"АКЧАРЛАКЛАР"СӘХНӘДӘ
Проза әсәренең сәхнәгә менүе әдәбият, театр сеючеләр, тәнкыйтьчеләр, белгечләр тарафыннан зур кызыксыну һәм шул ук вакытта сагаю белән каршы алына. Ченки сәхнәләштерелгән классик проза җәүһәрләренең уңышсыз куелу очраклары театр тарихында булмады түгел. Андый чакта премьерадан соң: «Әсәрне бозганнар! Автордан берни дә калмаган!» — кебек сүзләо ишетергә туры кило. Ләкин, минемчә, мәсьәләгә җитдирәк карарга кирәк. Автор әсәре аерым, мос- тәкыйль әсәр, ә сәхнәләштерелгән вариант аерым әсәр ләбаса. Билгеле, автор тудырган проза әсәре белән сәхнәдәге әсәр тәңгәл килсә — бу театрның зур уңышы булыр иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әледән-әле проза үрнәкләрен сәхнәгә менгезә. (Г. Ибрдһимов, Ф. Әмирхан, Г Әпсолемов. А. Расих әсәрләре). Инде менә бүгенгә кондә сәхнәдә ШэриЛ Ктмалньң «Акчарлаклармы чин- зендэ куелган спектакль бара. Әсәрнең сәхнә вариантын Гариф Ахунов эшләгән. Рәссамы — Әнәс Тумашав, композиторы — Хеснул Валиуллин. Режиссеры — Праэат Исәнбәт. Ш. Камап повестенда туган җирләрен ташлап, бәхет эзләп, Каспий буйларына килеп ч ишан кешеләрнең язмышы сурәтләнә. Нинди генә кыенлык күрмәсеннәр, нинди генә эшчән булмасыннар, повесть азагында бу кешеләргә никтер акча бик аэ бирелә. Алар эзлеген бәхетләрен таба алмыйча тагын ил буйлап чыгып кителер. Ленин шул яркы-ябагайның, эчәргә к<мен куймый торган «зимагурчың» рухи байлыгы повестьта ярылып ята. Биредә саф мәхәббәт тә бар, авыр чакта эчепсүгенеп йореп тә миһербанлылык ларын югалтмаган җор сүзле адәмнәр дә бар. Бары тик бәхет кенә юк. Әмма повесть киләчәккә зур емст, шул бәхетне таба алуга олы ышаныч белән тәмамлана. Ике саф күңел, социаль шартлар аркасында, кавыша алмыйча аерылалар. Газизәнең »Л\ин сине кәтәрман», дигән сүзләре белән тәмамлана әсәр. 1914 елда иҗат ителгән «Акчарлаклар» инде менә илле елдан артык укучыларны дулкынландырып килә. Сафлыгы, лирик җылылыгы, хезмәт кешеләренә карата эчкерсез туганлык тойгысы белән дулкынландыра. Повеет» баштанаяк лирик драматизм белән сугарылган. Ул лирик драматизм күбесенчә авторның ремаркаларында тупланган Игътибар итегез ремаркаларында! Повестьта диалог бик аз, ә бит авторның ремаркаларга салган уйфикерен, теэсир мечен сехнеде чагылдыруы шәмтым кыен эш. «Акчарлаклар» повесте бары тик автор ремаркасы тудырган нктроениедән гыйбарәт Әгәр ул настроение бу ямаса, есер тәкир мечен югалтыр иде Шуңа күрә до спектакльне карарга мин зур шикләнү белән килдем. Ләкин шикләнү, борчылуларым «Акчарлаклар» спектаклен карагач юкма чыкты. Иң меһиме — повестьтагы уй-финер, сюжет сызыгы гына түгеп — повестьтагы оно шул настроение дә сәхнәгә менгән, һәм спектакльне нигездә әнә шул настроение тәшкил итә, тотып тора. Шунысын да ейтеп үтәргә кирәк, сәхнәләштерү югалтуларсыз гына була алмый. Әмма шул югалтулар бәрабәренә театр коллективы табыш та китерер» а бурычлы һем уя табыш бу спектакльдә шактый. Әйтик, повестьта бетечләи булмаган Атсыз Хәмит әсәрнең канвасыннан читкә П чыкмый гына түгел, ул аның без әйткән настроениесен тудырырга булыша. Ничек итеп диярсез? Хәмит ат алырга килгән. Ат. Бу — бәхет дигән төшенчәнең конкрет чагылыш табуы, предметлашуы бит. Әсәрдәге Шәрәфи карт, Хөсәен солдат, җор табигатьле Сафа һәм бүтәннәрнең бәхете дә күпмедер күләмдә атка бәйләнешле. Табигый, алар Атсыз Хәмитне үз итәләр, аның кайгысын кайгырышалар, вакытвакыт анардан үз итеп көләләр. Режиссер Хәмитнең ат турындагы хыялын сәхнәдә төп урынга куеп, басым ясап, эффектлы алымнар белән күрсәткән. Беренчедән, «ат булсамы?!» дигән эпизод. «Ат булсамы?» — дип күзләре чаткыланып торып баса Хәмит, һәм... дилбегәне болгап җибәрә. («Ярмәк- ләргә кайтыр идем алмачуар ат җигеп, алмачуар атым булса, китмәс тә идем чыгып»), Дәртле җыр, сызгыру тавышлары астында халык төялгән сәхнә кругы өйләнеп китә. Бөтен зал гөр килеп кул чаба. Кул чаба — чөнки аның күңелендә бәйрәм, сабан туйлары, кыр җыеннары, атка төялеп печән чабарга барулар яңара. Шушы күренеш спектакль азагында драматизмны тагын да куәтләндерә төшә. Шушы матур хыяллары чәлпәрәмә килеп, җәй буе эшләгәненә нибары унөч сум акча алгач, Хәмит ачынып кычкыра башлый: — Мин моңа ничек ат алыйм? Моңа ничек ат алыйм! Хәмитнең спектакль дәвамында шушы хыял белән яшәп тә спектакль соңында шушылай өзгәләнеп сәхнә буйлап йөрүе нык тәэсирле. Артист Р. Шамкаев башкаруында Хәмит әнә шулай чишелгән. Сәхнәләштерүче тарафыннан үстерелгән образлардан Мәкәйне алыйк. Повестьта ул күзгә ташланып тормаган бер кеше. Спектакльдә ул аз сүзле, хәрәкәтләргә саран булуы, сагышы белән күңелдә уелып кала. Ертык күлмәк, сәләмә кавказ башлыгы кигән, кулына «чогыр» дигән музыка коралы тоткан бу кавказ егете балыкчылардан шактый читтәрәк, уйланып утырырга ярата. Аның еракта калган туганнары турында уйлануы, авылына кайтырга өзелеп хыялланганы сүзсез дә аңлашыла. Бу рольне артист Р. Сәләхов башкара. Мәкәйгә сукыр тиен дә акча язмаганнар. Мәкәй сукранмый. башкалар кебек ачынып сүгенми, ул бераз читтәрәк утыра. Мәкәйнең бөкрәеп утыруыннан без аның никадәр кайгы кичергәнен яхшы төшенәбез. Баракта бурсып бетә язган исерек балыкчылар барлыюклы акчаларыннан өзеп, Мәкәйгә өлеш чыгаралар. Хәерче хәлендә калган горур кавказлы шул акчаларны битенә каплап елап җибәрә. Рәсим Сәләхов монда саран детальләр куллана. Ул үксеми, елаганын кешегә күрсәтмәскә тырыша. Аның кимсетелгән рухы елый. Мизансценаның уңышлы куелышы һәм актерның уены аша кечкенә роль тулы образ булу дәрәҗәсенә җиткерелгән. Промысел хуҗасы Андрей Семенович (Б. Әшрәпов) белән Исакның очрашуы гаять көчле эшләнгән. Андрей Семенович десятник Исакны кыйный. — Талама балыкчыны! Талама балыкчыны! Тамашачы аптырап та, куанып та куя. Баш эксплуататорның эшче халыкны яклавына аптырый, рәхимсез Исакның җәза алуына сөенә. Ләкин тора-бара Андрей Семеновичның кем икәнен ачык күрәбез. Әгәр балыкчыны күрәләтә таласаң, гауга, чуалчык башлануы бар! Беренче карашта балыкчы яклы булып күренгән Андрей Семеновичның бәрән тиресе бөркәнгән бүре икәнлеге ачыклана: йомшак җәеп, катыга утыртырга; яхшылык эшләгән булып, эшчене ныграк таларга! Менә нәрсәгә өйрәтә промышленник үз ярдәмчесен, һәм Исак моңа ирешә дә. Бәйрәмгә дигән булып, балыкчыларга бер чиләк аракы китерә. Аның яхшылыгы су кушылган бер чиләк аракы, бер төрерлек тәмәке! Салпы якка салам кыстырып, эшчеләрне соңгы »иккә кадәр эшләтү! Бу — эксплуатацияләүнең төп принцибы. Кыйналу үчен Исак Хәмиттән ала. Бер гөнаһсыз Хәмитне Исак эт иткәнче тукмап ташлый. Бу күренешкә шактый урын бирелгән. Режиссер бу эпизодны аеруча басым ясап эшләгән, һәм ул тамашаның тукымасына ятып тора. Бу — теа-раль эффект өчен генә эшләнмәгән, ә бәлки ансамбль-настроениене тагын да тирәнәйтү өчен контраст итеп алынган. Повестьта да шактый урын алып торучы десятник Исак спектакльдә дә шактый тулы образ булып җанланган. Артист Ә. Зарипов күп көч сарыф иткән, нәтиҗәдә балыкчыларны талап ята торган, кансыз, рәхимсез бер кабахәт образы туган. Ә. Зарипов Исакны демагог итеп гәүдәләндергән. Ул балыкчыларны эшләтү йөзеннән, кирәк Җирдә мактый, салпы якларына салам кыстыра, яхшы булып, кешелекле һәм юмарт булып күренергә тырыша. Ә чынлыкта исә Исак балыкчыларны оятсыз рәвештә алдый, кыйный. Ә хуҗалар алдында ул аларны хайваннар белән чагыштыра, донос ясый. Үзенә кирәк чактә елый-елый балыкчыларга ялына, бүләкләр «агъдә итә. Эш узгач, вәгъдәсе урынына тукмак һәм штраф белән бүләкли. Әнвәр Гобәйдуллин тудырган Шәрәфи карт образына аерым тукталасым килә. Шушы «сасы балык базында» Шәрәфи абзый булмаса шактый күңелсез булыр иде. Кирәк чакта киңәш белән, авыр чакта жылы сүз белән кешеләргә ярдәм итүче Шәрәфи абзый — якты образ. Шушындый кыен шартларда да кешелеген саклап калган миһербанлы бу кешене күреп рухың ныгый. Әняәр Гобәйдуллин шушы җор мишәр картын гаять дәрәҗәдә яратып, талантлы итеп башкара. Ул әсәрдәге үзәк образларның берсенә әверелгән. Әче телле, баламут Сафа (Г Фәтхул- лин), күлне күргән Солдат (Ф Кульбари- сов), Николай (И. Баһманов), Сәгыйдә (Г. Ибраһимова), Федор (И. Вәлиен) шушы лирик спектакльнең ансамблен тәшкил итәләр. Гариф белән Газизә — спектакльдә үзәк урында. Гүзәл кыз Газизәнең Гарифка булган саф хисләре гаять нәфис итеп, артык күзгә ташланып тормаган буяулар ярдәмендә сәйләне. (Гариф — Н. Әюлов, Газизә— Н. Ихсаиова.) Аларның мөнәсәбәтләре сюжет сызыгында ярылып ятмый кебек Алар нибары еч тапкыр очрашалар. Бер- берсенә гыйшык сүзләре дә сөйләмиләр. Аларның сак карашлары, хисләр белән тулган зчке монологлары, уңышлы мизансценалары аша без бу ике яшь йөрәкнең никадәр чиста, саф мәхәббәт белән януларын ап-ачык тоябыз. Режиссер ул акцентларны тегел куйган. Ләкин ул басымнар тамашачыга кочләп тагылмыйлар, актерлар тарафыннан гаять йомшак эшләнәләр. Пычрак барзкта, эшчеләр, зимагурлар арасында Гариф белән Газизәнең сафлыгы аеруча кыйммәтле. Әткәсе кушкан йомышны үтәргә, Гарифның юеш киемнәрен алырга дип, Газизә Гариф йоклап яткан баракка килә. Бер-берсен езелеп яраткан ике кешенең салкын шыксыз баракта очрашуы шундый йомшак итеп бирелгән Монда бернинди артык хәрәкәт тә. артык сүз дә юк. Ике яшь кеше, беренче күргәндәй, бер-берләренә озак кына карап торалар. Бу карашта гаҗәпләнү дә, соклану да, тартыну да. ярату да, сафлык та бар. Алар икесе дә әдәпло гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Алар олы һәм чиста мәхәббәткә лаак кешеләр Алар сүзсез дә бер-берсен яхшы төшенәләр. Диңгез буеннан кайткан балыкчылар Газизәнең барактан чыгып барганын күреп калалар. Кемдер көлә башлый, кемдер ямьсез мәгънәле сүз ычкындыра. Шул чакта Хөснетдин солдат дусты Гарифка: — Газизә ул безнең йөз аклыгыбыз, иманыбыз! Тимә син безнең иманга! Китермә син Газизәне баракка! — дип катгый әйтел сала. Бу — дустына киңәш тә, янау да, хәтта ялвару да булып яңгырый. Чит җирләрдә йереп шактый таушалган кешеләрнең үз намусларында бәлки тап га бардыр. Әмма алар кызның саф булуын чын йөрәктән телиләр, шуңа ышаналар да. Әгәр Газизәгә тап төшсә, аларның соңгы иманнары да бетәр сыман. Беренче карашта тупас һәм дорфа булып күренгән бу кешеләрнең Газизәне яклап чыгу күренеше спектакльне куючылар коллективының якты бер теләген аңлата. Социаль шартлар кешене тупасландырса да. хәтта тормыш төбенә төшерсә дә. кеше үзенең төп сыйфатын — миһербанлыгын сакларга тырыша. Шушы урында Сатинның: «Кеше ул горур яңгырый!» дигән сүзләре искә төшә. Режиссер сәхнәдә күрсәтү өчен шактый кыен әсәрдек әйбәт спектакль тудырган. Алда әйткәнемчә, ул моңа актерларны, композиторны, рәссамны бер ансамбльгә туплап ирешкән. Менә шушы ансамбль спектакльнең әлеге дә баягы настроение- сен тудырган. Настроение тудырырга режиссер ничек ирешә соң! Берничә мисал. ГАЗИЗӘ Әнкәй, нигә кешеләр туган җирләрендә генә тормыйлар икән! Бу сүзләрме әйтер алдыннан без Газизәнең сагышлы рухи халәтен күрдек. Аңа нидер җитми. Ул нидер эзли. Бирпде. Газизәгә күңелсез эчпошыргыч мохитта, ул үзенә урын таба алмый — Әнкәй, бер дә татар булмаса, монда күңелсез булыр иде . Бераз уйланып торганнан соң әнкәсе: — Кайда гына юк инде ул татар, кызым, бетен дөньяга таралган . — Нигә, әнкәй, кешеләр туган җирләрендә генә тормыйлар икән! Әнкәсе (бу рольне Галимә ханым Ибраһимове башкара) тирән ител көрсенә да уйчан, сагышлы бер йөз белән: — Бәхет эзлиләр, кызым! Нужа куа адәм баласын,— ди. һәр ике актриса да диалог вакытында гаять уйчаннар Аларның эчке кичерешләре, рухи халәтләре, эчке монологлары аша еракта бехет эзләүнең моңы, сагышы — нәстроениесе тамашачыга күчә. Әйтик, артист Әнвәр Гобәйдуллин (Шәрәфи карт) искәрмәстән генә: — Кызамыктан буй җиткән улыбыз үлеп китте.—дигәч, Галимә хачым (Сәгыйдә карчык) эшләгән эшеннән туктап кала. Оатих Күльбарисовның, Наил Әюповньщ, Нәҗибә Ихсанованың берьюлы Галимә ханымга борылып сүзсез калулары, уңайсыз тынлыкта Галимә Ибраһимованың чак сизелерлек сулкылдавы спектакльнең гомуми настроениесен көчәйтәләр. Акчарлакларның сагышлы чыелдаулары, Шәрәфи абзыйның акчарлаклар турында лирик сөйләме, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗа- нов сүзләренә язылган «Акчарлаклар» җыры да шул ансамбльне тәшкил итә. Кораб китте еракларга, зур юлларга. Карыйм күадән югалганчы шул якларга. Сез нитмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар. Чит жирлпрдэ каерыла пар канатлар. Икенче пәрдәнең башланышы да гомуми ансамбль настроениесенә буйсына. Рәссам белән режиссер аз җиһазлар, саран хәрәкәтләр. төгәл ысул белән эш итәләр. Яр кырындагы бер төркем балыкчы диңгезгә карап үз бәхетләрен — балык килүен көтеп утыралар. Артта калган аграр ил — патша Россиясендә яшәгән крестьян, эшче өчен бәхет ул ат булып та, балык булып та, акча булып та күз алдына килгән. Татар халкының әүвәлге мәкален искә төшерик: бәхет үл — җаның теләгән эш, җылы куыш, киң күңел! Сыек яктыртылган зәңгәрсу пәрдә фонында көтеп утыручыларның шәүләләре күренә... Акчарлакларның чыелдаулары ишетелә. Шулар аша без «бәхет көтү» настроениесен тоябыз. Гарифның Шәрәфи карт бүлмәсендә башлаган жыры да талгынлык, көчләп такмау, салмаклык белән ныграк тәэсир итә. Гомуми настроениедән чыккан бу җырны ишеткәч, тамаша залы тып-тын кала. Тамашачы режиссер тапкан настроениене тулысы белән үзенә кабул итә. Ләкин. кызганычка каршы, шушы ансамбль вакыт-вакыт бозылып та куя. Әйтик, кайбер күренешлсрдә актерларның көлке деталкләр белән артык мавыгып китүләре аркасында ансамбль таркалып куя. Барактагы сугыш моментын алыйк. Актерлар кеше көлдерергә маташу белән ныграк мавыгып китәләр. Нәтиҗәдә диалог алып баручы актерларга комачаулыйлар. Беренче спектакльләрдә булган аерым кытыршылыклар шомара бара, әмма чамадан чыгып китүләр спектакль саен арта килә. Күмәк күренешләрдә актерларга менә бу сайсызлыкны эшләмәскә иде. Чөнки алар тамашачы игътибарын төп настроениедән читкә алып китәләр. Тагын бер дәлил. Акча бүлгәннән сок Атсыз Хәмитнең бөтен хыялы чәлпәрәмә килә. Аның өчен бу — фаҗига. Ләкин актер кайбер спектакльләрдә «Моңа мин ничек ат алыйм?» дигән репликасын комик тонда кычкыра. Шул чакта тамашачының бер өлеше көлеп куя. Ни өчен соң тамашачы бу фәкыйрьнең кайгысыннан көлә? Безнең тамашачы шулай каты бәгырьлемени? Минемчә, ю:<1 Бу хәл һәр спектакльдә дә кабатланмый. Актер төп настроениегә буйсынып әйткәндә, тамашачы тып-тын утыра — бу инде Хәмиткә теләктәшлек белгертү, аны кызгану дигән сүз. Димәк, актерга мондый урыннарда сак эш итәргә кирәк. Спектакльнең финалы якынлаша. Кешеләр тагын юлга чыгалар. Тагын бәхет эзләп берәм-берәм таралалар. Акчарлаклар һаман чыелдый. Акылдан язган кеше кебек көлә акчарлак. Әллә келә, әллә ШӨТӘФИ КАРТ: «Бәхет ул, энем, кашсыз йөзек!» — дигән иде Гарифка. Юл капчыгын аскан Гариф Гезизе белән саубуллаша. — Мин Саричинга китәм әле, монда юллык та эшләг булмады ич.— ди Гаоиф.— Мин сиңа кашлы йөзек апыл кайтырмын— — Мин сине кэтармен,— ди Газизә. Утлар кими бара, кими бара. Газизә болгаган ак яулык инде акчарлак канатлары булып күренә...