Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯНЕҢ ЫШАНЫЧЛ Ы КӨЧЕ

С. Хәким шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләре хакында ибгат Хәким — чын мәгънәсендә татар шагыйре. Аның һәр йөрәк тибеше милли үзенчәлек белән сугарылган, бөтен рухи дөньясы гүзәллек белән тулы. Сибгат Хәким шигырьләрен тугандаш халыклар теленә тәрҗемә итүчеләргә адым саен очрый торган кыенлыклар да беренче чиратта шуның белән аңлатыла. Торки телләргә тәрҗемә итүчеләрнең эше җиңелрәк, билгеле. Ни дисәң дә. күпчелек очракта алар турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәләр- Рус тәрҗемәчеләренә, аерым алганда, шагыйрьнең узган ел ахырында басылып чыккан соңгы ике китабын1 тәрҗемә иткән кешеләргә күп талкыр кыенгарак туры килгәндер. Алар- ның күбесе татарча белми. Шуңа күрә, толиләрме-юкмы, ашык-пошык эшләнгән суэгә-сүз тәрҗемәләргә таянырга мәҗбүр булалар. Шуңа да карамастан, әлеге җыентыкларны тәрҗемә итүчеләр үзләренең иҗади бурычларын нигездә шактый уңышлы төстә башкарып чыкканнар. Әмма башта шагыйрьнең үзе. аның иҗатындагы тол тенденцияләр хакында берничә сүз. Әле 1953 елда ук язмыш мине ифрат олы йәрөклс шушы кеше белән очраштырды (моның очен аңа рәхмәтем чиксез зур). Мин аның торле җыелышларда ясаган чыгышларын тыңлый, шигырьләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен укый, аның әсәрләрен рус толенә тәрҗемә итүчеләр белән очрашып сөйләшә идем, һәм һәрвакыт: «Шушы бәләкәй генә кеше татар поэзиясенең йоген ничек тартып бара ала икән», дип гаҗәпләнә идем. Ул чагында мин «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журна«ында эшлим, ә Сибгат ага журналның ' С Tf'WHM. Вечные петпн. Стихи и полны «Сопромонпнк» Москпа. 1971 гоп. С Хаким По золу Ленина Стихи и цромы. Таткнигоиэдат. Казань 1971 год- редколлегия члены иде. Ул еш кына редакциягә керә, әгәр эш ахырлары булса, без бергәләп өйгә кайтырга чыгабыз Аны узып китмәс өчен, сиздерми генә адымнарымны акрынайта тошәм, үзем туктаусыз әдәбият турында сөйлим Шулай да тоеп барам, сүзнең җеп очы барыбер аның кулында була. көтелмәгән репликалары, җае белән генә әйтеп куйган образлы сүзләре белән ул минем фикерләргә юнәлеш биреп бара. Салмак йөреше белән дә. ашыкмый, кабаланмый сөйләшүе белән до ул: «Ашыксак да кабаланма» дигән мәкальнең дөреслеген раслап тора кебек. Сибгат Хәким шәхси тормышында да, иҗатында да әнә шундый. Витно биткә куеп ни күрерсең?! — Күрим дисәң, бераз читкә бас,— С. Есенинның шушы сүзләрен С. Хәкимнең бетен поэзиясенә эпиграф итеп куярга була. Чорның катлаулы мәсьәләләрен ачыклау, геройларын гомумиләштерү һәм индивидуальләштерү ечен. аңа дистанция, вакыт аралыгы кирәк. Бу яктан ул. М. Җәлил, Ф Кәрим кебек, иҗатлары белән сугыш елларында ук тулысынча ачылган шагыйрьләрдән нык аерыла Әмма бу әле Сибгат Хәким фронт шагыйре түгел дигән сүз түгел, ул бары бер эпохадан торып икенче эпохага, узган эпохага күз ташларга ярата. «Үзем турында» исемле автобиографик мәкаләсендә (шагыйрьнең Казан басмасы нәкъ шул мәкалә белән ачыла) ул бу хакта үзе дә яза. һәм сүзе эшеннән аерылмый Башта ул, лирик шигырьләр азып, теге яки бу темага җиңелчә разведка ясый, аннан, лиро-эпик поэмалар язып әлеге теманы берничә ел буена ныклап эшкәртә. Фронт лирикасыннан соң, «Дуга» поэмасын язганда нәкъ шулай эшләде. Татарстанда нефть промышленносте беренче адымнарын гына атлаган бер чорда С Швгыврь нефтьчеләргә багышланган лирик миниатюраларын иҗат итте һәм, алар дөньяга чыгып байтак еллар узганнан сон, «Үрләр аша» исемле поэмасын тәмамлады. Аның иҗаты нигездә хәзер дә шул рәвешчә дәвам итә. Яшьлегендә ул халык шагыйре Габдулла Тукайга багышлап күп кенә шигырьләр, поэмалар язган кеше. Узган ел басылып чыккан «Кырыгынчы бүлмә» поэмасында шагыйрь яңадан Тукай образына әйләнеп кайта, үзенең кырык еллык иҗат эшчәнлегенә йомгак ясый. Иҗат мәсьәләләрен чагылдырган шигъри өзекләрдән тыш (андый өзек «Кырыгынчы бүлмәхдә дә бар), аның әлеге мәсьәләгә багышлап язылган һәм Р. Моран тарафыннан бик яхшы тәрҗемә ителгән «Озын чылбыр, бик күп боҗралар» исемле махсус шигыре бар. Шигырьдә шагыйрь, зур горурлык белән, барлык нәсел-нәсәбем җир кешеләре — игенчеләр ди, буыныбызның башында гадел һәм турылыклы межачы карт Мәмкә торган, ди. Әсәрдән күренгәнчә, элекке заманда, җир бүлгәндә, межачы үз артыннан озын чылбыр сөйрәп йөргән, ахырдан шул чылбыр эзе буенча межа ярганнар. Шагыйрьгә бу деталь нигә кирәк булган соң? Баксаң, тиккә генә түгел икән. Әлеге детальләрнең конкрет мәгънәсен саклаган хәлдә, шагыйрь үзе хакында да Бүын-буын озын чылбырны. Һич өзелмәс моңлы шул җырны. Ничә еллар инде ни заман Үзем сөйрим хәзер межадан. Язлар шаулар алда, боз агар. Чынлавыннан тынмас боҗралар... Дөрес сызып микән узасын Заманыңның син дә межасын? Билгеле булганча, С. Хәким поэзиясенең стиле, аның тавышы ягымлы, йомшак, салмак Болай салмаклык үзе генә әллә ни яхшы сыйфат түгел түгелен. Әмма әлеге салмаклыкта татар халкының характерына хас милли сыйфатлар, атап әйткәндә, халыкның басынкы, тыныч көче чагыла икән, бу — инде яхшы сыйфат, аның да ниндие әле. Шагыйрь никадәр миллирәк булса, шул кадәр интернациональрәк була. Тик бер шарт сакланганда, әгәр ул үзенең әсәрләрендә «мәңгелек» мәсьәләләрне күтәрә алса Шундый мәңгелек мәсьәләләрнең берсе — Ленин темасы. Ленин темасы Сиб- гат аганы һәрвакыт дулкынландырып-бор- чып тора. Әмма әлеге грандиоз теманы чишү өчен, үз ачкычыңны табарга кирәк була, һәм ул «Ленин фәрманы белән», «Ко« кушкино крестьяннарының Ленинга хаты», «Языгыз, җир уллары!», «Күңелем Ленин белән сөйләшә» кебек әсәрләрендә шундый ачкычны таба да Ленин темасын ул Татарстан белән, татар халкының язмышы белән бәйләп чишә. Аның югарыда саналган барлык әсәрләренә хас төп сыйфат әнә шул. «Тормыш поэзиясе» исемле очеркында С. Хәким болай яза: «һәр чак. кулыма каләм алу белән, минем каршыма зур һәм чиксез Ватаныбызның аерылмас бер кисәге булган үз республикам килеп баса. Аның юлы — минем юлым, аның биографиясе— минем биографиям. Болай дип әйтергә хакым бар дип уйлыйм, менә ничә еллар инде мин республикам белән бер аякка атлыйм, аның киләчәген дә, җиңү һәм тантана елларын да йөрәккә якын кабул итеп, бергә үсәм, бергә формалашам, һәм республикам, үз әнием кебек, барын да миңа артыгы белән кайтарды: ярлы крестьян баласыннан мин аның улы, аның шагыйре булдым». С. Хәким әсәрләренең тәрҗемә ителү тарихына күз салыйк, кайбер шигырьләрнең тәрҗемәләрен тикшереп узыйк. Хәтеремдә, моннан куп еллар элек Сибгат ага, Р. Мо- ранның тәрҗемәләрен карап чык әле. дип үтенде. «Володя ант итә» дигән шигырьнең ике юлын Р. Моран болай тәрҗемә иткән иде: Эти волны на кого-то Изливают гнев. Исегездәме икән, үз вакытында Добролюбов Бешенцев диген әфәнденең төче Һәм баналь шигырьләреннән ничек ачы көлгән иде? Биредә дә шундый ук хәл: «волны изливают гнев» тезмәсе төче, ятышсыз яңгырый. Ә бит оригиналда: «Дулкыннар. кемгәдер ачу яшереп, шаулыйлар». Икенче мисал. «Яратам мин» дигән шигырьне тәрҗемә иткәндә, «пылко (!) спешит молодечгь в клуб», «акушерка в родилке (?) поздравляет счастливую мать» кебек бик ук русча яңгырамаган җөмләләр очраштыра иде Бигрәк тә «родилка» дигән вульгаризм шигырьнең бөтен матурлыгын бозып тора Әйтерсең лә сүз «бала тудыру йорты» Һәм бәхетле ана турында түгел, ә тәмәке тарту урыны — «курилка» турында бара. Шушысы куанычлы, аннан бирле узган вакыт эчендә Р Моранның рус теленә булган сизгерлеге бик нык үскән, хәзер ул С. Хәким әсәрләрен иң яхшы тәрҗемә итүчеләрнең берсе санала. Без рецензияли торган китаплардагы тәрҗемәләр шул турыда сейли. Популяр җыр булып киткән «Фазыл мишмесепиең тәрҗемәләрен тикшереп карыйк Аның берничә варианты бар. Менә шигырьнең күптән үк Н. Сидоренко тарафыннан тәрҗемә ителгән беренче варианты: К ручью пришла за серебром. Что плещет звонко на бегу. И с полным, думала ведром Вернуться скоро я смогу. Но ты взглянул,—и в том беда: Я не ушла. О, не гляди! То вовсе не в ведре вода. Душа всплеснула вдруг в груди. Оригиналдагы кебек үк, бу строфаларда гашыйкларның чишмә юлында очрашулары хакында еейләнә. Ләкин ничек? Барыннан да элек, шигырь дүрт стопалы ямб белән тәрҗемә ителгән. Бу — оригиналның үлчәвенә якынча гына туры килә. Аннан сүзләр уңышсыз сайланган. Оригиналдагы, соң чиккә тарттырылган җәя кебек, тыгыз сүзләр тәрҗемәдә бер күзәнәкле, тоссез, көчсез сүзләр белән алмаштырылган. Ләкин төп бәла әле болврда да түгел Баланың иң зурысы шунда: тәрҗемәдә шигырьнең асылы, аның төп идеясе үзгәртелгән. Әйтелмәгән мәхәббәт хисләрен ачасы урынга, тәрҗемәче ачыктан-ачык әрсез мәхәббәтне пропагандалый: Я не отводилл глаз От вечереющей вари И что сказать. - я не нашлись. Ну. ты хотя бы говори! Созвездия под плеск воды Устялн плыть... устали плыть. Смешались на тропе следы Что суждено, тому и быть— Шуп мадэресен истән чыгармаска кирок, оригиналдагы кыз образын җырның музыкасыннан башка аңлапы кыен. Шигырьнең текстында булмаган сүзләр музыка ярдәмендә тулыландырыла, бу әсәр ней һем шигырьнең бер бетен булуын, тулы гармониясен гәүдәләндергән бер матур үрнәк булып тора. Кызга тыйнак, саф мәхәббәт хисләре турында «чылтырап аккан чишмә» моңнарына, «кызарып янган шәфәкъ» нурларына издәр сейли кебек. Ул — табигать баласы. Аңа сүзсез дә бо- темесо ачык. Шуңа күрә дә тәрҗемәче үзеннән естәгән түбәндәге сүзләр: НУ. ТЫ хотя бы говоря! — искичкеч тупас яңгырый. »Мго суждено тому и быть» ди-он икенче «өстәмә» де бернигә ярамый. Миңа капса, бу юлларны укыгач, күз алдына кимсетелгән, кыерсытылган, котылгысыз төстә язмышка буйсынырга гадәтләнгән кыз образы килеп баса. Н. Сидоренко тәрҗемәсе, билгеле, авторны канәгатьләндерми. Һәм «Фазыл чиш- мәсеян тәрҗемә итүне ул В. Ганигвкә ышанып тапшыра. Бусы —В. Ганиев тәрҗемәсе: Под горою, под крутою. Серебрясь бежит родник. Я спускаюсь за водою — Возвращусь в единый миг Заглянул Фаэыл я глаза мне Лушу взгляд прожег насквозь! Не вола лилась на камни.— Пламя сердца полилось: От широкого заката Мне глаза не оторвать. Я стояла виновато Я не знала, что сказать. Звезды плыть уже устали На воде и над водой. Мы друг Другу слово дали В жизнь идти рука с рукой. Вьется тропка перед домом. Окаймленная травой. Ни соседям ни знакомым Ты — ин слова, милый мой! ■ Казанда чыккан китапка В Ганиев тәрҗемәсе алынган. Ул шигырьне дүрт иҗекле хорей белән тәрҗемә иткән Бу — шигырьнең оригиналына иң якын үлчәү. (Гомумән алганда исә. басымнар системасына нигез- ләнгәи силлабо-тоник рус шигыре белей ачык һәм ябык иҗекләрнең үзара чиратлашып килүенә корылган тотар шигыре арасында үлчәү ягыннан абсолют тәңгәллек була алмый. Безнең метрик системабыз рус лоээмясендәгедән аерыла. Бу аерымлык руе һәм татар телләренең үзенчәлекле табигате белән аңлатыла.) һәм. укучылар күргәндер Н Сидоренко тәрҗемәсенә караганда В Ганиеенеке төгәлрәк тә, әйбәтрәк тә. Хикмәт монда кайсының галантлырак булуында яки кеммен үз эшенә җитдирәк каравында түгел. Аларнын һәр икесе бетен көчләрем куеп, җиң сызганып эшләгән. Бетен хикмәт шунда, В. Гание* турыдан-туры оригинал белем эш итә. Шуңа күрә аның тәрҗемәсендә «үэеимәм өстәүләр» азрак, уп шигырьнең төп рухым сакларга, тәрҗемәдә «мәхәббәтмен авылчан тыйнаклыгым, о ялчам сафлыгым» бирергә омтыла. Шулай да G Хәкимне әлеге тәрҗемәләрнең берсе да канәгатьләндереп җиткерми Ул халык җыры бим авыр тәрҗемә ' Билгеле булганча. «Фазыл чин: мәге» - нең 1947 елгы варианты бүген вез белгән нән озынрак була. Соңыннан ангор аны шактый ныскар. камнл.пэштера Н Си дооенмэ да В Ганиен тә »ыр»ын баштогы беренче Җ|ри»ятын тэрнгме итәләр 12. «К У » М 12. 177 ителә торгам, ә еш кына гомумән тәрҗемә ителми торган жанр дип саный. Фикерләрен дәлилләү өчен, Тукай сүзләренә җырлана торган җырларның тәрҗемәләрен мисалга китерә. Күрәсең, ул хаклыдыр. Фикерләрне җыйный төшеп, йомгак ясый башласак, шундый закончалык күзгә ташлана: Н. Сидоренко тәрҗемәләрендә С. Хәким әсәрләрен «руслаштыру» тенденциясе аеруча нык сизелә. Ул авторның татар халкының тормышкөнкүреше, этнографиясе һәм милли культурасы белән бәйләнгән конкрет детальләрен һәм күзәтүләрен еш кына бөтенләй төшереп калдыра, шулар урынына «үзеннән» гомуми характердагы патетик сүзләр өсти. Менә бер мисал; , Я успевала, как играть ты шел. Тебе в кармашек сунуть пирожок. Бу юллар «Пар ат» поэмасының тәрҗемәсеннән алынды. Хәзер оригиналга мөрәҗәгать итик: Исеңдәдер, бала чагыңда Уйнарга дип чыгып йөгерә идең Вак коймаклар салып алдыңа. Күрәсез, «кесәгә» түгел (чөнки ул чактагы ирләр күлмәгендә кесә бөтенләй булмаган), ә «ә подол» дип, «пирожок» дип түгел, ә «лепешки» дип тәрҗемә итәргә кирәк булган икән. Хәер, соңгы вакытларда Н. Сидоренко дустының иҗатына игътибарлырак карый башлады, аның яңа тәрҗемәләрендә мондый кимчелекләр очрамый диярлек. «Современник» нәшриятында чыккан китапка художник В Дианов искиткеч матур рәсемнәр ясаган. Аларда, татар халкына хас гомуми милли колориттан тыш, С. Хәким поэзиясенә генә хас күппланлы- лык, мәгънә байлыгы дөрес бирелгән. Менә, мәсәлән, программа характерындагы шигырьләрдән «Аккош күле»: Бөтенләйгә инде ерак-ерак Пар аккошлар очкан бу күлдән; Шул аккошлар очып киткән якка карап. Мнн үкенмәм, бер дә үкенмәм. Ни хакында сөйли бу юллар? Ерак-еракларга очып киткән аккошлар турындамы? Әйе, алар турында да. Әмма шигырь юллары арасына тирәнрәк, зуррак мәгънә салынган. Түбәндәге юллар шул турыда сөйли: Күл камышы кебек ник саргайсын — Үз янымда минем аккошым: Аннан башка бәхет ничек тулы булсын. Ничек итеп юлым ак булсын? Инде китапта шул шигырьгә ясалган иллюстрациягә күз салыйк. Эре башаклы арыш кыры. Арыш арасына тезләнгән яшь кыз. Ул һавадан очып узган аккошлар төркемен кул болгап озатып кала. Шигырьнең тагын да киңрәк мәгънәсе китапның тышлыгында — анда пар аккош рәсеме ясалган. 1971 елның декабрь аенда Сибгат Хәкимгә 60 яшь тулды. Чиратта — КамАЗ турындагы шигырьләр һәм поэмалар. Иҗат планнары белән уртаклашканда, Сибгат ага үзенең хәзерге халәтен болайрак аңлатты. Чабыш аты сабан туе җиткәнен әллә каян сизеп тора, алдан ук үзен бәйгегә әзерли, ашамый, эчми. Шагыйрь белән дә асылда шундый ук хәл Ул илһам килүен сизә, үзүзенә урын таба алмый, аның шигърият бәйгеләрендә катнашасы һәм, әлбәттә, беренче урынга чыгасы килә... Ә бит аңа инде 60 яшь, бер уйласаң, лаеклы ял итәргә дә вакыт. Кайчандыр X. Туфан турында Сибгат Хәким болай дигән иде: «Туфан — олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!» Бу сүзләрне аның үзенә карата да кулланып була. Сибгат Хәким — татар поэзиясенең олы. күренекле вәкиле. Шагыйрь буларак, ул искиткеч үзенчәлекле. Безнең башка андый шагыйребез юк