Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР УЧАГЫ

Кыр атлары Менә бара! — бер кайгысыз кеше: башын кыңгыр салган! Үз иркендә — чиксез киңлекләрдә бүген ул югалган... Тәгәрмәчләр бераз сыкрап бара, күк чәчәктә — дегет. Арба бара — офык артлы офык... юлы чиксез кебек!.. Ат пошкыра: яшел арыш исе керә танау ярып! Кытыклана күзләр: «Яле, бәндәм, кара бер тугарып, Бер кайда да түгел,— шушы төштә! — туктыйк, арылган гел... Йөрелмәгән юлмы?! Син дә йокла бишек-арбаңда бер. Кыр тургаен тыңла: вәт кыңгырау! — безнекеннән шәбрәк!.. Мин дә яшел дулкыннарда йөзеп килим өле әзрәк! Ат дигәч тә, шушы туфрактан бит безнең нәсел-нәсәп! Без беренче булып сөргән кырлар... дөнья тарттык яшьнәп!.. Инде тимер көндәш йөри анда. Килсен әйдә, килсен,— Безнең азыкка дип килми бит ул! Яратмыйм тик... исен! Кырлар иркен! Бу кырларны хәзер сөрә диләр атом. Аңа карап һич тә чыкмас әле «ат» дип яман атым!..» Ак поэма Тәрәзә каршында әни бәйли сүтә-сүтә кояш йомгагын. Аннан керешә айның көмеш йомгагына, җепләрнең ул сайлап иң агын... Инәләре — нурлар! Ак өлгедән күзләп урамны, бәйли — бураннарда — кушып буранны! кушып кояштан килгән хәбәрләрне, кушып — яшьлек истәлекләрен, су буйларын, җылы, якты көннәрен, кошлар җырын, яшел шавын агачларның; челләдә — арыш сабаклары зеңләвөн! Ак инәсе белән җеп күзенә чалып ала җәйнең карлыгачларын!.. Тәрәзәдән карый инде көз. Ак инәңә, әни, ничә күз? Инәләрең синең чалып ала һаман бер сүз: «Ана, түз!» «Сагын, көт,— ак инәңдә ничә күз — шуның чаклы еллар тез!» ...Тезә ул... (ана — түзә ул!) ...Инде кыш та..* ап-ак — тышта! Кушып бәйли ак карларның яктылыгын, • хыялларның алдагысын, көтелгәнен... карый-карый күкләр тәрәшендә ап-ак йондай тузгак карлар тетелгәнен... кушып бәйли кардан да ак емә1л<*рән1 Бэйли әни. Әни бәйли, шулай безнең тамырларны туган Җиргә ныграк бәйли!.. Ак өлге каршында карый-карый җилнең, песи кебек, кыш йомгагы белән уйнавын..* Шулай бәйли әни айлар, еллар... сүтә-сүтә гомере йомгагын!.. Юк, берни дә аермаган безне, төнге ачык тәрәзәдән ерак шәһәрләрнең тавышы килә, ак йолдызлар яна җемелдәшеп, әйтерсең лә галәм ярына яккан учаклар!.. Юк, берни дә аермаган безне,— бал исләре аңкып торган козне, алмагачның яшел итәгенә яшереп башларын, черем итә балалары, бәгырь алмалары!.. Яфрак җыры иңли безнең араларны... Юк, берни дә аермаган безне: капламаган стеналар, йолдыз астындагы этажлар... юк, берни дә аермаган (без бит шушы җир һәм искән җилләр аша тоташлар!). Чакрымнар аша искә алдың,— рәхәт булып китте, җилкендем, аякларым тоймый җирне! Менә син оныттың,— күңелем буш, ташлап чыккан йорт шикелле!.. Юк, берни дә аермаган безне,— кагыла бар да: иткән изгелегең (хыянәтең булса — бигрәк тә!). Тотам сине — синең кыска дулкын бәгыремә кагыла, йөрәккә... Юк, берни дә аермаган безне — мәкер-ялган кабырчыкларына әкәм-төкәм булып керсәк тә, башны яшереп мендәр асларына, аллы-гөлле төшләр күрсәк тә — юк, берни дә аермаган безне... Чынбарлыктан аермаган!.. Идел ага. Кайсы култыктандыр минем елгам килеп керә аңа тын гына... Язмышларны алып ага Идел! Ярларында сары моңдай сары ком гына. Идел куенында агинешем — өлешемә тигән көмешем! Нәни елгам белә үзенең эшен — агып ята якты көн өчен! Ил дәрьясы — Идел өсләрендә дулкыннары уйный көлешеп!.. Суларына ятып җыр тибрәнгән, ярларында — учак утлары... Кайсы борылыштадыр аваз бирә бала чагым пароходлары!.. Идел куенында — агинөш мин, офыклардан агып килешем. Ак инеш мин Илем куенында, туган туфрак моңы җырымда! Җил тегермәннәре 1 Күңелемдә сызылып бик еш кына ага башлый тонык кына инеш... Тау битенә яккан учаклар мин кайтканны көтеп яна, имеш. Баш очымнан, ак болытлар сыман, еллар агыла, агыла еллар!.. ...Су буенда — тургай көтүләре! Кырда — томан: ■ак яңгырлар, сары камыллар... Су буенда тургай көтүләре таудан-тауга оча, таудан-тауга... Бу яңгырлы-җилле көзге таңда ямансурак язны көтүләре!.. Су буенда тургай көтүләре таудан-тауга оча — чыр да чу! Күлмәк ябыша тәнгә... Мин — бер чәчәк!.. Көзге болыннарым — манма су! Ә тегермән көзге яңгырларда, гигант тургай төсле кагынып, җилгә каршы тора! Камылларны, көзне көтеп алган сагынып!.. Җил булмаса, безгә тегермәнче сызгырырга кушты бергәләп. И сызгырдык! Чыгыр әйләндердек, салам чөйдек, җилне билгеләп!.. 2 Агач коштай син талпындың озак яңгырларда, карап еракка. Очып киткән кошлар артыннан... Тынып торды агач канатларың алсуланып шәфәкъ-ялкында. Талпындың син, агач күкрәгеңдә дүрт йөрәктәй типте дүрт ташың! Талпынасың! Очып китмисең тик... Ятим итәрмен дип куркамсың бу кырларны — дөнья уртасын?!. Алтын көздә сине аяз күккә чакырып очты биек аккошлар... Очтың — җирдә! Вакыт буйлап очтың, көздән очтың! Кичтең ак кышлар... Очтың — җирдә! Очтың — заман буйлап! Кар-яңгырлар кичеп — елларга! Шушы кырда яңа чорга очтың, җырга очтың! Легендаларга! Сугыш янгыннары аша очтың, какты сине афәт давылы... Бар көчеңә — дүрт канатка очтың! Калдырмадың ләкин авылны!.. Минем бабай уйлап тапкан сине, мәңгелекнең бөек чыгырын! Гомер двигателе! Якташларны яздан көзгә имин чыгарып, син... кузгалдың бер көн... Очып киттең! Тарихыңны җиргә багышлап, очтың җирдән... Сине якты җырына иярттеләр бугай аккошлар!.. Безнең якның урманнары сагына, иңри әле имән, өрәңге: шул урманнан иде канатларың! Сагына таулар: шуннан — йөрәгең... Төштә күрәм: һаман әйләнәсең, канат шәүләләрең — сукмакта... Казык йолдыз яннарыннан кайчак чыгыр тавышың килә колакка! Алып менсен синең истәлекне галәмнәргә очкан кораблар. Төшләремдә күрәм: әйләнәләр Ай җилендә синең канатлар!.. 3 ...Күңелемдә никтер бик еш кына әйләнәләр агач тегермәннәр, Җирнең канатлары шикелле, талпыналар җирдән — күккә, күктән — җиргә! Шәүләләре — басу сукмагында, шәүләләре — минем йөздә... Әйләнәләр иске тегермәннәр — күңелемдә... Ерак көздә!.. Борынгы нигездә Көн каршында җилләр укый ташка уйган сүзләрне; бер сүзе тора көй булып: «нигезләрне, нигезләрне!..» Печәне чабып алынган,— буй-буй ята әрөм-кура... «нигезләрне, нигезләрне...» һәр ташыннан хәлен copal ...Тургай, дога укыгандай, ап-ак болыт каршысында тибрәп тора, тибрәп тора1.с 2 Җирдә челлә. Агачларда яшел алкыш тынган. Юлда — тузан. Корылыктан карлыккан каргалар оча баш очыннан.,. Җәйге челлә! күләгәдә актан киенгән карт утыра гомер җебенең очын-очка ялгап... утыра төйнәлгәнен — чишеп, чуалганын — сүтеп... Җыена. Хәстәрли йөген, бөек сәфәр көтеп... 3 Күкләрем — җитен кырыдай арасында — көнбагыш! Безнең дә болытлар белән тарихка китеп барыш, тарихка китеп барыш! Мәңгелек бөек күкләрдән китәбез төялешеп. Китәбез төялешеп! Каршылагыз яңаларны, тормагыз сөялешеп лэ, тормагыз сөялешеп! Сөрелгән кырларга иңә кояшның ярты ягы, кояшның ялкын ягы! ...Алсу кырларда гомерем бер җырга артты тагы да, бер җырга артты тагы! 0 Гомернең бөек учагы шартлап яна, яна кызып. Шау күмерләр ахакланса, Яшәү рәхәт, кызык! Җылынырга була әле ялкынына кулны сузып; калгып кына, көн каршында яна төтенсез ут! Тамчылап утка төшә — яна йөрәк шәмең сызып... Учак яна... Кичелә бара күренмәгән Сызык: тып-тын гына баш очыннан Кояш бара узып!