Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучыларыбыз игътибарына

Журнал редакциясенә нөн саен диеталарча хатлар килеп тора. Хат авторларының күбесе < Казан утлары»ның чираттагы санында басылган әсәрләргә карата үз күңелләрендә туган уй-фикерләрен, телән-тәкьдимнәрен язып җибәрәләр. Шулай итеп, алар редакция хезмәткәрләренә һәм әсәрләре журналда басылган язучыларга хәл кадәренчә ярдам күрсәтергә тырышалар. Редакция мондый хатларны куанып, нетеп ала. Әмма, редакция һәм язучылар өчен бик кадерле һәм файдалы булган менә шушындый хатлар белән беррәттән, бүтән мәсьәләләргә кагылышлы хатлар да шактый күп була. Ул хатларның эчтәлеге нигездә еч сорауга кайтып кала: 1. < Казан утлары»на язылмакчы идем, ләкин, андый журналны белмибез, дип яздырмадылар. Аңа ничек язылырга була соң? 2. < Казан утларымның фәлән санын китермәделәр. Почтага барып сораган идем, без берни дә белмибез, безгә килгәне юк, редакциядән сорап яз, диделәр. Нигә миңа журнал җибәрмисез? 3. Татар язучыларының китапларын унырга телим. Әмма мин яшәгән җирдә аларны табып булмый. Шуңа күрә сездән үтенеп сорыйм, миңа фәлән язучының китабын җибәрә алмассызмы? Хәзер, газета-журнәпларга язылу барган нөннәрдә, менә шушы мәсьәләләрне •'чынлауны үтенеп язган хатлар аеруча күбәйде. Хат белән генә җавап биреп бетерү мемнин булмаганлыктан, без ул хатларның авторларына журнал аша аңлатма бирүне кирәк дип таптык. Иң элек шуны басым ясап әйтеп үтик: «Казан утлары» на СССРның теләсә кайсы элемтә бүлегендә язылырга мөмкин. Ул — Бөтенсоюз журналлар каталогына 73210 номерлы индекс белән кертелгән журнал. Шул индексны әйтсәгез, сезне журналга һичнинди тоткарлыксыз яздырырлар. Тик момы озакка сузмыйча, подписка кампаниясе башланган нөннәрдә үк эшләп калырга кирәк. Әгәр журналның берәр саны килми калса, сез аныредак- циядән түгел, бәлки үзегездән подписка алган элемтә бү- легехезмәткарләреннәнталәпитегез. Алар бу мәсьәләне юллап бирергә бурычлы кешеләр. Тагында ачыграк ител әйгсәк, алар менә болай эшләргә тиеш: журналның кайсы саны килми калуын әйтеп һәм сезнең подписка квитанциягезнең номерын күрсәтеп. Казандагы газета-журналлар экспедициясенә (адресы: г. Казань, ул. Баумана, 19, газетно-журнальный цех) мөрәҗәгать итәргә, журналны шуннан сорарга тиешләр. Ә редакция журналга подписка кабул итү белән дә, укучыларга журнал җибәрү белән дә шөгыльләнми. Журнал реданциясенсң шулай ун укучыларга китаплар җибәрергә дә мөмкинлеге юк. Ләкин сез, кадерле укучылар, татар язучыларының китапларын бер да мәшәкатьсез генә үзегезнең өегезгә кайтарта аласыз. Аның өчен, унырга теләгән китабыбызның исемен һәм ул китапның авторын әйтеп, түбәндәге адрес буенча хат язып җибәрү генә нирак: е. Казань, ул. Октябрьская, дом 18, магазин <Книга-почтой». Редакциянең хатлар бүлеге медире В. НУРУЛЛИН