Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖАН-ЖАК РУССО ҺӘМ XX ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Билгеле булганча, һәрбер әдәбият үзенең үсешендә моңарчы тупланган тарихи тәҗрибәгә таяна. Дөньяга Париж Коммунасын биргән революцион Франция XX гасыр башы татар әдәбияты әчеи әнә шундый тәҗрибә бул- -ды. Моны Руссо иҗаты мисалында аеруча ачын күрергә мемкии. * Күренекле француз философы, француз буржуаз революциясенең идеологы Фуссо үзенең иҗатында плебейларның һем башка демократик катлауларның карашларын чагылдырды. Аның замандашлары исә бу чорда феодализм һәм абсолютизмга 1 каршы керешне яклау белән чикләнделәр. Руссоның демократик идеяләре киләчәккә юнәлдерелгән иде. Иҗтимагый тигезүлек, изүнең барлык формаларын юк итү, изелгәннәрнең хокукларын яклау — болар- (ИЫң барысы да изелгән халыкларга буржуаз-демократик азатлык бирү белән генә (Чикләнеп калмаска дигән чакыру булып яңгырады. Узеиең революцион рухы, социаль .тигезсезлеккә каршы өзлексез керешүе белән Руссо марксизмга күтәрелү эчен бер ,баскыч булып хезмәт итте. Карл Маркс һәм аның тарафдарлары Руссо тәгълиматын (фәнни социализмның үсеше эчен кирәк булган факторларның берсе дип санадылар. Маркс тарихи процессның социаль-зкономик законнарын өйрәнгәндә Руссоның «Җәмгыять килешүемне мөрәҗәгать итте XX йөз башында Руссо идеяләре безнең татар әдәбиятына да үтеп керә. Мотың ечон исә татар дөньясында җирлек әзерләнгән иде инде. 1905 елгы революция массаларда буржуаз иллюзияләргә карата булган ышанмау- чылыкны арттырды, кешенең җиргә, иреккә, хезмәткә булган хокукларын таләп итүме көчәйтте. XIX йэзнең ахырында. XX йөзчең башларында татар әдәбиятының үзендә дә Коибатыш Европа һәм рус әдәбиятларында «руссоизм* дип аталган күренешләргә охшаш идеяләр һәм образлар формалашкан иде. Без монда 3. Һади. Ф Кер и ми. Г Ибраһимов кебек язучыларның иҗатларын күз алдында тотабыз. Руссоның татар язучыларына йогынтысы нигездә рус әдәбияты һәм Көнбатыш Европа телләреннән русчага тәрҗемә ителгән әсәрләр аша барды. Бу җәһәттән Руссо идеяләре белән сугарылган әсәрләрдән А. С. Пушкинның «Алеко»сын, Л. Н. Толстойның «Хаҗи Морат*. •Тере мәет», «Крейцер сонатасы»н, «Кавказ әсире» кебек әсәрләрен. В. Гюгоиың «Фәкыйрь кешеләроен, «Туганга каршы туган«ын, Бернарден де Сен Пьерның «Сурәт каһвәханәсемн. Ф. Шиллерның «Мәкер вә мехәббет«ен. «Юлбасарлар«ын, Байроииың «Мәхбүсмен, Г. Сонкевичның «Диңгез артында*сын һ. б әсәрләрне күрсәтеп үтәргә кирок. XIX тасырда, оно руссоизм барлыкка килгәнче үк, бездә тамырлары Көнчыгыш әдәбиятына — социаль тигезлек идеяләрен күтәргән гареп фәлсәфи поззиясено һем Б прозасына (Абуль-Эпь Мәгарри, ибне Фараби), йончыгышның табигать культын һем кешенең табигый хисләрен чагылдырган мәхәббәт лирикасына (Гомәр Хәйям, Хафиз, Новой, Фозули, Руми) барып тоташкан өдәби-тарихи хәрәкәт барлыкка килә. Монда шулай ук терек әдәбияты да билгеле бер роль уйный. Француз телен белгән кайбер татар язучылары (Р. Фәхретдинов, Ф. Әмирхан, Ф. Сәйфи, Г. Камал һ. б.) Руссо әсәрләре белән ори-иналда танышалар. Ул чорда чыгып килгән татар журналларында һәм газеталарында, мәсәлән, Руссоның француз телендә басылган «Контра Сос ия ль», «Яңа Элоиза» кебек әсәрләре телгә алына. РУССО ИДЕЯЛӘРЕН СОЦИАЛЬ ПЛАНДА ҮЗЛӘШТЕРҮ Егерменче гасыр башында татар әдәби хәрәкәтенең катлаулы һәм идея-худо- жество ягыннан каршылыклы булуы татар язучылары һәм публицистлары арасындагы төрле идеологик группаларның Руссо идеяләренә карата да төрле мөнәсәбәттә булуларына китерде. Татар укымышлыларының бер төркеме Руссоны дин һәм милләтчелек позицияләреннән, икенчеләре буржуаз-демократик һәм революцион- демократик позицияләрдән торып кабул итәләр. Дин һәм милләтчелек позициясендә торган язучылар Руссога каршы чыгалар. «гарәп әдәбияты вә ауропалылар» дигән мәкалә авторы, французлар узләренең Вольтер, Руссо, Дидро кебек философларының идеяләрен үзләштерделәр, ә мөселманнар хәтта ибне Рушд, Әбугалисина кебек энциклопедистларны да белмиләр, ди. Ахырдан: «һич булмаса үзебезнең тормышны шул динсез француз тормышы белән чагыштырып карыйк» *,— дип нәтиҗә ясый. Күрәсез, үз вакытындагы динчеләр эзәрлекләгән шикелле үк, хәзергеләре дә Руссоны «динсез» дип камчыларга әзер торалар. Икенче бер автор исә Руссоның иҗтимагый йөзен бөтенләй бозып күрсәтергә - I тырыша: «Руссо үзенең бик хөббенәфесе (мин-минлекле) булуы сәбәпле үзе теләгән '■ эшне генә эшләгән. Халык алдында һич ваксынмаган» 2. Әйе, Руссо бәйсез булуны яраткан. Әмма кемнән бәйсез булырга тырышкан соң ул? Бу сорауга кыска гына итеп болай дип җавап бирергә була: аристократ салоннарыннан. Чөнки шул аристократларга гомер буена ялланып хезмәт итеп йөрүдән ул инде тәмам туйган була. «Шура» журналында басылган мәкаләләрнең берсендә француз революциясенең алдынгы идеологларына ни өчендер «бәхетсез милләтләр»нең уллары каршы куела. Ул мәкаләнең түбәндәге юлларына игътибар итегез: «Кияү кайниш туфрагыннан ярала» дигән сүзне Монтескье, Руссо вә яки шуларга охшаган бер Ауропа хакиме әйткән булса иде. шул сүзнең дөреслегенә хәйран калыр, могжиз сүзләрдән санар идек. Ләкин ул сүзне бәхетсез милләтләрнең бәхетсез бабалары сөйләгәннәр дә. шуның өчен кыйммәте дә юк, мәгънәсе дә» *. Бу инде Руссоны төп җирлегеннән — төрле милләтләрнең, инсаниятнең «бәхетсез балалары»ннан аерырга маташу, ягъни Руссога яла ягу, ачың демократ булуын я аңламау. я аңламаска тырышу дигән сүз. Язучыларның икенче төр группасы «гарәптә беренче уларак инсанның хокукын тасдыйк (раслау) иткән, инсанны чын мәгънәсе белән инсан дип таныган Руссоны», идарәсен «җөмһүрият» нигезендә бина иткән мәмләкәтнең гражданины булган Руссоны» күкләргә чөеп мактый4 . Әмма бу төр язучыларга тарихка идеалистик караш, прогрессны метафизик аңлау хас иде. «1Ни өчен унсигезенче гасыр азагында 1 «Шура» журналы. 1912 ел. 24 сан. s «Идел» газетасы. 1912 ел. 463 сан. 1 «Шура» журналы. 1913 ел. 21 сан. ‘ «Сеембнкә» журналы. 1915 ел. 18 сан. Югарыда саналып кителгән мәкаләләрнең авторлары Руссоны гадәттә эре буржуазия идеологлары Монтескье, Вольтер һ. б.лар белән бер рәткә куялар. Бу исә аларның Руссо идеяләренең халыкчанлык асылын аңламаулары турында сөйли. Руссога революцион-демократик күзлектән карап, аның идеяләрен дөрес аңлату-а мисал итеп, прогрессив татар журналисты Р. Рәкыйповның Бөек философ Жан-Жак Руссо» дигән мәкаләсен китерергә мөмкин. «Руссо бу әсәремдә (сүз «Рассуждение о происхождении и основаниях неравенства между людьми» әсәре турында бара — Э. Н) инсаннар арасында мөсават (тигезлек) юклыкка, халык арасында мәхәббәт оә өхуөт (кардәшлек) беткәнлеккә кайгыра иде. Аның гнид:-до (фикеранчә) бөтен дөнья икегә тәкъсим (бүлү) кылынмыш иде. берсе — югарыдагы бозылгэи, әхлаксыз, авыру азчылык — байлар вә задәкянлар (ак сөякләр), вә икенчесе — фәкыйрь, хәчарәтлән- меш, изелгән вә тапталган, ләкин хаканият вә гадалет хамил, гыйффәт руханиясен югалтмамыш халыктыр» Р. Рәкыйповның Руссога инде марксизм позициясеннән торып карьй башлавы шуннан күренә ки, 1906 елда басылып чыккан «Франция революциясе» исемле китабында ул, Маркс фикеренә таянып, сыйнфый көрәш турында менә болай ди: «Буржуазия бар куәтне үзенә алырга тырышу илә... үзенә кзршы киле торган пролетариат сыйныфын күбәйтә: шуның илә бәрабәр социальный ' переворотның булуын якын- лайтадыр. буржуазия, пролетариат сыйнфый вөҗүдкә китергәннән, үзенең тылсымнары илә ясаган җеннәр вә пәриләрен үзе теләгәнчә йөртә алмаган сихерче кебек булып калмыштыр» *. Р. Рәкыйпов Габдулла Тукайлар мохитендәге кеше була. Менә шуңа күрә дә аның белән аралашып яшәгән Тукайның Руссо тәгълиматындагы тигезсезле < турындагы фикерләргә якын торуы бер дә гаҗәп түгел. Дәрестән дә. тарихи прогрессны кешенең табигый таләпләре һәм алармы тормышка ашыру юлында килеп туган каршылыклар бәрелеше дип аңлаткан Руссо идеяләре Г. Тукай, Г. Ибраһим оя. Ф. Әмирхан һ. б. язучыларның игътибар үзәгендә тора. Зур сәнгать көченә ия булырлык тулы канлы образлар тудыру теләге, милли тормышның тарлыгына һәм торгынлыгына каршы шәхси бунт Галимҗан Ибраһимовмы баштарак бу тормышка, аның социаль ягын исәпкә алмыйча, ниндидер бер «табигый асыл» итеп карауга китерә. «Бездә руслардагы кеби гавамлашу, ак куллыктан чабаталыга әйләнү мәгънәсе һәм авылга бару дәгъвасы юк. бездә асылга кайту, авылыңа—туган җиргә кайту гына булачак»...— дип яза ул «Авылда мәгыйшәт» * дигән мәкаләсендә. 1 «Йолдыз» газетасы 1912 ел. 807 сан. ’ «Шура» журналы. 1909 ел 8 сан. 1 Р Рәкыйпов. Франция революциясе. Нәшере «Мәгариф» кетепханәсе Казан. 1906 38 бит. ’ «Йолдыз» газетасы. 1911 ел. 760 сан. Жан-Жак Руссоның ас ары ялгыз Франциядә генә түгеп, бәлки бетен Ауропэ галәмендә мисле күренмәгән бер сурәттә тәэсирләр иҗраэ (эшкә ашырылу) итте?~ Чөнки бетен Ауропа, хосусан Франциядә, ул заманның бозык шәраэт иҗтимагыясенә, асыл идарәсенә каршы үзе әйтеп бирә алмасә да — һәркемнең (ассызык безнеке — Э. Н.) күңелендә бер нәфрәт, бер шикаять мәүҗүд (бар) иде. Бу нәфрәтләрне, бу шикаятьләрне Руссо һәркемнән артык хис кылды... Француз инкыйлаб кәбире мәйданга килде ф Димәк, бу инкыйлабның асыл меэссире Руссоның асар әдәбиясы вә ул асар илә _ меһиренә гомергә гарыз ителгән амаль галиядер (бөек емет)» '. Күрен*әнчә, биредә н француз революциясен хәоэкәткә китерүме кем итеп җитештерүче көчләр белә- - җитештерү мөнәсәбәтләре арасындагы көрәш түгел, ә бәлки «бөек ышаныч» күрсәтелә. а> 4 о u X S £ Г. Ибраһимов карашларындагы чикләнгәнлек аңа әле татар авылының үзендәге сыйнфый каршылыкларны күрергә комачаулыйлар. «Рус, терек вә татар тарихыннан» дигән мәкаләсендә ул бзрлык катлаулары да Наполеон баскыччылыгына каршы торган ниндидер тоташ, сыйныфларга аерылмаган рус милләте турында яза. Ләкин иҗтимагый-сыйнфый каршылыклар көчәя барган саен, төрле социаль теорияләргә анализ ясап, Руссо йөзендә ул изелүчеләрнең яклаучысын күрә һам кешеләргә бәхет бирергә кулыннан килмәгән җәмгыятьнең идеологии кризисын тол: «Әдәбиятмы, сәнгатьме — һәркайда, һәр заманда тук мещаннар белән бай аристократлар эшсеэлектән туган эчпошуларын бетерергә хезмәт итә килгән берике нар. сәгә һичбер заманда нык иманым булмады» *. «Табигать балалары» хикәясендә Г. Ибраһимов табигать баласы булган кешенең идеалы тормышка ашуын хезмәтчел крестьянда күрә. Бу хикәя XX гасыр башындагы татар әдәбиятында Руссо идеяләрен ачык чагылдырган әсәр булып тора. Әмма Галимҗан Ибраһимов Руссо позицияләрендә озак кала алмый. Пролетар революциясенә хәзерлек чоры, татар халкы арасында марксистик идеяләрнең кон- нән-көн киңрәк тарала баруы татар язучысының Руссога карата булган мөнәсәбәтен дә үзгәртә һәм ул үзенең мәгърифәтчелек идеалларын тәнкыйть күзлеге аша үткәреп, өр-яңадан карап чыгарга мәҗбүр була. «Безнең көннәр» романның беренче (1914 елгы) басмасында ук инде язучы кешеләрнең эшләрен, үз-үзләрен тотышларын аларның характерындагы үзгәрешләр, җәмгыять тормышындагы социаль вакыйгалар белән бәйләп бирүне алга сөрә. Шулай итеп, аның иҗатында табигать баласын идеаллаштыру сыйнфый-политик көрәш учагында чыныккан уңай геройны күрсәтү хисабына торган саен ныграк кысрыклат, арткы планга чигә бара («Безнең көннәр» романының икенчө басмасы, «Гираа тамырлар» һ. б. әсәрләр). Тарихи яңарыш үскән саен татар язучылары иҗатында Руссоның цивилизациягә каршы юнәлдерелгән карашлары, кешенең «табигый хокукларыпн яклау мәсьәләләре аеруча кискен төс ала. Бу уңайдан Ф. Әмирхан һәм Г. Тукай фикерләрен искә төшереп үтәсе килә. Мәгърифәтче буларак, Ф. Әмирхан культура өлкәсендәге яңа идеяләрдән башка, Көнбатыш Европа һәм рус цивилизациясе тудырган барлык казанышларны үзләштерүдән башка социаль-тарихи прогрессның булуы мөмкин түгеллегенә тирәнтен ышана. Шуңа күрә ул Руссоның цивилизацияне кире кагуына ирония белән карый. Бу уңай белән ул менә нәрсә ди: «...Адәм балаларына меңнәрчә еллык тырышлыгы белән барлыкка килгән фәннәр һәм фәлсәфә урынына «изгелекле» наданлыгың булыр!» 5 6 (Монда Ф. Әмирхан, күрәсең, Руссоның «Сәнгатьнең әхлакка кире йогынтысы турындалгы трактатын күздә тота.) Г. Тукай исә Руссо идеяләре тарафдары булган Толстойның икенче бер фикеренә— ул чордагы цивилизациянең халыкка каршы характерда, ягъни буржуаз характерда булуы турындагы фикеречә басым ясый. Кешеләрнең азатлыкка омтылышы бары тик залимнәргә каршы нәфрәт аша гына ныгыячагын Тукай яхшы аңлый: «Мәсәлән,— ди ул,— Наполеон таләбе бар, Әнвәр бай таләбе бар. Боларның таләбе мәгълүм: бөтен дөньяны үзләренә мөсәххәү (буйсындыру) итү»7 . Ф. Әмирхан һәм Г. Тукай, мәгърифәтчелек позицияләрендә торып калмыйча| Руссодан бер адым алга — революцион демократлыкка атлыйлар8 . Ф. Әмирханга килгәндә исә, пролетариатның буржуазиягә карата булган мөнәсәбәтен ул: «Сарыккуй тирәсендә килгән бүрене белделәр вә аңа сугыш игълан иттеләр»,— дип ачыклый. 5 Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. I том. Татарстан китап нәшрияты. Казеи. 1957. 199 бит. 6 Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. I том. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1957. 333 бит. 5 Г. Тукай. Әсәрләр, дүрт томда. 4 том. Татарстан китап нәшрияты. 1?& 181 бит. 8 Бу мәсьәлә буенча 3. А. Ишмөхәммәтовның фикере кызыклы гына. «Академик А Н. Бахның «Царь-голод» исемле брошюрасының Тукай тарафыннан татар телен» тәрҗемә ителү факты да игътибарга лаеклы,— ди ул.— Бу брошюрада марксизм- ленинизмның җәмгыять үсеше закончалыклары турындагы положениеләре популяр телдә аңлатылган, капитализм чорында сыйныфлар арасындагы антагонистик каршы* лыкларның экономик нигезләре ачып салынган ..» (3. А. Ишмөхәммәтов. Тукай атеи>- мы. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1971. 7 бит.) РУССО ИДЕЯЛӘРЕН ФИЛОСОФИК ПЛАНДА ҮЗЛӘШТЕРҮ Егерменче йөз башы татар әдәбиятында Көнбатыш һәм Көнчыгыш акыл ияләренең фәлсәфи идеяләрен бер-берсенә бәйле рәвештә карау кирәк дигән фикерләр уяна башлый. Мәгърифәтче Фатих Карими, мәсәлән, Руссоны Көнчыгыш фикер ияләре белән бер рәткә куя'. Романтик шагыйрь Нәҗип Думави Руссоны Көнчыгыш суфилары белән чагыштыра. Руссо, дип яза ул, борынгы грек философиясе инде тәмам урнашып җиткән чорда философиягә килеп керде, һәм Руссоны ул «чынлап ук инде фәлсәфә турында эшли башлаган» кешеләрнең берсе итеп саный. Руссоны ибне Туфейль һәм суфилар белән бер рәткә кую һич тә очраклы хәл түгел. Бу факт язучыларның дөньякүләм культура турында фикер йөртә башлаулары турында сөйли. Ибне Туфейль һәм суфилар Руссога кадәр яшәгәннәр Ә соң алар- ның Руссога йогынтылары булмадымы икән? Әбү Мәхмүд Тимра һәм Думави әнә шундый сорауга җавап эзлиләр. Татар язучыларын Руссо тәгълиматындагы кайбер проблемалар (күренешләрнең асылын таныл белү, иреклелек һәм зарурилык һ. б. лар) кызыксындыра. Руссо тәгълиматында танып белү процессында акыл һәм тойгының үзара мөнәсәбәте мәсьәләсе зур урын алып тора. Руссо рационализмга, акылны абсолютлашты- руга каршы чыга. Аның фикерснчә, прогресс чыганагы һәм танып белү процессының нигезе булып акыл түгел, ә бәлки тойгылар тора. Руссоның, табигать баласы булган кеше тормыштагы күренешләргә үз күзләре белән карарга тиеш, дип өйрәтүләрен татар язучылары сукыр кануннарга каршы көрәшер ечен файдаланалар. Татар язучылары Руссоның рационализмга каршы идеяләре белән кызыксына башлаганнар икән, бу инде татар мәгърифәтчеләре аңында кризис башлануы турында сөйли. Татар мәгърифәтчеләре Руссоның әхлак турындагы өйрәтмәләрен дә кабул итәләр. Билгеле булганча, Руссо һәр кешедә табигать тарафыннан бирелгән әхлакый башлангыч бар дип саный. Аныңча, тумыштан кеше һәрвакыт яхшы, аның күңелендә бернинди дә бозыклык юк. Кайбер татар тәнкыйтьчәләре һәм язучылары Руссоның шул рухтагы фикерләре» үзләштерүгә юнәлеш тоталар. 3. Һади «Бәхетле кыз» повестенда уңай герой сыйфа- — тында алынган Габбасның үз-үзеч тотышын әнә шул ноктадан торып аңлата. Тукай ~ «бетон җаннарның җаны вә ботен инсаннар вөҗданы» булган руссочы Толе тоймы табигатькә якын торган шәхес итеп саный («Мөбарәк тәсбих өзелде»). Руссоның ь вөҗданлы һәм итагатьле булу турындагы карашлары татар язучылары иҗатында 2 (Г. Тукай, Г. Ибраһимоә, Ф Әмирхан. Н. Думави һ. б) гарәп шагыйре һәм философы Мегарри карашлары белән керешәләр 1907 елда татар теленә Мәгарринең Язучының идеалы — әйбәт костюм кигән, европача белем алган, Париждагы. Лондон- д дагы Халыкара күргәзмәләрне карап йөрүче татар интеллигенты («Гарәфә кич төшем- - дә»). Тик шулай да язучының гомум милли прогресс турындагы иллюзияләре тор- Ә мышның конкрет күренешләре белән каршылыкка керә Ф. Әмирханның «Танымаганлыктан таныштык» (1909) хикәясендәге Гайса бур- s жуаэиянең өнә шундый тупас вәкиле булып күз алдына килеп баса Гайса аерым бер л социаль тәркем вәкиле Социальлек исә, Ф. Әмирхан фикеренме, катлаулы характер- е; лы булуы белән аерылып тора < Шуңа күрә Гайса образы катлаулы коллизияләргә: “ фәлсәфи (пароходтагы дини бәхәс), эстетик (Гайсага капма-каршы буларак сурәтлән- ж твит акыллы, нәфис, кечле характерлы Разия), морэль-әхлакый (Гайсаның хзтыи-кызга п карашы, аның кәеф-сафа кылып, типтереп гомер уздыруы), җэмәгатъгражданлык (прогрессив карашлы журналист алдында тетрәнү) кебек коллизияләргә корылган. Философик аспектта ул бик сай йәзә, мораль аспектта — дан яратучы һәм чикләнгән эгоист, эстетикада безне чолгап алган табигатьнең гармониясен аңламый, җәмгыятьтә исе «мужикиларны күралмый. 1 Закир Һади. Сайланма әсәрләр Татарстан китап нәшрияты Казан. 1957. 178 бит ’ ■ Сыйныфлар, аларның тормышлары — һәммәсе шул кадәр күп төрләргә күп фирка ларга аерылалар ки, аларны озак вакытлар хосусый өйрәнгәннән соң гына яхшы аңлап җиткерә алсаң да куанырга кирәк әле» — ди Ф. Әмирхан. (Сайланма әсәрләр. 2 том. 423—424 битләр.) Шулай булуга да карамастан, геройның асылын ачып бирудә теп билгелеме булып аның милләткә карата булган карашы хезмәт итә. Фатих Әмирхан фикеренме, милләт тә табигатькә охшаш, чөнки ул да, табигать шикелле ук, эчке бер закончалых нигезендә усә. Руссо табигатьне тормыштан аера. Аның уңай персонажлары «бозык цивилизацияле» шәһәрләрдән качып, табигать кочагында яшиләр (Эмиль, Юлия д'Этанж һ. б. лар). Ф. Әмирхан, киресенчә, социаль тормышны табигать белән бергә кушарга тырыша, чөнки аларда икесенә дә уртак булган диалектик каршылыклар күрә. Җәмгыятьтә яманлыклар бар икән, аңа капма-каршы булган яхшылык та сакта тора. Бу бик тирән идея һәм ул тормышта бары тик кире, әшәке якларны гына эзләүче әдипләрне бик каты камчылый. Табигать белән охшашлыклары булган милләттә аның тормышындагы күренешләрнең асылы да, әхлак та, гармония дә, гражданлык вөжданы да бар: «Балконда йөренә башлыйм: я рабби) Бөтен табигатьтә никадәр гүзәллек, никадәр тәүсыйфэ (сыйфатлауга) бирелми торган шигьрият; бөтен тормышта никадәр якты, матур тарафлар...» 14 — ди автор. Г. Тукай ижатында габигать баласы булган кеше һәм табигать идеясе һәр шигырь яки прозаик әсәр саен өр-яңа яклары белән ачыла барган катлаулы диалектик образга әверелә. Шагыйрьнең әхлакый идеалы. Руссодан (һәм Л. Н. Толстойнын «Фикерләр»еннән) аермалы буларак, бик нык эшләнгән эстетик формага яшеренгән. Менә шуның бер урнәге: Мин торам кырларда. Болында, урманда; Уйныймын, очамын. Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. («Бала белән күбәләк») Монда әхлакый акыл сату юк. Әмма бу шигъри юлларны сүз уйнатуга кайтарып калдыру һич тә дөрес булмас иде. Күбәләкнең күңелне җилпендереп җиңелчә жилке» үе, катлаулы ассоциацияләр ярдәмендә, укучыны табигатькә авыл малае күзе белән карарга, шул табигатьнең тупас «Кисекбашлар» күрә алмаган чисталыгын тоярга ярдәм итә. «Тормыш» шигырендә Руссо тәгълиматы тарафдары Толстой фикере белән тышкы охшашлык бар: Көрәш утында ар, тап, тирлә, имгән; Өмит итмә булышмакны ләимнән. Ләкин бу коры мораль уку түгел. Руссо хезмәтнең әхлакый-күтәренке характерда булуы турындагы фикерләрне укучыга нигездә ораторлык сәнгате аша җиткерә. Т/мәй хезмәтнең авырлыгы турында язганда аны Көнчыгыш алымына хас булган маәур, нәфис образлар аша тасвирлый. («Өмит», «ләимнән», «угрында».) Шигырьләрдән алынган төрле-төрле тәэсирләр укучыда билгеле бер фикер уята һәм менә шундый синтезга китерә: хезмәт тә, кеше характеры да матур, ләкин көчләп тагылган хезмәт кенә үзенең матурлыгын югалта. Тукай да, Руссо шикелле ук, табигатьне һәм ялган цивилизацияне капма-каршы ике полюска куя. Табигать ул — шагыйрьнең бәйсез «мин»е, аның яраткан эше. дуслары, якыннары турында уйлап җирсәве. Ялган цивилизация — Муса Бигиевнеч гарәп телендәге китаплар, кулъязмалар белән дыңгычлап тутырылган кабинеты («Мә- каләи махсуса»). Ул еем-өем китаплар кешенең бәхеткә карата булган иң гади таләпләренә дә җавап бирмиләр. Авыру шагыйрь Петербургта яшәүче М. Бигиевкә 14 Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. 1 том. 349 бит. Кунакка килә, ул ютәл белән иза чигә. Ләкин М. Бигиевнең көнчыгыш кунакчыллыгы формальлек рамкаларыннан узмый. Муса Бигиев һәм Тукай — төрле полюс кешеләре. Шуңа кура аларның карашлары да төрлечә. Беренчесендә — китаптан, традицион, кеше куңелендәге тирән яраларга игътибарсызлык, икенчесендә — акыллы, кешелекле хисләр. Хәтта үзенең канәгатьсезлеген дә шагыйрь соңыннан гына, дала буйлап барган чагында гына, белдерә: «Бу — сахра. Бу — казакъ җире Әүвәл «бисмиллаһи» дип бер чишенеп ташладым... Бөтен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз» L Руссодагы шикелле үк, Тукайда да табигать кешенең сәламәт көчен гәүдәләндерә: Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби. чыршы, нарат; Телләрендә атканым бар, хәл җыеп, күккә карап. Мәгърифәтчеләр культураны гадәттә кешенең эчке кичерешләренә бәйсез рәвештә карасалар. Тукайны кешене сафландыручы культура кызыксындыра: «Аннан соң без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның •вәкар»ен бозарга кирәк. Бу — өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә. бәгъзан, мөхаррир булып гомер итеп, = неграмотный үләчәк «зате галимнәрдә дә кала» 15 16. Руссо идеяләренең йогынтысы Г. Ибраһимов иҗатында да сизелә. Галимҗан — Ибраһимовны Руссо белән, барыннан да элек, «авторитетларга» каршы протест ® якынайта. «Яшь йөрәкләр» романында язучы «канында зурлык нәтиҗәсе булган _ «данлылык» һәвәсе, рухында бабалар зурлыгының күләгәсе» калган Җәләш хәзрәт $ образына карата кире мөнәсәбәттә тора, Г. Ибраһимовны Руссога соңгысының хисләрне һәрнәрсәдән өстен куюы тарта. х Руссо героинясы Юлия д'Этанж, бернәрсәгә дә хис итмичә яшәгәнгә караганда. х тормыш белән араны өзү артыграк, дигән фикердә тора. «Яшь йөрәкләр» романын- — дагы Зыя һәм Мәрьям дө хисләр дөньясында яшиләр. Кешенең, дип өйрәтә Руссо, х шәхси бурычларыннан тыш җәмгыять, Ватан, бәхетсезләр алдындагы гражданлык бурычлары да бар. Г. Ибраһимовның «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясендә герой, үзе- ♦ нең авыр тормышы турында гынз түгел, ватандашларының язмышы, уз милләте тор- = мышындагы трагик каршылыклар турында да уйлана. Кант өйрәтүенчә, бурыч ул гакыл белән бәйләнешле. «Яшь йөрәкләр» романында- ц гы руссочы Сабир гакыл көченә ия итеп сурәтләнә. Тәнкыйтьчә Г. Газиз бу хакта менә > нәрсә яза: «Агасы Сабир Зыяның бөтенләй гакысе. Ул чын Руссо фикерендә, >ш п ечен, чын кул эше өчен туган бер кеше. Ул мәдәниятне яратмый, шәһәрне сөйми, я аңар хәтта яэу тану да мөһим түгел. Ул шундый кыэны хатынлыкка да ала... Зыя t 3 хис белән яшәсә, Сабир гакыл белән яшидер '». (Ассыэык безнеке — Э. Н.) Руссодагы шикелле үк, Г. Ибраһимоата да табигать, романтик функцияне үтәп, s тотып алуы кыен булган хисләр агымын җанлы әйберләргә әверелдерүче «тышкы» л материал хезмәтен үти. Монда без йолдызлы күкнең яисә җир өстенә караңгылык п җәеп кояш баюның эстетик картиналарын күрәбез. Табигать кеше күңелендә әһәмиятле фикерләр уята, геройның халәтенә һәм гадәтләренә туры килерлек ритмда S эшли. Бу очракта ул романтика таләпләренә җавап бирә. («Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп та таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела.» —Г. Ибраһимов, Сайланма әсәрләр. I том, 111 бит.) Авыл хезмәт ияләренең әхлак матурлыкларым ачып биргән табигать руссочыл субъектив характерын югалта һәм танып беленергә тиешле объектив асылга әверелә. Печән чапканда карт Кәримнең Хафизга юл бирүе тикмәгә генә түгел («Табигать балалары»). 1 Г. Тукай Әсәрләр. 4 том. 135 бит * Шунда ук. 16 «Аң» журналы. 1913 ел. 11 сан. 192 бит. БАШЫ ТАГАР ӘДӘБИЯТЫ Халык җанын кешеләр белән якыннан аралашканда гына тирәнтен аңларга мөмкии. Хикәядәге әлеге эпизодның төп фикере әнә шуннан гыйбарәт. Кәрим карт Хафизга халыкның, милләтнең таянычы итеп карый. Хафиз — кыю, энергияле, хезмәт сөючән, акыллы егет. Аңа бәхетнең хезмәт һәм керәш белән яулап алынуын төшендерү — «табигать баласы» Кәрим картның теләге әнә шул. Әсәрнең герое Хафиз шул табигатьнең асылына төшенергә, аның мәгънәсен, тирәнлеген аңларга өйрәнә. Югарыда сөйләнгәннәр белән генә Руссоның әдәби әһәмияте чикләнми. Без монда образ төзелешен һәм эстетик идеалны күздә тотабыз. Татар шагыйре Дөрд- мәнд швейцарлы язучы Родольф Тёпферның «Абакамның көтепханәсе» исемле повестен тәрҗемә итә. («Шура» журналы. 1909 ел. 4, 5, 9 саннар.) Руссоның тормыш каза- ныЛда кайнаган героеннан («Икърар итү» исемле повесть) үрнәк алып, Тёпфер да үз героен төрле кичерешләр аркылы уздыра. Баланың саф, керсез күңеле һәр күренешкә игътибар итә һәм мораль яктан аның нинди икәнлеген тикшерә. Менә шул геройның «күңел диалектикасын» Толстой да сизә һәм «Бала чак» исемле повестен язган чакта Тёпфер әсәрен кат-кат укып чыга (француз телендә). С. Рәмиевнең «Ул исерек түгел иде» дигән автобиографик повестенда да Руссо, Тёпфер, Толстойга хас «күңел диалектикасы» сизелә («Казан мөхбире» газетасы. 1909 ел. 341— 347, 349, 351— 354, 361 саннар). Авыл малае Мәҗит тирә-яктагы кешеләр тормышындагы психологик һәм социаль күренешләрне күңеле аркылы үткәрә (әйтик, Мирза Сөләйманның крестьяннарга карата кыланышы һ. б.). Эстетик идеалга килгәндә, мисал итеп Дәрдмәнднең «Хикәяи гыйшык» исемле шигырен күрсәтик. Аның темасы — туган җирнең эстетик матурлыгы — руссочы Гер- дерда да очрый. Руссоның безнең әдәбиятыбызга булган йогынтысы турында түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин. Татар әдәбиятында Руссо идеяләрен кабул итү рус, терек һәм Европа әдәбиятындагыга караганда башкачарак характерда бара. Татарлар өчен Руссо — узган заман түгел, ә бәлки бүгенге көн. Якынлашып килгән революция үзенең характеры белән кешелекнең иң табигый таләпләренә җавап бирергә тиеш була. Октябрь революциясенең дөньякүләм характеры Руссоның татарлар тарафыннан интернационализм рухында кабул ителүендә дә үзенең эзен калдыра. Каршылыклар һәм ялгышлар арасында гуманизмның ныклы җирлегенә килеп туктаган Руссоның тәҗрибәсеннән башка, аннан соңгы тәҗрибә, шул исәптән XX гасырдагы татар әдәбияты тәҗрибәсе дә булмаган булыр иде,