Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ ТУГАННАР

Тагар һәм чуваш здабиятлары элемтзсе уваш халык шагыйре Педөр Ху- зангай «Туган Татарстаныма» дигән шигырендо. безнең якын күршебез булган тотар халкына карага барлык чувашларның уйтойгыларын чагылдырып, мене болай дип язган иде Сагынам сине һаман. Казан, Хетердә син, хәтердә снн. Яшьлегемә күзем салсам. Сине иүрәм хәзер дә мин. Найларда сез. кордашларым! Хәтсрлнмссз яшьлек таңын!. Синдә туды, нурлы Казан, Минем иң беренче җырлар. Кайда безнең очәр телдә Шигырь укып йергән еллар!— Һади Такташ. Гадел Кутуй Миңа киңәш биргән чорлар!! Казан — минем кардәш калам. Татарстан — матур, бай җир! — Елдан-сл ус. балны паман. Синең даның белсен бар җир! Мин — бер улыт^ гүзәл калам! Сиңа рәхмәт, сиңа сәлам! мышлары шулкадәр охшаш ки. аларны берберсеннән аеру һич мемкин түгел Бу дуслыкның тамырлары бик ерак заманнарга барып тоташа Безне бер-беребезгә территория, этнография һәм культура якынлыгы бәйли һәр ике халык тормышның, культура үсешенең барлык олкәлоронә үтеп кергән бу тыгыз бәйләнешнең шифалы тәэсирен тоеп, күп гасырлардан бирле кулга- кул тотынып гомер кичерә. Урта Идел һәм Кама буйларында яшәгән җирле халыкларга күп терле авырлыклар күрергә, әйтеп бетергесез газап-михиәтлор чигәргә туры килә. Ләкин, шуңа да карамастан. алар үз телләрен, үз культураларын саклап калу ечеи барган керешне бер генә минутка да туктатмыйлар Чуваш халкы, башка милләт хезмәт ияләре — руслар, тагарлар, марилар, башкорт һәм удмуртлар белән берлектә сыйнфый дошманнарына каршы һәрвакыт аяусыз кереш алып барды Ул. нинди генә кыенлыкларга дучар булмасын, изүчеләргә баш иеп, буйсынып яшәргә теломәдо Чуваш халык шагыйре Яков Ухсаи «Кельбук бабай* поэмасында әнә шул хак/а яза. «Кельбук бабайның Әхмәт агай белен әңгәмәсе» дип аталган бүлектә чуваш егетенең сәйген кызы Зәйнәп турында, яшьләрнең фаҗигале язмышы турында сәйләне Аларның матур яшьлегенә мәхәббәтенә балта чапкан дин кануннары һәркемнән йерәгендә нәфрәт уятырлык итеп сурәтенә. Буйсындырып тоту җиңелрәк булсын ечен, патша Россиясендә чувашларны территориаль яктан берничә губернага тара- талер. 1897 елда уздырылган халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә ул вакытта 900 меңләп чуваш Казан, Сембер Уфа. Самара. Оренбург губерналарында яши. Шулерның күпчелеге — 550 меңе Казан губернасына туры килә. Менә шуны искә алсак, чуваш халкының культурасын саклап калуда һем үстерүдә Казеиның ниид« Ч Безнең халыкларыбызның тарихи оһәмиятко ия булуын күз алдына китерү кыс . түгел. Иске Россиядәге фән һәм культура үзәкләренең берсе буларак, Казан чуваш халкының язма әдәбиятын тудыруда искиткеч зур роль уйный. Унтугызынчы йөзнең икенче яртысында Казандагы фән ^әһелләренең чуваш теленә, аның халык авыз иҗатына һәм этнографиясенә игътибары бермә-бер көчәя. Чуваш халкының теле һәм тарихы турында хезмәтләр языла, шактый бай этнографик әдәбият барлыкка килә. Ул хезмәтләрнең бөтенесе дә диярлек Казанда басыла. Чуваш культурасының күп кенә эшлеклелоре Казан уку йортларында тәрбияләнәләр. Чуваш халкының күренекле мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев (1848—1930) Казан университетында белем ала. Университетны ул 1875 елда тәмамлый һәм Казан уку округына керә торган чуваш мәктәпләренә инспектор итеп билгеләнә. Дөрес, аның карамагындагы мәктәпләрнең саны башта дистәдән артмый. Әмма яңа билгеләнгән инспектор чуваш балалары өчен яңа мәктәпләр ачу буенча зур эшчәнлек җәелдереп җибәрә. Аның турыдан-туры катнашы белән 1875 елдан башлап 1903 елга кадәр ачылган мәктәпләрнең саны 40 ка җитә, Сем- бердә чуваш мәктәпләре арта һәм ныгый. Казан уку йортлары кебек үк, ул мәктәпләр дә чуваш интеллигенциясе кадрларын хәзерләү үзәге булып әверелә. Үзе оештырган мәктәпләрдә И. Я. Яковлев барлык халыклар арасында тигезлек һәм туганлык идеясен үткәрә. Җир йөзендә бик куп төрле кешеләр һәм халыклар яшә- вен, ләкин тәннәренең төрле төстә булуына карап аларны бар-берләреннән аерырга ярамаганын һәрвакыт укучыларның исенә төшереп тора. Милләте белән рус булмаган халыклар, ди ул, Россия ссставына үги балалар булып түгел, ә аның тулы хокуклы уллары булып керергә тиешләр. «Руслар, татарлар, чувашлар — барысы да кешеләр»,— дип яза Яковлев үзенең «Чувашлар өчен өлифба»сында. һәм укучыларны ул беркайчан да милләтләренә карап аермый. Чуваш культурасының, әдәбиятының алга таба үсеше өчен Яковлев күрсәткән хезмәтләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез - р булды. Аның күп яклы эшчәнлеге чуваш халкының тормышкөнкүрешен, культурасын, милли үзенчәлекләрен һәрьяклап өйрәнүгә этәргеч ясады. Казан галимнәре, Казан университеты укытучылары һәм студентлары чуваш халкының тарихын гыйльми өйрәнүгә аеруча күп көч куйдылар. Унтугызынчы йөзнең икенче яртысында чувашларның тормыш һәм көнкүрешен объектив күзлектән чыгып, нигезле ител тикшерүчеләрнең берсе булган В. К. Магницкий (1839—1901) эшчән- леге аерым игътибарга лаек. Шушы якта туып үскәнлектән, ул чуваш халкының тормышын бик яхшы белә. Казан университетын тәмамлаганнан соң, Магницкий үзенең бөтен гомерен Идел буенда яшәүче рус булмаган милләтләр арасында эшләүгә багышлый. Башта суд тикшерүчесе, аннан халык училищелары инспекторы сыйфатында, бик күп урыннарда була һәм бай материал җыйный. Аны патша чиновникларының җирле халыкка карата булган тупаслыгы нәфрәтләндерә, изелгән халыкларның милли интеллигенциясе үсүен күреп, ул чиксез шатлана, чуваш мәгърифәтенең ул вакыттагы эшлеклеләреннән Н. И. Ашмарин, М. Ф. Федоров, И. Ю. Юркин кебекләрнең әдәби Һәм иҗтимагый-культура эшчәнлекләреиә һәрьяклап булышлык күрсәтә. Гомеренең күп өлешен төрки телләрне өйрәнүгә багышлаган профессор Н. И. Ашмарин һәркемне сокландырырлык хезмәтләр калдыра. Студент чагында ук инде ул чуваш теле белән кызыксына. 1894 елда Казан уку йортларында укытучы булып эшли башлый һәм чуваш теле сүзлеген төзүне дәвам иттерә. Аның тарафыннан чуваш теленең йөз мең сүздән торган унҗиде томлык сүзлеге төзелә. Чуваш интеллигенциясе арасыннан чыккан күренекле кешеләрнең һәркайсының диярлек язмышы Казан белән тыгыз бәйләнгән. Чуваш телендә язылган беренче оригиналь балладаның авторы М. Ф. Федоров, белемгә сусап, 1878 елның январенда Казан укытучылар институты каршындагы курсларга укырга килә. Укытучылар хәзерләү буенча ачылган бу курсларны уңышлы тәмамлап, бер елдан соң ул туган ягына кайта. Эшкә билгеләнүен көтеп, җәйне авылда уздыра һәм шунда хәзер инде һәрбер чуваш укучысы яттан белгән «Шүрәле» балладасын иҗат итә. Татар һәм чуваш әдәбиятлары арасындагы элемтә беренче рус революциясе елларында аеруча ныгый. Бу бик табигый хәл. Эшчеләрнең революцион хәрәкәте крестьяннарның һәм изелгән халыкларның милпи азатлык хәрәкәте белән кушыла. Казан шушы хәрәкәтнең бер үзәгенә әверелә. РСДРПның Казан оешмасы губернада яшәүче рус булмаган халыклар арасында агитация-пропаганда эшләре алып баруны көчәй- п, алариы патша хөкүмәтенә каршы бордам керешкә туплый. Революцион хәрәкәтнең көчәюеннән курыккан патша ашыгыч рәвештә манифест чыгара. Шуннан файдаланыл, чуваш интеллигенциясе вәкилләре үз телләрендә Казанда «Хыпер» («Хәбәрләр») дигән газета чыгарырга рөхсәт алалар. Үзе күтәреп чыккан күп кенә мәсьәләләр буенча газетаның позициясе большевиклар куйган таләпләрго бик якын тора. Милли мәсьәләгә килгәндә, газета барлык милләтләрнең дә тигез хокуклы булырга тиешлеген яклап чыга: «Хезмәт халкының интереслары — татармы ул, рус яки чувашмы — һәркайсыныкы бер үк төсле». Мондый чыгышлары ечен газета, әлбәттә, җәзасыз калмый. Озакламый аны чыгаруны бөтенләй тыялар. Ләкин кыска гына вакыт эчендә чыгып калуына да карамастан, «Хыпар» газетасы чуваш вакытлы матбугатын үстерү, халык массаларын революцион рухта тәрбияләү, милли интеллигенциягә дөрес юнәлеш бирү юлында шактый зур эш башкара. Чуваш әдәбиятының К. 8. Иванов, Н. И. Попоруссов-Шелеби, Тайр Тимки, Н. 8. Шубосинни кебек күренекле вәкилләре «Хыпар» газетасы идеяләрендә тәрбияләнәләр. «Инторнационалпны беренче тапкыр чуваш теленә тәрҗемә иткән талантлы шагыйрь Тайр Тимки Казандагы социал-демократик оешмалар белен тыгыз элемтәдә була, Казан большевиклары X. Ямашев, Н. Накоряков һәм башкалар белән очраша. Үзенең шигырьләрендә ул халыкны изүчеләргә каршы бердәм корашкә күтәрелергә чакыра. Большевистик оешмалар белән бәйләнеш тотуда гаепләп, озакламый аны кулга апалар һем сөргенгә җибәрәләр. Ул елларда Н. И. Шолеби поэзиясе до кечле публицистик характер ала. 1907 елда «Хыпар» газетасында басылган «Җылаи» шигырендә ул иске җәмгыятькә каршы кыю рәвештә күтәрелә Революцион-демократик чуеаш әдәбияты, әлбәче, башка әдәбиятлардан аерылган хәлдә, үзаннән-үзе генә үсми. Аның үсешенә рус, татар һәм башка халыклар әдәбиятларының бай традицияләре кечле йогынты ясый. Революциягә кадәр яшә* он чуваш шагыйрьләренең иҗатларына аеруча Габдулла Тукай иҗатының йогынтысы зур була Ченки күп гасырлык тәҗрибәгә, рус һем иенчыгыш әдәбиятларының бай традицияләренә таянып үскән та'ар әдәбияты Тукай иҗатында иң югары ноктасына күтәрелде Яңа туып килгән яшь әдәбиятларның күпчелек вәкилләре он» шул биеклеккә омтылалар Апарны Туканның иске дөнья тәртипләрен аяусыз рәвештә кире кагуы, үз халкының көченә һәм сәләтенә чиксез ышануы, аны барлык изүчеләргә каршы көрәшкә ендәаз, халыклар дуслыгы җырчысы булуы сокландыра. Халык бәхете һәм якты киләчәк өчен көрәш юлында шагыйрьне бернинди кыенлыклар да, бернинди янаулар да куркытмый. Тарихи язмышларында татар халкы белән бик күл уртаклыклары булган чувашлар өчен Габдулла Тукай поэзиясе аеруча якын. Тукай әсәрләрендә аларның уй-хыяллары, теләкомтылышлары чагыла. Менә шуңа күрә до Тукай һәм революциягә кадәр яшәгән чуваш шагыйрьләренең иҗатларында уртак мотивлар күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Мондый уртаклык Г. Тукай һәм чуваш әдәбияты классигы К. Ивзноэ иҗатларын чагыштырып карв-анда бигрәк тә ачык күренә. Алдауга һәм талауга корылган дөньяның әшәкелеген Тукай бик күл шигырьләремдә фаш итә. К. Ивановның -ьШ.тйтан колы» исемле трагедиясендә дә байлык һәм акчаның кешеләрне коточкыч җинаятькә этәрүе тасвирлана. Акчага табынып яшәүнең кеше рухын г. рипләве шагыйрьнең «Нәрспи» поэмасында тагын да тулырак чагыла. Акчага кызыгып, етисе үзенең кызы Нарспи- ны бер картка кияүгә чыгарга мәҗбүр итә һәм шуның Солен ул Нарспиның бәхетен җимерә. Нинди генә юл белен булса да баеп калырга тырышкан атаның комсызлыгы ахыр чиктә Нарспиның үлеменә сәбәп булэ. Г. Тукай һәм К. Иванов тормышта көшенең шәхес буларак Һәрьяклап үсүе өчен кирәкле шартлар тудырылуын таләп итәләр, кешедәге матур сыйфатларның кайчан да булса җиңеп чыгачагынә, чәчәк атачагына ышаналар, аның акылына, иҗат кечене мәдхия җырлыйлар. Болар барысы да бер үк чорда яшәгән ике шагыйрьнең идея-зс1«-ии карашлары һәм иҗат принциплары якын булуы турында сөйли, Бу принциплар исә татар һем чуваш хаяыклтры тормышымдагы социаль-экономик һем политик шар'лзр.а нигезлеме. Һәрбер милли шагыйрь, барыннан да элек, үз халкының, үэ милләтенең р/тын аның иң кечле чагылышында «готоир ә омтыла Башка халыклар ечен уа шүмың белән кызыклы да. Г, Тукай поэзм»:» ,»-»о хапиыиың тэбмгв яиде. рүтыид* б»" • *>»&• лык матур айларлы үзенә җый ан. ■'■‘ене шуңа күрә дә ул гомумхалыи культурасының бер өлеше булып, әле бүген дә бик күп халыкларга армый-талмый хезмәт итә. Советлар Союзының күп милләтле башка республикаларындагы шикелле үк, Чувашстан- да да Тукайны беләләр һәм үз итәләр. Чуваш теленә аның шактый күп әсәрләре тәрҗемә ителгән. Чувашлар Тукайның «Көзге җилләр J. «Япон хикәясе >, «Шагыйрь», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Шүрәле.», «Сабыйга», «Су анасы» кебек шигырь һем поэмаларын үз ана телләрендә укыйлар. Чуваш телендә Тукайның аерым җыентыклары, аның тормышы һәм иҗаты турында язылган күп санлы фәнни хезмәтләр, мәкаләләр. очерклар басылып чыкты. Мондый олы мәхәббәтне Тукай башка халыкларга үз милләтенең җанын, рухи дөньясын тулы игеп, талантлы итеп ачып бирүе белән яулап алды. Чын ша1 ыйрь шуның белән дә бөек, һәр җирдә һәм һәркайда ул һәрвакыт үз халкы белән бергә, үзенә тапшырылган бөек миссияне үтәү юлында. Тукай да, Иванов та үзләренең идеалларына беркайчан да хыянәт итмәделәр, байлыкка, тыныч тормышка кызыгып, талантларын, кирәк икән хәтта җаннарын да сатарга әзер тсручыларга алар нәфрәт белән карадылар. Бөек Октябрь социалистик революциясе, Россиянең башка халыклары белән бергә, чуваш халкын да барлык изүләрдән азат итте, халык талантларының чәчәк атуы өчен киң юл ачты, аның культурасын һәм мәгарифен, әдәбиятын һәм матбугатын үстерү өчен бөтен шартларны тудырды. Октябрьдан соң чуваш милли матбугатында зур үзгәрешләр булып узды. Контрреволюция органына әверелгән һәм революцион карашлы чуваш солдатлары һәм эшчеләре тарафыннан ябылган «Хыпар» газетасы урынына тулысынча Совет власте платформасында торган «Канаш» газетасы чыга башлады. Шул ук вакытта чуваш телендә башка бик күп вакытлы басмалар барлыкка килде. 1918 елда Казанда беренче чуваш профессиональ театрының төзелүе драматургиянең чагыштырмача тиз үсә башлавына этәргеч ясады. Беренче тапкыр чуваш телендә сәхнәгә куелган оригиналь әсәр авыл укытучысы Михаил Аки- мов-Аруйның «Вакытсыз үлем» пьесасы булды. Үзенең театрлары һәм күренекле артистлары белән элек-электән дан тоткан Казан чуваш театрының милли кадрларын тәрбияләүдә дә зур роль уйнады. Революция елларында Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыгып килгән газета-җур- наллар тирәсенә тупланган чуваш интеллигенциясе вәкилләреннән М. Сеспель, Г. Зай- цев-Талмурза, И. Ундрицов-Ахах, И. Ефи- мов-Тхти, Н. Пслорусссо-Шелеби, М. Аки- мов-Аруй, Ф. Павлов, С. Фомин, П. Осипов, И. МаксимовКошкинский һәм башкалар соңыннан чуваш әдәбияты һәм сәнгатенең төрле жанрларын үстерүгә үзләренең бөтен сәләтләрен багышладылар. Бөек Октябрь революциясеннән соң киң үсеш юлына аяк баскан чуваш әдәбиятына рус, татар һәм башка халыклар әдәбиятларының йогынтысы зур булды. Татар һәм чуваш әдипләре арасындагы иҗади дуслык совет чорында тагын да үсте, ныгыды. Чувашстанда Г. Тукай һәм башка татар язучыларының иҗатын тикшерү һәм өйрәнү буенча шактый эш башкарылды. Бу уңайдан, барыннан да элек, Я. Ухсайның «Габдулла Тукай", Ф. Шапошников белән В. Дол- говның «Тукай әсәрләре чуваш телендә», Е. Владимировның «Габдулла Тукай һәм революциягә кадәр яшәгән чуваш шагыйрьләре иҗатлары арасындагы бәйләнеш», Н. Павловның «Г. Тукай һәм Константин Иванов» дигән мәкаләләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Ләкин бу өлкәдә әле эшләнәсе эшләр дә аз түгел. Бездә әле, мәсәлән, чуваш совет поэзиясенә нигез салучы Михаил Сеспсльнең поэтик таланты формалашуга Тукай иҗатының йогынтысы турындагы хезмәтләр бөтенләй юк. Хәлбуки, Сеспельгә дә Тукай иҗатының йогынтысы бәхәссез. Совет властеның беренче елларында Сеспель Казанда яши һәм Чувашстан автономияле республикасы төзелгәнгә кадәр шунда чыгып килгән «Канаш» га эетасы белән хәбәрләшеп тора. Татарлар һәм аларның әдипләре белән якыннан аралашкан Сеспельнең, әлбәттә, Тукайның «Шагыйрь» исемле шигырен белмәве мөмкин түгел. «Диңгезгә» дигән шигырендә ул да шагыйрьнең иҗтимагый роле турында тирәнтен уйлана, халкының барлык шатлык-кайгыларын уртаклашып, үз язмышын халык язмышы белән аерылгысыз итеп бәйләгән шагыйрь образын тудыра. Терелүенә инде өмете киселеп, каты авырып яткан хәлдә дә ул үзе турында түгел, халкы турында кайгырта, аның интересларын үз интересларыннан өстенрәк курә. Кырымда дәваланып ятканда, Сеспель Идел буенда яшәүче халыклар өстенә коточкыч бәла — 1921 елгы ачлык ябырылуы турында ишетә һәм, дәвалану курсын да тәмамлап бетермичә, украин авылларына юл тота. Анда ул еракта ачлыктан газап чигүче як ташларына ярдәм итеп җибәрү эчен азык- төлек җыйнауны оештыра. Чуваш язучылары иҗатына Тукай поэзиясенең йогынтысы К. Иванов. М. Сеспель һәм Тайр Тимкидан алып безнең чорда иҗат иткән әдипләргә кадәр килә. Иҗатларының формалашуына татар язучыларының зур йогынты ясаганлыгын раслау өчен П. Хузамгайның «Туган Татарстаныма». «Хәсән Туфанга», «Татар шагыйрьләренә». Я. Ухсай- иың «Муса Җәлил», «Мине тагар, диләр» кебек шигырьләрен күрсәтеп үтү дә җитә. Чуваш халык шагыйре Яков Ухсай «Мине татар. диләр» шигырендә үзенең Мәҗит Гафури белән дус булуы, Хәсән Туфан һәм Муса Җәлил белән очрашулары турында илһамланып яза, аларның иҗат осталыкларына соклануын белдерә. 1920 елның июнендә Чуваш автономияле өлкәсе төзелгәч, автономиянең җитәкче органнарында эшләү очон хәзерлекле кадрлар, учреждениеләрне урнаштыру өчен биналар җитешми. Шуңа күрә башта ул учреждениеләр үзләренә йекләтелгән вазифаларны Казанда урнашкан хәлдә үтиләр Казан партия оешмасы һәм барлык хезмәт ияләре тәҗрибәле кадрлар, белгечләр һәм торло кирәк-яраклар җибәреп, Чуваш автономияле өлкәсенә зур ярдәм күрсәтәләр. Казаннан килгән полиграфистлар кочо белән Чабаксарда типография оеша һәм эшли башлый. Революциягә кадәр Чувашстанда бер генә профессиональ культура учреждениесе до булмый. Культура төзелешен үстерү буенча да чуваш халкына Казан үзенең ярдәм кулын суза. Автономияле өлкә тезелгәч, чуваш толендә чыга торган «Канаш» газетасы редакциясе, чуваш театры һәм чуваш доулог нәшрияты акрынлап Казаннан Чабаксарга күчә, Казанда эшләгән чуваш язучылары, журналистлары һәм галимноро дә шунда кайта. ...Чувашстан язучылар союзы оешу распубликадагы барлык әдәби көчләрне бор коллективка тупларга мөмкинлек бирде Бу эштә, рус язучылары белән беррәттән, башка тугандаш әдәбиятларның, шул җөмләдән татар әдәбияты вәкилләренең дә булышлыгы зур булды. Ул елларда тагар һәм чуваш язучылары арасындагы үзара бәйләнешнең үсүен аларның бер-берсенә күршедә ш республикаларда яшәүче халыкларның тормышы белән якыннан кызыксына башлаулары да бик ачык раслый. Татар әдәбиятының күренекле әдипләреннән К Нәҗми, Г. Ибраһимоа, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, 3. Бәшири, ILL Усманов, Г. Баширов һәм башкалар үзләренең әсәрләрендә чуваш халкы вәкилләренең кызыклы һәм тормышчан образларын тудыралар. 3. Бәширинең «Чуваш кызы Әнисә» повестенда чуваш Аксаби белән татар карты Таҗи арасындагы эчкерсез дуслык, чуваш кызы Әнисәнең татар егете Зәрбигә булган романтик мәхәббәте тасвирлама. Әсәрнең гөл герое Зәрби бабасы Таҗиның, татарлар һәм чувашлар арасындагы дуслыкны югалтмагыз, дигән васыятен күңел түрендә саклый. Аның әгисе Шереби дә чувашлар турында, алар намуслы һәм киң күңелле халык, дигән магур фикердә тора. Чуваш һәм тагар язучылары 3. Бәширинең бу повестен дуслык китабы дип атадылар. Әсәр менә ничә дистә еллар буе инде ике халык арасындагы дуслыкны ныгыту а хезмәт игә. Чуваш укучылары арасында Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы да киң таралган. Чуваш егете Егор һәм тагар крестьяны Нигъмәтҗан үзләрен изүчеләргә каршы бергәләп көрәшәләр, кыен чакта икесе дә татар эшчесе Мостафага таяналар. Утызынчы елларда чуваш Һәм тагар әдәбиятларының дуслыгы тагын да ныгый. Н. Шелеби, Я. Ухсай һәм И. Тхтиның Татарстан турындагы тирән эчтәлекле шигырьләре, хикәя һәм очерклары барлыкка килә, татар язучыларының чуваш укучылары белән очрашулары уздырыла, татарчадан чувашчага һәм, киресенчә, чувашчадан татарчага бик күп әсәрләр -әрҗәмә ителә. «Утызынчы елларда, Мәскәүдә яшәгән чагында.— дип искә ала Я. Ухсай,— мим һәрконно диярлек дустым Муса Җәлил белен очраша идем. Мәскәү урамнары буйлап йөргәндә ул Тукай шигырьләрен укырга ярата, безнең Ивановны татар теленә, ә Тукайны чувашчага тәрҗемә итәргә кирәклеге турында сөйли торган иде. һәм Муса, чыннан да. үзенең сүзен онытмады аның булышлыгы белән, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тарафымнан тәрҗемә ителеп. .Нарспи» поэмасы сугышка кадәр үк тагар теләнде басылып чыкты». Фашист илбасарларына каршы кәрешкә күп милләтле Советлар Союзының барлык халыклары бердәм күтәрелде. Боек Ватан сугышы чорында безнең язучыларыбызиың әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасы үзенең бетен кечене яңгырады. Гитлерчыларның Советлар Союзы халыклары арасында дошманлык тудыруга тоткам исәпләрен юкка чыгаруда совет әдәбиятының да хезмәте аз булмады. Совет кешеләрен ул чын гуманизм рухында, интернационализм рухын да тәрбияләде Чуваш шагыйре Н. Шелеби, мәсәлән, азатлыкны яклаучы ип хуҗаларын — русларны, чуваш һәм татарларны фашист илбасарларны тизрәк җиңү өчен сугышка бергәләп күтәрелергә чакыра. Чуваш халык шагыйре С. Эльгер чуваш халкының данлыклы улы. Советлар Союзы Герое Иван Смирнов турында «Ул үлемсез» дигән поэма язды. Поэманы укыганда безнең күз алдыбызга халык әкиятләрендәге батырны хәтерләткән эпик образ килеп баса. Сугышка керер алдыннан взвод командиры Смирнов үзенең пулеметчиклары- на — терпе милләт вәкилләренә менә болай дип мөрәҗәгать итә: «Без, Идеп буенда яшәүче терле милләт уллары, төрле телдә сөйләшүче кешеләр — чувашлар, татарлар, удмурт һәм мордвалар бирегә, рус туганнарыбыз белән иңгә-иң торып, Ленин шәһәрен һәм шуның белән бергә, үзебезнең Идел буен сакларга килдек». А. Әсхилнең легендар Гастелло белән бергә сугышкан һәм Соае*лар Союзы Герое исеменә лаек булган чуваш очучысы Ф. Н. Орлов турындагы «Бөркет» поэмасы да интернационализм идеясе белән сугарылган. Сугышта Орлов ялгызы түгел. Аның белән янәшә — рус Никоноров, татар Го- бәйдуллин, чувашлардан Лаптев, Васильев, Ефимов Очучыгерой, полковник Федот Орловның куркусыз образы драматургиядә дә сурәтләнә. Анда да ул үзе генә түгел, украин очучылары Бутенко һәм Милостивенко, рус Стрельцов, татар Мөхәммәтҗанов һәм башка коралдаш дуслары белән бергәләп хәрәкәт итә. Сугыш елларында безнең әдәбиятыбыз чын мәгънәсендә зур сынау үтте. Бу чор әдәбият үзе яклап көрәшкән гуманистик принципларның һәм югары идеалларның тантана итү чоры булды. Ил язмышы хәл ителгән авыр көннәрдә төрле формалистик, абстракт-схоластик схемаларны бер як читкә этәреп, халыкның бөтен шатлыккайгы- ларын үзендә чагылдырган чын поэзия мәйданга чыкты. М. Светлов, А Твардовский, М. Алигер. О. Бергольц, К. Симонов, М. Җәлил, Я. Ухсай һәм төрле телләрдә язган башка бик күп шагыйрьләрнең ялкынлы шигырьләрендә сугыш лирикасы югары биеклеккә күтәрелде. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре», күп милләтле әдәбиятыбыз тарихына совет кешесенең батырлыгын һәм үлемсезлеген чагылдыручы мәңгелек һәйкәл булып керде. Матбугатта басылып чыгу белән, ул бик күп телләргә, шул җөмләдән чуваш теленә дә. тәрҗемә ителде. Фашистлар тоткынлыгында язылган ул дәфтәрнең буеннан-буеиа Ватанга, халыкка, партиягә бирелгәнлек кызыл җеп булып сузыла. Андагы шигырьләрнең һәр юлы, һәр сүзе өчен шагыйрь йөрәк каны белән түләгән. Аның патриотизмын, көчен, горурлыгын, җиңүгә булган ышанычын бернинди кыенлыклар да, кеше түзә алмаслык җәзалар да какшата алмаган. Үлем балтасы күтәргән палачларына ул җирәнеп карый һәм алар алдында беркайчан да тез чүкмәячәген белдерә. Герой шагыйрьнең онытылмас образы, батырлык белән тулы тормышы җирдә ирек сөеп яшәүче Һәр кешене халыкка тугры хезмәт итәргә чакыра, иминлек хакына моңарчы күрелмәгән тиңдәшсез батырлыклар эшләргә рухландыра. Муса Җәлил тормышының һәм иҗатының безнең чуваш язучы- ларыннан Я. Ухсай. П. Хузангай, С. Шавлы әсәрләренә йогынтысы зур булды. Аның героик үрнәге бүгенге көндә үсеп килүче яшь әдипләребезгә дә мисал булып тора. Совет кешеләренең илгә бирелгәнлеге, патриотизмы совет әдәбиятының Бөек Ватан сугышы чорында туган бик күп әсәрләрендә үзенең көчле чагылышын тапты. Мисал өчен язылу стильләре төрлечә булган әсәрләрдән Б. Горбатовның «Непокоренные» романын, О. Бергольцның Ленинград блокадасы турындагы шигырьләрен, М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н, П. Ху- зангайның «Аптраманнар нәселе» исемле шигъри романын күрсәтергә мөмкин. Бу чорда шулай ук тематикасы һәм язылу стиле ягыннан бер-берсенә охшаган әсәрләр дә барлыкка килә. Шундыйлар рәтенә, мәсәлән, Бөек Ватан сугышының күренекле геройларына багышланып төрле телләрдә язылган әсәрләрне кертергә була. Татар әдибе Шәрәф Мөдәррис һәм чуваш шагыйре Яков Ухсай бер үк вакытта диярлек фронтовик-солдат исеменнән үз халыкларына хат язуны оештыралар. Татар шагыйрьләре Г. Хуҗи, Н. Арсланов, чуваш шагыйре П. Хузангай, рус шагыйрәсе М. Алигер Зоя Космодемьянскаяның батырлыгы турында шигырь һәм поэмалар иҗат итәләр. Татар һәм башка милләт әдипләре Матросов. Гастелло, яшь гвардиячеләр һәм Ватан сугышының башка геройлары турында әле бүген дә әһәмиятләрен югалтмаган әсәрләр язалар. Сугыш чоры әдәбияты әсәрләре арасында безнең героик тылыбызның күркәм эшләрен чагылдырган әсәрләр дә зур урын алып тора. К. Турхаиның «Деревня в яет- мх» романында сугыш елларындагы авыл тормышы тасвирлана. Романда чувашларның, татар һам эваиуацияләне i иил-ән украиннарның тату семья булып, бер үк телен — дошманны - изрек җиңү теләге беләч янып яшәүләрен тоясың. Социалистик һом коммунистик төзелеш чорында татарлзр һам чувашлар арасындагы дуслыкның тагын да ныгый баруы Я. Ухсай, А. Талвир. В. Юдин, А. Алга һ. б. чуваш азучыларының иҗатларындз киң чагыла. Татар язучылары да чуваш әдәбияты алдында бурычлы булып калмыйлар. А ларның соңгы вакытта иҗат ителгән әсәрләрендә дә без чуваш халкы вәкилләрен бик еш очратабыз. Шулай итеп, татар һәм чуваш әдәбиятларының арадашлыгы озак вакытлардан бирле яшәп килә Бу ике милләт азучыларының һәр буыны, моңарчы яшәп килгән традицияләргә таянып, ике арадагы бу бәйләнешне үстерә бара, эстафета итеп аны киләчәкчә илтә. Сугыштан соңгы елларда Чувашстан һом Татарстан язучылары арасындагы злемтэне ныгыту буенча татар әдипләре һәм әдәбият белгечләреннән М. Әмир, И. Гази, А Шамов, Г. Бәширов, М. Гайнуллин, Г. Кошшаф. Ш. Мөдәррис Ә. Исхак, 3. Нури. С. Сабиров, Ш. Роиый- лов, К. Латыйпов һәм башкалар шактый күп эш башкардылар. П. Хуэангай, Я. Ухсай, A. Алга, К. Typx.in, А Афанасьев, С. Шаәлы B. Юдин, К. Петров. Т. Петров кебек чуваш язучылары да үз укучыларын татар әдәбиятының күренекле әсәрләре белән таныштыру юлында көчләрен кызганмый эшләделәр һем эшлиләр. Милли культураларының бер-берләренә үзара тәэсире, нәтиҗәле йогынтысы турында соңгы вакытта шактый хезмәтләр язылды. Бу мәсьәлә буенчә Татарстанда кызыклы гына күзәтүләр ясалды Монда иң беренче чиратта К. Гыйэзәтовның «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә милли форманың үсеше турында». Б. Гыйззәтнең «Халыкның рухи үсешендә культура байлыклары алмашуның роле», М. Гайнуллинның -Идел буе. Урал һәм Каэагыстан халыклары әдәбиятларының үзара бәйләнеше һом баюы мәсьәләләре» дигән хезмәтләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Озак тикшеренүләр нәтиҗәсе булар-к туган шундый ук хезмәтләр Чувашстандз да басылып чыкты. Милли культуралар бик борынгы заманнардан бирле үзара бәйләнештә торалар. Татар һәм чуваш халыклары культуралары арасындагы бәйләнешнең дә тамь-ры б»к тирәндә. Чувашстан республикасының 50 еллыгына багышланып уздырылган тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда Татарстан АССР Министолар Советы председателе иптәш Усманов менә болай диде: «Безнең эшчеләребез, колхозчыларыбыз, галимнәребез. әдәбият, культура һәм сәнгать работникларыбыз арасындагы чын дуслык көн- нән-көн үсте һәм ныгыды. Чуваш теленә татар язучыларының 200 дән артык әсәре, э татар теленә чуваш язучылары һәм шагыйрьләре Эль ер Уяр, Алга, Хуэаигай. Талвир, Терентьев. Ухсай һәм башкаларның менә дигән иҗат үрнәкләре тәрҗемә ителгән Бездә чуваш композиторларыннан Лукин, Васильев, Ходящее, Лебедев, Токарев. Фандеев, Асламас музыкаларын яратып тыңлыйлар. Без сезнең чигү һәм агачтан кисеп эшләү осталарыгызның әсәрләрен югары бәялибез». Бүгенге көндә милли әдәбиятларның үзара бәйләнеше алзрның бер-берсенөң тәҗрибәләреннән, чынбарлыкны чагылдыру эчен кирәк булган форма һәм методлардан уртак файдалану белен генә чикләнми. Хәзер бер милләт язучылары үз өсорлвренә төп герой итеп еш кына башка миллет вәкилләрен сайлап алалар Мәсәлән, милләте белән чуваш булган космонавт Андриян Николаев турында татар язучылары, татарның милли герое Муса Җәлил турында чуваш язучылары тараф» инан әдәби әсәрләр язылды. Кайчагында бу уртаклык шундый тирән, икенче халыкның мн тли культурасына шулкадәр органик бәйләнгән, аны әсәрнең эчке тукымасына тулы анализ ясамыйча күрүе дә кыен. Советлар Союзы халыкларының бердәм дуслыгы ярдәмендә алга киткән тугандаш милләтләрнең культуралары кеннаи-кен үсә һәм гомумхалык ечен уртак булган коммунистик культураның чәчәк атуына үзеннән зур элеш кертә.