Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПИРАМИДАЛАР ИЛЕНДӘ

Биектән караганда Кара диңгез чынлап та кара булып күренә. Ә Урта диңгез исә бер караганда аксыл-яшел, ә вакыт-ва- кыты зәңгәрсу төскә дә кереп ала. Өстән, биектән Кипр утравы бик матур булып күренә: ямь-яшел, тик тау битләре, тау түбәләре генә коңгырт төстә. Диңгез өсте көзгедәй ялтырый, әйтерсең дулкыннар бөтенләй юк, ә корабльләр уен чыклар гына кебек. . «. Мәскәүдән Африка континентына кадәр без биш сәгать •—очтык. Чүл өсте сыек сары төстә булып күренде. Куе сары урыннар — калкулыклар, таулар. Алар арасында кайчандыр мул сулы елгаларның эзе аермачык булып беленеп тора. Ниһаять, Нил елгасы. Яр буйларындагы тар яшеллек бу чүлдә тормыш барлыгын белдереп тора,— димәк, монда кешеләр дә яши. Дөньяның җиде могҗизасыннан берсе булган пирамидалар — Россия мөселманнары килгән икән!.. Аэропорт янында автобус көтеп тора иде. Караңгы төшкәндә генә без Искәндәрия шәһәренә килеп кердек, автобус тәрәзәләреннән әрле-бирле йөргән Мисыр кешеләрен, чуар итеп бизәлгән кибет алларын күрдек. Безне «Палестина» дигән кунак йортына урнаштырдылар. Бу бина Мисыр короле сарае янына бакча эченә салынган. Сарайның тышкы бизәкләре әкияттәге кебек, ә эчендә исә тагы да гүзәлрәк. Мәрмәр баскычлар, колонналар, диварлардагы бизәкләр күз явын алырлык. Сарайдагы өч йөз бүлмәнең диварларына мәрмәр өс- тенә алтын белән көнчыгыш бизәкләре төшерелгән. Хрусталь люстралар, кызыл агачтан ясалган мебельләр... Король, король хатыны, аларның балаларының рәсемнәре. Король тәмле ашарга, күп йокларга, күңел ачарга яраткан. Әмма азыктөлек исен бер дә яратмаган. Шуңа күрә сарайдан шактый читтәге ашханәгә тикле җир асты юлы салынган. Диңгез буйлап кечкенәрәк сарайлар тезелеп киткән. Аларда югары дәрәҗәдәге кешеләр — вәзирләр, байлар торганнар. Без диңгез һавасын сулап пляжда йөрибез Диңгез буендагы йортлар хәзер буш— курорт сезоны түгел. Бу йортларны дәүләт салган һәм алар ял итәргә теләүчеләргә арендага бирелә кәгазьләрдән, чүпрәк-чапрактан кораштырганнар. Гид базга аңлата: эшсезлек һем торак мәсьәләсе хәзер Мисырда иң җитди проблема икаи. Торак йортлар тезү национальләштерелмәгәи, шуңа кура байлар зиннетле сарайларда яши, а ярлыларга торыр урын юк. Соңгы елларда муниципалитетлар һам предприятиеләр үз эшчеләре ечен торак йортлар салырга керешкәннәр икән инде. Без утырган автобус шундый бер микрорайон аша үтте. Биш катлы йортлар. Әмма алар күңелсез тәэсир калдыра, стеналар кубып, пычранып беткән, тәрәзәләргә керләр эленгән, тирә-юньдә бер генә куак та үсми. Кая карама — бала-чага. Безне Каһирәдә «Семирамис» дигән кунак йортына урнаштырдылар. Ул өт-Таһрир мәйданы янында гына. Нил елгасы буена урнашкан. Алтын тәсендәге рамнарга куелган зур көзгеләр, паласлар... Бу кунак йортында гадәттә зур политик эшлеклелер, промышленниклар, бай туристлар туктала икән. Каһирә күптән түгел үзенең мең еллыгын билгеләп үткән. Шәһәрнең башлануын галимнәр 969 елдан саныйлар. Бу турыда борынгы риваять сакланган. Шәһәр салынасы урынны башта казыклар кагып бүлеп куйганнар. Казыкларга бау тартканнар, ә бауга кыңгыраулар элгәннәр. Астролог йолдызлардан багып, уңай вакыт җитүен белгәннән соң, баудан тартып кыңгырауларны шалтыратырга һәм шул сигнал буенча меңнәрчә җир казучылар эшкә керешергә тиеш була. Әмма эш бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыга. Күктә кинәт Марс күренә (ә бу йолдыз гарәпләр өчен бәхетсезлек билгесе) һәм шул вакыт бауга козгын кунып кагына. Кыңгыраулар шалтырарга керешә, йолдыз багучылар моны бәхетсезлеккә юрыйлар. Шулай да шәһәр салына. Яңа шәһәргә әл-Каһирә — «Җиңүче» дигән исем бирәләр. (Марсны да гарәпләр шулай атый.) Төрле юрауларга карамастан, Каһирә мең ел дәвамында дөньяның зур һәм матур шәһәрләреннән берсе булып килде. Хәзер Каһирәдә биш миллион чамасы кеше яши. Ул Мисырда гына түгел, бөтен Африка континентындагы иң зур шәһәр. Мисыр Гарәбстан Республикасының баш шәһәре, илнең теп промышленность районы, Мисыр культурасы, фәне, сәнгате үзәге. Каһирә бөтен гарәп көнчыгышы өчен политик һәм культура үзәге булып тора. Мисыр республика дип игълан ителгәннән башлап, Каһирәдә съездлар, симпозиумнар, теләктәшлек конференцияләре үткәрелә, аларда Азия һәм Африка илләре вәкилләре милли-азатлык хәрәкәтенең, империализм белән көрәшнең мөһим мәсьәләләрен тикшерәләр. Каһирәдәге уку йортлары үзләрендә әлегә милли кадрлар булмаган көнчыгыш халыклары ечен дә белгечләр әзерли. Каһирәдәге борынгы һәйкәлләрне, истәлекләрне, музей һәм китапханәләрне күрү ечен барлык континентлардан меңләгән кешеләр килә. Әт-Таһрир (Азатлык) мәйданына урнашкан милли музей аеруча бай. Ул дөньяның иң борынгы, иң зиннәтле музейларыннан санала. Аңа 1857 елда Франция археологы Огюст Марриэтт нигез салган. Гомерен борынгы Мисырны өйрәнүгә багышлаган бу галимгә музей алдына һәйкәл куйганнар. Музейның беренче директоры О. Марриэтт, үлгәннән соң, борынгы Мисыр саркофагында күмелүгә лаек була. Музейда утызга якын Мисыр фиргавеннәренең мумияләре саклана. Аларның киемнәренә, зур тәгәрмәчле арбаларына да күп урын бирелгән. Зиннәтле савыт- сабалар, алтын белән бизәлгән тартмалар һәм башка көнкүреш әйберләре биредә бик күп. Тутанхамон фиргавен гробницасыннан табылган әйберләргә махсус урын билгеләнгән. Алтын бизәкле дүрт саркофаг катлы-катлы, берсе эченә берсе урнаштырылган булган. Безнең гид — Шәддия исемле Мисыр кызы (Мәскәү университетының филология факультетында укыган, ә ире биология факультетында аспирантура бетергән) — барысы турында да рус телендә бәйнә-бәйнә сөйли. Израиль белән сугыш хәлендә булганга Тутанхамон саркофагында табылган 110 килограммлы алтын мумияләрнең берсе һәм башка кыйммәтле экспонатлар Швейцариягә озетылган икәи. Мин Шэддиядән: «Тутанхамонның кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таягы табылмадымы икән» — дип сорадым. Аның моннан берничә ел элек музейдан урлануы турында белә идем. Юк, табылмаган икән. Берөрсеиең шәхси коллекциясендә тора торгандыр инде. Музейда борынгы Мисыр кешеләренең җир эшкәртү кораллары, кояш һем су сәгатьләре, борынгы астрологлар төзегән күк базе карталары саклана. Борынгы Канчыгыш тарихы дәреслекләре буенча күптән таныш булган Мисыр сәркатибе фигурасының тап иәсхәсеи дә күрдек. Терекләр кебек аякларын бәкләп утырган бик матур яшь егетнең күзләре алга текәлгән, кулында кечкенә таяк, алдында — такта кисәге. Менә хәзер ул кулын күтәрер дә тактага чәй язмасын төшерә башлар кебек. Аның фигурасы шул кадәр тегәл эшләнгән — кулың үзеннән-үзе аңа таба ♦ сузыла, тотыл карыйсы килә: бәлки, җаны бардырМисыр музеенда хатын патша Нефертитинең комташтан ясалган кечкенә генә = баш сурәте (33 см) саклана. Баш киеме маңгаена тешеп тора, ян яклары колакларын г томалаган. Берничә урында буяу эзләре беленә. Хатын патшаның моннан тыш тагы ~ ике портреты бар, әмма алар Мисырда түгел. Аларның берсе — ак изаестняктан < ясалганы — аеруча популяр. Баш тирәли чуар тасма бәйләгән. Мисыр сәнгатенең < барлык әсәрләрендә, туристик компанияләрнең рекламаларында, магазин витрина- £ ларында, хушбуй флаконнары тышында, яулыкларда биек таҗ кигән Нефертити рәсеме сурәтләнә. Сакланып калган язмаларга караганда Нефертити Мисырның иң күренекле хас тын-кыэларыннан берсе булган. Әмма аның язмышы өлегә кадәр билгесез. Ире ф Эхнатои — Мисырда борынгы мәҗүсиләр диненә нигез салган фиргавен — үлгәннән соң Нефертитига ни булганы билгеле түгел. Гробницасы да, мумиясе дә табылга- а ны юк. = Мисыр сәнгатендә хатын-кыз матурлыгын җырлау зур урын алып тора. Өченче гасыр ахырында ташка чокып эшләнгән хатын-кыз гаҗәеп тәэсир калдыра. Өстендә > аның озын күлмәк, нәфис муены, ачык иңнәре кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, Ч кулында көзге. Каршысындагы хезмәтче кыз аңа күлмәк сузыл тора, икенчесе чәчен матурлый. Бу — Кае ит исемле хатын патша рәсеме. Анда сурәтләнгән күренеш — таш g саркофагның бер кисәге Мондый чын сәнгать әйберләренең бик борынгы заманнарда иҗат ителүенә п ышанасы да килми. Борынгы Мисыр әйберләре бетен деньяга таралган. Аларны Я Лувр, Британия, Берлин музейларында, Эрмитажда, Мәскәүдә сынлы сәнгать музеен- * да һ. б урыннарда очратырга мөмкин, һәр музейда бетен деньяга атаклы шедеврлар бар. Әмма Каһирәдәге музейда борынгы Мисыр әйберләренә аеруча киң урын бирелгән. Музейда йөздән артык зал бар. Заллардагы һәр экспонат шул кадәр кыйммәтле — аларга бәя билгеләү дә момкин түгел— Икенче көнне без Каһирә ныгытмаларын карадык. Атаклы гарәп полководецы Сәлахетдин салдырган бу крепостьның калын диварлары һәм нык манаралары үэ- ләреннөн-үэләре җиңелмәс дәһшәтле көчне күз алдына китерә. Җиде гасыр дәвамында бу ныгытмалар Мисырның югары әһелләре эчен тору урыны булып хезмәт иткән. Мөгаен, бетен Көнчыгышта урта гасырлар заманында бу ныгытмалар кебек күп вакыйгалар кичергән бүтән крепостьлар юктыр. XIX гасырда салынган Мехөммәт Али сарае һәм мәчете дә шушы крепость эчендә. Нечкә бизәкләр төшерелгән мер- мер плитәләр белән тышланган бу матур бина берьюлы биш мең гыйбадәт кылучыны сыйдырырлык зур итеп салынган. Мәчет эчендәге мавзолейга Мөхәммәт Али үзә күмелгән. Шул ук кенне яһүдиләр гыйбадәтханәсе — синагоганы һем Коптлар чиркәвен карадык. Синагога —бик борынгы бина, безнең эраның II гасырында ук салынган. Ө аның эчендә синагога салынган вакытка караганда да борынгырак заманда тирегә язылган библия саклана. Каһирәдә якынча 15 мең тиресе яһүдиләр яши. Бу синагогадан тыш тә берничә гыйбадәтханәләре бар икән. Мондагы чиркәүдә Көнчыгыш йогынтысы сизелеп тора. Ишек яңаклары, тәрәзәләр фил сеяге һем бака кабыгы белән матур итеп бизәлгән. Гыйбадәт кылучылар өчен куелган урындыкларга да шундый ук бизәкләр төшерелгән. Мисырның җиде процент халкы (миллион ярым чамасы кеше) — христиан динендә. Крепостьтан чыгып, юл буйлап түбән тешебез Юлның һәр ике ягы буйлап мәсәлмен каберлеге җәелеп киткән. Бу үзенә күрә бер шәһәр —үлеләр шәһәре Нәсел ш төрбәләре гөмбәзләр белән ябылган. Менә бер изге мөселман кабере. Аның мавзолее тирәсе төрле төстәге тукыма кисәкләре белән чуарланган. Диндар кеше теләге гамәлгә ашсын өчен бирегә килә икән. Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Фатыйма һәм аның улы Хөсәен дә шушы каберлеккә күмелгән, диләр. Әмма без аларның мавзолейларын күрмәдек. Хан-әл-Хәлил базары искитмәле тәэсир калдырды. Типик Көнчыгыш базары — шау-шу, чүпчуар, бер караганда барысы да сата, барысы да сатып ала кебек. Монда барысы да бар: бизәкле савытсабалар, шәмдәлләр, авторучкалар, төрле тукымалар» Сәүдәгәрләр, кофе эчә-эчә, яисә кальян суырасуыра, бер-берсе белән гөлләшәләр. Хәтта бала-чагалар да сату итә: чәйни торган резинкалар, открыткалар саталар, сатып алучыларны зур кибетләргә чакырып йөриләр. Тагын балалар турында сүз чыккач, шуны да әйтергә кирәк: Мисыр республикасы хөкүмәте мәгариф мәсьәләсенә хәзер зур игътибар юнәлтә. Балалар I нче баскыч мәктәпләрендә алты ел, 2 нче баскыч мәктәпләрендә алты ел — барысы унике ел белем алалар. 1 нче баскыч мәктәпләрендә кызлар да, малайлар да бергә укый. Республикада тәрбиячесез балалар эчен яслеләр, балалар бакчалары булдырыла. Әмма алар әлегә бик аз. Зур, ишле семьяларда балаларга мәктәпкә йөрүне түгел, күбрәк тормыш алып бару турында уйларга туры килә. Мин, мәсәлән, шундый күренешнең шаһиты булдым. Ресторан янына бер чит ил маркалы автомобиль килеп туктады. Шул арада әллә кайдан кара бөдрә чәчле, чем-кара күзле биш-алты яшьлек бер малай килеп чыкты һәм машинаны чүпрәк белән сөртергә кереште. Пыялаларын, ялтыравык урыннарын күз чагылырлык иткәнче чистартты. Эшен бетергәч, чүпрәкләрен киң балаклы ыштаны кесәсенә тыгып куйды да машина хуҗасы чыгып, хезмәте өчен түләгәнне көтәргә кереште... Базарда без бик озак йөрдек. Фарфор, алтыннан ясалган әйберләр рәтеннән үтеп, һөнәрчеләр янына килеп чыктык. Биредә тәҗрибәле осталар үзләренең шәкертләрен металлдан, агачтан, дөя сөягеннән, бака кабыкларыннан төрле матур әйберләр ясарга өйрәтәләр... Кунак йортына көн кичкә авышкач кына кайттык. Каһирә урамнары турында берничә сүз. Каһирәнең иң матур урамнары — Сөләйман паша урамы белән Каер-Нил урамы. Бу урамнарга иң бай кибетләр, кинотеатрлар, барлар урнашкан. Машиналар агымы бер дә туктап тормый, барысы да бер-берсен ашыктыра, туктаусыз кычкырта, һәр машинаның клаксоны аерым бер төрле тавыш чыгара. Шау-шу колаклар тонарлык. Машиналарны кирәксә дә, кирәкмәсә дә кычкырталар. Полиция машиналары исә барысын да уздырырга тырышкандай үкерә. Каһирәдә халыкара урам хәрәкәте кагыйдәләре хакимлек итсә дә, аларны бик еш бозалар. Мин бер автобусның, клаксонын кычкыртып арыгач, трамвай юллары аша үтеп, юлның икенче ягындагы машиналар агымына каршы борылуын карап тордым. Каршы килгән машиналар исә, моңа ризасызлык белдереп, ду килеп үкерешә башладылар. Каһирәдә, гомумән, транспорт мәсьәләсе бик җитди проблема. Берничә миллион кеше яшәгән зур шәһәрдә метро юк. Башлыча трамвайларга, автобусларга, таксига утырып йөриләр. Алар көн буе тулы. Тукталыш саен транспорт көтүчеләр чираты тора. Хәтта автобус тәрәзәләреннән аякларын салындырып баручыларны да күрергә туры килде. Мисыр пирамидалары турында без инде бала чактан беләбез. Ниһаять. без аларны үз күзләребез белән күрәчәкбез. Анда барганда, Каһирә университеты ишегалдында Мисыр скульпторы Мәхмүт Мохтар эшләгән монументны карадык. Мәхмүт Мохтар озак вакытлар Парижда яши һәм атаклы скульптор Роденның шәкерте була. Бервакыт аның янына Мисыр милли азатлык хәрәкәте лидеры, «ӘлВафд әл Мисрыйяв партиясенә нигез салучы Сәгадәт Заглюль килә һәм аңа монументаль һәйкәл эшләргә тәкъдим ясый. Мәхмүт Мохтар тоташ Асуан гранитыннан ясалган «Мисыр уяна» скульптурасы өстендә ун ел эшли. Яшь хатын бер кулын сфинксның башына салган, икенчесе белән битендәге пәрәнҗәне алып ташлый. Мисыр кешеләре бу хатын фигурасында, мең еллык тарихларына таянып, яңа тормыш төзүче азат милләтнең килечек омтылышын күрәләр. I Безне башта Мемфис һәм Саккара дигән урыннарга алып бардылар. Мемфис — Мисырның борынгы башкаласы, аңа безнең эрага кадәр дүрт мең ел >лек нигез салынган. Алсу граниттан эшләнгән Рамзес II һәйкәле үзенең гаҗәеп зурлыгы белән дан тота. Фиргавен ятып торган килеш сурәтләнә. Хәзер инде аның мклары юк. Аяклары барында статуя ундүрт метр озынлыкта булган, ике аяк арасында хатынының кечкенә сыны торган, диләр. Шунда ук сфинкс статуясы — фирга- ♦ зеннәрнең куәтен сурәтләүче символ. Саккара — Борынгы патшалык заманында үлгән фиргавеннөрне күмү урыны. Мисырда салынган беренче пирамида — Джассер пирамидасы да биредә. Ул таштан салынган, биеклеге 60 метр. Ныгытма бастионнар белән әйләндереп алынган, колоннадалар һәм гыйбадәтханәләр әлегә кадәр сакланган. Бер гыйбадәтханәдә үгезләрне корбан чала торган булганнар. Некропольдә археологик тикшеренүләр бара. 1965 елда Саккарада яңа ике гробница һәм алар эчендә алтыннар, фаянс белән бизәлгән мумияләр табыла. Гробница идәне астында ярты километр озынлыктагы жир асты куышы ачыла. Анда бик күп мумияле саркофаглар куелган була. Мисыр, Польша. Англия археологлары зур реставрация эше алып баралар. Пирамидалар районы — Гиза Саккарадан унбиш километрга төньяктарак. IV династия фиргавеннәре Хуфу (грекча Хеопс), Хафра (Хефрен) һәм Менкаура (Менерина) пирамидалары очсыз-кырыйсыз чүл уртасында утыра. Пирамидалар тирәсенә үлгән- иврне искә алу, яд итү храмнары, табыну урыннары төзелгән. Аларның һәрберсе мастаблар — югары катлау кешеләре күмелгән урыннар белән әйләндереп алынган. Пирамидаларның иң борынгысы һәм иң зуры — Хеопс пирамидасы. Ул яңа эрага кадәр 2800 еллар элек салынган. Биеклеге—146.6 метр, нигезенең озынлыгы — /33 метр. 1889 елда Парижда өч йөз метрлы Эйфель башнясы салынганчы, ул дөньяда иң биек төзелеш булган. Пирамида тип-тигез итеп шомартылган 2 млн. өч йөз мең известняк блоклардан бернинди измә кушмыйча салынган, һәр блокның авырлыгы ике ярым тонна, а кайберләре исә утыз тоннага җитә. Аның архитектура төзелешенең монументальлеген һәм гүзәллеген борынгы заманда ук белгәннәр. Борын'ы греклар дөньяның җиде могҗизасы арасында беренче урынны бу пирамидага юкка гына бирмәгәннәр. Хефрен пирамидасының да биеклеге — 143, нигез озынлыгы — 215 метр. Хефрен пирамидасы янында тоташ кыядан юнып ясалган сфинкс статуясы тора. Арыслан гәүдәле, кеше башлы сфинкс образы, югарыда әйтел үтелгәнчә. Мисыр мифологиясендә фиргавеннәрнең куәтен Һәм көчен ■ әүдәләндерүче символ. Ул —сугышчы һәм сакчы, көрәшче һәм үч алучы. Гизадагы сфинкс иң зуры. Аның биеклеге — 70 метр, озынлыгы алгы аякларыннан койрык очына кадәр — 80 метр. Борынгы заманда, примитив эш кораллары белән шундый камил төзелешне, Шундый зур пирамидаларны кешеләр ничек башкарды икәнП. Пирамидалар һәм сфинкс бигрәк тә төнлә күркәм. Үзеңне иксез-чиксез чүл уртасында мәңгелек белән очрашкандай хис игәсең. Сахарадзн салкынча җил исә, двм караңгы, хәтта куркыныч булып китә. Гасырлар дәвамында пирамидалар күп дәһшәтләр кичергән, дан эзләп, байлык иләп килгән Александр Македонскийны, Наполеонны һәм башка илбасарларны курган. Урта гасырлар заманында сфинксның горур йөзенә ныгытма җимерә торган Туплардан атканнар — басып алучыларга аның буйсынмас карашы ошамаган Пирамидаларның төнге күренеше «Дөнья вакыттан курка, ә вакыт пирамидалардан курка»,—диген борынгы гарәп мәкаленең дөреслеген раслый сыман— Луксор Луксор — гарепча «сарайлар» дигән сүз. Безнең зрага кадәр 216 ел элек гарәпләр Мисырга бәреп кергәч, Фива шәһәрен күрәләр дә. гаҗәпләнеп; «Луксор!»— А«п кычкырып җибәрәләр. Шул заманнан башлап шәһәргә «Луксор» исеме кушыла. Тыныч һәм күркәм шөһер. Нил елгасыннан җиләс һаза бөркелеп тора. ЛУИЗА ШӘИДУЛЛННА ф ПИРАМИДАЛАР ИЛЕНДӘ Даны бөтен дөньяга таралган гарәп юртаклары җигелгән фәйтуниарга утырып Карнак гыйбадәтханәсен карарга киттек. Карнак белән Луксор гыйбадәтханәсе арасында борын заманда сфинкслар аллеясы булган. Анда 500 сфинкс тезелеп торган. Аларның кайберләре әлегә кадәр сакланган. Сфинкслар туристларның гаҗәпләнеп аһ оруларына бер дә исләре китмичә горур кыяфәттә тора бирәләр. Карнак гыйбадәтханәсе — Яңа патшалык чоры фиргавеннәрен зурлый торган һәйкәл ул. Биредә дә Рамзес II гә зур һәйкәл куелган, һәйкәлнең аяк очында — фиргавен хатынының сыны. Гыйбадәтханә Аману-Ра аллага багышланган. Аны мең ел дәвамында төзегәннәр. Гыйбадәтханәнең калдыклары гына да гигант куләме белән сокландыра. Егерме дүрт метр биеклегендәге, нигезендә өч метр ярым, очында метр ярым диаметрлы йөз дә утыз дүрт колоннаның һәрберсе гигант лотос чәчәге формасында эшләнгән. Егерме тугыз метр биеклегендәге, өч йөз дә егерме тонналы обелиск хатын патша Хатшепсут хөрмәтенә эшләнгән. Аның янында шул ук Хатшепсут образын гәүдәләндергән сфинкс тора. Сфинкс сары комташтан ясалган. Нәфис хатын-кыз йөзе дәһшәтле арыслан гәүдәсенә бөтенләй ятышсыз. Хатшепсут Тутмос I фиргавеннен кызы һәм үзенең бертуган абыйсы Тутмос II нең хатыны була. Ә Тутмос II нең патша нәселеннән булмаган хатыннан туган улы Тутмос III атасы үлгәннән соң, сеңелесе белән ярәштерелә һәм үзен фиргавен дип белдерә. Хатшепсут аның регенты булып кала. Әмма ул моның белән һич тә ризе булмый, тәхетне яулап ала һәм күп кенә еллар дәвамында Мисыр белән идарә итә. Хатшепсут исән чагында ук Фива шәһәре турысында Нилның аргы ягында гыйбадәтханә саг.ына башлый. Алтын төсендәге комташтан эшләнгән колонналар белән әйләндереп алынган өч терраса кыяга килеп терәлә. Стеналардагы барельефлар хатын патшаның Ра алладан тууын һәм аның җирдәге эшләрен сурәтли. Хатшепсут үлгәннән соң, тәхет фиргавен Тутмос III кә күчә. Ул статуяларны, Хатшепсут исеме белән бәйле барлык нәрсәне юк итәргә куша. Янәсе, аның җаны җир өстендә сыеныр урын таба алмасын. Шуңа күрә аңа бәйле иероглифлар һәм рәсемнәр аз сакланган. Безнең гид Мостафа — тарихчы-египтолог. Ул колледжда укыта һәм Луксорда, Нилның аргы ягында — Патшалар үзәнендә — археологик эзләнүләргә катнаша. Шуңа күрә бик табигый: өстәнөстән генә сөйләми, фәнни яктан кызыклы фактлар китереп сөйли, тарихи күзәтүләре белән уртаклаша. Мостафа безне чишмәләрдән аккан судан җыелган бер күп янына алып килде. Бу күл борынгы заманда тәһарәт алу өчен бассейн хезмәтен үтәгән. Яр буйлары гранит белән түшәлгән. Күл янына борынгы заманнарда изге дип исәпләнгән коңгызга һәйкәл куелган. — Бер зур теләгегезне тормышка ашырасыгыз килсә,— диде Мостафа, елмаеп,— коңгыз сыны тирәли җиде тапкыр әйләнсәгез, шул җиткән. Теләгегезне эчтән кабатларга, кулыгызны коңгызга тидереп алырга гына кирәк... Мин аның киңәшен тотам. Башкалар барысы да көлеп карап торалар, теләгемне бары тик коңгызга гына белдерәм. Әмма җиде генә түгел, сигез мәртәбә әйләнгәнмендер. _ Паромга утырып, Нил аша Патшалар үзәненә чыгабыз. Кояш чиксез кыздыра, тирә-юньдә комнан башка берни юк. Аз гына да яшеллек әсәре күренми Үле табигать... Җир астына тәшеп, гробницалар, кешелек тормышы өчен кирәкле әйберләрне күргәч кенә җиңел сулап куйдык. Монда борын заманда бала тудыру сурәтләрен дә, сыер саву, сугыш һәм әсирләрне җәзалау күренешләрен дә күрергә мөмкин. XVIII династиянең соңгы фиргавене Тутанхамон гробницасыннан бик күп кыйммәтле ташлар, сарай әйберләре, өч мең елдан артык яткан берничә капчык бодай табылган. Аны чә»еп, үстереп караганнар. Башаклары тармакланып үскән, бер башактан йөз кырык дүрт орлык чыккан. Тутанхамон гробницасы — кул тимәгән хәлендә әлегә кадәр сакланган бердәнбер гробница. Мостафа ярым шаяртып: — Гробницаны талаучылар, мөгаен, еш кына фиргавеннар үзләре булган булса кирвк,— ди.— Алар үзләре исем вакытта ук гробница эшләткәннәр, һәм теге деньяда да патша тормышы белән яшәргә исәп тотып, электәге фиргавен гробиицасындагы мал-мәлкәтие урлап үзенә ташытканнардыр. Луксорда без бер егет белән таныштык. Кояшта янган, чәчләре тузган,— хиппи- иең нәкъ үзе. АКШта Калифорния университеты студенты икән. Кайда туры килсә, шунда ялланып акча эшли дә юлын дәвам итә. Ә Мисырда эш табуы кыен, дип зарланды, чеики үзләрендә дә эшсезләр күп. Ниндидер тулай торакта яши. Без торган куиак йортының исемен белгәч, күзләре шар булды: «О, сез миллионерлар икән!» — ди. Советлар Союзында буласы бик килә икән дә. юлга акча эшләргә мәм- киилеге юк. «Мин барыбер Мәскәүгә барачакмын Бу — минем хыялым»,—ди. Мин университетта Мисырның яңа тарихы буенча дәресләр алып барам. Шуңа күрә Асуан минем ечен гаять кызыклы. Асуан—соает-гарәп дуслыгы символы ул Асуан — Мисырда яңа тормышның башлангычы, Асуан — кешеләр арасында яңа менәсөбәтләр барлыкка килү урыны. Биредә Советлар Союзы ярдәме белән салына торган плотинаның биеклеге 111 метр, озынлыгы — еч ярым километр, киңлеге нигездә бер километр, естендә кырык метр. Сусаклагыч урында әле су җыелмаган Шулай да электростанция инде энергия бире: 10 млрд. киловатт-сәгать. Бу —Мисырда моңа кадәр салынган дүрт электростанция кече. Плотина белән рәттән порт салына. Мондагы эш күләман чамалау ечен Мисырдагы иң зур пирамида — Хеопс пирамидасын тезүне күз алдына китерик. Хеопс пирамидасын йеэ мең кеше утыз ел буе салган. Ә мондагы эш күләме Хеопс пирамидасын тозегәндәгего караганда 17 мәртәбәгә артыграк! Асуанда, һич тә кетмогәндә, Советлар Союзыннан килгән егетләр белән очраштык. Артына цистерна таккан бер йок машинасы безнең янга килеп җитте дә туктады. Дүрт егет машинадан тештеләр дә, исәнләшеп, безнең арадан якташларын эзләргә керештеләр. Без дә, Татарстан егетләре юкмы икән, дип кызыксындык. Юк икән. ■Мәскәүгә сәлам әйтегез, без монда бирешмибез. Сау булыгыз*,— диделәр дә китеп бардылар. Күңелле очрашу. Асуанда дуслык атмосферасы нык сизелә. Гарәпче язылган белдерүләр, лозунглар белән рәттән русча язулар да күп: «Запчастьлар склады», «Әнвәр Саадаткә һәм аның кунакларына сәлам!», «Яшәсен соает-гарәп дуслыгы!* һ. б. лар. Плотина теэегендә сфинкслар, фиргавен статуялары ясау, пирамидалар әчеи тотылган шул ук атаклы Асуан гранитын файдаланганнар. Мин истәлек ечен бер кисеген алып сумкама салам. Кибетләрдә крокодил, эур кәлтә елан — варан тиреләрен карап йерибоэ. Безгә сандал агачыннан ясалган әйберләр, амбрадаи ясалган тәсбихләр тәкъдим итәләр. Тирә-юньгә хуш ис боркелә. «Мең дә бер кичә» әкиятләре искә тешә. Җилкәнле коймага утырып, Нил елгасындагы утрауга чыгабыз. Аида ботаник бакчаны карыйбыз. Үсемлекләрнең исемнәре истә калырлык түгел, әмма чәчәкләргә күмелеп утырган күп торле кыргый Африка үсемлекләре, куаклары озак вакытлар күз алдыбыздан китмәде. Асуан плотинасы су белән тулгач, Мисырның ком чүлле- ренде шундый биек пальмалар, манго агачлары, мандарин һем апельсин урманнары шаулап утырсын иде, диген теләк калды. — Нил елгасында коенырга ярамый, анда микроблар мыжгып тора,— диделәр Ө безнең кеймече — шактый олы яшьләрдә е тарап —һәм аның ярдамчесе — яшүсмер малай —бу турыда исләренә дә кертмиләр. Коймочеден: «Әллә улыгызмыһ. — дип сорыйбыз. - Гаиләм юк минем,—ди ул-Өйлонү би» кыйммәткә тешә Аннары хатынны торак белен, киемсалым белен тәэмин итәргә кирок Ә беэдо хатын-кызго эшлорго рехсот ителми. Шуңа күрә, гәнаһ булса да, беэде әйләнми калган ярлылар бик күп. Асуан ЛУИЗА Ш9ЯДУЛЛННА ф ПИРАМИДАЛАР ИЛЕНДӘ Әйе, ислам дине рәсми рәвештә өйләнмичә яшәүне катгый тыя. борынгы заманнарда ук күчмә бәдәвиләр арасында: «Терлек-туары һәм бала-чагасы күп булган кеше генә чын-чынлап бай»,— дигән караш закон булып әверелгән, һәм бер үк вакытта шунысы да бар: чит кеше хатыны гарәпләр өчен хәрам. Әмма байлар дүртәр хатын алырга хокуклы. Без Һинд-Пакистан исмаилитлары башлыгы Агахан III мавзолеенда булдык. Ул ак мәрмәр саркофаг эчендә үзенең дүртенче хатыны — француз хатыны белән бергә күмелгән. Дингә ышанучылар исәбенә җыелган әкияттәгечә бик зур байлыкка ия булган Ага-хан III һиндстаннан Нил буена, ак мәрмәр сарайга дәвалану өчен килеп йөри торган булган. Үлгәннән соң да үзен Нил буена китереп күмәргә васыять әйтеп калдырган. Моның белән ул үзен фиргавеннар кебек бөек итеп күрсәтергә теләгән дигән легенда бар. Асуан белән саубуллашып, кабат Каһирәгә юнәләбез. Поездда кайтканда, чүлдә көндез бик эссе, ә төннәрен салкын булуына кабат ышанабыз. Каһирәгә җиткәндә поезд бик акрынайды — тимер юлда ремонт эшләре бара икән. Тире белән сөяктән генә торган ябык тәнле эшчеләр резина савытларга тутырылган таш яки гравийны баш түбәләренә күтәреп ташыйлар. Аяклары ялангач. (Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гарәп хатыннары һәм балалары йөкне, су тулы кувшинны баш түбәләренә күтәреп йөриләр, шуңа күрә алар барысы да төз, матур гәүдәле.) Юл буйлап ни туры килде, шуннан корыштырылган алачыклар тезелеп киткән. Аларның эченә үрмәләп кенә керергә мөмкин. Болар — Англиянең колониаль хакимлеге җимешләре — вагон тәрәзәсеннән карап барганда да күңелдә авыр тәэсир калдыра. Безнең белән Луксорга һәм Асуанга микробиология буенча лекцияләр укыр өчен Каһирә университетына чакырылган Лейпциг университеты профессоры да сәяхәт итте. Каһирәдә өч университет бар: әл-Әзһәр, Айи-Шәмс һәм Каһирә университеты. 1952 елгы революциядән соң университетлар тормышында да үзгәрешләр күп. Ярлы балалары да хәзер Мисырдагы университетларда да, дәүләт хисабына чит илләргә барып та белем алырга хокуклы. Асылда дини университет булган әл-Әзһөрдә дә табигать фәннәре укытыла, хәтта анда хәзер хатын-кызлар да белем алалар. Шулай да, профессор сөйләвенчә, исламның уку йортларына йогынтысы зур өле. Еш кына намаз уку, башка дини йолалар үтәү өчен дәресләр өзелә, һәр уку йортының, хәтта һәр факультетның диярлек үз мәчете бар. Әмма бу мәчетләргә студентлар намаз уку өчен генә түгел, җыелышлар үткәрү өчен дә йөриләр... Каһирә урамнарын, мәйданнарын соңгы кабат әйләнәбез. Гамәл Габдел Насыйр мавзолеена керәбез. Ул—Габдел Насыйр үләрдән биш ел элек салынган мәчет. Биредә ул намаз укыган, Мисырның киләчәге, гарәп дөньясының язмышы турында уйланып утырырга яраткан— Ак мәрмәрдән ясалган саркофаг өстенә чәчәкләр бәйләме салабыз...