Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ДУСЛЫК МАРШРУТЫ Шушы елның сентябрь аенда РСФСРда кыргыз әдәбияты көннәре үткәрелде. СССР- I ын төзелүенә 50 ел тулуга багышлап үткәрелгән ул бәйрәмне кыргыз әдипләре һәм кыргыз сәнгать осталары Татарстаннан башлап жнбәрделәр. Татарстан хезмәт ияләрен бер атна буена үзләренең әдәбият- сәнгать үрнәкләре белән таныштырдылар. Шул ук вакытта үзләре дә Татарстандагы промышленность. авыл хужалыгы һам культура үсешен үз күзләре белән күреп, республикабыз ирешкән уңышларга чыпчык тап сокланып киттеләр. Кыргыз һәм татар халыкларының туганнарча дуслыгы күптәннән килә. Әле Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк бу ике халык тыгыз элемтәдә торган. Алар үзара тәржемәчесез аңлашканнар. Менә шуңа күрә дә кыргыз әдипләренең һәм сәнгать осталарының безнең якларга килүен республикабыз хезмәт ияләре аеруча зур кызыксын) белән көтеп алдылар. Кыргыз дуслар Казанга 10 сентябрьдә килделәр. Ә 1) сентябрьдә кунаклар көндез Казан шәһәре белән таныштылар: университеттагы В. II. Ленин мемориалын карадылар, республика Дәүләт музеенда, татар әдәбияты музеенда булдылар. В И. Ленин. Муса Җәлил. Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар. Аннары кунакларны КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф Табеев кабул итте Ул кыргыз дусларга республикабызның экономикасы, фәне, әдәбияты һәм сәнгате үсеше. Татарстан. Кыргызстан һәм башка республикалар арасындагы туганнарча элемтәләрнең ныгуы турында сөйләде Иптәш Табеев Кыргызстан әдипләренә В. И Ульяновның Казан дәүләт университеты бинасы алдына куелган һәйкәле макетын бүләк итте һәм СССРның ОЛЫ юбилеена хәзерлек уңае белән кыргыз халкына унышлар теләде. Кыргызстан язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Тендик Әскәров кыргыз делегациясе исеменнән партиянең Татарстан өлкә комитетына һәм республиканың ижат оешмаларына, жылы каршы алулары һәм изге теләкләре өчен, рәхмәт белдерде Шул ук көнне Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында РСФСРда кыргыз әдәбияты көннәрен баш лап жибәрүгә багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Баты- ев ачты. Иптәш Батыев партиянең өлкә комитеты. ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм ТАССР Министрлар Советы исеменнән кунакларны республикабыз жнренә килүләре белән кайнар котлады һәм кыргыз-татар әдәбиятлары арасындагы күптәннән килә торган дуслык багланышлары турында сөйләде. Кунаклар исеменнән жа- вап сүзе белән Кыргызстан язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Тендик Әскәров чыкты. Аннары ул кыргыз делегациясе исеменнән Татарстан язучылар союзынз В. Ульянов портретын тапшырды һәм. сүзен йомгаклап, болай диде: — Бөек Октябрь революциясенә кадәр язма әдәбияты да булмаган кыргыз халкы рус һәм татар халкының туганнарча булышлыгы нәтнжәсендә үзенең язма әдәбиятын булдырды. Бөек Октябрь революциясеннән соң кыргызлар зур уңышларга ирештеләр. фән. культура, сәнгать олы igara чыкты В. И. Ленинның зирәк милли политикасы аркасында кыргыз халкы башка халыклар белән бер рәткә баса алды. Бүген ул. башка милләтләр белән бер сафта торып. коммунизм бинасын төзүдә катнаша. РСФСР язучылар союзы идарәсе секретаре. М. Горький исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Людмила Татьянн- чева. кыргыз халык шагыйрьләре Тнмеркул Уметалиев. Куанычбәк Маликов, шагыйрәләр Тенди Адышева. Субайылда Абдека- дыйрова. республика комсомол премиясе лауреаты Турар Кожомбердиев иптәшләр дә Тендик Әскәров фикерен куәтләп чыгыш ясадылар һәм тантана кичәсенә жыелган тамашачыларга әсәрләрен укыдылар. Кыргыз халык язучысы. Ленин премиясе лауреаты Чыңгыз Айтматовның чыгышы тамашачыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. — Безнең совет әдәбиятларыбыз.—диде ул.— яна социалистик чорнын үз алдына кешелек яшәешен тамырдан үзгәртүне, исеме— совет кешесе, максаты — коммунистик жәмгыять төзү булган яна шәхес тудыру бурычын куйган сәнгать культурасын тәшкил итәләр Шушы юлда әдәбиятларыбыз тыгыз элемтәдә һәм бер берсең баетышып үстеләр. Минемчә, бүген шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Урта Азиянең хәзерге милли культуралары формалашуына чын чынлап революцион йогынты ясаган рус культурасы һәм әдәбияты белән бергә, кыргыз әдәбиятына. аерым алганда, татар әдәбияты, татар художество һәм мәгърифәтчелек фикере зур йогынты ясады. Төрки халыклар арасында татарлар беренчеләрдән булып рус һәм дөнья культурасы белән аралаша башладылар һәм шунын нәтижәсеидә үзләренең яна чор язмаларын, яңа профессиональ әдәбиятын булдырдылар, беренчеләрдән булып газеталар, журналлар чыгара башладылар. беренчеләрдән булып милли театрларын оештырдылар. Революция алды елларында кыргыз халкы әле рус телен үзләштермәгән иде, массаларга чорның революцион идеяләре татар теле аша иреште Октябрь революциясе иксез-чиксез Ватаныбызда яшәүче халыкларга аралашу һәм культура бәйләнешләре өчен моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр ачты. Шулай итеп, үзендә узганнарның иң яхшы байлыкларын. яна социалистик шартларда тудырылган барлык казанышларны туплаган куп милләтле совет культурасы барлыкка килде. Бүгенге көндә әдәбият һәм сәнгать алдында хәзерге чынбарлык тудырган бик тә катлаулы һәм гел үсеп бара торган ижат проблемалары тора. Ә чынбарлыгыбыз игә колач жнтмәслек. Тормышның мондый рәвештә кайнавын, мондый грандиоз ижат масштабларын дөнья әле белми иле. Моня. аерым алганда, иң алдынгы нн- дуетриаль-техник республикаларның берсе булып әверелгән Совет Татарстаны мисалында да ышанырга була Фәнни техник революция темплары һәм бу прогрессны иж|т итүче кеше —бүген бөтен дөнья художниклары дулкынландыручы проблема Совет әдәбияты алдында бөтен тормышын халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган алдынгы замандашларыбыз образлары аша эпохабыз портретын тудыру бурычы тора. Бу кешеләрнең интеллектуаль, эстетик, психологик дөньясы художество ягыннан эзләнүләрне һәм совет әдәбиятының сыйфат ягыннан яна баскычында сурәтләүне таләп итә. Иптәшләр, түбәләре ак карлы Алатау якларыннан. Совет Урта Азиясенең нн ерак краеннан без сезгә, тугандаш Татарстанга, туганнарыбыз һәм дусларыбыз янына. Ленин үзенең беренче адымнарын ясаган шәһәргә, татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай. Галимжан Ибраһимов. Муса Жәлил яшәгән һәм ижат иткән жир- ләргә баш ияр өчен килдек. Татар шагыйрьләреннән М. Горький исемендәге РСФСР дәүләт премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Сибгат Хәким, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Хәсән Туфан һәм Зәки Нури иптәшләр дә. әлеге кичәдә чыгыш ясап, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичә татар һәм кыргыз артистларының тамашачылар күнелснә хуш килгән бик әйбәт концертлары белән тәмамланды. 12 сентябрьдә кунаклар республикабыз районнарына юл тоттылар. Иң элек алар заманыбызның тиңсез зур төзелеше булган Кама автомобиль заводы төзелешендә буллцлар. Аннан нефтехимиклар башкаласы Түбән Камага килделәр Кыргыз дусларны шәһәр үзәгендәге «Восход» кинотеатры янында 15 союздаш республика милли киемнәрен кигән кызлар чәкчәк һәм чәчәк бәйләмнәре^ тотып каршыладылар КПССның шәһәр комитеты секретаре Т. Гыйльметдиноннын котлау сүзеннән соң партиямен шәһәр комитетында кунаклар белән очрашу булды Шәһәр комитетының беренче секретаре И. Салыйков кыргыз әдипләренә Һәм сәнгать осталарына Түбән Кама Шәһәренең, нефтехимия комбинатының, шин заводының үсеше турында сөйләде, сорауларга жавзплар бирле. Сонынилн. очрашу истәлеге итеп, ул кунакларга яшь шәһәрнең үсешен чагылдырган фотоальбом бү« ләк итте. Кыргызстан язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Тендик Әскәров. зурлап каршылаулары өчен. Түбән Кама партия оешмасына рәхмәт әйтте һәм эшләрендә уңыш теләде. Смена тәмамланган чакта Түбән Кама химкомбинатының ишегалдында химиклар белән очрашу булды Кунаклар килү унае белән оештырылган сәхнәдә кыргыз әдипләре химкомбинат эшчеләренә, хезмәткәрләренә үзләренен шигырьләрен укыдылар. Соныннан кунакларны иефтехнмкомбинат буенча экскурсиягә алып китеп, аларга каучук цехын күрсәттеләр. Аннары кунакларны Яна Зәйгә — республикабызның энергетика үзәгенә алып бардылар. Кыргыз дуслар тиздән бөтен куәте белән эшли башлаячак Зәй ГРЭСын карадылар. Ә кичен энергетиклар, төзүчеләр. Зәй хезмәт ияләре шәһәрнең культура сараена Кыргызстан әдипләре белән очрашуга килделәр. 600 кешелек культура сарае халык белән шыгрым тулган иле Кыргыз һәм татар халыклары дуслыгына багышланган ул кичәне Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе шагыйрь Зәки Нури алып барды Кыргыз шагыйрьләреннән Тнмеркул Умсталнсвнең яшьләргә багышланган шигырьләрен. Куанычбәк Ма- ликовнын яна поэмасыннан өзекләрен. Текли Адышеванын Алатау турындагы шигырьләрен. Жулдашбэк Алыхдлыков. Турар Кожомбердислпәриең шигырьләрен кичәгә килгән тамашачылар зур игътибар белән тыңладылар. Ә Кыргызстан акыны Эстебик Турсуналиев. жырчылардан Эсен Молдоку- лова һәм Кыргызстан ССРнын атказанган артисты Хөсәен Мохтаровны сәхнәгә кат- кат чакыртып жырлаттылзр. Зәй энергетиклары белән үткәрелгән дус« лык кичәсеннән сон кыргыз әдипләре республикабызның нефть чыга торган атаклы Әлмәт якларына бардылар. Европаның социалистик илләренә сузылган «Дуслык* нефть үткәргеченең беренче иасос станциясендә булдылар Ул үткәргечнең нефть кудырып торучы насосларын карагач, кунаклар Европадагы газ эшкәртү- заводларының иң зурларыннан саналган Ленин комсомолы исемендәге Миңлебай газ эшкәртү заводына бардылар. Заводның баш инженеры Л. Алатырцев кунакларга: — Завод территориясен жәяүләп үтү өчен берничә тәүлек кирәк булыр иде. шу на күрә машиналардан төшеп тормабыз.— диде һәм машинага утырып экскурсия ясаганда кыргыз дусларга әлеге завод тарихы, ирешкән укышлары турында сөйләде. Ә кичен Әлмәт шәһәрендәге Техника йортында кунаклар хөрмәтенә һәм алар катнашы белән әдәби-музыкаль кичә үтхә- ^елде Кардәш республиканың әдипләрен әм сәнгать осталарын озатып йөрүче шагыйрь Зәки Нури алып барган ул кичәдә Кыргызстан халык шагыйре Куанычбәк Мллнков, шагыйрь Няснрлнн Байтемироа. прозаик Ш\к\рбәк Бейшеналиав. шагыйрә Субайылда Абдыкадыйроаа. Кыргызстан халык шагыйре Тимеркул Уметалиев, шагыйрь Турар Кожомбердиев һәч Әлмәтгә яшәүче татар шагыйрәсе Сажндә Сөләйманова үзләренең шигырьләрен укыдылар Кичәнең икенче өлешендә зур концерт булды. Кыргызстаннын халык артисты Эстебес Турсуналиев. артистка Эсен Молдокулова, Кыргызстаннын атказанган артисты Хөсәен Мохтаров чыгышлары тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. 14 сентябрьдә кадерле кунаклар республикабызның башкаласына кайттылар һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан компрессорлар заводы коллективы белән очраштылар. Бу тантаналы очрашу мәжле- сен әлеге заводның партия комитеты секретаре А. Киршин ачып жибәрде. Очрашуга килгән кешеләрне кунаклар белән таныштырганнан сон. сүзне ул Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе шагыйрь Зәки Нурига бирде Зәки Нури башта үзенең кыргыз дусларга атап язылган шигырен укыды, аннары кунакларга сүз бирде. Кыргыз шагыйрьләре Куанычбәк Маликов. Тимеркул Уметалиев, Турар Кожомбердиев. Тенди Алышева. Субайылда Абдыкадыйро- ва һәм Насирдин Байтемиров укыган шигырьләрне компрессорлар заводы хезмәт ияләре зур дикъкать белән тынладылар. Аннары сүз Ленин премиясе лауреаты Чынгыз Айтматовка бирелде. Бик күп тезләргә тәржемә ителгән әсәрләр авторы үзенең чыгышында кыргыз халкының үткәндәге авыр тормышы. Бөек Октябрь революциясеннән сон гына таулар иле күгендә мәңге сүнмәс бәхет кояшы балкуы, кыргыз әдәбияты тууы, аның үсү юллары турында ышандыргыч дәлилләр китереп сөйләде. Аннары, үзен тын да алмый тынлап утырган тамашачыларга мөрәҗәгать птеп: — Авыл һәм игенче турында мина күп язарга туры кнлле. Ә менә сезнең завод кебек зур заводлардагы әйбәт коллективлар белән очрашканда үземне алар алдында бурычлы тоям.— диде һәм киләчәктә эшчеләр тормышын чагылдырган әсәрләр язарга ниятләп йөрүен әйтте. Кыргыз халык артисты Эстебес Турсуналневнын чыгышын да завод коллективы зур кызыксыну белән тынлалы: ул әлеге завод коллективына багышлап үзе чыгарган жырын кыргыз халкының ик атаклы уен коралларыннан саналган комузда уйнап күрсәтте 15 сентябрьдә иртәнге сәгать унга кунаклар һәм Татарстан әдипләре, тәрҗемәчеләр. тел һәм әдәбият белгечләре В И. Ленин исемендәге республика китапханәсенә жыелдылар. Анда әдәбиятның хикәя жанры турында сүз барырга тиеш иде. Бу хакта сөйләшү күренекле әдибебез. Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фатих Хөснинең тирән эчтәлекле кереш сүзеннән башланды Ул бүгенге хикәяләрдәге уңай һәм кимчелекле яклар турында сүз алып барды һәм соңыннан нәкъ менә шул көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кыргыз хикәяләре» җыентыгына әтрафлы анализ ясады Аннан соң чыгыш ясаган иптәшләрдән «Литературный Киргизстан» («Әдәби Кыргызстан») журналының жаваплы редакторы Александр Жирков. Ленин премиясе лауреаты Чынгыз Айтматов, татар язучыларыннан филология фәннәре кандидатлары Мөхәммәт Мәһдиен. Миркасыйм Госманов. Флүн Мусин. Кыргызстан язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре, философия фәннәре кандидаты Тсндик Әскәров хикәя жанрының төрле проблемаларына, тәржемә һәм әдәби әсәрләрне пропагандалау мәсьәләләренә тукталдылар. Өлкән язучыбыз һәм драматург Нәкый Исәнбәт тагар һәм кыргыз әдәбиятларының үзара тыгыз элемтәсе бик күптәннән килгәнлеген тарихи документлар нигезендә тагын бер кат дәлилләп кү рсәтте. Кыргызстан кунакларының Татарстан җирендәге соңгы көне урман хезмәткәрләре көненә туры килде. Шул форсаттан файдаланып. кыргыз әдипләре һәм сәнгать осталары Казанның М. Горький исемендәге ял паркына бардылар һәм дуслык аллеясына, үзләренең Татарстанда булу истәлеге итеп, дуслык агачы утырттылар. Ул агачны «Кыргыз кызы Айчүрәк» (татарча — айдагы Зөһрә кыз мәгънәсендә) дип атадылар. Шул ук көнне кунаклар Лсннно-Кокушкнно- га экскурсиягә бардылар. Анда В. И Ленинның Кокушкннода яшәгән чордагы тормышы һәм революцион эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Аннары Идел буйлап теплоходта йөрделәр. Ә кичен кадерле кунакларыбыз. Татарстан белән саубуллашып, сәяхәтләрен дәвам итәр өчен, Пенза өлкәсенә киттеләр. Кыргыз әдәбияты көннәре Ватаныбыз башкаласы Мәскәүдә тәмамланды. Республикабызда кыргыз әдәбияты көннәре унышлы үтү уңае белән. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы үзенең 15 сентябрьдә игълан ителгән Указы нигезендә. РСФСРда кыргыз совет әдәбияты көннәрендә Татарстан АССРда художество ижатын пропагандалау һәм әдәбиятлар дуслыгын тагын да ныгыту буенча алып барган зур эшчәнлеге өчен. Кыргызстан ССР язучылар союзын Почет грамотасы белән бүләкләде. НУРИ АРСЛАНОВКА 60 ЯШЬ Шушы елның сентябрь аенда талантлы шагыйребез Нури Арслановка 60 яшь тулды. Шул уңай белән 19 сентябрьдә Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрында шагыйрьнең юбилеена багышланган әдәбн-музыкаль кичә үткәрелде. Юбилей комиссиясе председателе шагыйрь Әхмәт Исхакнын кереш сүзеннән соң өлкән шагыйребез Сибгат Хәким Нури Арслановнын иҗаты һәм тормышы турында доклад ясады. Аннары Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары тәнкыйтьче Гази Кашшаф юбилярга Татарстан язучылар союзының бүләген — магнитофон һәм Язучылар союзы идарәсенең «Казан утлары» журналы редакциясе коллективы белән бергәләп язган түбәндәге котлау адресын тапшырды: «ХӨРМӘТЛЕ НУРИ АРСЛАНОВ! Сине 60 яшь тулды Син алтмыш еллык бәйрәмеңне әдәбиятыбызның алтын фондына керерлек гүзәл әсәрләр белән каршылыйсын Синен ижа тын чын мәгънәсендә чәчәк ату чорын кичерә. Синен шигърият бакчаңда каннан көй матуррак, көннән-көн нәфисрәк голлар шытып чыга Болар — һичшиксез, киеренке, тырыш хезмәт жнмешләре. Снн кайларда гына яшәсән дә. найларда гына хезмәт итсән дә. ин элек туган жир. Ватан турында уйладык, нл. халык язмышын кайгырттык. Боек Ватан сугышына кадәр төрле уку йортларында укытучы. матбугат оешмаларында рәссам бу лып эшләсәң. сугыш башлангач, кулына корал алып, үз теләген белән илебез имни леген якларга киттек; рядовой солдат) ан рота командиры дәрэжәсенә күтәрелдек Сугыштагы батырлыкларын өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләндең Яраланып госпитальгә кергәч, дошманга каршы керәшне ижат фронтында дәвам нттерден. Сугыштан сон син. ижатынны активлаштыру белән бергә, нәшрият, газета-журнал редакцияләрендә тырышып эшләдең, ижат секцияләренең эшен жанландыруда зур •теш керттең. Соңгы сигез ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлеге мөдире вазифасын башкарганда снн яшь әдәби көчләргә, яшь талантларга иркен ажат мәйданына чыгарга булыштык. Сине халык талантлы тәржемәче һәм композя чорларыбызны матур-матүр яна көйләр азарга рухландырган жыр текстлары авю- ры буларак та хөрмәт итә. Узган ел хөкүмәтебез 1арафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләк ләиүен безнең өчен аеруча олы куаныч булды Бүген без сине, Тукай. Муса Җәлилләр традициясен нжадн үстерүче талантлы шзгыйребеэне. 60 еллык бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, енна яна ижат шатлыклары. сәламәтлек, озын гомер телибез». Юбилярны Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге язучылары һәм нефтьчеләр исеменнән шагыйрь Равил Фәйзуллин котлады «Яшь ленинчы* газетасы редакторы Венера Ихсанова заманында шул газета редакция.ендә рәссам булып эшләгән Нурн ага Арслановны күп санлы газета укучылары исеменнән тәбрик итте һәм ана газетаның Почет грамотасын тапшырды. Халык арә.ында киң таралган жыр текстлары язганы өчен. Татарстан композиторлары коллективы исеменнән композитор Җәүдәт Фәйзи дә Нури Арсланоька р.хмәг әйтте һәм котлау адресы тапшырып. киләчәктә дә нжатында уңышлар теләде. Аннары Татарстан язучылар союзы идарәсенең жавазлы секретаре Ренат Харисов Нурн Арсланов нсеменә килгән күп санлы котлау адресларын һәм телеграммаларын тапшырды. Ахырдан юбиляр үче сүа алды һәм юбилей кичәсенә килгән иптәшләргә рәхмәт белдерде, үз адресына әйтелгән котлау сүзләрен бер ана гына түгел, бәлки бөтен тагар әдәбиятына хөрмәт йөзеннән әйтелгән сүзләр дип кабул итүен әйпе. Кичәнең икенче өлешендә тантанага килүчеләр Г. Тукай исемендә(е тагар дәүләт филармониясе артистлары. Казан консерваториясе студентлары көче белән Нури Арсланов әсәрләреннән төаелгәм концерт тыңладылар.