә иде ана белүен. Әмма янына йөрү бер нәрсә, тормышка чыгу бөтенләй башка бит. Әнисенең йөрәге бик начар, шатлыклы хәбәрне кинәтрәк ишетсә дә, егылып китәргә тора. Моны күтәрә алырмы? — Әни, мин Котдуска чыгарга җыенмыйм бит әле,— диде кыз. — Кемгә соң? — Фәниярга. — Анысы кем тагын? — Соң, әни, сөйләгәнем бар бит инде, шундый-шундый авыру шагыйрь янына барып йөрим дип. Әнисен бервакыт кунарга да алып кайгкан идем. Ананың әйтерсең көтмәгәндә тез астына китереп типтеләр. Чайкалып китте. Хәлсезләнеп идәнгә чүкте. Илсөя тотып калмаса, егылып ук китәр иде. — И балакаем,— диде ана һәм елап җибәрде. Нинди кыен чакларда да яшьле күзләрен яшереп йөрткән әнисенең тәгәрәптәгәрәп төшкән яшьләрен күргәч, Илсөя аны кызганды. Юатасы, тынычландырасы килде. Ләкин ничек итеп тынычландырырга? Монда юату сүзенең файдасы юк. Бары тик: «Әни, мин шаярдым бит. бернинди Фәниярга да чыкмыйм», дисә генә әнисе тынычланыр. Ләкин Илсөя алай итә алмый. Бер яктан, Фәниярның мәхәббәте, икенче яктан, әнисенең хәсрәте уйга салды кызны. Ул Фәниярны якларга теләп: — Әни, енн аны күргәнен юк әле, күрсәң үзен дә яратырсың,— дип сөйләнде.— Инженер Котдүсларыннан болайрак кеше ул. Заманында космоска очарга хыялланган. Таза булса, бәлки, Титовлар урынына ул очкан булыр иде. Хәзер дә аның һәр көне батырлык. iK у.» .м з. ФӘНИС ЯРУ Л Л НИ ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ 65 — Шулайдыр да бит,—диде бераз хәлләнә төшкән ана.—Батырлыкны култыклап йөреп тә, кочаклап ятып та булмый шул. Тормышта бөтенесе дә кирәк: гомерең буе парлашып урамга чыга, кешегә бара алмассыз. Геләнгелән ялгызың йөрү туйдырыр, бикләнеп өйдә ятасың да килмәс. Ирләр имән булырга тиеш: яңгыр яуса — ышыкласын, кояш көйдерсә — күләгәсенә кертсен. — Анысы шулай,—диде Илсөя, әнисе белән килешкәндәй итеп,— Ләкин мин, әни, Фәниярны нәкъ менә шундый имән итеп күз алдына китерәм дә. Хәтта аннан да артыграк. Бер агач төбендә берничә кеше генә ышык тапса, Фәнияр меңләгән кешеләрне ныклыкка өйрәтә. Анарга килгән хатларны укып карасаң иде син, кемнәр генә язмый аңарга. Берәүләр аның шигырьләрен укып зур шатлык кичерүләрен, икенчеләр рухи яктан ныгып китүләрен әйтәләр. Өченчеләр Фәниярдан ярдәм сорап язалар. Ә бит көчсез кешеләрдән ярдәм сорамыйлар. Әйе, без аның белән култыклашып кинотеатрларга йөри алмабыз. Эш анда гынамыни, әни! Фәнияр көчле кеше, әмма көч бетми торган нәрсә түгел. Менә шушы көчен киметмәс өчен генә булса да аңа терәк кирәк. Ә мин аңарга шундый кеше була алырмын дип уйлыйм. Аннары, сиңа гаҗәп тоелса да, мин аны яратам. Үз шигырьләре белән меңләгән кешеләрнең күңелен табучы, юатучы, рухландыручы, яшәргә өйрәтүче кеше миңа таяныч була алмасмыни? Илсөя әнисен ышандырдым дип уйлаган иде, ләкин әнисе хәсрәтен кулына уенчык тоттырып, сабый шул уенчыкка күнеккәч, ярата башлагач кына тартып алган шикелле. Фәниярның иң кадерле нәрсәләрен йолкып ала. Җир өстенә бастырып, буразналарның йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә — ике аяксыз калдырды. Күкләргә күтәреп очу ләззәтен татытты да — зәңгәр күктән мәхрүм кылды. Сөю шәрабын эчерде дә сагыш диңгезенә ыргытты. Кайгы егетне эчтән кимерде. Кемгә сөйләсен, әнкәсенәме? Ул болай да барсын белеп тора. Мендәренә капланып бер үксер иде, күзләреннән яше чыкмын Яшь түгеп үкси-үкси елый алу да бәхет, ахры. Кеше кайгы-хәсрәтне төрлечә китерә. Берәүләр аңардан, чабылган үләндәй, кинәт егылалар, икенчеләр яшен суккан агач кебек дөрләп яналар. Кемгә дә булса хәтерең калса, җәберләсәләр — ул кешене авыз тутырып сүгәр идеи Монда сине җәберләүче дә юк. Барысына да үзең гаепле Тормыштагы бер ялгышың гомер буе кара елан булып артыңнан сөйкәлеп бара. Аңардан һичничек котылырга мөмкин түгел. Ярый әле —дөньяда эш бар. Ансыз кеше —сансыз кеше’ Фәнияр да борчуларын эш белән куарга тырыша. Эшләре аның йокыдан уянуын көтеп кенә торалар. Зачетка, имтиханнарга әзерләнәсе, контроль һәм мурс эшләре язасы, конспектлар төзисе бар. Шулар өстәвенә, бөтен тырышлыгын куеп имтиханнарга әзерләнеп ятканда башына берәр яңа нән түшәккә үк егылды. — Үзеңнең дурацкий выходкаларың белән әнине кабергә тыгасың, кызый,— диде Илсөянең абыйсы. Авыру карыйсың килгәнне, әллә каян эзләп йөрергә дә кирәкмәде. Кара әнә әнине. Яңадан шул Фәниярларга барганыңны ишетсәм, җаныңны суырып алырмын... Кыз ике ут арасында калды. Фәнияр якын, әнисе кызганыч. Фәнияр җавап көтәдер. Урын өстендәге әнисен ташлап аның янына бара алмый Илсөя. Бәлки Фәниярны онытып булыр?!. Әйе, Фәнияр Илсөядән үзенең соравына җавап көтте. Әмма кыз юкка чыкты. Аның килмәвен Фәнияр үзенчә аңлады. Димәк, ул аны яратмаган. Кызганып кына йөргән. Ах, шул кызгану дигән нәрсә! Никадәр хурлый, кимсетә, түбәнсетә кешене! Хәер, яраткан очракта да Фәнияр кебек кеше белән кем инде тормышын бәйләсен?! Бу язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсез кылана. Сабый баланың фикер килә лә һич тынгылык бирми башлый. Фәнияр укуын ташлап, күңелендә шытып килгән шул шигырь турында уйлана башлый Кирәкле формасын, тиешле рифмасын табып ул шигырьне кәгазьгә төшерми торып, бүтән эшкә кулы бармый. Ул йокыдан бик иртә уяна Авылдагы гадәтләрен һаман ташлый алмый Кечкенә чакта әнкәсе аны: «Тор. балам, тор, озак йокласам, бәхетен ким булыр», дип уята иде. «Озак йоклаганга нишләп бәхет кимесен инде», дип уйлый Фәнияр. Шулай да әнисе кушкач тора Йөгереп тышка чыга, ә анда тау артыннан тәгәрәп зур. якты кояш күтәрелеп килә. Кояш чыгуын күргәч, малай сөенә. Кояш бераз күтәрелә дә алар- нын өянке башларына утырып ял итә. «Шушыдыр инде ул бәхет», дип фикер йөртә малай Хәзер әнкәсенец шушы сүзләре исенә төшә. Чынлап та Фәниярның, йокылы күзләрен уа-уа, таңнарны, җирне алтынга манучы кояшны күзәтүе, чык сулары кипкәнче үләннәрдә йөгерүе зур бәхет булган икән Яшьтән иртә торырга, эш тәмен белергә, жир сулышын тоярга өйрән- мәсә, анарга шигърият каян килер иде. Бер генә минутка да тынгылык бирми ул үзенә. Туктап тордыңмы — артка каласың. БолаЙ да бөтенесен эшләп җитешә алмый Язган шигырьләрен кат кат күчереп тә арып бетә. Бармаклары эшләсә, машинкада басарга өйрәнер иде. Әллә соң берәр җай танма уйлап караргамы’ Шушы куллары белән кашык тотып ашарга, каләм тотып язарга өйрәнде бит. Башта кәгазьне күкрәгенә куеп яза иде. Соңыннан караватына куярга кыйгач өстәл ясатты. Фәнияр үз алдына ничек кенә булса да машинкада язарга өйрәнергә максат куйды. Монын өчен ул «Т» хәрефенә охшаш ике таякчык ясатты Таякчыкларны кулына резина белән бәйләтте. Башта ул коляскасына утырып эшләп карарга уйлады. Әмма утырып барып чыкмады. Беренчедән, коляска өстәлнең аяк араларына сыймый (ә Фәнияр мондый гади урындыкта утыра алмый иде), икенчедән, машинка клавишларына басарга днп үрелгән саен тәгәрмәчләр урыннарыннан кымшаналар да таякчыклар кирәкмәгән хәрефкә барып төртеләләр Аннары Фәнияр көненә бер-ике сәгатьтән артык утыра да алмый. Димәк, яткан килеш язарга кирәк. Үзенең кыйгач өстәленә машинка шуып төшмәсен өчен бер такта кадаклатып, урын өстендә язарга өйрәнә башлады ул Аның маңгаеннан бәреп чыккан тирләрен күреп, әнкәсе — Улым, көчен җитмәстәй эшкә тотынма,—дип кисәтте — Нигә үзенне җәфалыйсың? — Бу барып чыкса, минем эшләр җиңеләергә тиеш, әнкәй Мин бит һәр уйланган шигырьне унар кат язам. Башта дәфтәргә, редакциягә язарга дип күчерәм. нәшрият өчен яңадан әзерлим Бер үк әйберне күчерә-күчерэ дә ничаклы вакыт әрәм нтәм. Ә машинкада теләсәң ничә катлап язарга була. Бәлки әле кул белән язуга караганда җиңелрәк булыр. — Ай-Һай. Бер дә булырга охшамый. — Булыр, булыр, әнкәй. Мәскэү дә тиз генә салынмаган Шул кадәр үзсүзлелек, түземлек каян киләдер аның улына Бу эш минем кулдан килми днп уйламый, мин моны эшләргә тиеш дип тотына. «Көчле белән көрәшмә, телчән белән сүзләшмә» диләр иде элек Ә аның малае бөтенләй бүтәнне әйтә. — Көрәшсәң көчле белән көрәш. Егылсаң да хурлык түгел,— ди. Азаплана торгач машинкада басарга өйрәнеп килә бит тәки Кәгазьне дә үзе кыстыра Таякчыкларына да бераз үзгәреш керттерде Ал арның башы каты булганлыктан, клавншлардагы хәрефләрдән таеп-таен китәләр, шуның өстенә хәрефләрне чокыталар иде Таякчык башларына тимер кыршау кидертеп, кыршау эченә бетергечтән кисеп алынган ФӘНИС Я Р У Л Л II Н ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ резинка тыгып куйгач, ике бәладән берьюлы котылды. Хәзёр кызурак эшләргә өйрәнәсе генә калды. Яза-яза кызуланыр да әле. «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара», диләр бит. Осталык, өлгерлек эштә килә. — Син бу тырышлыгың белән тырышсаң, аягыңа да басарыен,— диде әнисе беркөнне.— Физкультураларыңны, хәрәкәтләнүләреңне бөтенләй ташладың. — Алар белән маташырга вакыт юк бит, әнкәй. Аннары менә бу машинкада басу үзе физкультура инде. Файдасызга көч сарыф иткәнче, болай, ичмасам, ике эш берьюлы башкарыла. Машинкада басарга өйрәнү Фәниярга зур уңайлык тудырды. Ул элек гел чалкан ятып кына яза иде. Ә аркасы белән озак яттымы — элекке яралары ачыла башлый. Хәзер ул машинкасын урындыкка куеп, кырын яткан килеш тә төрткәли. Эш тә бара, арка да ял итә. Илсөянең килмәве генә эчне пошыра, һич югында, соңгы сүзен әйтсен иде. Билгесезлектән дә авыр нәрсә юк. Кеше гел эш белән генә яши алмый бит. Тормышың шатлыклардан гына торганда да, Шатлыкларыңны сөйләр кеше кирәк. Кешеләргә сөйләмәсәң, сөенечләр дә төссезләнә. Ә Фәниярның тормышында шатлыкка караганда кайгы күбрәк. Каткан күңелен ул ничек эретсен соң? Фәнияр — янына килеп йөрүчеләргә шат күңелле, шаян сүзле булып күренә. Ләкин бит кешеләр аның ялгыз калган вакытын, төннәрен йоклый алмыйча башын мендәр асларына тыгуын күрмиләр. Кешеләр киләләр дә китәләр. Ә ул үзенең язмышы белән тагын ялгыз кала. Кайчан да булса моның ахыры чыгачагын белсә, көннәрне уздыруы җиңелрәк булыр иде. Шуңарга Фәнияр кыйнасалар да, тиргәсәләр дә риза, бары тик бөтенләй ташлап кына китмәсеннәр. Ә Илсөя, күрәсең, бөтенләй онытты. Хәтта Фәниярның хатларына да җавап бирми. Шундый еш килеп йөргән кызның кинәт кенә күзгә-башка күренми башлавы ананы да уйга салды. Улының Илсөясез яши алмавын, көннән- көн сула баруын күреп, борчылуы икеләтә артты. Гөлсәйдә түти әллә ничә мәртәбә Илсөяләргә барып, ныклап сөйләшергә дип өйләреннән чыгып китте. Ләкин аларның ишек төбенә килеп җиткәч, ниндидер көч аны эчкә керүдән тыеп калды. Улына Илсөянең кирәклеген никадәр нык белсә дә, кызны үгетләргә, аңа нинди дә булса киңәш бирергә көче җитмәячәген аңлады. Гөлсәйдә түти соңгы вакытларда үзендә ниндидер хәлсезлек, баш әйләнү сизә башлады. Элекке чагы булса мондый хәленә игътибар да итеп тормас иде, ләкин бер уй аның миен туктаусыз кимерә: миңа алай-болай булса, Фәнияр нишләр? Фәнияр үзе яратмаган кеше белән яши алмый. Моны ана яхшы белә. Юкса Фәнияр белән тормыш корырга теләүчеләр булмады түгел. Бу хакта бервакыт сүз чыккач: «Тормышта мин я үз теләгемә ирешергә тиеш, яки бөтенләй яшәмәскә»,— дип җавап биргән иде ул. Теләкләре артык зур шул. Буе җитмәслеккә үрелми микән? Шигырьләр язуы да үзенә гел борчу китереп тора. Я күңелсез хат язып җибәрәләр, я язучылар үзләре өйгә килеп тәнкыйтьләп китәләр. Үпкәләми тагын үзе. Бәләкәй чакта турсаерга гына тора иде. Холкы да үзгәреп бара. Хәзер Фәнияр йомарланган йодрык кебек. Эчендәген тышка чыгарырга ашыкмый. Борчымаска теләведер инде. Шулай да таяныр кеше тапмыйча йөдәгән, үзен кая куярга белмәгән чаклары күп була. XXII .Тормыш Фәниярны яңагына сугып аягыннан екса, чәченнән сыйпап кире торгызды. Илсөяне уйлап, газаплы уйлар дәрьясында тотынырга тал тапмый ятканда аңа сөенечле хәбәр китерделәр. Бу юлы да сөенеч хәбәрчесе Илдус иде. Ул алтын тавы тапкан геологтай куанып: — Фәнияр туган, чыгып җитте бит көткән китабын,— дип, егеткә шигырьләр җыентыгын китереп тоттырды. Чүлләрдә сусаган кеше чишмәгә ташлангандай, Фәнияр китапка ташланды. Беренче китап! Утыз биш-кырык шигырьне эченә алган, коймак калынлыгы гына җыентык. Күпме хезмәт, күпме тырышлык, күпме икеләнүләр кергән моңарга! Игенче дә бит үз коймагын пешереп табынга кунганчы җнрне никадәр кадерли: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәр суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә — җил екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә игенче борчылудан туктый. Ә шагыйрь? Шагыйрь кулга китап кергәч тә тынычлана алмый әле. Укучылар ничек кабул итәрләр, китапның гомере озын булырмы? Әсәрләр кешеләр күңеленә хуш килерме? Фәниярның шушы уйларын белгән кебек, Илдус: — Китап, минемчә, матур чыккан,— диде —Шигырьләр көчәнеп, бармактан суырып язылмаган. Уйландыра, тәэсирләндерә. — Илдус абый, чынлапмы? — диде Фәнияр, куанычыннан нишләргә белмичә. Илдусның мактарга юмарт булмавын белгәнгә, аның сүзләре икеләтә кыйммәт иде. — Шигырь сөючеләргә әйбәт бүләк булыр дип уйлыйм,—диде Илдус. Икс шагыйрь ул көнне озак сөйләштеләр. Илдус Гаделшин. язган әсәрләргә карата һаман саен таләпчәнрәк булырга, канәгатьләнеп калмаска кирәклеген кабат-кабат әйтте: — Син инде хәзер сигез класс бетереп килгән авыл малае түгел. Белемен, тәҗрибәң артты. Университетта укыйсың. Беренче китапка яраган таләп икенчесе өчен кечкенә була. Үскәнең, белемең артканлыгы шигырьләреңдә дә күренсен. Бездә күп вакыт үз-үзебезгә таләпчәнлек җитми. Урта кул шигырьләр язабыз да сөенеп йөрибез. Дөрес, Пушкиннар, Тукайлар сирәк туа... — Мин Тукай була алмам инде анысы,—диде Фәнияр. — Сиңа Тукай булу кирәкми дә,— диде Гаделшин.— Син Гатауллин бул. Кешеләргә үз тавышыңны, үз җырыңны ишеттер. Шунсы кыйммәт. Поэзиядә үзеңне табу, ай һәй, кыен Хәтерлзгояең бардыр ДӨВЬЯДа кешеләр һич тә бер берсенә охшамаганнар. Сөйләшүләре, йөрешләре, тышкы кыяфәтләре, холыкфигыльләре, кыскасы, бөтен яктан аерылалар. Минемчә, шагыйрьләр дә шулай аерылып торырга тиешләр. Авторының исемен укымастан ук, менә бу шигырь нәкъ шул шагыйрьнеке диярлек булсын. Илдус Гаделшин сүз тапмый утыра торган кеше түгел Бигрәк тә әнгәмә әдәбиятка кагылышлы булса, шундый мавыгып китә, кеше бары узенең бик якын дусты турында гына шулай бирелеп сөйләргә мөмкин. Югары белемле, берничә китап чыгарып шактый тәҗрибә тупларга өлгергән бу шагыйрь Фәнияр өчен чын чынлап табыш булды. Аның барча сүзе, комга төшкән яңгыр тамчыларыдай, Фәнияр күңеленә сеңә барды Кайберәүләр бик белемле, оста булсалар да, белгәннәрен аңлата алмыйлар. Бер балта остасыннан сораганнар: син ничек һәр нәрсәне шулай уңайлы, матур итеп ясыйсың, серен аңлат әле, дигәннәр. Ә оста: мин лутчы сезгә ясап кына күрсәтим, дигән, имеш. Әгәр бөтен кешеләр дә шушы балта остасы кебек ясап кына күрсәтә торган булсалар, дөньяның алга китеше, үсеше әкрен барыр иде. Эшләгәнен сөйләп тә бирә алучылар икеләтә бәхетле. Илдусны Фәнияр шундый, сөйләп тә бирә белүчеләрдән саный. Бик күп төрле ризыкны бала алдына тезеп куйсаң, кайсын ашарга белмичә аптырап кала. Фәниярның укырга кергәндәге хәле шунарга ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ охшаш иде. Китапларны ул йотылып укыды. Кайвакыт кайсын укырга белмичә, әле берсен, әле икенчесен актарды. Бөтенесен берьюлы укып була торган булса, Фәнияр шулай эшләр иде. Университетта уку кызыклы да, авыр да иде Фәниярга. Бер мәртәбә дә профессорларның лекцияләрен үз авызларыннан ишетмәгән кешегә бөтенесен китаплардан гына алу, ай-һай, күп көч сорый шул. Әллә ни әһәмияте булмаган бер зачет өчен дә Фәнияр дөнья кадәр китап укыды. Конспектлар язды. Ятып уку, ятып язу өчен күп көч сарыф ителә. Кайвакыг Фәниярның китап күтәрерлек тә хәле калмый, озак укудан күзләре яшьләнә, ләкин ул туктамый. Авырып ятып болай да замандашларыннан артта калган. Ә Фәнияр кайбер студентлар кебек «ничек тә ерып чыгармын әле» дип, экзаменнар якынлашканны көтеп ятмый. Киресенчә, барлык предметларны башка студентларга караганда алданрак әзерләп куярга тырыша. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар: университетта имтиханнар вакытында укытучыларның вакытлары бик тыгыз була Шунлыктан, Фәнияр чакырган чакта гына килә алмыйлар. Фәнияр тынычсызлана, имтиханын бирә алмас кебек тоела башлый. Инде тәмам әзерләнеп беткән булса да, кабат-кабат укый. Шушындый борчулы хәлгә калмас өчен ул бөтенесен алдан әзерләнеп, укытучыларны эшләре бушрак вакытта чакыртырга тырыша. Фәниярга рус совет әдәбиятын бирү кыен булды. Юк, фәнне белмәүдән түгел, Балалайкин дигән укытучының ниндидер кирелеге аркасында. Имтиханга .хәзерләнеп бетү белән Фәнияр аңарга хәбәр итте. Балалайкин: «Мин озакламый ялга китәм. шуннан кайткач яныңа килермен, ныклап әзерләнеп тор», дип язды. Фәнияр программада күрсәтелгән әдәбиятны укып чыккан иде инде, программадан тышларын да укый башлады. Чөнки студентларның сөйләүләренә караганда, Балалайкин күп вакыт программадан тыш материалларны сорап тенкәгә тия икән. Бер айдан соң Балалайкин ялдан кайтты. Фәнияр аны көтүен белгертеп тагын хат салды. Бу юлы Балалайкин; «Минем лекцияләрне укымый торып, экзамен алмаячакмын»,— дип, студентлар аркылы әйттерде. Фәнияр аның лекцияләрен тапмый аптырады. Студентлар үзләренекен бирергә теләмәделәр, чөнки төн йокыларын йокламыйча шул предметны әзерләнеп яталар. Инде Фәниярга аларның имтихан биргәннәрен көтәргә калды. Студентларның имтиханнары бетеп, инде килер дип торганда Балалайкинның теше сызлый башлады. Фәнияр башка укытучы җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч: «Ул минем группа студенты, үзем барам»,— дип, аңарга да каршы төште. Өч ай дигәндә, ниһаять, ул Фәнияр янына килде. Өстен дә салып тормыйча түргә үтте. — Мин сездән әллә ни сорап маташмам, мондый хәлдәге кешегә әзерләнү кыендыр, бирегез зачеткагызны,— диде ул.— Фәнияр аптырап калды, чөнки аның янына килгән һәрбер укытучы хәтта зачет кына булганда да бик күп сорый торган иде. — Юк инде,—диде Фәнияр, хәтере калып —Мин андый ташлама теләмим. Башкаларга нинди таләпләр куйсагыз, миңа да шундый студент итеп карагыз. Балалайкин Фәниярга сәер караш ташлады. Моңа кадәр әле аның сорамый гына билге куйдырудан баш тарткан студент очратканы юк иде. Студентларның «күп сорамаса ярар иде» дип, үзе алдында кан калтырап торулары аңа ниндидер ләззәт бирә иде. — Теләсәгез сорарга да була,— диде ул.— Мин билетлар алып килмәдем, сораулар гына бирермен. Балалайкин Фәниярны сорау белән күмеп ташлады. Леоновның «Рус урманы»ндагы Грацианский образын сөйләтте. Утызынчы еллардагы рус совет поэзиясенең үзенчәлекләрен әйтергә кушты. Бөек Ватан сугышы чорында нинди жанрларның өстенлек алуын сорады. Фәнияр аның сорауларына тулы һәм дөрес жавап биргәч. Балалайкин йомшарып китте. «Болары экзамен өчен түгел, ничек жавап бирсәгез дә ярый» дип. тагын әллә ниләр сөйләтте. Зачеткага рәхәтләнеп «отлично» билгесе куйгач, өстен чишенеп керде. Фәниярның шигырьләр язуы турында ишеткәне бар икән, тәржемәләре юкмы дип кызыксынды. Фәнияр берничә шигырь укып күрсәтте. Тәржемәләр шактый йомшак эшләнгән иде, шуңа күрә Фәнияр кайбер образларның оригиналда ничек булуын әйтте. Әңгәмә үзеннән-үзе әдәби тәржемәләр темасына күчте Тиз генә чыгып китәргә жыенган Балалайкин Фәнияр янында өч сәгатьтән артык утырды. Фәнияр, көчле гипнозга ия булган кеше шикелле, үзенә килүчеләрне тиз генә жибәрми. Ул чын-чынлал кешеләргә сусап тора. Үзендәге ашкынуны, тыйгысызлыкны ул әңгәмәчесенә дә йоктыра Фәниярның ни өчен университетта укуын күпләр аңлый алмадылар. «Сина, түшәк өстендә ятучы кешегә, диплом нәрсәгә кирәк, жәзалама үзеңне», диючеләр шактый очрады. Бигрәк тә күрше Сабира апа, кергән саен Фәниярны кызганган булып: «Й. бичаракай, бигрәк ябыккансың инде, күз төпләрең күгәреп чыккан», дип сөйләнергә тотына. Фәнияр диплом өчен түгел, белем өчен укыганын шундыйларның һәрберсенә аңлатырга мәжбүр. Ләкин Сабира апа кебекләрне болай дип кенә ышандыру кыен. — Диплом алгач я пенсияңне арттыралардыр, я язган шигырьләренә хакны күбрәк түлиләрдер, юкка азапланмас идең,—ди ул.—Минем бер белгән укытучым бар, шул. өченче курстан соң безнең зарплатами арттыралар, дип әйтә иде. Алгы ел интегеп, заочныйнын өченче курсын тәмамлады да шуннан соң институтка ике аягының берсен дә атламады Гөлсәйдә түти дә улының контроль эшләр, конспектлар һәм шулар өстенә шигырьләр язып, кашык та күтәрә алмаслык булып арыганын күрә, борчыла — Әллә сон, ташлыйсынмы, балам? — ди.— Шигырьләрне элек тә язадырыен бит әле, язучыларның бөтенесенә дә унбирситет бетерергә димәгәндер. — II әнкәй,— ди Фәнияр,— снн дә аңламыйсыңмынн мине? Шигырьне аны ничек язсаң булмый. Өченче класс укучылары да шигырь яза хәзер. Менә шул өченче класс укучысы язган кебек әсәрләр белән генә канәгатьләнәсем килми минем. Гомер яңа башлана гына. Нсрсә эшлән үткәрим мин аны? Элеккечә түшәмдәге ярыкларны санапмы? — Сәламәтлеген бик беткәнгә генә әйтәм,—ди ана, аклангандай итеп. — Тазалыкны саклап тик ятудан ни файда? Алты ел университетта уку, әйдә, өч ел гомерне кыскартсын, ди Бу әле зур бәла түгел. Ә бөтеы гомер бушка үтсә—кызганыч. Ул чакта үзен үк күралмый башлар идеи. Мин бит синең холкыңны яхшы белом үзен дә тик торырга яратмыйсың, башкаларның кул кушырып утыруларына да түзә алмыйсын Тынгысызлык синнән күчкән мина Фәнияр укуны да. шигырьләр язуны ла көн үтсенгә генә эшләми. Көнне телевизор карап, маҗаралы китаплар укып та уздырып була Ләкин аннан ни үзенә, ни кешеләргә файда юк. Ә Фәнияр көннең бер генә минутын да әрәм үткәрергә теләми Кемнәргәдер файдалы эш башкарганда гына күңелендә чын сөенеч һәм горурлык туа Шулай да кайвакытларда Фәнияр шикләнеп тә куйгалый Университетта уку аңа нәрсә дә булса бирерме? Юкка гына тотынмадымы' Бәлки аның бернинди таланты юктыр Ул вакытта бер түгел, ике инсти ФОН НС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛ1ЮИПЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ тут бетерсәң дә, һични чыкмаячак. Бары тик дипломлы инвалид кына булырсың. Ләкин егет мондый уйларын күңеленнән тизрәк куарга тырыша. Газетажурналларда басылып чыккан шигырьләрен күрү һәммәсен оныттыра. Күптән түгел яшьләр газетасында бер тәнкыйть мәкаләсе басылган иде, анда Фәниярны үсүче шагыйрьләр рәтенә керткәннәр. Әйе, университетта укуының юкка гына түгеллеген үзе дә белә ул. Хәзер дә инде ул күп нәрсә алды. Әдәбиятны рәтләп аңламаган чакта үз шигырьләренә гашыйк булып ята иде. Зур шагыйрьләрне күбрәк укыган саен үзенең кимчелекләрен күбрәк күрә. Хәтта бу шагыйрьләрдән соң кәгазь пычратып язып торасы да юк дип, атналар буе һични язмый ята. Әмма канат чыгарган кошны очудан тыеп булмаган кебек, аны да хәзер язудан аерып булмый. Кошлар арыгач җиргә төшеп ял итәләр дә кабат очып китәләр. Шагыйрьләрнең күңелләре төшкән очракларда каләмнәрен атып бәрәләр дә уймак хәтле берәр яна фикер тапсалар — каләмнәрен кире эзләп алалар. Шагыйрьләрне ин юмарт, ик ашыгучан кешеләр дияргә була. Күңелләрендәге байлыкларын тизрәк әйләндереп салмасалар, аларның йокылары кача, тынгылыклары югала. XXIII Нинди карарга килергә белмичә озак йөрде Илсөя. Әнисенең һаман да ныклап савыгып җитә алганы юк. Абыйсы һәр адымын күзәтеп тора. Кыз да бирешергә теләми, җае чыккан саен Фәниярны якларга тырыша. Газетада Фәниярның шигырьләре чыкса, ул газетаны башкалар күрердәй төшкәрәк куя. Ә инде Фәниярның китабын кибеттә күргәч, сөенеченнән берьюлы унны сатып алды. Ләкин китаплар икенче көнне үк юкка чыкты. Илсөя аларны әнисенә дә күрсәтә алмый калды. Моның абыйсы эше икәнен белгәнгә, үч итеп тагын алып кайтты. Китаплар тагын юкка чыкты. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. Ниһаять, абыйсы болан итеп кенә Илсөяне җиңә алмаячагын аңлады һәм бөтенесенә кул селтәде. Кызының үз эченә йомылуын әнисе дә күрә. Элек Илсөя бернинди сәбәпсез кычкырып көлә, кемдер кытыклаган шикелле туктаусыз шаркылдый иде. — Шул балалыгыңны ташларга вакыт,— ди иде әнисе. Хәзер Илсөяне көлдерер өчен әллә ни бирер иде, булдыра алмый ана. Кайвакыт ул: «Әллә соң фатихамны бирим микән?» дип уйлап куйгалый. Ләкин кызының Фәнияр белән бәхетле булачагын берничек тә күз алдына китерә алмагачлыктан, ул сүзне әйтергә теле әйләнми. Ә Илсөянең Фәнияр янына бармаганына байтак булды инде. Бөтенләй онытырга, күңелдән сызып ташларга кирәк тә бит... Тик онытырга теләгән саен ныграк уйландыра. Нәрсәсе белән тарта соң аны үзенә Фәнияр? Башка егетләр кебек, әллә нинди тәмле сүзләр дә әйтми, яратуы һәрбер хәрәкәтеннән, һәрбер кыланышыннан күренеп торса да, «сөям» сүзен дә ишетмәссең анардан. Фәниярның йөрәгендә Илсөя белеп бетерми торган ниндидер тарту көче бардыр, күрәсең. Илсөя шундый хәл кичерде. Фәнияр янына гел барып йөргәндә, мәхәббәт җепләренә болай нык чолгангандыр дип уйламый иде, ычкынып китәргә теләгәч бу җепләрнең искиткеч нык икәнен белде.’ Илсөя кичергән бу хисне мәхәббәт дип кенә дә булмый. Кыз Фәниярда ачылмаган талант яшеренеп ятуын сизә. Гөлләр дә бит чәчәккә бөреләнәләр дә, вакытында яңгыр яумаса, ачыла алмыйча бик озак утыралар. Дым көтәләр. Ә инде көтеп-көтеп тә яңгыр яумый икән —бөредә килеш көяләр. Бөренең кабыгын ярып чыгарга көч тапканнары да зәгыйфь була. Фәниярны да суга сусаган чәчәк итеп күз алдына китерә Илсөя. Тормышны рәтләп күрергә дә өлгермәгән килеш имгәнеп, озак еллар больница палаталарында аунау егеткә сәләтен күрсәтергә, ташып торган көчен эштә кулланырга мөмкинлек бирмәгән. Анын шушы бөреләнеп килгән талантын ачышырга, көченә ышандырырга кирәк. Коры юату сүзләре биредә ярдәм итмәячәк, чөнки Фәниярның гөнаһсыз сөю ф хисләрен бер мәртәбә пычратканнар. Аның күңелендә яңадан ышаныч кабызу өчен бары бер нәрсә эшләргә кирәк: янына гомерлеккә барырга! Фәнияр бит Илсөянең килүеннән әллә никадәр көч алып кала иде. Илсөя юри кызыксынып Фәниярның шигырьләре астына язылган число- ларны карый иде. Шигырьләрнең иң матурлары ул килеп киткәннән соң язылган була. Кыз озаграк килми йөрсә, дәфтәрдә бушлык күбәя. Янында ныклы терәк сизгәндә, Фәниярның кешеләр яратырлык матур әсәрләр иҗат итәчәгенә тамчы да шикләнми Илсөя. Бәлки аны мәхәббәт сукырайткандыр? Мәхәббәт сукыр диләр бит. Ләкин ул бу сүзләр белән килешми. Киресенчә, мәхәббәтнең күзе очлы. Яраткан кешеңдәге күркәм сыйфатларны, матур якларны бөтен кешедән дә алда күрәсең. Фәниярга иң кирәкле кешенең үзе икәнен яхшы төшенә Илсөя. Төшенә, ләкин күңелендәге киртәне сикереп чыга алмый. Нәрсәдер өркетә, тыеп тора. Икеләнүләр, газапланулар белән яшәп ятканда, беркөнне радиодан Фәнияр иҗатына багышланган тапшыру бирделәр. Фәниярның күп кенә яңа шигырьләрен укыдылар, университетта укуын әйттеләр. Соңыннан бер танылган композиторның Фәнияр сүзләренә язган җырын тапшырдылар. Җырның көе дә, сүзләре дә күңел тетрәтердәй сагышлы иде. Радиодан Фәнияр турында сөйли башлау белән әнисе урыныннан торып утырды. Фәниярның шигырьләре бик нык тәэсир итте аңа. Бу шигырьләрдә әллә нинди нечкә сагыш та, тормышны өзелеп ярату да. матурлыкка соклану да, үз мәхәббәте өчен көрәшкә әзер тору да бар иде Ананың хәтерендә бигрәк тә бер шигырь уелып калды. Бу шигырь Фәниярның сөйгәненә багышлап язылган. Ярының йөрәге таш булса — хисләрнең тамчы булып тамачагын, боз икән — утка әйләнәчәген, кыя тау кебек горур булса — тау астыннан чишмәгә әйләнеп бәреп чыгачагын сөйли иде шагыйрь. Менә ул кеше күңелен әйтеп биргән сүзләр. Мондый кеше сөелергә хаклы түгелмени? Ананың күзләреннән яшь тәгәрәде. Әй язмыш, нигә син шундый ихтыярлы кешеләрнең юлына баз казыйсың икән?! Жирдә барча кеше сау-сәламәт яшәсә нәрсә була? И кодрәтле алла, бернигә ярамаган бөҗәкләргә канат та, аяк та биргәнсең, кешеләрне дә ник канатлы яратмадың? Аяклары сынса — канатлары калыр иде. Шул чак ананың күңеленә Фәниярның тагын бер шигыре килеп төште. Ул шигырендә Фәнияр кешенең канатлы булуы турында сөйли түгелме? Кешенең канатлары мәхәббәт, ди. Шул канатларда үзенең югары күтәрелүен, кояшка якынаюын сөйли. Ананың бервакытта да шигырьләрне болай тиз отып кала алганы юк иде әле. Ул яңа гына ишеткән шигырь юлларын күңеленнән кабатлады: «...Язмышларын болай булырын ■ Сизмәгән шул бер дә күңелем Егылганда катырак тешәр вчен Булган икән биек менүем » Илсөянең әнисе—әдәбиятны ярата һәм үзенчә аңлый торган кете. Академия театрында барган яна спектакльләрнең берсен дә калдырмый. Ләкин ахыры кавышу белән бетмәсә. канәгатьсезлек белдерә. «Шулар- ны нигә инде бергә калдырмаска», дип авторны тирги. Якадан мондый спектакльләргә бармаска ант итә Тик икенче атнада ул әкрен-әкрен кызы Илсөядән сораштыра башлый Фәлән кешенең фәлән пьесасын куялар икән, нәрсә турында икән, ахырын ничек беткәнен белмисеңме’ ФӘНИС ЯРУЛЛИН ф ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕККАЧ дип йөдәтеп бетерә. Илсөя әнисенең зәвыгын белгәнгә, кайчак юри дә: «Кавышалар, әни» дип, тегене театрга җибәрә. Кешеләргә гел бәхет һәм кавышу гына теләгән ананың үз алдына тормыш шундый сорау китереп куйгач, аптыраудан гаҗиз калды ул. Фәнияр кызганыч, ләкин үз баласы якынрак. Фәниярның канатын сындырмыйм дип, үз балаңны бәхетсез итәсе килми. Кызын ышанычлырак, яхшырак кулга тапшырасы иде дә бит... Башы катты ананың. Тегеләй дә, болай да уйлап карады. Ахырдан ул түзмәде, фатихасын бирде, ләкин Фәниярларга бара алмаячагын белдерде. Илсөя әнисенең күкрәгенә капланды, йөрәген албастыдай басып торган авыр таш юкка чыкты. Ул бары тик: «Рәхмәт, әнкәй» дип кенә әйтә алды ул. Үзе егылган еламас дип, Илсөягә үз юлын үзе сайларга калды. Юллар! Ай-Һай, төрле, ай-һай, үзгә сез. Кар өстеннән ергаланып киткән сукыр тычкан эзеннән башлап, космоска кадәр сузылган юллар. Кеше үз гомерендә бик күп юл чатларына килеп чыга. Әкиятләрдәге шикелле, берсендә — үлем, икенчесендә — бәхет дип язылмаган, ә шулай да кайсыннан китсә кая барып чыгачагын аңлый кеше. Нәкъ менә үзе сайлаган юлның авыр, чытырманлы булуын да белә, ләкин борчылмый. Ешкынлыклар аның битләрен тырный, сазлыклар тәнен пычрата, үрләр хәлен бетерә, ә кеше аның саен үҗәтләнә. Илсөя Фәниярны шатландырырга, әнисенең ризалыгын әйтергә ашыкты. Тилмереп, тилереп көткән Илсөя үзләренә килеп кергәч. Фәнияр урыныннан кубарылып, сикереп торырга җитеште. Кызга таба омтылып шундый кискен хәрәкәт ясады, хәтта тимер карават ыңгырашып куйды. Әгәр сагыну көче хәрәкәткә, йөрәктәге мәхәббәт — канатларга әверелсә, бу минутта Фәниярдан да көчле кешене табып булыр идеме икән? Әйтерсең өйнең бөтен стеналарын алып ташладылар, Фәниярга иркен, рәхәт, җиңел булып китте. Бүлмә саф һава һәм яктылык белән тулды. Арыпталып тау башына менгәч, йөзеңне җилгә борып еш-еш сулыш алулары нинди рәхәтлек бирсә — Илсөянең килүе дә шулай рәхәтлек бирде. — Илсөя,— диде Фәнияр, ят тавыш белән. Кыз, озак килми йөрүенә гафу үтенгәндәй, башын бераз аска иеп, егетнең караватына якынлашты. — Бөтенләйгә килдем.— дип пышылдады ул. Аның килүенә улыннан да битәр ана шатланды. Гөлсәйдә түти улының бу кызны ничек көтүен яхшы белә. Берәрсе килеп ишек шакыса, әнкәй, тизрәк ач әле, Илсөя түгелме? дип, гел ашыктыра башлый иде. Кибетләргә, базарларга барганда ишекне бикләтми калдыра. Илсөя керә алмый китүдән курка. Илсөянең улы янына бөтенләйгә килүен белгәч, Гөлсәйдә түти куанычыннан телен йотты. Бик озак торгач кына күзләрен алъяпкыч белән сөртеп, Илсөянең аркасыннан какты: ■— Рәхмәт, кызым. Тәүфыйкларың, сөенечләрең белән кил. Безне шатландырган өчен, ходай сине унлата шатландырсын. Ана кухняга чыгып китте. Озакламый анда таба чыжлаганы ишетелә башлады. Ә Фәнияр Илсөягә карап туя алмый. Күңелендә төрле уйлар бутала. Шул чак аның хәтереннән күптән түгел булып узган бер вакыйга чагылып үтте. Кышның салкын гына көнендә, ачык форточкадан песнәк очып керде. Фәнияр кош-кортларны бик ярата иде, песнәккә чиксез шатланды. Песнәк тә җылы өйгә эләгүенә һәм куркытучы кеше булмаганга өйдән тиз генә чыгып китәргә ашыкмады. Ә әнисе кайтып кергәч, Фәнияр форточкапы яптырып куйдырды Песнәкне бчк тә өендә калдырасы килде аның. Ә песнәк өйгә ияләшергә теләмәде. Биргән ризыкларга да кагылмады. Тәрәзәгә канатларын бәрә-бәрә тышка, иркенгә омтылды Фәнияр аны читлеккә яптырды Ләкин ирек кошы тар читлекне үз итмәде. Боекты, саргайды. Ничектер тынып калды Тәрәзәнең тышкы ягында чагында чырык-чырык сайрап туймаган кош өйгә кергәч тавышын ла чыгармады. Шуннан сон Фәнияр тәрәзәне ачтырып аны тышка чыгарып жибәртте. Илсөя дә менә шулай ялгышлык белән очып кергән кош кебек бона, күңелсезләнә башламасмы? XXIV Алар шау-шусыз, туй-сыйларсыз гына язылышып куймакчылар нде, ләкин Гөлсәйдә түти киңәш-табыш кылгандай сабыр гына: —- Алай килешеп бетмәс бит, балалар,—диде,—Еллар күркәм, табыннар сыйлы — нигә гөрләтеп туй итмәскә?! Күзгә кырып салырлык он булмаган ярлы елларда да кешеләр туй ясашып өйләнештеләр. — Соң, әнкәй, алар... Гөлсәйдә түти улының тел төбен аңлады. Гомумән, ул анык һәр фикерен ярты җөмләдән аңларга өйрәнде. Гомергә бер тапкыр килә торган шундый куанычлы эшне кешегә әйтмиләр димени? Ләбибәләрне. Рәҗибәләрне чакырабыз. Алар иң кыен чакларда килеп йөрделәр, тыгын димәделәр, үзләре янына мине сыендырдылар. Алардан яшерү гөнаһ булыр. — Болай булгач, мин дә иптәш кызларымны алып килермен,— диде Илсөя.— Алар бу квартираны юарга килгәч ук: «Туена чакырырсыңмы?» дип, мине үрти башлаганнар иде инде. Туй ясаргамы-юкмы дип киңәшләшеп торганда хатыны Миләүшә белән Илдус Гаделшии килеп керде. Чит кешеләрдән иң беренче серне аларга чиштеләр. Илдус бу хәбәрне ишеткәч, үз малаен өйләндерергә җыенган ата кешедәй шатланып: — һай, дуслар, бик шәп эшлисез! Рәзе мондый эшне кешедән яшерәләр! — дип, тегеләрне кызартып аллы. Иптәше Миләүшә табын әзерләшергә, туй күлмәге сайлашырга җиң сызганып торуын белдерде. — Минем хатын пилмәнне бик оста бөгә, апага кияү пилмәне ясашыр,— диде Илдус. — Булдырабыз аны,—диде Миләүшә,—туе гына булсын, сыеннан эш калмас. — Мин иртәгә бу хәбәрне Язучылар союзына ирештерәчәкмен,— диде Илдус, — Шту син, Илдус абый,— диделәр Илсөя белән Фәнияр парлашып.— Анда әйтә-әйтә туй ясарга без кемнәр соң? Олы кешеләрне мәшәкатьләп йөрергә! — Нинди мәшәкать булсын,—диде Илдус —Фәниярның хәзер язучылардан яшерен эше булырга тиеш түгел. Бүген иртәгә член итеп алынырга тора. Ә бәлки идарә моны хәл дә иткәндер инде. Шагыйрьләр секциясе берничә ай элек Фәниярның иҗатын тикшереп. Союзга тәкъдим иткән иде. Эш идарәдә калды Дус-ишләрен, туган-тумачаларын барлый торгач, кырык-илле кеше җыелды. Бу кадәр кешенең бер бүлмәгә сыймасын белсәләр дә. исемлектән һичкемне сызасылары килмәде, һәркайсы якын, һәркайсы кадерле. Гөлсәйдә түтинең дә. Фәниярнын ла. Илсөянең дә күз алдында тоткан тагын бер кешеләре бар: Ул Илсөянең әнисе Бибинур. Теге вакытта: «Сеагә барыл йөри алмам» дисә дә, ана күңеле эрүчән бит. Бәлки, килер. Фәнис ЯРУЛЛИН ф җилкән на җиллән вкклч — Мин кодагый янына барып кайтаем әле,— диде Гөлсәйдә түти, балаларының кем турында уйлануларын төшенеп. Гөлсәйдә килеп кергәндә Бибинур урын өстендә ята иде. Исәнлек- саулык сорашкач, ул торып утырды. Кухня ягына чыгып, чәй куеп җибәрде. Гөлсәйдә аның борчылып йөрүен күргәч: — Кодагый, берүк минем өчен генә булса мәшәкатьләнә күрмә. Өйдә тамакны туйдырып кына килдем,—диде. Бибинур Гөлсәйдәгә ниндидер талчыккан бер караш ташлады. Үзенә кодагый диюләрен беренче кат ишеткәнгәме, бу сүз аңа сәеррәк тоелды. Гөлсәйдә тизрәк сүзне башларга теләде: — Мин, кодагый, сине туйга чакырырга килгәнием,— диде ул, гади һәм сабыр гына. — Кәефем бик начар шул,— диде Бибинур, бераз көттереп. — Син килмәсәң, балаларның күңелләре бик төшәр инде,— диде Гөлсәйдә.— Әйе, һәркемгә үз баласы газиз. Минем улымның да күкрәк киереп йөргән чаклары барые. Язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Бибинурның: «Синең улыңның алай булуына минем кызым гаеплемени?» диясе килгән иде дә, хәсрәт чиккән ананы җәберсетәсе килмәде. Узган эшкә салават дигәндәй, Илсөя киткәч кычкырышып йөрүдә ни файда? Ике ана бер-берен аңладылар. Әллә ничә кат чәй кайнатылды. Бибинур туйга килергә ризалыгын биргәч, Гөлсәйдә түтинең күзләре яшьләнде. Бер-берсенә күрсәтмәскә тырышып ике ана яулык почмаклары белән күзләрен сөрттеләр. Икесенә дә ничектер җиңел һәм рәхәт булып китте. Уртак хәсрәт аларны якынайтты. — Уйларымны кемгә чишәргә белми йөдәп беткән идем, килүең әйбәт булды әле, кодагый,— диде Бибинур. Ул үзенең кызы, ә Гөлсәйдә улы турында сөйләде, һәр ике апа балаларына бәхет-тәүфыйк теләделәр. Туй көне килеп җитте. Загстан бер апа кәгазьләрен, печатьләрен күтәреп Фәниярларга килде. Аны өй тулы кунак каршылады. Илдус Гаделшин чынлап та Язучылар союзында Фәниярның өйләнүе турында әйткән икән. Туйга бер төркем язучылар, шагыйрьләр килде. Араларында газетадан бер корреспондент та, танылып өлгергән яшь бер композитор да бар иде. Корреспондент ялт-йолт фотога төшерде, Фәнияр белән Илсөянең кайчан һәм ничек танышулары турында сорашырга да, җавапларын үзенең блокнотына сызгаларга да җаен тапты. Композитор үзенең бер яңа көен уйнап күрсәтте һәм бу көйне яңа өйлә- нешүчеләргә бүләк итүен белдерде. Ә шагыйрьләргә көй генә булсын, сүзләре телләрендә — шул арада берсе композиторның яңа көенә сүзләр язып ташлады. Мәҗлестәгеләр яңа җыр өйрәнергә тотындылар. — Яна семья белән яңа җыр да туды бит әле, иптәшләр. Бу бик хикмәтле нәрсә, һәрбер туйда яңа җыр туып тормый,— дип сөйләде бер өлкән язучы. Яна җыр хөрмәтенә, яңа семья хөрмәтенә дә тостлар күтәрелде. Шампанское бөкеләре шартлап түшәмгә очты. Бөкеләр күбрәк атылган саен «ачы!», «ачы!» сүзләре ешрак кабатланды. Өстәл өстендәге шешәләр аска төшеп ятты, кухнядан кияү пилмәнен ташучыларның табаннары шомарды. Бокаллардагы шәрабләр кимегән саен кешеләр йөзендә кызыллык артты. Табыннар такырайды, йөзләр матурайды. Җырлар көчәйде. Тавышлар ишәйде. Бөтенесе дә матур, күңелле булды. Кунаклар да өйгә сыйдылар. Тыгын дип зарланмадылар. Туй үпкәсез булмый дисәләр дә, үпкәсен белдерүче ишетелмәде, һәммәсе канәгатьләнешеп таралдылар. Фәнияр белән Илсөя өчен яна тормыш башланды. Аларнын юлында шатлыклар да, кайгылар да күп очрар, әле юлның башы 1ына. Үрләрнең әле беренчесе яуланды. Үр артында үр, офык артында офык бар. Әйе, хәзер Фәниярга бирешергә ярамый: ике якта ике ишкәкчесе — Илсөя белән әнкәсе бар. Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса — кояшка карап юл «сайла. Ташлар белән бастырса—чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә — орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек,—диде алар туенда бер өлкән шагыйрь. Фәнияр, ерак диңгезләрдә йөзүче диңгезче төсле, шигырь дөньясында йөзә дә йөзә. Әйе, ул караватка куелган кыйгач өстәлгә беркетелгән кәгазьгә шигырь юллары тезә. Шигырь юллары бик үк туры килеп чыкмый, аның каравы, тормыштагы юлы туры аның. Авыр булды минем язмышым. Мин әле дә һәркөн сыналам; Диңгезләрне кичеп чыгам да, Утрауларга басып тын алам,— дип язып куйды ул. Әйе, тормыш аны һәр көн, һәр сәгать сынап тора. Ә алда сынаулар әле хисапсыз күп.

1970—71