Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 и пи mitnaai Гомер челтәре Мин еллардан гомер дигән Бер челтәр үреп барам. Матур һәм ямьсез үрелгән Төшләрен күреп барам. Бер җире ефәктән үргән — Елкылдап янып тора. Бер җире ертык чыптадай. Җанга шом салып тора. Бер җирендә иң бәхетле Көннәремнең рәсеме. Бер җирендә шул бәхетнең Кәфене һәм ясине. Челтәремнең бер ягыннан Шатлык кояшы калка. Бер ягында кайгылардан Авырайган ай бата. Мин еллардан әнә шундый Бер челтәр үреп барам. Бу төше ямьсез димәгез — Үзем дә күреп барам. Тик матур җире дә бар, дип Шатланып көлеп барам. Йола Ерак юлдан кайтсаң әгәр бер көнне Озак торып, күз күрмәгән җир иңләп - Вокзалларга синең якын дусларың Кочак тулы чәчәк төяп килерләр. Туең булса, балан туса, өй котлап. Төп йортыңа төшсә япь-яшь киленнәр — Нинди шатлык, синең якын дусларың Кочак тулы чәчәк төяп килерләр. Көннән бер көн синең гомер очланыр. (Мәңгелеккә бирелми ич гомерләр.) Шуңа тагын синең өйгә дусларың Кочак тулы чәчәк төяп килерләр. Бу дөньяның булды төрле чаклары — Җиңел чак та, уртача да, ямьсез дә. Тик уйлыйк без, яшәдек дип дөньяда Матур гына, күркәм генә, төз генә. Бик күпләрдән кала килә ич дөнья — Бу канунны бозалмабыз без генә. Калсын әле, калсын бездән бу дөнья Матур гына, күркәм генә, төз генә. Йортлар төзик, иген чәчик, юл салыйк, Артсын байлык, артсын муллык йөз меңгә. Яшәсеннәр киләчәктә кешеләр Матур гына, күркәм генә, төз генә. Шулай уйлап яшәгәннәр, яшәрләр, Тотындык дип бик нык итеп тезгенгә. Чөнки шулай дисәң җирдә яшәлә Матур гына, күркәм генә, төз генә. Сиңа мине сөяр өчен Бик күп нәрсәләр кирәк: Җирдә яз булу кирәк, Көн аяз булу кирәк. Җанда наз булу кирәк, Хәвеф аз булу кирәк. Күңелләрдә таң саен Сандугачлар сайрасын. Гашыйклар чәчәкләрнең Иң матурын сайласын. Дөньяга шатлык тулсын. Тойгылар самим булсын, Кешеләр һәр мизгелдә Олы изгелек кылсын. Миңа сине сөяргә дә Бик күп нәрсәләр кирәк: Язгы аяз көннәрдә Күктә яшен уйнасын, Иң-иң тыныч төннәрдә Җирдә давыл дуласын. Җиһанның бар нәфрәте Җыелсын да бер төшкә — Ут-очкыннар чәчрәтеп Суксын иң кара көчкә. Иң хәтәр минутларда Җанда көч ташып торсын. Дөнья тын торганда да Йөрәкләр шашып торсын. Бесгә бер-беребезне Сөяргә күп шарт кирәк. Җирдә тагын бер бөек Мәхәббәт туа, димәк! Әхмәт Гадел S== = S: Чг== =s = =в == =г = = 5. Ил иминлеге Солдатлар... Ә бүген мин Бер ир-егет, Йорт башымын Һәм ата. Җиңел түгел, җилкәләрдә Ил иминлеге ята. Өч яшемнән сәяхәткә чыктым. Карлы юллар, серле күперләр... Өч яшемдә беренче кат белдем,— Сыкрап сына икән күңелләр... Нарасыйдан юллар улы булдым, Аерылуны белдем өч яшьтән. Шул вакыттан бирле ерак еллар. Ерак юллар белән серләшәм. Ачылу Аерылып китсәм еракларга Тыныч үткәралмыйм төнемне. Имин микән минем Казан диеп, Борчып торам һаман күңлемче. Еракларга китсәм, еракларда Йокы керми күзгә таң ата. Күрмәгәнне анык күрә башлыйм, Яратканчы ныграк яратам. Йөрәккәем янар таудай яна. Сагышымнан чабам вокзалга. Моңсу булып атар кебек таң-.тр Мин булмасам әгәр Казанда.