Логотип Казан Утлары
Маҗаралы повесть

АДАШКАНГА ЮЛ КАЙДА?

Фажнга унтугызынчы февральгә каршы төнлә буллы. Ә Нназ икенче көнне иртән бу турыда белми иде әле. Җомга көн иде. Ул сон гына, кояш шактый күтәрелгәч кенә, йокысыннан торды. Чалбардан гына килеш ишегалдына чыгып, ахылдый-ухылдый кар белән уынды Күңеленнән төнге бураннан сон көн аязуына, кар чисталыгына, дөньянын сафлыгына сөенде.Чәй кайнату мәшәкате дә, өстәл янында ялгыз утыру да бүген анын кәефен жнмермәде. Югыйсә, ул. әнисе Пермь каласына, кияве белән кызына кунакка киткәннән бирле, өйдә ямь тапмый, ялгызы гына ашау-эчүне яратмый иде. Бүген исә сменасы кич кенә булуга сөенде. Әллә канчан җыя башлап та, һаман кул җитмәгәнгә, тартма эчендә таралып яткан кечкенә радиоалгычның эшен, ниһаять, бетерергә булды. Ул өстәлне яктыга, ак пәрдәләре ике якка шудырып куелган кечкенә тәрәзә янынарак күчерде. Тәрәзә төбендәге яран гөленең чуар күләгәсе вак шөрепләрне күрергә комачаулый иде. Нназ гөл чүлмәген бер кырыйга күчерергә үрелгән иде, киң, буш урамнан әкрен генә үтеп барган таныш «Волгамны күреп, өстәлгә түше белән яткан хәлдә тукталып калды. Шофер Борис та, машина тәрәзәсеннән башын сузып, Ниазларга таба караган. Менә ул машинасын бөтенләй туктатты. «Очлы күз, мине күреп тә алды»,—дип уйлады Нназ һәм, күлмәкчән генә килеш, кунакны каршы алырга чыкты Ул арада Борис кече капканы шыгырдатып ачты, ишегалдына килеп керде. — Саулыкмы? — диде ул сүрән генә.— Кара, син шәһәр читендә үз йортында яшәп ятасын икән. Буржуйлар кебек, ә? — Әти мәрхүм мирасы,—диде Нназ —Авылча тормыш инде. Хәзер мондый өй белән мактанып булмый, дүрг бүлмәле квартир ала кешеләр.— Казан каласының үзендә авылча иркенләп яшәү бер дә нача; түгел ул. Борисның олыгая башлагач та малайларныкыча шомалыгын сакла ган түгәрәк йөзе җитди, хәтта кайгылы иде. Ләкин аның гадәттәге уй- чанлыгына, сабыр-салмак сөйләшүенә күнеккән Ниаз моңа бөтенләй игътибар бирмәде. Борис үтеп барышлый, аны тәрәзәдән күреп, болан гына кереп чыгарга ниятләгән, дип уйлады һәм, туңып та киткәнен сизеп, танышын өйгә чакырды: — Әйдә, өйгә уз. Бәлеш-мазар белән үк сыйлый алмам сыйлавын әнинең өйдә юк чагы. Борис, к\н перчаткаларын салып, бер-берсенә шапылдатып сукты да. такта капкага караган хәлдә: — Кереп тормыйм, рәхмәт,— диде.— Үзең генә киенеп чык та киттек. Сине алырга җибәрделәр. — Кем? — диде Ниаз гаҗәпләнеп. Ул бүген төштән соң гына эшка чыгарга тиеш ләбаса, ник кирәге чыкты икән? — Тикшерүче,— диде Борис теләр-теләмәс кенә. — Нәрсәне тикшерүче? — Син ишетмәгәнсендер шул әле. Бүген иртән Фидаилне үле хәлендә таптылар. Дөнья кинәт үзгәрде. Көн артык салкын икән, Ниаз ул салкынның юка күлмәк аркылы кереп, йөрәгенә үк үтеп җиткәнен тойды. — Кайда? — дип сорады ул. — Мамадыш трактында. Машинасында. Борис «машинагызда» дияргә тиеш иде. Чөнки Ниаз белән Фидаил икесе бер «Волга»да алмашлап эшлиләр бит. Дөресрәге, эшлиләр иде. Юлда Ниаз Бористан бу хәлнең ничек булганын җентекләбрәк со- рашмакчы иде дә, ике кулы белән чытырдап баранкага ябышкан, күзләрен соры асфальт юлга текәгән шофер аның сорауларына рәтле-баш- лы җавап бирмәде. Таксомотор паркының капкасыннан керүгә, Ниаз үз машинасын — 83—24 номерлы күк «Волга»ны күрде. Аны ишегалды уртасына, нәкъ юл өстенә китереп куйганнар. Машинаның ике як ишеге дә шар ачык. Шофер утыргычының елтырап торган кара күнендә тонык таплар күренә. «Кан таплары» дип уйлады Ниаз тетрәнеп. Ул бу машинада күптән йөри, шуңа күрә аңа җан иясенә күнеккәндәй күңеле белән береккән иде. Ниазны директор урынбасарының кысан һәм шыксыз бүлмәсенә чакырып керттеләр. Каршыдагы өстәл янында таныш түгел бер кеше — тикшерүче утыра иде. Бусаганы атлаганда, Ниаз таныш кешене очратырга өметләнебрәк кергән иде. Ник дисәң, ул үзе дә милиция эше белән бик кызыксына, армиядән кайтканнан бирле дружинник булып йөри, район милиция бүлегендә эшләүчеләрнең күбесе белән кул биреп исәнләшә иде. Ул институтта уку, судья булу турында хыяллана иде. Әле быел да әтисе озак чирләп вафат булу аркасында гына бу ниятен тормышка ашыра алмады. Моңарчы, милиция тирәсендә шактый чуалса да, Нияз зур җинаятьләрне ачуга катнашмады. Ул эшләгән эшләр исереп сугышкан егетләрне аерып, милиционер кулына тапшыру яки тәрәзә ваткан шук малай- гаалайны балалар бүлмәсенә илтүдән узмады. Хәзер исә, нәкъ менә аның ярдәме кирәк чакта, җинаятьне ачарлык сүз әйтә алмаячагын аңлап, Ниаз эчтән генә уфтанып куйды. Тикшерүче кара кысалы зур күзлеге аркылы Ниазга бик җитди, хәтта кырыс итеп карады. Бу кеше яшь иде әле, күп булса утыздадыр. Өлкәнрәк, мөгътәбәррәк күренү өчендер инде, президиумга утырырга җыенгандай, бик пөхтә һәм рәсма киенгән: кара костюм, кара галстук, зк күлмәк. Чәче дә кара, күпереп торган мыегы да кара. Тик болар Зарысы да анын яшьлеген, бит очларының алсулыгын, иреннәренең 'кызыллыгын яшерми, киресенчә, тагын да ныграк күзгә ташланырлык игеп күрсәтә иде. Тикшерүче, кыяфәте белән татарга охшаса да. милләте белән рус булып чыкты. Ул, урыныннан кузгалып. Ниазга ак кулын сузды: — Головин.— Бераз уйлап торгач-—Виктор,— дип тә өстәде. Ул Ниазны каршысына утыртты да үтә җитди кыяфәт белән сорау артыннан сорау яудырырга кереште. Беренче күргән кеше белән артык ачылып сөйләшү кыен. Син әйткәннәрне ул ничек айлар бит әле. Өстәвенә, кинәт булган фаҗига Ниазның уйларын чуалткан, дөресен әйткәндә, бераз миңгерәтеп үк җибәргән иде. Алай да ул фикерен җыярга, тикшерүченең сорауларына мөмкин кадәр тулырак җавап бирергә тырышты. «Мәрхүмне күптәй белә идегезме-'» Алар узган елның маенда. Фидаил таксист булып эшли башлагач кына таныштылар, аннан сон да бер-берсеиен исемнәрен белүдән узмадылар. Бер машинада алмашлап эшлиләр иде бит, ә алмашыңны еш дигәндә атнага бер күрәсең. Үзең белән бер сменадагы таксистлар белән ешрак очрашыла, урамда гына булса да бер береңә кул болгап узасын, ә монда ул да юк. «Паркта эшләүчеләр арасында Фидаилнең якын дуслары бар идеме?» Анысын Ниаз белми. Бу турыда аларның сөйләшкәне булмады. Ниаз аның парктан читтә кем белән булса да очрашканын курмәде. Фидаил апаларында яшн иде бугай; хәер, анысы да Ниазның хәтеренә каяндыр ишетү буенча гына кереп калган Ул беркайчан да Фидаилнең бусагасын атлап кермәде. «Ә Фидаил үзе. сезнеңчә, ниндирәк кеше иде?» Ниаз: «Әйтүе кыен, мин аның кемлеген белмәдем бит».— дияргә авызын ачкан иде —тыелып калды Тукта, ул бит алмашының кем икәнен бөтенләй үк белми түгел, белә' Беренчедән. Фидаил — армия хезмәте үткән егет. Ә Ниаз солдат боткасы ашаган егетләрнең кемлеген бер чакрымнан танырга өйрәнгән Фидаилнең яхшы күңелле кеше икәнен сизә иде ул. Икенчедән. Фидаил сүзендә нык горучан иде. Әйттеме — эшли, вәгъдә бирдеме —үти. Барыннан да бигрәк — ул үз эшен, машинасын ярата иде Ниаз тикшерүчегә бик ышанычлы итеп — Мировой егег иде,—диде. — Диспетчер әйтүенчә, өченче көнне кич белән, сез линиядән кант кач. Фидаилне телефонга чакырганнар. Кем шалтыратты икән аңа. белмисезме? — Мин сорамадым, ул әйтмәде. — Ул көнне сез аның үз-үзен тотышында, сөйләшүендә берәр үзгәреш сизмәдегезме? Ниаз. Фидаил белән соңгы очрашуны бөтен ваклыклары белән күз алдына китерергә тырышып, шактый вакыт уйланып утырды Өченче көнне иртән сәгать биштә, Ниаз эшкә килгәч, диспетчер ана Фидаил калдырган язуны тоттырды: графаларга бүленгән зәңгәрсу кәгазь битенә бик пөхтә итеп, тигез хәрефләр белән болай дип язылгам иде: «Ниаз малай, рессорлар какшый башлаган. Бергәләп карыйк әле. Син кайтуга, мин паркка килеп торырмын». Дөресен әйткәндә. Ниаз машинага, дөньяның үзенә караган кебек, җиңелчәрәк карый: тәгәрмәче тәгәриме — тәгәри, утыр да чап' Ватылса, янасын бирерләр. Фидаил исә машинаны, баласын артык назлаган ана* кебек, өф өф итеп кенә торучан, хәтта артык вакчыл шофер иде. Нәкъ кр алдына, приборлар калканына Фидаил Америка артисткасы сурә МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАПДА? тен ябыштырып куйды. Анысы Ниазга бер дә ошамады: ат ялы кебек асылынып төшкән туры кара чәчле, озынча йөзле, оятсыз күзле бу хатын ана бик сөйкемсез күренде. Ләкин ул Фидаилгә аны-моны әйтмәде, алмашының хәтерен калдырасы килмәде. Тора-бара Ниаз ул сурәткә күнекте, игътибар итмәс булды, ә бик эчен пошыра башласа, ул аны перчаткалары белән каплый да куя иде. Әйе, машинаны бик кадерләп кенә тота иде Фидаил. Алмашының башка якларын исә Ниаз бик аз белә иде. Ничек яши иде ул? Кемнәр белән аралаша, кемне ярата, нәрсә турында хыяллана иде? Монысы Ниазга карангы. Елтыр күзле, елмайганда яңак очлары чокыраеп керү- чән, бөтерчектәй җиңел гәүдәле, җитез хәрәкәтле ул егетнең күңелен белә алмый калды Ниаз Хәзер менә бу турыда уйлагач, ул үкенеп куйды, кара инде, ничә айлар бергә эшләп, рәхәтләнеп бер гәпләшеп тә утырмаганбыз, ичмаса, дип уфтанды. Фидаил үзе дә тиз генә ачылып китә торганнардан түгел иде, ахры. Авызы ерык булса да, тыгыз тешләре арасыннан артык сүз чыгармый, кеше белән тиз генә аралашып китә алмый иде. Менә шул Фидаил, өченче көнне кич белән, елтыр козыреклы бүрке астыннан күзләрен очкынландырып, Ниазны парк капкасы төбенә үк чыгып каршы алды Гадәттәгечә елмайды — тик алмашы белән күрешкәнгә түгел, машинасын күргәнгә ерык иде аның авызы. Машинаны юу бүлмәсенә керткәч, колга кебек озын буйлы Андрей, шлангны «Волгамның алгы тәрәзәсенә төбәп, Фидаилне үртәгәндәй кычкырып куйды: — Тр-р-р, карт алаша! Карт диярлек тә бар инде: гадәттә 400 мең чакрым юл йөргәч, машина искергән дип, тиешле урынга тапшырыла. Ә бу күк «Волга» 380 менне чапкан, алай да тәгәрмәчләрендә нык тора әле, яңаларга биргесез! Фидаил, Андрей кулыннан шлангны алып, машинаны үзе юарга тотынды. Шул вакыт ишектән: — Фидаил! Сине телефонга чакыралар!—дигән тавыш ишетелде. Ул чакта Ниаз моңа әллә ни әһәмият бирмәгән иде. Хәлбуки, шоферларны диспетчер телефонына сирәк чакыралар бит. Ниазнын үзен, мәсәлән, ике елга бер тапкыр да телефон аша гараждан эзләткән кеше булмады. Танышлары да шактый, кызлар белән дә йөрми түгел, югыйсә. Димәк, кемдер бик кирәксенеп эзләгән Фидаилне... Ул озак тормады, тиз арада әйләнеп керде һәм, нидер әйтергә кирәк тапкандай: — Исенә төшкән! — дип, гаҗәпләнгән кыяфәт белән башын чайкады. Бу сүзләрне әйткәндә Фидаил Ниазга түгел, приборлар калканына ябыштырылган әлеге артистка сурәтенә караган иде. Шунда, кем ул, ник шалтыраткан? дип төпченеп сораштырасы калган да бит... Хәер, Фидаил аңа җавап биреп торыр идеме икән? Машинаны профилакторийга кертеп, эстакадага бастырдылар да икәүләп чокырга төштеләр. Рамга сырланып-сырланып боз каткан, аннан пычрак тамчылар тама иде. Шофер күңеленә якын ис—кызган тимер исе, карбид исе — борынны ярып керде. Ниаз озак азапланмады, Фидаилнең: — Ну, монда эш күп түгел икән, слесарьлар белән бүген үк төгәлләрбез,— дигән сүзенә сөенеп, өенә кайтып китте. Ул кичне урам капкасына беркетелгән таблога электр лампочкалары белән: «һава болытлы, бозлавык».— дигән сүзләр язылган иде. «Бозлавыгы кыш буе сүнеп тормый инде, анысына күнеккән»,— дип уйлады Ниаз ул чакта һава хәлләрен алдан ук әйтеп куялар. Кеше язмышында булачак бураннарны, фаҗигаләрне дә шулай алдан әйтүчеләр булсачы!.. Ниаз сөйләгәннәрне дәшми-тынмый тыңлап утырган тикшерүме Головин: — Хәтерегезгә төшерегез әле: уйчан, борчулы, дулкынланган төсле түгел идеме ул? — дип сорады. — Юк, әйтәм бит, гадәттәгечә күңеле көр иде. Шул, телефоннан сөйләшеп чыккач кына: «Исенә төшкән икән>,— дип куйды. — Ә, бәлки, ул кайчан да булса сезгә берәр танышы турында сөйләгәндер? Яки сез аны кем белән булса да күргәнсездер? Берәр кыз белән дуслашканын белмисезме? Уйлап карагыз әле. Ниаз башын гына чайкады: — Юк шул, сөйләгәне булмады. Күрмәдем дә. Бик тыйнак егет иде бит ул, авыл малае. Шәһәргә килгәч, хатын-кызлар белән танышып өлгерде микән, ай-һай... Тикшерүче өстәлдәге зур кара папкадан газетага төрелгән озынча әйбер алды. — Сезнең бу нәрсәне күргәнегез бармы? Ул газета эченнән терсәк буе тимер чыгарып, Ниазга күрсәтте. Тимер шактый юан таяк булып, аның бер башы яссы, зур гына тишекле, тишек тирәләре шомарган, ялтырап тора, ә икенче нечкәрәк башында кечерәк тишек булып, аңа сары каеш элмәк кидертелгән иде Ниаз тимергә сәерсенеп карады: аның гомергә дә мондый әкәмәтне күргәне юк иде. — Шушы кистән беләнме? —дип сорады ул. Аның тавышы кинәт карлыкты. Тикшерүче, әйе дигәнне аңлатып, башын селекте. — Без аны машинадан ерак түгел, кар астыннан табып алдык Ә менә бу — машина идәнендә ята иде. Головин папкасыннан өр-яңа егерме бишлек акча алды. Аксыл шәмәхә төсләр белән бизәлгән кәгазь кисәгендә бер жыерчык та. бер тап әсәре дә юк иде. Әйтерсең лә, тикшерүче Головин ак бармаклары белән тотканчы, апа кеше кулы тимәгән. — Шофер кесәсеннән чыккан акча түгел бу,— диде Ниаз.— Без акчаны кадерләп йөртә белмибез, тотабыз да йомарлыйбыз, һич булмаса бөклибез. Головин, Ниаз сөйләгәннәрне әзсенеп булса кирәк, көрсенеп куйды: — Хәзергә минем башка соравым юк. Берәр нәрсә исегезгә төшсә, я бер бер шикле хәл булса, шунда ук мина хәбәр итегез. Ул блокнот битенә эш адресын, телефонын язды да, ертып алып, Ниазга сузды. Янадан ишегалдына чыккач, Ниаз тагын машинасы янына килде. Анда слесарьлар, машина ватылу сәбәпле эшкә чыкмаган яки бүген ялда булса да, бәхетсезлекне ишетеп, паркка килгән шоферлар сөйләшеп торалар иде. Бу юлы Ниаз «Волга»ны ят күзләр алдында бөрешеп торган ятим балага охшатты. Җыелып торган кешеләрдән сорашып, ул фаҗигале төндә паркта булган вакыйгаларны белде. Өченче көн кич, Ниаз кайтып киткәч, Фидаил, бик мөһим шәхси сәбәпләрем бар дип, сменасының сәгатен алыштыруны үтенеп сораган. Эшләү дәверендә беренче үтенече булганга, ана моны рөхсәт иткәннәр. Кичә көндез ул капларда йөргәндер — анысы билгесез, чөнки машинада рапия юк. Шул рациясе булмау аркасында, аны иртәнгә хәтле таба да алмаганнар. Фидаил тиешле вакытында, ягъни төнге сәгать уникедә паркка кайтмагач, диспетчер борчылган, әлбәттә, тик алай да. берәр аулак урамда ватылып ята торгандыр, дөньяда ниләр булмый дип. үзен-үзе юаткан. Машина Мамадыш трактында, юл читендә янтайган хәлдә, төн кунган. Төнлә яуган кар аны күмеп китә язган. Ләкин үткән-сүгкән кешеләр МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАНДА/ ана якын бармаганнар: кала урамында нинди машина тормас? Сәгать җидедә мәктәпкә барырга кузгалган малай-шалайлар гына яртылаш диярлек карга күмелгән машина янына килгән һәм Фидаилнең җансыз 1әүдәсен беренче булып алар күргән... Ә Ниаз ул кичне өенә кайтты да йокларга ятты. Икенче көнне соң гына торып, шәһәргә чыгып китте. «Дзю-до даһие» дигән ике серияле кинога керде. Көрәшчеләрне, көчле кешеләрне яратканга, бу фильм аның күңеленә бик хуш килде. Ә кич белән ул, берүзе ах-вах килеп, телевизордан хоккей карап утырды. Нәкъ шул минутларда Фидаил җан биргәндер, бәлки... 2 Кеше вафат булгач: «Эх, исән чакта кадерен белмәдек, тегеләй итәсе калган, болай эшлисе калган икән»,— дип үкенү гадәткә кереп киткән. Бу юлы да Ниаз кебек уфтанучылар булды. Ә бит Фидаилнең кадерен белмәгәннәр түгел, бик белгәннәр икән: диспетчер бүлмәсендәге Мактау тактасында, аскы рәттә генә булса да, аның сурәте эленеп тора иде. Хәзер менә шул сурәтне зурайтып, кара тасма белән уратып, ишек өстенә үк элеп куйдылар. Җыелыш саен диярлек, планны арттырып үтәгәне һәм машинаны саклый белгәне өчен, Фидаил макталып телгә алынган, премияләр белән бүләкләнгән. Ун ай бергә эшләү дәверендә ул беркем белән дә телгә килмәгән, аның үзен дә рәнҗетүче булмаган. Сау-сәламәт кешегә, җир җимертеп эшләгән егеткә нинди кадер кирәк тагын? Парк ишегалдында, ачык һавада тезелеп торган «Волга»лар янында, мәрхүмнең җеназасын үткәрделәр. Фидаилнең гәүдәсе куелган автобус янына парк җитәкчеләре чыгып басты. Халык арасында туктаусыз айкалып шомарган, төрлесен күреп-ишетеп бәгырьләре каткан шоферлар, аягүрә баскан килеш, директорның, партоешма секретареның, актив кешеләрнең Фидаил турындагы җылы сүзләрен тыңладылар. Нотыклар кыска булды, чөнки мәрхүм фани дөньядан яшьли китте, җирдә эшлисе бик күп яхшылыкларын үзе белән алып китте. Шоферларның кайсы көдрә, кайсы пеләш башларына берән-сәрән кар бөртекләре коелды. Алар күңелдәге кичерешләрен матур сүзләргә төреп әйтеп бирә белмиләр иде. Хәер, аларның йөрәге мәрхүмне кызганып әрнүдән бигрәк, ярсып типте: бу нинди хәл тагын, таксистларга кул күтәрә башладылар! Алар ышануынча, бандит түгел, Газраил үзе дә такси шоферына якын килүдән сак булырга тиеш, чөнки таксистлар бер-берсе өчен утка керергә әзер торалар һәм бер-берсен җәберләүгә юл куймаячаклар. Моны шоферлар үзләре генә түгел, күзенә такси чагылган һәркем белергә тиеш иде кебек. Шуңа күрә җеназада катнашучыларның күңелендә кемлекләре мәгълүм булмаган җинаятьчеләргә карата нәфрәт хисе кайный, ни дә булса эшләү, үзенең көч-кодрәтен күрсәтү теләге яна иде. Тынлы оркестр сузып-сузып матәм маршы уйнады. Оркестр трубаларының җизе тонык кына ялтырый, музыкантларны» куллары күшегеп кызарган. Барысының да йөзләре сүрән, тик берсе — замша куртка кигән тук чырайлы егет шушы кайгы, сагыш арасында үзе өчен генә кызык табып елмая. Тиешле чакта ул җиз трубаны кызыл иреннәренә куеп, озак итеп, әче итеп кычкырта, көчәнүдән ак яңаклары алланып чыга, ә трубаны авызыннан алды исә, тагын елмая башлый. Елмайганда бер аскы теше юклыгы күренә. Ниаз аның йөзенә нәфрәт белән карап: «Ах, калган тешләреңне дә коярга!» — дип уйлап куйды. Фидаилне туган авылына илтеп күмделәр. Ниаз, аның апасы һәм жизнәсе белән бергә, автобуска утырды. Алдан кызыл йолдызлы обелиск белән чардуган куелган йөк машинасы, аннары автобус кузгалды. Д Иола буенча. Фидаилне ирләр генә жирләде, хатын-кыз койманың тышкы ягыннан тавыш-тынсыз гына карап торды. Кыш зиратны бик матурлаган, шомарткан, тигезләгән,— кар астыннан чардуганнарның, ташларның очы гына күренә. Шул саф тигезлектә кар белән буталган күгелҗем туфрак өеме хасил булды, ана кызыл йолдызлы обеликс белән яшел чардуган куелды. Яиа кабер тирәсендә карт каеннар, өрәңгеләр тын калып торды, соры болытлардан сирәк кенә кар бөртекләре төште... Исәннәргә зират тирәсендә озак тору авыр. Бу табигый, чөнки кеше күңеле яктыга, рәхәткә омтыла. Берничә кеше автобуска юнәлде, алар арасында Ниаз читтәрәк кенә, күзгә ташланмый гына йөрүче Головинны күрде... 3 Шәһәргә кайткач. Ниаз. Кольиода машинадан төшеп, беренче троллейбуска утырды. Вагон шыгрым тулган, халык эштән кайта иде. Троллейбус Тверская тукталышына килеп житте. Ниаз урам ягына карап басып тора иде. Менә каршыдагы биек йортның дүртенче катында. бер тәрәзәдә гөлт итеп ут кабынды, сары пәрдәләр тибрәлеп китеп ачылды, анда кара свитер кигән озын муенлы бер кыз күренде. Кыз үрелеп тәрәзә төбеннән нидер алды. Ниазга сары пәрдәләр дә. бүлмә түшәмендәге плафон да. озын муенлы кыз да бик таныш сыман тоелды Троллейбус кузгалып киткәч, озын муенлы кызны кайда очратканы да Нназның исенә төште, алай гына да түгел, моннан бер ай чамасы элек булган вакыйга аермачык күз алдына килеп басты... . .Унике сәгать буе Казан урамнарында арлы бирле йөреп. Ниаз ул көнне дә шактый ялыккан иде. Дөрес, машина йөртү — күнегелгән эш. күзләр — үткенлеген, кул-аяклар — җитезлеген югалтмый, шулай ла вакыт-вакыт баш томаланып китә, һаман бер килеш утырганга билләр, җилкәләр катып калгандай була. Ярый әле, һава хәлләре зарланырлык түгел нде: өстән яумый, аста эреми, томан-фәлән күзне бәйләми. Тик шунысы бар. көн болытлы булганга, бик иртә караңгы төште, ә төнлә йөрү ни дисәң дә кыенрак. Нназның сменасы беткән, инде ул яшел утын кабызган килеш туп- туры гаражга барып керергә ниятләгән нде. Карл Маркс урамын у »ып. зур фонарьлар белән яктыртылган Ирек мәйданына чыккач, ул кара тун. ак башлык кигән бер кызның кулындагы зур папка белән туктарга ишарәләгәнен күрде. Ниаз. тормозларын ачы чинатып. «Волга»ны тротуар кырыена китереп туктатты да артына борылып карады Әлеге кыз. биек үкчәле ак читекләре белән вак вак атлап, гәүдәсен туры тотып килә, ашыгырга йөгерергә исәбендә дә юк. Ниаз. әллә ялгыш аңладыммы, анын. бәлки, машинада хәбәре дә юктыр, папкасы ялгыш кулыннан ычкына язып калганга, мина болгаган төсле күренгәндер, дип тә уйлап куйды. Әмма кыз машина турына җиткәч туктады, алай да урталай бөгелеп тәрәзәгә карамады, башын чак кына неп: — Хәерле кич. Фидаил! — диде. Зәгыйфь, нечкә тавышыннан Ниаз аның яшь кенә кыз икәнен танып алды. Шофер гадәте: күзләр һаман юлда, янында утырган кешегә борылып карарга җай тими, ирексездән кешенең кем икәнен тавышыннан, сөйләшүеннән танырга өйрәнәсең. Ниаз. ишеген ачып: — Хәерле кич,—дип җавап бирде.— Тик Фидаил түгел. Ниаз әле бу. — Ә-ә, гафу итегез. Бу машинада Фидаил йөри иде бит. Сиксән өчегерме дүрт... Гафу итегез, ялгыштым, ахры. — Алай нык ялгышмадыгыз. Мин — Фидаилнең алмашы. Аның сменасы иртәгә. Кыз, тагын бер кат гафу үтенеп, артка чигенде. Ниаз машинадан чыкты: — Ә бәлки, сез кая да булса барырга телисездер? Фидаил янына, мәсәлән. Мин сезне илтеп куя алам. — Юк, рәхмәт. Мин өйгә кайтам. — Өегез кайда соң сезнең? — Тверскойда. — Мина юл уңае икән,— Ниаз машинаның арткы ишеген ачты,— Утырыгыз. Танышын юл уртасында ташлап китсәм, алмашым мине мәңге гафу итмәс. Кичке саран яктыда, шул берничә авыз сүз сөйләшкән арада, Ниаз кызның унсигез-унтугыз яшьләр тирәсендә икәнен, аның бик нәзакәтле, иркә, хәтта аксөяк булуын, хәзерге минутларда нилектәндер бик кәефсез икәнен аңлап алды. Гәүдәсен туры, башын югары тотса да, кызнын йөзе моңсу иде. Кыяфәте белән студентка кебек, аның кулындагы зур папкаларга гадәттә нота китаплары салып йөртәләр. Ниазның аны елмайтасы, күңелен күтәрерлек сүз әйтәсе килде. Кыз арткы утыргычка урнашкач, Ниаз машина ишеген шапылдатып япты да «Волга»ны сак кына кузгатты. — Консерваториядә эшләр ничек бара соң? — диде ул. Кыз, сәерсенеп, Ниазның алгы тәрәзә янындагы көзгедә чагылган күзләренә карады: — Ә сез каян беләсез? — Музыкант күрсәм, колагым чыңлый минем,— диде Ниаз.— Мин әле, кайсы колагым чыңлавына карап, сезнең нинди инструментта уйнавыгызны да әйтә алам. Бу кыз җырчы түгел, тавышы зәгыйфь. Кызлар гадәттә скрипкада, виолончельдә яисә фортепьянода уйныйлар. Ә скрипачлар, виолончелистлар уен коралларын үзләре белән сөйрәп йөртүчән. — Ун колагым зың-зың, дырк-дырк килә,—диде Ниаз,—нәкъ пианино тыңлагандагы кебек. Сез — пианистка. Ул җитди кыяфәтен саклаган хәлдә көзгегә күз салды: кызның нечкә кашлары йөнтәс ак бүреге астына күтәрелгән иде. Димәк, Ниаз әйткәннәр дөрес. Ниаз рульне кинәт борды — алар Казанка буендагы борылышка килеп җиткәннәр иде инде. Шофер сөйләгәннәргә авызын ачып, аны- моны абайламый барган кыз утыргычка ауды, бүреге идәнгә үк тәгәрәде. Ниаз боларны күрмәмешкә салышты. Кыз бик кыенсынган кыяфәттә идәннән бүреген алып киде. Тагын кисәк кенә — бу юлы инде уңга борылыш ясап. Казанка күперенә кергәндә, кыз шофер утыргычының артына ныгытып тотынган иде. Ниаз колак очларына аның сулышы бәрелгәнен тойды. Дамбага керүгә, Ниаз машинасын бөтен көченә җибәрде. Кыз тартылган кыл кебек сагаеп утыра, сүз башларга аның исәбендә дә юк иде, ахрысы. — Ә мин сезнең исемегезне дә белә алам,— диде Ниаз.— Ул «Галин» дигән сүздәге авазларның берсенә башлана. Әмма кызның шаярып сөйләшергә һич тә кәефе юк иде. Ул кыска гына итеп: — Юк,— диде. — Ә. яңгыравыклы авазга башланамыни? Соня, алайса, яки Рая. — Юк. — Ә-ә, Зоя! — Зөлфә,— диде кыз. — Зөлфия? — Юк, Зөлфә генә. Ниазга кызның исеме ошамады... Зөлфә... Зөлфә... Тулы исем кебек тә түгел. — Фидаилгә Зөлфәдән күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр ирештерермен инде, алайса... Әллә Ниазга гына шулай тоелды, әмма бу сүзләрдән кыз куркынып киткәндәй булды. — Кирәкми.— диде ул.— Берүк әйтә күрмәгез. — Нишләп? — Кирәкми. Ул минем сәламнәремә мохтаж түгел. Монысы инде бөтенләй аңлаешсыз иде. Үзе машинасын күрүгә туктатты, үзе сәлам җибәрүдән да баш тарта... Менә шулай, ярдәмсез җәнлек баласына охшаган Зөлфә исемле бу кызны елмайтып, тешләрен күру дә насыйп булмады. Тверская тукта лышына килеп тә життеләр. «Наратлык» ресторанын узуга, урамда тыгынлык хасил булган — трамвай, троллейбус, автобуслар, йөк машиналары юлны буып торалар. Башта Ниаз аларны, светофорда яшел ут кабынганны көтәләрдер, дип уйлаган иде. Кичке «пик» сәгате — халыкның эштән кайткан чагы, машиналарның күп булуы бер дә гажәп түгел. Баксан, авария булган икән. Аны-моны абайлаганчы. Ниаз «Волга»сы артына да машиналар килеп тыгылды. Ни унга, ни сулга, ни алга, ни артка кузгалырлык түгел иде. Зөлфә, рәхмәт әйтеп, ишектән чыга башлады. — Хәзер кузгалырбыз, ашыкма,— диде ана Ниаз.— Бу кадәр машинаны озак тотмаслар әле. — Мин кайтып життсм инде.— диде Зөлфә — Рәхмәт сезгә! Ул житез, матур хәрәкәт белән машинадан чыкты да, шунда ук тураеп, башын бераз артка ташлап басты һәм янәшә торган кечкенә автобус артына кереп китте. Ниаз көрсенде, кин булса да куркыныч, тынгысыз Декабристлар урамын эченнән генә сүгеп кунды Арыганлык, ялыкканлык үзен сиздерде, ул бераз хәл алырга дип урамга чыгып басты һәм як-ягына каранды. Шул чак каршы йортның дүртенче катындагы тәрәзәгә күэе төште аның. Гөлт итеп ут кабыну игътибарын җәлеп итте булса кирәк. Зур-зур ике өлгеле тәрәзәдән бүлмә түшәме күренде, шуңа беркетелгән ярым ай рәвешендәге сәер плафон Нназны гаҗәпләндерде. Менә тәрәзә янына бер кыз килеп басты да ике кулын күтәреп як яктан пәрдәләрне тартты. Кыз шәүләсе юк булды, сары пәрдәләр аша урамга тонык яктылык сибелде. Ләкин Ниаз кызны танып өлгергән иде инде: ул Зөлфә иде. Ак башлыгын да салмаган, тун төймәләрен генә ычкындырган. Ул шулай, кулларын өскә күтәреп, башын артка ташлаган хәлендә. Ниязның хәтеренә сеңеп калган иде... Шуннан соң Ниаз Фидаилне тиз арада күрмәде, ә соңрак бу очрашу турында аңа сөйләргә онытты. Хәзер генә ул Зөлфәнең җеназада да күренмәвен хәтерләде. Ә сон ул кыз Фидаилнең һәлак булганын беләме икән? Белмәве-ишетмәве дә бик мөмкнн. Тикшерүче Головин да Фидаилнең танышлары белән бик кызыксынган иде бит әле. Ә Ниаз ул чакта Зөлфә турында әйтергә онытып җибәргән икән Хәер, бу гаҗәп түгел, аның бит Фидаил белән Зөлфәне бергә күргәне булмады. ...Ниаз халыкны ерып, троллейбусның алгы ишегенә ташланды. Восстание тукталышында төште дә ашыгып кире китте. МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАИДА? «Ул» бүген дә килмәде. Зөлфә, дәрес бетүгә аны консерватория ишеге төбендә очратырмын, дип уйлаган иде. Аның шундый гадәте бар —Зөлфәне дәресеннән көтеп ала да өенә чаклы озатып куя. Кызның өендә аулак чакта — аның әтисе ике елга Польшага китте, әнисе көн аралаш тәүлекләп эшли— алар икәүдән-икәү генә кич утыралар, музыка тыңлыйлар, кофе эчәләр. Зөлфәнең әнисе егетнең өйгә килүенә каршы түгел. Әллә кайларда, кирәккирәкмәс урыннарда йөргәнче, күз алдында очрашулары яхшырак, дип исәпли ул. Аның бу карашыннан файдаланып. Зөлфә ялгызы чагында да егетен өйгә алып кергәли иде. Хәер, ал арның мөнәсәбәтләре саф, чиста, егет үзен тәртипле тота, шуңа күрә кыз икәү генә кич утыруны гөнаһка санамый иде. Бүген шундый кич — өйдә кеше юк. Егет моны белә, шуңа күрә Зөлфә аның килеренә һич шикләнми иде. Ләкин ул бүген дә килмәде. Борынгы бинаның авыр ишеген ачып, таш баскычка чыккач, Зөлфә як- ягына каранды, шактый вакыт боегып кына салкын, дымлы һаваны сулап торды. Зөлфәнең ялгызы гына өйгә кайтып китәсе килмәде, бераз икеләнеп торгач, ул актлар залына, симфоник концертка керергә булды. Оркестр Бетховенның бишенче симфониясен уйный иде. Музыка кызның сагышын көчәйтте генә. Ул, сөйгәнен мәңгегә югалткан кеше кебек, аның йөзен, елмаюын, әйткән сүзләрен исенә төшерде. Бер караганда ник борчылырга, ник газапланырга’! Аның килмәгәненә дүрт кенә көн. дүрт кенә тәүлек, бүген бишенче... Шулай да Зөлфәнең эчендә ут яна. Сөйгәне берәр бәхетсезлеккә тап булгандыр, яисә гафу ителмәслек хата эшләп ташлагандыр кебек. Ә Зөлфә... аңа ярдәм кулы сузасы, аның белән бергә кайгы-хәсрәт кичерәсе урында, биредә музыка тынлап утыра. Сөйгәне янында булганда гына җаны тыныч Зөлфәнең, ул киттеме — күңеле тынгысызлана башлый. Моның нилектән шулай икәнен ул үзе дә аңлап җиткерми әле... Оркестр соңгы тантаналы аккордларын уйнагач, кара фрак кигән дирижер залга борылып бөдрә башын июгә, Зөлфә урыныннан кузгалды һәм. алкышлар тәмамланганны да көтмичә, залдан чыгып китте. Читек үкчәләре белән таш баскычка шык-шык басып аска йөгерде: ашыгырга кирәк — «ул», бәлки, өй янында көтәдер. Көтәр-көтәр дә китеп барыр, Зөлфә тагын аны күрми калыр... Әмма «ул» өй янында да. баскычта да. коридорда да юк иде. Капкарангы. тып-тын квартирларына Зөлфә үзе генә кайтып керде. Телевизор карыйсы килми, радионың тимер тавышы да эчне генә пошыра. Пианино янына утырырга, кимендә ике өч сәгать уйнарга кирәк иде— ана да күңел бармый. Зөлфәнең уң беләге җилкәдән үк сызлый башлады. Соңгы вакытта бу сызлану шактый көчәйде. Укытучы, кулыңны дөрес тотмыйсың, җилкәңнән үк катырасың, ди. Артык күп уйнарга кушмый. Урамнан трамвай яки авыр машиналар узган саен бөтен йорт тетрә- ■еп. калтыранып куя. Әледән-әле троллейбусларның ыжылдап туктаганы ишетелә. Күрше квартирдан өзек-өзек пианино авазлары яңгырый: Көз дә жнтте, Раияька, Баю баю, баиньки... Бер үк клавишада бер генә аваз белән җырлана торган көзге болытлы көн кебек эчпошыргыч көй. Бу — күрше малае, ак чырайлы, ябык гәүдәле, сигез яшьлек Вова пианино янында һәр көнлек жәзасын алып утыра. Ул туктап топган арада әнисенең кычкырганы ишетелә: — Күзең чәчрәп чыкканмы әллә? Кайсы клавишага тәртәсен? Ни язылганын күрмисенмени? Вова — өметле малай, тик тырышырга өйрәнмәгән шул әле. Кем ♦ белә, бәлки, әнисе тырыштыра торгач, музыкант та булып китәр. Кечкенә чакта Зөлфәне дә әнисе шулай мәжбүр итеп өйрәтә торган иде. Музыкант була алмаса да, эшләргә, тырышырга, җаваплылык сизәргә өйрәнер малай. Каз дә җитте— Кез дә җитте... Бернинди моны юк, ә Зөлфәнен күңеле тула. Ишек өстендәге электр кыңгыравы шалтырады. Зөлфәнен бөтен гәүдәсе кылдай тартылып куйды. Бу ул, бары ул гына булырга мөмкин! Югыйсә, сәгать кичке тугызда аларга кем килсен. Әнисе иртәгә иртән генә кайтачак, аннары ул кыңгырау шалтыратмый, үз ачкычы — кесәсендә. Ишекне ачарга барган кыз дулкынлануын басарга тырышты: «Юк, тиз генә ачылып китәргә ярамый, үпкәләгәнемне сиздерергә, үземне горур, хәтта бераз тәкәббер тотарга кирәк!» — диде ул үз-үзенә, әмма ирексездән аның күзләре нурланды, ирен читләренә елмаю кунды. Тик, ишекне ачкач, аның йөзендәге сөенеч билгеләре әкренләп юкка чыкты, күзләре сүрелде. Коридорда ят бер егет басып тора иде... «Биредә башка берәүне көтәләр икән»,— дип уйлады Ниаз һәм кырыс кына: — Борчыдым, ахры.— диде. Зөлфә, ишеккә аркылы баскан килеш, сораулы күзләрен Ниазга текәп, карап торуында булды. «Танымый,— дип уйлады егет.—Кызлар хәтере кыска була шул». — Минем сезгә бик мөһим сүзем бар иде,— диде ул. — Тыңлыйм. Кешенең һәлакәте турындагы хәбәрне менә шулай, аяк өсте генә әйтеп буламыни? Әгәр мәрхүм бу кызның сөйгәне булса? Ә, бәлки, ул шушы минутларда Фидаилне көткәндер? — Бусага аркылы сөйләшә торган сүз түгел. Зөлфә, аны тагын бер кат күздән кичергәннән соң, читкә тайпылдыз — Керегез! Ниаз кечкенә, елтыр күзләре белән бер айкауда квартирның няидк икәнен чамалап алды ике бүлмәле, бөтен уңайлыклары бар. Зөлфә, нечкә беләкләрен күкрәгенә кушырып, аяк өсте генә, Ниазиың ня әйткәнен көтеп тора иде. Тик егет аянычлы хәбәрне анын башына органдай итеп кенә әйтә алмады. Бигрәк зәгыйфь, йомшак күренә, егылма китмәгәе... — Чишенегез, узыгыз! — диде кыз. Ниазнын бензий исе аңкып торган кыска кара туны белән кыршылган бүреген шкафка элгәндә, Зөлфә уңайсызланып, хәтеренә төшерергә азапланды: «Кем соң бу, кем?» Үткен карашлы, карлыкканрак тавышлы бу кешене кайдадыр күрде бит ул? Зал ягына кергәч, Ниаз идәнне тутырып япкан аллы-гөлле келәмне әйләнеп узды. Әйе, яшәп карын кешеләр! Бөтен жиһаз затлыдап: телевизорның иң зур экранлысы, радиоланың иң шәбе, пианиноның иң кыйбатлысы. Бер стена кннлегендәге китап шкафы шыплап тутырылган. Шул жиһаз арасында Зөлфә үзе дә даһи скульптор ясаган гүзәл сын кебек. Мәрмәрдән уеп ясалган, кечкенә башлы, отынчарак йөхте, нәзек-нечкә гәүдәле шушы кызга охшаган сыннарны Ниазнын музейларда күргәне бар. Зөлфәнең үзүэен тотышыннан да таш салкынлыгы МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАЙДА? бөркелеп тора кебек иде. Аның әлеге сыннардан аермасы заманча киемендә генә — тар җилкәләрен, кечкенә күкрәкләрен, нечкә беләкләрен кысып торган кара свитерында, бик кыска, бик кип шакмаклы итәгендә, кыска итеп киселгән көлсу чәчләрендә. Зөлфә Ниазга аптырап карап тора иде. Ялгыз чакта теләсә кемне өйгә кертү ярамый, ләкин... бу таныш кеше булырга тиеш бит! Алай дисәң, аның җилкәләрен җыерып, йоннарын кабарткан карчыгадай текәп карап торуы бөтенләй ят күренә. Зөлфә кызыл белән тышланган йомшак кәнәфигә ымлады: — Утырыгыз. — Минем сезгә Фидаил турында әйтәсе сүзем бар иде,— диде Ниаз. Фидаил? Зөлфәнең йөзендә гаҗәпләнү чагылды. Нинди Фидаил? Ә-ә, Фидаил! Шунда гына ул Ниазны танып алды. Әйе, әйе, таушалган көрән костюмлы, очлы күзле бу егет Фидаил белән бергә эшли, бер заман ул, машинасына утыртып, Зөлфәне өенә кайтарып куйган иде. Ниаз кызның йөзендәге үзгәрешне җентекләп күзәтеп утырды, тик аның артык пошынганын сизмәде. — Мин сезне тыңлыйм,—диде Зөлфә. — Без бүген Фидаилне җирләдек. Кызда артык каушау сизелмәде. Әйтерсең лә аңа бөтенләй чит кешенең һәлакәте турында сөйлиләр. Ул бераз күңелсезләнгән, гаҗәпләнгән кебек кенә булды. Аннары, сүз булсын дигәндәй, бөтенләй сәер сорау бирде: — Авырып үлдеме? Үзе дә утырды, озын-нечкә бармаклы кулларын шакмаклы итәгенә куйды. Ниаз аны текәлеп күзәтә иде: юри кыланамы бу кызый, әллә чыннан бер нәрсә белмиме? — Юк, авырып түгел. Ул бит сәламәт иде, үзегез дә беләсездер. Аны үтергәннәр. Зөлфә сискәнеп китте; — Ничек үтергәннәр? — Машинасында, сугып үтергәннәр. — Кемнәр? — Анысын мин белмим. Зөлфә дәшмәде, аптыраган кыяфәт белән сүзсез утыруында булды. Аның артык борчылмавы, тынычлыгы соңгы ике-өч көндә күңеленнән күпне кичергән Ниазга бер дә ошамады. Кеше исән чакта, машинасы кулында вакытта урамда тукталып та хәлен белә иде. Ә үлгәч, ник бер яхшы сүз әйтсен, ичмасам! Ниазның кызны тетрәтерлек берәр сүз әйтәсе, аны рәнҗетәсе килде. Кем белә, ул, бәлки, Фидаилнең үлгәнен Ниаздан да алда белгәндер, хәзер юри белмәмешкә салынып утырадыр! Ниаз, астыртын елмаеп: — Исән чакта урамда очратканда сәлам бирә идегез, кирәк чакта шалтыраткалап торгансыздыр әле,— диде. Зөлфә ишек янындагы тәбәнәк тумбочкада утырган ак телефон аппаратына карады. — Минем үз гомеремдә дә аңа шалтыратканым юк,— диде ул.— Аның телефон номерын да белмим. Кызның йөзендә курку, хафалану сизелмәде, ул Ниазның сүзләренә гаҗәпләнде генә. — Алай икән,— диде Ниаз, көрсенеп.— Мин сезне якын танышлардыр дип уйлаган идем. Юкка борчыдым, гафу итегез. Үлгән кешенең беркемгә дә кирәге юк... Аны тизрәк оныту яхшы... Менә монысын инде Зөлфә яңагына суккандай авыр кабул итте. Аны дуслыкка хыянәт итүдә, якын кешесенең язмышына, хәтта үлеменә И битарафлыкта гаеплиләр. Ул төз аяклары белән келәм чәчәкләренә басты да, болай да юка иреннәрен кысып: — Сез мине юкка рәнжетәсез,— диде.— Мин аны бик аз белә идем, бик аз. Үлгәнен дә менә сездән ишеттем. Зөлфә сәхнәдәге артист кебек кыланыбрак сөйли, әмма, мөгаен, дөресен сөйли иде. Ниаз да урыныннан торып басты, ике кулын да * бөгәрләнгән чалбар кесәсенә батырды. Җилкәгә киң булса да, гәүдәсе белән мактана алмый егет — алар буйга Зөлфә белән икесе бер чамада икән. — Аны күмгәндә шоферлар белән Фидаилнең туганнары гына булды,— диде ул.— Бер танышы да килмәгән иде. Әгәр танышларын белсәгез, аларга да әйтегез. Зөлфә ярар дигәндәй баш какты. Ниаз сөенечен сиздермәскә тырыш ты: әһә, димәк, бу кызый Фидаилнең башка танышларын да белә икән! Ул тагын сорау бирергә дип авызын ачкан иде — кыңгырау шалтырады. Зөлфә, итәген җилфердәтеп, коридорга чыгып китте, ә Ниаз кәнәфигә кире утырды. Коридордан матур яңгырашлы ирләр тавышы ишетелде. Зөлфәгә ♦ ияреп, озын буйлы, озынча йөзле, туры борынлы бер егет килеп керде. < Аның бөтен кыланышыннан, кыяфәтеннән, хәтта чиста-пөхтә костюмын- ® нан ук үзенең чибәр икәнен, кешеләргә (аеруча хатын-кызларга) бер 2 карауда ошавын белгәне сизелеп тора иде. Тышкы кыяфәте белән артык = мактана алмаган, хәер, аңа әллә ни әһәмият тә бирмәгән Ниаз чибәр егетләрне гомумән яратып бетерми иде. Өстәвенә, бу кәнфит егет - бик вакытсыз килеп керде, сүзне иң кызык урынында өзде һәм тиз генә чыгып китәр төсле лә түгел иде. х — Таныш булыгыз,—диде йөзе сөенечтән алланган Зөл^.—Бу ® минем дустым — Атлас. Ниаз, урыныннан кузгалырга омтылгандай хәрәкәт ясап, теләр- - теләмәс кенә кулын сузды: — Ниаз. Зөлфә аңа. нишләп утырасың инде, ник китмисең? дигән төсле ятсынып карады. Аның бу шома егеткә баштанаяк гашыйк икәне, Ниазның монда утыруы өчен Атлас алдында уңайсызлануы әллә каян сизелеп тора иде. Зөлфә егетенә Ниазның бирегә ник килгәнен аңлатып бирергә ашыкты: — Ниазның дусты һәлак булган бит, Атлас, һич көтмәгәндә Шуа- дый бәхетсезлек... Атлас: — Ә-ә-ә,— диде.— Әтиеңнең танышларымыни? — Юк... Без таныш идек... Күптән инде... Зөлфә кызарынып Ниазга дошманн бер караш ташлады да? — Без аның белән бала чакта... бергә укыган идек,— дип куйды.— Тегендә. Кабан күле буенда торганда — Алай икән.—Атлас радиолага таба борылды — Кая, әтиең жн- бәргән пластинкалар мондамы? — Шунда, тумбочканың өске тартмасында . Син ишетмәдеңме? Бер таксистны үтергәннәр? Менә шул инде. Атлас, хужаларча хәрәкәт белән тумбочка тартмасын ачып, сыгылмалы ак пластинкалар тартып чыгарды да радиоланы тоташтырды. Иелеп басканга, Нназга анык бик пөхтә тегелгән, тәненә сыланып торган кара чалбары гына күренә иде. Тәти егетнең бөтен кыяфәтендә Ниязны да, үлгән таксистны да санга сукмавы сизелеп тора иде кебек. Атлас, борылып, пластинканы радиолага кунды Аннан ямьсез калын тавыш белән сузып-суэып улаган аваз ишетелде. АДАШКАНГА ЮЛ КАЯДА? — Син әйләнешне дөрес куймаган бит,— диде Зөлфә.— Утыз өчкә күчер! Тыкы-тыкы барабан тукылдавы белән аралаш өзеп-өзеп, чинап- чинап труба уйный башлады. Атлас өйдә кия торган йомшак башмаклар белән («Кара син аны, Зөлфә мина башмак бирмәгән иде», — дип уйлады Ниаз) келәмгә такт сугып торды да, карашын түшәмдәге ярты ай төсле плафонга текәп: — Ах, шайтан, менә бу трубач, ичмасам!—диде.— Ничек күзләре чәчрәп чыкмый. Моны Рифка уйнатып күрсәтергә кирәк. Ул бары Зөлфәгә генә мөрәҗәгать итә иде. Бу икәүне Фидаил исемле егетнен дөньяда булу-булмавы тамчы да кызыксындырмый иде, ахры. Аларга чит кеше— Ниаз комачаулый гына иде. Ул Зөлфәнең нервланып кулларын уып торуын күрде дә урыныннан кузгалды. Кыз аны сөенеп озатып калды, артыннан ишекне япканда күзләре белән генә елмаеп та куйды хәтта. Ниазга Зөлфәнең «бергә укыган идек» дигән сүзләре тынгылык бирмәде. Кем белән бергә укыганын аңлатмакчы булды ул? Ниаз беләнме, әллә Фидаил беләнме? Ниазның аны гомерендә икенче күрүе, Фидаил — авылдан килгән егет, ә Зөлфә, мөгаен, шәһәр кызыдыр, кыяфәте бер дә авылда үскән балага охшамаган. Димәк, ул алдады, егете Атласны алдады. Ялган сүз сөйләгәне кызаруыннан, ык-мык килүеннән үк сизелеп тора иде. Ннк алдады ул Атласны, ник дөресен әйтмәде? Ә дөресе ничек? Фидаил белән кайда, кайчан, ничек танышканнар алар, һәм бу танышлык ни дәрәҗәдә булган? Ниазның башында мең төрле сорау туды һәм аларнын берсенә дә җавап юк иде. Мәсьәләгә аз гына булса да ачыклык кертү өчен, кызның ялгызын очратып, озаклап сөйләшергә кирәк иде. 5 Нателланы бер күрсәң, гомер онытмыйсын. Кыяфәте белән ул төз сынлы грузинкаларга тартым: иңенә таралып төшкән чәчләре чем-кара, күзләре елтыр-коңгырт, борыны туры, йөзе озынча. Үз-үзен тотышында, холыктабигатендә дә көньяк халыкларына хас кискенлек сизелеп тора. Бу гаҗәп түгел, чөнки аның әбисе грузинка булган, Нателла дигән исеме дә— шул карчыкның мирасы. «Минем кан — җәһәннәм боткасы, җиде буынга хәтле генә тикшереп карасаң да, әллә нинди милләтләрнең өлешен табып була Шуңа күрә гел кайнап тора ул»,— дип көлә Нателла үзе. Чибәр хатын Нателла, җиләк кебек чагы — аңа егерме сигез яшь. Тик менә гаҗәп хәл, апа елмаю килешми: яңакларында сырлар хасил була, тигез, ләкин хатын-кыз өчен артык эре тешләре күренә — елмайганда Нателла үз яшеннән олырак сыман тоела. Шуңа күрә ул сирәк елмая, чөнки үзенә ни килешкәнен, ни килешмәгәнен бик яхшы аңлый. Казан урамнарында бер булырлык итеп киенә дә белә ул. Менә бүген дә аның өстендә соры каракүл тун белән башлык, аякларында грузинча фасон белән тегелгән озын кунычлы, ялтыравыклы читек. Күз бәйләнеп килгән сәгатьтә дә Нателланы урамдагы халык арасыннан әллә наян күреп аласың. Алар Зөлфә белән, алдан сөйләшеп куйганча, «Табигать бүләкләре» дигән кибет янында очраштылар. Нателла үзе генә түгел, дүрт яшьлек улын җитәкләгән иде. — Өйдә берүзен калдырырга курыктым,— диде ул Зөлфәгә.— Бөтен әйберне ватып бетерде. Өстеннән бикләп чыгып киттем исә, варвар кебек җимерү эшенә керешә! Марсик! Кая киттең, кил әле! Нателла калын тавыш белән кычкырып сөйләшә нде. — Марсик! — диде Зөлфә иелеп,— исәнме, Марсик? Нишләдек бүген бакчада? Тагын сугыштыммы? — Сугыштым! — диде Марсик, борынын ялан кулы белән сөртеп. — Ә бияләең кая? — һа-а!—диде Нателла.— Ана бияләй алып туйган инде. Төткәзеп булмый. * Марсикның әнисенә тотынып килгән сул кулы жылы, уңы боздай салкын иде. Зөлфә аны учларына алып, сулышын өрде. Нателла, башын күтәреп, Ленин урамының аргы ягына юнәлде. Алар шар ачык подъезд ишегеннән керделәр, киң агач баскычтан икенче катка менделәр һәм, сулга борылып, озын коридор буйлап киттеләр Ике якта — ишекләр, газ плитәләре, шкафлар. Урамдагы кебек салкын, бер ике шәрә лампочка яна. Коридорның аргы башына житкәч, Нателла кара дерматин белән тышланган зур ишек янындагы кыңгырау төймәсенә басты. Ишекне юан гәүдәле, зур күкрәкле хатын ачты. Аның кып-кыска итәкле чуар күлмәктән булуы Зөлфәгә сәер тоелды. Эчкә кергәч кенә ул аның йөзенә күтәрелеп карады һәм хатын дигәненең унбиш-уналты яшьләрдәге кыз бала икәнен күреп исе китте. Кызның йөзе шома, ак, тик ияк астына сырланып ман үскән, ә шешенке кабаклары астына яшеренгән күзләре кырыс һәм күпне белгәндәй тәжрибәле карыйлар иде. — һа-а, Аделаида! Ни хәлләрдә яшисең? —диде Нателла.— Люси өйдә юкмы әллә? — Әни кайтып жнтмәде шул әле. — Люсиның гадәте шул инде. Без бит телефоннан шушы вакытта очрашырга сөйләшкән идек. Аделаида, тапкансыз ышаныр кеше, дигән сыман мыскыллы көлем серәде дә: — Көтегез, бәлки кайтып жнтәр,— диде. Үзе, кыска итәк астыннан юан, шәрә ботларын ялтыратып, бүлмәгә кереп китте. Кунаклар, кысан коридорда чишенеп, туннарын чөйгә элделәр. Биек, иркен бүлмә ярлы гына җиһазланган: тимер караватлар, иске диван, кызарып-кыршылып беткән кечкенә шкафта биш-алты гына китап. Түр почмакта, язу өстәлендә тонык кына булып телевизор экраны янып тора, тик ана караучы юк. Паркет идән каралып беткән. Уртада, аш өстәле янында, тузгыган мамык кебек ак чәчле, кнбеп беткән гәүдәле бәләкәй карт күлмәк үтүкли. — һа-а,— диде Нателла аны күрүгә.—Алла ярдәм бирсен, бабакай! Бабакай акаебрак торган керфексез зәңгәр күзләре белән Нателлага бер генә карап аллы ла авыз эченнән нидер мыгырданды. Тик бераз уйлап торгач кына Зөлфә аның: — Берәүнең дә ярдәме кирәкми, кулда көч бар чакта үзем эшлим,— дигәнен аңлады. — Әллә туйга җыенасызмы, бабай? Яшәреп тә киткәнсез... — Безнең туйлар узды инде. Чират сезнеке. Ә мин ветераннар кичәсенә җыенам, бүген Совет Армиясе көне бит! — Бабакай, гафу ит! —диде Нателла, анын янына ук барып.— Котлыйм сине! Син бит ике сугыш ветераны! Зөлфә, күрәсеңме, бу бабакай — гали бабакай гына түгел — Колчакны җиңгән, Гитлерның башына җиткән баһаднр бабай бу! Бабай Нателланың шалтыравык сүзләрен чын-чыннан кәефләнеп тыңлый иде. — Шул шул. сез, хәзерге яшьләр, тәртип белмисез . Ишек ачылган тавыш ишетелде, коридорда ах вах килеп кемдер чишенде, шакы-шокы аяк киемнәрен салды Бүлмәгә ак йон костюм кигән сап сары чәчле, бөтерчек кебек җиңел гәүдәле, кәртннкәдәй 3 «К >■> N 11. МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАПДА7 17 чибәр хатын—Люси килеп керде. Керә-керешкә артына борылып,итәген карарга кереште. — Котик типте,—диде ул, яхшы ук кычкырып. Зөлфә куркынып бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты. Ләкин берәүнең дә Люся сүзләренә исе китмәгән иде: Аделаида китабына төртелгән, бабай үтүк табанына чыжлатып төкерде дә үз эшендә булды, Марсик мәче белән бул аша. Тик Нателла гына юка иреннәрен жәеп, яңакларын җыерып, елмайган. Ә Люся итәген күтәргән, аның ботында, капрон оек аркылы, зур гына күгәргән тап күренә. — Менә тагын тап,— диде ул, итәгенә маникюрлы бармагы белән төртеп.— Харап кына итте костюмымны. Бүген генә киеп чыккан идем. Алсу күлмәгемне дә бозды бүген, ресторанда беләгемнән шатырдатып китереп тотты — җиңемдә биш бармак эзе ярылып ята. — һа-а, таптың кайгырыр нәрсә! Химчисткага бирерсең,— диде Нателла. Ә Люся кычкырып еламый гына: — Химчисткада бозыла ич ул, сузыла, формасын югалта. Чип чиста йон бит ул, английский йон... — Котик яңасын алып бирер әле. Аның акчасы буа буарлык... Кая, Зөлфәнең күлмәге әзерме? Люся, картка карап, төксе тавыш белән: — Әти, безгә күлмәк алыштырырга кирәк,— диде. — Хәзер, якасын гына үтүклим дә кухняга чыгам,— диде карт кабаланып. — Әти, мин сиңа ничә кат әйттем инде: күлмәкне якасыннан үтүкли башлыйлар! Карт дәшмәде, ә Зөлфә аның өчен кызарынып, күңеле әрнеп утырды. Бу йортка Зөлфәнең икенче килүе иде. Ана әтисе Польшадан үтә күренмәле, алтынсу җепләр белән чигелгән кара тукыма җибәргән иде. Нателла, минем бик яхшы тегүчем бар, сигезенче март җиткәнче ул сиңа күлмәгеңне менә дигән итеп тегеп бирә, дип, Люся янына алып килде. Беренче килүләрендә карт өйдә юк иде. Нателланын сөйләве буенча, Зөлфә бу гаиләнең тормышын бераз белә иде инде: Люся ательеда тегүче булып эшли, аңа утыз сигез яшь, ул карт әтисе һәм кызы белән тора. Менә берничә ел инде ул Константин, үзенчә әйтсәк, Котик исемле бер кеше белән язылышмыйча гына яши. Өйләнешүне алар, Люсяның әтисе үлгәнче дип, кичектереп торалар. Карт үлү белән, Аделаиданы берәрсенә кияүгә бирәчәкләр, ә квартир аларга калачак... Нателла сөйләгәннәр Зөлфә өчен сәер һәм аңлаешсыз, икенче бер дөньядагы хәлләр кебек чит иде, шуңа күрә аның йөрәгенә барып җитмәгән иде. Хәзер инде Люсяның әтисе белән тупас, төксе сөйләшүен, аны бөтенләй санга сукмавын күргәч, бабай өчен бөтен йөрәге белән рәнҗеп утырды. Ул оят эшкә шаһит булган кешедәй кызарынып башын иде, бүлмәдәгеләргә күтәрелеп карарга кыенсынды, урындык аркасына элеп куелган кара пинжәккә күз салды. Пинжәк түшендә алты-жиде орден-медаль ялтырый иде. «Бүләкләрең дә күп икән,— дип уйлады Зөлфә, күңеленнән генә картка мөрәҗәгать итеп.— Заманында батыр йөрәкле кеше булгансыңдыр, мөгаен. Үз балаңның рәнҗеткеч сүзләренә ничек түзәсең?» Әгәр аларга ачылып китеп сөйләшергә мөмкинлек булса, әгәр Зөлфә сорауларын кычкырып бирсә, карт гаҗәпләнер иде дә елмаеп башын чайкар иде. «И бала, бала! Син күп нәрсәне белмисең шул, сез яшьләр бик рәхәт, бпк гамьсез яшисез, безнең баштан ниләр узганны күз алдына да китермисез»,— дияр иде ул. Ул сугышларда күргәннәре, колхоз төзегән елларда ЧКда эшләгәннәре, ерак авылдагы ятим кызга ничек өйләнгәне, аннары гомер буе урыннан-урынга күчеп йөргәннәре, икесе- йен дә менә шушы рәхәт тормышны төзергә бар көчләрен, гомерләрен багышлаулары турында рәхәтләнеп сөйләр иде. Аның һәр бүләкне алу тарихы мавыктыргыч кыйсса иде. Тыңлаучы табылганга сөенеп, рәхәтләнеп сөйләр иде карт, чөнки аның бу турыда Люсяга да, Аделаидага да иркенләп сөйли алганы юк, яшьләр аны рәтләп тынламый. Алар: «Вакыты шундый булган аның, хәзер заман бөтенләй икенче»,— дип ♦ кенә жибәрәләр, хәтта, син карт инде, күп нәрсәне аңламыйсың, дигән кебегрәк сүзләр дә ычкындыралар иде. Әйе, заманалар үзгәрде. Алар өйләренә дә кайтып керә алмыйча жаифәрман тырышып төзегән якты киләчәк менә ул, килеп җитте. Ул киләчәк белән бергә каршыга картлык та килеп басты. Замана дилбегәсе кулдан ычкынды, хәзер инде аны яшьләр тота. Яшьләр дигәне әллә ничек күзгә күренми генә үсте дә куйды, һәрхәлдә, карт үзе олыгая башлагач кына дөньяга килгән бердәнбер кызының үсеп буйга җиткәнен сизмирәк калды. Дөрес, соңгы вакытта, үзе пенсиягә чыккач, хатыны да үлгәч, ул кызын тәрбияләргә ныклап тотын- макчы иде дә, ата белән бала бер-берсен аңлаша алмадылар. Яхшы уку Люсяның кулыннан килмәде Балигъ булмас борын бала ♦ да табып куйды. Болар картның башына сыя торган хәллар түгел иде. < Әмма башны ташка орып булмый бит... Вакыт үтү белән ата кызының ® кылганнарын гафу итми булдыра алмады Газапланып уйлый торгач, ° ул бу хәлләрне үзенчә аклап та куйды: һәр кеше дә укырга сәләтле = булмый бит, диде ул. Атасыз бала табучы да дөньяда -1юся гына түгел Элек-электән булган андыйлар. Хәзер әнә, хатын кыз күп, ир-ат җитми, _ диләр. Егетләр аз булуга Люсяны гаепләп булмый лабаса! Менә шулай, бер унга, бер сулга карап, кешеләрдән гыйбрәт алып, үз үзен юатты ата. 2 Әле ярын, Люся ул кадәр үк начар булмады, дип уйлый ул хәзер. = һөнәр алды, эшли, баласын да безгә генә ташламалы, карашты. Бабакай кызының сүзләренә рәнҗемәде, үтүген алды да, күлмәген я күтәреп, кухняга чыгып китте. Бүлмәдә көзге юк иде, шунлыктан Зөлфә яна күлмәгенең тәнендә ничек торуын күрә алмады, әмма Нателл аның йөзе сытылудан тегүченең эше барып чыкмаганын аңлады. — Люсьена, шайтан кызы!—диде Нателла.—Җиңнәре озын ич! — Бер дә озын түгел. Куллары озын бит аның. Озын кулга кыска җнң килешми ул,—диде Люся, Зөлфәнең аркасыннан сыпыргалап. — Ә итәге? Аягы кәкре булганга шулай тигеэле-тигезсезме? Зөлфә кызарынды, ә Люся исе китми генә чүгәләп, аның нке тезе арасында күлмәк итәгенең алды белән артын гәнгәл кигерде. — Алла инде, харап икән! Ике миллиметр! — Ә түше? Бөрмә дисән бөрмә түгел... — Драпировка ул. Хәзер бик модада. — Карале, ательедагы клиентларына да шулай тегәсеңме енн? Люсяның түземе бетте, ахры, ул: — Натка! Тагын бер сүз әйтсәң, мин сина гомеремдә бер әйбер дә текмәячәкмен,— диде.— Гаеп эзләп утырма. Әле бу беренче үлчәп карау гына, тегеп бетергәч, курчак кебек булачак Нателла «һа-а» дигән иде, ишек артыннан картның шкан иде бит 2 Ул кире борылып, «Таң» кибетенә керде. Инде урам аша кире чыгыйм х дигәндә, күк «Волга» астына керә язып, артка чигенде Машина ишеге ачылды, аннан: — Утырыгыз, илтеп куям!—дигән тавыш ишетелде. Бу — Фидаил машинасы иде. Зөлфәнең тәненә ут капкандай булды, ярым караңгыда машинада мәрхүм егет утыра сыман күренде. — Син нәрсә, миңнән курыктыңмы әллә? — диде Ниаз.—Кил, утыр. Зөлфә телгә килә алмын тора иде. — Минем барасы җирем юк,— диде ул, ниһаять. — Тиз бул инде, монда озак торырга ярамый. Утыргач әйтерсең сүзеңне. Курыкма, ашамам. Машина эчендә җылы, рәхәт. Кырыс дөньядан, ят кешеләрдән аерылып, чит күзләрдән яшеренеп, ярым-караңгыда икәүдән-икәү генә калгач, Ниаз Зөлфәгә бик якын кеше булып тоелды. Аларны уртак борчу да якынайта иде. Бу егеттә салкынлык, кеше язмышына битараф карап, үз эченә бикләнеп яшәү юк кебек, аның белән иркенләп сөйләшергә, юаныч-таяныч табарга булыр сыман тоелды Зөлфәгә. Ниаз машинасын Восстание мәйданына таба алып китте. Счетчик йөрәк типкәндәй тигез текелди нде. Берсе дә сүз башламады. Менә Восстание мәйданы, хәзер кире борылырга кирәк нде, ә Ниаз Киров районына юнәлде. — Туктагыз, кая барасыз? — дип сорады Зөлфә. — Бераз әйләнеп килик. Безгә сөйләшергә кирәк. — Сөйләгез, мин тыңлыйм. Ниаз үрелеп Зөлфә каршындагы тартмадан папирос алды. — Тартырга ярыймы? — Үз машинагыз ич, үзегездән рөхсәт сорагыз. — Болан сирәк тартам мин. Бик дулкынлансам гына. Начар гадәт, к\птән ташларга кирәк нде, югыйсә. Ул, барган көйгә кабызырга тырышып, берничә шырпы сындырды, ниһаять, папирос кабынды. Урамның сул ягында Нателла йорты торып калды. Аның өч тәрәзәсендә дә ут бар иде. — Син минем белән ачыктан-ачык сөйләшмисен,—диде Ниаз.— Фидаилнең һәлакәтенә дә исен китмәде бугай. Тагын! Очраган саен Ниаз Зөлфәгә бер үк сүзне тукый! — Ис китеп мин нишли алам? — Син мине тыңла,— диде Ниаз.— Ни дә булса эшләр өчен башта теләк кирәк. Фидаилнең әтисе белән әнисе карт көннәрендә ялгыз калдылар Син моны аңламыйсың гына, ә ул коточкыч хәл. Ә җинаятьчеләр иректә. Кая монда гаделлек? — Табарлар әле. Тикшерәләрдер ич. — Кем белә! Әгәр бар кеше дә синең кебек кире булса, каян табасың аны? — Кире дип, бу эштә мин берничек тә ярдәм итә алмыйм ич. — Син мине тыңла. Унҗиденче февральдә кич белән Фидаилгә ниндидер хатын-кыз шалтыратты. Минем күз алдымда булды бу хәл. Шоферны эзләп гаражга бик сирәк шалтыраталар. Шул ук көнне Фидаил диспетчердан сменасын алыштыруны үтенгән. Эшкә чыккач, кире кайтмаган. Кем шалтыраткан аңа, ә? — Мин түгел,— диде Зөлфә. — Син түгел. Димәк, башка танышы. Кем ул? — Сон әллә мине җинаятьче белән таныш дип уйлыйсыңмы? — Ә син аларны таныйсыңмы? — диде Ниаз.— Үтерүченең маңгаена пичәт басылмаган. Ул да ике аяклы, ике куллы. Син менә машинага кердең дә утырдың, ә минем кем икәнемне беләсеңме соң? Боларны Ниаз бер дә исе китмәгән тавыш белән, бик гади итеп әйтте. Зөлфә өчен исә бу сүзләр коточкыч булып яңгырады. Гомере буе кешеләрдән гел яхшылык кына күреп яшәгән бала, дөньяның салкын җилләрен, каты суыкларын, бозлы яңгырларын, көзге кырауларын күрми генә, оранжереядә, пыяла астында үскән гөл кебек, саф күңелле жан иясе иле ул. Җинаятьчеләрне китаплардан укып, киноларда күреп кенә белә, намуссыз, кара эчле кешеләрне. «Аккош күле» балетындагы Одиллия образы сымаграк итеп, бик ерак, бик абстракт итеп күз алдына китерә. Ул күзе күргән һәр кешенең яхшылыгына шик тотмый, берәр танышының җинаятькә сәләтле булуын башына да китерми иде. Ниаз сүзләре аны куркытты: — Борылыгыз,—диде ул калтыранган тавыш белән.—Я туктагыз, мин төшеп калам. — Син миңа әйтмәдең ич әле!.. — Нәрсәне? — Фидаилнен танышларын әйтмәдең. Нигә качып йөриләр алар? «Волга» Аккош күленә таба борылып, йөрешен кызулатканианкызу- лата барды. Иркен һәм буш урамда кеше-кара күренми, киң юлдан зур тизлек белән машиналар гына кара-каршы чаба. Кая ашыга икән алар? Мотор каты гөрләп эшли, тәрәзә пыяласына бәрелеп, һава сызгыра, лампочкалы телефон баганалары каршы йөгереп киләләр дә артка егылып калалар кебек иде. Менә алар бөтенләй егылып бетте—машина шәһәрдән чыгып, урман юлына барып керде. — Әкренрәк, зинһар! Ләкин Ниаз бу сүзләрне ишетмәде, ахры. Машина тизлеген һич киметмичә, асфальт юл буйлап үр астына тәгәри, аннары яман үкереп тауга үрмәли иде. Зөлфәнең сулышы кысылды, бөтен тәне тирләп чыкты. Ул үзенең бер чарасыз ят кеше ихтыярында калганын аңлады. Бу егет аны теләсә кая алып китә ала, теләсә нишләтә ала! Приборлар калканы өстендәге кара перчаткалар идәнгә төште, алар 28 L астыннан актриса сурәте килеп чыкты. Сурәттәге хатын мыскыллы елмая тесле иде. — Ну, әйтәсеңме? — Белмим мин, белмим, белмим! — Болай булгач, мәсьәлә ачык: син жинаятьчене яшерәсең. — Туктагыз, зинһар, туктагыз. Ялварып сорыйм! — Ә мин сине яхшы кеше дип уйлаган идем... Каршыга килгән машиналар жанны өшетеп улыйлар. Аларның тәгәрмәче астыннан күтәрелгән кар алгы пыялага сибелә. Хитмәсә, машинага пидер булды, астан чүкеч белән төйгәндәй, нәрсәседер бик каты шакылдый башлады. «Волга» унга сулга чайкалды да каршыга килгән йөк машинасының астына чак кына керми калды. — Ну, ярый, әйтәм... Туктатыгыз гына... — Кем? — Нателла... Машина, йөрешен әкренәйтеп, юл кырыена туктады. Зөлфә хәлсезләнеп утыргыч аркасына сөялде, аннары, ишекне ачып, әкрен генә тышка чыкты. Йа алла, каты, нык, ышанычлы жнргә басып торулары ничек рәхәт икән! Аягың жнргә тигән саен сөенәсе икән, моңарчы, унтугыз ел дөньяда яшәп, Зөлфә шуны белмәгән! Ниаз машина астына, алгы тәгәрмәч янына кереп ятты. Аннан аның: — Амортизатор какшаган,— дигән тавышы ишетелде. Зөлфәгә машина таралып бетсә дә барыбер иде. «Волга» да, Нател- лага биргән вәгъдәне боздырган шофер да ана күңел кайтаргыч булып тоелды. Ул читекләре белән тая-тая юл уртасына чыкты да шәһәргә таба баручы йөк машинасына кул изәде. Ул арада «Волга» астыннан чыгарга өлгергән Ниаз, кызнын беләгеннән тотып, кире тартты: — Бала чага булма. Хәзер кайтабыз — Ышанмыйм мин сезгә, ышанмыйм. — Эх син,— диде Ниаз йомшак кына.— Кешенең кемлеген танырга күптән вакыт бит инде синя, күптән балигъ булгансың. Бир әле сумкаңны.— Ул сумканы машина эченә куйды.— Үзең дә жылыга кереп утыр. — Кирәге бар!.. — Ихтыярын... Ниаз кесә фонаре кабызып, тагын машина астына шуышты. Юл буйлап ачы жил исә, жәяүле буран каты кар бөртекләрен биткә, тезләргә китереп бәрә иле. Шәһәрдә тыныч иде, монда, ачык җирдә, жил шактый нык сиздерә икән. Зөлфә як-ягына каранды: ике якта да урман, көрткә баткан шәрә агачлар жансыз, кар сибелгәндәй аксыл күк йөзендәге йолдызлар да суыктан дер-дер калтырыйлар кебек. Зөлфәгә әле беркайчан да дөньяның бу чаклы шыксыз күренгәне юк иде. Ул. Ниазга ишеттермәскә тырышып, үксеп елап жибәрде Машина астыннан чыккач, Ниаз аның елаганын сизде. — Ни булды? — диде ул гаҗәпләнеп. — Берни булмады. Зөлфә ике күл ы белән тезләрен каплады. — Туңдыңмыни? — диде Ниаз.—Җылырак оек кияргә кирәк иде Әнә машина эченә кереп утыр... — Кайтыйк,— диде Зөлфә. — Хәзер. Тнк, өйгә кайтканчы, бер кеше янына кереп чыгабыз әле... 8 Виктор авылдан туры өенә кайтып, өстен генә алыштырып өлгергән иде. Зәңгәр спорт костюмы кигәч, ул бик гади, кызлары анын тез өстснә менеп, күзлеге, мые. Эч пошу, кимсенү хисе аны соңрак Риф кочагына ташлады. Нателла, уйларын иңнәреннән селкеп ташлагандай кискен хәрәкәт ясап, урыныннан сикереп торды. Кайгырудан файда юк, кәефеңне генә җимерәсең. Чәй кайнатып, кайберәүләрне сыйларга вакыт. Дөрес, кассир карчык хәзер юк, бәлки, бөтенләй эшкә дә чыкмас инде. Ләкин Нателла һәрнәрсәне нәкъ элеккечә эшләп барырга тиеш. 10 — Бу кешене кайдадыр күргәнем бар минем,— диде Ниаз... Анын кулында —бер төркем кызлар-егетләрнен фоторәсеме. Головин бармагы белән төртеп күрсәткән хатын, чекерәеп, туп-туры Ниазга карап тора, анын туры чәчләре иңнәренә таралып төшкән. Кайда күрде Ниаз аны? Бик таныш, хәтта гайрәтне чигереп бетергән йөз бит бу? — Бу — аларнын лагерьда төшкән фотолары,— диде Виктор. Анысы болай да аңлашыла, чөнки барысы да пионер галстугы такканнар. Нателла белән янәшә Зөлфә утыра. Алар артында да... таныш кеше. Кыяфәте бик шәп. Йөзендә елмаю галәмәте, менә-менә көлеп җибәрер дә... аста бер теше юклыгы күренер,— диде Ниазның хәтере. — Бусы кем? — дип сорады ул. — Риф. — Аны да күргәнем бар. Фидаилне күмгәндә оркестр составында иде. Бер читтәрәк тагын бер таныш —Атлас басып тора. Тик аны Ниаз Головинга әйтмәде. Зөлфә яраткан егетнең тикшерү эшенә бер катнашы да юк иде бит. — Ә Нателла сезне беләме соң?—дип сорады Виктор. — Белмим шул,— диде Ниаз. — Бер сәгатьтән күчтәнәчләр килеп җитәчәк. Куйбышев самолеты һавада инде. — Нишләп? Куйбышевтан укмыни? — Рәшит Сибгатов Тольяттида ич. Малайга үз әтисе җибәргән күчтәнәчләрне, ә Нателлага үз ире язган язуны тапшырачаклар. Ниаз сызгырып куйды: — Ти-из! — Безнен эштә сонга калырга ярамын Сәгать алтыларга чаклы Нателланы кайда күргәнегезне исегезгә төшерегез. Ниаз чыгып машина ишеген ачкан нде, учы белән мангаена сугып, < кире Виктор янына кереп китте — Исемә төште.— диде ул.— Нателланын портреты — машинада, х приборлар калканында, аны Фидаил ябыштырган иде. сВиктор, бүреген генә киеп, урамга чыкты. Сурәттән Нателла үзе 2 түгел, ана бик нык охшаган артистка карап тора иде. < ...Нияз кирәкле йортны эзләп тапты йөгереп дүртенче катка менде Менә ул — илле бишенче квартир. Ишек яңагында, озынча ак пластинка эчендә, яшел сәдәф — кыңгырау төймәсе. Ишектә өч йозак тишеге, уртадан пыяла күз «глазок» акаеп карап тора. Ниаз бармагы белән яшел төймәгә басты — эчтән кыңгырау чыны < ишетелде. о Нателла алгы бүлмәдәге көзге каршына басып, иңнәренә төшкән х кара чәчен туздырыбрак куйды, иреннәренә иннек якты. Шуннан сон = гына ишек янына килеп, саклык белән глазок капкачын ачты. Аннан < сон да ишек ачканчы эчтән чылбыр эләктереп куйды. Ярыктан: s — Сезгә кем кирәк? — дип сорады. п — Сез Нателламы? Мин сезгә көндез шалтыраткан идем. Тавышына карап. Нателла бу кешене мәһабәтрәк, чибәррәк итеп = күз алдына китергән иде. Ә ул карсак гына буйлы, чәчләре мангаена о бүселеп төшкән бер адәм икән. Кыска тун кигән тагын. < Ниазны өйгә керткәч. Нателла ирексездән аның зур кара сумкасына карады. Ниаз сумканы ана бирде дә залга узды. Бүлмә шәп җиһазланган, әмма чисталык, пөхтәлек җитми нде. Уенчык машинасын кочаклап, Ниаз каршына дүрт-биш яшьлек малай килеп басты. — Нихәл, егет, үсеп буламы? —днде ана Ниаз күз кысып. Малай авызын ерды — аның өске тешләре череп беткәне күренде. — Тешләреңне кая куйдың? Сугышып җимердеңме? — Юк,—днде малай,—конфет яратканга төште. — Ә син конфет ашама, кызлар ашасын. Син — егет кеше, ит аша. Нателла, ашыгып-кабаланып, сумкадагы күчтәнәчләрне өстәлгә бушата иде: аннан алма, әфлисун, лимон, малайга җылы костюм һәм ике пар кечкенә бияләй килеп чыкты. Марсик өстәлдән әфлисун эләктерде. Нателла нидер көпсәндәй Ниазга карап тора иде: юк, бу күчтәнәч кенә аз әле, тагын ни дә булса бардыр, Нателланын үзенә генә аңлаешлы, үзе өчен генә җибәрелгән әйбер булырга тиеш. — Ә, онытмыйм тагын, Рәшит Гәрәевич сезгә язу җибәрде,—днде Ниаз. Нателла язуны бик озак укыды Ул хәтта янында чит кеше басып торганын да онытты. Аның йөзенә нидер көтү, өметләнү билгеләре бәреп чыкты, ләкин өмет чаткылары күзгә күренеп кимеде, сүрелде, сүнде. Хатынның юка ирен читләре кысылды Ә бит Ниаз белә, язуда нибары өч кенә җөмлә «Нателла! Марска бераз күчтәнәч җнбәрәм, посылка итеп салсам, бозланып катар дип курыктым. Малайның сәламәтлеге ничек? Хәбәр ит. Рәшит» Нателла, ниһаять, башын күтәрде, ишек төбендә басып торган Ниаз* ны күрде һәм шул мизгелдә аның йөзе алыштырып куйгандай үзгәрде. Ул, ялчысына утырырга рөхсәт иткән байбичәдәй, мәһабәт хәрәкәт белән кәнәфигә ишарә ясады: — Узыгыз, утырыгыз! Сөйләгез! — Әллә ни сөйләр сүз юк инде. — Сез Рәшит белән күптән танышмы? — Күптән дип әйтеп булмый. Мин Тольяттига запчасть табып булмасмы дип барган идем. Шоферның эшеп беләсез. Нателла уң кулы белән өстәлгә таянып, сул кулын бөеренә куйган. Аның биле нечкә, аяклары озын икәнен күрми калу мөмкин түгел. Әмма хатынның болан басып торуы Ниазга ошарга теләүдән түгел, гадәте шулай булганга гына иде. — Рәшит Гәрәевич яхшы кеше икән, миңа бик нык ярдәм итте,— диде Ниаз. — Кәефе ничек, сәламәтлеге? Ниаз жавап бирергә ашыкмады. Яхшы, әйбәт дисә. Нателлага анык җавабы ошамаячак иде. Хатын Рәшитнең анда ямь тапмавын, рәхәт күрмәвен, кәефсез булуын, Казаннан. Нателла яныннан киткәненә үкенүен тели иде. билгеле. Ниазның ык-мык итеп торуын ул, Рәшит турында начар хәбәр әйтүдән курка, дип. үзенчә юрады. — һа-а, кара әле мин, ачык авыз! Кунакны сыйламыйм да! Рәхим итегез! Ул өстәлдәге җимешләрне Ниазга тәкъдим итте. — Юк, кирәкми, рәхмәт. — Сезне яхшылап сыйлау тиеш иде. Бәлки, кофе эчәрсез? — Юк-юк, рәхмәт. Мин. кереп кенә чыгармын, дигән идем. — Хатыныгыз көтәме? Ниаз елмайды: — Өйләнеп булмады шул әле. — Алайса... кичке ашны бергә ашаган булыр идек... Кызганыч, мин белмәдем, әзерләмәдем. Ниаз аның тел төбен бик яхшы аңлады, ана шул гына кирәк тә иде. — Мин сезне үзем чакырыр идем дә, өс-башның рәте юк. Эштән кайтыш кына. Әгәр бу эшне иртәгәгә калдырсак? Сез каршы килмәссезме? Нателла, ризалыгын белдереп, елмайды. Ниазның сумкасы өстәл янында калды. Алар икесе дә аны онытуны тиеш таптылар. 11 — Әйдә өскә менәбез,— диде Зөлфә егеткә. Лифтнын яшькелт ишеге, алар утырганны гына көткәндәй, ачылып тора иде. Лифт тигез генә гүләп ал арны өскә алып менеп китте. Алар сигезенче катта төшеп, шул читлекнең рәшәткәсе янына бастылар да зур тәрәзәдән аска карадылар. Көн яктысында моннан орг- синтез заводыннан алып тимер юл вокзалына кадәр урыннар бик яхшы күренә. Хәзер завод та, йортлар да, вокзал да, Идел дә, Казанка да күренми — бар шәһәрне йомшак юрган белән кышкы төн каплаган. Күк гөмбәзе түбәнәйгән, аңа тәмам төшәргә, җир белән тоташырга электр утлары гына ирек бирми кебек. Утлар, утлар, күпме алар? Аклары, сарылары, яшелләре, кызыллары, эреләре, ваклары. Сарылары шак- мак-шакмак булып күп катлы йортларның тәрәзәләреннән бөркелә, аклары урамнар буйлап, бер җепкә тезелгәндәй, тәртип белән басканнар, кызыл-яшелләре бер кабына, бер сүнә. Утлар бер ишәя, бер кими, урыннан-урынга күчә, җемелди. Оргсинтез заводларында факелларның ялкыны ашкынулы йөрәк кебек жилпенеп-жилпенеп яна Барыннан өстә—кук йөзен ертып, яшел-кызыл утлар җем-жем итә —самолет килә. Зөлфәнен күп мәртәбә әнә шул утларны күзәткәне бар, тик карап туйганы юк. Менә бүген дә йөрәген телгәләп торган тынгысыз уйларын ф оныту өчен менде ул монда. Атласның беләгенә ине белән елышып, басып тора, аның иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю, күзләре шул утлардан очкын алгандай яктырган. Яктылык кешегә музыка кебек тәэсир итә, дип сөйлиләр. «Төсле музыка» белән соңгы иакытта бик мавыга башладылар Ике катлы рамнар аша Зөлфәгә кала шау-шуы ишетелми диярлек, шулай да утлар ана күңел түреннән айкалып чыккан озын, моңлы көй уйныйлар кебек. Ул көй чисталык, сафлык турында җырлый, биеклек алдында баш ию, гаделлеккә, матурлыкка, хакыйкатькә ышаныч булып яңгырый. Католикларның «Аве Мария» дигән догасы бар. Аны бөек композитор Верди язган. Аны саф сабый тавышы белән Робертино Лоретти җырлый, Мәскәүдәге зур театрның скрипкачылар ансамбле уйный. Шул икс монны кушсаң, шушы утлар уйнаган көй килеп чыга кебек. Күпме утлар кабызылган, дип уйлады Зөлфә. Барысы да кешенең йортын, юлын, тормышын яктырту, бизәү-ямьләндерү өчен. Бу утлар яктысында күнме кеше яши! Алар эшлиләр, ашыйлар, ял итәләр, шатланалар, кайгыралар, мәхәббәт утында яналар... Шушы минутларда берәүләр өенә кайтып кереп, балаларын сөя, икенчеләр каядыр ашыга: кинога, театрга, сөйгәне белән очрашырга. Шушы утлар яктысында Зөлфәнең әнисе, акушерка Гөлсинә, дөньяга яңа килгән кешене кулына алып күтәрә. Сабый әле берни белми, күрми, аңламый, әмма ул рәхәт яшәсен өчен дөнья күптән әзерләнгән: шәһәр төзелгән, утлар кабызылган, йортлар җылытылган. Күпме хезмәт куеп, кадерләп, көтеп ала шәһәр сабыйларын! Шул ук утлар яктысында, хезмәт һәм акыл җимешләрен, шәһәрне, утларны исәннәргә калдырып, гомерләрен кичкәннәр үлеп китә... Тик бу турыда Зөлфәнең озаклап уйлыйсы килми. Ул яшь әле, гомере алда, аның яна туган сабыйга мирас итеп калдырырлык зур эшләр башкарасы бар. Шуңа күрә утлар аңа яшәү турында, киләчәк турында, бәхет турында сөйлиләр кебек тоела. Күпме хис, күпме дәрт, күпме я ну-көю синдә, тормыш! Зөлфәнең иңенә кулын салган Атлас та салкын зәңгәр күзләре белән шул утларга текәлгән иде. Ләкин ул утларның үзләреннән бигрәк, алар арасына поскан караңгылыкны күрде. Күпме лампочка, күпме фонарь кабызылган, күпме көч, энергия сарыф ителә — барыбер шәһәрне төн караңгылыгы баскан, һәр лампочканың, фонарьның яктысы уч төбедәй түгәрәккә генә төшә. Ул түгәрәкләр кешенең күзен генә сукырайта, алар турысыннан узгач, бакча почмаклары, гараж артлары, викзал артындагы юллар, чокырлар, ишегаллары тагын да караңгырак, куркынычрак тоела. Шәһәр караңгы, шомлы: җинаятьләр, афәтләр белән тулы. Кемнәрдер кемнедер алдауга план кора, кемнәрдер үч алу җаен карый, кемнәрдер караңгы почмакларга посып яшь түгә. Ишегал- ларында көчле малайлар көчсезрәкләрне үзләренә буйсындыра: баш игәннәрне канат астына алалар, горурларны кимсетеп, кешелеген таптап тәм табалар. Анда көчле беләкләр, әшәке сүзләр, у сал-рәхимсез янган күзләр өстенлек итә Ә соң яктыртылган юлларда йөрүчеләр, җылы өйләрдә утыручылар бнк әйбәтме әллә? Берәүләр дөнья мәшәкатьләрен, үзенең көчсез, вак адәм икәнлеген онытып тору өчен хәмер чөмерә, икенчеләр шул хәмергә акча табу җаен карый, өченчеләр хатын-кыз кочагына ташлана. Шушы минутларда Киров районындагы караңгы ишегалларының берсендә, авыр адымнар белән, көн буе ресторанга ящнклар ташып арыган, чытык чырайлы ир кеше —Атласның әтисе кайтып килә. Үз МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАЙДА? . баласына, бердәнбер улына хыянәт итеп, аны чит хатынга алыштырган кара күңелле адәм кайтып килә якты юллардан. — Искиткеч матур! — диде Зөлфә көрсенеп. — Нәрсә? ■— Төн... Утлар... — Әйдә, төшик. Баскычтан җәяү генә төштеләр, һәр катта Зөлфә борылып тәрәзәгә карый — түбәнәйгән саен утлар әзрәк күренә. Зөлфә күңелендәге тантаналы көй әкренрәк яңгырый. Менә ул, еракка китеп барган җырчы тавышыдай, бөтенләй ишетелмәс булды. Зөлфәнең борчуы тагын әйләнеп кайтты. Ул тәүлек буе инде кичә кич башыннан узган вакыйгалар турында туктаусыз уйлана Аның әле беркайчан да егетеннән сер яшергәне юк иде. Хәзер аңа Ниазның аны эзәрлекләве турында, машинага утыртып алып китүе һәм Зөлфәнең әйтмим дигән сүзен куркытып әйттерүе турында сөйләргә кирәк. Аннары төнлә тикшерүче кабинетына барып керүен әйтергә кирәк. Атлас Нателла белән Фидаилнең мөнәсәбәтенә игътибар да итмәс, бәлки, ә Зөлфәнең үз-үзен тотуы аңа ошамас. Әгәр, ник утырдың аның машинасына, дисә? Нигә теләсә кемгә кирәк-кирәкмәгән сүз сөйләп йөрисең, дисә? Хәтере калыр Атласның, үпкәләр ул... Үз ишекләре янына төшеп җиткәч, Зөлфә бияләйләрен салып, тун кесәсенә кулын тыкты. Аннары аптыраган кыяфәт белән папка бауларын чиште дә, аннан нота дәфтәрләре, җыентыклар алып, Атласка тотырды. Баулары асылынып торган папканы әйләндерде, хәтта китап- дәфтәрләрен дә берәм-берәм селкеп карады: ул өй ачкычын югалткан иде. — Инде нишлибез? — диде Атлас. — Белмим шул. Әни янына барып кайтырга туры килер микәнни? Алар ни эшләргә белми аптырап торганда, лифт ишегеннән Ниаз килеп чыкты. Зөлфә белән янәшә Атласны күрүгә аның йөзенә күләгә төшкәндәй булды. Ә Зөлфә, уңайсызлануын Атласка сиздермәс өчен, ишеккә таба борылды. Аның өйгә керә алмый торганын белгәч, Ниаз кесәсеннән шалтыратып бер бәйләм ачкыч тартып чыгарды. Арадан берничәсе инглиз йозагыныкы иде. Атлас: — Кая, бирегез әле, карыйк!—дип, ачкычларны күздән кичерде.— Менә бусы туры килә,— диде ул.— Бу тешен кыскартсаң, бусын бераз гына игәсәң, нәкъ үзе була! Кечкенә генә игәү кирәк. Зөлфә күршеләрдән игәү сорап алды. Атлас ачкычны игәргә маташып карады. Аны күзәтеп торган Ниазның йөзендә мыскыллы елмаю чагылды тәти егетнең озын бармаклары тимер-томырны бик җайсыз тота икән. Игәве ычкынып китеп, озынча тырнагына да ялгыш сыдырып алды ул. «Була бит дөньяда булдыксыз адәмнәр,— дип уйлады Ниаз — Кем булып эшли икән? Әллә укый микән?» — Бирегез әле,—диде Ниаз.— Тимер кыру — минем һөнәр ул! — Ә сез кайсы тешен кырырга икәнен беләсезме соң? Каян белсен аны Ниаз? Гомумән, чагыштыру өчен кулда дөрес ачкыч булмый торып, һич булмаса йозакны ачып, эчен карамыйча, аны белеп буламыни? — Анысын сез әйтерсез,— диде Ниаз. Атлас, менә бу төшен, бу төшен, дип, тырнагы белән сызып күрсәтте Ниаз, кашын-күзен җыерып, машина мае һәм тимер тузаны сеңгән, җәенке, каты тырнаклы куллары белән эшкә тотынды. Әйе, аның кулларын мода журналына төшереп алырлык түгел, машина баранкасы тотарга күнеккән бармаклары да кәкре, ләкин алар шырпы кабы зурлыгында радиоалгычлар ясарлык сизгер һәм оста. Ул шулай уйлады Әмма барыбер ачкычны тиешенчә эшләп бирә алмады. Барыбер Атлас жайсыз куллары белән ачкычның бер төшен юкартып, икенче төшен шомартып азапланды. Ниһаять, озын борыны янына ук китереп, сонгы кат күздән кичерде дә, булды бу, дип, йозакны шартлатып ачып та бирде. Бу шома чырайлы кәнфит егетне мактарга һич күңеле тартмаса да. түзмәде Ниаз: — Мастер,— дип куйды — Мондыйларны күргән юк иде әле. Егетен мактаганга Зөлфәнең кәефе килде. Ул ике егет арасында уңайсызлана, дулкынланганын сиздермәс өчен сөйләшергә тырыша иде. — Аның хәтере яхшы,— диде ул.— Теләсә нинди әйберне бер күрүдә исендә калдыра. Ж.әй көне лагерьда мин әнинең көмеш беләзеген югалткан идем. Атлас сызымын ясады да нәкъ шундыйны эшләтеп алдык. Әни сизмәде дә. — Художник, димәк? — Художник түгел, сызымчы. Ул һәрнәрсәне үз зурлыгында хәтеренә сеңдерә, кечерәйтә алмый Атлас, үзе турындагы әңгәмәгә исе дә китмичә, алгы бүлмәнең уртасында, жансыз сындай тыныч кыяфәт белән, керфек астыннан гына карап, басып тора иде. «Сөйләгәнме ана Зөлфә, юкмы? — дип уйлады Ниаз.—Сөйләгәнме, юкмы? Әгәр бу колга безнең тикшерүчегә барганны белсә, ул аны шунда ук Рифка җиткерәчәк. Тик беләме ул, юкмы?» Зөлфә тунын салды, ләкин егетләрнең берсен дә залга керергә чакырмады. Ул, Ниазны жибәреп, Атлас белән ялгыз калырга ярамаганын бик яхшы аңлый һәм хәлнең болай килеп чыгуына шат иде хәзер инде серне Атласка сөйләү жаеи эзләп интегәсе юк. Ниазны калдырып, Атласны рәнжетергә дә теләми иде Зөлфә. Өчәүләп кич утыру исә бөтенләй мөмкин булмаган эш иде —чөнки борберсеи яратмау егетләрнең йөзләренә бәреп чыккан иде. Тик аларның берсе дә алдан хушлашырга ашыкмады Шунда Зөлфә үзе дә көтмәгән бер кыюлык эшләде — Егетләр, гафу итегез, мин сезне кунак итә алмыйм,— диде — Ишекне ачып бирүегез өчен рәхмәт. Минем дәрес әзерлисем бар. Бу сүзләрне ишеткәч, Атлас хәйран калды. Ниаз исә сөенде «Сөйләмәгән, серне чишмәгән!» Егетләр икесе дә бергә чыгып китәргә мәжбүр булдылар Ниаз ашыкмый гына, үз дәрәжәсен белеп кенә, баскычтан алдан төште Атлас аның артыннан бөтенләй тавышсыз, сиздерми генә атлап килә иде. Аска төшеп житәрәк, Ниаз, әллә теге бөтенләй калып, кире Зөлфә янына менеп китте микән, дип тә унлаган иде, ләкин борылып карамады, үзенең Атлас белән күпмедер дәрәҗәдә кызыксын) ын күрсәтергә теләмәде. Тәти егет аның эзенә басып килә икән, ишектән чыгуга, янәшә килеп басты да: — Әй, син, фраер,— дип, Нназга дәште.—Син бу тирәдә артык еш чуала башладың түгелме? — Каи телим, шунда йөрим. Кешедән сорап тормыйм — Сина нәрсә, кызлар беткәнме әллә? Ниаз Зөлфәнең бергә укыдык дигән сүзләрен искә төшерде. — Син эзлә башкаларны. Мин югында йөреп калдың, җитте — Яхшылап әйткәнне тыңламасаң, бу тирәдән сине биздерү чарасы табылыр. — Син нәрсә? Яныйсыңмы?. Алар шулай әйткәләшеп ишегалды аркылы уздылар. Бетон баганалар. озын муеннарын сузып, неон лампочкалары белән аларны күзәгә иде кебек. Ниаз сүзен аста калдырырга да хурлана, бу егет белән бәйләнергә ярамаганын да аңлый иде. МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАНДА? Шуна күрә ул тизрәк аның яныннан китәргә омтылды. Урам арь| лы чыгарга да, троллейбуска утырып, өйгә кайтып китәргә. Ләкин wi машина юлына басуга, Атлас аның тун якасыннан тотып алды: — Син нәрсә, мине озатып, кире көрмәкчеме? Юк инде, берп кайтабыз! — Кагылма! Ал кулыңны!.. Ниаз кискен хәрәкәт белән якасын Атлас кулыннан ычкындырт'] Менә хәзер алар сугышып китәчәкләр иде. Ниаз бу колганы изеп тазларга әзер, җиңәсенә дә ышана. Ләкин... тыелырга кирәк. «Ник мнш үзе белән алып китмәкче ул?» — дип уйлады Ниаз һәм шунда ук җавабын да тапты: «Зөлфә, бергә укыдык, диде. Димәк, без аның бы»: бер тирәдә яшәгәнбез булып чыга. Ә бу тугыз катлы йортка халык өчеи че елны гына күчте. Аңарчы Зөлфә кайда яшәгән?» Атлас аны үзәккә таба алып китмәкче. Ул беләдер, мөгаен. — Ярый, беребез дә үпкәләшле булмасын,— диде Ниаз, килешери теләгәндәй.— Киттек. Алар кузгала башлаган троллейбусның ишегеннән сикереп керделәр дә шәһәр үзәгенә таба, Ниазлар йортыннан кире якка киттеләр. 12 — Слушай, брат,—диде Ниазга Риф.— Әгәр Нателла күңеленә ошаса, бер дә аны-моны уйлап торма. Мин мулла түгел, кеше иреген кысарга җыенмыйм. Үзегез килешәсез икән, миннән хәер-фатиха. Изге сәгатьтә. Ниаз, Атласны искә төшереп, көлемсерәп куйды. Кеше белән кеше арасы —җир белән күк арасы... Бүген ул Нателланы ресторанга алып бармакчы иде, тик аның артыннан ук Риф килеп керде. Нателла алар- ны таныштырды. Бераз сөйләшеп утыргач, икесе берьюлы Нателла белән хушлашып, урамга чыктылар да, троллейбуска утырып, шәһәр үзәгенә таба киттеләр. — Шофер дисең инде, алайса,— диде Риф. Ул иренеп кенә, борын эченнән сөйләшә иде,—Ә машина бармы соң? — Кирәк чакта машинаны табабыз. Ниаз аның тук чыраена карап, Головин сөйләгәннәрне исенә те- шерде: Рифның әти-әнисе юк, торыр җире юк, даими эш урыны юк.суд җаваплылыгына тартылганы юк. Дөрес, милициягә бик таныш икән үзе, тәртип бозылган тирәләрдә күп чуала, ләкин, тикшерә башлагач, һәрвакыт шаһит кына булып чыга икән. Слушай, брат,— диде Риф, Ниазның җилкәсеннән кагып.— Әйдә, бер авылга кунакка барып кайтабыз, ә? — Еракмы соң? Ерак түгел! Егерме чакрымлап кына. Ну, утыз булыр. Минем Виталя дигән дусның кардәше өйләнгән. Кунакка чакыралар, кайта алмый! Шунда барып, авылны ду китереп типтереп килсәк, ә? Билләһи, Ниазга мондый форсатны ычкындырырга ярамый иде! Тик ул сөенгәнен сиздермәскә тырышты. — Автобус йөрмимени анда? — дип сорады. — Автобус нәрсә ул! Баргач-баргач, шик белән барырга кирәк! Ну, әгәр кулыңнан килми икән... — Уйлап карарга була,— дип бүлде аның сүзен Ниаз. — Вакытың булса, әйдә, безгә сугылыйк! Ниаз риза булды. Кечерәк кенә бүлмә фанер такта белән икегә бүленгән. Бу якта зал, ә теге якта, ишек урынына элеп куелган эре бизәкле ситсы чаршауны ачып керсәң, мөгаен, йокы бүлмәседер. • Җиһаз бик гади, ләкин яшәү өчен һәрнәрсә уңайлы урнаштырылган. ■ Өй хуҗасы, озынча ак йөзле, сирәк чәчле Виталий, түрдә, радиола (кында утыра иде. Ул Ниаз белән күрешкәндә кулын җайсыз итеп ткә сузды һәм бик итагатьле кеше икәнен күрсәтеп: — Сезнең белән танышуыма бик шатмын,— диде. Ә үзе шар ачык зәнгәр күзләрен каядыр почмакка төбәгән — ♦ .ггалий дөмсукыр иде. Ишектәге чаршау тибрәлеп, аннан ялкын сирпелгәндәй жирән чәчле •ш күренде, яңгыравыклы тавыш кунакка сәлам бирде дә кире юкка дкты. — Валя эштән кайтты гына әле,—диде Виталий. Өй хуҗасы белән чагыштырганда Рифның тазалыгы аеруча күзгә ашлана иде. Кыланышы да. модный киеме дә үзенә ятып, килешеп эра. Күпме генә күзәтсә дә, Ниаз аның чиертсәң кан чыгарлык чыраен- а, йомшак иреннәрендә, шаян күзләрендә шәфкатьсезлек яки вөҗдан азабы кебек нәрсәләрнең чагылышын күрә алмады. Риф эшенә — «ТАЙэдагы оркестрда уйнарга ашыга иде. — Иртәгә Нателланың туган көне, син киләсеңдер бит? —диде ул ♦ 1иаз белән хушлашканда. < Ниаз икеләнде: ® — Ул мине чакырмады бит! х — Туган көнгә чакырмыйча баралар Слушай, кил әле! Анда адәми = затларның бик кызык экземплярлары була. Хайваннар дөньясы! Зоо- * 'парк! Кил, слушай, онытма! з — Сез өстегезне салыгыз да түргә узыгыз,— диде Виталий Ниаз- а га.— Хәзер Валя ашарга хәстәрләр, аңарчы берәр партия шахмат х 'уйнарга була. = Ул радиола куелган өстәл тартмасыннан шахмат алды, аннары о бүлмә уртасындагы түгәрәк аш өстәле янына килеп, искиткеч хәрәкәт- s чән куллары белән урындык аркасын эзләп тапты. Ниаз шахматны тезәргә ашыкты, ләкин сукыр егет аннан җитезрәк булып чыкты: аның сул кулы такта өстендә йөри, ә ун кулы һәр фигураны үз урынына, тактадагы тишекләргә беркетә иде. — Өйдә ялгыз утыру кыен,— диде ул.— Бу арада больннчныйда әле мин. Бүген балалар концерт куя, мине Валя җибәрмәде. Нишләрләр инде — Үз балаларыгызмы? — Андый байлык юк шул әле. Клубта баян түгәрәге җитәкли идем, шулар концерты. Снгез-тугыэ йөреш ясауга, Ниаз җиңеләчәген сизде. Ул берәр фигураны күчереп куюга, Виталий аны бармаклары белән эзләп таба да шунда ук үзе йөри. Бу дөм-сукыр адәмдә гади кешеләрдә булмый, «ларны хәйран калдыра торган ике гаҗәеп сәләт бар иде: берсе — аның сизгерлеге, икенчесе — хәтере. Сукыр күзләр күңелдәге хисләрне чагылдырмый. аларга карап кешенең ни уйлаганын белеп булмый, шулай да Виталий Ниазда ышанычлы, нык. ихтыяры көчле кешедәй тәэсир калдырды. Ниаз эчтән гаҗәпләнеп утырды: чыннан да бу сукырның Фидаилне һәлак итүгә берәр мөнәсәбәте бар микәнни? Бәлки, бик яхшы артисттыр ул? Валя кояш кебек якты хатын икән. Ул чаршау артыннан бизәкле поднос белән ризык алып чыкты. — Ашагыз, аша,— диде Виталий, Нназны кыстап.—Безнең Валя ашны тәмле пешерә. Ниаз Виталийның, күзләре белән почмакка текәлгән хәлдә, бәрәңгене чәнечке белән түгел, кулы белән кэпшап ашаганына карамаска АДАШКАНГА ЮЛ КАПДА7 тырышты, ләкин күрде, күрми булдыра алмады. Шундый сөйкемле кызның дөмсукырга кияүгә чыгуы аның өчен аңлашылмас сер иде. Ә табында исә тату гаиләләрдә, бер-берсен яраткан кешеләр арасында гына була торган күңел күтәренкелеге хөкем сөрә иде. Ниаз сүзне үзенә кирәк юнәлешкә бормакчы булып: — Риф сезнең туганыгызмы әллә? — дип сорады. — Туган ук түгел,— диде Валя, кинәт сүлпәнләнеп.— Танышыбыз. Әле квартир тапканчы бездә торып тора... Сез чәйгә шикәрне салып эчәсезме, кабып кынамы? Валя бик оста гына итеп сүзне икенчегә борып җибәрде. Ул Ниаз- ның үзенә һәм Виталийга сәерсенебрәк караганын сизә иде, шуңа күрә иренең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш тапты. — Риф дөньяда җиңел яши. Эшенә дә бик ансат карый. Менә Виталий уйный башласа... — Валюша, тагын бер үк сүз.— диде аңа ире шелтәле тавыш белән.— Риф теше төшкәнгә генә начар уйный. Сәләтле егет ул. — Сәләттәмени эш. эчендә җаны булмагач.— Валя Ниазга таба борылды.— Кеше хис белән уйнамаса, музыкада ни мәгънә? Шулай бит? Аннары хатын быел җәй Одессага барырга ниятләүләрен сөйләде. Виталий андагы күз дәвалау институтында бер тапкыр булып кайткан икән инде, өметләндереп җибәргәннәр икән. — Ул, мәсәлән, янып торган лампочканың кайсы якта икәнен шәйли,— диде хатын горурланып. Ниаз белән Виталий авылга бер атнадан барырга килештеләр. 13 Музыкада һәр нәрсә матур. Явызлык, дәһшәт, һәлакәт турында сөйләгән әсәрләрдә дә үзенчә бер тирән хис кузгатырлык көч бар. Сагыш та ләззәтле, «айгы-хәсрәт тә татлы музыкада. Зөлфә бөтен барлыгы, рухы белән шул гүзәллек дөньясында, дөньяның җыерчыкларын, шадраларын шомартып, чистартып күрсәтә торган күзлек кигән кешедәй, хыялый хәятта яши иде. Ләкин соңгы бер атнада булган вакыйгалар аның тынычлыгын җимерде. Ниаз Зөлфә янына беренче килүендә үк дөньяны бизәп күрсәтә торган тылсымлы күзлекне бәреп ваткандай итте. Баксаң, бәхетсезлек, фаҗига музыкант кыз тирәсендә дә бар икән. Шофер егет йогынтысы аркасында, ул күргән-ишеткәннәренә тәнкыйть күзе белән карый башлады, кешеләрнең язмышы, яшәүнең мәгънәсе турында тирәннәнрәк уйларга мәҗбүр булды. Ул бу турыда теле белән сөйләп бирә алмас иде. Шуңа күрә бүген кич Ниаз килеп кергәч, аны залга чакырды, кәнәфигә утыртты да, үзе ялтырап торган көрән пианиносы янына килде. Уены белән ул Ниазга борчуларын, икеләнүләрен, шикләнүләрен аңлатырга теләде. Музыка аны юата, авыр уйлардан күңелен бушатырга ярдәм итә иде. «Чын мәхәббәт кеше гомерендә бер генә килә»,— дип ышана иде Зөлфә. Тик соңгы көннәрдә аңың күңеленә җитди холыклы, үткен карашлы, туры сүзле, таләпчән Ниаз якын булып китте. Ә бит Зөлфә Атласка булган хисләрен чын мәхәббәт, гомерлеккә сөю дип уйлый иде. ...Үз эченә бикләнеп яшәргә күнеккәнгә, ул Атласка бер күрүдә гашыйк булмады. Пионер лагеренда танышкач, беренче айда алар- ның мөнәсәбәте гади танышлыктан узмады, Зөлфә егет күңелен үзенә жәлеп иткәнен дә сизмәде. Кичләрен, бала-чагаларны йоклаткач, во- жатыйлар пионер бүлмәсенә жыелып, икенче көнгә план төзиләр, аннары бөтенесе бергәләп урманда йөргәлиләр иде. /Кылы, айлы кичләрнен берсендә, урман буенда Атлас Зөлфәне култыклап алды да читкәрәк тартты. Шул көннән алар лагерь вожатыйлары арасында тату, күркәм пар булып саналдылар. . Зөлфә Атласның игътибарлы, кайгыртучан, кешелек те булуы ту- . рында сөйләргә тели. Бер Зөлфәгә генә яхшы идемени ул? Башкалар- < нык да хәленә керүчән, дустанә мөнәсәбәттә иде Атлас. Зөлфә шундый = бер вакыйганы хәтерли: өлкән вожатыйның лагерьдан китүче балалар- х га бүләк алырга дип әзерләп куйган алтмыш сум акчасы югалган иде. =? Атлас кесәләрен актарды да бар булган байлыгын — бер унлык белән 2 бер бишлекне өстәлгә китереп куйды: «Зөлфә белән икебездән».— < диде. Шунда ук Нателла биш сум чыгарды, калганнар да хәлләреннән = килгәнчә булыштылар. Алтмыш сум ике минут эчендә жыелды.. = ...Ниаз кызның озын-нечкә муенына кара свитер сыланып торган < тар иңнәренә, туп-туры аркасына карап тын гына утырды. Зөлфә әле < чәчләрен жилпеп клавишаларга иелә, әле тураеп утыра, әле кулларын ф як-якка җәеп жибәрә иде. Ул куллар я моңлы-сагышлы. я дәртле авазларны клавишаларга басып түгел, сихри ишарә белән тудыралар кебек д иде. Бу нәфис кызчык тылсым көченә ия, ул, пианино янына утыргач, о кодрәт иясенә әверелә икән. Дөресен әйткәндә, Ниазнын музыканы анлау ягы чамалы иде. п Фортепьяно дигәннәре аның өчен бигрәк тә анласшсыз булып, һәр аваз * аерым яңгыраган кебек тоела, пианистның нинди көй уйнаганын аңлар л өчен, бөтен дикъкатьне жыеп, көчәнеп тыңларга туры килә иде Әллә янында ук булганга инде, бу юлы Зөлфәнең уйнаганы аңа нык = тәэсир итте. Күңелендә моңсу хис уянды, кемгә дә булса берәр яхшы- £ лык эшлисе, я берәрсен юатасы килде Бу гүзәллек каршында Ниаз г үзен көчсез, һөнәрсез, кечкенә кешедәй хис итте.. йокы бүлмәсендә иренә хат язып утырган Гөлсинә апа да, кызының уйнавын тыңлап, ручкасын күтәргән хәлдә хәрәкәтсез калган иле Урам яктан троллейбус, трамвайлар тавышы, машиналар гөрелтесе ишетелеп, көйнең агылышын бозалар. Әмма ана баласының кәефе иннди икәнен бармагы белән бер клавишага төртүдән үк белә. Бүген Зөлфә гомер булмаганча дулкынланып, ярсып, күз яше белән елагандай уйный иде. Пи булган аңа? Нинди борчу, нинди кайгы-хәсрәт килгән бала башына? Гөлсинә апа залга чыгып, кЬзын кочаклап алырга, чәчләреннән сыйпарга, ничек тә серен сөйләтергә әзер иде инде, әмма кыңгырау тавышы аны алгы бүлмәгә чыгарга мәжбүр итте. Ишек төбендә торучы Атласны күргәч, ул йөзендәге канәгатьсезлеген яшерергә дә тырышмады. Гөлсинә апа гомумән бу шома егетне яратып бетерми, ул Зөлфәгә начар йогынты ясар, дип шикләнә иде Шуңа күрә, кызының борчылуларына, мөгаен. Атлас сәбәпчедер, дип уйлап куйды. Гөлсинә апа өйдә кия торган чуар ефәк халаттан булса да, ак халат кигәндәй эре кыяфәт белән йөри, әйтерсең шул халат та аны башкалардан аерып тора, аның дәрәжәсен күтәрә иде. Атлас түбәнчелек белән хужа ханымга сәлам бирде дә, өйгә узарга рөхсәт алгач, өстен саллы, чәчен тарау өчен көзгегә таба борылды, көзгедәге шәүләсенә күз кысып куйды Без дә төшеп калганнардан түгел, ди иде анын бу кыланышы Янында мәрмәр сын кебек чибәр кыз булса, өстәвенә шушылай җиһазланган квартирда торса. Атлас зуррак дәрәжогә ирешкәнче, күбрәккә хужа булганчы, бик ярап торачак. Әмма I(назны күргәч. Атлас келәм читенә сөрлекте Кичәге бәрелештән соң алар бер-бсрсенә үч нтеп килгәннәр иде. 14 Нателлага кызыл килешә икән. Челтәрле күлмәгеннән ак йөзенә алсу шәүлә төшкән. Ул, кара чәчен баш түбәсенә өеп, биек прическа ясаган, колакларына боҗра формасындагы алтын алкалар таккан. Кара белән кызыл — ут белән күмер... — Әйтегез әле дөресен, мин чибәрме бүген? — ди ул Ниазга. — Чибәр, бик чибәр. Ләкин чын дөресен үк әйтеп бетерергә рөхсәт булса... — Рөхсәт, тик мине рәнҗетерлек булмасын. — Мин сезгә сокланам. Ләкин, кызганычка каршы, артык ачык төсләрне мин авыр кичерәм. Күзем чагыла. — О-о! — Хәер, мин дә сезнен зәвыгыгызга туры килеп бетмим, шулай бит! — һа-а! Зирәк икәнсез! — Котлыйм! Изге теләкләремне һәм кечкенә генә бүләгемне кабул итеп алыгыз! Ниаз ана «Гастроном» кибетеннән алынган кыйбатлы төргәкне сузды. Ал тасма белән бәйләнгән, целлофан белән төрелгән ул бүләк бер шешә аракы, бер шешә портвейн, фарфордан ясалган балерина сурәте һәм балык консервасыннан гыйбарәт иде. Тәҗрибәсез егетнең хатын- кызга мондый бүләк алуы бик табигый. Залда кеше күп булганлыктан, әллә торшер уты гына янгангамы, гадәттәге шапшаклык сизелми иде. Беренче күзгә ташланган кешеләр— кияү белән кәләш кебек түр башында утыручы Зөлфә белән Атлас булды. Тәти егет киерелеп, кәнәфи аркасына терәлгән, сул беләген Зөлфәнең иңенә салган, Ниазның килеп кергәнен күрмәде дә шикелле, анда бернинди үзгәреш, хәрәкәт сизелмәде. Ул арада Нателла Ниаз каршына таныш түгел парны китереп бастырган иде инде. — Костя, якын дуслар өчен Котик. — Люся. Актан киенгән, ак чәчле, чытлык хатын кулын, үбәргә биргәндәй, аркасы белән сузды. Ниаз ул кулны шактый авырттырып кысты, әмма тегенең йөзендә елмаю галәмәте тамчы да үзгәрмәде. Котик дигәне сыек гәүдәле, кечкенә башлы, кырынмаган адәм иде. Вельвет чалбары да, йон свитеры да иске, керле күренә. Шактый ук исерек, ахры, Ниазга аракы пары өреп: — Андыйларны күргән бар,— дип куйды. Головин аның турында, җинаятьче өчен гадәти биография, дигән иде. Эчкече ата, караусыз үскән бала, урам тәрбиясе, хулиганнар компаниясе, колония. Белеме — җиде класс, колониядән алып кайткан һөнәре — слесарьлык. Хәзергә заводта эшли, ярамаган эш кылганы әлегә сизелми. Нателла Ниазны Зөлфәләр янына илтмәкче иде, егет: — Без таныш инде,— диде. — Но-о! Бүген үлсәм белми калган булыр идем. Телекомбайннан дәртле тавыш «Шейх! Шейх!» дип кычкыра башлады. Костя Люсяны биленнән эләктереп алды: — Әйдә, биибез! Ниаз килеп керүгә, Зөлфә оялуыннан бөтен тәне белән тетрәнеп куйды. Ул болай да бик уңайсызланып утыра иде: икәүдән-икәү генә чакта итагатьле, тәртипле күренгән Атлас шушы кешеләр арасына килеп керү белән алыштырып куйгандай үзгәрә, әрсезләнә, тупаслана — һич тартынусыз теленә ни килсә, шуны сөйли, Зөлфәнең башын каерып, ят күзләр алдында үбә, кызның үзенеке икәнен гел сиздереп тора иде. Егетнең бу кыланышлары кызның нечкә күңелен рәнҗетә, пычрата, тик ул, Атласны кеше алдында кимсетергә теләмәгәнлектән, барысына да тешен кысып түзә иде. Анын бөрешкән кыяфәтен күрүгә. Нназда кызны исерек егет кочагыннан тартып алу теләге уянды. Ләкин Зөлфә үзе Атласның беләген иненнән алып ташлады да кухняга кереп китте. — Ни булды, кәефен юкмы әллә? — дип сорады Нателла, анын артыннан кереп. Зөлфә, күз яшьләренә буылып: — Уиайсыз мина, оят! — диде. — һа-а! Таптын оят! Нәрсәсе оят? Үз егетен янында утырумы5 Монда оялырлык кеше дә юк. Бар да дөнья күргән егетләр. Мин үзем дә шундый! «Ә мин андый түгел! Түгел!» — дип кычкырасы килде Зөлфәнен. тик телен әйләндерә алмады, хужа хатынның кәефен жимерүдән курыкты. Нателла аны йомшак кына итеп иңнәреннән кочып алды, ипләп кенә бүлмәгә кире алып чыкты, Атлас янына илтеп утыртты. — Көйсезләнмә. Компаниянең ямен жибәрәсен... Егетләр, кызлар! — диде ул, бокал күтәреп.— Соңга калып килгән кеше штрафной эчәргә тиеш! Әйдәгез, Ниаз, күтәрегез әле, минем исәнлеккә. Ягез, я. Мина бәхет теләмисезмени? Ниаз маңгаена төшкән чәчләрен артка сыпырырга азапланды. — Бик телим. Тик эчә алмыйм. Иртәгә сәгать биштә сменага чыгасы бар. — Тамчы да эчмисезмени? — Аракының исе иртәнгә чаклы бетмәс. — Ә-ә-ә, сезгә коньяк кирәкмени? — дидеНателла. _ — Ю-ук. Менә сухой вино булса... я — Сухой юк шул. ■ — Атлас йөгереп кенә барып килсен.— дидешунда Риф. * Бар да гажәпләяеп ана карадылар. я — Нишләп Атлас йөгерергә тиеш? — дип сорады Зөлфә. — Нателла эшләгән акчаны барып алырга иренми бит әле. Бу шаяруны аңламадылар, берәү дә көлмәде. Ә Риф үзе тыела алмый шаркылдый иде. — Син, Натка, мине күрмәде дип уйлыйсыңдыр... Ышаныч кәгазең өстәлдә ята иде бнт. Эх, сез, сер саклый белмисез! — Ташла, Риф! — диде Атлас.— Кешегә эчәргә ирек бирмисен. Тот бокалыңны. Өстәлдә юньле ризык юк икәп. Ниаз эчмәде, бер телем колбаса гына чәйнәде. Котикка аракысы булгач житкән, теш арасына кыстырыр әйбер дә кирәкми. Ул Люсяны изалаудан туктаган, борын эченнән французча «О Париж, о Париж!» дип мырыллый-мырылдый, ялгызы боргалана. Люся пластинкалар актара. Атлас Зөлфәне кысып кочаклап, биегән булып азаплана. Маренк та аяк астында чуала икән, Нателла ана: — Улым, мә, конфет суыр!—ди. — Прә-нн-ек кирәк! — дип шыңшый малай. — Прәннек юк бит, әнә сыр аша! — Хайваннар оясы шушымыни? — дип сорады Ниаз янында утырган Рифтан. — Ә снн кара, кара! — Риф башын артка ташлады, тик торшер калфагына бәрелде.— Төртешмә! — диде ул торшерга — Хәзерге минутларда без жир өстендә түгел, брат Су асты дөньясын күзәтәбез — Бүлмә ярым караңгы, һавада дулкын-дулкын тәмәке төтене йөзеп йөри. Чыннан да, үзеңне сәер мохнттә нтеп тоясың Риф. чыраена акыллы кыяфәт чыгарып, фәлсәфәгә бирелде —Әнә Люсн — суда йөзгән медуза кебек. Төссез, файдасыз жан иясе. Әйе. бернәрсәгә яраксыз адәм балалары бар шул бездә. Бу медуза суда череп таркалган калдыклар белән МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАНДА’ туклана. Аны теләсәң тотып алырга, теләсәң тотып кыйнарга мөмкин — бернәрсә дә сизми ул. Ә аның Котигы — оясындагы кысла кебек. Ул да ялкау, ул да файдасыз, тик оясыннан кыскычларын чыгарып куйган. Үткән-сүткән вак-төяк жан ияләрен эләктерергә генә тора. Нателла исә бөтенләй башка жан иясе. Алар Атлас белән бик пар килгәннәр — буй- сыннары, холыклары бер төрле, бер үк аллага табыналар. Тик алар бер-берсен ярата алмыйлар, чөнки үз-үзләрен ихтирам итмиләр. Алар су асты дөньясыннан түгелмени? — Сабыр ит. Су төбендә бик матур чәчәккә охшаган тереклек ияләре бар. Актиния дип атала ул. Алар су агышына буйсынып бик матур чайкала. Тик ул чәчәк түгел, ерткыч хайван. Аның авызына эләккән балык эреп юкка чыга. Нателла — актиния. Ә Зөлфәнең кавалеры — крокодил... Атлас, башын күтәреп, терсәгеннән чак кына калку Зөлфәне зыр- зыр үз тирәсендә бөтерә. Үзенә чиксез нәфрәт белән текәлгән Ниазны күрми дә кебек. «Ник яратмыйм мин аны? — дип уйлый Ниаз.— Мина ошаган кызны ул да яраткан өченме? Юк, әлегә бу күсәк белән бәйләнергә ярамый. Башта җинаятьчене табыйк, аннары!..» — Ә Зөлфә, синеңчә, алтын балыкмы? — дип сорады ул Рифтан. — Юк, ул әле су астына төшмәгән. Төшмәс тә. Ул бичара, бу сасык күлдә нинди ерткычлар яшәгәнен белмичә, су ялтыравыгына кызыгып килгән килбәтсез үрдәк бәбкәсе. Үсеп житсә, мәгърур аккош булыр иде, тик аны менә шушы крокодил йотачак. — Ә син үзең? — Мин кул өстендә яткан төнбоек яфрагы кебек — барысын курәм, беләм, сизәм, ләкин ни дә булса эшләүне кирәк санамыйм. Нигә катышырга? Әйдә, барсын үз көенә, һәркемнең үз язмышы. — Ул күлдә миңа нинди урын бирәсең инде син? Үз яныңнанмы? — Юк, бу күлдә сиңа урын юк,— диде Риф, аның күзләренә үртәгәндәй карап.— Син карчыгага охшагансың, сугыша башларсың кебек. Ну, брат, чукыйсың инде син боларны, ә! — Ничек чукыйм мин аларны? Карчыга күлдәге җәнлекләрне күрә алмый, чөнки аларны төнбоек яфраклары каплаган ич! — һа-а, егетләр, егетләр! — диде Нателла.— Ни серләшәсез сез? Бүген бөтен игътибар миңа булырга тиеш. Күтәрик әле бокалларны! — Эчегез, мина карамагыз,— диде Ниаз.— Эшкә чыгасы булмаса, мин дә сездән калышмас идем. Авыз суларым килеп тора. һич көтмәгәндә Атлас аның белән килеште: — Махмырлаган баш белән унике сәгать машина йөртү кыен шул. — Ундүрт! — дип төзәтте Ниаз.— Ике сәгать төшке ашка бирелә. Ул борылып Зөлфәгә карады. Зөлфә озын, нәфис бармаклары белән тулы бокалны «тәпиеннән» тоткан иде. Ниаз ул бармакларның тылсымлы көчен, ул куллар талпынуыннан туган серле моңнарны исенә төшерде. «Килбәтсез үрдәк бәбкәсе түгел син, сукыр бер адәм син,— дип уйлады егет.— Шул пианино янында гына чын кеше син, ә тормышта, сукыр Виталийны җитәкләп йөрткән кебек, кулыңнан тотып йөртергә кирәк сине». Ә Атлас Нателла белән нидер сөйләшә, әллә чыннан да Ниаз өчен «коры шәрабка» йөгермәкче булды микән? Ну, кызык булыр иде. Ниаз игътибар үзәгеннән ычкынуына сөенеп, алгы бүлмәгә тәмәке тартырга чыкты. Шау-шудан, Рифның фәлсәфәсеннән бераз арынып торасы килде. Ләкин монда да тынгылык булмады, Нателла килеп чыкты: — Нишләп ялгыз торасыз? Күңелсезмени? Әйдәгез, чәй кайнатыйк! Кухняда, чәй куйгач, парлап сигарет кабыздылар. Тәмәке төтененә карап, һәрберсе үз уйларына чумды. Нателлага уйчанлык килешә икән, ул яшь, чибәр күренә, керфекләреннән төшкән күләгәдә күзләре серле ялтырый иде. Озын, төз гәүдә, нечкә бил. Кызыл сабаклы кара чәчәк. — Менә тагын бер елга картайдым,—диде Нателла.— Алдагы көннәр ни китерер... Белеп булмый. Алга килми белеп булмый башның ни күрәчәген.— Ул, төтен боҗраларына карап, көрсенеп куйды — Берәүләр бәйрәм итә, икенчеләр жан бирә. Минем бер танышым бар иде, таксист. Күптән түгел аны үтерделәр. Ә мин ул көнне бик күңелле уздырдым. Кичтән без Зөлфә белән икәү театрга бардык. Аннан чыккач «ТЛЙ»га кердем, Риф янына. Ашадык, эчтек, күнел ачтык, сәгать беренче яртыга кадәр ресторанда утырдык. Танышымның үлгәнен кичә генә белдем. Без жан биргәндә дә кайбер дусларыбыз күңел ачарлар. Монда аларның гаебе дә булмас. Шулай бит? Ниаз тынычлыгын сакларга тырышып, сигаретын суырды, күзләрен кысып Нателлага текәлде Кызыл сабаклы кара гөлнең чәнечкеләре агулы икән бит! Ул алиби I китерә түгелме соң? Үзенә генә түгел. Рифка да бик ышанычлы алиби китерә! Фидаилне үтергән төнне алар икесе дә ресторанда, дистәләрчә күз алдында булганнар. Шулай ук бу хатын Ниазның кем икәнен белә микәнни? Каян белә ул аны? Юри сөйлиме бу сүзне, әллә аны-моны уйламыйча, очраклы рәвештәме? Нателла түшәмгә таба күтәрелгән зәңгәр төтен жепләренә карап, монсу кыяфәт белән басып тора Тик күзләре генә елтырамый, кара пәрдә коргандай тоныкланган. Ниаз ни дияргә белми аптыраган иде. Бәхеткә каршы, аны-- уңайсыз хәлдән Люся коткарды — тавыш-тынсыз, кинәт килеп керде дә: — Ә-ә, сез мондамыни? — диде.— Безгә дигән чәйне эчеп бетерә күрмәгез. Патка, нәрсәгә сөмсерең коелды? Ниаз, иртәгә иртүк эшкә чыгасын әйтеп, саубуллашырга кереште — Яши белмисең,— диде аңа Риф — Менә мин тамак авыртканга белешмә алдым да эшкә бармадым. Виталийның ангинасы йокты миңа. Ниаз чыгып троллейбуска утырды. «Юкка вакыт уздырып йөрим, ахрысы,— дип уйлады ул — Ярый әле, монда килгәнемне тикшерүче белмәде». Ул, Головин кайтуга, аның янына барып, Нателла һәм аның компаниясе янына башка йөрмәячәген әйтергә булды Тик Зөлфә белән генә араны өзү кызганыч. Ул Ленинград тукталышында троллейбустан төшеп, үз йортына таба жәяү китте. Урам буш, карангы, вакыт соң булганга, машиналар та сирәк уза иде Әгәр ул артына борылып караса, үзеннән илле адым арттарак шулай ук жәяү килгән нкенче берәүне күрер иде. Ниаз өенә кереп киткәч, әлеге кеше туктады, кинәт яктырган тәрәзәләргә карап, шактый озак басып торды, бары өйдә ут сүнгәч кенә, кире троллейбус тукталышына таба кител барды. 15 Гараж капкасы янындагы таблога «Бозлавык, томан»,—дип язылган. Ж,нненә кызыл тасма бәйләгән ГАИ инспекторы белән дежур механик линиягә чыгарыр алдыннан күк «Волга»ны тикшерәләр — Уңга борылыш! Сулга борылыш! — ди механик Нназга.— Зур фаралар, кечкенә фаралар! Аның кушканын үтәп, шофер рульне унга-сулга боргалый, әле бер утны, әле икенчесен кабыза, тормозларга баса. Инспектор белән механик, зур фонарь тотып, машина тирәсендә йөриләр, чүгәләп тәгәрмәчләрне карыйлар Бик тырышып эзләгәч, «Волга»ның житешсезлекләреи I Жимаятьтә гаегымүче кешенм җинаять эшләгән урында булмавы. МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАЙГА ЮЛ КАНДА/ табып булыр, днп уйлый Ниаз. Фидаил булса, машинаның һәр какшаган жирен алдан ук күреп, төзәтеп, һәр тузан бөртеген сөртеп-чистар- тып торыр иде. Бу юлы «Волга»нын ватык жире табылмады. Аның алгы тәрәзәсенә.* «Машина гаражга унтугыз сәгатьтә әйләнеп кайтырга тиеш»,— днп язылган катыргы куйдылар. Механик, чыгарга рөхсәт биреп, кулын болгады. Машина сөткә чумгандай күгелжем томан эченә кереп китте. Төн караңгы, зур фараларның утлары да, томанны без белән тишкәндәй, юлны начар яктырталар иде. Иртәнге якта пассажирлар әз булды, күп вакытны Телестудия янындагы тукталышта уздырырга туры килде. Шоферлар — көтәргә күнеккән халык. Ниаз да яктырганны сабыр гына көтеп алды. Көн яктысы җиргә томан аша саркып, бик әкрен төште. Ләкин сәгать сигезләргә томан тизлек белән агара, сирәгәя башлады һәм ак сыкы булып агач ботакларына, тимер чыбыкларга, керләнгән карга сарды. Дөнья чистарды, һава корыланды, юылгандай ачык зәңгәр күк йөзе күренде. Кәеф яхшырды, уйлар яктырды, күңелдә өмет, ышаныч хисләре кабынды. Якшәмбе көн булганга, пассажирлар күп иде. Ниазга бер генә минут та тик торырга туры килмәде. Машина тәгәрмәченә асфальт юл чорнала — шоферның башында бер үк уй урала. Барлык жепләр Рифка илтә иде. Ләкин, әгәр ул тешсез егет чыннан да сәгать бергә кадәр ресторанда утырган икән, аның Фидаилгә күсәк күтәргән булуы мөмкин түгел. Чөнки мәрхүмне унике тирәләрендә үтергәннәр — врачлар да шулай дигән, кара акыл белән уйласаң да шулай; шофер исән булса, төн уртасына паркка кайтыр иде. Ә Ниаз, җинаятьче — Нателла тирәсеннән табылыр, дип ышанган иде. Ул хатын Фидаилгә шалтыраткан, аны сменасын алыштырырга мәҗбүр иткән. Кем өчен? Ник? Ниаз бу сорауларга үзе белгәннәрдән чыгып та жавап бирергә мөмкин икәнен сизә. Тик барысын да бер тәртипкә куеп, бер җепкә генә тезеп бетерә алмый иде. Ул билгеләнгән сәгатьтә гаражга кайтты, аннан җәяү генә Гагарин тукталышына чыкты да беренче троллейбуска утырды. Үз уйларына чумган иде, артына борылып карамады. Хәер, караса да мотоцикл этеп килүчегә игътибар итмәс иде, күрсә дә шикләнмәс иде. Ә теге кеше урамның икенче ягыннан аның троллейбуска утырганын күзәтеп торды. моңарчы ватылгандай сөйрәп килгән мотоциклына менеп атланды. Мотоцикллы кеше троллейбусны узмады, тукталыш саен аның артында торды. Троллейбус тәрәзәләре бозланып каткан булганга, аңа берәүдә игътибар итмәде. Ниаз Ленинград урамы тукталышында троллейбустан төште, шактый вакыт тар урамнар буйлап баргач, киң, тыныч урамга килеп чыкты. Берберсенә якын салынган биек йортлар арасында сизелмәгән генә, ачык урында каршы җил шактый көчле исә, жәяүле буран себерә икән. Ниаз кыска тунының якасын күтәреп куйды да, киез ботинкалары белән машина юлының шомарган бозына жай гына басып, үз көенә атлады. Сул якта — бакчалар, унда — биек койма белән әйләндереп алынган ишегалларында ике генә гаиләлек йортлар. Юлда адәм заты юк. Сирәк очраган зур-зур йөк машиналары яман үкереп, фаралары белән күзне сукырайтып узып китәләр. Ул артыннан төчкерәтөчкерә тырылдап килгән мотоцикл тавышын ерактан ук ишетте. «Тагын бер тере мәет,— дип уйлады Ниаз мотоциклист турында.— Караңгы дими, бозлавык дими — чабуын белә». Шофер гадәте буенча, мотоцикллардан сакланырга күнеккәнгә, ул юл кырыенарак чыкты да, машина эзе булмаса да, җил белән, кар белән ышкылып шомарган бозлы урыннан бара башлады. Аның алдына фара яктысыннан озын күләгәсе төште. Күләгә башта соры гына булса да, торган саен карала, ачыклана бар- ды. Әллә шул күләгәиен унга тайпыласы урында нәкъ алдына ятуымы, әллә моторный нәкъ жилкә турысында үкерүеме сискәндерде Нназны, ул атылган туп кебек кырыйга сикерде—мотоцикл ерткыч жанвардай үкереп, сасы төтен бөркеп, тәгәрмәч астыннан кар сибеп, узып китте. «Исерек! — дип уйлады Ниаз ачу белән.— Үләсен белми, хайван». Ул тагын юлга чыкты, мотоциклның ерак та кнтми кире борылуын күреп. ♦ бер мәлгә сәерсенеп куйды. Ләкин аждаһа авызыннан бөркелгән уттай < фара анын күзләрен сукырайтып өстенә килә башлагач, шунда ук ан- 5 лап алды: бу мотоциклда аның үлеме иде. Бу аулак юлда булган фажи- 3 гане беркем күрмәячәк. Бәреп егып эшне бетерер дә берәр көрткә тыгып китәр... Җәяүле буран кар өстен шомартып та куяр. Эг белән 2 эзләп тә таба алмаслар — машина тәгәрмәчләре анын эзләрен таптап. < резина исе сеңдергән булыр... Мотоциклда исерек түгел, шәфкатьсез = дошман утыра иде. 3 Бу уйлар Ниаз башыннан яшен тизлеге белән йөгереп үттеләр. Дош- =! майның ниятен аңлауга, аның күңеле тынычланып киткәндәй булды, тәне пружинадай кысылды. Вакыт әз иде — ул кулларын тун кесәләренә тыкты — бөгәрләнеп беткән кулъяулык белән бер бәйләм ачкычтан * гайре берни юк икән. Ниаз ун кулына ачкычларны йомарлап тотты. < «Кил әйдә, кнл! — дип уйлады ул мотоциклда утыручыга —Тик кем® белән эш иткәнеңне белеп кил!» х Дошман караңгыда, ә Ниаз уч төбендәге кебек яктыда иде. Шуңа ~ күрә шофер дулкынланганын белдермәскә тырышты, әйтерсең ул бер- < ни сизми, үз юлы белән үз жаена атлап бара. Инде мотоцикл аны а фара яктысына эләккән куян кебек сукырайтып таптап китте дигәндә. ф Ниаз яшен тизлеге белән сулга атылды, шул ук вакытта уң кулы белән = дошманына кизәнде. Каты эләктерә алмады, бармак араларыннан тыр- “ паеп торган ачкычы белән сыдырып кына калды. Сизгерлеге көчәйгән ® иле Ниазнын— күзләре чагылган булуга карамастан, ул мотоциклда я утыручыны таныды. Шул минутта шәһәр ягыннан машина килгәне күренде. Мотоциклчы борылды да зур тизлек белән поселокка таба китте. Машина Ниаз янында туктады, аннан Головин чыкты; — Син нишләп биредә торасың? — Әнә. Фидаилне үтергән кеше мотоцикл белән китеп бара,— диде Ниаз. Озак та үтми, жәяүле буран юлдагы эзләрне себереп, шомартып куйды. 18 Ишекне ачуга, Зөлфә анын дөнья жимерелердәй куркыныч, аяусыз хәбәр әйтәсен аңлады. Менә хәзер ул авызын ачачак һәм агулы ук кебек сүзләрен Зөлфәнең йөрәгенә кадаячак. Ниаз анын хәлен аңлады, шуна күрә чын дөресен туп-туры әйтә алмады. — Син бернәрсә дә белмисеңмени әле? — Юк. Нн булды? —дип сорады Зөлфә тавышсыз, иреннәре белән генә. — Ул эләкте,— дип жавап бирде Ниаз. Зөлфә «кем?» днп сорамады Ишеген япты да ашыгып киенә башлады: «Юк. юк. ялган сөйли Ниаз, ялган сөйлн! Хәзер үзен барып кү- рәм дә дөресен беләм» Ул өеннән чыкты да Восстание урамына йөгерде Ерактан ук күрде — Нателланык тәрәзәләрендә ут юк иде. Зөлфә дүртенче троллейбуска утырды, уйсыз фикерсез миңгерәп Бауман ура- 4. «к. У.» м 11. дә мына чаклы килеп житте, сулышы кысылып, үргә каршы йөгерде. Ленин урамындагы таныш йортка килеп керде. Кыңгырау шалтыратуга ишек артыннан чаштыр-чоштыр килгән тавыш ишетелде. Ишекне бөрешкән карт — Люсяяың әтисе ачты. — Люся өйдәме? — Узыгыз, керегез, хәерле кич!—дип мыгырданды карт. Зөлфә коридорга кереп, пәрдәләр арасыннан бүлмә эченә карады. Түрдә, тимер караватта, мендәрләргә аркасын терәп, Аделаида китап укып утыра Ул кабарынкы күз кабаклары арасыннан Зөлфәгә, мин барын да беләм инде, дигәндәй караш ташлады да тагын китабына иелде. — Ә Люся кайда? — диде Зөлфә аптырап. Кунакчыл карт аңа урындык тәкъдим итте: — Утырыгыз. Юк бит Люся, китте. Картның бөрешкән авызыннан сүзләр изелеп, сытылып чыга сыман иде. — Кайчан кайта соң ул? — Анысын әйтмәде. Барган жиреннән хәбәр итәрмен, диде. Менә инде,—диде карт аптырап.— Олыгайган көнемдә тагын ялгыз калдым, тагын кулымда кыз бала! — Ничек алай тиа китәргә ниятләде сон әле ул? Мин аны кичә генә күрдем, ул бит бер сүз дә әйтмәгән иде. — Ул инде атна чамасы, бәлки, китәрмен дә әле, дип йөри иде. Бүген иртән җыенды да чы.ып китте. Билеты да юк иде бугай. Хәер, хәзер самолетка билет иркен бит. — Ә минем күлмәкне кая куйды икән? Карт, белмим шул дигәндәй, кулларын җәйде. Зөлфә Нателл аның: «Картның үлгәнен генә көтәләр, өйләнешәчәкләр:»,—дигән сүзләрен исенә төшерде. Өйләнешә алмадылар, ә карт һаман яши, һаман кирәк әле... Димәк, Люся киткән. Кем соң хәзер Атласны эзләп табарга ярдәм итәр? Зөлфә егетнең кайда торганын да белми, чөнки гомерендә анык бусагасын атлап кергәне юк, үзеннән адресын сорарга башына да килмәгән иде. Менә хәзер кем ярдәм итәр ана Атласны табарга? Риф! Риф! Ул белергә тиеш аны. Зөлфә абына-сөртенә таудан түбән ашханәгә таба йөгерде. Гардеробтагы карт аның туны белән бүреген алмый аптыратты. «Урын юк!» —диде ул кырт кисеп.—«Бик күрәсе кешем бар иде, зинһар, абый, алыгыз инде»,— дип ялынгач кына, карт: «Юньле кыз бала кирәк кешесен кара төн җиткәч рестораннан эзләп йөрми»,— дип мы- гырдана-мыгырдана тун белән бүрекне алып элде дә Зөлфәгә ак пластмасса номер бирде. Зөлфәнең бу ресторанга икенче генә керүе иде. Бетон белән пыяладай төзелгән бу бинада ашханә ачылуга, алар, әти-әнисе белән өчәүләп, кунакка җыенгандай матур киенеп, төшке аш ашарга килгәннәр иде. Ул чакта Зөлфә үз.эн чын мәгънәсендә кадерле кунак итеп сизгән иде. Зал иркен, матур, кара-кучкыл агач стеналарга сары җиз тасмалардан урап сурәтләр ясалган. Зөлфәгә бигрәк тә «Былтыр» һәм «Алтынчәч» картиналары ошаган иде. Җилфердәп торган ак пәрдәләргә Казан күренешләре төшерелгән. Ак чигешле алсу күлмәк кигән яшь, чибәр официанткалар итне дә ут янып торган тәлинкәләргә куелган аяклы табаларда китерәләр. Ашъяулыклар шома, ак, озын аяклы фужерлар елтырый иде. Бүген баскычтан менүгә Зөлфә хәйран калды. Хәтта шундый хозурлыкның да бөтен ямен җимәреп, пычратып була икән. Башны миңгерәтә торган шау-шу, тәмәке төтене. Өстәл араларында кыза- рынган-бүртенгән парлар таптана — бииләр. Зөлфә залның аргы башына, оркестр янына узарга җай тапмый туктап калды. Буш калган өстәлләрдәге тапланып беткән ашъяулыкларда, тәлинкәләрдә ризык калдыклары, ипи сыныклары, тәмәке төпчекләре ауный. Аракы исе, тәмәке төтене кызнын сулышына каба, хәтта крепдешин пәрдәләргә дә шакшылык сеңгән кебек иде. Зөлфәнең каршына кук костюм кигән исерек егет килеп басты да: — Рөхсәт итегез! — дип кулын сузды. — Юк, юк!—дип стенага сыенды Зөлфә. Әмма егетнең һаман урыныннан кузгалмыйча, каршында басып торуын күргәч, кинәт тәвәккәлләде: исерекне әйләнеп узды да, биючеләрне аралап, залның түренә китте. Оркестрның уртасында электр утында күзләрне камаштырып елтыраган саксофонын тотып, Риф утыра. Беркайчан да әле Зөлфәнең аны күреп бу кадәр сөенгәне юк иде. Риф залдагы хикмәтләргә исе дә китмәгән кыяфәт белән, болай да тулы яңакларын бүлтәйтеп, саксофонына өрә. Зөлфәне күргәч, ул күзләре белән елмаеп, керфекләрен кагып, сәламләгәнен белдерде. Оркестр дәртле көй уйный: Гөлчнрәкәй, Гөлчирәкәй, Зарыктым бер күрергә. Сандугачны почта итик, Почта итик Арабызда йөрергә. Карашы ачулы, кыяфәте талчыккан официант тәлинкәләр өеме белән Зөлфәне төртеп узды. Менә оркестр уйнаудан туктады, Риф шат елмаеп Зөлфә янына төште. — Килбәтсез үрдәк бәбкәсе,—диде ул тешсез авызын ерып —Менә көтелмәгән кунак. Хәзер банкет залына алып кереп сыйлыйм мин сине.—Ул узып барган официанткага дәште —Бик кадерле кунак килде. Банкет залына иң тәмлесен... — Бер-ике порция ит тапсам гына инде,— диде официантка Банкет залы буш иде. Стеналары аллы-гөлле чигешле ак кун белән тышланган. Барысы да бик бай, патша сараендагыча мул. Тик боларның берсе дә Зөлфә күзенә күренмәде. Ул ашыга иде — Риф,—диде ул, егетнең күзләренә карап,—Син Атласны күрмәдеңме? — Ах, ташла әле шуны! Котылганына сөен? Зөлфәнең куркынганы йөзенә бәреп чыкты: — Нишләп котылганына дисен? Ни булды? Ул арада официантка пар бөркеп торган ике тәлинкә итле бәрәңге, бер шешә шәраб китерде. Риф зур бокалларга шәраб койды — Ә син белмисеңмени? — Нәрсәне? — Син алар белән шактый якыннан аралашасың бит. Нателла, Котик, Люси, Атлас,— алар нинди акчага типтерә дип белдең? Мин нәрсә, миндә иммунитет бар. Ә сиңа ул шайка-лейкадан ераграк булырга кирәк иде. Атлас турында әйтелгән начар сүзләр Зөлфәне мыскыллый, рәнҗетә иде Кыз бокалны читкә этеп, урыныннан торды: — Минем сиңа үтенечем бер генә, Риф. Миңа Атласның адресын бир — Әйдә, бу бокалны гына күтәрик инде! Зөлфә ишеккә юнәлде Риф аның артыннан куып җитте дә беләгеннән тотты. — Назлы кызларны җенем сөйми! Синең капризларыңа да көчкә түзеп торам! Мин Атласный адресын белмим, бусагасын атлаганым юк. Аны Виталий беләдер. Ул якын гына тора, кереп чык. — Теге баянист Виталиймы? — Шул үзе. Кер, аннан сора. Валя да өйдә хәзер. — Озат мине... — Сыйланмыйсың инде, алайса? — Риф Зөлфәнен хәлен хәзер гена аңлагандай карады, аяк өсте генә үз бокалын күтәреп эчте дә официантканы чакырды:—Җый әле боларны. Ул Зөлфәне култыклап баскычтан төшерде. Читтән караганда гашыйклар кебек — икесе дә яшь, пөхтә, сонгы мода белән киенгәннәр. Риф Зөлфәнен пальтосын кидергәндә: — Турысын гына әйткәндә, мин сиңа беркая да барырга кинәш итмәс идем,— диде,— өенә кайт та тик кенә утыр,— иң яхшысы шул Зөлфә, аның үгет-нәсихәтен тыңлап та бетермичә, пыяла ишекне ачып, урамга чыкты. Ә Риф башын чайкады да, гадәттәгечә авызын ерып, ресторанга, саксофонын кычкыртырга менеп китте. ...Валя чәч юып азаплана икән. Зөлфәгә ишек ачканда, ул сул кулы белән жирән көдрәләрен баш түбәсенә өеп тоткан, алсуланган янак- лары буйлап сабынлы су агып төшкән иде. — Ишек ачык бит! — диде ул, оялчан елмаеп.— Ах, Зөлфә! Ннндв җилләр сине ташлады? — Исәнме, Валя, йомышым төште бит әле. — Виталенька, Зөлфә килде! Валя чуар пәрдә эленгән ишектән эчке бүлмәгә кереп китте. — Сәлам, Зөлфә, бирегә уз,— диде Виталий.— Ни хәлләрең бар? Үсеп буламы? Зөлфәнең артык озак сөйләшеп торасы килми иде. Шулай да ул ашыкпошык йомышын әйтергә яхшысынмады, Валяның чыкканын көтте, Виталийның сорауларына күңелсез генә жавап бирде. Нинди мәгънәсез хәлдә иде Зөлфә! Иң якын кешесенең, сөйгәненең кайда яшәвея чит кешеләрдән, әллә кемнәрдән сорашып йөри! Нишләп алай булды соң әле? Ник килде ул бирегә? Саташу гынадыр ла бу! Чуар пәрдә артыннан Валя килеп чыкты. Ак сөлге фонында анык битендәге сипкелләр аеруча чекерәеп күренә иде. — Ничек безне исеңә төшердең әле? — диде Зөлфәгә, кояш кебек балкып. — Миңа... Атласның адресы кирәк иде,— диде Зөлфә.— Риф, аның кайда торганын сез беләсез, диде. Валяның да йөзе бердән житдиләнде. — Шулаймыни? Валя кулларын күкрәгенә кушырып, аның каршына килеп басты, әйтерсен ул ниндидер зур гаебе өчен кызны жавапка тартырга жыена иде. Зөлфә күзләрен Виталийга, дөресрәге, аның сеңерләре бүлтәеп торган сөякчел, нервлы, хәрәкәтчән кулларына күчерде. Ул куллар астында хәреф урынына төрткеләр ясалган сукырлар китабы ята иде. Сүзне Валя башлады: — Ә син үзен аның кайда яшәгәнен белмисеңмени? — Юк шул,— диде Зөлфә. — Без сезне якын дуслар дип уйлаган идек. Синдә аның адресы бармы сон? Валя иренен исемен әйтеп тә тормады, сонгы жөмләне якын итеп, үз итеп әйтүе белән генә иренә дәшкәнен аңлатты. — Барын бар да...— диде Виталий.— Минем дә аларга барганым юк. Үзе бер килгәч, авылдан мотицикл алып булмасмы икән, синен танышларың бар бугай, дип, булса хәбәр итәр өчен генә адресын әйткән иде. Валя алтын төсле сары кашларын жыерытт, Зөлфәгә текәлде. Яшь әле син Яхшы кыз үзен Тыңла сүзебезне, инде югалткансың икән, эзләмә син ул егетне.. Шулай бит? — диде ул, тагын тавышын үзгәртеп. — Әлбәттә. Валюша. Без аңа дөресен әйтик. .. — Безгә ул башта ук ошамады,—диде Валя.—Әнә Виталий * кешенең кемлеген бер сүзеннән сизә. _ — Анысы мин ялгышырмын да.— диде Виталий, хатынының сүзенә йомшак кына каршы төшеп.— Тик бу юлы безнең сизенү дөрескә чык1 ты. Ул... бәлагә тарган булса кирәк. Зөлфә тагын егетен яклады — Алай булгач, бигрәк тә мин аны эзләп табарга тиеш. Бәлагә таргач кына дусны оныталармыни? Синең белән берәр хәл булса, 1 хатының ташламас иде бит? Валя беркатлы бала-чагадан мәзәк сүз ишеткәндәй елмайды: — Без икенче мәсьәлә... Син бит анын хатыны түгел, һәм була да күрмә. Без сиңа дөресен әйттек, калганы синең үз эшен. Бир адресын. Виталенька . Валя Зөлфәне чын күңелдән кызганып, ярдәм кулы суза алмавына офтанып, шул ук вакытта үз ире белән горурланып, озатып калды. Пушкин урамындагы кирәкле йортны тиз тапты Зөлфә, ә менә квартирны табу кыен иде. Ул баз кебек караңгы һәм буш ишегалдында кая барып бәрелергә белми аптырады. Ишекләргә акбур белен генә ниндидер саннар сызылган булса да. берни аңларлык түгел нде. Үч иткәндәй, ник бер кеше күренсен! Бер ишектә яктылык күреп. Зөлфә шунда керде. Яктылык икенче каттан төшә икән, өскә тар. тайгак баскыч белән менәргә кирәк. Ә анда берничә ишек булып, аларның кайсы квартир ишеге, кайсы чоланныкы икәне дә асргысыз нде. Зөлфәнең бәхетенә каршы, ишекләрнең берсе ачылып, аннан юынтык су тулы чиләк күтәргән юан гына бер хатын килеп чыкты. Кызның соравына ул тупас кына: — Әйдә күрсәтәм! — дип, суын баскычка чайпалдырып түгә-түгә, алпантилпән атлап аска төшеп китте. Ул чүп базына суны түкте дә кулы белән каршыдагы тәрәзәләргә төртеп күрсәтте: — Менә. Ишеге теге яктан. Жнрдән әз генә калкыбрак торган тәрәзәләрнең өчесендә дә ут бар иде. Зөлфә буйлы сызыклар төшкән арзанлы пәрдәләрне тишәрдәй булып карады. Белсәң иде: өйдә микән Атлас, юк микән? Өйдә генә булса ярар иде. Аны исәнсау, борчусыз күрү өчен Зөлфә ярты гомерен бирергә әзер нде. Ул дөм кара өйалдыңда баскычлардан төшкәндә чак егылмый калды. Сукыр кеше кебек кулларын длга сузып, бер-ике адым атлаган иде, бармаклары стенага бәрелде. Ул ишек тоткасын табарга азапланып кармаланды. Ниһаять, каядыр якын гына аяк тавышы ишетелде, сулдарак ишек ачылып, саргылт яктылыкта озын, ябык хатын күренде — Әллә кеше бармы сон? — диде ул кискен тавыш белән. Зөлфә ишек янынарак килде: — Мин бу? — Ни эзлисең син монда? — Атласны. Ул биредә тора дигәннәр иле. Зөлфә, Атлас күренмәсме дип, ачык ишектән эчкә карады. Көчле яктылыктан аның күзләре чагылды. Хатын көтмәгәндә мыскыллы төчеләнеп: — Ә-ә, Атласны эзләп килдеңмени? — диде. Зөлфәне өенә кертергә аның исәбендә дә юк иде, ахрысы.—Кем буласың соң әлс енн? ЫӘДКНӘ МАЛИКОВА ф АДАШКАНГА ЮЛ КАЙДА? Күзе бераз күнеккәч, Зөлфәнең игътибарын җәлеп иткән беренче әйбер — бүлмә түшәменнән асылынып торган зур, шәрә электр лампочкасы булды. Йез иллеле лампочка өйнең фәкыйрь җиһазын шәрәләндереп күрсәтә иде. Нәкъ менә шул лампочка биредә жан рәхәте тапмаучы, үз-үзләренең дә, торган урыннарының да кадерен белмәүче кешеләр яшәгәнен сөйли иде кебек. Зөлфә, ялгышлык белән кешенең яшерен серен ачкандай, кыенсынып артка чигенде. Ул гомерендә дә Атласын мондый шартларда яши дип күз алдына китерә алмас иде. — Каян беләсең син аны? — дип кабатлап сорады хатын. — Ә сез кем? — Мин анын әнисе. Менә ничек! Чибәр Атласның әнкәсе менә шушы карачкы кебек ямьсез, усал карашлы, ыржайган тешле хатын икән. — Ә мин аның танышы,— диде Зөлфә. Ул үзенең көлке хәлдә икәнен, таныш булу гына кыз кешегә җиде төн уртасында егет эзләп йөрергә хокук бирмәгәнен бик яхшы аңлый иде. — Танышы-ы-ы,— дип сузды хатын нидер аңлагандай итеп.— Алан булгач, син белергә тиеш инде Атласның кайда икәнен! Танышы, имеш! Көне-төне өеңнән чыгармый яткырасың, тозлы су сипкәндәй ияләндер- дең баламны. Харап иттең, башын ашадың! Зөлфә, дога кылырга җыенгандай, ике учын күкрәгенә куеп, үзәк өзгеч тавыш белән: — Ни сөйлисез сез? Ни сөйлисез? — диде. — Сөйләргә ярамыймы? Ә эшләргә ярыймы? — Хатын аның туп җиңеннән тотты.— Кара, борын асты кипмәгән, нинди туннар кигән, ә? Нинди бүрекләр алган! Акчаны бик күп төшерәсең икән! Йа хода, минем газиз балам шушы өстерәлчеккә тун алып бирер өчен харап булды... Ул арада янәшә ишек ачылып, аннан карт белән карчык чыктылар. Алар хатынның сөйләгәннәрен сүзсез тыңлап басып тордылар. Зөлфә ни бер сүз әйтә алмады, ни кузгалып чыгып китә алмады. Ә хатын аны рәхәтләнеп сүкте, сүккән саен үз сүзләреннән үзе кыза барды: — Шундый кәнтәйләр ашый ирләрнең башын! Әтисен юлдан яздырганнар иде, инде улын да юкка чыгардылар. Җитмәсә, оялмыйча, йөзеңне ертып минем каршыма килеп басасын. Ычкын моннан, фахишә!.. Бер гөнаһсыз кыз бала — Зөлфә, күсәк белән суктылармыни, башын тотып, чайкалып китте. Хатын авызыннан чыккан пычрак сүзләр аның миендә чүкеч белән төйгәндәй яңгырап тордылар... 17 Нателла тикшерүче бүлмәсенә бер генә минутка кергән дә менә- менә чыгып китәр кебек утыра. Хәтта камерада да ул үз-үзен карарга онытмаган, чәчләрен күпертеп, иренен буяп куйран, сигаретыннан коелган көлне кызыл күлмәк итәгеннән озын тырнагы белән чиертеп төшерә. Ул гаҗәпләнгәндәй кыланып: — Виктор Павлович! Сез мине нахакка тотасыз,— ди.— Ана бит мин. улымны кем карар? — Улыгыз караулы, борчылмагыз,— ди Головин.— Унсигезенче февральдә нишләгәнегезне сөйләгез. — Сөйләдем ич инде! Көндез эштә булдым, кич Зөлфә белән театрга бардым. Аннары Риф янына ресторанга кердем. Ялгызыңа көн саен өйдә аш пешереп булмый. Ресторанга еш керергә туры килә. сызым дөресме, юкмы —шуны беләсем килде. Шул ачкыч ярады бит! * Бирә бит ходай тәгалә кешегә сәләтне! Нигә мина бер сәләт тә бир- о мәгән икән? Мәсәлән, мин җырчы булсам! һа-а! Хәзерге вакытта сез- » нең каршыда утырмас идем. Мин сәләтемне юк-барга әрәм итмәс идем! ® Ә ул, ахмак, алла биргән сәләтен файдаланып, өлкән вожатыйның < өстәл тартмасыннан алтмыш сум акча урлады. 8 — Сез аны үз күзегез белән күрдегезме? — Күрдем, бәхәсләшкән идек, дим ич. — Атласның тагын нинди ачкычлар ясаганын белдегез? ч Нателла тонык кара күзләре белән тикшерүченең мыегына текәлде » — Мин Атласка сакчы түгел, ә ул миңа отчет бирергә тиеш кеше " түгел. Бу юлы да. сейфыгыздан акча алыйк, дип ул мина үзе бәйләнде. Мин аңа эш хакымны алырга ышаныч кәгазе генә бирдем Аның өчен төрмәгә утырырга дигән статья юк. — Ул сезнең ышаныч язуы белән акча алдымы? — Алды. Иртүк, эш башлануга киткән иде. кайтты да бүлмә ачкычының да, сейф ачкычларының да сызымын сызды. — Ә бинага алар ничек кергәннәр’ — Ну, анысы... әйткәннәрдер ич. Мин арткы ишекнең тимерен алып куйган идем, иртән килгәч тагын бикләдем... Кызык тоелды ул мина Барыбер булдыра алмаслар, дигән идем. Тормыш болай да эчпошыр- гыч, андый да кызык булмагач, яшисе дә килми. — Ә кассир нилектән чирләде икән, әйтә алмыйсызмы’ — Беләсез ич инде... Мин аңа дару салып чәй эчердем. Тәэсир итмәс, дигән идем. Ә ул бик тиз тәэсир итте. — Фидаилне ник чакырдыгыз? — Үтерсеннәр дип түгел. Бу ике ахмакның кул астында машина булсын, дигән идем. — Сез ана телефоннан ни дидегез? — Машинаң белән сәгать унга шул урынга кил әле. дидем Бары шул гына Кнлсә-кнлмәсә. үз иркендә иде. берәү дә мәҗбүр итмәгән. Аны үтерерләр дип минем башыма да килмәде. Ул акчаның тиене дә мина кермәде. Алмадым. Аның яртысын Люся алып качкан бит Аһ. Виктор Павлович, тормыш катлаулы да соң. ә? Син яхшылык эшләргә ■тырышасын, ә ул начарлык булып килеп чыга. ...Котик — Головинга бик аңлаешлы тип. аидыйлар һәр тикшерүче кулыннан күп узган Котик барысын да ачыктан-ачык сөйләп, үзенә тиеш җәзаны йомшартырга тырыша. — Сез Лтлас белән кайчан, кайда таныштыгыз? — Сөйләгәннәрдер ич инде! — Нателла, Атласның ниләр сөйләгәнен белергә теләгәндәй, тикшерүченең йөзенә туры карап тора,—Мин аның ышанычсыз икәнен башта ук сизгән идем... Камышлы күл пионер лагеренда таныштык без. һа-а! Мин аңа борылып та карамас идем. 111} бер ягы белән генә ошады ул миңа. Ошады да тутел. гаҗәпләндерде Лагерьга кино килгән иде, разведчик турында. Анда разведчик сейф ачкычын сабынга кысып, формасын ала. Атлас мина «Разведчик, имеш! Мин ул ачкычка күз генә салыр идем дә кайткач сызымын сызып куяр идем»,— диде. «Шапырынма!» — мин әйтәм Ә теге бик эре кыяфәт белән мина карап тора. Шуннан бер яртыга бәхәсләштек. Ул өлкән вожатыйның өстәл ачкычына карады гына, кулына да алмады, миңа сызымын сызып бирде. Нателла түшәмгә карап сигарет суыра, Головин сабыр гына сүзнен дәвамын көтә. — Ачкычны сызым буенча Котик ясап бирде,—ди Нателла. — Ә Котикка сызымны кем бирде? — Әллә сызым бирү дә гаеп эшме? Мин бирдем. Кызык бит. ул АДАШКАНГА ЮЛ КАПДА? — Дус-иш үтенеп сорагач, ачкыч ясап бирдем шул, гражданин тикшерүче. Ник дип сорап та тормадым. Ә унсигезендә Атлас мина сумка алып килергә кушты. Ул минем сумканы алып, бер ишектән кереп китте, мина көтеп торырга кушты. Озак та тормады, чыкты. Урамда буш такси тора иде, шуңа утырып киттек. — Сәгать ничәдә киттегез? — Унберләр булгандыр. — Машинада кайсыгыз кая утырды? — Атлас алга, мин артка. Ну, мин карыйм, гражданин тикшерүче, теге эт жан сумканы миннән ерак тотарга тырыша. Ә ул бит минем сумка! Сез дә бит үз сумкагызны әллә кем кулына биреп җибәрмәс идегез, шулай бит? Котик, төк баскан озын муенын сузып, өстәл аркылы Головинга карый. Соравына жавап алмагач, сүзен дәвам иттерә: — Мин сумканы алмакчы булдым. Ә теге сволочь бирми! Сумка ачылып китте дә эченнән акча чәчелде... Котик тирләгән маңгаена ябышкан төссез чәчләрен артка сыпыра. — Шуннан нишләдегез? — дип сорый Головин. — Ну, минем исәп тизрәк машинадан чыгып ычкынырга инде. Ә теге сволочь — Атлас: «Давай, ди, Мамадыш трактына!» Ну, мин полный ход барган машинадан сикереп төшеп кала алмадым. Котик урындыкта мәче кебек боргалана. — Сез, гражданин тикшерүче, шоферны мин үтердем, дисәм дә, ышанмас идегез, шулай бит? Мин «юеш эш»ләргә каршы. Ну, теге шофер да ишәк төсле кире адәм булып чыкты. Мамадыш трактына житкәч, «тукта» дибез, ә ул туктамый. Атлас хәтта: «Сумкадагы акчаны өчебезгә бүлешербез»,— дип тә әйтеп карады. Ә теге тыңламый, һаман бара! Ә бәлки безне милициягә тапшырмакчы булгандыр? Мин үзем милициягә барырга каршы түгел, әмма аны уйлап эшләргә кирәк. Котик керләнгән свитер якасын тартып куя. — Ну, мин шоферның кулын тоттым, ә теге сволочь, Атлас, тормозга басты. Мин аның бер жирен авырттырмадым, ә ул, башы белән бәреп, минем иякне жимерде. Котик сакал үскән кечкенә ияген тотып, авызын як-якка кыйшайтты. — Билләһи дип әйтәм, гражданин тикшерүче, иң күбесе миңа эләкте. Алар машинадан чыгып сугыша башладылар, ә мин аермакчы идем... Виктор тимер кистәнне күрсәтте: — Ә бу кемдә иде? — И-их, гражданин тикшерүче! И-их! Мин андый нәрсә күтәреп йөримме, ә? Шуның белән харап итте дә инде эшне Атлас — эт жаи1 ...Атлас һәр сүзне келәшчә белән тартып чыгаргандай авырлык белән әйтә. Атлас — студент, дөрес, беренче курста гына әле. Ул унике яшьтә чакта әтисе икенче хатынга өйләнеп, элекке гаиләсен ташлап чыгып киткән. Ә малай әнисе янында үскән. Аның бөтен кыяфәтеннән, салкын күзләренең карашыннан буш, шәфкатьсез күңелле кеше икәне сизелеп тора. Тикшерүче сорауларына ул кыска-кыска җаваплар гына бирә. — Фидаил белән күптән таныш идегезме? — Беренче күрүем иде. — Бу тимерне каян алдыгыз? — Виталийлар ишек алдындагы чанадан. — Ник алдыгыз? ■— Хулиганнар очраса, үз-үземне яклар өчен. — Фидаилгә ни өчен суктыгыз? — Белмим. Хәтерләмим. Ул үзе мине буып үтерә язды. Атлас бөкрәеп утырган, карашын идәннән алмый. — Сезнең мотоциклыгыз бармы? Атлас кинәт башын күтәреп, салкын күзләреяея карашы белән тикшерүчене чәнчеп ала, аныц уң яңагында тырналган эз күренеп китә: — Кызганыч, мин ул фраерның сезнең кеше икәнен башта белмәдем. Әгәр сизгән булсам... Котик та, Атлас та бу фажигане очраклы булган хәл, бер бәхетсезлек итеп күрсәтергә тырышалар иде. Әйтик, кеше урамнан барганда өстенә багана ауган кебек. Ләкин асылда моның алай түгел икәнен Виктор бик яхшы аңлый иде. Алар бөтен тормышлары, дөньяга карашлары, кыйблалары белән капма-каршы кешеләр булганнар Бер машинага утыргач, алар бәрелешми кала алмаганнар һәм ул бәрелеш аяусыз булган. Җир йөзенең бөтен керен, карасын капларга, үкенечле үткәннәрне хәтер күзеннән яшерергә теләгәндәй, ябалак-ябалак кар ява. Эре кар бөртекләре алгы пыялага килеп ябыша, эри, аларны «дворник> та чистартып бетерә алмый. Ирек мәйданы аша узганда, таныш кешене күргәч, Ниазның йөрәге сулкылдап куйды. Автобус тукталышына баручы Зөлфә дә, кинәт нидер сизенгәндәй, артына борылып карады. Таныш машинаны күреп туктады, йөзе белән мәйданга борылып, Ниазның килеп житкәнен сабыр гына көтте. Анын турысына житкәч. Ниаз тормозларга басарга омтылды — ләкин басмады Шул секундта ул Зөлфәнең иңенә кулын салып оятсыз елмайган Атласны, аннары кулы белән машинасын сөеп торган нурлы йөзле Фидаилне күз алдына китерде һәм Зөлфә белән икесенең арасыннан бу кешеләрнең күләгәсе мәнге китмәячәген аңлады. Ул яратуы хакына Зөлфәнең хатасын да. ялгышуын да. адашуын да гафу иткән булыр иде. Әмма солдат йөрәге аны — иң саф. ин изге хисләрен жи- наятьчегә багышлаган кешене — беркайчан кичерә алмаячак иде. Зөлфә, машинаның кечерәйгәннән-кечерәя барган кызыл утларына каран, ялгызы басып калды.