Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ТЕМАСЫ ӨЧЕН

Бүгенге проза турында сөйләшебез азан утлары» журналы хәйерге проза турында сөйләшү башлап л җибәргәч, мин 1970—1971 елларда балалар өчен язылган хикәя һәм повестьларны күздәй кичердем. Ул әсәрләрдә илебезнең үткәне, бүгене, әти һәм абыйларыбызнын ирек өчен, бәхет өчен героин көрәшләре сурәтләнә. Ләкин мин бу мәкаләдә бүгенге татар балалар прозасын, аның хәл ителергә тиешле проблемаларын тулы яктыртуга алынмыйм, әсәрләрне уку барышында туган һәм аеруча күңелне борчыган бер-ике моментка гына тукталып үтмәк булам. Шуларның беренчесе — прозада бүгенге көн темасы, аның әдәби гәүдәләнеше мәсьәләсе. Хәзерге әдәбиятта бу теманы ике төрле аңлату бар. Берәүләр аның мәгънәсен артык киңәйтәләр. Заман темасы дигәндә һәммәбезне дулкынландырырлык мәсьәләләрне яктырткан барлык әсәрләрне күз алдында тоталар. Икенчеләре моңа бүгенге көнне чагылдырган әсәрләрне генә кертәләр. Без үзебез соңгысы ягында торабыз. Чөнки беренчесендә, әсәрнең кайсы чорны чагылдыруы әллә ни исәпкә алынмау сәбәпле, теманы конкрет күз алдына китерү кыенлаша. Бүгенге көнне чагылдырган әсәрләр белән хәлебез ничек соң? Г. Мөхәммәтшин- ның «Кар астында». Б. Камаловның »Сар- саз кызы Сария», М. Харисовның «Акчарлак». А. Тимергалинның «Рәшад эффекты», М. Шабаевның «Салда сәяхәт», Ә. Фазылҗаиовның «Чуалган кармак», «Гыйбрәт», Л. Бадыйкшанның «Биктимер абыйның дуслары», «Җилкәннәр», «Серле боҗраларны— менә болар барысы да соңгы ике елда көн темасына багышланып язылган проза әсәрләре. Сан ягы әллә ни куанырлык түгел. Бу әсәрләр арасында бүгенге хәлләрне бала образына бәйләп яктыртканнары, аерым алып, вакыйга итеп сөйләрлекләре дә юк. Соңгы ике елда балалар прозасын шаулатырлык әсәрләр, гомумән, күренмәде. Чагыштырмача уңышлы дип әйтерлекләре, аннан түбәнрәкләре бар. Инде килеп, шул булган кадәресенең эчтәлекләре, тормышны сурәтләү алымнары хакында сүз йөртик. Мәхәббәт хисе кешедә бик иртө, бала чакта ук уяна һәм бии саф булып уяна. Бу хәл балалар әдәбиятыннан читтә кала алмый. Үз вакытында И. Гази «Ак сирень» исемле хикәясендә 14 яшьлек Саниянең беренче саф мәхәббәт хисләрен тирән җылылык белән тасвирлаган иде. Шуңа хәзер Б. Камаловның «Сарсаз кызы Сария», М. Харисовның «Акчарлак» хикәясе өстәлде. Хикәяләр мәхәббәтнең кешене баета торган иң гүзәл хис булуын төшендерерлек итеп, кечкенә геройның табигатен нечкә тоеп иҗат ителгәннәр. Хикәяләрдәге мәхәббәт балаларныкыча беркатлы һичкем белергә тиеш булмаган яшерен сер, булуы белән аеруча саф һәм матур. Б. Камаловның кечкенә Фәрвазы, мәсәлән, үзе яратып йөри торган күрше кызы Сариягә хатны менә ничек яза: «Мин сине яратам, тик моны берәү дә белмәсен, яме. Болай К да үртәргә генә торалар Кешеләр алдында син миңа салкын кара, мин сиңа салкын карармын». «Сарсаз кызы Серия», «Акчарлак» хикәяләре тормыштагы һәм кешеләрдәге матурлыкны күрә белүче бала образларын иҗат итүләре ягыннан да әһәмиятле. Сурәтләү алымы ягыннан караганда, •Сарсаз кызы Сария»дә, «Акчарлакпта җитди лирик тонда язылганнар. Ә. Фазыл- җанов геройларындагы кимчелекле, йомшак якларга күбрәк басым ясый. Алтмышынчы елларда Л. Ихсанова «Космонавтлар урамы», Г. Мөхәммәтшин «Бурзайлар командасы» хикәяләрендә кызыклы комик персонажлар иҗат иткәннәр иде. Шуннан бирле прозаның бу юнәлеше читләбрәк үтелә килде. Ә. Фазылҗанов юмор, ирония алымнарын яңартуга омтыла. Ә. Фаэылҗановның келу алымы — нигездә геройны көлке хәлгә кую. «Гыйбрәт» хикәясендәге малай әле бер эшкә, әле икенчесенә, әле өченчесенә тотынып карый, берсен до ахырынача башкарып чыгарга көче дә, чыдамлылыгы да җитми. Ихтыярсыз булуы аркасында ахырда көлке хәлгә кала. Автор хикәяләрендә детальләрне дә кызыклы булулары ягыннан чыгып сайлый, идеяне көлкеле детальләр аша гәүдәләндерүгә ирешә. Мәсәлән, балык тотканда ике дусның кармаклары бергә чуалып бетү, икс кармакка эләккән бер балыкны бүлешә алмый иза чигү, ул балыкның туфракка буялып бетүе һ. б. Шул вакыйга аша кечкенә геройларда булган саранлык, бөтенесен үзенә генә булдырырга теләү чаткылары күренеп китә. («Чуалган кармак».) Ә. Фазылҗаноака юмор, ирония көчәнмичә бирелә, ул бу өлкәдә уңышлы башланган эзләнүләрен дәвам иттерсен иде. дигән теләк белдерәсе килә. Зур-эур океан пароходларында ил гизү, поездларга утырып ерак җирләр күрү, альпинист булып тау кыяларын штурмлау турында кайсы бала хыялланмыйП Пионер отрядлары туган як сукмаклары буйлап сәяхәткә юнәлә. Мәктәпләрдә туган якны өйрәнү түгәрәкләре эшли Балалар. бик мавыгып, хәрби-аҗаган уеннары уйныйлар, уяу һәм түземле булырга өйрәнәләр Берише әсәрләр балаларның әнә шул романтик омтылышларын чагылдыруны максат итеп куялар. Әсәрләрдә романтик сурәтләү чаралары, маҗаралар зур урын ала, омтылышларны, хыялларны чагылдыру өчен бу алым язучыларга зур уңайлыклар бирә Маҗара теге яки бу күләмле очраклылык ка нигезләнә, әмма әсәр тукымасына килеп кердеме, ул билгеле бер мәгьнә йөге алырга, ышандырырга тиеш. Аның уңышлы мисалларын Г. Мөхәммәтшин әсәрләрендә күрәбез. Ул сурәтләгән маҗаралар читтән көчләп кертелмиләр, аларны геройларның тынгысыз табигате, эзләнүләре китереп чыгара, шунлыктан алар ышандыралар. Авторның «Кар астында» исемле хикәясендә Тавык авылының өч малае Әнсаф, Зәет, Котып, сугыш уены уйнар өчен җайлы урын эзли торгач, үзләре дә сизми, хәтәр хәлгә тап булалар, тирән чокырга егылып төшеп, кар ясаган туннель эчендә бикләнеп калалар. Әлеге гадәттән тыш киеренке эпизодта кечкенә геройларның бер-берсенә ярдәм итү, икенче берәү тормышы өчен үзеңне җаваплы итеп сизү тойгылары да, индивидуаль сыйфатлары да ачылып китә. Зәет куркыныч вакытта сагаебрак кала, Котып елап җибәрә. Әнсаф исә иптәшләренә караганда тәҗрибәлерәк, тәвәккәлрәк булып чыга. Әйе, оста эш итә белгәндә, гадәттәй тыш вакыйгаларны эченә алган, романтик рухта язылган әсәрләр балалар өчен бик кирәк Андый китаплар яшь укучыны хыяллануга этәрәләр. Ә «хыялсыз кеше канатсыз кош» ди халык Шунлыктан балалар китабына бирелгән аннотацияләрдә маҗарага байлык ассызымлап. әсәрнең бер уңышлы ягы итеп күрсәтелә Әйтик. Г. Гобәйнең «Каланча», «Маякчы кызы». М. Әмирнең "Батыр». Ә Айдарның «Ташбай» повестьлары инде күптән язылган булсалар да. кызыклы маҗаралары белен бүген дә балаларның яратып укый торган әсәрләре исәпләнәләр. Бу повестьларда бала образлары тормыштагы зур иҗтима- гый хәлләргә мөнәсәбәттә ачына, алар, әтн- әниләре белән бергә, яңа тормыш тезү өчен көрәшәләр, маҗаралар балаларн<|ң шул көрәштәге батырлыкларваи чагылдыру чарасы булып хезмәт итә. Маҗара элементлары кертү юлв» бетем әсәрне кызыклы итәргә, ремяахггика белән сугарырга тырышу хәзерге проводе да бер тенденциягә әйләнеп бара. Ә байтак әсәрләрдә я маҗара артыт күбәеп китеп, вакыйгаларның ышандыру көчә кими, яисә маҗара үэмаксәт тесен ала, әсәрнең идеясе белән бәйләнеп еч—. Ясалма романтика белән мавыгу хә-әрго балалар прозасында бер чиргә отеремая бара шикелле Л. Бадыйкшенның ■ ^гау егете» исемле китабындагы хикәяләрнең күбесендә бүгенге балаларның туган якмы •йрәнү омтылышлары гәүдәләнә. «Җилкәннәр» исемлесендә кайсыдыр класс укучылары (ничәнче классныкы икәнлекләре әйтелмәгән) уку елы башлангач, моторлы кеймөгә утырып, сәяхәткә чыгып китәләр. Яхшы укымаганлыктан, Әхмәт белән Хәсән бу бәхеттән мәхрүм ителә. Коллективтан аерылуның зарарын күрсәтү өчен, автор Әхмәт белән Хәсәнне нинди генә кыен хәллгргә калдырмый, очраклыклар чамадан гыш күбәеп киткәнлектән, әсәрнең ышандыру көче кими. Әлеге ике малайның сәяхәткә, классташларыннан аерылып, үзләре генә качып чыгып киткәннәрен кайдан белгәннәр диген? Көймәне яр буенда калдырып. Әхмәтнең ризык юнәтү максаты белән якындагы эшчеләр поселогына килеп керүе була: «Ә, качкын малай шушымыни инде», дип беләкләренә кызыл бәйләгән ике егет аны эләктереп тә алалар, атка атландырып, өстәвенә, бер озатучы да биреп, малайны туган авылына кайтарып җибәрәләр. Юлда ул, ниндидер кодрәт белән агач ботагына асылынып, үзен озата килүчедән качып кала. Урманда берүзе адашып йөргәндә, аның каршысына, искәрмәстән, авылда калган эте килеп чыга. Сюжет әллә ни таләп итмәсә дә. автор теләге белән генә Әхмәт күлгә бата, тик очраклы рәвештә иптәшләре килеп чыгып, аны коткаралар. Безнең як урманнарында аю яшәми, моны һәр бала белә. Л. Бадыйкшанның Әхмәте пошиларны аю дип уйлап, коты алынып, агач башына менеп китә. Тагын шунысы бар: туган якны өйрәнү үз эченә күп нәрсәләрне ала. Ул бер селтәнү белән генә төгәлләнә торган эш түгел. Шунлыктан балалар сәяхәткә туган ягыбызның аерым бер өлкәсен өйрәнүне алып, конкрет максат куеп, маршрутның эш планын төзел чыгалар. Әйтик, тарихка кереп калган нинди дә булса бер геройның эзеннән йөреп, аның турында материал туплау, я булмаса бер урынның үсемлекләр картасын төзү, табигый байлыкларын өйрәнү һ. б. Л. Бадыйкшанның «Ташкыялар атавында» хикәясендә Ренат, Рамилә. Вадик, әтиләре эшли торган Ташбака буксерына утырып, сәяхәткә чыгып китәләр. Сәяхәт барышында балалар ниндидер экзотик Тәипсыя атавына эләгәләр, анда моңа кадәр үзләре белмәгән гаҗәеп кошлар күрәләр, искиткеч матур комлы күлгә, сирәк очрый торган ландшафтка тап булалар. Хикәядә автор боларны сурәтләп нәрсә әйтергә теләгән — аңлавы авыр. Хикәядәге пейзажның кайсы якныкы икәнен билгеләп булмый, балалар гади күзәтүчегә генә кайтып калалар, үз күзәтүләренең нигезендә яңа ачышлар, кызыклы нәтиҗәләр ясамаганда, танып-белү эшчәнлеген активлаштырмаганда сәяхәтнең нигә кирәгә бәр? Кызыклы ачышлар ясалганда гына балалар үзләренең романтик хыялларына азык таба алалар. М. Шабаевның «Салда сәяхәт» әсәре, исеменнән үк күренгәнчә, тематик яктан Л. Бадыйкшан хикәяләре белән очраша, һәр ике авторның сурәтләү объективы елга, кешеләр, сәяхәтләр, һәр икесе маҗараларга зур урын бирәләр «Салда сәяхәт» исә танып-белү материалының байлыгы белән Л. Бадыйкшан хикәяләренә караганда күп өстен. Анда ниндидер билгесез яклар да сурәтләнми. Әсәрдә Ык буйларының табигате күп төрле төсләре белән күңелне тартырлык гаҗәеп гүзәл булып күз алдына килә. Ык буйларында үсә торган үсемлекләрне, агачларны, әрәмәләрендәге сайрар кошларны, җәнлекләрне, суындагы балыкларны М. Шабаев яхшы белеп тасвирлый. Пейзажның бай картинасын тудырырлык оригиналь чагыштырулар таба. Шул тирәне бизәп торган Ур кул буе автор күзаллавында менә ничек гәүдәләнә: «Тәбәнәк, әмма колач җитмәслек юан кәүсәле, зур яшел бүрекле тирәкләр кай урында икәү-өчәү бергә, кай урында шактый ара калдырып күл буена сакка басканнар. Алары — иң өске ярус. Астарак икенче ярус — куерак булганга күрә, каракучкылланып күренгән тал куаклары, тоташ әрәмә. Бельэтажда карлыганнар, гөлҗимешләр, эт җиләкләре. Күл үзе партер булып күренә». Ел вакытларына бәйле хәлдә, Ык буйларының үзгәреп торуы да авторның игьтибарыннаи читтә калмаган. М. Шабаевның осталыгы — табигатьне сурәтләгән урыннарда. Маҗараларга килгәндә исә аңарда да кызык булсын өчен, романтика өчен генә кертелгәннәре байтак. Егетләрнең браконьерларга тап булуларын, урманда Нәгыймнең үгез белән кара-каршы очрашуын, Әпләй- нең кинәт кенә авырып китүен, Мәхмүтнең пионервожатый Миләүшә белән булган мәхәббәт хәлләрен һ. б. шундый маҗараларны әсәрдән алып ташласаң да, сюжетка зур зыян килми. М. Шабаев — шагыйрь. «Салда сәяхәт» аның прозада беренче тәҗрибәсе. Шунлыктан авторга образларны индивидуаль- лөштерү тәҗрибәсе дә җитешеп бетми. «Эшкә иң һәвәсе—Нәгыйм. Купага шикелле ничектер тавышсыз-тынсыз гына эшли бела егет». Шул рәвешчә, автор геройларына күп урыннарда уз исеменнән характеристика бирә. Ләкин әсәрдә ул сыйфатламалар геройларны җанлы итеп күз алдына китерерлек, истә калдырырлык булып җитмиләр. М. Шабаев, Л. Бадыйкшан хикәяләренә мажаралар аерым элемент буларак килеп керсә, А. Тимергалинның «Рәшад эффекты» тулысы белән фәнни-фаитастик жанр кануннары нигезендә язылган. Чынбарлыктан шактый ерак торган вакыйгаларны сурәтләү, әсәрдә уйлап чыгарылган образлар белән эш итү бу жанрның үзенчәлеген тәшкил итә. Монда автор вакыйгаларның законлы тәртибен үзенә ничек кирәк, шулай үзгәртә ала. Маҗаралылык исә бу жанрның табигатеннән килеп чыга. А. Тимергалинда шунысы үзенчәлекле: ул маҗаралар тезмәсе аша киләчәкнең бүгенгә, иртәгесе кәйнең бүгенгә үтеп керү мем- кинлегсн. шуның фән эчен әһәмиятен чагылдыруны максат итеп куя. Әсәрдә шундый вакыйга сурәтләнә: махсус экспериментлар тәэсирендә 1980 ел малае Рәшад үткән кәниәргә, Хөсәен Ямашевлар чорындагы Казан каласына күчерелә. Автор иске Казан күренешләрен матур гына сурәтли. Әмма иске Казанда Рәшад белән булган маҗаралар ышандырырлык түгел, йомшак һәм ясалма эшләнгән, балаларның беркатлылыгына йөз тотылган. Мәсәлән, Әхмәт исемле малайның Рәшадны беренче мәртәбә очратуы була, шунда ук аңа революцион көрәшкә бәйле эш йөкли. Хәтта ике эшче дә беркем сизмәскә тиешле революцион көрәш серен ниндидер бер билгесез малай Рәшадка ишеттереп сөйлиләр Автор төгәлсезлекләр дә җибәрә. «Казан, әнә Сөембикә манарасы», дип сөйләп килә дә: «Тик шулай да бу Казан түгел»,— дип, баш- тагысына капмакаршы нәтиҗә ясый. А. Тимергалин татар балалар әдәбиятында фәнни-фантастика жанрында байтак еллардан бирле берүзе диярлек эшләп киле. Аның бу өлкәдә билгеле бер уңышлары да күз алдында Шулай да әлеге хикөясән авторның иҗади үсеше дип булмый. Әсәрнең исемен дә мәктәп укучысына аңлавы авыр. Аннан соң, күтәргән проблемасы белән дә укучы башын әйләндерүнең нинди әһәмияте булыр икән! Күрәсең, заман темасын чагылдыруда язучыларның осталыклары да иҗат алымнары да тәрле. Без лирик проза, юмор, фәнни фантастика, реалистик һәм маҗара алымнары бергә үрелеп язылган әсәрләр турында әйтеп үттек. Ләкин балалар өнен иҗат иткәндә, язучылар башлыча вакый- галылыкка, маҗараларга өстенлек бирәләр. Күңелгә шундый шик төшә: маҗаоа- лар белән артык мавыгып, геройларның эчке дөньясын читтә калдырмыйбызмы икән? Балаларның таләпләре дә тәрле: аның берсе детектив әдәбият яратса, икенчесенә тирән уйларга төшерә торган психологик әсәрләр ошый. Аерым уңышлы тәҗрибәләр ясалса да, тулаем алганда, бездә кечкенә геройның эчке дөньясы чикле бирелә. Бүгенге балаларның эчке дөньясына заман үзгәрешләре ничек тәэсир итә, аларның теләк һәм омтылышлары, фикерләве нинди юнәлештә үсә — әсәрләрдән шуны сиземләү авыр Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен без бүген дә ни эчен йотлыгып укыйбыз? Хикәя нәкъ менә авыл малаеның рухи кичерешләрен тирән һәм күпьяклы ачуы белән кызыксындыра. Нигә безгә лирик проза юнәлешен кыюрак үстермәскә, безнеңчә. ул кеше күңеленең тирән катламнарына үтеп керү өчен зур уңайлыклар тудыра. Психологик анализның җитешмәве дә бер сәбәп булып торса кирәк, балалар китапларындагы күп кенә геройларның үзләренә генә хас язмышлары юк, шунлыктан алар тиз онытылалар. Яңа әдәби формалар эзләү эшен активлаштыруны тормыш кына түгел, татар балалар әдәбиятының бай мираслы буеуы да таләп итә. Инде Октябрь революциямне кадәр үк Г. Ибраһимоя татар бчләләр әдәбиятында психологизм линиясен бме- лап җибәргән булса, Ш. Әхмәдиее, Ф Агиев. С. Жәлал реалистик эчтәлекле хикәяләрдә әкият элементларын, төш күрү формасын, авыз иҗатындагы фантастик образларны куллануда сизелерлек уңышларга ирештеләр. Мажараа тартымлылык бигрәк тә совет чорында 30 нчы еллар балалар прозасы өчен характерлы Юмористик юнәлеш Тукайдан килә. Димәк, югарыда искә алынган әдәби алымнарның күбесенең ерак тамырлары бар икән Бу— үэе генә дә бүгенге көнне яңача чагылдырырлык яңа формалар эзләүнең сүлпәнлеге хакында сөйли. Эчтәлек белән дә шул ук хәл Тематик ачышлар сирәк. Прозада бүгенге кемнең чагылышы шактый тар Югарыда өлкәннәрнең, икенче очракта яшьтәшенең образы үрнәгендә тәрбияләү максат итеп куела. Шулай да балалар әдәбиятының идея-эстетик кыйммәте һәр чорда бала образының бирелеше белән бәяләнә, чөнки яшьтәше образы, аның язмышы укучыга ныграк тәэсир итә. Хәзерге вакытга нәшрият күбрәк яшьләргә йөз тота. 1970— 1971 елларда 32 исемдә проза әсәрә чыгып, шуларның 11 е генә мәктәп укучылары тормышыннан алып язылган. Күңелне борчыган өченче нәрсә: балалар прозаиклары арасында алмашыну- чанлык көчле. Моның сәбәбе балалар тормышын тирән өйрәнергә теләмәүдән килеп чыкса кирәк. «Шигырьләремне балалар яратып укыйлар икән, бу җәһәттән мин, барыннан да бигрәк, балаларның үзләренә бурычлы, һәрбер буш вакытымны мин алар арасында үткәрергә тырыштым»,— дигән К. Чуковский. Безнең язучылар мәктәпләрдә сирәк булалар, балаларның рухи ихтыяҗларын даими өйрәнәсе урында, байтагы үзләренең сабыйлык хатирәләренә таянып, күп булса бер-ике әсәр бирәләр дә, шул запас беткәч, я туктап калалар, я зурлар әдәбиятына күчеп китәләр, алмашка тагын яңа авторлар килә, шунлыктан иҗат мәйданына вакытлы кереп чыгучыларның яки әле иҗади тәҗрибәсе ныгып җитмәгән яшьләрнең зур өлеше балалар әдәбиятына тия. Язучыларның шулай әледән-әле алмашынып торуы, үз чиратында, прозада яшәп килгән кимчелекләрне китереп чыгаруга бер сәбәп була. Рус балалар әдәбиятында хәзерге көндә С. Михалков, А. Алексин, А. Барто, С, Баруздин, М. Прилежаева, Н. Носов, Н. Дубов кебек үзләренең бөтен иҗат талантларын бары тик яшь буынны тәрбияләүгә генә багышлаган, шушы өлкәдә халыкның тирән мәхәббәтен яулап алган язучылар бар. Русларда балалар әдәбиятының үсеш дәрәҗәсе бу өлкәдә даими эшләп килүче әлеге каләм осталарының әсәрләреннән чыгып бәяләнә. Бездә соңгы вакытта Л. Ихсанова, Ш. Рәкыйпов, А. Тимергалиннан кала даими прозаиклар юк диярлек. Балаларның танылган язучысы Г. Гобәй дә ни сәбәптәндер туктал калды. Аерым балалар прозаикларының әдәби осталыгы күтәреләме, юкмы, алар- ның индивидуаль үзенчәлекләре нидән гыйбарәт — бу турыдв фикер йөртү авыр. Кыскасы, татар балалар поозаеы үсешендә шактый кыенлыклар яшәп килә. без бу яктан якынча дүрт моментны гына билгеләп үте алдык. Заман темасы үзенә җитди игътибар юнәлтүне сорый. Безнең чор — фәнни ачышлар, күп төрле техник информацияләр чоры. Балалар, күп көч куеп, мәктәпләрдә шул фәнни ачышларны үзләштерәләр, белем алу белән генә чикләнмичә, практик тормышка хәзерләнәләр, профессия сайлыйлар. Авыл хуҗалыгында кеше көчләре кирәк булса, мәктәпне тәмамлагач, үзләре теләп, класслары белән колхозда калалар. Мәктәп эзтабарлары моңа кадәр билгесез геройларның исемен дөньяга чыгаралар. Хәер, болай гына санап бетерергә мөмкинме соң бүгенге хәлләрне! Кама автомобиль заводы, Түбән Кама химия комбинаты төзелешләре илебезне шаулата. Шуларның байтагы балалар прозасында яктыртылмый калып килә. Әдәбиятның традицион темасы — хезмәткә багышланган әсәрләр дә сирәк күренә. Сугыштан соңгы елларда язучылар, бик табигый, балаларның колхоз кырындагы чүп үләне утауларын, кар тотуларын, печән җыюларын, башак чүпләүләрен, фермадагы бозауларны шефка алуларын сурәтлиләр иде. Бүген бу эшләр типик түгел инде, колхозлар ныгыды, эшләр механикалашгырылды. Шулай булгач, бүгенге балаларның физик хезмәте нәрсәдә күренә соң? Физик хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне нинди юнәлештә алып барабыз? Мәгълүм факт, бүгенгене чагылдырган әсәрләр шул дәвернең әдәби ельязмасы булып киләчәк буыннарга күчә. Болай барганда, киләчәк буыннарга җитмешенче еллар пионерларының эше һәм гамәлләрен, теләк һәм омтылышларын безнең әсәрләрдән күзаллау кыен булачак. Баланы мәктәп киң тормыш юлына хәзерләп чыгара, аның характеры формалашуда хәлиткеч роль уйный. Бүген совет мәктәбе сыйфат үзгәрешләре кичерә. Моннан 10—15 елгы дәреслекләр, укыту методлары, программалар белән чагыштырганда. хәзергеләре уңай якка аерылып тора. Байтак еллардан бирле мәктәп тормышын чагылдырган әсәрләрнең дөнья күргәне юк. Очрашулар вакытында моңа укытучылар ризасызлык белдерәләр. Бер кимчелек икенчесен китереп чыгара: соңгы елларда балалар прозасында бала образлары азая башлады. Дөрес, балалар әдәбиягь- гомер-гомергә ике сызык буенча үсә. бер очракта яшь буынны