Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Егор Уткин О Күпләр аны сагынып искә ала Гел бер булды сүзе: йолдыз дәшсә, Сукмак ярып, зәңгәр күккә мен. Сайлады ул юлның кыенын гел,— Кешеләрнең каргап сүккәнен. Җиңел эшне җаны үз итмәде, Нидер эзләп, янып сызланды. Күпләр аңа карап гаҗәпләнде, Күпләр көлде, күпләр кызганды. Авыл сусыз кала, ак чишмәне Су баскач, дип, язгы ташкында, Көрәк алып ул беренче чыкты, Эш башлады авыл башында. Аннан күрше-күлән, бөтен урам Тирән итеп кое казыды.— Күпме халык шунда суга килә. Ә ул юкка ничә яз инде... Язын килгән җиргә, язын китте, Яшәде дә янып, талпынып. Юлсыз юллар аны илткән икән Күңеленә авылы халкының. Аның исемен йөртә шушы кое, Бирмәделәр моны киңәшеп. Күпләр аны сагынып искә ала, Хөрмәт итеп, күпләр көнләшеп. Хәтерләтте Әллә дворникка ялланганмы. Әллә ачар өчен күңелен, Сары яфракларны җил себерә. Төнге караңгыга күмелеп. Авыл йоклый, тып-тын. Бер өйдә дә, Сыңар тәрәздә дә юк утлар. Караңгыга чумган көзге урам Күңелемдә шушы минутта. Үткәннәрнең авыр хатирәсен, Ил өстенә килгән давылны Хәтерләтте... Маскировка! Кичен Караңгылык кочып авылны Ала иде. Төнге сакка чират Белән чыга иде әниләр. Иптәш итеп әни үзе белән Ала иде кайчак мине дә. Кара төндә әллә шомланган ул. Әллә өйдә газиз баласы Куркып уянмагай иде диеп, Булды микән күргән чарасы. Хәзер соң шул инде сорашырга, Бу хакта бит белми каен да... Хыялларга чума идем ул чак: Иң беренче булып янгынга Ташланамын, шундук сүндерәмен, Иң беренче булып бомбаны Зарарсызлыйм. Зур командир орден Бирде. Аны горур аламын. Болар — төштә. Тын каравыл өе. Караңгыга авыл сыенган. О, бу тынлык нинди кыйммәт булган, Аңлашылды миңа соңыннан... Нәрсәнедер күңел хәтерләде Суда рәхәт йөзеп йөри иде Ашыкмыйча гына, җай гына Йорт казлары. Шулчак очып үтте Кыр казлары болын ягыннан. «Кыйгак, кыйгак!» диеп, су өстендә Бер әйләнде алар, аннары Китеп югалдылар. Бу казларның Тетрәп калды, ахры, җаннары. Без дә каз бит, без дэ ирекле бит, Алар бит дип безне дәштеләр, Каңгылдашып судан күтәрелеп, Очтылар да... кабат төштеләр. Төшсәләр дә, Шактый горурланып Күтәрделәр алар шау-шуны, Берсен-берсе котлап карлыктылар... Тик бераздан бары да басылды. Очар кошлар булу бу казларда Бер мизгелгә бары уянды. Күңел шулчак нидер хәтерләде, Нәрсәдәндер шулчак оялды... Булат Сөләйманов Кояшым, җәем идең син, Киттеңме әллә юри? Кырга ак кәфен теккән дә Җил үксеп елап йөри. Төн каплаган тәрәзәмне. Җилләргә табына урам. Кайтыр идем, җәйләр ерак, Юлларда уйный буран. Агачларда беткән яфрак, Урамнан киткән кошлар. Канаты каерылган йөрәк Ялгызы ничек кышлар. Кырлар буйлап Очар коштай поезд чаба Кырлар буйлап, Кырлар көен яңгыратырлык Җырлар уйлап: Карап барам тәрәзәдән Уңга-сулга, Тәгәрмәчләр йөрәк тибешем Санап суга. Бодайларың, арышларың — Сары дулкын, Алтынланган бу кырларың Җанга якын. Чишмәләрең, елгаларың — Нәкъ терекөмеш, Урманнарда төн кызларың Яши, имеш. Кырлар буйлап тәгәрмәчләр Тык-тык үтә, Гүя алар миңа шуны Хәбәр итә: Күрәсеңме, саргаешып Бетте кырлар, Туган якка кайтуыңны Көтә-көтә! Астраханьнан килгән карбыз, Берсен мин дә сатып алдым... Гүя җир шарының үзен Алып учларыма салдым. Астраханьнан килгән карбыз, Эче тулы кып-кызыл «кан». Әллә җир дә шулай микән Бертуктаусыз сугышлардан?.. Кавыштылар Салкыннары берни түгел — Чәчәк ата Обь ярлары. Бүген яңа кавыштылар Ивдель белән Нарыкары. Поезд чаба очкан уктай. Давыллардан, җилдән көчле. Рельслар чаба, каеш булып Җирнең билен буган төсле. Күктә очкан самолетның An-ак тасма эзе кала. Тасма кебек юл сузылган,— Тайга аша поезд чаба.