Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАНМЫЙ КАЛГАН ҖЫР

Шәрәф Мөдәррис

(1919—1963)
Полк байрагы —полк намусы. Полк байрагы — солдатның Ватанга бирелгәнлеге, ирекне, кешелекне сөюе, дошманнарга нәфрәте билгесе. Полк байрагы сугышчыларны жиңүгә рухландыра, баскан жиренен ныклыгын тоярга булыша. Авыр бәрелештә полк- нын зур югалтуларга дучар булуы бар. Әмма сугышчылар байракны дошманга бирмиләр, үлсәләр үләләр — полк намусын күз карасыдай саклап калалар. Бу турыда мин беренче тапкыр Шәрәфтән ишеткән идем. Ул аны фронтта язып кайткан «Полк намусы» трагедиясен күрсәткәндә сөйләгән иде. Шагыйрь Казанга кайтканда трагедиянең беренче варианты төгәлләнгән булган һәм аны Татар академия театрында укып та чыкканнар. Шәрәфнең әйтүенчә, коллектив аны нигездә яхшы дип тапкан, сәхнә законнарын искә алып, кан жирләрен төзәтергә киңәш иткәннәр. Мин белгәндә бу әсәр тагын да ныграк уйлану, яхшырак әзерләнү өчен вакыт булсын дип, бер читкәрәк алып куелган хәлдә иде. Шуннан соң күп кенә шигырьләр, поэмалар, публицистик мәкаләләр язылды. Ләкин Шәрәфне әлеге трагедия һаман, һаман борчып торды. Вакыйгаларны баталь күренешләр аша, сугышчыларның фронттагы батырлыкларына нигезләп ачу гына инде аны канәгатьләндерми иде. Бу әсәргә ул ике лагерьның идея көрәшен нигез итеп алырга теләде. Фашизм — үз идеясенә фанатикларча бирелгән, сугыш белемен бик яхшы өйрәнгән, баштаняк коралланган дошман иде. һәм шундый дошманга каршы сугышу безгә җиңел булмады. Бу сугышта без үз җиребезне дошман басып алучыларыннан әрчеп кенә калмадык, уннарча дәүләтләрне фашист коллыгыннан азат иттек. Бу сугышта без кешелеккә дошман булган фашистик идеяне тар-мар иттек. «Полк намусы»нда Шәрәф әнә шул көрәшне бирергә теләде. Аны әсир төшкән комиссар Булатов белән фашист Унтигельнең бәхәс картинасы нык дулкынландыра да, борчый да иде. Ул әсәрнең кульминацион ноктасын әнә шул җирдә күрде һәм аны югары накалда, чакма ташы бәрелешкәндә очкыннар чәчрәп торгандай, көчле пафос, үткен тел белән бирергә теләде. Тора бара трагедиянең формасы да үзгәрде. Ул инде чәчмәдән шигъри юлларга күчте. Рухы белән дә Шекспир трагедияләрен хәтерләткән романтик стильдә, пафослы әсәр булырга тиеш иде. Гомеренең соңгы елларында Шәрәф бу эшкә ныклап тотынды. Ул вакытта Татар академия театрының баш режиссеры булып эшләгән Шириаздан ага Сарымсаков белән еш кына очрашып, рухланып сөйләшеп утыра торган булдылар. Сәхнә белгече буларак. Шириаздан ага аиа күп кенә кызыклы фикерләр әйтә иде. Кызганычка каршы, әсәр төгәлләнеп өлгермәде. Соңгы вариантта аның тулы эшләнгән беренче пәрдәсе һәм икенче пәрдәнең ике күренеше генә язылып калды. Журналга тәкъдим ителгән бу кисәк икенче пәрдәнең беренче күренеше була.