Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ ТАЛӘБЕ

Безнең халык хуҗалыгының барлык тармаклары кызу темплар белән үсә. Республиканың төрле почмакларында яңа калалар салына, завод-фабрикалар төзелә. Бездә промышленностьның яңа бер тармагы — автомобиль төзелеше туып килә. Нефть промышленностының күрәлмәгән темплар белән үсүе Татарстанны нефть һәм нефть продуктлары җитештерүче иң эре районнар сафына чыгарды. 

Соңгы елларда республикабызның авыл хуҗалыгы да зур уңышларга иреште. Авыл хуҗалыгы культураларыннан уңыш алу бермә-бер күтәрелде, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү нык артты. Бу уңышларның барысы да республикабыз хезмәт ияләренең — данлы нефтьчеләрнең, химикларның, машина төзүчеләрнең, төзелеш эшчеләренең, колхоз-совхоз хезмәткәрләренең — фидакарь хезмәте белән яуланды. 

Әнә шул кешеләрнең хезмәте һәм тормышы, теләк-омтылышлары һәм рухи дөньялары бүгенге әдәбиятта ничек чагыла, никадәр тулы һәм тирән чагыла! Дәреслек кертү кирәк: соңгы берничә ел эчендә безнең проза бүгенге кешеләренең тормышын, заман темасын яктыртуга күбрәк игътибар бирә башлады. 

Замандашыбызның әдәби образлары Ф. Хөсни, С. Рафиков кебек тәҗрибәле язучылар иҗатында гына түгел, роман, повесть кебек катлаулы жанрларны әле үзләштереп килгән яшьләр иҗатында да урын алды. Моңа ышану өчен соңгы бер-ике ел эчендә дөнья күргән проза әсәрләре исемнәрен санап чыгу да җитә: 

- Г. Ахуновның «Чикләвек теше», 

- Б. Камаловның «Ялыкмаслар», 

- Ф. Хөснинең «Мәйдан», 

- М. Хәбибуллинның «Икмәк кадере» повестьлары, 

- С. Рафиковның «Тын елга буенда», 

- Г. Мөхәммәтшинның «Йөрәктәге эзләр», 

- Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романнары. 

Боларның барысы да заман темасына багышланган әсәрләр. Күрәсез, бу яктан зарланырлык урын юк. 

Безне сыйфат мәсьәләсе, бүгенге проза әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе борчый. Бергәләп тикшергәндә, хәл итәргә тиешле нәрсәләр нигездә шул өлкәгә карый. 

Сүзне авыл темасына караган әсәрләрне тикшерүдән башларга кирәк. Билгеле булганча, безнең язучыларның күбесе авылдан чыккан кешеләр. Татар әдәбияты элек-электән авыл әдәбияты булып килде. Бездә бу теманы яктыртуның бай традицияләре бар, бик шәп әсәрләребез бар. 

Ләкин бүгенге авылны яктыртканда, элекке тәҗрибәгә таяну гына җитми. Авылның яңа үзгәрешләре, аның кешеләре үзгәрде. Авыл белән шәһәр, авыл хуҗалыгы белән промышленность арасындагы элемтәләр көчәя. Промышленностьның, бигрәк тә нефть һәм химия промышленностының, кызу темплар белән үсүе Татарстан авылларына күп яңалыклар алып килде. Шуның белән бергә, кайбер кыенлыклар да тудырды. 

М. Хәбибуллинның «Икмәк кадере» повесте шул хакта сөйли торган характерлы бер мисал була ала. Исеменнән үк күренгәнчә, әсәрдә сүз икмәккә һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү, табигатькә, табигый байлыкларга сак мөнәсәбәт турында бара. 

Нефть идарәсе начальнигы Ходайбирдиннең гамьсезлеге аркасында «Ленин юлы» колхозы зур зыян күрә. Нефть чыгару вышкасында авария булып, колхозның утыз гектар үсемлеге эштән чыга. Бер ел эчендә генә скважиналар тирәсендәге дегет күлләренә батып, колхозның дүрт бозавы, колхозчыларның унҗиде сарыгы үлә. Колхозның егерме-утыз мең сумга эшләткән күле нефть агып, бөтен балыклар харап була. 

Шуларның барысы колхоз председателе Сәхаб Кадыйровның ачуын чыгара. Ул, Ходайбирдингә җәза бирүне, аны партиядән чыгаруны таләп итеп, райком секретаре Бакир Галиев янына килә. Повестьның төп сюжет сызыгы шушы вакыйгалар тирәсендә оеша. 

Әсәрнең үзәгендә колхоз председателе Сәхаб Кадыйров белән идарә начальнигы Вәкил Ходайбирдин арасындагы конфликт ята. Күрәсез, автор мәсьәләне характерлар каршылыгын көчәйтү исәбенә үткенәйтә. Конфликтның бер башында уңай образ — Кадыйров, икенче очында тискәре образ — Вәкил тора. 

Бүгенге прозада җитәкче коммунист образлары күбәя бара. Мондый образлар белән без «Икмәк кадере»ннән тыш, Фатих Хөснинең «Мәйдан», Гариф Ахуновның «Чикләвек теше», Барлас Камаловның «Ялыкмаслар» әсәрләрендә, Сөббух Рафиковның «Тын елга буенда» романында очрашабыз. 

Бер караганда, бу бик күңелле хәл. Шул ук вакытта сакланга мәҗбүр итә торган нәрсәләр дә бар: 

1. Бу мавыгу материаль һәм рухи байлыклар тудыручылар — эшчеләр, колхозчылар, укытучылар һ.б. тормышын сурәтләүдән читләшү хисабына бармыймы? 

2. Әлеге нәрсә язучыларны бер урында таптануга, схематизмга китермәсме? 

Соңгы елларда безнең әдәбиятка Б. Камалов, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов кебек сәнгатьчә сурәтләүнең яңа чараларын үзләштергән прозаиклар килде. Аларның кайберләре көнбатыш әдәбиятына хас тышкы, ялтыравыклы бизәкләрне яратып кулланалар. 

Әдәби форма өлкәсендәге эзләнүләр үз максатына ирешмәсә, мондый әсәр язучыга уңыш, укучыга эстетик ләззәт китермәячәк. 

Яшь кешенең тормыш, хезмәт юлындагы адымнары, аның гражданин буларак формалашуы — зур, җаваплы һәм бәрәкәтле тема. Ул әдәби җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тора. 

 

Г. Мөхәммәтшин үзенең «Йөрәктәге эзләр» романында бу темага мөрәҗәгать итте. Институт тәмамлаган яшь егет Айзат үзе эшкә билгеләнгән урынга — Себернең ерак районнарына бара. Максаты: үзенең гаилә хәлләрен сөйләп, бирегә килә алмаячагын аңлату һәм рөхсәт алып, Казанга кайтып китү. 

Ләкин ерак юлда кешеләр белән очрашулар, уйланулар егетнең фикерен үзгәртә. Әсәр барышында кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Г. Мөхәммәтшин әнә шундый рухи үзгәрешләрне җанлы картиналар аша сурәтли. 

Язучыларыбызның олы темаларга мөрәҗәгать итүләре, замандашыбызның рухи дөньяларын, фидакарь хезмәтләрен тасвирларга омтылышлары — уңай күренеш. 

Әмма бу язучыдан тормышның яңа күренешләрен, кешеләрнең эчке дөньяларын җентекләп өйрәнүне һәм профессиональ хәзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын таләп итә. 

1970—71 еллар татар прозасында заман героен сурәтләүдә мәгълүм җанлану сизелсә дә, зур иҗат уңышлары турында сөйләү әле иртә. Әдәби әсәрнең кыйммәтен яңа форма алымнарыннан бигрәк, аның нигезендә яткан тормышчан идея һәм тиешенчә эшләнгән характерлар билгели. 

Олы гражданлык мотивлары белән сугарылган, җитди проблемалар куелган әсәрләр иҗат ителгәндә, замандашыбызның олы омтылышлары, рухи һәм интеллектуаль йөзләре тулырак ачылганда гына прозабызда чын мәгънәсендә иҗат эзләнүләре турында сөйләшергә мөмкин булыр.