Логотип Казан Утлары
Драма

ТУГАН ТУФРАК

 ӨЧ ПӘРДӘДӘ

КАТНАШАЛАР;

Галина (Галимә) Арслан Ахъяров Игорь Валерианович Сабира түти Зарифа карчык Маргарет (Мәрьямбану) Күркә Селәвман БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Июнь ае. Сабира түтиләр ишегалды Кичкырын Урам буйлап Гариф солдат гармун тартып мырлап килә. Безнен авыл чокыр-чакыр. Чокыр башы тыкырык; Исән булсам, бер кайтырмын. Дошманны тар-мар кырып. Өйдән С а б н р а түти йәгереп чыга. Сабира. Кайсы ул анда? Оныгымны уята бит! Киртә буена Гариф килеп туктый Гариф Исәнме. Сабира түти! Менә без дә кайттык. Сабира. Гариф, сау гынамы, улым, кайчан кайгтын? Гариф. Бүген. Иргә белән генә. Кая, киртә аркылы гына булса да бер үбим әле үзеңне Сабира. Нигә киртә аркылы, әйдә, өйгә кер. Кунагым булырсын. Гари ф Арслан да кайткан диме? Сабира. Кайттылар, кайттылар. Әле шушы арада гына кайттылар. Гариф. Чакыр әле, солдатларча бер кочаклашып алыйк әле үзе белән. Хәйдәр Мәликә Юнусов I а р н ф Илдус Тәнзилә Сабира. Казан аслык кына коры-сары алып кайтыйм дип, кечкенә арба белән урманга киткән иде. Гариф. Демобилизованный солдат арба тартып йөрергә тиешмени, понимаешь? За что воевали?! Сабира. Аты юк бит колхозда... Гариф. Айгырын бирсен Күркә Сөләйман. Менә хәзер мин анын барып якасыннан алам да тарантасыннан сөйрәп төшерәм, рессорлы тарантасына имән ботагы төяп кайтам урманнан. Сабира Алай ярамый. _ Гари ф. Ә нишләргә сон мина? Сабира түти, син әйт, нишләргә? Әнием 1942 елның салкын кышында... ачлыктан шешенеп... Сабира. Сөйләмә юкны, илдә кеше ачтан үләмени? Тәрбияләдек әниеңне, бөтен авыл белән тәрбияләдек, нишлисең, авыруы көчле булды шул. Гариф. Менә кайтып төштем ялгыз йортка. Тәрәзәләре ватылып беткән, ипи шүрлекләренә кадәр тузан баскан. Ә ул. председатель кеше, тәрәзәләрен генә булса да кадаклатып куя алмаганмыни солдат йортының... Барып йонын гына тузгытыйммы шул күркәнең... Сабира. Ярамый, балам, син бит акылсыз егет түгел. Гари ф. Разведчик. Күрәсеңме бу орденнарны?.. Дан орденнары болар, дан! Тагын берсен алсам, полный кавалер була идем, офицер! Ә хәзергә әле сержант кына. Арслан өйләнеп кайткан диме? Сабира. Әйе, улым. Бик чибәр, бик акыллы килен алып кайткан үземә. Оныгым да бар. Г а р и ф. Украинаданмы? Сабира. Әйе, шуннан. Гариф. Шәп алар, украинкалар. Ә икмәкне ничек пешерә алар?! Исе борынны ярып керә. Сабира. Икмәкне үстерә белгән кеше пешерә дә белә шул, улым. Гариф. Кырык дүртенче елны оборонада торганда минем дә бер украинкам бар иде. Әсхәпҗамалыма хыянәт итәсем килмәде. Кайтсам- Ул әнә кияүгә чыккан. Сабира. Табылыр әле. улым. Әсхәпҗамаллар белән әнә урам тулган. тик менә Гарифулла балакайлар гына сирәк кайта. Сугыш беткәнгә ай ярым узды. Гари ф. Калдылар шул, Сабира түти, сугыш кырында күп калдылар. Ярый, мин Арслан янына соңрак килермен әле. Яна бит, йөрәк яна.. Гармун тартып, урам буйлап жырлап үтә. Безнең авыл чокыр-чакыр... Сабира Аллага шөкер, авылга тереклек керә башлады. Тукта әле, Илдус балакаем уянганчы, кичә Галимә киленем алып кайткан кузгалакны эшкәртеп куйыйм әле. (Өйгә кереп аннан бер алъяпкыч кузгалак алып чыгып, болдырга утыра да кузгалакның яфракларын сабагыннан аера башлый.) Күрше ишегалдында — 3 а р и ф а карчык тавышы. Зарифа. Ти-ти-ти... Ти-ти-ти... Сабира. Тавыкларың кунаклагандыр ич инде, Зарифа түти, нәрсәгә бимазалыйсың? Зарифа Менә бер яшь әтәчемне таба алмыйм, сезнең лапас тирәсендә түгелме икән? Сабира. Бар, әнә кара, үзем дә рәтләп аера алмыйм мин чебиләремне. Зарифа. Анда кереп йөрмим инде, иртән торып чыгар әле, теге як күршеңә үк кереп кунакламаган булса һай, сине, Сабира күрше. киленем кййтты дип, бер дә тик ятмыйсын, Кара, никадәр кузгалак җыеп кайткан Сабира Кирәк бит. Зарифа. Әллә бүген колхоз эшенә дә бардың инде? СабИра. Бармыйча, мина каенана булырга иртә әле. Зарифа Кунакларыңны кузгалак шулпасы белән сыйларга бул * дынмыни?« Сабира. Юк, каз бәбкәләренә ул. ь Зарифа. Синен каз бәбкәләрен юк бит. > Сабира. Минеке булмаса, әнә, теге як күршенеме бар. в Зарифа Киленең кая? Бүген күренми. Әллә, кайтып житмәс < борын, ул да колхоз эшенә кипеМе? £ Сабира. Юк, районга китте. Зарифа. Шул кадәр җиргә... Җәяүме? * Сабира. Айгырга атланып. ® Зарифа. Кайсы айгырга? 2 Сабира. Яшел айгырга. > Зарифа Җирән айгырга ли мәкчесеңдер. Аның кара айгырына х Күркә Сөләйман үзе генә утырып йөри. Ә менә җирәнен вак-төяк fto- g мышка биргәли бугай. Әмма район хәтле ҖирДәИ әйләнеп кайтырлык түгел ул җирән айгыр. ХәЛе юк, ава ы Сабира. Ә безнең яшел айгыр аумый. ® Зарифа. Ә... Самоход дигәнен әйтәсеңдер әле Бнк укымышлы нәрсә күренә киленен, само.ходларга гына утырып йөри, берәр нәчәллек булырга киткәндер әле районга. Сабира. Начальник түгел, укытучы ул. Ронога китте. Зарифа. Кайсы авылда укытачак? Сабира. Үзебезнең авылда. Зарифа. Татар балаларын укыта алыр микән, безнең кеше түгел диләр бугай киленеңне. Сабира. Нишләп безнең кеше булмасын, үзебезнең кеше, саф мөселман. Зарифа. Анысы мөселман ук түгелдер инде, аның татары да мөселман түгел хәзер. Сабира. Ә минем киленем саф мөселман. (Шаяртып.) Амин итә, дога кыла. Зарифа. Кит әле, көлмә әле, Сабира күрше. Сабира. Чын әгәр. Әле үземнән намазлык таптырып теңкәмә тиде. Намаз укыйм, ди. Зарифа. Синең үзеңә дә юк инде ул намазлык, намаз кешесе булмагач. Сабира. Бар иДе Намазлыкларым күп нде миНем, Зарифа түти. Әле нинди гене чиккәннәре бар нде. Зарифа. Сон? Сабира Күп укыдым мин намазны сугышның беренче елларында Иремнең үлгән хәбәре килде, шушы Арсланым хәбәрсез югалды, ә мин һаман укыдым Аннан уртанчысы үлеп, кечесеннән дә хәбәр туктагач, укымас булдым. Барлык намазлыкларымны оекбашларга алмаштырып бетердем дә, улларымның исән калган иптәшләренә адреслап, фронтка посылка җибәрдем Зарифа. Анысы инде барыбыз да хәл кадәренчә җибәреп тор« дык. Менә мин дә. картым вафат булгач, тунын, толыбын, киез итекләрен, хәтта бияләйләренә кадәр җибәрдем Тик менә намазлыкны гына ташларга ярамый. Бигрәк тә картайган көндә... Сабира. Кем белә, картайгач, бәлки, без дә утырырбыз намазлык астенә. Ә хәзергә вакыт юк Кулда көч барында эшләргә кирәк. Порг- ны, колхозны аякка бастырырга кирәк. Зарифа. Болан булгач, бастырырсыз инде, алла боерса. Киленен дә бик уңган күренә... Малаен, да, әнә, «уфалла» тартып кайтып килә. Без әле кунак, дип тормыйлар, кайткан көнне үк тырыша башлыйлар. Кечкенәдән тырыш булдылар шул синекеләр... Сабира. Шулай инде, керәстияннен тормышы тырмашып бара бит ул, Зарифа түти. (Зарифа читән аша үз ишегалдына чыгып китә, урам яктан, утын төягән кечкенә арба тартып, Арслан кайтып керә. Сабира түти аны каршы ала.) Кайтасыңмы, балам, тукта, тукта, үзем ачам капканы!.. Әбәү лә... Бигрәкләр дә күп төягәнсең. Ярар, аудар шунда. Арслан. Галимә кайтмадымыни әле? Сабира. Кайтып җитмәде шул әле. балакаем. Нишләптер озаклады. Әллә кайтышлый бүген дә Чаптырган чишмәсенә тукталган инде. Арслан. Чаптырган чишмәсенә? Анда нишли? Сабира. Кузгалак жыя. Кичә дә энә никадәр жыеп алып кайткан иле Ашы бик тәмле була икән аның, җиренә житкереп пешергәч. Ә син юына тор. Комган да. сөлге дә лапас астында. Арслан (кесәсеннән газетага төргән бер кечкенә шешә алып бирә). Менә, моны алып кереп, шкафка куеп тор әле, әни. Сабира. Бу нәрсә бу? Арслан. Лесхоз кибетеннән алып кайттым. Сабира. Әй. бала, авырлыкны шушы нәрсә белән юарга өйрәнәсеңмени инде? Сиңа килешми ул. Арслан. Юк ла, үземә түгел. Сабира. Кемгә? Арслан. Сөләйман абыйга, шулпа янына дәшеп алырга киңәш иткән иде Хәйдәр. Сабира. Майларгамы? Арслан. Йоласы шул ди бит. . Сабира. Юк, улым, бездә андый йола юк, булмады да. Безнен йортка кергән нәрсә түгел бу, син аны үзең яхшы беләсең. Шулай булгач, алып та кермим, шкафка да куймыйм. Әнә. Илдус уянды бугай.. (Кузгалакларын җыеп өйгә кереп китә. Икенче як күрше ишегалдыннан Маргарет түтинең җырлаганы ишетелә.) Җыр: И пока за туманами Видеть мог паренек. На окошке у девушки Все горел оюнек... Маргарет (җырлый-җырлый, ике ишегалдын урталай бүлгән койма янына килә). Нихәл, чибәр егет’ Кайтканыңа ни гомер, читән аша ияк кагып кына исәнләшкән буласың. Өемә бер кереп утырыр идеи, күрер идең... Минем ише солдаткаларның хәлен сез дә белмәгәч- Кулыңда нәрсә ул? Арслан. Арба майларга дип алып кайткан идем Маргарет. Ярамыймы? Арслан. Әни ярамый ди. Маргарет. Синең әниең нәрсә белә ул. Кая, китер монда, үзем майлап күрсәтим. Арслан. Мә. ал! (Читән аша шешәне Маргарет түтигә бирә) Маргарет. Әйдә керик. Арслан. Кая? Маргарет. Өйгә. Арслан Үзен генә майла инде, Маргарет түти. Маргарет. Монда аз, җитмәс дисенме? Курыкма, минем өйдә тагын бар. Солдатка дигәч тә син мине... Аттестатлы солдатка ла мин. (Пышылдап кына җырлап күрсатә.) ...И у детской кроватки тайком... (Арслан бер сүз дәшми борылып кита башлый.) Тукта, тукта, алай бик эре кыланма. Мә. хеть, акчасын ал. (Кесасеннән утызлык акча чыгарып суза. Арслан аның акчалы кулын этәреп, шешәне тартып ала. озак итеп шешәгә карап тора.) * Арслан, йоласы шул дидемме әле мин? Нинди түбәнлек. (Шешә- « нең башын түбән ия, аракы җиргә ага. бушаган шешәне читән аша £ томыра.) Чирканыч хәтта. (Кереп кита) Маргарет. Фу, кыланышы. (Өенә борыла.) = Урам яктан Маргарет түти коймасы буена Курка Селайман килеп баса. u Сөләйман. Маргарет! Маргарет. Күреп килүеңме, сизеп килүеңме? Борының, шайтан! ♦ Сөләйман. Күрмәдем дә, сизмәдем дә. Иртәгә кибәк суыртырга я дәшүем ? Маргарет. Кибәкне әнә теге бозаудан суырт инде син. Сөләй м а н. Аңа кибәк дуверять итә алмыйм. Кибәктә җурна бар « Маргарет. Кибәк җурнасы белән генә юмаламакчы буласыңмы- 3 ни инде син мине? Сөләйман. Юк ла инде, эшкә кушабызмы сине, кушабыз, даже £ үзем килеп дәшәм. Маргарет. Шул гынамы? Сөләйман. Нәрсә шул гынамы’ Маргарет. Эшкә дәшәргә генә йөрисеңмени син минем яныма? Сөләйман. Сабыр, сабыр.. Маргарет. Бик күп сабыр иттем инде мин, шул җомыкый хатыныңны ташлап чыга алмагач... Сөләйман. Балалар да бар бит анда. Маргарет. Алайса, шул кәкре сыйраклы балаларыңны гына кочаклап ят инде син, яме’ Минем яныма больше килеп йөрмә Әнә хәзер демобилизованный солдатлар көн саен кайтып тора. Тотам да йортка кертәм берсен. Сөләйман. Тукта инде, үпкәләмә инде, җанын Портны ташлап чыгу, йортка керү алай капылтын гына эшләнми бит ул. Маргарет. Мин артык көтә алмыйм, вакыты шундый. Я шушы атнада күчеп киләсең минем йортыма бәген манаткаларыңны алып, я булмаса .. Сөләйман. Ярый, ярый, әнә, кемдер килә. Урамнан чалгы күтәреп килгән Мәликәне курэ. Сөләйман. Иртәгә эшкә, Маргарет килен, менә шул! (Мәлих? каршына төшә ) Тукта әле, кызым, тукта әле, син бүген кайда идең? Мәликә. Кычыткан чаптым. Сөләйман. Кайда? Мәликә. Урманда Сөләйман. Мин хазер генә шуннан кайттым, чалгың белән берике селтәнгәнсең дә качкансың. Мәликә. Аланлыктанмы? Ул ачык аланлыктагы кычытканны чапмадым мин. Сөләйман Ә каян чаптың? Мәликә. Урман эченнән, агач күләгәсеннән. Сөләйман. Ж.үләр, чүпрәк баш Аланлыкта кычыткан котырып үскән, чалгың белән кереп күмелерлек, күләгәдән кычыткан җыеп йө pen. кайчан тутырмакчы буласың син ул базны? Мәликә Алан кычытканы силоска ярамый, картайган, ди, урман күләгәсендәге яшел кычыткан әйбәт, ди. 7. «к у.» м и. 97 Сөләйман. Кем әйтә? Мәликә. Мин аланда чапканда урманнан Арслан абый килеп чыкты. Шул әйтте Сөләйман. Арслан? Кайсы Арслан? Арслан (лапастан чыгып, киртә буена килә). Мин ул, мин әйттем. Сөләйман. Син? Ә син кем соң? Бригадирмы, әллә... Арслан. Кем булса да барыбер түгелмени, файдалы киңәш әйткәч. Сөл ә й м а н. Миңа, энем, киңәш кирәкми, мина күләм кирәк, тонна кчрәк, план кирәк. Ничә тонна силос салырга план бирелгәнен беләсеңме сон син? Арслан. План дип кешеләрнең хезмәтен бушка түгәргә ярамый бит инде. Булгач, яраклы силос булсын. С ө л ә й м а н. Силосның аның беркайчан да яраклы булганы юк, язын барыбер тирескә чыгарып түгәбез без аны. Арслан. Аннан чәчү өстендә атларны арканга асып куябызмы? Сөләйман. Тукта әле, син нигә кайтып кермәс борын руководство эшенә кысылып, әнтәгәнизм таратып йөрисең. (Мәликәгә.) Бригадир кая, Хәйдәр кая дим мин сиңа?! Мәликә. Хәйдәр абый да шулай диде. Сөләйман. Нәрсә диде? Мәликә. Силос базына фәкать яшел кычыткан гына тутыр, диде. Сөләйман. Телеңә салынма! Бар, иртәгә базың тулгап булсын. Мәликә. Юк инде. Мин алай хезмәтемне җилгә җибәрә алмыйм. (Китә.) С ө л ә й м а н. Әнә күрдеңме? Синең әнтәгәнизмыңның җимеше. Арслан. Агроном була торып, шул нәрсәгә күз йомып кала алмыйм бит инде мин, Сөләйман абзый. С ө л ә й м а н. Мина, энем, агроном кирәк түгел, колхозга кайткансың икән, әнә. кәнүшнине принимать итеп ал. Кунюх бул. Бастыр аякка әнә шул, үзең әйтмешли, арканга асып куйган атларны. Ә әнтәгә- низм... Ни, ни, ни! Арслан бер суз дәшмн ишегалдына кереп китә. Сөләйман (Маргарет капкасына килә). Маргарет, кая, шкаф астында берәр нәрсәң юкмы, юкса, бу укымышлылар күбәеп китте колхозда. Маргарет. Чыннан да, нигә кайтканнар алар шундый җирне ташлап бу караңгы авылга? Берсе агроном, берсе укытучы. Анда эш таба алмаганнармы? Әллә эзләрен җуярга кирәк булганмы? Кем белә аларнын оккупацияләнгән җирдә нишләп йөргәннәрен? Сак кылан! Сөләйман. Курыкма, Сөләйман абыең йоклап ята торганнардан түгел ул. Мпп алар кайткан көнне үк районда булдым инде. Кирәкле кешеләргә хәбәрне салып куйдым. Чәпчи алмаслар. (Өйгә кереп китәләр.) Урам яктан велосипед белән Галина кайтып керә. Каршысына Арслан чыга. Арслан. Кайттыңмы? Арыгансыңдыр, йөрмә. Шул кадәр җиргә йөрүдән нинди мәгънә бар? Галина. Өзеп кенә әйтми бит алар берсе дә: «Менә карарбыз, менә хәл итәрбез, бераз көтегез...» — диләр. Арслан. Кайттык, күрдек, житәр. Әнине алырга да китәргә кирәк. Гали н а. Кая? Арслан. Кире Украинага. Эшләми ятып булмас бит монда. Г а л и н а. Синме сон моны сөйлисең? Кайтып төшкәч, җирне ятып үпкән кеше? Туган туфрагыңны?! Арслан. Туган туфракка күз яше түгел, тиремне тамызыр өчен кайттым бит мин. Ә миңа кичә район җир бүлеге агрономы тыныч кына ял итәргә куша. Хәзергә вакантный урын юк, булгач үзебез чакыртырбыз. ди. Я. әйт, ял итеп ята торган вакытмы соң хәзер? Г а л и н а. Чыннан да. нигә соң әле без икәүләшеп район юлын таптыйбыз. Тотарга да иртәгәдән үк колхозга эшкә чыгарга. ♦ Арслан. Кем булып? Мин агроном, ә миңа конюх булырга ку- 5 шалар. ’ £ Гали н а. Хезмәтнең кайсы да бер түгелмени? Арслан. Бер. Ләкин бит мин үз белгечлегемдә күбрәк файда ки- 2 терә алам. Галина. Димәк, бүген колхозга агроном түгел, конюх кирәгрәк. * Арслан. Кем әйтте. Бүген басуда булдым, йөрәк әрни. Басу минем н ярдәмне көтеп, елап утыра. Ә мин ат көтүе көтәргә тиеш. ж Галина. Атсыз басуны эшкәртеп булмый бит. Арслан. Техника сугышта кырылды Атлар аякларын сузалар... Нишләргә?! Арслан. Әйе... нишләргә? Сабира чыга. Арслан өйгә керә. Сабира. Кайттыңмы, кызым? Галина. Кайттым, әнкәй (Өйалды чоланына кереп өстен алмаштыра.) Сабира. Озак йөрдең, кызым, арыгансыңдыр. Әллә бүген дә Чаптырганга тукталдыкмы’ Галина. Әйе, әнкәй, Чаптырганга тукталмыйча китә алмыйм мин хәзер. Сабира. Әле кузгалак күп иде бит. Галин а. Кузгалак җыймадым, чишмәсеннән су эчтем. Битемне юдым, хәл кереп китте. Бик тә шифалы су. Ә капчыкта кузгалак түгел, әнкәй, он. Сабира. Он? Каян алдын? Гали и а. Районнан. Паек бирделәр Сабира. Паек? Әллә эшкә урнаштыңмы’ Галина. Урнашачакмын. Көзгә. Әле бит мәктәпләрдә каникул. Ә паегын менә бирә тордылар. Сабира. У-у-у Бигрәкләр дә күп, авыр булгандыр. Ничек тарттырдың шул кадәр җирдән? Галина Авыр түгел, әнкәй, пот ярым монда. Минем машинам тарта ул. Артыгын да. Илдус нихәл, әнкәй? Арслан. Ул Чаптырган чишмәсе каян исеңә төште синең’ Ничек барып таптык аны? Галина. Әнкәй алып барып күрсәтте. Үзең тегендә чакта һаман шул Чаптырган белән хыяллана идең бит. Хәтта төшеңдә дә кемнәрнедер тиргәп ята идек. Чаптырган болынына көтү керткәннәр, чишмәсенең буасын җимерек хәлгә китергәннәр дип. .Хыялланмаслык га түгел икән шул. Теге син сөйли торган карама төбеннән ургылып-ургы- лып чыга Кара әле, Арслан, нигә аны Чаптырган чишмәсе дип атаганнар? Арслан. Күрмәдеңмени, буасына куелган колашасыннан ул гел шулай чаптырып агып тора. Шуңа Чаптырган кушканнар. Өйдән Илдус тавышы әбием! Галина. Бар әле. Илдус нидер сорый. Арслан. Хәзер, улым (Өйгә кереп кит») Күрше ишегалдында Зарифа карчык күрен*. СӘЕТ ШӘКҮРОВ Зарифа. Ти-ти-ти! Кай җәһәннәмгә дөмекте икән?! (Киртә буена килеп, i алинага.) Здырастый! Галина. Исәнме, әбекәй. 3 а р и ф а. Маяныкы куркы-малайкы невидал? _ Галина. Нәрсә сон ул куркы-малайкы, әбекәй? Зарифа. Беләм... Бу безнеңчә бик күркәм сөйләшә икән ич. Куркымалайкы дигәнем, тавык малае була инде. Безнеңчә — әтәч. Өйгә кайтып кунакламый торган бер жүнсез әтәчем бар минем. Шуны эзләп 1ажиз булам кичкә керсәм. Г а л ин а (кесәсеннән конфет чыгарып бирә). Мә, әбекәй, кереп чәй эч тә йокла. Ә әтәчең кайтыр ул, кайтыр. Үз нигезеңдә үскән әтәч идеме сон? Зарифа. Нәрсә сон бу? Галина. Конфет, күчтәнәч. Зарифа, һай, рәхмәт. Бу арада гел «шулкөй» белән эчеп, бер генә дә авызкайларымның тәме юк иде. Әтәчем үз нигеземдә үскән иде үсүен. Чуар тавыгым басып чыгарган иде. йомыркасын гына күршедән алган идем. Гали н а. Шунэ күрә биләмче әтәч булгандыр инде ул. Зарифа. Биләмдә генә булса, кайтыр, алла теләсә. Сезнең, әнә. теге як күршегездән шикләнәм мин. Бигрәкләр дә комсыз бәндә. Шушы сугыш башлангач, икуиренный булып абыйсы йортына кайтып төшкән иде. Абыйсы сугышта үлде, жиңгәсе Майбәдәрне урман кискәндә агач басты. Бу жүнсез алардан калган алма кебек ике баланы детдомга илтеп бирде дә, әнә. ни тикле йортка, никадәр малга хужа булып калды. Типтереп ята. Кеше тапкан мал кызганычмыни ул? Галина. Ярый, әбекәй, мин керим әле, улым көтәдер. (Өйгә кереп китә.) Зарифа Башыма шом салдын бит әле, балакай, кеше йомыркасы белән. (Каршы як читәндә Маргарет күренә.) Әллә суеп ашарга инде мәлгуньне. Маргарет. Сөякләрен тапсаң... Яшь әтәч сөяге бит ул авызга керү белән эри дә китә. Зарифа. Аның каравы, йоны кала. Бик тиз тыгыла аның йоны тамак төбенә. Маргарет. И пока за туманами... Зарифа Томан, томан. Син үзең томана. Ә ул әнә синнән жүнле- рәк булып чыкты. Маржа булса да. Маргарет. Маржа булырга аңа иртәрәк әле. Культура житми. Яулыгын арттан бәйләп куйган. Чеп-чи татар. Донбасс татарыдыр ул, тегеләр ягында калган. Зарифа. Синең бу якта калуың белән кемгә файда соң? (Өенә кереп китә.) Арт яктан чүмеч тотып Сабира кайта. Маргарет. Кәжәнне саудыңмыни, Сабира түти? Бигрәкләр дә эз икән сөте. Чүмеч төбендә генә. Булмаса, минем сыерымны да кереп сау әле. Бер чүмечен үзеңә алыр идең. Ишәйдегез бит инде сез хәзер (Галина чыга.) Сразы өч тамакка арттыгыз. Сабира. Безгә шунысы да житәо. Маргарет. Иртә белән дә савылмыйча көтүгә киткән малкаем, ишек төбендә мөгрәп тора. Сабира. Сыер сава белмим инде мин хәзер, оныткан. Г алина Әнкәй, син бар, кер, аш әзер, ашый торыгыз. (Сабира кереп китә.) Әйдәгез, үзем савып бирим сыерыгызны. Сөтегез өчен түгел. Сөт алмыйм. Мал кызганыч. Маргарет. Әйе шул. сезнең исемегез ничек була сон әле, чибәр :аным? Галина. Галимә. Маргарет. Юк, чын исемегез дим? I а л и н а. Әгәр анам телендә әйтәсегез килә икән. Галина. Тагы la тутырыбрак әйтергә теләсәгез, Галина Максимовна, фамилиям ♦ 1хъярова. х Маргарет. Юк, мин Галочка дип кенә йөрермен инде сезне. - Галина. Галочка — чәүкә баласы дигән суз бит ул. Маргаретта > саным. н Маргарет. Алайса, мин «күгәрченем* диярмен (Икесе дә Марга- < )ег ишегалдына кереп, китәләр Маргарет өеннән Сөләйман чыгып. > /рамнан үтеп барган Хәйдәрне дәшеп ала.) Сөләйман. Бригадир! Син кая барасың, понимаешь, нәрәд ♦ вакытында. я Хәйдәр. Мин нарядны биреп бетереп киләм инде. 2 Сөләйман. Кемнән алдың нәрәдне? > Хәйдәр. Кенәгәгә язып калдыргансың бит. Сөләйман. Әйе шул, точно. Только ни, ни Миллиметр да g отклонение булмасын! ь Хәйдәр. Сөләйман абый, бу Арслан мәсьәләсен хәл кыласы ы иде бит. ' ° Сөләйман. Ә менә анысын мин хәл кылмыйм инде, бигайбә. Район җир бүлеге хәл кыла. Пука колхозда эшлән торсын, диелгән бит. Хәйдәр Колхоздасын колхозда. Ләкин кырчылык бригадасына куярга иде, бригадир итеп. Сөләйман Синең урынгамы? Хәйдәр. Эне, минем урынга. Ул агроном кеше. Миңа караганда күбрәк файда китерәчәк. Сөләйман. Агроном штаты безнең колхозда юк. Безнең агроном район җир бүлегендә. Аннан, әнә, МТСта бар агроном. Алар акка кара белән язып төшерәләр. Фәлән көнне, фәлән сәгагьтә, ноль ноль минутта, фәлән җиргә фәлән нәрсә чәчәргә! Мин башбаштаклыкны терпнть не могу! Ә син шул кычыткан агрономының фәлсәфәсенә карап, минем приказны отменить иткәнсең. Хәйдәр. Ул белемле кеше Фән нигезендә.. Сөләйман. Белем, энем, монда нипочем, җитәкли белергә кирәк. Энә кәнушнидә эшләп күрсәтсен белемен. Фән нигезендә рацион унлап тапсын атларга. Калорий-малорий... Бу минем үз сүзем түгел, аңладыңмы? Хәйдәр. Синең үз сүзең булганы да юк. Сөләйман. Бар, сөйләп кара үз сүзеңне, ничә көн торырсың икән бригадир булып. Хәйдәр. Аның хатыны да. көзгә кадәр колхозда эшләп торам, ан Укытучы кеше Танык фермасына учетчик кирәк анда. Сөләйман Помыркадан тавык өнрәттерергэме? Булмый Иртәгә* дан силос чокырына кун (Китә) Маргарет (койма аркылы) II пока за туманами Хәйдәр Томан шул, томан Үз авылымны танымыйм мин хәзер. Маргарет, һәм кешеләрен дә. Хәйдәр. Кешеләрен таныйм, ләкин аннан ни файда? Маргарет. Танымыйсың шул менә, танысаң бер кереп чыгар идең, хотя бы Үз бригадаң членына Хәйдәр. Сина бригадир нәрсәгә? Председатель үзе кергәч. Маргарет. Фу, дорфа. (Өенә китә) Хәйдәр Арсланнар капкасы төбендәге эскәмиягә утыра Тәмәке төрә, Капкадан Арслан чыга. Капка баганасына сөялә. Хәйдәр (янына урын күрсәтеп). Утыр. Арслан. Арымадым. Хәйдәр (янчыгын биреп). Мә, көйрәт берне, ичмасам, тәмәхе янсын. Арслан. Өйрәнмәдем инде мин ул нәрсәгә. Авыррак вакытларда да (Акрын гына Хәйдәр янына килеп утыра.) Хәйдәр. Менә авыррагын да күргәнсең бит. Арслан. Күрдем, ләкин бирешмәдем. Рухым сынмады минем. Авыр яра алып чолганышта калдым. Менә шушы Галиналар хуторына килеп чыктым. Мине үз кешеләре итеп кабул иттеләр, миңа ышандылар. Минем артымнан уткасуга ташландылар... Ә монда, үз авылымда ... Туган туфрагым мине кабул итми. Хәйдәр. Ни сөйлисен син? Бер Сөләйман әле туган туфрак була алмый. .Монда без бар. Арслан. Гафу ит, йөрәк әрни бит... Китәргә иде. Хәйдәр. Китсәң, без дусларың әрниячәк. Туган туфрагын әрниячәк! Галина. Мин дә шулай дим аңа. Арслан. Ә? Син дә мондамыни әле? Нигә чыктың? Туңасың бит. һич бул м аса, иңбашына җылы кофтаңны салып чыгар идең. Теге яшел кофтаңны. Кичкырын салкынча бит. Әнә, кырау төште, утыр, үзем алып чыгам. Әнә, Мәликә дә безнең янга кич утыра килгән. Әйдә, утыр, Мәликә (Өйгә кереп китә.) Галина Хәйдәр янына эскәмиягә утыра. Мәликә бер читкә чирәмгә чүгәли. Галина. Әйе . Безнең хутор халкы Арсланга үзенә ышанган кебек ышанды Шундый авыр хәлендә дә дошманга бирелмәгән батыр совет солдаты аларда өмет чаткысы уятты. Кырык икенче елның салкын кышы иде. Берәү тәрәзә шакый «Җылынып кына чыгыйм әле, анакай...» Бусагадан түше белән шуып керде. Ач, авыру... Язга кадәр идән астында ябып асрадык, дәваладык Көндез идән астында, төнен янәшә хуторларга йөреп үзенә иптәшләр туплый. Язын, полицайлар, карательләр тынгы бирми башлагач, кечкенә генә бер отряд булып оешып урманга күчтек. Аннан зур отрядка — Коржик отрядына кушылдык. Коржик — командир, ә Арслан—разведка начальнигы. Безнең район немецлардан азат ителгәч. Коржик райком секретаре булды, һич кенә дә кайтарасы килмәгән иде безне монда Коржикның. Хәйдәр. Ә хәзер кайтканыгызга үкенәсеңме? Галина Юк, үкенмим, анда бит минем беркемем дә юк. Без партизан отрядына киткәч, әниемне атканнар, йортыбызны яндырганнар. Ә монда — Арсланның туган жире, әнисе... Ул авылын бик сагынды. Әнкәйне дә ялгыз яшәтеп булмый. Иремнең туган җире — минем туган җирем Шулай булгач, нишләп үкеним. Хәйдәр. Авыррак туры килә бит менә. Галина Ә кайда жннел? Бу сугышның шаукымы байтакка барыр әле... Менә нәрсә, бригадир, син мине иртәгә Мәликә белән бергәләп силос хәзерләргә куй. Юк, юк, шулай кирәк. Мин эшләми тора алмыйм. Силос хәзерләүдә минем тәҗрибәм бар. Узган ел үземнең класс балалары белән без байтак силос хәзерләдек. Ә нинди силос булды әле, хуш ис килеп тора. Мәликә. Галина җанкисәгем!.. (Аны кочаклап ала.) Арслан чыга. Арслан Мин синең кофтаңны тапмадым. Галимә. Син аны бүген иртән районга киеп киткән идең түгелме соң? Г а л и н а Эзләмә сии аны. (Губан очтан гармун, җыр ишетелә) Әнә җырлый да башладылар Хәйдәр. Ай да калка. Г алнна Син тегендә гел шушы көйгә җырлый идең. Арслан. Кайчан? Г алнна. Кичләрен елга буенда, мина ишеттермичә, акрын гына. «Туган илнең саф җилләре истә, һаман да истә...> дип. Мин камышлар арасыннан күзәтә идем. Арслан. Булмаганны. Мәликә. Ә ул монда, безнең янга килә. Хәйдәр. Ат белән урам әйләнә Тарантаста. Арслан. Кем ул? Хәйдәр. Бу бит безнең Гариф Председатель тарантасында, вот солдат! Төшмә инде, төшмә тарантасыңнан. Гариф (арттан). Да ну. к черту! Хәйдәр. Кая җибәрәсең аны үзен генә. Култык астына гармун кыстырып. Гариф керә. Гариф. Күркә Сөләйман тотып тугарыр әле. Сәлам демобилизованный солдатларга! Арслан. Исәнме, Гариф, сау кайттыкмы? Гариф. Дөбердәтеп, шыгыр-шыгыр Күкрәгемә өч сары тасма тагып Арслан Полный кавалер диимме? Гариф. Булмый калды Икәү генә. Мнн сина бүген килгән идем, ә син, понимаешь, «уфалла» тартып йөрисең, партизан башың белән. Әнә тарантаста ташырга кирәк утын. Хәйдәр Ул тарантас сиңа ннчек зләкте әле? Г а р и ф. Күркә Сөләйманны бәреп төшердем дә утырдым Әле. өстәвенә, кибеткә алып кереп сыйлады үземне. Бер ярты алды Синен хатын дигән нәрсә шушымыни инде? Кая. күрешик. Гариф Сабиров, гвардии разведчик. Чибәр, чибәр хатының. Минем дә Әсхәпҗамал шәп иде. Көтмәгән бит. кияүгә чыккан Күрше авылга. Әле шуннан кайтышым. Әй. түрләреннән гармун белән сыздырып уздым атылып капка төбенә чыккан, яулыгын да ябарга оныткан башына. Капка баганасына сөялеп калды шул Әсхәпҗамалың. Айгыр җиленә чәчен җилләтеп. Менә шулай була ул Чукынсын шунда Әсхәпҗамалы, чык мина хатынлыкка. Мәликә Җимерек йортта ялгызым гына яши алмыйм бит инде мин. Мәликә. Бик чыгар идем дә, Гариф абый, минем бит сугыштан кайтасы Низаметдиным бар. Гариф. Хәбәрсез югалган диләр түгелме сон аны? Мәликә Югалса да көтәм әле мин аны Бәлки, бер кайтыр әле. Гариф Көт инде. көт. мин синең өметеңне кисәргә теләмим. Әйдәгез. егетләр, яшь вакытларны искә төшереп, бер урам әйләник әле. Хәйдәр. Чыннан. Арслан, бер җилләнеп алыйк әле. Арслан. Килешер микән? Хәйдәр. Килешкәнен килешмәгәнен кем сорап торган аның хәзерге вакытта Күңел бит ул йомшара да белә /Кырлыйсы килә, кычкы- рып-кычкырып җырлыйсы килә Гали н а. Бар. Арслан, җырла, күкрәк тутырып җырла бер сагынып кайткан җырыңны Жәйге айлы кич жыр сорый ул. Хәйдәр Ә син безнең авыл кешеләрен начарга санама. Галимә. Әйбәт алар. Менә ШУШЫ айлы кич кебек саф алар Алар җырлый да беләләр, әрни дә беләләр. Ә Күркә Сөләйманнар алар бик аз. Аз һәм вакытлы Гариф Чөябез без аны. Күркә Сөләйманын!» Хәйдәр. Әнә, айны бер ертык болыт каплады. Ә күпмегә дисен? Айны мәңге каплый ала торган болыт юк ул. Гариф. Точно. Хәйдәр (Гарифка). Тарт, дустым, гармуныңны. Безнең яшьлек әле узмаган. (Гариф гармун тарта, Арслан белән Хәйдәр, бер-берсенец иңбашларыннан алып, гармунчыга каршы басалар һәм урам буйлап фырлап күздән югалалар.) Без әүвәле йөргән чакта Киң урамнар тар иде. Кип урамнарны тарайтып йөргән чаклар бар нде. Галина белән Мәликә аларны капка баганасына сөялеп озатып калалар Маргарет түти үз капка баганасына чыгып сөялгән. Маргарет. Авыл авыл инде, некультурно. Айлы кич дип, акырып урам әйлән, имеш. Галина Шигърият бу, Мәрьямбану ханым! Маргарет. Во-первых, Мәрьямбану түгел, Маргарет диләр мине. Мар-гаре-та1 Во-вторых, яшел кофтаңны районга алып барасы түгел нде сиңа, миңа гына кертергә иде. Мин күбрәк биргән булыр идем паек онын. Мәликә. Мәрьямбану, жир бит. Маргарет. Син нигә һаман миңа бәйләнәсең? Мәликә. Бәйләнмим. Сабый балалар хакы болай да бугазына шеш булып чыгар әле, вакыты җиткәч. Маргарет. Минем артым чиста. Мин шәһәребезгә беренче бомба төшүгә ук эвакуироваться иткән кеше. Оккупациядә калмадым! Мәликә. Анда синең кебекләрне калдырмыйлар да, әрәмтамак. (Маргарет капкасын каты итеп ябып кереп китә.) Г а л и н а. Кирәкми, Мәликә. Бәйләнмә шуның белән. Мәликә. Әйт әле, Галимә, син Арслан абыйны яратып чыктыңмы? Г ал и н а Бик. Аны бит яратмаска мөмкин түгел. Аны минем әнием дә бик яраткан иде. Без разведкага гел бергә йөрдек. Мәликә. Ә улыгыз Илдус кайчан туды? Г а л и н а. Илдус инде безнең районны немецлардан азат иткәч, узган җәй, үзебезнең хуторда туды. Мәликә Әйт әле, дустым, мин сиңа гел шулай дип кенә йөрермен. ярыймы? Синең Арслан абыйга кадәр яраткан егетең бар идеме? Әйтик, үзегезнең авылда? Г а л и н а. Бар иде. Мәликә. Чибәр идеме? Галина. Бик. Мәликә. Нигә соң аны ташлап Арслан абыйга чыктың? Галина. Күрәсең, минем Арсланга булган мәхәббәтем, соң булса да, көчлерәк булган. М ә л и к ә. Ә ул егет ни исемле иде? Галина. Игорь. Мәликә. Ул да сезнең партизан отрядында идеме? Г алина. Юк, аның белән бергә ун класс бетердек. Мин үзебезнея хуторда укытучы булып калдым, ә ул институтка китте. Мәликә. Син Арслан абыйга чыккач, аны бүтән күрмәдеңме? Г алина. Күрдем. Әле без монда кайтыр көннәрдә генә ул демобилизацняләнеп безнең хуторга кайтты. Офицер. Зур галим булачак ул. искиткеч сәләтле егет. М ә л и к ә. Күрәм, син хәзер дә әле аны оныта алмыйсың. Галина. Ничек кенә булмасын, беренче мәхәббәт. Юк-юк та, бер кытыклап куя. Мәликә. Әйе шул, менә мин дә Низаметдинымны һич оныта алмаячакмын, мәнге яратачакмын мин аны, мәнге көтәчәкмен. Галина. Ә мин көтә алмадым инде Игорьны, һәм үкенмим. Шулай да, шәүләсе күңелгә шик салып йөрмәсен дип, ул хуторга кайтып төшү белән үк. Арсланны тизрәк бире кайтырга ашыктырдым. Шулай яхшырак булыр... Онытырга җиңелрәк булыр, дидем. ♦ Мәликә. Оныт инде син аны, дустым, сызып ташла йөрәгеңнән, j Галина. Әгәр ул онытырга вакыт бирмәсә? Ара-тирә, кайтып, үзен х искә төшереп торса? £ Мәликә. Мондамы, безнең авылгамы? Галина. Ышанма анар. Ул шундый сәер кеше. Бик сагынса, килер < дә төшәр, кунак булып. > Мәликә. Монысы инде бернинди законга да, шәригатькә дә сын- *“ мый Хәзер ук хат яз үзенә, андый җүләрлекне эшләмәсен. ♦ Галина. Хат язып кайдалыгыңны белгертсәң, иртәгә үк килеп a төшәр ул, җүләр. ® Мәликә. Юк. юк. Хат та язма, исеңә дә алма! Ялгыз калырга >. тырышма син, дустым, һәрвакыт безнең белән бул. Әнә. кайталар. х Арслан абыйлар урам әйләнеп кайталар Әйдә шулар янына! (Галина- 2 ны кулыннан алып, гармунга каршы җырлап китә.) Кайтыр әле. кайтыр әле, £ Кайтыр әле гүзәлем: u Ай көтәрмен. ел көтәрмен. Гел көтәрмен, түзәрмен. П a рд a. ИКЕНЧЕ КАРТИНА Бер ел пакыт үткән. 1946 елмын апрель ахыры Шул ук декорация Вакыт иртә Пәрдә ачылганда, капка төбенә атка атланган Сөләйман килеп туктый. Сөләйман. Тыр-р-р... Шельма Тукта! Ну. бу айгырны! Хуҗасының адресы алмашынганын һаман белми бит. һаман иске йортка тарта. Маргарет, Маргарет дим! (Террасага Маргарет чыга.) Маргарет. Кычкырма шул хәтле, җаный, енна килешми ул, солидный кешегә. Сөләйман. Мин район кадәр җирдән кайтып җиттем, понимаешь, ә син йокымнан айный алмыйсын. Маргарет Айгырыңны нигә монда алып кайттың, берәр малай илтеп кайтыр иде шунда конюшнига Сөләйман. Малай-шалайга тоттыра торган айгырмыни ул, понимаешь. Маргарет. Баскан урынында биеп, капка төбен измә ясап бетерә. Сөләйман Ә как же! Биеп тормагач, председатель айгыры да булмый ул. Кая, Арслан өйдә микән, кычкыр әле Маргарет. Үзең генә кычкыр инде, җаный, аның теге карачкы карчыгы бер сүзгә биш җавап бирә. Сөләйман (ике ишегалдын бүлгән койма буена барып кычкыра). Арслан, Арслан дим! Маргарет. Акрын кычкыр, өйдә кеше йоклый, уятасың. С ө л ә й м а н Ничек кеше? Нинди кеше? Маргарет. Юлаучы. Сөләйман Председатель йортына юлаучы кертәләрмени кунарга?! Маргарет Рус егете ул. татарча белми, кая барсын? Сөләйман (тәрәзәгә якын килеп). А мая какой дело! Маргарет. Чәпчемә инде, җаный, врач егет ул. Бәйтерәк больницасына барышы. Мунча ягыйммы? Сөләйман. Мунчаны кертеп кайтардылар.„ Маргарет. Кайда? Сөләйман. Бюрода. Арслан, Арслан дим! Арсланнар өеннән Сабира чыга. Сабира. Ни бар? Сөләйман. Син Арсланмыни? Арсланга дәш. Сабира. Йоклый ул. Сөләйман. Как то ест йоклый? Сабира. Шулай, йоклый. Тәүлек буе кәнүшнидә дежур торып кайтты да йоклый. Сөләйман. Уят, әнә минем айгырны кәнүшнигә илтеп кайтсын. Сабира. Уятмыйм. Сөләйман. Ышту? Сабира. Кәнүшнигә ат куып йөрергә малай-шалай түгел ул сина. Сөләйман. Анысы дөрес. Арслан молодец ул. Атларны аякка бастырды бер ел эчендә. Бүген бюрода да мактадылар үзен. Ә киленен кая? Сабира. Киленем бригада хатыннары белән пристингә симәна орлыгы алып кайтырга китте. Яшь баласын калдырып. Сөләйман. Мөгаллимә кешегә симәнә ташып йөрү кирәкми иде инде. Тем более яшь баласын калдырып. Мин бит аңа бармаска куштым. Сабира. Синен өчен түгел, колхозыбыз өчен йөри. (Кереп китә.) Сөләйман. Ул нигә шулай дорфа сөйләшә минем белән? Әллә ана күрше булуым ошамыймы? Маргарет Алар бар да шулай. Синең бертуган сеңелен Әсмалар белән бергә укмашып алганнар да... Сөләйман. Әсмага ни калган алар белән, понимаешь? Маргарет. Синен әйбәт торуыңнан көнләшә. Тегеләрне — тап йортында калган балаларыңны кызгана, имеш. Абыйсының шул чир өереннән котылганына рәхмәт әйтәсе урында. Сөләйман. Балаларны карарга минем анда улым—демобилизованный солдатым кайтты. Йорт-җир, мал-туар, никадәр курма калды аларга Маргарет. Алар аны беләмени! Сөләйман. Бар. мунча як. Күп итеп, төтене күккә күтәрелерлек булсын. Бөтен авыл күрсен. Шартласыннар, понимаешь! Маргарет. Ярый, жаный Бар. син кереп ашап ал да ятып тор. Аныңчы мунча да булыр, яртым да бар Сөләйман. То-то! Нуменклатурный булсын. (Өйгә кереп китә. Урамнан Зарифа карчык үтеп бара.) Маргарет. Зарифа түти, Зарифа түти дим, мунча гына ягып бирмәссеңме? Зарифа. Бирермен, бик әйбәт итеп, ташына тавык тизәге салып. Маргарет Анысы ни өчен? Зарифа Пары әйбәт була аның, яшь бикәчләр өчен. Яныгыздай үткән саен җаным өши. шул балаларны уйлап. Маргарет. Сөләйман балаларын әйтәсенме? Зарифа Сөләйман балаларының әниләре уңган хатын алариыи. Ачялангач итмәс, аллаһы боерса. Менә бу нигезнең үз хуҗаларын әйтәм әле. Майбәдәр балаларын Маргарет. Алар-да ач булмас. Детдомда балалар ач булмый. Зарифа. Анысы ач түгелдер, шәт, иншалла, хөкүмәт ач итми ул. Гик менә үз нигезләре була торып, чит жирдә тилмереп яшәүләренә генә жаным әрни. Дәү үскәннәрдер инде балакайларым, эшкә ярарлык булып киләләрдер. Маргарет. Әйе шул, Харисы утын ярырлык, Халисәсе су ташыр- * лык булгандыр. х Зарифа Тагын бераз үсә төшсеннәр инде. Синен өчен түгел, үз- S ләре өчен эшли алырлык булсыннар. Аннары кайтартабыз без аларны, Д аллаһы боерса, бөтен авыл белән. Тамга җыеп. (Китә башлый ) Маргарет. Мунча якмыйсыңмыни инде, Зарифа түти? Зарифа. Әнә, айгырыгыз ычкынып качты. * Маргарет. Шайтан икән!.. Зарифа. Анысы авылдан чыгып китмәс, күркәңне сакла син, күр ♦ кәйне... Очып китмәсен! (Китә.) а Маргарет. Син үзең күркә, хәзер кабарынып ябышырга гына ° тора. >. а Урам як капкадан Сабнралар ишегалдына Хәйдәр керә. Хәйдәр. Әйдәләрме? Сабира түти, Арслан өйдәме? м Сабира. Ял итә иде, торды микән, хәзер дәшәм. (Китә.) Арслан чыга. J Арслан. Ә, Хәйдәр, кайттыңмы? Нәрсәгә чакырганнар, кем чакырган? Хәйдәр. Иптәш Юнусов. Арслан. Кем ул? Хәйдәр. Яңа килгән зональный секретарь Бюродан соң бер сәгать минем белән сөйләшеп утырды. Эшләр шәптән түгел. Язгы чәчүнең өзелү куркынычы бар. Арслан. Өзмибез, атлар аякка баса, анысын мин үз өстсмә алам. Бераз концентрат запасым да бар... (Күз кысып, пышылдап.) II. 3. Ә силос, малай, менә дигән. Ямь-яшел. хуш ис аңкып тора. Бигрәк тә Мәликә белән Галимә хәзерләгән чокырда . Хәйдәр. Галимә бүген дә симәнәгә киттеме? Арслан. Әйе. Хәйдәр, йөртмә аны андый авыр эштә Үз итеп кенә әйтәм. син хатынсыз, балаларыбыз укытучысыз кала бо.тай булса. Ташлый да китә. Билләһи, ташлый да китә, сине дә. безне дә. Арслан. Китми. Җиргә ябышкан ул. Ашарына бирмә син аның, ә жнрдә — туфракта казынудан аерма. Хәйдәр. Әнә Иске Арышның Бүтәкә Гыймраны бер сары чыпчык алып кайткан иде Кишиневтан. Уеныгыз уен түгел, арба тартып уйныйсыз дип, утын төягән «уфалла»сын урман кырыена ташлаган да киткән дә барган, ди. Арслан. Андыйга ак юл. Ә мин Галимәләр силосының һәр чокырыннан анализ алып лабораториягә җибәргән идем, рецептын сорап язганнар, колорнйность — иң югары процент. Әле кайчан гына күтәртә торган атлар хәзер утарга чыгып уйнаклап йөри башладылар Чәчүне жинэбез алар белән, җиңәбез. Менә симәнәне дә вакытында гашып бетерсәк... Хәйдәр. Тик менә Сөләйман гына аяк чала. Игенчемени ул. итче бит. Бернәрсә белмәгән башы белән... Минем төбәк басуына бодай чәчтерми. Арслан. Нигә? Хәйдәр Район агрономы тары чәчәргә план төшергән, тары чәчәсең. ди. Арслан. Тары җиремени ул! Исбат итәргә кирәк, агрономнвд үзенә барырга кирәк. Хәйдәр. Булдым. Анысы Сөләйманнан да кирерәк. «Каян алды» ул теорияне?» — ди. Арслан. Алайса, карап торып колхозны эштән чыгарырга юл куябызмы шуларга? Хәйдәр. Юк, куймыйбыз. Иптәш Юнусовка мин синең фикерләреңне. тәкъдимнәреңне аңлаттым. Ул синең белән бик кызыксына. Хәтта дилбегәне сиңа тапшыру турында хыяллана. Арслан. Син нәрсә? Хәйдәр. Тукта, нигә дип шулай ялыңны тырпайттың әле? Арслан. Син нәрсә сөйләгәнеңне белеп сөйлисеңме? Хәйдәр. Бик белеп. Анда басуда җир елый. Синең туган туфрагың елый. Син — шул туфракта туып-үскән агроном. Арслан. Беләм. Син миңа вазифамны сөйләмә. Мин дә елыйм» Бөтен йөрәгем белән елыйм. Хәйдәр. Күз яше белән туфрак сугармыйлар, көрәшергә кирәк, дисең бит син үзең. Арслан. Әйе, көрәшергә, моментны ычкындырмаска, инициативаны үз кулыбызга алырга. Әгәр язгы чәчүне кулдан ычкындырсак, аннан тагын ел буе сыкрап йөрергә кала. Көрәшергә, ләкин белеп. Акыл белән. тактика белән. Болан кинәт алырга ярамый. Хәйдәр. Сөртенербез дисеңмени? Арслан. Дилбегәне миңа тапшыру турында сүз булырга тиеш түгел. Сөләйман кулына карта бирергә ярамын. Ул, шуннан файдаланып, үзенең козырен чыгарып салачак. «Ахъяров — карьерист, Ахъя-! ров, үзе председатель булу өчен, минем тырнак астыннан кер эзли» һәм башкалар... Ә районда аның яклаучылары күп. X ә й д ә-р. Соң нишләргә? Арслан. Әйдә хәзер телефонга. Иптәш Юнусовтан безне бүген! үк үзенә кабул итүен сорыйбыз Аннан, үзебез белән Гарифны алабыз да, өчәүләп районга. Мин иптәш Юнусовка үзем исбат итәрмен. Иртәгә үк гомуми жыелыш жыярга рөхсәт алырбыз һәм көн тәртибенә — еннең кандидатураң. Хәйдәр. Минем кандидатурам? Ә син нәрсә? Кыяклыйсынмы? Арслан. Юк ла инде, колхозчылар сине яраталар, оештыру сәләтең бар... Хәйдәр. Бар. ләкин... киштә сай!.. Арслан. Калганы өчен син борчылма. Мин сиңа бөтен яктан: ярдәм итәрмен. Якындагы бер-ике ел гына әле безгә зур нәрсә бирмәячәк. Киләчәкнең перспективасын зур масштабка корырга кирәк. Ә моның өчен урта белемле агроном булу гына җитмәячәк. Димәк, мина институтка китәргә кирәк. Хәйдәр. Быел укмы? Шул инде, кәкре каенга терәтеп китмәкче буласың син мине. Арслан. Юк, курыкма, мин сине быел ук ташламыйм әле. Безгә хәзер колхозны бу коточкыч хәленнән чыгарырга кирәк, синең позицияңне ныгытып, сиңа төпле юнәлс-ш биреп җибәрергә кирәк. Аннан Галимә дә заочныйның өченче курсында гына. Хәйдәр. Шул инде, Галимә очныйга күчә, аның артыннан син. Арслан. Күчми. Читтән торып бетерә. Аннан мин укырга китәм* Шунсыз булмый. Монда бит әнкәй, балалар. Я. ярый, болары—киләчәк эше. Ә хәзер, әйдә иптәш Юнусовка. Вакыт көтми. Әнә ничеН кыздыра. Бер-ике көннән — чәчүгә! Маргарет (өеннән чыгып коймага килә), һай, һай! Сез нәрсә, яшертен идарә утырышы уздырасызмы? Хәйдәр. Әйе, менә синен күпме кар тотуын, басуга күпме ашлама чыгаруыңның очына чыга алмый идек. Маргарет. Чыктыгызмы соң? Хәйдәр. Чыктык шикелле, әйдә, Арслан. (Китәләр.) Маргарет. Ташу суын үлчәгез, ташу- суын. Мин тоткан кар гөрләвек булып ташу суына күчте. * Зарифа. Сөләйман кая? Күркә Сөләйманга кычкыр. Әнә айгыры урам бетереп чабып йөри. | Маргарет. Нигә Сөләйман? Әнә, конюхка әйт. Ураммын икенче башыннан Гариф килеп чыга. 5 Гариф. Кычкырма Сөләйманга. Мин аның айгырын тотып бәйлә-₽ дем инде. Ул яшь бикәче белән бикәчләп ятсын шунда Ә мин айгыр ф белән иртәгә сукага чыгам. Арслан, Хәйдәр, туктагыз, туктагыз! (Алар а артыннан йөгерә.) о с. Зарифа китә Террасага Игорь чыга. Игорь. Хәерле иртә, апа Маргарет. Иртә, иртә. йокың туйдымы соң? Ял итә алдыңмы, кандала таламадымы? й Игорь. Арылган, тоймадым. Маргарет. Арыгансыңдыр шул. Шул кадәр жирдән язгы саз ° ерып, жәяү... Бераз жир кипшергәнне көтәсең калган. Игорь. Эш көтми бит, апа. Анда бер авыруны... Маргарет. Шулай шул, авыру көтми. Менә үземнең дә кыш буе басуда кар тотып билләрем кузгалды. Бөерләрем чәнчеп авырта. Син. булмаса, бер-ике көн ял ит, мунча керерсең. Аннан тарантас жиктереп картымның айгыры белән генә илтеп куярбыз. Игорь. Рәхмәт, апа Маргарет. Монда район врачлары бернәрсә дә белмиләр. Печать- фәләнең бардыр ич. Игорь. Рецепт бланкаларым бар. Маргарет. Мин үзем дә шәһәр кешесе. Ленинградтан. Комсостав хатыны идем мин Әле менә узган көз генә Германиядән үлгән хәбәре килде иремнең. Меңнән артык аттестат кына ала идем мин. Акчам күп анысы, хәзер дә... Игорь. Суык тидерә бит инде балакай. Маргарет. Кемне әйтәсең син? Игорь. Әнә, күрше ишегалдында бер чибәр малай Әле кибәр* кипмәс жирдә ялан аяк йөгереп йөри. Маргарет. Әй, авыл балаларына чуртым да булмый аларга Игорь. Әбисе тотмакчы була, ул тоттырмый Кара, кара ничек йөгерә? Ни исемле ул? Маргарет. Илдус. И г о р ь. Нәкъ үзе, бөтенләй үзе. Маргарет. Нәрсә дисең син? Игорь. Юк... ни... кем малае ул дим шундый чибәр? Маргарет. Әнисеннән сорарга кирәк Игорь Әнисе кем соң аның? Маргарет. Мондагы түгел ул, күршебез партизанлыкта йөргәндә ләктереп кайткан. Хәзер модада бит ул кайсы полячка, кайсы француз, кайсы итальянка сөйрәп кайткан була. Үзләре ымлашып сөйләшәләр... Игорь. Болар дамы? Маргарет. Юк, бу Галимә дигәннәре безнеңчә яхшы белә анысы. Игорь. Кем дидең? Маргарет. Безнең авылда Галимә диләр, үзләренчә Галина була инде. Игорь. Галя... Маргарет. Нәрсә дидең? Игорь. Юк... ни... улы дим, ничә яшьтә инде? Маргарет. Ике тулган, өченче яше ди. Тагы бер кызы бар, анысының әле бишенче генә ае. Игорь. Анысы ни исемле? Маргарет. Тәнзилә ди бугай... Игорь. Тәнзилә... Матур исем. Таня... Танюша... Урамнан, кыр казлары кебек тезелешеп, хатын-кызлар үтә. Алар арыган, лэхп күңелләре көр Иңбашларына капчык белән симәнә орлыгы күгәргәннәр. Игорьа-up- ны ерактан күреп ала. Игорь. Бу нинди тамаша? Маргарет. Май бәйрәме демонстрациясенә репетиция ясыйлар. Игорь. Аңламыйм? Маргарет. Симәнә орлыгы алып кайталар. Игорь. Ерактанмы? Маргарет. Пристаньнан. Тезелешеп баралар, тезелешеп кайталар. Ул ерак түгел, унсигез чакрым гына. Игорь. Атлар юкмыни? Маргарет. Атларны чәчү алдыннан ял иттерәләр. «Уфалла» тартып булмый, пычрак. Берничә урында ташу ерып чыгасы бар. Үзләре шулай хәл кылдылар. Собраниедә, кул күтәреп. «Инициативная бригада» ди. Игорь. Молодцы!.. Ничек киләләр! Әйтерсең арымаганнар да. М а р г а р е т. Арытырсың аларны. Әле аларның шул килештән телләрен әйләндереп председательне сүгәргә көчләре житә. Имеш, нн өчен колхозны симәнәсез калдырдың? Белмиләр алар үзләренең гектарыгектары белән урылмаган игенне кар астында калдыруларын. i Игорь. Әллә ашлык кар астында калды? Маргарет. Шулай да бер бригаданыкын әнә теге арттан кызулап килә торган укытучы хатын, менә шушы күрше карчыкның килене Галя — Галимә, көн-төн басуда кунып, җыйдырып бетерде бетерүенӘ менә ике бригаданыкы калды. Калды шул. калды... Игорь (Галяны күреп). Ул! Маргарет. Кемне күзлисең? Күзлә, күзлә. Араларында шактый гына чибәрләре бар. Бигрәк тә әнә шул укытучы хатын. Ул төзегән инициативная бригада инде бу. Язгы каникул вакытында, ял итәсе урында, үзе дә җәфа чигә, кешегә дә тынгы бирми. (Китә.) Игорь. Галя... Галина... Менә нинди икәнсең син!!. (Урам аша үткән ерганакны аркылы чыкканда, аягы таеп, Галина пычракка егыла.) Егылды, егылды бит! (Игорь үзен-үзе онытып койма аркылы урамга сикерә дә ерганакта яткан Галинага ташлана.) Галя, Галина! Галина (тәгәрәп киткән капчыгына шуыша). Орлык... Орлык чәчелмәсен! Игорь. Галя! Бу мин бит. мин, Игорь!.. Г алина. Капчык, капчык ярылды бит! Мә әле, шушы бияләй белая капчыкның ярыгын томала. Игорь. Галина, әллә танымыйсыңмы? Г алина. Таныйм. Менә бит орлык чәчелде. Җый. Бөртеге дә калмасын. җый! (Үзе учына бөртекләп чәчелгән орлыкны җыя. Урамнан йөгереп Арслан һәм Хәйдәр килеп җитәләр.) Арслан. Галимә, ни булды? Галина. Чаптырган чишмәсенә туктап, иптәшләремнән калгав идем. Куып житим дип кызуладым да, хәл китте, егылдым Капчык амбарга... Арслан. Хәзер, хәзер. (Җирдәге капчыкны ала һәм Игорьны күреп аптырап кала. Мәликә Галимә артыннан кире борылып килә ) Галина. Бу... Игорь инде, Игорь... Шушы үзе инде. Арслан. Нишләп монда? Әйдәгез өйгә, өйгә керик! * Галина. Юк, юк, син бар, капчыкны. Капчыкны иптәшләрдән - калдырма. Игорь китмәс әле ул, китмәс! Хәйдәр, син дә бу орлыкны ь (Учындагы орлыкны Хәйдәрнең итәгенә сала.) Игорь, сал син дә > учындагын. Бар, Хәйдәр, шунда капчыкка куш. Арслан, барыгыз инде' * Мәликә. Юк, юк, бармасын. Арслан абый, син барма, син кал, мин < үзем... Без икәү, әйдә, Хәйдәр абый. Капчыкны күтәреп Хәйдәр белән Мәликә китәләр. ♦ Арслан. Галимә, әйдә, кунакны өйгә... Игорь. Юк. Мин сезгә кунак булып килмәдем. Арслан. Кая, күрешик әлебер, дусларча,солдатларча Кочак £ лашып! о Игорь. Теләмим. 3 Арслан. Нигә? Без синен белән тегендә... Украинада да таныша. н күрешә алмадык. « Игорь. Бик кызганыч. Бәлки, шунда — урындамәсьәләне хәл « кылган булсак, Галина мондый коточкыч хәлгә калмаган булыр иде. Галина Нинди хәлгә? Игорь. Кара кыяфәтенә... Ялан аяк язгы кар суын ерып... Пычрактан үрмәләп бөртек чүпләү... Арслан. Шул жиргә төшкән бер бөртектән жирдә тереклек башланып киткән... Игорь. Сез мина әкият сөйләмәгез, һәм ничек сез бу хәлне көлеп уздыра аласыз? Бу — шәфкатьсезлек, бу — каты бәгырьлелек. Шуның өчен сез аны бирегә алып кайттыгызмыни? Галина. Игорь... беренче күргән кеше белән болай сөйләшү... И г о р ь. Әдәпсезлекме? Гафу сорыйм. Ләкин кем генә булмасын, минем хәлдә... Арслан. Әйдәгез, өйгә керик, урамда мондый әңгәмә алып бару килешми... Ашыгып Гариф керә. Гариф. Арслан, райкомнан иптәш Юнусов килеп төште. Хәзер үк идарә членнарын җыйнарга куша. Арслан. Шул арада? Менә бу кавалеристларча. Бая без ана үзебез бармакчы булып шалтыраткан идек. Пычрак ерып килеп йөрмәгез, хәзер үзем килеп житәм, дигән иде. Син бар, Хәйдәргә әйт, идарәне җыйсын. Г а л и н а. Ә сип? Арслан. Мин бит идарә члены түгел. Гари ф. Юк, ул беренче сине чакырды. Гали н а. Син бар, әтисе, бар. А рсл а н. Менә бит, кунак белән тагын утырып булмады. Гали н а. Ул китми әлс. китми Ә сезнең эш ашыгычрак. Гариф. Сөләйман абзый! Крылшога СвләАчан лига. Сөләйман. Нәрсә бар? Гариф. Иптәш Юнусов килгән, идарәгә чакыра. Маргарет. Мунча кермәгән әле ул. Гариф. Какой такой мунча хәзер, киттек тизрәк. (Китәләр) А рс л а и. Сез, Игорь, сөйләшеп чәйли торыгыз, мин озакламый кайтырмын, гафу сорыйм, вакыты шулай. Арслан китә. Галина. Әйдә, ишегалдына керик. Менә, безнең төп нигез шушы була инде. Утырыйк. Игорь. Утырасым да килми хәтта. Син аңла. Галя, бу синен теп нигезен була алмый. Синең төп нигезең тегендә, кояшлы Украинада. Галина. Син нигә кайттың? Кунак булыпмы? Кунак булсаң, тыйнак бул. Игорь. Юк, мин кунак булып кайтмадым. Мин сине алырга кайттым. Галина. Без синең белән бу турыда сөйләшкән идек инде. Хәтерендәме. без монда китәр алдыннан, һәм син бу мәсьәләне бүтән кузгалмаска сүз биргән идең. Кайтсаң, фәкать кунак булып кына кайтырга сүз биргән идең син минем яныма. И г о р ь. Аңлыйсыңмы син?.. Мәхәббәт бит ул!.. Галина. Сугыш аерып кына калмады. Сугыш күпләрне күпләр белән кушты да. Күпләргә икенче ил, икенче тел, икенче туфрак та бирле, һәм менә нәтиҗәдә мин... Игорь. Шушы караңгы почмакка килеп баттың, үз иркен белән, үзен теләп, шулаймы? Гали н а. Әйе. Мәхәббәт фәкать ирекле була ул. Үзем теләп яраттым. үзем теләп аның иленә кайттым. Игорь, һәм син мондагы кешеләр белән уртак тел табармын, шушында яши алырмын дип уйлыйсыңмы? Г а л и н а. Ә мин таптым инде. Уртак тел дә таптым, дуслар да таптым. Күрдегез никадәр алар? Алар белән без бу син әйткән карангы почмакны гөлбакча итәчәкбез. Сип безгә тагын бер ун елдан кил, Игорь, ярыймы? Игорь. Син монда тагын ун ел яшәмәкче буласыңмы? Г а л и н а. Мин монда үлгәнче яшәячәкмен. И г о р ь. Ә Днепр, ярларыннан ташып аккан Днепр. Галина. Безнең Кама буйлары да искиткеч. Бозлар ага, бозлар- Менә шушы өй кадәрле бозлар... Игорь. Ант итәм, сине сихерләгәннәр. Г а л и н а. Әйе. мине мәхәббәтем, балаларым сихерләде. Игорь. Димәк, синдә миңа карата мәхәббәт булмаган. Синен мина биргән антың ялган булган. Галина. Теләсәң ничек гаеплә син мине, Игорь, ләкин барыбер мине... Игорь. Димәк, кайтмыйсың?! Г а л и и а. Юк. Игорь. Ярар. Мин үзем Казанга, профессор Вишневский клиникасына күчеп киләм. Үзем булмаса. шәүләм синең үкчәңә басып йөрер. Г а л и н а. Хыялый ... Игорь. Көл. көл! Син минем мәхәббәтемне аяк астына салып таптадың. инде хәзер көләсең. Көл. Шәфкатьсез син. вөҗдансыз син, каты бәгырьле кеше син. Гали н а. Кая барасың? Әнә әтиебез дә кайта. Өйгә керәбез. Игорь. Юк. кирәкми. Мин аңа күренмим. Мин аны күралмыйм. Мин сезнең өегезгә аяк басмаячакмын. (Йөгереп Маргаретларга кереп китә. Урамнан ашыгып Арслан кайта, Галина йөгереп килеп аның кочагына ташлана.) Галина. Арслан! Арсланым минем... Син нигә шулай... Арслан. Гафу ит мине... Минем күңелемә ниндидер бер шик... шом дип әйтимме? Кинәт кулларым калтырый, буыннарым дерелди башлады. Иптәш Юнусовтан рөхсәт сорап, синен янына ашыктым... Ул кайда? Галина. Син кайтканны күргәч, күршеләргә кереп китте. Кызык, сәер кеше ул дип сөйли идем бит үзеңә... Арслан. Ник кайткан ул? Кем янына? Га л и н а. Арслан!.. Синме соң бу? ♦ Арслан. Син мине гафу ит. Мин көнчелекнең нәрсә икәнен белми х идем. Мин синең минеке генә булуыңа ышанган идем. Шуңа сиңа тие- ь шенчә игътибарлы була аямаганмындыр, һәм менә хәзер арабызга £ өченче берәүнең килеп керүе... ** Галина. Арслан... < А р с л а н. һәм ул өченче берәү — синең беренче мәхәббәтең. Г а л и н а. Арслан дим!.. А р с л а н. Әйе. Ул хәзер дә сине ярата һәм ул моңа лаек та .. Шулай ♦ булгач... и Галина. Шулай булгач, син минем ирем, син минем балаларым- ° нын әтисе һәм син мине... > Арслан. Үлемнән коткардың, шулаймы? һәм шуның өчен... Юк. бу « безне бер беребезгә бурычлы итми. Дөрес, син мине коткардың. Ә мәхәббәт? Мәхәббәт кайсы якта? Мәхәббәт кем ягында дип сорыйм мин синнән? Җавап бир? Икебез алдында да жавэп бир... (Маргаретлар £ крыльцосына бара башлый.) » Галина (аңа ташлана). Юк. юк. барма. Чакырма син аны Шулай u яхшырак. Син хаклы. Арага өченче берәү килеп керсә генә мәхәббәт ярларыннан чыгып ташый икән ул. Арага өченче берәү килеп кергәндә генә мәхәббәтне югалту куркынычы килеп туа икән ул! Ә мин мәхәббәтемне югалтырга теләмим. Теләмим... теләмим... Теләмим! Арсланны кочаклап. өйләренә сейрн. Ут сүнә. Парда. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Беренче пәрдә белән икенче пәрдә арасында берничә ел вакыт узган Колхоз нларәсе. Председатель бүлмәсе Пәрдә ачылганда бүлмәд» берәү дә юк Бератдпн арыган, тузанга баткан Арслан кайтып керә. Анын артыннан, тузаннарын кага-кага. Юнусов кер;> Арслан, кулындагы чыбыркысын урындыкка ташлап, тәрәзә тибендәге графинадан бер стакан су i ып. д аими тынмый. Юнусовка суза Юнусов бер гынсыз иеп. стаканны кире Арсланга бирә Арслан үзенә бер стакан салып эчә дә. башындагы фуражкасын өстәлгә ташлап, тәрәзә янындагы урындыкка килеп утыра. А р с л Я II. Я?.. Ю н у с о в. (Дәшми.) , , , Арслан (ян тәрәзәнең рамына йодрыгы белән бэра, тәрәзә ике якка ачылып китә). Юнусов. Җилли, яңгыр булыр Арслан. Яңгыр астында калып чередеме, кыягында килеш, кызудан көеп куырылдымы — барыбер түгелмени? Юнусов. Ә син тәрәзә рамыннан алма ачуыңны. Кояшта көяме, яңгырда чериме,— анысын күз күрер. Башта покоска егарга кирәк. А рсл а н. Ектык инде. Ектык та. киптердек тә... Печәне печән генә- Ме? (Килеп түр тәрәзәне ача ) Әнә кара... пожар сарае алдында... а. «к. У » м п. 113 Юнусов (Арслан янына түр тәрәзәгә килә ) Ишектән Сөләйманны җитәкләп Галина керә. Ә менә бу яңалык... Синең өчен. Үзең генә уйлап таптыңмы бу нәрсәне? А р с л а н. Юк, иске дуслар ярдәм итте. Юнусов. Димәк, шәп юлга баскансың... (Ирония белән.) Мактауга лаек! Монда бер 25 центнер булыр. Арслан. Әле бу өч йорттан алып чыкканы гына. Г а л и н а. Бөтен авылның печәнлеген, түбәсен актарып чыксаң, печән чабып, печән җыеп торасы да юк. Ферма малларына рәхәтләнеп бер кышлык җыеп алырга була. Нигә, шулай җиңелрәк ич? Арслан. Көләсең? Галина. Көлмим, чынлап әйтәм. Әнә анда авыл башына чыгып кара әле. Менә Сөләйман абзый басу капкасы төбенә тагы бер богыл өеп куйган. Юнусов. Печәнме? Г ал и на. Чүп үләне. Кипкәч барыбер печән була инде ул. С ө л ә й м а н. Знамо! Галина. Каян килсен. Әнә, председатель приказ биргән, ә Сөләйман абзый утаудан кайтучы хатын-кызларның култык астына кыстырган үләннәрен бушаттырып тора. Бушатмасалар, таягы белән сыртларына менеп төшәргә дә күп сорамый. Юнусов (Арсланга). Бу нәрсә була инде? Гали н а. Әле минем кукуруз утап кайтучы укучы балалар кулын- дагын да бушаттырасы иде. Ничектер, ялгыш, таягы минем кулга күчеп калды. Сөләйман. Шүрләдем. Мондый зәһәрлекне Галимә килен күзләрендә беренче күрүем минем, честно слово. Утызлап укучы баланы үләннәре белән үткәреп җибәрдем. Җавабын менә директорлары үзе бирсен, А рсл а н. Ә сиңа чүп утаучы хатыннарның чүп үләннәрен алып калырга дигән приказ булдымы? Сөләйман. Булмаса... Кипкәч барыбер печән була ул, дип үзе әйтеп тора бит мәктәп директоры. Арслан. Юк, син әйт, сиңа шундый приказ булдымы? Булдымы? Сөләйман. Әнә кешеләрнең теземдәге печәннәрен дә ат белән кереп төяп алып чыгабыз бит — законно. Ныклабрак карасаң, шул чүп үләннән печән булган бит инде ул да. Арслан. Ул — болын печәне. Колхоз болыныныкы. С өл әй м а н. Ә мин— рядовой кыр сакчысы. Миңа кырныкы больше касается. Арслан. Моннан соң чүп утаучы хатын-кызларның үләненә тимәскә. С өл ә й м а н. Миңа нәрсә? Үзең хуҗа. Бөтен болыныңны ташып бетерсеннәр шунда миңа димәгәе... Халык ул, бер слабннаңны сизеп алса... (Тыштан Хәйдәр ишекне ача.) Хәйдәр. Әйдә, әйдә... Әйдә, кер монда. Ишек төбендә Гариф күренә. Гариф. Керәм. монда керергә дип килдем дә инде мин. Арслан. Ни бар? Хәйдәр. Менә Гариф... Кичә дә эшкә чыкмаган иде, бүген дә... Гариф. Иртәгә дә чыкмыйм... Берсекөнгә дә. аның берсекөненә дә! Арслан Утыр әле, Гариф. Ни булды? Нигә тәртәгә тибәсең? Гариф. Ни булганын син үзең белергә тиеш. Понимаешь, ни өчен сайлап куйдык соң без сине? Шуны да аңламагач... Юнусов. Утыр иптәш, тынычлан. (Кесәсеннән папирос чыгарып.) Тартасыңмы? Гариф. Эчәм дә мин, салып бирсәң. Арслан. Я, кызма, кешеләрчә генә аңлашыйк әле. Кичә нигә дип эшкә чыкмадың? Гариф. Базарга бардым. Теләче базарына... Сыерымны саттым, актык сыерымны! Аңлыйсыңмы син, крәстиян баласы? (Хзйдәргз төртеп.) Ә ул миңа печән чабарга куша. Чапмыйм мин аны, нигә чабыйм, ♦ чапканын төяп алып чыгып киттегез бит инде. Бер иманага шул жит- х мимени? А р с л а н. Ул — колхоз печәне. $ Гари ф. Ә мин кемнеке соң? Нәрсә белән туйдырырга тиеш мин ул * балаларны, сөт тә булмагач? Ипи беләнме? Хатын белән икебезгә мен- < иән артык хезмәт көнебез бар, ә җилпучта бер умачлык он юк. Бүген £ печән чап, иртәгә печән чап... Ә өч көннән уракка. Илле генә грамм булса и да аванс бирәсеңме соң син ул хезмәт көненә? Бирмисең бит. Бирмисен. ♦ Эх, Арслан! Арслан! Өченче ел председатель итеп сайлаганда ике о кулымны күтәргән идем мин сиңа. Бөтен өметем синдә иде. Ярый, был- ° тыр уңыш булмады, ә быел!.. Кара ул арыш басуын! Дугалы ат кереп >. күмелә. Башак исе борыныңны ярып керә. Ә беләсеңме син? Исе генә « кереп кала бит ул ипинең безнең борынга. Әй, нигә сөйләп торырга, сез аны үзегез белмисезмени? Беләсез. Бик яхшы беләсез. Ләкин сезне 3 безнең хәл кызыксындырмый. Сезгә планны-заданнене тутырырга кирәк. £ Арттырып тутырырга кирәк. Сезгә дан-шөһрәт кирәк. Орден кирәк! о Ә колхозчы түзәр ул. Түзәр. Юк инде... Мин артык түзә алмыйм. Менә u мә, кабул итеп ал! Арслан. Нәрсә бу? Гариф. Гариза. Китәм. Авылдан, колхоздан китәм. Тәрәзәләрен кадаклап кына түгел, йортымны сатып. Нигез-торыгы белән сатып! Олы улымны ФЗУга илтеп бирәм, төзүче булырга. Таш йортлар салыр, ичмасам, шәһәрдә, монда җимерек йортта черегәнче. Галина. Идриснеме? Г а р и ф. Идрисне булмый, кемне булсын. Минем иң олы улым шул ич. Гали на. Идрис әле яшь, аны ФЗУга алмыйлар. Аннан соң без бит синең белән сөйләшкән идек... Гариф. Нәрсә дип? Балага туган гуфрак исе сеңдерергә дипме? Ә нәрсә бирә ул туган туфрак дигәнегез безгә? Әнә минем күрше Исмәгыйль малае... Былтыр киткән иде... Быел гармун кунычлы хром итек киеп кайткан. Ә минем малайның гармун кунычлы хром итек киясе килмимени? Килә. Бик килә! Г а л и на. Их, Гариф абый... Гариф. Нәрсә? Әйбәт укучымы? Аның кечкенәсе дә —Зәйтүнәсе дә начар укымый иде. Галина. Бик әйбәт укый ул Зәйтүнә хәзер дә. Гариф. Анысын да шәһәргә илтеп бирәм. Магазинда эшләүчеләргә, бала карарга. Авызын тутырып бер туйганчы икмәк ашар, ичмасам. Шәһәр икмәген. Монда үсми бит ул ипи дигән нәрсә, шәһәрдә үсә. Ә үзем, хатынымны җитәкләп, өйдә калган икс кечкенәмне култыкка кыстырам да шахтага китәм. Гаризама кул куйсаң да, куймасан дч китәм. Вербовать ителеп китәм. Менә шул. Беттеме сүзегез? Бетсә, бигайбә. Чыгып китә, бар да тынып калалар. Сөләйман. Менә... халыкка слабина бирүнең эрезультаты... А р с л а н. Чыгып кит! Сөләйман. Китәм, китәм (ишектян. тузгып. Мзлика килеп керә). Менә тагы берсе, якаңнан алырга килде Мәликә. Аның түгел, сине якаңнан алырга килдем әле мнн. С өлә й м а н. Мин прсидәтел түгел, минем якага ябышып ерак бара алмассың. М ә л и к ә. Ә син һаман да әле безнең бугазга ябышып, безнең канны эчеп яшәмәкче буласыңмы? Сөләйман. Осторожно, гражданка. Тол хатыннар заманы узды хәзер. Аннары сон син тол хатын да түгел, тол кыз гына бит... Мәл и к ә. Күзләрен генә чокып чыгарыймчы шул чыбыркы сабы белән. (Сөләйманга ташлана.) С ел ә й м а н. То-ты-гыз! (Идәнгә, урындык артына яшеренә.) Галина (Мәликәне кочаклап ала). Мәликә дустым, кирәкме.! тынычлан! Мәликә. Нигә ул минем ансыз да әрнегән җәрәхәтемә тоз сала? С ө л әй м а н. Тср-рор! Көпә-көндез, идарәдә террор ясый башладылар! Кемгә? Долженостной лицога! Ни өчен? һаман да шул колхоз эше артыннан җанын да, аякларын да кызганмыйча чапкан өчен! Товарищ Юнысов, син өченче генә булсаң да, секретарь кеше, сведитель булырсың, прокурорга барам. Мәликә. Бардың инде син, күп тунадың безнең тирене прокурор исеме белән. Арслан. Мәликә, кызма әле, ипләп кенә аңлатып бир. Ни булды? М элик ә. Кичәдән бирле ун баш казымны лапасында ябып асрый. Кичә бардым шушы идарә язуы белән, бирмәде. Бүген бардым шушы язуны тотып... Хатыны Мәргәрит капкадан да кертми. Күсәк белән естемә ташланды. Арслан. Нигә бирми? Мәликә. Идарә язуың белән бәдрәфкә бар, ди. Ун баш казга биш дистә йомырка сорый. Арслан. Ун баш казга биш хезмәт көне күләмендә штраф тотылган. Ә йомырка ни өчен? Мәликә. Үзләре тыгынырга. Идарәнең штраф язуын карап та тормыйлар алар. Каз башына биш йомырка, бозавы ябылса, ун йомырка, ә сыерын ябылса, сразы өч дистә чыгарып сал. Сөләйма н. Чыгармассың малларыңны колхоз басуына, чыгарып саласың кнлмәсә, карарсың. Арсл а н. Басуга чыгарган өчен без идарә карары нигезендә штраф салабыз. Ә йомырка ни өчен дип сорыйм мин синнән? Сөләйман. Төкерә ул синең штраф язуыңа. Хезмәт көне нәрсә соң ул? һавадагы торна. Былтыр, 150 грамм биреп, выговор алдың бит. Быел анысын да бирә алмыйсың. Ярты уңышың МТСка түләү өчен житми, калган яртысы белән зада пиеңне каплый алмыйсын. Ә хезмәт көненә нәрсә? Шымытыр. Белмимени аны колхозчы? Ул әллә кайчан исәпләп чыгарган инде. Бөтен хезмәт көнен штрафка алып бетерсәң дә исе китми аның. Ә менә бер мәртәбә йомырка китереп түләсә, икенче мәртәбә бозавының койрыгына ябышып йөри ул, казларын су буена арканлап куя. Мәликә. Арканлап та котылып булмый бит сез үҗәтләрдән. Хәсбикамалның тау башына арканлап куйган бозавының казыгын йолкып алып кайтып япкансың. Минем алда күз яше белән ике дистә йомыркасын түләп алып китте. Ә минем ана казның тәпиенә күтәрмәле чабата бәйләгән иде. Мәргәритең чабатасын су буенда кисеп калдырган. Арслан. Хатының эштә түгелмени? С өл ә й м а н. Ничек эштә булмасын? Көне буе ындыр басуыннан казлар куа. Үзем ерак басудан эре хайван куам. Өстәвенә, эреләндерәм дигән булып, Укмас колхозын кушкан булдың. Синең ул аксак алашаңа атланып кына бер полявой бөтен басуга өлгерәме? Арслан. Хәзер үк Мәликәнең казларын биреп җибәр дә хатыныңны монда алып кил. Сөләйман. Шушы язугамы? Арслан. Әйе, шушы язуга. Хәйдәр, шушы өч көн эчендә кемнән күпме йомырка алган, бөтенесен хуҗаларына кире кайтарып бирергә. Бар, үзен тикшер, бер генә данәсе дә калмасын. Мәликә. Ә тагын бер мәртәбә «тол кыз» сүзен ишетсәм, жир > битендә бер генә бөртек сакалынны да калдырмыйм мин синен. Сел ә и м а н. Әйдә, Хәйдәр, үзем генә бармыйм мин. Бу хатын... < Мәликә. Нәрсә? ¥ £ Сөләйман. Белмим инде нәрсә дияргә дә хәзер сине. Хатын £ дисәм хатын түгел, кыз дисәм... я Мәликә. Күп теленә салынма, күркә токымы. Әйдә, Хәйдәр абый. £ үз-үземә ышанмыйм мин хәзер бу иблис белән ялгызым гына барырга £ Я берәр тыкрыкта буып ташлармын да жавап бирәсе булыр. Мәликә. Хәйдәр, Сөләйман чыгып китәләр. о Юнусов. Әйе... 2 Арслан. Әйе шул менә!.. Мине барыннан да бигрәк Гариф мәсь- * әләсе борчый. “ Галина. Әгәр дә бу юл белән барсаң, йортла рын-нигезләрен сатып 3 авылдан качучы бер Гариф кына булмаячак. и А рсл а н. Ә нинди юл белән барырга? Бармы ул икенче юл? Менә ы сии, Юнусов, райком секретаре, әйт, бармы? 2 Галина. Бар, юллар күп, максат бар. Шул максатка һәрбер кеше үз җирлегеннән чыгып үзенә уңайлы юлны сайлап барырга тиеш. Арслан. Барып кара. Былтыр бер алым атладым бит инде мин үз юлым белән. Шунда ук китереп түбәгә суктылар. Галина. Адымыңның дөреслеген исбат итә белергә дә кирәк бит, бигрәктә ул яңа адым булса... Арслан. Иттерделәрме соң? Авыз ачарга да бирмәделәр бит. Әнә Юнусов үзе шунда иде. Аңа да өстәл сугып бер генә кычкырды Кадый ров. Юнусов. Ә без аның белән бу мәсьәләдә көн саен өстәл сугышабыз. Галина. Син шүрләп төштең? Сүздә исбат итәргә бирмәсәләр. син эштә исбат ит, чебешне бит көз көне саныйлар. Арслан. Көз көне... өч көннән уракка чыгарга. Колхозчының җилпучында бор умачлык он юк, ә син көз көне... Гали н а. Бәлки, Калыйров үзе килеп аванс бирер синең колхозына. Арслан. Бирер. Әнә өзлексез телефоннан кычкырып тора. Заданне- не үтәми торып, беркемгә бер грамм Г а л и н а. Арс лан! Синме сон бу? Син сөйлисеңме бу сүхзәрне? Ничә мәртәбә үлемнең үзе белән якага яка килгән Арслан, коры йодрык белән өстәл сукканга коелып төштең. Сайлаган юлыңның дөреслеген белә торып. Арсл а н. Дөреслек! Син дә белә илең бит ул дөреслекне. Юнусов та белә иде. Әй. нәрсә сөйләргә!.. Институтны бетергәч, мин аспирантурада калам, дидем. Башлап син каршы килдең. Ярый, кайттым, агроном булдым. Әнә Юнусов башымны менә монда китереп бәйләде. Ю ну сон. Димәк, миндә хата булган. Сина карата ялгыш фикерлә булганмын икән мин. Туган туфрагына ябышкан кеше дип уйлаган илем мин сине Авылдашларың да сине председатель итеп кайтаруны сорагач .. Ә син инде үзеңә карата булган ышанычка шулай карыйсың икән, ул вакытта кит. без сине тотмыйбыз. Авылдашларың да бик ябышырга тормаслар шикелле, болай булгач— Галина. Кайчандыр дүрт йөз хуҗалык булган авыт өч йөз хуҗалыкка калса. Гариф кебек колхозчылар берәм-берәм китеп торсалар, өч йөз хуҗалыкның йөз иллесе сыерсыз калса... Арслан. Мина кадәр калганнар бит алар! Галина. Шул аяныч хәлгә син сыкрый белмәсән. иген иккән игенчегә син ипи ашатмасан. печән чапкан колхозчыга сыерын түгел, кәжэ- сен дә кышлатып чыгарлык печән бирә алмасан, синең кемгә һәм нн өчен кирәгең бар? _ Арслан. Мин боларның берсен дә аңламыйммыни? Минем бөтен омтылышым шуңа юнәлмәгәнмени? (Түр тәрәзәгә килеп, тәрәзә рамнарын ике якка ачып җибәрә.) Сизәсеңме, басу исе... Басудан яңа икмәк исе авылга бөрки'.. Ә нигә ашыга ул Гариф? Шушы хәзинәне ташлап китәргә нигә ашыга? Галина. Бәлки, синең үзеңә ашыга төшәргә кирәктер? Ә Гариф мәсьәләсендә борчылма син. Мин хәзер аның өенә барам. Бу хәл минем үземне дә борчый. Ничә ел балаларда туган туфракка мәхәббәт уятырга тырышам. Ә алар җидене бетерәләр дә. тизрәк тузаннарын кагып, авылдан чыгып качарга ашыгалар. Җирдә кем калыр болай булса?! Арслан. Син бар. (Күз яше белән.) Бар! Күр Гарифны. Г а ли на (килеп аның чәчләреннән сыйпый). Барам. Менә шулай өметле яшь белән сугарылган яшәү татлырак була ул, картым! (Кинәт яшәреп китеп Арсланны кочаклап үбеп ала. шунда ук Юнусовка борыла.) Сез безне гафу итегез инде, бик сирәк була ул бездә мондый хәл! (Чыгып китә.) А рсл а н. Гафу ит. Юнусов, кайвакыт шулай пружина бушап ала. (Күрше бүлмәгә.) Сания! Хәзер үк бөтен бригадаларның ярты еллык хезмәт көннәренә йомгак ясап куй. Идарә утырышына әзер булсын! Әхми, атына атлан да бөтен идарә членнарына хәбәр ит. ярты сәгатьтән монда булырга. Чираттан тыш идарә утырышы була. (Юнусовка.) Ә син нигә елмаясын, хәйләкәр? Юнусов. Кадыйровның өстәл сугуыннан курыкмыйсыңмы соң? Арслан. Өстәл ике башлы бит ул. Юнусов. Юнусов. Икенче башына син сугарсыңмы? Арслан, һәм өстәл сугар өчен дә түгел ул, өстәлгә халык өчен сыйхөрмәт хәзерләп куялар. Ә сые мул өстәлгә берәүнең дә кулы күтәрелмәячәк. Юнусов. Ышанасыңмы син сыеңның мул булачагына? Арслан. Ышанам. Ю п у с о в. Ә ул әнә ышанмый, Кадыйровны әйтәм, курка. Үз шәүләсеннән үзе курка. Искерде, картайды. Үзе дә, фикере дә. Ә фикер картаю... Ай-Һай, безнең эштә яман нәрсә. Тормыш бит ул алга бара- Ә без аның алдыннан атларга, ерактан күреп атларга тиешбез. А р с л а н. Син бар, кайт, бүгенгә хатының, семьяң янына кайтып тор. Юнусов. Мин райком секретаре гына түгел, шушы колхозный уполномоченные да. А рсл а н. Ә мин идарә членнарын гына чакырам. Юнусов. Курыкма, мин сезнең демократиягезгә кул салмам. Арслан. Мин сезгә идарә утырышының беркетмәсен җибәрермен. Ю н у с ов. Барлык колхозлар өчен дә үрнәк беркетмә булсын иде инде ул. Карт йодрыгыннан катырак килеп төшәрлек булсын иде өстәлгә. Аңладыңмы? Арслан. Аңладым. Юнусов. Аңласаң шул, хәрәкәттә бәрәкәт. Ишектән Сөләйман, Маргарет, Хәйдәр керәләр. Арслан. Я... Мәликәнең казларын биреп җибәрдеңме? Сөләйман. Җибәрдем. Эризультаты өчен үзең җавап бирерсек. Арслан (Хәйдәргә). Тагы кем маглары бар аның лапасында? Хәйдәр. Нигъмәтҗанның танасы иде. сенерен буып куйган. Ветеринарга алып китте. Сөләйман. Мин аны төбәк басуыннан ук алып кайттым. Куып җитәр хәл юк Сеңерен бугач туктады хайван Арслан Менә нәрсә, син артык кыр сакчысы булырга ярамыйсың. Бүген төнлә амбарлар янына каравылга. * Сөләйман. Во-первых, мине син куймадың, идарә куйды. Арслан. Хәйдәр, бер әйбәт кандидатура хәзерлә. Хәзер идарә уты- g рышы, шунда расларбыз. ' > Сөләйман. Во-вторых, мин каравылга ярамыйм, миндә тавык я күзе. Арслан. Күп йомырка ашаганнан ул. Умачка күчкәч узар. £ Сөләйман. Товарищ Юнусов, бу нинди башбаштаклык бу? Мин бывший нуменклатурный работник. Мин бөтен авылны ике бармагымда * тоткан кеше. «Син районның бердәнбер терәге» дия иде трибунадан ® торып иптәш Кадыйров. Мин хәзер аның үзенә жалоба белән барам. ? Арслан. Бик әйбәт, төнлә каравылда торырсың, ә көндезләрен > жалоба белән йөрерсең. Ә сез, Мәрьямбану ханым? Маргарет. Ә юк инде, миңа батмый, мине бернинди эшкә дә куша g алмыйсың. Мин эвакуированный, мин бывший комсостав хатыны А р с л а н. Эвакуированныйлар күптән урыннарында инде Аннан £ соң бездә бывшийлар да юк хәзер. Сез — колхозчы Сөләйман Сабиров ® хатыны. Әгәр дә колхозда эшләргә теләмисез икән, устав нигезендә колхоздан чыгарып, бәрәңге бакчагызны алачакбыз. Гомуми җыелышның колхозда эшләмәгән семьяны бөтенләй авылдан сөрергә дә хакы бар. Барыгыз, иртәгесе көннән эшкә! Хәйдәр. Маргарет ханымны кая кушарга? Арслан. Печәнчеләргә. Чүмәләгә печән биреп торырга. Маргарет. Мин аның кайсы башыннан тотып бирәсен дә белмим ул печәннең. Арслан. Юан башыннан тотып бирерсең. Маргарет. Кара. кара... Томан икәнсең син. әй. гел томан! Арсл а н. Томан юк инде хәзер. Маргарет ханым, томан таралып бара. (Сөләй.иан юан итеп тәмәке урый да. бүрегенең бер колагын күтәреп. ишек төбендәге аралыкка барып идәнгә чүгәли, тәмәке кабыза.) А р с л а н. Ә син нәрсә? Сөләйман. Эңгер-меңгер төшә. Тиздән каравылга менәргә вакыт. Бер генә көйрәтеп алам да... Тәмле бит биредә көйрәтүе. Идарәдә тәмәке көйрәтү элекэлектән калган гадәт инде ул. Ишектән Галина кайтып керә. Арслан. Я. ничек? Күрдеңме? Сөйләштеңме Гариф белән? Галина. Туган туфрагын ташлап китү кешегә җиңелме әллә. Бераз төшереп алган. Елый. Хатыны да китмик дип ялвара. Ә син ашык, ашык, Арслан! Арслан. Хәйдәр, хәзер идарә утырышында печәнне печәнчеләргә процентлап бүлеп бирәбез. Хәйләр. Арслан! Болай булса, без өч көндә бөтен болынны ялап чыгабыз. Халыкны болынга сыйдырып булмаячак. Арслан. Өч көннән уракка. Беренче суккан икмәкне колхозчыларга. Хезмәт көненә икешәр йөз граммнан аванс бирергә. Бар. идарә членнарын шуңа хәзерли тор. (Хәйдәр эчке бүлмәгә үтә.) А рсл а н (Юнусовка). Әйдә, иптәш секретарь. (Арслан эчке бүлмәгә үтә. Юнусов Галина каршында тукталып кала.) Г а л и п л (авыр һәм тирән сулап). Башлана бугай Инде... авылга... Бер мәктәп тә салып җибәрсәк... хәерле сәгатьтә! (Арып агарынып 6} г мә буендагы урындыкка утыра. Аралыкта утырган Сөләйман акрың гына килеп телефон трубкасын ала.) Сөләйман. Станция, мина райкомны бирегез. Иптәш Кадыйров- ны. (Юнусов килеп телефонның рычагына баса.) Нәрсә? Карап торып колхозның икмәген, печәнен таратырга юл куяргамы? Дәүләт задание- сен өзәргә! Кадыйров... Кадыйровны мина!! Юнусов. Арыган инде ул. Борчымагыз сез аны. Ә сезгә, Сөләйман абзый... (сәгатенә карап.) Каравылга вакыт. (Сөләйман кулыннан трубканы ала, Сөләйман бүрегенең сыңар колагын төшереп чыгып китә. Юнусов Галина янына килә.) Сезгә начармы? Сез агарып калгансыз. Арслан чыга. Арслан. Сезне көтәбез, Юнусов. Юнусов. Керәм. (Эчке бүлмәгә китә.) Арслан (Маргаретка). Ә сез нәрсә? Барыгыз. Маргарет. Кычкырма син миңа. Әнә, хатыныңа кычкыр, ярынмы, Казан юлын сирәгрәк таптасын. Г а л и н а. Шуның белән нәрсә әйтергә телисез? Маргарет. Теләмим. Миңа әнә шул йоны коелган өтек карт бик җиткән, мин артыгын теләмим. Артыгын теләүчеләр Казан юлын таптыйлар. Мәктәп төзергә проект дигән булып. Арслан. Таптаса ни булган? Гариф керә. Маргарет. Ни булганын мин каян белим. Ни булганын син инде аның Казандагы сөяркәсеннән барып сора. Арслан. Нәрсә? Кемнән, кемнән? Маргарет. Теге миндә кунып киткән врач егет Игорьдан. Әнә, Гариф та күреп кайткан үзен. Гариф. Күрсә ни булган? М а р г а р е т. Булмаган. Монда, якынга Вишневский бульнисына кайтып урнашкан. Өйләнмәгән дә ди үзе. Нигә өйләнсен, гутовый хатын булганда. Расходсыз. Ара-тирә күчтәнәчен-мүчтәнәчен алып килеп тора. Гариф. Ах. менә син мине нәрсәгә урарга телисең икән. Күптән кулым кычытып йөри иде үзеңә... Маргарет. Кара-у-ул-о-л! (Чыгып йөгерә. Гариф аны куып китә.) Арслан. Тынычлан. Үзеңне кулга ал. Г а л и н а. Кайчан барган идем соң мин Казанга? Арслан. Әнә шул мәктәп проекты артыннан иде. Йөрмә. Хөкүмәтнең әле авыр еллары. Бер-ике ел түз. Аннан, колхозга мая туплагач, колхоз хисабыннан салырбыз мәктәпне, менә дигән итеп, таштан. Галина. Игорьның Казанга кайтканын белмәгәндә идем бит әле мин. Арслан. Гафу ит. ул мина хат язган иде. Эшнең кызу вакытына т>ры килде. Жавап яза алганым юк. Сиңа да әйтми тора идем. Гайбәттән өстен булырга кирәк. Бүген үк хат язарга кирәк үзенә. Кунакка чакырып. Г а л и н а. Юк, юк, кирәкми. Арслан. Кирәк. Мин бит аңлыйм, сиңа биредә аннан да якын кеше юк. Шулай булгач, йөрешергә кирәк үзе белән, ачыктан-ачык. Гариф әйләнеп кайта. Г а риф. Тотып булмады бит кычыткан чыпчыгын. Яра идем менә шушы каеш йөгән белән. А р сл а н. Кирәкми. Гариф. Г а р и ф. Хатын авырый бит, Казанга врачка алып барган идем .атынны. Шул врачка туры килдем. Сәлам әйтте сезнен барыгызга да. .) хатынның хәле шәп түгел. Мине гафу ит син, Арслан. Мин аптыра- ач... Китим микән әллә дигән идем. Китеп кая барасын, авыру хатын *елән. Менә йөгән, хәзер алашамны җигәм дә печәнгә, богыл тартты ж jHpra. (Китә.) Арслан. Күрәсең, бар да җайлана. Әйдә, кайтарып куйыйк үзеңне, < "алимә. ' § Галина. Юк, юк. Мин үзем кайтам. Балаларым Тәнзилә, Илдусым £ тныиа. Акрын гына, кичке салкынча һаваны сулап. Ә син бар... Бар. я Арслан, анда кер... Анда! Ут сүнә. Парда. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Арсланнар өе. Күп еллар үткән ВакыАга инде бүгенге кенгә килеп тоташа Пәрдә шылганда Сабира, Тәнзилә. Мәликә ашыга-ашыга залда күнак табини әзерләп Аериләр. Сабира. Була микән инде, балалар? Киртәсенә керде микән? Без кунак алып кунак уздырган кешемени сон?.. Мәликә. Әйе шул, Сабира түти, сезнекеләр бигрәк инде сау-сәламәт вакытта яши белеп яшәмәделәр. Башка председательләр әнә кунак- кунак уйнаудан туймыйлар. Машинасы машинасы белән төяп алып кайталар кунакны, төяп озагалар. Районнан димсен, Казаннан днмсең. Тәнзил ә. Куй инде, Мәликә апа, шул яши белеп яшәүне. Мәликә. Ник, гомер ике киләмени ул, рәхәтен дә күреп калмагач Сабира. Кайтып та җитәрләр, Казан асты тирәләрен карый торырга иде. Мәликә. Теге нәрсәләрегез бер дә күренми әле монда, шкаф асларыгыз да буп-буш, председатель табынымыни инде ул, бер шешәсе дә булмагач... Сабира. Андый нәрсәне өемә керткәнем булмады минем, кем, Мәликә. Инде көмеш туй хөрмәтенә үзләре белән Казаннан ала кайталар икән, бер генә юлга дәшми калырга исәп, күрмәмешкә салышып. Мәликә. Галимәне әйтәм, туй мәҗлесендә утыра алырлык микән сон? Сабира. Терелә бугай инде... Бер ел бит. бер ел түшәк өстендә. Тәнзилә. Башта профессор якын да килмәгән иде. кичә консилиумнан соң бөтенләй алып кайтырга рөхсәт итте. Тнк өегезгә кадәр рем кайтарып куям, ди. Туй мәҗлесе уздырырга да ризалык бирде. Сабира. Больниска китә киткәннән бирле шул көмеш туй дип саташкан инде, балакаем Әнкәй туйга фәлән нәрсәне хәзерлә төгән нәрсәне оныта күрмә дип. барган саен мине кисәтеп торды. Үзе хәл эчендә ята, үзе көмеш туй дип хыяллана. Мәликә. Сырхау кешегә балалар акылы керә шул. Сабира. Сагындым дип өзгәләнде. Кыз вакытыннан килгән санчыгы бар аның, шуның ачкычын узган ел больниска киткәндә машинага кертеп салгач сорап алып куенына тыкты. Барган саен бер чыгара ачкычын баш астыннан, бер салып куя. «Сандыгымны миннән башка ача күрмәгез, алай-болай булсам, менә ачкычы баш астымда» дип гад искә төшереп торды. Мәликә. Ниләр керми сырхау кешенең башына. Сабира. Булды шикелле инде бу, балалар. Мәликә. Әйбәт табын булды инде бу. шәһәр табыны шикелле булды. Монда ниләр генә юк. Сабира. Чәкчәкне туйда кунаклар табынга утырышып беткәч кенә чыгаралар бугай. Гариф бер кочак чәчәк күтәреп керә. Гариф. Чәкчәкне шулайдыр, ә менә чәчәкне алдан утыртып куегыз табынга. Тәнзилә. Ой. нинди матур чәчәкләр!.. Гариф. Моны Зәйтүнә кызым үстерде, теге синең белән бер класста укыганы. Казанга, асраулыкка илтеп биргән идем бит мин аны теге елны, җүләр. Әниең тәки кайтартты бит шул кызны. Кайтартты да бакчачылар курсына жибәрттерде. Ә хәзер менә нинди чәчәкләр үстерә колхозга. Тәнзилә. Кая, мин аларны вазага утыртыйм. Гариф. Кызым бакчачы, улым Идрис колхозның почетный төзүчетехнигы булды. Кара. Сабира түти, минем улым нинди мәктәп төзеттереп бирде колхозга. Укытучы апам өчен дип тырышты. Тик укытучы апалары гына... Кызык икән ул кеше дигәнең. Сабира түти, әй... Галима киленне әйтәм әле. нинди авыр елларны җиңеп чыкты, авырлыкларга түзде. Ә менә шатлыкка түзә алмады. Узган ел шушы мәктәпне ачканда бит инде... Иптәш Юнусов, үзегез төзегән мәктәп, үзегез беренче булып атлап керегез дип. Галимә кулына кайчы тоттырды. Галимә шатлыгыннан нишләргә белми. Йөзе ап-ак булды, куллары калтырый. Ишеккә аркылы тарттырган кызыл лентаны кисеп җибәрде дә... чайкалып китеп... Сабира. Сөйләмә инде... Гариф. Ярый әле шул тантанага профессор үзе килгән иде Казаннан. Мәликә. Бәхеткә каршы диген. Сабира. Әнә. кызым Тәнзиләнең укытучысы бит ул. Икесе бергә кайткан иде. әниләренең бәйрәменә. Тәнзилә. Профессор Игорь Валериановичны әйтәсезме? Безнен кафедра мөдире ул. Сабира. Тәнзилә кызымны бик ярата. Тәнзилә. Таня, Танюша дип кенә йөри ул миңа. Гариф. Бүгенге мәҗлескә ул да кайтадыр бит кунак булып? Сабира. Ансыз мөмкинмё соң? Галимә балакаемны шул профессор гына аякка бастырды бит, юкса, бөтенләй өметсез иде... Гариф. Хатыны белән чакырырга иде үзен, парлап. Тәнзилә. Аның хатыны юк шул. Ул өйләнмәгән, егет кеше. Гариф. Ничек юк? Шундый ап-ак чәчле егет була димени? Тәнзилә. Була икән шул. фәнгә гашыйк ул. Наука Ивановна белән торып калган ул дип көләләр үзеннән безнең студентлар. Сабира. Сезгә, яшьләргә, көләргә генә булсын. Әйдә, кызым, чәкчәкләрне дә чыгарып куйыйк. Ярый әле, син алдап кайттың булыша торырга. Тәнзилә. Илдус абыйга да әйткән идем мин алдан кайта торыйк дип. Сабира. Илдус миңа нәрсә булыша алсын соң ул... Кереп китәләр. Гариф. Әйе, Галимә киленне аякка бастырды профессор, ә менә минем хатынны .. Ике ел бит инде, ике ел хатынны җирләгәнгә. Балалар белән генә яшәве авыр, Мәликә. Җиткән кыз белән җиткән егет булсалар да авыр. Җан дусты кирәк. Эч серләрен бушатырга сер сандыгы да кирәк каи вакытта Мәликә, теге чакта инде син Низаметдинымны көтәм дип отказ биргән идең. Низаметдинын, мескен, кайта алмады. ♦ Бәлки, хәзер унлап карарсың, ә? Сина да җиңел түгелдер ялгыз яшәве Мәликә. Кем әйтте сиңа мине ялгыз яши дип? Мин ялгыз яшәмим ? Мин һаман да әле Низаметдиным белән яшим, мин һаман да әле аны > көтеп яшим. Гариф. Соң, сугыш беткәнгә дә инде егерме биш ел булды бит. < Мәликә. Булсын. Утыз булсын, илле булсын! Мин барыбер аны £ көтәчәкмен. Үлгәнче көтәчәкмен. Нәрсә соң сез барыгыз да миңа бәйләнәсез. Хатыннары үлсә — Мәликә, хатын аерсалар — Мәликә Мин сезгә * нәрсә5 Тол хатынмы? Мин тол түгел, минем Низаметдиным бар. Ул исән, ® ул бар. Бар, бар!.. ° Мәликә елап эчке бүлмәгә кереп ки1ж Гариф. Авырткан җиренә бастым, ахры. Күршедән Селәб ман чыга. Гариф. Син кая болай йөгерәсең, мулла? Сөләйман. Күрше авылга Гариф. Әлхәм-колһуалла укыргамы? Сөләйман. Анысын да укыштыргалыйбыз. ә как же. Гариф. Тәлинкәгә әлеф тә язгалаи бирәбезме? Сөләйман. Булгалый анысы да карт-корыга. Гариф. Үтәме сон товарын? Сөләйман. Ераграк авылларда үткәли. Ә безнен тирә халкы эре кыланган була бит ул элек-электән. Кая. папиросын бармы5 Гари ф. Тәмәкелек тә акчан юкмыни мулла булып йөреп? Сөләйман Вак-төяк хәер белән ерак китеп буламыни Кесә төбендә кайткан тиеннәрне дә чүпләп кенә тора Маргарет җиңгән. Гариф. Малайлар булышмыймы5 Сөләйман. Булышыр бар, килеп тә карамыйлар. Бу йортның үз хуҗалары Харис белән Халисә кайткач, безне Зарифа карчыктан калган җимерек йортка күчергән булдыгыз бит үзегез. Зарифа карчыкның җимереге астында калсан, актарып алырга да килмәс ул балалар. Суд белән алимент алмый булмый инде ул жүнсезләрдән. Әнә. Маргарет кәксәләр идәнен юарга бара Күреп алса, ул мине дә үзе белән сөйрәячәк Булышырга дигән булып. Ычкыныйм әле мин тизрәк... (Кача поса чыгып китә. Гариф икенче якка китә башлый. Сабира чыгып баса ) Ерактан кычкыра кычкыра Маргарет кера. Маргарет. Кая качасың, карт күркә?! Кара, кара, китте бит, артына да әйләнеп карамады. Әрәмкән генә үтте бит гомерләрем шул өтек белән. Гари ф. Зато мулла, әлхәм-колһуалла укып йөри карт-корыга. Марта рст. Әлхәмен укытам әле мин ана Кзйтып кына керсен. Кәксәләр идәнен борыны белән кырдыртып юдырам Яшьлегемне әрәм иттем бит шул күркә белән. Я. әйт. кемгә ярыйм инде мин хәзер Гариф Аттестатлар томан булып очтымы? Маргарет. Томан шул, томан. Бар да томанга әйләнде. Менә хәзер шул указсыз мулланың тәһарәт чүпрәкләрен юып йөр инде. Ой, дөнья, әй, язмыш! (Сукрана-сцкрана китә ) Сабира. Син кая, Гарифулла? Гари ф. Кайтыйм. Табыныгызны бизәргә чәчәк китерим дип кем килгән идем. 1 Сабира. Юк, юк, җибәрмим. Чәчәкләрең табынны бизәсә, үзен мәҗлесне бизәрсең. Гариф. Мин бит чакырулы кеше түгел. Сабира. Берәү дә чакырылмаган. Галимә киленем башта ук кисәтеп куйды, кечкенә генә итеп, семья туе итеп кенә уздырырга. Әнә Казаннан балаларны — Илдусны, Тәнзиләне кайтартып. Инде менә синен кебек якын итеп килүчеләр була икән, аларны кире чыгару юк. Гари ф. Бөтен колхоз белән уздырасы иде бит мондый мәҗлеснеМашиналар тавышы. Тәнзилә террасага йегереп чыга. Тәнзилә. Кайттылар! Сабира. Казан астын карагыз дидем бит. Мәликә. Зарар юк, өлгерербез. Каршыларга чыгалар, артта шау-шу, каршы алу, исәнләшү-күрешү. Бераздан Гвлв- наны И л д у с белән Арслан җитәкләп алып керәләр. Ул үз өенә кайтканына min. зәгыйфь тавышы белән кете-кете келәргә азаплана. Алар белән Сабира, Тән зила, Мәликә, Игорь, Гариф, Хәйдәр керәләр. Сабира. Менә монда, менә түргә утыртыгыз балакаемны! (Креслога мендәр китереп сала.) Галина. Юк, юк... монда утырып тормыйк инде без, әнкәй. Менә кайтып та җиттем үз йортыма... О! Туй табыны. Вакытны бушка уздырмыйк инде. Кунаклар утырыша торсыннар, ә без синең белән, әтисе,— кәләш белән кияү. Әйдә туй киемнәребезне киеник, йоласына туры килсен. Минем сандыгым... Минем сандыгымны ачмадыгызмы? Тәнзилә. Юк, юк, әнкәй, сандыгың үз бүлмәңдә. Әйдә. Галина. Анда кермәгез инде сез, балалар. Берегез дә. Без княү белән кәләш икәү генә керик. Бар да әзер булгач, без киенешеп чыгарбыз. Нәкъ туйдагы шикелле булсын. Мәликә, әйдә син кәләшне киендерүче булырсың. Ә кияү ягыннан кияү егете Хәйдәр булыр. Арслан. Алайса, Хәйдәр, син табынга утыра тор. Мин үзем дәшеп алырмын. Галина. Арслан. Мәликә эчке бүлмәгә кереп китәләр. Сабира. Духтыр, менә түргә, түргә утырыгыз. Игорь. Без алар чыкканны көтик инде. (Саквояжыннан өстэлгз ике шешә шампанское чыгарып куя. Илдус вино шешәләре чыгара.) Сабира (Игорь янына килеп, пышылдап). Иртә кайтармадыгызмы, духтыр, кыяфәте бик әйбәт күренми? И г о р ь. Юк. нәкъ вакытында. Сабира. Әле дәваларга кирәк түгел идеме? И г о р ь. Артык дәвалауның кирәге юк инде, әбекәй. Сабира. Шулайдыр инде, шулайдыр... Сез духтыр, үзегез беләсездер. X ә й д ә р. Сез бик ачык әйтмәдегез шикелле, профессор? Игорь. Ярый, бу турыда балалар алдында кирәкми. Арслан (эчке бүлмәдән). Хәй-дәр! Игорь. Бар, әнә кияү егетен сорыйлар. Хәйдәр. Кияү егетенә сөлге-фәлән асмыйлармы, Сабира түти? Сабира. Юк, кияү егетенә чиккән яулык белән сөяк саплы naw бирәләр. Хәйдәр. Ал арын кем бирергә тиеш? Сабира. Яулыгын яшь килеп, пәкесен яшь кияү бирә. Хәйдәр. Димәк, болардаи миңа бернәрсә дә тәтемәячәк. Сабира. Бар, бар, анысын үзләре карарлар әле. (Хәйдәр эчке 'лмәгә кереп китә.) Әй, яшьлек! Нинди генә әкәмәтләре булмаган ти элек... Ул ишек бавы тоту дисенме!.. * Тәнзилә. Ничек ишек бавы, әбекәй? х Сабира. Әнә, ишеккә кара, ишеккә. аек ачыла, аннан җитәкләшеп Арслан белән Галина чыгалар. Алар артында н әйдәр белән Мәликә. Арслан — өр-яна кара костюмнан, ак күлмәк, кара галстук = м кара кәләпүштән. Галина — озын ак туй күлмәгеннән, туй беркәнчегеннән. Анын Н емендә Украина халкының милли чигешләре. Алар парлап өстәлне әйләнәләр. Аннан н өстәл башындагы ике урындык артына килеп басалар. Барысы да тынып кала. Сабира (килеп икесенең дә маңгайларыннан үбә). Котлы, мөбарәк » /лсыи туегыз, балакайлар!.. ° Хәйдәр. Амин. Алтын туйга кадәр яшәргә насыйп булсын. Сабира. Утырыгыз, балакайлар. (Бары да утырышалар, тик * гарь гына Галинага карап сокланып басып тора.) Г а л и н а. Сез нигә утырмыйсыз. Игорь Валерианович? Игорь. Менә мин сезне күреп онытылып киттем бит әле. Галина « шксимовна... Ничек һәм кайда сакладыгыз сез шул гомер буе тун кием- ® )рен? Бу сезнен кыз вакытыгызда, үзегез, үз кулларыгыз белән чигеп ° иләгән хәзинәгез бит. Галина. Әйе. Кыз вакытымда, туема дип эшләгән идем. Сезнен елән булачак туема дип эшләгән идем. Ләкин безнен ул туебыз бул- ыйча калды. Безнен яшьлек коточкыч чорга туры килде. Арслан елән дә безнен туебыз блиндажларда, траншеяларда узды. Өстебездән фапнель яңгырлары яуды безнен туебызда. Шулай бит. әтисе? Ләкин /й хыялы минем күңелдән китмәде. Еллар авыр булган саен, мин бу нзәкләрне ераграк, эчкәрэк яшерә бардым. Бөтен нәрсәмне сатып, изыкка алыштырып бетердем, әмма боларны сакладым. Шулай итеп езнен беренче ширбәт туебыз була алмый калды Ләкин мин үкенмим, нын караны, менә ничек мул итеп уздырабыз без көмеш туебызны. 1уның өчен бер ел буе больница койкасында ашкындым да бит мин. башлыйк инде. Игорь. Болай булгач, башлыйбыз инде, дуслар. (Шампанское юшәсен кулга ала.) Шартлатабыз!!! Хәйдәр. Шартласыннар шешәләр, чыңласыннар бокаллар! (Шешә- эр шартлый, бокаллар тула. Барысы да бокалларын кулларына ала- ар.) Я, ни өчен күтәрәбез беренче бокалларны? И го р ь. Берни өчен дә күтәреп булмый әле. Ачы бит бу. Хәйдә р. Чыннан да, ачы икән бит, ачы! Бары да. Ачы, ачы! (Арслан белән Галина акрын гына үбе- юләр.) Хәйдәр. Менә хәзер күтәрсәк тә була. Игорь. Яшьлек өчен! Сезне бу бизәкләрдә күргәч, яшьлегем искә өште бит әле минем дә, Галина Максимовна! Яшьлек үткән туган якла- ым күз алдыма килен басты. Днепр буйларында ялан аяк йөргән вакыт- ар!.. (Галинага кинәт авыр булып китә, ул бөтен гәүдәсе калтыранган элдә. чайкала-чайкала. бүлмәсенә кереп китә. Арслан, Игорь. Сабира ның артыннан ташланалар.) А р с л а н. Галимә! Игорь. Галина! Сабира. Балам! (Бары да эчке бүлмәгә омтылган килеш калалар ) БИШЕНЧЕ КАРТИНА Шул ук сәхнә, иртән тан беленеп килгән вакыт. Г алнна үз бүлмәсендә, калын дәфтәргә ашыга-ашыга нидер яза. Арыгач, бераз туктап, бармакларын хәрәкәтләндереп хәл жыеп ала да, тагын дөньясын онытып яза башлый. Арслан залда, туй кнеынәра дә салмаган кнлеш. тирән креслога утырган да йокыга киткән. Бераздан кинәт сискәнеп уяна Хафаланып Галина бүлмәсенә карый. Анда ут янганын күреп, акрын гына торып ишеккә килә. Арслан. Әнисе... Син йокламыйсыңмыни? Әнисе! Г а л и н а. Әйе, әйе, әтисе, кер, минем яныма кер, менә көндәлек дәфтәремне карап утыра идем әле. Уйласан, искиткеч. Озын юл үткәнбез икән без синең белән. Авыр да, газаплы да. Шул ук вакытта татлы да булган икән ул безнең юлыбыз, аның шатлыгы да, кайгысы да булган. Ләкин без ул юлны синең белән бик матур үткәнбез. Мин канәгать, мин үткәнебездән бик канәгать, Арсланым! Арслан. Сиңа йокларга иде. Галина. Юк, йокладым, бик әйбәт йоклаганмын. Төш күреп. Ә син чишенмәгәнсең дә. А рсл а н. Мин, чишенмичә, залда гына ятып торган идем. Галина. Син сал инде боларны... Сал. Туебыз үтте бит инде. Арслан. Әйе, үтте. Галина. Рәхмәт инде сиңа, сүземне жирдә калдырмадың. Нинди мул итеп әзерләгәнсең туебызны. Хәтта Игорь Валериановичның да исе китте. Ул кая, китмәдеме ул? Арслан. Юк, китмәде. Йоклый әле. Галина. Әйт инде, торсын. Арслан. Нәрсә, кәефең начармы? Галина. Юк, кәефем минем әйбәт, бик әйбәт, мин сәламәт хәзер, бөтенләй сәламәт. Мин хәзер инде иң сәламәт йокы белән йоклый алам. Бүген нинди матур төш күрдем мин. Хәтерлисеңме, беренче елларыбызда, тегендә—Украинада... Син һәрвакыт төш күреп уяна идең, уяна идеи дә миңа сөйли идең. Чаптырган чишмәләрен. Мин дә бүген шундый матур төш күреп уяндым. Сөйлимме? Арслан. Сөйлә, кадерлем, сөйлә. Г а л и п а. Үзебезгә, Украинага кайтканмын, имеш. Днепр буйларына. Анда безнең Днепр ярына ятып үскән зур бер өянке бар иде- Мин шуның яфрагына үреләм, ә кулымда абага чәчәге кебек ап-ак чәчәк өзелеп кала. Тагын үреләм, тагы чәчәк. Чәчәкләр, чәчәкләр! һавадан, күктән чәчәкләр ява. Кояшлы яз иртәсеидәге ләйсән кары кебек эре-эре. ябалак-ябалак чәчәкләр ява. Мин көләм, мин чәчәкләргә битемне куям, алар явалар да явалар. Арслан. Тазарасың, кадерлем, яшьлегең кайта. Галина. Әйе. әйе, минем яшьлегемне күрәсем килә, яшьлегем үткәя Днепр буйларында йөрисем килә. Уят Игорь Валериановичны. Ул чәй генә эчеп алсын да. без юлга әзерләник. Арслан. Кая, нинди юлга! Галина. Ник, без сөйләшкән идек бит инде, Игорь Валерианович сипа әйтмәдемени? Арслан. Нәрсә турында? Гали иа. Без. көмеш туйны уздыру белән үк, сәфәр чыгарга тиеш идек. Шулай дип сүз куештык бит. А р с л а н. Шушы хәлеңдәме? Галина. Минем хәлем хәзер бик әйбәт. Мина хәзер күбрәк сәяхәттә йөрергә кирәк. Кама, Идел өсләрендә... Пароходта, палубада. Мнна консилиумдагы профессорлар да шулай диделәр. Пароход белән озак сәяхәткә чыгарга киңәш иттеләр, шулай диделәр бит, Игорь! (Зал ен ачып кычкыра.) Игорь Валерианович! (Залга ашыгып Игорь килеп :ерэ) Нәрсә инде сез. Игорь Валерианович, шулай ярыймыни инде? Игорь. Сез нәрсә турында, Галина Максимовна? ' Галина. Без сөйләшкән идек бит, сез сүз бирдегез бит. Нигә инде резней сәяхәт турында Арсланга әйтмәдегез? . Игорь. Ул бүген үк түгел бит әле, Галина Максимовна, әле бер-ике * :өй хәл алырга кирәк. х Галина. Юк, юк. Бүген үк! Хәзер үк! Мин аз гына да соңлый * ..1.МЫЙМ, мине Днепр буйлары үзенә чакыра. Анлатыгыз инде Арсланга, > чина сәяхәт кирәк. Минем туган илемне кайтып күрәсем килә. Минем 1иепр буйларында ялан аяк йөрисем килә! Нигә, нигә аңламыйлар < шәй кешеләр!! > Арсл а н. Акыллым, тынычлан. Аңлыйм мин сине, мин бит синең еләгенә каршы килмим, бары тик бераз сабыр итикме әллә, дип кенә ♦ >йтүем иде. а Галина. Рәхмәт. Син курыкма, минем хәлем әйбәт хәзер, әнә про- ° рессордан сора, ул бит белә, ул бит анда үзе генә түгел иде. алар күбәү > |де. Барысы да шулай диделәр. Галимнәр сүзенә ышанырга кирәк. Без * шда озак булмыйбыз, бер атна... Күп булса, ун көн. Баруы-кантуы клан. Миннән башка бер ел торганны ун гына көн тора алмыйсың* мыни син? £ Арслан. Алай булса, әйдә бергә барабыз. Балалар белән. Мин » "утпуск алам. ° ‘ Гали н а. Юк, юк. Кирәкми. Кешеләр әллә нәрсә уйларлар. Кеше- ■әргә белгертмик. Хәйдәрләр дә, Мәликәләр дә белми калсын. Белсәләр, /гетләргә тотынырлар. Без жинел генә, сәяхәткә генә, пароход белән iepcn кайтырга дип кенә чыгып китәбез. Без пароход белән генә барабыз да. Моннан Идел-Дон аша Ростовка, аннан Днепрга күпме генә <ала... Рөхсәт ит инде, кадерлем. Парлап барырга бит анда безне беркем чә көтми. Анда минем беркемем дә юк. Туган жнрем генә. Туган туфра- ымны бер учлап үбәм дә кайтам. А р с л а н. Ә профессор бара аламы соң? Галина. Бара, бара. Ул бит сүз бирде. Без үзебез белән Илдусны та алабыз. Л рс л а н. Ул чагында Тәнзиләне дә алыгыз. Галина. Тәнзилә синең янда калсын инде, әтисе. Мии сине дә кайгыртам, синең бер дә тәрбиячең булмаячак. Әнкәй әнә картайган, көч-хәл белән йөри. Гәнзилә сезне вакытында, жиренә жнткереп, тәрбияләп торыр. Ярый, әтисе, мин әзерләнәм. Син машинаңны чакырт. Пристаньга кадәр безне шофер гына илтеп кайтыр... Сез зурга жибәреп .озатып йөрмәгез. Игорь Валерианович, барыгыз, чәй эчегез дә юлга! И го р ь. Рәхмәт, без балалар белән эчтек инде. Галина. Алайса, мин кереп киенә башлыйм Менә күрәсең, кадерчем, миңа хәзер киендерүче дә кирәкми. Мин хәзер барысын да үзем эшли алам. Сез барыгыз, бар, әзерләнегез. (Бүлмәсенә керә.) Арслан. Игорь Валерианович, бу нәрсә инде бу? Игорь. Аның теләгенә каршы килергә ярамын. Арслан. Ләкин ул анда барын әйләнеп кайта алырмы? И го р ь. Ул анда бармаячак та. Менә күрерсез, юлдан борылып кайтачак. Без Куйбышевка да җитмәячәкбез, ул кайтам, диячәк. Идел ярларыннан кузгалып китүгә, ул сезне, авылны сагына башлаячак. Арслан. Әгәр дә барам дисә, барып жнтә алырмы ул анда? Игорь. Шулай да аны дулкынландырырга ярамын. Чыгып карыйк без сәяхәткә һәм, ышаныгыз, без бик тиз әйләнәчәкбез. Авыруның психологиясен мин белом бит ипле А рсл а н. Ә сез сон? Аның белән юлга чыгарга вакытыгыз рөхсәт итәме? Игорь. Мин аның булачак капризларын истә тотып, монда тоткарлану ихтималын әйтеп киттем. Кафедрамда кеше калдырдым. Мин тулы- сынча аның ихтыярында. Әйдәгез, балаларны һәм Сабира әбине кисэтеп| куйыйк. Юлга чыкканда бернинди ай-вайлар булмаска тиеш. Гүя без; монда, якын урманга яки болынга гына сәяхәт кылып кайтырга китәбез. Бернинди эмоцияләргә юл куярга ярамый. Шулай кирәк, аңладыгызмы? А р с л а н. Аңладым. Игорь. Менә шуның өчен яраттым да мин сезне. Сез чын ир кеше. Сездән башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм мин хәзер, йена ничә ел инде мин сезгә туган йортыма кайткан шикелле кайтам. Ә балалар... Ә Тәнзилә? Ул минем беренче ассистентым булачак. Әйдәгез! (Эчке бүлмәгә кереп, китәләр.) Залга киенеп Галина чыга. Галина. Кызым, Тәнзилә! Тәнзилә керә. Тәнзилә. Нәрсә, әнкәй? Галина. Без... китәбез инде... Барып кайтабыз. Озакка түгел. Тәнзилә. Беләм, әнкәй. i Галина. Белсәң шул инде, өйдә син каласың, әбиең бик бирешкән аңар салынма. Әтиеңне яхшы тәрбияли күр. Көн дә иртән аңа каймак бир. Ул иртән каймак ашарга ярата. Бер-ике йомырка пешер. Сыек кына итеп. Каты пешкәнне ашамый. Ә көндезгә... Тәнзилә. Ярый, әнкәй, син тыныч бул. Барысын да эшләрбез. Сез әйбәт кенә йөреп, әйләнеп кайтыгыз. Г а л и н а. Сиңа әйтәм, әтисе, буласызмы инде? Өйдәгеләр бары да залга чыгалар. А р с л а н. Без булдык инде, әнисе. Г а л и н а. Ә машинаңны чакырдыңмы соң? А р сл а н. Машина капка төбендә. Галина. Әнкәй, син безгә рөхсәт ит инде, авырсына күрмә, без барыйк инде... Бик күптән булганым юк бит минем туган якларымда. Сабира. Рөхсәт, кызым, рөхсәт, барыгыз. Исән-сау йөреп кайтыгыз. Г а л и н а. Улым, Илдус, син әзерме? И л д у с. Әзер, әнкәй. Г а л и н а. Алайса, утырышыгыз. Юлга чыгар алдыннан утырып алыйк, йола бит. Утыралар. Пауза. Я, кузгалыйк акрынлап. (Килеп Сабираны кочаклап үбә.) Әнкәй, енна нинди генә рәхмәтләр әйтергә дә белмим инде мин. Сабира. Ярый, балам, кайткач әйтерсең рәхмәтеңне. Г а л и н а. Әйе шул, син инде, әнкәй, озата чыгып йөрмә, күршеләр i дә алай зурга алмасыннар. Кая, тагы бер тапкыр үбим дә... (Убә Сабира үзен көчкә-көчкә генә тыеп тора.) Әйдәгез, хәерле сәгатьтә! (Бар оа акрынлап чыгалар, өйдә Сабира гына кала. Алар чыгып киткәч кенә, i Сабира чыдамлыгын югалта.) Сабира. Балакаем минем, ниләр генә уйлап чыгаруың булды сон бу синең? Бнгрәкләр дә беткән бит. Кая гына бара ала соң ул хәзер?- Әллә чыгыйммы артларыннан. Җибәрмимме әллә?! (Террасага китә | Машина кузгалып киткән тавыш.) Киттеләр!.. Китте балакаем... Туфраклары гына сөйрәп алып киттеме әллә үзен?! (Елый.) Арслан керә. Арслан. Әнкәй, тынычлан, кайта ул. Менә күрерсең, кире борыла. Сабира. Нигә җибәрдең? Кая җибәрдең син аны шул кыяфәтендә?! Арслан. Ул доктор, профессор белән. Борчылырга урын юк, әнкәй. Сабира. Докторыгызны да әйтер идем инде. Тәнзилә кая? Арслан. Ул әнисе белән. Чаптырган чишмәсенә кадәр озата бара. Хәйдәр керә. Хәйдәр. Арслан, син нәрсә, нигә җибәрдең Галимәне? Арсл а н. Зарар юк, Игорь Валерианович аның белән... Хәйдәр. Соң, шул Игорь Валерианович бит инде миңа... кич мине озата чыккач баскычта... Арслан. Нәрсә, нәрсә диде? Хәйдәр. Ул сиңа әйтергә уңайсызлана... Өмет юк, гел юк, ди... Ин күбе берикс көн... Арслан. Нәрсә? (Аның якасыннан ала.) Син нигә миңа шунда ук җиткермәдең? Шушымы синең дуслыгың? (Үз-үзен онытып, йөрәк өзгеч тавыш белән.) Машина!! Машина кая?! X ә й д ә р. Капка төбендә. Арслан. Син кал. Син шалтырат. Юл өстендәге бригадага шалтырат. Машинаны туктатсыннар. Мин куып җиткәнче җибәрми торсыннар. (Ашыгып чыгып йөгерә. Хәйдәр телефонга килә.) Хәйдәр (номер җыеп). Туң Кичү? Шакир, синме? Хәзер үк мотоциклыңа утыр да олы юлга чык. Анда «Волга» белән Харис пристаньга китте. Туктаг. Арслан «Газик» белән куып җиткәнче тоткарлап тор. Шулай кирәк. (Кычкырып.) Әйткәнне тыңла. (Урамга йөгерә ) С а б н р а. «Җан тартмаса да кан тарта, төн тартмаса да туфрак тарта» диләр. (Машина тавышы.) Машина... машина кайтты! Ай алла, бик тиз борылды бит әле бу... Куып җитә алмады микәнни соң? (Терраса тәрәзәсенә килә.) Энекәем лә... Әтисе түгел бит әле бу... үзе! Балакаем, Галимәм. (Ишеккә ташлана, анда Тәнзилә кочагында кергән Галинаның муенына асылына.) Балам, кызым, кайттыңмы, кадерлем?! Галинаны ик ягыннан кочаклап алып креслога утырталар, алар белән бергә Илдус, Игорь Валерианович, Хәйдәр, Мәликә керәләр. Г а л и н а. Әтиегез кайда? Т ә н з н л ә. Ул сезнең арттан, сезне куып китте. Г а л и на. Ә без Чаптырган чишмәсенә борылып төшкән идек. Күрәсең, ул безне күрми узып киткән. (Машина тавышы.) Илдус. Энә кайтты әтием дә! Йөгереп Арслан керә, Галинага ташлана. Арслан. Әнисе, кадерлем. кайттыңмы? Галина. Кайттым. Чаптырган чишмәсендә битемне юып. суын эчтем дә кайттым. Үз өемә, үз нигеземә, үземнең туган туфрагыма кайттым. Бөек Кобзарь ул, Игорь Валерианович, башка... бөтенләй башка. Аның туган туфрагы чикләнгән булган. Аны кыерсытканнар, кимсеткәннәр... Э мине бит биредә берәү дә кимсетмәде. Бу туфрак мине үз баласы итеп кабул итте. Бу туфракка минем тирем, кайнар яшьләрем тамды. Бу туфракта минем татлы хыялларым тормышка ашты. Шулай булгач, бу — минем туган туфрагым! Мин моннан беркая да китмим инде. Э сез. Игорь Валерианович, барыгыз, кайтьпыэ... Үзегезнең эш урыныгызга кайтыгыз. Игорь. Юк, мин бер-ике көн сезнең янда булам әле. Галина. Нәрсә, куркасызмы? Үләр бу дип куркасызмы? (Урыныннан торып, алга, халыкка таба килә.) Юк, мин үлмим әле!.. Мин яшим әле!.. о «х. у» м п. Пәрдә