Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАУРЫЙЛАР ЧЫНЫККАНДА

Кыенлыклар аша азих башта мине кабул итәргә теләмәде. «Үзебезгә дә эш фронты җитми әле», дип сукранды. Ул уртача буйлы, куе коңгырт чәчле, зәңгәр күзле егет. Сул битендә миңе бар. Борын очында, бит урталарында — соры сипкел. Бригадага болай «арбаның бишенче тәгәрмәче» булып килеп керәсе булгач, минем дә кәеф төшеп китте. Участок начальнигы янына барырга һәм «Алырга!» дип бары бер сүз язылган кәгазь кисәге китерергә туры Әлмәт юлының уң ягында больницалар шәһәрчеген салабыз. Бу урын дәвалау учреждениесе өчем бик езонлы һава без эшләгән хуҗалык корпусына кадәр килеп җитә. Бүген кирпечтән бүлмә араларын өйдек. «Син нинди кош? Ничек сайрыйсың икән, яле, карап карыйк» дигән сыман, мине ишек яны стенасын әяргә куйдылар Мастерокны кулга алмаганга да ничә ел бит инде! Аннан соң. «Сынатмыйсы иде!» дил дулкынланганга күрәдер, ишек почмагын бераз эчкәрәк кертеп өйгәнмен. Ишек яңагына пробка тыгып калдырырга да истән чыккан. Өстәвенә, тагын эштән киткәндә, яңа спецовкамның курткасын тәрәзә төбендә онытып калдырганмын. Кире барып Эш арасында ташчылар белән таныштым. Николай Курицин Чаллы төзелешенә Саратов шәһәрендәге бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле квартирасын калдырып килгән. Дамир — Чиләбе шәһәреннән, Абдулбәк белән Рамил — Башкорстаннан. Алар әлегә 30 километр ераклыктагы авылда яшиләр икән. Бер дә зарланмыйлар. Автобус ярты сәгать эчендә җилдертеп алып кайта һәм китереп куя, диләр. Түгәрәк уңышлы сайланган. Янәшәдә генә—яшь наратлык. Ул бүлеп чыгарган терелткеч, алырга туры килде. йозл*. сумела тесле кара чәчле, кечкенә гәүдәсе белән туп шикелле тәгәрәп йәрүче влф-иур Әх мотов а якташым - Арма р4йо-ь< кызы булып чыкты. Кызып-кызып эшләп ятканда, яныма Вазих килеп китте. — Исемең ничек әле? — Равил. — Комсомол членымы? * — Әйе. Тик учетка басарга елгермәдем әле. $ — Без комсомол-яшьлөр бригадасы бит. Бригадабызга игътибар бик зур. Менә ? әле съездда да булып кайттым. Бригада комсомоллары турында кайгыртуы яхшы. Тгч менә аның соңгы сүзләре 2 мине сагаерга мәҗбүр итте- масаеп, алай-болай борынын күтәрә башламаганмы ул’ 3 Әлегә әйтә алмыйм. Бәлки, аның эчендәге тышындадыр, һәрхәлдә, танышып җитмәгән т кешегә мин андый сүзләрне әйтә алмаган булыр идем с. Эштән сон Вазихның. Мәскәүдән комсомолның XVI съездыннан алып кайткан * тәэсирләрен бүлешер эчен, бригада будкасына җыелдык. — Я. Вазих, Старшиновның үзен күрә алдыңмы соң? Сәлам җибәрмәдеме ул “ безгә?—дип шаярту катыш башлап җибәрде сүзне Анатолий Туриеә дигән егетебез. * — Күрмичә! Бер рәттә утырдык. Автографын да языл бирде.— диде Вазих. анын ф кызыксынуын канәгатьләндереп. Аннары Мәскәүдән алып кайткан хисләре белән уртаклаша башлады. Билгеле, “ съезд материаллары белән егетләр яхшы таныш булырга тиеш. Ләкин газета-журнал- 2 лардан уку бер нәрсә, ә анда катнашучының үз авызыннан ишетү бетенләй башка! э Вазих моны яхшы аңлый иде. Шуңа күрә сейләде дә сейләде ул. я Бераздан Вазих тынып калды... Үзе Мәскәүдә йерсо до. күңеле, йорәге бригадада г- калган булган икән Туган илчең тәрле почмакларыннан җыелган делегатлар съезд три- “ бунасыннан хезмәттәге уңышлары турында Ватанга рапорт биргәндә. -«Егетләрнең хәл- 2 ләре ничек, тезү материаллары җитә микән?» дип Чаллыда калган бригадасы турында X уйланган. Борчылулары тикмәгә булмаган икән. Күренеп тора е-етләрнең кәефе шәптән түгел. — Инде сезнең чират,— диде бригадир, ниһаять. «Сүз сиңа бирелә» дигәндәй, бригада членнары Николай Курицннга карашҗилкәсенә тешә. — Кем әйтмешли, тик тә тормыйбыз, »ш тә кырмыйбыз,—дип башлады Николай сүзен, үгезне мегеэеннән эләктереп алып.— Кирпеч булса—измә юк. измә булса — кран юк. Нәкъ Аркадий Райкиндагыча инде. Дорос. кәйлек норманы үтәми калган юк югын. Тик хикмәт ничек үтәүдә бит Материаллар булу белен, дәррәү кубып, зшкә башлыйбыз Кирәк икән, эш сәгате чыкты дип тә тормыйбыз. Егетләр сынатмый, сыгылмый торганнар Алар белән таулар күчерергә була. Тик менә материаллар җитмәү үзәкне оэә. Гел ярты кечкә генә эшләргә туры килә... Иртәгесен Вазих 32 нче тезү идарәсенә китте Мәсьәләне кабыргасы белән куеп, бригаданың зарын аңлатып бирде. Нәтиҗә озак кәпәрмәде безне, салынып бетмә- ген больница шәһәрчегеннән алып, дүртенче кварталдагы ашханә тезелешенә җибәрделәр. Ярдәмгә, янәсе. Биредә Воронеж шәһәренең лрофессиональ-техник училищесыннан практика үтәргә килгән кызлар бригадасы эшли икән. «Гепетеушник. кызлар ачык незло булып чыктылар Ике бригада членнары бергәләшеп эш арасында танышә-таныша булачак ашханә нигезенә бетон ташыдык. Шула- , үзара арышып эшлоп, нәниең үткене до Сизелми калды. тылар. Яраталар шушы озын буйлы, кояшта янып каралган йезле. соргылт чәчле егетне бригадада Башкаларга караганда олырак тормыш тәҗрибәсе зуррак бупганы эчен генә түгел, яхшы күңеле ечен үз итәләр Авыр сүз әйтел, беркайчан да каты бәрелмәс. Ашыкмыйча әйткән сүзе, елмаюлы йозе. «Нинди ярдәм кирәк?* дигән сыман. һәрчак үзенә дәшеп, чакырып торыр Житәкчеләр аны - бригадирның уң кулы», е бригададагылар дядя Коля дип йертәләр Ул Кама аатоэааодына килгәнче озак еллар Саратов шәһәрендә тәзүче булып эшләгән Хәзер биредә — дүртенче разрядлы ташчы. Коллекгивта «четерекле» моментлар килеп чыкканда, йекнең авыры аның Әмма бу шатлыклар озакка булмаган инан Икенче кенне кызлар бригадасын, әләге объекттан алып, башка урынга җибәрделәр Ләкин безнең күңелне төшергәне икенче нәрсә булды: эшләр өчен ни кран, ни измә, ни кирпеч юк. Материаллар сорап, 32 нче төзү идарәсенә киткән Ваэихыбыз да бер нәтиҗәсез, кара янып кайтты. Ул әйтә: «Моннан соң һәр простой саен «Молния» чыгарып барырга һәм ены начальникларның борын төбенә элеп куярга кирәк»,— ди. Әйбәт фикер Шулай итеп, ярты эш көне бушка үттә. Малайларның кайсы «кузлаиларны турник итеп уйный, кайсылары төрле мәзәк уйлап чыгара башлады. Эшсезлектән тилмергән Ганс Нәбиев дигән егетебез аяк астындагы бер гөнаһсыз буш шешәне кулындагы чүкече белән чәкелдәтеп ватарга керешкән иде дә, һәрвакыт җитди Таня Лазарева, «уклы» сүзләрен кадап, аны шып туктатты: — Эх син, детсад! Кеше йөри торган җирне шулей чүпләргә ярыймы соң инде? «Турник» янында эшләр бик кызуга киткәч, Вазих болай дип әйтеп куйды: — Сакланыбрак, егетләр! Мин Казанда бер шагыйрьне беләм: армиядә хезмәт иткәндә турниктан егылып төшкән, хәзер урын-җир өстендә ята. Ләкин бирешми, молодец егет! (Зу, билгеле, Фәнис Яруллин турында инде.) Гомумән, Вазих егетләр белән шаярышып алырга да вакыт таба. Әмма аның бу хәлате озакка бармый. Ул тагын эш турында уйлап борчыла башлый. Смена ахыры якынлашкач, ниһаять, кран килде, кранга ияреп, озын буйлы, элеп киптергән гәүдәле, 32 нче төзү идарәсе начальнигы Макаев үзе дә килде. — Удар объект бу безнең. Ашханә тагын ике айдан, август урталарында, эшли башларга тиеш. Хәл аңлашыла торгандыр дип уйлыйм. Вакыт күп калмады. Сынатмассыз бит? — диде ул, безне дәртләндерергә омтылып.— Ә материаллар белән тоткарлык ясамаска тырышырбыз. — Эш бездән гормас, Федор Алимович,— диештеләр бригада членнары. Идарә начальнигы киткәч тә, бригаданы җыеп, Вазих кыска гына «летучка» уздырып алды. — Материаллар гына булсын! Калып та эшләрбез, бу бит үзебез өчен дә файдалы,— диде. Ташчылар аның сүзләрен хугладылар, гомумән, бригада членнары ярты сүздән аңлыйлар аны. Әмма, аянычка каршы, тиз генә шатланырга насыйп булмаган икән безнең егетләргә. Төрле вак-төяк эшләр белән, юкны бушка аударып, тагын бер көн, аннан икенче көн узып китте. Өченче көнне, ниһаять, түзмәдек, сабыр канатларыбыз сынып, бөтен өеребез белән «Жилстрой-1» идарәсе начальнигы Марат Шакирович Бибишев- нең үзе янына киттек. Сүзне әлеге дә баягы шул көтү башлыгыбыз дядя Коля башлап җибәрде: — Телеграмм баганасы чаклы шушы гәүдәм белән ике тулай торак арасында (без төзи торган ашханә 4/1 һәм 4/2 нче йортларның баш-башларына терәтеп салына) каккан казык кебек эшсез басып торуы оят. Семъябызны, яхшы эш хакларын калдырыл монда килдек. Газеталардан укыйбыз: ташчылар җитми дә ташчылар җитми, имеш. Ә безне монда эшсез тоталар. Себердәге бөтен төзелешләрдә диярлек катнашып, күп эшләгән, күпне күргән кеше булса да, утлы күмердәй очкын чәчеп торган күзләре, ташып торган энергиясе белән әле шактый яшь күренгән бу чал чәчле «начальник агай» — Марат Шакирович — безнең зарны сабыр гына тыңлап торды да 32 нче төзү идарәсе начальнигы урынбасары, комсомолның XVI съезды делегаты Роберт Вәлиевне чакыртып китерде. — Без Мәүлихов бригадасы турында күп сөйлибез, -азеталарга язабыз. Ә егетләр чынлыкта эш эзләп йөрергә мәҗбүр,— диде Марат Шакирович.— Аларның эшсез торган сәгатьләре өчен түләргә һәм иртәгәдән үк бригаданы эш белән тәэмин итәргә киңәш бирәм. Беркетелгән участогың юк, моның өчен туп-гуры үзең җавап бирәсең. Файдасы булды бу сөйләшүнең. Иртәгесен үк бригадага Роберт үзе килде. Аңа ияреп кран килде, кирпеч килде, измә килде. «Моңарчы эшсез торуның үчен кайтарабыз» дигәндәи, дәррәү эшкә тотындык. ...һәм берничә көннән тагын элекке хәл кабатланды. Мастер Виктор Ж/равин, «Ашыгыч эш бар» дип, бирегә җибәрелгән автокранны каядыр икенче участокка алып китте. Ә без, эшсес гормас өчен, сантехузел урнашачак бүлмә астына ике көн буе мокыр казырга мәҗбүр булдык. Эш бетәр алдыннан экскаваторны кире борып җибәрдек. Экскаваторчының әйтүе буенча, әлеге чокырны ул ике сәгать эчендә каэыл ыргыткан булыр иде. Ике сәгать һем әрәмгә үткән ике кен! Әйс. борчылырлык урын бар иде монда. Ләкин эш эш булып кала инде. «Хезмәт—иң шифалы дәва» дип белми әйтмиләрдер. күрәсең. Торган саен тирәнәя барган чокырны күреп, давыл басылгач тынган диңгез дулкыннары кебек, эшсеэлектән интеккән күңелләребез дә үз »яр»ларына кайтты, кәефләр бераз күтәрелеп киткәндәй булды Ә мондый чакта инде барәрсенең гел очыннан квлкеле. мәзәк сүз чыгуын кет тә тор. Бигрәк тә коллективта Йосыф Галләмов кебек «теленә тилчә төшкән» Арча малайлары да булса! Арча малайлары дигәннән, алар бригадада өчәү «төптән юан» гәүдәле, йезе белән бераз негрларны хәтерләтүче Йосыф үзе — беек Тукайның авылдашы, Кушлавыч егете; киноартист Смоктуновскийга охшаш йөзле, соргылт йомшак чәчләре һәрчак сул як маңг&ана төшеп, яңа гына судан чыккан каз бәбкәсенең мамыгы кебек сыланып торучы Ибраһим Бәйрәмсв — Мәтәскәдән, яңа гына өйләнеп кәләшен еракта калдырып килгән, уң кулының урта бармагында алтын балдак, күңелендә һәрвакыт «ыр-моң йөртүче Таһир Гайнетдиноз — Иске Кечәр авылыннан ВЛКСМның Арча район комитетына комсомол путевкалары алырга баргач очрашып танышкан бу өч колхозчы егет, Казанда алты айлык курсларда укып, башта ташчы һөнәренә өйрәнеп чыкканнар. Аннан Чаллыга—Кама автомобиль заводын тезешер!ә килгәннәр. 6/2 нче тулай торакның бер үк бүлмәсендә яшиләр Ашау бергә. Йоклау бергә... Кем әйтмешли, нәкъ «агылый белән тагылый» кебек инде! Өчесеидә өч характер тагын Ибраһимга — дары мичкәсенә— кирәк чакта су сибәргә Йосыфның тел очында йөргән җор сүзләре бар. Җыр-мон кирәксә, Таһирда ул капчык белән! Бригадада аларны, шаяртып, «өчлек союзы» дип йөртәләр S Көрәкләрне алмашка килүчеләргә бирдек тә бераз хәл-әхвәл алырга дип чокыр “ кырыена тезелешеп утырган гына идек, менә шул Йосыф дигән егетебез, тешен х ялтыратып, көлке капчыгының авызын чишеп тә җибәрде. — Берәүдән «кайда эшлисең!-, дип сораганнар. — Райисполкомда. — Оһо-һо-о! Кем булып! — Каравылчы. — һи-и-и! Йосыф үргән көлке җәтмәсенә эләгеп, барыбыз да шырык-шырык көлешебез. Ул да булмый, Йосыфтан «эстафета*ны Вазих үле ала; — Чаллыга килеп бер айлап вакыт үткәндерме-юкмы — бригадага Бибишоа килде «Я. ничек Казан бригадасында эшләр барамы!» ди бу. — Бик ал да гел түгел әле. Марат Шакирович,—без әйтәбез. — Ә нигә! — Бер ай эшлибёэ инде менәтерө. тик үзебезнең СМУ начальнигын күрү бәхетенә ирешә әлган юк. Фамилиясен де белмибез хәтта. Бибишев шунда ук Лебедь фамилияле начальнигыбызны чакыртып китерде дә. — Нигә начар очасың. Анатолий Васильевич! — ди. Аңлады бит, каһәр тегесе де үз бакчасына таш ыргытылганны. Алар көле, без келәбез... — Кара әле Вазих! Казан бригадасы да Казан бригадасы дип тәңкәгә тияләр. И.» к.л.п ......... сон 6, ...» «.».! с.» ..«« «• ■«»»»... — - бугай. Сулап җибпр.ң ... шул гурь'Д’ б«Раа 1 ~ аип - *¥"»•** '₽•» .*'*• «... ...... Ри... К..с»ш«. сүй.а «уш..лд.. Шулай, сү> и.ра су. «ШД »•>->.«• Яра -Әни ...» ».«.«, ла.»» «т— ...«О.......... ««».«. Л»™ 6.ЛУЫ. «»С.«».р.» ........ А.Й.Р.. 6.Р., ,орд., Д. .у..» Д...» 6 ' В ■ С ' > - ..,««.» М«« .уг.ч, ».« •'» ДР -► - ..... ай».,. б.л.с.»6улс.|»1. Д-Д. -’.•ДР- «■ »н««~»р ВиЛИЕВ ф КАУРЫЙЛАР ЧЫНЫККАНДА ташлаган. Үскәнмен шулай, Тукай әйтмешли, үги әнинең күгәрченнәре арасында чәүка булып. Дүртенче класска тикле кругом отличнога укып бардым. Аннан, кул астына кер» башлаганлыктандыр, бөтен йорт эшләре минем җилкәмә менеп утырды. Шуның аркасында, үги энеләрем белән чәкәләшеп алган чаклар да була иде. Хәтеремдә: бер тапкыр алар, «үзеңнең әниең янына кит!» дип, мине өйдән куа башладылар. Фәрит дигәне балта белән бармагыма да чапты. «Менә, бала чак истәлчге булып калды»,— дип, Вазих сул кулының имән бармагындагы аксыл җойне дә күрсәтте. Ә мин: «Бармагыңа гына түгел, ә йөрәгеңә дә уелган яра, әниең була торып та, ана җылысын тоеп үсмәүдән туган яра да инде бу, алай булгач, Вазих дустым!» — дип аны жәлләп куйдым. Кылт итеп, сугыштан кайтмый калган әтием искә төште. Ул чыгып киткәндә, мин әле тумаган да булганмын. Бер уйлап карасаң, мин дә ятим! «Әти!» дигән иң кадерле сүзне минем дә берәүгә дә әйтеп караганым булмады! Ләкин ни гаҗәп: аның юклыгы безгә — әнкәләренең ялгыз, әмма җылы канатлары астына сыенган «каз бәбкәләремне— үзен бик сиздермәгән. Әтиләрен сугыш йолкып алган балалар авылда бер мин генә булмагангадыр да инде. Тик менә үсеп җитеп, хәзер үзем әти кешегә әйләнгәч, «үчтеки-үчтекн, үсмәгәнгә кечтеки» дип кечкенәмне югарыга чөйгәндә, әтием мине шулай сөя алмаган, миңа хәтта, бер мәртәбә булса да, «улым!» дип тә дәшәргә туры килмәгән аңа, дигән уй килеп, бу кадерле кешенең юклыгы үзен сиздереп, йөрәкне бераз телгәләп куя. Безнең йөрәкләргә үзе салган ярасын сугыш үзе үк бәйләгән дә! Ә менә Ваэихныкы... Ваэихныкы бөтенләй башка! — Шуннан, яралы бармагымны кысып, ишек алдын себереп йөргән әти янына йөгереп чыктым. Ул, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бармагымны бәйләде дә: — Син. инде үз иркеңдә,— дип сүзен бетерде. Аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап алдым. Яман ачуым чыккан иде — энеләремә дә, үги әнигә дә, бөтен тормышына да... Өйдән куган энеләремнән ачуны алдым. Кисәү агачы белән. Шуннан үги әни мине көне буе идән астына ябып яткырды... Аннан һөнәр училищесы... Аннан армия... Казандагы оргсинтез заводы. Өлкән аппаратчы булып эшләдем. Акча шәл тәшә иде. Артканын Шәмэрдәнгә җибәреп тордым. «Үги булса да, малаеннан уңды Мәрьям», дисеннәр, янәсе... Озак та үтмәде, Чаллыда «бөтен Европада тиңе булмаган автозавод салына икән» дигән хәбәр таралды. Кузгатты бит бу хәбәр күңелне. «Оргсинтез ззводы удар төзелешләрдән хисапланса да, Казан Казан булып калды инде. Нигә әле әзергә хәзер генә булып ятарга? Татарстанны да ташлап китәсе юк. «Ишек алдында» гына шундый зур тезелеш! Әнә бит: «Иң кирәкле кешеләр — ташчылар»,— дип язалар.— Ә синең кесәңдә өченче разрядлы ташчы таныклыгы ята түгелме соң?» дигән уйлар башка кереп утырды да тынгылык бирми башлады. Заводның ВЛКСМ комитетында: — Синең белән хушлашасы килми дә бит инде, Ни хәл итик: КамАЗ дигәндә безнең дә аяк идәндә инде. Ләкин кара аны: оргсинтез маркасын югары йерт. Безнең йөзгә кызыллык килерлек булмасын! — дип әйбәтләп кенә озатып калдылар. Без Чаллы төзелешенә китүче Казан комсомолларының беренче партиясе булып чыктык. Менә шулай, бер үк шәһәрдә яшәсәк тә, ВЛКСМ өлкә комитетында комсомол путевкалары алганда гына танышкан унлап егет, декабрь башларында Чаллы каласына килеп төштек. Башта безне СМУ-2 гә җибәрделәр. Бу идарә Түбән Кама ГЭСын төзи икән. Кадрлар бүлегендә безгә «диңгез һавасы... яныгызда гь.иа Кама агып торачак...» дип алтын таулар вәгъдә итә башлаганнар иде дә, «Теплоконтроль» заводында ук комсорг булып эшләгән Хәбир Нэбиуллин дигән комиссар егетебез: Киңәшегез өчен рәхмәт! Ләкин без биэегә Кама комында кызынырга түгел (аңа өлгерербез әле!), ә КамАЗ төзергә дип килдек. Без — Идел егетләре! — дип, аларкы салпы ягыбызга салам кыстырудан шып туктатты. Шуннан киттек «Жилстрой» идарәсенә. «Яңа шәһәр төзисебез килә, э безне ГЭС корырга җибәрмәкчеләр, фәлән дә төгән» дип, ничек кирәк алай хәлне Марат Шакировичка аңлатып бирдек. — Кайсыгыз моңарчы ташчы булып эш ладе I — диде бу, Һәрберебезне җентекләп күздән кичерел чыкканнан соң. Бик сикеренер жиребез юк икаи тагын үзебезнең. Монда килгәнче төзелеш белая бары минем генә азмы-күпме танышлык бар булып чыкты. Марат Шакирочич мине «лрицельлгә алды: — Липецк ысулы белан, тигез җөйле итеп кирпеч салганың булдымы? — Туры килмәде. Ләкин өйрәнербез... — Юк инде, күгәрченкәйләрем! «Ырбыз-ербез»ләр киләчәккә калып торсын. Бу номерлар бүгенге Чаллыда батмый алар. Батмый-й-й! Ишетәсезме шуны* Мин моны сезгә илнең зур төзелешләрендә чәчен агарткан кеше буларак әйтәм. Уйлап карагыз: нибарысы дүрт ел үткәч, «КамАЗ» маркалы беренче автомобили эшлонеп гыгарга тиеш. Тезелеш тарихы мондый темпларны әле белми! — дип, ул башта безне йомшак жәел. катыга утырткандай» итте дә, аннары сәлперә я башлаган канатларыбызга тагын рух өрә башлады: — Дөрес, анадан беребез дә белеп тумыйбыз. Теләк кенә булсын! Ә ул, күреп торам, сездә җитәрлек. Әйдәгез болай эшлибез: чәчелми-түгелми генә сез иртәгә Василий Радаев бригадасына килеп кушыласыз. Ә син. Мәүг.нхов, элеккеге тозүче буларак, Казан звеносын үзең җитәкләрсең. Эшләр барса тиздән кирпеч эшләренә күчерербез. Менә дигән ташчылар булып, менә дигән йортлар сала башларсыз. Аннары Марат Шакирович үзе җитәкләгән идарәнең бай традицияле. Чаллыдагы иң карт тезү оешмаларының берсе булуы, аның киләчәк перспективалары турында сөйләп үтте һәм: —• Ягез. Казан егетләре! Уңышлар телим сезгә! Авырлыклар килеп чыкса туп- туры үз яныма килегеэ! — дип сүзен бетерде. Бибишев яныннан барыбыз да очынып, канатланып чыктык. Вәт дибез, җитәкченең әйтә белгән бер җылы сүзе дә күңелне кутәрә Бригадир Вася Радаев безне ачык йөз, җылы сүз белән каршылады. Ләкин бу жылы сүзләр артына начар ният яшеренгән бушай икән. Хәл-әхвәл сорашып, бераз эшләп алырга да ешермәдек: — Әйдәгез, егетләр! Чыгарыгыз берәрлекне! Сезнең яңа шәһәр гозергә килүме билгеләп үтәргә кирәктер бит инде. Нишлисен — традиция!..— димәсенме бригадирыбыз. Традиция тек традиция. Аны бозарга алланың иашка текәләре гугол ич боз дип, кесәләребез белән сөйләшеп алырга туры килде Ах, ул чакта ук күзлоребоэ ачыграк булсачы!.. Икенче көнне башны тәэәтер очен тагын берәр сум! Ниһаять, ай ахыры да килеп җитте. «Портянка» 'ларны кэрагач. күзләребез шар булды. Декабрь ае очен норәт нибары оч сум белән ябылган булып чыкты. Бригаданың эшләгән эше дә «ташка үлчим» генә. Юк, болай ярамый. Тагын кесә мәсьәләсе кузгатылгач, без. Казан егетләре, җыелыштык та киттек СУ-32 нең парторгы Р. Валиев яныма. Түкми-чәчми генә (үз гөнаһларыбызны да яшермичә, билгеле) зарыбызны Роберт Гумеровичка сөйләп бирдек Күптә үтмәде, бригада җыелышы булды Берничә ел ташчы булып эшлегөиго күрәме, мин фәкыйрегезне шунда бригадир итеп куйдылар Бер атна ризалык бирмичә йордем. Аннан килешергә туры килде- ...Бер Заманны чокырның тирәнлеген үлчәп карасак ислөребеэ-акылларыбыэ китте: Вазихмың «тормыш китзбы»н актера-актара. артыгын тырышып җибәргәнбез бит. Бапчыкны кабат ишеп тошерөп, дыңгычлап тоярго. тыгызларга туры килде -Итәкне кисеп җиңне ямау» кебек нәрсә килеп чыкса да. аңа карап кәефләр кырылмады. Ә Рима' һаман тынычланасы килми: — Инон беләч нәмо булып бетте соң?—диде Вазихка. ' Айлы» хезмәт хакының күләмем күрсәтүче телеграф тасмасы тесле тар гына расчет ие шен тезүчеләр шулай дип йәртәлор. РАВИЛ ВӘЛИЕВф КАУРЫЙЛАР ЧЫНЫККАНДА — һәй-й-й! —дип кулын гына селтәде Вазих.—Барнаулда диләр бугай аны. Бер очрашасы иде узе белән. Күрәсе килә Тик һаман шул вакь!т-яКут мәсьәләсе менә._ һәм бераздан уйчан гына: — Ә кирәк микән?..—дип естәп куйды. Йомычка 5/13 нче тулай торакның ике бүлмәле квартирасында без сигез кеше яшибез. Кысан дип беребез дә зарланмый. Бабайлар әле землянкаларда, баракларда торып, Магнитканы, Днепрогэсны төзегәннәр. Ә безгә бөтен уңайлыклары да тудырылган менә дигән квартира! Бүген бүлмәдәш егетебез Олег Селиванов белән хушлаштык. Ул бирегә Чиләбе шәһәреннән килгән булган. Күңелле, шаян телле малай иде, кызганыч. Зур төзелешләрдә була торган беренче кыенлыклар белән очрашып дүрт-биш ай үткәч үк күңеле төшүе кызганыч! Аның белән «хушлашу» болайрак булды. Без өчәү — Виктор Филимонов бригадасы монтажчысы Петро Башкиров, ташчы Женя Козлов (күзлектән йөргәнгә бүлмәдәгеләр аңа «очкарик» дигән кушамат тагып өлгергәннәр) һәм мин — төнге сменага эшкә барыр алдыннан бераз черем итеп ята идек. Менә бер заманны, шалтыршолтыр килеп, шактый ук «төшерел» алган Олег Селиванов кайтып керде. Чалбар кесәсеннән, корыган агач ботагы кебек тырпаеп, үзе әйтмешли, тагын бер «өч сум 62 тиен»нең муены күренеп тора. — Пожарниклыкка укып ятмагыз! Торыгыз давай,— диде бу керешкә. Аннан туктаган сәгатенең пружинасын борды да дөресләп куйды.— Значится, минем самолет очарга ярты сәгать вакыт калган. Хушлашырга туры килә, егетләр. Әнә, Одесса янында станоклар төзү заводы сала башлаганнар, ди. Үзе генә дә ни тора: диңгез буе, экзотика... Чаллы комын сулап, тәмәкелек акчага эшләп ятарга башыма тай типмәгән. Бер сүз белән әйткәндә, монда «ловить ничего!» Аның бу сүзләре миңа, яңа кешегә, аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Петро да яткан җиреннән торып утырды: — Нәрсә, Чаллы комы тамагыңа утыра башладымы әллә? Төзелештә тузан булмый калмый инде. Белеп торам: акчада да түгел хикмәт. Просто куркак син!— диде ул. — Нигә кызыл сүзләр? Минем юл аягына бэрәрне тотып җибәрсәк яхшы булмасмы? — дип, Олег кесәсеннән теге «гөнаһ шомлыгыпн чыгарды. «Эшкә барасы бар» дигән булып, Петро белән без аның тәкъдименнән баш тарттык. «Сезнең белән сөйләшеп торган мин юләр» дигәндәй, егетебез безгә кулын селтәде дә, гадәттәгечә, бер көй шыңшый-шыңшый, Женя яткан караватка таба борылды. — Мә, булмаса, минем саулыкка син күтәреп җибәр, «очкарик»! «Очкарик» булып «очкарикчның да эчмәве, бары стакан кырыена иренен генә тиереп куюы тегенең җен ачуын чыгарды. Ул алдан тутырып куелган чемоданын тиз-тиз генә карават астыннан тартып чыгарды һәм: — Эшкә барасылары бар, имеш! Патриотлар, имеш! Чиләнегез, КамАЗ төзибез дип җаныгыз чыксын! Туган ил сезне онытмас! — дия-дия, ишеккә таба юнәлде. Ул ишекне шундый каты итеп япты, аның артыннан ишек йозагындагы ачкыч чыңлап идәнгә төшеп калды. Әйтерсең шулай чыңылдап, ишектәге йозак ачкычы түгел, ә әлеге «герой» егетнең йөрәгенә табылырга тиешле, әмма, күрәсең, табылып җитмәгән күңел ачкычы төшеп югалды. Бу фикерне бүлмәдәшләрем белән дә уртаклаштым. «Китәм» дә «китәм» дип күптән кытаклап йөри башлаган иде инде. Эштәге- сен белмим. Әмма ләкин без әйтмәдек түгел, күп әйт-эк. Ничек диләр әле? Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, диләрме? Әйдә, китә бирсен. Андыйларның алларыннан артлары матур. Ятмасыннар монда саф һаваны болгатып! — диде дә Петро янә урынына барып ятты. Күземнән йокы качкан иде инде. Тышкы яктан караңгылык пәрдәсе эленә башлаган тәрәзә каршысыча килеп бастым. Тулай торагыбыз аэродром каршында гына. Ике арадан бәләкәй Мәләкәс инеше агып үт*- Инешнең бу ягында артык зур булмаган сазлык җәелеп ята. (Ул берничә елдан. ГЭС төзелеп беткәч, Кама диңгезе астында калачак.) Менә шушы сазлык аша киешнең аргы ягына, аэропортка таба тар гына «чоҗә сукмагы» үтә. Бер кулына кара чемодан тоткан әзмәвердәй егетнең — җиңел тормыш эзләп китеп баручы безнең көннәр «доброволец Ьатыргали агай»ның алпан-тилпән атлап, кәҗә сукмагыннан шул баткак сазлык эченә кереп китүен шәйләп калдым. Кеше китте. Эш урынын ташлг.п, дусларының ышанычын таплап, дезертир кебек китте! Беләм, ул бу сазлыкны үтәр. Ә менә тормыш сазлыклары белән нишләргә? Исән- имин генә үтел чыга алырмы ул аларны? Әллә күке кебек оя саен йомырка салып йерег. тормыш баткагында бөтенләй күмелеп калырмы?- Олы диңгез ул — бүгенге Чаллы. Диңгезнең дә бит дәһшәтле дулкыннары олы максат белән юлга чыгучы корабларны гына кабул итә, э йомычкаларны... Йомычкаларны күбекләр белән бергә ярга бәреп чыгара. Тормыш иләгеннән төшеп калып, дулкыннар ярга бәреп чыгарган Олег Селиванов кебек «арка сөяге йомшак» егетләрнең төзелештә сирәк булса да очрап куюы мине борчый. Нилектән килеп чыга соң бу? Кыенлыклар турында әйтмичә, романтика дип, квартира дин, үзең салачак шәһәр дип без кешеләргә артык күл «алтын тау«лар вәгъдә итмибез микән? Ә монда килеп шактый кырыс тезелеш белән очрашкач, «бер атналык романтиклар» кире үкчә ялтырату ягын карый башлыйлар. Зыянмы? Бердән, әлеге кикрикләре шиңгән «әтәчләр», элеккеге эшләреннән аерылып, производствога зарар китерә. Аларның бит күбесе кире борылып кайтачак. Икенчедән, элекке урыннарына кайткач, аларнын тезелеш гурында әрле гайбәт гаратулары бар. Ә боларны ишеткәч, бирегә килергә җыенучыларның икеләнә башлаулары мемкин. Нәтиҗәдә җәмгыятькә до, кешенен үзенә дә зыян килеп чыга түгелме соң? Халыкка дәресен әйтергә кирәк. Монда акча, квартира артыннан куучылар түгел, е чын энтузиастлар килсен! Дәвамы бар. IIIIIIIIIIIIUII*