Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТ ЮЛЛАРЫНДА

СУГЫШЧАН ХАТИРӘЛӘР Иртәнге сәгать алтыда посттан кереп, күз йомарга да өлгермәдем, армия гадәтенчә, килеп үкчәгә тибә башладылар. — Тор, тор! Сугыш! — Ә? Ә? Сугыш? Кем белән? — Германия белән! Әйдә тизрәк митингка! Сибелеп яңгыр явып тора. Аэродромга хезмәт итү батальонының комиссары политрук Александрин ун кулындагы фуражкасын болгый- болгый речь тота. — Фашизм, күп еллар буе безнен каныбызга тоз салып, безнең күзебездә арпа булып торды Гитлер Германиясе, безгә һөжүм итеп, үзенә- үзе үлем карары чыгарды ...Якындагы шоссе буйлап, араларында дистанция дә калдырмыйча, тоташ бер агым булып, көнбагышка таба ябык машиналар агыла. Безнең аэродром самолетлары, бомбалар төяп, дошман өстенә ашыгалар. Өстән, төркем-төркем булып, безнен истребительләр очып китә Политрук янына барам — Иптәш политрук, «Сугышчан листок» «ыгарасы түгелме? — Әйе, әйе. Ләкин бит син төн буе постта торган кеше Башта берәр сәгать ял ит, ә бел материаллар әзерли торырбыз Кая инде ул ял итү! Казармага керү белән бала чактан ук шигырьләр язып килгән калын дәфтәрләремне чыгардым да яза башладым Ләкин башка һични керми, фикер — таркау. Язам, сызам, язам, бозам. Озак азаплана торгач, шулай да ике строфа шигырь килеп чыкты Эх. свЛлә. жыр. фронт хакыйкатен, Квнебеэнен чорга тиңлеген,— Ивэ юл белән — эпос вакыйгасын. Ун сүз белән — роман киплеген! Минем клһам канлы тартышулар, Бәрелешләр вчен сакланды. Ни бар бүген миндә —барысы шуңар, Ж.ырга да бнт сынау башланды.. Иртәнге сәгать жндедә «Сугышчан листок» казарма алдындагы витринада эленеп тора иде инде. Сәгать сигездә исә безнең вето liana сугышы булды Иртәнге уннар тирәсендә, арыш кырын тирә-яктян чолф ШӘРӘФ МӨДӘРРИСНЕҢ ӘДӘВИ МИРАСЫ ф ran алып, шпион тоттык. Шпион минем якташым чуваш егете Кортюков- нын корсагына атып өлгерде. Беренче яралы, беренче кан... Аннан соң, дәһшәтле төн... Безнең аэродромны йөзләп немец самолеты бомбага тогты. Эссе кояш нуры астында тиргә бага-бата тузанлы юлдан ачу һәм ярсу белән артка чигенүләр. Витебск, Смоленск, Ельня, Вязьма... Яңадан алга ыргылу... Яңадан чигенү, чигенү... «Россия»,—дисен,—«чик юк бер дә монда, У ' гажәп зур. иркен, кин».— дисең. «Өлкә түгел, хәтта бер район да Дания кебек илгә тин»,— дисен Тик бел. иптәш, карап көнбатышка. Күзләребез яшькә тулганын. Тулы бер ил түгел, бер карыш та Шул кадәр үк изге булганын! Ярцево янында яраландым, контузия алдым. Мәскәү госпиталеннән Казанга кайттым Кайтуыма ук шагыйрь Нур Баянны фронтка озату кичәсенә чакырдылар. Безнек каләмдәш дусларның күпчелеге фронтта иде инде. Салкын декабрь узды, буранлы гыйнвар үтте, яз сулышын сулап, март җитте. Апрель башында Язучылар союзына фронттан шагыйрь Шәйхи Маннурның озын хаты килеп төште. Шәйхи Маннур ул хатта шагыйрь Вәдүт Мифтаховның геройларча һәлак булуы турында язган иде. Бүтән иптәшләр ничек? Исәннәрме алар, кайда йөриләр? —Бу хакта мин бөтенләй белми идем. Бары тик җәен, яңадан фронтка китеп, татар телендә чыга торган «Ватан өчен» исемле фронт газетасында эшли башлагач кына мина күпчелек иптәшләрнең язмышы билгеле булды. Безнен язучылар,— исемнәрен санасам бик озакка китә инде,— кайсылары алгы позициядә сугыша, кайсылары фронт газеталарында эшли икән. Кыскасы, безнең язучыларның иң зур күпчелеге, кулларына корал тотып. Ватан намусы өчен, илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәш утына ташландылар. Ләкин безне Муса Җәлил. Абдулла Алиш. Нәби Дәүлиләрнең, яшь шагыйрьләрдән Зәки Нуриның һәм Әнәс Галиевнен язмышы бик борчый иде. Алар хәбәрсез югалдылар Аларның авыр язмышы сугыштан соң гына мәгълүм булды. Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш Моабит төрмәсендә геройларча һәлак булдылар. Нәби Дәүли һәм Әнәс Галиев, үзләренең язучы икәнлекләрен яшереп, немец әсирлегенең иң авыр, ин каты газапларын кичергәннәр. Зәки Нури легендар Заслонов отрядында разведкачыпартизан булып сугышып йөргән. Озакламый фронтларда батырларча һәлак булган дусларыбыз турында хәбәрләр килә башлады. Без Нур Баян, Рахман Ильяс, Фатих Кәрим. Гадел Кутуй, Хабра Рахман, Мөхәммәт Әблиез, Мөсәгыйть Мостафин. Габдулла Галиев, Мансур Гаязов. Мөхәммәт Әхмәтгалиев. Әгъзам Камал иптәшләрнең якты истәлекләре алдында башыбызны идек. Гәрчә мин сугышка чаклы Фатих Кәримне күп укысам да, анын белән таныш түгел идем. Сугыш вакытында без анын. белән бик еш кына хатлар языша башладык. Хатип Госман белән Гомәр Бәшнров, мин хезмәт итә торган миномет дивизионына килеп, мине редакциягә алып киттеләр. Күп тә үтми безнең редакциягә. Валдай шәһәре янындагы нарат урманына. Мирсәй Әмир белән Афзал Шамов килде. Афзал Шамов белән без икенче тапкыр Калинин өлкәсенең Лоховка авылында очраштык Шул ук көнне без Абдулла Әхмәт белән солдат боткасы ашадык. Кызык кына булды бу очрашу. Мин килгәндә ул йоклап ята иде. — Каһәр төшкән чебеннәр! Тимәгез сез анар. Ул йокласын. Ул арыган. Менә нинди тәмле йоклый.— дип кычкырган гына идем, язучы Абдулла Әхмәт күзен ачып җибәрде. Күрештек. Бик яхшы булды. Ва- тая өчен саф канын түккән һәм хәзер лә Фронтта булган язучы белән күрешү минем өчен бик яхшы булды. — Шәйхи абый Маннур кайда? — дип сорадым. — Ул алгы сызыкта. Сугышчылар белән әле күптән түгел генә китте. Абдулла Әхмәтнең өстәленә күзем төште. Яшел буяуга буялган ике уенчык танк тора. Кызык. Каян килгән алар? — Балаларым ж и бәргән. «Әти, бу танк бик яхшы танк», дигәннәр. Саклап торам. Телимсез, хатларын укыйм Гади генә беркатлы тел белән язылган балалар хатын укудан да рәхәтрәк нәрсә бармы? Белмим, юктыр. Сугышчы-язучы фронтта иҗат итә. Иҗат итә һәм артында үз балаларының җылы сулышын тоя. — Мылтык та, каләм дә дошман өчен үлем китерергә тиеш,— ди язучы. Күп тә үтми, Афзал Шамов та кайтып керде... Бу язучы иптәшләр татар телендә чыга торган фронт газетасында эшлиләр. Алар һәрвакыт иң алгы сызыкта, сугышчылар белән бергә булалар. Аларнын сүзләрен тыңлыйлар, җырларым ишетәләр Шулай итеп, киләчәк әсәрләренең геройларын өйрәнәләр һәм бүген исә, алар белән сугышның авыр көннәрен бергә кичерәләр. Фронтовик та алар белән бергә уйлый, аларның моң һәм шигъриятен анлый. Күп вакыт төнлә землянкада берәр сугышчы Шәйхи Маннурның шигырен укып җибәрә. Икен"есе исә шул ук вакыт көйгә салып җырлый. Мин кайтырмын инде төн үткәч. Каһәр теткән дошман демекоч... Бәлки тагын.. таннар атканда — Сине сагынып көтеп ятканда. Аннан сон Хатип Госман белән Казанга кайттык. Без кайтканда Хатипның күршесе Гадел Кутуй чемодан өстендә утыра, менә хәзер, менә хәзер фронтка чыгып китәргә генә тора иде Кердек, кочаклаштык, үбештек. Кутуй әйтә: — Эх, дуслар, сугыштан соң без иң якын дуслар, иң якын туганнар булып яшәячәкбез! Ярый, хушыгыз! Аның бу «хушыгыз» сүзе мәңгелеккә булды Яңадан фронтка кайттым. Кайту белән күршедәге запас полкта Гамир Насрыйнын полк комсоргы булып хезмәт итүен белдем Күңелле очрашу! Сталинград герое, яраланган, телгәләнеп беткән, ләкин элеккечә саф һәм омтылучан Гамир! Сугыш инде бетеп килә. Киттем Берлинга, эзлим Ибраһим Газиларны, Гариф Галиевләрне . Таптым. Берлим янындагы кечкенә генә Эберсдорф дигән авылда татарча газета чыгарып яталар Күрештек, сөйләштек. ТАГЫН БЕРЛИНДА Күрдем шикелле мип ул ияләт твшктн Моабитиы. күрдем бугай мин аны! 1945 елның маенда гагар телендә чыга торган «Фронт хакыйкате» газетасы редакциясеннән командировка алып, Берлинга барырга җыен- дым Без УЛ вакыт Штеттиннан ерак гүгет генә Хрисгияенберг дигән шәһәрчектә тора идек Редактор Гани Гыйльмаков минем кигүемә «ик үк риза булмады, әлбәттә. — Берлин беэнси Икенче Белоруссия фроагы зонагына керми Рядовой солдат булгач, сине анда жчбәрмәсләр Тотарлар да бер запас полкка озатырлар. Аннан сон газета эше Ф ШӘРӘФ МӨДОРРИСНЬҢ әдәвн МИРАСЫ Газета эшЫ Эх, иптәш майор, Берлинга барып житү газета эше түгелмени? Без бит Берлинга житү өчен дүрт ел кан түктек. Белоруссия урманнарыннан, Пинск сазлыкларыннан чигендек, Вязьмага килеп җитеп, атаклы Бородино аркылы уздык. Безнең өстән өзек-өзек гүелдәп дошман самолетлары үтә иде. «Мәскәүгә»... ди идек без һәм, тирән ачу белән тешне кысып, тынып кала идек 1941 елнын көзендә мин Мәскәү- дә госпитальдә яттым. Төннәрен безнен госпиталь янына фашист бомбалары төшә иде. 1941 елның 14 октябрендә Мәскәү камалыш хәлендә дип игълан ителде. Шул көнне мин аксап-туксап Казан вокзалына киттем. Мәскәү елгасы күпереннән чыккач, Кызыл Мәйдан аркылы уздым. Хәзер менә минем Берлинга барасым килә, жиңүче армиянең рядовой солдаты булып Берлин урамнарыннан атлап үтәсем килә. Аркага капчыкны тактым, блокнотны кесәгә тыктым, олы юл өстенә чыгып бастым. Бераз «тавыш биреп», ягъни кул күтәреп торганнан соң машина очрады. — Сез кая? — дип сорадым мин шофердан. — Берлинга. Ләкин без анда туры бармыйбыз. Шпандауга керәсе бар. Наунга да кагылабыз. — Ярый, бик шәп! Минем өчен барыбер,—дидем мин һәм кузовка менеп утырдым. Берлинга! Элек безнең бөтен армиянең сугышчан лозунгысы булган бу сүз хәзер гади солдатның көндәлек сүзенә әверелде. Шактый озак бардык. Безнең машина тәгәрмәче астында чакрым арты чакрым сузыла, артка таба Герман жире шуыша. Наунны үттек, озакламый Берлин. Берлинга көнбатыш яктан барып кердек. — Станция Берлин,— диде шофер,— машина сулга борыла, сина турыга китәргә! Асфальт җәелгән киң урамда япа-ялгыз басып калдым. Менә шул икән ул Берлин дигәннәре! Тәрәзәләрдә, йорт түбәләрендә ак флаглар эленеп тора. Көрән төскә буялган бер йортның стенасына: «Hitler ist schuldig» дип язылган. Әлбәттә, бу ак флаглар, «Гитлер-бандит» дигән язмалар Германия һәм Берлинның язмышы сугыш кырларында хәл ителгәч кенә килеп чыккан нәрсәләр. Урам буйлап барам, әллә ничек, йөрәккә шом сала торган өзлексез улау тавышы ишетәм. Югарыга күтәрелеп карыйм: озын жиз торба. Берәр завод моржасы булса кирәк. Күрәсең, жилдән шулай улап тора. Озак тыңладым мин бу улау тавышын. Китәргә җыенган идем, янымда басып торган олы яшьләрдәге бер немецка күзем төште. Беләгенә ак ситца бәйләгән, башында иске шляпа, кулында — зонтик-таяк. Немец, мине күргәч, әллә ничек гаепле төстә елмаеп куйды һәм кулы белән морҗага изәп: — «Deutschland weinet».— диде. Германия елый, янәсе. Нинди Германия турында әйтте икән сон ул Негг? Хәер, мин әле көнбатыш зонада идем. Моны бераз баргач кына ан- лап алдым. Урамда инглиз солдатлары күренә башлады, америкалылар утырган машиналар узып киткәләде. Менә сул якта озын таш стена сузылып китә. Стена гаять биек булуга карамастан, өстенә козырек шикелле тышка чыгып торган чәнечкеле тимер челтәрләр куелган, һәр ун метр саен диярлек биек башнялар. Урта гасырның феодаль замоклары шикелле дәһшәтле, шомлы булып торган таш крепость. Моның элек төрмә булганлыгы әллә каян күренеп тора. Эчкәрәк, готика стилендә салынган таш манара гына күренә. Чиркәү түгел микән? Андасанда стена җимерелгән. Стенаның бер җирендә фашистлар язып калдырган лозунг бар: «Berlin bleibt deutsch». rfw” Бе₽ЛИН немецлаР нык“ булып калды, ләкин фашистларныкы Мин бу юлларны язганда гына түгел, Муса Жалил белән Абдулла Алишның язчышы билгеле булганнан бирле һачан шушы герчәне күз алдыма китерергә тырышам. Хәтерне эшкә җигеп, бу таш крепостьмын аерым детальләрен искә төшерел азапланам. Ләкин еллар үткән, вакыт жиле хәтердән артык-портык нәрсәләрне себереп аткан. Аннан сон шунысы да бар: җиңү бәхете белән канатланып йөргән солдат УЛ чакта ниндидер бер төрмә белән булашып торып идеме? Әгәр дә ул Моабит булган булса? Юктыр, Берлинда бер генә төрмә булганмыни-' Бөтен җире чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган Германиядә, бигрәк тә Берлинда, квартал саен төрмә булганлыгын кем белми соң? Бәлки шул үзедер дә. Чөнки аннан ерак түгел мескен генә торган ике-өч катлы йортлар фонында ул мәчеләр янында яткан гигант юлбарысны хәтерләтә. Тарихта дәһшәтле исемнәре калган берничә атаклы төрмә бар. Лондонда «Үлем манарасы» дигән исем алган Тоуэр, Парижда 1789 елны баш күтәргән халык тарафыннан җир белән тигезләнгән Бастилия, патша Россиясендә безнең бик күп гүзәл акыл ияләре интеккән Петро- павел крепосте, Испаниядә — тереләй яндырылган кешеләрнең көлләрен әле дә үзендә саклаган Альказар крепосте. Шушы дәһшәтле исеннәр янына хәзер Моабит гөрмәсе өстәлде! 1957 елның иючь башында, декада вакытында Мәскәүдә мин немец язучысы Эдвард Цак белән очрашу һәм аның белән сөйләшү бәхетенә ирештем. Мин ана үземнең Берлинда булуымны, анда Наун аркылы барып керүемне һәм гаять зур төрмә күрүемне әйттем һәм «Моабит шул түгел идеме икән?» — дип сорадым Эдвард Цак елмаеп куйды һәм немецларга хас дипломатик мөлаемлек белән җавап бирде — Мөмкин, мөмкин. Булуы мөмкин . Хәер, хикмәт андамыни? Мин безнең дусларыбыз, каләмдәш иптәшләребез Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш газап чиккән Берлинда булдым. Без Берлинга озак килдек, кан коя-коя, авыр газаплар, канлы сугышлар юлыннан килдек. Бу юлда безнең бик күп иптәшләребез егылып калды. Безнең Берлинга бару юлыбызда моңсу курганнар булып Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Мәхәммәт Әблиев, Рахман Ильяс, Хабра Рахман, Александр Бенедиктов, Вәдүт Мифтах, Әгъзам Камалов, Мансур Гаяз, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Габдулла Гали, Касыйм Вахит, Әдһәм Әмин каберләре калды Ләкин без. һәлак булган дусларыбыз өчен күзләрдә кайнар яшь һәм йөрәктә тирән хәсрәт саклаган язучылар, Совет Армиясе составында, һаман алга, Берлинга омтылдык Боз, язучылар һәм шагыйрьләр, Ак диңгездән алып Кара диңгезгә чаклы сузылган озын фронт сызыгын алга этә-этә көнбатышка бардык, һәм без, 1945 елның маенда төрлебез төрле яктан, төрле вакытта Берлинга килеп кердек. Әгәр дә без бәхетле бер очраклылык белән 25 <0 язучы Германия башкаласына бер үк көнне, бер үк сәгатьтә килеп кергән һәм бер-беребез белән очрашкан булсак, Рейхстаг хәрабәләре арасында якн Бранденбург капкасы төбентә татар язучыларынын чираттагы гомуми җыелышын үткәрә ала идек. Тылда калган иптәшләр турында «гафу ителерлек сәбәпләр белән килә алмадылар» дияр идек һәм теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә дә безнең квору м житкән булыр иде. Ике катчы автобуска утырып, озак кына барганнан соң Унтер ден Лидснга килен чыктык. Гаять кин һәм озын проспект Каршыда -ун якта - Рейхстаг. СУЛ якта - элекке Рейхс-канцелярия, гитлер резиденциясе. Көн бик эссе Тамак кипте, эчәсе килә Элек без Берлинга барып «Шпрее суын эчәчәкбез әле» дисәк тә, аның сап-сары булып тор * ШӘРӘФ МӨДӘРРИСНЕҢ адөви МИРАСЫ ган болганчык пычрак суын авызга аласы килми Каян һәм ничек су табарга? Рейхстаг янына барып җиткәч, мәсьәлә бик жиңел хәл ителде: бик күп немец хатын-кызлары Рейхстаг төбенә чиләк белән су алып килгәннәр һәм кергән бер кешегә кружка беләк су тәкъдим итеп торалар. Без. Совет сугышчылары, Америка, Англия, Франция солдатлары туйганчы су эчәбез дә, хатыннарга, туташларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, Рейхстаг эченә кереп китәбез. Стеналар, стеналар! Ходаем үзең сакла! йөзләрчә бүлмәнең стеналары, түшәмнәре, ишек-тәрәзә яңаклары гына түгел, хәтта идәннәре дә безнен солдатларның истәлек язулары белән тулган. Кайсы карандаш белән, каләм белән, кайсы акбур, кайсы күмер белән язган. Кайсыберләре «минем язуым гына калсын» дигән шикелле таш стенага тирән итеп чокып язган. Түшәмнәр гаять биек. Ләкин анда да инә төртер җир юк. Истәлегемне кая языйм? Урын юк. Юк урын, вәссәләм! Урын эзли-эзли, Рейхстаг бүлмәләрен карый-карый, этаж арты этаж югарыга менәм. Менә, ниһаять, түбә. Алдымда — купол, купол өстендә — башня, башня өстендә — Җиңү байрагы. Рейхстаг түбәсеннән бөтен Берлин дип әйтерлек күренә. Хатирәмне язар өчен урын эзләп, яңадан Рейхстаг бүлмәләре буйлап йөрим. Шулай да таптым һәм язып калдырдым... Берлинда өч көн буталып йөрдем. Аркада капчык кисәге, янда сумка, сумкада—блокнот. Егет солдат Швейк шикелле йөрим дә йөрим. Ике катлы автобуслар кая бара — сорап тормыйм, утырам да китәм. Транспортка түләргә маркаларын гына житсен. Шюнвейде бистәсендә йөрим. Зур бер йортның икенче катындагы квартир тәрәзәсеннән ирле* хатынлы ике немец карап тора. Алар белән исәнләштем дә, Унтер лен Линдерга ничек барырга? — дип сорадым. Алар жавап урынына миңа озын жепкә тагылган әчкеч тоттырдылар һәм, ишекне ачарга кушып, үзләре янына керергә чакырдылар. Кердем, әлбәттә. Ишек төбендә немец басып тора. Кул биреп күрештем. Ул мине квартирасына алып керде. Болар әле кичә генә Кельннән кайтканнар икән. Юлда аларнын бик күп кыйммәтле нәрсәләрен инглиз солдатлары талап алган. — Хурландык,— ди, Негг әйтә,— сезнең белән без дүрт ел сугыштык, ләкин мине сездән качып эвакуациягә киткән чакта инглизләр талады. Шуңа күрә, борылдык та кичә Лнза белән кире Берлинга кайттык. Сезнең ичмаса безне җәберләргә хакыгыз да бар! Ни сөйли бит. Бездә егылганны тәпәләмиләр. Җәберләргә тагын. Минем конфетларым бап иде. Фрау Анна Лиза тиз генә чәй кайнатты. Мин дә ачыккан идем. Рәхәтләнеп ашадык, эчтек тә Негг мине автобуска озатып куйды.