Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК

Бөек Октябрь революциясенә кадәр Татарстан патша Россиясенең артта калган провинциясе булып, бары тик чимал җитештерү һәм илнең башка районнарында эшләнгән промышленность продукциясен куллану урыны булып кына хезмәт итә иде. 1913 елда хәзерге Татарстан территориясендә промышленность барлык халык хуҗалыгының бары тик дүрттән бер өлешен генә тәшкил итә, җан башына исәпләгәндә Россия буенча уртача җитештерелә торган промышленность продукциясенә караганда дүрт мәртәбә кимрәк күләмдә иде. Промышленность башлыча авыл хуҗалыгы, төрлекчелек чималын эшкәртүдән һәм урманчылык продукциясе әзерләүдән гыйбарәт иде. Авыр промышленность предприятиеләреннән берничә химия заводы, суднолар ремонтлау мастерскойлары, төзү материаллары җитештерү предприятиеләре генә бар иде. 203 шундый вак предприятиеләрдә барлыгы 25 меңгә якын эшче эшли иде Биш йөздән артык эшче эшләгән заводфабрикалар бары тик дистәләп кенә булып, күпчелегендә 60—120 кеше эшли иде. Совет властеның беренче елларында ук партия техник-экономик артталыкны бетерү, милли республикаларда җитештерү көчләрен үстерү, яңа завод һәм фабрикалар салу, җирле халыктан, аеруча крестьяннар арасыннан культуралы, техник яктан грамоталы, политик аңлы эшчеләр әзерләү мәсьәләләрен алгы планга куйды. Милләтләр арасындагы тигез хокуклылыкны тәэмин итү нәтиҗәсендә үзара ярдәмләшү, үзара хезмәттәшлек тә үсте. Татарстан промышленносте үсешендә башка тугандаш халыкларның, беренче чиратта, рус халкы, аның эшчеләр сыйныфының эчкерсез ярдәме моның ачык мисалы булып тора. Милләтләр арасындагы экономик тигезсезлекне бетерү милли республикалардагы экономик үсеш темпын бөтен илдәге гомуми дәрәҗәгә караганда арттыру аша гына мөмкин иде. Татарстан республикасында, мәсәлән, бөтенсоюз эре промышленносте үсешенә караганда үсеш темпы шактый артык булды. 1913 ел белән чагыштырганда Татарстанда промышленность 1969 елда 337 мәртәбә артык үсте. (Ә РСФСР буенча бу үсеш 119, ә СССР буенча 121 тапкыр иде ) Шушы чор эчендә республикада машина тезү һәм металл эшкәртү 12 мең 519 тапкырга, төзү материаллары җитештерү 490 тапкырга, химия промышленносте 253 талкырга үстеСовет власте елларында Татарстанда машина тезү, приборлар ясау, нефть чыгару, газ, нефтьхимия, резина ясау, кинопленка, синтетик каучук промышленносте. Җиңел промышленностьның күп тармаклары, электр энергиясе эшләп чыгару, теэу материаллары промышленносте өр-яңадан оештырылды. Хәзер нефть чыгару, җылылык үлчәү приборлары ясау, кинопленка җитештерү, мех әйберләре, сыек газ, желатин, кетгут һ. б. лар эшләп чыгару буенча Татарстан Союзда берснчә урында тора. Б Татарстан промышленностеның үсешендә илебезнең башка республикалары Һем шәһәрләре белән бәйләнешнең, хезмәттәшлекнең роле зур. Татарстан промышленностен үстерүгә Мәскәү, Ленинград, Свердловск һәм башка шәһәрләр күп төрле машиналар белән, Урал — чимал, Донбасс, Караганда, Кузбасс — күмер, Әзербәйҗви нефть һәм башкалар белән ярдәм итте. Хәзерге көндә Татарстан өчен кирәкле әйберләр 100 республикадан һәм елке- дән алына. Мәскәү, Ленинград, Горький, Харьков, Свердловск, Куйбышев, Ульяновск, Уфа машиналар, станоклар, промышленность җиһазлары бирә, Украинадан машиналар, металл, ташкүмер, Белоруссиядән тракторлар, автомобильләр, приборлар, радио аппаратлары, Латвиядән радиоалгычлар, Грузиядән, Казагыстаннан, Уралдан металл, Мари, Чувашстан, Удмуртия республикаларыннан, Пермь һәм Киров өлкәләреннән агач материаллары килә. Советлар Союзында Татарстан белән бәйләнешкә кермәгән бер генә почмак та юк. Безнең республика үзендә җитештерелгән промышленность продукциясенең 70 процентын, шул исәптән — нефтьнең, химия предприятиеләре эшләп чыгарган продукциянең 90 процентын, җиңел промышленность җитештергән продукциянең күп өлешен башка өлкәләргә чыгара. Татарстанда эшләнгән машиналар һәм җиһазлар, нефть һәм газ, сәгатьләр һәм язу машиналары, резинатехник әйберләр, вакуум насослары һәм медицина кораллары, кинопленка һәм дарулар, фанера һәм кетгут, мехлар һәм кием-салым, киез һәм күн аяк киемнәре, химикатлар һәм башка бик күп әйберләр СССРның барлык республикаларына, крайларына һәм өлкәләренә җибәрелә. Татарстан нефте трубалар буйлап Мәскәүгә, Ярославльгә. Рязаньга, Одессага, Новороссийскига, Гурьевка, Орскига, Ишимбайга, Саратовка, Куйбышевка һәм башка промышленность районнарына ага. Хәзер Татарстанда элеккеге бөтен патша Россиясендәгегә караганда алты мәртәбә артыграк электр энергиясе җитештерелә. Татарстандагы куәтле электр станцияләре Чувашстан, Башкортстан, Мари республикаларын, Горький, Куйбышев өлкәләрен энергия белән тәэмин итә. Республикабыз ике меңгә якын төрдәге промышленность продукцияләрен алтмыштан артык Европа, Азия, Африка һәм Америка илләренә озата. Советлар Союзыннан экспортка чыгарыла торган нефть — тулаем диярлек Татарстан нефте. Илебезнең эре промышленность үзәкләре — Мәскәү, Ленинград, Урал һем Донбасс белән күпкырлы туганнарча бәйләнеш аеруча илне индустрияләштерү елларында зур үсеш алды. 1930 елның январенда Мәскәүдәге «Красный богатырь» заводы коллективы инициативасы белән Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан республикасы арасында ун елга хуҗалык-политик договоры төзелде. Бу договор нигезендә Мәскәү эшчеләре үзләренең производство һәм политик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, инженер- техник кадрлар һәм югары квалификацияле эшчеләр әзерләүдә ярдәм иттеләр, республикабызны хәзерге заман техникасы белән тәэмин итүдә булыштылар. 1929 елның февраль аенда ук инде Казанга Мәскәү эшчеләре делегациясе килә. Делегация бездәге завод һәм фабрикаларның эшчәнлеге белән таныша, үзләрендәге яңалыклар белән Казан эшчеләрен таныштыра, күп кенә кимчелекләрне күрсәтә. 1932 елның апрелендә төзелгән договор нигезендә Урал профсоюзлары республикабыз төзүчеләренең квалификациясен күтәрергә ярдәм иттеләр. Татарстан, үз чиратында, Уралдагы яңа төзелешләргә эшче көче белән булышты, Уралдагы күп санлы татар эшчеләре арасында политик тәрбия һәм культура-агарту эшләре алып баруны юлга салды. Шушы елның май аенда X. Галиуллин җитәкчелегендәге Урал төзүчеләренең Татарстан төзүчеләренә язган чакыру хаты басылып чыгуга 40 еп тулды. «Казанда яңв төзелешләрдә эшләүче бетончыларны ярышка чакырабыз: рекордлар яулагыз!» диелгән иде анда. Хәзер дә Татарстан белән Урал аерылгысыз бәйле. Донбасс белән Татарстан арасында да шундый ук мөнәсәбәтләр дәвам итә. Татарстанда төзелгән зур промышленность предприятиеләре экономик бәйләнеш- нен һәм үзара туганнарча ярдәмләшүнең матур үрнәге булып тора. Беренче бишьеллыкта илебездә иң зур төзелешләрнең берсе булган ТЭЦ-1 салуга бетен ил катнаша. Югары басымга чыдамлы казаннарны, куәтле турбиналарны, baia насосларын, роторларны һем генераторларны Ленинградтагы металл эшкәртү һем «Электросила» заводлары ясый. Башка бик куп төрле җиһазлар һәм материаллар Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килә. ТЭЦ-1 дә иң беренче бетончылар бригадасын Березники шәһәрендә электростанция һәм химкомбинат төзелешләрендә катнашып, хезмәтнең алдынгы ысулларым өйрәнгән В. Зарипов оештыра. ТЭЦ төзудәге фидакарь хезмәте өчен аңа Татарстан ♦ Социалистик төзелеш герое исеме бирелә. Л. Миңиуллии да югары квалификацияле х бетончы булып, Березники шәһәрендә таныла. Ул да үзенең белемен, тәҗрибәсен “ Казанда ТЭЦ-1 төзегәндә киң файдалана. Л. Миңнуллинга да шундый ук мактаулы Э исем бирелә. Бу төзелештә Березникидан килгән бетончылар бригадасы белән бергә £ Магнитогорскидан күчкән монтажчылар да эшли. Казанга Штеровск электр станциясе 2 белгечләр җибәрә. Донбасс шахтерлары Казан ТЭЦы өчен планнан тыш чыгарылган ” бер эшелон ташкүмер җибәрәләр. х ТЭЦ-1 нең төзелеп сафка басуы Татарстанда алдагы үсеш өчен энергетик база ф булдырып кына калмый, ул яңа төзелешләр өчен югары квалификацияле, тәҗрибәле эшчеләрнең яңа отрядын да әзерләп бирә. о СССРдагы башка төзелешләрдә тупланган тәҗрибә дә Татарстанда промышлен- ° иость объектлары төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән. Казанда синтетик каучук за- = водыи салганда Ярославль, Воронеж һәм Ефремовен заводларын төзегәндә тупланган тәҗрибә истә тотыла. Казан заводы бары тик илебездә җитештерелгән аппаратлар ® белән генә җиһаэландырыла. Алармы Киевтәге «Большевик», «Мөскәүдәге «Комх прессор» заводлары җибәрәләр. Ярославль заводы коллективы Казандагы СК-4 < заводы өчен белгечләр һәм югары квалификацияле эшчеләр әзерләүдә ярдәм итә. Заводны җиһазлауга илебезнең 60 тан артык предприятиесе һәм фәнни-техник е; учреждениеләре катнаша. а В. В. Куйбышев исемендәге Казан химия заводын проектлаштыруда һәм салуда Мәскәү, Ленинград, Киев, Одесса, Харьков шәһәрләрендәге күп кенә оешмалар, предприятиеләр катнаша. Промышленность объектларының нигезен салу Горький өлкәсеннән килгән коммунист И. Нехорошковның егерме ике кешелек бригадасына тапшырыла. Җир асты эшләрен Мәскәү метросын төзүчеләр башкаралар Алтмышынчы елларда бу завод реконструкцияләнде һем тагын да киңәйтелде. Бу эшкә Советлар Союзындагы 300 дөн артык предприятие һәм күп кенә чит ил фирмалары катнашты. Беек Ватан сугышы еллары илебездәге халыклар дуслыгына зур сынау булды. Туганнарча бәйләнеш, уэара ярдәмләшү бу елларда тагын да үсте Бу Татарстан промышленносте үсешендә дә ачык чагыла. Республикага күчеп килгәи кайбер предприятиеләрдән промышленностьның яңа тармаклары үсеп чыкты; квалификацияле кадрлар — инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр ишәйде. Мәсәлән, Мәскәүнең икенче сәгать заводы базасында Чистаида сәгать заводы барлыкка килде. Киевтән күчеп килгән медицина кораллары ясый торган завод коллективы ярдәмендә Казанда да шундый ук завод эшли башлады. Татарстанда нефть промышленностеның барлыкка килүе һәм усүе илебез халыклары дуслыгының, туганнарча үзара ярдәмләшүенең матур үрнәге булып тора. Республикабыз нефть промышленносте үсешенә һәм нефтьче кадрлар туплауга Советлар Союзындагы кырык милләт вәкилләре ярдәм итте Әзербәиҗан, Бәшкорт- стан, Дагстан, Куйбышев өлкәсе, Краснодар крае, Сахалин, Украина нефтьчеләре Татарстанга беренче вышка төзүчеләр, бораулаучылар, промыслоаиклар һәм башка белгечләр җибәрделәр. Алар җирле халык вәкилләреннән мене дигән нефтьчеләр тәрбияләделәр Свердловскидан бораулау җайланмалары, Пермь һәм Куйбышев өлкәсеннән бораулау вышкалары, бораулар. Украинадан нефть үткәргеч һәм насос трубалары, Мәскөүдән, Ленинградтан, Бакудан, Грозныйдан, Уфадан һәм башка шәһәрләрдән төрле җиһазлар, машиналар килде. Грозный нефть ятмаларын чыгаруда егерме дүрт ел эшләгән Корбан ага Вэлиев 1942 елда туган якларына — Бөгелмәгә кайта. Лениногорскида, Әлметтә, Яңа Селәй нефть промыселларын оештыруда, нефть чыгаручы кадрлар тәрбияләүдә аның белеме һәм тәҗрибәсе зур ярдәм итте. Унсигез ел дәвамында Татарстан промыселларында эшләү дәверендә Корбан ага Вәлнев иң кыен участокларда гына булды. Ул җитәкләгән бригаде илгв 40 миллион тонна нефть бирдв, 1959 елда хөкүмәтебез Корбан ага Вәлиевкә Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирде. Республикабызның ярты гасырлык юбилей елында — 1970 елда—100 миллион тонна нефть чыгаруга ирешкен Татарстан нефтьчеләренә Әзербәйҗан нефтьчеләр# шундый котлау хаты җибәрделәр; «Гүзәл казанышларыгыз белән, нефть техникасына һәм технологиясенә керткән күренекле элешегез белән бүген без дә горурланабыз. Нефть ятмаларын эзләү һәм эшкәртү буенча сез туплаган бай тәҗрибә илебездәге бик күп нефтьчеләргә сабак булып хезмәт итә». Бетенсоюз комсомол удар тезелешләре дип игълан ителгән Казан оргсинтез заводын, Миңлебай газ-бензин заводын, Түбән Кама химия комбинатын, Зәй ГРЭСын, «Дуслык» нефть үткәргечен тезегәндә илебезнең күп республика һәм өлкәләреннан вәкилләр катнашты. Елга 15 мең күп тонналы йек машиналары һәм автопоездлар эшләп чыгарачак Кама автомобиль заводын салу КПСС Үзәк Комитетының Татарстан промышленностен үстерү турында даими кайгыртуын күрсәтүче ачык мисал булып тора. Мондый зур колачлы төзелешнең әлегә кадәр дөньяда булганы юк иде. КамАЗ Днепрогэс, Магнитка, Турксиб һәм социалистик индустриянең башка гигантларын тезүчеләр эстафетасын кабул итеп алды. КамАЗны бөтен Советлар Союзы төзи. Проект документларын эшкәртүгә, төзү материаллары, җиһазлары белән төзелешне тәэмин итүгә барлык союздаш республикалар катнаша. Илебезнең 500 заводы һәм фабрикасы Кама автомобиль заводы заказларын үти. Мәскәүдән, Киевтән, Минскидан, Харьковтан. Донецкидан, Сухумидан, Орскидан, Ижевскидан, Пермьнән, Чиләбедән, Новороссийскидан, Амурдагы Комсомольскидаи, Тольяттидан, Ангарскидан, Уфадан, Саратовтан һәм башка шәһәрләрдән КамАЗ төзелеше өчен краннар, бораулау җиһазлары, электр приборлары, машина частьлары, кабельләр һәм башка бик күп машиналар, җайланмалар, төзү материаллары килеп тора. Магнитогорск металл прокаты, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре цемент, Салават — пыяла, Сызрань тимер-бетон әйберләр җибәрә. Украинаның җәүһәре булган атаклы Донбасстан КамАЗга металл һәм машиналар, цемент һәм пыяла, пластмасса һәм шифер һәм башкалар килә. Кама автомобиль заводын салуда иң алдынгы, яңа, прогрессив алымнар кулланыла. Мәсәлән, «Гидропроект» инициативасы белән төп производство объектлары өчен нигез салганда тимер-бетон свайлар бораулап тишелгән җиргә коела. Бу ысулны куллану нәтиҗәсендә төзелеш вакыты шактый кыскара. Горький монтажчылары үрнәгендә производство биналарын конвейер тәртибендә җыя башладылар. Моның нәтиҗәсендә монтаж эшләрен ике мәртәбәгә тизрәк башкару мөмкинлеге туды. КамАЗ эшләп чыгарачак автомобильләрнең һәм автопоездларның үрнәкләре Лихачев исемендәге Мәскәү автозаводында, Ленин исемендәге Минск автозаводында, аларның двигательләре, дизельләре Ярославль моторлар төзү заводында ясалды. Куп кенә заводларда КамАЗда эшләячәк кадрлар туплана, КамАЗ тезелешенә беренчеләрдән булып төрле союздаш республика вәкилләреннән оешкан «Дуслык» бригадасы килде. 1970 елда төзелештә 29 милләт вәкилләре эшли иде. Коллективта мөнәсәбәтләр иптәшлек, дуслык, үзара ярдәмләшү принцибында оешты. Татарстанның атказанган төзүчесе коммунист Геворг Геворгян бригадасындагы утыз ике кеше — биш милләт вәкиле. Аларның барысы да берничә төзүче һөнәрен үзләштергән, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашалар, иҗтимагый тормышта актив катнашалар. Г. Геворгян үзе Чаллыга Түбән Кама ГЭСы төзелә башлаганда ук килгеи. Ул — биредә үсеп чыккан шәһәрнең беренче йортларына нигез салган кеше. Монтажчылар бригадиры И. Давиденко Украинадан килә. Ул — утызынчы еллар эшче династиясе вәкиле, әтисе һәм абыйсы белән Днепрогэс төзи, соңрак «Запорож- стальяда автогенщик булып эшли, беренче бишьеллык чорында ударник-стахановчы булып таныла Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыштан соң фашистлар җимергән Днепрогэсны төзәтешә, Цимлянск су саклагычы, Кременчуг, Каховка. Киев ГЭСларыи сала. Коммунистик хезмәт ударнигы дигән мактаулы исемгә лаек була. КамАЗда 144 •втогенщикларның бөтен бер отрядын әзерли Аның бригадасында хәзер белорус Геннадий Яунэем, татар Расих Холимое. Мичуринскидан килгән Анатолий Кичик, украин Микола Шубин, нанай Артем Тайборея һәм башкалар бердәм, тату коллектив булып зшлиләр. Биектә эшләүчеләр бригадиры Ирек Гәрәев башта Братск ГЭСы тәзелешендо эшли, аннары Түбән Кама ТЭЦын салыша. *Татспецстрой»ның СМУ-37 монтажчылар ♦ бригадиры Солтан Алимов КамАЗга килгәнче Белоруссиядә нефть эшкәртү заводын к салуда катнаша, Ангарскида су чистарткыч корылмалар төзи. Татарстанда Ромашкино ч һәм Көнчыгыш Сөләй ятмаларын үзләштерү эшләренә хезмәт күрсәтә. КамАЗ тезүчеләре беренче бишьеллыклардагы хезмәт геройларының традиция- £ ләрен дәвам итәләр. Завод төзелешендә социалистик ярыш инициаторлары Рәис 2 Сәлахов, Виктор Деребизов, Михаил Никишин, Петр Кемаев, Кашаф Хәмитов, Рәис щ Сабирҗанов, Камил Еникиев һәм башкаларның чакыруы бөтен илгә таралды. Алар х производство резервларын даими эзләү, тырышып өйрәнү, профессиональ осталык- ♦ ны күтәрү, технологияне камилләштерү, хезмәтне төгәл итеп оештыру нәтиҗәсендә < һәр объектта һәр көннең, һәр атнаның, һәр айның задаииесен арттырып үтәргә о һәм һәр эшне яхшы сыйфатлы итеп башкарырга йөкләмә алдылар. Социалистик ° ярыш инициаторларына һәм Камадагы грандиоз төзелештә эшләүчеләргә беренче = бишьеллык батырлары, югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү өчен бөтенсоюз патриотик хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр Алексей Стаханов, Петр Кривонос, Мария а Виноградова. Иван Гудов, Александр Бусыгин хат белән мөрәҗәгать иттеләр. "КамАЗ төзелешендә, фәнни-техник прогресс, тугызынчы бишьеллык заданиеләрен үрнәк тестә * үтәү өчен көрәшнең алгы сызыгында социалистик ярыш ялкыны тагын да активрак < дөрләсен,—дип яздылар алар.— Бөек төзелешкә — удар темп һәм тегәл ритм!» гс Кама автомобиль заводын төзүчеләргә «Магнитстрой» ветераннары һем — В. И. Ленин исемендәге Магнитогорск металлургия комбинатының алдынгы эшчеләре теләк хаты җибәрделәр. Анда шундый юллар бар: «...Без сезне тезелә торган объектларны тизрәк сафка бастырырга, хезмәттә югары җитештерүчәнлекке, эшләнгән эшләрнең бик яхшы сыйфатлы булуына ирешергә чакырабыз. Без КамАЗны металл белән тәэмин итәрбез. Дүрт дистәдән артык еллар дәвамында тупланган тиз тәзү тәҗрибәсе белән уртаклашырга без әзер — безгә кунакка килегез... Индустрияләштерү таңында без «Даешь Магнитка!» лозунгысы астында эшләдек. Сезнең көрәшегездә «Даешь КамАЗ!» дигән девиз байрак булсын!» КамАЗда эшләүче эшчеләр, инженерлар һем техниклар, бу мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, социалистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерделәр. Шулай итеп, Татарстан хезмәт ияләре, совет халыкларының туганнарча ярдәменә таянып, элек артта калган аграр провинцияне күп тармаклы куәтле промышленносте булган, чәчәк аткан республикага әверелдерделәр. Борын-борыннан татарлар җирсезлектән һәм булган кадәр җирдә до уңыш бии начар булу сәбәпле, туган якларын ташлап, читкә китәргә мәҗбүр булганнар Ә элек Казан губернасында артта калган промышленность җирле халыкны эш белвн тәэмин итә алмаган. Шуңа күрә татарлар, эш эзләп, иксез-чиксез Россиянең терле почмакларына таралганнар. Патша Россиясендә Казан губернасы халыкның читкә таралу проценты буенча беренче урында торган. 1926 елда Татарстаннан читтә — башлыча, Уралда, Донбасста. Әэербәйҗанда һәм илнең башка районнарында — 90 мең татар эшчесе эшләгән. Беренче бишьеллыкта Татарстанда нигездә җиңел промышленность үсә. Шуңа күрә безнең республика ул елларда социализмның боек тоэелешләрено күбрәк үзенең эшче кочләре белен катнаша. Партия чакыруы һәм йорәк кушуы буенча безнең бик күп якташлар, туган якларыннан китеп, эшчелер сыйныфы сафына бастылар һем алар яңа урыннарда дә героик хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. ю. «к. у.» мн. Н5 Татар хезмәт ияләренең социалистик индустрия гигантларын төзүгә актия катнашулары чит илләрдәге татар буржуаз милләтчеләренә, акгвардияче эмигрантларга ошамады. «Милли юл» дигән ак эмигрантлар журналында алар Советлар Татарстанына каршы яла ягу кампаниясе оештыралар, «республиканы татарларсыз калдыралар»,— дип аһ оралар. Казанбаш ааылы колхозчылары республиканың барлык хезмәт ияләре исеменнм буржуаз матбугатның яла ягуларына протест белән чыгалар. «Без татарларны Донбасска, Магнитогорским һәм Советлар Союзының башка индустриаль районнарына көчләп җибәрәләр, дигән ялганны нәфрәт белән кире кагабыз,— дип язалар алар,— Безне беркем дә беркая да көчләп җибәрми — моны катгый төстә раслыйбыз. Киресенчә, без гигант социалистик төзелешләргә ярдәмгә иң яхшы ударник-колхозчыларны җибәрергә үзебез тырышабыз һәм ташкүмер чыгару, Магнитогорскины төзү, Кузбассны сафка бастыру буенча программаларны тормышка ашыруга катнашуыбыз белән горурланабыз». («Красная Татария» газетасы, 2 сентябрь, 1932 ел.) 1931 елның беренче яртысында гына да Уралдагы һәм Себердәге яңа тезелешләргә Татарстаннан 53 мең эшче китә. 1931 елда Магнитогорскига Татарстаннан 10 мең 668 эшче килә. Татарстан республикасы Магнитогорск төзелешен эшче көч белей тәэмин итү буенча Урал өлкәсеннән кала беренче урынга чыга. Якташларыбыз дөнья күләмендәге иң зур металлургия үзәкләрен — Магнитогора һәм Кузнецк металлургия комбинатларын, Чиләбе һәм Сталинград трактор заводларын, Березники химия комбинатын, Днепрдагы гидроэлектростанцияне, Мәскәү метрополитенын һәм башкаларны төзүгә һәм аларны үзләштерүгә актив катнаштылар. Алар Донбасста, Кузбасста һәм Карагандада һәм башка урыннарда ташкүмер чыгару эшен» зур өлеш керттеләр. Бик күп якташларыбызның исемнәре илебезне индустрияләштерү буенча героик эшләр елъязмасына керде. Илне индустрияләштерү елларында Татарстанда «Магнитстрой» (Норлат районы), «Урал» (Кукмара районы), «Шахтер» (Арча районы) дип исемләнгән колхозларның барлыкка килүе юкка гына түгел. Алар республикабызның социализмның бөек төзелешләре белән тыгыз бәйләнеше турында сөйлиләр. 1935 елда М. Горький редакциясендә басылып чыккан «Были горы Высокой» диген китапта тимер рудасы рудникларын, Түбән Тагил металлургия заводын сафка бастыручы эшчеләрнең хезмәте турында сөйләнелә. 1929 елда Высокогорский руднигында руда ташу өчен беренче асылма юл эшләнә башлый. Анда юл эшләре мастеры Я. Тихонов җитәкчелегендәге бригада дан тота. Бу бригада составындагы алты татар эшчесе: И. Әхмәтов, М. Миңкадыйров, М. Гарипов, Шәрәфетдинов, Ш. Галиәхмәтов һәм «Алешка» турында Я. Тихонов болай дип вэ» «...Кулакларның янавына карамастан, мин ударниклыкка язылдым. Минем арттан бригададагы алты татар дэ язылды. Без чыгыдык, эшләргә өйрәндек, бүтәннәрне д» эшләргә өйрәттек... Караңгы төшкәнче эшли идек. Барысы да инде кайтып китә иде. Ә безнең бригада кала. Темпны киметмәскә, юл эшләрен уз вакытына тәмамлар'» булдык». Асылма юл үз вакытында өлгерә, һәм ул арбалар җигелгән меңнәрчә атларның эшен алыштыра. Высокая тавына беренче экскаватор 1929 елның май аенда китерелә. Ул 1916 елдан бирле тик яткан, аның күп кенә частьлары юкка чыккан була. Бу экскаваторны төзәтү Вәли Насыйровка тапшырыла. Ул үзенә өч ярдәмче ала да эшкә кереш» Җитешмәгән частьларны алар үзләре ясыйлар. Экскаватор эшли башлый һәм алтмыш кешене авыр җир казу эшеннән азат итә. Соңрак рудникка чит илләрдән сатып алынган экскаваторлар китерелә. Аны эшләтә белүчеләр төзелештә бик аз була. Әмма йөк ташучылар, җир казучылар елтырап калмыйлар, яңа машинаны җыяр.-а, анда эшләргә өйрәнәләр. Көйсезләнеп «*• ташканда, ялындырып эшләгәндә шул ук Вәли Насыйров экскаваторда эшли башларга рөхсәт сорап администрациягә керә һәм бу эшне үз вакытында бернинди кимчелексез башкарып чыга. В. В. Криворучкин — Вәли Насыйров җитәкчелегендәге бригада члены (Лении ордены кавалеры) — болай дип яза: «Рудник җитәкчеләре безнең барыбызга да премия бирде. Удар бригада исеме бирделәр. Бу турыда газетага да яздылар. Шатлык чиктән ашты. Шатланырлык урый да бар иде шул: без, гади эшчеләр, чит ил белгечләре ярдәменнән башка да техникамы үзләштерә алабыз икән». Советлар иленең индустриаль байрагы булып күтәрелгән һәм социалистик дәүләтебезнең какшамас нигезен чагылдырган Магнитогорск тезелешләрендә утыз алты милләт вәкилләре эшли. Магнитка тезелешенә Татарстан республикасының йәз меңләгән уллары катнаша. ♦ Н. Шәйхетдинов Магниткагә 1930 елда, Кызыл Армия сафларыннан кайткач килә g Ул егерме алты татар эшчеләреннән торган җир казучылар бригадасын җитәкли, ң 1930—1931 елгы кышның никадәр зәһәр булуын, ул вакыттагы кыенлыкларны күз § алдына китерү ечеи бер документка күз салыйк. Р «Каты салкыннар аркасында тезелештәге хәлләр бии куркыныч.— дип телеграмма g суга 1930 елның октябрь аенда партиянең Магнитогорск район комитеты секретаре S “умяицев ВКП(б)ның Урал өлкә комитетына — Кар төште. Баракларда ягарга утын юк. х 3 мең 500 эшче палаткаларда яши. Әгәр, күп дигәндә, ике-өч көн эчендә җылы ♦ киемнәр — туннар, телогрейкалар, җылы чалбарлар килмәеә, 500 эшче эштән китә- < чәк. Җылы киемнәр җибәрү һәм 5000 кубометр утын белән тәэмин итү буенча а ашыгыч чара күрегез». Каты салкыннарда палаткаларда, суык баракларда яшәүгә карамастан. Шәй- = хетдинов, Галиуллин, Сәгьдиев. Батыее. Корбангалиев, Зайнуллин. Бугушев, Хәсәенов х һәм башкалар җитәкчелегендәге бригада членнары чын ударникларча фидакарь хеэ- ° мөт үрнәкләре күрсәтәләр. Кырык градуслы салкын көннәрдә дә Шәйхетдинов бригадасы ике-ике ярым норманы үти. Ә котлованнарны бик тиз әзерләп бетерергә кирәк булгач, бригада членнары ялсыз-ниссз 34 сәгать буена туң җирне казыйлар. < Бригаданың барлык членнары партия, комсомол сафларына кабул ителә Ә Нурулла Ч Шәйхетдинов үзе Магнитка төзелешендә иң беренче Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Яшь эшче Гашигулла Мәҗитовның да язмышы бик кызыклы Бәхет эзләп бик күп юллар уза ул. Владивостокта. Кузбасс шахталарында эшли. Бануга да барып чыга. Ниһаять, Магнитогорские килеп, плотина тезелешенә балта остасы булып эшкә урнаша. Аның тырышлыгын бик тиз күрәләр һәм бригадир итеп күтәрәләр. Аның бригадасы карт бапта остасы Зуев бригадасы белән ярышып эшли. «Зуевчы- лар» да. «Мәҗитовчылар» да бетен төзелештә тырыш хезмәтләре белән дан ала. Әмма коксохимия комбинаты төзелешендә эшләгәндә Зуев бригадасы ниндидер сәбәпләр аркасында артта кала, планны үтәми башлый. Алтмыш кешедән торган Мәҗитов бригадасы акча азрак тешә дип тормый, Зуев бригадасына ярдәмгә килә. Шуннан соң бу ике бригада членнары берләшергә карар чыгаралар һәм «ЗуевчыМәжитовчылар» исеме белән телгә керәләр. Алар, һәркөнне планны 136—143 процентка үтәп, үзләренә билгеләнгән эшне вакытыннан элек тәмамлыйлар. Шуя ук көнне ике дус бригадир — Зуев белән Мәҗитов — партиягә керергә гариза бирәләо. Чилөбе өлкәсе буенча партиянең XVII съездына әзерлек уңае белән үткәрелгән киңәшмәгә җибәрү турында партиянең Магнитогорск шәһәр комитеты 1933 елның 11 декабренда язган белешмәдә болай диелгән: «Мәҗитов (татар) эшен балта остасы булып башлый Энергияле булуы һәм энтузиазмы белән бик тиз күтәрелә, күп кенә премияләр ала. партиягә керә, Ленин орденына тәкъдим ителде». 1931 елның уртасында Магнитогорскида коксохимия комбинаты һәм металлургия комбинаты тезелешендә бетончылар ярышы башланып китә. Утызынчы елларда «Егерь» һем «Кайзер» тибындагы бетон әзерләү машиналарында сменага 200 измә бирү капиталистик ипләрдә норма була. Харьков трактор заводын тезүчеләр 1931 елның маенда сменага 306 измә биреп рекорд куялар. Бу турыда'ы хәбәр барлык төзелешләргә тарала. Магнитогорскида Сәгьдиев җитәкче лвюндәге комсомол-яшьләр бригадасы бу рекордны берничә тапкыр яңарта: башта 8 сәгатькә елар 429 измә бирәләр аннары 7 сәгать 30 минут эчендә 525 измә бирүгә ирешәләр Ө июльдә рекорд 840 ка җитә. Моңа ышанырга түләмиләр. «Бу мемким түгел, булса да бетоны начар сыйфатлы»,— диләр. Кулак калдыклары. әле ул заманда үзен шактый иркен тоткан сыйнфый дошманнар: «Татарлар эшләгән эш рятле булмас антихристпаргә юкка ирек бирәләр, барысы аа җимерелеп төшәчәк»,— дип коткы салапер Әмма «эт өрер, бүре йәрер» дигәндәй, Сәгьдиев ю* 147 бригадасының рекорды бетон әзерләү эшендә революция ясый. Ярыш бәтен союз буйлап җәелеп китә, аңа Түбән Тагил, Харьков, Чиләбе, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге бетончылар кушыла. Бу ярышта бетон әзерләү эшендә дөнья рекорды куеп, Хәбибулла Галиуллин җитәкчеле, ендәге комсомол-яшьләр бригадасы җиңеп чыга. Сигез сәгатьлек смена дәвамында Апае районыннан килгән Галиуллин егетләре 375 кубометр бетон сыешлы «Егерь» машинасы белән 1196 измә бирәләр. Ә бетон бик яхшы сыйфатлы дип табыла. Бер измә бирү өчен бары тик 30 секунд вакыт китә. Бу турыда профсоюзларның Мәскәүдә үткәрелгән IX съездында сөйләгән речендә X. Галиуллин үзе болай ди: «Безнең бетончылар бригадасы татарлардан тора. Алар Магнитстройга төзелеш башланганда ук килделәр Без плотина төзедек, коксохимия комбинаты салдык, ә хәзер мартен цехында эшлибез. Алда әле эшләр күп, әмма безне бу куркытмый. Без эшсез яши алмыйбыз. Минем бригада дөнья рекорды куйды. Без сигез сәгать эчендә 1196 измә бирдек Моңа кадәр дөньяда күрелмәгән рекорд, әмма ул чик түгел». «Магнитстрой безнең өчен социализм мәктәбе булды,—дип яза X. Галиуллин 1932 елда.— Магнитстройга килгәндә безнең арада партиягә кандидат та юк иде, ә хәзер дүртебез — партияле. 22 кеше — комсомолец». Галиуллин бригадасының даны бөтен илгә тарала. Бригада Бөтенсоюз күчмә Кызыл Байрагын яулап ала, ә X. Галиуллин үзе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Американың «Мак-ки» фирмасының механикалаштыру һәм бетон эшләре буенча баш инженеры Девис, 1931 елны Советлар Союзына килгәч, Магнитогорск комбинатын төзүгә катнашучы СССР халыкларының иҗади күтәренкелеген аңламавы турында сөйли. «Ниндидер татар эшчеләре,— ди ул,— бетон кою буенча, америкалыларны да артта калдырып, донья рекордлары куялар». «Завод эшли башлагач, без аңа сокланып кызыгып карый идек,— дип искә алалар соңрак Мөхәммәт Зиннуров, Мәннан Кадыйров һәм Сәфәр Гафуров.— Үзебез ясаган агрегатларда эшлисебеа килде. Әмма башта ул безнең өчен мөмкин түгел эш дип саный идек». Галиуллин бригадасы членнарыннан: Мөхәммәт Зиннуров, Хәллә Шәйдуллин, Фәтхи Мортазин, Сәфәр Борһанов, Галәветдин Гамәлетдинов, Самат Сабиров, Хәбибулланың энесе Хәмидулла Галиуллин һәм башкалар 1933 елда металлистлар әзерли торган курсларга керәләр. Аларның күбесе соңыннан атаклы корыч коючылар булып таныла. Мәннан Кадыйров Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча рәттән берничә ел «СССРның иң яхшы корыч коючысы» исемен ала. Апае районы Кормаш авылы егете Мөхәммәт Зиннуров Бөек Ватан сугышы елларында иң беренчеләрдән булып броня корычын коюны үзләштерә. Ул Магнитогорск металлургия комбинатында корычны тизләтелгән алым белән кою инициаторы була, аның инициативасы Советлар Союзының барлык корыч коючылары арасында тарала. Хөкүмәтебез Мөхәммәт Зиннуровның фидакарь хезмәтенә зур бәя бирә: ул ике тапкыр Ленин ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Корыч кою буенча тизләтелгән алымнар кертүе өчен 1951 елда М Зиннурозка СССР Дәүләт премиясе бирелде. Хәбибулла Галиуллин исә 1936 елда, Магнитогорскида стахановчылык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе буларак, бетон эшләре буенча хезмәтнең алдынгы ысулларын пропагандалау инструкторы итеп билгеләнә. Галиуллин үзе дә, аның шәкертләре дә Бөек Ватан сугышы елларында моңарчы күрелмәгән фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр Дошманга каршы атылган һәр өч снарядның берсе һәм һәр ике танкның берсе Магнитогорск корычыннан ясала. 1942 елның көзендә барлык домна мичләрендә бары тик корыч кына коелганга, илдә чуен кытлыгы башлана. 1942 елда 5 номерлы домна төзергә һәм чуен бирә башларга! дигән бурыч куела Бу домнаны төзегәндә X. Галиуллин шәкерте Фәез Рахимов, норманы 1089 процентка үтәп, яңа рекорд куя. Ә X. Галиуллин бригадасы исә аны да уздырыл җибәрә, ул норманы 1800 процентка үти. Бу рекордлардан соң, «меңчеләр хәрә- K«ie> башланып кит», һем бу хәрәкәт Дәүләт Оборона Комитеты эаданиесен 1 үтвүие тизләтүдә зур роль уйный. X. Галиуллин исеме куп еллар дәвамында газета-журнал битләреннән тешми. Анык турында кул кенә китаплар, очерклар, мәкаләләр язылган, куп кенә күренекле совет художниклары һәм скульпторлары уз әсәрләрен аның образын сурәтләүгә багышлаганнар. Магнитогорские килгән чит ил язучылары һәм журналистлары бу ♦ 'гади, тыйнак совет кешесе белән күрешеп сөйләшүне үзләренең бурычы ител а «санаганнар. Магнитогорскидагы яңа урамнарның берсе Галиуллин исемен йертә. ч - ’Металлургия комбинатында хәзер Хәбибулла Галиуллинның ике улы —Габдулла һәм “ Дарбии эшли. £ е «Кама автомобиль заводын салучыларга «Магнитстрой» һәм В. И. Ленин исемен- 2 ‘.доге Магнитогорск металлургия комбинаты ветераннары һәм алдынгы эшчеләре 2 ■хатыннда түбәндәге юллар бар: «Татарстан вәкилләре хезмәт батырлыгы һәм ин- * «тернационализм үрнәкләре күрсәттеләр. Галиуллин, Сәгьдиев бригадаларының бә- ♦ тырлыгы Магнитка тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Татарстанның Апае районы батыры Хәбибулла Галиуллин һәм аның иптәшләренең бетон кою буенча дөнья рекорды Магнитка тезелешенең югары аңлылык символы булып әверелде™» Березники химия комбинатында да М. Ардуанов, М. Солтаиов, Закиров, Сеха- moa җитәкчелегендәге татар бригадалары бөтен илгә дан казандылар. I 1927 елда Татарстаннан күчеп киткән М. Ардуаноаның бетончылар бригадасы авыр табигать шартларында героик хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Бу алдынгы бригада «членнары һәрвакыт төзелештәге иң кыен участокларда эшли. Алар, бер-берсенә «ярдәмләшеп, бер-бсрсе белгәннәрне уртаклашып, терле-төрле һәнәрлвр үзләште- >рәлвр. Аларга арматурчы да, штукатурчы да булырга туры килә. 1929 елдан башлап «1933 елга кадәр дүрт ел эчендә Ардуанов бригадасында бер генә прогул да, бер генә тәртип бозу да булмый, бригада һәрвакыт иорманы 120—150 процентка үти. Бетон эшлеренең үзкыйммәте 32 процентка кими, ә хезмәт җигештерүчәнлеге 35 дроцентка күтәрелә. 1932 елда бригада «Березники химия комбинатының беренче чирагын тезүдәге героик хезмәтләре ечен» Уралның Мактау кенәгәсенә кертелә. Ә Мирсәет Ардуанов үзе 1933 елның декабрендә Ленин ордены белән бүләкләнә, «СССР Үзәк Башкарма Комитеты члены, Советларның VII—VIII Бөтенсоюз сьеэдла- |.рына делегат итеп сайлана. г Мифтах Солтанов та 1935 елда Березники химкомбинатының беренче чиратын (Тезүдәге батыр хезмәтләре, бетон эшләрендә югары хезмәт житештерүчәнләвенә ирешкәнлеге өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. 1929 елда «Днепрострой» Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына. Татарстан хезмәт батырларының төзелештәге эшләрен билгеләп. Кызыл Байрак тапшыра. Днепрогэс теэүчеләреннөн бетончы Закир Таһиров белән инженер Изәтулла Ибатуллин Ленин ордены белән бүләкләнәләр. 1931 елда Донбасс белән Татарстан республикасы арасында хуҗалык һәм по- . литик договор төзелә. Бу договор нигезендә Татарстан Донбасс шахталарын эшчеләр белән тәэмин итә, ө Донбасс исә, үз чиратында, республика колхозларына ,материаль-техник ярдәм күрсәтә. Украинаның партия оешмалары һәм хөкүмәт органнары Совет властеның беренче елларыннан ук Донбасстагы татар хезмәт ияләрен һөнәргә өйрәтү, алар арасында коммунистик тәрбия эше алып бару буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кереште Бу юнәлештә Татарстан үзе дә җитди эш алып барды Донбасста татар эшчеләренең политик аңлылыгын һәм культура дәрәҗәсен , үстерү буенча күп кенә чаралар үткәрелде. 1931 елның августында Красный Бор районы колхозчыларыннан Ф Нурмехәм- матов, И. Шемсетдиноа, М. Хәкимов һем башкалар республиканың барлык колхозчыларына хат белән мөрәҗәгать иттеләр. «Бөтенсоюз кочегаркасы — Донбасс эшчә көчләр җитмәү аркасында үзенә алган йөкләмәләрне үти алмый. Ягулык ,кытлыгы бетен халык хуҗалыгын кыен хәлгә куа. Донбасс эшчеләре ярдәм сорап безга мөрәҗәгать иттеләр. Без, Красный Бор районы колхозчылары. Татарстан республикасында беренче булып 25 кешелек удар бригада) а оештык. Без Донбасска китәбез™КЛАРА Н9ҖИП0ВА Колхозчыларны һәм аерым хуҗалыкларны безнең белән Донбасска чакырабыз!..а 1931 елда Донбасс шахталарына Татарстаннан 41 мең 530 кеше килә. Татар халкы вәкилләре Донбасста үзләрен хезмәт сөючән, тырыш итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, 1931 елда Горловка, Рыковск, Лисичанск, Крамоторск, Амвросиевен районнарындагы 21 предприятиедәге 7634 татар эшчеләренең дүрт меңе удар бригадаларда эшли. Мәскәү. Сталин районнарында да меңәрләгән татар эшчеләренең 70—75 проценты ударниклар була. Гришанск районында Закиров бригадасы планны арттырып үтәгәне өчен күп тапкырлар бүләкләнә һәм ул ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы мөрәҗәгатендә үрнәк бригада ител телгә алына. Сталин районындагы «Пролетар» шахтасы забойщигы Габдрахманов, планны ай саен 120—130 процентка үтәп, алдынгы хезмәт үрнәкләре күрсәтә. 1931 елда Мәскәүдә В. Юрезанскийның «Җир асты кешеләре» дигән китабы басылып чыга. Китапка язган кереш сүзендә ул болай ди: «Татар бригадасы җитәкчесе забойщик, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Хәсьян Хөснет- динов барлык тирә-як рудникларга билгеле». Юзов районы рудникларында X. Хөснетдинов 1921 елдан бирле эшли. Ул яхшы забойщик булып таныла, Астахов, Корнеев, Сираҗетдинов кебек атаклы шахтерлар белән ярышка чыга. Шахта парткомында аның турында болай диләр: «Сменага чыгу белән башын да күтәрми эшли. Бер минутны да бушка уздырмый. Үз участогы турында гына түгел, бөтен шахта эше өчен кайгырта». Шахтага яңа килүчеләр арасында бик күпләре рус телен белмиләр. Шуның аркасында эштә шактый кыенлыклар туа. Десятниклар алардан зарланалар. Те- тарлар да аптырап тормыйлар, аларга карал: «Син сүз белән ботка пешермә, эшләп күрсәт. Без аңларбыз. Тел чарларга түгел, эшләргә килдек»,—диләр. Бү хәлдән чыгу юлын да Хөснетдинов таба. Ул шахта комитеты утырышында татарларны аерым бригадага тупларга тәкъдим кертә, һәм иртәгесе көнне үк 27 кешедән торган татар бригадасы эшкә керешә. Үз эшенә таләпчән карарга өйрәнгән тәҗрибәле шахтер оста укытучы булуын да күрсәтә. Бер айдан ук бригада планны арттырып үти башлый. — Ни белән сихерләдең син егетләреңне? — дип сорыйлар аңардан. — Юк, сихерләмәдем,— ди ул.— Алар үзләрен ударник дип игълан иттеләр. Шахтада беренче урынга чыгарга җыеналар. — Әй, юкны сөйләмәсәнә! — Дөресен әйтәм, беренче урынга чыгачаклар! — Татарлармы?» — Син аларның милләтенә карама, эшенә кара. Элек татарлардан көлгәннәр, хәзер аларга каршы тора алмыйлар. ...Чыннан да, бригада беренче урынны яулап ала. Шахтага беренче бораулау машинасы алынгач, аны да иң беренче Хөснетдинов бригадасы егетләре үзләштерә... 1929—1931 елларда Хөснетдинов өч татар бригадасын, бер украин бригадасын забойщик һөнәренә өйрәтә. Соңрак, 1931 елның көзендә, Татарстаннан яңа килгәннәрне инде аның шәкертләре: Шәйдуллин, Әхмәтов, Төхфәтуллин, Якупов, Мә- хәммәтов, Кашаповлар өйрәтә. Стахановчылык хәрәкәте башлангач, Чувырин исемендәге шахта забойщигы X. Зарипов 3 номерлы участокта дүрт кеше урынына берүзе эшләргә кереше 1935 елның Октябренда заданиене 254 процентка үтеп, күмер чабу остасы дигән исемне яулап ала. 1940 елның августында Донецкида 14 номерлы орденлы шахта машинисты Го- бәйдуллин, 22 мең 260 тонна ташкүмер казып, бөтенукраина рекордын куя. Шахтер Газиз Габдрахмановның да язмышы кызыклы. Ул, 1929 елда Казаннан Донбасска килеп, күмер ташучы булып эшкә керә. Озакламый күмер чабарга керешә, иң яхшы шахтерларның эш алымын өйрәнеп, үзен ударник итеп таныта. Портреты шахтерлар газетасында басылып чыга, бригадир булып сайлана. Бик ти» фикер йертүчән тырыш, ару-талуны белмәс рационализатор булып таныла. Ин беренчеләрдән булып күмер бораулау машинасын үзләштерә һәм. Донбассның ин беренче механизаторларыннан берсе булганы хәлендә, бик күп тау эшчеләренә үз һөнәрен өйрәтә. Донбассның иң яхшы шахтерларыннан берсе булган Г. Гобәй- дуллин Кизель ташкүмер бассейнына, «Комсомолец* шахтасына яңа машиналарны үзләштерергә ярдәм итәргә җибәрелә. Катлаулы геологик шартлар өчен Газиз бригаданың яңа эш графигын төзи. Бу алым белән эшләүгә күчкәч, хезмәт җитеш- терүчөнлеге өч мәртәбә арта. Күршедәге шахта җитәкчеләре бик еш кына аннан: «Вакытлы рәвештә генә булса да бораулау машиналарын үзләштерергә ярдәм итәргә килеп китсәгез иде»,— дип үтенәләр. Аның тәҗрибәсен кулланып, шахтерлар бербер артлы яңача эшләүгә күчәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул берничә тапкыр фронтка җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин аны җибәрмиләр. Күмер чыгаруда үэ-үзен аямыйча эшләве өчен аны «тылның үрнәк сугышчысы» дип атыйлар. Шахталарны ремонтлау буенча ул керткән тәкъдимнәр күп кенә дәүләт акчасын янга калдырырга, материалларны экономияләргә мөмкинлек бирә. Аның тәкъдимен тормышка ашыру нәтиҗәсендә эшчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге нке мәртәбәгә арта. Партиянең Пермь өлкә комитеты Урал шахталарында Г. Габдрахманов тәҗрибәсен киңрәк куллану турында махсус карар чыгара. Совет хөкүмәте атаклы шахтер Газиз Габдрахмановның хезмәтен зурлап, 1948 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирде. 1959 елда Татарстаннан читтә — РСФСРдә 910 мең 200 дән артык, Белоруссиядә 1971, Казагыстан ССРда 55 мең 572, Үзбәкетанда 110 мең 239, Кыргыэстанда 14 мең 833, Төркмәнстанда 14 мең 183 татар эшчесе эшли иде. Татарстан уллары һәм кызлары сугыштан соңгы бөек төзелешләргә дә актив катнаштылар. Братскида һәм Курс* (ЭСында, Караком каналында һем Красноярск ГЭСында, Тольятти автомобиль заводында һем башка бик кул тезелешләрдә халыкларның туганнарча хезмәттәшлеге һәм үзара ярдәмләшүе матур традиция булып дәвам итте. Бик күп Татарстан төзүчеләре Ташкент шәһәрен төзекләндерделәр, Мәс- кәүдә Останкино телевизион башнясын корыштылар. Үз вакытында илебезнең төрле районнарындагы нефтьчеләр Татарстан нефтен үзләштерергә ярдәм иткәннәр иде. Хәзер йөзләрчә Татарстан нефтьчеләре Себер- дөге һәм Казагыстанда! ы нефть ятмаларын үзләштерәләр. Дамир Нурисламов үзенең бетен бригадасы белән Мангышлакка киткән иде. Аның бригадасы Каэагыстанда бораулау буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Хәзер ул анда бораулау конторасы директоры булып эшли. Татарстаннан киткән Кави Вәпиәхметов, Иван Моржавиннар да Мангышлыкта бик күлләргә билгеле Мондый мисалларны бик куп китерергә мөмкин. Татарстан нефтьчеләре Төмән һәм Иркутск өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Белоруссиядә, Украинада һәм Сахалинда, Төркмәнстанда һәм башка урыннарда мактауга лаек хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Кыскасы, якташларыбыз илне индустрияләштерүгә, илебездә социализм тезүгә зур элеш керттеләр һәм алар хәзер до коммунизмның материальтехник базасын тезүдә уз-үзләрен аямый эшлиләр.