ПОЛК НАМУСЫ
V ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Килеп җитте фронт силе Башкалага, Килеп җитте шәһәр чите-дачаларга. Бар яктан да камап алды ныгытмалар, Тимер чыбык киртәләре, траншеялар. V Трагедгядән өзек. Ф а й е р. Аэростатлар тирбәләләр тонык күктә. Зенит туплар улый-күкри көнен-төнен. Пышылдаша сугышчылар «Артта Мәскәү'* йөрәк әрни, йөрәк дулый «Артта Кремль!» Жигте, житте! Инде хәрби пружинабыз Кысылуның сонгы чиген үтеп китте. Анар хәзер зилзиләле куәт белән Алга табан ычкынырга вакыт инде! Кояш нуры балкый, диләр, бер тамчыда, Җиңү рухы балкый бүген бер ноктада,— Очсыз-чиксез озын фронт сызыгыннан Тыйнак кына урын алган землянкада... Монда бүген ике гадел тугры куәт. Хыянәтсез ике сакчы сакта тора: Тышта — көзнен үзәк өзгеч салкынлыгы. Эчтә —җанның ургып янган шашкынлыгы... Дүртенче җыр БЕРЕНЧЕ КАР —ЯЗ ЧӘЧӘГЕ Землянкада — Файер ялгыз. Табигатьтә дүрт стихия хөкем сөрә: Шуның берсе — ут, янар ут, бөек бер көч! Анардан саф, аннан чиста һич нәрсә юк. Киң галәмдә иң изге һәм пакь стихия' Җирдә, Суда — бактерияләр мнрнадасы, һава дисәң —микроб белән мыжлап тора. Тик ут кына мәңге азат вируслардан, Тик ут кына — идеал сафлык тантанасы! Ут барын дә ялап китә, әрчеп китә, Бар да анын кодрәтенә буен сона.— Аның өчен барсы да бер саф чәчәк тә. Шакшы чүп тә шул ук уттан көлгә дүнә. Ләкин ут ул — тереклекнең чыганагы, Ул бөек зат, мәңге-мәңге янып тора Кояш булып табигатьнең тәхетендә... Ут ул — яшәү, чиксез тумыш, чиксез үрчем! Утта туган эсселектән, яктылыктан Хасил була мәхәббәтнең бөек көче. Әгәр миннән сорасалар «Алла бармы?» Мин әйтәм' «Бар. ул — гитан Ут, нурлы Кояш!» Шырпы сызам, әй гүзәл Ут, ян син тагын, Ак чәчәк күк кабын әйдә минем кулда! Син —яшәүнең мәңгелекле башлангычы. Син — кояшның җиргә иңгән хәбәрчесе! Ялкынланып дөрлидөрли ян син. җаным, Кансулатып кыздыр минем тимер мичне. (Мичкз ит кабыза.) Өстим сина, әй нурлы Ут, өстим утын. Җитми икән, ал син өстәп йөрәк утын! ШӘРӘФ МӨДӘРРИСНЕҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ ф А к ч у р н н белән Карачурни кера. Куллар катты... Әйе, шул-шул. Колак туңды. Борын сызлый. Әйе. шул-шул. Битне кисте. Ут. бөек Ут! Сезгә дәва тик Ут кына? Утырыгыз менә монда. Мич каршына. Рувим туган! Рувим иптәш! ■ Нәрсә дуслар? Бөтен полк йөртә сине «философ» дип. Әйе, шул-шул. Бөтен кеше шулай атый. Менә нәрсә. Хөкем ит син бүген безне. Әйе, шул-шул. Синен сүзен безгә закон! Нәрсә өчен? Нинди хөкем? Нинди закон? Ул да, мин дә менә дигән пулеметчы... Ләкин бездә адым саен ризасызлык... Холык-гадәт, фигылебез капма-каршы. Хәтта менә фамилиябез капма-каршы! Мин — Акчурин. Мин — үч итеп: Карачурин. Фамилиягез төрле булса, исмегез — бер, Син дә Әхмәт, син дә Әхмәт, сез — адашлар' Әй бер ходам, кайсы мине мыскыл итеп, Шушы типка Әхмәт дигән исем кушкан? Әйе, шул-шул. Кайсы минем бишегемнән «Әхмәт» исемен шуңар урлап бирде микән? Ул — бик озын. Ул — бик кыска. Ул — бик нечкә. Ул —бик калын. Күрәсеңдер, түмгәк төсле. Менә дигән! Гармониягә килеп тора! Характеры дисәң инде — ярыл да үл! Урынында тора алмый,— дулый, ярсый. Кызган таба өстендәге борчак сыман! Кичә генә нәрсә булды? Котың очар! Каршыбызда немец дзоты. Бу торды да «Әй анаң!» да «фәлән»! диеп, чинап куйды. «Тик кенә ят, атып кына ят!» дисәм дә, Минем сүзне тыңламады. Батыр, имеш! Гимнастерка төймәләрен ычкындырып, Гранаталар бәрә-бәрә алга чапты... «Нигә шулай женләнәсәң?» дигән идем, «Бичаралар һаман дзотта тончыгалар, Азрак һава суласыннар!» дигән була. Судан алган балык төсле! Әйе, шул-шул. Аның холкы, Рувим иптәш, ифрат начар: Җирдә ятып кара каткан бер тораташ! Каршысына ишелә-ишелә яу килсә дә, Кесәсеннән янчык алып махра төрә. — Ат, ат,’—дим мин. Ул тын гына шырпы сыза. «Башта мин,— ди,— пруссакның күзен күрәм, Иягендәге төген саныйм. Аннан инде Тәмләп кенә атып егам»,— дигән була. Кичә генә алдыбызга снаряд т^ште. Сулы жирдә чыжпыж килеп, кайнап тора. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Файер. Акчурин. Карачурин. Ф а й е р. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин Файер Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Ф а й е р. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Файер. Акчурин. Файер. ' Карачурин. Әйдә, дим, мин, Акчурин дус, тайыйк моннан! Шартладымы — эшең бетте. Хәтәр инде! Уйлап та бнт бакмын шайтан! Махра урый. Нәрсә ди бит? Имеш, моннан нигә качыйм? Ул бит үзе килеп төште безнең янга! Чакырмадым, нигә аңар урын бирим? Ярый. Бик шәп. Язып алыйк. Әйе, шул-шул. Әгәр аның начар Я1ын белсәң икән! Көнен-төнен шахмат белән жаны чыга. Бөтен сүзе гел 1КҢ МДӘЬИ МИРАСЫ ф Ләкин менә шунар һич тә башым җитми: Ничек инде чиксезлекнең чиге юк сон? Акчурин белән Карачурин, гаҗәпләнеп, бер берсенә карашалар.) Вакыт — чиксез. Мәңге-мәңге галәм булган. Тереклекнең башы да юк. ахыры да юк... Безгә чаклы миллионнарча планеталар Туып торган, яшәп торган, үлеп торган. Бездән сон да булыр тагын чиксез дөнья. Чиксез тумыш. чиксез яшәү, чиксез үлем. Хәзер дә бар чиксез санда планеталар. Чиксез тормыш, чиксез халык, чиксез кеше. Галәм — чиксез, димәк, анда «мин» дә чиксез, Карачурин, Акчуриннар— мәнге чиксез! Ләкин менә шуңар һич тә башым җитми: Ничек инде чиксезлекнең чиге юк соң? Чү, чү, Рувим, шулмы булды синең хөкем? Әйе, шул-шул. Имеш, син дә, мин дә чиксез! Ни булды соң? Нидән тора сезнең дәгъва? Чү, чынлап та! Бәхәсебез нәрсә иде соң? Онытканмын. Белмисеңме. Карачурин? Әйе, шул-шул. Мин дә. малай, хәтерләмим. Әйдә, киттек. Бәлки, тагын искә төшәр. Әйе, шул-шул. Димәк, дуслар, әлегә нокта! Тышта снаряд шартлый. Нокта! Тагын шартлау тавышы. Нокта! Ашыгып К о н ы ш к о керә, чәчен учлап, сәкегә барып каплана. Тукта, ни бар. Конышко дус? Конышко, дим! Александр' Нәрсә булды? Сорап торма син дә. Файер! Беләсең бит! Полкыбызны туздырдылар хәзер генә!.. Безнекеләр сезгә килеп кушылдылар. Полк бетте... Йөз кырык ел гомер игкән Данлы полк төште бүген исемлектән... Чыгып кара! Безнекеләр елый анда! Еламассың! Бу полк бит, Рувим туган, Кутузовлар тарафыннан нигезләнгән! Бородино кырларында кан койган ул, Березина буйларында дан җыйган ул! Наполеонны куып барып, поляк җирен Немец җирен азат иткән полк бит ул! Варшаваны үтеп чыгып. Берлин юлын. Париж юлын үлчәп үткән полк бит ул! Франциянең революцион көрәш рухын Рус иленә алып кайткан полк бит ул! Ярсу йөрәк — декабристлар үсеп чыккан. Сенат алдын яңгыраткан полк бит ул! Иске хезмәт! Кайда сиңа лаек хөрмәт? Нинди полкны туздырдылар' Нинди полкны! Комдивыбыз Санышевнын йөзе чытык... Акчурин. Карачурин. Ф а й е р. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Файер. Акчурин Карачурин. Ф а й е р. К о н ы ш к о. Анар да бит бигрәк авыр, бигрәк авыр! Басып тора исән калган өч йөз кеше... Безгә приказ укыдылар.. Шундый суык... Шунда тора командарм Колоссовский,— Безгә карап; сБулдырдыгыз! Әх сез!» диеп. Кулын селтәп, акрын гына читкә китте... Полк бетте... Командарм сүз дә әйтми. Карап торып, ул да шуңар риза булды. Нинди полкны туздырдылар' Нинди полкны! Иске хезмәт! Кайда сиңа лаек хөрмәт? Байрагыгыз юк ич сезнең? Югалттыгыз? Әйе, шул-шул. Элек нәрсә карадыгыз? Беләсеңме, Бородинода, канлы кырда. Безнең армия бер әләм дә югалтмаган! Әйе. шул-шул. Моның өчен указ бар ич.— Полк әләмен югалттыңмы — полк түтү! Менә ышан! Бүкәннәргә байрак ышан! Әйе, шул-шул. Полкларын туздырдылар. Безнен полк боткасына кызыкканнар* Әйе. шул-шул. Бездә паек шәбрәк, имеш! Начар хуҗа йортын сата Ахыр килеп .. Әйе, шул-шул. Таптый кеше бусагасын! (Конышко. сикереп торып, пычасына ябыша.) Житәр сезгә, кабахәтләр! Чинамагыз! Юкса, менә’ Каныгызга сусап тора'. Монда герой! Ачда нәрсә карадыгыз? Менә байрак, мә, рәхим ит, немец агай! Әйе, шул-шул. Хәзер мөмкин җенләнергә! Бакса, менә байрак та юк, полк та... юк! Әх сез, этләр! Кара эчле хәшәрәтләр! Граната алып кизәнә. Астахов килеп керә. Бу ни эш бу? Нинди гауга? Нинди тавыш? Иптәш майор! Гранатадан дәрес бара. Әйе, шул-шул. Ыргытуның техникасын... Ялган өчен трибуналга җибәрермен! Артка борыл! Марш әйдә! Калай әтәч! Акчурин белән Карачурин чыгып китә. Астахов Конышкога таш тана. Иптәш майор... Нәрсә сина? Нәрсә? Нәрсә? Хәзер инде нәрсә эшлик, иптәш майор’ Нинди полкны, нинди полкны тараттылар! Син һаман да нигә монда’ Мар-ш әйдә! Юк. юк, китмә. Саша туган' Пөрәк әрни... Әллә атылып үлим микән? Полк бетте.. Мин унбиш ел хезмәт игкән данлы полк! Беләсеңме, комсомолга шунда кердем, Шунда сөйдем, мәхәббәтем чәчәк атты Бөтен полк бергәләшеп, туем иттек,— Шушы полкта туды минем улым, кызым .. Партиягә кердем шунда .. Билет алдым. Билет алдым... Шушы чакны, полк намусы — Минем өчен яшә1 ) ул, дип эчкән антым'.. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. Акчурин. Карачурин. К о н ы ш к о. Акчурин. Карачурин. К о н ы ш к о. Рация пипелдәве ишетелә. Файер икенче бүлмәгә чыга. Аста х о в. Акчурин. Карачурин. Астахов. ф ШӘРӘФ МӨДӘРРИСНЕҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ ф Конышко. Астахов. Конышко. Астахов. Полк намусы! Эх, бармы сон дөньясында Солдат өчен аннан бөек, изге нәрсә!.. Әллә атылып үлим микән? Иптәш майор! Бездә генә түгел ич сон бөтен гаеп! Без ул вакыт позициядә тора идек... Син һаман да мондамыни? Мар-рш әйдә! Юк. юк, китмә, Александр! Аңламыйсың! Бөтен гаеп бездә генә түгел, имеш! Алай булса, гитлерчылар пичек үткән? Полк штабы ничек калган чолганышка? Син дә, мин дә күзле бүкән булган өчен! Алга гына карау житми, артка да бак! Уңга гына карау житми, сулга да бак! Өскә кара, аска кара! Сугыш бит ул! Штаб кайда? Нәрсә эшли? Онытканбыз. «Штаб» диеп, аңар артык ышанганбыз... Ул — безнең баш. Иң өтек бер бөжәк тә бит Гәүдәсеннән бигрәк башын, башын саклый? Штаб, имеш! Утырганнар сапожниклар! Ярый, бар да һәлак булып котылдылар... Юкса барсын трибуналга! Юк, юк, атылам! Иптәш майор? Калдырыгыз хәзер мине! Приказ бирәм сезгә, иптәш кызылармеец! Генерал-майор Савышев, ишектән кереп, карап тора. Иптәш майор! Саша туган! Юк, юк, атылам! (Алга узып) Нәрсә, майор, шизофрения башландымы? Нигә болай мавыктыгыз пугач белән? Әйе, иптәш полковник... мин... С а н ы ш е Е ымлавы белән Конышко чыгып китә. Шулай диген! Кем сез. майор? Командирмы? Тәти кызмы? Солдатларга ничек үрнәк күрсәтәсез? Атылам, имеш! Әйдә, без дә карап торыйк! Тондырыгыз берәр пуля тинтәк башка! Хәер, булмас. Ташка ничек пуля үтсен' Әх син жүләр! Вадим Ильич! Шундый чакта Суга төшкән тавык төсле ләпшердәден! Капельмейстер Харитонов дисәң инде... Аңар берни әйтә алмыйм... Башка нәрсә... Нәрсә булды? Әллә аның... Нәрсә булсын? Подполковник Харитонов атылып үлгән! Кайчан? Ничек? Сезнең полк таратылгач... Күзендә — яшь, барабанын кочаклаган... Кан буялган башындагы ап-ак чалга... Үлем — жиңел. сыңар пуля житә анар! Шулай да мин Степанычны гафу итәм.— Чөнки аның моңар азрак хакы да бар. Илле биш ел полк тынлы оркестрына Дирижерлык иткән кеше. Илле биш ел! К о н ы ш к о. Астахов. Конышко. Астахов. Конышко. Астахов. С а н ы ш е в. Астахов. Санышев. Астахов. Санышев. Астахов. Санышев. Ул тәүге кат дирижерлык иткән чакта Минем әткәй тавык оясын кармалаган. Бер үк полкта илле биш ел, илле биш ел! Ниләр күреп, ниләр генә кичермәгән? Туган полкын бетерделәр, йорты тузды, һәлак итте Степанымны шушы кайгы... Полк намусы — аның өчен бөтен гомер! Ә соң менә минем өчен? Минем өчен? Ә сон менә миием өчен? Әллә, майор. Моның өчен мина рәхмәт әйтерләрме? «Ахх, Санышев, ничек моңар ирештегез?» «Ахх, Санышев, сезгә, туган, орден лаек!» Юкка гына җенләнәсең, Вадим Ильич, Әллә мина жинел диеп беләсеңме? Бүген минем дивизиямдә тирән кайгы . Сугышчылар, командирлар борчылалар Безнең данлы дивизиянең бер полкы юк! Өзелеп калды дивизиянең сынар кулы. Китерерләр башка полк. Ләкин ансы Табигый кул түгел инде, протез гына. Бу полк сон синең генә полкынмыни? Киндер ыштан, чабатадан, түбәтәйдән Ундүртенче елны мин дә. Вадим Ильич, Килеп бастым шушы полк флангысына. Айкап чыктык Пруссиясен. Галиииясен, Кичеп чыктык Карпат тавы үткелләрен. Әйе, иптәш полковник, сез... Беләсезме? К О Л О С С О В С К И Й. Исәнмесез тагын бер кат... Сез—Астахов бугай, майор? Астахов. Әйе, Астахов. Санышев.Махсус укчы батальонның командиры. Колоссовский. Ярый. Яхшы. (Кесәсеннән газета чыгара ) .Менә моны таныйсызмы? Бу тип сезнең якын иптәш булган икән. Астахов. С а н ы ш е в. Астахов. Санышев. ШӘРӘ* МӨДӘРРИСМЕН ӘДӘБИ МИРАСЫ ф Мин Казанда, революция көннәрендә, Солдатларны үзебезнен якка өндәп Пәри идем шушы таныш дивизиягә. Аның бөтен полклары безгә күчте. Беләсездер Сөембикә манарасын? — Борма-борма тар баскычтан үрләп менеп. Шушы полк каһарманы, татар егете, Элеп куйган манарага кызыл байрак. Шушы байрак, шушы нурлы кызыл бәрхет, Тәбрикләде Октябрьның якты таный! * Соңрак аны менеп алып манарадан, Дивизиягә бүләк иттек. Шуны чигеп Полк әләме ясадылар Беләсезме? Сезнең генә кайгымыни? Мин дә елыйм Мин өчләтә кайгы чигәм, иптәш майор! Әмма дөнья бер дә алай начар түгел, Өмет белән тулы һаман минем күңел! Астахов. Өмет белән? Ишектән гснера.т ленгенннт Колоссовский керә. С-мам.ип. тирын бвевлар Астахов. Чү! Бу — Вәсил. Бу... бу безнең Булатов бит! Әйе. Комсорг. Нәкъ шул үзе! Ничек болай? Колоссовский. Менә шулай! Бүген генә кулга төште. Немец фронт газетасы — «Нах Остен» бу. Күрәсездер Булатовны? Нинди көләч! Өстә текст: «Германиягә минем бүләк». Монсы нәрсә? Күрәсезме, менә монсы! Астахов Байрак! Санышев. Байрак? Колоссовский. Таныйсызмы? Сезнекеме? Астахов Танымыйча' һич шөбһә юк! Санышев. Нәкъ шул үзе! Колоссовский. Димәк, сезне сатучылар булган икән. Астахов. (Кесәсеннән рәсем чыгара) Иптәш генерал-лейтенант, чыдый алмыйм! Хөкем итәм хәзер үк шул хаин жанны! (Рәсемне түшәмгә чөеп, атып җибәрә.} Колоссовский. Чү. чү. майор' Санышев. Тагын нинди хулиганлык? Астахов. Иптәш генерал-лейтенант, гафу үтенәм! Колоссовский. Гафу иткән—гафу белән сату иткән,— Дисциплина житми сездә, иптәш майор! Санышев Сезгә инде ничә кабат кисәтелгән! Астахов. Кичерегез! Чыдый алмыйм, йөрәк әрни! Ничә еллар бергә ашап, бергә эчеп, Югынбарын һаман бергә уртаклаштык! Бер ай гына аерылышып торсак та бит. Күрешкәндә кочаклашып үбешә идек! Вәсил. Вәсил! Минем өйдә күпме булды. Килгән саен сөйде минем балаларны. Алар шуңа «абый» диеп сарылдылар... Әй саф жанлы бер гөнаһсыз балакайлар! Күпме эчте минем чәйне, эчемлекне.— «Ханым» диеп, хатынымның кулын үпте! Елан икән! Хәер, нигә аптырарга? — Колоссовский. Ләкин шуны онытмагыз: бу бит әлегә Безнең өчен суга язган дәлил генә. Берәр төрле провокация булып чыкса? Гестапоның шантажларын белмисезме? Димитровка булган судны хәтерләгез. Тапшырырбыз разведкага. Эзләнербез. Тикшерербез. Төпченербез. Ачыкланыр. Кабат әйтәм. татарларны яхшы белом: Үләр, торыр, тагын үләр — илен сатмас! Үзен суяр — хаин дигән исем такмас! Менә нәрсә: монда, сезнең дивизиядә Бер егет бар, үткен егет, башлы егет. Полкта үзен «философ» дип йөретәләр. Фамилиясе... жен кыргыры... онытканмын. Астахов. Файер. Файер. Рувим Файер. Минем егет. Менә дигән радистыбыз. Чакырыйммы? Монда, күрше землянкада, К о л о с с о в с к и й Чакырыгыз. Астахов. Файер! Рувим! Бүлмәдән Файер чыга, аптырап, каушап кала Ф а й е Р- Иптәш майор! Командарм! Колоссовский! Иптәш, иптәш... генерал-лейтенант... Колоссовский. Фамилиягез? Файер. Файер. Рувим Самсонович. Колоссовски й. Немец телен беләсезме? Файер. Үз телем күк. Колоссовский Яхшы. Тагын нинди гелие? Файер. һу, күп телне! Алты яшьтә инглиз телен кимергәнмен, Җиде яшьтә французча елаганмын. Сигез яшьтә итальянча кикергәнмен, Тугыз яшьтә финчә икмәк сораганмын. Ун яшь чакта грекча радио тыңлаганмын. Унбер яшьтә испан жырын жырдаганмын. Калган чорны инде үзем ачык беләм: Чөнки ничек өйрәнгәнем хәтеремдә. Яхшы беләм латин телен, гарәп телен. Аңлый алам төрек телен, фарсы телен. Укый алам поляк, болгар телләрендә. Чехча беләм, һәм шведча... венгр, румын, Әрмән, грузин, татар, яку’ Колоссовский. Уй-уй! Җитте! Сезнең кебек полиглотка эшең төшсә!.. Менә нәрсә. Файер иптәш. Бүген кичен Сезне армия штабында көтәчәкмен,— Миңа, туган, сезнен кебек кеше кирәк! ШӘРӘФ МОДӘРРИСИЕҢ ӘДОВИ МИРАСЫ ф Тышга снаряд шартлап, землянка ишеген ачып жибәрә. Санышев. Кар ява, кар! Астахов. Кыштан хәбәр' Ф а й е р. Беренче кар! Колоссовский. Кар ява, кар! Землянка ншеге тибенә барып басалар. Санышев. Шатлык белән! Астахов. Күбәләк кар! Файер Атлый сугыш кырларына Кыш генерал! Яу әйдә, Кар, немецларга акыл өйрәт! Фронтларны карап йөри генерал Кыш! Озакламый безне яклап, һөжүм итәр! Колоссовский Шулаймыни? Сезие монда. Файер иптәш. Әмма белеп «философ» дип атаганнар... Беренче кар! Кышның тәүге хәбәрчесе! Күбәләк кар! Язнын рәхмәт чәчәкләре! Бу кар бит ул, туганкайлар, яз дигән сүз! Алмагачтан чәчәк коела, күрәсезме? Җәй дә үтте, көз дә узды... Белоруссия, Смоленщина кырларында җиргә аккан Тирләребез, каннарыбыз, яшьләребез, Җиңелүләр, хурлык белән чигенүләр Барсы калды, барсы калды кар астында! Кил, рәхим ит, яу син әйдә, беренче кар! Алдыбызда хәзер, дуслар, чиста җәймә, Ап-ак булып жәелеп яткан көмеш сәхнә. Шул ак кырдан алга китәр якты, киң юл, Чыгып бу юл Мәскәвебез итәгеннән, Барып керер илбасарлар Берлинына! Әх, көмеш кар! Шатлыклары, рәхәтләре! Җиргә коела язның тәүге чәчәкләре! Дүртенче җыр тәмам.