ЛЕНИННЫҢ ЧАГЫЛЫШ ТЕОРИЯСЕ ҺӘМ ХУДОЖНИКНЫҢ АКТИВЛЫГЫ
Башка рухи күренешләр кебек, сәнгатьнең асылын аңлау да философиянең тел мосьәлөсеи дәрес хәл итү белән бәйләнгән. Материалистик позицияләрдә торып фикер йерткәндә, рухи якны материаль якның продукты дип карамыйча булмый. К. Маркс: «Идеаль як кеше башына күчереп утыртылган һәм анда үзгәртелгән материаль як кына ул, бүтән норсә түгел»,— дип язган. (К. Маркс һәм Ф Энгельс. Әсәрләр Рус телендә. 23 том. 21 бит.) «Безнең тойгыларыбыз, безнең аңыбыз,—ди В И. Ленин,— тышкы деньяның сурәте генә, һәм узеннән-үзе аңлашыла ки, сурәтнең сурәтләнүчесез булуы мәм- кин түгел». (В И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 14 том. 64 бит ) Шуннан сәнгать, иҗтимагый аңның бер формасы буларак, реаль деньяның сурәте, чагылышы гына диген нәтиҗә килеп чыга. Башкача әйткәндә, реаль донья булмаса, сәнгать тә булмас иде. Ленинның чагылыш теориясе сәнгатьнең асылын, аның кешелек җәмгыяте тормышындагы обьектиә ролен дәрес бәяләүдә методологик һәм теоретик нигез булып тора. Ул сәнгатьнең танып-белү функциясен, художество процессында субъектка факторның тоткан урынын ачып бирә Ул шулай ук сәнгать әсәрләренең зчтәлогендә объектив чынбарлыкның хәлиткеч роль уйнавын фәнни нигезли. Ленинның чагылыш теориясе художникка кешәне рухи яктан баета, иҗтимагый прогресс ечен керешкә рухландыра торган әсәрләр иҗат итү ечен кирәкле ачкыч бире. Чагылыш теориясенең дошманнары һәм аны юкка чыгарырга азапланучылар: сәнгать әсәрен реаль деньяның, объектив чынбарлыкның сурәте дип карау художникның ролен инкарь итүгә китерә. иҗат практикасында бу шаблонга, схемага алып бара, художникны индивидуальлектән мәхрүм итә, диләр. Чынлыкта исә һич алай түгел. Сәнгатьнең реаль чынбарлыкны чагылдыра алу сәләтен һәм иҗат прцессында объектив деньяның хәлиткеч роль уйнавын тану һич тә әле художникның активлыгын инкарь итми Танып-белү процессында объектив һем субъектив факторларның диалектикасына тукталып. В И Ленин болай ди «Кешенең. аңы объектив дәньяны чагылдырып кына калмый, бәлки аны иҗат та итә*. (В И. Ленин. Әсәрләр 4 басмадан тәрҗемә 38 том 213 бит.) Художество иҗаты — аңлы, максатчан характерлы процесс. Әлбәттә, иҗат процессында художникның интуициясе мәгълүм урын тота. Интуиция илһам дип аталган аерым бер психик халет тууга сәбәп була Бу гаҗәеп халәт турында А. С Пушкин болай язган: 11. «К, У.» М 11, Б 161 Иҗат процессында башка тар сәнгать кешеләре дә шуңа охшаш халәт кичерәләр. Фон Мекка язган хатларының берсендә Чайковский: «Башыма төп фикер килгән һәм ул мәгълүм формалар алып үсә башлаган мизгелдә үземдә туган чиксез рәхәтлекне Сезгә сүзләр белән генә аңлатырга тырышу файдасыз булыр иде. һәммә нәрсәне онытасың, бөтенләй акылдан язган кеше хәленә киләсең, эчтәге бөтен нәрсәң дулкынлана һәм тыпырчына, эскизларны сызарга чак-чак өлгерәсең, фикерләр бер-берсен ашыктыралар»,— ди. Шулай булуга да карамастан, күренекле сәнгать осталары үзләре үк икърар иткәнчә, иҗат процессында интуитив башлангыч өстенлек итми, һәм ул иҗат процессын билгеләүче бердәнбер фактор түгел. Төп урынны барыбер аң, фикер алып тора. Бу фикерне философиядәге идеалистик юнәлеш вәкилләре — интуитивистлар һәм фрейдистлар — шик астына куялар. Алар, иҗат процессы бөтенләе белән аңсыз башлангыч карамагында була, ул, аңлы башлангыч белән килешмәүчән каршылыкка кереп, аны «кысрыклап чыгара», диләр. Шуның өстенә, 3. Фрейд теориясе буенча, аңсыз башлангыч дигәне җенси инстинктлардан («әдип комплексыннан») бүтән нәрсә түгел икән. Аныңча, әлеге инстинктлар кешенең бөтен эшчәнлегенә, шул исәптән, аның художество иҗатына да юнәлеш бирәләр. Интуитивистлар (А. Бергсон, В. Кроче һәм башкалар) интуитив башлангычны фикерләүнең иң әһәмиятле һәм иң югары формасы дип игълан итәләр. Болай уйлаганда, художество иҗаты стихияле, пассив рәвештә башкарыла торган процесс булып чыга, ә инде художникның роленә килгәндә, ул бары ниндидер серле, мистик көч тарафыннан үз карамагына бирелгән нәрсәләрне сурәтләүче генә булып кала. Үзенең дөньяга карашыннан чыгып, үзе иҗат итә торган образга художник, һичшиксез, нәрсә дә булса өсти. Монда ул «ишеткәннәре» һәм «күргәннәре» белән генә чикләнеп калмый, фактларны һлл күренешләрне үзенчә гомумиләштерергә омтыла. Габдулла Кариевның скульптур портретын ясаганда Бакый Урманче, мәсәлән, бөек артистның портретын оригиналга охшатырга гына тырышып калмаган. Ул аңа Кариевның биографиясен, ул яшәгән һәм шнәг иткән чордагы вакыйгаларны «салырга» омтылган. «Портретны ясаганда, мин,— ди ул,— шуларның һәммәсен уйлаган. мәрмәрне булат кискеч белән уйган чакта, чүкечнең мелодик чыңгылдавы шушы уйлар белән тибрәнгән иде». (Габдулла Кариев турында истәлекләр. Казан. 1967 ел. 160 бит.) Тормышны сәнгать чаралары ярдәмендә чагылдыру — катлаулы һәм дәвамлы процесс. Үзенә таләпчән художник, хәтта аның хезмәте җәмгыять тарафыннан танылганнан соң да, иҗат процессын туктатмый, әсәрен һаман камилләштерә бара, һәм образлар тудырганда художник кичерә торган иҗат җәфалары аның объектив дөньяны эстетик танып-белүе процессының дәвамы гына булып тора. Чагылдыру процессында художникның активлыгы иң элек шуннан гыйбарәт ки, ул чынбарлыкның эстетик сыйфатларын күрә, танып-белә, бәяли. Иҗат процессында художник реаль дөньяның эстетик сыйфатларын сәнгать әсәре сыйфатларына әверелдерә. Чыннан да, объектив реальлекнең эстетик сыйфатлары һәммә кеше өчен дә яши. аларны бөтен кешеләр дә күрмиләр генә. Художникның үзенчәлеге шунда ки, ул чынбарлыкның эстетик сыйфатларын тотып алырга сәләтле була. Эстетик башлангычны күрерлек сизгерлеге булмаган кешеләрдән (ә андыйлар күпчелек) үзгә буларак, художник аларны һәр җирдә, шул исәптән, тыштан караганда бер ягы белән дә аерылып тормаган иң гади әйберләрдә дә күрә. Менә ботак-чатаклы гади бер агач ята. Аның яныннан йөзләрчә кешеләр һичбер игътибар итмичә үтеп йөриләр. Скульптор исә хәтта шундый агачта да булачак әсәренең образын күрә һәм аның «артык» җирләрен алып ташлап, берәр җәнлек яки кеше фигурасы ясый. Чишмә чылтыравы һәм таң алдыннан сандугач сайравы, ачык диңгездә дәһшәтле җил улавы, әлбәттә, поэтик яки музыкаль сәләте булмаган кешеләрдә дә мәгълүм тойгылар һәм кичерешләр тудырмый калмый. Ләкин аларның дулкынланулары һәм кичерешләре, әгәр шулай әйтергә яраса, «локаль» характерда гына була, чөнки ул кичерешләр, никадәр генә көчле булмасыннар, әлеге кешеләрнең «үзләре өчен» генә туалар һәм соңгы чиктә «үзләре эчендә» йомылып калалар, ассоциатив үсешләрен дәвам иттермиләр. Шагыйрь белән композиторга килгәндә, хәл башкарачак. Шул ук тавышларның аларда, «бөтен кешеләрдә була торган» гадәти ассоциацияләрдән тыш, мәгълүм бер шигырь яки көй чыгаруга этәрә торган бүтән, махсус ассоциация тудыруы мөмкин. һәм монда художник фантазиясенең роле гаять эур. Сәнгатьчә фантазиянең асылына, аның үзенчәлегенә тукталып, Гегель «аны ниндидер пассив хыял белән буташтырырга» ярамый дигән. (Гегель. Эстетика. Дүрт томда. Рус телендә. 1 том. 292 бит.) Ул фантазиянең акылга буйсынырга тиешлеге турында бик дөрес фикер әйткән. Чыннан да, тик акылга сыя торган, яки реаль чынбарлыкның үз закончалыгына туры килә торган фантазия генә чын иҗади фантазия була ала. Ә менә сюр- реалистларның яки «абсурд театры» өчен әсәрләр язучының фантазиясе берсе өсте- нә берсе өелгән вакыйгалардан, ситуацияләрдән тора. Ул — чынбарлыкта булмаган һәм асылда була да алмый торган, бернинди логикага, акылга сыймый торган нәрсәләрнең җыелмасы гына. Иҗади фантазия шартлылыкны, реаль чынбарлыкның үзендә булмаган нәрсәләрне сәнгатьчә сурәтләүне һич тә инкарь итми. «Илаһи комедия», «Фауст», «Диканька янындагы хуторда кичләр», «Шүрәле» әсәрләренең мифик геройлары әнә шул турыда сөйли. Фантастик образлардан файдалану социалистик реализм сәнгатенә дә ят нәрсә түгел. Аерым алганда, татар совет әдәбиятында Һади Такташ бу алымнан уңышлы файдалана иде. Хәзерге татар шагыйрьләре дә мифик образларга мөрәҗәгать итә киләләр. Мәсәлән, И. Юэеевның Муса Җәлил батырлыгына багышланган «Соңгы сынау» поэмасында шундыйрак образ бар Аида Моабит тоткыны Муса Мефистофель кыяфәтендә гәүдәләнгән явызлык белән бәрелештә күрсәтелә. Фантастик образдан файдалану язучыга керәшче-шагыйрь күрсәткән батырлыкны геять кочле һәм ышандырырлык итеп ачарга мөмкинлек биргән. Әгәр мифик образлар реаль тенденцияләрне (яхшылыкны һәм явызлыкны), алар арасындагы керешне гәүдәләндерәләр икән, сәнгатьтә мондый образларны куллану бик табигый. Үзенең хыялында мифик образларны тудырып, кеше аларны теге яки бу реаль җан ияләренә хас булган сыйфатларга, шул ук вакытта үзен» хас булган сыйфатларга, кертә Кошо алланы да үзенә охшашлы итеп «тудырган» бит-Әгәр кошлар аллага ышансалар, дигән Фейербах, ул чакта алла канатлы зат булыр иде. чөнки кошлар өчен канатлы булудан да зуррак бәхет юк. Әлбәттә, художникның хыялы мифик, фантастик әйберләр белән генә чикләнми. Ул, барыннан да элек, реаль дөнья картиналарын, реаль җан ияләренең образларын күздә тота, һәм художник тарафыннан аңлы рәвештә юнәлдерелә торган хыял эше чагылдыру процессының актив ягын характерлый. Ләкин реалистик сәнгатьтә фантазия художникның башбаштаклы-ы нәтиҗәсе генә түгел. Ул сәнгатьнең табигатеннән килеп чыга торган мәгълүм закончалыкларга буйсына. Чынбарлык фактларын һәм күренешләрен сәнгатьчә гомумиләштерү, ягъни типиклаштыру, шундый закончалык булып тора да Типиклаштыру — художник өчен объектив зарурлык. Ләкин бу зарурлыкны тормышка ашыручы кеше художник бит. Монда да нәкъ менә сәнгать әсәрен иҗат итүченең шәхси сыйфатлары: күзәтүчәнлеге, шулай ук әйберләрнең асылын танып-белүдәге зирәклеге, иҗтимагый тормыш фактларын һәм күренешләрен гомумиләштерә белүе, сыйнфый позициясе һәм милли традицияләргә мөнәсәбәте, үз иҗатында чорның объектив таләпләрен аңлавы һәм исәпкә алуы һ б мөһим роль уйный. Художникның политик, философик карашлары үзгәрүе еш кына аны элек иҗат иткән әсәрләрен җитди рәвештә үзгәртергә мәҗбүр итә. Донья сәнгате тарихында моның мисаллары аз түгел Бу яктан Г. Ибраһимовның «Безнең коннәр» романының яңа вариантын эшләве бик гыйбрәтле Кабат эшләүнең сәбәбен язучы үзе түбәндәгечә аңлата: «Әсәр егерме ел элек язылып тәмам булган Егерме ел элек дигән сүз — авторның әдәби бала.а- гы дигән сүз. һәм авторның һичбер торло сәяси партия белән багланмаган чагы дигән сүз. Беренче революция һәм реакция елларындагы сыйнфый сугышларны, иҗтимагый көчләрне ачык, кискен рәвештә. Ленинча аңларлык дәрәҗәгә күтәрелмәгән һәм үзенең иҗат процессында шул аң буенча (Ленинча) әдәби сонгать эшен алып бару дәрәҗәсенә җитмәгән заманы дигән сүз. 1914 ел редакциясе буенча чыккан беренче басманы яңадан кайтып карагач, минем күңелне иң нык канәгатьсеэлендергән үзәк, нигез момент менә шул булды». (Г. Ибраһимоа. Сайланма әсәрләр. 3 том. Казан. 1956. 432 бит) Типиклаштыру җәмгыятькә хас материаль һәм рухи эшчәнлекнең барлык якларын һәм аспектларын үз эченә ала. Сәнгать әсәренең үзәгендә художество образы тора, ул коры абстракция генә түгел. Ул милли яктан да конкрет характерда була. Соңгы елларда бездә «милли характер», аның никадәр урынлы булуы турында бәхәсләр күл булды. Ләкин, аерым иптәшләр телиләрмеюкмы, теге яки бу милләт яки халыкка хас сыйфатларны йөртүче әдәби образ шул ук вакытта (әгәр дә тормыштан алынган икән) милли характер да ул. Теге яки бу милләткә хас сыйфатларны йөрткән художество образына аерым сыйныф, катлау, сословие һ. б. гәүдәләндерергә һич тә комачауламый. Бу аңлашыла, чөнки сыйнфый һәм милли сыйфатлар бер-береннән аерым яшәмиләр, бәлки нык, аерылгысыз бәйләнештә булалар һәм сәнгатьтә шулай гына гәүдәләнә алалар да. Ләкин милли характерны тудыру, сәнгатьне милли яктан конкрет итү — бу бит художник эше, аның иҗаты нәтиҗәсе. Бу мәгънәдә сәнгатьтә миллилек, объектив нәрсә генә түгел, бәлки художникның субъектив иҗаты продукты, аның активлыгы нәтиҗәсе дә. Бу — катлаулы мәсьәлә. Заманында Белинский болай дип язган иде: «Әдәби әсәрдә миллилек — иҗади эшнең казанышы түгел, аның зарури нәтиҗәсе генә, һәм ул шагыйрь тарафыннан һичнинди тырышлык куймыйча барлыкка килә» (В. Г. Белинский. Әсәрләр. Рус телендә. Дүрт томда. Икенче том. С-Пб 1896 327 бит.) Әлбәттә, сәнгатьтә милли үзенчәлекләрне гәүдәләндерү ниндидер «эвристик» проблема түгел. Шул ук вакытта аны художникның «катнашыннан башка», «үзеннән-үзе» килеп чыга торган «фаталь* нәрсә дип карау да дөрес булмас иде. Әгәр эш алай торса, сәнгатьтә һәм сәнгать турындагы фәндә милли үзенчәлек проблемасы да булмас иде. Бөек рус тәнкыйтьчесе милли үзенчәлекне гәүдәләндерү чын художник өчен азыр эш түгел, дигән фикердә торды. Чөнки дип аңпатты ул: «Әгәр әсәр матур әдәбият әсәре икән, ул үзеннән-үзе милли әсәр дә була, ә шунсыз аның матур әдәбият әсәре булуы да мөмкин түгел». (Шунда ук.) Үз халкының тормышын сурәтләргә алынган художник, материал җыйганда, халык тормышындагы милли үзенчәлекләргә аеруча нык игътибар бирә. Ул халыкның көнкүрешен һәм традицияләрен, тарихи чор белән билгеләнә торган идеалларын, милли характер сыйфатларын, образлы сөйләмен, фразеологик әйләнмәләрен, тел үзенчәлекләрен һәм башкаларны җентекләп өйрәнә. Билгеле бер милләт вәкиле булган художник үз халкының тормышына хас үзенчәлекләрне әсәренә кертмичә кала алмый. Тормышның табигый, шулай ук и>ц- тимагый-тарихи шартлары котылгысыз рәвештә халыкның психик төзелешенә, аның характерына мәгълүм эз сала. Милли характер исә һич тә «уңай» һәм «тискәре» сыйфатлар суммасына гына кайтып калмый. Ул гомумән «яхшы» яки «начар» дигән бәя киртәсенә генә сыймаган сыйфатларны да күздә тота. Мәсәлән, әйләнә-тирә табигатьне тик шул халыкка гына хас булганча сиземләү — шундый сыйфатларның берсе, һәм бу нәрсә сәнгатьтә үзенчәлекле чагылыш таба. Әйтик, Ч. Айтматов «Ак пароход» дигән әсәрендә Мәэмүн картның, ә аның аркылы Малайның да адашкан боланнарга гаҗәеп хөрмәтле карашын бик ачык һәм тәэсирләндерерлек итеп күрсәткән. Мондый карашның нигезендә борынгы легенда ята. Кайчандыр Ана болан кеше балаларын үлемнән коткарып калган, имеш, һәм шушы болан тарафыннан коткарылган балалар, янәсе, ыругны башлап җибәргәннәр. Әсәр геройларының әйләнә-тирә табигатьне сиземләүләрендә борынгы кыргызларның кыргый хайваннарга табыну калдыклары чагылган. Бу исә кыргыз халкы тормышының үзенчәлекле тарихи шартлары белән аңлатыла. Атаклы калмык шагыйре Д Кугультинов әсәреннән түбәндәге юлларны китерик: Степь! Если в грозном бою, Струсив, себя запятнаю: Степь Джангара и Хонгра Я оскверню имена,— Кровь мою в гной преврати, О степь! И. брезгуя мною. Тело мое не прими В лоно святое свое! Нинди оригиналь поэтик фикер! Шигырьдә туган җир табигатенең атрибуты булган дала изге хөкемче дәрәҗәсенә күтәрелгән. «Дала дусты» калмыкның образлы фикерләве турында сөйли торган кызыклы бер мисал бу. Ә менә борынгы грек сәнгатендә табигать бөтенләй диярлек чагылмаган. Хәлбуки, Эллада табигате элек-электән матурлыгы һәм гүзәллеге белән дан тотып килгән Бу ил кешеләренең матурлыкны, аерым алганда, табигать матурлыгын аңламаулары мөмкин түгел Ләкин борынгы греклар игътибар үзәгено гармоник үсешкә ирешкән кеше культын (аның акылын, ораторлык сәләтләрен, физик камиллегем һ. б) куйганнар. Бу нәрсә шул кадәр көчле булган ки, кешенең физик һәм акыл сыйфатларын турыдаитуры чагылдыра алмаган нәрсәләрне алар арткы планга калдырганнар. Ул тарихи чорда грекларның образлы фикерләвенең милли үзенчәлекле сыйфатларыннан берсе әнә шунда. Художникның активлыгы аның милли сәнгатьне тагын да үстерү эшчәнлегендв дә чагыла Зур художникның сәнгатьтә алдынгы юнәлешне сайлап алуы һәм шул юнәлеш белән баруы, кагыйдә буларак, искергән милли традицияләрне яклаучыларның каршылыгына очрый. Мондый шартларда новатор иҗатчыдан үзалдына куйган максатка ирешүдә ихтыяр көче һәм зур тәвәккәллек сорала. Татар мәдәнияте үсеше тарихының төрле чорларында Г. Тукай һәм һ. Такташ, Г. Камал һем Г. Ибраһимов, Г. Кариев һәм С. Гыйзэәтул- пина-Волжскаяга, С. Сәйдәшев һәм Н. Җиһановка шундый тәвәккәллек күрсәтергә туры килде. Яңалык юлындагы киртәләрнең күбесе, беренче чиратта, реакцион яки консерватив элементларның хәрәкәтләренә бәйләнгән Ләкин эш анда гына түгел. Бу нәрсә прогрессив сәнгатьне аңларга әзерлеге җитмәгән публикага да бәйле. Моның белән исәпләшмичә ярамый, һәм новатор иҗатчы милли сәнгатьтә прогрессив принципларны тизрәк урнаштыруның объектив зарурлыгын яхшы аңласа да. мәгълүм бер дәрәҗәдә милли укучының, тамашачының, тыңлаучының һ. б. таләпләренә һәм критерийларына җайлашырга мәҗбүр була. Мондый җайлашу яңалыкны акрынлык белән кертүдә дә. керә торган яңалыкны, милли тамашачының, укучының һ б эстетик критерийларына туры китерел, үзенчәлекле аңлатуда да күренә. Мәсәлән. Беек Октябрь социалистик рәволн циясәнә кадер Коста Хәтагуроа. Абай Кунанбаев. Габдулла Тукай һәм Садретдин Айни кебек демон ратик язучылар һәм шагыйрьләр прогрессия рус әдәбиятын актив пропагандалаучылар булдылар. Рус сүз осталарының әсәрләрендә алар бөтен кешелекне тирән- тен дулкынландыра, халыкны азатлык көрәшенә чакыра торган идеяләр таптылар. Бу язучыларның идея һәм эстетик карашлары Пушкин, Лермонтов һәм Некрасов кебек язучыларның карашларына якын тора һәм туры килә иде. Ләкин рус культурасын пролагандала'анда. алар халыкның сәнгатьчә зәвыклары белән исәпләшмичә булдыра алмадылар. Бу язучылар тәрҗемә өчен рус классикларының милли укучыга аңлаешлырак әсәрләрен сайладылар. Шул ук вакытта алар кайвакыт тәрҗемә ителә торган әсәрләрне, үз укучыларының тормыш тәҗрибәсенә һәм эстетик карашларына туры китереп, иҗади эшкәртергә дә мәҗбүр булдылар. Мәсәлән, казакъ шагыйре Абай «Евгений Оне*ии» геройларының бәхетсез мәхәббәтендә казакъ яшьләренә якын булган нәрсәләр күрә- Ләкин әсәрдә рус халкы тормышы белән таныш булмаган, милли традицияләрдә генә тәрбияләнгән дала кешеләре аңлый алмаслык әйберләр дә табыла Әсәрне казакъчага тәрҗемә иткәндә Абай. Онегин һәм Татьяна образларына көнчыгыш кешеләре өчен хас яңа сыйфатлар бирел, оригиналдан беркадәр тайпыла Тәрҗемә ителә торган әсәрләрне традицион образлар һәм милли колорит белән баетып, Тукай да кайвакыт шундый «гөнаһлар» эшли торган бул-ан. Пушкинның «Десятая заповедь» дигән шигырен тәрҗемә иткәндә, шагыйрь, хатынның матурлыгым сурәтләү эчен, татар укучысына шактый таныш булгаи канчыгыш традицион образларын — Зөләйха һәм Ләйлә образларын куллана Пушкинның «Сказка о золотом петушке» әкиятен тәрҗемә иткәндә. Тукай Дадон патшаны «Мәмәт атлы һират ханы», патша улларын — «шаһзадәләр», Шамахан патша кызын —«Айдай нур йөзеннән яктылык сачып» торган чибәр кыз (татар әкиятләренең традицион образы) итеп күрсәтә Ә Әтәч, мәчет манарасына кунып, дошман гаскәрләренең якынлашып килүен хәбәр итә. («Ханның мәсҗете башына бәс алтын Әтәч менде.») Шунысы кызыклы, башка халыкның сәнгать әсәрләрен «кулланучы» публика ул әсәрләргә күпмедер дәрәҗәдә милли интерпретация кертел үзләштерә. Бу бигрәк тә музыка өлкәсендә күренә Мәсәлем. В Виноградов М. Блантерның мәшһүр • Катюша» җырын терле милләт вәкилләренең (мәсәлен, кыргыэлариың һем езербәй- җаннарның) шактый нык үзгәртеп башка рулары турында яза. Бер очракта «Катюша», кыргыз халкының музыкаль традицияләренә туры китерел, «формасы ягыннан импровизацияләнгән, озын җырга әйләндерелгән». Икенчесендә шул ук җыр әзербәйҗан гармончысы тарафыннан «төгәл үлчәнешле лезгинка рәвешендә» эшкәртелгән. («Советская музыка» журналы. 1952 ел. 4 сан. 54 бит.) Шул ук автор Соловьев-Седойның «Вечер на рейде» дигән җырын демобилизацияләнгән кыргыз солдатының үзенчә, милли җайга салып, башкаруын язган иде. Н. Шахнаразова да казакъ думбрачысының «Камаринская»ны. белорус гармончысының грузин лезгинкасын милли үзенчәлекле итеп башкарулары турында яза. (Музыкада милли үзенчәлекләр турында. Мәскәү. 1963 ел. 16 бит) Бу фактлар халыкның башка милләт әсәрләрен үз милли җаена үзгәртүе, алар- ны үзенең гасырлар буена эшләнел килгән традициясенә һәм образлы фикерләү рәвешенә «якынайту»ы турында сөйли. Башка милләтләрнең сәнгате белән танышуның нәтиҗәләре берьяклы гына күренеш түгел. Алар һич тә «чит» нәрсәне үз җаеңа үзгәртүгә генә кайтып калмыйлар. Монда барыннан да бигрәк, «чит», башка милләт сәнгатендәге бөтен уңай якны иҗади үзләштерү күздә тотыла. Шулай итеп, милли сәнгатьләрнең объектив рәвештә бер-беренә йогынты ясау процессы субъектив якның (художникның, халык массаларының) катнашыннан башка бармый. Алай гына да түгел, бу процесс нәкъ менә субъектив як тарафыннан тормышка ашыМилли үзенчәлектәге субъектив башлангыч художество фикере туудан башлап (ни өчен, мәсәлән, бүтән фикер түгел, нәкъ менә шушысы?) бөтен нәрсәдә күренә. Ул художникның идея-эстетик фикерен тормышка ашыру өчен «тормыш материалы» сайлап алуында да, жанрдан башлап троплар системасына кадәр милли сурәтләү чараларын сайлап алуында да, милли публиканың мәгълүм өлешенә, аның эстетик зәвыкларына һәм гүзәллек критерийларына исәп тотуында да һ. б., һ. б. күренә. Әйткәнебезчә, хәзерге буржуаз философлар һәм ревизионистлар, Ленинның чагылыш теориясенә һөҗүм итеп, совет галимнәрен сәнгатьтә субъектив башлангычны санга сукмауда гаепләмәкче булалар. Күренгәнчә, мондый гаепләүләрнең нигезсезлеге ап-ачык. Сәнгатьтә субъектив факторның һәм шулай ук чагылдыру процессында художникның актив ролен тану белән бергә, сәнгатьнең асылын һәм бурычын художникның «үз-үзен гәүдәләндерүе» дигән нәрсәгә кайтарып калдыру белән килешергә ярамый. Үткән заман идеалистлары алга сөргән бу караш ренегат Роже Гароди тибындагы хәзерге ревизионистлар тарафыннан күтәреп алынды. Р. Гароди болай ди! «Художество иҗатының бурычы дөньяны сурәтләү түгел, бәлки художникның омтылышын гәүдәләндерү». (Очсыз-кырыйсыз реализм турында. Мәскәү. 1966 ел. 46 бит ) Мондый теорияләр миллионнарча хезмәт ияләренә рухи азык бирә торган чын, реалистик сәнгать белән халык интересларына ят булган буржуаз модернизм сәнгате арасындагы чикләрне «бетерүгә» исәпләнгән. Эш шунда ки, «үз-үзеңне гәүдәләндерү» дигән уңайлы сүзне чын сәнгатькә карата да, теләсә нинди формалистик тәҗрибәләргә карата да кулланырга мөмкин. Ул абстракционистның теләсә ничек кәгазь яки киндер пычратуларын да, музыка булырга дәгъва итә торган какофонияне дә, формалистик нигездә эшләнгән сүз корылмаларын да аклый. Ленинның чагылыш теориясе сәнгать теориясендә һәм практикасында бөтен шундый ялган новаторлыкның чын асылын фаш итәргә ярдәм итә. Ул сәнгатьнең чагылдыру һәм үзгәртү функциясен, рухи кыйммәтләр тудыручы художникның актив һәм иҗади ролен фәнни яктан нигезли.