Логотип Казан Утлары
Очерк

ҮЛЕМНЕ ҖИҢЕП

 Әдип. әшәке итеп сүгенделәр. Шул ук секундта Габидулла абзыйның аркасына чыжылдап камчы төште. Аны төрткәләп өйгә алып керделәр. Ачык калган ишектән салкын һава бәрелде. — Ут яндыр!.. Тиз!..— дип акырындылар. Иорт хуҗасы, каушап, лампа таба алмый азапланганда, каеш камчы аның аркасын кабат телеп узды. Сукыр лампа уты өй эченә тулган ак бандитларның ярсыган күзләрен, кулларына кысып тоткан мылтыкларын яктыртты. Бәдигөлҗамал апа, тезләрен кочаклап, сәке өстендә утыра. Ул, котырынган солдатларның савытсабаны идәнгә атып бәрүләрен, йортның астын- өскә әйләндерүләрен күреп, телсез калган. Нигъмәтнең тәрәзә яңагына элеп куелган сәгатен унтер-офицер кесәсенә алып салды. ОЧЕРКЛАР өнге тынлыкны ярып, кинәт ат аягы тавышлары яңгырады. Озак та үтмәде, каты итеп ишек шакыган тавышлар ишетелде, аларга сүгенү авазлары кушылды. Габидулла абзый сискәнеп йокысыннан уянды һәм, аягына да киеп тормастан, ишеккә ташланды. Хатыны Бәдигөлҗамал апа, куркынып: — Һай алла, ни хәл бу?..— дпп пышылдады. Өйалды ишеге шыгырдап ачылу белән: — Карт тәре!.. Ник озак ачмый тордың?..— — Синме кызылармеец? Нигъмәт белән рәттән яткан Хәкимулла өстенә дә камчы төште. Яшүсмер, сикереп торып, нәфрәт белән палачларга карады. — Маңка... яшь икәнсең әле...— дип мыгырданды офицер. Аклар икенче бүлмәгә ташландылар. Анда Габидулла абзыйның олы улы Сәмигулла йоклый. Менә шул Сәмигулла Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан иде. Күрәсең, аклар шуны эзләп килгәннәр. Зур гәүдәле, киң күкрәкле Сәмигулла, офицер кергәндә, аягына торып баскан иде инде. Акларның барлык сорауларына да ул бик тыныч җавап бирде. Әйтерсең лә аны кулга алырга, җәзаларга килмәгәннәр, ә көндәлек гади нәрсә турында сорашалар. «Менә нинди икән минем абый!» —дип уйлады Нигъмәт эченнән. — Кызыл Армиядә хезмәт иттеңме? — дип сорады офицер. — Иттем,— диде аңа каршы абыйсы. — Кем җибәрде? — Беркем дә җибәрмәде. Үзем бардым. — Үзең бардың?!. Ә ни өчен бардың? — Буржуйларга каршы сугышырга дип бардым. Офицерның йөзе тартышып куйды, камчы тоткан кулы йомарланды, әмма сукмады. Шулай бераз сүзсез торганнан соң: — Киен! — дип әмер бирде. Абыйсын аклар алып чыгып киткәч: «Ничек болар миңа тимә- о деләр?!» — дип уйлады Нигъмәт. Чөнки халыкны Кызыл Армиягә ° язылырга өндәп, иң беренче башлап йөрүче кеше ул иде бит. ...Әйе, узган 1918 елның август аенда, ак чехлар һөҗүме баш- 5 лангач, аны укытучы Лотфулла Мансуров үз янына чакырып алды. ° Заманында Нигъмәт әнә шул Лотфулла ачкан мәктәптә укып, баш- д лангыч белемне шунда алды. Соңыннан ул, аның киңәше белән, Мин- зәләгә, укытучылар хәзерләү курсына барып укыды. Шунда револю- £ цияне каршылап, авылга укытучы булып кайтты. Кайтып эшли баш- ч лагач та, Лотфулла аңа бик күп нәрсәләрне төшендерде, тормыш һәм ” революцион вакыйгаларны дөрес аңларга ярдәм итте. Менә хәзер дә ул аны юкка гына үз янына чакырмаган булыр, нинди дә булса ашыгыч эше бардыр, дип уйлады Нигъмәт. Мансуровның өенә килеп кергәндә, кич булган иде инде. Ул анда бер чит кеше күрде. Башында 1914 елгы сугыштан калган солдат бүреге, өстендә иске генә шинель, аягында күн итек. Үзе уртачадан озынрак буйлы. «Бу нинди кеше булыр?» — дип уйлады Нигъмәт. — Бу — Уфадан, большевиклар комитетыннан килгән вәкил,— дип таныштырды аны Лотфулла. — Гыйльметдин Шаммасов,— дип, әлеге вәкил үзенең зур, кытыршы кулын сузды һәм: ҮЛЕМНЕ ҖИҢЕН ф — Утырыгыз,— дип урын тәкъдим итте. Утырдылар. Сүзне Мансуров башлады. — Менә, иптәш Шаммасов килгән безнең авылга. Доброволецлар җыярга ярдәм итүне сорый. Үзең дә беләсең, хәл бик авыр. Чехлар бөтен яктан һөҗүм итәләр, ә илне саклар өчен кешеләр кирәк. Шуның өчен сине чакырдык, Нигъмәт. Синең ярдәм безгә бик кирәк. Син авыл яшьләрен яхшы беләсең. Сиңа төне буе йокларга туры килмәс. Иртәгә авыл халкының җыелышы булачак, базар мәйданында. Шунда Шаммасов агымдагы мәсьәләләр турында доклад ясаячак— Доброволецларның исемлеген башлап җибәрү өчен, син алдан берничә кешене табып куярга тиеш буласың. Башта яшь укытучы аптырап калды. Башына: «Ничек итеп эшләрмен мин бу эшне, кешеләрне килештереп булырмы, аңлатып булырмы?..» — дигән уй йөгерде. Шулай да ул: — Тырышырмын,— дип вәгъдә бирде. Нәрсәдән башларга? Иң элек кемгә барырга?.. Башта өйләренә кайтты. Бертуган абыйсы лапас астындагы арбага ятып йоклаган. Вакыт инде кич. Нигъмәт, арба янына килеп: — Тор әле! — дип абыйсын уятты да Мансуров сөйләгәннәрне төшендереп бирде һәм: — Абый, әллә тәвәккәл итәбезме? — диде. Сәмигулла бераз сүзсез торганнан соң: — Әйдә, барабыз,— дип риза булды.— Тик элек без әти янына керик әле. Әти рөхсәт итмәсә, чыгып китү бик үк яхшы булмас. Ишекне шакып, туганнар өйгә керделәр. — Нәрсә эшләп йөрисез төнлә? Ни булды? — дип каршы алды аларны аталары. Нигъмәт абыйсына әйткәннәрне сөйләде. — Менә шулай, әти. Син инде безгә фатихаңны бирерсең дип ышанабыз. — һе, ә сездән башка Кызыл Армиягә язылырга кешеләр беткәнмени? — диде Габидулла абзый.— Беткән шул, әти. һәр кешенең әтисе: «Синнән башка кеше беткәнме?» —дисә, кем Советский властьны саклар соң? Син безгә фатихаңны бир инде. Ата улы сөйләгәннәрне сүзсез генә тыңлады. — Ярар, хәерле булсын,— дип әйтүдән башка чара калмады аңа. — Әти, тагын бер нәрсә бар бит әле,— дип, яңадан сүз башлады Нигъмәт. — Нәрсә тагын? — Иртәгә син җыенда чыгып бер-ике сүз әйтсәң иде, әтп. — Нәрсә дип әйтим соң? Гомердә дә җыенда сөйләгәнем юк... — Син әйт, «Менә, егетләр. Советский власть үзебезнеке», дип әйт. «Аны саклар өчен мин ике малаемны да бирәм», дип әйт. «Җәмәгать, әйдәгез, үз властебызны яклыйк», дип әйт. Әйтерсеңме шуны? — һи-һи-и, балалар, сезнең белән әллә нәрсәләр әйтеп бетерерсең әле. Ә соң хәзер кая барасыз? — Үзебезгә иптәшләр дә табарга кирәк бит. — Совет власте да бик кадерле, сезне дә бер дә югалтасым килми шул, балалар,— дип калды ата. Нигъмәт белән Сәмигулла күршеләре Хәррас йортына юнәлделәр. Хәррас гомере буе итеккә олтан салып, башмак, кәвеш төзәтеп, бик ярлы гына торган кеше. Аның улы Фатих белән Нигъмәт бергә укыганнар иде. Бәлки, ул да риза булыр?.. Фатих та ишегалдындагы арбада йоклап ята иде. Аны уятып, аңлатып бирделәр. Фатихның фронтка алай тиз генә чыгып китәргә исәбе юк иде. — Егетләр, бит ул... сугыш бит ул, егетләр... тукта әле, сез бит җиңел генә сөйлисез дә, анда сугышырга туры килә бит!..— дип, бик нык уйга калды егет. — Сугышырга туры килә, Фатих, сугышырга. Сугышмагач, кеше дә кирәк булмас иде. Аклар килсә, без яңадан җирдән колак кагабыз бит. Яңадан кулакларга бил бөгәбез. Яшь укытучының бу сүзләренә каршы Фатих җавап таба алмады. Җирнең алыну куркынычы турында сүз чыккач: — Соң, егетләр, анда да кеше сугыша инде. Ярар, әйдә, сезнең белән булгач, барам мин дә,— дип ризалык бирде. — Менә нәрсә, Фатих, иртәгә җыенда: «Мин ирекле булып Кызыл Армиягә язылам»,— дип әйтергә кирәк булачак сиңа. — Сугышка барырга риза булгач, анысын гына инде әйтермен. Фатихны ияртеп урамга чыкканда, ярты төн узган иде инде. — Кая барабыз инде, егетләр? Тагын бер-ике кеше кирәк иде бит,— дип, алар юл уртасында туктап калдылар. — Тукта әле, егетләр. Керик Бадыйкшан янына,— диде Фатих.— Мин аны бик яхшы беләм, минем дус кеше ул. Аңлы егет. Ул бармый калмас. Вадыйкшан да йоклап ята иде. Уятып керделәр. Төнге кунакларны хуҗа әйбәт кенә кабул итте. Вадыйкшан да гомергә байларда, авыл кулакларында эшләп, очын-очка көчкә генә җиткерүче, читкә дә чыгып керә торган бер кеше. Аның бер имана җире дә бар. Әмма яртысын да чәчә алмый. Я аты, я сука-тырмасы булмый. Кызыл Армиягә язылырга уйлап та тормыйча риза булды. Нигъмәт егетләр белән сөйләшеп Мансуров янына кайтканда, инде кояш чыгып килә иде. Яшь укытучының сүзләрен тыңлап бетергәннән соң: — Фатихны беләм инде мин. Сәмигулланы да беләм. Алар ышанычлы кешеләр. Ә менә Бадыйкшанны белеп җиткерә алмыйм шул. Ул читтә йөргән кеше. Сең, ышанычлыдыр бит инде, Нигъмәт? — диде Мансуров шикләнебрәк. — Ышанычлы булырга тиеш, Лотфулла абый, вәгъдә бирде,— диде аңа каршы Нигъмәт. Өенә дә кайтып тормастан, Нигъмәт базар мәйданына юнәлде. Мәйдан халык белән тулы иде инде. Җыенны Мансуров ачты да сүзне Шаммасовка бирде. Большевиклар комитетыннан килгән вәкил Совет властеның авыр хәлен, акларның, баш күтәргән кулакларның һөҗүм итеп килүләрен аңлатты. Аннары Нигъмәтнең әтисе Габидулла Хәмидуллин торды. Кичә улы кушканнарның барысын да бик әйбәтләп кенә әйтеп бирде. Бу җыелышта утыз ике кеше ирекле булып Кызыл Армиягә язылды. Алар барысы да, кулларына корал алып, яшь Совет илен сакларга киттеләр. Менә хәзер инде Колчак бандитлары Кызыл Армиядә хезмәт иткән шул кешеләрне кулга алырга килгәннәр. ...«Ничек соң алар миңа тими калдылар? Белмиләрме... Белсәләр, мине дә атачаклар!.. Качарга! Качарга!..» Нигъмәт тиз генә өстенә киенде. Ишеккә җиткәч, туктап, өй эченә күз салды. Өч яшьлек Әсхәпҗамал белән ун яшьлек Шәмсеҗамал сеңелләре берберсенә сыенышып утырганнар. Күзләрендә яшь ялтырый. Унике яшьлек энесе Мәхмүтнең дә йөзе агарынган. Әтисе, аякларына авыр гер аскандай, кузгала алмый идән уртасында басып тора... Ата улының кичерешләрен аңлады булса кирәк. — Бар... Үзеңне эләктергәнче тизрәк сыз! — дип, ишеккә ымлады. Капкадан гына чыккан иде, аны көчле куллар эләктереп алды. — Качаргамы? Юк, кача алмассың!.. Тартышу файдасыз иде. Аклар күп. Сыек кына таң яктылыгында ике зур шәүлә күренде. Якыная төшкәч, Нигъмәт аларның салам күтәреп килүче солдатлар икәнен аңлады. Берсе саламны ишек төбенә, икенчесе тәрәзә каршысына ыргытты. Кесәләренә суккалап, шырпы эзләргә тотындылар. «Ут төртәләр!.. Ата-анасын, туганнарын тереләй яндыралар!..» Бу уй Нигъмәтнең бөтен тәнен калтыратып узды. Ул, үз-үзен белмичә, бик каты итеп кычкырды. — Яндыралар!.. Пожар!.. Аның бу әче тавышы, төнге караңгылыкны ярып, бөтен авыл өстенә яңгырады. Каяндыр офицер килеп чыкты. Саламга ут төртеп маташкан солдатларга: — Коммунистлар оясы бу авыл. Хәзергә кирәкми. Халык уянса, бәрелеш чыгуы бар,— дип кисәгтө. ФӘЛӘХ НАСЫИРОВ ф ҮЛЕМНЕ ҖИҢЕП Нигъмәтне җиргә егып бик каты кыйнаганнан соң, чанага күтәреп бәрделәр. ...Кем эше булыр бу? Аклар әле бу тирәгә килеп җитмәгән иде бит. Кайсыдыр саткан... Аның башыннан шундый уйлар узды. Абыйсы Сәмигулланы кая алып китүләрен белми иде әле ул. Әмма егерме яшьлек укытучы шуны яхшы аңлады: ак палачлардан шәфкать булмаячак. Аны Сәлимгәрәй Тәйхузин дигән кулакның ишегалдына китерделәр дә мунчага алып кереп ташладылар. Лотфулла Мансуровны да монда китереп япканнар иде. Аның да авызыборыны Нигъмәтнеке кебек шешенеп беткән. — Беләсеңме, Нигъмәт, атарга алып баралар бит безне,— диде Лотфулла, Нигъмәтнең күзләренә сынаулы карап. Шулай булачагын Нигъмәт үзе дә сизенә иде. — Син шуны белеп тор,— дип дәвам итте Мансуров.— Чехосло- ваклар һөҗүме башлангач, Мөхәммәтҗан мулланың Харисы белән Сәлимгәрәй безнең исемлекне язып биргәннәр. «Утыз ике кеше ирек- леләр. Нигъмәт Хәмидуллин белән Лотфулла Мансуров — коммунистлар, красноармеецларны оештыручылар»,— дип. Син әле миннән яшьрәк. Алайболай исән калсаң, моны исеңнән чыгарма. Озак та үтмәде, тоткыннарны Метрәй авылына алып киттеләр. Күктә таң атып килә. Кырлар каралган. Чана юлы да бетеп бара. Яз башы. Әйе, Совет власте яшәвенең икенче язы килә. Чанага яткан тоткыннар бер сүз дә сөйләшмиләр, һәркайсы үз уена чумган. Нигъмәтнең күзләре ерак офыктагы таң нурларына текәлгән. Алар ул кояшны тагын күрә алырлармы?.. Метрәй авылына килеп җитү белән, тоткыннарны штаб урнашкан ике катлы йорт янына алып килделәр. — Берегез югарыга менегез! — дип боерык бирде солдат. Нигъмәтне өске катка алып менделәр. Сәкегә солдатлар утырган. Ул килеп керү белән, офицер команда бирде. Сигез солдат бер яктан, сигез солдат икенче яктан сикереп торды. Тагын бер команда — штыклары берберсенә каршы сузылды. Нигъмәткә шул штыклар коридорыннан үтәргә боердылар. Нигъмәт штыклар арасыннан узып, офицер каршысына килеп басты. Офицер карап-карап торды да каты итеп Нигъмәткә сугып җибәрде. — Синме ул коммунист көчекләрен котыртучы!.. Наган тоткасы Нигъмәтнең артерия тамырына тиде, аның чигәсеннән фонтан кебек кан сиптерә башлады. Бу палачны айнытып җибәргәндәй итте. — Чыгарып ташларга! — дип боерды ул. Нигъмәтне өйалдына чыгарып салдылар. Тоткын идәнгә йөзтүбән капланды. Яртылаш аңсыз булса да, Мансуровны алып кереп китүләрен ул абайлап калды. Салкында аңа бераз хәл керде. Шуышып, баскыч янына килде. Баскыч кырыйларына куелган тоткычларга ябышып, аягына басты һәм түбән төшәргә ниятләде. Әмма аяклары тыңламадылар. Ул, мәтәлчек ата-ата, ишегалдына егылып төште. — Улым, бар. син кит. Солдатлар күрмәс борын, бар, кит! Ике-өч карт, кулларыннан тотып, аны капканың урам ягына чыгардылар. Ә Нигъмәт кая барырга да белми, каян килгәнен Дэ хәтерләми иде. Шулай да монда калырга ярамый. Хәзер аңа тыкрыкның теге ягына чыгарга кирәк. Шулчак каяндыр: — Стой! Стой! — дип кычкырган тавыш колагына чалынды. Башы әйләнеп, Нигъмәт җиргә ауды. Эзәрлекләп килгән солдат: — Тор! Тор!..— дип, приклады белән аның аркасын төяргә кереште... Һушыннан язган Нигъмәтне солдатлар, үлегә санап, зиратка илттеләр дә карлы су эченә ташладылар. Штабка кайткач: — Бер большевикны дөмектердек! — дип мактандылар. — Аттыгызмы? — дип сорады офицер. — Патрон әрәм итмәдек, кыйнап үтердек. — Юк, сез аны атыгыз,— дип әмер бирде палач.— Менә бу коммунист Мансуровны атканда, тегесен дә дөмектерегез,— дип кабатлады ул. Күрше Карамалы авылыннан ату тавышлары ишетелде. Анда Нигъмәтнең абыйсы Сәмигулла белән күршесе Бадыйкшанның гомерләре өзелде. Авыл башында кабер казытып, кабер кырына бастырып аттылар аларны. Нигъмәт боларның берсен дә белмәде, берни дә ишетмәде. Озак ламый менә шушында, зиратка Лотфулла Мансуровны алып килеп ° атачакларын да белми иде ул. ° Ниһаять, яшьлек үзенекен итте. Нигъмәт аңына килеп, күзләрен с ачты. Өстенә ак сакаллы бер карт иелгән. — Улым, тор, атарга киләләр сине... Кит моннан. Тизрәк китә < күр!..— дип ялвара карт. = Ә Нигъмәтнең күтәрелерлек көче юк. Карт, солдатлар килеп җит- * мәгәе дип, як-ягына карана. Үзе һаман үгетли, ялвара. Ниһаять, » үгетләп эш чыкмаячагын аңлады, Нигъмәтне сөйрәргә кереште. Зи- рат капкасына кадәр алып чыккач, Мөслим ягына күрсәтеп: ә — Әнә. улым, авылыгыз. Ничек кенә булса да шул якка китәргә тырыш! Солдатлар килгәнче. Сине аталар алар! — дип киңәш бирде. Нигъмәт, карт күрсәткән сукмак буйлап, Мөслимгә таба шуышты. Мең газаплар белән күпергә җитте. Күпер канатларына ябышып, аякларына басарга теләде. Әмма әлсерәп, тагын җиргә капланды... Түбәндә ярсып-ярсып су ага. Анда язгы ташу. Анда салкын су! Эх, эчәргә иде шуны! Аның эче яна... Үләрдәй булып эчәсе килә. Бер генә йотым... бер генә йотым булса иде... Юк. Булмый шул... Бу бары тик татлы хыял гына. Су яр астында, елгада гына түгел, чокыр-чакырларда да су күп. Әмма ул эчә алмый. Наган түтәсе белән телгәләнеп беткән иреннәре ачылмый аның. Алар кан белән укмашып, бер- €ерсенә ябышып катканнар. Нигъмәт Мөслимгә җиткәндә кич булды, тирә-якны караңгылык каплады. «Шәт, инде котылганмындыр!..» дип уйлап куйды ул. Әмма уйсулыкка җыелган су аша ничек үтәргә? Нигъмәтнең куллары юеш карга батты. Аларны кире тартып алырлык хәле юк иде аның. Кычкырып, ярдәм чакырыр иде, авызы ачылмый. Иреннәре ябышып каткан. Нишләргә?.. Торган саен аның куллары, гәүдәсе карга тирәнрәк бата бара. «Юк. юк, үлмәскә!.. Тәгәрәп булса да чыгарга!..» Соңгы көчләрен җыеп, гәүдәсе белән бер-ике тапкыр әйләнде ул. Шуннан соң... Шуннан соң аның сызланулары да. сусавы һәм туңуы да, барысы да бетте... ...Нигъмәт аңына килгәндә, аны өйгә алып кергәннәр иде. Ике ир кеше башын, битен юалар. Ниндидер хатын чүмеч белән су салып тора. Юып бетергәч, ир кешеләрнең берсе: — Без моны бабасына илтеп бирик инде. Үлсә-ннтсә, шунда булыр,— диде. ҮЛЕМНЕ ҖИҢЕН Яшь укытучыны толыпларга төреп, чанага чыгарып салдылар. Аны өнисенең туган авылы — Төгенгә, бабасы белән әбисе йортына алып киттеләр. Күпме вакыт юлда бардылар, Нигъмәт хәтерләми. Ат туктагач кына ул күзләрен ачты. Таң атып килә иде. Эңгер-меңгер яктылы* гында әбиләре ишегалдына килеп керүләрен абайлап алды ул. Әнә әбисе белән бабасы йөгереп чыкты. Алар чана янына килеп, оныкла* рын күтәреп алдылар... Кызыл гаскәрләр Кәүҗияк авылын азат иткән көнне үк, Нигъмәтнең әтисе Габидулла абзый улларын акларга саткан кулак Сәлимгәрәй Тәйхузиннар йортына китте һәм аны, тотып алып, кызыллар штабына алып килде. — Авыл коммунистларын менә шушы кеше сатты инде. Алар- ның үлеменә, аларның гомере өзелүгә менә шушы кеше гаепле,— диде. Кулак тиешле җәзасын алды. Нигъмәт, аягына басу белән, кулына корал алып, Совет властен сакларга китте. Тыныч төзелеш еллары башлангач, башы-аягы белән партия һәм совет эшенә чумды. РКП(б)ның Сарман волостенда, соңрак Чаллы кантонында секретарь булып эшләде. Аннан Шөгергә җибәрделәр. Анда аны район Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлап куйдылар. Оештыру сәләте булган тырыш коммунист озакламый Казанга, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты аппаратына алынды. Башта ул инструктор, аннан соң бүлек мөдире булып эшләде. Бөек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгы уңае белән хөкүмәтебез аны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде.