Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛЫҢДА КИНОКАМЕРА

Берникадәр җазаплылык гешүе турында сөйләп тора. Быелгы ел безнең барыбыз өчен дә күренекле ел. Быел без Дәүләтебезнең — Совет Социалистик Республикалар Союзының 50 еллыгын бәйрәм итәбез. Безнең алда, кинодокументалистлар буларак, КПССның егерме дүртенче съездының тарихи карарларын уңышлы үтәп баручы совет халкының батыр хезмәтен экранда тулы һәм тирән итеп яктырту буенча зур бурычлар тора. Киностудия бу юнәлештә ел башында ук тезелгән конкрет план нигезендә максатка омтылышлы эш алып бара. Тупланган тәҗрибәне иләп карарга һәм безнең эзләнүләрдә нәрсәләрнең иләк өстендә көрпә булып файдасызга калуын, нинди кинотасмаларның игътибарга лаек иде инде. Моны бездән бүгенге көннең алдыбызга куйган югары бурычлары таләп итә. Шуңа күрә бәген игътибарны документаль кино төшерүнең методологик мәсьәләләренә, аны ничек яхшырту һәм камилләштерү мәсьәләләренә юнәлтәсе килә. Хәзер Казан киностудиясе тиешле югарылыктагы кино техникасы һәм җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән, кинооператорларның һәм режиссерларның алда торган бурычларны тулысы белән үтәп чыгарлык профессиональ осталыгы бар. Шунлыктан бүген куелган төп мәсьәлә — осталык мәсьәләсе. Чыннан да, көндәлек эшебездә без ленинчыл идеяләрне актив пропагандалаучыларның сугышчәИ сыйфатларын булдыра алдыкмы, әллә арттарак сөйрәләбезме? Кинодокументалистлар бүген тормыш күренешләрен кинотасмага теркәп, тезеп кенә баручымы, вакыйгаларны фотога гына төшерүчеме, әллә сугышчан партияле кинопублицистлармй* Бүген илебезнең һәр почмагында, тугызынчы бишьеллыкның зур һәм куәтле төзелешләрендә әлегә кадәр күрелмәгәнчә тизлек белән хезмәт кайнаганда кулына кинокамера тоткан кешенең—кинооператорның роле бик зур. Чөнки ул бүгенге СӘНГАТЬ азан кинохроника студиясе работниклары еллык иҗади конференция үткәргәндә 1971 елның иҗади йомгаклары тикшерелде һәм алдагы елда документаль кино тикшерүчеләр алдында торган бурычлар билгеләнде. Бу конференциягә партия оешмалары вәкилләре, республиканың иҗади оешмалары вәкилләре, кинофикация һәм кинопрокат җитәкчеләре, телевидение работниклары һәм заводлардан вәкилләр чакырылган иде. Конференцияне болай киң катлау кешеләр белән берлектә уздыру үзе үк безнең эшебезгә — кино эшенә никадәр әһәмият бирелүе, барыннан да элек безнең өскә булуын, үстерергә кирәклеген билгеләргә һәм, ниһаять, киноинформациянең нәрсә булуы турында, киносюжетның ничек тикшерелүе һәм төрле берничә сюжеттан жыелган киножурналның нинди эчтәлекле булуы, диктор тексты һәм киносценарийларның ничек язылуы турында ачыктан-ачык төпле итеп сөйләшергә вакыт җиткән экран өчен генә түгел, а киләчәк буынкар экраны ечен дэ эшли һәм шуңа күр» аның естенә икеләтә бурыч йөкләнә. Үткән елгы иҗади эш йомгакларына әнә шушы күзлектән чыгып бәя бирелде. Үгкәи ел Казан киностудиясе фильмнар һәм журналлар чыгару буенча производство планын тулысынча үтәде. Алты кисәктән торган дүрт документаль фильм, заказ буенча эшләнгән унбер кисәкле биш фильм, Бөтенсоюз сатира журналы — «Фитиль» ♦ ечен зур сюжет, Мәскәүдәге үзәк студия өчен без хезмәт күрсәткән республикалар тормышыннан биш сюжет, 150 метрлы ике заказ ролик, рус, татар һәм чуваш телләрендә 36 киножурнал эшләп чыгарды. Моңа тагын башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт телләренә тәрҗемә ителгән 70 нәфис фильмны да өстәр ә кирәк. Үткән елдагы эшне яхшылап тикшереп чыккач, булган уңай һәм кимчелек яклар бик тиз күзгә ташлана. Мәсәлән, «Кощак» совхозындагы эксперимент» дигән документаль фильм бик тизлек белән эшләнде — аны төшерү, монтажлау эшләре өчен нибары ун көн кирәк булды. Фильмнар төшерү буенча Мәскәүдәге Баш идарә (РСФСР кинокомитеты каршындагы) бу фильмны беренче күрсәтүдән ук кабул итте һәм ул. күбәйтелеп, федерациянең төрле өлкәләренә оэатылды. Фильмның авторлары X. Фәхретдинов, М. Хөснимәрдәнов, Э. Заһидуллин бу ун минутлык кинотасмада республика авыл хуҗалыгының мөһим һәм перспективалы тармагы — кролик асрауның үсеше турында, Татарстан кролик асраучыларының КПССның егерме дүртенче съезды куйган бурычларны үтәүгә керткән өлешләре турында документаль экран теле белән оста һәм үтемле итеп сөйли алганнар. Үткән елның икенче фильмы халкыбызның яраткан композиторы Салих Сәйдәшев- нең образын экранлаштыру бурычын куйган иде. Фильм авторлары — режиссер Ш. Сарымсаков, кинооператорлар Е. Афанасьев һәм В Кузьмин бу бурычны намус белән үтәп чыктылар. Экраннарга Татарстанның танылган композиторы турында дулкынланып сөйләгән беренче фильм чыкты. Республикабыз җәмәгатьчелеге тарафыннан ул яратып каршыланды. Мари терлекчеләренең алдынгы тәҗрибәсе, әһәмиятле актуаль тема буларак, •Мари терлекчеләре янында» дигән фильм өчен нигез булып чыкты. Сценарий авторы В. Байдерин, режиссерлар Н. Лебедев, В. Стрелков тарафыннан эшләнгән бу гфильмда механикалаштырылган терлекчелек комплекслары — чын мәгънәсендә ит, сөт, йомырка фабрикалары төзү. авыл хуҗалыгын индустрияләштерү нигезендә 'авыл эшчәннөренең тормышында һәм аңындагы үзгәрешләр турында сөйләнелә. Тугызынчы бишьеллыкның зур тәэелешләреннән берсе — Кама автомобиль заводы ‘тезелеше. Беренче таш салганнан башлап Казан киностудиясе автогигант тезелешенең барышын системалы рәвештә кинокамера күзәтүе астына алды. Үткән елның чоңгы кварталында режиссер Д. Дальский, оператор В. Алабердин тарафыннан төшерелгән «Батыр төзелә» дигән документаль фильм союз күләмендәге экраннарга ^тапшырылды. Кинорепортаж рухында төшерелгән тасмалар завод тезелеше турында, аны төзүчеләрнең язмышлары турында сөйлиләр. Экранда чагыла торган кадрлар - яшьләребезне КамАЗ тезелешенә эшкә барырга ялкынлы чакыру белән өндиләр. ’ Болардан тыш Казан киностудиясе цехларында төрле учреждениеләр һәм ведомстволар тарафыннан бирелгән заказ буенча эшләнгән берничә фильм бар. Шулар арасында иң әһөмиятлеләре — «Евфрат елгасында гидроузел», «Асуан яктылык бирә» дигән тесле фильмнар. Алар һәр икесе дә Мисыр Гарәп Республикасында төшерелделәр һәм уңышлы эшләнеше эчен СССР Министрлар Советы каршындагы кинематография комитеты тарафыннан билгеләп үтелделәр һәм югары бәя алдылар һәр , ике фильм да бер үк режиссер-оператор В Вайда тарафыннан төшерелде. Алар . югары профессиональ дәрәҗәдә эшләнүләре белән аерылып торалар Нәфис фильмнарны терле телләргә тәрҗемә итү кебек шактый катлаулы һәм мәшәкатьле булган эшне Казан киностудиясе работниклары яхшы үэләштерделәо. Дубляж эшендә катнашучы милли актерларның осталыгы ел саен камилләшә бара. Алар үзебездә үк инде нәфис фильмнар төшерә башлауга иҗади мөмкинлекләре белен тулысынча хәзер. Үткән ел студия татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт тел ' лврене 70 нәфис фильм тәрҗемә итте. Автономияле республикаларның кинопрокат конторалары тарафыннан бу фильмнарның күпчелеге беренче категория билге, е белән кабул ителде. ВАЛЕРИИ ШНАЙДЕР ф КУЛЫНДА КИНОКАМЕРА Ай саен өчәр тапкыр рус, татар, чуваш телләрендә чыгып бара торган «Идеи киңлекләрендә» киножурналының эчтәлеге бүгенге кәннең теп темасын — КПССның егерме дүртенче съезды карарларының тормышка ашырыла баруын яктырта. Шәһәр һәм авыл хеэмәтчәннәренең хезмәт вахтасы, совет кешеләренең хезмәт һәм революцион традициясе, Идел бу милли республикаларының культура һәм хуҗалык тормышында ирешкән уңышлары киножурналга тешерелгән сюжетларның теп эчтәлеген тәшкил итә. Редакция тарафыннан КПССның егерме дүртенче съезды карарларын пропагандалау буенча махсус план төзелде һәм ул план урында партия һәм совет органнары тарафыннан яхшы дип табылды. Шушы максатлардан чыгып Яр Чаллыда — автогигант төзелешенең нәкъ үзендә аерым кинокорреспондентлык пункты төзелде. Бу пункт үзен аклады Үз теләге белән Кама автозаводы төзелешенә киткән кинооператор В. Алабердин үткән ел кырыкка якын сюжет төшереп җибәрде һәм аларның күбесе «Идел киңлекләрендә» киножурналында иң беренчеләрдэн булып тамашачыга җиткерелделәр. «Идел киңлекләрендә» киножурналының махсус һәм тематик саннары эчтәлеге белән күп төрле. Шуларның иң уңышлы дип саналганнары түбәндәгеләр: «Кощак» совхозындагы эксперимент», «Миллиард тонна нефть», Мордовия республикасының иң алдынгы сыер савучысы Мария Сивцова турында сөйләгән киножурнал, Казан төзүчеләренә багышланган кинотасмалар, КамАЗ төзелешен яктырткан ике киножурнал, җыелма сюжетлардан торган киножурналлар арасында иң уңышлылардаи дип 18,36 нчы саннарны әйтергә мөмкин. Җыелма сюжетлардан торган киножурнал безнең продукциянең теп формасы иде һәм ул шулай булып кала да. Бу җыелма киножурналларда Идел буендагы без хезмәт күрсәтә торган дүрт милли республика тормышын чагылдырган төрле сюжетлар туплана. Илебезнең барлык документаль студияләрендә киножурналларның бүгенге йезе турында бәхәс бара, төрле юллар һәм формалар эзләнә. Турысын әйтергә кирәк, әле безнең киножурналларда без теләгәннәрнең һәммәсе дә диярлек күренми. Кайберәүләр бүгенге көн таләпләреннән чыгып җыелма киножурналлардан баш тартырга кирәк, дисәләр, икенче берәүләр моңа каршы төшәләр. Җыелма киножурналга каршы төшүчеләр үз позицияләрен телевидение вакыйгаларны тиэрвк һәм оператив күрсәтә бара, дип нигезлиләр. Шунлыктан җыелма киножурналларның формасы үзгәрә, журналларга авторлар тарафыннан озын-озын сюжетлар кертел» башлады. Режиссерлар һәм операторлар тематик һәм махсус киножурналлар ясауга омтылдылар. Шунлыктан киножурналларда кыска, сугышчан һәм үтемле сюжетлар урынына бүгенге көн бурычларына бик үк җавап бирми торган кинотасмалар урын ала башлады. Аларны сюжет дип тә, фильм дип тә атарга мөмкин түгел. Шулай итеп, кинохроника телевидение белән иҗади ярышта көрәш кырын калдырып китү омтылышы белән «чирләде». Ләкин җыелма киножурнал безнең илдә дә, чит илләрдә дә яши, үз бурычын үти. Аның эчтәлеге турында гына ныклап уйлыйсы бар, сюжетлар төшерүгә иҗади якын килергә, профессиональ осталыкны күгәрә барырга кирәк. Киножурналга керерлек, аңа сюжет булырлык нинди темалар бар? Безнеңчә, һәр тема сюжет була ала. Сорауны бары тик «нәрсә?» дип түгел, ә «ничек?» дип куярга кирәк. Җыелма киножурнал вакыйгалар барышын төшергән сюжетлардан башка була аламы? Әлбәттә, юк. Кеше портретыннан, информациядән башка да журнал була алмый. Иң меһиме шунда — ул информация ничек бирелә. Әгәр экранда бирелгон информациядә тамашачы үзен күрсә, үзенең иптәшләрен таныса, үзенең туган «*• ларына әйләнеп кайтса һәм, ниһаять, ул информация бүгенге көннең төп сыйфатларын бирсә — андый сюжет җыелма киножурналда урын алырга тулысы белән хаклы һем ул зур игътибар белән карала да. Мәсьәләне шулай куйганда җыелма киножурналларда һәртөрле теманың урын алырга хакы бар. һәм бу очракта автор- операторның, сугышчан пропагандист буларак, фактларга ижади якын килүе, уйлан» белүе бик мөһим. Кулына кинокамера алган кеше тормышны, чынбарлыкны *•’’ гедеге кебек күрсәтергә омтылырга тиеш түгел, ә аларны бүгенге көй позициялоре* нән чыгып, пвртиядәүләт күзлегеннән карап фикерләп тамашачыга җиткерергә омтылырга тиеш. Мәсьәләне шулай куйганда телевидение белән кинодокументалиста»? арасында ниндидер көндәшлек булуы турында сөйләп торырга да кирәк булм** чак. Телевидение информация бирсә, кинопублицист ул информациянең образын тудыра һәм тамашачыга җиткерә Публицистиканың мәгънәсе, билгеле булганча, «актуаль», «көн кадагына сугу» дигән тәшенчәләр белән генә чикләнми. Аның көче — күтәрелгән теманың иҗтимагый әһәмиятендә, теманың фикер көчендә, фактларның эчке мәгънәсен ача белүдә, шул фактлар белән бүгенге көн күренешләрен ачык- ф лый белүдә. Иң көчле чагылдыручы художество алымнары да. оста итеп башкарыл- < ган кинооператор эше дә, әгәр алар артында тирән акыллы яңа фикер юк икән, - кечсез булып кала. Күптән билгеле әйбер булса да, тагын бер тапкыр кабатламый 5 булмый: тормыш факты экранда көзгедәге кебек күрсәтүне түгел, ә фәлсәфи фикерs ләүне таләп итә. Чын мәгънәсендәге публицист фактлар белән идарә итә белергә, аларны образ- 2 лы сафка бастырырга һәм теп политик бурычка буйсындыра алырга тиеш. Биредә < аңа фактларны һәм документларны сайлап алу һәм һәрьяклап уйланган, теп бурыч- 5 ларга буйсындырылган чагылдыру чараларын сайлап алу ысулы булышлык итә. - Шушы фикерләрне ныгыту өчен тагын КамАЗга өйләнеп килик. Без инде әйткән > идек, Казан киностудиясе анда беренче таш салганнан башлап киноелъязмасы алып бара. Үткән ел төшерелгән сюжетлардан тыш шул төзелеш җирлегендә дүрт «ахсус киножурнал һәм бер фильм эшләнде. Студиянең киноархиаында КамАЗ төзелешен- с. нәи төшерелгән бай материал бар. Ул фонд һаман арта тора Болар, әлбәттә, әле “ сан ягыннан гына үсеш дигән сүз. Хәзер КамАЗда, образлы итеп әйтсәк, боек с тезелешнең иртәсе. Биредә бит яңадан-яңа объектлар тезелеше генә түгел, биредә < эшче коллективлар, яңа кеше шәхес буларак формалаша Әгәр дә кулына кинокамера “ тоткан кеше өнә шул бөек төзелеш иртәсенең рухы белән яшәмәсә, әгәр дә анда 3 эшләнгән эшләр аның өчен якын һәм кадерле булып тоелмаса, әгәр дә ул үзен шул с тезелешнең тулы хокуклы катнашучысы ител тоймаса — аңа кииосюжетлар өчен = геройларны кайдан эзләргә һәм нинди геройларны кинотасмага төшерергә кирәк- легсн беркем дә әйтеп тормас. Ч Кинодокументалистика тарихында моңа мисаллар күп. Братск ГЭСы тезелешен * экранда тулы яктыртып барган өчен Иркутск киностудиясе югары бәягә лаек булды. Тезелеш беткәч югары хөкүмәт бүләге белән бүләкләнүче тезүчеләр арасында кинооператор фамилиясе дә бар иде Указда «...төзелештә актив катнашканы өчен» дип язылган иде. Бу кинооператорның фамилиясе Петр Артемьевич Петров Киночылар арасыннан берсе дә тезелешне, аның нәрсә белән сулаганын, нәрсә белен яшәгәнен кинооператор Петров кадәр белмиләр иде Ул. иҗат кешесе буларак, Братск ГЭСын актив тезүчеләр рәтендә йөрде Аны ул үзенең сугышчан коралы — кинокамерасы белән төзеште. Художник өчен шуннан да изгерәк бурыч бар микән! Әлбәттә, теге яки бу иҗади работникны приказ тәртибендә аерым тезелешкә беркетергә була. Ләкин беэнен кинооператор Леонид Васильевич Барышевны бернинди приказ белән дә билгеләмәгәннәр. Ул Татарстанда нефть чыга башлаганнан бирле нефтьчеләр тормышын чагылдырган сюжетлар төшерде. Билгеле, ул һәр вакыт режиссерлар, редакторлар белән киңәшә иде. ләкин анын һәрчак үз фикере бар иде, һәрвакыт актив рәвештә үзенең иҗади тәкъдимнәре белән килер иде Кайбер операторлар трибунага чыгалар да «миңа тема бирегез аны ничек төшерергә кирәклеген, кемне төшерергә кирәклеген әйтегез—шул чакта мин аны барам да төшерәм», дип күкрәк сугалар, һәм кинохроникада теп фигура булган автор-олера- торның, сугышчан публицист булырга тиешле кешенең шулай дип белдерүе бик кызганыч, әлбәттә. Иң гаҗәбе һәм иң куркынычлы ягы да шунда — мондый авторларның, төп иҗади багажларында фикер ялкаулыгы тутырып йөрткән кинохронмкерлар- ның позициясен кайбер тәҗрибәле работниклар да яклыйлар, уртаклашалар. Әгәо до газетада яки журналда эшләүче журналист «миңа тема бирегез, аның кайда икәнлеген күрсәтегез, ничек язарга икәнен әйтегез шуниан соң мин язармын» дисә; мондый журналистның газета редакциясендә эшләве кирәк булыр идеме икән! Әлбәттә, аңа анда урын булмас иде. Кулына кинокамера тоткан кеше дә үз темасының авторы булырга тиеш Ә редактор, режиссер аңа киңәш бирә, юл күрсәтәБигрәк тә яшь кинооператорлар арасында булган өне шундый фикер ялкаулыгын акларга тырышу, гадәткә кергән шаблоннан баш тартасы килмәү темаларны иҗади игәсе урынга уйланып-нитеп тормаган коры иллюстрациясе алып килә дә инде. Экранда матурматур «кәртинхәмләр чыга, яки тимер-бетоннан коелган сюжетлар урын ала. Моның сәбәпләре нәрсәдә соң? Чөнки ул иҗатта бик җиңел юл. Икенчедән, ул тормыш дөреслеген чагылдыргандай була. Ләкин ныклабрак уйлап карасаң, әнә шул кинооператор искергән алымнар белән төшергән «тәти» кадрлар иллюстрациянең төп асылын тәшкил итәләр. Документаль кино төшерүнең кайсыдыр баскычында, ихтимал, бу ысул узен аклагандыр. Чөнки иллюстрация дә тамашачыны чынбарлыктагы фактлар белән таныштыра, бу юнәлештә үзенең танып белү функциясен үти дигән сүз. Ләкин бу ысул уз чиратында художникны өстән-өстән генә «йөзәргә» этәрә, аның өчен фактларны санап китү, аның сыйфатын әйтү, гомуми генә бәяләү җитә, ә аларның мәгънәсен ачып бирү ничектер читтә кала. Коры иллюстрациянең куркынычы шунда —ул сугышчан публицистика иллюзиясе тудыра. Чөнки тема декларация белән чикләнә, һәм шушыннан инде залда утыручы тамашачының экранда бара торган фактларга, вакыйгаларга ваемсыз карашы килеп туа. Безнең кинохроника практикасында шундый очраклар да буга: аатор үзен сугышчан партияле публицист дип хис итә, ә чынлыкта исә ул нәкъ менә коры иллюстрация белән шөгыльләнә, үзе экраннан әйткән сүзгә, күрсәткән кадрга ышанырга куша, ә үзенең фикеренә һәм хисләренә чын художникларча ияртеп алып китми. Мондый позиция көчле каршылыкка очрамый, ләкин ул дөрес түгел, чөнки инде документаль кинода бу күптән искерде. Иллюстрация ысулы документаль киноның балалык чоры иде. Хәзер инде балалык чоры күптән үткән. Татарстанда гына да кинохроника яши башлаганга быел 1 апрельдә кырык ел тулды. Кулларына кинокамера алган безнең кайбер иптәшләребез иллюстрация алымындагы тагын бер куркынычны аңлап бетермиләр: бу алым белән кинога төшерү үзең утырган ботакны үзең кисү белән бер. Чөнки төп иҗади фигура — автор-оператор тарафыннан төшерелгән кадрлар иллюстрация алымы белән эшләнгәннәр икән, бернинди редактор да, бернинди режиссер да аны инде эш процессында төзәтә алмый. Ул сюжетны я кәрзингә ташларга, я, автор белән килешеп, ул барган җиңел юлдан барып, сюжетны журналга куярга туры килә. Яхшы язылган диктор тексты да, әйбәт эшләнгән музыка да фикер сайлыгын тутыра алмый. Образ һәрвакыт киңрәк, иллюстрациядән тирәнрәк була. Образ тудырганда сайлап алынган фактларның һәрвакыт үзләренең эмоциональ буяулары була. Образ һәрвакыт эчтәлекле һәм шуңа Kvpa дә иллюстрациягә караганда аның йогынтысы көчлерәк. Ул информация биреп кенә калмый, тамашачының фикер йөртешен активлаштыра һәм безнең бүгенге көн бурычлары нәкь менә шуннан гыйбарәт тә. Шунлыктан кулына кинокамера тоткан кешенең—кинооператорның әзер шаблоннар белән генә эшләве, үз профессиясенә карата таләпчән булмавы һич тә гафу ителә торган сыйфаг түгел. Кинокамера хуҗасы фактлардан курыкмыйча, аларны әлегә кадәр эшләнгән калыпларга көчләп тутырмыйча, аларны бәяли белергә партия һәм халык алдында гражданин, художник буларак бөтен җаваплылыкны тоеп, безнең идеяләребезне сугышчан пропагандалаучы позициясеннән торып художестволы образларны үз талантының коралы итә белергә тиеш. Кулыңа кинокамера тотып тормыш фактлары уртасына ташландыңмы, коллектив яки бер кеше тормышы турында сөйләп бирергә җыендыңмы — син инде, кинооператор буларак, үз өстеңә бик зур җаваплылык алдың дигән сүз. Телисеңме, юкмы, камерадан чыгып экранга күчкән материалыңдагы фактка син дәүләт күзлегеннән чыгып бәя биргән буласың. Кулына кинокамера тоткан кешедә аерылгысыз бер сыйфат юлдаш була: тормыш фактлары нинди генә булмасын, ул алар белән очрашырга әзер булырга тиеш. «Әзер» дигән сүз артында кыска һәм озын фокуслы оптиканың тулы комплекты яисә запас пленка булдыру гына ятмый, билгеле. Тормыштагы фактны, фактлар суммасын безнең идеяләр күзлегеннән күрергә, аларны сайлый белергә, безнең тормышыбызны билгеләүче, чынбарлыгыбызны яктыртучы төп моментларны алгы планга куяргв һәм шуның белән яңалыкны расларга, безгә чит булган, комачаулый торган күренешләрне фаш итәргә — кинооператор өчен иң өһәмиятлесе шунда. Җыелма киножурналлар өчен сюжетлар төшерергә алынган кинооператорның төп позицияләре әнә шундый. Безнең продукциянең теп формасы булган җыелма киножурналлар кинохроника студиясендә махсус һәм тематик киножурналлар эшләүгә һич тә комачауламый. Шушы уңай белән документаль кинода төп әдәби нигез булган сценарий турында да фикер алышасы килә. Күп очракта киножурналларның махсус һәм те- ♦ матик саннары өчен һәм документаль фильмнар өчен дә сценарийлар бик естән-өстән генә язылалар. Документаль кино буенча танылган сценарист Горохов бер интервью вакытында болай дигән: «...Без «колхоз турында», «завод турында», «шәһәрләр турында», «алдынгылар турында» кино төшерәбез. Кыскасы, тормышның өске катлавында нәрсә ята, шулерның бөтенесе турында да... Мондый әсәрләрнең драматургиясенә хас булган бер сүз бар: «сүз уңаенда» Мәсәлән, Н. шәһәрендә театр бар. Сүз уңаенда әйтеп китик, стадион һәм завод та бар. Суз уңаенда гына әйтеп китик, ул заводта хезмәт алдынгысы эшли, аның өендә телевизоры бар... һәм башкалар...» Бу сүзләр тулысы белән безнең эшебезгә дә турыдан-туры кагыла. Чыннан да Волжск һәм Чабаксар шәһәрләре турында эшләнгән махсус киножурналлар һәм Идел буе республикаларының ярты гасырлык юбилейларына багышланган фильмнарның сценарийлары нәкъ менә шундый стильдә язылганнар. Бу сценарийларның йомшак булуы барыннан да элек аларның әдәби яктан йомшак нигезгә корылуларында. Дөрес, алар тормыштагы реаль фактлардан файдаланып язылганнар. Ә фактларга нигезләнгән документаль кинода драматургиягә урын юкмы әллә? Бар, әлбәттә. Документаль студияләр тарихында драматургия ягыннан оста эшләнгән бик күп фильмнарны санап китәргә була. «Вахта», «Комдагы замоклар», «Гадәти фашизм» дигән фильмнар, мәсәлән, кеше характерын чагылдыру, кызыклы һәм гыйбрәгло фикерләр уятулары белән тамашачыда йогынтылы тәэсир калдырдылар. «Гадәти фашизм» фильмы политик памфлет, сугышчан публицистиканың югары үрнәге буларак тамашачының игътибарын казанды. Безнең студиядә эшләнгән «Эрзя», «176 нчы буровой» дигән документаль тасмаларда нәкъ менә фактларны драматик үсештә бирергә омтылыш сизелә. Барыннан да элек, моның эчен тормыш фактлары арасында үзеңә кайнарга, алар белән яшәргә, аларның һәркайсына үз бөяңне билгеләргә, Вертов әйтмешли, «кечкенә фактикларны» түгел, фактлар тавын күрә белергә кирәк. Югыйсә, безнең кайбер сценаристларыбыз бер тапкыр да КамАЗ тезелешендә булмыйча, аның сулышы белән суламыйча сценарийлар яудыра башладылар Тормыштагы фактларны иҗади оештырганда һәм аларны кино драматургиясе кануннары буенча сценарийга салганда гына сценарийны фильмның нигезе дип санарга була. Әдәби эшләнгән киносценарийларга шундый таләп куйганда гына булачак фильмнарның уңышлы барып чыгачагына ышанырга мөмкин. Документаль фильмда диктор тексты аерым урын алып тора. Югарыда санал үтелгән таләпләр тулысы белән диктор текстына да кагыла. Текст фильм эчен языламы, журнал яки аерым бер сюжет эченме — барыбер ул кинодраматургия кануннары нигезендә язылырга тиеш: комментарий биреп кенә калмаска, ә экранда күргән кадрларның кешенең аңына барып җитүенә булышырга — диктор текстының топ бурычы әнә шул. Бөтенсоюз Дәүләт кино институтында ясаган лекцияләренең берсендә Довженко болай дигән иде: «...Минем эш тәҗрибәм шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде: фильмның сыйфаты нигезендә сүз ята, аннан соң фикергә буйсындырылган монтаж бара. Нәрсә генә әйтсәң до фильмны монтажлаганда ук инде безнең күңелдә булачак фильмның тексты туа бара. Бик катлаулы процесс бу Әйтерсең лә пар атта чабасың. Алар бер-берсен узарга тырышалар. Башта һәммәсе дә материалда бара, аннан сүз китә, әйтәсе килгән фикер сүзгә күчеп, монтажны куып җитеп узып китә». Төптәнрәк уйлап карасаң, практикадан чыгып әйтелгән бу сүзләрдә бүген диктор тексты алдына куелган таләпләр бик ачык һәм образлы итеп күрсәтелгәннәр. Сюжетка языла торган диктор тексты берничә җөмләдән генә тора. Ләкин монда да үзенең драматургиясе була. Тагын бер мисал китереп үтик. Сюжет ечси языла торган текстның нинди принципта язылырга тиешлеген ул ачыклап китәр Илебез студияләранөң берсендә кеймәче карт турында сюжет төшерәләр. Ул ВАЛЕРИЛ ШНАЙДЕР ф КУЛЫҢДА КИНОКАМЕРА яшьтән үк сәламәтлекчә туймаган һәм кырык елга якын беркая бармыйча көймәсе белән кешеләрне елга аша чыгарып торган. Сюжет традиция буенча төшерелгән: киң себер елгасы, кешеләр елганың бер ярында көймәгә утыралар, икенче ярда төшәләр. Эре планда көймәче карт, аның йөзе, куллары... Елгадагы дулкыннар,- Бераз вакыттан соң студия бу сюжетны җыелма киножурналга кертә һәм бу журнал фестивальдә күрсәтелә. Ә көймәче карт турындагы сюжет кеше портретын бөтен тирәнлеге белән күрсәтүче сюжет буларак беренче бүләкне ала. Ул сюжетка менә нинди диктор тексты язылган була: «...Теге якка—Ленинга баручы йомышчыларны. Бу якка — колхозга. Теге якка — укырга китүчеләрне, Бу я к к а — агрономнар һәм зоотехникларны. Теге якка — таза дүрт яшь егетне, Бу якка — култык таягына таянган һәм орденнар таккан кешене. Теге якка — балаларны, Бу якка — оныкларны. Кырык ел. һәр көн. Теге якка һәм бу якка. Бүген теге якка соңгы тапкыр. Пенсия документлары алу өчен. Ә бу якка — «Ракетада». Бу текст кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Ләкин принципта ул дөрес корылган. Без быел бөтен совет халкы белән берлектә СССР төзелүгә 50 ел тулуны билгеләп үтәбез. Казан киностудиясе Идел буендагы дүрт милли республикага хезмәт күрсәтә. Бу республикалар мисалында без ленинчыл милли политиканың тормышка ашырылуын аермачык күрәбез. 50 ел эчендә бу республикалар халык хуҗалыгының бөтен тармаклары, фән һәм сәнгать өлкәсендә бик нык алга киттеләр. Кулына кинокамера тоткан кеше өчен, иҗат эше өчен никадәр киң мәйдан монда, Темаларның күплегеннән, аларның киңлегеннән һәм тирәнлегемнән югалып калмыйча фактларны фәлсәфи яктан гомумиләштереп, безнең идеяләребезне сугышчан пропагандалаучы сафында атларга кирәк, һәр яңалык турында коры хәбәр генә бирел калмаска, ә һәр сюжетта, һәр киножурналда, фильмда, һәр диктор текстында партиябез политикасының тормышка ашуы, экранда күрсәтелә торган һәр вакыйгада безнең идеяләребез, тормышка булган мөнәсәбәтебез ачык чагылырга тиеш. Кулына кинокамера тоткан кеше алдында торган җаваплылыкның төп сызыклары әнә шундый,