Логотип Казан Утлары
Роман

ФРОНТОВИКЛАР

Мәктәп ишек алдыннан чыкканда гына ул каршы- сына директорның килгәнен күрде. Димәк, мәктәптә кичен нишлиләр дип, тикшеренеп йөри. Тукта' Беренче танышканда ук директор нәрсә дигән иде5 — Аракы эчәсеңме? Ә хатыннар мәсьәләсе ничек? Тол хатыннар монда буа буарлык' Менә жылы көе генә эләгүен кайда буласы икән! Секундлык каушау моментында үзеңне кулга ала алмасан— беттем диген. Рушад караңгы урам ның бер читендә койма буенда басып калды. Директор, әлбәттә, аны күрмәде. .Язның чынысы каникул беткәч башланды Ике-өч көн туңдырыл торды да каникулның сонгы көнендә кннәт жылы янгыр явып дөньяны су басты. Шә.мсетдинов каникулны ашыгыбрак ясаганын белде —ләкин эш үткән иде инде. Иртәгә уку дигән көнне Казаннан Нәркис кайтып төште, мәктәпкә, авылга ямь керде Нәркиснең битен язгы жил ашаган, борын очына асылташ тузаны кебек нке-өч бөртек вак сипкел төшкән. Аның дәресләре күбрәк мәктәпнең икенче катында була иде, кояшлы көндә ул берөзлексез су буена карап дәрес алып барды. Су буенда ул көнне боз кузгалган нде. Дәресләр беткәч, мәктәптә беркем калмады. Бөтен халык тегермән буасына китте. Бозлар чатнавыннан, аларның гөрселдәп субайларга килеп бәрелүеннән кешене кеше ишетерлек түгел Зур боз кисәкләре өстендә район үзәгеннән килгән шартлату командасының солдатлары чабышалар, алар янында яланбаш, гимнастеркадан Хәкимжан кайнаша. Дөнья тетрәтеп һавага зәңгәр боз кисәкләре оча, су баганасы күтәрелә, шул гарасатка сискәнеп авыл өстеннән каргалар, чәүкәләр өере очын китә, сыерлар кычкыра. Нәркис буа кырыенда, кешеләрдән читтәрәк басып торды. Аның өстендә затлы кыска куртка, аягында озын кунычлы ботылар нде. Субайлар арасында ватылган боз кисәкләре буадан агып чыгалар да иркен болында мәһабәт кыяфәттә борыла-борылз еракка юл алалар. Нәркис монланып аларга каран кала.— Их, нигә мин кеше булып туганмын, нигә әнә шул боз кисәге түгел,— дип шаярып, янына килгән Нәсимәгә ул суз катты. — Абау, ии сөйлисез сез, Нәркис апа,— дип, беркатлы Нәсимә күзләрен зур итеп карады.— Боз эри дә бетә бит ул! Ә сезнең әле ин бәхетле, ин рәхәт чагыгыз! — Бәхетле? һай, сеңелем! Бигрәк яшь инде үзен... Бигрәк саф. Әнә шул бозларга башны салып агып китәргә иде. Еракка-еракка агарга иде... Нәсимә бүтәнчә сорау бирмәде. Чөнки Нәркиснең күзләренә карады — аның күзләре дымлы иде Бу дөньяны белмәссең! Нәсимә семьяда ин өлкәне, бердәнбер акча табучы. Быел җәй ул читтән торып укырга институтка керергә уйлый, насыйп булса, бәлки, башлангычка укытучы итеп тә алырлар Анын өстендә күн якалы зәңгәр сырма, яшел бумази чалбарының балакларын лыпылдатып кыска ботылар киеп куйган. Аның өчен Нәркис — принцесса, хан кызы. Шул кеше дә язгы бозлар белән агам дип сөйләнгәч, Нәсимә нинди бозлар белән, кая таба агарга тиеш? Кичке салкын сизелгәч кенә буа яныннан таралыштылар. Авыл урамнарыннан чурлап гөрләвек ага, тополь башларында томшыкларын суыра-суыра сыерчыклар сайрый иде. Сыерчык бер тыңласаң чут-чут итә, икенче тыңласаң бака булып бакылдый, үрдәк булып кычкыра. Тагын томшыгын суыра-суыра сайрый. Сыерчык — язның патшасы, гөрләвек аккан атнаның бөтен музыкасы, бөтен матурлыгы, бизәге — сыерчык томшыгында була. Менә карлар эреп бетәр, сыерчыклар балага утыра башлар, ул вакыгта кошлар җитдиләнеп китәләр, мондый концертлар сирәкләнә. Сайра, сыерчык, сайра! Син — дөньяда иң серле итеп сайраучы кош! Халык хәтта сине үзенең җырларында да телгә алмый. Чөнки сине аңлавы кыен. Син шатланасыңмы? Кайгырасыңмы? Тополь башыннан каһкаһа белән көлгән тавыш ишетелде. — Каһ-каһ-каһ-каһ... Бу — сыерчык. Ул Нәркистән көлә. Нәркиснең хәле көлке. Кичә ул Казан белән саубуллашып килде. Ихтимал, мәңгегә. Нәркис анда торырга кайтмаячак. Тик паспортта гына никахның билгесе калды. Көлке бит! Кияү куенына кермәгән көе кияүгә чыккан дигән печать сугылган. Көл, сыерчык, көл! Нәркиснең яшьтәшләре фронтта кырылып беттеләр. Алар белән бергә мәктәп тәмамлаган егетләрне дөнья пыран-заран китерде. Университетны тәмамлаганда да аудиториядә егетләр саны гадәгтәа тыш аз иде. Тегендимондый авырулар, сугыш инвалидлары. Нәркис үзенә иш тапмады, шәһәрдән китәсе килмәде, шуңа күрә ОРС базасында эшли торган көмеш тешле Җәүдәт белән таныштыргач, каршы килмәде, беткән баш беткән дигәндәй, язылышты. Ләкин язылышып кына куйды, егет белән кыз шикелле кинога йөрделәр, аерым яшәделәр. Җәүдәт киноны бик ярата иде — анда килгәч ул, һичшиксез, буфетына керә, Нәркискә мороженое ала, аны култыклап кына йөртә. Җәүдәт надан егет тә түгел: бөтен яратканы — детектив әдәбият. Бу мәсьәләдә ул университетта диплом язып йөргән Нәркисне төп башына утырта ала. Шулай. Җәүдәтләр бай яшиләр, өйләреннән борылып чыгарлык түгел — барысы да бар. Нәркис бу байлыкны күреп йөрде, аңа дигән алтын әйберләр, аерым бүлмә, көмеш кашыклар барысы да киленне көтә иде. Барысы да бар, тик мәхәббәт кенә юк иде, Нәркис бер елдан кайтырмын дип тимер юлга якын авылга җибәрүләрен сорады. Министрлыкта югары белемле рус теле укытучысы алтын бәясенә йөрерлек чор иде, кадрлар бүлеге мөдире аның алдына Татарстан картасын куйды. — Җаныгыз теләгән урта мәктәпне сайлагыз, үзем телеграмма бирәм, станциядә директор үзе каршы алыр,—диде. Министрлыкның баскыч төбендә аны Җәүдәт каршы алды, Нәркиснең кулындагы приказны күргәч, Җәүдәтнең күзләре яшьләнде, ул дәшмичә генә озак итеп Сөембикә манарасының очына карап торды Нәркис тә шатлана алмады. Бу минутта алар икесе дә бәхетсез иделәр. Менә бу каникулда инде күпер яндырылды, кияү белән бәйләнеш > өзелде. Җәүдәт бөтен байлыгына карап Нәркис алдында елады х — Менә болар бөтенесе синеке, аерылма,— дип ялынды.— Нүжәли < шул сала мужиклары арасында каласың син? Моның булуы мөмкин 2 түгел... Бу драма әле өченче көн генә узды. Нәркисне ул көнне поездга карт ± әнисе, буй житкән ике сеңелесе озатып куйдылар Никахлы кәләш. Кияүсез хатын. Сыерчык әнә шуннан көлә. Тополь ө башында оча-куна көлә. — Ка-ка-ка-ка! Еларга, еларга иде хәзер, күз яшьләрең дәрья булып бөтен хәсрәтеңне алып китсен иде. Шул дәрьяда үзең дә йөзеп кит идең, тыныч, кешесез яр буена чык идең. Юк, анда бер генә кеше булсын иде — ул сиңа елмаеп кулын биреп торсын иде. Мәсәлән, кем5 Рушад! Әйе, әйе, шул булсын иде! Их, менә хәзер яныңда шул егет булсын иде, бөтен тәрже- мәй хәлеңне шуңа сөйләргә иде. Ул егет нигә астыртын икән? Нәркис капка баганасына сөялде. Башы әйләнеп китте. Урамнан Рушад килә иде. Ул туп-туры Нәркискә таба атлады Шактый кыю — Шәһәрдән килгән ука башмаклы кызга кичен суда ут җибәргәнне күрсәтер идем мин, мөмкин булса,— дип, чәнчеп сүз башлады. — Ә нинди су да нинди ут ул? — Боз кисәгенә салам салып ут төртәләр дә агызып җибәрәләр. Боргалана-сыргалана су юлыннан бара. Кызык... һәм сезнең кебек ба- рышнялар өчен романтично! Нәркис ана рәнҗеп карады. Рушад йомшады. — Бер сәгатьтән, ягъни егерме сәгать ноль-нольдә мин нәкъ шушы причалга килеп швартоваться итәр идем. Билгеле, сезнең тарафтан «добро» булганда гына Мондый кәҗүнни җөмләләр Нәркиснең җанын каһәрләде, җәрәхәтле күңелен рәнҗетте. ...Кичке сигездә алар тегермән күпере аркылы елга аръягына чыктылар. Тау башындагы тигез урында инде сызык уйнарлык булып җнр кипкән иде. Аста — авылның елга буена сузылган ике озын урамы. Болынга җәелгән дәрьяда авылның утлары җемелди. Бөтен дөньяны бер генә төрле тавыш баскан: ул — язгы ташу тавышы Күп тавышлы, серле, куркыныч тавыш. Кичке караңгылыкта бөтен тыкрыклардан, басу кырыннан төшкән гөрләвекләр чурлый, вак чурлау тавышлары елганың мәһабәт, салмак шавына килеп кушыла. Кичке һава биткә әле җылы катлам, әле салкын катлам булып бәрелә. Авыл урамыннан, мәмердәгән бәрәңге бакчаларыннан, абзарлардан җылы һава күтәрелә, шунда ук түбәндәге бозлы, болганчык ташу суының салкыны үзен сиздереп куя. Узган елдан калган үлән дымлы кара җиргә изелеп сеңгән — тау башындагы бу урынга әле утырып булмый Рушад сүзсез генә барган Нәркисне култыклап алды. Кемдер нәрсә турындадыр сүз башларга тиеш иде—шуны көтеп тау өстендә йөрделәр. Ниһаять, тегермән буасы яныннан ут җибәрделәр. Куркыныч, тылсымлы әкиятләрдәге кебек карашы күккә ут шәүләсе иңде. Аста берсе кычкырып җибәрде: — Һа-лә-лә-ләү-ү-ү1 Ут килә, у-у-ут! — Менә,—диде Рушад.—карап калыгыз: безнең як халкының гасырлардан бирле килә торган бер күңелле уены бу. Боз киткән көнне ел саен бер кнч шундый иллюминация була... Т. «К. У.» М3. 97а а и V ч с к xewwoxow Икенче бер бакча артыннан тагын ут салдылар. Башка урыннардан да бер-бер артлы шундый утлар чыгып киң болынга таба юл алды. Утларның кайбере елганың үзәгенә килеп чыга да кызу гына узып китә, кайберләре агымның кырыена чыгып әйләнәләр, бөтереләләр, кире китәләр, берберсенә барып кушылалар, салмак кына аерылышалар. Аларның яктысыннан астагы тирән караңгылыкта әллә нинди куркы*. ныч, сихри тамаша ясала. Ул арада берсе тальян уйный башлый. — Менә музыкасы, бутафориясе — бөтенесе дә бар.— диде Рушах Нәркис бу тамашадан бик хисләнеп анын беләгенә елышты, йотлыгып түбәнгә карады. — Әйе, барысы да бар. Мин моны үз гомеремдә беренче күрәм. Караңгы пычрак язгы төндә, авылда шушындый күренеш була алыр дип башыма да китергәнем юк иде. Беләсезме, нәрсә? Әйдә иң башта бер нәрсәне килешеп куйыйк әле: миңа «син» дип дәшә аласыңмы? һәм баягы төсле чәнечмичә генә дә? Рушад шатланып аның кулын учына алды. Нәркиснең нәзек бармаклары салкын иде. Рушад шаярып аларны өрәөрә җылыта башлады. Кыз моңа каршы килмәде. — Беләсеңме, нәрсә? Мин гомер буе операга йөргән кеше. Ләкин бервакытта да мондый декорацияне күргәнем булмады. Менә композитор. художник, шагыйрьгә азык: әнә теге якка кара әле... Әнә ике ут ничек бөтереләләр... Нәркиснең хисләре кузгалган иде, кызлар белән сөйләшергә осталыгы булмаудан күп жәфа күргән Рушадка бу хәл бик ошады. Кыз тал чыбыгына кунган сандугачтай сайрый иде. — Телисеңме, мин хәзер шагыйрь булам? Юк, шагыйрь түгел, ә шигырь сөйләүче булам. Әнә тыңла әле дулкыннар тавышын. Ә гөрләвекләр, гөрләвекләр... Тукта, дәшмә, тукта. Әнә табигать шигырь сөйли. Ул Рушадның беләген кысыбрак тотты да түбәнгә, авылга карап шигырь әйтә башлады. У берега сонных вод один бродя случайно Прислушайся душой к шептанию тростников, Дубравы говору; их звук необычный, Почувствуй и пойми... в созвучии стихов Невольно с уст твоих размерные октавы Польются, звучные, как музыка дубравы. — Ә син беләсеңме Горькийның шагыйрь дә булганын? Юкмы? Мин сиңа бүген аның бер шигырен укырмын. Ул шигырь минем сина әйтәсе бер сүзем булыр. Ә монысын Аполлон Майков язган. Мин аларны күңелдән беләм. Майков, Тютчев, Фет, Некрасов, Блок, Багрицкий, Есенин, Маяковский... Барыбын да яттан беләм. Ут Рушадка елышты. Егет дәшмәде, тәмәкесен чыгарды. Нәркис аның ике кулын да алып үзенең битенә куйды. — Мин барысын да яттан беләм, аңлыйсыңмы шуны? Ишетәсеңме? Мин тик бер генә нәрсәне белмим: син нинди кеше? Нигә йомык син? Нигә сөйләшкәндә син мина чәнчеп сөйләшәсең? Ни өчен минем күңелемне рәнҗетәсең? Рушадның шундый гадәте бар: дәшми нөри-йөри дә, бер башласа, җайлы-җайсыз әйтә дә бетерә. Бу юлы да шулай булды. — Тукта, сеңелем, тукта! Аз гына мин дә әйтим. Ике фронт дигән нәрсә бик хәтәр бит ул. Әнә Гитлер абзаң ничек булды... — Ә син нәрсә беләсең минем турыда? Ә? — Юк, берни дә белмим болай, ләкин Вахитов станциясендә бер чибәр егетнең сине ничек итеп озатып куйганын гына вагон тәрәзәсеннән күргән идек. Гата белән. Нәркис телсез калды. Кулларын ычкындырды Аннан кинәт кенә Рушаднын күкрәгенә башын салды. Рушаднын аркасына тир бәрде. Тукта, бик күпкә китте бит әле бу, шайтан алгыры. Менә Гата белән берәү дә болай сөйләшмәс. Мәсрурә белән булган хәлдән әле айнып җиткәне юк. Никадәр уңайсыз. Болан гына симпатия белдереп йөрү күңеллерәк түгелме соң? Хәзер бит я —дус, я — дошман. Ә бу сон ♦ эгоистлык түгелме? Куркаклык түгелме? Мәхәббәттә нинди исәп булыр- х га мөмкин? Син бу кызны күптән ошатып йөрисең түгелме сон1 Сине 5 нәрсә тота? Казан егетеме? Әйе! Флот сине нәрсәгә өйрәтте? Намуслы = булырга! Сугыш үзе —намус эше иде. Син зурысында намусыңны сак- 5 ладың. Ә кечесендә? Ерак тор бу кыздан, старшина, көмеш тешле егет Е нен бәхетенә кермә! Көмеш тешле егет исенә төшкәч, Рушад бөтен тәне белән өстендәге * пальтосының авырлыгын сизгән сыман булды. Кызык! Аполлон Май- ф ков... һәм Сорочида алыш-биреш итү. Иң яхшысы — кызны газапла- а маска. Әйтәсе килсә үзе әйтсен, ә сорау бирмәскә, һәм, аннан соң. ы гомумән, мондый нечкә тойгыларга бирелмәскә. Менә җәй җитәр. читтән = торып укучы студент бит син! Мәхәббәт кая да чурт кая! Синен эшмени ? болай йөрү . — Их, син, эгоист. . Эгоист бит син.— Нәркис яңагын Рушаднын г иреннәренә терәде. Аның бите юеш иде— Кая инде ул кешене аңлау ь .ина. Мин бит сезнең арада иң комедиячел кеше Чибәр егет—минем » ирем бит ул. белдеңме? Фу, шайтан! Рушад эсселе-суыклы булып китте. Культуралы, нәза- г. кәтле бу хатынны кинәт кенә шушында ук сугып очырасы килде Менә * шушыннан ук сугып җибәр идең дә, теге астагы дәрьяга очып барып г төшсен дә теге утлар белән агып китеп юк булсын иде' Шуның белән бу газаплы әкият тәмамланыр иде һәм кайтып ятып йоклар идең.. — Минем ирем бар иде, белдеңме шуны, эгоистым минем' Ирем бар иде! Мин уңай герой белән яшәгән кеше. Эчми, тартмый Гата белән синең шикелле түгел. Сез бит юньсезләр! Ял көне саен авыз итми калмыйсыз, мин бит сизәм. Ә минеке—бер тамчы да капмый' Ха-ха-ха! Нәркис кайнар иреннәре белән Рушаднын авызын томалады Шул вакыт яшь фронтовик югалып китте. Дөнья әйләнде, йолдызлар йөгерештеләр, борынга бик нечкә, бик тә исерткеч пудра исе килеп бәрелде— Рушад күзләрен йомды — Минем ирем — уңай герой! Аракыга, тәмәкегә акча әрәм итә алмый ул. Аңа йөрәге җитми аның Минем тормышым — комедия Мин Майковны күңелдән укыйм —ә ирем акчаны «почмак*, «багана» дни сөйләшә! Майкон һәм чумара! Бездә кызык? Калай түбә—күн бүрек дигән сүз. Суык тәпи — базарда кеше кесәсенә керүче дигән сүз. Дүкәш— ике сум! «Шухыр»—милиционер килә, кач дигән команда! Кыз онытылып тагын үбәргә тотынды. — Рәхмәт сиңа мондый кичтә мине дөньяга алып чыгуың өчен! Сау бул, мәңгегә хуш, сөеклем минем! Мин әнә шул паспорттагы ирем белән аерылыштым өченче көн. Бүген синең белән аерылышам Мин —Ганнибал Күперләрне яндырырга яратам Мин шәһәрне ташладым Авылда яшим, шушында кияүгә чыгам. Ләкин сиңа түгел, курыкма' Ха-ха-ха! Аптырагач Рушад та көлде — Сиңа түгел Без беркайчан да килешә алмаячакбыз Бераздан бездә бер беребезгә нәфрәт тууы бар Мин кара куллы крестьян егетенә чыгам Интеллектуальлектән минем күңелем бозыла хәзер. Миңа саф күңелле егет кирәк! Ул мине яратса шул җиткән! Миннән — ихтирам. яратканы өчен Ә бәлки мәхәббәт тә. Кыз елый елый Рушадны үпте. Ул калтырый иде Рушад аны пальтосы эченә алды Кыз тынычланды Аннан йокымсырагандай итте дә акрын гына үзенең Җәүдәт белән булган хәлләрен сөйләп бирде Анын сөйгән егете, мединститут студенты, фронтта үлгән. Рушад аңа охшаган икән. Кыз, кара шинель киеп Рушад мәктәпкә килеп кергәннән бирле, тынычлыгы югалганлыгын әйтте. Барын да сөйләде. Аннан яңадан калтырап кайнар яшь койды да Рушаднын куеныннан чыгып каршы- сына басты, Горький шигырен укый башлады: — Прощай! Я поднял паруса И встал со вздохом у руля— И резвых чаек голоса Да белой пены полоса — Все, чем прощается земля Со мной... Прощай! Мне даль пути грозит бедой, И червь тоски мне сердце гложет, И машет гривой вал седой... Но — море всей своей водой Тебя из сердца смыть не может! О нет!.. Прощай! Рушад нишләргә дә белмәде. Моңарчы бу кызның язмышы, хисләре белән жинелчә генә шаярып йөрүе аңа жинаять булып тоелды. Юк, бу кыз иң бөек мәхәббәткә лаек! Шекспирлар, Тургеневлар язган тугры, пакь, бөек хисләргә генә лаек бу! Ә син үзеңнең тупас ботинкаларын белән кызның хисләренә басып кереп аның шәхесен рәнжеткәнсен, Янәсе, син авыл егете, син гади бер матрос, ә бу — шәһәр аристократы, профессор кызы! — Миңа тормыш итү өчен таза нервлы крестьян егете кирәк. Минеи сәламәт бала үстерәсем килә, белдеңме шуны? Тик — ул егет сезнен кебек фронтовик булсын. Фронтовиктан башка кешене мин якын итә алмам... Кыз тагын кайнарланды, пышылдауга күчте. — Бүген мин яшьлек белән саубуллаштым, бу минем соңгы кичем, соңгы егетем, соңгы үбүем... Ә Рушад өчен бу — беренче иде. Авылда инде утлар сүнгән, елга буенда да ут жибәрүчеләрнен тавышы ишетелми, төнлә туңдырганлыктан, гөрләвек тавышлары да тынган иде. Бер төрле хис белән килделәр, бөтенләй икенче уй белән кайтып баралар. Нәркис — елаганнан соң бушанып, жиңеләеп калган. Рушадны исә әллә ниткән авыр уйлар баскан иде. Нәркисләрнең капка төбенә житкәч, Рушад аның кайнар битләреннән үпте. Нәркис шул хәлдә озак торды, берөзлексез Рушаднын чәчләреннән, яңагыннан сыйпады. Кесә фонареның яктысы боларнын битенә бәрелгәч кенә айныдылар. Урамның теге ягында чырык-чырык көлгән тавыш ишетелде. Димәк, күзәтеп йөргәннәр. Я. ярар, авылда шунсыз булмый инде. Рушад төне буе саташып чыкты. Тәндә әллә нинди, моңарчы бер дә 1 татылмаган рәхәтлек сизелә, ә йөрәк нәрсәдәндер сызып-сызып ала иде Тизрәк таң атсын иде. тизрәк аны яңадан күрергә иде, коридордан узышлый гына булса да аңа бер иркәләү сүзе әйтергә иде... Иртән ул башы чатнаган хәлдә мәктәпкә килде, п әре' планнарын шунда утырып төзеде. Баш авыртуы — укытучының әңг ек юлдашы инде. Әнисе шулай дип сөйли. Бу авыруның нәрсә икәнен мәктәптә ике- өч кенә укытучы белми кала, имеш: жыр, физкультура һәм рәсем укытучысы... Нәркис дәрес башланырга биш минут кала гына укытучылар бүлмәсенә килеп керде, аның күзләре зураеп калган кебек иде. Аныи да башы авырта, ахрысы. Журналын алды да бер кочак дәфтәр күтәрел класска кереп тә китте. Ул кереп киткәч тә звонок булды. Класста ни өчендер гадәттән тыш жанлылык иде. Бичара шәһәр кызы! Авыл малайларының психологиясен син беркайчан да бөтен нечкәлеге белән аңлап бетерә алмассың! Малайлар ыгы-зыгы килделәр, иигәдер күбесенең авызы ерык иде. Ул арада берсе кычкырып сорау да бирде: — Апа, ут җибәргәнне карадыгызмы кичә? ♦ Икенчесе ярдәмгә килде: а. — Кая инде төн уртасында шуны карап йөрсен! Караңгыда йөрергә < пычрак бит... Галәвиев эре тешләрен күрсәтеп мәгънәле генә көлде. — Гы-гы-гы-гы... = Нәркис барысын да аңлады. Кичәге фонарь хикмәте бу Галәвиевне ? тактага чыгарды. Тегесе материалны әйбәт белә икән Нәркис икеле & куеп бер ачуын басармын дигән иде —булмады Шулай да әйтеп торып ф бер җөмлә яздыртты да анализ ясатты «Что ты ржешь, мой конь рети- „ вый!>. Кычкырып укытты. Галәвиев, әлбәттә, моның ирониясен аңла- м мады. = Шул көннән соң Нәркис йомылды ? ...Авыл бакчаларында кызгылт бакыр төсле иң гади күбәләкләр о була. Алар көннең әллә ни вакытында, әллә каян гына тәрәзә төбендәге * гөлләргә кереп куналар ла пыр-пыр очып ярты көн уйныйлар. Аннары н канатларын йомалар, һәм шуннан соң инде аларны бернинди нурлар. » җылылык, наз белән лә ачтыра алмыйсың. Тәрәзә рамына ябышып, , жилгә дерелдәгән кара яфрак сыман алар көзгә хәтле утыралар... а> Дәрес беткәндә күк йөзен болыт каплаган, сыек соры болыт тегер- * мән буасы артындагы тау белән тоташкан, су буендагы карт тирәкләргә - кереп чорналган, урамнарга ишелеп-ишелеп төшкән иде Янгыр ява. җылы, шифалы ләйсән яңгыры күңелләргә рәхәт биреп тавышсыз гына сибәли, калган карны эретә, чыккан җирне пешерә — тук, икмәкле, имин җәй вәгъдә итә иде. Бөтен дөньяны кара балчык исе — җир исе алган, моңа борыннар рәхәтләнә, үпкәләр кинәя сыман, сулаган саен кыш буе йоткан мәктәп тузаны үпкә юлларыннан тышка чыга сыман— Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый! Авыл язын Нәркиснең беренче күрүе иде, шуңа күрә урамга чыгуга аның башы әйләнде, ул җнр исен дә тоймады, ә ниндидер сихри балет декорацияләре арасында йөргәндәй, яңгыр пары астында өенә таба атлады. Өенә кайткач, Толстой томнарыннан ашыга-ашыга нәрсәдер эзлән тапты һәм көндәлек дәфтәренә болай дип күчереп язды «Гомер буе өзлексез борчылу, авыр хезмәт, көрәш, югалтулар — болар бер генә кеше дә, бер генә секундка да алардан читкә тайпылуны уйларга кыймаска тиеш булган зарури шартлар Намуслы яшәр өчен ашкынырга, буталырга, азапланырга, ялгышырга, башларга һәм ташларга, яңадан башларга, яңадан ташларга, өзлексез көрәшергә һәм мәхрүмлекләр кичерергә кирәк Ә күңел тынычлыгы — рухи намуссызлык ул». Тышта шифалы яңгыр — ләйсән ява иде. XIII Укытучы булу өчен берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә айлар .. Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Дәрес биргәне төшенә керә башлагач. Укытучының төшенә бары тнк бер генә сюжет керә: дәрес башланасы икән. Укытучы әнә шул дәресенә хәзерләнмәгән. Менәменә звонок булырга тора. Ә моның планы юк. Директор ишек янында моның дәресенә керергә көтеп тора Ә план юк та юк. Завуч (алланың иң ачы телле бәндәсе!) моның планы юклыгын күптән белә, шуңа күрә зәһәр елмаеп расписание янында басып тора. Эләктеңме, янәсе Менә бөтен сюжет шул. Кайвакытта сюжет тагы да фаҗигалерәк була: укытучы планын тәмамламаган көе генә дәрескә кереп китә, укытып азаплана, ләкин дәреснең ниндидер бер моментында иң арткы рәтләрнең берсендә утырган инспекторны күреп өнсез кала. Укытучының бөтен тәненә электр тогы йөгерә, йөрәк эшчәнлеге начарлана, башы түнә... Ә инспектор урыныннан торып, укытучы өстәле янына килә дә тегенең якасыннан тотып: — Дәрес планыңны күрсәт! Күрсәт! — дип бәгырен телгәли. . Монысына, әлбәттә, укытучы түзә алмый, үкереп елый башлый һәм.. уянып китә. Уянса, чәчләр маңгайга ябышкан, мендәр юеш, бөтен тәнне салкын тир баскан. Шөкер, төш кенә икән. Ләкин директор .хатыннарына мондый төш керми. Әмма директор хатыннары да гел генә тыныч йоклап тормый, һәркемнең үз борчуы бар бу дөньяда. Колхоз көтүчесе, мәсәлән, кайчак төн буе йокламый ята: кичә малларны люцерна басуында утыз минут урынына кырык биш минут йөрткән. Күбенмәделәрме икән? Ә менә Гөлчирәнең йокламау сәбәбе икенче, бөтенләй икенче. Моны сөйләп аңлатып булмый. Моңа бер язучының да осталыгы житмәс. Чөнки моның нәрсә икәнен бары тик үз башыннан кичергән хатын-кыз гына белә. Башка берәү дә аңламый моны. Ул — бер чир. Ул сине эчтән суыра, киптерә, ул синең көнеңне төнгә әйләндерә, төнеңне газапка әйләндерә. Кеше белән сөйләшкәндә син аңлап сөйләшмисең, аңлап җавап бирмисең. Көлгәндә кеше көлгән өчен генә елмаясың, битең генә көлә, рухың елмаймый. Эчең тулы бушлык, сызлану. Бу — көнләшү дип атала. Хатыннарны ул авырудан берүк алла сакласын. Бу авыру эләктеме— беттем диген. Гөлчирә ябыкты. Зур күзләре тагы да зураеп калды, аларның арасы ераклашты. Ябыксаң шулай була икән. Битләрдә, тамак асларында әллә ниткән хыянәтчел җыерчыклар күренде. Янбаш сөякләре чыкты. Ашауның тәме бетте — дөнья беткесез, рәтсез бер озын төшкә Әйләнде. Гөлчирәнең күңеле бу авыруга күптәннән юл эзли иде инде. Сугыш бетәсе елны ук мәктәпкә бер-бер артлы яшь хатыннар, югары белемле кызлар килә башлады. Дөрес, алар озакка калмадылар, ул кызларны Нәркисләр, Бәлкыйсләр алыштырды. Алары да бер кат җанны тетрәтте. Аннары директор унынчы классны тәмамлаган чибәр Нәсимәне. Гөлчирәнең ай-васпа карамыйча, пионервожатый итеп алды. Бу — Сабирның үз гомерендә хатын сүзенә беренче тапкыр каршы килүе иде. Шуның өстенә. педсоветл арның берсендә Сабир бол ай дип тә әйтте: — Пионер, комсомол эше директор кулында, учком һәм башка оешмалар завучка карыйлар,— диде.— Пионер эше миндә,— диде. Мәхәббәттә иң хәтәр кеше —яше узган ир. Сабир картая. Чәчләре виде маңгайдан коелып керә башлаган. Гәүдә дә көпшәкләнгән, бушаган. Бу вакытта кеше бер акылсызланып ала. Яшь вакытта нәрсә ул? Акла тышкы кыяфәтең, яшьлегең, тазалыгың үзе синең өчен эшли. Ә карайгач уйлап эш итәргә кирәк. Монда инде бүләкләр, төче тел кирәк. Семьяң бар — шулай булгач, мин сине алам дип тә әйтә алмыйсын, Монда бердәнбер юл — хатынны яманлау кала. Уңмадым, бәхетем булмады, дисең, чәчен дә юньләп тарый белми, ятуга гырлап йокыга китә . Ә миңа рухи тормыш та кирәк, янәсе Ай, бу ирләрнең телләрен! Менә сип эшлә дә, ашарга да пешер, савытсаба ю, кер уып тор, балаларыңны кара, иреңне кара! Бер генә тапкыр өй җыештыр, бер генә тапкыр, эгоист! Аннан белерсең. ркнс—яңгыравыклы тавыш иясе түгел Ул. roMVM .li, жырчы түгел. Ләкин ул җырның тәмен, нечкәлеген белә. Берәүләр тамак беләа җырлый Нәркис — йөрәк белән Хис белән. Ул — гомумән, хиссият колы Менә ул керфекләрен аска төшерде, калку, килешле күкрәгея салмак кына күтәрде. Күкрәге төшә башлады, шул вакытта гына күа- рәк түреннән моң чыкты, көй агыла башлады . Соңгы куплетта ачыя тавышы елады Тамагында әллә нинди кыллар өзелгәндәй итте, әйтерсең күз яше көйгә тавыш булып кушылды. Фронттан кайткан егетләр дөнья күчереп кул чаптылар. Алар арасында ашыгыч сорашу, белешү китте. МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ — Каян килгән асылкош бу? — Нәрсә укыта бу? — Ире юкмы? Егете бармы? Фронтовиклар «бис» кычкырдылар. Карт-коры, бала-чага, хатын-кыз аптырашып аларга карады. Мырлашып алдылар. — Ул хәтле... Орден тагып кайттым дигәч тә. Нинди матур җырлаган кешегә әллә нәрсә кычкыралар... Концерт беткәч, сәхнәгә Бибисара менеп басты. Кулын күтәрде. Тавыш басыла төште. — Иптәшләр, бер генә минутка тавышны бетерегез әле... Егетләр! Рөхсәт итегез башлангыч партия оешмасы, авыл Советы һәм дә правление колхозы идарәсе исеменнән шушындый яхшы концерт куйганнары өчен Акбалык урта мәктәбе укучыларына и укытучылар коллективына бик зур рәхмәт белдерергә. Бу концерт, иптәшләр, бик урынлы, бик яхшы булды. Күргәнегезчә, иптәшләр, мәктәп коллективы моны хәзерләргә бик күп көч куйган и Җиңү көненә багышланган концерт буларак монда сугыштан кайткан кешеләр дә бик актив катнаштылар. Иптәшләр! Үзегез беләсез, колхозыбыз кырларында язгы чәчү кампаниясе бара, шундый асубынни киеренке хезмәт атнасында колхозчыларга культура хезмәте күрсәткән бу иптәшләргә рөхсәт итегез тагын бер мәртәбә сезнең исемнән рәхмәт белдерергә. Урам тутырып сөйләшә-гөрләшә халык таралды. Бөтен сүз — концерт турында гына иде. «Идел» көенә кушылып җыр башлаучы кеше Мәсрүрә булган икән...

Дәвамы бар