Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ГВАРДИЯСЕ СОЛДАТЫ

Татар халкының батыр улы, революция солдаты генерал-лейтенант Якуб Җиһангир улы Чанышеека шушы елның 27 февралендә сиисаи яш. тулды. Ул 1917 елның 15 мартыннан башлап коммунистлар лартиасе члены, Казанда Октябрь революциясе щмтәкчеләреиең берсе. Гражданнар сугышына актив катнашкан хәрби начальник. Якуб Чаиышеа батрак семьясында туа. Әтисе үлгәндә аңа сигез яшь була. Кечкенә малай чагыннан ук Якуб туганнары белән бергә, алпавытларга япланыл тамак туйдыра, кышларын авыл мәктәбендә мич ягучы булып эшли Һәм шул ук вакытта белем алырга да тырыша. Шундый шартларда да ул мәктәпне бии ятшы билгеләренә бетереп чыга. Чыгарылыш имтиханнары вакытында мәгариф инспекторы. Я кубның укуга сәләтен күреп, аңа Казанга татар-башкорт укытучылар мвктебвнә укырга китәргә тәкъдим ясый. 1912 епдз Якуб бу мәктәпне уңышлы тәмамлый һәм гомерен укыту, халыкны агарту эшенә багышларга хыяллана. Әмма Якубка балалар белән күп эшләргә туры килми, 1913 елда аны солдатка алалар. Бер елдан соң инде ул — беренче империалистик сугыш фронтында. Сугышта күрсәткән батырлыклары ечеи Ячуб Чаиышеа 1916 елда фейерверкер (кече артиллерия командиры) дэрәщәсене күтәрелә һәм Георгий медале белән бүләкләнә. Сугышта патша армиясе зур югалтуларга дучар була. Кадровый офицерлар аз кала. Шунлыктай верховный командование элеккеге рязночммец-студантларны, вшче- крестьян сословиесениен чыккан унтер-офицерларны кыска сроклы прапорщиклар курсларына щмбәрә. 1917 елның январенда элеккеге батрак һәм солдат Якуб Чамы- шсв та Казандагы хәрби училищега эләгә һәм ул. Казан университеты студентлары белән бергә, беренче рота курсанты итеп билгеләмә. Шулай итеп, Якубиы патша армиясе офицеры итеп әзерләмәмме булалар Әмма инде ул — империалистик сугыш мәктәбен үткән тәщрибәле солдат — хезмәт халкы интересларыннан буржуазия интересларын яхшы аера белә. „1916 елда Якуб хезмәт иткән батареяны Путилов һәм Мотоеипии заводларында забастовкада катнашкай ечен штрафной роталарга жибарелгән тшчепәр белән тулыландыралар Алар арасындагы большевиклар батәреядагы солдатларга тылдагы хәлләрне. хезмәт кешеләренең, солдат семьяларының аеыр тормышы турында сон лиләр, патша властьларының чын йозен фаш итәпәр. Ленин һем бопьшевиклер партиясенең югары сыйныф интересларым саклау ечен алып барыла тортам империалистик сугышны бетерү, аны гражданнар сугышына әверелдерү Һәм социалистик революции ясау әчем керешүен аңлаталар. Окопларда, траишеяларда большевистик брошюралар күренә башлый, солдатлар алармы битләре тузып бетквмчо укыйлар Шулай итеп, Якуб Казанга большевикларның им әчем керешүләрен яхшы бепеп килә, һем февраль революциясе иениәреиде үзе дә. бер дә икелән мичә. Ленин партиясенә член булып керә. Т 240 нчы укчы полк солдатлары Чаны- шевны батальон командиры, полк комитеты председателе урынбасары, эшче һәм солдат депутатларының Казан шәһәр Советы члены итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта ул большевиклар партиясенең Казан комитеты каршындагы хәрби оешмага да сайлана. Якуб Чанышев Казан гарнизоны солдатлары арасында большевистик идеяләрне таратуда актив катнаша. 1917 елның 26 октябрендә Хазанда власть тулысынча большевиклар кулына кучә. Большевик Якуб Чанышев Ревком члены, Казан хәрби округының Комиссарлар Советы члены итеп сайлана. Комиссарлар Советы Боек Октябрь социалистик революциясенең беренче көненнән үк Кызыл Гвардиягә, Кызыл Армиягә отрядлар, полклар, бригадалар оештырырга керешә һәм алар гражданнар сугышы франтларына җибәрелә. Казанда оештырылган отрядлар Оренбург ягында атаман Дутов гаскәрләрен тар-мар итугә. ак чехлар га һәм ак гвардия бандаларына каршы сугышларга катнаша, Якуб Чанышев бу сугышның күбесендә үзе дә була. Шафран станциясендә, чехословак гаскәрләре отрядын коралсызландырган вакытта, аклар аны кулга алалар һәм Уфа төрмәсенә ябалар. Якуб 1918 елның 30 декабренда Бишенче Армия гаскәрләре шәһәрне азат иткәннән соң гына иреккә чыга. 1919 елның 19 январе — Чанышев өчен онытылмаслык истәлекле көн. Ул Уфадан Мәскәу аша Казанга кайта һәм башкалада тукталып революция юлбашчысы В. И. Ленинны күрә. Бу конне В. И Ленин Мәскәу Советы бинасы балконыннан Роза Люксембург һәм Карл Либкнехтның ерткычларча үтерелүләре турында хезмәт ияләре алдында чыгыш ясый. Юлбашчының бу рече Якубта тирән тәэсир калдыра һәм аны ул хәзер дә ачык хәтерли. 1919 елның язында, Колчак армиясе Иделгә якынлашканда, Б. И. Ленин һәм псртия халыкка: «Барысы дә Колчак белән көрәшкә!» позунгысы белән мөрәҗәгать итәләр. Казан большевиклары, бу мөрәҗәгатькә җавап итеп, Беренче Аерым Идел буе татар бригадасын оештыруга керешәләр. 1 июньдә бригада Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы командующие М. В. Фрунзе карамагына җибәрелә. Бригада сугышчылары Оренбург янында ак казаклаң бандасын тар-мар иткәндә зур батырлыклар күрсәтә Бу сугышларда Якуб Чанышев артиллерия дивизионы командир-комиссары була. Торкстаи фронты гаскәрләре белән кушылганнан соң, бригада Фирганәгә күчерелә һәм аңа басмачылар бандаларын тар-мар итү бурычы йөкләнә. Теркстан фронтына күчкәч, фронт Революцион-хәрби Советы карары буенча, Чанышев Татар бригадасының комиссары итеп билгеләнә һәм ул дүрт ел дәвамында сугыш хәрәкәтләре, җирле халык арасында политик агарту эшләре белән җитәкчелек итә. Басмачыларга каршы сугышлерда күрсәткән шәхси батырлыгы, җирле халык арасында ленинчыл миллн политиканы эшлекле алып барганы өчен Чанышев Кызып Байрак ордены һәм Үзбәкстан республикасы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Беренче Татар бригадасының сугышларда күрсәткән батырлыгы куп мәртәбәләр фронт Революцион-хәрби Советының рәхмәтенә һәм котлавына лаек була. 1923—1924 елларда Якуб Чанышев Югары академия курсларында укый һәм 1924 елдан башлап 1932 елга кадәр беренче Казан дивизиясе белән командалык итә. 1932— 1934 ег.парда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә белем ала. Академияне уңышлы тәмамлаганнан соң, 1934— 1940 елларда, Теркстан хәрби округында |Термеэ шәһәре] 3 нче Тау-укчы дивизиясе командиры була. Кызыл Армиянең зур берләшмәләре белән кемандалык иткән Я куб Чаныше*, партия һәм җәмәгать эшләренә дә вакыт таба. Твркстанда җирле халык арасында ул бик зур ихтирам казана. Партия елкә комитеты һәм олкә башкарма комитеты карары нигезендә Чаиышевка «Андижан шәһәренең Мактаулы гражданины* исеме бирелә, Торчстан республикасының партия оешмалары аны ВКП(б|иың X съезды делегаты итеп сайлыйлар. Анда Якуб Чанышев берничә талкыр В. И. Ленинны курел сейләшә Казанда зшләгәидә Чанышев партиянең Татарстан олкә комитеты бюросы члены. Татарстан Үзәк башкарма комитеты члены булып сайлана. Татарстанда да ул узен тәҗрибәле пропагандист, оста оратор итеп таныта. боек Ватан сугышы чорында генерал Чанышев дивизия, корпус белән командалык итә, 68 нчс армия командующие урынбасары була. Аның кул астындагы берләшмәләр Брест крепостен, Варшаваны азат итү сугышларында. Модлин. Торунь, Гдынь, Connor. Кенбатыш Буг. Нарев, Висла, Одер елгаларын кичә. Берлин операцияләрендә катнаша. Генерал-лейтенант Якуп Җиһангир угы Чанышев сугышчан батырлыклары очен егерме биш хокүмәт бүләгенә лаек була. Алар арасында ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены. Беренче дәрәҗә Кутузов ордены. Икеиче дәрәҗә Суәороә ордены һәм шулай ук Польша, Америка Кушма Штатлары орденнары, медальләре бар. Генераллейтенант Я. Чаиышев гаскәрләре уииие тапкыр Верховный Баш Командующий приказында билгеләнеп үтелә, алар хәрмвтснә Ватаныбыз башкаласы тантаналы салютлар бирә. Аның командалыгындагы дивизияләргә, корпусларга Брест исеме бирелә, хокүмәт бүләкләре тапшырыла. Боек Ватан сугышыннан соң генерал Я. Чанышев К. Е. Ворошипое исемендәге СССР Кораллы кочләре Генераль штабы Югары Хәрби академиясенең олкәи укытучысы һәм курс начальнигы итеп билгеләнә. Ун ел дәвамында ул Совет Армиясе очен югары квалификацияле командирлар тәрбияли Ул 1938 елдан бирле отставкада. Олы яшьтә булуына карамастан, Якуб Чанышев ВЛКСМ Үзән Комитеты, партиянең Мәскоү комитеты, сугыш ветераннарының Совет Комитеты члены буларак һәм «Белем* җәмгыяте буенча күп терпе иҗтимагый-политии эш алып бара. Ул әле һаман да яшьләргә хас дәрт һәм омтылыш белән партиябезгә, боек Ленин эшенә хезмәг итә. М. ӘПСӘЛӘМОВ, хәрби фоииер докторы, генералмайор, 1919 елдан КПСС члены. Н. СӘЙФИ Союз күлемемдәге персональ пенсионер, 1919 елдан КПСС члены.