Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Ә. ГЫЙЗЗӘТОВ. Эшчән куллар. Шигырьләр Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел. «Эшчән куллар» Әфган Гыйззәтовның үзе үлгәннән соң дөнья күргән икенче китабы. Исеменнән ук күренгәнчә, җыентыкта тап урынны хезмәт темасына багышланган әсәрләр алып тора. Әйтергә кирәк, бу җаваплы һәм актуаль теманы автор гади, үтемле итеп, поэтик осталык белән ачыл бирә алган. Шагыйрьнең «Кулларның төсе» дигән шигырен генә алып карыйк. Беренче карашка шактый катлаулы тоелган төшенчәләр шигырьдә үзләренең конкрет гәүдәләнешен, образлы чагылышларын тапканнар. Шахтерның кулы күмердәй кара булса да. аның эшләгән эше нур чәчел януы да, тимергә охшаган тимерче кулының сандалга суксаң, гөлт ител кояш балкытуы да, кояшта янып, җиткән игенгә охшап калган игенче кулларының хезмәте дә — барысы да нәни укучы күз алдына җанлы картина булып килеп баса. Әмма автор мондый кызык, лы күзәтүләр. параллел»ләр китерү белән генә чикләнеп калмый. Педагог буларак, тәрбияви нәтиҗә чыгарып куярга да онытмый. Кулларга йога Хезмәтнең төсе. Аксояи була Эш сөймәс кеше. Ак булган өчен Әйтелми бу суз. Йокмый бер төс тә. Кул булса зшсез. Авторның шундый ук осталык белән язылган «Минем абый кранчы», «Мәкләрем- «Тегүче җил», «Кара». «Янәсе шәп оя бу». «Чүкеч» кебек шигырьләре до балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә булыша. Әфган Гыйззотоа— нечкә тойгылы лирик шагыйрь. Табигать күренешләре аша кеше күңелен ачарга омтылу, якты моң- хнс. сизгер күзәтүченлек хас аңа. Бу сыйфатны балаларда да тәрбияләргә, үстерергә тырыша шагыйрь. Әфган Гыйззәтовның пионер оешмасының туган кененә багышлап язган «Таң атканда» диген шигыре мона яхшы мисал була вла. Табигать күренеш әрен сурәтләү ярдәмен до менә нинди зур гомумиләштерүләргә килә шагыйрь: Таң ата... мин карап тордым Ал таңга исем китеп. Гүя ипем таңны бүген Таккан галстук итеп. Яки вАй нигә ак'» дигән шигырьче алып карагыз. Монда да Әфган Гыйззәтовның табышы куандырырлык Бала айның ни өчен ак булуы турында уйланып баш вата, һәм озак эзләнә торгач үзенчә җавап та таба: Гаҗәпләнмимен хәзер мин Иртән Ай ак булганга. Тон буена су керә ул Мин коенган елгада. -Бәбкәләр» исемле икенче бер шигырьдә шундый юллар бар: Каз оясыннан билелдәп Чыктылар да бәбкәләр. Сибелделәр ихатага Гүя сары чәчкәләр. Берсен кулга алган идем. Кинәт җиргә сикерде. Тавыш бирде: «Бнл-бип» дип, >Ңнр юлдашы шикелле. Кыскасы, җыентыкта hop шигырь менә шулай кызыклы. үзенчә мавыктыргыч. Алар нәни уиучыларь'6->да матур, күркәм тойгылар — Туган илгә, хезмәткә мәхәббәт хислеое тәрбиялиләр, намуслы, батыр булырга, тырышып укырга һәм чын кеше булып үсәргә ондилвр Балаларыгызга укыганда сез моны үзегез дә ачын тоярсыз һәм ул шигырьләрдән зур ләззәт-куә- ныч алмый калмассыз дип уйлыйм. Чанки «Эшчән куллар» мын шагыйрь илһамы бе Л. ХӘМИДУЛЛИН. Дала иртәсе. Повесть. Татарстан китап нәшрияты 1971 ел. Бу — аның икенче китабы. Беренчесе, ягъни «Юлда» дип аталганы. 1963 елда чыккан иде Ул иитап, күлеме ягыннан тәнкыйть күзенә чалыныр дерәҗәдә бул- маса да, үзенең теле, тематикасы ягыннан безнең арада үзенчәлекле бер яшь келәм барлыгын хабәо итте, һәм мин. аның редакторы буларак. Лирон Хәмидуллмнга ныклы бер смет баглаган идем. Ниһаять, мене бу повесток укыл чыкканнан соң омотәмнең ха« булуына ышандым. Беренчедән. Л Хәмидуллин үзенең зуррак күләмле әсәр язв алуын исбат итте Икенчедән, уя әдәбиятка, кайбер яшьләребез кебек, институт • университетның филология факультетыннан гына киями, ул тормышның вченнән үз деньясы болан килә: аның җилкәсендә кимендә унбиш оялык әш тәҗрибәсе бар, һем бу тәҗрибә, oftлән тудырылган китап. Муса СИРАҖИ. тергә кирэк арадан беробезчскенэ да охшамаган. Бу да язучы өчен бик кирәкле сыйфаттыр. Өченчедән, аның әдәби телә дә үзенчәлекле — ул эшче кулы кебек нык, хәтта сөяллерәк тә. Хәер, шулай булуы әйбәт тә аның. Киләчәктә дэ аның теле шулай үзенчә калсын иде. Әсәрнең эчтәлеге болай. Тимер юл төзелешендә өле өч-дүрт ел гына эшләгән яшь белгеч Бәһрам Бнкташевны, һич көтмәгәндә, икенче бер өр-яңа төзелешкә баш инженео итеп күчерәләр. Ягъни зур урынга куялар. Яңа урын, яңа коллектив. Өстәвенә, андагы төзү поэзды башлыгы Михаил Яковлевич ГОРЛОВ та фәкать үз сүзен генә сүз итәргә яратучы бер кеше булып чыга. Килешеп эшли алырлармы алар? Үзе дә яңа вазифасын күтәрә алырмы? Яшь коммунист Бәһрам Бикташевны борчыган уйлар әчә шул. Повесть нәкъ әнә шул уйл..р-борчулар белән башланып Укый-укый беләбез: Бәһрам Бикташев тормышта җайлы гына, рәхәт кенә урын эзләми, ул һәр эшен намусы кушканча эшли. Ахырдэ үзенең принципиаль юлын яруга ирешә: консерватизм киртәләре җимерелә; дөрес, әлегә барысы да түгел, алар әле алдагы көндә дә күп булачак. Ләкин шунысы мәгълүм: Бикташев кебек янар йөрәкле яшь коммунистлар, комсомоллар булганда бернинди киртәгә дә озаклап тамыр җэяргә мөмкин булмаячак. Повестьның колакка киртеп куйган идеясе шул. Ләкин бу идея декларатив планда түгел, ә бәлки кешеләр аша, аларчың эш- гамәлләре аша, ниһаять, конфликтлар аша бирелгән. Әсәрдә беренче планга хезмәт романтикасы калкып чыга. Л. Хәмидуллин күбебезгә таныш булмаган, үзе генә белгән хезмәт коралларын язмый, хезмәтнең кыен матурлыгын яза, шуныь белән мавыктыра. Әлбәттә, романтика бар җирдә яшьләр, яшьләр бар җирдә романтика була. Бу әсәрдә дә яшьләр байтак: Алчәчәкләр, Серафимнар, Тонялар, Славалар. Болары — коммунизм әләмен эстафета итеп алга алып китүчеләр. Шулай да әле араларында «Зойке» Зайцев, Әхмәг Хәкимов ишеләр дә юк түгел. Ләкин болары — саф суның яр читенә чыгарып ташлыйсы чүпләре, күбәләкләре генә. Яшьләр бар җирдә мәхәббәте дә булмый калмый, диләр. Мине шунысы сөендерде: Л. Хәмидуллиндз бер бозык мәхәббәт ■ тә юк. Хәер, мәхәббәт бозык була да алмый, хәтта мәхәббәт дигәч сүзнең үзечә дә «чын, саф, тирән» кебек сүзләр кушуның кирәге юк. Мәхәббәт — мәхәббәт инде ул1 Әлеге повестьтагы Бәһрам белән Дилә, Серафим белән Алчәчәк. Нургали белән Кәримә — бу өч мәхәббәтнең өчесе дә сылу итеп тасвирланган. Мин авторчың позициясен аңлыйм: һәр нәрсәдә гыйбрәттән әувәл үрнәк булырга тиеш; начардан гыйбрәт алуга караганда, яхшыдан үрнәк алу яхшы түгелмени! Әдәби телен үзенчәлекле, дидем. Л. Хәмидуллин күзәтә белә, шул күзәтүен детальләр аша уйлый белә, шуларга үз сүзен таба белә. Әйтик, аның кичә генә аерылышкан, сөйгән кызы да «...Дилә булмагандыр? Әнә ул тау битләрендәге сагышлы каеннар гына Дилә булып хыялыннан узадыр» кебек. «Анда йокымсырап яткан, әлегә ялгыз ялманнар гына чабып йөргән далада аны ни көтәдер — әлегә билгесез» дигән җөмлә дә Бәһрамның халәте-рухия- сечә туры килә. Автор Алчәчәкләр барып төшкән вокзалның «тузан баскан ике тәрәзәле тар залын, тапталып такта идән икәнлеге дә беленмәс хәлгә килгән идәнпне генә түгел, башкасын да күрә: «Барлыгы ике эскәмия Һәм ишек катында чылбырлы алюмин су багы бар иде», ди. Моны вокзалдан чыгып киткәндә дә онытмый: «Залда булганнар һәммәсе дә дәррәү аякка басты. Колхозчы хатын да, ике капчыгын ике яклап җилкәсенә асып, кабаланып чыгып китте. Сулы кружка аның артыннан, чылбырын сөйрәп, идәнгә атылып төште». Деталь төгәлләнгән. Миңа, мәсәлән, кружка да идәнгә атылыт төшмәсә, вокзалның ыгы-зыгысы ул кадәр үк күз алдына килеп басмас иде кебек. Уңышлы дип тапкан гагын берничә деталь. Серафимның чәче «каралып килүче язгы салам төсле, ял булып җилкәгә төшеп тор» иде.» Багана башында җилгә чайкалып торучы электр лсмпасы «күзне ачкан-йомган саен яктырэк яна шикелле», һидиятнең бүреге, мәсәлән, «атлаган саен әйләнеп төшәр төсле булып, баш түбәсендә генә уть.ра». Яки әнә Алчәчәк ягар өчен даладан дүңгәләк җыя: «Ул аларны куып тотып берсен кочагына алса, икенчесен җил урлап кача. Тик шулай куышалар... Кабат дала буйлап кызыл төлкедәй кызыл пальтолы кыз йөгерә». Повестьта бик урынлы китереп куелган, күпләп тапалмаган-изелмәгән тапкыр сүзләр, мәкальләр дә байтак. Менә бер- ничәсе: «Тол ирдән хатын, җәяүледән ат сайлатма», «Керсез ай, моңсыз ходай», «Лозунг саен крендель бәйләме элеп куелмый». «Яшьлеккә юл күп», «Карга батып карамаган ат кардан курыкмый», «Аем туры бакканда йолдызларга йодрык», «Ат утлаган болында күбәләккә дә урын бар» һ. б. Күзәтүнең ахырында тагын шуны әйтәсе килә: әсәрне укып чыккач, «бетеп җитмәгән бит будигәнрәк фикер калды. Шул сәбәпле, бигрәк тэ төп герой Бәһрамның бөтен ягы да ялтырап ачылып җитмәгән, кайбер җирдә аерым-аерым штрихлар аша гына төсмерләнә. Шуңа күрә повесть, тулаем әйткәндә, бик матур кибән салынып та. очын очлап бетермәгән кебегрәк. Моны мин авторның материалы җитмәүдән түгел,— аның материалы түбәдән ашкан,— ә тәҗрибәсе җитмәүдән күрәм. Хуп, тәҗрибә әкренләп туплана. Димәк, Л. Хә- мидуллинның киләсе әсәрләре болай гыка булмас, моннан да яхшы булыр дигән өметтөмен