Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУР ЧӘЧЕП ТУДЫ

1912 елда «Сәйяр» труппасы артисткалары С. Гыйззәтуллина-Волжекая, Фәхрсниса Сәмитова, Зөләйха Богданова Уфага килеп тагын бер татар профессиональ драмтруппасы оештыралар. С. Гыйззәтуллина-Волжекая бу хакта түбәндәгечә яза: «1912 елны мин Уфада «Нур» труппасын оеш- тыру дәрте белән янып йери идем. Булачак труппага кешеләр табарга кирәк иде. Шул чакта атаклы җырчы Фәттах Латыйпов миңа Пермь шәһәрендәге һәвәскәрләр арасында театрны бик сеюче, бик сәләтле Шакир Вахитов дигән бер яшь | егетнең барлыгын әйтте. Егет узе Агафуровлар Л дигән байларда приказчик булып >шли икән. Фәттах Латыйпов белән сөйләшкәннән соң, мин шул егетне «Нурта чакырып телеграмма җибәрдем. Озак та үтми, Шакир, үзенең Нуретдин —. -. ***1^—Л Эя Хәнҗәров дигән тагын бер яшь һәвәскәр иптәшен ияртеп, Уфага килеп тә җитте. Труппа, ниһаять, җыелып бетте. Һәм Шакир, үзенә «Ша- 111 Шачипский мильский» дигән сәхнә фамилиясе алып, «Нури ның беренче спектакленнән ук уйный башлады» «Нур» труппасы оешып, Уфада 1912—1913 елгы сезонын тәмамлагач, Себер, Урал якларында була, аннан Оренбургка килә, 1913—1914 елгы сезонда шушы шәһәрдә кала. «Нур» труппасы күп кенә шәһәрләрдә гастрольдә йөргәннән соң 1916 елның көзендә Уфага әйләнеп кайта һәм даими рәвештә шунда эшли башлый. Бу елларны «Нур» труппасы Уфаның сәләтле яшь һәвәскәрләре исәбенә тулылана бара. Театрга Әмин (Габдулла) Зөбәиров, Локман Антов, Исхак Әпмәшев, Гата Исхаков, Маһирә Мирвәлиева кебек сәләтле яшьләр килә. Театрның репертуарына, татар драматурглары Г. Камал, М. С<>йзи, Ф. Әмирхан, әзербәйҗан драматургы Н. Вззиров пьесалары белән беррәттән, көнбагыш әдәбияты классиклары Ж. Мольер, Ф. Шиллер әсәрләре кертелә. Труппаның 1916—1917 елда Уфадагы сезоны М. Фәйзинең «Кызганыч» исемпе яңа драмасы белән ачыла. Бу пьесада С. Гыйззәтуллина белән Казанский Гәүһәр һәм Заһит рольләрен башкаралар. Алар арасындагы мәхәббәт драмасы тамашачыда зур тәэсир калдыра. Артистлар пьесаның социаль яңгырашына әһәмият биреп һәм үз образларын тормышчан итеп башкарырга омтылалар. Аннан соң «Яңа клуб» бинасында Мольерның «Саранны куела. Бу пьесаны да Г. Камалның «Уйнаш», «Бәхетсез егет», Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» лоста- новкаларын да тамашачылар җылы кабул итәләр. Давыллы революция елларына «Нур» идея-иҗади яктан билгеле дәрәҗәдә чыныгып, революцион сафларда нык торырлык тәҗрибә туплап килде. 1917 елгы Февраль буржуаз демократик революциясеннән соң, цензура бетүдән файдаланып, «Нур» труппасы 3 апрельдә Г. Коләхметовның «Яшь гомер» исемле 1 Ә. Еники, Ш. Шамильский. Казан. 1965 ел. 5 бит. пьесасын сәхнәгә куя. Суз уңаенда әйтеп китәргә кирәк, моңа хәтле театр тарихына карата язылган әдәбиятта резолюция алды елларында «Сәйяр» труппасы тарафыннан Горькийның «Мещаннар» пьесасы куелуы турында гына әйтелә. «Нур» һәм «Сәйяр» труппаларында «Яшь гомер» пьесасының куелу факты бөтенләй диярлек искә алынмый. Ә бит татар пролетар әдәбиятына нигез салучыларның берсе Г. Коләхметовның «Яшь гомер» пьесасын кую факты узе генә дә «Нур» труппасының бик кыска вакыт эчендә идея-эететик яктан да. иҗади яктан да ныгуы, өлгерүе турында сөйли. 1917—1918 еллар сезонында «Нур» А. Остроаский- ның «Яшенле яңгыр» исемле драмасын сәхнәләштерә. Бу пьесада С. Гыйззәтуллина-Волжская Катерина образын иҗат итә. «Тоткынлыкта изелгән еә шул сәбәпле дөнья белән бәхилләшергә мәҗбүр булган мазлума яшь килен Катя ролен Волжская, берәүне чыннан сөюдән башка гөиаһсы булмаган вә шул ук горефтан газап күргән гашыйк Борис ролен Казанский чынлап га уз рольләренең рухына кереп уйнадылар»1 ,— дип яза рецензент бу драма хакында. С. Гый-ттуллинаДолжская езхнздэ. Уфада эшләү дәверендә «Нур» труппасы Уфа тамашачыларын театрны яратырга, ихтирам итәргә өйрәтеп кенә калмый, яшьләргә демократик тәрбия бирү буенча да зур роль уйный, труппа чын-чынлап Уфа тамашачыларының олы мәхәббәтен казана. Башкорт халкы тормышы сурәтләнгән пьесалар да һәрвакыт диярлек труппаның игътибар үзәгендә була. Мәсәлән, үзешчән драматург Сөләймановның «Ашказар» пьесасын артистлар шатланып каршы апалар һәм сәхнәгә кую чарасына керешәләр. Бу хакта «Тормыш» газетасы болай дип язып чыга: «Җомга көн, 30 маргта «Новый клуб» залында «Нур» труппасы тарафыннан мәшһүр «Ашказар кәсенең вакыйгасыннан алынып язылган «Ашказар» исемле дүрт пәрдәле драма уйнала. Җырлау, бию, скрипка вә курай уеннары булачак. Башкортның кыз бирү вә туй итү гадәтләре күрсәтеләчәк. Бу пьеса эчен махсус яңа киемГ. Казанский. ләр хәзерләнде». Кызганычка каршы, «Ашказар» пьесасы матбугатта басылып чыкмаган һәм аның кулъязмасы да сакланмаган. Кыскача рецензия һәм башка чыганакларга караганда, бу спектакль этнографик планда куела Җыр, бию, төрле уен. туй йолалары, Ашказарга сунарга барган җирендә батып үлгән яшь кияүгә багышлап курайчылар тарафыннан кәй чыгару ярышы күренешләрен эченә ала. «Нур»ның 1918 елны «Ашказармны куюы нәтиҗәсез капмый. Ике елдан соң шул ук темага «Ашказар» исемле драманы башкорт драматургы Буранулов яза һәм бастырып та чыгара. Гражданнар сугышыннан соң С. Гыйззәтулпинаның талантлы шәкертләре Ш. Шамильский, Г. Казанский. И. Элмәшсв һ. 6 Уфа. Оренбург. Семнпалат. Чнләбе, Ташкент. Бану һ. б. шәһәрләрдә труппалар оештыралар, яшь артистлар хәзерләүгә күп коч куялар. Ш. Шамильскми, Г. Казанский һ. 6. артистлар Уфада эшләп. Башкорт совет милли театрының формалашуына зур врдәм күрсәтәләр. . 1 «Тормыш». 1916 ел, 25 февраль, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә Башкортетан һәм РСФСРныц халык артисты Әмин Зөбәиров «Бөтен көрәктән» исемле мәкаләсендә татар артист* парының эшен зур хөрмәт белән искә алды