Логотип Казан Утлары
Шигърият

Блокноттан

Әй, туган җир, синен чибәрлегең, Иркенлегең, көчең, сафлыгың! Сиңа булсын йөрәк тирәнлегем, Шигъриятем, кайгышатлыгым! Әй, газиз жир, синең чәчәкләрең, Чыклы иртәң, тыныч кичләрең... Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем, Батырлыгым, көчем, хисләрем! Июнь, 1941 Ни бар дисәң миндә, санап чыгам: — йөрәк көчем, кайнар каным бар; Таңгы балку, кичке шәфәкъ сыман, Шигърияттә янган җаным бар. Тагын ни бар? —йөрәк җырларымда Чиста ак нур —идеал яктым бар; Бу зур сугышсынау кырларында Җиңелмәскә дигән антым бар. Июнь. 1941 • Хисап ачтым... Төзәп мылтыгымны Бер фашистны җиргә капладым. Шулай итеп бүген җырчылыкны Сугышчылык белән расладым. Бәлки, бер дә сугыш мәйданында «Шәп снайпер» данын җәймәм мин, Тик шулай да эш бар мактанырга: Хисап ачтым бүген — мәргән мин! Август, 1941 Сзк бул, иркәм, хисләр сыналганда Мәхәббәтең һич тә сулмасын. Мин юк чакта берәр сыңар карга Синең талга килеп кунмасын! Мин бит синеч яшьлек сафлыгыңны Кулга корал тотып саклаучы, Сугышларда кайгы, шатлыгымны Синең немец белән баглаучы. Август. 1941 Ян син. жырым, ләкин күмерләнмә, Зөһрә йолдыз кебек нурлы бул. Сугышларда мең-мен күңелләргә Мәхәббәтең белән тугры бул. Ак син, жырым, ләкин акрынланма, Салкын чишмә төсле жнтез бул. Калма артта, жакнар ашкынганда Сафларыбыз белән тигез бул! Август. 1941 Юк, мин һич тә истән чыгармамын, Канлы шоссе, яшьле урманны. Үлгән дуска карап, чыдам жаным Газапланып, әрнеп узганны... Гомер буена истән жнбәрмә.мен Башкаемнан ниләр үткәнне. Авылларның моңсу тирәкләрен Чигенгәндә кочып үпкәнне... Октябрь. 1941 Үстем синең юмарт кулларыңда, Туган илкәй, минем хисем пакь,’ Әткәм, бабам йоклый туфрагында, Иң гадел хак жнрдә синең хак! Сугыш сулый иркен күкрәгеңдә. Елый кырда кышкы буран, жил... Ут бар жанда. яшь бар күзләремдә, Әй, газиз жнр, минем туган жир! Февраль. 1942 ф ШӘЕӘФ МОДӘЕРИСНЕЦ ӘДӘБИ МИРАСЫ ф Күп булса да йөрәк ялкыннарым. Чит-ят жиргә чәчәр жылым юк. Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын Сыкранырга туган жырым юк! Килде-китте жилдә тибрәнергә. Думбырамда артык кылым юк. Көрәш дәрте ярсый хисләремдә. Сызланырга туган жырым юк! Февраль. 1942 Туган халык басты батыр сафка. Калма, иптәш, син дә алдын бул. Куркынычта исемең, даның сакла, һөжүмнәрдә ут һәм ялкын бул! Туган илдән сәләт, илһам алдың. Күтәрелдең тауга тиң булып. Эттән туган фашист-илбасарның Көлен күккә күтәр жчл булып! Февраль. 1942 Омтыл, иптәш, һаман көнбатышка. Батырлыгың белән алдын бул. Китмә артка, чикмә бер карыш та Халкыбызга синең антың шул! Эх. бармы дан. бармы жиңелгәнгә Туган өй һәм газиз туган жир? Юк һич артта әрнеп чигенгәнгә Рәхәтләнеп иркен сулар жир* Апрель. 1942 Эх. зур минем, һич тә үлчәнмәгән, Илем өчен булган хәсрәтем,— Зур шулай ук бүген үч һәм нәләт. Дошманнарга каршы нәфрәтем. Күп гаять тә йөрәк түрләремдә Дус-ишемә рәхимшәфкатем.— Ялкын булып ярсый күкрәгемдә Дошманнарга каршы нәфрәтем. Апрель. 1942 Әх, куркак жан, сугыш төтененнән Котын чыгып артка качтың син, Бүген нәрсә? — халык хөкеменнән Иң дансыз бер үлем таптың син. Синең урның һич тә дөнья түгел, Син, чүп булып, читкә түгелдең. Кара жиргә түгел, комга түгел. Каргыш белән үчкә күмелдең. Август. 1942