Логотип Казан Утлары
Поэмадан өзекләр

ТЫНГЫСЫЗ ЙОРТ

 I

О, матбугат йорты, Сиңа бер карасам, Искә төшә яшьлек чакларым. Ераклардан калган хатирәләр Уйландыра мине,— Ул көннәрне истә сакладым. Син өр-яңа идең, Бауман урамында, Мең тәрәзәң белән балкыдың. Син, беренче кабат ишек ачып, Безне яктылыкка, Биеклеккә, алга чакырдың. Ул вакытта мин дә Матур егет идем, Егермедән яшем узмаган. Мине кызлар өзелеп сөя иде. Ләкин курка идем, Курка идем үзем кызлардан. Буем кыска иде, Чәчем озын иде, Шигырь тулы папка култыкта, Үзем теләп ирегемне бирдем, Үзем теләп килдем Поэзия дигән «коллыкка». Чәчем озың иде, Чөнки белә идем, Такташ, Туфан озын чәчлеләр. Шагыйрь даны белән кызыктырып. Алар мине, алар Бу тынгысыз йортка дәштеләр. Елмайдылар алар Мине очратканда, Кайгыларын яшереп еракка. Язмышыма алдан бәхет юрап, Каптырдылар мине Ычкындырмый торган тозакка. Урамнарда салкын, Сап-сары көз иде. Минем әле язгы чак иде. Күкрәгемдә әле йөрәк түгет^ Ләкин йөрәк төсле Гел яңгырап торган чаң иде. Мине әле беркем. Беркем белми иде, Тын авылда туган идем мин. Беренче төн Казан вокзалында, Йортсыз мәче көбек, Кача-поса кунган идем мин. Әйдә, белмәсеннәр, Анда ни эшем бар, Мин исемсез әле бүгенгә. Иртә әле миңа кайгырырга, Шагыйрьләргә исем Кайзакытта үлгәч бирелә. Бер нәрсәм юк иде, Акчам да юк иде. Ярлы диеп ләкин уйлама: Бозылмаган яшьлегем бар иде, Тотылмаган гомер, Мин өр-яңа идем дөньяда... — Менә биек баскыч, Атла югарыга. Эзләп килгән изге түреңә. Бер карт мишәр мине тотып алды: — Тукта,— диде,— парәм, Башыңнан сал ишек төбендә, Сәлам бирү кирәк Бире кергән чакта, Без бит монда постка куелган. Төскә-башка чибәр күренәсең. Точно әйтәм сиңа, Төшеп калган, ахры, культураң. Бу бит школ тегел, Кибет-мибет тегел, Дом печать бу, энем, беләмсең? Адаштырган сине хыялларың, Точно әйтәм сиңа, Адресыңны белеп киләмсеңТ Бу йортта бит, ылан, Шуткы тегел сиңа, Буш кылынсаң бик тиз тыярлар. Ак кәгазьгә кара хәреф белән «Пешмәгән бу» диеп Мир алдына язып куярлар. Бүлмә саен утыра Зәһәр редакторлар, Үтә үткен күзлек кигәннәр, Шул күзлектән карап тикшерсәләр, Эссе мунча кереп, Тирләп чыга монда кергәннәр. Бер караса тагын Рецензентлар сиңа, Бер минутта куяр бәяңне. Монда, энем, китап чыгаралар, Ә син әле бик яшь, Ашыйсың бар әле бәрәңге. Бер караса тагын Главный дигәннәре, Нәрсә чыгар синнән, кем белә? Үзеңне син фил дип саныйсыңдыр, Ә бу йортта кинәт Әйләнүең мөмкин чебенгә. Вот, браток, монда Эшләр ничек тора, Ни буласын алдан белмәссең. Так что, син уйла. Адашырга туры килмәсен. — Юк, адашмам, абый, Тирән шахталарда Кап-караңгы юллар узган бар. Адаштыра икән мине хыял, Әйдә, адаштырсын, Мин үземне юлда кызганмам. Барган кеше ләкин Бер адашмый калмас, Эзләгәндә үзенең йолдызын. Мин хыялга зәңгәр җилкән корып, Шул йолдызга карап Әйләнермен әле җир йөзен. Кунак булып түгел Бире килүләрем, Син бу түрне миннән тарсынма. Дәүлине син әллә белмисеңме. Менә бит мин, менә. Басып торам синең каршыңда... Абый миңа озак, Озак карап торды, — Кемнәр,— диде,— монда булмыйлар. Шаир диеп бар да авыз ача, Мескен аналардан Кемнәр генә җиргә тумыйлар Чорт беләме Дәүли, Вәли дигәннәрне, Хоть буа бу монда алардан. Кучат булып кайсы кычкыра да, Кинәт тынып кала, Гайрәтләре катмый яңадан. Бер карасаң гаҗәп, Зур умарта кебек. Кызыктыра бу йорт халыкны. Көне-төне керә-чыга кешеләр. Ну, например, әйтим. Килгән кебек балга бал корты. Кортларның бит була Төрле-төрлеләре, Аларга да чиннар бирелгән. Кайсылары бире бал китерә, Кайсылары балны Эләктереп оча биредән. Ачуланма, ылан, Шаир булмасам да. Тик тормый шул минем дә телем. Хотя миңа акча түләмиләр, Зато, телне чарлыйм, Обязанность шундый бит минем. Сиңа кирәк, значит, Точно бишенче1 кат, Шаирләрнең анда дөньясы. Яраталар алар биеклекне, Ләкин сандугачның Бик түбәндә була оясы. Бишенче кат биек, Ике атлап кына. Очып кына мөмкин менәргә. Ләкин әле ап-ак чәчләр кирәк, Җыерчыклар кирәк, Мин бит инде шаир дияргә... Дөрес әйткән идең, Булдыклы карт мишәр,— Бусагада сакта торучы. Бу юлларны язган минутларда Искә төштең кинәт, Мин гомергә сиңа бурычлы. Сугыш •япэрына кадар Язучылар союзы бишенче urn иде. Еллар, еллар үткән, Син юк инде күптән, Ә мин исән, куам дөньяны. Айга барып, айдан кайтыр идем, Әгәр сузып куйсам Мин бу җирдә узган юлларны. Ә син әле һаман, һаман истә минем, Беренче кат миңа очрадың,— Бу йортта син мине каршыладың, Мәрхәмәтле кеше, Җиңел булсын кабер туфрагың. II О, матбугат йорты, Сиңа килеп керсәм, Кайтам кебек узган көннәргә, Нур бирдең син минем күзләремә, Яктылыгың өчен Нәрсә белән сиңа түләргә? Гади генә мин дә Сөйләп китим әле, Синең хакта, үзем турында. Беркайчан да язып бетермәслек, Әйтеп бетермәслек Истәлекләр яши уемда. Беренче истәлек Кайсы көнне чыктым Дөнья юлларына, Бәхетемне эзләп табарга? Кошлар да бит шулай бер вакытны, Канатлары үскәч, Оялардан китеп тарала. Мин дә китеп бардым, Юл капчыгын асып, Таң туганда җирне кызартып. Читән башларында иске чүлмәк, Хуш, авылдаш, диеп, Карап калды мине озатып. Тиздән инде минем Туган авылымны Танып булмас туган җиремдә. Гаҗәп түгел безнең заман өчен, Тормыш киң юл сорый, Тау очраса — тауны җимерә. Ә нишләргә миңа? Әллә еларгамы, Югала дип узган гомерләр? Бетә диеп бабам нигезләре, Онытылыр диеп Атам-анам яткан каберләр? Торасымы туктап Кабер яннарында. Язган сүзне укып ташларда? Соңгы сәлам әйтеп бу тарихка, Безгә насыйп булган — Яңа тарих җирдә башларга. Әйе, мин дә киттем, Бәлки, бер кайтканда, Шәһәр булыр авыл урнында. Каберлекләр булмас сыкранырга, Музейларда кебек Кеше ятар көмеш урнада. Еллар уза бирә, Сулар аккан кебек. Яңа ярга килә авыллар. Булды микән кайчак океаннарда, Тугыз баллдан артып, Жан тетрәтеп узган давыллар? Юк, җан гына түгел, Хәтта җир тетрәде, Төньяктагы бозлар сизгәндер, Коммунизм дигән аваз белән, Кызыл байрак белән Яңа гасыр җиргә килгәнен. Шулай кирәк иде. Искелеккә — тар-мар1 Яңа туа авыр газапта. Революция: Тарихны, Кешө гомерен, Кешенең акылын. Канын, йөзен, тәнен тазарта. Өйрәтте ул безне Мылтык тотарга да, Ашамый да, эчми чыдарга. Без җигелдек корыч «бишьеллыкка» Илне ярлылыктан, Кайгылардан тартып чыгарга. Шулай кирәк иде. Яңа чор каршында Кирәк идо йомшап калмаска. Авылларга килде эшче дуслар, Авыл егетләре Юл тоттылар ерак Донбасска. Урак белән чүкеч Кул алышты шулай, Авыл белән шәһәр кавышты. Иске дөнья белән сугышырга Атакага чакырып Хәбәр салды гудок тавышы. Бирешмәдек ялган, Кара коткыларга, Төнне узып, көнгә атладык. Явыз телле дошман авызларын Корыч, тимер коеп, Цемент белән сылап капладык. Эшләдек без ярсып. Ару-талу белми, Җиңнәр белән йөздән тир сөртеп. Иртә белән гудок тавышында Ленин васыятьләрен Йөрәгебез белән ишетөп. Ә мин каләм алдым, Бәлки, шул иртәдә Башлангандыр тормыш юлларым. Белми идем әле ул каләмнең Авыр чүкечләрдән Авыррак корал булганын. Ләкин белә идем, Хезмәт солдатлары Атакага барган чакларда, Барабанчы белән янәшәдә Байракчылар кебек Шагыйрьләр дә кирәк сафларда. Кирәк иде икмәк, Кием кирәк иде. Кирәк иде тормыш үзе дә. Күмер, тимер һәм бәрәңге белән, Корал белән бергә Кирәк иде шагыйрь сүзе дә. Шул сүзне без койдык Йөрәк ялкынында, Кан җылысын бирдек ул сүзгә. Мең тәрәзәң белән балкып тордың, О, матбугат йорты, Тимерчелек булдың син безгә. Марсель Зарипов