Логотип Казан Утлары
Роман

УРАМНАР КИҢӘЯ

Мөһрәбану түти коелып иңде. Телеграмма китерүче кыз татар икән, телеграф бланкасына язганнарны кат-кат тәрҗемә итеп бирде. Түтинең колакларына ышанасы килмәсә дә, кәгазьгә язганнан узар хәле юк иде. «Хатыным һәм балам белән кайтам. Август- ның өчендә, иртәнге унбердә Казаннан килүче пароходны каршылагыз. Улыгыз Вәдүт» диелгән иде телеграммада. — Я рабби, әүвәлен-ахырын хәерле кыл,—диде Зөһрәбану түти, телеграмма китергән кыз артыннан капканы бикләп куйгач.— Нишләтсәң дә синең кодрәтеңдә. раббым. Кай арада хатын да, кай арада бала тагын?! Рәтле- башлы итеп хат язганы да булмады бит. Дөрес, өченче ел ук: «Монда үзебезнең як кызлары да бар»,— дип язган иде язуын. «Өйләнермен, ахры»,—дигән хәбәр кисәге дә булган иде. Күрәсең, бар киңәшуңашы шул булып беткәндер... Мине үги ана итәр дә итәр инде ул, малай чактан ук баш бирмәс иде. Атасы белән дә авыз тутырып сөйләшмәде бит. Үзе дөньяда бик белдекле иде, хатын дигәне кем икән инде тагын? Зөһрәбану түтинең күз алдына күгелҗем пәрдә эленде. Кояш тоныкланыбрак калган кебек булды. — Я рабби, ният-теләкләрен генә изге ит. Ата-анага шәфкать-миһербаплы булсыннар,— дип пышылдады ул үзалдына. Кая гына китеп барды сон аталары да?1. Пенсиягә чыкмасын икән ул адәм баласы! Сау- сәламәт килеш, эшләмәгәнгә дә акча биреп торгач, юкка-барга аяк чарлаудан туктамый икән кеше дигәнең! «Район умартачыларының киңәшмәсе бит, ә минем гомерем бал кортлары белән үтте. Шундый көндә дә сине саклап утырыйммы?» — ди... Район хуҗалары да: «Морзахан абзый умартачылыкта остаз инде ул безнең!»—дип очындыралар, Әсәрнец журнал варианты. житмәсә. Карт җилбәзәкнең жил ягына саламны көлтәсе белән кыстыралар... Кайтмый да кайтмый дип пырлавы юкка булып чыкты. Морзахан абзый капка кыңгыравын чыңлатты. Тимер чыбыкның җилле генә тартылуына караганда, карты азрак кәефләнгән дип тә уйлады Зөһрәбану* * түти. Хәер, капканы ачып керткәч. Морзахан абзыйдан ис-пос сизелмәде, күзләре дә гадәттәгечә генә ялтырый иде. Карчыгының кәефе китек « икәнне лә шундук абайлап алды. — Ни бар. сиңа әйтәм? Йөзенә көл сипкән шикелле.— диде. — Вәдүт кайта. < — Соң. хода бәндәсе, ничә ел өндәп яза торгач, улыбыз кайта икән, = куанырга кирәк. Бериш зирәк хатын булса, сөенче алырга дип каршы ? йөгерер иде... ’ * — Үзе генә түгел бит, аталары. ♦ — Өйләнеп кайтамыни? Хәерле сәгатьтә төкле аягы белән төшүче а килен булсын. Ху-у-уш! Егерме алты яшьне бастырыклап куйды дигән- ° лә. төпчек тә башлы-күзле булды, болан булгач. Ярый. ярый, шөкер. < Картаймышлы көнебездә яныбызда яшәргә кайта, арка таянычы булыр- s га... Ату исә бит берсе — Сахалинда, нурлы йөзен нке-өч елга бер генә < күрсәтеп китә. Кыз баламны әйткән дә юк. Анысы —кеше кешесе. х Казагыстан тикле жирдән гел генә кайтып йөри алмый. Монысы да “ солдат хезмәтеннән соң ук Төмән тайгасына. Тубыл чытырманлыгына кереп чумган иде. КамАЗ жиле барып житте булып чыга төпчеккә. “• Автозавод жиле, яна кала хәбәре!.. а Ул сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп житкәч. хатыны түзмәде, чыраен сытып, кәефсезләнеп кул селтәде. — Сабраниеннән нитебрәк кайттынмы әллә? Әйтер сүземне дә тынлап бетермисен. Үз кырыгың кырык. — Куанычлы хәбәр әйттең ләбаса! Морзахан абзый бик нечкә кызгылт тамырлар беленеп торган коңгырт күзләрен зур ачып, түгәрәк сакалын сыйпый башлады. — Сон, сөйли күр. хода бәндәсе. Тагын ни бар? Зөһрәбану тәмам тулышкан, күзләренә пәрдә булып яшь сарган, иреннәре сабый баланың кәефсезләнгәне чагындагыча мимылдый иде — Икәү генә дә түгел бит. өчәүләшеп кайталар. Хатыным, балам белән кайтам, дигән. Кая гына тыктым сон шул гөнаһ шомлыгы тили- грамны?.. Зөһрәбану түти эзләгән кәгазен өстәл өстендә күрмәгәч, ашъяулыкны күтәреп карады. Аннан да электр өчен, радио өчен, базарда нт-сөт, бал һәм яшелчә сатканда урын өчен түләгәннең квитанцияләре генә очып төште. Комод тартмалары актарылды. Аннан да табылмады. — Канларга гына куйдым соң. валлаһи! һай. бу хәтер дигәнең* — дип. ике янбозын чәбәкләгән иде. ун кулы күлмәк кесәсендәге кыштырдавык кәгазьгә тиде. — Менә укы! Син бит урысчаны да шытырдатып беләсең,— диде ул, иренә телеграмманы сузып. Морзахан абзый пияжәгеиентүш кесәсеннән футляр чыгарды, аны шыртлатып ачты ла алтын йөгертелгән кысалы күзлеген алып киде. Зәңгәрсу кәгазьгә язылганнарны ул бик тиз укып чыкты һәм хатынына карап — Синеке хак, өчәү кайталар,—диде. Аннары, салмак кына атлап, аш өстәле янына барып утырды. Йодрыкларын тез өстенә куйды һәм. Паспортлык фоторәсемгә төшәргә җыенган кебек, башын күтәреп, түр як тәрәзәләргә карады. Йөзенә туптуры төшкән кичке яктылык аның чал сакал-мыегын җемелдәтте, маңгаендагы һәм күз тирәләрендәге җыерчыкларны аермачык күрсәтте. Җыерчык дигәч тә, алар абзыйны күркәмлиләр генә иде шикелле. Муены нык. симез әле аның. Беләкләрендә дә пт кимемәгән. Аркасына сизелер-сизелмәс кенә бөкре чыгып килә, ләкин әле ул таза гәүдәле, нык бәдәнле бу агайны артык картайтмый иде. — Ху-у-уш! — диде ул. беравык уйга талган кебек торгач.— Ху-уш! Онык та булып өлгергән, димәк ки... Хатында язмады бит. Кызык итим әле диюе булгандыр ташбашның... Җиденче тапкыр бабай булдым, димәк ки! Килен дигәнебез генә нәсел-ыругка төс була күрсен дә. иш була күрсен. Өченче август дигәне — иртәгә. Тубылдан Төмәнгә килгәннәр инде болар, аннан поезд белән Казанга кайтканнар, күрәсең. Казаннан пароход белән кайтасы иткәннәр. Самолет белән генә очасы итмәгәннәр, әй. Әйбер-мазарлары байтактыр, кем белсен. Пароходны сагынган, Каманы жирсегән, димәк ки... Морзахан абзый урыныннан күтәрелде. Аннары диванда җәелеп утырган Зөһрәбануга эндәште. — Торыйк, карчык. Өнне җыештырыйк. Аш-су хәстәрен күрик. Кешелеккә киярдәй кием-салымны сандыктан чыгарыйк. Малай гына түгел бит. килен кайта, онык кайта, рәхмәт төшкерләре! Билгеле инде. Зөһрәбану түти дә кымшанмый булдыра алмады. Егерме елдан артык бергә гомер иткәч, хатыны яхшы белә: торып-тпрып Морзаханның талканы үтә коры. Җайлап бер әйтер, ике әйтеп багар, өченчесендә — өчәрләгән өзелмәс диләр ич! — җил-давыл куптарырга да күп алмас. Бигрәк тә төпчеге Вәдүт дигәндә. Ата кеше аны артыграк ярата. Улы армия хезмәтеннән туры өйгә кайтмыйча. Төмән нефтьчеләре янына елышып калгач та. карт дөньялардан үткәндәй йөргән иде. Дөрес, дорфаланып китеп: «Вәдүт синең аркаңда туган-үскән төбәктән йөз чөерде. Картаймыш көнемдә балаларымны биздереп бетердең!» — дип битәрләгәне булмады. Шулай да Зөһрәбану иренең күңел учагында нинди утлар янганын, сүрелде-сүнде дигәндә дә ниндирәк күмер елкылдаганын бик белеп, сизеп, аңгарып торды. Инде атлап-тунлап әллә ни ерак җирдән кайталар икән, хәзинәдә барын өстәлгә чыгар, сөйкемсез сөяк булып күзләренә керәсең килмәсә, эчеңдәгене йөзеңә саркытмаска тырыш. Аталы бала арпаклы, дигәннәр. Вәдүт тә Морзаханга бә-әк газиз, бә-әк тә кадерле шул... Олы улының кояш чыгышы ягында армия хезмәтендә булуына, кызының казакъ даласындагы чирәм җир совхозында көн итүенә Морзахан үзе әледәнәле пошынгалап алса да, бу хәлдән Зөһрәбану бик канәгать иде. Төп йорт эшенә тыгылып йөрмиләр, әтиләренә әләк сөйли алмыйлар, йомыш тапкан булып, бусага шомартмыйлар, әҗәткә акча сорап аптыратмыйлар. Тапканнары да, капканнары да картларның үзләренә генә. Бүгенгәчә, мең шөкер, шулай иде. Инде, менәтрә, иртәгәләргә үк көн бозылып китмәгәе. Өерләре белән кайталар бит! Өйнең тынычлыгы китәсен көт тә тор инде. Бөтен тормышыңа хуҗа булып алулары бар. Үги улын белән үги киленеңә ялчы булып йөрмәссәңме. Алла сакласын! Күрәсене күрми гүргә кереп булмый, дигәннәр. Бәбәй каратырга да күп сорамаслар. Ахирәт хатыннарың янына йөрергә дә җаең калмас, һай, төпләнеп кала белмәде бит бу Вәдүт дигән жан иясе шул Себерен- дә генә! «Урай дигән бәләкәй калада әйбәт яшәп ятам»,— дип язган иде бит. Каласын да, тайгасын да мактаган иде. Ник кенә шул җирдә таш булмады икән! Боларны Зөһрәбану эченнән генә уйлады, теленә ялгышып та рәнҗү- инрәү авазы чыгармады. Җилтерәп йөрде. Өйне җыештырды. Алгы өйдә тәрәзә пәрдәләрен алыштырды, чаршауның затлыга дигәнен элде, мичләр агартты, идәннәрне кырып юды, аяк астына кулда суккан яна паласлар җәйде. Байтак гомер кул тими торган сандыкның капкачы шыңгырдап ачылды. Морзахан абзыйның да, Зөһрәбану түтинең дә яна киемнәре чөйгә эленде. Порт башы, көтү керүгә, кысыр калып симергән кара сарыкны суясын әйтте. — Ит пешмәсә, бит пешә, дигәннәр, карчык. Ит кирәк, димәк ки. Вәдүтләргә насыйп ризык булып симергән икән рәхмәт төшкере сарык.— диде ул. чолан стенасындагы ярыкка кыстырган зур пычакны бармак битләре белән капшый-капшый.— Кайрап куйыйк әле моны. Аннары балның хәлен белешербез. Яна бал өстисе түгелме икән? Ф Бал кою — бу йортта гадәткә кергән эш. Зөһрәбану анысына өзгәләнми, чөнки белә: Морзахан коюлы балны урынын, кешесен белеп кенә ? тота. Үзе дә алкынганчы чөмерүчеләрдән түгел. Әниләре вакытсыз дөнья = куйган өч бала өстенә килеп. Зөһрәбануның шушы йортта гомер итә х башлаганына егерме өч ел (ул килгәндә Вәдүт нибары өченче яше < белән бара иде).— иренен аяктан егылганын түгел, теле көрмәкләнгәнен = дә күргәне юк. Ә менә кара сарыкка ашыгып пычак салырга кирәк < микән? Аксап йөргән чуар тавыкны суйганда да бик җитәр иде ләбаса. * Бер дә булмаса, әнә ГЭС поселогындагы зур кибеттән урыс суйган сыер > ите генә алып кайтырга иле... Менә шулай башлана инде ул азар-тузар я итү. Әле күзгә-башка кайтып күренгәннәре юк. аларга дигән калҗа э казанга керергә тора... * Кичке чәйне соңгарып эчтеләр. Сарык сую әллә никадәр эш өстәде. s Зөһрәбану түти арып китте. Өстәл башында самовары җырлап утырган- < да кәефе ярыйсы гына иде әле. Әмма беркавым көйләгәч, көмештәй » ялтырап торган самовар ыңгыраша-сызлана башлады. Монысы инде о түтинең саруын кайната иде. Ул, ун кулы белән биленә таянып, урын- * дагыннан авырсынып кына торды ла кече яктан самоварның «кәләпү- ь шен» алып керде һәм «күңелгә шом салып ыңгырашмасана!» дигән < кыяфәт белән аны самовар башына чәпәп кунды. Самовар тынды. ’ Самовар гына түгел, Зөһрәбану түти үзе дә эчтән тынды бу кичтә. Вәдүтләр кайтуга кагылышлы булып тел очына тезелешкән сүзләре байтак иде, ләкин аларпы Морзахан абзыйга тукудан тыелып калды, алдан ук тәмсезләнеп куясы килмәде... Иртәгесен картлы-карчыклы пристаньга юнәлделәр. Зәңгәр автобусның йомшак урынлыкларына түш киереп утырган Зөһрәбану түти белән Мирзахан абзыйны күргән кеше, мөгаен, боларныңтуйга баруларыдыр, дип уйлагандыр. Борып-борынпан юкка гына әйтеп килмәгәннәр шул — агач'күрке —яфрак, адәм күрке — чүпрәк. Затлы киемнәрен кигәч, түти дә яшәреп китте. Абзый да берике дистәне гомер чутыннан чигереп куйгандай булды. Хлор, кием-салым гына түгел, шатлык яшәртә кешече, шатлык көчнең яртысы. — Пароход бик соңламасмы икән инде? Пристаньда берәр лювкавай туры килсә, шәп булыр иде, мин сиңа әйтәм Ничә көн буена кояш кыз- дырлыкыздырды да. бүген менә мә сиңа — янгыр томалап аллы гына, әй! Энә күзеннән үткәргәндәй, сибәләпмс-сибәли,— дип сөйләнде карт. Урамда хәрәкәт, шау-шу. Автомашиналарның дәүләре үкереп \зган- ла. янәшәңдә атлап барган кешенең дә сүзен ишетми калуын бар. Шулай булгач. Григорий Прохорович Самородкин кычкырганга Гөлсемнең җәһәт кенә әйләнеп карамавы бик аңлашыла иде. — Галя! Гөлсем, гамендә дә булмагандай, атлый бирә. Автобус тукталышына баруы бугай. — Галя! Юк, колагына да этми Шуннан соң Самородкин юлның иң кырыена ук китереп туктаткан «Жигули»ен янә тизлеккә кунды һәм Гөлсем артыннан китеп барды. Тәмам тез астына бәрдерердәй булып якынлашкач, тормозга басты да тагын бер мәртәбә: 1 коры дип кыерсыта алырсыңмыни?! Тагын өч ел дигәндә гасырлар буе 2 тын утырган Чаллы ел саен йөз мең авыр йөк машинасы, ике йөз илле < мең дизель двигателе чыгара торган заводлар каласына әверелә. .Чон- - дый саннар күңелдә җыр тудыра дисәк, һич кенә дә чәчәкләп-чуклап < әйтү булмас. х Өйгә көр күңел, шәп кәеф белән кайттылар. Укып-ишетеп белү бер < хәл, төзелеш мәйданында үзең булып кайту — бөтенләй икенче нәрсә г шул. Тик, өйгә кайтып кергәч, аптырап калдылар. Зөһрәбану түтинең ~ чыраенда буран уйный иде. Ул чәпчеп тезеп китте: — Үз балаларыбыз кайтып, чүкердәшеп кенә яшәрбез дигәндә, ул хәерсезне хак тәгалә найлардан гына китереп такты соң безнең муенга’ Үче генә тыгынып ятса бер эш иде, янына тагын кемнәрдер килде. Мытыр-мытыр нәрсәләр сөйләштеләр дә аны да ияртеп чыгып киттеләр. Ант әгәре дип әйтим, хәерлегә йөрми ул йолкыш. Үлгән ябалакның башын калкытып, җизни дигән булып, берәр әшәкелек чамалый торгандыр. Эшкә урнашам, ди. Кемгә хаҗәт ул әрәмтамак! Өстендәге күлмәк- ыштаныннан башка бернисез эшкә килә димени кеше?! Кем алсын аны хезмәткә? Ни кора белә ул?! Ничә әйттем әткәгезгә, ир бул, тнз-тнз озат, олактыр дидем. Мәлҗерәгән дә калган бит сакаллы сабый!.. «Үз балаларыбыз кайтып, чүкердәшеп яшәрбез» дигәне чапмаган да, юынмаган да рыя иде, әлбәттә. Калганы хак иде. Менә инде дүрт төн Зөһрәбану түтине йокы алмый. Керфеккә керфек органы да юк дисәң дә, хата сүз булмас. Ызанда йоклаган куян йокысы кебек, күз йомды исә саташып уяна, куркып дерт итеп китә. Яфиз алгы өйгә кереп актарынган, имеш. Хәзинәдә бар затлы әйберләрне арыш капчыгына төяп, үзенең әшнәләренә түр тәрәзә аша озата, имеш. Ул гына да аз күренгән икәндә, келәткә кереп тәпән-тәпән балларны үз шайкасына өләшә, алай гына да күзе туймагач, ике мөгезеннән бәйләп, сыерны алып чыгарга маташа, эзтабар этләр дә иснәп тапмасын өчен, сыер аякларына чабата кидергән, чабата эченә тәмәке сипкән, имеш... Чынында Яфиз янына кемнеңдер килеп китүеннән башка берни дә булганы юк югын. Зөһрәбану түти әйткәнчә, «сакаллы сабый»нын да алай мәлҗерәп төшкәне күренми. Киресенчә, өченче көн дә, кичә дә Морзахан абзый Яфиз белән тып-томат сөйләште. — Әлегә тикле әзергә-бәзер яшәгәнсең әле син. малай актыгы. Башта әниең канат астында тернәкләнгәнсең Балдыз минем уңмаган камыр шикелле булды, сине тезгенли белмәде. Атаң сездән баш алып олаккач, тәмам кулын салындырды. Өстәвенә, сырхау. Шуннан соң сине мәктәп-интернатка биреп бакканнар бит инде. Аннан ла качкансың. Төзелешкә китәсең, янәсе, кирәкле кишер яфрагы! — диде ул, Яфизны каршысына утыртып.— Бала йоның коелып җитмәгән, аракыга сузылгансың, тәмәкегә үрелгәнсең. Сине дөнья бик аз төтәсләгән әле, би ик аз төтәсләгән. Аның төтене күбрәк тисә, беләсеңме, нишләр идең? Иртәге көнен турында уйлар идең... Кыскасы. Морзахан абзый Яфизга я укырга, я сызганып торып эшли башларга кушты, һөнәр алырга укысаң да. бригадада эшләсәң дә. торырга җирең дә, туеныр чамаң да булыр, диде. Моны Зөһрәбану түти дә аңлашып яши, билгеле. Тик аның җиде ят килмешәктән бүген үк башын аралыйсы килә. Яфиз гына бер дә исе китмәгән кыяфәттә йөргән була. Тарысын әйткәндә, Зөһрәбануның утлы карашы да. агулы сүзләре дә. Морзахан абзыйның вәгазе дә аны әйтерлек кымшандыр.мады. Вәдүтнең кискенлеген исә Яфиз абайламый кала алмады. Рәйхан әйткәннәр дә миен ярып керде. Бәлки, кешелекле булып, чын-чынлап кайгыртып әй!үләре барып җиткәндер. — һөнәр мәктәбен белешербез.— диде Рәйхан апасы.—Алай бул- маса, эшкә кертү юлын эзләп карарбыз. Эленке-салынкы буталырга ярамый. Яфиз. — Бәлки, үземнең яныма алырга җай чыгар.— диде Вәдү'т тә.— Тик, кара аны, эш кешеләре тирәсендә шамакай булып йөрисе түгел. Бар бүген ук парикмахерскийга, чәчеңне кешечә рәвешкә керт. Тәмәке дигәнеңне иммәскә тырыш. Аракыны — оныт! Мин тартмыйм бит менә, бер дә тилмергәнем юк. Әткәй дә гомеренә дә төтен суырып карамаган. Күрәсең—ничек нык йөри. Алтмыш бишне тутыра бит. югыйсә... Икәү киңәшкәч. Горький өлкәсендәге мәктәп-интернатка хат язып белешергә кирәк дигән фикергә килделәр. Ник качты икән ул аннан? Артыннан әшәке эше сузылып килмиме икән? Укырга кертә калсаң да. эш эзләсәң дә, ул тәти егетнең кичәгесен анык белү зарур ич. Ә үзе ул, суз кичәге көненә кагылдымы, телен йота. «Ошамады. Шуңа киттем. Эшлисем килә», дигән була. Педагог кеше өчен бер нәрсә көн төсле ачык: Яфизны язмыш кочагына ташларга ярамын. Моны Вәдүт тә яхшы аңлый. Зөһрәбану ни кадәр өнәмәсә дә, мәктәп-интернатган хат-хәбәр алганга кадәр сабыр итәргә кирәк. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, Яфизның кулында бердәнбер документы — туу турында таныклыгы. Укырга кертә башласаң, мәктәп белешмәсе дә юк. Интернаттан шуны да сорарга кирәк... Шимбәдә, кич җитәрәк, Гөлсем апаларына кунакка җыена башлагач, Зөһрәбану түти әллә нигә сырхап китте. Ашказанына башта уң кулын, аннары сул кулын да басып, арткы өйдәге киң караватка барып ятты. — Ни булды соң. нәрсә ярамады икән? — дип, Морзахан абзый чыдам гына сораштырырга керешкән иде, хатыны көтмәгәндә-уйламаганда ярсып, кабынып китте. Йортта соңгы өч-дүрт көн арасында булган үзгәрешләрдән: улы белән килене һәм оныгы кайтып төшүдән, сөйкемсез сөяк булып бәгырь итенә кадалган Яфизның икенде күләгәседәй күз алдында тирбәлүеннән, картының шул юньсезгә таштай сүз атып, аны йортыннан өреп чыгармавыннан, килене белән улының шул селәгәй каршында хурланмыйча акыл биреп торуларыннан, иң хәтәре —шул өтекне бергә яшәтеп торырга чамалауларыннан ашказаны түгел, җаны авырта, җаны әрни иде аның. — Нәрсә ярамаганын белеп торсам, ярамый гына дияр идем мин! Картаеп акылга туймагандай сөйлисен. Хатының бөкләнсә дә ярый, бүтәннәр генә җиляңгыр күрмәсен! Мин бүген җан тәслим кылсам да, исеңә дә кереп чыгасы юк бит синең! Җитмешкә җитмәгән әле. диярсең дә өченче хатын алып кайтырсың. Мин ничә ел бөртекләп җыйганны ул подаукалап җилгә сибәр. Кунаклар кайткач, тәмам да кукыраеп киттеңЗөһрәбану түтинең тулышуы җиткән иде инде. Иренә авыз ачар жай да калдырмыйча, эченә кату булып чыкканнарның һәммәсен тезә бирде: — Минем бугазыма әжәл ябышуы шулдыр бәлкем дә... Шәт, мин сонгы сулуларымладыр... Ә син, ата күркә сыман кабарынып, Өммегөлсем кайнигәченә кунакка барырга җыенып торасын. Бүген авызымнан җаным чыгар булса, бәхиллегемне бирми китәм бу дөньядан. Мәңге бәхиллегем юк!.. Балалар алдында кычкырышуны килештермәгән Морзахан абзый анын саен әдәплерәк, йомшаграк, жан жылылы итеп сөйләшү ягын | карады. Кайтып төшкән сәгать-минутларыннан ук «әткәй! әнкәй!» дип = тәгәрәп йөргән килеле алдында каты телле булырга теләми иде. Килен ж ни житте кеше түгел, укыган кеше, бүтәннәргә белем бирүче. Без карт- < ларга да бик итагатьле булырга охшап тора, дип уйлый иде ул. Күнеле 5 утырып житмәс борын мәңге ябышмаслык булып куба күрмәсен, малай- < га да аның сүзе үтә хәзер, Вәдүт күңелен лә бездән биздерә күрмәсен. * Яхшыга яхшы булып яшәүгә ни җитә соң, дип тырыша иде Тик барыбер ф ул дигәнчә булып бетә алмады. Зөһрәбануның тиз тула торган чуаны в тишелде. Рыялыдан рәхим көтмә—шул буладыр. Туган туфракка дип о ашкынып кайткан яшьләрне дә чутка сугып тормады, зәнкиләнә бирде. 4 Хәтер калмак—бер калҗа, хәтер тапмак — мең калҗа. Кәефне җибә- _ рүе ансат, әмма табуы мең газап икәнен дә уйлап бакмады түти. < — Нәрсә дип әле бер миңа карап каттыгыз. Барыгыз кунакка! Берех гезгә дә йорт та кирәкми сезнең, чурт та кирәкми. Кабер якасындагы о әнкәгез эшләр һәм.мәкиен. Сыеры-сарыгы кайтыр, ул карар. Казын-тавы- * гын ул карар. Табын янында сез карарсыз...— дип такмаклады. Морзахан абзый эшнең төбен саф сулы кизләү төбен курен торган- < дай белә бит: хикмәт шушы сәгатьтә сырхап китүендә түгел. Зөһрәбану- ® нык кунакларны исәнме-саумы дип кабул иткәннән соң. безнен кырда озак тукранмасыннар дигән исәп белән чара күрмәк булуында. Уллары да, киленнәре дә кемдә күпме кунак булырга кирәген аңласыннар, диюе аның. Үз көнегезне үзегез күрегез, ерактагы кояш җылы була, чакыра калсак, кунакка кнлгәләрсез. безләрдин сезләргә шунысы да бик җиткән дигәнне төшендерергә талпынуы. Шуңа күрә йорт башы да тавышны эчтән алыбрак сүз башлады. — Агачтагы яшерен ут кабынмыйча күренми ул, сиңа әйтәм. Телеңә чыкмаса, күңелендәгене белми калырлар да харап булырмын дидеңме әллә? Кунакка барасы булганга куркып калмаганыңны әнә сабый да белер. Минем йортта балалар булу урсәләндерә сине. Тик аң бул. берсенә бер тәмсез сүз дә әйттермәм. Куәтемдә әле мин. Хур .рисвай булып кайткан кешеләр юк синең яныңа. Үз сөягем үземнән авыр түгел. Хәстәләнеп киткәнсең икән, аяныч. Терелерсең, боерган булса. Синең яныңда мин калам. Булышырга менә Яфиз өйдә Яшьләр Өммегөлсемнең ничек яшәп ятканын күреп кайтсыннар. Ялдагы кешеләргә бик таман эш. кирәкле эш, фарыз шөгыль... Шулай диде дә абзый, эчтән кыбырсып, урыныннан торып кнгге. Зөһрәбану түтинең «эһ» тә «аһ!» игүләре кисәктән искән җил белән алып киткәндәй юкка чыкты шикелле. Ул. җебеннән тарткан курчак төсле, дәррәү сикереп торды да каранат кырыена аякларын салындырып утырды. «Барыгыз да мондамы?» дигән кебек, картына, карават буена кереп утырган Вәдүткә, мендәр-ястыгын рәтләбр»к бирим дип баш очына килгән килененә томырылыптомырылып карады. Карашы буш иде, кысыр иде. — Улыңа ни пачут. миңа да шул пачут.—Озын сөякчел бармагы белән башта Вәдүткә төртеп күрсәтте ул, аннары бармагын пәке!ә тиңләп, күкрәк сөяген тишәргә теләгән шикелле, үзенә төртте,- - Киленгә Дә шул пачут булсын. Сүзем юк... Әмма дә ләкин теге зимагурны күз алдымнан юк итегез. Төннәрен саташам шуның аркасында, йокым йокы түгел. Нерба.м шуңа чәрдәкләнәдер минем. Бер булышлыгы да кирәкми, кул арасына керүе дә сукыр бер тиенгә дә кирәкми! Канчандыр балдыа — Нинди фильм карыйсың сон, Яфиз? — Монысын Рәйхан апасы сорады. — «Алтын бозау» буладырмы... Әллә «Алтын шаукымы», «Алтын “ зәхмәте»ме? ч — Оста комбинаторны күрергә җыенасын инде. Китабын укыганың * бармы соң? < — Китабын юк. Озак бит... Фильмын ике караганым бар. Мировой х фильм. Карагыз, үкенмәссез... о Вәдүт белән Рәйхан елмаймыйча булдыра алмадылар. Әй, кызык < сон бу үз-үзләренә чамасыз ышанган, тәмам җитлегеп, дөньяның ин £ акыллы кешеләре булып ирештек днп уйлаучы яшүсмерләр! Күпне белә- < без дип уйлыйлар алар, һәммә нәрсә хакында бик дөрес, бик тирән фиа кер йөртәбез дип чын күңелдән инаналар. Фасон яраталар, поза сөяләр. Бслмәгәннәрен сорыйсылары да, ябышып ятып өйрәнәселәре дә килми. Укуы авыр, күңелсез, аңа көч тә күп китә, вакыт та байтак кирәк. Куагын да утыртмыйча, төбен дә йомшартмыйча гына җимешен ашарга исәп тотканнары да бар. Яфнэга да шундый шаукым кагылганы күренә, һәрхәлдә, Рәйхан моны сизенә, тоя. — Акча кайдан алдың сон, энем? — диде ана Рәйхан,—Тәмәкегә лә, кинога да, кайчак артыграгына да акча кайдан аласың? Ачуланма, ачуланма. Кашларыңны да җыерма. Туганың һәм аның хатыны бу сорауны гына бирергә бик хаклыдыр. Янәшә өстәлдә кем утырганын акрынлап ачыкларга вакыт җиткәндер. Үзең бер сүз дә артык әйтергә теләмисең. Вәдүт хатынының сүзенә куәт өстәде. — Бик законлы сорау, Яфиз туган. Синең бюджетны нинди статьялар тәшкил итә инде? Яфизның чын-чынлап кәефе китте. Ул җилкәләрен җыерып КУЙДЫ, коңгыртсоры күзләре аның иркенә кул салырга уйлыйлар дип исәпләгән кешеләргә нәфрәт чәчә башлады, җәенке борынының калын ка >мн яфраклары, ерактан йөгереп килгәндәгечә, киңәеп тә, кысылып та уйнаклашты. Өйдә булмаса, черт иттереп теш арасыннан гына төкереп куярга да тартынмас иде. Түр башында бик тыныч, үз бәясен нык белеп, үзенең сөйләгәненә какшамас ышанып утырган төзүче Вәдүт ят кеше генә түгел. Әниләре бертуган кардәшләр дә ич алар. Аннан сон бу абыйсы үзенә юк акылны юмарт өләшүче түгел бугай. Эш хакында сөйләсә дә, солдат тормышына кагылса да. кешенең үз-үзен ничек тотуы хакында сүз катса да, ышанып сөйли, белеп сөйли, үзенең намуслы хезмәте һәм дөньяга карашының заманча булуы белән горурланып та сөйли. Тел тегермәне тартып кына бер читкә тибәреп калдыра торган Ир-ат түгел бу! Сүзне күпкәрәк сузсаң һәм тәртәгә бер дә юкка һаман тибеп маташсаң, тетмәңне тетәргә дә күп сорамас. Яфиз мизгел эчендә шулармы уйлап алды һәм үзен тезгенләде. Ахмакларча җавап биреп кенә котылып булмасын, бу юлы үтсә дә. киләчәктә мондый «тырпаю»ның шома үтмәслеген төшенде ул. Шулай да тавышында үпкә, рәнҗү хәтсез иде. __ — Сез уйлыйсыз, берәр җирдән суккандыр дип, әйеме? Пардон, сизгер кардәшләр! Минем кесәдәге тиеннәр — гадел эшләп тапкан акча... Вәдүт урындыкны алга-артка хәрәкәтләндереп, бер урында тирбәлеп утырган Яфиз янына килде һәм аның җилкәсенә дустанә кыяфәт белән сугып куйды. — Әгәр эшләп тапкан тиеннәрең икән, егетсең!—диде ул. Әмма энесенең күзләренә шундый итеп текәлде. Яфиз көйдергеч карашка түзмәде, карашын читкә алды. Сынаулы карашка чыдый алмыйча баш боруын Рәйхан да искәрде. Вәдүт исә сүзен дәвам иттерде:—Этне аягы туйдыра, кешене кулы туйдыра, дигәннәр, бабайлар, Яфиз энем. Без бу мәкальгә кешене акылы туйдыра дип тә өсти алыр идек. Заманы шундый. Беләк белән баш туйдырса — бик шәп. Тик кара аны, янап әйтүем түгел, алга карап әйтүем, кәкре куллы булсаң, муен тамырыңны бер сугуда өзәрмен. Татлы аш ачы тир белән табылганын онытма! Капларда эшләдең акча? Сер түгелдер бит? Яфиз, әгәр яраса, теш арасыннан сыңар сүз дә чыгармас иде. Ник дигәндә. Вәдүтнең хәзер генә үзенә әйткәннәрен ул намусына тукыну дип кабул итте. .Хатыны алдында рәхимсез төпченеп үз бәясен күтәрергә тырыша, дип уйлады. Караклыкта фаш итәргә тели, нахак сүз әйтергә җыена, дип фикер йөртте. Шулай да авыз йомып утыру мөмкин дә түгел иде, ярамый да иде. — Хөрмәтле Вәдүт Морзаханович,— дип сүз башлады ул.— Яхшы следователь булып та. акыллы педагог булып та кыланмагыз. Мин тоже малайшалай түгел. Әллә кайчан сорыйсың бар иде. Акчаң бармы, кайдан юнәттең, дип. Ато театр тамашасы ясыйсың, иптәш. Ничек әйтәләр, трагикомедияме?.. Горький каласында, Нижний Новгородта, көчлекче йөкче булып эшләдем. Грузчик. Кул белән генә дә, баш белән генә дә түгел, бөкрең белән, җилкәң белән дә эшләп була бит әле банкнотларны... Кирәк икән, язып сораша аласың... — Анысы яраган,— диде Вәдүт. — Эшләгәннән кеше үлми, энекәш. Инде менә иртәгә-берсекөнгә ничегрәк эшләрбез, шуны уйларга кирәк. Эшләү дә, уку да — икесе бергә! Минемчә, иң дөрес юл шушы булачак. — Авыр, әмма синең шартларда иң дөрес юл.— Рәйхан шулай йомгак ясарга теләде төсле. Тик Вәдүтнең сүзе бетмәгән иде әле. — Дүшәмбедә минем белән бергә кадрлар бүлегенә барабыз. Менә шул. Кат-кат әйтүләр кирәкмәс дип уйлыйм. Бүген мине командирың дип исәплә. Ә командир кушкан тикшерелми, бер сүзсез үтәлә генә. Бер сүзсез. Кинодан чыккач та Гөлсем апаларга килерсең. ГЭС поселогы, д^рт-бер. Рәйхан апаңның туганы шунда эшли дә, тора да. — Общежитиегамы? •— Әйе. Ә син аны каян беләсең әле? — Анда минем бер белешем урнашты. Кичә генә. — Ниндирәк белеш инде ул? — Әнә теге Зухра старушка куркыткан белешем. Ул минем яныма килгәч. Зухра әби чүт үлмәде. Ә теге егет бик нормальный. Бетончы. Виктор Шмарев. Казанныкы. Теплоходта очрашкан идек. ■— Бергә вермут чөмергән белешеңме? — Син нәрсә инде, Вәдүт абый. Виктор яшь әле. Өйләнмәгән дә. — Ярый,—дип сүзне кыскартты Вәдүт.— Сөйләштек. Тагын бер нәрсәне колагыңа тукып куям. Синең өчен бернинди дә Зухра старушка юк. Зөһрәбану апа гына бар. Ул син киерелеп утырган йортның хуҗаларыннан берсе, синең алдыңа аш китереп куйган хатын. Аңа таш белән атарга маташма. Егетлек түгел, хайванлык булыр. Инде Викторга килсәк, мин, үз чиратымда, Шмарев белән кызыксынырмын, һәм соңгысы, эшкә урнашу белән, әниеңә хәбәр саласың. Ул инде: «Кай- ларда гына йөри икән балакаем?> дип ут йота булыр Ә сина диңгез тубыктан. Бу фикерне әйткәч, Рәйхан, гөлтләп кабынып киткән учак шикелле, ниндидер бер эчке талпыну белән сүзгә янә кушылды. — Әнидән дә кыйммәтрәк, әнидән дә кадерлерәк кеше юк, Яфиз. Бишек тирбәткән кул — якты дөнья тоткасы, энем. Аны рәнҗетү —зур хата, кыерсыту — гөнаһ. Менә әйбәтләп кенә урнаш та, абыең, син, мин — өчәүләп — хат язып салырбыз аңа. Беравык эшләгәч, бүләген, күчтәнәчен дә җибәрә алырсың бәлки. Син анын карап торган куанычы да, таянычы да ич, Яфиз энем... — Ул минем монда киткәнне белә,— диде Яфиз коры гына. Әллә коры булырга азаплана гына идеме. Әнисе хакында сүз чыккач, тәкәбберләнеп, өреп тутырган куык төсле булырга көчәнүе кимеп тә калды шикелле, югыйсә. Ул өстәл читен сыйпаштыргалады, бер боты өстенә икенчесен куеп, киерелеп алды, ике учы белән чәчләрен рәтләп куйгандай итте, нидер әйтергә хәстәрләнде, шулай да шушы мизгелдә генә кирәк санаган сүзләре теленә килеп өлгермәде бугай. — Яхшылык эшләү, изгелек итү чын күңелдән булса яхшы ул...— диде егет, ниһаять, тел күтәреп. Тик яхшылык табигый булырга тиеш, белдегезме? Сез дә мина яхшылык игәргә телисез, анысы әйбәт, билгеле, тик ясалма... Рәйхан белән Вәдүт, һич көтмәгәндә Яфнзиың шулай фикер йөртүен ишеткәч, бер-берсенә карашып, күз белән генә сөйләшеп алды iap — ди иде аларның ым кагышып алуы. Мондый темага Рәйханга әледән-әле гәп куертырга туры килгәнлектән, ул Яфнзны да бер селтәнүдә кире кагып ташларга җыенмады. Чөнки үтә я.хшы төшенә: болай уйлана башласа, кеше туры сукмактан чыкмый ул. Чыга алмый Кеше башына уй кердеме, әшәкелек белән әйбәтне аерырга талпына дигән суз — Эш бит Вәдүт белән миндә генә түгел, энем,— диде ул бик тыныч, бик сабыр кыяфәттә.— Хикмәт конкрет бер вакытта ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдә. Яхшы күнеллелекне һәркем үзендә тәрбияләргә, булдырырга, үстерергә тиеш. Теплицада үстергән кебек нтеп, әгәр теләсәң... Вәдүт хатыны әйткәннәр белән тулысымча фикердәш иде — Менә шулай, Яфиз. Шулай! — дип печать басып куйды ул.— Рәйхан анаң хаклы. Яфиз ул сүзләргә каршы — Әни өйрәтә, укытучылар өйрәтә, туганнар тоже Урамдагы берәр әзмәвер тоже...— дип әрепләште. — Әзмәвер сабагы пычагыма да кирәк түгел. Анысын тыңлама! — Вәдүт тагын кыза төште.— Ә менә калканнарының өйрәтергә дә, колагыңны борырга да хаклары бар. — Акыл өйрәтү дә акыл сату... — Уйлап сөйлә... Бер нәрсәне бел. энекәш мөстәкыйльлек, тулы хокук бит кешегә җәмгыять каршындагы, коллектив һәм семья каршында) ы бурычлар белән бергә кушып кына бирелә Башкача була алмый... Ярый, кинодан сон сине Гөлсем апаларда көтәбез... Тулай торакка барганда да Вәдүт белән Рәйхан телендә гел Яфиз мәсьәләсе булды. — Кара әле син җилбәгәйне!—дип, Вәдүт торып-торып ярсынып куйды — Аңа барсын да тап та китер, тнк акыл гына өйрәтә күрмә! Рәйхан сабыр иде. — Шундый чагы егетнең. Яше шундый вакыт. Үзбаш уйларга, мәсьәләне үзбаш хәл кылырга омтыла. Олылар киңәшен, үзеннән күпне күргән, авызын пешерә-пешерә тормышның кайнар шулпасын эчеп, тәҗрибә туплаган кешенең акыллы сүзен нркенә тыкшыну, азатлыгын БАРЛАС КАМАЛОВ ф УРАМНАР КИҢӘЯ чикләү дип саный- Ин катлаулы чоры Яфизның. Ата-анясы тигез булып, һәр яктан җитүле тәрбиядә үскән яшүсмерләрдә дә шул хәл күзгә ташлана. VI Григорий Прохорович фронтташ дустына кунакка бара, ә кәефе шәптән түгел. Гөлсем апасына хәтере калган яки үпкәсе-мазары бар дип уйларга һичбер нигез юк. Утлар-сулар кичкәндә дә сер бирмәгән, шыңшу түгел, ыңгырашучыларны бөтенләй өнәмәгән бу фронтовик апасына ихтирамы аның бик зур. Сугыш тынып ничәмә-ничә ел үткәч, гел уйга да килмәгәндә, әкияттәгечә очрашканнар иде алар. КамАЗ очраштырган иде аларны. Григорий Самородкии, сугыш елларындагы «ут күз» — полк улы, озак еллар Мәскәүдә газосварщик булып эшләгәннән соң, семьясын Мәскәүдә калдырып торып, автогигант корылышына килеп төште. Бер ел була дигәндә квартир алып, хатынын һәм ике кызын да үз янына китертте. Хәзер Гөлсем апалары аларга барып йөри, болары Гөлсем апаны үз күрәләр. Чаллыда очрашып китүләре Григорий Прохорович тулай торакка урнашырга килгәч булды. Самородкин кулындагы ордерны алгач. Гөлсем апа телсез калган иде. Аннары «ут күз» Гришаны кочаклап алып, бик озак елаган иде. Семьясын китерткәнче Григорий Гөлсем апаның тәрбиясендә яшәде. Киеме юган, өтеләгән булды. Кайнар аштан. Тәмле чәйдән өзелмәде. Дуслары белән утырып алырга ниятләгән чакларда да Гөлсем апасы һич каршы килмәде, ризабәхил булып, булыша-киңәшә торды. Кыскасы, алар кабат очрашканга һәм апалы-энеле кебек аралашын яши башлаганга ел ярымнан артык гомер үтеп китте инде. Гөлсем апа Григорийны кунакка хатыны белән чакырган иде. Хатыны килә алмады, чөнки бүген иртән, студентка кызы белән икәүләп, Ялтага ялга китте. Григорий Прохорович, кече кызы белән бергә, аларны аэропортка озата барды. Әнә шуннан кайтып килгәндә кырылды инде аның кәефе. Үзе эшли торган «Теплоэнергострон-1»нең кырык икенче идарәсеннән яшь бер инженерны очратты ул. Украин егетен. Якыннан белгән кешесе түгел иде ул аның, әмма КамАЗ төзелешенә килгән яшь белгеч икәнен белә иде. Бу инженерны ул төзелеш-монтаж идарәсендә күргәли иде. Шунысы хәтеренә кергән: егет һәрчак кәефсез, канәгатьсез була, аз гына каршы сүз ишетсә дә пырлап китә, җилле үк жәнҗал куптарудан да ' тартынмый иде. Күрәсең, күптәй түгел генә югары уку йортын тәмамлап килгән белгеч булгандыр. Төзелеш җилләрендә җилләнеп, суларында суланып өлгергән, яшь ягыннан аңа агай тиешле кешеләргә төртмәле сүзләр, мыскыллы әйтемнәр ычкындырудан да тайчанып тормый иде. — Кәгазь боткасына түбәгездән кереп баткансыз! Кем өстерәп чыгарыр дип өмет итәсез? Киңәшмә дә утырыш, утырыш та кычкырыш! Яшьләр хакында уйлап та карамыйсыз.— дип сүгешә иде ул идарә җитәкчеләре белән.— Участокка чыгып, күз кырыегыз белән генә карасагыз да, бот чабар идегез. Дүртенче көн бөтен бер бригада комнан аркан ишә. Аннары атна буе суган суы суырырга тиешме инде ул кешеләр, я, әйтегез?.. Ә бит эш бер-ике бюрократка бәйле. ДЭК краны ала алмыйбыз... Шулай үрсәләнә-үрсәләнә дә. өметсезлек белән кул селтәп, бер читкә барып утыра. Озак та үтми, янә калка һәм тагын рәнҗүләрен бәйнә- бәйнә түгә башлый. — Тулай торакка ялгышып кына бер кереп чыгар идегез. Чалбар өтеләргә утюг юк, костюмыңны гардеробка эләргә элгеч таба алмассың, өстәл асларында, тумбочкаларда шешә батареясы... Парикмахерскийга керсәң, сакалың билеңә житкәнче чират көтәргә кирәк. Ашханәләрне әйтмим дә инде. Ашаганыңны онытканчы өр-яңадан чиратка ф басмасаң, тәпи сузарсың, билләһи!.. Григорий Прохорович аның чытык какча йөзен менә хәзер дә күреп о тора шикелле. Алгарак бүлтәйгән ияк. Очлаеп торган озын борын. = Нечкә бармаклар, нечкә муен. Ә тавышы үткер, агачыңны, тимереңне х кисеп керә торган үткер. < Аэропорт юлында кара-каршы килеп очрашкач, бер-берсенә сәлам = биреп, баш кактылар. Шунда Самородкин сорый куйды: — Сәфәр еракмы? * — Кире кайтмаска. ' ♦ — Әллә безне ташлап китәсез? а — Нишлим монда? КамАЗ балчыгына батып, киләчәк буыннарга о тарихи табылдык булып калыйммы? Минем яшисем килә. Дөньяның кендеге шушы Чаллыда гына түгелдер. Хушыгыз! Григорий аңа «сау бул!» димәде. Әйтә алмады. Укымышлы качак- < иын бу тикле эредән кылануы аны параличлагандай булды. Шулай да “ яшь инженер чаттан борылып, күздән югалгач, Самородкин шул ниже- о иер каршында үзен ни өчендер гаепле кебек тоя башлады Авызын- * нан ана сөте кибеп җитмәгән бу егет, сүз дә юк, төзелештәге кайбер ь җитмәгән якларга миңгерәп калган. «Улым!» дип торучы әнкәсе янын- < да түгел, кинога билет алып, персональ машинада илтеп куючы әткәсе дә янәшәсендә юк, ә? Кирәккә-кирәкмәскә кычкырып салу, урынсызга да сүгенү бар. Гозереңә колак салып җиткермәү — шулай ук бик бар. Ашханәдә өйрәнең сыек чагы куесына караганда, мөгаен, күбрәктер. Танцы залы да өлгермәгән. Күп катлы йортлар арасында катырган асфальт өстендә биергә туры килә... Кыскасы, мондагы тормыш аның фараз иткәненә караганда катлаулырак та, аяусызрак та күренгән. Яшь инженерның үпкәсен, рәнҗүен дә аңлый ала Григорий. Ник аңламасын? Үзе дә бит ул шул ук шартларда яши. Аннан яманрак шартларны да күргәне булды Ул, фронт кичкән солдат буларак та, инде кулы сөялләнеп барган төзүче, сварщик буларак та. бер нәрсәне генә аңлый алмый һәм аңларга теләми: мондый төзелештән, алгы сызыктан ничек качмак кирәк?! Ил чигендәге дозордан да, хәрби объект янындагы посттан да качмыйлар бит! Аннан соң посар урын табарына да шикләнә ул аның. Вөҗданыңнан качып котылып буламы соң? Тыныч та, рәхәт тә җир күп булыр, тик. ахыр килеп, аны канәгатьләндерерме соң? Юк, әгәр йөрәге чыннан да тынгысызлык дулап тора икән, кеше дигәнен барыбер тынычлап кала алмый. Моны Григорий Прохорович үз тәҗрибәсеннән белә. Сугышта чакта полк улы Гришаның кояшлы һәм тын тын. хуш исле болыннарда кошлар гына сайрап торган көннәр турында күп хыялланганы булды. Шул хыялына ирешкән дә иде ул. Зөя буена урнашкан Фролово авылы — аның туган авылы шундый иле. Алмасы-чпясе белән тирә-юньдә дан тоткан авылда үсте ул. Я хозур иде соң шау чәчәктә утырган бакчалар! Агачлар, туйга бизәнгән яшь киленнәр кебек, ап-ак кием кигәннәр. Дөресрәге, ак ефәккә уранганняр. Язгы җилсез көн. Кояш нурын мул сибә. Зәңгәр күктә аккош мамыгыдай кабарынкы сирәк болытлар ялкау гына тирбәлә, һава чәчәкләрнең баллы исе белән, зөбәрҗәттәй үләннәрнең дымлы исе белән тулышкан. Жиләк-җнмеш бакчасына керәсең дә бал кортларының җанга рәхәт өстәп бызылдауларын һәм шөпшәләрнең сабыр гына гүелдәүләрен ишетәсең. Шушы язгы сихәтле һаваны күкрәк кие- pen сулыйсың да, тнрә-яктагы цзәллекне куркытмаска теләгән кебек. бүтән кабатланмас сихри мизгелнең рәхәтен тоеп — тып-тын каласың. Авыл жире! Җәйнең үз матурлыгы, көзнең үз гүзәллеге, кышның шулай ук үзенә генә хас илаһи яклары бар. Тик сугышның урау юлларын узган, аннары башкалада илгә-көнгә атаклы Анатолий Коновалов бригадасында берничә ел эшләгән монтажникны авыл үзеннән җибәрми тотып кала алмады инде. Ул янә Мәскәүгә китте, аннан менә Кама буена килеп чыкты. Үзен туганыдай күреп каршы алган Гөлсем белән исәнлек-саулык сорашып кына торганда, Вәдүт белән Рәйхан килеп керде. Танышып алдылар. Бер-берсен күрү белән үк дигәндәй ошаттылар. Эш кешеләренә хас гадәт бу. , Вәдүт исә монтажчы-сварщикларга аеруча сокланып карый. Ул һөнәргә гади белгечлек дип кенә карарга һич ярамый, ул һөнәр — бөтен бер индустриаль буын. Сварка эшенең үзе кебек үк яшь буын. Өстәвенә, Григорий Прохорович күпне белә, күп күзәтә һәм күргәнбелгәнен хикәяләү осталыгы да бар икән. Авыл тәэсирләре дә мул аның, шәһәр тормышын да, чиратын, ашыгуын, халык күплеген, транспорт кысанлыгын матур тасвирлый. Сугыш елларын искә алса да йотылып тыңлыйсың. Сөйләшкәндә кешенең йөзенә туры карап сөйли. Күзләре яшелләнебрәк торган зәңгәр. «С» авазын ничектер үзенчә, сакауландырып әйтә, ләкин, тулаем алганда, сөйләмен ямьсез итми. Чәй янында күпме сүз сөйләнде, әмма Гөлсем апалары «кычкыртып» мактарга алынмаса, Григорий Самородкинның Дан орденының тулы кавалеры икәнлеген Рәйхан белән Вәдүт белми китәселәр икән. Хәер, полк улы булганлыгын, кырык өченче елның язында, һөнәр мәктәбенә китәм дип, фронтка кыяклаганын үзе әйтте. Яшүсмер еллар хатирәсе ана үтә кадерле иде булса кирәк, малай чагын бик тәмләп хикәяләде. — Кешенең яшьлеге язмышым дигән сүзне беренче тапкыр иңрәп, өзгәләнеп авызыннан чыгарганга кадәр дәвам итә, лиләр. Минемчә, бик хак әйтәләр.— диде Григорий Прохорович. Үзенең кичергәннәрен шулай бәяләве булгандыр. Ирләр очрашкач котылгысызга әйләнә торган бер сүз бар. Ул — халыкара тормыш, дөньядагы яңалыклар һәм, шуларга ялгап, һәркемнең чамасы җиткәнче күрәзәлек итүе... Әмма мондый темаларга әңгәмә ничаклы куермасын, азактан гәптәшләр барыбер үз эшләренә, шәһәр һәм поселок тормышына, туганнарының һәм якыннарының ничек көн итүләренә әйләнеп кайта. Бу мәҗлестә дә шулай килеп чыкты. Григорий Прохорович иртән аэропорт юлында очраткан яшь инженер турында сөйләгән иде. Вәдүт Яфиз турында ялгап китте. Рәйхан да бу хакта Самородкин белән фикерләшүне кулай күрде. Төзелештә абруйлы кеше икән бит, коммунист кеше, үз эшенең бер дигән остасы, әйтсен әле ни уйлаганын. — Монда килергә тиеш дисез. Күрик, карыйк, сөйләшик. Әгәр күңеле ятардай булса, буыннары нык булса, мин аны үземнең бригадага ала алам. Бездә андый ике-өч егет бар. Дөрес, алар инде дүртенче айларын өйрәнәләр, шушы көннәрдә разрядка имтихан тотарга тиешләр. Әйе, сүзегезгә караганда, мәшәкатьле егет булырга охшый. Шулай да бер нәрсәне әйтим: безнең һөнәргә бер гашыйк булган кеше гомеренең азагына кадәр чигенми... Сәгать унынчыга авышты. Унынчы ярты булды. Ун тулды. Яфиз килмәде дә килмәде. Кунаклар кузгаласы иттеләр. Саубуллашып таралышканчы дип, Вәдүт белән Гөлсем апасы Виктор Шмарев яши торган бүлмәгә сугылып чыгарга булдылар. Гөлсем дә бүтәннәргә кушылып борчыла башлаган иде шикелле. Мәҗлес вакытында бит урталары алсуланып киткән иде аның. Башына бик матур фикер килгән мизгелдәгечә, кашлары чөенкеләнгән иде. Яфизның башбаштаклыгын ваклык- 40 ларына кадәр ишеткәч, вәгъдә биреп тә, өлкәннәрне тәмам төп башына утыртуына инде тәмам ышангач, пошынды ул, көенде. Ияк очындагы ямавы тагын да аксылланды. һәммәсе кыерсытылган кебек булдылар. Яфиз танышым дип атаган Шмарев яши торган бүлмәдә дә юк иде Виктор дигәне үзе дә өйдә кунмаган булып чыкты. Яфиз ул төнне Морзахан абзый йортында да йокламады. Якшәмбедә дә күзгә-башка чалынмады. Ә дүшәмбе көнне.. Дүшәмбе көнне төштән сон Сергачтагы мәктәп-ннтернатнын директор урынбасары, Вәдүт белән Рәйхан язган хатны кат-кат укыгач. Чаллыга жавап язарга утырды. «Хөрмәтле Рәйхан Кәримовна һәм Вәдүт Морзаханович! — дип башлан китте ул үзенең хатын.—Сездән килгән хат мине сискәндереп җибәрде. Мин аны җентекләп укыдым. Ахырда үземне ике хис берьюлы биләп алды. Аларның беренчесе — шатлык хисе иде. Әйе. әйе, шатлык хисе. Димәк, дидем мин үз-үземә, Яфиз Сәмитов тайгак юлда түгел. Союзны шаулаткан төзелешкә, әнисенен туганнары янына барып чыккан. Аның өчен күпме ут йотканыбызны күз алдына китерә алсагыз, минем куанычымны һичшиксез аңларсыз. Сигезенче класста укыганда, Яна ел алдыннан юкка чыкты бит ул укучыбыз. Туган авылына да барып карадык, күрше районнардан да белештек, өлкә шәһәреннән дә эзләдек. Таба гына алмадык. Күпмедер вакыт узгач, әнисе янына кайтып киткәнлеге мәгълүм булды Әнисе янына бардык (мин үзем бардым), бик җай белән сөйләштем. Дөньяда нәрсәдәндер коты алынган кеше шикелле, апа атлы-юллы сынар сүз дә әйтә алмады. Белә торып та авыз ачарга теләмәдеме, әллә чынын да берни дә белми идеме, моны ачыклый алмадым. «Кайтып киткән иде шул» — бар хәбәре шул булды. Ниндидер гөнаһ кылганы өчен эзләп килгәннәр дип уйлавы булдымы икән? Анысын да тәгаен раслый алмыйм Гаеп-гөнаһ дигәндә, безнең коллектив Яфиз Сәмитовны турыдан* туры ниндидер җинаятьтә гаепли алмый. Тыңлаусыз иде. үз сүзле иде, баш бирергә яратмый иде. Яшенә карата буйга-сынга да зур һәм тотрыклы булгангадыр, яшьтәшләренә өстәнрәк карау гадәте дә бар иде. Еш кына ул аларны «Салагалар!» дип тә хурлый иде. Без моны һәрчак исенә төшерә тордык, ләкин ул үзен кисәтүне бик авыр күтәрә иде. Көннәрнең берендә тимер юл станциясендә райпотребсоюз склады кешеләре аракы әрҗәләреннән шешәләр югалуын абайлап, аны бер төркем яшүсмерләргә сылтарга, шул яраксыз кәсептә Сәмитов та катнашкан дип расларга җыендылар. Моның белән тиешле кешеләр шөгыльләнде, тик Яфизның андый эшкә катнашканлыгын расламадылар һәм тикшерүчегә чакыртып та тинтерәтмәделәр. Мине биләгән икенче бер хис хакында. Ул — көенеч хисе Димәклбезнең коллектив Сәмитовны аякка бастыра алмады булып чыга Димәк, без дә, аның әнисе һәм үз авылларындагы мәктәп укытучы тары кебек үк. нәрсәнедер абайлап җиткермәгәнбез, үз вакытында тиеште профилактик чара күрмәгәнбез булып чыга Гаять үкенечле хәл бу. Мин. егерме елдан артык ишләүче педагог буларак, моны бик аңлыйм һәм. туп туры әйтим. Яфиз мәсьәләсендә үземне дә җаваплы саныйм Минем уемча, аның мәктәп интернаттан китүенә төп сәбәп — малайлык мәхәббәте булды » Директор урынбасарының үгә тәфсилләп язган хатыннан Яфизның •Лия исемле кызга күзе төшүе, ләкин кызыйдан җылы сүз ишетә алмавы, азакта аларнын бик нык үпкәләшүләре беленде Ничек булса була БАРЛАС КАМАЛОВ ф УРАМНАР КИҢӘЯ Яфиз мәктәп-интернат бусагасыннан бүтән атлап керми Холыксызлы- гы белән сынаткач, кире борылмый. Борыла алмый, акылы-фигыле кушмый. «...Эш үткәч, Лия дә суынды да, сон иде инде,— дип дәвам иткән мәктәпиитернатның директор урынбасары.— Сәмитовның юкка чыгуы барыбызны да утлы табага бастырды. Педагогик «ЧП»га әверелде. Укытучы-тәрбиячеләр коллективы да, тәрбияләнүчеләр* дә авыр кичерделәр ул хәлне. Мәктәп житәкчеләренең башыннан сыйпамадылар, үзегез аңлыйсыз. Лия беркөн хат җибәргән иде (ул хәзер Горький шәһәрендә автозавод каршындагы профессиональ-техник училищеда укый), теге чактагы пырдымсызлыгы өчен үкенә, Яфизның кайдалыгын белмәдегезме? дип тә читләтеп кенә кызыксынган. Хөрмәтле Рәйхан Каримовна һәм Вәдүт Морзаханович! Ихлас күңелдән үтенү белән гозерләп сорыйм, сез инде, зинһар, Яфизны күзегездән ычкындырмагыз. Туганнарын тыңламый булмас. Эшче ир-ат тирәлегендә ул үзен, бик ихтимал, үзгәчә тотар. Тиң итеп, егет итеп сөйләшсәгез, яхшырак булыр иде. Мин сезгә аның җиденче классны тәмамлагандагы еллык билгеләре турында белешмә җибәрәм. Характеристикасының да кирәк булуы мөмкин. Әнисенә хәбәр итикме, әллә сез язарсызмы? һәрхәлдә, минем бу хатымны бөтенләй җавапсыз калдырмассыз дип өметләнәм». Морзахан абзый улының да, килененең дә эшкә әйбәт урнашуларына сөенде. Шәһәр мәгариф бүлегендә Рәйханны бик әйбәт каршылаганнар. Эш турында иркенләп сөйләшкәннәр. Мөдир бик җайлы кеше икән, ипләп сорашкан, яшен, стажын белешкән, торак ягы белән кызыксынган, баласына урын турында да сораштырган. Документларын караган, Урайдан алып кайткан характеристикаларга күз салган. Сүз азагында болай дигән: — Көндезге мәктәптә бездә дә урын юк, иптәш Шәихаттарова. Хикмәт менә нәрсәдә. Соңгы ике елда гына да берничә яңа урта мәктәп ачсак та, укытучы кадрлар белән бик яхшы тәэмин ителгәнбез... һич мохтаҗлык тоймыйбыз. Ник дигәндә,— бөтен Союз удар төзелеше булгач, бихисап инженер-техник работниклар килде. Байтак иптәшләрнең хатыннары укытучылар. Берсенең дә өйдә генә кул кушырып утырасы килми. Беләсез, педагоглар көне-төне эшләргә күнеккән халык... Кичке мәктәптә, тагын эшчеяшьләр арасына барам дисәгез, монда бер вариант тәкъдим итә алам. Үзәктәге сменалы мәктәптән математика укытучысы декретка чыкты. Менә шушы көннәрдә генә башлана аның ул ялы. Кем белсен, бу уку елында эшкә башлап та тормас. Хәзер рәсми рәвештә андый хокук та бирелә, беләсездер. Әгәр шунда эшләргә риза икәнсез, бигрәк тә тәҗрибәгез дә булгач, мин сезне икеләнмичә шунда җибәрәм... Рәйхан, ризалашып, эшкә билгеләү кәгазе алырга иртәгә киләсен әйтеп кайтты. Ире моны хуп күрде. Эшли торсын әле. Алдагысын күз күрер... Вәдүтнең эшкә урнашуы өчен һич кенә дә борчылыр җир юк иде. Аны дүрт куллап кабул иткәннәр. Ул ДЭКта, ягъни дизель-электр кранында эшләячәк — двигательләр заводы мәйданчыгында, шул пәһлеван заводка нигез салуда. Күңелне алгысытканы шул: анда хәзер субайны бораулап коярга керешкәннәр. Яна ысул, алдынгы алым! — Бик мәгъкуль, бик хуп!—диде Морзахан абзый, килене белән улы кайтып сөйләгәннәрне бик бирелеп тыңлагач.— Хәерле сәгатьтә булсын! Шулай бит, бәләкәй улым, ә? — Ул җилтерәтеп Айдарны күтәреп алды.— Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәргә насыйп булсын диген, улым, әйе бит?! Исәнлек-саулык белән, җан тынычлыгы белән! Карт күңеленнән улы белән килененең хезмәтләреннән ямь табып, уртак куаныч-шатлык белән эшләп йөрүләрен уйлады. Иртән җыенып эшкә китүче булганда, кичке күлемдә менә кайталар, менә кайталар дип көтәр кешең булганда,— ул үзе бер бәйрәм ләбаса. Югыйсә, иртән торсан да ике бөртек бөрлегән, кич ятсаң да ике ярма ясмык. Туйдыра ла ул ялгызлык адәм җанын! v " * Идарәнең кадрлар бүлегенә кергәндә, Григорий Прохорович Яфиз- = га чак кына сабыр итәргә, шушы тирәдә генә йөреп торырга кушты. а Үзе хакында барачак сүзне тыңлап тормаганы хәерле егетнең, дип < уйлады ул. = Кадрлар бүлеге начальнигы, колгадай озын буйлы, шул озынлыгы £ аркасында азрак бөкре чыгарып йөрүчән, җитез хәрәкәтле, ачык чы- * райлы кеше, Самородкинны бик күңелле каршылады. л — Син дә безнең ишекнең кай якка ачылуын онытмагансың икән әле, Григории Прохорович, ә? Нинди җилләр ташлады үзеңне? Иртүк ниләр майтарырга йөрисең? Исәнме!—диде ул, урыныннан торып ишек катына килде һәм монтажчылар бригадирына кул сузды. — Исәнме, исәнме, иптәш Чукайло! — Григорий озын агайның кулын кысты —Хәерле иртә телим. Каләмегез тутыкмасын! Ә ишекнең кай тарафка ачылуын бер белдемме, онытмыйм инде мин. Еш килеп йөрергә, үзең беләсең, кадрлар мәсьәләсе монда хәл кылынса да, заводлар язмышы, кала киләчәге тегендә, безнең якларда хәл ителә бит... Вакыт тыгыз, туган, вакыт... Әйләнеп карарга да өлгермисең, атна үткән дә киткән... — Анысы да хак, Григорий Прохорович... Гозерең бар идеме? Икесе дә түрдәге өстәлнең икс ягына утырдылар. Самородкин киң козыреклы кепкасын салып куйды һәм буынтыклы юан бармаклары белән өстәл читенә суккалап, үзе генә белгән көйне тыпырдатып алган булды. Аннары начальникның йөзенә туры карап, елмайгандай итте. авазын үзенчә бераз сакаурак итеп; — Слушай, иптәш Чукайло,—дип сүз башлады,—Минем фронтташ дусның ерак бер туганы, бер ташбаш Чаллыга килеп төште Уналты тулар тулмас үзенә. Мәктәп-ннтернаттан табан ялтыраткан. Автозавод төзешмәкче. Монтажник булам ди дә вәссәлам!.. Григорий Прохорович, кирәк чакта, сүзе үтемлерәк Лтамъышандырырлыграк чыксын өчен, буяу сала, кершән яга да белә икән! — Ә сип әйтерләр аңа, Прохорович, башта борын астыңны сөрт, укып бак, безнең һөнәрне үзләштерә алсаң, сыртыңны сынап карарга минем бригадага килерсең, диярләр. Уналты да тулар-тулмас борын монтажчылыкка нәфсесен суза икән, ә. һе. малай-шалай кем булам димәс ул! Мин тора торган унике катлы йортның һәр этажы саен икө> шәр-өчәр булачак Гагарин Аларның арты кызганга карап йөри бантласаң . Белеме ничә класс? Кая әле, күз кырыем белән генә карыйм эле шуның табелена. Укуын дәвам итәр иде ул малай... Кадрлар бүлеге башлыгы, документлар сорап, Самородкинга кул сузды. Тегесе шундук кистереп җавап бирергә ашыкты. — Укуы урта кул инде, билгеле. Тик менә ул шул хәтле ашыккан. Җиденчене бетергәнгә белешмә дә алып тормаган. Үзе болан сигезенчедә ярты ел укыган малай Сораттык, документлары бүген-иртәгә синен кулда булачак, иптәш Чукайло. Хәзергә янында бердәнбер мандаты — ТУУ турындагы таныклыгы Начальникның аяз йөзе сүрелә төште Аның бөтен торышы, килеш- килбәте: «Үзен мактаулы бригадир Фронт батыры. Житдн кеше ләбәС‘Т Үзең, дивана агай төсле, кулында документлары да булмаган бала- чаганы монтажчылар бригадасына алырга йөрнссң. Әллә чыннан да ВАРЛАС КАМАЛОВ бераз кыйшайдыкмы? — ди иде. Григорий Прохорович монтажчы эшенең четрекләрен бик белә, шулай да үзенекен тукырга ашыга. — Малай дип, бала-чага дип сөйләшсәк тә, ул полный саман хәзер, сама-а-ай! — Самородкинның «самай» дигәне бик кызык яңгырады. Әйтерсең лә ул үзенең телендәге бераз сакаулыгын сиздерер өчен юри шул сүзне сайлаган иде.— Таза гәүдәле, сукса җенеңне өзәрлек егет. Ашат та эшләт кенә! Спортсмен. Штанга буенча мастерлыкка җыена„, Шулай дип җилле генә җилгәреп җибәргәч, Григорий Прохорович- ның үзенә дә көлке булып китте. «Гомеремдә бу тикле борчак сипкәнем юк иде, каян телемә килеп тора! Бригададагы егетләр моны белсәләр, «Да, безнең батя кулы белән чуртан тота икән», диярләр иде. Алдавын алда, тик чамасын чамала»,— дип куйды эченнән. — Хәзерге егетләрнең бер ишесе я штанга күтәрә, өздереп эшләргә дигәндә, әнә, әткәй эшләсен! Кыскасы, уналтыны да тутырмаган килеш, хәтта бөтен документлары җырлап торса да, эшкә алып булмый аны, Григорий Прохорович. Укысын, һөнәр училищесына керсен. Самородкин сүз тезгенен ычкындырмаска итте. — Әйтергә ансат: укысын! Нәрсә ашасын, нәрсә кисен, кайда торсын? Менә бит хикмәт кай тирәдә, иптәш Чукайло! Буй җиткән егет хәзер бот буе малайлар белән һөнәр училищесында утырмый шул инде. Каны кайный аның, беләкләре эш сорый... Начальник бер генә минутка тынып калды, күзләрен өстәлендәге калын пыяла астында яткан кәгазьләргә текәде. Шунда, кәкре-бөкре хәрефләр арасында мәсьәләне хәл итү сере яшеренгән идемени! Аннары башын күтәрде, күзләрен ачалак-йомалак китереп торды да: — Хәзер кайдарак торып тора әле ул спортсмен? — дип сорады. — Миңа фронтташ тиеш бер хатында. Белмисеңдер, Галя, Гөлсем Сайкина. Дүрт тә бердәге торакта комендант. Протез белән йөри. Шунда яшәп торган була. Болай яшәү турист путевкасы белән дигән сүз. Сайкинаның үз мәшәкате муеннан ашкан. Бүлмәсе дә танцы залы түгел. Синең кебек берәү сузылып ятса, түрдән бусагага хәтле дигән сүз, иптәш Чукайло! Бүлек хуҗасы тагын эндәшмәс булды. Ә Прохорович аның авызыннан сүзне тартып алырдай булып утыра бирде. Аннары түзмәде — әрсезләнеп эндәште: — Шулай да бер чарасын күрәсе иде бит, иптәш Чукайло... Самородкин түш кесәсеннән тарак алып, сыек-сирәк чәчен тараштыргала- ды, болан да туры итеп аерган чәч юлын төзәткәләп куйды. — Мин әйтәсемне әйттем, Григорий Прохорович. Булмый. Бигайбә. Хезмәт турындагы законнарны бозарга миңа бер кешенең дә хокук тоттырганы юк әле. Ә син менә шуны әйт: бригадаңдагы иң яшь моитажнигың ничәдә? — Егермене тутыра. Начальникка читтән рух өрделәрмени, ул җанланып китте. Озын гәүдәсен өстәл аша яртылаш бөгеп, Самородкинның йөзенә төртелер дәрәҗәдә якын килде дә, тешләре күренерлек итеп авызын ачты. — Менә-менә-менә! Әле аны да, мөгаен, югарыга менгермисеңдер. Врачлар рөхсәт бирсә дә хәтта... —-Мин дә рөхсәт бирдем бирүен. Тик шуны аңла, иптәш Чукайло, мин бу егетне артына сугып сразы өскә менгереп җибәрергә җыенмыйм. Аңа әле аста да шөгыль җитәрлек булачак. Юк, барыбер мин бу эшкә бара алмыйм. Хәзергә син яхшыга — мин яхшы. Алла сакласын, берәр җирдән мәтәлеп төшсә, я булмаса пешә-нитә калса, башын прокуратура буеннан, суд залыннан кайтып кермәс. Булмый. Бүтән йомышларың юк икән, саубуллашыйк, Григорий Прохорович... Начальник встал аша ана кул сузды, Саморгдкин, теләр-теләмәс кенә күрешеп, ишеккә юнәлде. Ишекне каерып ачкач кына, артына борылып: — Гаепләмә, әләкче дип уйлый күрмә, идарә начальнигының үзенә барам. Мин бит сине эш башкара ала торган ир дип уйлаган « идем, иптәш Чукайло! — диде. * — Закон тәртип сорый, Григорий Прохорович. КамАЗ корылышы ® башбаштаклыклар мәйданы түгел! һич югында, сонгы җөмләсен әйтмәсен иде бу кәнсәләр сандугах чы! КамАЗның нәрсә икәнен Самородкин белмиме әллә?! Шул чәнеч- < келе сүзләргә жене кузгалгач, бригадир да сдачасын бирми калмады = — Инструкцияне яттан иң шәп белгән кешене, автогигант өлгер- ? гәч. беләсеңме, кая куячаклар? Тәмәке тарту урынында акыл сатып * торырга...— дип усалланды. Шуннан сон. командага буйсынып кырт ф борылган солдат кебек, ишеккә карады һәм киң козыреклы кепкасын и башына ябыштырып, эреэре адымнар белән китеп барды Яфиз о янына килеп җитүгә, алдан ук юатып куярга теләгән төсле — Чиертмәде әле, энекәш. Җимен таба белмәдек бугай Шулай да борының салынмасын. Иртәгә идарә начальнигының үзенә керәм,— < дип сөйләнде.— Ә бүгенгә бар. кайтып тор. Иртәгә сәгать алтыдан да х калмый монда килгән бул. Мин ТЭЦка киттем...—Аннары тирә-юньгә « мазут төтене таратып, үксрә-үкерә алга үрмәләгән машинага кул изә- * де. Аның кабинасына кереп утыргач, башын тыгып, янә Яфизга нидер а. кычкырды. Егеткә аның «Яшаа-а» дигәне генә аңлашылды Иртәгесен идарә начальнигы белән әңгәмә дә татлыдан булмады. “ Иптәш Чукайло начальникка һәммәсен тармагыннан кармагына хәтле сөйләгән иде. Артыграгын да җибәрмәдеме икән әле. Ник дигәндә, идарә начальнигы комендант хатын хакында кайта-кайта сорашты, читләтеп тә сораулар бирде, туп-туры: «Ул фронтовичка кем сон сиңа. Прохорович? Аның туганы дип ник шул тикле җан атасың? Закон бозарга ярамаганлыкны син миннән ким белмисең бит!» дип тә төпченде. Боланга киткәч, әйле-шәйле ярамаганын Самородкин тиз аңлады. Яфизның ул комендант хатынга бәйләнеше мич морҗасының космостагы корабль антеннасына якынлыгы чамасында гына икәнен әйтте. Сәмитов Яфиз ник аңарда яшиме? Туганнарында, дөресрәге, җизнәсе йортында, табын такыр, ятак тар Пик алаймы? Яфиз ул җизнәсенея вафат булган хатынының сенлесеннән туган малай гына. Менә шул. Егеткәйне алай какканнар, болай сукканнар. Без дә яңагына бер чалтыратып җибәрсәк, ике дөньяны бер савытка тутырып йөри башлаячак ул. белдегезме? Ә мин аны теләмим Кеше булсын ул! Җимертеп эшләсен, илгә файда китерсен, үзен тулы хокуклы кеше итеп сизсен. Караңгы почмакта шикле шөгыль белән буталганчы, үзе шундыйларның кулына сугарлык булсын! Мин аны үзем белән лружннннклар командасына алып йөриячәкмен. Соңыннан үзегез дә рәхмәт әйтерсез әле... — Ниятең изге. Григорий Прохорович. Сине бик ихтирам ит м Ләкин... Сәмитовны эшкә алырг i рөхсәт итә алмыйм Булды, сөйләштек. Егетнең үзенә дә әйттем Шуның белән сүзне бетерик. — Юк, бетермик! — Самородкин урыныннан сикереп торгяяып тоймый да калды — Бетермик! Җәмәгать эше булса, эшлә, дисез. Карышмыйм. Барыбыз да эшләргә тиеш. Ата аналар комитетында членмын. Җәмәгать тәртибен сакларга булыш, дисез, булышам. Беләм. бу — барыбызның да бурыч. План давай, дисез Икс норма биреп киләбез. Шулай булырга тиеш Бишьеллыкны безнең өчен читтән килеп үтәмәсләр. Мин дә менә каршыгызга килеп, бер яшүсмерне тайгак юллан йолып калыйк, дни йөз суы түгәм. кешене кеше итик дим. бу кадәрссе, нәрсә, бер минем генә эшемме? Аякларына нык баса алма ганнар юлдан язып киткәч, бер-беребезгә бармак белән төртә-төрта күрсәтешеп, гаеплене эзли башлыйбыз Кем гаепле: ата-анамы, мәк* тәпме, коллективмы? Кайсы кайчан тәрбия итеп җиткермәгән, дибез. Шулай бит? Без үзара кычкырышып, бер-беребезгә төртешеп торган арада фәлән кешебезне төрмә тәрбияләргә кала... — Лекция укыма, зинһар, иптәш Самородкин. Булмый дигәч, булмый. Яше җитми. Мөмкин түгел! — Ә сугыш елында мөмкин иде бит! Яше җитми димәдек. Азмы- күпме кеше яше җиткәнен көтмичә үк фашистны кыйнаштык. Фронтта бит монтаж мәйданы гына түгел. Аида, туганкаем, өстеңә ут төкереп металл яудырып торалар. Мин менә ундүрт яшемнән ут эчендә йөрдем, «Эх, син. Самородкин! Эшне боздың, молокосос!» дигәнне ишетмәдем. Кешеләргә ышанырга да кирәк... — Ничек, син шулай яшьли киттеңмени фронтка. Григорий Прохорович?— диде идарә начальнигы.— Менә монысын белмәгән идем. Шул тикле кешенең үткән юлын кайдан дәррәү генә белеп алмак кирәк?! Кызык, кызык! Полк улы идеңмени соң син? Начальник әле генә булган низагны бөтенләй оныткандай булды, тыныч, йомшак тавыш белән сөйләшә башлады. Аның йөзенә гафу сорау галәмәте чыккан иде Григорий Прохорович та кызып китүенә үкенеп куйды. Шунлыктан идарә начальнигының соравына каршы бик тыйнак кына: — Әйе,— дип җавап кайтарды. Истәлеккә чумып утырыр чак түгел, егетләр көтәләр. Коридорда тыча Яфиз өмет өзми йөри. Шуңа күрә, Самородкин, кабат үтенүем дигән төсле, идарә начальнигына ирләрчә ялвару белән карады. Ә тегесе бригадирның ялынуына чыдый алмыйчамы, я булмаса күңеленнән аның белән ризалашыпмы, кырыс кына: — Барысы өчен дә үзем. Самородкин Григорий Прохорович, башым белән җавап бирәм, дип кулыңнан язу калдыр. Ә ул язуыңны мин менә монда, сейфка салып куям. Шунысын да истә тот. һәр ай азагында кереп, бу мәсьәләдә эш ничек баруын особо хәбәр биреп торырга мәҗбүр итәм мин сине. Яз. мин, Самородкин, уналты яше дә тулып җптмәгән Сәмитов Яфиз Әюп улын өйрәнчек итеп үзем җитәкли торган монтажчылар бригадасына алам, диген. Аның производстводагы иминлеге өчен дә, укуы өчен дә, үз-үзен тотышы өчен дә җавап бирәм. диген. Идарә начальнигы да, кадрлар бүлеге дә ни дәрәҗәдә җаваплы икәнемне нык кисәттеләр. Шуңа да карамастан, Сәмитов Яфизны бригадага кабул иттем, диген. Григорий Прохорович әйтерсең нәкъ шуны гына көткән иде. •— Була! Кәгазь-каләм бирегез,— диде. Аннан бирле өч-дүрт көн узды. Яфизга бригадада кызык та, куркыныч та иде. Кызык дию шуннан, монда аның өчен тау чаклы яңалык ачылды. Брезент киемнәрдән, каскадан һәм махсус ботинкалардан башлап иминлек гарантиясе дип йөртелә торган монтаж билбавына, электрод тоткасыннан алып бригадирның холкына кадәр — һәммәсе яңалык иде. Куркыныч дигәне — анысын әле Яфизның сынап караганы юк һәм тиз генә туры да килмәс — ай-һай, монтажчыларның эше хәтәр икән ич: ут көлтәсе эчендә калып эшлиләр. Бу — бер. Ә биектә эшләве! Яфиз аларны биек ярга, ярның төрле җиренә килеп кунган кошларга охшатты. Алар металлга ут белән мәңге сүтелмәслек җөй салучылар икән! Җөпләрнең вертикальләре дә. горизонтальләре дә була. Түшәм җөе дигәне иң катлаулысы, ди. Ни өчен дисәң, түшәм җөен эретеп ябыштырып барганда, агай-эне, металл жир тарту көче белән тарты- шатартыша югары китәргә, тигез һәм нык ятарга тиеш. Баш өстендә жөй салуның кыенлыгын күпне күргән монтажчылар яхшы белә. Андый чакта кеше тиз арый, кайнап торган металл тамчылары еш кына аска чәчри, кулларны пешерә. Шуның өстенә жил-давыллы көнне, ф чатлама суыкны күз алдына китерегез. Бу бригадада ут яңгырыннан саклануның әмәлен тапканнар табуын. » Зур кисәк резинны уртасыннан тишкәннәр дә электродның тоткычын = шуиың аркылы чыгарганнар. Беренче карашта гап-гади жайланма ке- “ бек, ә күпме кешенең кулын саклый! < Бер сүз белән әйтсәң, шул менә: монтажчылар өчен кызык һәм авыр = дигән төшенчәләр — игезәк төшенчәләр икән. Яфизга башта шуны тө- ? шендерделәр. Шуларның беренчесе икенчесе белән туры пропорцио- * наль бәйләнештә икән. ♦ Яфизны бригадага алып килгән көнне Григорий Прохорович үзен в шушы һөнәргә өйрәткән Мәскәү бригадиры Анатолий Степанович о Коновалов тормышыннан бер хәлне сөйләде. Коточкыч! Тыңлаганда * йөрәк жу-у итеп китә, баш әйләнә башлаган шикелле була. s Коновалов, Запорожьеда домналарны сафка керткәндә, шундый < хәлгә тарыган, саклагыч бил каешы да коткарып кала алмый икән. а Мондый очрак бозланып каткан балкадан шуыша-шуыша барып ябыш- ° тырганда булган. Шуннан ул ботинкалары үкчәсендәге корыч дагаларны балкага эретеп ябыштырган. Бер урында эшен бетергәч, кискен с. хәрәкәтләнеп аякларын каерып ала икән дә икенче жиргә күчкәч, үзен * янә ябыштырып куя икән! Григорий Прохорович, шундый гыйбрәтле хәл сөйләгәч, инде кырыкмаса кырык әйткән булуына карамастан, тагын бер кат киртләп куя: «Менә шулай, егетләр! Табигать кешене яратканда запас частьлар ясарга оныткан. Безнең хезмәттә шуны мыекка урап яшәргә кирәк!» Яфизны бригадир үзе алып килгән егет булгач, әйбәт каршыладылар. Беренче көнне үк Рыжик дип йөртә башладылар. Григорий Прохорович: «Менә бригада улы алып килдем. Таныш булыгыз!» — дип сөйли башлагач, кайсыдыр (Яфиз хәзер аны таный да алмын инде): —- Пионерлар лагере ачабызмы әллә, батя?— дип тел шомарткан иле шомартуын, Самородкин үзе: — Кирәксә, балалар бакчасы да ачарга мөмкин,— дип кырт кисте.— Син үзең бригадага академия бетереп килдеңме әллә? Яле. алай бик тиз борын күтәрмик. Барыбыз да әйбәтләп булышыйк Яшага. Ярдәм кирәк хәзер аңа.» VIII Нигез корганда гадәттә сугыла торган тимер-бетон субайлар урынына бораулап бетон салу ысулын куллану төзелеш өчен нигез астында зур чокырлар казу, миллионнарча тонна туфракны читкә ташу, аннары ул чокырларны төеп кабат тутыру шикелле биниһая мәшәкатьләрдән коткара. Яна ысул буенча алты йөз һәм мең ике йөз миллиметрлы скважиналар бораулап, аңа арматура каркаслары куела һәм бетон коела. Шушы яңалык төзү материалларына да. вакытка да зур экономия бирә, эшнең күләме дә азрак була. Кыскасы, яңа ысул һәркемне сөендерә. Тик аның көенечләре дә чат саен сагалап тора Шуңа күрә дә төзелеш мәйданына килгән житәкче- ләргә субайчы егетләрнең гозере бер. «Бетоннан өзмәгез! Кыш жнтә- рен истән чыгармагыз. Зәмһәрир суыкта бетон шаярганны бер дә яратмый Егерме-утыз чакрымдагы заводтан бетон ташып кына ерып чыгарбызмы? Көзге пычракларда юл начарланып, төп башына утырып калмабызмы!» — диләр алар. Бүген вахта машинасына төялеп кайтканда да сүз гел диярлек җитенкерәмәгән яклар хакында барды. Смена буена бик дәртләнеп эшләгән иде кебек Вәдүт. Өйгә кайтып, юынып, өс-баш алыштыргач, тамак ялгагач, бөтен гәүдәсе авыраеп киткән төсле булды, йокысы төште. Ял итеп алыргамы соң әллә, дип торганда, бабасы белән бакчада әвәрәләнгән Айдар килеп җитте. — Әтием тайт-таи! — дип куанычлы кычкырды ул һәм, аякларын аерып баскан хәлдә, кулларын чәбәкләргә кереште. — Кил әле, Айдар, монда кил! —Вәдүт аны кул изәп үзенә чакырды. Айдар коңгырт күзләрен ялтыратып Вәдүткә карап торды да, дәррәү • кузгалып, йөгереп килде. Вәдүт аны кулына күтәрде. — Сагындыңмы әллә, улым, мине? — Э-э! — Күрсәт инде алайса, сагыну ничек була ул? Айдар Вәдүтнең муеныннан чытырдатып кочаклады һәм битеннән чуп-чуп итеп үбеп куйды. «Сулай була»,— диде аннары, эш башкарган кеше төсле. — Вәт, маладис, Айдар. Зур үскәнсең инде. Әниең кайда соң? — Тит-те. — Кая китте? — Мәт-тәп-тә тит-те. — Шулаймыни? — Сулай... Вәдүт Рәйханның мәктәпкә алданрак китәсен белә иде. Беренче көннәр. Яна мәктәптә яңа класс. Укытучылар коллективы яңа. Укучылар да. Оештыру эшләре байтак. Морзахан абзый керде. Ул һәр бирмеш көнне, Вәдүт эштән кайтуга, гәпләшергә кереп утыра. Автозавод төзелеше хакында сүз булмый калган көн юк диярлек. — Бүген нинди яңа хәбәрләр бар, улым? — диде ул. — Гадәттәгечә, әткәй. Субай сугуны арттыру өчен тырышкаи-тыр- машкаи булабыз. Көзге пычракка кадәр ашыгабыз. Яңгырлар көйләп җибәрсә, безнең Чаллы туфрагында, үзең беләсең бит, җен куәтенә ия машиналар да бер урында көпчәк әйләндерә башлыйлар. — Анысы шулай...— Морзахан абзыйның сөйләшер сүзе ул түгеллеге сизелде. Тел очында бүтәне бар иде.— Техника куәтле лә хәзер. Җәһәннәмнән дә имин чыгар.— дигән булды алай да. Кырт кисеп кенә бүтән нәрсә хакында тыкылдап китүне килештермәде булса кирәк. - Бүген әллә нигә арып киттем әле,— диде Вәдүт.— Үз алдыма авыраеп, салынкыланып торам... — Явымга авышмакчы бугай, туныкыдыр. Кортларның борчылуына караганда, яңгыр булырга тиеш...— Менә шунда Морзахан абзый сүзенең җилемен тапкан шикелле тойды.— Кортлар димәктән, шул нәрсәкәйне киңәш итим дигән идем мин синең белән, Вәдүт. Бүген шәһәр Советындагы Галәветдинне күрдем. Беләсең син аны. Әйе, әйе, Җантимер абзый улы... Шул әйтә, Октябрь бәйрәменнән соң чират сезнең йортка да җитәр төсле, ди. Сүтәсе булгач сүтәрләр. Кортларны суыкта ары-бире китерер хәл юк. Әллә, мин әйтәм, совхозга барып кайтыйммы, дим. Сатыйк булмаса. Башка мал-туары өчен хафаланган юк. Суйдык и вәссәлам! Семьяга ит булыр... — Әгәр ташпулатлар рәте килеп җитә икән, йортны сүтәргә туры киләчәге хак, әткәй. Шулай булгач, бик кыен булса да, умарта кортларың белән саубуллашырга туры килер инде,— диде Вәдүт.— Теге вакытта. үзең әйткәндәй, күңелең һич тә басылмас булса, совхоз умартачыларына булышырсың, әткәй. Шәһәрдә яшәүче авыл кешесе булып карарсың... Морзахан абзый көлемсерәп кул селтәде. — Хәзер авылда яшәүчесе дә игенче дип әйтерлек түгел инде, улым. Печән өсте — печән өсте түгел, печән җыеп алу. Урак өсте — урак өсте түгел, урып-жыю. Элек, колхозларның беренче елларында, печән өсте җитәр иде, әзмәвердән ирләр болынга кузгалырлар иде. Күлмәкләр тирдән сыгып куймалы булыр иде. Аннары инде ашарга ♦ утырсаң, ут уйнатыр идек. Печән өстенә дип атап сарык суелыр иде. в Кем киңрәк алып чаба, кемнең адымы үрчемле дип ярышыр идек. § Илаһи, кояш кыздырыр иде, кошлары сайрар иде. Кичләрен, куышлар- S да куна калганда, берәр ут күңеле жыр башлар иде... Кая инде ул ь хәзер! Хәзер трактор сөрә, трактор чәчә, комбайн урып-сугып авызы- i на гына салмый... Хатыннар өйдә ипи пешерүне оныттылар бит, бүтә- 5 нен әйткән дә юк... Ирләре ат җигә белми, валлаһи. Хәер, аты да кал- £ малы инде аның... Техника заманасында почет бал кортларына гына * түгел, крестьянның гомер-гомергә күңел юанычы булган һәммә җан ♦ иясенә кимеп калды. Тамакка кабарга дигәндә, бар да кирәк. Ит-сөт “ дибез, бал-май дибез, күкәй дибез... Я, ярый, мин иртәгә совхозга ба- ° рып кайтам, алайса, улым? < — Шулай ит, әткәй. я Вәдүтнең ял итәргә чамалаганын күреп торса да. әтисе тиз генә * чыгып китмәде. Тагын да нидер сорашмак-киңәшмәк була иде әле. о — Шуны әйтәм, йортны сүтәр булсалар, алдан ук килешеп, сүз < беркетеп куярга кирәктер бит инде. Без — нибарыбыз биш жан, алай ч гына булып торыр дип кенә дә булмый, кыр тикле ике өйне дә ташлап китәсе кешеләр, ничек итәрбез икән соң? Фатирның өч бүлмәлесен, бал- ш конлысын дип сорарбыздыр бит? Инде Вәдүт көлемсерәп куйды. — Әткәй, турысын әйтим, минем бу турыда ныгытып уйлаганым да юк бит әле. Кайттык, урнаштык, контейнерлар белән киләсе нәрсәләр килеп җитте. Алгы өйгә бик кинәнеп урнашып алдык. Әлегә бүтәнен гел уйлыйсы да килми иде. Күчәргә туры киләчәк булгач, уйлашырбыз инде... Чыннан да! Морзахан абзый, нигәдер уңайсызланган шикелле, төзәтебрәк куйды: — Син инде бергә-бергә яшәүгә каршы да булмассың, шәт. Киленнең ул-бу сүз әйткәне булмады, дигәнем? — Минемчә, ул да бүтәнчәрәк уйламыйдыр, әткәй. Бергә-бергә берберебезгә таяныч дигәндәй... — Анысы бик шулай, улым, бик шулай. Безнең яшь тә бирегә түгел, кирегә китеп бара бит инде. Исән көнең бар, сырхап китүең бар. Бер ояга оешып яшәгән хәерле... Сүзгә шунда нокта куйдылар. Авыраеп торуы, чыннан да, яңгыр явасыга булган икән. Ул, янбозына төрткәндәй, кинәт уянып китте. Нигә болай булды әле бу? дип уйлана торгач, төшенде тагын. Стена сәгате кылт туктап калган икән, шуңа уянган. Әйтерсең ике сәгатькә якын шуны гына тыңлап яткан! Ә тыш га шәп яңгыр явып узган. Түр бакчада куаклар юылып, чистарып калганнар, яфраклардан әле дә булса тып-тып тамчылар коелгалый. Аяк астын шактый пычраткан. «Рәйхан босоножкалар киеп киткәндер, мөгаен. Каршы алырга кирәк булыр, резин ботыйларыи тота барыргадыр . » дип уйлап алды Вәдүт. Киенеп болдырга чыкты, һава саф, сулышка жикел иде. Мондый минутларда уйлар да сафланып кала шикелле. Кешеләргә ягымлы итеп, бик самими итеп эндәшәсе килә башлый, яхшылык кылу дәрте уяна. Рух күтәренкелеге шул була торгандыр.. Рәйхан да дәрескә күтәренке күңел белән керде. Үзен аягүрә торып каршылаган укучылары белән бик ачык, бик жылы исәнләште. «к у.» м 13. — Утырыгыз, иптәшләр... Укучылар җайлап утырышкан арада класс бер гөжләп алды да тынып калды. Староста сайланган булса да, дежурныйлар^ үз вазифаларын тырышып үтәсәләр дә, исемлек буенча укып чыкмын булмый иде әле. Сигезенче класска төрле идарәләрдән, төрле подразделение- ләрдән жыелган егетләр һәм кызлар аралашып өлгермәгәннәр, бер-бер- сен белеп җиткермиләр. — Ике кеше юк, димәк. Бәлки, кичегәләр генәдер,— диде Рәйхан, классны жентекләп тикшергәч.— Дементьева Алевтина һәм Геворг Григорян юк. Сәбәпләрен ачыкларга кирәк булыр, староста иптәш. — Ачыкларбыз.— Гөбедән чыккан төсле тавыш белән арткы партада утырган егет жавап бирде. Экскаваторчы ул. Машинаның үзен сытардай таза.— Миннән имин котыла алмаслар, Рәйхан Кәримовна. Бөтенесе диярлек старостага борылып карадылар. — Син чыннан да муеннарын борырга җыенмыйсыңдыр бит? — диде кайсыдыр. Староста җитдинең аръягына чыккан кыяфәт белән гөрелдәп куйды. — Ни сәбәпле килмәгәннәрдер бит. Тикшерермен, аннан күз күрер,— Бүлмәдәше турында Яфиз сүз катты. — Григорян миннән кайтып җитмәгән иде әле, Рәйхан Кәримовна. Килердер ул, килми калмас... Үткән дәрес темасын искә төшерергә булдылар. Җавап бирергә Рәйхан Яфиз Сәмитовны чыгарды. Уку елы башланып, геометрия дәресе ничәнче генә тапкыр уза. ә Рәйхан апасы Яфиздан менә икенче тапкыр сөйләтә инде. Әйткән иде шул тулай торакка килгән көнне: «Минем кулдан шома гына ычкына алмассың, энем. Математикага кырын каравыңны юкка чыгарырмын мин синен,!» — дигән иде. Тәки сүзендә тормакчы... Яфиз туры почмаклы өчпочмакта яклар һәм почмаклар арасындагы мөнәсәбәтләр турында ярыйсы ук шома сөйләп китте. Җавабыннан Яфиз үзе канәгать иде. Акка кара белән язганны, бөтенләй чүбек баш булмасаң, укып хәтерләргә дә, сөйләп бирергә дә мөмкин ич. Кулыңа китап алып утыргач, белеп булмый торган нәрсә юк инде ул! Тик мәсьәлә чишә башлагач, сызымнарга килеп терәлгәч, хәл мөшкелләнә. Менә хәзер дә, класста практик мәсьәләләр чишүгә керешкәч, Сәмитов уңга да карап алды, сулга да күз сирпеде. Күршеләр ничегрәк мәтәштер- мәкчеләр, янәсе. — Уйла әле, уйла, Сәмитов,— диде аңа Рәйхан апасы.— Тактага чакырыласы кешенең авызына чәйнәп салганын гына көтеп утыру шәп түгел. Яле, мәсьәләне өр-яңадан бер кат укып чык... Яфнзга әйбәт тә, читен дә. Әйбәт диярлеге шул: Рәйхан Кәримовна аны бик азга гына да күздән ычкындырмый. Чамасы җитмичә, боргалана башлавын абайлап алуга, укытучы аның янына килеп җитә, өстәмә рәвештә аңлата, төшендерә. Читенлеге әйтмәсәң дә аңлашыла: якыннан белеш кеше, туганының хатыны бит ул. Аның каршында булдыксызлыгыңны күрсәтеп утыру газапның газабы инде... Класс дәфтәрләргә текәлгән. Ара-тирә борын тартып куйган тавышлар ишетелә дә каләм кыштырдаганы колакка керә. Рәйхан Кәримовна кемнең ничегрәк эшләвен күзәтеп парталар арасында сүзсез генә йөренә. Менә ул староста утырган парта янынарак килде. «Күзе начар күрәме соң әллә бу баһадирның?» дип уйлап алды ул. Староста тәмам дәфтәренә кадалып диярлек утыра. Баксаң, калгып киткән икән! — Иокы төштемени, Сәләхиев? Экскаваторчы сискәнеп башын күтәрде һәм, бер мәл күзләрен әлжемөлҗе китереп торгач, уңайсызланып жавап кайтарды: Ике смена рәттән эшләгән сиздерә, Рәйхан Кәримовна,— диде — Син Григорий Прохорович бригадасыннанмы? Самородкиннан, “ әйеме? Яфиз дигәч, бер дә ис китмәгән иде, беткәнмени дөньяда Яшка- - лар! Тик әле Сәмитов дип фамилияне кабатлый торгач, хәтерләдем. * Штанга буенча мастерлыкка кандидат синме инде ул? — Нинди кандидат? Син нәрсә, азрак чалышайдыңмы әллә? Кем а әйтте сиңа мондый тарихи яңалыкны? Кайсының теле кычыта?.. « — Маташтырма, Яшка. Мин үзем дә штангист, но мастерлыкка ерак әле миңа. Нинди үлчәүдә син? Җиңелдәме, иң җиңелдәме? а. Яфизның ачуы чыга язды. * — Кара әле, староста, миемне тугылап маташма, яме? Минем гомеремдә дә андый тимер-томыр күтәреп караганым юк. Капчык ташыганым бар. Он капчыкларын да, цементныкын да. Яшик ташыганым да бар... Староста да буш сүз һәвәскәре түгел иде, тешләгән җиреннән өзмәк булды. — Сине мактар өчен үзем уйлап чыгарган хәбәр түгел, Яшка. Күпмегә алсам, шуңа сатам да... Мин бу сүзне кадрлар начальнигы иптәш Чукайлопың үз авызыннан ишеттем. Горькийдан килгән егет, ди. Самородки и үз бригадасына өйрәнчек итеп алыр өчен җан талашты, ди. Барыгызның да борынына чиртер әле менә, күреп торырсыз, дн. Шулай булгач, синме ул мастерлыкка кандидат, әллә бүтән Сәмнтовмы? Яфиз хәзер генә аңлап алды. Димәк, Григорий Прохорович бригадага алырга дип җан атканда, буяуларны куертып, начальникның башын катырганда әйтеп салган инде ул моны... Күңеленә шул ун килү белән, Яфиз көлеп җибәрде. — Миф бу, староста, миф! Дөрес хәбәр түгел Изге ялган койрыгы, мин сиңа әйтим. Староста барыбер берни дә аңламады. — Кит әле, тагын нинди изге ялган уйлап чыгардың? Ялган булгач, изге буламыни инде ул, дивана! Яфиз һәммәсен рәте-чираты белән аңлатып бирде. Аннан соң да старостаның сүзе бетмәгән булып чыкты. — Гайбәтең киткән, инде гадәтеңә кереп китсен. Пөр әйдә штанга секциясенә. Башлап җибәрик әле. Мәктәпнең спорт залында шөгыльләнергә мөмкин. Монда физрук —во кеше! — Староста уң кулының баш бармагын тырпайтты,— Егетләрне генә җый. Барысын эшлибез, дн. — Көчкә килмәсме икән соң миңа? Эшлә дә, укы да, тимер дә күтәр! АйҺай, парень, ерып чыга алмам мин аны... Староста сүзен бирмәс кеше булып чыкты. — Спортның кайчан эшкә яисә укуга комачау иткәне бар, я, әйт,— дип, классташын үгетли башлады. ул —Гафу итегез. Куп йоклаган —аз белер, ди. Мәсьәләне кузгатка- лап карыйк әле... Рәйхан өчен яңалык түгел инде мондый хәлләр. Эшләп укучыларны андый ул, ансат түгел аларга. Көз башында тагын бер хәл әле, көннәр җылы, һава әйбәт. Кышын көнозын суыкта эшләгәч, мәктәпкә килеп утыручыларга бик читен. Җылы класста изрәп кенә төшәләр. Шулай * йокы-ял хисабынарак алгангадыр, белемнең дә кадерен белүчән булалар. Җитди карыйлар... Яфиз булып Яфиз тәртә арасына керер төсле күренә ич әнә. Бүген кәефе әйбәт иде Яфизның. Геометрия тикле геометриядән «дүртле» чиертсен әле. Бер дүртле генә дә түгел, рус теленнән беренче диктант та «өчле»гә бәяләнеп кайтты. Мәктәптән чыгуга, парадный ишектән ерак та китмәделәр, староста белән янәшә атлаганда, Яфиз тәмәке көйрәтеп җибәрде. Экскаваторчы егетнең Яфизга салып карыйсы сүзе бар иде. УРАМНАР КИҢӘЯ Яфиз ризалашты. Кайтырга кузгалдылар. Сәмитов тагын папирос кабызган иде, куерып барган караңгылык эченнән каршыларына Вәдүт килеп чыкты. — Исәннәрме, егетләр! Дәресләр беттеме? — Исәнмесез! — Исәнме, абый! —Яфиз сәламне алды алуын, тик койрыгы пешкән мәче хәлендә калды. Алай итте, болай итте, сиздермәскә тырышып, папиросын аяк астына салды. — Миннән яхшы түгел дип кенә яшерә-яшерә тартырга итәсең әле һаман, Яфиз, ә? Син шуны аңла, зыяны үзеңә ләбаса, туган! Староста шуны гына көткән идемени! — Мин дә әйтим дип тора идем әле. Без аның белән штанга секциясенә язылырга булдык. Спортчыга тәмәке тартырга ярамый... Яфиз үзен җайсыз тоя, тик бирешәсе килми иде. Абыйсының да, экскаваторчы егетнең дә хак әйтүләрен аңлый ул, тик, кеше үгете үт сыта дигән бер исәр кебек, чигенәсе килми иде. — Агитаторларга мохтаҗлык юк безнең заманда! — дип, сүзне уенга борды.— Лекция тыңладык, уйланырбыз... Алар кайтып киттеләр. Вәдүт мәктәпкә керде. Рәйхан белән Вәдүт култыклашып кайтырга кузгалганда, күктә яшь ай урагы чалкан ята иде инде. Аяк астының пычраклыгына исең китмәсә, төп менә дигән булып шәһәр өстенә күгелҗем бөркәнчеген япкан иде. Кайдадыр еракта, заводлар корылган мәйданда, мотор гөрелтесе тынмый, тимер юл тармагындагы дежур паровоз өзек-өзек гудоклар белән нидер сөйли, төзелеш краннары башындагы электр лампалары, караңгылык диңгезендә йөзгән төн кошлары сыман, әле бер якка, әле икенче тарафка салмак кына хәрәкәтләнәләр иде. Рәйхан Вәдүткә елышып атлады. Каршы алырга килгәне өчен дә, хәлләрен сорашуы, кәефен белешүе өчен дә һәм бер сәбәпсез — бары тик үзенең сөеклесе, ире булганы өчен дә Рәйхан күңелендә аңа олы рәхмәт хисе ургый иде. Тик аны сүзләр белән әйтеп булмастыр кебек. Әйтеп булса да, телләнеп әйтмәскә кирәктер шикелле. Иң зарур, ин төгәл сүзе табылмаса, ул тойгы вакланыр, төссезләнер сыман... Дәрестән чыккан укытучылар бер Рәйханга, бер Вәдүткә карап куйдылар бугай, һәрхәлдә, Рәйхан шулай аңлады. Карасыннар шул, күрсеннәр! Аның Вәдүте менә дигән, андыйларны эзләргә кирәк әле! Төн кочагында янәшә атлау бәхетен дә әлегәчә татымаган бер ләззәт белән тойды ул. Үз урамнарына борылгач, үтә-сүтә йөрүчеләр, каршыга килүчеләр кимеп калды. Берәү' дә диярлек очрамады аларга, ә Рәйхан үзен шундый горур һәм нәзакәтле тотып атлады, әйтерсең лә адым саен дистәләрчә кешеләр аңа карап калалар иде... Самовар кайнаган, әмма сүнгән, суынган иде инде. Саулыгыннан зарланып йөргән әнкәсен борчымаска уйлап, кичке чәйне Рәйхан үзе хәстәрлисе итте. Күлмәк алмаштырып, алъяпкыч бәйләп җибәрде, инде йоклар киткән Айдарның бит очыннан үбеп килде. Рәйханның дулкынланырга, куанырга, шул ук вакытта уйланырга да тулы нигезе бар иде. Ул бу кичтә Шәйхаттаровлар гаиләсенең озакламый тагын да ишәячәген әйтте. IX Сентябрьнең икенче яртысы җитте. Яшьләр — эштә, Морзахан абзый умарталарын совхозга сату белән әвәрәләнеп. авыл белән район үзәге арасына тузан төшерми йөрде. Ике ут арасында иде ул. Кортларыннан аерыласы да килми, аерылмый хәле дә юк. Зөһрәбану түти белән Айдар гына өйдә. — Ашыкма, үскәнем, ашыкма. Газиз әнкәңнән дә алай тиз тумаа гансың. Кай тирәгәрәк дисең әле? Мондамы? Алай... Бүтән чакта бүтән =: кешеләр белән сөйләшергә туры килсә, үскәнем, тамга дип, фәлән дип * сайрама. Тамгалар заманы тау артында калган инде, үскәнем. Бездә < хәзер халык грамотный... Менә шул... и Хат ташучы нидер әйтергә авызын ачкан иде, күз алдында капка* ны шартлатып япкач һәм эчтән ниндидер тимер бикне дә шудыртып * куйгач, иреннәрен йомарга мәҗбүр булды. о. Зөһрәбану түти, өйгә кергәч, хатны алай да әйләндерде, болай да < борды. Тәрәзәгә, көн яктысына куеп үтәли дә карады. Ник калын буа лыр бу, әллә акчасы бармы, ходаның хикмәте, дип тә уйлап алды. Ан* нары, конверт тышына язылган хәрефләр өстеннән нмән бармагының очын шудыра-шудыра укып китте. «Шай-хат-таро-вой Рай-хан Ка-ри-мов-не». — Киленгә икән ләбаса бу! — дип куйды азактан. Әйтерсең тә синең үзенә дип биреп киткәннәр, тиктомалга үртәлә калды.— Кемнән булыр? Ниләр язалар икән? Төбендә берәр чатагы юкмы? Иблис коткысы белән язылган хат түгелме? Дөньяныкын белеп бетермәссең. Монда туган, Урайда яшәгән, Себердә кияүгә чыккан кеше бит ул килен дигәнебез. Кайда кеме булмас аның... Түтинең күңелен вәсвэсәле кыбырсу, эчне тырнап куя торган тынгысызлык, сабырсызлык биләп аллы. — Хәерле генә кыл, ходаем! — дип укына башлады. Гүя апа шомлы сүз ишеттерделәр! Чоланга чыкты, тышкы ишекнең биген элеп керде. Арткы өйнең бакчага карап торган тәрәзәсе буена барып утырды. Бакчада бер генә Жан иясе дә юклыгын анык белсә дә, тәрәзә пәрдәсен корып куйды. Аннары, малайны нәрсә беләкдер юмалап бер читкә утыртты да. алласына тапшырып, симез конвертны ачты — Бәлеш! — диде үзе сизмәстән.—Капчык, капчык эчендә карчык дигәндәй, хат эчендә хат ич монда! Кәнбирт эчендә кәнбирг.. Алла сакласын, ниткән хат булды бу, әй! Икесендә дә әдрнсләре бар... Беренче конверттан ук чыккан кәгазьгә татарча язылган иде. Ул кадәресен Зөһрә бану түти сукалап-тырмалап дигән шикелле ермачлап чыкты. Аңгармаган урыны калмады бугай. «Рәйхан апа,—дип язылган иде анда.—Сиңа, Вәдүт абыйга һәм Айдарчнкка күптин-күп итеп Урай сәламы юллыйм Бәхет, укыш телим. Исәнлек, таза сәламәтлек гомерлек юлдашларыгыз булсын! Эшкә урнашкач та язган хатыгызны алган идем. Бик шатландым. Галәмәт тә зур төзелешле җирдә яшисез инде сез хәзер. Бәхетле булыгыз, тату яшәгез инде. Капканы хат ташучы кыз дөбердәтте. — Үлешле инде шушы бозау хәтле этегез белән! — диде ул, ачуы чыгып.— Аяк атлап керермен димә, валлаһи... Хат бар иде сезгә... — Этне өрер өчен тоталар, үскәнем, өрер өчен. Бүген килдеңме әллә бу дөньяга? Зөһрәбану түти конвертны дорфа гына тартып алып, капканы шапылдатып ялмакчы иде, кыз аны җиңенән тартып туктатты. — Мәшәкатьле хат бу, заказной. Тапшырганлыгыма кул куйдырып алып кайтырга тиеш мин. Менә карандаш, сырла шунда подписемне... Хат ташучы кыз чәнти бармак буе гына карандашының очып авызына кабып төкерекләде дә Зөһрәбану түтигә сузды. — Сал тамгаңны! Тиз генә борылып керү ягын караган Зөһрәбану гүтн, кыз чәнеч- келетөртмәле кылана башлагач, киресенчә, бөтенләй ашыкмас булды, салмакланып калды. Үзем шунда ук эшлим. Мәктәптә әйтердәй үзгәрешләр юк. Синең урынга быел гына пединститут бетереп чыккан бер егетне җибәрделәр. Моннан бер-ике көн генә элек Свердловскидан менә шушы хат килеп төште. Үзеңә җибәрәм. Бүтән хәбәрләрем юк. Вакыт тапсаң, каршы яз. Сиңа иң матур теләкләр белән: Зәлифә». Нигә икәнен аңлатуы кыен, әмма Зәлифә дигән хатын-кыз хаты Зөһрәбану түтинең ачуын кабартты. — Иләкнекен чиләккә озата торучы бер бәндә инде бу! Арадашчы!— дигән фикердә иде ул.— Бер гөнаһың да гөнаһ, мең гөнаһыңда гөнаһ. Монысын да ачыйм әле... Эчтәге кечерәк конверттагы хат русча язылган, җитмәсә, язуы да кара савытында коенып чыккан чебен йөргән төслерәк. Кыскасы, Зөһрәбану түти кулыннан килә торган эш түгел иде моны укып аңлау. Укымый калырга да ярамый иде. Түтинең кыбырсуы шул дәрәҗәгә җитте, ул тирә-күршедә ярдәм кулы сузарлык кемнәр барын исәпли башлады. Каршы күршенең кызы укытучы кеше, керәшен Гәрдәлесендә укыта, тиздән илаһи-уптым күчерәсе авылда. Ну, аңа тел ачарга ярамый. Күпне белеп, туры Тукай булып йөри торган чәчби. Салиха Саби* расы шытырдатып укып бирер иде инде, сүз дә юк, аңа сүз кушарга гарьлек. Бер көннәрне поселоктагы гастрономда тиз-тиз генә конфет алыйм дип әрсезләнгәндә, чиратсыз үрмәләмә әле, Зөһрәбану түти, эшкә чыгып чабасың юк, дип каршы төшкәч, сүзгә килделәр. Җәмилә Җәүһәриясенә суз кушып карасаң, ничегрәк барып чыгар? Таш кисәсе түгел, укып бирер. Тик теле теш артында тормый инде бер дә. Сертотмас үрдәк белән тиң. Таң атканын да көтмәс, Зөһрә карчык өйдәгеләрдән яшереп хат укытып йөри дип, бөтен Чаллыга хәбәр салыр. Шулай үз урамнары буйлап өй борынча кеше эзләп барганда, кылт итеп бер уй килде. Гыйльменисада Байтирәк кызы тора бит, ашханәдә эшли. Өйдә булса, шуны гына дәшеп керим дә, укып бирсен әле шушы гөнаһ шомлыгы хатны... Тырышкан таба инде, Байтирәк кызы укыды да, тәрҗемәләп тә бирде. Хат Раяга язылган (анысы Рәйхан инде, Рәйхан). Хатын-кыз язган. Свердловскидан. Рәйханның кияүгә чыкканын белми язган. Шулай аңлашыла. Тик хикмәт андамыни! Юкәдә икән чикләвек диярлеге аннары китә. «Ялгышып, буталып, инде килеп иң азакта үз гомерен үзе чикләгән туганым Вадим өчен әле дә булса күңелем әрни. Аның төсе булып якты дөнья йөзендә калган бердәнбер җан иясе — улы. Бик борчу дип санамасаң, мин, чираттагы ялымны алгач, сентябрь соңында яисә октябрь башында сезнең янга барып кайтыр идем. Айдарны бик күрәсем килә»,— дигән сүзләр бар иде хатта. Зөһрәбануга шуннан артыгы кирәкми иде. Изге тамыры бар диярсең, эчендә бер шик йөртә иде ул йөртүен, ләкин белмәгәнен кемгә дә әйтә алмый иде бит. Менә инде хәзер барчасы ап-ачык. «Аталары кайтсын да, сакаллы сабыйның күзләрен ачыйм әле. «Шәйхаттаровлар нәселен дәвам итүче иң бәләкәй улым!» дип, җиде яттан, дип дошманыннан туган малайны сикертә икән бит ваемсыз карт... Менә белер моннан соң, Вәдүтнең дә кемлеген таныр. Килененең дә нинди кош икәнен белеп торыр...» — дип очынды. Морзахан абзый, ишекне ныгытып ябып, чышын-пышын сөйләгән хәбәрне башта гел аңламый торды. Тырыша торгач, хатын төшендереп бирде үзенә. Хатларны да сузган иде, карт алмады. — Кеше хатын ачып уку закон каршында зур хилаф икәнен белмисеңмени син? Кычкырып торган хилафе канун эш кылгансың. Ник тыкшындың яшьләр эшенә? Башың белән җавап бирәсеңне көт тә тор'— дип, Морзахан абзый зурдан купмакчы иде дә, Зөһрәбануның 54 илерә-котыра чәрелди башлавыннан, Айдарнын беренче ирдән икәнлеге дөньяга фаш ителүеннән сагаеп, ачуын эчкә йотарга мәҗбүр булды. — Ник кенә дип кеше ашына катык каттын икән син, тик тормас бәндә?! — ди-ди, кат-кат үрсәләнде ул.— Нигә кирәк иде гаиләдәге тынычлыкны җимерергә? Җаны теләгән — елан ите ашаган. Үзләре көн итәсе. Әле, менәтерә, күгәрченнәр төсле гөрләшеп яшиләр иде... — Күпләргә гөлдерәгән күгәрчен инде ул синең яшь киленең! Мине нәнкә итәргә ниятләгән идегез, әйеме? Шушы минутта соңгы сүземне әйтим: җилдән туган бала карап ятасым юк. Менә үзләре кайтсыннар да, бир хатларын, әйт сүзеңне! Яшьләр хат килгәнгә дә, андагы хәбәрләргә дә аптырамады, билгеле. Алар өчен бернинди дә сер юк иде. Шулай да Зөһрәбану түтинең чама жуеп әрсезләнүе Вәдүтне чыгырыннан чыгара язды. — Кем бирде сиңа мондый хокукны? — дип кычкырды ул әнкәсенә.— Ниткән башбаштаклык бу, әнкәй? Зөһрәбануны дөрләтмә генә инде. Күзенә ак-кара күренмәде, үз гаебе турында уйлап та карамыйча, киленне битәрләргә кереште — Күңеле саф хатын баласын итәк астына яшереп чыкмый ул Әйтеп чыга. Гавамнан да яшереп тормый. Ә сез, монда кайтып, ата-ана- гызга хәтле төп башына утыртмак булып йөрисез. Без капчыкта ятмый шул. Кырык елдан соң да беленә ул кыңгыр эш! Малаегызны теләсәгез кая куегыз, әйттем, шул менә: карамыйм. Бик кадерле булса, әнә аксак апасы баксын! Җир газабы кичереп утырган Морзахан абзый теш кысып кына уздыра алмады. Урыныннан сикереп торды да, яшенә карата артык җитез хәрәкәтләнеп, Зөһрәбану каршысына килде. — Өммегөлсем исеме белән авыз чайкыйсы булма! Бүтән ишетмим штубы! Бүгенге көнге имин тормышыңны саклашып калган кеше ул. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйсы иде аларны. Юк, тиешенчә булышып булмый, дөньяның һәр көнне бер мәшәкате чыгып тора. Айдарны үзем карашырмын. Сабынга, нарасыйга кырын карарга берәүгә дә юл куел тормам. Шуны аң бул. Ә хәзер һәммәбез үз урыннарыбызга таралыйк та бу тәмсезләнүләр булмады дип чутлыйк әле... Морзахан абзый килеп һәм улы белән кайнана арасында укмашып каткан бу бозны болай гына эремәсен дә, бөтенләй дә эремәү ихтималы» да аңлап тора нде, югыйсә, ләкин бүгенгә башка чарасы юклыктан шулай диде Вәдүт чиктән тыш борчылган Рәйханны төне буе үгетләп, тынычландырып чыкты. Атнасына ике ял көне дигәнең бик шәп нәрсә бит ул! Акча алгач, Яфиз Горькийга барып килде. Самолетта юл нәрсә! Тулган айдан балкып, канатланып килде егет! Көне буе йөзеннән елмаю китмәде. Кичен тулай торакка Григорий Прохорович килгәндә дә кәефе әйбәт кенә түгел, бик әйбәт иде аның. Бригадирның ишек шакуына: — Керегез, кер. Рәхим итегез! — дип кычкырды. Самородки», бүлмәдә кемнәр барын да тәгаен белмәстән, шаярып сөйләнә башлады. — Пароль дә сорамыйча «мөмкин!» дисез, егетләр. Әгәр ишегегезне хатын-кыз җенесеннән берәрсе какса?.. Бүлмәдә өч кеше яшәсә дә, өченче иптәшләре юк иде Григорян белән Яфиз Самородкннның нәрсәгә киная ташлаганын шундук аңлап алдылар. Вахтер өстәле янында ат башы кадәр хәрефләр белән «Бүтән БАРЛАС КАМАЛОВ ф УРАМНАР КИҢӘЯ җенестәге гражданнар тулай торакка кертелми» дигән белдерү язып эленгән, бригадирның шуны өнәмәве иде. — Кызлар безнен янга комендантның мәете аша гына уза алырлар инде, Григорий Прохорович,— диде Яфиз. Геворг ана ялгап: — Ә кешене берәү дә юк-бар өчен генә теге дөньяга озатырга телә ми, понимаете,— дип куйды — Шулай булгач, безнең этажга хатын-кыз кавымыннан булган жан иясенең менеп җитүе гамәлгә ашардай эш түгел... , Григорий Прохорович Яфизга гына төбәп әйтәсе итте: — Лия килә калса, эшләр хөрти икән, алайса... Ләкин Лияне Геворг Григорян әллә кайчаннан бирле ишетеп белә икән инде. Самородкинның авызыннан шул_ исем ишетелүгә, такылдарга ук кереште. Ул сөйләп кенә калмый, йөзе-чырае белән дә, аяк- куллары белән дә сүзләренә дәрт өстәргә тырыша иде. ' — Панимаете, Лия килсә, Яшка жиденче кат күккә менеп тә гостиница табачак. Лия димәгән сулышы юк аның, иптәш бригадир. Шул кыз хәсрәтеннән сарыга гына түгел, җирәнгә сапты инде безнең бүлмәдәшебез...— Геворг рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Үз мәзәге үзенә ошый иде, ахры. Яфиз да җавапсыз кала торганнардан түгел бит. — Син менә, Сильвам. Сильвам ди торгач, кара күмергә әйләндек инде. Көл булып җилгә очасың гына калды. Җирәндә өмет бар әле, ул ялкынлап тора! Егетләр чәй өлгерттеләр һәм бригадирны өстәл янына чакырдылар. Григорий Прохорович бик теләп, кинәнеп утырды табынга. — Яле, Яша, чын татарча итеп куп-куе чәй яса әле мина,— диде ул.— Беләсең бит: үтәли Мәскәү күренеп торган чәйне мин чутка кертмим. — Була ул, Григорий Прохорович! — Грузин чәен татарча куе итеп ясап, Әрмәнстаннан килгән җимешләр белән эчегез әле, бригадир,— диде Геворг һәм абыйсы җибәргән күчтәнәчләрне почтадан алып кайткан әрҗәсе белән үк күтәреп килде. Чәйдән сон телләр тагын да ачыла төшкәндәй булды. Григорий Прохорович егетләрнең буш вакытларны ничегрәк үткәрүләрен сораштырды, нәрсә укулары белән кызыксынды. Түрдәге киштәгә куелган дәреслекләрне һәм матур әдәбият китапларын караштыргалаганда, аның күзе былтыргы, ягъни җитмешенче елны чыккан «Америка» журналына төште. Бу сан тулысынча Америка яшьләре тормышына багышланган иде. — Карап туймассың! — диде Геворг, журналны мактап.— Кәгазе нинди, рәсемнәре! Ә кызлары бер кашык су белән йотарлык, иптәш бригадир! Кара әле, кара, дарагуй... Мин моны Ереваннан ук алып килгән идем... Яфиз да бүлмәдәшенең фикерен куәтләгәндәй итте. — Шәп бит, Григорий Прохорович? — диде ул.— Карамас җиреннән карарсың... Самородкин журналны кулына алды һәм өстәл янына утырып актара башлады Геворг, кош тоткан төсле, куанычлы кыяфәттә бригадирның артына килеп басты. Яфиз исә Григорий Прохоровичның янәшәсенә килеп утырды. Шәп рәсемнәр килеп чыккан саен егетләр тел шартлатып, авыз чапылдатып куйдылар. Әи-ие! — дип куйды Григорий Прохорович, журналны япкач.— Әй терең бармы, шә-әп! Шулай диде дә, башта Геворгка, аннары Яфизга карап алды. Кат-кат карыйсыз инде, ә? Кат-кат укыйсыз дамы? Тик бер нәр сәгә игътибар иткәнегез булдымы икән, егетләр? Менә ничә битле журнал, әмма бер генә урында да мин «Вьетнам» дигән сүзне күрмәдем Юк, күрмәдем... Инде егетләр бер-берсенә карашып алды — Чыннан да! — Яфиз маңгаена шап итеп сугып куйды — Ничек искәрмәдек без шуны, әй! — Кызык бу, әкәмәт кызык, дарагуй! — диде Геворг та. — Шул-шул менә.— Григорий Прохорович журналны кулына тотыл, нәрсәнедер тураклаган шикелле хәрәкәтләр ясап, сөйләп китте — Елмаеп торган егетләр бар, чибәр-чибәр кызлар бар. Кием-салымнары шәп. алкалары, йөзекләре, беләзекләре әйбәт, машиналарда гына элдертәләр, табигатьнең соклангыч почмакларында ял итәләр, шәрабның бер дигәнен генә эчәләр... Оҗмах та оҗмах, боларнын тормышы да оҗмах... Ә «Вьетнам» дигән сүз дә юк. Я, кайсыбыз белми, Америка яшьләрен генә түгел, бөтен дөньяны борчый бит бу проблема. Негрларлы кыру хакында да ярты җөмлә дә юк. Чит илләрдәге хәрби базалар да телгә алынмый... Менә шулай ялтыравык кәгазьгә төреп тоттырмак- чы алар безгә агуны! Егетләр читенсенеп калдылар. — Бу кадәресен уйлап та карамадык инде без,— диде Яфиз, гаепле кеше сыман.— Шәпме? Шәп! — дибез бит әле... — Менә дарагуй! Мин әле мәктәпкә алып барып күрсәтмәкче идем,—дип өс гәп куйды Геворг. — Ипәшләр белән дә карарга мөмкин. Хикмәт анда түгел бит.— Григорий Прохорович сабырлана төште.—Хикмәт нинди күз белән карауда, егетләр. Кем сөйләвең, кем язуын белеп Kapapia кирәк. Әңгәмә вакытында Григорий Прохорович күптән чамалап килгән, ләкин бүген аермачык булып алдына баскан бер бурычны төшенде. Аларга, утны-суны кичкән, хезмәт учагында чүкелеп чыккан кешеләргә, яшьләр арасында күбрәк булырга кирәк. Элеп бу төзелештә өлкәннәрнең яшь буын белән багланышы күбрәк производствога кагылган мәсьәләләр буенча гына. Тәҗрибәле агайларны һәм дәрте ташып торган, ләкин шул дәрткә дәва табып җиткерә белмәүче яшьләрне технологик җепләр бәйләми кала алмый, ә менә гаять нечкә, нәфис рухи җепләр бәйләнеше җитәрлек түгел дә түгел... Ярты меңнән артык егетнең хезмәттән соңгы тормышын, тәрбиясен комендант белән тәрбияче җилкәсенә генә салып калдыру дөресмени сон инде? Тулай торакта яшәүчеләр һәммәсе янып торган яшьләр. Үзләреннән--, эл әре эзли торган чаклары, дөньяны олы кешеләрчә ачып азапланган вакытлары. Шушы дәвердә тупланачак әхлакый капитал аларнын бөтен киләчәген хәл кылуда битараф калмаячак ич... Яфиз Григорий Прохоровнчны озата чыкты. Урамда кызык бер күренеш: көн яктысы инде сүнгән, караңгылыкны чакырып, эңгер-мен- гер назлана, киң урамның як-ягына сузаеп баскан металл баганалар башындагы электр утлары тирә-юньне нурга чумдырырга теләп, бар көчләренә тырышалар иде. Гөлсем комендант булып эшли торган тулай торакка җнтэрәк, Григорий Прохорович Вәдүт белән Рәйханны күреп алды I t сезнекеләр дә килә Шәйхаттаролг ip Карасана, урам тутырып киләләр. Кече Шәйхатгаровны да калдырмаганнар бу юлы,—диде. Тегеләр дә Яфиз белән дустанә сөйләшеп килүче Григорий Прохо- ровичны күреп елмайдылар. Тик алар эчендә нцндн ут янганын әйтүе кыен иде. Чалли — Калач. 1972 ы.