Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ЧИЛИ

Чили турында хәзер барлык илләрдә дә кул язалар, күп сөйлиләр Безнең укытучы халкының да бу ил белән кызыксынуы бик табигый: Чилидә власть халык кулына күчте. Киң катлау хезмәт ияләренә аң-белем биоү өлкәсендә дә яңа шартлар туды. Шушы кызыклы илгә күптән түгел СССР А^әгариф Министрлыгы делегациясе барып кайтты. Мин кыскача гына итеп әнә шул хакта сөйләп бирмәкче булам. Диңгезләр, таулар аръягында Берәр чит илгә баруны язган чакта, гадәттә, самолет белән очу кебек детальләргә тукталып тормыйлар, чәнки хәзерге очкычлар бик тиз вакыт эчендә безне теләсә кайсы илгә илтеп җиткерә. Шулай да без Чилигә бик тиз барып җигтек димәс идем: унҗиде мең километр араны узар өчен хәзерге самолетларга да егерме сәгатьтән артык вакыт кирәк. Географлар әйтмешли, дөнья әйләнә сәяхәтнең яртысына якын юл бу. Без карлы Россия, Украина, Польша өстеннән очтык һәм Урта диңгезне үтеп, беренче тукталышны Алжирда ясадык. Шуннан соң, меңнәрчә чакрымнар дәвамында бер сары, бер көрән, бер соры төсләргә кереп, очсызкырыйсыз Сахара чүле сузылды. Бары тик Дакар каласына җитәрәк кенә җирдә вак-вак куаклыклар күренә башлады, Сенегал башкаласында бүтән самолетка күчеп утырдык. Дакар — Африканың көнбатышындагы иң аргы ноктасы һәм Көньяк Америка континентына иң якын юл әнә шуннан. Күпчелек авиакомпанияләрнең самолетлары Бразилия, Аргентина, Уругвай, Чили кебек илләргә әлеге Дакардан очалар. Атлантик океаны аша узганда юп гел бер төрле дип әйтерлек: өстә зәп-зәңгәр күк йөзе, аста да шундый ук зәңгәр океан суы. Рио-де-Жанейро, Сан-Пауло, Буэнос-Айрес кебек сигез миллионлап халкы булган гигант шәһәрләр өстеннән очканда гына җир өстендәге күренешләр үзгәргәләп алды. Ерак юл шактый арытса да, без Чили кешеләре белән очрашуыбызны түземсезләнеп көттек Швейцария авиакомпаниясе самолеты (самолетны кораллы бандитлар алып китүеннән курыккан авиакомпаниянең хезмәткәрләре һәр ир пассажирны профессиональ осталык белән тентеп чыктылар) Кордильер таулары аркылы очып чыгуга, аста Сантьяго шәһәре күренде. Берничә минуттан соң инде аэропорт безне Чили җиренең декабрь аендагы кырык градуслы эссесе белән каршы алды. XVI гасырның урталарында испан коикистадорлары Чилига бик акреи һәм озак барганнар, әмма юл михнәтләренең әҗерен уны белей кайтарганнар табигатьмен иң матур урыннары, таулар, урманнар, үзәнлекләр һәм Тын океанның иксеэ-чиксе » байлыклары илбасарлар кулына күчкән XVI гасыр азагында граф Вальдивия Чилине Испания короле каршында тезләнергә мәҗбүр иткән. Европадан агыла башлаган кешеләр, башлыча — испаннар, океан белән Кордильер таулары арасындагы тар гынз җирне әкренләп басып ала барганнар- Җирле халыкның килмешәкләр белән аяусыз көрәше, испаннарның индеецләргә каршы рәхимсез сугышы дәвамында Чили дәүләте барлыкка килгән. 1552 елда Сантьяго шәһәренең беренче нигез ташы салына. Әмма араукай индеецләренең илбасарларга каршы кәрәше әле йеэ елдан артык дәвам итә. Хәзер инде анда индеецлар калмаган диярлек. Калган кадәоесе көньякта яши примитив хуҗалык белән кен күрә. Алар—хәзерге Чили халкының иң ярлы өлеше Әмма бүгенге заман арауканыиың да әле йөрәгендә азатлык һәм патриотлык рухы яши. Яшь кенә бер индеец егете, гитара чиертеп, испаннар минем ватанымны басып алганнар, испан токымнары индеецлар җиремдә рәхәт яшиләр, дип җырлаганда минем башта әнә шундый уй туды. 1820 елдан бирле Чили парламентлы, президентлы буржуаз республика булса да, бу илгә Испания корольләре инде күптән баш булмө- салар да, индеецләргә азатлыкларын да, байлыкларын һәм җирләрен дә кире кайтармаганнар, Без хәзер Африка һәм Азиянең әллә кайдагы ерак почмакларында да илебезне белүләренә гадәти бер нәрсә итеп карыйбыз Ә менә Америка пропагандасы һәм җирле буржуаз пропаганда дистәләрчә еллар буена дөньяда Советлар иле барлыгын Чили халкыннан яшереп килгән, безнең тормышны бозыл, яманлап сөйләгән, Чили кешеләренең илебез турында берни белмәүләренә кайваиы» хәтта гаҗәпкә дә каласың. Мәсәлән, бер мәктәптәге алтынчы класс балалары белән безнең мене мондый бер сөйләшү булды. — Кайдан килдегез сез? — Советлар Союзыннан. Беләсезме? Укучы бала белмим дип башын чайкый. — Берәрегознең Мәскеү турында ишеткәне бармы? — Юк. беребез до белми. Без гаҗәпкә калдык. «— Гагаринны беләсезме? — Юк, белмибез. — Айга тешкөн очкыч, космос, Ай турында беләсезме? — Беләбез. Армстронг, Америка астронавты,— диләр. — .ЛН Безнең ил турында бәген лей япгыш карашлы кешеләр дә бар Мәсәлән, Вэльдиоив шәһәренең мэры белән сөйләшкәндә бер Чили кешесе болай дип сорады: — Әйтегез әле. сездә ата-аналар үз балаларым күрә алалармы? — Ничек инде ул, күрә алалармы? — дип кайтарып сорадым мин. Шуннан соң мзрның урынбасары миңа болай диебрәк төшендерел бирде: — Сезнең илдә, әлбәттә, прогрессив строй, социализм тезелгән, ләкин сездә балаларны атааналарь'ннан аерып алып, интернатларда тәрбиялиләр икән. Шул сәбәпле без: «Ата-аналар үз балаларын күро алалармы?» — дип сорыйбыз. Аларга бездәге мөктол-интернатлариын нәрсә икәнлеген, атә-аналарчың хокукын, мәктәпнең ролен һем башкаларны аңлатып бирергә туры килде. Берничә кониән соң Вальдивия шоһәрондо булган пресс-конференциядә шул ук сораулар яңэдәч кабатланды. Кыскасы, пропаганда бот внесем киресенчә аңлаткан. Чипи мектоплоро белен тонышканда, стеналарында тасма сыман озын географик карталар күргоч, бермедер гаҗоброк те тоелды беэго Узәбетдө бетем стенамы тутырып торган карталар күреп гадотләнгом бит боз. Кара күзле чибәр гоне бор укучы МИРЗА М Ә X М ҮТО В ф ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ЧИЛИ «Бөтенесе киресенчә» малай, күрсәткеч таягын өстән аска шудырып, горурланган бер төс белән болай дип сөйли: — Чили ул үзенә бер төрле ил,—ди —Аның киңлеге —200 километрдан алып 600 километрга чаклы, буе — 4200 километр. Көнчыгыш чигә карлы Кордильер таулары буйлап, көнбатыш ягы Тын океан буйлап сузыла. Төньягында, Перу һәм Боливия белән янәшә җирендә, эссе Атакама чүле җәелеп ята. Көньягында — Магеллан бугазы һәм мәңге эреми торган бозлары белән Утлы җир атавы бар. Төньяктан көньякка таба тасма шикелле сузылган төрле климатлы бу җирдә 9 миллионнан артык креол (испаннар токымы), метислар (испаннар белән индеецлар токымы) һәм беркадәр араукай индеецләре яши. Төньягында итальяннар, ә көньяк провинцияләрдә немец поселоклары бар. Безнең җирләрдә декабрь азагында карлы салкын кыш булса, Чилидә бу вакыт җәй уртасы булып санала, Сантьягода көннәр эссе, Атакама чүле ут кебек кыза, ә көньяк провинцияләрдә салкынча була. Чилидән кайту белән миңа Татар Хуҗашы авылындагы сигезьеллык мәктәпкә барырга туры килде. Андагы өлкән класслар дәресенә кердем. География дәресе икән. Укучыларның алларындагы атласларында Көньяк Америка материгы төшерелгән бит ачып куелган. География фәнен укучыларның күбесе ярата. Алар минем Чили турында сөйләвемне кызыксынып тыңлый башладылар. Чилидәге балаларның ничек яшәүләре турында бик күп сораулар бирделәр, ә мин бу вакытта аларның география дәресе икәнен исемнән чыгармадым. — Декабрь аенда нигә бездә кыш була да, Чилидә бу вакытта 33 градуслы эссе җәй уртасы, анда җимешләр пешә? — Нигә бездә көньякка таба барган саен җылырак, ә көньякта бик эссе, ни өчен Чилидә киресенчә — көньякка таба барган саен салкынрак, Магеллан бугазы янында Тын океан култыкларына әллә ничә метр калынлыктагы бозлыклар шуышып төшә? Укучылар бу сорауларга тиз генә җавап бирмәделәр. Класста гынлык урнашты. Уйга калдылар. Шуннан соң бер малай кыяр-кыймас кына: — Экватор,— дип әйтеп куйды. Икенче берсе, шул фикерне куәтләп, без җир шарының иң эссе төше булган экватордан төньякта яшибез, ә Чили көньяктарак, шуңа күрә «бөтенесе киресенчә» дип аңлатырга кереште. Тасма шикелле озын карта янында басып торган Чили укучысы да шулай дигән иде. Әлбәттә, ул испанча җавап бирде, аннары үз иле белән безнең ил табигатен чагыштырганда ул да «бөтенесе киресенчә» дигән иде. Димәк, «киресенчә» дигәнебез кайдан торып әйтүгә карый икән. Икмәк һәм җир өчен Чили йөз илле елдан артык инде бурҗуаз республика булып яшәп килә. Бу строй, әлбәттә, киң катлау халыкның дөньяга карашына билгеле бер йогынты ясаган, кешеләрне байлар өчен генә демократик булып саналган закон һәм принциплар рухынде тәрбияләгән. Шул дәвер эчендә утыз тапкыр сайлаулар булган. Сайлау алды ярышлары кызган, әллә ничәләп партия үзара президент урыны өчен көрәшкәннәр. Властька нинди партия килсә дә, хезмәт халкы тормышның гөп мәсьәләләрендә хокуксыз булып кала биргән: ул һаман да үз байлыгына үзе хуҗа була алмаган, һәм анык тормыш шартлары да, бер чилиле әйтмешли, «сизелмәслек дәрәҗәдә генә яхшырган». Әмма дөньяда күп халыкларның язмышын үзгәртә торган көрәш дәвам итә. Мондый үзгәрешләр ерактагы Чилигә дә барып җитә. Латин Америкасы илләрендәге карагруһ полковниклар тарафыннан ясала торган бик күп контрреволюцион переворотларга җәмәгатьчелек инде күнегеп беткән. Ләкин 1970 елның сентябрь ае көтелмәгән шатлыклы бер хәбәр китерә: Чилидә, президент сайлап, халык властьны үз кулына ала. Сайлау алды көрәше дәвамында бер хәл ачыклана: кулларында массовый информация чараларын тоткан куп акчалы буржуаз партияләр сайлауда компартия кандидаты Пабло Неруданың яки социалистлар кандидаты Сальвадор Альенденың җиңеп чыгуына юл куймаячаклар. Коммунистлар, беренче буларак, сул партияләрнең сайлауда үзара берләшү идеясен күтәрел чыгалар. Коммунистик һәм социалистик партияләр, радикаллар партиясе һәм сул христиан демократлар партиясе бергәләп ун * партияләргә каршы чыгалар һәм халыкны социалистик партия лидеры Сальвадор Альендены яклап тавыш бирергә өндиләр. Әнә шул рәвешчә Чилидә халык бердәмлеге блогы туа. —Тавышларны санап караганнан соң, Альенденың көндәшләреннән өстен чыгуы билгеле була. Ә парламентта күлчелек—уңнар — капиталистлар, вак һәм эре җир биләүчеләр, сәүдә буржуазиясе вәкилләре кулында. Уң карашлы газеталар, радио һәм телевидение исә алдан ук уңнар кандидаты Александре җиңәчәк дип әйтеп куйгач була. Радикаллар белән берлектә коммунистлар һәм социалистлар, Чили хезмәт ияләренең Бердәм профсоюз үзәге халыкка мөрәҗәгать итәләр Илнең политик тормышындагы шушындый кыен бер вакытта йөз меңләгән гади кешеләр башкаланың һәм байтак провинция үзәкләренең урам һәм мәйданнарына чыгалар. Барлык лозунгларның да асылы бер таләпкә кайтып кала: власть халык бердәмлеге блогына бирелсен! Альенденың урыны — президент cap генда! Халыкка каршы барудан, революцион хәрәкәтнең күтәрелүеннән куркып, уңнар чигенергә мәҗбүр булалар. Сальвадор Альенде яңа хекүмәт тоэи Ундүрт министрның бишесе — эшче, әчесе — коммунист, дүртесе — социалист. Марио Асторга — мәгариф эшләре буенча яңа министр — моңарчы Чили университетында гади бер укытучы булып эшләгән. Властьны саклап калу кыенрак... Капитализм дөньясындагы кебек, Чилидә дә контрастлар тулып ята әле Чилинең шәһәрләрендә, бигрәк тә Сантьягода, эшсезләр күп. Алар, шәһәр читләрендәге җирләргә килеп, Ящик такталары, фанер кисәкләреннән үзләренә апачыклар корып куялар. Ул алачыкларда адәм рәтле яшәү ечен кон яктысы да, су, канализация до, бүтән шартлар да юк. Шәһәрнең үзәгендә инде ярлыларны күрмәссез, анда Еьропа архитектурасы стилендә салынган матур-матур йортлар, искиткеч яхшы магазиннар өстендә — күз явын алырлык витриналар. Ярлылар енда берни зшли алмыйлар. Банкларда, яхшы магазин һәм рестораннарда аларга эш тә бирмиләр, анда берни до сатып ала алмыйлар. Шәһәрнең үзәк урамнарында күбрәк яхшы киенгән таза хәлле кешолор йәри, читтән карзганда —монда ботен иеше дә яхшы яши икән дип уйларлык Шәһәрнең үзәк кварталларыннан читкә чыккач кына балчык ейләр күрәсең һәм Чилидәге гади хезмәт ияләренең нинди йортларда яшәгәнен аңлыйсың. Чили республикасының иңа хөкүмәте каршына берьюлы бик күп кыен мәсьәләләр килеп баеп. Шулердан иң кыены — эшче һәм крестьяннарның тормыш шартларын яхшырту. Чили эшчесе әләге бик ярлы яши, кулында эше булган кеше -еиә, кеч-хәл белән очын-очка ялгап, тормыш ите Эшче ала торган иң аз хезмәт хэкы — аена 300 эскудо (26 сум чамасы), ә Сантьягода итнең кигосы — 35 хкудо. Эшче кеше аенэ 600— 700 эскудо акча алса, бу инде яхшы хезмет хакы булып санала. Әгер бездә эшче квартира ечен хезмәт хакының дүрт-ситез лрэцен|ыи бирсе, Чили эшчесе яртысын диярлек түли. Сантьягода бер бүлме әче* генә с» 300 хкудо акча гүләргә кирәк. Адәм рәтле костюм алу мең ярым хкуаодан лртыгракка тешә. Хәтта хоэмәт хакын «яхшы» алганда да гол ит ашап тормыйлар Сантьягода «т айның беренче ун кенендә генә була, е провинциялврде ит атнага мке-әч кеме көй сатыла. (Кибет хуҗасы, йортның алдына кызыл элем элеп куеп, кибетендә ит барлыгын хебәр итә. Ак әләм эленсә — кибеткә ипи китерелгән була) МИРЗА МӘХМ ҮТОВ ф КРАКТАГЫ ЯКЫН ЧИЛИ Аз акча алучы эшче һәм хезмәткәрләрнең эш хакын 30—35 процентка ертгыру турындагы карарны халык яңа хөкүмәтнең эшчәнлегендәге мөһим бер адымы итеп бәяли. Ләкин эш хакын алай арттыру өчен хезмәт җитештерүчәнлеген үстерергә, товарны күбрәк булдырырга кирәк. Предприятиеләрнең күбесе исә капиталистлар кулында. Тагы икенче бер кыен мәсьәлә дә бар — шәһәрләрдә 300 меңнән артык эшсез кеше бар, нигездә алар — яшьләр. Аларны эшле итү өчен завод-фабрикалар салырга кирәк. Моннан тыш, илдә торак мәсьәләсе дә бик кыен, икмәк, ит җитешми, мәктәп, больницалар, укытучы, инженер, врачлар аз. Эре җир биләүчеләр, завод, урман, юл хуҗалары байлыкларын халыкка бирергв теләмиләр, чит ил капиталистларының да Чилидән китәселәре килми. Уңнар инде янал-өркетеп кенә калмыйча, эшкә үк керешкәннәр — террорчы бандалар оештырып, бомба ташлаталар, акча һәм алтынны чит илгә алып китәләр, предприятиеләрне ябалар, заводларны туктаталар, төрлечә аяк чалалар.... Чили калаларында Мадрид, Париж, Марсель шәһәрләренә охшашлык бар. Чили университеты 1765 елдз ук салынган булган. Читтән караганда бу илдә халыкка әйбәт яшәү өчен бөтен шартлар да бар кебек. Чынында исә җир биләүчеләр һәм компрадор буржуазиясенең хакимлеге, экономиканы чит ил капиталы басып алуы нәтиҗәсендә Чили халкы үз хезмәтенең җимешләреннән үзе файдалана алмый. Бакыр рудникларын эксплуатацияләп кенә дә америкалылар Чилидән утыз миллиард доллардан артык байлык алалар. Моннан йөз илле ел элек Конституция мәйданыча салынган президент сараена безнең делегацияне кунакка чакыргач, Сальвадор Альенде илдәге әнә шундый кыенлыклар турында сөйләде. Әңгәмә шактый озак булды. «Марксист буларак мин халыкның тормышын җиңеләйтердәй мәсьәләләрне хәл итүне озакка суза алмыйм, шул сәбәпле без Америка монополистлары кулындагы бакыр рудникларын национализацияләү турында карар кабул иттек, җир оеформасы ясап, крестьяннарыбызга җир өләшергә булдык. Эшсезләрне эшле итү, ач семьяларны икмәкле итү өчен безгә яңа предприятиеләр төзергә кирәк»,— диде Альенде. Бер көннән соң, президент сараеның балконыннан торып, дистәләрчә Сантьяго халкы алдында чыгыш ясаганда, Альенде төп мәсьәләләрне хәл итүдәге кыенлыклар, уңнарның эшкә аяк чалырга тырышулары, бөтен халыкка берләшергә кирәклеге турында сөйләде. «Бердәмлек булмаганда без җиңеп чыга алмаячакбыз, властьны үз кулыбызда саклап кала алмаячакбыз»,— диде ул. Исәнме, маэстро! Чили мәгарифе җитәкчеләре хезмәт ияләре балаларының барысын да укытырлык мәктәпләр булдыру өчен халык хөкүмәтенә әле байтак кына вакыт кирәк булачагын аңлыйлар. Чили укытучылары безгә мәгариф өлкәсендәге кыенлыклар турында күп сөйләделәр. Барлык балаларга да алтыөллык белем бирү турында 1923 елда ук гамәлгә кертелгән закон илле ел узганнан соң да әле үтәлмәгән, Чилидә уникееллык урта мәктәпне эшче һәм крестьян балаларының бик азы гына тәмамлый ала икән. Беренче класска укырга кергән 406 мең баланың 103 меңе генә 1970 елда сигезенче классны тәмамлый, ягъни укучыларның 75 проценты мәктәпне ташлый. Беренче класстан ук дүрт баланың берсе төшеп сала. Моның сәбәбе — авыр тормыш шартлары: ата-ана- лар балаларын бик яшьли эшкә бирергә мәҗбүр булалар. Көньяк провинцияләрдә халык башлыча терлекчелек, яшелчә үстерү, бодай игү белән шөгыльләнә. Күпчелек крестьяннар җирсез булып, җ»р биләүчеләрдә батраклыкка ялланып эшлиләр. Крестьян балалары сөтнең нәрсә икәнен дә белми үсә. Чилидә балалар күп үлә. Осорно провинциясендә бөтен дөнья күләмендә чагыштырганда иң күп бала үлә. Чилидә укыйяза белмәүчеләр уртача 20 процент булса да, бу провинциядә халыкның 80 проценты надан. Илдә дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр һәм чиркәү (католик) мәктәпләре бар. Чиркәү дәүләттән аерылган. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез. Хосусый мәктәпләрдә, гадәттә, бай кешеләрнең балалары гына укый, түләү хакы семьяның доходына карап куела. Мәктәптә уку срогы унике ел. Укулар испан теленде бара. Немецлар күп яши торган кайбер көньяк провинцияләрдә немец телемдә укыта торган башлангыч мәктәпләр дә бар. Уку елы 1 марттан башланып, 20 декабрьдә тәмамлана. Мәктәпкәчә тәрбия эше, башлангыч сигезьеллык һәм урта дүртьеллык белем бирә торган мәктәпләр белән Чилинең Мәгариф министрлыгы идарә итә. Ике дәүләт университеты, мәктәпләр салучы акционерлар җәмгыяте һәм башкалар системалы рәвештә Министрлык белән бергә эшлиләр. Чилидә төп уку формасы булып башлашын сигезьеллык мәктәп санала. Аерым фәннәр укыту 5 нче класстан башлана. Бу мактәплер барлык балаларны да укуга тарту, контингентны сакларга тырышу кебек байтак кына кыемлыклар кичерә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшьләрнең бар өлеше дүртьеллык урта мәктәпкә укырга керә Шәһәрдәге урта мәктәпләрдә гадәттә 1—8 нче класслар юк. Бу мәктәпләр «гуманитар» һәм «профессиональ» мәктәпләргә бүленәләр. Гуманитар мәктәп дип, белгеч итеп хәзерләмичә, гомум белем генә бирә торган гадәттәге мәктәпләрне атыйлар. Бу мәктәпне тәмамлаган кеше университетның теләсә кайсы факультетына керә ала. 9—12 нче класслардагы 300 меңләп укучының 100 меңе гомум урта белем һәм белгечлек бирә торган профессиональ мәктәпләрдә укый. Теориягә сәләтсезрәк балалар гадәттә профессиональ мәктәпләрне сайлыйлар. Эшче балаларының да күбесе, сигезенче класстан соң да укырга теләгәндә, шул ук мәктәпләргә укырга керә. Профессиональ-техиик урта мәктәп башлыча дүрт терле белгечлеккә укыта; коммерция мәктәпләре, индустриаль мәктәпләр, техника белгечләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү системасы, авыл хуҗалыгы мәктәпләре. Профессиональ мәктәптә укып чыккан кеше университетның гуманитар факультетыча керә алмый, чәчки мәктәптә әдәбият, тел, тарих һәм географиядән кыскэча курс кына узган була. Чилинең Мәгариф министрлыгы планы буенча урта мәктәптә укучыларның саны ел саен 20 процентка арта барырга тиеш. Ләкин, хезмәт ияләренең балалары бии яшьли эшли башлаганлыктан, бу план хәзергә үтәлми әле. Чилидә алты университет бар. Шуның дүртесе хосусый университет. Чили университеты белән техник университет — дәүләтнеке. Аларның терпе прооинц-ялердә институт ролендәге факультетлары бар. Университетларның үз автономияләре бар, елар белен Ректорлар советы идарә нтө, бу советка Мәгариф министры до керә Бу икс университетның 80 меңләп студенты бар. Аларның күпчелеге демократик карашлы яшьләр. Болар арасында коммунистик яшьләр оешмасының байтак кына членнары да бар. Укытучыларны университетларда һәм педагогия училищелары тибындагы «нормаль» мәктәпләрдә әзерлиләр Чилидә йез меңләп укытучы бар. Аз түгел бу Ләкин авыл мәктәпләрендә укытучылар җитешми әле. Күпчелек укытучыларның югары белеме юк. Укытучыларның иң аз хезмәт хакы — аена 600 эскудо, уртача хезмәт хакы — 1500 чамасы. Өч ел эшлегеннән соң эш хакын беркадәр арттыралар, ә унбиш елдам соң берме-бер арта. Укытучы хатынга, балэ тапкач, оч айлык декрет ялы биреме. Чили шзртларында укытучы алган хезмәт хакы белән генә җитешле яшәп булмый, шуңа күрә укытучылар хезмәт хакының аз, мәктәпләрдәге материаль шартларның начар булуыннан, социаль тәэминатның начарлыгыннан һәм торак шартларының кыенлыгыннан ризасызлык белдерәләр. Сантьягодан уи чакрымдагы матур калкулыклар өстене укытучыларның белемен күтәрү һем эксперименталь тикшеренү үзәге урнашкан. Бу үзәкнең еллык бюджеты — 5 миллион доллар. Аның моннан оч ел элек дәүләт һәм укытучылар профсоюзы акчасына салынган заманча яхшы базасы бар (әйбәт биналары, кабинет, мастерскойлары, китапханәсе, укыту-техник җиһазлары һ. б) Укытучыларның белемен күтәрү планлы рәвештә алып барыла. Провинцияләрдә, университет факультетлары булган урыннарда бу эшне университет укытучылары ярдәме белән эшлиләр Бу үзәкнең методистлары арасында гыйльми дарәҗале кешедер де бар. Аларның эш хакы университет укытучысының хезмәт хэкына тигез Гнч хәзергә укытучыларның бик азы гына бу үзәккә килеп белем алэ: торыр в тулай рак юн, ачысыннан да бигрәк — командировка вакытында хезмәт жакы сакланмый шуңв күрә, үзәкнең директоры Марио Лейтон сүзләре белән әйткәндә, уиытучыл.р- иың үз квалификацияләрен куторер'е «•■*фес«г»ре юк икән МИРЗА МӘХМҮТОВф ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ЧИЛИ ф> Без әлеге үзәккә барганда анда байтак кына Латин Америкасы илләрендәге шундый ук үзәкләрнең җитәкче хезмәткәрләре семинары җыелган иде. Безгә алар алдында кыскама гына чыгыш ясарга да мөмкин булды. Чилинең Мәгариф Министрлыгында, Чили укытучыларының берләшкән профсоюзында халык мәгарифен үзгәртеп кору турында күп сөйлиләр. Тик без бу үзгәрешнең нинди юллар белән тормышка ашырылачагын белә алмадык. Чили кешеләре оле үзләре дә бу мәсьәләнең асылын күз алдына китереп бетерә алмыйлар бугай. Халык мәгарифен үзгәртеп корудан максат — укучыларны тормышка әзерләү һәм аларның уйлау сәләтен үстерү булырга тиеш. Мәктәп программаларын һәм дәреслекләрнең эчтәлеген заман таләпләренә якынайтып үзгәртү күздә тотыла. Ләкин бу үзгәртүнең принциплары хәзергә ачыкланып бетмәгән әле. Әнә шул сәбәпле Чилидә мәгариф хезмәткәрләре СССРдагы мәктәп программаларының эчтәлеген үзгәртү мәсьәләләре белән кызыксындылар, бездәге мәктәпләрне үзгәртеп кору принципларын җентекләбрәк аңлатып бирүебезне үтенделәр. Без Чилидә әллә ни озак булмадык. Шулай да ачык йөзле, кунакчыл Чили укытучыларын без бик яраттык. Аларның бик күбесе халык властен яклый, укучыларга һәм ата-аналарга яңа властьның бурыч һәм максатларын күп аңлаталар. Чили укытучыларының берләшкән профсоюзы председателе Умберто Ульниста безгә, яңа Чилине барлыкка китерү өчен укытучылар бик тырышып эшлиләр, диде. Сигезенче класс у сытучысын испанча «маэстро» дип, ә урта мәктәптәге өлкән класс һәм университет укытучыларын «профессор» дип атыйлар. Безнең белән саубуллашкан чакта Чили укы- тучыларыннан берсе: — Без әле яхшылап танышып та өлгермәдек, сез инде китеп тә барасыз,— диде. — Бу — безнең беренче делегация. Без әле тагы да очрашырбыз, шуңа күрә без дә сезнең белән бөтенләйгә хушлашмыйбыз, «буэнос диас, амигос» — хәерле иртә, дуслар, дибез. Исәнме, яңа Чили маэстросы! — дидем мин аңа. Сантьяго Мәскәүдән бик ерак булса дэ, Чилинең кешеләре үзләренең рухлары, ирекле киләчәкләре өчен көрәшүләре белән бик якын безгә.