Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

яшь ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ 22 ноябрьда Татарстан язучылар союзы идарәсе яшь тәнкыйтьчеләр семинары үткәрде. Язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нуриның кереш сүзе белән ачылган ул семинарда филология фәннәре кандидатлары Хәсән Хәйрн «Бүгенге проза һәм әдәби тәнкыйть». Зәет Мәжнтов «Бүгенге поэзия һәм әдәби тәнкыйть». Илтанн Илялова «Театр һәм әдәби тәнкыйть» дигән темаларга докладлар ясадылар. Докладлардан сон өлкән әдипләребездән Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәким һәм Фатих Хөсни семинарга чакырылган иптәшләргә үзләренең тәнкыйть өлкәсендәге тәҗрибәләре турында сөйләделәр, яшь тәнкыйтьчеләр алдында торган бурычларга тукталдылар. Аннары семинар эше секцияләргә бүленеп дәвам итгерелде. Филология фәннәре кандидаты Илбарис Надиров Фатих Ур- манчнев иҗатына; Шәйхи Маннур, Гази Кашшаф һәм Зәет Мәжитов Әдхәт Сине- ГУЛОВ нжагына; Илтанн Илялова. Туфан Миннуллин Рим Кәримов ижатына; Хәсән Хәйри, Нил Юзиев Нурмөхәммәт Хисамов ижатына; Фәрваз Миннуллин, Ренат Харисов Равил Лотфуллин ижатына жентекле анализ ясадылар. Яшь тәнкыйтьчеләргә иҗатларындагы уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр. Ахырдан секция җитәкчеләренең әлеге семинарда катнашкан яшь тәнкыйтьчеләр ижатына карата йомгак сүзләре тыңланды. КЕЧКЕНӘЛӘР ӨЧЕН ЗУР ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП Дагстанның башкаласы Махачкалада СССР һәм РСФСР язучылар союзы, шулай ук Дагстан язучылары оешмасының берләштерелгән пленумы булып үтте. Анда хәзерге балалар әдәбиятының ндея-худо- жество дәрәжәсен тагын да үстеру турындагы мәсьәлә тикшерелде. Пленумга Мәскәүдән һәм Ленинградтан, союздаш һәм автономияле республикалардан, үзәк нәшриятлар («Молодая гвардия». «Детская литература». «Малыш») һәм үзәк журналлардан («Пионер». «Мурзилка*. «Детская литература») вәкилләр җыелды. Пленум эшендә Татарстаннан СССР язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нури һәм Татарстан язучылар союзының балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе шагыйрь Рөстәм Мингалнмов катнаштылар. Пленум утырышларыиып берсендә Зәки Нури хезмәт һәм интернациональ дуслык темасына язылган яна китаплар турында сөйләде. Шагыйрьнең Махачкала радиосыннан чыгышы да. Махачкала педагогия институты аудиториясендә. Махачкалада республика балалар китапханәсен ачканда һәм Буннак шәһәре культура сараенда укучылар белән очрашканда сөйләгәннәре дә балалар әдәбиятының заман таләпләренә тулы җавап бирерлек югары сыйфаты турында, дуслык мөнәсәбәтләрен барлык чаралар белән көчәйтү турында булды. Шагыйрь Рөстәм Мингалнмов та Махачкалада пыяла тукыма заводы эшчеләре белән. Буйнакта яшьләр һәм мәктәп балалары белән очрашуда катнашты. ДРАМАТУРГЛАР СЕМИНАРЫ Ноябрь аенда Уфада РСФСР драматурглары семинары булды. Идел буе автономияле республикаларының һәм өлкәләренең драматурглары катнашында уздырылган семинарда Татарстан драматургларыннан Хәй Вахит. Туфан Миннуллин һәм Диас Вәлиезләрнең пьесалары да тикшерелде. Республикабыз әдипләренең әсәрләренә нигездә уңай бәя бирелде. КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫ ПРОФСОЮЗЫ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Казанның Актерлар йортында культура работниклары профсоюзы өлкә комитетының IX өлкә конференциясе булды. Конференциядә культурз работниклары профсоюзы өлкә комитеты председателе Я. С Шәмсетдиновиың һәм ревизия комиссиясенең отчет докладлары тыңланды. Докладлар буенча фикер алышуларда культура работниклары профсоюзының Бөгелмә шәһәр комитеты председателе М X Ибраһимов. В. Качалов исемендәге Зур драма театры җирле комитеты председателе 10. А. Коршок, Чистай типографиясенең коммунистик хезмәт ударнигы А. Е. Садыйкова. Бнтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р А. Җиһаншинг. Татарстан язучылар союзы правлениесе жаваплы секретаре Р- М Харисов, Алабуга культура-агартх училищесы жирле комитеты' председателе А. В. Кузнецов һ.зм башкалар катнашты Конференциядә культура работниклары профсоюзы Үзәк Комитеты председателе М. В Пашков һәм ТАССР культура министры Б М. Гыйэзәтуллин иптәшләр чыгыш ясадылар Конференция эшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев катнашты Конференция культура работниклары профсоюзы өлкә комитетының һәм ревизия комиссиясенең яна составын, профсоюзларның XII Татарстан елкз союзара конференциясенә һәм культура работниклары профсоюзының VIII съездына делегатлар сайлады. ЯНА ЖУРНАЛ Совет тел һәм әдәбият фәнендә тярки телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнү шактый зур урын тота Ул илебезнең бик күп Фәнни институтларында һәм югары уку йортларында укытыла һәм фәнни яктан тикшерелә. Шуны искә елын. СССР Фәннәр академиясе Президиумы «Советская тюр кология» исемле яна журнал чыгара баш лады. СССР Фәннәр академиясе һәм Әзербәйжан Фәннәр академиясе органы буларак 1970 елда чыгарыла башлаган бу фәнни теоретик журнал түбәндәге бү лейләрне эченә ала телне ейрәнү метод лары һәм теориясе мәсьәләләре; хәзерге телләрнең тезелеше (фонетика, фонология, грамматика, лексикология һәм лсксикогра фня); телләрне чагыштырма тарихи өйрәнү һәм диалектология, әдәби тел тарихы, терки әдәбиятларда социалистик реализм ныи үсеше; терки әдәбиятларның һәм фольклорларының тарихы, терки халыкларның үзара багланышы һәм аларның башка әдәбиятлар Аслан менәсәбәтләре; миллн мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында терки телләрне һәм әдәбиятларын укыту методикасының теоретик мәсьәләләре, тәр жемә теориясе, рецензиятәр һәм бнблиогра фпк күзәтүләр, фәннн тормыш Тел фәненә караган булектә. терки телләрнең фонетик.чыннан, грамматикасын нан. лексикасыннан һәм аларның тарихи үсешенә бәйләнешле мәсьәләләрдән тыш мзтематик лингвистиканың яна метолларын яктырткан хезмәтләргә дә киң урын бирел» Әдәби телләрне нормальләштерү (алфавитларны һәм орфографияләрне з. i мнлләштерү. терминология принципларын эшкәртү) мәсьәләләрен күтәргән материалларга ла журнал бик нык игьтмбл? итә Бу журнал әдәбиятта миллн үзенчәлек һәм илебез таге терки халыклар әдәбият- лврыныч социалистик эчтәлеге, ул әдәбнят- лацдл социалистик реализммын у ишмәдек- ләре. художество утенчжтекләре һәм фо - к лор чыганаклары проблем*-арым мммкнн кадәр тхлырвк яктыртуны укиен теп бурычы итен куя «Советская тюркология» Татарстан тел галимнәренең хезмәтләренә дә киң урын бирә. Мәсәлән. журналның 1970 елгы алтынчы санында гына да Казан галимнәреннән Ш Абиловнын «Болгар-татар әдәбиятында «Кутадгу билик». Л.Мәх- мүтованын «Татар тел белеменең хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары». Ф Фа- сеевнын «Диалектологик сүзлекнең яңа тере». М Мөхәммәдневнын « Тюркология мәсьәләләре». Ф Ганиевнен «Хэтерге татар әдәби телендә фигыль терләре» һәм Алабуга галиме Л. Арслановнын «Хәзерге татар әдәби теле» исемле кызыклы мәкаләләре басылып чыкты. «Советская тюркология» журналы ике айга бер мәртәбә чыгарыла. Ул фәнни хезмәткәрләргә. укытучыларга, аспирантларга, студентларга гына түгел, гомумән терки халыкларының теле һәм тарихи мәсьәләләре белән кызыксынучыларның барысына да бнк файдалы чыганак булып хезмәт нтә. «Советская тюркология» Баку шәһәрендә басыла Редакциянең адресы: Баку—73, проспект Нариманова. 31. Язылу бәясе бер елга 6 сум. ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫН БАРА Татар әдәбиятының тугандаш халыклар һәм чит ил халыклары әдәбиятлары белән элемтәсе елдан-ел ныгый бара. Әле соңгы атналарда гына Татарстан китап нәшрияты венгр я.зучыларынын шигырьләре һәм утызга якын ’ хикәясен туплаган китапны татар телендә бастырып чыгарды «Венгр әдәбияты җәүһәрләре» исемле бу китапка, чыннан да. венгр әдяаләренея терле елларда язылган һәм венгр әдәбиятының алтын фондына кергән иң яхшы әсәрләре тупланган Җыентыкта венгр әдәбяят галиме Шандор Коикашиын шактый зур күләмле кереш сүзе урнаштырылган. ДУСЛАР БҮЛӘГЕ Татарстан китап нәшрияты узган ел башкорт язучы дарымын хикәяләрен туплап «Башкорт хикәяләре» исеме астымда татар телемдә аерым китап бастырып чыгарганын *-бәр игкәи идек виде. Әле шушы ||>инәрдә генә Башкортлап китап нәшрияты татар ятучмдарымыи хикәяләрем башкорт телендә аерым китап итеп бастырып чыгарды «Дуслар бүлме» исеме белой чы- гарыиаи ул китапка терле буым татар «• ,чыларыиын ут»» ы an аиьәясе кертелгән. Китапка һәр анмәя авторыиын рәсеме һәм анык прыида биографик белешмә дә урнаштырылгәи ҖЫР БЕЛӘН ИЛ БҮЯЛАП Үткәй елиыи октябрь, ноябрь айларында Г. Тукай исемендәге тагар дәүләт фнлармоииясе а о тип.тары. берничә тиркем- га бүленеп, илебезнең Идел буе •лкәләрем- дә. Себер һәм Урта Азия якларында гастрольдә бу 1ып. йөз нллед -н артык кой церт биреп кайттылар. ТАССРнын халык артисты Илһам Шакиров җитәкчелегендәге «Идел» вокаль инструменталь ансамбле Свердловск. Омск. Томск, Кемерово өлкәләрендә һәм Красноярск краенда. ТАССРнын атказанган артисты Габдулла Рәхим- кулов катнашындагы артистлар группасы Казагыстан. Кыргызстан һәм Үзбәкстан ССРларда; эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы дипломанты Зиннур Н р- мөхәммәтов катнашындагы артистлар Куйбышев. Саратов. Оренбург. Волгоград. Астрахань өлкәләре тамашачылары алдында чыгышлар ясадылар. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры коллективыннан РСФСРның халык артисткасы Зөләйха Хисмәт.длина. ТАССР- ныд халык артистлары Идиал Ишбүләков. Рәйсә Билялова һәм ТАССРнын атказан ган артисты Сөләйман йосыпов Пермьдә һәм Пермь өлкәсе районнарында булып, концертлар биреп кайттылар. ТӘНКЫЙТЬ СЕКЦИЯСЕНДӘ 29 октябрьдә Татарстан язучылар союзы каршындагы тәнкыйть секциясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллин- ның язучы Фатих Карими иҗатына багышланган монографиясе тикшерелде. Фикер алышуда филология фәннәре докторлары Гали Халит. Ибраһим Нуруллин, филология фәннәре кандидатлары Мөхәммәт Мәһдиев. Рафаэль Мостафии. тәнкыйтьче Фәрваз Миннуллин катнашты. Алар монографияне тагын да камилләштерү юнәлешеп дә киңәш әйттеләр. Шул ук секциянең ноябрь аенда уздырылган утырышы филология фәннәре докторы Гали Халитның «Шагыйрь, герой, чор» исемле китабын тикшерүгә багышланды. Шул китап буенча фикер алышуда тәнкыйтьчеләрдән Гази Кашшаф. Хәсән Хәйри. Рафаэль Мостафии. язучылардан Нәкый Исәнбәт. Хәсән Туфан һ. б. иптәшләр катнашты. ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ Әрмәнстаннын башкаласы Ереван шәһәрендә яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивале үткәрелде Узган елның октябрендә СССРныц 50 еллык юбилеена багышлап уздырылган бу фестивальне ВЛКСМнын Үзәк Комитеты һәм СССР язу чылар союзы оештырган иде. Фестивальдә безнең республикабыздан яшь шагыйрь Роберт Миннуллин да катнашты һәм аның шигырьләре дә тикшерүгә куелды Семинар җитәкчеләре Михаил Львов һәм Валентин Сорокин Роберт әсәрләренә уңай бәя бирделәр. ТАМАШАЧЫЛАРГА ОШАДЫ Мәскәүнен Лихачев исемендәге автозавод культура сарае каршындагы театр коллективы өлкән драматургыбыз Риза Ишморатнын «Давылга табан» исемле пьесасын сәхнәгә куйды. Театрның оаш режиссеры С. Л. Шейн җитәкчелегендә әзерләнгән ул спектакль, завод эшчеләре соравы буенча, культура сарае сәхнәсендә берничә көн рәттән күрсәтелде. ЛАЕКЛЫ БҮЛӘХ Республикабызның музыка сәнгате өлкәсендә актив һәм нәтиҗәле эше өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңае белән. ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты концертмейстеры Екатерина Александровна Соколова КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. ҮЗЕШЧӘН КОМПОЗИТОРЛАР СЕМИНАРЫ Ноябрь ае ахырында Казанның Галимнәр йортында пәвәскәр композиторлар семинары үткәрелде. Республикабызның хор җәмгыяте һәм Халык иҗаты йорты тарафыннан оештырылган ул семинарда яшь композиторлардан Хәмит Булатов. Зөфәр Сәгыйтов. Габид, лла Мәҗитов, Сөембикә Вәлиева. Сания Әхмәтова. Рәйсә Латифуллниа, Алик Макаров әсәрләре тикшерелде. Республикабызның күренекле композиторлары Аллаһияр Валиуллин. Мирсәет Яруллин. Бату Мулюков һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри ул иптәшләрнең әсәрләренә һәрьяклап анализ ясадылар КҮРГӘЗМӘ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ Узган елда РСФСР художниклар союзы һәм Совет Армиясенең Үзәк йорты тарафыннан РСФСР художникларының Совет Армиясе тормышын чагылдыруга багышланган әсәрләреннән төзелгән күчмә күргәзмә оештырылган иде. Саратов һәм Ульяновск шәһәрләрендә булганнан соң октябрь аенда ул кургәзмә Казанга китерелде һәм Офицерлар йортына тамашага куелды. Нигездә Бөек Ватан сугышына катнашкан художниклар әсәрләреннән гыйбарәт булып, барлыгы иллегә якын экспонатны эченә алган ул күргәзмәдә Совет Армиясе узган данлы юл һәм аның бүгенге тормышы бик ачык чагылдырылган иде. И Никоновныи «Сталинград. Кул сучы- шы». Н. Народицкииын «Безнекеләр Можайскта юнәлде». А. Костючеикопыи «Рейхстаг. Җиңү». В. Щербаковның «Күкне саклыйлар» исемле картиналары тамашачыларның игътибар үзәгендә булды. ЭСТРАДА АНСАМБЛЕ Журналыбызның узган елгы саннарыиын берсендә Түбән Кама шәһәрендәге нефте- химкомбинатын ВЛКСМ комитеты һәм яшь белгечләр советы каршында татар яшьләреннән эстрада ансамбле оештырылганлыгы һәм анын концертлар бирә башлавы хәбәр ителгән иде. Яшь инженер Сәгыйт Закиров житәкчелегенд әге бу ансамбльне хәзер Түбән Камада гына түгел, тирә-як авылларда һәм Чаллыда да яхшы беләләр. Ансамбль коллективы Кама автозаводын тезүчеләр һәм Түбән Кама райо- нынын совхоз һәм колхоз хезмәт ияләре алдында әледән-әле чыгыш ясап тора. «Нур» эстрада ансамбле тамашачылар тарафыннан ихтирам казанды. СҮЗ ОСТАЛАРЫ КОНКУРСЫ Әлмәт драма театрынын художество советы нәфис сүз осталары ечен конкурс игълан иткән нде. Артистларның нәфис сүз осталыгын үстерүне күздә тотып оештырылган ул конкурста шактый күп кеше катнашты. Конкурска азерләнгәа материаллар тематик яктан да. жанрлары буенча да бай һәм төрле иде. Сәхләдә. рус классиклары әсәрләре белән беррәттән. та- ■ ар әдипләренең әсәрләре дә янгырады. Конкурста катнашучы сүз осталары репертуарларында Әлмәттә яшәүче шагыйрьләрдән Равил Файзуллин. Сажндә Свләймано- ва. Гамил Афзал һәм Әдип Маликов әсәрләре дә шактый зчр чагылыш тапты. Конкурста ТАССРның атказанган артисты Т Кнчүбаев жннеп чыкты Икенче урынны Т Алишен, өченче урынны Ә. Садый- кова яулап алдылар