Логотип Казан Утлары
Поэма

КҮЗ КАРАСЫ

 Милләтләрдән монда кем генә юк1 Хезмәт кәе тора яңгырап. Яңа Чаллы! Нигезеңә мин дә Татар җыры салып калдырам. Җыр башы Җирдә бомба, бомба, бомбалар бар, Янгын, янгын, янгын, янгыннар... Ятим, ятим, ятим, ятимнәр бар, Кайгы, кайгы, кайгы, кайгы бар Хәбәр, хәбәр, хәтәр хәбәрләр бар, Гел яралый шулар бәгырьне... Күз карасы кебек түгәрәк Җир Күз карасы кебек кадерле. Ерак күккә уза безнең юллар, Юл башлары Җиргә таяна... Сөйгән ярлар көтә юл башында, Юл башында тора чал ана. Җир өстендә безнең тузган йортлар, Җирдә әткәйләрнең кабере... Күз карасы кебек түгәрәк Җир Күз карасы кебек кадерле. Якты чишмә чыга өлтыр-елтыр, Нурга коенып үсә ак гөлләр. Ташлар тезеп кеше йортлар сала, Матур үтсен өчен гомерләр... Кеше йортын кайчак кеше вата, Күңелләрне шунысы җәберли. Күз карасы кебек түгәрәк Җир Күз карасы кебек кадерле. Көлдә соңгы чаткы булыр күзләр. Әгәр Җирне саклый алмасак!.. Ник йөрәкне кыса шушы тойгы, Хыял канатларын ник баса?! Хәбәр, хәбәр, хәтәр хәбәр нигә? Нигә кайгы, кайгы, кайгы бар? Нигә чыга янгын, янгын, янгын? Нигә бомба, бомба, бомбалар?! Җыр дәвамы—җимерелмәскә Сүзен Чаллыдан башлаган иде бит, Бомба турында күбрәк сөйли, дип, әйтүче булыр булуын. Ләкин миңа моны әйтмәс минем буын. Минем буын — Бомба ярылганда, Йортлар ауганда аунап елаган малайлар. Безнең — җимерүчегә үзебезнең караш, үзебезнең — үзгә — ачуыбыз бар. Шул ачудыр, ахры, Безне кырысрак итә, Ләкин тырышрак итә, төзелешләргә ныграк рухландыра. Шул ачудыр — 41—45 нче еллардан бирле, «Әзер бул, аң бул, сак бул!» дигәндәй, каныбызда сулкылдап тора..< ...Дуслык, Азатлык, Бәхет ечен илара килешүләрдә, халыкара сөйләшүләрдә көрәшеп Минем буын — Таңнар тыныч тусын өчен яши... ...Чаллы — җимерелмәскә салына. Кичер, кешелек, Синдә җимерүче барын күреп, минем буын — яңа солдатлар әзерли яңа Чаллы сагына. — Бер-ике-өч! Бер-ике-өч! Ил чикләрен, ил байлыгын барлап, яшь кенә кешеләр бара... — Бер-ике! Яшь кенә кешеләр баса ракеталар янына. ...Чаллы — җимерелмәскә салына! Яшь кенә кешеләр керә корыч танкларына. ...Чаллы — җимерелмәскә салына! Яшь кенә кешеләр чума диңгезләр кочагына. ...Чаллы — җимерелмәскә салына! Яшь кенә кешеләр — «Тиздән кайтам», диеп хат яза әнкәсенә, сөйгән ярына. Җыр дәвамы-шатлык өчен Өр-яңа урамда йөрим... Тормышта шунсы кызык — Урамнардан мең узсаң да. Булмый бит тыныч узып. Шагыйрь башы уйлар өчен, Уйлары — халкы өчен; Шуларга таянып халкы Өскәрәк калкыр өчен... Якты яшен уйнагандай Балкып ала уйларым. Күзләреннән күрәм шул чак Кемдә нинди уй барын. Чагыштырып карыйм аннан Хисләрен кешеләрнең, Шәһәрләр киләчәгенә Мин шулай төшенәмен. Шулай итү хәвефләрдән Саклану өчен кирәк, Шулай итү алга карап Шатлану өчен кирәк. Яңа үсеп чыккан Чаллы Ул сабый кебек әле — Кайдадыр күке кычкыра, Ул саный кебек әле. Тик аның яшәр еллары, Язлары, ярсулары — Бүгенге безнең максатка Таянып тора бары. Ә максат — корал була ул Хискә әйләнү белән; Ул коралдан куәтлерәк Коралның югын беләм. Җыр дәвамы—эш көне Яшьләр — Көчлеләр! Эшлиләр! Дөнья күргән Картлар нишлиләр... Берсе гаҗәпләнеп карап тора; Торсын гына, ирек! Берсе киңәш бирә; Бирсен генә, ирек! Берсе эшкә керә; Керсен генә, ирек! ...«Туктале, Нинди эш, Нинди цех турында син?» диеп Сүземне бүлдерсәң, ирек! Ләкин беләсеңме, туганкай. Миңа хәзер Шигырьне — Кирпеч, балчык, ком итәргә түгел. Комны, балчыкны, кирпечне шигырь итәргә кирәк, Цехларны, машиналарны шигырь итәргә кирәк. Эш көне! Бар да эшли... ...Күрәсеңме, Күбәләк кебек кенә кыз — Кранда, Авыр панельләрне югары этажга күтәрә. Буем җитмәс аңа, үрелсәм дә гөлләр бүләк итәргә. Әй, сеңлем, Исемең ничек дип кычкырсам, тавышым ишетелмәс үзенә. ...Каршымда үкереп, Төяүле Көчле машиналар — Төзелеш мәйданына керәләр... Бал кортлары кергәндәй умарта күзенә. Керәләр... Монда юл кая? Ничек барырга? Ничек чыгарга биредән? Карашың адашыр беренче күрүдә. ...Тегендә Нинди тау иде, ә?1 Иске тау, Гасырлар кичкән тау; Эшчеләр — Тотындылар аңа хисләрен, мускулларын киереп... ...Инде... Горур тау... каршыңда... балавыздай эри: Салдырып Кара балчыгын Ташыйлар бер якка — Анда яңа тау, кара тау — калка тора, Бу ашлы кара җир — Игенчегә, комлы кырларына таратырга. Яңа тау калка тора... Иске тау — чүгә. чүгә, урын бирә — Кешеләр, Тракторлар, экскаваторлар, Тимер төшле машиналар тауның сары балчыгын гасырлар кичкән чокыр төшерә... Зур чокыр — тигезләнә; Өстендә кызлар йөгерә, егетләр йөгерә, Тракторлар йөгер». Тормыш бара... Читтәрәк өч шофер, Озын рус папирос өләшә Кәм, бутап колгадай кулларын, нәрсәдер сейләшә; Чандыры, Казакъка охшашы, үпкәли нигәдер; Төп кебек татары и көлеп кинәнә... Аннан өчесе өч машинага утыра, каршыда күренеш алышына: ...Шулай, Эш көне, туганкай! Биредә кеше, вакыт, хәрәкәт — барысы да ашыга. Җыр дәвамы-сүзләр Ял кичеңне синең бүлдем инде, Сиздермәдең үзең арганың... Бүген менә хатыныңны алып «Чулпанига да керә алмадың. Син шулай да кичерерсең мине, Кичерерсең яшьтәш булганга... Язмышларда безнең охшашлык зур, Әтиләр бит бергә югалган... Без «Чулпанига бүген кермәгәннән Югалтмадык, ахры, берни дә. Үзебездән бүген, сүзебездән — Кино чыгар иде бер дигән! Безнең буын хәзер — җыр башында, Җир башында, дөнья башында. Күз тимәсен, кешелекне шулай Матур гына илтә барсыннар. Матур юлдаш итеп кешелеккә Без Чаллыны биек күтәрик; Мәшәкатьле, кыен минутларны Бергә-бергә җиңел үткәреп... ...Сизелә ич иңгә мондагы йөк, Чынлап-чынлап баса, нык баса. Кыен булыр иде янәшәңдә Алмаз кебек дуслар булмаса. ГЭСлар төзеп үскән Рудаковлар, Абдуллалар янда тору — шәп! Алар белән кызык эш башкармак, Бәхәсләшмәк, аннан килешмәк. Ә Рәисләр, Умат Нурбиевлар, Карпенколар — шундый егетләр! Партиянең бөек чакыру булып Яңгыраган сүзе кебекләр... Синең хезмәтнең дә бик зурлыгын, Мөһимлеген яхшы төшенәм... Син генә дә... Сөйлисең генә дә, Кешеләр бит янда, кешеләр! Бер уйласаң, сиңа җиңел төсле Нидер оештыру торакта: Чәчрәп чыгып башлаучы да табыла, Күрсәтүче табыла җырлап та. һәр эш аслы Җирдә нидер сөйли, Синең сәхнә эше — синең сүз! Ничә кеше залда, кемнәр алар — Залдан сиңа карый ничә күз! Безнең йөрәк, шундый гаҗәп йөрәк, Анда күпме милләт тамыры1 һәр тамырга сүзең көч бирдеме? Син уйлыйсың җуеп сабырың. Тоясың син — бу зал гына түгел, Чаллы мәйданы бу, ил кыры! Мондагы сүз — ул газорез кебек — Металларны кисә сызгырып... Сүз куәтен белгән кеше әйтмәс Булмас диеп сүздән өй корып. Тарих шаһит, Сүзләр чыгардылар Дәүләтләрнең нигезен суырып. Яңа дәүләтләргә мәйдан булып, Нигез булып сүзләр яттылар... Сүзләр көрәшәләр, сүзләр җиңә. Сүзләр тавыш биреп Атлыйлар... Синең хезмәтне мин яхшы аңлыйм; Сынатмаска безгә ничек тә! Без елмайсак — дөнья күрә аны, Ютәлләсәк — дөнья ишетә. Җыр дәвамы—туйлар Машиналар, машиналар, машиналар Илнең барлык почмагыннан монда җыела. Яңа завод эшен күреп сокланырга Кама җыена, Идел җыена, ил җыена. ...Бөр вакыйга әйтерсең мең тау артында һәм биредә сөйләргә дә аны бик соң: Иң беренче булып кыю кергән иде — КамАЗ булыр җиргә Ноское машинасы. ...Юк, соң түгел... Батырлыкны сөйләү кирәк, Тик сүэөмнө зур хәрәкәт бүлә тора: Кырыс йөзләр, елмаюлар, шаян сүзләр; Бертуктаусыз машиналар гүләп тора! Машиналар, машиналар, машиналар —- Балчык этә, балчык ала... Бетон ясый. Ә бер өйдә ял сәгатен туй итүче Яңа парны биетеп яңа гармун ярсый. Эх, Никола! Ничек баса! Оста баса! Маринасы — Шундый дәртле, өзә генә! Өстәлләрдә стаканнар һәм чәчәкләр Биемичә ничек кенә түзәр мөнә... Бораулыйлар, бораулыйлар машиналар, Машиналар субай суга, субай суга... Калын нигез, авыр цехлар күтәрелә — Кемдер авыр, кемдер җиңел сулап куя. Ә бер өйдә ял сәгатен туй итүче Нәсыйх белән Мәдинәгә текәлгәннәр. Аккош кебек Мәдинәкәй шатлыгыннан «Ачы!» тәмен аералмый баллы тәмнән. Тракторлар, тракторлар... Бульдозерлар... Ярдәм килә... Чиләбедән дә Ташкенттан... Волгоградтан, Куйбышевтан... Сахалиннан... Эшкә алу бүлмәсеннән чират чыккан. Ярдәм килә — Дулкын-дулкын самосваллар... Грейдерлар... Бетон изү машинасы..г Ә бер өйдә ял вакытын туй иткәннәр, Кияү кеше,— дагстанлы сөйли басып. Машиналар, машиналар, машиналар Илнең барлык почмагыннан монда җыела. Җыелуның кайтавазын тиз күрергә Кама җыена, Идел җыена, ил җыена. ...һәм кайтаваз Гигант КамАЗ Капкасыннан Күрелмәгән тимер ташкын булып китәр. Ул ташкында кырлар аша, таулар аша «Чаллы» сүзе, «Татарстан» сүзе үтәр. Җырның ахыры Минем буын — Таңнар тыныч тусын өчен яши... Чаллы җимерелмәскә салына! Кичер, кешелек, Синдә җимерүчеләр барын бөлеп, минем буын яңа солдатлар әзерли яңа Чаллы сагына: — Бер-ике-өч! Бер-икө-өч! Ил чикләрен, ил байлыгын барлап Яшь кенә якташларым бара... Якташларым баса ракеталар янына. ...Чаллы җимерелмәскә салына! Якташларым керә корыч танкларына. Якташларым чума диңгезләр кочагына ...Чаллы җимерелмәскә салына! 1971—72.