Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕЗ ЯШЬ ИДЕК.

 I

дип уйлый күрмәгез. Хәзер сөйләргә җыенган сүзләрем дә әллә ни үсеп киткәннән түгел, ничек бар — шулай калдым, кешеләр йөргән ишектән үк йөрим. Шулай да ул көннәрдән бирле күп гомер узды, чәчкә чал керә башлады, узган ел әллә зурлап, әллә үсәрдәй чакта үсмәгәнне берьюлы үстереп җибәрергә теләп, «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исем дә биреп куйдылар, әйе, буйга әллә ни үсмәсәм дә, узгандагы хәл- әхвәлләрне, баштан кичкәннәрне бәяләргә өйрәндем шикелле. Бигрәк миле эшләрне, ничектер, моңсу сагыну белән искә алырга яратам — картая башлау галәмәтедер, бәлки... Әйтеп узганымча, мин бәләкәйдән үк кечкенә гәүдәле идем, ә менә 1942 елда әтинең фронтта үлеп калу хәбәрен ишеткәч, бөтенләй куырылып төштем. Ул кайгылы хәбәр берьюлы минем иңнәремне басып, болай да юка гәүдәмне җиргә иңдергән кебек булды. Сугыш еллары — сагыш еллары, бер безнең баштан гына кичмәгән, бөтенесен сөйләүне кирәк тапмыйм. Аннары тагын, без әни белән ике генә бөртек идек, кеше күргәнне күрдек, ничек булса да җирнең өстендә калганбыз, җирнең астына китәргә ашыкмаганбыз. Шулай да ул вакыттан истә калган ике хәлне көлемсерәп искә төшермичә үтә алмыйм. Ж мн элек электән үк бәләкәй гәүдәле, чандыр, үтәли күренердәй юка булдым. Шуңа күрә әни мине әледән әле: «Каз канаты син, берәрсе каерып алып китмәсә ярый», дип үчекли торган иде. Әллә аның шул сүзләре колакларына кереп калган, соңыннан иптәш кызларым мина «Канат», «Канат Миңлегөл» дип кушамат тактылар. Шулай да әни мәрхүмнең юраганы юш килмәде, берәүдән дә канатымны каертмадым. Бусы болан, сүз арасына кысылган сүз генә, мактанчык икән бу тә алар арасыннан яшьлек җүләрлеге белән эшләп ташланган тиле- Монын беренчесе — минем әнинең осталыгыннан килгәндерме, бар- лыюклы тавык-чебешләребезнең бәрәкәтле булуыннандырмы. һәрхәлдә, байлыгыбыз ташып торганнан түгел: минем әни бәләкәй генә бер тавыктан сигез аш пешерә, хәтерегезгә сенсен өчен кабатлап әйтәм. сигез тапкыр итле аш пешерә торган иде. Берәр канаттан ин элек ике аш. ике бот — ике аш, менә булды дүрт, санын тип-тигез өч ки ♦ сакка бүлеп өч аш итә, эченнән-башыннан тагы бер аш: менә булды сигез. Ни хикмәттер, ашап туйгысыз тәмле була иде аның ул ашлары Соныннан, институтта укыганда ишетеп белдем: электә. Грибоедов заманында. «Каз — ахмак яралган кош. бер кешегә күп. ике кешегә житми!» дип әйтә торган булганнар. Ә минем әни. җаным, бәләкәй генә бер тавыктан сигез көн рәттән сигез аш пешерә.. Әни катнашында башыбыздан кичкән икенче бер аянычлы хәл. Бер көнне бу колхоз эшенә киеп йөри торган сырма бушлатына, сырманың эчке ягына зур игеп кесә салырга кереште. Мин моны башта абайламыйча тордым: кесәме сон бу, әллә җылырак булсын өчен эчтән 3 тагын бер кат астар ябыштырамы^ Кесә булып чыкты. «Нигә кирәк ~ андый зур кесә?» — дип сорадым әнидән. Җавап бирмәде. Утырган Ф урыныннан дәррәү сикереп торды да кече якка кереп китте. Соныннан к белдем: аның шул үз исәбе үзендә булган икән. Ләкин, мәрхүмәкәем, и ул бу исәбендә бер тавыктан сигез аш пешерә белү кебек осталык - күрсәтә алмады. Бер көнне колхоз ындырында ашлык тазарткан жи < реннән әлеге шул кесәсенә бодай тутырып алып кайткан бу, ләкин ® барып чыкмады, шундук артыннан колхоз председателе Ярулла абзый протезлы аягы белән шакы-шокы килеп тә керде Теле белән түгел, шул протезлы аягы белән шакылдатып әйткән төсле булды ул. минем күңелгә нишләптер шулай сеңеп калган — Син, Халисә түти, икенче болай эшли торган булма, жәме,—диде, әнннең кесәсен дә бушатырга өлгермәгән сырмасын чөйдән алып,— тормышыгызның жинел түгеллеген беләм, мәгәр без монда ничек тә түзәрбез, бодайны әрәм-шәрәмсез генә фронтовикларга җибәрик. Шулай диде дә. сырманы янадан элеккеге урынына — чөйгә элеп, китеп барды. Каты бәрелгән булса, минем әнинең дә авызында теле бар, бер тавыктан сигез аш пешерә белгәнне Хабул Ярулласына гына жавалны тапкан булыр иде. Җавап биреп тормады. Ярулла абзый киткәч, утырып бер елады да. кесәгә тутырып алып кайткан бодаен этинен иске киез эшләпәсенә бушатып, мине колхоз ындырына — илтеп кайтырга җибәрде. И шундагы гарьләнүләрем! И шундагы әнине кызгануым! Икенче көнне әни сырманың эчке ягына ябыштырган шомлы зур кесәне юри минем күз алдымда, юри үзен үзе үчеклиүчекли сүтеп атты. II Шул арада мин урта мәктәпне бетереп, башыма әллә ни зур белем төямәсәм дә, тормышның уен түгел икәнлегенә төшенеп алдым. Бөтен авырлыкны әни җилкәсенә калдырып, укуны дәвам иттерү, институтка китү турында уйлап та карамадым. Яшь булсам да. минем дә җилкәм бар. нужаны уртак күтәрәсем килде. Әни укуымны дәвам иттерүемне теләп чапаланса да, мин тешләп өзгәндәй иттем: — Институт юлына киртә тотмаслар, бер-ике ел соныннан да качмас, бу авыр елларда синең үзеңне генә калдырасым юк.— дидем һәм сүзем белән эшем арасына салкын йөгерергә ирек бирмәстән, район үзәгенә киттем. Ниятем болай: җае туры килсә, нинди дә булса район учреждениеләренең берсенә секретарьмы, хисапчымы булып эшкә урнашу, алай барып чыкмаса. ронога кереп, берәр мәктәпкә укытучы итеп җибәрүләрен сорау. Беренче ниятем барып чыкмады, район уч БЕЗ ЯШЬ ИДЕК реждениеләрендә минем ише көзге чебешләр кайнап тора, өреп тутыр, ган апайларың да бетәсе түгел. Күзәтә йөрдем: берьюлы өчәр эш башкара кайберләре. Телефоннан да сөйләшә, көзге чыгарып иренен дә кызарта, шундук тагы минем кебек ишек төбенә кереп баскан чүрәкәй үрдәкләргә чак кына сабыр итеп торырга кушып, ишарә ясарга да өлгерә. Сугыш чоры, уйнап йөрүче түгелдер, дип уйлап та карамый. Хәер, андыйларны күргәч минем дә җенем кузгалып-кузгалып куя иде. Ронога чират җиткәч җебеп тормадым. — Менә килдем,— дидем чатылдатып. Әйтерсең чакыру буенча килгән.— Урта белемне тулысъГ белән алдым, югарысын тутырырга хәзергә капчыгым әзер түгел, капчык әзерләгәнче әнигә булышырга кирәк, мине кая булса да эшкә җибәрегез. Укытучы итепме, китапханәчеме, берәр клубкамы шунда — кайсын булса да ерып чыгармын дип уйлыйм. Соңыннан абайлап алдым, чыш-пышрак килеп чыкты, клуб эшләре ронога карамый бит, ләгънәт. Әмма болай куырып әйткәч, бигрәк тә минем тасраеп карап торуымны мәзәксенеп булса кирәк, андагылар минем бу «чыш-пыш»ны сизеп алырга өлгерми калдылар. Ахрысы, аларга минем — әнисе шәленә төренеп килгән япь-яшь кызның шулай чәчрәп торуы ошады булса кирәк. — Укытучы итеп алыр идем алуын да,— дип көлемсерәп сүз башлады роно мөдире,— укучыларың арасына кереп югалып калмассыңмы икән соң? Сизеп торам: бу моны минем бәләкәйлегемә ишарәләп әйтә. Буйдамыни эш, йөрәктә, теләктә — ә минем эшләп карарга теләк тау чаклы иде. — Калмам, абый, бу чаклысын ышандырып әйтә алам,— дидем өзеп. Өзелеп җиткәнлегенә-җитмәгәнлегенә үзем бик ышанып бетмичә, авыз эчемдә бутка пешеребрәк, шундук өстәп куярга да ашыктым: — Ышанмасагыз, Таллы күл авылы качкан җирдә түгел, мәктәп дирекциясеннән характеристика соратып алыгыз, бөтен фәннәрдән отличнога укыдым, аттестатым отлично. Кирәк икән, үзегез экзамен алыгыз, бернидән дә курыкмыйм. Әнисе шәленә төренеп килгән япь-яшь кызның шулай чатылдап торуы да ошады булса кирәк, аннары тагы сугыш чоры, ир-ат укытучылар фронтка киткән, мәктәп кадрлары җитешми торган чак — йомшамыйча булдыра алмадылар. — Ярый, без монда уйлашырбыз, хәзергә кайтып торыгыз, сеңелем,— диде мөдир, бу юлы инде сизелеп торган җитдилек белән. Аннары тагын өметләндергеч җылылык белән өстәп тә куясы итте: — Кирәк тапсак әгәр, сузмабыз, үзебез хәбәр итәрбез. Нужа калач ашата, диләр безнең авылда: кирәк тапмаслар иде, мәктәпләрдә укытучылар җитешми, борын төбендә беренче сентябрь, икеме-өчме көннән мине ронога чакыртып алдылар. Имтихан ук тоттырмасалар да, шулай да нык кына сораштылар, методкабинеткз җибәреп, анда да сораштылар, өйрәткәләделәр, өстәвенә, бер кочак кәгазь: программалар, методик кулланмалар тоттырдылар һәм, шулай итеп, буйга аршын ярым, билгә үлчәве дә табылмаслык уналты яшьлек «Канатны» — мине, бәхеткә каршы, үз авылыбыздан унбиш километр* дагы Алмалы урта мәктәбенең башлангыч классларына укытучы итеп билгеләделәр. — Үз авылыгыз мәктәбендә, әниең янында ук калдырырга да мөмкин булыр иде дә,— дип сузып куйды соңыннан мөдир, ничек тә безнең семьяның хәленә керергә тырышып булса кирәк,— беренчедән, сезнең мәктәптә әлегә укытучылар мәсьәләсе алай үткен тормый, ул чаклысын үзегез дә беләсездер. Икенчедән... икенчедән, педагогика нормасына бик үк сыеп бетмәс кебек. Баласытып, үз ишләре итеп караулары бар укучыларның. Соңыннан, тел белән әйтүеннән дә бигрәк, сүз аркасындагы уфыл ♦ дауларыннан чамалап алдым — хәзер инде мин дә төрле яклап уйлый s ;башлаган идем. Өйдә ялгыз гына калудан курку түгел, хәтта кызынын ~ ничек урнашуы, укыта алуы-алмавы да түгел — бу чаклысында ул © мина ышана иде булса кирәк — төрлесен уйлап өйрәнгән йорт башы * кешене, барыннан да элек укытучы булачак кызын, ничек киендереп м озату мәсьәләсе борчыган, имеш. = : — Шәлебез яна, анысы инде битенә кызыллык китерер дип уйла- < мыйм,— шулай дип сүз башлады бу бер көнне. Үзенең кеше арасына ө ’ябынып чыга торган бердәнбер мамык шәлен ул инде күңеленнән 'минеке— укытучы кызыныкы итеп куйган, имеш.—Пәлтәң искерә төшкән. Хәер, өстән мамык шәл белән каплабрак йөрсәң, аның искелеге Күренмәсен дә, ди. Материалы затлы материал, атаң мәрхүм Казаннан үзе алып кайткан ие, авыр туфрагы җиңел булсын. — Әй, юк өчен баш ватмасана, әни.— дип чәчрәп чыктым мин, әнинең күзләре яшьләнә башлаганны тыныч кына күтәрә алмыйча. — Син гел шулай инде, Миңлегөл, җиңел уйлыйсың. Эленке-са- -лыпкы йөрү безнең ише прастуй кешегә ярый ул, ә син бит—алла ярдәм бирсен — укытучы дип аталасың, кеше күзе алдында булачаксың. Бераз битен-күзен сөрткәләгәннән соң, ничектер әл-хәл алгандай 'булып, ул икенче борчуын — бу юлы аны иң аптыратканын булса кирәк,— әйтеп салды: — Аяк киемнәреңнең бер дә рәте-коты юк. Гел генә киез итектән йөри алмассың бит. Биек үкчәле берәр туфли сымак нәрсә булсын не. Биек үкчәле аяк киеме кешене кеше алдында ничектер күтәребрәк тә күрсәтүчән... Бичара әни! Җүләрем әни! Газизем әни! Әйтеп кенә бетермәде, тел төбепдәгесе, күңелендәгесе миңа шундук житте: ул минем буйга бәләкәй булганлыгым өчен борчыла, ул мине кеше күзе алдында нилектер үстеребрәк күрсәтергә тырыша иде булса кирәк. Моны ул озакламыйча гамәле белән үк күрсәтте. Мин Алмалыга килеп тә өлгермәдем, кайдан акча юнәтептер — шик юк, кешедән әҗәткә алып булса кирәк — миңа биек үкчәле ялтыравыклы туфли сатып алып кайтты. Яңгырлы көзгә, карлы-буранлы кышка каршы, авыл җирендә — ялтыравыклы туфли! Тагын бер мәртәбә: җүләрем әни! Ill Алмалыга баргач, ялгыз карчык Хәтирә апада уздырган беренче Көннәрем, авылны, әнине юксынуларым турында җәелеп торуны кирәк тапмыйм. Болай үзе әйбәт кеше булса да, Хәтирә апа әни түгел Бусы тагы шул: минем бәләкәйлегемә ишарә, әйтеп кенә бетермәде. Хәер, мин алай нечкәртеп тормадым, Алмалы мәктәбе икән — Алмалы мәктәбе, эш кайда да бер. Әмма әни өчен бу һич кенә дә барыбер түгел иде. Мине шатландырып кайтарган бу хәбәр әнине, мескенемне, ике ут уртасында калдырды. Бердән, кызынып укытучы булып китүен, әлбәттә, дәрәҗә саный. Шу- ♦ ның өстенә, акча күреп өйрәнмәгән авыл хатынын акчасы да кызыктыра, ирсез-атсыз калган өйдә кирәк-ярак төпсез кое кебек. Икенчедән, кызыннан да аерыласы килми, бөтенләй япа-ялгызы калачак бит, бичаракаем. Бу турыдан ничек тә тынычландырырга — юатырга тырышам әнине. Алмалы — олы юл өстендәге авыл, килә-китә йөрүче өзелеп тормас, ял көннәренә каршы гел үзем дә кайтакитә йөрермен, мин әйтәм. Барып, эшне җайга салып, фатир якларын рәтләсәм, беравык үзең дә торып-торып китәрсен, дим. БЕЗ ЯШЬ ИДЕК инде. Бусагасын атлап беренче керү белән, бергә утырып беренче чәй эчү вакытында ул, әти-әнием, кайда укуым, ничек тормыш итәрг; уйлавым турында бик җентекләп сорашты да, ялгыз үзе генә калган әннемнен хәленә кергәндәй итеп, яулык почмагы белән яшьләнгә! күзләрен сөртеп алганнан соң ук, тизрәк үз хәленә күчте: — Бер ияләнгәч, ялгыз баш та торасың икән, әле сине кертүем д; ялгызлыктан аптыраганнан түгел, утыны өчен дип эшләнгән эш, утынын бирербез диделәр,— һәм шунда ук һич суынырга ирек куй мыйча, әйтеп тә салды: — Кара әле, кызым, кем дидең әле исемеңне! Гөлйөзем дидеңме? — Гөлйөзем түгел, Миңлегөл, апа. — Ә, әйе, Миңлегөл шул, бик матур исем, ходай бәхетеңне тулы итсен. Син инде, Миңлегөл җаным, ул ягын, зинһар, үзең кайгырт» йөр. Колхоз салам бирми, кышын утынсыз да калсак, алла сакласын таракан урынына аяклы-очлы катып үләрбез. һәм аның бу турыда көн саен бер искә төшерми калганы булмады кай көннәрдә икешәр-өчәр кабатларга да иренми иде — гөнаһысын! керер хәлем юк. Мәктәптә ничек? Менә хәзер, аннан бирле егерме-егерме биш е/ вакыт узгач, берьюлы капыл гына әйтә дә алмам. Таркалып калу дг булгандыр, үзең әлеге шул укыта торган балаларыңнан чак кына кал ку, арада уйнарга кергән күрше кызына караган кебек караучыларь да булды шикелле — андыйлары турында соңыннан. Мәгәр, тулае» алганда, мәктәп коллективы үз итеп каршылады. Берьюлы берүзем, ике класс беркеттеләр, берсендә әле класс җитәкчесе дә. Беренш класс белән эшем ярыйсы башланды — методик кулланмаларны да жн тәрлек ятлаган идем, ул хакта әдәби китаплар да укылмаган түгел ронодан да кат-кат тукып җибәрделәр, барыннан да бигрәк, балала рымны үзем яраттым, менә хәзер дә күз алдымда җемелдәшеп уты ралар төсле: сабыйлар, эчкерсезләр, кулларына урын тапмыйлар, ; күңелләре алдан әзерләп куелган гөл туфрагы кебек: орлык кын; сип, шытып чыгарга тора. Бераз башкачарак килеп чыкты икенче класс белән. Болары инд< азмы-күпме этләшкәннәр, узган ел икенче бер укытучыны күрергә өл гергәннәр, сине аның белән чагыштырып карыйлардыр кебек тоела кепкечкенә башлары белән парта арасына сыймаган кебек кыла налар, үзара этешеп-тәртешкәләп куялар, ачуланып кычкырасым килз ләкин беләм: методик кулланмаларда кычкыру күздә тотылмаган Дөрес, күзләре боларныкы да җемелди, тик бу җемелдәүдә чак-ча1 кына мыскыл да бар сымак: «Кара әле, кара! Үзе безнең чаклы гына ә үзе безне укытырга килгән!» Методик кулланмаларым, завуч, директор биргән киңәшләрем бо ларга карата да, әлбәттә, бар иде, ә мин тоттым да үземч; тәвәккәлләдем. — Туктагыз, китапларыгызга, дәфтәрләрегезгә кагылмыйчарак то рыгыз, балалар, минем сезгә әйтәсе сүзем бар,— дидем, күзләре» туптуры карап. Кайчагында кешегә карый белеп карау да бик зу( нәрсә икән, ә мин аларны яратып, яхшылык теләп, бәхетле булула рын, үсеп кеше булуларын теләп карадым ул минутта. Күзем белә» генә түгел, ничектер, җаным белән инәлеп карадым. Дөрес, хәзерй материалистик фән безне җан юк дип өйрәтә, ә мин, кем ничек уй лый — шулай уйласын, ул вакыттагы хәлемне яшермим, җаным бела» карадым. — Әйтеп торунын кирәге дә юк, сез, балалар, беләсез, менә икенч» ел Гитлер Германиясе белән безнең Советлар иле арасында сугып бара.— дип дәвам иттем мин, тавышымны мөмкин хәтле нык тотаргг тырышып.— Мин беләм, ул сугышта сезнең дә күбегезнең әтиләрегез 02 абыйларыгыз катнаша торгандыр. Минем үземнең, мәсәлән, сугышта этием үлеп калды. Бик читен булды мина балалар алдында бу сүзләрне әйтү, елап җибәрмичә әйтү. Ләкин мин әйттем, күңелем шулай кушты, мин алар- дан, алар миннән бер нәрсәне дә яшермәскә тиешлекне сизә идем, һәм аннары беренче суз итеп тормышның уен түгел икәнлеген әйтергә ф кирәклекне дә сизә идем. — ...Шулай, балалар, авыр чор кичерә безнең халкыбыз. Бәланен х: күзенә курыкмыйча карап әйтик. Курыкмыйча һәм яшермичә сөй- § ләшик: сугышта безнең күп кенә яхшы кешеләребезнен үлеп калуы. ~ корбан булуы мөмкин. Аларның урыннары буш кала булып чыга бит 3 бу килештән. Аларның урыннары буш калмасын өчен, тормыш, әйтик. « безнен колхоз тормышы, өй тормышыбыз, шәһәр жирендә завод-фаб- 3 рикалар тормышы сүнеп калмасын дисәк, сезнең белән безгә нишләргә ® кирәк? Әлбәттә, көчебездән килгәнчә колхоз эшенә, өй эшләренә дә бу- ♦ лышырга кирәк. Ләкин иң кирәге, сезнең белән бездән иң сорала тор- = ганы: безгә бик нык тырышып укырга, укырга кирәк. Ленин бабай = да яшьләргә карата укырга, укырга, укырга дигән. Мин сезгә озак £ , сөйләргә җыенмыйм, ләкин мин сезгә иң кирәген баштан ук кисәтеп х . әйтмичә дә кала алмыйм. Уку, белем алу, ил өчен, халык өчен, әти- х | әниләребез өчен файдалы кеше булып җитешү уен эш түгел. Сүз би- s I рәсеэме, балалар, шулай тырышып укырга, яхшы кешеләр, файдалы I кешеләр булып чыгарга? Чынихластан сүз бирәсезме? Сүз бирерлек $ I булсагыз, балалар, мин сезнең белән — сезнең укытучыгыз булып ка- ! лам, әгәр шулай эшләмәстәй булсак, бушка вакыт әрәм итмик, авылда . минем япа-ялгыз әнием калды, елап калды, бичаракаем, мин иртәгә ук әнием янына, колхозда эшләргә китәм. Сезнең җавапны көтәм, балалар. Методик кулланмаларда мондый кереш искә алынгандырмы-юктыр- | мы, мин ул турыда уйлап тормадым, мин үз сүземне әйттем, күнел | аклылыгымны салып, фронтта үлеп калган әтиемне искә алып, әйтмичә | кала алмаганлыктан әйттем. и Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләр балалар күңеленә дә хуш килде булса кирәк, барысы да беравыздан бөтен классны яңгыратып: I — Укыйбыз, тырышабыз, китмә, апа! — дип кычкырдылар. Аннары , тагы мондый бер хәл дә булды: дәресләр бегкәч, укучылар таралгач, мин әйберләремне җыештырып азапланганда, бөтерчек хәтле генә оер I кызчык, ишеккә кысылгандай, курка-ояла гына кнлеп керде Дә. сүзен I ничек башларга белмичә борынын тарткалап бер мәл торганнан сон, туп-туры күзләремә карап: — Оныгтым, син ни атлы әле, апа? —дип сорап куйды. Кызчык бик җитди, бик уйчан иде бу минутта, аның белән рәсми корылык мөмкин түгел кебек тоелды. — «Нәнә апа» дип эндәшсәң, сиңа шул бик җиткән, үскәнем,— дидем, бала күңелендә нәрсә кайнаганны тизрәк беләсем кцлеп.— Ник ул чаклы кызыксындың, акыллым? I — Минем әти дә сугышта,— диде ул, бу юлы инде бик алай күзгә үк карамыйча. Аның тавышы калтыранып куйды,— шундук сизеп алдым, ул елап җибәрүдән үзен көчкә генә тыеп тора иде.— күптән инде сугышта. Без язабыз да язабыз, ә әтидән хат килми дә килми. Син язып карасаң, килмәс ие микән, Нәнә апа’ Бала кинәт йөзе белән минем итәгемә капланды һәм шундый ук кннәтлек белән, хәтта минем ни дип җавап биргәнемне дә көтмичә, чабып чыгып китте. Кетмәсә көтмәс, мин. әлбәттә, ул кызның әтисенә хатны язачакмын, берсенә җавап кнлмәсэ, икенчене, өченчене язачакмын. татарчасына җавап булмаса, русча, частенә. командирына язачакмын, ләкин хәзергә мин бер нәрсәдән бик канәгать калдым: күңелендә уянган шундый саф өметен бала миңа ышанып әйтә икән, димәк, мин аның күңеленә ачкыч тапканмын. Бүген берсенә, иртәгә икенчесенә һәм аннары барысына да. «Димәк, синең бәләкәй буйлы кызың, биек үкчәле туфли кимәсә дә, укытучы була ала, әни», дип куйдым мин, күңелемнән әни белән бәхәскә кергәндәй. IV Ул кызчык Сәлимә атлы булып чыкты. Мин озакка сузмыйча алар- ның өйләренә үк бардым. Сәлимәнең әнисе, апалары белән дә таныштым, бергәләп елап та алдык. Хатны булдыра алганча килештереп, элек әтиләренең үзенә, аннары кыр почтасы номеры буенча рус телендә командованиесе исеменә яздым. Бер аларга гына да түгел, үзем кирәк дип тапкан берничә баланың өйләренә барырга, әти- әниләре белән сөйләшергә өлгердем. Җыеп кына әйткәндә, эшемә ияләшә барам шикелле. Укучыларым да көннән-көн ачыла, үз итә баралар. Кызык бит ул кеше дигәнең. Шул бер җайга салына барган көенә көн артыннан көнне санап кына торасы иде, югыйсә. Юк шул, үз башына әкәмәт унлап чыгарырга кирәк кешегә. Берәү бер ишарә ясамаган хәлдә, тора торгач минем, ничектер, кинәт үсәсем, зуррак булып күренәсем килде, бер дә бер көнне мәктәпкә барганда газетка төреп әлеге туфлиләремне алып киттем. Янәсе, класста һәм укытучылар бүлмәсенә үтешли шуны кияргә. Дөресен генә әйткәндә, бөтенләй үк сәбәпсез дә түгел иде буган. Минем класс алдыннан үтеп икенче катка — үз классларына йөрүче 10 нчы класс малайлары анда санда ачык ишектән, ишек ачык булмаса юри ачып, кәмит караган кебек мина карап узалар, арада кайбер йөгәнсезрәкләре телләрен чыгарып, үчекләп китәргә дә күп алмый. Сугыш алдындагы туграк елларда буйга сузылганнар, ә акыллары үсмәгән, бәлки, бүген дә башларына сугыш чукмары төшеп өлгермәгәндер, әллә төшеп тә яшьлек тилелеге белән сизмиләрме? Чандыр булсалар да гәүдәлеләр, баскычтан атлап түгел, мәтәлә-кадала чабалар, шул ук вакытта борын да чөйгән булалар үзләренчә: янәсе, бик исләре китми, бүген укучы, иртәгә койрык сыртта: кирәк табалар икән, хет фронтка җибәрсеннәр. Әллә сизмимме? Миннән — буе-сыны ягыннан алардан чебешрәк бер кызның укытучы булып килүеннән — авыз ермакчылар. Ә минем алардан көлдерәсем килми, аларның мине баласытып караулары минем җенемне чыгара, күрсәтермен әле мин сезгә апагызның кем бакчасында үскәнлеген. Шулай бәхәсләшәм эчемнән генә. Шулай да, алда әйткәнемчә, көннәрдән бер көнне минем никтер кинәт үсеп китәсем, зуррак булып күренәсем килде. Аннары, үзегез беләсез, әни сүзен дә аяк астына салып булмый, әни әйтте ич: биек үкчәле аяк киеме кешене эрерәк- үстеребрәк күрсәтә, диде. Кыскасы, бәйрәм дә түгел, вечерфәлән дә юк көнне мәктәптә кем биек үкчәле туфлидән шыгырт-шыгырт басып йөри? Башлангыч класслар укытучысы «Канат Миңлегөл» шыгырт-шыгырт басып йөри. Ай-Һай ла, шулай гына булсачы! Мин моны хәзер, ул вакыттан бирле күп сулар акканнан соң, үземнән-үзем көлеп шулай кыландырган булам. Шыгырдамаган кайда, гомердә бер шундый биек үкчәләргә менеп бас та тиз генә шыгырдап кит, имеш. Кыскасы, ник алып килдем, ник кидем дигән көнгә төштем мин ул көнне. Басып тора алмыйм, атлап китеп булмый, очлы башы аяк бармакларымны бөрештереп китерде, соңга калып чыккан чирләшкә каз бәбкәсе сыман, атлаган саен артка чүгеп-чүгеп китәм. Укучыларымны әйтәм, ни беркатлы, дөньяның хәйлә-мәкерен белмәс җан ияләре, алар булып алар сизеп алдылар. Малайлары, әкәмәт күргәндәй, утырган урыннарыннан калка тешеп, кызыксынып, көлемсерәп карап торалар. Кызлары исә, нечкәрәк күңелле халык, апаларының мөшкел хәлен ничек тә аңламакчылар — тәнәфес араларында яныма килеп сырпаланалар. — Нәнә апа, аягың авырта мәллә синең бүген? — ди беришесе, чынихластан минем бәламне уртаклашып. — Әй, Нәнә апа, җаным, матур да соң аягыңа кигәнең. Әни миңа ф да шундыйны апкайта,— дип, куанычларын, хыялларын бүлешәләр икенчеләре. х= Ә теге унынчы класс күсәкләре, мин чалыш-чолыш атлап укытучы- § лар бүлмәсенә үткәнне күреп, үзара пырхылдашып ук калдылар. Аллам = сакласын, күңелләренә: «Үсәргә тырышкан бу саескан, атлый белмәсә g дә» дигән мыскыллы ун килмәдеме икән? Ахырында түзмәдем, бер тәнәфес вакытында ул дөмеккере туф- g лиләрне укытучылар бүлмәсендә салып калдырып, оекчан гына йөри м башладым — менә кайда икән дөнья рәхәте! Чөйкәләсе дә юк, аяк ф бармаклары да иркендә. Салып калдырдым, ләкин — бәла аяк астында диләр — салып калдырган урыннан таба алмадым. Чистый бер тамаша х купты ул көнне әлеге шул ләгънәт төшкән туфлиләр аркасында. Укы- о тучылардан берсеннән дә шикләнмим — мөмкинме, укытучы булган ® кешенең кулы шундый әшәке булырмы! Ләкин, шунысы эчне пошыра, укытучыларның берсе дә дәрес беткәннән соң да өенә кайтып китәргә * ашыкмый. Бөтенесенең дә төсенә чыккан, телдән калганнар. Билгеле ь инде, миннән шикләнмәгәйләре дип, һәркайсы үзеннән шикләнә. * Шулай бит андый чакта: чын карак табылганчы бетенең бер очтан * карак булып күренәсең. Кайсыдыр берсе: «ЧП бу, мәктәп тормышында булмый торган хәл, тиз генә педсовет җыярга, сөйләшергә кирәк»,—дип куйды. Икенче берәве: «Табылмаса, акча салышып Сәрьяно- вага шундый ук туфли сатып алып бирик, коллектив өстендә тап калмасын!» — дип карады. Ләкин мәктәп директоры Гаффаров абый мондый тәкъдимнәрне уртаклашып та, кире кагып та бер сүз дә әйтмәде. Ул сүзсез һәм, газеталарда була торган баш мәкалә кебек, җитди иде бу минутта. Аннары, бер нәрсә дә булмаган кебек, әкрен генә әйтте: — Башлангыч классларны, дәресләре беткән булса, хәзер үк кайтарып җибәрегез, балаларны юк-бар уенга катнаштырырга ярамый. Эшләре беткән укытучылар шулай ук кайтып китә алалар,— диде. Директорыбыз тыныч һәм, димәк, безгә караганда зирәгрәк тә иде булса кирәк. Мине бигрәк тә шунысы шаккатырды, үз коллективын, кайда нинди шуклык, кайда нинди елан мөгезе яшеренеп ятканын чамалап йөргән, имеш. Тавыш-гауга басылгач, өстән 10 нчы класс малайларын — әлеге теге миннән көлеп калган күсәкләрне чакыртып твшерде— кызларын түгел, малайларын гына. Бөтенесе унике малай икән, уникесе берьюлы солдатлар кебек Гаффаров абый алдына килеп бастылар. Дәшми-нитми басып торалар, ә күз карашларында ниндидер яшертен хәйлә бар- берсенә-берсе астан гына карашып алалар, авыз читләрендә мутлык та кунаклап калган кебек. Директорыбыз, үз чиратында, шулай ук дәшми-тынмый гына тегеләргә бераз карап торды. Аннары тавышын һич күтәрмичә әйтте: — Сәрьянованың туфлиләрен кайда яшердегез! Эт китертеп, мәктәп Дирекциясен расходка батырганчы, тизрәк чыгарып бирегез, диде. Шунда янә бер кат төшендем: баш та бар икән безнең директор абыйда. Әгәр, әйтик, акырып-бакырып тотынса, белмим, кузгата алыр идеме икән бу унике ташбашны Уен сүз кыстырып, дусларча бер дәшүе булды, тегеләр беравыздан пырхылдашып көлеп җибәрделәр. Хәтта арадан бер башсызы директор хәтле директорга каршы сүз әйтүдән дә тыелып кала алмады. — йөри алмый ич ул туфлидән, азапланмасын дигәндер инде кем дә булса. Хәзер инде мәсьәлә барыбыз өчен дә ачыкланды: бу этлек—шуд унынчы класс күсәкләренен эше. Директорыбыз, сүзне артык куертмыйча, китеп барды Укытучылар да таралыша башладылар. Бер заман әлеге унике герой калды да мин калдым басып. Ә туфлине табып биргән кеше әлегә юк. Басып тора торгач, ардылармы дип әйтимме, бәлки, тамаклары да ачкандыр, ишек ягына таба караштыргалыв башладылар болар. — Мин кул белән кагылган кеше түгел, кулы белән кагылган кеше алып та бирсен,— диде берсе өзеп кенә, һәм тиз-тиз атлап ишекк» юнәлде. — Мин дә,— диде икенчесе, китәргә кузгалып. — Мин дә,— диде өченчесе. — Ә мин подавно,— диде дүртенчесе, русча белгәнлеген күрсәтерй тырышкандай. Шулай китә-китә, Тукайның <суга дип киткән бүреләрле кебек, нәкъ унбере китте дә барды. Каршымда бер малай гына торып калды да. мин үзем калдым. Торабыз шулай бер-беребезгә карашып. Чандыр озын малай. Чәче җитү. Борын тирәсендә чак-чак кына беленә торган ике-өч кенә сипкел дә бар. Маңгае киң. Шул киң маңгаен кая куярга белмәгәндәй, йөзен читкә бора. Күзләрендә көлү чаткысы да бар кебек, оялган да төсле. Өстендә олылар иңеннән төшкәнлеге әллә кайдан күренеп торган сипләнгән тужурка — бәлки, аның әтисе дә... Ничек каты бәрелмәк кирәк шундый малайга. — Үзең болай ярыйсы егет күренәсең, значок та тагып алгансын,- дндем мин. күкрәгендәге «ГТО» значогына ымлап. — Уйлама, апа, яшерүче мин дип,— диде бу, туфлине минем үз классымнан, үз өстәлемнең иң аскы ящигыннан, ящикның да иң түреннән алып биреп. «Апа» дигәндә ул, нишләптер, кызарып калды. Хәер, буйга миннән озын егеттән «апа» дигән сүзне ишетү минем үземә дә бик үк җайлы түгел иде. V Фатир хуҗам Хәтирә апа мине гел йөдәтеп калмаган, күрәсең, мәктәп администрациясенең дә бусагасын таптаган, колхоз идарәсендә дЬ булган — бәлки, бер генә тапкыр да түгелдер Чана юлы төшү белән безгә ике үгез җигелгән киң табанлы, киң үрәчәле чанага төяп күптән түгел генә киселгән зур-зур имән яркалары китереп бушаттылар. Әйтергә генә ансат «бушаттылар» дип. Китерүчеләре дә хатын-кызлар иде, мине инде үзегез беләсез — апаның озын бишмәтен киеп чыгу да әллә ни көч өстәмәде, Хәтирә апа үзе, «маша-алла, бар икән бәрәкәт!» дип, учына төкереп тотынса да, карчык кешедән ни чыкканын үзегез чамалыйсыздыр. Бар күк көчләрен туплап, әлеге шул ике колхозчы хатын, мышкылдады. Кыскасы, ул чи яркаларны бушата-бу- шата. тәмам чиләнеп беттек. Соңыннан, өелеп яткан яркаларга карап, олаучы хатыннар үзләре дә, бичаралар, аптырап калдылар. — Бушатуын бушаттык инде, Хәерниса малай, төявен ничек төядек икән бу галәмәтне, икәүдән-икәү генә бит,— диде берсе, үзенә-үзе сокланып. һәм алар, Хәтирә апаның: «Берәр чынаяк чәй эчеп, җылынып китегез»,—дип. өйгә чакыруын ишетмәмешкә үк салышып, үгезләрен куа- лыйкуалый чыгып киттеләр. Ишегалды уртасында карда өелеп әлеге чи яркалар калды, үзенең «маша-алла»сы белән Хәтирә апа һәм озын бишмәт итәгенә уралып мин басып калдым. Шундук, бер-беребезгә әйтеп бетермәсәк тә, Хәтирә апада да, миндә дә бер сорау: «Инде моны ничек кистерәбез? Ничек эш итәбез?» дигән сорау иде. Уйламаган яктан жае килеп чыкты. Шуннан сонгы беренче ял көнне ук, үзе белән тагын ике малай ияртеп, теге көнне минем яшерелгән туфлиемне табып биргән малай килеп керде. Мин хәзер аның исемен белә идем инде, Фоат атлы иде ул. Җиңел кыска бушлаттан, култыгы- < на пычкы-балта кыстырып килгән Фоатны бу килүендә «малай» дип әйтү дә әллә ничек, ул егет сымак күренә иде. — Миңлегөл апа, утыныгызны кисеп китәргә дип килдек, сорагыз Хәтирә ападан: өюен кая өяргә куша? — диде ул, «апа» дип эндәшкән чакта бу юлы да бераз кызаргандай итеп. Хәтирә апаны чакырып торырга да кирәк булмады, ул, үзенең «машалла»сы белән, баскыч төбенә чыгып баскан иде инде. Малайларда теге вакыттагы шуклыкның әсәре дә юк, эшкә чынлап тотындылар, чынлап эшләделәр — төш авышканчы кисеп, ярып, лапас- ♦ ка ташып, әрдәнәләп өеп тә куйдылар. Соңыннан Хәтирә апа үзенең я әлеге дә баягы «берәр чынаяк кайнар чәе» белән бик өтәләнсә дә, в яшь җилкенчәкнең синең чәеңә исе китәмени,— әлбәттә, кермәделәр. ® Мин Фоатка яңадан «апа» дип эндәшергә һәм кызарырга урын кал- м дырмас өчен, аларны үстерергә тырышып: м — Шәп килеп чыкты бу, егетләр. Кайдан башыгызга килде? — дип, = үзем суз куштым. — Башка килә ул, директор абый кушса,— дип, туры карамаска © тырышып кына җавап кайтарды Фоат. Теге икесе, авызларына су капкандай, дәшми калдылар. Теге вакытта, мина карата этлек эшләп, туфлиемне яшереп куйганда, алар чагыштыргысыз әтәчләр, телләренә салынган нәрсәләр күренгәннәр нде мина. Бу юлгы тыйнаклыкның сәбәбе булган- директор кушмаганны директор кушты дип мэтәштерүләре өчен шулай эчләреннән тынганнар икән. Соңыннан белдем: директорның монда һич катнашы юк, имеш. Моны белгәч миндә тагын да башваткычрак бер сорау кузгалды: «Ник болай кыланган булулары соң аларның? һаман мине бәләкәйсетеп, үзенең кулыннан килмәс, акча биреп кистерә алмас» дип мыскыллаулары түгелдер ич? Тагы бер уй килде тиле күңелгә. Теге вакытта, класс алдындагы площадкада нкәүдәникәү генә калган чакта яшергән җирдән Фоат минем туфлиемне алып биргән чакга да кузгалып куйган нде ул уй. Карап алды ич шунда. Моңаеп, инәлеп, гафу үтенгәндәй, «Мине аңла инде, аңларга тырыш инде!» дигәндәй томырылып карап алды ич! Тфү, тфү, карчыклар әйтмешли, аллам сакласын, андый юк-бар уйны башка китерергә ярыймы сон? Мөмкинме сон? Сугыш вакытында. Калаларыңны берсе артыннан икенчесен Гитлерга калдырып торган чагында. Комсомолка башың белән... Кыскасы, миңа утынсыз вакытта, өебез салкын вакытта, Хәтирә апа: «Утын! Утын!» дип колак итемне кимереп торганда рәхәтрәк булган икән. Менә инде утын килде. Утынны кисеп, ярып, өеп киттеләр, Хәтирә апаның тавышы тынды. Ә күңелем элеккедән дә яманрак урыныннан купты Мин мәктәптәге эшләремне бетереп кайттым да, кичке караңгылыктан, әлегә өйгә ут алынмаудан файдаланып, караватыма йөз түбән капландым һәм үзем дә сизмәстән үксеп елап җибәргәнмен. Әтинең үлгән хәбәре килгәннән бирле шундый елак бер кызга әйләнә барам— үземне-үзем сөймим бу гадәтем өчен. Әмма бүгенге елавым, ничектер, рәхәт, сәбәбе ачык булмаган, кояшлы яңгыр кебек якты бер елау нде. — Нәрсә булды тагын? —дип, шундук Хәтирә апа яныма килеп жнтте Ул үзе болай йомшак күңелле булса да, вакыты белән балавыз сыккаларга яратса да, кеше елаганны өнәп үк бетерми иде. — Өен җылы, утының туралган, паена тигән ризыгың килеп тора, бер дә юктан мендәр чылатып, таптың елап ятуны!—дип тезеп китте ул, «утының туралган» дигән сүзләре белән мине тагын да үчекли төшкәндәй. t« «к. у.» м 13. БЕЗ ЯШЬ ИДЕК... 97 — Әнине сагындым, шуна елыйм,— дип ялганларга мәҗбүр булдым, анардан ничек тә котылырга тырышып. Кайдан белим ди мин анын шундый беркатлы икәнлеген! Минем шул сүзләремне чынга алып, Хәтирә апа, шомлык, кем артыннандыр Таллы күлгә, минем әнигә хәбәр салдырган. Ике көннән тубыктан кар ерып, күтәренеп, әни килеп җитте. Кулындагы төенчеген күрүгә үк күнелем шомланып куйган иде, тикмәгә шомланмаган икән. Ул карт җүләре, «ашарына, ягарыңа ал» дип мин кайтарган беренче зарплата акчама минем үземә шәһәрдәгечә модалап тегелгән пальто сатып алып килгән. — Алдым инде кибеттә күренгәч. Икенче әллә кайта, әллә юк,— дип акланырга маташты, мин ачулана башлагач. Ул вакытта, комсомол кешегә алай уйлау килешмидер, дип күңелемә китерергә дә курыккан идем, сонга калып булса да хәзер әйтәм. Гаҗәпләнеп, сокланып, күзләремә бәреп чыккан сөенеч яшеннән кинәнеп, менә хәзер әйтәм: ходаем-аллам, каты бәлаләр җибәрдең кешеләр башына, сугыш кырында әти-абыйларыбыз үлеп калды, тылда тамаклары туяр-туймас килеш ат урынына җигелеп эшлиләр, бер караганда, күңелләр ташка әйләнгәндер кебек күренә иде, юк, әйләнмәгән, кешеләрнең күңелләрендә яхшылык орлыгы гел шытып, гел үсеп торган. Шул яхшы күңелле кешеләр мин бала кошны да урап алган булганнар, канатымны каерырга ирек бирмәгәннәр. VI Бер көнне иртән мәктәп ду купты. Мин «пәри туе»ның үзенә үк барып өлгерә алмадым, мактаныр хәлем юк, мин алай иртә йөрүчеләрдән түгел — элек тә түгел идем, хәзер дә үрле-кырлы йөгерүчеләрдән түгел. Бәлки, соңгарак калып йөрүем бу очракта файдага да булгандыр әле. Ник дисән, минем исемне болай да җитәрлек селкеделәр ул көнне. Минем исемне, аннары әлеге дә баягы шул унынчы класс сугыш чукмарларын. Дөрес, бу юлы «спектакль»гә ул классның барлык унике герое да катнашмаган, өчесен генә почмакка бастырдык. Шул өчнең бере — теге көнне яшергән җирдән минем туфлиемне табып биргән, аннары әле күптән түгел генә килеп утынымны кисеп- өеп киткән Фоат иде. Яшерми әйтәм, миңа бу җәнҗалга Фоатны тарттырып йөрүләре ошамады, күңелемнең кайсыдыр бер почмагында ул малай ышыклану урыны таба башлаган иде инде. Әмма нишлисең, җәнҗалның уртасында шул герой үзе торгач. Соңыннан барысы да мәгълүм булды. Фоат кына түгел, үзем килеп җитмәсәм дә, мин дә вакыйганың герое булганмын, имеш. Эш моннан гыйбарәт: әлеге шул шайтанлыклары белән дан казанган унынчы класс малайларыннан берсе консерва тартмасына салып буяу, кесәгә генә сыярлык пумаласын тыгып килгән дә минем класс ишегенә: «Нәнә апа! Безнең класска күч! Имтихансыз алабыз* дип язып куйган. Соңыннан тагын бер эндәш галәмәте өстәмәкче икән дә, анысына өлгерә алмый калган, бу кулы кычытучы художникның җилкәсеннән Фоат кайтарып алган. Киткән җәнҗал. Юк, җәнҗал түгел, башта әле сорау-жавап кичәсе: / — Синең нишләвең бу, киермә танау? — Ә синең ни катнашың бар... каланча башындагы жиз кыңгырау?.. Соңгысын ук әйтмәгән булса, бәлки, эш ул чаклы кызмаган да булыр иде. кайчагында юктан гына да бозылышып китәсең ич. Иван Иваныч белән Иван Никифоровичны ал, Гоголь китабының геройла- рыя, олы яшьтәге алпавытлар, агаем, «Гусак» дигән бер сүздән гомерчек дошманнарга әверелеп китмиләрмени. Фоат дигәнем шул, болай ре акыллы егет күренсә дә, «Калайча» дигәнне бер дә күтәрә алмый, имеш. — Юк, син әйт, кемне мыскыл итүең бу? — ди, инде тегенең изүеннән үк эләктереп алып. — Сине түгел, юкка әтәчләнмә,— ди салкын гына художник, бу юлы бераз шиңә төшеп. Хәтта, эшнең зурга китүеннән шүрләп булса кирәк, ре язганны үзе кырып бетерергә әзер икәнлеген сиздереп, кесәсеннән пәкесен үк чыгара. Ә Фоатның исә эшне болай гына калдырасы килми. Күрәсең, «Каланча» дигәнгә үтә дә җене чыккан булгандыр, бәрәңге шулпасында торып көннән-көн күккә сузыла баруы өчен ул гаеплемени! — Юк, син пәке белән түгел,—ди Фоат, теге малайның кулыннан тартып алып,— кулың белән язгансың, тешең белән кыр. Әйтүе була, теге өндәмә авторының башын ишектәге язуга таба сыгып төшерүе була. Әйтеп тормасаң да билгеле: тегенең дә кул бар Китә бәргәләшү. Ул арада кулы тик тормаган «художник»ның ике әшнәсе килеп житә. Китә әүмәкләшү. Кыскасы шул: укытучылар килгәндә класс ишеге төбендә жан-фәрман сугыш, ә ишекнең үзендә әлеге шул: «Нәнә апа!..» дип башлана торган өндәмә лозунг. Майлы буяу белән язылганны тиз генә бетереп буламы сон: көннен-көн буена торды бу язу. Мин, әлбәттә, белмәмешкә салышкан булдым, янәсе, мина кагылмый. Кагылмыймы сон! Хурланам да, куркам да. Хурланам: ник болай бәләкәй калдым икән мин? Бөтенесенә Гнтлер төртенмеш гаепле. Әтинең сугышта үлеп калуы өчен дә, ашарга такы-токы булуы ечен дә. Куркам—балаларны «Нәнә апа» дип эндәшергә өйрәткәнем өчен Гаффаров абыйдан шелтә эләкмәсә ярый. Югыйсә, тамчы гына да гөнаһым юк, килгән мәлне Сәлимә атлы укучыма гына әйткән идем, әтисеннән хат килмәгәнлеге өчен борчылып, кызчыкны үз күреп, якын итеп кенә әйткән идем, шуннан шул китте башланып. Башта мин моны үз классларымда гына калыр, читкә чыкмас дип уйлаган идем. Чыкмас. бар... Дәресләр беткәнче ишектә янып торды «Нәнә апа». Бактың исә Гаффаров абый юри бетертмәгән икән ул язуны. Дәресләрдән соң, укучыларны өйләренә кайтарып жибәргәч. ашыгыч рәвештә педсовет җыелды. Укытучылар һәм класс ишеге төбендә сугыш кыры ясаган өч малай чакыртылган. — Әйтегез әле, зинһар.— дип әкрен генә башлады Гаффаров абый.— директор башым белән белми йөргәнмен: кем ул бездә ййяә апа»? Ул бу сорауны кемгә булса да атап түгел, барыбызга да берьюлы куйды, һәм аның бөтен авырлыгы да шунда: беребез дә жавап бирергә ашыкмый идек. Мин дә, әлбәттә, «Мин ул!» дип чәчрәп чыкмадым. Ах алла, нәнә икәнлегем күренеп тора лабаса, укытучылар арасында нң бәләкәе мин. Хәтта Фоат кебек буйга сузылган укучыларга да үрелеп карарга мәжбүрмеи. Аннары Гаффаров абый күзләрен бер читтә басып торучы өч «геройга» — өч сугыш чукмарына күчерде. — Я, егетләр, алайса, инде сезне тыңлап карыйк: ничек аңлатабыз бүген иртәнчәк купкан канлы вакыйганы? Әтиләребез һәм абыйларыбыз сугыш кырында явыз дошман белән кырылышып сугышып ятканда, без монда, җылыда, класс ишеге төбендә өелешеп сугышып ятабызмы’ Яхшылап укып, тизрәк кеше булып, чын кеше гражданин булып чыгасы урында. Я, әйтегез, нинди бүләсе малыгыз бар иде? Өчесе тиң, авызларына су капкандай, сүзсез тордылар, дөресен •Йһындә, беребезгә дә жннсл түгел иде. Хәтсез дәвам иткән авыр ФАТИХ ХӨСНИ ф БЕЗ ЯШЬ ИДЕК.., тынлыктан соң, Гаффаров абый, арада шыксыз рәвештә калкып торганлыгы өчендер инде, Фоатка төбәлде. — Отличник укучыбыз, менә-менә мәктәпне бетереп чыгасың, я, алайса, Фоат, син җавап бир: кайсыгыз башлады сугышны? Нәрсә бүлә алмаудан китте? — Мин башладым,—дип, авыз эченнән мыгырданып куйды Фоат. Күренеп тора: ана чынлыкны әйтү ансат түгел, әмма укытучылары алдында, директор абый алдында ялганлый да алмый иде. Бөтен бите белән, колакларына чаклы кызарып тагын бераз торганнан соң, акланырга да тырышкандай, ярсып та тагы берничә сүзне ярып салды: — Ә ул кешене мыскыл итмәсен. Ник мыскыл итә? Кем? Кемне мыскыл итә? Нәрсә өчен мыскыл итә? Күпме генә сораштырып азапланмасыннар, аның авызыннан бүтән бер сүз дә ала алмадылар. Бүтәннәре дә авыз эчләрендә бутка пешерүдән узмады. Аның каравы, укытучылар үзләре ялындырып тормадылар: бер-беребезгә акыл сатарга, бигрәк тә кемне булса да тәртипкә чакырырга дигәндә, без инде тәмам остарып җиткән идек. Шөкер, ул гадәтебезне хәзер дә онытып бетергәнебез юк. Гаффаров абый нишләтсен, малайлар үзара якалашкан дип ул да якалашырга тотынмас бит. Теге өч малайга, өчесенә бер тигез көч куеп, ишектәге «өндәмәне» бетерергә кушты. Әлбәттә, үгет-нәсихәт, тәртипкә чакыру сүзләрен ул да жәлләп тормады. Өч малай дигәнебез — директор кабинетындагылары гына өч булган икән, калган тугызы «Нәрсә булыр? Ни белән бетәр?» дип, иптәшләрен кайгыртып, өйләренә кайтып китмичә көтеп торганнар, имеш. Чын буяу белән язылган ул уен сүзләрне кырырга тотынгач, алар бөтенесе дә берочтан эшләделәр, тел ачып үртәшүче булмады —белмим, әллә татулашудан, әллә алда тагын бер бәргәләшү өчен көч җыюлары шулдй булды? VII Тагын ни булды? Берни дә булмады. Көн артыннан көн уза торды. Тамак кайгысы, әни кайгысы, ә барыннан да олырагы; туган ил кайгысы, икенче фронт ачылганны, сукыр Гитлерның тизрәк дөмегүен көтү баштан китми иде. Шул ук вакытта авылга әле теге йортка, әле бу йортка әтиләренең, я абыйларының үлгән хәбәре кайта торды. Андый хәбәрләр алынганнан соң өйдә ни тамашалар купканын мин инде беләм —әти хәбәрен баштан кичергән кеше. Хәзер исә икенче кабат укучыларым аша кичерәм: өйгә андый авыр хәбәр алынганнан сон укучы кинәт үзгәрә, элек бер-ике көн мәктәптә бөтенләй күренми. Күренгәч, аптырап каласың: бала я миңгерәгән, әйткәнне ишетми, ишеткәнен аңламый, я балага хас булмаганча җитдиләнгән. Тора торгач дәрескә бөтенләй кагылышы булмаган әкәмәт сораулар биреп куя. Шуларның барысы өстенә тагын комсомол иагрузкасы дигәне дә бар. Колхозда агитатор, стена газетасы, бригадаларда «Яшен» чыгарырга кирәк. Уйласам, хәзер дә исем китә: үзең чит авылдан килгән бәп-бәлэ- кәй кыз, кайгыдан, тормыш мәшәкатеннән күзләре чыккан олы яшьтәге апаларны юатырга, дәртләндерергә азапланган буласың. «Нәнә апа» дигән кушаматка инде күнегеп беттем — мәктәптә булсын, урамда булсын, бөтен жирдә «Нәнә апа» да «Нәнә апа».Олы яшьтәге хатыннардан. хәтта карчыклардан да «Нәнә апа» дип эндәшүне ишеткәч, башта уңайсызланган вакытларым да була иде. Булса соң, шундый юк-бар нәрсәдән кылчыкланып тору заманымы! Тагын ни булды? Ә, әйтергә онытып торам икән, бәла өстенә бәла: тирәюньдә котырган этләр күбәйде. Моны сугыш җиреннән качып килгән бүреләр таратудан да күрделәр, ризык җитмәү аркасында этләрнең юньле-юньсез нәрсәгә ташланулары белән дә аңлатып маташтылар, мәгәр иң аңлашыла торган шул: халык телендә өстәмә шом куерганнан-куера барды. Фәлән авылда фәлән кешенең кызы котырган эт тешләгәннән сон кырык көн үрсәләнеп яткан да, докторларның төрлечә чара күрүләренә дә карамастан, имештер, телен аркылы теш- ♦ ләп барыбер үлгән. Икенче бер авылда — андый чакта авылын ачык ; кына әйтмиләр, бу үзе үк шомны куертырга бер сәбәп булып төшә — ы имештер, бер котырган этне кабер актарып торган җирендә бәреп үтер- = гәннәр. Бу имеш-мимеш хәбәрләр, әлбәттә, мәктәпне дә урап узмый, л бигрәк тә моңа малайлар ташлана, һәрхәлдә, аларны андый йогышлы =■ «ромаитика»дан аерып алып китапка кадаклау укытучыдан өстәмә * көчосталык сарыф итүне сорый иде. Шундый чакта киенү-ясану турын- “ да кем уйласын, ди? Әни алып килгән модалы пальто җәймәгә төрел- гәп килеш чөйдә тик эленеп тора, иске бишмәтем өстеннән шәлем ♦ белән уранам да йөри бпрәм. Ә шулай да вакыт-вакыт киясем килә = модалы пальтоны. Үзем дә белмим, ни өчендер авыл урамыннан бер ® кеше дә үтмәгәнчә башны югары тотып, карлы юлдан шыгырт-шыгырт © дтлап бер үтеп китәсем килә. Бигрәк тә Фоатлар өе тәрәзәсе каршыни нан шулай үтәр идем. Укытучы апасы белән әле тегеләй, әле болай х әкәмәт корып маташмасын, бәләкәй дигәч тә, әллә минем эчемдә ® җаным юкмы! < Фоат дигәннән, тагып бер оятлы итте ул мине — әтисе пинжәгеннән ® иңбашы тертәеп чыккан малай. Чиген булса да барысына да күнегеп, фатир хуҗам Хәтирә апаның ике сүзнең берендә «машалла!* дип кыстыруын ишетмәскә өйрәнеп, ин истә калырлыгы, классларымны тулаем «яхшы» билгесенә сөйрәп алып килгәндә, яз галәмәте шулай котырттымы, әллә «инде мәктәпне бетерәм. минем койрыкны тиз генә тота алмаслар» дип әтәчләнүе булдымы, беребез «А» хәтле, икенчебез «Ә» хәтле дә түгел, тагын очраштык без моның белән. Әле кайда диген? Яланда, үзәннән шаулап кар суы агып яткан бер урында. Болай ашык-пошык әйткәннән генә аңламассыз, аннары тагын минем ул хәлне ашык-пошык кына сөйлисем дә килми. Болай булды хәл. безнең Алмалы авылындагы «Мулланур» колхозы, үз симәнәсе җитәрлек булмаганлыктан, симәнәлек бодай сорап, күрше «Авангард» колхозына барып егылган. Пичек, кайчан, нәрсә белән түләргә сүз куешкапнардыр, ул чаклысы безгә кагылмады, колхоз председателе Басыйрова апа үзе белә булыр. Без белгәне: бер көнне ул безнең мәктәп дирекциясенә гозер белән килгән. — Җигәргә ярардай барлык аяклы малны ялга кундык, районнан шулай кушылды, зинһар дип әйтәм, кул арасына керә күрегез, иртәгә якшәмбе өмәсе оештырырга ие исәп, кадәре-хәлчә сез дә кешеләр белән булыша алмассызмы’ — дигән бу. Безнең Гаффаров абый ике әйттерә торган кешеме соң! Бигрәк тә шундый авыр язда. Комсомол оешмасы безнең мәктәптә иде ул вакытта, колхозныкылар да шунда йөри, без моны «якшәмбе өмәсе» дип түгел, «комсомол өмәсе» дип атадык. Шундук ашъяулык хәтле игъланы эленде, кыстатып тору юк иде ул чагында, иртәгесен иртүк билләребезне буып, һәрберсе үз өеннән капчыгын алып, төркем-төркем булып киттек «Авангард» ягына. Ә «Авангард» дигәннәре безгә әйткәндә генә «күршедә генә» икән. Чынында безнең <Мулланур»дан нәкъ унике километр ераклыкта булып чыкты. Язгы ала карда, купшак-юещ юлда, берәр пот бодай күтәреп, бата-чума кайта башлагач, бу унике километр, ачуым да килмәгәе, егерме ике километрга җитте, һәрхәлдә, баргандагы уен- көлке тавышлары ишетелмәс булды, төркемнәр дә таралышып бетте — тилерәкләр сер сынатмыйча алдан киттеләр, ял итә-итә калып, кой рыкта сөйрәлүчеләр дә артканнан-арта барды. Тагы шунысы бар: ял иткән саен җилкәдәге капчык җиңеләйми, авырайганнан-авырая гына бара кебек тоела иде. Бу чаклысын мин һич арттырусыз әйтәм, ник дисәң, шул койрыкта сөйрәлүчеләрнең берсе мин идем. Югыйсә, әйтмәделәр түгел, әйттеләр: «Сезгә, наный, потны ук тутырып җиткермәсәк тә үпкәләмәссез, пот ул, искечә әйткәндә, кы-ры-к кадак», диделәр, «кырык»ны трубадан сузган кебек сузып. Мин моны минем бәләкәйлегемнән көләләрдер дип кабул иттем, озак сузарга ирек бирмәдем: — Кешегә күпме, миңа шул хәтле булсын, ашаганда кешедән ким ашамыйм,— дидем, кимсетеп караулары өчен юри тупасланып. Алганда шулай чатылдатып сөйләшсәм дә, канта-кайта басты: укытучы дип тормый, пот дигәнең чынлап та кырык кадак икән шул! Әле алай гына булса! Җитмәсә, ярты юлны узгач, аяк болай да чалыш- чолышрак атлый башлаган бер вакытта, рәхмәт төшкересе, юри сузып салганнар диярсең, бер үзәнсү җирнең ерганагыннан шаулап кар суы агып ята. Алдыма карыйм — алдагылар киткәннәр, кычкырып ишеттерәсем юк, аннары, аллам сакласын, кычкыраммы соң мин сер биреп. Арттан килүче шулай ук күренми, әллә иң артта калган кеше мин инде. Ялан уртасында үземне болай ялгыз хис итү, бер яктан, куркытты да — шунда, әйтик, үзәннән генә бер ач бүре килеп чыкса! Сугыш чоры, исең китмәсен, бүреләрне дә сыйлап кына тормый торганнардыр. Икенче яктан, бу ялгызлыгым өчен шатланып та бетә алмыйм: ни булса— шул, тәвәккәлләгән — таш йоткан. Шулай дидем дә. бар көчемне туплап һәм, әлбәттә, өлешемә тигән бодай капчыгын алгарак суза төшеп, ыргыл, Миңлегөл, ерганакның аргы ягына. Узган эшкә салават, яшереп тормыйча әйтәм; таш ук йотуын йотмадым, әмма ташу суын байтак кына йотарга туры килде — өске киемнәремнең манма булып чылануын әйтеп тә тормыйм инде. Беләм, ыргылуын шәп ыргылган шикелле идем, нишләмәк кирәк, ерганак мин чамалаганга караганда киңрәк булып чыккан лабаса! Шунысына шөкер: капчыгымны шулай да ярга ыргытып өлгергәнмен. Шунда шул, язгы судан ничек кирәк алай мүкәләп чыгып, капчыгым тирәсендә кагынгалап, мәгәр капчыкка кабат кагылырга курыккандай шәбәреп торганда — кирәк бит кешенең шундый ким-хур чагын эзләп йөрергә! — җир астыннан калкып чыккан кебек, әлеге шул Фоат дигән каланча-малай килеп басмасынмы! — Кагылма, мин үзем,— дип кычкырдым, малай эзләүсез-сораусыз минем капчыгымны күтәреп ала башлагач. Мәктәпне бетерәсе елы, ай ярым, ике айдан ул инде оядан очачак, бәлки шуңа күрәдер, Фоат бу. юлы үзен егетләрчә, хәтта эре итеп тота иде. — Син өшемичә үзеңне алып кайта алсаң, рәхмәт әйт инде, Миңлегөл,— диде ул, нишләптер бу юлы исемем белән атап. Миңа рәхәт булып китте, капчыгымны кеше күтәргәч, җиңел булып калганлыгын әйтеп тә тормыйм инде. Кайта-кайта күреп алдым, Фоатның үз «социалистик милке» биштәрләп тагылган килеш җилкәсендә бара, имеш. — Син нишләп соң болай, Фоат? — дидем мин, әллә аптыраганнан, әллә куанычымнан,— син бит алдан киткән идең. — Китсәм соң. Киткән юлдан кире килеп тә була ич,—диде ул, артына әйләнеп карамыйча гына. Ул үз йөген дә, минекен дә күтәргән килеш, бер дә исе китмәгәндәй, тиз-тиз атлый бирә, мин буш килеш тә аның артыннан көчкә-көчкә генә элгәшә идем. Шунда, ялан уртасында, язгы кояш астында күңелемнең кайсыдыр яшертен бер почмагы белән сиздем — ояла-ояла сиздем: буйга сузылган ул малайга мин җаным-тәнем белән гашыйк идем. — Ичмасам, уз капчыгыңны кайда булса да калдырып торган бу- лыр идеи,— әлбәттә, аптыраганнан, сүз югыннан сүз булсынга әйтелде бу. Берсүзсез аның артыннан тырык-тырык кайту, ничектер, уңайсыз иде. — Калдырсаң, ия чыгар капчыкка. Колхозның чәчүлек орлыгы дип тормаслар. Ул моны һаман да шулай, миңа борылып карамыйча гына әйтте. ♦ Ахрысы, шәбәргән көемдә миңа карамаска, оялтмаска тырыша иде булса кирәк. Кем белгән, бәлки, үзенең шулай миннән оялып кайтуыдыр, шуңа күрә мине ничек тә җиткермәскә тырышып тыр-тыр йөгерүе булгандыр? Ничек кенә димик, булды шундый бер көн, кояшлы бер КӨН1 VIII <Нәнә апа» гына булсам да, эшемә ярадым шикелле, үкчәңне ялтырат, дип әйтүче булмады, ә мин ияләшә башлаган эшемнән китәргә җыенмый да идем. Икенче кышны да шул Алмалы мәк.эбендә ук калдым. Быел инде эшләр башкачарак, җырлап бардык, җырлап кайттык дип үк әйтмәс идем, шулай да узган елгы тамашалар гупмады, өйдә әнине дә карап — утынын әзерләп, елына күрә җылы шулпасын булдырып килдем, барыбызны да тернәкләндергәне: фронтта да эшләр ярыйсы бара башлаган иде. Сталинград тирәсендәге җиңүләр бер канатландырса, киткән шәһәрләребезнен яңадан үзебезгә кайтуы турында Совинформбюро, көн саен булмаса да. әледән-әле җиткереп тора иде. Ростов, Воронеж, Харьков — боларына инде укучыларым белән кызыл кәгазьдән флажоклар ясап ябыштырып куйдык, әйтерсең аларны үзебез сугышып алган. Тагын шул ягы кызык: бу хәбәрләрне күп вакытта мәктәпкә балалар алып килә, үзем ишеткәнтыңлаган булсам да, ал ардан ишеткән атлы булып күренергә тырышам. Китә сораштыру, география белән, шәһәрләр һәм чикләр белән кызыксыну. Башлангыч классларда география аерым дәрес булып кермәсә дә, өлкән класс укучылары арасында сүз чыга калса, минекеләр дә кушылып китәргә әзер, тик минекеләрне бик үк кушылдырмыйлар. Сүзләре колагыма кереп кала кайчагында: «Бар әле, кысылма... иренеңнән сатең кипмәгән», дип кенә җибәрәләр минекеләргә. Ә минекеләр, олыракларга үч итеп, юри күбрәкне белергә, сорашырга, сугышны олыракларга караганда алданрак туктатырга җыеналар. Әллә нихәтле кызыл флажоклары тора запаста, бүтәнен әйткән дә юк, үзара акча җыешып, өр-яңа Европа картасы сатып алдылар — үзләре хуҗа картага, дәрес башланганчы алдан ук килеп гел шуның тирәсендә кайнашалар. Кыскасы, эшләр җайга салынып бара. Шулай да, нилектәндер, вакыт-вакыт күңелемнең бушап калганлыгын сизәм, мәктәптә ниндидер бер тавыш житмәгән кебек. Теге җәнҗаллы класс малайлары юк быел. Бик тең- кәмә тигәннәр иде тиюен, әллә, адәм көлкесе, шуларны юксынам микән? Фоатның бөтенләй күзгә-башка чалынганы юк. мәктәпне онытты малай. Аерып үзе турында гына сораштыруны күңелем күтәрми — кеше әллә ни уйлар. Әмма инде мәктәпне бетергән ул егетләрне телгә ала башласалар, Фоат турындагы сүзләргә аеруча колагым тора. Җәй көне аны, үзенең тәкатьсез калып соравы бсенча, шоферлар курсына Жибәргән булганнар. Укып чыккан егет. Хәзер кесәсендә шоферлык правасы бар, ди. Тик машинасы юкка гына нишләргә белмн йөри. ди. Хәер, ник көям әле мин аның өчен ул хәтле: булды ни машинасы, булмады ни... Үземнең эшләрем бара, укучыл арымның шөгыле шулай ук муеннан: яшь тешләре белән белем гранитын һәм дәреслек почмак* ларын кимерепме кимерәләр, аннары тагы үзләре сатып алган Еврооа картасы тирәсендә сугышны ничек тә тизрәк туктату юлларын ГНКШФ* ФАТИХ ХӨСНИ ф БЕЗ ЯШЬ ИДЕК... рәләр. Эшләр шулай җайлы торгач, мин дә быел киенебрәк йөрергә булдым: узган ел әни алып китергән модалы пальтоның өстенә япкан жәймәсен алдым, аның якасына ошаганрак малахай бүрек сатып алып кидем, мәктәп белән фатир арасында йөргәндә генә аяк өшерлек түгел, җәелгән киез итекне мич башына ыргытып, аякка биек үкчәле, яннан биш*алты төймә тезелгән, жылы эчле драп галош алып кидем — әйтеп карасыннар хәзер «Нәни апа» дип. Соңыннан ишеттерделәр үземә: укытучылар арасыннан көнләшүчеләр дә булган, «Миңлегөлнең аның йөрәгендә ялкын булса да, тәпиенә салкын» дип әйткәннәр, ди, кемнәрдер. Авызына теле сыймаган кеше сөйли бирсен, Миңлегөл әлегә үз тәпиләренә үзе хужа. Шулай да менә бу биек үкчәле драп галошларымны, модалы яңа пальтомны, егетләрчә кыңгыр салынган малахаемны киеп мәктәпкә үтеп барышлый, ялгыш кына булса да. теге... кесәсенә шоферлык правосы алып тыккан машинасыз шоферның күзенә бер чалынасы иде, чукынчык! Булмады, ул турыда хәтта башка китерү дә харам икән миңа. Уйламаган-көтмәгән, әбиләр әйтмешли, тузга язмаган бер бәла килеп чыкты. Болан булды, дип сөйләп китсәм, кайда да булса ялган кысылыр, сүземне әкияткә юрарсыз дип куркам. Ничек булганын, бәлки, мин тулысы белән сөйләп тә бетерә алмам, ник дисәң, куркудан үземнең дә өнемне югалткан минутларым булган, бигрәк кинәт, бигрәк уйламаганда килеп чыкты ул бәла. Кыскасы, уку елына колактан чумып барганда, аянычлы ягы тагы шунда: кышкы каникуллар алдыннан минем бер укучым дәрескә килде- киттелерәк йөри башлады. Килгәндә килә, килмәгәндә эзен дә күрсәтми. Болай да дәресләреннән бик ыргылып бармый торган бу йөгәнсез малай куркыта куйды мине. Бер көнне кич, ашагач-эчкәч, малайның олы-карылары өйдә чакны туры китерергә тырышып, киттем мин боларга. Әмма миңа аларның бусагаларын атларга туры килмәде. Кече капканы ачып ишегалдына атлавым булды, капка белән өйалды ишеге арасына тарттырылган юан тимер чыбыкта, божрага электерелгән чылбырда үзенә тапшырылган шул мәйданны эткә хас бирелгәнлек белән саклаучы бозау чаклы овчарканың миңа ташлануы булды. Укытучы, үгет-нәсихәт белән килгән кеше, заманына күрә ярыйсы гына киенгән, шулай да бу очракта мин чынлап та «Нәнә апа» булып калганмын, дөнья бетереп чырылдап кычкырып җибәргәнмен. Чырылдамассың бар, өстеңә бүре чаклы дәү эт ташлансын да... Җитмәсә тагы, котырган этләр турындагы шомлы хәбәрләр әле теге, әле бу яктан ишетелеп торганда. Тагы нәрсә булганын аңышып өлгермәдем, куркудан өнем алынган, өйдәгеләр чыгып этне миннән аерганда, үгетләргә килгән Миңлегөлегез бөтенләй телсез, төссез һәм өнсез калган булган. Өнгә килгәннән соң да мин, әлбәттә, бер сүз дә — ачуланып та, өркетеп тә — бер сүз дә әйтә алмадым, сүз әйтерлек хәлдә түгел идем. Эт, каһәр төшкере, яңа алынганлыгы, актык акчама алынганлыгы белән һич исәпләшеп тормастан, минем әлеге биек үкчәле драп галошларымның берсен биш- алты төймәсе белән берьюлы умырып алган һәм кереп утыргач сиздем. чәлтер сөягемә хәтле үткәзеп аягымны да умырган — үкчәмә таба җылы кан ага иде. .Мине алар ике култыгымнан алып Хәтирә апаларга хәтле озатып койдылар, ләкин мин төнгә каршы Хәтирә апа янында гына калырга теләмәдем. Күрәсең, куркуым үтә дә үзәккә үткән булгандыр, мин шул кичне, шул минутта ук әни янына — Таллы күлгә озатуларын сорадым. «Сорадым» дип кенә әйтү йомшак булыр, үз гомеремдә беренче мәртәбә тавыш күтәреп, катгый рәвештә таләп иттем, ни күрсәм дә әни янында, аның күзләренә карап... Бик үк тиз булмаса да, заманына күрә шулай да озак көттермичә, Мин бу сүзләрнең җеп очы кая таба сузылачагын ул чагында ♦ абайлап та өлгермәдем, хәер, миндә әйбер кайгысы калмаган да иде. х Мондый шомлы пышылдашулардан, хәтәр юраулардан төн чыкканчы = тәмам туеп, иртәгесен иртүк үз колхозыбыздан район больницасына © озаттырдым. Ә күрше хатыннарының пышылдашулары, юраулары, м әллә кайчандагы хәлләрне искә төшерүләре минем йомшак күңелле и һәм, өстәвенә, чын чынлап коты алынган әнине өркетү өчен җитә кал- » ган. Мин район больницасында чагында әни, беркатлы, кызын, имеш- < тер, котырып үлүдән пичек тә коткарып калу нияте белән минем эт ө тешләгән чакта өстемдә булган киемнәрне — әлеге теге модалы пальтомны, егетләрчәрәк күрсәтә торган жылы малахаемны, берсе аерылган булса да, икенчесе әлегә бөтен калган галошларымны утка атмакчы булып, утынны бер дә жәлләмичә, мич ягып җибәргән. Мичнең кыза төшүен көтеп тора икән... була бит дөньяда өзеләм дип торган гомернең дә өзелми калган чаклары. Минем югары оч Зөфәр абый — әни белән бертуган Хәмдия япанын малае — килеп кермәсенме! Сугышта аягы яраланып кайтканнан сон, колхозда ветсанитар булып эшли ул, муенына гел сумка асып йөри, сумкасында кайчыдыр, пычактыр, марлядыр, төрле порошокларлы о тулып ята, үзеннән һәрвакыт хлор исе аңкыр. Бик тә тәвәккәл кеше Зөфәр абый, аллага, җен-пәриләргә ышанмый, муенындагы сумкасы, сумкасындагы пычаклары, порошоклары исән булса, бертөрле дә чирне якын җибәр мәел егенә чын ихластан ышанган. Болай үзе әнине бик хөрмәт итсә дә, аның хорафатчыл булуын, коткыга тиз бирелүен бер дә өнәми. Шуның аркасында алар арасында еш кына җил-давыл да купкалап ала иде. ...Әйе, мичнең кыза төшкәнен генә көтеп торганда килеп керә әлеге шул Зөфәр абый. Теге дә бу. Хәл ничек тә, хәл шундый Җәлт әнинең нишләргә җыенуын сизеп ала бу — башлы кеше шул. И шундук анык кулыннан менәменә янган мичкә атылырга торган төенне тартып алмасынмы. — Нишләвең бу, тиле Дәү апа?!—дип кычкырып җибәрә әнигә.—* Шундый затлы малны әрәм итәргәме? Ычкына башладың мәллә? Бир үземә, миндә хлоры да, карболкасы да җитәрлек. Җен-пәри, чир-зәхмәт исен сизеп ун километрдан борылып кача Терелеп кайтсын менә Миңлегөлең, үзем кулына китереп бирермен. Түльке ни. Дәү апа... яртыны кую шарты белән... Шулай янмыйча кала киемнәрем! IX Ә үзем —дөресен әйтим — чак кына янмыйча калдым! Куркуым да тирәнгә киткән булгандыр, әни бичараның күрше хатыннары белән бергәләп пышылдашулары, юраулары, тирә-юньдә котырган этләр чанага күп итеп коры печән салып һәм, кемнеке булгандыр, тире толңп куеп, атны китереп тә җиткерделәр. Миңа шул ат белән район больницасына гына китәргә кирәк булган, югыйсә. Күрәсең, минем әнине яратуым, шушы җәрәхәтләнгән килеш әнидән үземне жәлләтергә теләвем үтә көчле булгандыр — соңыннан мин бу адымымны ярату дип түгел, тилелек, яшьлек тилелеге дип атадым, әле дә шулай дип кабул ♦ итәм. Әни мине жәлләп кенә калмады. Хорәфәтләргә ышанучан карчык үзе дә ду купты, минем күңелгә дә шом салды. Китте үзара юраулар. Китте күрше хатыннары белән колактан-колакка пышылдашулар. Китте әллә кайдагы шомлы хәлләрне искә төшерүләр... Шуның да өстенә тагы, имештер, котырган эт тешләгән кешенең шул вакытта өстендә булган барлык киемнәрен янган утка атып яндырырга кирәк икән, шунсыз, янәсе, кеше терелми, һәм башкалар, һәм әллә ниләр... БЕЗ ЯШЬ ИДЕК. күбәюе турындагы имеш-мимеш хәбәрләр, котырып үлгән кызны искә төшерүләр дә эзсез калмады бугай, тагын шунысын да әйтергә кирәк, мин үзем дә ул чагында әле бала гына идем, эчке шомлануларым белән бергә ничек жил очырып алып китмәгән! Башланды йокысыз төннәр, йокы аралаш кычкырып жибәрүләр, тора торгач әнине сагынып, өйне сагынып елап жибәрүләр, тәмам тамактан калдым, биргән ризыкларыннан нафталин исе килгән төсле тоела иде. Иң курыкканым — үлем, мин үлсәм, әни кем белән кала, Хәтирә апаның малаена кем хат язар, хәтта, тилерә башлау түгел диген, өйдә калган песиебезгә хәтле кызгана башладым — әни колакка сагаеп бара, ишек төбенә килеп мыяулап торганда, ул мәхлукны кем ишек ачып кертер... Әйтеп үк бетермим, күңелемнән уйларга да оялам, ә шулай да бәйләнчек бер сорауның күңелдән киткәне юк: алай-болай булсам, хәлемне белергә Фоат килерме икән? Әлбәттә, район больницасында гына мине аякка бастыра алмадылар, анда яткан көннәремдә тилерә үк башламасам да, шуны бик ачык шәйләдем: врачлар тыштагы авыруны белсәләр белә торгандыр, ә эчтәге авыруны, күңелнең өзлексез шомлануын пычагымны да белмиләр икән. Ахыр килеп, мине бер сестрага һәм үзем укыта торган мәктәпнең завхозы Кыям абыйга тагып Казанга — психотричкага озаттылар. Андагы хәл-әхвәлләрне барысын да искә ала китсәң, алла сакласын, котырмас жнреңнән котырырсың. Иң кызыгы бигрәк тә шунда: анда миннән дә битәр, мине талаган эт белән кызыксынудан тотындылар: янәсе, котырган этме, әллә котырган эт түгелме? Әйтерсең аның котырган яки котырмаган булуына карап кына мине тиз генә борып кайтарачаклар. Ахрысы, мин чынлап та бераз «тегеләерәк китә» башлаган идем түгелме икән, шунда шул, йокысыз төннәр, өзлексез баш авырту, әнине сагыну, укучыларымны, мәктәпне күз алдына китерү белән берлектә, әллә кайдан гына әлеге шул мичкә атыла язып калган пальтом һәм башыма бик тә ипле малахаем искә төшеп тинтерәтә иде. Мине китерә килгән Кыям абзыйга рәхмәт, бер генә түгел, мең мәртәбә рәхмәт: өзеп әйтте, «Башымны кисмәгә бирәм, Сәгыйрьләрнең этләре котырган эт түгел, көне-төне чылбырда — бәйдә торып, ишегалдыннан беркая чыкмыйча, нишләп котырсын ди ул?! Әйт син әнә безнең читавыт Галәвине. Котырса ул котырыр ие, көне-төне ирсез хатыннар артыннан чаба». Мин жор сүзгә бөтенләй үк томана кеше түгел, ул чагында да аңлый идем. Кыям абзыйның гадәтенчә уен-көлке кыстырып әйткән бу сүзләренә әллә ни шаккатмадым, ләкин, дөресен әйтим, аның бу шук сүзләреннән ниндидер бер сулыш кагылгандай булды миңа: «Әнә бит... исе дә китми Кыям абзыйның, уенга әйләндерде дә куйды минем чирне... Бәлки, чынлап та, врачлар гына бүрәнә аша бүре күрә торганнардыр». Тагы шунысы өчен дә рәхмәт Кыям абзыйга. Киткән чакта минем үземне генә бер читкә алып барып әйтте. Бу әйтүендә бер дә шуклык кыстырмыйча, чын-ихластан әйтте, тавышыннан ук ишетергә мөмкин иде: «Син, кызым Миңлегөл, тамчы да борчылма, врачлар әйткәнен тыңла, биргән даруларын эч, иллә-мәгәр, кот очарлык чирем бар дип гупчи да уйлама, үзеңне нык тот, тереләчәксең, алла боерса»,— диде. Аның, гади бер авыл агаеның, минем әтигә дә абзый була алырлык олы яшьтәге кешенең шулай ышандырып, шундый ихлас күңелдән әйтүе мине яхшы ук терелтеп җибәргәндәй булды. Кыям абзыйның «башын кисмәгә биреп» әйтүе генә врачларны, әлбәттә, ышандырмады. Котырган этләр күбәю аркасында аларның бу эштә җитди тәҗрибәләре бар иде булса кирәк. Соңыннан мине тешләгән этнең канын алдырып, анализ нәтиҗәсен дә китерттеләр. Мине төрле-төрле дарулар белән дәваларга тотындылар, көненә берничә терле укол кадыйлар, төнгә каршы йоклата торган дарулар бирәләр, көндезләрен, вакытларын жәлләмичә, озаклап-озаклап сөйләшеп утыралар, әни турында сорашалар, әтине искә төшертәләр, сөйләтәләр, янәсе, ниндирәк кеше иде әтиең? Урта буйлымы, зур гәүдәлеме, киткәндә сина нәрсә диде? Көтәргә куштымы? Мин, әлбәттә, артык сөйли алмыйм, яшемә тыгылам. Аларга, күрәсең, артыгы кирәк тә түгел. Ак чәчле өлкән врач зур кулларын минем иңбашыма сала, текәлеп күзлә тыкты. — Мин бит бәләкәй, минем кай җирем сиңа ошый соң? — дип, юри ирештерәм тегене. Каты бәрелсәң, ярамый — «чирем юк» дип торуы үзе үк күрсәтә, чире ничек кенә әле! Минем шулай йомшак сөйләшүне ишетеп бу, бичара адәм баласы, бөтенләй эреп китә. Кырынмаган йөзе тоташ җәелә, башын кая куярга белмәгәндәй, читкә борыла Аннары, балалар кебек кызарып, курка-курка гына әйтә, һаман шулай читкә борылган килеш әйтә: — Миңа синен борының ошый,— ди пышылдап. Анысына башы җитә, гыйшкын аңлатканны кешегә ишеттерергә теләми. Прогулкадан керешли, көзгегә күз төшерәм — чынлап та, минем борыным шулай кеше күзе төшәрлек матурмыни соң! Еларсың да, көләрсең дә. Әллә, ходаем, бу җиңеләя башлаган кешеләр арасында ятып мын-чыилап җиңеләеп барам инде. Ахырында үземнән үзем көлеп мондыйрак нәтиҗә чыгарып куям: «Котырсам, егерме тәүлек тулганчы тизрәк котырып калырга иде, юкса, теге Сакалбайның хатын итеп алып китүе бар... Белмәссең бу бикле ишекләр артындагы дөньяныкын'» Көн артыннан көн уза, мине әлегә чыгарабыз дигәннәре ишетелми, врачлар сөендерүен сөендерәләр, эшең яхшыга бара, дигән булалар, ләкин үзем сизәм: үз борыным белән үзем тикмәгә генә мавыкмый торганмындыр. һич көтмәгәндә, шифаның да шифасы булып минем янга Фоат килеп чыкты. Әйтүенә караганда, колхоз председателе Басынрова апаны Казанга ниндидер киңәшмәгә алып килгән Кирәк-яракларны да карыйсы бар. әле берәр көн торырбыз, дигән була. Якшәмбе көнне очрашырга мөмкин икәнлекне алдан белеп, сорашып килгән. Янымда ремә карап тора, озаклап карап тора, аннары тынычланырга, кереп ятарга кушып, китеп бара... Башкасын әйткән дә юк, бер вакыт мине бөтенләй балага әйләндереп, чылатылган җылы одеаллар белән биләп яткыра башладылар. Шундый рәхәт, шундый изрәтә, башны бер читкә алып куялар диярсең, дөнья гаме оча: булганы да, булачагы да. Эреп йоклап китүеңне үзең дә сизми каласың. Мине беренче отделение дигәннәренә салганнар иде, янәсе, бусы иң жинеле. Дөрес, монда күбесе минем кебек сынау үтүчеләр ята Шулай да әйтмәс идем курортта яттым дип. Утырган жирдән баш селкеп утыручылар, үзе белән үзе мыдыр-мыдыр сөйләнүчеләр, караватлар арасындагы юлдан бертуктаусыз йөренеп торучылар монда да юк түгел иде. Тәрәзә рамнарының тимердән булуы, ишекләрнең кергән- чыккан арты «шарт!* итеп бикләнеп калуы үзе генә дә күңелгә шом салырга җитәрлек. Күңелнең шом керердәй урыны калган булса, әлбәттә. Төнлә саташып кычкырып җибәрүләрне, торып, караватында үзалдына елап утыручыларны әйткән дә юк инде. Боларына түзәргә дә була, күнегеп тә килә идем инде, бер дә бер көнне сакалы биленә җиткән бер агай гашыйк булды үземә. — Котырган эт тешләсә, анык бәласе егерме тәүлек. Егерме тәүлек үткәнче котырмасаң, аннары шабаш,— дип сөйләнә башлады бу, прогулкага чыккан җирдән яныма килеп.—Аннары котылдым диең. Аннары, үзең каршы килмәсәң, мин сине хатын итеп апкитәм. Минем болай бер чирем дә юк, колхоз прсидәтеле мине үчлек белән китереп ФАТИХ ХӨСНИ ф БЕЗ ЯШЬ ИДЕК. утыра, үзе рәтләп бер сүз дә сөйләми. Сорасаң, жааап бирә, үзе баш* лап бер сүз кушмый. Колакларына чаклы кызарган. — Нәрсә соң бу кулыида әвәләгәнең? — дим. кулындагы бәләкәй генә төенчеккә ишарәләп. Бичаракаем, үзе нәрсә алып килгәнен, ник алып килгәнен дә оныткан. — Ә... мин аны колхоз базарында алган идем, әчтәрхан чикләве* ге... Мә, сиңа күчтәнәч... Моны биргәндә ул шул хәтле уңайсызланды, теле тотлыкты бичараның, шулай да сузды. Ничек алмыйсын инде шундый күчтәнәчне! Ничек терелмисең инде шундый күчтәнәчтән соң! Ул көнне әллә ни сөйләшә алмаган идек, икенче көнне, очрашу рөхсәт ителмәгән көнне, колагым ялгыш ишетә, саташам дип торам, иезнен палатаның тәрәзәсе каршына килеп баскан, кычкыра бу: — Миң-ң-ңлегөл! Бу —мин. Тәрәзәгә кил. Күрен бер,—дип кычкыра. Ике кат тәрәзә аша. тимер рамнар аша нәрсә сөйләшәсең, күренүен, әлбәттә, күрендем. Берсүзсез күзгә-күз карашып тордык, озак карашып тордык. Тәрәзә аша булгангамы, бүген ул үзен кыюрак тота иде. һәм кичәгегә караганда чибәррәк тә түгел идеме икән әле? «Бала-чага булма. Миңлегөл. Сөйләш врачларың белән. Терелгән инде син. кайт авылга!»—дидем мин үземә-үзем. Шикләнмичә әйттем, өздереп әйттем. Фоатның рәттән ике көн минем янга килүе, чынлап та. мине тәмам терелтте, куркуларымны, шөбһәләремне кул белән сыпырып ташлаган кебек булды. X Мин Казанда дәваланып яткан арада Фоат монда бер яхшы эш. бер тилелек эшләп ташларга өлгергән икән! Яхшы дигәнем шул: күрше колхозның бер ташландык машинасы тирәсендә ун көн буена, шунда куна-төнә мәш килеп казынганнан соң. ничек кирәк алай рәткә кертеп, тәки аякка бастырган. Күрәсең, праволы, ләкин машинасыз шофер булып йөрү туйдырган егетне. Теге вакытта минем янга килгәндә ул моны әйтмәгән иде, шайтан, бактың исә ул килүе дә баштук Басый- рова апа белән булмаган, шул корама әрҗәсенә запчастьләр эзләп йөргән. Ә кем белә, бәлки, запчасть дигәне дә сылтау гына булгандыр әле, юри мине күрү өчен килгәндер. Яшермим, шулай уйлау минем үземә рәхәтрәк тоела иде. Больницадан кайтып, атна-ун көн узганнан соң гына мин моның безнең урамнан узганын күреп калдым: машинасы болай, калтыр- колтыррак булса да. йөри... тәгәри дигән сүзем. Калтыр-колтырына түзәр дә идең—анысын инде ишетми дә башлаганнар — әмма начар бер гадәте бар: ун метрдан ун метрга кай җире беләндер бер дөпелдәп куя. Авыл кешеләре көләргә оста бит. сугыш чоры, авызыбыздан бәрәңгебез күренә дип тормыйлар. Янәсе, метрына хәтле санаганнар — нәкъ ун метрга бер мәртәбә, артык та түгел, ким дә түгел. Аннары «дөпелдәп» кенә дә түгел, ат кебек йөрәк кага, имеш. — Әнә китте Таҗи Фоатының йөрәк кага торган айгыры, безгә дә чабата башларын бора башларга вакыттыр.— дип сөйләнеп калалар, имеш, машина узып киткәнен күрсәләр. Машинамын болай «йөрәк кагуына» Фоат үзе дә әрнеми булмагандыр, әлбәттә. Бер дә бер көнне моның бер очы килеп чыкты, ләкин анысы турында соңыннан. Аңа хәтле мин юкта эшләгән тилелеген сөйләргә булдым ич әле мин-- әйтеп керешкәнне онытмагансыздыр дип уйлыйм. Сез тагы Фоатның үз авызыннан ишеткәнне җиткерә бу дип уйлый күрмәгез — Фоаттан андый серне алырсың, бар. Аннары iaibi ул ипие кеше саен селкеп йөрү Фоатнын үзе өчен дә файдалы булмас иде — Сәгыйрьнекеләр бик тә үч саклаучан астыртын кешеләр. Моны мина безнең мәктәпнең завхозы, әлеге мине Казанга — психотричкага озатышкан Кыям абзый сөйләде һәм соңыннан бик нык кисәтте. — Иллә, вәгъдә алтын... авызың тишек булмасын, кызым, якын итеп кенә сөйләвем... Сине дә, кайнишне дә якын иткәннән,— диде, күз алдымда имән бармагын бик нык селкеп. Ачуым да бер килмәгәе, әле дә куз алдымда тора аның ул кара тырнаклы имән бармагы. Бактың исә, Кыям абзый дигәнебез Фоатка жизнә тиешле кеше, имеш. Аннары тагы бер фактны белеп китегез: Фоатка жизнә туры килә торган шул кеше, әлеге Кыям абзыйны әйтәм, егет кешегә житмеш терле һөнәр дә аз, дигән караштан чыгып, буш вакытларында мылтык күтәреп сунарга да йөргәли, имеш. Нинди дә булса җәнлек тотып яки атып кайтканын күргәнбелгән кеше юк икән юклыкка да, әмма сунарчы дигән аты чыккан. Рас сунарчы, димәк, мылтыгы бар инде моның. Килгән бер көнне Фоат моңарга, башын иеп кенә бусагадан атлаган. Башын ими хәле юк, йомышы төшкән жизнәсенә, аның мылтыгын сорарга дип килгән. — Мине ишегалдына апчыгып әйтте йомышын. «Биреп тор, жизни бәгырем, мылтыгыңны, гомердә онытмам бу изгелегеңне», ди. Жыла- мый гына егет. Значится, нәрсәдер бар шүрлегендә. Шулай сөйләп китте Кыям абзый. Әйтерсең шикләнүе бүген дә басылмаган, тавышын кысып кына сөйли. Бермәл иреннәрен чәпелдәтеп торганнан соң (шундый гадәте бар Кыям абзыйның'), янә ялгап алып китте бу үзе белгәнчә: — Бирүен бирдем, бирми булмый, чыбык очы ботак кына булса да, җизни тиешле кеше. Әмма күнел шикләнә: «Ни кыйратмакчы бу егет мылтык белән», дим эчемнән. Мылтык бит, уен түгел, үзең беләсен. Берәр нәмәстәкәй буланитә калса, алла сакласын, кем ответ тотарга тиеш мылтык өчен? Кыямкаракаш ответ тотарга тиеш. Үзем капканы ачып озатып калдым егетне, үзем күздән ычкындырды юк. Караңгы булса да, күләгәсен шәйләп артыннан барам. Бу атлый мыштым гына, мин аңардан да мыштымрак. Барабыз шулай Лгылый белән Тагылыйдай жепкә тезелеп. Барды-барды да бу, Сәгыйрьнекеләр турына җиткәч шып туктады. Мин дә. кәнншны, шып? Торды бу, байтак торды, әмма башы түгәрәк икән, туп-туры капкага барып сугылмады. Туп-туры капкага сугылса, белә нәрсә булачагын. Теге дүрт аяклы дәҗҗал «хап» итәчәк бит моны, мылтыгың бар дип тормас, знамо шулай. Но минем кайниш тә башлы малай булып чыкты — хет алды, хет арты, әйтми булдыра алмыйм. Тегеләрнең тыкрык буенда, келәт белән койма арасында кысылып кына үтәрлек бер аралык бар, имеш. Күрәсең, көндездән үк чамалап йөргән иблис. Шуннан, әлеге шул аралыктан, «ыжт1» бу ишегалды ягына Күләгәсе дә калмады минем күз алдымда, тик калдым басып. Кеше очраса әллә ни уйлар, Кыям хәтле Кыям, завхоз башы белән, урам уртасында янган баганадан басып торсын әле. Хәер, озак баш ватарга туры килмәде, кайниш маладнс икән, гөрес бу берне Этнең тик чинаган тавышы гына ишетелеп калды. Тегеләр алай-болай иткәнче, шылт бу шуып кергән аралыгыннан н сыптыр тыкрыктан су буена Әйтәм ич. генпланчы алдан ук сызган булган бу. Ә мин урамнан өй якка таба, миңа су буйлап чабуның хаҗәте юк. эткә аткан кеше мин түгел. Иллә-мәгәр, шунысы өчен куандым мылтык шәп икән, малай, яшерен-батырын түгел, ни күтәреп йөреп, үземнең атып караган юк ие. Янә килеп шунысын да әйтми булмый кайниш тә куллы егет икән — хет алды, хет арты Тәки алды бит синең үчне, кеше чаклы кешегә ташланмасын, знамо шулай кирәк. Иртәгесен бөтен авыл ду купты: имештер, Сәгыйрьнекеләрне^ этләрен атканнар. Китте төрлечә юрау: — Ат каракларының эше бу, тикмә түгел,— ди беришесе. — Хуҗалыкта ат бармыни хәзер, иске тормышыңа барасың,— дип. тегенең авызын томалый икенчесе. ■ — Таптыгыз сүз: эт жәлләп торган буласыз — дөнья котырган эт белән тулган бер чакта. Тегендә әнә, фронт якларында, кешеләр кырыла, шуны әйтегез сез. Моныкы да дөрес, билгеле. Иллә-мәгәр, этне атарга да кул кирәк бит, малай. Ат та и шундук эзеңне дә җуя бел. Кайниш егет икән, ничу, магарич куярсың моның өчен. Икенче көнне, тоже караңгы капкач, килгән бу, мылтыкны китерә килгән. Җизнәсен ирештергән була: — Починкага, тугымга барышлый кыстыра барган идем, берәр куян очрамасмы дип. — Очрамадымыни? — дигән булам, бу юлы инде мин аны ирештереп. — Очрады,— ди бу, жизнәсе күзенә текәлеп карарга кыймыйча гына,— атмый икән лә синең бу мылтыгың. Ул туры карамаса, мин туры карыйм моңа, көлеп җибәрәсе, но көлмим, көлмәскә тырышам. Аннары зур яңалык турында хәбәр итәргә җыенган бер кыяфәт белән сорыйм: — Ә син ишеттеңме соң әле? — Нәрсәне? — Нәрсәне булсын, Сәгыйрьнекеләрнең этләрен атканнар. Кичә төнлә. — Кит әле! — ди бу, дуамал исе киткән кешедәй кыланып,— теге укытучы Сәрьянованы тешләгән этнеме? Илла мут та соң егет, чыгара каһәр, килештереп чыгара, артист кына буласы. Йөрәк кагып йөри торган иске әрҗәдә шофер булып этләнгәнче. Ә мин, үз чиратымда, нәкъ шундый мәгънәдәге сүзләрне күңелемнән Кыям абзыйның үзенә әйтәм: и хәйләкәр-хәтәр кеше дә син, Кыям абзый җаным! Күзләреңнән күреп торам: кайнишеңне ничек тә мина матур итеп, яхшы яктан күрсәтмәкче буласың. Кирәк микән мондый тырышлык? Ялгышмасам, без аның белән бер-беребезне болай да белә башладык кебек инде. Дөрес, шофер булып эшли башлаганнан бирле, Казанда ике тапкыр күрешкәнне искә алмаганда, аның миңа күренгәне юк, ничектер, юри күренмәскә тырышкан кебек йөри. Бәлки, миңа гына шулай тоеладыр, күп уйлаганныкы. Ә белүен, аллага шөкер, беләбез, беләбез, Кыям абзый җаным! Мут түгел синең кайнишең, киресенчә, мутлыкны-хәйләне белми торган, чын йөрәкле, хәтта бераз тилемсәрәк егет. Мин аны нәкъ әнә шул тилемсәлеге өчен яратам да. XI Фоатның мин юкта эшләгән бер тилелеге турында сөйләдем инде. Бу тилелекнең кем өчен, ни өчен эшләнгәнлеген бер кем дә, хәтта мылтыгын биреп торган Кыям җизнәсе дә юньләп абайламый калды шикелле. Ә мин шундук абайлап алдым: барысы да шушы кулга йокмас бәләкәй Миңлегөл өчен эшләнде, әллә белмимме. Кешегә бу турыда, әлбәттә, ләм-мим, ә үземне-үзем буташтырырга кирәк тапмыйм. Сәбәпләре бар шулай уйларга. Узган ел мәктәптә чакта ук белдерә башлады сәбәпләрен. Унынчы классның унике башкисәреннән унбере авызына су кабып калганда, яшергән жирдән минем туфлиемне алып бирүе шулай уйларга сәбәп түгелмени? Тора торгач, беркем кушмыйча, минем утынымны кисеп, ярып, өеп китүләре әллә мине уйландырмады дип белә- мине үзенә хатынлыкка алып китәргә җыенуыннан куркып та түгел, минем чынчынлап тилерә язуым больницадан терелеп кайткач, Алма- ♦ лыга кайткач, Фоатны өзелеп күрәсем килеп тә, ул кире беткәннең миңа я күренмичә йөрүеннән соң булды. Ниләр генә уйлап бетермәдем мин х аның турында! " Соңыннан аңлап алдым: аның күзгә-башка күренми йөрүенең шу- к лай ук бер сәбәбе булган икән. Бер караганда, аңлашыла да. «Йөрәк и кагып йөри торган машина» бит, машинасыннан бөтенесе авыз ерып х көләргә тора. Димәк, ул, мөгаен, уйлагандыр: бүтән кешеләр көлгәнне, £ Миңлегөл, янәсе, көләчәк тә көләчәк. Ә егетнең горурлыгы көчле. Үзен- е нан көлгәнне күтәрә алмый. Менә шушы хәл аны, хәзер инде үзен кызганып «бичара» дим, соңгы иң зур тилелеккә, безнең ике ара мөнәсәбәтебездәге саф хисләрне чәлпәрәмә китерерлек дуамал тилелеккә алып барган да булса кирәк. Әгәр моны «тилелек» дип кенә әйтергә яраса? Ә эш болай тора: көннәрдән бер көнне Алмалы авылыннан унбиш километрдагы Астанково станциясенә — комбикорм алырга барган жиреннән безнең бу шофер егетебез, үзенең теге «йөрәк кага торган» машинасын калдырып, икенче бер автомашинага утырып кайта Яңалыкка бусы да әллә ни яна машина түгел — үзегез чамалый торгансыздыр: рәтлерәк машиналар фронтта иде ул елларда. Шулай да бусының «йөрәк какканы» ишетелми, бортлары да ул хәтле кырылма- ган-сугылмаган, радиатор дигәне дә гөжләп тора, имеш. Мактана алмыйм, мин үзем машина мәсьәләсендә сукыр кеше, машинаны ирләр эше дип карыйм, ул чагында да шулай иде. хәзер дә ул карашымны үзгәрткәнем юк. Соңыннан зур жәнжал белән беткән бу машина бәхет- сезлеген миңа ахырдан житкезделәр. Ә безнең Басыйрова апаны Канат Миңлегөл рәтенә куя алмассың — сугыш башланганнан бирле колхоз председателе булып йөреп, утны судан, хәрамны хәләлдән аерырга өйрәнгән кеше. Кыйшык эш барын сизсә, тешләгән жиреннән өзә, характеры шундый. Фоат станциядән кайтып, амбарлар алдына килеп туктау белән, исәнме юк, саумы юк, төяп кайткан бәрәкәте өчен дә куанырга ашыкмый, кеше аты тирәсендә бөтерелгән чегән кебек, машина тирәсендә әйләнгәләргә тотына бу. Бер әйләнә, ике әйләнә, аннары кабинада посып утыручы Фоат каршына килеп туктый. — Ну-ка, егет, төш әле тәхетеңнән,—ди коры гына. Ачуланганын да сиздерми, тавышын да күтәрми, хәтта күзләрен дә күтәреп карамый. Аның белән очрашкалаган кешеләр беләләр, без укытучыларга әллә ни еш очрашырга туры кнлмәсә дә, без дә беләбез: күтәрелеп карамыйча гына эндәштеме Басыйрова апаң, бетте инде, рәхим шәфкать көтмә. Төшерә шофер егетне машинадан, биетә башлый шофер егетне машина тирәли әйләндереп. Бер әйләндерә, ике әйләндерә, бортына суккалап карый, радиаторны сыпырып уза һәм кинәт Фоатның сезме? Аннары тагы күрше «Авангард» колхозыннан симәнә алып кайтканда борылып килеп мине каршы алуы, йөгемне күтәреп кайтуы— Аннары килеп, мин Казанда психотричкада ятканда ике мәртәбә килеп хәлемне белүе. Күчтәнәч итеп китергән әчтәрхан чикләвеген әйтеп тә тормыйм инде, яртысы кортлы булып чыкты чикләвегенең, яшь кеше, чикләвек бакчасында үсмәгән, ала белеп алгандыр дисезмени! Ә менә мин кайтканнан соң күзгә-башка чалынмый йөрүләрен башта һич кенә дә аңламадым. Кешегә-карага ишеттермичә генә әйтсәм әйтим: минем аны күрәсем, чынлап торып бер сөйләшәсе килгән минутларым бик күп була, ничек юксынуымны үзем генә белә идем. Әйтсәм, тагы шул чаклысын да әйтим — узган эшкә салават: минем чын-чынлап тилерә башлавым эт тешләгәннән түгел, хәтта психотричкада ятканда сакалы биленә житкән абзыйның минем борыныма гашыйк булып. БЕЗ ЯШЬ ИДЕК., күзенә керердәй булып тукталып кала. Нәм куя сорау, без кебек үтәли тишеп керә торган сорау куя: — Бу кем машинасы? Фоат бичара нишләсен, бер агара, бер күгәрә, ык-мык, шулай да сүзсез калмый, авыз эченнән генә мыгырдана. — Ни... Таһирә апа, нишләп әле мондый сорау: номерына кара — дип сүз башлый аптырагач. — Номерын күрәм. Номеры безнеке,— ди Басыйрова апа, бу юлы инде тавышын яхшы үк күтәрә төшеп,— ә машина безнеке түгел. Фоатка артык сузарга бирми, мәсьәләне кабыргасы белән куя: — Машина безнеке түгел. Бүген үк үзеңнекен апкайт, кешенекен илтеп бир. Моңа тиклем безнең колхозның урланган малны җыйганы булмады, моннан соң да андый эшкә юл куелмас. — Урланган түгел, честное слово,— дип тилмереп карый Фоат, Басыйрова апаны ничек тә йомшартмакчы булып,— килешеп эшләнгән эш. Мин үз кесәмнән чыгарып өстәү бирдем, хәләл акчамны, паннма- ешь. Шоферын сыйладым. Безнең Басыйрова апаны мөгрәп кенә йомшартырсың, бар. Сөйләп торырга да бирми тегеңә. — «Хәләл» дигән булып авызыңнан чыгарасы булма, әйткәнне тыңла: бүген үк илтеп куй, үзебезнекен бүген үк апкайт. һәм шуның белән китә үк башлый. Аңлашыла, озын сүзгә урын юк: приказ үтәлгән булырга тиеш, приказны тикшереп тору юк. Урта мәктәп бетергән, аннары Алабугада шоферлар курсы үткән һәм, гомумән, яхшы ата-ана баласы Фоат әллә моны аңламый дисезме. Аңлый, бик аңлый, әмма эшләнәсе дуамаллык инде эшләнгән. Күзендә яшь бичараның— тилелек эшләгән икәнен белсәм дә «бичара» дим; чөнки сизәм: барысы да минем аркада эшләнгән эш. Күрәсең, «йөрәк кага торган» машинага утырып йөрүне артык күтәрә алмаган, минем күзгә- башка чалынмаска тырышып йөрүе дә шуннан булгандыр әле байгышның. Мина тагын шунысын житкерделәр: Басыйрова апа артыннан тагылып барган Фоат, кеше күзеннән ераклаша төшкәч, председательнең каршына чыгып аны туктаткан. Бу юлы инде һич тә мөгрәп тормыйча, тегенең үзе кебек кистереп әйткән: — Машинаны беркая да илтә алмыйм, Таһирә апа,—дигән өзеп,— үзем эшләдем, җавабын үзем бирермен. Килеп алыштырганчы торсын. — Ихтимал, килеп алыштырганчы без аннан файдалана да торырбыз?— ди Басыйрова апа, сабый бала хәлендә калган шоферыннан мыскыллы көлеп. Аптыраганнан инде бу көлүе, бер үк вакытта шоферы да кызганыч. Белеп-күреп торды ич: үз тырышлыгы белән җыйды теге «йөрәк кага торганын да». Белеп үк бетермәгәнен Фоат үзе әйтә, бу юлы инде һич мәлжеп тормыйча, ачыктан-ачык әйтеп бирә: — Мин аны кая илтергә икәнен белмим, Таһирә апа, мин аны станциядә алыштырдым. Үзара сөйләшеп, килешеп алыштырдык. ГАИ кешеләре килеп, эшнең очына чыкканчы торсын. Ни булса шул. машинаны колхозда калдыралар, ләкин берәүне дә утыртмыйлар, ачкычын Басырова апа үз кесәсенә алып тыга. Шуннан сон шофер егетнең хәле җиңеләйде, ул Миңлегөлләр урамында җәяүләп булса да гел бөтерелеп йөрергә тотынды, дип уйлыйсызмы? Шулай булмаган кайда! Шуннан соң Фоатны, тиле күркәне, авылда гомумән күрүче булмаган, миңа ишеттерүләренә караганда, ул урамга бөтенләй чыкмас булган. Әле ярый, башка кешеләр үз урыннарында сизгер утырганнар икән, егетнең өйдәге «тоткынлыгы» озакка сузылмады, «ГАИ» кешеләренең булышлыгы белән, Фоат алыштырып алып кайткан машинаның иясе табылды, «йөрәк кага торган» иске әрҗә яңадан «Мулланур» колхозы- 112 на кайтып утырды. Ә Фоатның, тиле Фоатнын, башсыз Фоатнын, бу сүзләрне кешегә ишеттермичә әйтәм, үземә-үзем генә әйтәм, эчемнән елый-елый әйтәм: минем Фоатымның эше судка китте. XII Суд юлына киртә тотылмаган, киткән эш кире дә кайта ала икән, ы Кыскасы, әкәмәт бер эш булып чыкты бу. Колхоз кырыннан бер кесә х борчак алып кайткан кешеләрне судка биреп, икешәр-өчәр елга утырта л торган рәхимсез сугыш елларында автомашина хәтле автомашина | белән «алыш-биреш» уйнауны кайсы статья белән карарга да белмә- „ тәннәр, имеш. “ Ул чагында кеше белергә өлгерми калды, мәгәр, монда Басыйрова апаның да кулы уйнамаган түгел. Җибәрүен җибәргәннәр эшне судка, * ләкин икенче көнне үк Басыйрова апа, кеше-карага күренмичә генә, s судья каршына үзе килеп баскан. — Шулаен шулай инде, кем, Асия Хәкимовна иптәш, эш сезнең ° кулда. Дөрес законын, шәт, үзегез табарсыз,— дип башлаган ул сүзне, и дипломатларча килештереп,— иллә, как колхоз председателе, әйтмичә х булдыра алмыйм: егете бик тырыш, колхоз өчен үлеп тора. И чынлаб- ® рак уйлап баксаң, шуннан килеп чыга да колхоз өчен, колхозны < ничек тә адәм күзенә күрсәтерлек итәр өчен эшләнгән дуамаллык бит ө бу. Хәер, законны сез миңа караганда күбрәк беләсез, үзегез табарсыз тагы. Бөтен кызыгы да шунда: законын таба алмый аптыраганнар, инеш. Көнесәгате белән хәбәре авылга кайтып җитте: ул чагындагы уголовный кодекста автомашина алып китү яки алыштырып китү төшенчәсе бөтенләй искә үк алынмаган булган. Авыл халкы, сугыш чоры дип тормый, көләргә ярата. Моны да кәмит итеп чыгардылар. Актаралар, актаралар икән закон китабын, Фоат эшләгән әкәмәткә чак кына килеп ябыша торган законны һич кенә дә тапмыйлар икән. Тәмам тирләп чыкканнар закон эзләүчеләр. Ахырда берсе, закон яллаган кешеләрнең иң зурысы булса кирәк, кычкырган ачуланып — Американмыни бездә, кайдан чыккан эш, ди, ул машина алып китү. Килешсеннәр үзара, колхоз правлепиесе. комсомол оешмасы карасын. Кыскасы, Фоатның автомашинаны юктан бар итеп, үз кулы белән җыеп аякка бастыруын, колхоз өчен җир тырмашып чабын йөрүен, унсигез яшькә җитмәгән малайлыгын, ахыр килеп, бу әкәмәт тамашаны да үзе өчен түгел, колхоз өчен эшләгәнлеген искә алып, алыштырып кайткан машинасын кире үз урынына илтергә, үзенекен алып кайтырга һәм шуннан соң аның «эше»н авылда колхозчылар белән карарга дип кире кайтардылар. Чынлап уйлаганда, монысы Фоат өчен районда, калай түбәле өйдә урнашкан судтан, төрмәгә утыртуларыннан читенрәк булып чыкты булса кнрәк. Белом дип үк әйтеп бетермәсәм дә, белә башлаган илем инде мин ул егетне. Сырты сынса да сынатмас, кырын сүзне күтәрмәс, күзгә чәчрәп кермәсә дә, чәчрәгән телчән кешеләр алдында сүзен бирмәс... Үз тырышлыгы белән машина роленә утырганнан бирле бераз борынын да күтәргән, шулармын барысы өстенә тагын, шул ук Алма- лыда күзе төшеп йөргән кызы, ягъни мин бар. Әллә уйламыймы бу турыла? Әле ничек кенә уйлый. Шунда, әйтик, бөтен авыл күз алдына чыгып бас та эшләгән башсызлыгың турында жавап бир, имеш! Иң элек аның машинасын алыштырып, яңадан үзенең «йөрәк кага» торган машинасына утырып авылга кайтып керүе бер тамаша булды. Сыгылып төшмәгәндер дисезме монда аның тәкәббер башы’ Җитмәсә, шул күпербашы очның яхшыдан яман туган бала чагаларын әйт, күбе ». «к т.» м и. ИЗ се минем шәкертләрем, юри әзерләгән дип уйлар кеше, алла сакласын. Фоат үзенен «йөрәк кагучы» машинасына утырып авылга кайтып кергәндә, басу капкасы төбенә җыелып: Язган булса яз кайта, Яз кайтмаса. каз кайта. Абый үзе югалта да, Абый үзе апканта,— дип такмаклап тормасыннармы! Әлс ярый бөтен авыл күз алдына ук чыгарып бастырырга өлгерми калдылар. Бу яктан, турысын әйтергә кирәк, янә шул Басыйрова апаның башы җитте. Элек’«Менә иртәгә!», «Менә фәлән эш беткәч!» —дип сузып йөртте-йөртте дә көннәрдән бер көнне эшне комсомол оешмасына китереп аударды. Ул чагында комсомол оешмасының, төп үзәге безнең мәктәптә, секретаре безнең укытучылардан, барлы-юклы канцеляриясе мәктәптә саклана, җыелышлары мәктәптә уза иде. Шулай булгач, Басыйрова апа чатылдатып куйды мәсьәләне: — Сезнең мәктәпнең җимеше, комсомолда сездә тора, сез тикшерегез элек,— диде дә «эш»не калдырды да китте. Әле дә булса күз алдымда: өске катта, физика кабинетында үтте җыелыш. Комсомоллар — мәктәпнекеләр дә, колхозныкылар да — бөтенесе килгән, алай гына түгел, ябык ишекнең теге ягында кызыксынып йөрүчеләр дә юк түгел иде. Сүз алып сөйләүчеләрнең, урыннан төртмәле реплика биреп утыручыларның бөтенесен дә хәтерләмим, әмма бер нәрсә хәтеремдә ачык уелып калган: яшьләр кызу канлы, арада энәдән дөя ясарга торучылар да булды, Фоат гадәттәгечә баш имәс бер кеше булып кала бирде. — Ике шофер үзара килешеп, сөйләшеп эшләнгән эш. Үзем өчен түгел, «Мулланур» колхозы өчен. Монда мин бернинди дә гаеп күрмим,—дип барды ул. Шул сүзләрне кабатлаган арада, бүтәннәргә сиздермәскә тырышып, «Шулай бит, Миңлегөл? Ник әйтмисең, шулай бит?» дигән кебек, минем якка да күз ташлап ала иде. Соңыннан булса да гаебемне искә алмыйча кала алмыйм: мин бер сүз дә әйтмәдем ул җыелышта. Миңа иптәшләремнеке дә дөрес, Фоатныкы да дөрес кебек күренде. Кыскасы, нәкъ менә шул җыелышта, нәкъ менә үземнең бәләкәй түгеллегемне, әйтәсе сүземне һич нидән курыкмыйча әйтә алуымны күрсәтәсе бер урында, минем бәләкәй булып, кешеләр күзенә күренмичәрәк каласым килде. Ә вакыт бик кырыс, яшьләр кызу канлы, арада калай әтәчләр дә бар иде. Җинаять кодексында статьясы да табылмаган эш дип тормадылар, статьясын таптылар: сугыш чоры, диделәр. Колхоз милке белән шаяру, диделәр. Хәтта арада: «Комсомол башы белән Фоат взятка бирүгә хәтле барып житкән. Ничек кулы барган шул эшкә?» — дип әтәчләнүчеләр дә булды. Мин бәләкәй булырга тырышып, эндәшми калдым — һич гафу итәсем юк шул вакыттагы эндәшми калуымны. Кыскасы, шул: Фоатны комсомолдан чыгарырга дип карар кабул ителде. Фоатның башы әйләнгәндер дә әйләнгәндер, минем башым әйләнде ул минутта, тәкъдимне яклап кулым күтәрелдеме, юкмы? — һич әйтә алмыйм. Ә Фоат, болай үзе аз сүзле булса да, киткәндә әйтәсе сүзен әйтә китте: — Комсомол билетын миннән тиз генә ала алмассыз, ул минем кесәмдә түгел, ул минем йөрәгемдә,—диде. Кем уйлаган гади бер авыл егете шулай әйтә алыр дип. Ә менә әйтте, чын әгәр, нәкъ шулай диде. Икенче көнне Фоатыбыз Алмалыда юк, кая киткәнен хәтта өйдәгеләренә дә белдермичә, авылдан чыгып киткән иде. Берничә елдан сон, инде сугыш беткәч, өйдәгеләренә кыска гына хат язып, авылдан киткәч, узеиен Казанда хәрби заводта эшләгәнлеген, бер үк вакытта ДОСААФ буенча аэроклубка йөреп, очарга өйрәнгәнлеген, сугышның сонгы елында очучы булып сугышта катнашканлыгын, бүләкләнгәнлеген, аннары гражданский авиациягә күчеп, Одесса белән Ерак Көнчыгыш арасында очканлыгын, бер молдаван кызына өйләнеп. Одессада төпләнеп калуын, бер ир балалары булуын хәбәр иткән икән дип ишеттем Ун елдан артык вакыт узгач, илленче елларнын азагына таба, һич уйламаганда, миңа бер хаты килеп төште. Хаты, нәкъ үзе кебек, аз сүзле һәм сизелер-сизелмәс кенә үпкә белдереп язылган хат иле. Хатын. юлын юлга, сүзен-сүзгә дигәндәй, хәтта, нәкъ ул язганча, тыныш галәмәтләрен дә урынлыурынсыз куеп, тулысы белән кнтерәм: «Миңлегөл! Син исән булсаң, мин исән. Кайда икәнлегемне сорама, Жир белән күк арасында — күп вакыт күктә уза. Но бер үпкә бар сина, малай. Теге вакытта автомашина алыштырып жеиләнсп йөргәнне онытмагансыңдыр ич — шуны тикшергәндә, мәктәптә узган комсомол собраниесендә әгәр син бер сүз әйткән булсаң, мин бит малай күк белән ж,ир арасында асылып калачак кеше түгел идем, жирдә— Алма- лыда иде минем урыным. Синең белән бергә булырга тиеш иде. Мин сине өзелеп, үлеп китәрдәй булып яратадыр идем, ә шунда бер сүзен житмәде. Хәер, үземдә дә гаеп, үзем дә карга булып йөрдем, әйтәсе сүземне вакытында әйтә алмадым. Зарланмыйм, минем хәзерге тормышым да ярыйсы — хатын, балачага и так далее... Но синең белән без бәхетлерәк булган булыр идек —синең белән безнең язмыш уртак булыр иле, ә болан түшәк уртак, юрган уртак и на этом точка. Соңга калып тәүбәгә килгән бу. дип уйлама. Впрочем, тәүбәгә килергә без икебез дә соңга калдык бугай инде. Онытылган Алмалы малае Фоат» Хаты менә шул, ә уйландыруы күп булды. Уйлануын әле һаман ла уйланам, кайта-кайта уйланам Ниләр генә булмый кеше тормышында! шатлыгы да, борчулары да, кавышулар да, аерылышулар да. Әлбәттә, тилелекләр дә була. Бигрәк тә яшь чакта. Андый тилелек Фоат ягыннан да булды, дөнья булгач миннән дә ычкынгалады бугай Ләкин теге вакытта, комсомол җыелышында Фоат эшен тикшергәндә, күңелем дә булганны әйтмичә калуым, бәләкәй булырга тырышын, посып калуым — бусы инде тилелек кенә түгел, бусы обывательлек, лкәм-тө- кәмлек. Соңга калып булса да хәзер әйтәм. педагог буларак, акыл биреп әйтәм: яшь егетләр, яшь кызлар! Мәхәббәтегезне яклый белегез, саклый белегез, кирәк икән, аның өчен көрәшә белегез, Минске к^бск соңыннан гомерлек үкенече калырдай булмасын. Дөрес, хәзерге тормышымнан мин дә зарланмыйм — көн артыннан көн, ел артыннан ел уза, эшем бара... Ә тегеләй... аның белән булганда Хәзер инде үз хөкемемнән башка бернинди хөкем дә юк. булуы мөмкин лә түгел, ә шулай да әйтми кала алмыйм: ярата идем бит мин аны, ярата идем! 197! 72.