Уңышлы эзләнү
Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның яңа китабы дөньяга чыкты Монысы да татар халкының батыр улы Муса Җәлил турында. Башта ук шуны әйтергә кирәк, Р. Мостафин кызыклы һәм мавыгып укырлык хезмәт язган. Бер кулыңа алдыңмы, укып чыкмыйча аерылырмын димә. Китапта сурәтләнгән вакыйга тар үз артларыннан сине дә ияртеп алып китәләр, син әле Полесье сазлыкларына килеп чыгып, Волхов фронтындагы драматик хәлләрнең шаһите буласың, әле, автор белән берлектә, Германия төрмәләренең камералары буйлап йөрисең, ул да түгел, италияле Р. Ланфредининең совет кешеләренә карата ихтирам һәм соклану хисләре белән тулы хатларын укыйсың .. Муса Җәлилнең героик корәш юлын яктыртуга багышланган бу китапта күп төрле хәлләр сурәтләмә, анда без төрле характердагы кешеләр белән очрашабыз. Шуңа да карамастан, әсәр бетен һәм җыйнак чыккан. Ул, барыннан да бигрәк, материалының яңа һәм кызыклы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Әлбәттә, материал җыю, фактларны коры санап чыгу гына фән була алмый әле. Р. Мостафин үзе җыйнаган әнә шул фактларны билгеле бер тәртипкә салган, аларга фән кануннары кушканча җентекле анализ ясый алган. Китап безнең татар филологиясендә сирәк очрый торган әдәби эзләнү жанрында язылган. Бу жанр, мәгълүм булганча, азтордан күп хезмәт, энергия һәм зур эрудиция сорый. Автор әнә шул кыенлыкларны кыю рәвештә җиңеп чыккан. Р. Мостафин Җәлил иҗатын өйрәнү өлкәсендә күптәннән эшләп килә. Аның моңарчы басылган мәкале-очеркларын да 1 Рафаэль Мостафин. По следам поэтагероя. Рус телендә. «Детская литература» нәшрияты. М. 1971 ел. укучылар җылы каршылаган иде. Яңа кита-* бында исә, алда бер тапкыр әйтелгәнчә, герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына караган күп кенә яңа мәгълүматлар китерелә. Шуларга таянып, автор Мусаның нинди шартларда һәм кайчан әсир төшүен аныклый, Моабит шигырьләренең язылу тарихын аңлата. Р. Мостафин тарафыннан ачылган фактлар белән танышкач, Моабит дәфтәре — Җәлилнең соңгы айларындагы тормыш импульслары — йәрәк тибеше икәнлеген аңлыйсың. Автор укучыны шагыйрь белән йәзгә-йөз очраштыра, аның авыр сәгатьләрендә йөрәгеннән ыргылган поэзиясе аркылы укучыны шагыйрь иҗатындагы гуманистик, патриотик мәгънәне аңлауга алып килә. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә автор шагыйрьнең әлегә табылмаган шигырьләре булу ихтималын әйтә һәм алзрны эзләү юлларын күрсәтә. Шулай итеп, үзе ачкан фактлары ярдәмендә ул Җәлил иҗатын өйрәнү өлкәсендә эшләүчеләрне яңа чыганакларга юнәлтә. Шагыйрьнең дошман ягына эләгүе һәм андагы героик көрәше һич тә Җәлилнең шәхси биографиясендәге гади бер факт кына түгел. Бу — дошман ягына эләгү бе- хетсезлегснә дучар булган барлык кешеләрнең фаҗчгасена, аларның, фашизм белән йөзгә-йөз килеп, авыр тормыш сынавы алдында калуларына бәйле вакыйга. Китапта Җәлил һәм җәлилчеләрнең коточкыч шартларда да патриотик хисләр белән януы турында сөйләнә. Автор бу хезмәтендә бер Җәлил эшчәнлеген сурәтләү белән генә чикләнми. Ул Җәлил группасындагы А. Алиш, Г. Курмаш, Ә. Симаев, Р. Саттаров кебек егетләрнең дә эшчәнлеген яктыртуга зур әһәмият бирә. Дөрес, Җәлилнең көрәштәшләре турында тикшеренүчеләр тарафыннан моңарчы да шактый гына мәгълүмат тупланган иде. Р. Мостафинның яңа хезмәтендә исә бу батырларның дошТ ман тылындагы патриотик эшчәчлеге. фашистлар белен яшерен кэоәшләрв raibi да тулылама теше, аларнын эчме дөньялары, психологик портретлары, рухи халәтләре тагы да ачыклана. Шагыйрьнең шәхесе бу китапта таман рухына, коммунистик идеологий» мөнәсәбәтле рәвештә ачыла. Китапта китерелгән куп санлы документлар, хатлар, истәлекләр, әңгәмәләр барысы да әнә шул искиткеч авыр сыналуга дучар булган Ватан улларын берләштергән хис — патриотизм хисен тасвирлауга хезмәт итәләр. Муса Җәлилнең дошман тылында алып барган көрәшә һәм аның поэзиясе — органик бәйләнгән бетен бер күренеш. Данлы, мактаулы шагыйрьләр куп, ләкин Җәлил камышына бик сирәк шагыйрь очрарга мөмкин: Джон Байрон, Шандор Петефи, Адам Мицкевич... Шагыйрь һәм геройлык... Болармы ничек бергә бәйләп алып барырга? Ничек күрсәтергә? Бу —шактый катлаулы бурыч. Р. Мостафин бу китабында өнә шул ике теманы бер максатка берләштерә алган. Шуңа күрә авторның хикәяләвенә Җәлилнең шигырьләре дә үрелгән, һәм, әйтергә кирәк, тәнкыйтьченең осталыгы аркасында мастерларча үрелгән. Китапта еш кына күтәренке лирик-патотик тондагы автор сейләме Җәлил шигырьләре белән үрелеп китә: «Никадәр чарланган шигъри юллар, образлар, әйтелеп бетмегеи фикерләр, алдагы көннәр өчен планнар аның башында! — ди автор Җәлилнең Моабиттагы иҗаты турында,—Нокъ мено хәзер—тормышының атналары, ихтимал, көннәре сакаулыга калгач, шагыйрьнең моңарчы күрелмәгәнче иҗат күтәренкелеге кичерүен ничек аңларга? БУЛЛ кайчак гаитоп күңел илты. Верпорсәгә юньлпп ис китми. Үлем җиле исә күңел голеТт». Яфрагын да ләкин селкетми..» (112 бит). һичшиксез, өне шулай табигый рәвештә шигырьгә күчеп китү Җәлилнең рухи хәлен ныграк, тирәнрәк аңларга булыша. Р. Мостафин — фактлардан объектив нәтиҗә чыгара белә торган тикшеренүме. Ул кул астындагы материалларга битараф карамый. Үзенең геройлары белен беогә кайгыра, шатлана, аллрнын кешегә ышанычын бүлешә, лирик дулкынлану белән Мусаның беек поэзиясе турында сейли. Китапның эмоциональ хисләр белен баетылган булуы хакыйкатьне тасвирлауга комачау итми генә түгел, киресенчә, аны конкрет, җанлы, ягъни, тормышта ул нн- «ек булырга тиеш, шулай күз алдына китерергә ярдәм итә. һәм китаптагы лиризм никадәр нечкәрә барса, хикәяләү шул кадәр ота гына. ...Хыянәтче оешмэны сатты. Моабит. Тикшерүләр, сорау алулар инде тәмам. Сине менә-менә җәзалап үтерергә тиешләр... «Шул вакытта,—дип яза Р. Мостафин,— Мусаның бетен уйлары, хисләре һәм омтылышы бер генә максатка туплана: ару-талуны белмичә язарга, язарга һәм язарга. Үз халәтенә ул үзе дә гаҗәпләнә. Кайчандыр, яшьлек елларында, ■Авыру комсомолец» дигән поэмасын язганда Муса үлем көтеп яткан кешенең эчке деньясын күз алдына китерергә һәм укучыларга сурәтләп бирергә теләгән иде. Нинди хис бу? Кот очумы? Өметсезлеккә бирелүме? Әллә үлемгә карата гор/р нәфрәтме? Поэма бераз гына риторик характерда булып чыга. Ләкин, Мусаның үзе кебек ук, романтик хисләр эчеиде кайнаган егетләр һәм кызлар әсәрне хуплап каршы алалар. Еракта калган самими яшьлек... Ни е^ен соң яшьлек чәчәк атыл килгенде үлем турында уйлана икән? Чынбарлык исе мәрхәмәтсез дә, гади до булып каршыга килеп басты. Әйе, үлемнән курку да. бәгырьне тел- галоген сагыну — ирекне, туганнарны сагыну да һәм яшәү ечен ялкынлы телок тә бар идо. Лекин суд тикшерүе тәмамлануга аның иң беренче тойгысы — рухи җиңеллек була. Әмма бу тойгы җәфалы сорау алулар һәм газаплаулар туктаганлыктан гына түгел. Бу җиңеллек бөтенләй башка нәрсоге бәйләнгән.-» (109—110 битләр). Китапның бу битларо безме геройның хисләр дөньясына алып керә, Мусаның хисләрен аңларга, аның эчке день ягыма якынаерга ярдәм ите. һем моңа Р. Мосте- фин еш кына, укучы да сизмәслек мечяо- лек белән, автор tой ла моннан геройның эчке сөйләменә күчү ярдәмендә ирешә. Р Мостафин һәр аңа фантка — шагыйрьнең замандашлары истәлегеме ул, хатлармы, кулъязмалармы, яки баз-ен конга илдер телде сакланып килет җиткән шигырьме — барысына да тәнкыйть күзә белен карый. Шуңа күрә китапта аэ ей- реиелган чыганакларга нигезләнеп ясалган ашыгыч нәтиҗәләр очратмыйсың. Того як и бу чыганакның дереслаге аэ гына ш«к уяттымы, Мостафин тыйнак кы-тт фэр'1 кылу (гипотеза) болан чиклочә (бу уңайдан бигрәк ю омың Җолилиеко д«л йертолген, ләкин тотаа расланмагач ши гырьләргә мөнәсәбәтен күрсәтергә мөмкин). Автор хезмәтендә вакыт-заман рамкаларын еш кына күчерә, үткәндәге тарих белән бүгенгене сәнгатьчә бәйләп алып бара. Муса Җәлилнең геройлыгы — заманнар, вакытлар көченә бирелми торган сыйфат — гражданлык сыйфатыбыз ул. Немец халкының бөек шагыйре Г. Гейне болай дип әйткән: «Бүгенге көн — кичәге көннең нәтижәсе. һәм бүгенге көнебезнең нәрсә теләгәнен белергә уйласак, без кичәге кәннең ихтыярына төшенергә тиешбез». Муса Җәлилнең тормышы — безгә бүгенге көнебезне аңлар өчен хезмәт итүче кичәге көнебез ул. Р. Мостафинның эзләнүләре, нәкъ шул фикер белән сугарылып, бүгенге көнгә адресланган кыйммәтле фәнни хезмәт. Китапта тормыш призмасы аша уздырылган интернационализм хисләре конкрет хәрәкәттә күрсәтелгән. Дошман тылындагы яшерен көрәшчеләр ялган патриотизм белән чын патриотизм арасындагы аерманы бик ачык аңлыйлар. Легионерларның Ватанга тугрылыклы булырга чакырып бастырылган листовкаларына «Патриот» дип имза куюлары гына да гаять тирән символик мәгънәгә ия. Сыйнфый аңның фашистлар тудырырга тырышкан милләтчелек агуыннан өстен чыгуы легионның белорус партизаннары ягына күчүендә конкрет чагылыш таба. Китапта немец язучысы Л. Небенцаль- нең бер фикере китерелә. «Без, Германия Демократик Республикасы гражданнары,— дип яза Небенцаль,— Муса Җәлилне фашизмга каршы көрәшче дип кенә түгел, ә интернационалист буларак та тәкъдир итәбез. Үлемгә хөкем ителгән тоткыннар камерасында утырганда да ул үзе нәфрәтләнеп караган, тормышының соңгы сулышына кадәр аларга каршы көрәшкән Германиянең реакцион һәм милитаристик көчләре белән үзе хөрмәт иткән, бәяләгән һәм яраткан Маркс һәм Тельманны, Гете һәм Гейнены, Бах һәм Бетховенны биргән немец халкы арасында аерманы ачык күргән» (186 бит). Китапның күпчелек урыннары искиткеч зур кызыксыну белән укыла. Билгеле, укучыларның кызыксынуы, башлыча, китапта язылган вакыйгаларның гадәттән тыш драматик булуына нигезләнгән. Әмма нәкъ шушы урында Р. Мостафинн >|ң мавыктыргыч итеп яза белү осталыгын да әйтергә кирәк. Автор тапталган алымнарны, җансыз, коры җөмләләрне яратмый, ул һәрвакытта яңа фикер әйтергә омтыла. Авторның фикерләре, гәрчә алар кайчак бәхәсле булсалар да, синең уйларыңны кузгаталар, син бу фикерләргә битараф кала алмыйсың, чөнки алар һәр очракта диярлек яңалык белән сугарылганнар. Әлбәттә, авторның кайбер кимчелекләрен дә күрсәтергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, тасвирланган типларның бер төрлерәк, эскиз характерындарак булып, Җәлилнең шагыйрь буларак тиешенчә күрсәтелмәвен, кайбер урыннардагы стилистик чуарлыкны әйтергә мөмкин булыр иде. Ләкин бу кимчелекләрне жанр үзенчәлеге һәм сөйләнә торган хәлләрнең катлаулыгы хисабына гафу итәргә дә мөмкин. Р. Мостафин бу китабын яшьләргә адреслап язган. Монда тирән бер мәгънә бар: яшьләр Ватаныбыз тарихындагы иң зур трагедияләр, иң якты батырлыклар сәхифәсен аеруча сизгер күңел белән кабул итәләр. Әмма бу китап, һәр яхшы әсәр кебек үк, күп адреслы әсәр: аны таләпчән әдәбиятчы да, фактларга игътибар итүчән тарихчы да һәм әдәбият сөюче гади кеше дә яратып укыр...