Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘБЕЗ УРТАК БУЛСЫН

Татар һәм удмурт әдәбиятларының үзара бәйләнешенә карата ез, янәшә торган күршеләр, нимә гасырлар буе бер-беребезнең хәлен, күршебез йортында нинди энҗеләр. нинди рухи байлыклар барлыгын белми яшәдек. Ә бит чабаталы, кара нужалы милли йортларыбызда — татар һәм удмурт халкында — революциягә кадәр үк шактый иде ул хәзинәләр. Тапкыр мәкальләребез. тылсымлы әкиятләребез бар иде, сагышлы җырларыбыз, дәртле биюләребез бар иде. Милли әдәбиятыбыз бар иде. Кыскасы, һәр халыкның үзенчәлекле культурасы, зур иҗат җимешләре бар иде. Тик шул хәзинәне бүлешеп, уртаклашып яшәү мөмкинлеге генә булмады. Андый мөмкинлекне Октябрь давылында без үзебез яулап алдык һәм бер-беребезгә ишекләребезне киереп ачтык: — Рәхим итегез, күршеләр! Түрдән узыгыз! Гасырлар буе тупланган рухи байлыгыбыз уртак булсын!.. Татар халкының әдәби казанышлары турында беренме төшенчәләр удмуртлар! а рус теле аша килә. Егерменче елларда удмурт укучылары Г. Тукай, Г. Ибраһимов. М. Гафури кебек классик әдипләрнең русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре белән танышалар. Ә утызынчы елларда татар әдәбиятының кайбер үрнәкләре удмуртчага тәрҗемә ителә. Бу зур һәм гаять җаваплы эшне беренче буларак удмурт халкының күренекле язучысы М. П. Петров башлап җибәрә. Татар телен бик яхшы белгәнлектән, ул барлык тәрҗемәләрен турыдан-туры татарчадан эшли. 1934 елда аӘдәбият фронтында» исемле журналда М. Петров Муса Җәлилнең «Зәйнәп» исемле поэмасын тәрҗемә итеп бастыра. Соңрак бу тәрҗемә М. Петровның «Ошмес син» («Чишмә») исемле җыентыгына да кертелә. М. Җәлил белән М. Петров якын танышлар булалар һәм алар, еш кына очрашып, тыгыз иҗади элемтәдә торалар. М. Петровны бигрәк тә Җәлил иҗатындагы индустрия темасы һәм яңа тормыш төзүче эшче образлары кызыксындыра. Кырыгынчы елларда «Молот» журналында М. Гафуриның күп кенә шигырьләре басылып чыга. Удмурт әдипләре М. Виноградов һәм М. Можгин, бу әсәрләрне тәрҗемә итеп, ике халык арасында «тел, әхлак вә лөгать» алмашу эшенә тагын шактый өлеш кертәләр. Бөек Ватан сугышыннан соң тагын бер зур әдип — удмурт шагыйре Гай Сабитов җиң сызганып тәрҗемә эшенә керешә. Г. Сабитов та татар телен үз туган теледәй яхшы белә, турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итә. Ул Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрен удмурт халкына җиткерде. 1960 елда «Моабит дәфтәре» циклыннан 27 шигырьне, Г. Кашшаф язган сүз башы белән, аерым китап итеп чыгарды. Шулай итеп, удмуртлар патриот шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән тагын да ныграк танышу мөмкинлеге алдылар. Безнең рухи хәзинә уртаклашуыбыз берьяклы гына түгел, әлбәттә. Удмурт әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре татар халкына да иреште. Шагыйрь Нури Арсланов М. Петровның «Иске Мултан» романын таБ термага тәрҗемә итте. Р. Гайнанов «Совет әдәбияты» журналында Т. Архиповның «Яз» исемле хикәясен тәрҗемә итеп бастырды. «Ялкын» журналы битләрендә Г. Красильниковиың «Иске йорт» повестеннан «Акташ базарында» исемле зур гына езек бирелде. Удмурт язучыларының кайбер әсәрләре турында елкән һәм могтәбәр татар әдипләре авызыннан матур-матур фикерләр ишетелү шулай ук күңелле хәл. «Яшь язучы Г. Красильниковның «Кәләш» исемле уңышлы хикәясен татар укучылары җылы каршыладылар,—дип язды Г. Бәширов.— С. Самсоиовиың «Абзый» һәм «Мин туган көнемне белмим» диген хикәяләре шулай ук яратыл укылалар». Позэия үрнәкләреннән беренче удмурт шагыйрәсе Ашальчи Ока (Л. Векшина) әсәрләре татар телендә дөнья күрде. Заманында Казан рабфагында укып, татар халкына дуслык җепләре белән бәйләнгән бу талантлы шагыйрәнең «Юл буенда», •Мин хәтерлим», «Сорадың син миннән» исемле лирик шигырьләрен Зәки Нури тәрҗемә итте. М. Петровның «Дусларга», «Кояш», «Эх, син, йөрәк» исемле шигырьләрен шагыйрь Хәсән Туфан тәрҗемә итеп татар халкына ирештерде. М. Покчи-Летровның «Чыршы» шигыре шулай ук Хәсән Туфан төрҗемәсенде чыкты. Р Гәрәй Н. Байтирәковның «Варзи» исемле һәм С. Широбоковның «Россия» шигырьләрен татар телендә бастырды Татарстан пионерлары газетасы удмурт балалар язучысы Г. Ходыревиың М. Шабаев тәрҗемә иткән күп кене шигырьләрен урнаштырды. Бо- лардан тыш, А. Бутолин, И. Гаврилов әсәрләрен де татар дусларыбыз үз ана телләрендә укыйлар. Бу мәкаләнең авторы тарафыннан язылып, «Казан утлары» журналында һәм «Социалистик Татарстан» газетасында басылган ике мәкалә буенча, татар укучылары удмурт әдәбиятының тарихы һәм бүген е хәле турында кайбер мәгълүматлар алдылар. Тугандаш халыкларның әдәби хәзинәсен удмурт халкына җиткерү эшен башлыча «Молот» журналы оештырып килә. Бу эш соңгы елларда та ын да җанланды һәм журнал битләрендә татар әдәбиятының яңадан-яңа үрнәкләре басылып чыкты Удмурт укучылары X. Туфан, Ә. Фәйзи, С. Хәким Ә. Ерикәй, С. Бепал, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, И. Юзееа С. Шакир, М. Фәйэуллиналарның яңа шиырьләре белән таныштылар. Проза әсәрләреннән Г. Бәшировның «Кунак егете» Г. Галиев- ның «Дуслык», А. Шамовның «Хисаметдин абзый», Н. Фәттахның «Хәйләкәр» исемле хикәяләре удмурт матбугатындә урын алды. Соңгы елларда тәрҗемә эшенә яңадан- яңа әдипләребез тартыла И. Гаврилов, С. Широбоков, Г. Туганов, А. Лужанин, Г. Ходырев кебек әдипләребез дә татарчадан тәрҗемә итү буенча шактый тәҗрибә тупладылар Дуслык элемтәләрен ныгытуның төрле юллары бар. Соңгы елларда татар яэучыларыннан Г. Әлсәләмов, М. Садри. X Туфан, бездә кунакта булып, күп кенә очрашулар уздырдылар, халык алдында үзләренең дулкынландыргыч әсәрләрем укыдылар. Мондый очрашулар, әлбәттә, ызандаш ике халыкның тагын да якынлашуына таба зур этәргеч ясый, культура, әдәбият, сәнгать элемтәләрен дуслык җепләрен ныгыта. Тик андый иҗади очрашуларны тагын да ешайта тешәргә кирек. һем без сезгә— татар дусларыбызга чын күңелдән кабатлап әйтәбез: — Түрдән рәхим итегез күршеләр! Рухи байлыгыбыз милли хәзинәбез уртак булсын!