Кояшлы дөнья
үэ алдына китерегез: кемдер урамга чыкты һәм кояш нурларын лупа аша учына тешерде ди. Әлегә уч тәбе белән лупа арасы шактый ерак — учта тонык һәм салкын зур тап хасил була. Күчерелмә мәгънәдә алганда, бу — роман. Шунда әлеге кеше, фокусны эзләп, пыяланы учына якынайта төшә. Тап кечерәя, яктыра, җылына бара. Бусы — повесть. Ниһаять, нурлар бер ноктага җыелып бетә — кулны пыяла астыннан тизрәк тартып алырга туры килә. Күэ чагылдырырлык якты, бәләкәй нокта түзә алмаслык пешерә. Бу күренеш әйтерсең лә юри Ростәм Кутуй өчен уйлап чыгарылган. Аның уч төбенә төшкән кояш нуры кебек бәләкәй, шул нур кебек үк пешерел-яндырып ала торган хикәяләре аеруча уңышлы була. Рөстәмгә повестьлар авыррак бирелә, ә гадәти романнарны ул, билгеле булганча, бетенләй язмый. Бу мәкаләдә мин аның «Юлда»1 исемле соңгы китабы турында сөйләргә телим. Ул проза өлкәсендә язучы алып барган иҗади эзләнүләрнең йомгагы ксбегрәк булып тора. Рестәм Кутуй әсәрләренең тематик диапазоны шактый киң. Китапны ачуга, сез анда малайлар мәхәббәте кебек самими һәм моңсу, бала чакта пешкән беренче җәрәхәт кебек сыкрата торган «Бәрәнчә очрашу» исемле өч кенә битлек миниатюраны очратырсыз. Аннан китаптагы башка хикәяләрне укырсыз: сугышта өч улын югалткан солдат хатыны Луша турында, иң кирәк, иң кыон минутта ярдәмгә ашыгучы «Нихәл» кушаматлы эчкерсез кәшә турында. Шуннан сугыш бетә, һвм китап битләренә яңа геройлар кил». Сез бер врачның авылда нинди маҗараларга таруы турында, физиклар арасындагы бәхәсләр турында белерсез, яшь художникның рәсем ясавын күзәтерсез, җыентыктагы бердәнбер повестьның тел герое булган солдатның бала чак хатирәләре турында уйланырсыз һем, ниһаять, китаптагы и К у » у й На норлге Понәсяь и рас сиеаы 1‘уо велемдә. Намә IVUO ел. иң яхшы хикәяләрнең берсендә — «Еллык боҗралар» дип исемләнгәнендә табигатькә гашыйк искиткеч кеше белән очрашырсыз. Рөстәм Кутуй әдәбиятка каршылыксыз, җиңел килеп керде, үзенә генә хас буяулар дөньясы, даими ритмы, үзенчәлекле фикере булган стилист буларак килеп керде. Ул үзе кичергән, үзе белгән, күңеленә нык урнашкан һәм якын булган нәрсәләр турында гына яза. Кутуй әсәрләре асыллары белән ук лирик характерда, җыентыктагы повесть һәм хикәяләрдән авторның тынгысыз җанын, борчылупы тавышын сизәсең, һәм аның тавышы, дөньяга карашы, халәте бөтен китапны тотып торучы теп персонажга әэерелә һәм анда тупланган аерымаерым хикәяләрне әйтерсең лә бер герой язмышына багышлангач үзенчәлекле романга әйләндер». Ул — авторның лирик герое. Әгәр без аны Рөстәм Кутуй үзе дип. хикәяләрдә аның башыннан узган хәлләр тасвирлана дип уйласак, бу үтә беркатлылык булыр иде. Юк, алай түгел, реалистик әдәбиятта кабул ителгәнчә, аның герое сәнгатьчә гомүми- ләштерелгән, типиклаштырыл-ан образ. Бер дә юкка гына лирик герой хикәяләрдә әле сугыш чорындагы малай, еле врач яки физик, художник яки солдат итеп бирелми. Ләкин шунысы кызыклы, аның тормыш этаплары гаять эзлекле тоста тасвирлана. Башта ул укый, тормышны әйрән», килә вакыт, аның естенә беренче авыо кайгы тешә: фронтта әтисе һәлак була. Аннан лирик герой олыгая, день яны тирәнрәк аңлый, эшли, ярата, нәфрәт ләме башлый. Ул инде явызлыкның нәрсә икәнен аңларга ейрәнә, күп кенә ачышлардан һәм күңел кайтулардан соң. «Еллык боҗралар» исемле хикәядә, шәһәр шау-шуыннан еракта торып яшо*ән еллар тормышка ашмаган хыяллар турымда уйлану, Иде» ярындагы комда кояшта кызыну очан, табигать кочагына кит», һем нәкъ мен» шунда әлеге үзәнчелекле романның теп лейтмотивы яңадан бо-е- яечко ЯҢГЫРЫЙ башлый — тулы бәхет белән яшәү окон. К кеше табигать белән килешеп яшәргә, туган җирен, халкын, илен яратырга тиеш. Язучы буларак, Р. Кутуйга нәрсә хас, аның талантының үзенчәлеге нидә? Барыннан да элек, иҗади хыялының төгәл булуында. Ул хыялның символик характерда булуында, һәм, ниһаять, авторның бөтен әсәрләрендә кулланылган сөйләм алымында. Моңа ышану өчем, мисал төсендә, «Тынлык» исемле хикәяне карап узыйк. Хикәянең исеме үк символик характерда. Ул, табигать хәлен аңлатудан бигрәк, гомеренең соңгы көннәрен туган авылында яшәргә җыенган ялгыз картның салмак, шактый бертөсле яшәү рәвешенә ишарәли. Автор моңа нинди чаралар ярдәмендә ирешә соң, шуларга игътибар итик. Язучыны, вакыйганың үзеннән бигрәк, геройның хикәядә сөйләнгән вакыйгага кадәр булган хисләрен һәм кичерешләрен психологик яктан төгәл сурәтләп бирү кызыксындыра «һәр очып уз-ан чебенгә дә өреп калмасын» өчен, карт этенең тамагын туйдырып куя, урамнан исәнләшеп киткән хатынның сәламен алмый, чөнки «бер генә дә артык сүз сөйләшәсе килми», кызлары шәһәргә күчеп кил дип чакыралар, карт катгый төстә баш тарта: «ташка түзәрлек аяклары, телевизор карарлык күзләре юк», аның баш өстендә болытларның да, ак төтен кисәге кебек, яңгырсызлары, тормыш әсәре булмаганнары гына йөзә. (Биредә антитеза кулланылган: язучының яраткан символы яңгыр — яшьлек, сәламәтлек билгесе. «Димка», «Яңгыр астында ике кеше» исемле беренче хикәяләрен искә төшерегез.) Кыскасы, «кирәкми», «теләми» кебек сүзләр ярдәмендә хикәядә ялгызлык, моңсулык атмосферасы тудырыла. Шул ук вакытта бу детальләр, хикәядәге башка детальләр белән бергә, тагын да катлаулырак икенче бер максатка — әсәрнең шигъри яңгырашын тудыруга хезмәт итәләр. Рөстәмнең үзенчәлекле таланты менә шунда ачыграк күренә дә инде. Әйтик, картның уртак сөйләм аша бирелгән истәлекләрендә күпме яшерен шатлык, тантана «Карт, кулларын төз өстенә куеп, оныкларының ыгы-зыгы килүен сүзсез генә күзәтеп утырды. Үзе белән балалар арасында кан якынлыгы эзләп, аларның гадәтләрен өйрәнде. Иң кечкенәсе, очып барган авыр төклетурага карап, хәйран калып катып калгач, аңарда үзенә якын нәрсәдер булуын чамалап, тын гына шатланды. Нәрсә күрдө ул аның карашында, карт моны тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде, ләкин чамалавын төгәл чамалады һәм, эченнән балкып, кыска гына бер сүз әйтте: — Безнеке». һәм әсәрдә шундый шигърият тугач, без үзебез дә сизмәстән геройга симпатия белән карый башлагач кына, автор хикәягә нокта куя: баксаң, бу—картның якты дөньядагы иң соңгы көне булган икән. Әйе. Василий Никодимыч үлә, ләкин тыныч җан белән үлә. Юл уңаеннан тагын бер күзәтү. Василий Никодимыч та, «Тишек медаль» исемле күптән язылган хикәядәге Ленка да бер үк хәрәкәт ясыйлар — кулларын тез өстенә куеп утыралар. Ләкин бу кабатлау түгел, ә шул ук ачыш, тормышның кайсыдыр мизгелендә автор башына килгән бәхетле ачыш. Халык бит, башланып кына килгән балалык матурлыгы белән инде сүнеп бара торган картлык матурлыгы арасында якынлык булуын белдерергә теләгәндә, ярым шаярып: «Картлык ни дә, яшьлек ни», ди. Р. Кутуй шул охшашлыкның, якынлыкның тышкы гәүдәләнеш формаларын эзли һәм таба. Гомумән, тышкы хәрәкәтләрнең аңга буйсынган булуын, аларның кеше хисләре һәм кичерешләре белән бәйле булуын ачу — Р. Кутуй стиленә хас сыйфатларның тагын берсе. Р. Кутуй әсәрләрендәге һәр нәрсә язучы тарафыннан иҗат ителгән кояшлы дөньяга чынлык, реальлек хисе бирә һәм, электрон микроскобындагы лазер нуры кебек, үзгә бер үткенлеге белән аның иҗатын кече формаларда эшләүче башка әдәбиятчылардан аерып тора. 1962 елның җәендә язучы әтисе Гадел Кутуйның каберен зыярат кылырга Польшага бара. «Яңгыр тавышы» исемле хикәя шул сәяхәт тәэсирендә языла. Автор җиңел юлдан да китә ала — әлеге сәяхәтне игътибар үзәгенә куеп, гадәти юлъяэмалар яза алыр иде. Хәлбуки, ул моның белән генә чикләнми, һәрвакыт яңача язарга омтылучы автор буларак, ул үзенә хас символик сөйләм стиле алымында хикәясен гомумиләштерә һәм лирик геройның очраклы рәвештә рус эмигранты белән очрашуын төп эпизодка әйләндерә. «Ә ул минем әтием булырга мәмкинме?» — дип сорый герой үз-үзеннән. Әгәр хикәя герое урынында сәяси мәсьәләләрдә тәҗрибәсезрәк башка берәү булса, ул, ихтимал, эмигрантның әдәпле, нәзакәтле кыланышларыннан эреп китәр иде. Ләкин сәяси сизгер булу, әлеге хәлне сәяси тирон б®яли белу геройга узе ук куйган сорауга: «Юк, мөмкин түгел». дип җавап бирер го нигез бирә. Ни генә булмасын, теләпме- теләмичәме. халкын, рус җирен ят <пгә алмаштырган кеше аның әнисенең ире була алмас иде. Әлеге сәяхәтнең сәяси ягы, шул рәвешчә, аңлы рәвештә куертыла, уткенәйтелә. Кыска вакытлы очрашулар («Яңгыр тавышы» янына «Карлыгач — авыл кошы» исемле хикәяне өстәргә мөмкин), очраклы туры килуләр («Картлач, телефонга») яки куршвдәш булып яшәуләр («Люстра») авторга гуя үзенең эстетик принципларын расларга хезмәт итә. «Ныклабрак тирә-ягы- гызга карагыз һәм игьтиСгр белән күзәтегез,— ди төсле язучы,— сезнең алда көнкүреш һәм этник, социаль һәм сәяси, фәлсәфи һәм һәртөрле башка закончалыклар ачылыр». Аның прозасының интеллектуальлеге һәм заманчалыгы, аерым алганда, та. гын шунда күренә, ул хикәяләренә һәркемгә билгеле, тапталган нәрсәләрне якыч да җибәрми, хакыйкатьне шаблон җаваплар, беркатлы нәтиҗәләр белән алыштырмый, ул укучының талантына ышана, еларга нәтиҗәне үзләренә ясарга калдыра. Билгеле, бу кояшлы дөньяның үзенә генә хас күләгәле яклары да бар. Менә шулерның берсе һәм, безнең уебызча, иң җитдие. Р. Кутуй еш кына әле Пушкин белән Лермонтовтан, әле Тургенев белән Куприннан, еле Блок белән Бабельдән, ела Есенин белән Маякоаскийдан һәм башка бик күп язучылардан әдәби өзекләр китерергә ярата. Дөрес, моның коры хәреф ятлаучылык һәм литературщина (ялган әдәбият) белән бернинди галәкәсе юк. Ул әдәбиятны искиткеч нык ярата, һәм классикларга да тик торганнан гына мөрәҗәгать итми, бик кирәк булганда, шуны бетен куңел агышы катгый таләп иткәндә гене китерә. Үзеннән-үэе аңлашылса кирәк, бу — тагын да язучының иҗат үзенчәлеге, художникның индивидуаль стиле турында сөйли торган факт. Әмма хегта Пушкиннан да езекләр китерергә кирәкми. Бу — искереп беткән РАПП лозунгысына кире кайту түгел. Без: •Пушкинны заман корабыннан сөрергә» җыенмыйбыз. Бирөдә эш бетенләй башка керседе. Язучы алдыннан, бигрәк тә ихлас күңелле, табигате белән ук әйләне-тирәие конкрет, сәнгатьчә кабул итәргә сәләтле язучы алдыннан, тормыш панорамасы вакланмаган, бозылмаган килеш, үзенең табигый хәлендә ачылыр: а тиеш. Тормышның җанлы хәрәкәтенә чумган язучы үзе актив шәхескә әйләнә, шул чагында аңарда ге-е яки бу конкрет тема өлгерә. Алга таба исә, өстәл янына утыргач, әлеге темага яраклы рәвештә, образлар, конфликтлар, сюжет линияләре табигый хәлгә килер'Э тиешләр. Гаҗәеп төрле һәм искиткеч серле тормышка язучы азат килеш, бернинди әдәби концепцияләр белән богауланмагач хәлдә якын килергә тиеш. Хәлбуки бу әле язучыга белем кирәкми дигән сүэ түгел, киресенчә, ул мөмкин кадәр тирәч белемле булырга тиеш. Бу мәсьәләдә безгә бөек Горький үрнәк була ала. Минем исә, алда әйтелгәнне кабатлап, шуны гына әйтәсем килә: реаль тормыш белән очрашканда Р Кутуйга әдәби белем йегеннәч арынырга ейрәнерә кирәк. Ун ел өзлексез эшләү дәверендә язучы күп нәрсәгә өйрәнде Әгәр ачың иң яхшы әсәрләрендә (андыйлар рәтенә мин бер тапкыр телгә алынган «Еллык боҗралар» хикәясен, күптән үк язылган «Топольләрдәй мамык очв» исемле повестьновөлланы, рецензияләнә торган киталгэ басылган «Юлда имән чикләвекләре белән ялгызым» исемле повестьны һәм күп кенә хикәяләрне кертер идем) язучы күпмедер дәрәҗәдә 50—60 елларга хас тормыш сулышын. боз яшәгән чорның шатлык-кай- гыларыч, борчумәшәкатьләрен чагылдыоа алган икән, моның өчен ул җентекләп һям тирәнтеи бүгенге заманны ейрәнүеие бурычлы. Тагын шундый кызыклы закончалык күзгә ташлана; язучы чынбарлыкка никадәр якынрак торса, аның иҗат фантазиясе дә шул кадәр шәбрәк эшли, тормыш күре нешләрен гомумиләштерү нәтиҗәсендә ирешкән нәтиҗәләре дә шул кадәр тирәнрәк һәм көчлерәк чыга. Ритм белән, фикер музыкасы белән язар эчен һәм тулысынча хискә бирелер ечон, ювелирча чарпан'ан осталык язучының «тире астына» китәргә тиеш. Р. Кутуй кайчандыр үзенең лирик герое, язучы Арсений авызыннан (--Җыр» исемлә хикея) мин «коры, авыр һәм күңелсез азам» дип әйттергән иде. Ул заманнар аргта калды. Хәзер ул «миңа нлһам сәгатьләре» еш килә дип әйтә ала. Бу исә аның осталыгы торган саен «тире астына» китә бара, аның артистлык табигатенең иң яшерен почмакларына кереп килә диген сүз. Кыскасы, хәзер Р. Кутуй иҗатының чәчәк откан чорын кичерә. Гүзәл шигърият дечьясы аны беркайчан да ташламасын иде